Яңалыклар 2015


31.12.2015
2015 нче елгың 31 нче декабрендә Карахуҗа авыл җирлеге башлыгы В. В. Карасев Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты А. П. Черемновтан  инвалид Плохов Ильяга Яңа ел бүләге тапшырды.


31.12.2015
Яңа ел – тылсымлы бәйрәм, һәрберебез теләкләребезнең кабул ителүен, могҗиза көтә.
2015 нче елның 31 нче декабрендә Карахуҗа авылы мәдәният йортында авыл җирлеге кунаклары һәа авыл халкы өчен бәйрәм чарасы булып узды.

31.12.2015
Карахуҗа авылы мәдәният йортында 31 нче декабрьдә булачак Яңа ел бәйрәменә чыршы һәм зал бизәлгән.

30.12.2015
30 нчы декабрьдә Карахуҗа авылы китапханәсендә китапханәче Любовь Грачева һәм “Алсу җилкәннәр” кышкы мәктәп лагере тәрбиячесе Ольга Жесткова балалар өчен “Әкиятләр әйлән-бәйләне” исемле викторина уздырдылар.


28.12.2015
28 нче декабрьдә Карахуҗа авыл җирлеге башлыгы Карасев В. В. Югары Ослан муниципаль районы Советының VI утырышында катнашты.

24.12.2015
Тиздән, бик тиздән иң тылсымлы, иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе – Яңа ел якынлашып килә. Карахуҗа авылы китапханәсе мөдире  Любовь Грачева  “Яңа ел китап киштәсендә” дип исемләнгән күргәзмә әзерләде.

23.12.2015
Үзенең 90 еллык юбилеен Карахуҗа авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Пырихин Василий Максимович билгеләп узды. Юбилярны котларга Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Зиатдинов М. Г., Карахуҗа авылы җирлеге башлыгы Карасев В. В. һәм социаль ярдәм кәрсәтү бүлеге җитәкчесе Васильева Т. Н., Югары Ослан муниципаль районы ветераннар советы вәкиле Троицкая Р. С. килде.

фоторепортаж

22.12.2015
22 нче декабрьдә Карахуҗа авылы җирлеге башлыгы Карасев В. В. Татарстан Республикасы авыл җирлекләре башлыклары өчен булган программа буенча укуларда булып кайтты.

22.12.2015
22нче декабрьдә Карахуҗа авылы мәдәният йортында нәфис эш җитәкчесе Бочкова Г. Н. “Никольщина» дип аталган утырулар оештырды.

19.12.2015
19 нчы декабрьдә район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү тантанасы булып узды.  Карахуҗа авыл җирлеге ҖЧҖ АСК “Идел аръягы»ннан Александр Елхин, Андрей Кащеев, Владимир Емелин, Александр Кирин, Владимир Пруцков бүләкләнде.

19.12.2015
Престол бәйрәмен билгеләп үзу Карахуҗа авылы Изге Николай чиркәвендә 19 нчы декабрьдә башланып китте.

17.12.2015
17 нче декабрьдә Карахуҗа авылы китапханәсе  мөдире Любовь Грачева һәм Карахуҗа авылы мәдәният йорты мөдире Ирина Гумечук мәдәният йорты фасадын Яңа ел бәйрәме якынлашып килү уңаеннан бизәделәр. Кыш бабай белән Кар кызы китапханә һәм мәдәният йортына килүчеләрне каршы алалар.

17.12.2015
Карахуҗа авылы китапханәсендә китапханәче Любовь Грачева кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен “Яңа ел әкияте” исемле күргәзмә оештырды.

 

17.12.2015
Карахуҗа авыл җирлегендә Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек эшләре алып барыла.

15.12.2015
Карахуҗа авыл җирлегендә яңа ел курчак театрына әзерлек эшләре алып барыла. Саушина Татьяна мәдәният йорты мөдире Гумечук Иринага курчаклар өчен костюмнар тегәргә булышу теләге белдерде. .

15.12.2015
15 нче декабрьдә Карахуҗа авылы мәдәният йортында гитарада уйнауга өйрәнү дәресләре уза башлады. Карахуҗа авылыннан Алексеев Александр авыл яшьләрен гитарада уйнарга өйрәтүгә теләк белдерде. Әлеге фикер яшьләргә ошады һәм алар зур кызыксыну белән әлеге дәресләргә йөри башладылар

12.12.2015
12нче декабрьдә мәдәният хезмәткәрләре балачактан инвалид Яцут Алексей янына бардылар. Китапханәче һәм мәдәният йорты мөдире Алексейга һәм аның гаиләсенә сәламәтлек, озын гомер теләделәр.

12.12.2015
Халыкара инвалидлар декадасы кысаларында Карахуҗа авылы китапханәсендә китап укучылар җыелдылар. Китапханәче Любовь Грачёва “Йөрәгеңне яхшылыкка, киң күңеллелеккә юнәлт!” исемле әңгәмә уздырды. Шулай ук китапханәче безнең арада яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында да сөйләп узды. Әлеге чара барышында активистлар үзләренең ярдәм итәргә әзер булулары турында хәбәр иттеләр.

11.12.2015
11нче декабрьдә Карахуҗа авылы мәдәният йорты мөдире И. Гумечук МБГББУ “Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары белән Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре алып бара. Балалар залны бизәү өчен кар бөртекләре, гирляндалар, Яңа елга костюмнар өчен детальләр әзерләделәр.

09.12.2015
Карахуҗа авылы мәдәният йорты нәфис эш җитәкчесе Бочкова Г. Н. сәхнә сәнгате түгәрәге оештырды. Әлеге түгәрәккә 7, 8 нче сыйныф укучылары йөриләр.

09.12.2015
«Ана- бәхет. Ана – тормыш.” Әзеге лозунг белән Патрики авылы мәдәният йортында бәйрәм киче булып узды. Мәдәният йорты мөдире Лазарева В. А.  Әниләр һәм әбиләр өчен балалар белән зал бизәделәр, концерт әзерләделәр, күргәзмә оештырдылар.

08.12.2015
8 нче декабрьдә Карахуҗа авыл җирлегендә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Осянин С. В. җәмәгатьчелекне кабул итте. Карахуҗа авыл җирлегеннән өч кеше мөрәҗәгать итте.

04.12.2015
Карахуҗа авыл җирлегенең Карахуҗа авылында урам яктырту эшләре алып барыла. 

01.12.2015
1 нче декабрьдә Карахуҗа авыл җирлегендә җәмәгатьчелекне бердәм кабул итү көне уздырылды. Сәгать көндезне икедән дүрткә кадәр авыл җилеге башлыгы Карасев В.В. кабул итте.

30.11.2015
30нчы ноябрьдә МБГББУ “Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты һәм мәктәп ярминкәсе булып узды.

28.11.2015
Карахуҗа авыл җирлеге территориясендә җәмәгатьчелек дежур торулары оештырылды. Һәр шимбә көнендә Башкарма комитет, мәктәп хезмәткәрләре һәм яшүсмерләр әти-әниләре Карахуҗа авылы мәдәният йорты бинасында һәм авыл урамнарында дежур торалар.


27.11.2015
27нче ноярьдә Карахуҗа авыл җирлеге башлыгы Карасев В.В. район Советы депутатлары утырышында катнашты.

27.11.2015
27нче нябрьдә Карахуҗа авылы мәдәният йортында китапханә, мәктәп хезмәткәрләре белән берлектә көзге бәйрәмнәргә багышланган мероприятие булып узды.

19.11.2015
18нче ноябрьдә Россиядә рәсми төстә Кыш бабай туган көне билгеләп үтелә. Әлеге көндә Карахуҗа авыл китапханәсендә китапханәче Любовь Грачева балалар өчен “Туган көнең белән, Кыш бабай!” исемле мәгълүмати сәгать уздырды. 

16.11.2015
2015 нче елның 16 нчы ноябрендә Карахуҗа авыл җирлегенең Карахуҗа авылыннан Россия Федерациясенең армия сафларына хезмәт итәргә Плохов Дмитрий җибәрелде.

16.11.2015
“Үсемлекләр дөньясы» исемендәге танып белү уены.
Бүген мәктәбебездә биологиядән 6-8 нче сыйныф укучылары өчен танып белү уены булып узды. Әлеге “Үсемлекләр дөньясында” уены барышында   укучылар конкурсларда бик актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр.

14.11.2015
14нче ноябрьдә Карахуҗа авыл җирлеге Казан шәһәрендә уздырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.

12.11.2015
10-11нче ноябрьдә Карахуҗа авыл җирлегенең Карахуҗа авылында Беренче Май урамында суүтем юлын ремонтлау эшләре башкарылды.

11.11.2015
11нче ноябрьдә Карахуҗа авыл китапханәсендә металлдан эшләнгән ишек урнаштырылды. ҖЧҖ АСК “Идел аръягы” директоры Габбазов И. Г. , Карахуҗа авылы җирлеге башлыгы Карасев В. В. җирле ташчы Жестков Владимирга әлеге эштә ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез!

05.11.2015
5нче ноябрьдә Карахуҗа авылы китапханәчесе Любовь Грачева 5-6нчы сыйныф укучылары белән Карахуҗа балалар бакчасында булдылар. «Әкиятләр һәм тылсым дөньясында” исемле тамаша белән укучылар мәктәпкәчә яшьтәге балалар алдында чыгыш ясадылар. Тамашадан балалар бик канәгать калдылар.


03.11.2015
3нче ноябрьдә Карахуҗа авылы китапханәсендә “Сәнгать төне” исемендәге мәдәни белем бирү акциясе булып узды. Кичен сәгать биштә балалар әлеге әдәби чарага җыелдылар.
 

03.11.2015
Көз. Шәһәрләрдә көзге авыл хуҗалыклары ярминкәләре башланып китте. Югары Ослан муниципаль районыннан “Карахуҗа кызлары” вокал группасы һәм “Патрики егетләре” дуэты ярминкәдә актив катнаштылар. Музыкаль программалары белән шәһәр халкын сөендерделәр.
 

02.10.2015
Патрики авылында  кышкы салкыннар алдыннан авыл аркылы узучы чишмә юлы тирәнәйтелде. Әлеге эш Зөя һәм Октябрь урамнарын тоташтыручы күпергә язын эрегән сулар зыян китермәсен өчен башкарылды.
 
31.10.2015
31нче октябрьдә Карахуҗа авылы мәдәният йортында авыл яшьләре өчен Көзге бал бәйрәме булып узды.
 

25.10.2015
Патрики авылында урам яктыртылу сыйфатын тикшерү булып узды, 12 фонарь ремонтланды.
 

25.10.2015
2015нче елның 25нче октябрендә Карахуҗа авылыннан Россия Федерациясенең армия сафларына хезмәт итәргә Сергей Лазарев китте.
 

23.10.2015
2015нче елның 23нче октябрендә район “Яшьләр клубы” бинасында хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның әти-әниләре өчен “Хәрби хезмәткә чакырылучы көне” булып узды.
 



21.10.2015
Туган якның тылсымлы битләре.
“Укучының мәдәни көндәлеге” исемендәге мәдәни белем бирү проекты кысаларында 21нче октябрьдә МБГББУ “Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен Бердәм мәдәни дәрес уздырылды.
 

10.10.2015
атрики авылында Зөя урамын  өлешчә ремонтлау ҖЧҖ “ЭкоАвтоТрейд” көче белән башкарылды. Тракторчыга ярдәмгә пенсионерлар чыкты һәм кул материаллары белән аңа ярдәм күрсәттеләр.
 
08.10.2015
МБГМББУ “Карахуҗа балалар бакчасы” каршынданы коеда пожар гидранты урнаштырылды. Әлеге эш ҖЧҖ “Чыганак” көче белән башкарылды.
 

08.10.2015
2015нче елның 8нче октябрендә ҖЧҖ АСК “Идел аръягы” административ бинасында, Карахуҗа һәм Егидерево мәдәният йортларында газ белән җылыту тоташтырылды.
 
08.10.2015
2015нче елның 6нчы октябрендә МБМББУ “Карахуҗа балалар бакчасы”нда капиталь ремонттан соң газ белән җылыту тоташтырылды

07.10.2015
МБМББУ «Карахуҗа балалар бакчасы»нда киртә буяу эшләре тәмамланды. Әлеге эшне башкаруда балалар бакчасы, башкарма комитет, мәдәният, китапханә хезмәткәрләре һәм балаларның әти-әниләре, әбиләре ярдәмгә килде.
 

03.10.2015
Халыкара Өлкәннәр көнендә Карахуҗа авылы мәдәният йортында китапханә һәм мәктәп катнашында “Мәрхәмәтле, өлкән, яраткан кешебез!” исемле әдәби-музыкаль сәгать булып узды. Әлеге чара Карахуҗа авыл җирлеге башлыгы Карасев В. В.ның өлкәннәргә мөрәҗәгатеннән башланды. Владимир Васильевич өлкәнәргә корычтай нык сәламәтлек, уңышлар теләде. Мероприятие дәвамында “Карахуҗа кызлары” вокал группасы, “Патрики егетләре” дуэты башкаруында җырлар яңгырады. Шулай ук МБГББУ “Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары катнашында төрле шигырьләр, җырлар яңгырады.
 

02.10.2015
Патрики авылы Югары Ослан муниципаль районының иң кечкенә авылларыннан берсе санала. Шуңа карамастан авылда кибет, ФАП, мәдәният йорты, китапханә үзләренең эшләрен дәвам итәләр. Мәдәният йортында төрле темаларга әңгәмәләр, җыелышлар, дискотекалар уздырыла. Мәдәният йорты мөдире МБГББУ “Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары белән өлкәннәргә булышалар

02.10.2015
Карахуҗа авыл җирлегендә Өлкәннәр көненә багышланган концертка әзерләнү бара. “Карахуҗа кызлары” вокал группасы һәм “Патрики егетләре” дуэты репетицияләр уздыралар. 

26.09.2015
МБМББУ “Карахуҗа балалар бакчасы” территориясен тәртипкә китерү буенча эшләр дәвам итә.

26.09.2015
21нче сентябрьдә Карахуҗа авылында Бурдин Михаил Федорович һәм Любовь Ивановна үзләренең тормыш итә башлауларына 55 ел тулу юбилеен билгеләп үттеләр.

21.09.2015
МБМББУ “Карахуҗа балалар бакчасы”нда территорияне тәртипкә китерү буенча эшләр дәвам итә. Зиннәтуллин Р. Ф техникасы ярдәмендә балалар бакчасы каршындагы агачларның тамырлары алынды.

21.09.2015
Карахуҗа авыл җирлегенең Карахуҗа авылында спорт мәйданчыгын киртәләү эшләре тулысынча тәмамланды.

21.09.2015
17нче сентябрьдә Карахуҗа авылы мәдәният йортына Нижегородск өлкәсеннән цирк килде. Тамашага төрле яшьтәге балалар җыелдылар.

14.09.2015
13нче сентябрьдә Карахуҗа авыл җирлеге территориясендә Татарстан Республикасы Президентын һәм Карахуҗа авыл җирлеге Советы депутатларын сайлаулар булып узды.
 


07.09.2015
2015нче ел – Парклар һәм скверлар елы. Патрики авылы мәдәният хезмәткәрләре Лазарева Валентина һәм Алексеева Валентина республика программасы кысаларында актив катнашалар.
 

 
06.09.2015
Парклар һәм скверлар елы уңаеннан Патрики авылы китапханәсендә чәчәк үстерү темасына багышланган экологик чара уздырылды. Әлеге чарада катнашучылар чәчәк үстерү турында бик күп мәгълүмат алдылар.
 

05.09.2015
Парклар һәм скверлар елына 5нче сентябрьдә Карахуҗа авыл җирлегенең Карахуҗа авылында Башкарма комитет, мәдәният хезмәткәрләре, ҖЧҖ АСК “Идел аръягы” эшчеләре тарафыннан Җиңү паркын чистарту эшләре алып барылды.
 

03.09.2015
2нче сентябрьдә Патрики авылы мәдәният йорты мөдире Лазарева Валентина балалар һәм яшүсмерләр өчен “Балалар терроризмга каршы” исемле мәгълүмат сәгате уздырды. “Террорга – юк!” исемле балалар рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды.
 

01.09.2015
1нче сентябрьдә МБГББУ “Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә Белем көне булып узды. Бәйрәмдә Карахуҗа авыл җирлеге башлыгы Карасев В.В., район мәгариф бүлеге хезмәткәре Е. Ю. Мукаева, “Идел яңалыгы” газетасы баш редакторы Н.З.Муфталиев, ҖЧҖ АСК “Идел аръягы» хезмәткәре Т.Ф.Царева һәм Изге Николай чиркәве иерее П.А. Ермолаев катнашты.
 
 
01.09.2015
30нчы августта “Карахуҗа авыл җирлеге” муниципаль берләшмәсе Татарстан Республикасы көненә “Иҗтимагый-экономик үсештә ирешелгән уңышлары" өчен Диплом белән бүләкләнде.

22.08.2015
Карахуҗа авыл җирлегенең Карахуҗа авылында Беренче май һәм чиркәү каршындагы мәйданчыкны тоташтыручы юлны ремонтлау эшләре тәмамланды.
 
 
21.08.2015
20нчы августта Карахуҗа авыл җирлегендә Карахуҗа авылы мәдәният йорты янында халык җыелышы булып узды. Әлеге чарада иҗтимагый саклау бүлеге җитәкчесе Т.Н. Васильева катнашты. Т.Н. Васильева авыл халкын Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р. Н. Миңнехановның 2010 – 2015нче еллар аралыгында эш нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнар белән таныштырды.
 
 
21.08.2015
Карахуҗа авыл җирлегенең Карахуҗа авылында подряд оешма эшчеләре төзелүче балалар бакчасында стена буяу һәм бүлмәләрдә линолеум җәю эшләре башкаралар.
 
 
21.08.2015
Карахуҗа авылында Беренче май урамында юл ремонтлау эшләре башланды.
 
 
21.08.2015
Карахуҗаавылында ҖЧҖ АСК “Идел аръягы» фермасы янында бетоннан юл төзү эшләре дәвам итә.
 
 
16.08.2015
Карахуҗа авылы мәдәният йорты мөдире И. Гумечук рәсем ясау түгәрәге алып бара. Әлеге түгәрәк ярдәмендә балалар рәсем ясау күнекмәләре алалар.
 
16.08.2015
16нчы августта Патрики авылы мәдәният йорты мөдире Лазарева Валентина һәм китапханәче Алексеева Валентина мәктәп яшендәге балалар өчен гөмбә төрләренә багышланган чара уздырдылар.
 
14.08.2015
“Ватаным – Татарстан!”
Егидерево авылы мәдәният йорты белән җитәкчелек итүче Любовь Бугоркова башлангыч сыйныф укучылары өчен  “Ватаным – Татарстан!” исемле мәгълүмать сәгате уздырды. Әлеге чара Татарстан тарында шигырьләрдән башланды һәм Казан, Яшел Үзән шәһәрләненең истәлекле урыннары турында сөйләү белән дәвам итте.
 
 
08.08.2015
Карахуҗа авылында МБМББУ “Карахуҗа балалар бакчасы”нда эшләр дәвам итә.
 
 
08.08.2015
Карахуҗа авылында кибет бинасы алдындагы мәйданчык ҖЧҖ “ЭкоАвтоТрейд” көче белән тәртипкә китерелде.
 
 
08.08.2015
Карахуҗа авыл җирлеге территориясендә ҖЧҖ АСК “Идел аръягы”нда дәүләткә ашлык җибәрү эше башкарыла.
 
 
08.08.2015
Карахуҗа авыл җирлегенең Карахуҗа авылында ҖЧҖ АСК “Идел аръягы” фермасы янындагы юл төзү эшләре алып барыла.
 
 
07.08.2015
Подряд белән алынган эшчеләр спорт мәйданчыгын билгеләү эшләре алып бардылар.
 
 
07.08.2015
Карахуҗа авыл җирлегендә территорияне тәртипкә китерү буенча эшләр дәвам итә.
 
 
07.08.2015
Төзелүче МБМББУ “Карахуҗа балалар бакчасы” объекты эчендә подряд тәртибендә алынган эшчеләр бүлмәләргә бүленеш эшләре башкардылар.
 
 
07.08.2015
Карахуҗа авыл җирлегенең Карахуҗа авылына төшү юлын ремонтлау эшләре тәмамланды. Әлеге ремонт ААҖ “Татавтодор” көче белән башкарылды.
 
 
07.08.2015
Бүген Карахуҗа авыл җирлеге территориясендә ҖЧҖ АСК “Идел аръягы» кырларында Татарстан лидеры Р. Н. Миңнехановның Югары Ослан муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары һәм ҖЧҖ АСК «Идел аръягы» җитәкчелеге, хезмәт коллективы белән очрашуы булып узды.
 
 
07.08.2015
Карахуҗа авылында төзелүче спорт мәйданчыгын йомшак катлам белән ябу эшләре тәмамланды. 
 

03.08.2015
2 нче авгутта “Карахуҗа кызлары” вокал группасы һәм “Патрики егетләре” дуэты Печищи авылында концерт белән кунакта булдылар.
 

25.07.2015
Төзелеп килүче МБМББУ “Карахуҗа балалар бакчасы” бинасы янында пычрак сулар чокыры казу эшләре алып барылды.
 


25.07.2015
МБМББУ “Карахуҗа балалар бакчасы” бинасында су үтү юлын монтажлау эше алып барылды.
 
 
24.07.2015
Карахуҗа авыл җирлеге башлыгы Карасев В. В. якынлашып килүче сайлаулар уңаеннан, һәм агитацион материалны урнаштыру максатыннан ҖЧҖ АСК “Идел аръягы”ның машина-трактор паркында булды.
 

24.07.2015
24нче июльдә Карахуҗа авыл китапханәсендә кечкенә китап укучылар өчен “Мәрхәмәтле булсаң...” исемле әңгәмә уздырылды.  Китапханәче Любовь Грачева балалар белән кешенең иң мөһим сыйфатлары турында әңгәмә алып барды.
 

24.07.2015
МБГББУ «Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе” бинасы каршындагы юл ҖЧҖ “ЭкоАвтоТрейд” көче белән ремонтланды.
 

24.07.2015
Карахуҗа авылында МБГББУ “Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе” каршындагы юлны ремонтлау эше өчен асфальт кисеме кайтарылды.
 
 
24.07.2015
Карахуҗа авыл җирлеге Карахуҗа авылы юллары чабылган. Әлеге эш Югары Ослан авыл җирлегенең техникасы белән башкарылды.
 
 
24.07.2015
Карахуҗа авылына төшү юлыннан ҖЧҖ АСК “Идел аръягы” бинасына кадәр юл ремонтлау эше башкарылды.

10.07.2015
Карахуҗа авылыннан армия сафларына хезмәт итәргә Михаил Елхин кабул ителде. Михаил Воронеж шәһәрендә хезмәт итәчәк. Карахуҗа авыл җирлеге башлыгы Карасев В.В. егетнең лаеклы хезмәт итүен теләде.
 

10.07.2015
9нчы июльдә бергә тормыш итүләренең 55 еллык юбилей бәйрәмен Гущиннар гаиләсе билгеләп үтте. Алексей Семенович һәм Наталья Евдокимовнаны котларга районнан ЗАГС бүлеге җитәкчесе Кадырова Н. А., район газетасы корреспонденты Агеева Е. Һәм Карахуҗа авыл җирлеге башлыгы Карасев В.В. килде.
 
 
10.07.2015
Карахуҗа авыл җирлеге Карахуҗа авылында төзелә башлаган балалар бакчасының түбәсен ябу эшләре тәмамланланды.
 
 
07.07.2015
6нчы июньдә “Карахуҗа кызлары” вокал группасы һәм “Патрики егетләре” дуэты Югары Ослан авылында булып узган Иван Купала бәйрәмендә булдылар.
 

02.07.2015
Карахуҗа авыл җирлеге Карахуҗа авылында ветеринар пунктына үтү юлы тулысынча эшләнеп бетте.
 
 
02.07.2015
Карахуҗа авыл җирлегенең Карахуҗа авылында балалар бакчасы бинасының түбәсе тулысынча эшләнеп бетте.
 
 
02.07.2015
27нче июньдә Карахуҗа авыл җирлеге башлыгы Карасев В.В. Казан шәһәрендә булып узган республика форумы - праймеризда булып кайтты.
 

25.06.2015
Яңа төзелә торган МБМББУ "Карахуҗа балалар бакчасы"  бинасының түбәсен төзү эшенә керештеләр.
 
 
25.06.2015
Карахуҗа авыл җирлегендә Елга аръягы һәм Октябрь урамнарын тоташтыручы суүтем юлын төзекләндерү эшләре алып барылды.
 
 
25.06.2015
Карахуҗа авылы Октябрь урамындагы чүплек тулысынча юкка чыгарылды. Әлеге эш ҖЧҖ "ЭкоАвтоТрейд" көче белән алып барылды.
 

22.06.2015
2015нче елның 22нче июнендә Карахуҗа авыл җирлегендә 1941-1945нче елда Бөек Ватан сугышы башлануга багышланган чара булып узды. Әлеге мероприятиегә авыл халкы һәм мәктәп яны лагере балалары чакырылды.
 

18.06.2015
17нче июньдә Карахуҗа авыл җирлеге участогы буенча сайлау комиссияләре Кильдеево авылында уздырылган семинарда катнаштылар. Сайлаулар 2015нче елның 13нче сентябрендә уздырылачак.
 

17.06.2015
Карахуҗа авыл җирлегенең Карахуҗа авылында МБГББУ "Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе" янында спорт мәйданчыгын төзү өчен урын әзерләнде.
 

17.06.2015
17нче июньдә Карахуҗа авыл җирлегенең Карахуҗа авылында Октябрь урамында урнашкан йорт янында санкциясез чүплекне чыгару эшенә керештеләр. Әлеге эш ҖЧҖ "ЭкоАвтоТрейд" көче белән алып барыла.
 
 
17.06.2015
Карахуҗа авыл җирлегенең Карахуҗа авылында ветеринар пункты янындагы төзү эшләре тәмамланды.
 

17.06.2015
Кабат йолдыз якты яна
Карахуҗа авыл җирлегенең Карахуҗа авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәле янында кабат йолдыз формасында чәчәклек утыртылды.
 

17.06.2015
17нче июньдә Карахуҗа авыл җирлеге Башлыгы Карасев Владимир Васильевич үзенең 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Иртәннән үк дусларыннан, туганнарыннан, хезмәттәшләреннән котлау сүзләре яңгырый.
 
 
12.06.2015
11нче июньдә Карахуҗа авыл китапханәсендә Россия көненә багышланган "Без Россиядә яшибез" исемле тематик киштә эшләнде. Китапханәче Любовь Грачева балаларга Россия Федерациясе тарихы, дәүләт символлары турында сөйләде. Әлеге мәгълүматтан соң "Ватаныбыз - Россия" исемле әдәби - танып белү уены уздырылды. Балалар Россиянең дәүләт символлары турында яхшы белемнәрен күрсәттеләр, Ватан турында шигырьләр сөйләделәр, кроссвордлар чиштеләр. Чара ахырында балалар М. Матусовский сүзләренә язылган "Ватан нәрсәдән башлана?" исемле җыр җырладылар.
 
 
11.06.2015
10нчы июньдә Карахуҗа авылы китапханәчесе Любовь Грачева укучылар белән иң яхшы китап укучы - чәчәк үстерүче Людмила Посадскаяның чәчәк бакчасында булып кайттылар. Укучылар бакчадагы чәчәк патшалыгына һәм чәчәкләрнең матурлыгына, төрлелегенә сокландылар.
 

10.06.2015
Карахуҗа авыл җирлегенең Карахуҗа авылында балалар бакчасы төзү эшләре дәвам итә. Бинаның стена өлешен салу эше тәмамлануга бара.
 
 
10.06.2015
10нчы июньдә Патрики авылында халыкны су белән тәэмин итү мәсъәләсе буенча җыелыш булып узды. Авыл халкы тирән насос алырга һәм урнаштырырга карар кылды. 
 

03.06.2015
2нче июньдә Карахуҗа авыл җирлегенең Карахуҗа авылында ветеринар пункты бинасына суүтем юлы уздырылды.
 
 
03.06.2015
3нче июньдә Карахуҗа авыл җирлегенә ныгытылган Федераль трасса чүп-чардан чистартылды.
 
03.06.2015
"Наркотикларсыз тормыш" исемендәге республика акциясе кысаларында Карахуҗа авылы китапханәсендә китапханәче Любовь Грачева өлкән сыйныф укучылары өчен "Наркотиклар турында мифлар һәм чын дөреслек" исемле мәгълүмати сәгать уздырды.
 

02.06.2015
1нче июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Бу көнне Карахуҗа авыл китапханәсе балаларны  кабул итте. Китапханәче Любовь Грачева балаларга "Төрле төсле балачак" исемле концерт программасы әзерләде. Чара ахырында балаларга асфальтта төрле рәсемнәр ясарга тәкъдим ителде. Балалар рәхәтләнеп әкият геройларын һәм, әлбәттә, кояш символын ясадылар.
 

25.05.2015
23майда МБГББУ «Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә Соңгы кыңгырау бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды. Тантаналы линейканы мәктәп директоры Гаврилин А. Н. ачып җибәрде. Александр Николаевич мәктәпне тәмамлаучы укучыларны уку елы тәмамлану белән котлады. Шулай ук укучыларны котларга Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хәкимҗанов Л. С. дә килде.
 
 
24.05.2015
22нче майда Карахуҗа авыл китапханәсендә филиал белән җитәкчелек итүче Любовь Грачева беренче сыйныф укучылар өчен “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” исемле республика проекты кысаларында чара уздырды.
 

22.05.2015
Нәфис эш җитәкчесе Плохова А. К. укучылар белән МБГББУ “Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндәге музейда булдылар. Тарих укытучысы Вахренева К. К. балаларга борынгы эшләнмәләр, авылыбыз геройлары турында сөйләде. Балалар бик канәгать калдылар.
 

15.05.2015
14нче майда Карахуҗа авыл җирлегенең Карахуҗа авылы мәдәният йорты бинасында партия депутатларының сайлаучылар белән очрашуы булып узды.
 

08.05.2015
6нчы майда Карахуҗа авылы мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Концерт дәвамында сугыш барышында катнашкан тыл эшчеләренә “Карахуҗа кызлары” вокал группасы һәм “Патрики егетләре” дуэты, “Энергия” төркеме башкаруында котлаулар яңгырады.
 
 
07.05.2015
«Җиңү көне, данлыклы бул!”
Бөек Җиңү көне алдыннан Карахуҗа авылы китапханәсендә укучылар өчен «Җиңү көне, данлыклы бул!” исемендә күргәзмә оештырылды.  Күргәзмә берничә бүлеккә бүленгән.
 

27.04.2015
2015нче ел Әдәбият елы дип игълан ителде. Шул сәбәпле, Егидерево филиалы белән җитәкчелек итүче Любовь Бугоркова стенд әзерләде. Әлеге стендта рус һәм чит ил язучыларының биографияләре белән беррәттән иҗатлары турында да мәгълүмат бирелгән.

27.04.2015
Карахуҗа авылы мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәмгә тулы әзерлек алып барыла. “Карахуҗа кызлары” вокал группасы һәм “Яхшы егетләр” дуэты яңа җырлар өйрәнәләр.
 

27.04.2015
Игелекле эшләр кылу атналыгы кысаларында Карахуҗа авылы китапханәсендә китапханәче Любовь Грачева “Бер-береңне ишетү - изге фән” исемле чара уздырды. Очрашу вакытында укучылар  кешеләрнең үзара аралашу кагыйдәләре, очрашуның кеше тормышына йогынтысы турында сөйләштеләр.

27.04.2015
2015нче елның 27нче апреле – башлангыч мәктәпнең 4нче сыйныф укучылары өчен белем сыйфатын билгеләүнең соңгы этабы.
Апрельнең икенче өлеше 4 нче сыйныф укучылары өчен бик эчтәлекле вакытның берсе булды. Алар предметара эш башкардылар, “Балалар мәйданчыгы” исемле иҗади проект эше башкардылар.
 
 
23.04.2015
Җиңүнең 70 еллыгына багышлана...
2015 нче ел – истәлекле ел. Кешелек дөньясы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итә. Безнең илебез өчен әлеге дата аерым бер мәгънәгә ия. Бу – сугыш кырларында ятап калганнарның изге истәлеге.
 

23.04.2015
21 нче апрельдә Карахуҗа авылы мәдәният йортында нәфис эш җитәкчесе Альбина Плохова башлангыч һәм урта сыйныф укучылары өчен Радоницага багышланган мәгълүмати сәгать уздырды. Нәфис эш алып баручы балаларга бәйрәмнең гореф-гадәтләре турында, борынгы заманнардан ничек уздырылуы турында сөйләде. Мероприятие ахырында балалар хәрәкәтчән уеннар, конкурслар уздырдылар. Чарадан барысы да канәгать калдылар.
 

22.04.2015
Яхшы эшләр көне
20нче апрельдән 27нче апрельгә кадәр безнең мәктәптә “Яхшы эшләр атналыгы” уздырыла. Әлеге акциянең һәр көненең үз исеме һәм логотибы бар.
 

18.04.2015
11нче апрельдә МБГББУ “Югары Ослан урта мәктәбе”нең спорт залында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бадминтон буенча V район Спартакиадасы булып узды. Спартакиадада районның авыл җирлекләре командалары катнашты. Карахуҗа авыл җирлегеннән Царева Алёна һәм Кащеев Владимир катнашты. Царева Алёна беренче урынга лаек булды.
 
 
18.04.2015
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Карахуҗа авыл китапханәсендә китапханәче Любовь Грачева Карахуҗа авылында яшәүче тыл эшчеләре Гурина Клавдия Александровна һәм Гатилова Антонина Михайловна өйләрендә булды.
 

17.04.2015
Без – чисталык һәм тәртип өчен!
Чәршәмбе көнне уртанчы сыйныф укучылары хезмәт дәресләрендә мәктәп территориясен чистартырга һәм тәртипкә китерергә чыктылар.
 

17.04.2015
Юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк!
Бүген озайтылган көн төркеме белән юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә - уен үткәрелде.
 

17.04.2015
Үз белемнәреңне тикшер!
Дүшәмбе көнне безнең мәктәптән 4нче сыйныф укучылары мониторингта катнаштылар.
 

17.04.2015
Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышлана...
Бәйрәм алдыннан 6нчы сыйныф укучылары тарих укытусысы Ольга Жесткова белән “Бөек Җиңүнең 70- еллыгына багышлана...” дип аталган информацион стенд әзерләделәр.
 
 
17.04.2015
Китапханәдә кунакта
Бүген балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар китапханәгә кунакка килделәр.
 

17.04.2015
Татарча сөйләшәбез!
Чәршәмбе көнне безнең мәктәптән 6нчы сыйныф укучылары “Мин татарча сөйләшәм” республика акциясендә катнаштылар.
 
 
16.04.2015
16нчы апрельдә Карахуҗа авыл җирлеге Башкарма комитеты, мәдәният, балалар бакчасы һәм урта мәктәп хезмәткәрләре федераль трассаны чистарту эшендә катнаштылар.
 
 
18.04.2015
18нче апрельдә санитар-экологик ике айлык кысаларында Карахуҗа авыл җирлегендә шимбә өмәсе уздырылды.
 
 
16.04.2015
15нче апрельдә район үзәгендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары В. С. Тимиряев җитәкчелегендә гадәттән тыш вакыйгалар буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы булып узды. 
 

13.04.2015
11нче апрель - Халыкара фашист лагерьларындагы тоткыннар истәлеге көне. Шул сәбәпле, Патрики авылы китапханәсендә Нәби Дәүли  тормышына һәм иҗатына багышланган “Шәхес – легенда” исемле күргәзмә оештырылды.
 
13.04.2015
Җиңүгә 70 ел!
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 23нче номерлы филиал мөдире Любовь Бугоркова сугыш ветераннары турында “Аларның батырлыклары изге” исемле стенд әзерләде. Әлеге стендта Егидерево авылы ветераннары турында мәгълүмат бирелгән.
 
13.04.2015
«Парклар һәм скверлар елы»
Татарстан Республикасы Президенты указы белән 2015нче ел - Парклар һәм скверлар елы.
Шул сәбәпле, Егидерево авылы мәдәният йорты мөдире Любовь Бугоркова стенд әзерләде. Стендта каен һәм нарат үсентеләрен утырткан яшь авыл кешеләре фотографияләре бирелгән.
 
13.04.2015
Бөтендөнья Космонавтика көне алдыннан Карахуҗа авылы китапханәсендә китапханәче Любовь Грачева башлангыч сыйныф укучылары өчен “СССРның беренче космонавты” исемендә мәгълүмат сәгате уздырды. Китапханәче балаларны беренче космонавт – Ю. А. Гагарин белән таныштырды.
 
13.04.2015
11нче апрельдә Карахуҗа авылы китапханәчесе Любовь Грачева 4нче сыйныф укучылары өчен Пасха бәйрәменә багышланган “Якты бәйрәм” исемле әңгәмә уздырды.

07.04.2015
7нче апрельдә Карахуҗа авыл китапханәсендә китапханәче Любовь Грачева 5-7нче сыйныф укучылары өчен “Алмаз кебек күз” исемле күрүнең файдасы турында чара уздырды. 
 
 
07.04.2015
5нче апрельдә Карахуҗа мәдәният йортының нәфис эш алып баручысы Плохова А. К. “Энергия” группасы белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70-еллыгына багышланган концертка әзерләнү уңаеннан репетиция уздырды.
 
 
07.04.2015
Карахуҗа авылы мәдәният йортында нәфис эш алып баручысы Плохова А.К. Карахуҗа авыл егетләре һәм кызлары өчен “Таллы якшәмбе” исемле мәгълүмат сәгате уздырды. 
 
07.04.2015
7нче апрельдә Карахуҗа авылы мәдәният йортының нәфис эш алы баручысы Альбина Плохова Благовещение бәйрәменә багышланган мәгълүмат сәгате уздырды.
 
 

04.04.2015
Карахуҗа авыл җирлеге Карахуҗа авылында көнкүреш калдыкларын чыгару буенча җирле халык белән килешүләр төзү эшләре дәвам итә. Мисал өчен, узган атнада 16 җирле урындагы яшәүче белән килешү төзелде.
 
 
04.04.2015
Карахуҗа авыл җирлегендә 1нче апрельдән яңа МУП җитәкчесе  Власова Валентина Юрьевна эшкә билгеләнде.
 
 
01.04.2015
Карахуҗа авылы китапханәсендә Халыкара кошлар көненә багышлангын 5-7нче сыйныф укучылары өчен чара булып узды. Китапханәче Любовь Грачева балаларга “Сойкалар, миләш, урман чыпчыклары безгә очып килделәр” исемле әдәби танып белү чарасы әзерләде.
 
 
01.04.2015
1нче апрельдә Карахуҗа авылы мәдәният йорты мөдире Альбина Плохова “Энергия” группасы белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына бегышланган чарага репетиция уздырды.
 

30.03.2015
28нче мартта Карахуҗа авылы мәдәният йорты мөдире А. Плохова 20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр “Җир сәгате” исемле Халыкара акция уздырды. Экологик ситуацияне яхшырту яхшырту проблемасы буенча әңгәмә уздырылды. Яшьләр өчен өстәл уеннары уздырылды.
 

25.03.2015
Патрики авылы мәдәният йорты мөдире В. Лазарева “Ветеран истәлекләре”, “Балалар күзлегенннән дөнья” һәм “Мәгълүматлар” исемле стендлар әзерләде.
 
 
23.03.2015
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан 21нче марта Карахуҗа авыл җирлеге мәдәнияте хезмәткәрләре Любовь Бугоркова, Любовь Грачева, Альбина Плохова тыл эшчеләре Шилина Елена Ивановна һәм Гурьянова Александра Николаевна янына бардылар.
 

23.03.2015
23нче мартта Карахуҗа авыл китапханәсендә 4-7нче сыйныф укучылары өчен “Китап могҗизалары лабиринты” исемле табышмаклар сәгате булып узды. Китапханәче Любовь Грачева балаларга кызыклы табышмаклар, биремнәр әзерләде.
Әлеге чарадан балалар яхшы кәеф алдылар.
 
23.03.2015
23нче мартта Карахуҗа авылы мәдәният йортының нәфис эш җитәкчесе Альбина Плохова “Энергия” группасы белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм концертына әзерлек эшләрен башлап җибәрделәр.
 
20.03.2015
20нчы марта Карахуҗа авылы китапханәчесе Любовь Грачева һәм мәдәният йорты нәфис эш җитәкчесе Альбина Плохова, Егидерево авылы мәдәният йорты мөдире Любовь Бугоркова мәктәп укучылары белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Пырихин Василий Максимовичка “Шәфкатьлелек» операциясе белән бардылар.

20.03.2015
20нче мартта Карахуҗа авылы китапханәсендә китапханәче Любовь Грачева 4-9нчы сыйныф укучылары өчен “Авыр сугыш юлларыннан авылдашлар узганнар” исемле тирихи мероприятие уздырды. Чара барышында китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы елларында Карахуҗа авыл җирлегенә ничә авыл керүе турында мәгълүмат җиткерде, шулай ук сугыш турында шигырьләр укыды.
 

10.03.2015
2015нче елның 7нче мартында ҖЧҖ “АСК Идел аръягы”нда  2014нче елга нәтиҗә ясау чарасы булып узды. Әлеге чарада Югары Ослан муниципаль районы башлыгы  М.Г.Зиатдинов, «Ак Барс» ХК вәкилләре һәм Карахуҗа авыл җирлеге башлыгы В.В.Карасев катнашты.  Алдынгы эшчеләр кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
 

10.03.2015
8нче март көнне Патрики авылы мәдәният йорты мөдире В. Лазарева әниләргә һәм әбиләргә багышланган концерт оештырды. Балалар шигырь сөйләделәр һәм җырлар җырладылар. Барлык катнашучыларга төрле конкурслар, викториналар, шахмат ярышлары һәм бильярд уздырылы. Бәйрәм яшьләр өчен дискотека белән тәмамланды.
 

07.03.2015
7нче мартта Карахуҗа авылы җирлеге башлыгы В.В. Карасев Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап тыл эшчеләренә юбилей медальләре тапшырды.
 
 
07.03.2015
6нчы мартта Карахуҗа авылы мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап юбилей медальләре тапшыру тантанасы булып узды. Ветераннарны Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Л.С. Хакимзянов котлады.
 

05.03.2015
4нче мартта Карахуҗа авылы җирлеге ҖЧҖ АСК “Идел аръягы” базасында “Язгы кыр эшләренә әзерлек” темасы буенча “Ак Барс холдинг компаниясе” генераль директоры Егоров И. М. җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы, хезмәт күрсәтүче предприятияләр җитәкчеләре, департамент белгечләре семинар-киңәшмәсе булып узды. 
 

27.02.2015
20нче февральдә Югары Ослан Үзәк китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70еллыгына багышланган “Җирдә тынычлык өчен!” исемле республика күләм шигырь сөйләүчеләр конкурсы булып узды.  Карахуҗа авыл җирлегеннән МБГББУ “Карахуҗа урта гомуми белм бирү мәктәбе”нең 4нче сыйныф укучысы Грачев Кирилл катнашты. Кирилл рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
 
 
27.02.2015
Патрики авылы мәдәният йортында авыл халкы өчен “Кышны озату” чарасы уздырылды. Программа барышында балалар шигырьләр һәм җырлар белән чыгыш ясадылар. Төрле уеннар, конкурслар уздырылды. Барлык теләүчеләр дә чанада, чаңгыда шудылар, коймак, пироглар белән чәй эчтеләр.
 
 
26.02.2015
ААҖ АСК “Идел аръягы” Карахуҗа авылында агрофирма төзүчеләре көче белән механик мастерской төзекләндерү эшләре алып барыла.
 
26.02.2015
ҖЧҖ АСК “Идел аръягы” базасында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинар – киңәшмә уздырылу уңаеннан Карахуҗа авылы мәдәният йортында ремонт эшләре алып барыла.  Эшләр Чувашия республикасы төзү бригадасы көче белән алып барыла.
 

26.02.2015
Карахуҗа авыл җирлегендә төзелгән ветеринар пунктында санитар техника урнаштырылган.
 

15.02.2015
14нче февральдә Изге Вәли көнендә Карахуҗа авылы китапханәсендә китапханәче Любовь Грачева башлангыч һәм урта сыйныф укучылары өчен осталык сәгате уздырды.
 
 
15.02.2015
15нче февральдә поляк язучысы Ян Ларриның тууына 115 ел туу уңаеннан Карахуҗа авылы китапханәсендә “Ян Ларриның тормыш юлы һәм иҗаты” исемле әңгәмә уздырылды. Китапханәче Любовь Грачева балаларны язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды.
 
11.02.2015
11нче февральдә Карахуҗа авыл җирлегендә Югары Ослан авыл җирлеге транспорты көче белән Егидерево, Карахуҗа, Патрики авылларында юллар кардан чистартылды.

11.02.20105
Патрики авылы китапханәсендә яшь герой – антифашист истәлегенә “Партизан балачак” исемле китап күргәзмәсе эшләнгән.  Күргәзмә безгә яшь кыз һәм малайларның Бөек Ватан сугышы елларында батырлыклары турында сөйли. Теләүчеләр күргәзмәне килеп карый алалар.

11.02.2015
10нчы февральдә Карахуҗа авылы китапханәсендә китапханәче Любовь Грачева башлангыч сыйныф укучылары өчен рус шагыйре А. С. Пушкинны искә алу көненә багышланган “А. С. Пушкин – бөек рус шагыйре” исемле чара уздырды. Чара барышында китапханәче балаларны шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты блән таныштырды.
 

07.02.2015
6нчы февральдә Карахуҗа авыл җирлеге башлыгы Карасев В. В. һәм район Советы депутаты Бочков А. М. Югары Ослан муниципаль районы Советының илле бишенче утырышында катнаштылар.
 
 
07.02.2015
7нче февральдә ветеринар пункт бинасы төзелде, төзүчеләр эчке җайланмаларны урнаштыру эшенә керештеләр.
 
 
05.02.2015
5 нче февральдә Карахуҗа авыл җирлегенең Карахуҗа авылында ААҖ “Татавтадор”  көче белән юллар кардан чистартылды.
 

31.01.2015
2015нче елның 31нче гыйнварында Карахуҗа авыл җирлегендә Кукмара районы шәхси эшмәкәр “Шәрипов” төзү оешмасы ветеринар пунктын төзү эшенә кереште.
 

31.01.2015
30нчы гыйнварда Карахуҗа авыл җирлегенең Карахуҗа авылының мәдәният йортында гражданнар җыены булып узды. Җыенда сиксәннән артык кеше катнашты. Эш барышында Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Зиатдинов М.Г., Югары Ослан районы прокуроры Егоров И. В. һәм район учрежденияләре җитәкчеләре катнашты.
 

23.01.2015
2015нче елның 22нче гыйнварында Карахуҗа авыл җирлегендә яңа төзелә башлаган ветеринар пунктына грунт чәчү эшләре алып барылды. 
 
 
23.01.2015
2015нче елның 21нче гыйнварында Карахуҗа авыл җирлегендә төзелә башлаган ветеринар пунктына грунт алып кайтылды.
 

23.01.2015
22нче гыйнварда Карахуҗа авыл җирлегендә иминлек компаниясе хезмәткәрләре белән медицина полислары алыштыру эшләре алып барылды.

21.01.2015
2015нче елның 21нче гыйнварында Карахуҗа авылы Башкарма комитеты һәм китапханә хезмәткәрләре төзелә башлаган ветеринар пункты территориясен кардан чистарту эшендә катнаштылар.
 

20.01.2015
Изге Качману алдыннан Карахуҗа авыл җирлегендә Карахуҗа авылы Изге Николай чиркәве иерее теләү уздырды һәм үзәк чишмәдә су аруландыру эшләре уздырды. Безнең авыл җирлегеннән генә түгел, ә башка авыллардан да качманган су алырга чишмәгә килделәр.
 

16.01.2015
Карахуҗа авыл китапханәсендә язучы һәм дипломат А. С. Грибоедовка багышланган “А. С. Грибоедов китап битләре буйлап” исемле киштә эшләнгән. А. С. Грибоедовның тууына 2015нче елның 15нче гыйнварында 220 ел була. Барлык теләүчеләр А. С. Грибоедовның танылган “Горе от ума” комедиясе белән таныша алалар.
 
 
15.01.2015
Менә инде ничә ел рәттән традиция буенча Карахуҗа мәдәният йортында пенсионерлар өчен Иске Яңа ел уздырыла.
Быел да традицияләргә тугры калып, 14нче гыйнварда Карахуҗа авылы җирлегенең китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре “Иске Яңа ел форсатыннан халыкны җыейк әле!” конкурс чарасы уздырдылар. Кунакларны Иске Яңа ел бәйрәме белән котлап Карахуҗа авылы мәдәният йорты нәфис эш җитәкчесе Альбина Плохова чараны ачып җибәрде. Котлау сүзләре белән шулай ук Карахуҗа авыл җирлеге башлыгы Карасев В. В. чыгыш ясады. Кичә барышында бик күп төрле конкурслар булып узды, такмаклар, җырлар тыңланды.
 

13.01.2015
“Кышкы бизәкләр”
Кыш – иң матур ел фасылларыннан берсе, ул үзенең матурлыгы белән безне һәр көн саен шатландыра.
4нче гыйнварда Егидерево филиалы белән җитәкчелек итүче Любовь Бугоркова башлангыч сыйныф укучылары өчен “Кышкы бизәкләр” исемле рәсемнәр конкурсы уздырды. Балалар өчен шулай ук уеннар, “Кышкы мозаика” исемендә викторина үткәрелде.
 

13.01.2015
“Яңа ел сәяхәте”
31нче декабрьдә Егидерево филиалы белән җитәкчелек итүче Любовь Бугоркова “Яңа ел сәяхәте” дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырды.Төрле конкурсларда катнашу бәйрәм кунакларына яхшы кәеф өстәде, бәйрәм чарасыннан бик канәгать калдылар.
 
 
13.01.2015
Әлеге шигырь белән балалар өчен Яңа ел бәйрәмен сәнгать җитәкчесе Альбина Плохова ачып җибәрде. Ул балаларга бәйрәм белән бәйләнешле кызыклы мәгълүмат җиткерде. Бәйрәм барышында балалар төрле конкурсларда бик теләп катнаштылар, аларга аеруча Кыш бабай һәм Кар кызы, Емеля, Аю, Бүре, Петрушка һәм башка әкият геройларының катнашуы бик ошады. Бәйрәмнән балалар бик канәгать калдылар.
 
 
13.01.2015
5нче гыйнварда Карахуҗа авылы китапханәчесе Любовь Грачева башлангыч сыйныф укучылары өчен кыш ел фасылы турында укулар уздырды. Иң элек китапханәче балаларны “Яңа ел белән!” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды, аннан соң кыш ел фасылы турында шигырьләр, хикәяләр язган язучылар белән таныштырып узды.

12.01.2015
9нчы гыйнварда Карахуҗа авыл җирлегенең китапханә һәм мәәният хезмәткәрләре балалар өчен саф һавада “Кышкы күңел ачулар” дип исемләнгән уеннар оештырдылар. Любовь Грачева балаларга кышкы уеннар турында сөйләде, элек әби-бабайларның нинди уеннар уйнауларын хәбәр итте.
Әлеге чараның максаты – балаларны рус халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру һәм аларга мәхәббәт тәрбияләү.

11.01.2015
7нче гыйнварда Егидерево филиалы белән җитәкчелек итүче Любовь Бугоркова мәктәп укучылары өчен танып белү сәгате уздырды. Христианнарда зур һәм бөек бәйрәмнәрнең берсе  Раштуа бәйрәме санала. Балалар әлеге чара барышында нинди илләрдә нинди бүләкләр бирү турында  мәгълүмат алдылар.

06.01.2015
6-7нче гыйнвар төнендә Карахуҗа һәм Егидерево авыллары чиркәүләрендә Раштуа бәйрәменә теләүләр булып узды.

 

 

 

06.01.2015
6нчы гыйнварда Карахуҗа балалары Карахуҗа авылы мәдәният йорты мөдире Мария Коткова һәм Карахуҗа авылы китапханәчесе Любовь Грачева белән берлектә Югары Ослан мәдәният йортында булып узган «Снежная Королева» театр тамашасына бардылар. Балаларга Яшьләр музыка театры “Созвездие – Йолдызлык” артистларының чыгышы бик ошады.

 

 

 

 

06.01.2015
6нчы гыйварда Карахуҗа авылы җирлегенә юл киңәйтү максаты белән трактор бирелде. Эш барышында Карахуҗа, Патрики, Егидерево авылларында юллар киңәйтелде.

 

 

05.01.2015
6нчы гыйнварда Карахуҗа авылы китапханәчесе Любовь Грачева башлангыч сыйныф укучылары өчен иҗат сәгате уздырды. Балалар рәхәтләнеп кыш темасына караган рәсемнәр ясадылар. Барлык рәсемнәр дә “Тылсымлы кыш” дип исемләнгән рәсемнәр күргәзмәсендә урнаштырылды.
 

04.01.2015
4-5нче гыйнварда башкарма комитет һәм мәдәният хезмәткәрләре ҖЧҖ АСК “Идел аръягы»на терлекчелек комплексын буяу эшләрендә ярдәм иттеләр.

 

 

 

 

 

03.01.2015
3-4нч гыйнварда Карахуҗа авылы яшьләре һәм Карахуҗа авылы чиркәве иерее белән берлектә Крещения Господне бәйрәменә коену өчен бәке ясалды. Барлык теләүчеләрне 19нчы гыйнварда чакырып калабыз!

 

 

03.01.2015
3нче гыйнварда Карахуҗа авылы мәдәният йортында Карахуҗа авылы китапханәсе белән берлектә балалар өчен Яңа ел бәйрәменә репетицияләр булып узды. Бәйрәм чарасы 5нче гыйнварда булачак. Барлык теләүчеләрне Яңа елга чакырып калабыз.

 

 

03.01.2015
3нче гыйнварда Карахуҗа авылы китапханәсе үзенең укучыларын каршы алды. Әлеге эштә китапханәчегә Убырлы карчык бик теләп ярдәм итте. Чын китапханәче укучысы булу өчен балаларга гадәти булмаган сынаулар узарга туры килде. Балалар сынауларда бик теләп катнаштылар һәм канәгать калдылар.

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:41

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International