25.12.2014
ФОРПОСТның активистлары.
Югары Ослан гимназиясендә 2010нчы елдан бирле “Нон-стоп” дигән яшьләр оешмасы эшли. Әлеге оешманың әгъзалары гимназиядә һәм гимназиядән тыш тәртипне саклыйлар, олы яшьтәге кешеләргә булышалар, төрле мероприятиеләрдә катнашалар. Иң актив укучы Бурдин Илья Казан шәһәрендәге яшьләр слетында катнашты һәм кул сәгате белән бүләкләнде.
19 декабрь көнне, актив булганнары өчен,безнең оешманы Яшьләр клубына чакырдылар. Монда Бөек Ватан сугышы Геройларына багышланган “Учак янында” дип исемләнгән кичә үтте. Ветераннар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, ә укучылар патриотик җырлар җырладылар. Кичә “Смуглянка “ җыры белән тәмамланды.
24.12.2014
Вахитов балалар бакчасында балалар һәм эшчеләр коллективы яңа ел мәшәкатьләре белән мәшгүль. Яңа ел бәйрәменә әзерлек бик куңелле бара. Балалар бакчасында бәйрәм атмосферасы исә. Бүген сабыйлар тәрбияче апалары белән прогулка вакытында кардан төрле сыннар әвәләделер. Эш нәтиҗәсе – бик матур Кыш Бабай килеп чыкты. Нәниләрнең шатлыклары эчләренә сыймады, алар Кыш Бабайларына шигырләрен һәм җырларын сөйләделәр.
23.12.2014
Татарстанда президент чыршысы булды.
Яңа ел алдыннан Рустам Минниханов йола буенча балаларны киләсе бәйрәм белән котлау өчен очрашты. Президент чыршысына бөтен Татарстан буенча 7500 бала җыелган иде. Бәйрәм итү өчен “Татнефть-Арена”ны сайладылар. Бәйрәмгә яхшы укучыларны, олимпиада җиңүчеләрен, иҗат конкурсларында катнашучыларны һәм авыр гаиләдәге балаларны чакырдылар. Яшьләр өчен олы чара үткәрүче Михаил Волконадский иде. Бу чарада МББУ “Татар Борнашы урта мәктәбен” яклаучы 10 сыйныф укучысы Лавонина Мария булды.