Яналыклар 2015

31.12.2015
31нче декабрьдә Килди мәдәният йортында авыл халкы өчен яңа ел маскарады үтте.Бәйрәмдә Килди авыл җирлеге үзидарәсе башлыгы Брдин В.М. булды.Ул якынлашып килүче яңа ел белән котлады һәм ел дәвамында төрле чараларда үзешчән сәнгатьтә катнашкан укучыларга рәхмәт сүзләре әйтте.

27.12.2015
“Кыш бабайдан сюрприз” РТ
27нче декабрьдә Килди мәдәният йорты тирәсендә бизәлгән чыршы янында шугалакны ачтылар.

23.12.2015
“Ут бүләк ит ”акциясе
Килди мәдәният йортында “Ут бүләк ит” акциясе үтте.

23.12.2015
Рәсемнәр конкурсы “Кышкы әкият”
Килди мәдәният йортында “Кышкы әкият”дип аталган рәсемнәр конкурсы үтте.

22.12.2015
22нче декабрь көнне Килди авыл җирлеге үзидарәсе башлыгы Бурдин В.М. гражданнарны шәхси кабул итте. Салкын су кулланган өчен түләмәүчеләр белән әңгәмә үткәрелде.Әңгәмә барышында аларга хәбәрнамә ташырылды.

22.12.2015
22нче декабрь көнне Килди авыл җирлеге башкарма комитеты, Килди мәдәният йорты, Килди авылындагы почта бүлеге хезмәткәрләре, Килди авыл китапханәчесе һәм сатучы шугалак янында кардан төрле фигуралар ясадылар.Килди мәдәният йорты хезмәткәрләре Кыш бабай ясадылар, Башкарма комитеты хезмәткәрләре Кар кызын ясадылар, Килди авыл китапханәчесе һәм сатучы Кар бабай ясадылар һәм Килди авылындагы почта хезмәткәрләре куян ясадылар.

18.12.2015
Килди мәдәният йортында Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнү эше бара. Мәктәптән соң балалар олылар һәм балалар чыршы бәйрәменә әзерләнү өчен репетициягә ышыгалар.

17.12.2015
2016 нчы ел тиздән килеп җитә. Килди авыл китапханәсендә яңа елга  “Тиздән яңа ел”, “Безгә яңа ел ишек кага” дип аталган күргәзмә оештырылган.

17.12.2015
Килди авыл җирлеге үзидарәсе рәисе Бурдин В.М. салкын су кулланган өчен түләмәүчеләр белән әңгәмә үткәрде. Килди авылында яшәүче Устинов А.М. 4 568 сум 92 тиен бурычы бар.
 

17.12.2015
Килди авыл җирлеге тирәсендә Килди мәдәният йорты хезмәткәрләре кич белән шугалак ясыйлар.

16.12.2015
16нчы декабрьдә Килди авыл җирлегендә Совет утырышы үтте.
Килди авыл җирлегенең Совет утырышында Югары Ослан районы башлыгы урынбасары Осянин Сергей Викторович һәм Килди авыл җирлегенең депутатлары, шулай ук Килди авыл җирлегенең оешма җитәкчеләре.
Утырышның көн тәртибе:
1. “Югары Ослан муниципаль районы Килди авыл җирлегенең 2016 елга бюджеты турында”;
2. “Килди авыл җирлегенең 2016 елга планнары турында”;
3. “Референдум үткәрү турында”;
4. “Югары Ослан районы Килди авыл җирлегенең 2015 ел бюджетын үтәү турында”.

16.12.2015
Кыш - балалар өчен могҗизалы һәм онытылмаслык вакыт!Вакытны күңелле үткәрер өчен төрле мөмкинлекләр бар: алда яңа ел каникуллары,Раштуа,кар белән уйнау,чанада шуу. Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар кар җиргә төшү белән рәхәтләнеп урамда уйныйлар:кар бабай ясыйлар, таганда селкенәләр,таудан шуалар.

16.12.2015
Яңа ел олылар һәм барлык балалар өчен яраткан бәйрәм. Без барыбызда бу искиткеч бәйрәмгә әзерләнәбез! Бу процесста мөһим этап яңа ел бәйрәменә төркемне бизәү булып тора.

15.12.2015
15нче декабрьдә Килди авыл җирлеге үзидарәсе рәисе Бурдин В.М.Килди авыл җирлегендәге оешмалар белән киңәшмә үткәрде.
Көн тәртибе:
1. Район һәм Татарстан Республикасы  газеталарына язылу.
2. Милек һәм җир салымы түләү.
3. Салкын су белән тәэмин иткән хезмәтләр өчен түләү.
4. “Бердәм Россия”партиясе взносларын түләү.
5. Яңа елга әзерләнү.
6. Һ.б. сораулар.


15.12.2015
Килди авыл җирлегенең башкарма комитеты сәркәтибе Лёвочкина Н.Н. Харино авылында яшәүче халыкка салкын су белән тәэмин иткән хезмәтләре өчен түләү бурычлары булган кешеләргә хәбәрнамә тапшырды.

15.12.2015
Килди авыл җирлеге үзидарәсе рәисе Бурдин В.М. һәм Килди авыл җирлеге башкарма комитеты сәркәтибе Лёвочкина Н.Н. белән бергә милек һәм җир салымы түләмәгән кешеләр белән эш алып барылды.

12.12.2015
“Минем хокукларым һәм бурычларым”
12нче декабрьдә Килди мәдәният йортында Россия Федерациясенең Конституция көненә багышланган үсеп килүче буын өчен “Минем хокукларым һәм бурычларым” дип аталган информацион сәгате үтте.

12.12.2015
12нче декабрь көнне график буенча Килди авыл җирлеге Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты. Сатучы ролендә Романова Н.И. һәм Лёвочкина Н.Н. булды. Кәбестә,чөгендер,кишер,суган,кабак,сөт һәм эремчек саттылар.Шулай ук сатуда авыл җирлеге рәисе дә актив катнашты.

06.12.2015
Инвалидлар декадасы.
6нчы декабрьдә инвалидлар декадасында , Килди мәдәният йорты хезмәткәрләре Роза Мукаева һәм Татьяна Зинонова башлангыч сыйныф укучылары белән ,өйдә авырлык белән йөрүче пенсионерлар өйләренә барып җыр һәм шигырь сөйләделәр.


05.12.2015
Әдәбият сәгате “А.А.Фетның тууына 195 ел”
5нче декабрь көнне Килди мәдәният йортында балалар өчен А.Фетның иҗатына багышланган әдәбият сәгате үтте.

05.12.2015
«Студентлар - коррупциягә каршы»
5нче декабрьдә Килди мәдәният йортында яшьләр өчен “Студетлар – коррупциягә каршы” дип аталган викторина үтте.


05.12.2015
Әдәбиятта күзәтү “Рус классик әдәбият әсәрләрендә коррупция проблемасы”.
2004 нче елдан башлап, ел саен 9нчы декабрьдә коррупция белән көрәшү көне билгеләп үтелә.

05.12.2015
Атна саен шимбә көнне Килди һәм Олан авылларыннан чүп җыю эше башкарыла.

05.12.2015
Килди авыл җирлегенең башкарма комитеты сәркәтибе Лёвочкина Н.Н. хуҗалык китабындагы мәгълүматны электрон вариантына күчерә.

04.12.2015
Килди авыл җирлегенең башкарма комитеты сәркәтибе Лёвочкина Н.Н. Килди авылында яшәүче Лазарева Л.П.өйне һәм җирне рәсмиләштерер өчен алатма бирде.

01.12.2015
1нче декабрьдә Килди авыл җирлегендә бердәм көн гражданнарны кабул итү көне үтте. Килди авыл җирлегенең башкарма комитеты сәркәтибе Лёвочкина Н.Н. кабул итте.

29.11.2015
29нчы ноябрьдә Килди мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган “Һәрвакыт әни булсын” дип аталган концерт үтте.

27.11.2015
27нче ноябрь көнне Килди мәдәният йортында Роза Мукаева һәм Татьяна Анатольевна почта, кибет хезмәткәрләре һәм китапханәче өчен “Коррупциягә юк дип әйтик” дип аталган әңгәмә оештырдылар.

26.11.2015
26нчы ноябрь көнне әдәбият елында, Килди мәдәният йортында пенсиядәге кешеләр өчен А.Блок иҗатына багышланган чара үтте.

26.11.2015
“Әниләр көненә багышланган китаплар күргәзмәсе”
Әниләр көне – бу бәйрәм әниләргә багышлана. Бу бәйрәм ноябрь аеның соңгы якшәмбе көнендә үткәрелә.


24.11.2015
Килди  балалар  бакчасында “Фликерлар һәм балаларның юлда йөрү иминлеге” темасы буенча әти-әниләр җыелышы үтте. Балалар бакчасы җитәкчесе әти-әниләрне юлда йөрү кагыйдәләренең үзгәреше белән таныштырды. Балалар һәм олылар киемдә яки сумкаларда ут яктырткыч элеметлары булмаганнарга администритив штраф күләме 500 сум тәшкил итәчәк.


23.11.2015
23нче ноябрьдә Килди авыл җирлегенең сәркәтибе башка авыл җирлекләрдән башлыклар һәм сәркәтипләр белән киңәшмәдә катнашты.

21.11.2015
Һәр атна саен шимбә көнне Килди авыл җирлегенең Килди һәм Олан авылларыннан чүп җыю эше башкарыла.
Килди авылында сәгать 10да, ә Олан авылында сәгать 11дә.

19.11.2015
Килди мәдәният йортында әниләр көненә багышланган концертка әзерләнү эше бара.

18.11.2015
18нче ноябрьдә Килди мәдәният йортында Кыш бабайның туган көненә багышланган балалар өчен “Безнең яраткан кыш бабай” дип аталган викторина үтте.

11.11.2015
11нче ноябрьдә Килди авыл җирлегендә эшләүче  хезмәткәрләр тирә- яктагы карны көрәделәр.

07.11.2015
«Мәйдан сараенда»
7нче ноябрьдә Килди мәдәният йортында Роза Мукаева һәм Татьяна Зинонова олы буын өчен Октябрь революция көненә багышланган тарих сәгате үткәрделәр.
 


06.11.2015
«Татарстан Республикасы конституция көне»
6нчы ноябрьдә Килди авылы мәдәният йортында балалар өчен “Татарстан Республикасы конституция көне”дип аталган информацион сәгате үткәрде.
 

04.11.2015
4нче ноябрьдә Килди мәдәният йортында Роза Мукаева һәм Татьяна Зинонова пенсионерлар өчен Халык бердәмлеге көне бәйрәменә багышланган «Минин һәм Пожарский” презентациясен карау оештырдылар.
 
  

04.11.2015
«Без бердәмлектә»
4нче ноябрьдә Килди мәдәният йортында балалар өчен Халык бердәмлеге көненә багышланган чара үткәрделәр.
 
04.11.2015
Бу көнне Килди авыл китапханәчесе “Бердәмлектә көч һәм акыл”дип аталган информацион – патриот сәгате үткәрде.
 
 

03.11.2015
3нче ноябрьдә Килди авылында яшәүче Васин Генадий Семенович һәм Людмила Анатольевна уртак  гомер кичерүләренә 55 ел зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. Аларны котларга  Югары Ослан районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлеге башлыгы Н.А.Кадырова, Килди авыл җирлеге башлыгы В.М. Бурдин һәм ветераннар оешмасы председателе Романова В.И.килгән иде.
 


02.11.2015
Килди авыл җирлеге Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.Сатучы ролендә Килди авыл җирлеге башкарма комитеты бухгалтеры Сальнова О.Н. һәм Килди мәдәният йортында эшләүче хезмәткәр Калеева Л.И. иде.Шулай ук ярминкәдә Килди авыл җирлеге башлыгы Бурдин В.М. катнашты.

31.10.2015
Хэллоуин
31 октября в Кильдеевском сельском Доме культуры прошел праздник Хэллоуин. 31нче октябрьдә Килди мәдәният йортында Хэллоуин  бәйрәме үтте.
Каждый год праздник Хэллоуин отмечают в ночь с последнего дня октября на первый день ноября. Ел саен Хэллоуин бәйрәме октябрь ае ахырында үткәрелә.
Этот праздник более характерен для других стран, а теперь отмечают у нас. Принято печь вкусные пироги и торты, а иногда их украшают устрашающе, словно смеются над всеми ужасами и кошмарами. Королева торжества - тыква, из которой готовят много вкусного, используют в оформлении.
Каждый праздник - еще один повод собраться всей семьей, весело и уютно провести время. Для этого праздника подбирают наряды и зажигают свечи внутри тыквы.
Праздник очень веселый и интересный. В этот день дети наряженные  в заранее заготовленные страшные костюмы , весело танцевали, играли в игры и пугали друг друга .
 

31.10.2015
Килди авыл җирлеге башлыгы Бурдин В.М.Килди һәм Харино авылларында гидротехник корылмаларын кышка әзерләү эше буенча эш үткәрде.

17.10.2015
17нче октябрьдә Килди  авыл  җирлеге Казан шәһәрендә  ярминкәдә  катнашты. Сатучы ролендә ветеран берләшмә рәйсе Романова В.И. һәм Килди авыл китапханәчесе Мукаева Г.Н. иде.
 
 

08.10.2015
Ниһаять Килди авыл җирлегенең Олан авылына КФХ “Олан” инвесторлары килгән. Аларга арендага җир тәгъдим ителгән.
 

08.10.2015
Килди авыл җирлеге тирәсен җыештыру.
 

08.10.2015
Килди авыл җирлеге башлыгы Бурдин В.М. Килди авылында яшәүче Костюнин В.Г. күркәм эш өчен рәхмәт сүзләре әйтте.
 


02.10.2015
1нче октябрь көнне Килди мәдәният йортында Олылар көне бәйрәменә багышланган концерт үтте. Бу чарада Килди авылы җирлегенә керүче, тирә яктагы авыллардан пенсиядәге олы кешеләр,депутатлар,төрле җитәкчеләр, Югары Ослан районы башлыгының урынбасары Осянин С.В. катнаштылар.
 

02.10.2015
1нче октябрь көнне Килди авыл җирлегенең бинасына насос куйдылар.

01.10.2015
29нчы сентябрьдә Килди авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында «Условник” дип аталган рамка кысаларында авыл халкы белән профилактик әңгәмә үткәрделәр.

28.09.2015
Патркики авылы халкы үз инициативалары белән кое чистарту эшен башкардылар.

28.09.2015
23нче сентябрь көнне Килди авыл җирлеге, Килди мәдәният һәм Олан мәдәният йорты хезмәткәрләре, шулай ук авыл китапханәчесе федераль трассадан чүп җыйдылар.

28.09.2015
25нче сентябрь көнне  Килди авыл җирлегендә республика күләм ярышлары кысаларында  “Татарстан кроссы- 2015”  ярышлары үтте. Көз көне иртән “Килди башлангыч мәктәбе” янында кросста катнашучылар  җыелды. Кросс дистанциясе 3 км тәшкил итте. Бу ярышта Килди авыл җирлеге хезмәткәрләре,Килди мәдәният йорты хезмәткәрләре, Килди авыл китапханәчесе,”Килди балалар бакчасы” һәм “Килди башлангыч мәктәбе” хезмәткәрләре катнашты. Ярыш күңелле үтте.Катнашучылар яхшы кәеф алдылар.

23.09.2015
Тәрбияче мөселманнарның иң төп бәйрәмнең берсе- Корбан бәйрәме турында әңгәмә үткәрде.Ул балаларга бәйрәмнең мәгънәсен аңлатты.
 

22.09.2015
21нче сентябрь көнне Килди авыл җирлегенең башлыгы Бурдин В.М. Югары Ослан миниципаль районының өченче созывының беренче утырышында катнашты.

22.09.2015
17нче сентябрьдә Килди авыл җирлегендә беренче Совет утырышы Югары Ослан районының өченче созывы үтте.

21.09.2015
16нчы сентябрьдә федераль трассадагы үләнне чаптылар.

21.09.2015
16нчы сентябрьдә Килди авыл җирлеге башлыгы Бурдин В.М.мәдәният йортына сезонлы газ кабызу эше буенча эшен бетерде.

21.09.2015
Килди авыл җирлеге сәркатибе Лёвочкина Н.Н. Югары Ослан филиал бүлеге ФГУЗ “ТР гигиена һәм эпидемиология үзәге”хезмәткәрләре белән бергә Килди, Харино һәм Олан авылларында урнашкан су тутыру башняларыннан суга анализ ясар өчен су алдылар.

13.09.2015
13нче сентябрьдә Килди авыл җирлегендә Татарстан Республикасы президенты һәм депутатларны сайлаулары үтте. Килди авыл җирлегендә ике сайлау участогы бар.
 

 

11.09.2015
Ышаныч  телефоны
Мәктәпләрдә   “Ышаныч телфоны” исемле  акция рамкаларында сыйныф сәгатьләре оештырылды. Мәктәп  укучыларына  авыр хәлләрдә калган очракта кемгә мөрәҗәгать итәргә?  Тормышта  кинәт кенә кирәк булган киңәшне кемнән сорарга?  Укучыларның дәресләрдән соң ялын оештыручы Әлфия Бегомутдинова  укучыларның  яшь үзенчәлекләрен  истә тотып, ике төркемгә бүлде һәм аерым чаралар үткәрде. Әлбәттә, баланың иң ышанычлы кешеләре – аның ата-анасы, сыйныф җитәкчесе, ләкин тормышта   8-800-2000-122 номерлы  телефон ярдәменә мохтаҗ очраклар да була. Бу мәгълүмат һәм ситуатив уеннар аша  җиткерелгән   киңәшләр укучыларга файдалы булсын!

11.09.2015
11нче сентябрь көнне Килди авыл җирлеге, Килди һәм Олан мәдәният йорты хезмәткәрләре, Килди авыл китапханәчесе федераль трассадан чүп җыйдылар. 
 


 

06.09.2015
5нче сентябрь көнне Килди авыл җирлегенең Килди һәм Олан авылларыннан чүп җыю эше бара.
 

05.09.2015
5 нче сентябрьдә Килди авыл җирлегенең Харино авылында урам буенча ут чыбыкларын ясау эшләре бара.
 

05.09.2015
5нче сентябрьдә Килди авыл җирлегендә Татарстанда парклар һәм скверлар елы булу уңаеннан төрле чаралар үткәрелде.
1. Килди авыл китапханәчесе Мукаева Г.Н. “Табигать хаталарны кичерми” дип аталган лекция үткәрде.
2. “Экологик субботник” үткәрелде.
3. Килди авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Мукаева Р.А. һәм Зинонова Т.А. табигать материалларыннан төрле әйберләр ясап конкурс үткәрделәр.
4. ”Килди балалар бакчасы” хезмәткәрләре корыган агачларны кистеләр.
 


03.09.2015
Килди авыл җирлеге башлыгы Бурдин В.М. Килди сайлау участогы комиссиясе һәм Оланово сайлау участогы комиссияләре белән Татарстан Республикасы президентын һәм Килди авыл җирлеге депутатларын сайлау турында киңәшмә үткәрде.
 

03.09.2015
Килди авыл җирлеге Оланово авылында юлларны ремонтлау эше бара.
 

01.09.2015
1нче сентябрь көнне Килди авыл җирлеге башлыгы Бурдин В.М. “Килди башлангыч мәктәбе” ндә беренче кыңгырау бәйрәмендә булды. Нык сәламәтлек, укуда һәм эштә уңышлар теләде.
 


27.08.2015
27нче август көнне Килди авыл җирлеге башкарма комитеты, Килди мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Килди авыл китапханәчесе юллардан һәм утыртылган урман тирәләреннән чүп җыйдылар.
 

19.08.2015
19нчы август көнне Килди авыл җирлеге башлыгы Бурдин В.М. Сайлауга кадәр Оланово аылында  яшәүче халык һәм депутат кандидатлары   белән  очрашу  булды. Очрашу Оланово авылындагы кибеттә булды.
 

 

19.08.2015
18нче август көнне Килди авыл җирлеге башлыгы Бурдин В.М. гражданнарны  шәхси кабул итте.Өйне һәм җирне рәсмиләтерү сорауы белән Калеева Л.И. мөрәҗәгать итте.
 

 

18.08.2015
18нче август көнне Оланово авылында юл ясау эшләре бара.
 

 

18.08.2015
18нче август көнне Оланово авылында су җыела торган башняда трансформаторны алыштырдылар.
 

 

17.08.2015
«Безнең бәйрәмнәр» викторинасы
16нчы август көнне Килди мәдәният йортында Татьяна Зинонова балалар һәм яшьләр өчен “Безнең бәйрәмнәр”дип аталган викторина оештырды.
 

 
 
17.08.2015
”Умарталар турында без нәрсә беләбез”
14нче август көнне Килди мәдәният йортында, яшьләр өчен бал турында викторина оештырылган иде. Чәй эчкәндә сәнгать җитәкчесе Татьяна Зинонова бәйрәм турында һәм умарталар ничек дөньяга килгәне турында сөйләде.

14.08.2015
”Умарталар турында без нәрсә беләбез”.
14нче август көнне Килди мәдәният йортында, яшьләр өчен бал турында викторина оештырылган иде.
Чәй эчкәндә сәнгать җитәкчесе Татьяна Зинонова бәйрәм турында һәм умарталар ничек дөньяга килгәне турында сөйләде.
 
   

03.08.2015
3 нче август көнне Килди авыл җирлеге башлыгы Бурдин В.М. Оланово авылында яшәүче Исаева Валентина Михайловнаны 80 яшьлеге белән котлады һәм аңа сәламәтлек, озын гомер теләде.
 

17.06.2015
Килди авылында плотина янына торба куйдылар.
 
09.06.2015
9нчы июнь көнне Килди мәдәният йорты хезмәткәрләре Мукаева Р.А., Зинонова Т.А. һәм Килди авыл китапханәчесе Мукаева Г.Н. администрация тирәсендәге үләнне чаптылар.
 
 
08.06.2015
Олан авылы тирәсендәге чүпне җыештырдылар.
 
 
08.06.2015
Килди авылындагы чиркәү тирәсендәге үләнне чаптылар.
 
 
08.06.2015
8нче июнь көнне Олан авылындагы күл тирәсен ныгыттылар.
 

04.06.2015
3нче июнь көнне Мукаев И.И. һәм Кудашов А.А. ярдәме белән Килди авыл җирлеге башкарма комитеты, Килди мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Килди авыл китапханәчесе Килди авылындагы кабер тирәсеннән чүп җыйдылар.
 
 
04.06.2015
3нче июнь көнне МБГББУ «Килди башлангыч мәктәбе” Килди авыл җирлегенең административ бинасы тирәсен чаптылар.
 

04.05.2015
Килди авылында плонинаны төзекләндерү эше бара. Бу эшне ПМК Татмилеорация.
 
 
02.06.20105
2 нче июнь көнне Килди авыл җирлеге башкарма комитеты, Килди мәдәният йорты һәм Олан мәдәният йорты хезмәткәрләре, Килди авыл китапханәчесе федераль трассадан чүп җыярга чыктылар.
 
 
28.05.2015
Килди авылында Үзәк урамы буенча юл төзү эше дәвам итә.
 
 
28.05.2015
28нче май көнне Килди авыл җирлеге башкарма комитеты, Килди мәдәният йорты һәм Олан мәдәният йорты, Килди балалар бакчасы хезмәткәрләре федераль трассадан чүп җыйдылар.
 

25.05.2015
МБГББУ «Килди башлангыч мәктәбе»ндә соңгы кыңгырау яңгырап үтте. Килди авыл җирлегенең башлыгы Бурдин В.М. уку елы тәмамлану уңаеннан бәйрәм белән котлады һәм торт бүләк итте.Шулай ук котлау сүзләре белән Липатова Г.Л., Зинонова Т.Н. чыгыш ясады.
 

25.05.2015
Килди авылында юл төзү эше бара
21нче майда Килди авылында юл төзү зше бара. Песокны юл буенча тигезләделәр. Юл ташын ташыйлар.
 

11.05.2015
9нчы май көнне Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Харино авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчыларга һәйкәл куелды һәм аның ачылышы булды. Котлау сүзләре белән Килди авыл җирлегенең башлыгы Бурдин В.М.,Югары Ослан районының башлыгы Зиатдинов М.Г. һәм Осянин С.В.чыгыш ясадылар.Харино авылында яшәүче балалар концерт әзерләделәр.Һәйкәлне төзү эшендә катнашучы авыл халкына, район җитәчесенә, КФХ Пашковка һәм КФХ Панковка  Бойко Т.И. рәхмәт сүзләре әйтте.
 

08.05.2015
Безнең балалар бакчасында “Юлда куркынычсызлык” проекты буенча хәвеф – хәтәрсез юлда йөрү  атналыгы бара. Атнаны уздыруның төп бурычы: балалар белән юлда йөрү кәгыйдәләрен ныгыту,  хәзерге заманның күп транспортлы әйләнә – тирә шартларына баланың күнегүен, җайлануын тәэмин  итү. Чаралар, еллык планда каралганча, тулы күләмдә узды.
 
 
08.05.2015
Килди авылындагы һәйкәл тирәсенә койма куйдылар.
 
 
08.05.2015
8нче май көнне Килди авылында “Юлларны мәктәпкә кадәр төзү” программасы буенча Үзәк урам юлын төзү буенча эш алып бара.
 
 
07.05.2015
Килди авыл җирлеге тирәсендәге авылларда һәйкәлләрне төзекләндерделәр һәм үлгәннәрнең исемнәрен язып элделәр.
 

06.05.2015
6нчы май көнне Килди авыл җирлеге комитеты хезмәткәрләре федераль трассадан Килди авылына кадәр баганаларны агартылар һәм аншлагны буядылар.
 

05.05.2015
4нче май көнне Килди авыл җирлегендә мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан территорияне тәртипкә китерәләр. Паребрикларны агартылар һәм банер элеп куйдылар.
 
05.05.2015
30нчы апрель көнне Килди авыл җирлеге комитеты, Килди һәм Олан мәдәният йорты хезмәткәрләре, Килди башлангыч мәктәбе, авыл китапханәчесе федераль трассадан чүп җыярга чыктылар.

05.05.2015
4нче май көнне Килди авылының Үзәк урамын тигезләделәр.
 
05.05.205
4нче май көнне Килди авыл җирлегендә Килди авылындагы Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм һәлак булганнарга куелган һәйкәлне төзекләндерү эше бара.
 
05.05.2015
2нче май көнне Килди авыл җирлеге башлыгы Бурдин В.М.,ветераннарның берләшмә җитәкчесе Романова В.И. Югары Осланда Җиңү геройлары паркы ачылышында катнаштылар.

29.04.2015
29нчы апрель көнне Килди мәдәният йорты хезмәткәрләре, Килди авыл китапханәчесе, кибетче һәм башка хезмәткәрләр Килди Үзәк урамыннан чүп җыярга чыктылар.

29.04.2015
Балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган күп кенә чаралар уза. Тәрбияче балалар  белән сугышта катнашкан солдатларның батырлыгы, тыл хезмәтчәннәрең тырыш  хезмәте, сугыштан  соңгы тыныч тормышны төзү турында күп кенш әңгәмәләр узды. Һәр әңгәмә вакытында балалар бу  темаларны чагылдырган төсле рәсемнәр, төрле иллюстрацияләр карадылар. Рәсемнәр буенча тәрбияче  балаларга сораулар бирде, әңгәмә барышында балаларның Бөек Җиңү һәм аның геройлары турында  белемнәрен ныгыттылар.
 

25.04.2015
25нче апрель көнне Килди авыл җирлегенең мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл китапханәчесе федераль трасасыннан чүп җыярга чыктылар.

16.04.2015
Балалар бакчасы һәм мәктәп эшчәннәре Килди авылы җирлеге тарафыннан оештырылган өмәдә актив  катнаштылар. Алар авыл урамын кыштан соң калган чүп – чардан чистартты. Шулай ук мәктәп тирә - ягын да былтыргы үләннән һәм кар астыннан чыккан чүпләрдән чистарттык. Өмә бик күңелле үтте.
 

10.04.2015
Пасха – рус халкының бөек бәйрәме. Дини йола булуга карамастан, соңгы елларда бу бәйрәмгә  балалар да бик шатланалар, чөнки елга бер генә мәртәбә алар рәхәтләнеп төрле төскә буялган  йомыркалар белән уйныйлар. Тәрбиячеләре белән берлектә картоннан һәм төсле кәгазьләрдән бу  бәйрәмнең символы – төсле йомырка әзерләделәр, бу бәйрәмнең тарихы белән таныштылар.
 
                   
10.04.2015
Тәрбияче балалар белән яз көне клумбаларга күчереп утырту өчен төрле чәчәк орлыклары чәчте.  Моның өчен махсус, яздан алып көзгә кадәр чәчәк атып утыручы, төрләр сайланды. Өзлексез чәчәк  атып утыручы үсемлекләр балаларны шатландыралар, аларны озак итеп тәрбияләргә мөмкинлек  бирәләр. Һәркөнне чәчәкләргә күмелгән бакчада саф һавада йөрү балаларда уңай эмоцияләр уята,  матурлыкка, гүзәллеккә мәхәббәт хисләре тәрбияли.  
 

08.04.2015
8 нче апрельдә Килди авыл җирлегенең оешмалары администрация бинасы, кибет һәм мәдәният йорты  яныннан кар көрәргә чыктылар.
 

08.04.2015
Корней Иванович Чуковскийның әсәрләре балалар өчен бик уңайлы, җиңел телдә язылган. Аның һәрбер  әдәби әсәренең төп эчтәлеген ачып бирә торган вакыйгалар кызыклы, мавыктыргыч, шуңа күрә дә  балалар җиңел истә калдыралар. Тәрбияче балаларны язучының “Мойдодыр” әсәре белән таныштырды. Бу әсәр балаларны чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтә. Әсәрнең эчтәлеген тәрбияче балалар белән уен формасында ныгытты.
 
 
08.04.2015
Бүгенге техник үсеш, космосны үзләштерү, базар мөнәсәбәтләренең катлауландырылган чорында бу  тормышта иң әһәмиятлесе нәрсә? Әлбәттә, сәламәтлек. Ул кешенең иң зур байлыгы. Бернинди зур  акчаларга да сәламәтлек алып булмый. Авыру кеше бу дөньяда үзенең бер генә хыялын да тормышка  ашыра алмый. Сәламәтлек көненә багышланган тәрбия сәгате шул сүзләр белән башланып китте. Аннан “Файдалы – зыянлы”, “Буй – сыныңны туры тот” уеннары үткәрдек. Сәламәтлек темасына  багышланган бик кызыклы кроссворд чиштек. Кече яшьтән үк спорт белән шөгыльләнергә, үзеңнең  сәламәтлегеңне үзең кайгыртырга өйрәнергә кирәк дигән фикергә килеп дәрескә йомгак ясадык.
 

04.04.2015
4нче апрельдә Килди авыл җирлегенең оешмалары субботникка чыкты, бина яныннан кар көрәделәр.
 

03.04.2015
Көлү көне
1нче апрель көне Килди мәдәният йортында эшләүче хезмәткәрләре көлке көненә багышланган балалар өчен күңелле юмористик чара үткәрделәр.
 
 
03.04.2015
«Минем яраткан уенчыкларым»
1нче апрель көнне Килди авыл җирлегенең мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Т.Зинонова «Калач» балалар бакчасында балалар белән «Минем яраткан уенчыкларым» дип аталган әңгәмә үткәрде.
 

01.04.2015
1 нче апрель - календарьның табигый бер көне кебек. Ләкин, без барыбыз да беләбез, бу – көлке  көне. Бу көнне без якыннарыбызны, туганнарыбызны, танышларыбызны алдаларга тырышабыз, аларга  төрле көлкеле вакыйгалар, хәлләр турында сөйлибез. Балалар өчен дә бу көнне без күңелле,  шатлыклы бәйрәм рәвешендә үткәрергә тырыштык. Балалар белән төрле ярышлар үткәрдек. Шулар  арасында иң күңеллесе – “Иң  көлкеле вакыйга” (сөйләү ),“Иң көлдергеч йөз” (рәсем ясау), “Иң  мөләем елмаю” (сурәтләү) кебек ярышлар булды. Бөтен биремнәрне дә балалар бик теләп үтәделәр, ә соңыннан баллы призлар алдылар.
 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:40

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International