30.12.2014
Макыл авылы мәктәп яны интернатында Яңа ел бәйрәменә багышланган чара узды. Тәрбиячеләр Нәбиуллина М.Х. һәм Хисамова М.В., интернат хезмәткәрләре Абдулганеева Г.Р., Шахова Е.В., Гөбәйдуллина Н.Ш. белән берлектә балаларга бик күңелле бәйрәм оештырдылар. Төрле уеннар, ярыш, конкурслардан соң балалар әти-әниләре белән бәйрәм табынындә сыйландылар. Бу чарада мәктәп администрациясе дә катнашты. Алар балаларны бәйрәм белән котладылар, кичәдән канәгать булуларын белдерделәр.
22.12.2014
Рус Макылы авылы мазарлыгы янына часовня төзү турында үзебезнең укучыларыбызга хәбәр иткән идек инде. Менә бүген часовня төзеләчәк мәйданның һәм аның тирә-ягы тигезләнде, төзелеш мәйданы әзерлек сызыгына куелды.
22.12.2014
Мәктәпнең туган көне...
Бу бәйрәмнең үз яме, үз матурлыгы бар. Кемгәдер мәктәп белем алу урыны гына булса, кемнеңдер эш урыны. Кем генә бүген мәктәбен сагынып искә алмый. Инде мәктәпкә кайтып, парта арасына утырып, якын укытучың белән аралашуны кем олы бәхеткә санамый.!?
Макыл авылы урта мәктәбе үзенең 35-яшьлек бәйрәмен билгеләп үтте. Бүген мәктәп зур үзгәрешләр кичерде, яңа төс алды. Макыл мәктәбен тәмамлаучыларны илебезнең төрле тармакларында күрергә мөмкин. Нинди тармакны телгә алсаң, макыллылар шул тармакта көчләрен кызганмый эшлиләр.Очрашуга килүчеләр сыйныфташлары белән дә, аерым - аерым да, укытучылары белән дә әңгәмәләр корып кичләрен күңелле үткәрделәр. Мәктәпнең яхшы якка үзгәрүен күреп шатланыштылар, мәктәп музеенда булдылар. Һәр почмагы якын, яшьлек еллары шунда үткән. Һәр көне гомергә онытылмаслык истәлекләргә бай - мәктәп еллары. Очрашып сөйләшкәч, мәктәптән аерылмаган да төсле рәхәт бер хис били.
Дуслар җыела-һәркайсы
Олырак, белемлерәк.
Чит җирләрдә рәхәтрәк тә
Мәктәптә - күңеллерәк!
20.12.2014
Рус Макылы авылы мазарлыгының эчке өлешен коры агачлардан чистарту эшләре алып барылды. Бу бердән каберлекне тәртиптә тоту өчен кирәксә, икенчедән ут-күз чыгу куркынычсызлыгы өчен кирәкле чара.
14.12.2014
Татар-Макыл авылы китапханә мөдире мәктәп яны интернаты балалары белән Геройлар көненә багышланган “Якташыбызның алтын йолдызы” исемле әңгәмә үткәрде. Әңгәмәдә 9 укучы катнашты. Балалар якташлары Алексей Петрович Исаевның тормышына багышланган альбом белән таныштылар, аның туганнары турында мәгълүмәт алдылар. Казан шәһәренең элекке 14 нче Союз урамы, күрше авылда туып үскән, Советлар Союзы Герое Исаев Алексей Петрович исемен йөрткәнен белделәр. Һәм шул турыда шагыйрь Ринат Маннанның шигырен укыдылар. Геройның дошман амбразурасына гәүдәсе белән капланып, Александр Матросов батырлыгын кабатлауына сокландылар. Шул ук батырлыкны кабатлаган башка сугышчылар да искә алынды. Районыбызның геройлары: Афанасьев Александр Петрович, Гаврилов Аким Андреевич, Коновалов Семен Васильевич, Зиннуров Набиулла Шәфигович, Красавин Михаил Васильевич турында кыскача мәгълүмат алдылар. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр.
13.12.2014
Макыл авылы мәктәп яны шугалагында көннең караңгы өлешендә тимераякта шуарга, ял итәргә, күңел хоккей ярышларын карарга мөмкинлек тудырылды. Хәзер хоккей мәйданчыгын кичке вакытларда электр лампалары якты.
13.12.2014
Макыл авылы мәктәп яны хоккей мәйданчыгы тулысынча куллануга әзер. Балалар быел беренче мәртәбә бозга бастылар. Шугалак кичләрен, ял көннәрендә тимераякта шуарга теләгән кешеләрне, хоккей яратучыларынны көтеп кала.
13.12.2014
Рус Макылының христиан диненә ышанучы катлам кешеләренең күптәнге хыяллары тормышка ашыр дип ышанасы килә. Мазарлык янына кәшәнә (часовня) төзү өчен җир мәйданы чистартылып, тигезләп куелды.
13.12.2014
Ике Макыл арасын тоташтырып торучы күпер юллар төзү оешмасы хезмәткәрләре тарафыннан чистартылып тора, менә хәзер дә эшчеләр күпер өслеген кардан арындырдылар, җәяүлеләр өчен сукмакны чистарттылар.

12.12.2014
Авыл китапханәсендә дөньякүләм физик мөмкинчелекләре чикләнгән кешеләр көненә багышланган ункөнлек кысаларында 2-8 сыйныф укучылары белән" Уйлан, аңла һәм ярдәм ит" дигән исем астында мәрхәмәтлелек дәресе узды. Дәрес уеннар белән башланып китте. Алар нинди дә булса чикләүне максат итеп куелган уеннар иде. Балалар күзләрен бәйләп иптәшләрен таныдылар, аяклары бәйләгән килеш кушылган эшне башкардылар, һәркем өчен таныш булган мәкальне ишәрәләр белән аңлаттылар. Уен гаҗәп күңелле үтте, балаларга ошады. Тик уен барышында һәр кешенең чикләүләрдән котыласы, иркенләп хәрәкәтләнәсе килүен берәүдә яшермәде. Һәр бала үзенең нинди хис кичергәнен сөйләде: кемдер үзеннән көләләр дип уйлады, кемдер егылудан курыкты, кемнедер аңламыйлар, ә ул аңлата алмый төсле. Шул сөйләшүләр физик мөмкинлекләре чикләнгән кешенең хисләре икәнен аңлагач, балалар үзләренең әле генә кичергән хәләтләренә кайттылар. Әйе, ун-унбиш минутка үзеңне физик мөмкинлеге чикләнгән кеше роленә куйдың. Сиңа җайсыз, сине чикләүләр тыя, хәрәкәтләнү кыен, сөйләшә алмыйсың, күзең күрми, аягың начар йөри. Шунда, балалар белән тормыш тарафыннан кимсетелгән кешеләргә ничек ярдәм итәргә мөмкин икәнлеге турында китапханәче Мәдинә Вагизовна әңгәмә үткәрде. Дәрес ахырында балалар бер авыру кызның газета аша ярдәм сорап язган хатына җавап яздылар. Һәр укучы бала төпле киңәш бирергә тырышты. "Авыру сорап килми, шуңа үзегезне, туганнарыгызны һәм дусларыгызны саклагыз", -дип тәмамлады дәресне китапханәче апалары.
11.12.2014
11 декабрь көнне Рус Макылы авыл китапханәсенә балалар бакчасының кечкенәләр төркеме үзләренең тәрбиячеләре белән сәфәр чыктылар. Китапханәгә керүгә аларның игътибарын ачык төсләр белән бизәлгән рәсемнәр күргәзмәсе җәлеп итте. Китапханәче апалары белән бергә күргәзмәдәге рәсемнәрне карап чыктылар, әкият геройларына тукталып, үзләренең белгәннәрен сөйләделәр. Балалар зур яшел чикерткәне дә таныдылар һәм аңа багышлап җыр җырладылар. Уку залында алар балалар эдэбияты белән таныштылар, сорауларга матур, төгәл җаваплар бирделәр. Киләсе очрашуларында китаплар алырга киләселэрен әйтеп саубуллаштылар.
05.12.2014
Рус Макылы авыл китапханәсендә Халыкара инвалидлар ункөнлегенә багышланган "Нинди гүзәл бу дөнья!" исеме баш астында күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә Яковлева Настя Һәм Родионова Таняның рәсемнәре тәкъдим ителә. Алар инде күп еллар китапханәне үз итәләр. Китапханә алар өчен ял урыны да, белем чишмәсе дә, аралашу урыны да. Авыл җирендә башка мөмкинлекләр булмау сәбәпле, китапханәгә бик теләп киләләр. Китап-журналлар карыйлар, ошаган китапларын өйгә алалар. Таня күбрәк рәсемле китапларга игътибар итә, ул оста рәсем төшерә, төрле рецептлар белән кызыксына. Настя рәсемнәрне бик матур төсләр белән буярга ярата, үзе дә рәсемнәр ясарга өйрәнде. Китапханәче Надежда Александровна кызларның рәсемнәреннән яңа кургәзмә оештырды һәм китап сөючеләрне күргәзмә белән танышырга үзенең залларына өнди. Рәсемнәрнең ачык төсләре күңелгә шатлык өсти, иг*тибарны үзенә җәлеп итә. Кызларга уңышлар телибез.
29.11.2014
Табигый газ сәүдә үзәге бинасына җир астыннан үткәреләчәк. Сәүдә үзәген төп газ линиясенә тоташтыру өчен өстәмә җир казу эшләр башкарыла. Бина тирәсенә газ үткәргечләрне кую өчен чокыр казылды.
29.11.2014
Макыл авылы җирлегендә төзелеп килүче күптармаклы сәүдә үзәге тирә-юнен тәртипкә китерү һәм яшелләндерү эшләре дәвам итә. Бу көннәрдә эшчеләр чыршылар утырту белән шөгыльләнәләр.
29.11.2014
Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл бөтенләй икенче төс алды. Төзү эшләренең беренче этабы тзмамланды. Һәйкәлнең дивары һәм нигезе кирпич белән ныгытылды.
29.11.2014
Макыл авылы җирлеге зур мәйданны били. Шуңа күрә авыл җирлеге идарәсе чишәсе мәсьәләләр дә күпкырлы. Еш кузгатыла торган мәсьәләләрнең берсе, су үткәргеч трубаларның сафтан чыгуы. Авылның Үзәк урамында техник хезмәткәрләр чираттагы төзекләндерү эше белән шөгыльләнделәр.
29.11.2014
22 нче ноябрь көнне Макыл авылы җирлеге идарәсе башлыгы Рашат Галимҗанович Нуруллин Казан шәһәрендә оештырылган авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсендә катнашты.

21.11.2014
Макыл авылы җирлегендәге көнкүреш калдыклары өчен оештырылган чүплекнең тирәсен коймалау эше төгәлләнде.
21.11.2014
Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә төзелгән һәйкәлнең монументаль диварын төзу тәмамланып килә.
21.11.2014
Рус Макылы авылының Мәктәп урамында Буа электр челтәре хезмәткәрләре электр линияләренә план буенча каралган техник хезмәт күрсәтәләр.

15.11.2014
Макыл авылында төзелеп килүче куп тармаклы сәүдә үзәгендә төзелеш эшләре дәвам итә. Төзүчеләр бу көннәрдә түбәдән су агар өчен трубалар кую белән шөгыльләнәләр.
15.11.2014
Макыл авылы уртасында Бөек Ватан сугышында `һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне үзгәртеп төзү турында инде хәбәр иткән идек. Бүген мемориаль такта бөркетер өчен диварлар төзү эшенә керештеләр. Тиздән мемориаль тактада Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр авылдашның исеме мәңгеләштереләчәк.
13.11.2014
13 нче ноябрь көнне Макыл авылы урта мәктәбенең 7-8 нче сыйныф укучылары алдында балигъ булмаган балалар белән эшләүче һәм аларның хокукларын яклаучы оешма үзенең чираттагы утырышын үткәрде.Шәфкать туташы Г.Васильева район прокурорыВ.И.Егоров белән берлектә балаларга тәмәке тарту, эчкечелек, агулы матдәләрнең яшь организмга зыяны турында сөйләделәр. Ә наркотиклар куллану өчен, яки саклау очраклары булганда закон алдында җавап бирергә туры киләчәген искәрттеләр.
25.10.2014
Көннәрнең кинәт салкынаеп китүе кыенлыклар тудырса да, Рус Макылы авылының Үзәк урамында суүткәргечләрне төзекләндерү эшләре уңышлы тәмамланды.
25.10.2014
Макыл авылының янгын сүндерү бүлегендә чираттагы күнегүләр бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә һәр хезмәткәр үзенең шәхси күрсәткечләрен үстерү өстендә ничек эшләгәнен күрсәтте. Чөнки янгын сүндерүче хезмәтенең гаҗәеп көч, тизлек, җитезлек таләп иткәнен без инде беләбез. Аларга эшләрендә һәм уздырылачак бәйгеләрдә зур уңышларга ирешүләрен телибез.

25.10.2014
Җөмһүриятебездә 13 нче октябрьдән 13 нче ноябрьгә тикле “Наркотикларсыз тормыш “ акциясе башланып китте. Акция кысаларында төрле чаралар үткәрелә, бүген Татар-Макылы авыл китапханәсендә ата-аналар һәм олы яшьтәгеләр өчен “Соңга калмыйсы иде” исемле әңгәмә үткәрелде. Заманалар үзгәреп тора, грипп, бизгәк төсле авыруларга табиблар дару таба, дәвалый. Сугышлар да бик авырлык белән булса да туктатыла. Кешелек үзенә яңа авыруны үзе таба. Бигрәк тә хәзер эчүчелек киң таралды. Күпме ир-атны сугыш түгел, ә эчүчелек үлемгә илтте. Моңа наркотиклар кушылды. Авыл җирендә ачыктан-ачык җинаять кылучы булмаса да, бүген эшсезлек, тәрбиясезлек кешелекне зур күңелсезлекләргә китерә. Бу хәлне булдырмас өчен ата-аналар, тәрбиячеләр, мөгаллимнәр балалар белән сәламәт яшәү рәвешен тәрбияли торган чаралар, әңгәмәләр үткәрергә кирәк таба. Ә хәзерге балалар телевизор, интернет, урам йогынтысында бар нәрсә турында да хәбәрдар, шуңа бик тиз урам йогынтысына биреләләр, үзләрен төрле матдәләр белән тынычландыралар. Аларны яңа төр ысуллар, үзгә кызыксындыру чаралары белән тәрбияләргә, мөстәкыйль тормышка әзерләргә тырышырга. Китапханәдә наркоманиягә һәм эчүчелеккә каршы ничек көрәшергә, кая мөрәҗәгать итәргә икәнлеген белер өчен белешмәләр алырга мөмкин. Биредә китаплар, брошюра һәм ярдәмлекләр бар. Әңгәмә соңында Мәдинә Вагизовна Зөлфәт Хәкимнең “Наркокурьер” хикәясен укыды. Наркомания һәм эчкечелек темаларының кеше тормышына зыяны язучыларыбыз әсәрләрендә дә очравы турында ассызыклап үтте.
10.10.2014
Татар халкы элек-электән каберлекне һәм аның тирә ягын тәртиптә тотуны язылмаган бер канун итеп кабул иткән. Быел авыл картлары оештыруында зиярат буена яшел усентеләр утырттылар. Олыларның бу гамәлләре үзләренең күңел тынычлыгы өчен булса, яшь буын өчен үрнәк булып тора.
10.10.2014
Макыл авылы җирлегендә урнашкан "КООП Маркет" оешмасының склад биналарын сүткәннән соң барлыкка килгән чүп-чарны җыештыру эшләре оештырылды.
10.10.2014
Макыл авылы спорт клубында кичләрен яшьләр һәм мәктәп балалары спорт белән шөгыльләнәләр. Менә бүген спорт клубы залына җылы җибәрделәр. Балалар өчен уңайлыклар тудырылган җылы , якты залларда алар соңга кадәр бик теләп уйныйлар.
10.10.2014
Көзге пычыраклар башланганчы авыл картлары каберлеккә керә торган капканы тигезрәк җиргә күчереп куярга кирәк дигән мөрәҗәгать белән чыкканнар иде. Бу сорау буенча авыл ирләре кран һәм эретеп ябыштыручылар белән киңәшеп эшне башлап җибәрделәр. Шулай итеп күмәкләшеп авыл зияратының капкасын күчереп куйдылар, капка белэн бергә койма койдылар. Зиярат буен тәртипкә китерделәр.
.jpg)
13.09.2014
Макыл авылының Яңа урамында су линиясендә төзекләндерү эшләре алып барылды, шуңа өйләргә су килү туктатылып торды. Менә эшчеләр үзләренең эшләрен төгәлләделәр һәм өйләргә су кабат тоткарсыз килә башлады.

13.09.2014
Өстәл теннисы -"пинг-понг" дип 1901 елдан бирле спортның бер төре булып безнең күңелләргә сеңеп калган. Аның белән теләсә кем шөгыльләнә ала. Менә Макыл авылы спорт клубында укучы балалар спортның бу төре белән бик теләп кичләрен үткәрәләр. Һәр кич балалар залда төрле уеннар белән бергә өстәл теннисын да уйныйлар. Кичләрен күңелле үткәрергә теләге булган барлык авылдашлар өчен спорт клубы үзенең ишекләрен ача. Рәхим итегез!

29.08.2014
27 август көне "Экологик өмә" көне итеп игълан ителде. Макыл авылы җирлегенә караган оешмалар- мәктәп балалары, мәдәният, балалар бакчасы, "Агрофирма"Верхний Услон" һәм авыл идарәсе хезмәткәрләре федераль юл тирәсен җыештырып үзләренең өлешләрен керттеләр. Мондый күмәк өмәләр ару-талу белән бергә күңелдә зур канәгатьләнү хисе дә тудыралар. Чөнки юллар чүп-чардан арынгач гаять матурланып, чистарып калды.
29.08.2014
Тирә-юнне саклау һәр кешенең изге бурычы. Бар җирне чүпкә батырсак үзебезгә дә күңелле түгел. Нигәдер торак биналардә тәртип ясаганнан соң җыелган чүпне чүплекнең тирән чокырына түгел, ә янына ташлап китәләр. Шуңа идарә хезмәткәрләренә чүплек янын тәртипкә китерү өчен өмә оештырырга туры килә. Бу чәршәмбе көнендә чүплек тирәсе кабат чистартылды.

29.08.2014
Макыл авылы җирлегендәге Келәнче авылында яңа су трубалары линиясе үткәрелүе турында хәбәр иткән идек инде. Бу көннәрдә һәр аерым хуҗалыкны яңа линиягә тоташтыру эшенә керештеләр. Тиз арада сулы булу һәр хуҗалык вәкиленең үзеннән тора. Аларның кирәкле шартлар тудыруы, эшнең уңышлы һәм тиз арада башкарылыуна китерә.
29.08.2014
Макыл авылы җирле идарәсе ярдәмендә, Яңа урамда ватылган су насосын алыштырдылар. Урам халкына сусыз озак хыйтланасы булмады, эшчеләр тиз арада насосны куеп эшләрен төгәлләделәр.

29.08.2014
Урамнардагы тәртип, йортлар һәм капка төпләрендәге матурлык кемгә ошамас икән. Авыл аша кемнәр генә үтеп китми дә, кемгә кем кунакка килми. Төзек өйләр, каралты-куралар, чәчәккә күмелгән бакчалар, шәһәр газоннары кебек кыска итеп кыркылган үләннәр макыл авылына ямь өстенә ямь өстиләр. Торак йортлар гына түгел авыл җирлегендәге оешмаларның тирә-ягын да хезмәткәрләр тәртиптә тотарга тырышалар.
24.08.2014
Бала туу бик зур куаныч. Бүген Михаил һәм Татьяна Четверговларны олы бәйрәмнәре - уллары Боряның дөньяга килү шатлыгы белән котлыйбыз. Боря гаиләдә бишенче бала. Сабый үзенең бәхете белән тусын, ә әти-әнисенә барлык балаларын исән-сау үстерергә насыйп булсын. Һәрбарчасына тазалык, тыныч тормыш, аяз күк йөзе телибез.
.jpg)
24.08.2014
Макыл авылы җирлегендә яш гаиләләр өчен өйләр инде күптән төзелә башлаган иде. Ул урам гади генә исем белән Яңа урам дип аталды. Анда күченеп торучылар да, әле төзелеш мәшәкатьләре белән йөрүчеләр дә, төзелеш эшләрен быелга туктатып торучылар да бар. Һәр йорт тирәсе үзенә игътибар, тәртип сорый. Хуҗалар әле күченеп килмәсәләр дә йорт тирәсен чистартып тәртипкә китереп торалар.
.jpg)
24.08.2014
Авылның киләчәге яшьләр кулында. Бигрәктә яшьләрнең өй төзеп авылда яшәве бик күркәм хәл. Макыл авылында шунысы куанычлы һәр ел диярлек яңа өйгә күчү очраклары бар. Менә быелда Насыбуллин Айрат белән Резидә яңа өйгә күчтеләр. Авыл советы идарэсе һәм бар халык аларның куанычын уртаклаша һәм котлый.
Яңа йортның нигезе
Корычтай ныклы булсын,
Ут-күзләрдән, явызлардан
Фәрештәләр сакласын.
Җаннарыгыз тыныч булып,
Куанычы күп булсын.
Үзегезнең нигездә
Картаю насыйп булсын.
Бәрәкәтле йорт булсын,
Дусларыгыз чын булсын.
Туганнар ныклы булсын
Кунаклар килеп торсын.
Балалар иманлы булсын,
Күңелләре саф булсын.
Олылыйган көнегездә
Сезгә таяныч булсын.
Оныклар да сезнең өчен
Олы юаныч булсын.
Яшәгез бергә гомергә,
Амин, ул шулай булсын.
Яңа сауган җылы сөттәй,
Карашлар җылы булсын.
Бәхетегез тулы булсын,
Яңа йорт котлы булсын.
.jpg)
24.08.2014
Татар Макылы авыл зияратында җил-яңгырдан, кышкы салкыннардан ышыкланып торыру максатыннан төзелеп килә торган бинаның тәрәзә һәм ишеге куелды. Төзүчеләр бинаның түбәсен ябарга керештеләр.
.jpg)
08.08.2014
Рус Макыл авылының Мәктәп урамында электр баганаларын алмаштыру эшләре алып барыла. Буа районы электр челтәреннән килгән эшчеләрнең хезмәтләренә сокланмый мөмкин түгел. Һәр эш механикалаштырылган тиз арада башкарыла.
.jpg)
08.08.2014
Татар Макылы авыл китапханәсендә “Исемнәр артында – тарих” –дигән туган якны өйрәнү буенча Җиңүнең 70 еллыгына багышанган әңгәмә үткәрелде. Туган якның тарихын өйрәнгәндә инде күптән яшәп киткән кешеләр турында ишетәсең дә, алар турында күбрәк беләсе килә. Әхметов Шагиәхмәт Әхметович белән дә шулай булды. Сугыш елларында Татар Макылы авыл җирлегендә оештырылган “Алга” колхозы рәисе Әхметов абыйны күпләр чын горурлык белән искә алалар. Аңа кадәр Хисамов Фәсхетдин абый эшләгән, аннан Галәүтдин абый Сагдеев, тагын Шәймардан абый. Китапханәдә авыл тарихына кагылышлы һәр мәгълүмат теркәлеп барыла. Әңгәмәдә катнашучы һәр кеше үзе ишетеп белгәнне сөйләде, аерым очракларга тукталып, кызыклы фактларны ачты. Ул рәхимле, авылның киләчәге өчен тырышып яшәгән. Тау буенда алма бакчасы утырттырган, умарталык булдырган, кешеләрне киләчәкнең матур буласын алдан әйткән. Еллар үтәр кеше башкарасы эшләрне машиналар башкарыр, көтүчеләр сәгат* тагып радио тыңлап йөрерләр дигән. Ул әйткәннәр бүген аның алдан күрүчәнлеген раслый. Революцияне күреп белгән, колхозлар оештыруда катнашкан, кулак исеме астында Себердә булган, партиянең җитәкче органнарында эшләгән Әхметов абый турында ишеткән, яки аның балалары Асия, Иза, Аза, Сания һәм Нил турында мәгълүматлары булган кешеләр бардыр. Татар Макылы авыл китапханәсе сезне көтеп кала.
08.08.2014
Рус Макылында күптән түгел генә спорт клубы ачылды. Бу авылның һәр кешесендә горурлык хисе тудырмый калмагандыр, бигрәктә яшьләр өчен бик кулай, буш вакытны файдалы һәм күңелле үткәрергә мөмкинлек туды. Якты , иркен залда балалар җитәкчеләре Шәрипов И.И. һәм Кучин Е.А. белән бергә теннис , мини - футбол уйныйлар, спорт белән шөгыльләнәләр.
.jpg)
08.08.2014
Бүген Рус Макыл авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф балалары белән Евгений Пермякның нәниләр өчен язылган хикәяләрен уку һәм үзеңне иптәшләрең белән нинди могаммәләдә тотарга кирәклеге турында әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә соңында малайлар кызларны кыерсытмаска, ә дус-тату булырга сүз бирделәр.Китапханәче апаларына рәхмәт эйтеп, үзләре бик канәгать булып таралыштылар.
.jpg)
3.08.2014
Макыл авылы узэк урамынын бер чатында ниндидер билгесез сэбэплэр аркасында заяга су агып ятуы билгеле була, шул тирэдэ яшэучелэр жыелышып, су трубасынын тозек булмавын ачыкладылар,тиз арада су линиясендэге трубаны тэртипкэ китерделэр.

3.08.2014
Рамазан гаете мөбәрәк булсын! Гает - бәйрәм, иман ияләренең дөнbядагы шатлык һәм сөенеч көннәре. Бу бәйрәм өч көн дәвам итә, быел ураза гаете 28 июлbдән башлана. Шул уңайдан барлык дин кардәшләребезне ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Аллаһы тәгалә безне һәрбарчабызны исәнлектән аермасын, кайгы- хәсрәт күрмичә, җан тынычлыгы белән дөнbяның саф һаваларын сулап, тәмле ризыкларын татып, муллыкта, иминлектә яшәргә насыйп итсен! Амин.
3.08.2014
Бу көннәрдә Макыл авылы җирлегенә урнашкан тулай торак һәм янгын сүндерү биналарын яңа су линиясенә тоташтыру эшләре алып барылды.

28.06.2014
Яңгырларны көтеп алдык, җир сусаган иде. Бар табигать яшелләнеп, матурланып китте. Ишек аллары, юл буйлары чүп үләне белән капланды. Рус Макылы авыл китапханәсе элекке училище бинасына урнашкан. Китапханә ишек алдына җыйнак кына итеп бизәлән чәчәк клумбалары урнаштырылган. Першина Надежда белән Биккинина Сария бинаның тирәсен һәрвакыт тәртиптә тоталар. Алар бүгендә чәчәк түтәлләренең тирәсен чүп үләннәрдән тазарттылар, сукмак буйларындагы печәннәрне чаптылар.
28.06.2014
Наркомания - замана чире. Кешедә булган кимчелекләр - көчсезлек, характерның йомшаклыгы, наданлыгы аркасында җәмгыятебездә наркомания киң тамыр җәйде. Авыл җирлегендә ачыктан-ачык күренмәсә дә, кешеләр өчен наркомания яңалык түгел. Рус Макылы авыл китапханәсендә наркоманиягә каршы көрәш "Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында китаплар күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә белән ай буена утыздан артык китап укучы танышты. Биредә яшьләр, ата-аналар һәм тәрбиячеләр өчен кирәкле белешмәләр, киңәшләр, мәгълүматлар табарга мөмкинлек булдырылган иде. Соңгы елларда китапханә медицина өлкәсенә караган китаплар белән кирәкле күләмдә тулыландырыла. Китапханәче Наде*да Александровна күгәзмә янында яшьләр өчен "Акылдан яздыручы чир" дигән темага сөйләшү алып барды. Наркомания турындагы китаплар күргәзмәсе белән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре дә танышты. Соңыннан бу чирне булдырмас өчен бергәләп көрәшергә, аңлату эшләре алып барырга дигән карарга килделәр. Әйе, безгә - ата-аналар, китапханәчеләр, укытучылар, тәрбиячеләр, табилар киләчәк буынны хәмерсез, тәмәкесез, аңны томалаучы матдәләрсез яшәргә, хыялланырга, тынычланырга өйрәтү өстендә эшләргә тиешбез. Күргәзмәнең төп максаты менә шул иде дә инде.
25.06.2014
Макыл авылы мәктәбе 11 нче сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе яңа спорт комплексы бинасында узды. Авыл җирлеге рәисе, мәктәп җитәкчелеге, балалар һәм ата-аналар бинаны бизәделәр бәйрәм төсе керттеләр. Кичә гаять оешкан төстә узды, тантаналы өлешеннән соң балалар рәхмәт сүзе белән һәр укытучыга мөрәҗәгать иттеләр, Әниләр укытучыларга олы рәхмәтләрен белдерделәр һәм балаларына изге теләкләрен теләделәр. Чыгышларын заманча бию белән дәвам иттеләр. Соңынан укучы балалар әти-әниләре,укытучылар белән вальс әйләнделәр. Бүген олы тормыш юлына аяк баскан кичәге укучы балаларга уңышлар, таза исәнлек, бәхет телибез.
25.06.2014
Макыл авылы зияратында төзелеп килүче бинаның стеналары күтәрелеп бетте, төзүчеләр бинаның түбәсен ябу эшенә керештеләр.
.jpg)
25.06.2014
Макыл авылы спорт комплексына спорт инвентарьләре кайта башлады. Бинада теннис өстәле беренчеләрдән булып үз урынына урнашты.
.jpg)
23.06.2014
Рус Макылы авыл китапханәсендә рус халкының танылган шагыйрәсе Анна Ахматованың тууына 125 ел тулу уңаена багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә төрле яшьтәге шигырь сөючеләр өчен тәкъдим ителде. Чыннан да шагыйрәнең шигырләрен уку көтелмәгән сөенеч, күңелгә шатлык алып килә. Һәр буын вәкилләре Анна Ахматованың шигырьләрен яратып укый. Ул үзенең киләчәк һөнәрен балачактан ук билгели, кечкенә чагында шигырьләр язып, әтисен, туганнарын гаҗәпләндерә.
Күргәзмәдз шагыйрәнең шигырь җыентыклары, тормышы һәм иҗаты турында язылган проза әсәрләре, белешмәләр, критикларның фикерләре тупланган китаплар куелган. Китапханә шигырь сөючеләр сезне көтеп кала, рәхим итегез.
.jpg)
21.06.2014
28 июнь көнне изге Рамазан ае башлана. Бөтен мөселман халкы бу бәйрәмне көтеп ала, чөнки бу айда кешеләр күңелләре, тәннәре, уйлары белән сафланалар. Олы бәйрәм алдыннан мәчетләрне юып, җыештырып куялар. Безнең Макыл мәчете һәрвакыт үзенең пөхтәлеге белән үзенә тартып тора. Муллабыз Кашаф абый үзе дә пөхтәлекне ярата, шуңа мәчетне дә гел тәртиптә тота. Ул заллардагы гөлләрнең чәчәкләре кемне генә сокландырмый икән. Аңа ураза, гает бәйрәмнәре алдыннан авыл хатын-кызлары җыелып булышалар. Намаз уку залларының стеналарына обойлар ябыштырып, тузаннарны сөртеп, арулап, һәр җирне тәртипкә китереп торалар. Быел да бу эшне оештыруда Мөршидә Нәбиуллина йөрде. Аңа Мәдинә Хисамова, Гүзәл Абдулганиева, Наилә Гобәйдуллина, Гүзәл Богавеева, Рәмзия Гарифуллина, Дания Хасанова, Рузинә Маннапова, Гөлфия Минибаева, Фәния Мөхетдиновалар булышты. Авыл картлары да мәчет тирәсен төзекләндереп, тәртиптә тоталар.

21.06.2014
Макыл авылы үзәгенә урнашкан спорт комплексы көннән -көн матурлана. Әле бинаның тирәсенә вак таш кына җәелгән иде, инде төзүчеләр юлга асфальт түшәделәр.

21.06.2014
Макыл авылы җирлегенә караган Келәнче авылында юлларны төзекләндерү эшләре алып барылды. Авыл эчендәге юлларга вак таш түшәлде, чокыр - чакырлар тигезләнде. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янындагы мәйданчыкта тәртипкә китерелде.
20.06.2014
Бу көннәрдә Макыл авылы җирле идарәсе җитәкчелегендә авыл эчендәге һәм юл буйларында үскән үләннәрне техника белән чабу оештырылды.

20.06.2014
Бүген, ягъни 20 июнь көнне Макыл авылына Татарстан хөкүмәте идарәсенең депутаты Марат Илдус улы Хәйруллин килде. Аның килуенең максаты: яңа төзелгән объектларның кулланышка тапшырылуының торышы белән танышу иде. Ул Макыл авылы урта мәктәбендә ремонт эшләренең барышы белән танышты һәм яңа гына үзенең ишекләрен кулланучылар өчен ачкан терлекләрне дәвалау пунктында булды. Күргәннәрдән канәгать калды.
20.06.2014
Руc Макылы авылының Яңа урамында йортларның күбесендә төзелеш эшләре бара. Янгын чыгу куркынычы булмасын өчен, авыл идарәсе оештыруында өй тирәләрен, ызаннарны, кишәрлекләрне сөрү эшләре алып барылды.

17.06.2014
17 июнь көнне Макыл авылында кыска вакыт эчендә төзелеп кулланучыларга тапшырылган - терлекләрне дәвалау бинасы тантаналы төстә үзенең ишекләрен ачты. Ачылу тантанасында район башлыгы - якташыбыз Марат Зиатдинов белән бергә башкаладан килгән кунак Алмаз Хисаметдинов та катнашты. Хәзер авыл халкы мал табибы Кучумов Дмитрий Владимировичка терлекләрне дәвалауга кагылышлы сораулар һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар.

22.05.2014
Югары Ослан районында элемтә бәйләнешләрен тотрыклы булдыру өчен районда егермеләп заманча антенналар урнаштырылачак. Менә бу көннәрдә Макыл авылы җирлегендә - Яңа урамда шундый антенна куелды.
22.05.2014
Күп тармаклы сәүдә һәм күңел ачу комплексында кабат төзелеш эшләре башланып китте. Биредә төзүчеләр бинаның тирә-ягын төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнәләр.
22.05.2014
Быел яз коры һәм эссе килү сәбәпле янгыннан саклану чаралары өстендә һәр даим эшләргә туры килә. Янгын таралу мөмкинлеген булдырмас өчен җирләрне сукалап саклану зоналары булдыру мәҗбури санала. Авыл җирлегендә бу мәсьәлә өстендә аерым эшләр башкарыла.
15.04.2014
Куркынычсыз көпчәк
Макыл урта мәктәбенең “Яшь юл куркынычсызлыгы инспекторы» түгәрәгенә йөрүчеләр район буенча уздырылган “Куркынычсыз көпчәк- 2014” ярышларында катнаштылар.
Җиңү өчен көрәш 7 команда арасында барды. Һәрбер ярыш төрле каршылыклардан оештырылган иде. Иң яшхы команданы сайлап алу жюри өчен бик җиңел булмады.
Безнең мәктәп укучылары “Фигуралы йөрү” буенча 2нче урынны алды. Соңыннан ярышта каатнашучылар тәмле сыйлар белән чәй эчтеләр.
13.05.2014
Отчет концерты.
13май көнне Югары Ослан сәнгать мәктәбенең филиалы булып исәпләнгән Макыл урта мәктәбендә укытучылар Бакиева В.Х, Зарипова В.И. җитәкчелендә оештырылган зур отчет концерты булып узды. Бу беренче тапкыр гына оештырылган чара түгел. Концертка бик озак әзерләнделәр: иң яхшы дип саналган номерлар сайлап алынды, аларны кабатладылар. Концерт бик җанлы узды. Тамашачылар музыка мәктәбендә укучыларның музыка коралларында уйнауларын, осталык белән җырлауларын бик игътибар белән тыңладылар. Бигрәк тә 11нче сыйныф укучысы Макарова Настяның җырлавы барысына да ошады. Чыгыш ахырында әти-әниләр, тамашачылар балаларының осталыклары өчен укытучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 10:58