30.12.2015
Яңа ел белән!
Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары 28нче декабрь көнне Яңа елны каршылау бәйрәмендә булды. Бәйрәмгә укучылар матур итеп бизәнеп, төрле әкияти образлар костюмнарында күңел ачты, чөнки Кыш бабай һәм Кар кызы аларны әкият дөньясына сәяхәткә алып китте: Тычканнар,Төлке, Куян, Кар бөртекләре, Мушкетерлар, Пиратлар да, хәтта Песиләр, Әби белән Бабай, Акбай белән Шалкан да биеде бу бәйрәмдә. Әкияттәге тылсымлы Фея чыршы әйләнәсендә биеп, бәйрәмгә килгән балаларга төрле төстәге шарлар бүләк итте. Куркыныч Баба Яга үзенең ярдәмчеләре белән мәкерле планнарын кулланып бәйрәмне боза алмады, балаларның зирәклеге күңелле бәйрәм тамашасын коткарды. Бәйрәм хөрмәтенә оештырылган барлык бәйгеләргә йомгак ясалды, бәйге җиңүчеләренә грамота һәм бүләкләр тапшырылды. Шулай итеп,Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм педагоглар коллективы ата-аналар белән бергә 2015нче елны күңелле итеп озатты һәм Яңа 2016нчы елны сәламләде. Хуш киләсең, Яңа ел!
25.12.2015
Һөнәр сайлау- мөһим эш.
25нче декабрь көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары бик кызыклы очрашуда булды. Оештыручысы: 9нчы сыйныф җитәкчесе Фәридә Зарипова. Бу чара “Һөнәр сайлау- мөһим эш” циклыннан, максаты: укучыларны төрле һөнәр ияләре белән таныштырып һөнәр сайлауда булышу. Бүгенге көндә дөньяда 40 меңнән артык һөнәр исәпләнә. Кайсы һөнәрне сайларга? Ничек күңелеңә хуш килердәй һөнәрне табарга? Укучылар башта әлеге темага презентация карады, аннан соң хезмәт ветераны, тирә-якта танылган ветеринар Ильяс Шагиевны тыңладылар. Бу абый – балаларга бик таныш, тыйнак кеше һәм алтын куллы врач 50 ел элек институтны тәмамлап, күп еллар буе ветеринар хезмәтен яратып башкарган. Ильяс абый - ветеринарлар династиясеннән, аларның ике улы да ветеринар, үз хезмәте турында матур итеп укучыларга сөйләде, сорауларына җавап бирде.
.jpg)
22.12.2015
Яңа елга бүләккә – Яңа ел чыршысы.
22нче декабрь көнне Введенка Бистәсе балалар бакчасында тәрбияче Светлана Батманова балалар белән Яңа ел бәйрәменә бүләкләр бәйгесе оештырды. Балалар үз куллары белән Яңа елга якыннарына бүләк әзерләргә өйрәнде. Һәр бала картоннан чыршы фигурасы әзерләде, аннан соң шул чыршыларны һәркем тырышып бизәде. Бәйгедә тапшырылган һәр чыршы үзенчә матур. Балалар бу матур бүләкләрне тиздән бәйрәм белән котлап якыннарына тапшырачак.Үз кулларың белән әзерләгән бүләк – иң кадерлесе!
.jpg)
22.12.2015
Мәрхәмәтле булыйк!
22нче декабрь көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Бөтенроссия интернет-дәресендә булдылар. Инглиз теле укытучысы Әлфия Бегомутдинова оештырган бу чара миһербанлык - кешелек җәмгыятендә физик мөмкинчелекләре чикләнгән, колагы ишетми яки күзе күрми торган кешеләргә карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү максатыннан корылган.Укучылар каралган видеоролик эчтәлеге буенча фикер алышты, бүгенге җәмгыятьтә кешеләрнең инвалидларга карата мөнәсәбәтендә килеп чыккан проблемаларны чишү юлларын эзләделәр. Бер-беребезгә игътибарлы булу, мохтаҗ кешеләргә кирәк вакытта ярдәм кулы сузу – һәркем булдыра ала торган гамәлләр. Игътибарлы булыйк!
22.12.2015
22нче декабрь көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә иң күп китап укучы балаларны тәбрикләү тантанасы булды.Узып баручы 2015нче ел – Россиядә Әдәбият елы дип игълан ителгән иде, шул уңайдан авыл китапханәсендә хезмәт итүче китапханәче Елена Суханова Әдәбият елы нәтиҗәләренә йомгак ясады. Укучылар арасында иң актив китап сөючеләр – башлангыч сыйныф укучылары. Китапларны иң күп укучылар: 1нче сыйныф укучысы Фаляхов Кәрим, 2нчеләрдән Алиева Муслима, Каршиев Исламбек, Баратов Аскар и һәи Авраменко Максим, ә 6нчы сыйныфтан Борзенко Анастасия китапханә грамоталары һәм матур китаплар белән бүләкләнде. Елена Анатольевна укучыларны кышкы каникул көннәрендә китапханәдә оештырылачак чараларда катнашырга чакырды.
.jpg)
21.12.2015
Яңа ел чыршысын бизәделәр.
21нче декабрь көнне Введенка Бистәсе балалар бакчасында нәниләр Яңа ел бәйрәменә чыршы бизәде.Оештыручы - тәрбияче Светлана Батманова бу күңелле эшне күмәк эшләгәндә матур нәтиҗәгә ирешеп булуын аңлату максатыннан барлык балаларны катнаштырды. Чыршыны да алар үз куллары белән ясалган уенчыклар элеп бизәде. Һәр бала үзе әзерләгән уенчыкны бәйрәм чыршысында күреп шатланды. Бәйрәмгә килгән әти-әниләргә дә үзләре ясаган уенчыклар белән бизәлгән чыршыны күрсәтер балалар.
.jpg)
18.12.2015
Тәҗрибә туплыйлар
Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2нче сыйныфы укучылары быел беренче тапкыр инглиз теленнән контроль эш үтәде. Әлегә кадәр балалар чит тел өйрәнүгә ияләшү чорында укыды, мәгълүм булганча, бу чорда укучыларның белемнәрен тикшерү эшләре каралмаган. Инглиз теле укытучысы Әлфия Бегомутдинова укучыларга яхшы кәеф булдырырга тырышты, дәрес эшлекле атмосферада узды. Укучылар тикшерү эшенә җитди әзерләнгән, контроль эшнең уңай нәтиҗәләре укучыларның материалны яхшы үзләштерелүен күрсәтте.
.jpg)
17.12.2015
16нчы декабрь көнне Казанда беренче тапкыр Татарстанның яшь җитәкчеләре һәм яшь укытучылар форумы булды. Форумда Татарстанның фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов катнашында бүгенге белем бирү өлкәсендәге мөһим проблемааларны чишү юллары каралды. Бу форумда Введенка Бистәсе төп гому ми белем бирү мәктәбе директоры Лилия Морозенкова һәм шулай ук, Югары Ослан муниципаль районының башка мәктәпләреннән яшь укытучылар катнашты. Республика форумы яшь укытучыларның педагогия өлкәсендә актив эшчәнлеге мәйданчыгына әверелде.
17.12.2015
Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары барысы өчен дә яраткан бәйрәм - Яңа елны каршылау мәшәкатьләре белән мәшгуль. Чыршы бәйрәменә һәр сыйныф берәр газета, я булмаса плакат әзерләп бәйгедә катнашырга тиеш. Яңа ел бәйрәме якынлашкан саен укучыларның активлыгы үсә бара, чөнки 22нче декабрьгә кадәр эшләрне жюри карамагына тапшырырга кирәк. Укучылар арасында иң активлары – башлангыч сыйныфлар, үз эшләрен инде башкарырга да өлгергән.
.jpg)
15.12.2015
Тиздән Яңа ел!
15нче декабрь көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары линейкада узган атнага йомгак ясады һәм эшләнәчәк эшләр турында сөйләштеләр. Оештыручы-педагог Әлфия Бегомутдинова укучыларга иң күңелле бәйрәм - Яңа елны каршы алуга әзерлек эшләрен, һәр сыйныф укучыларына конкрет биремнәрне җиткерде. Балалар 28нче декабрь көнне авыл клубында мәктәпнең 1-9нчы сыйныф укучылары катнашында булачак чыршы бәйрәме бәйгеләренә әзерлекне башлап җибәрде: һәр сыйныф укучылары класс бүлмәсен бәйрәмчә бизәргә тиеш, иң яхшы бизәлгән сыйныф бүлмәсе өчен бүләкне аласылары килә аларның.
.jpg)
15.12.2015
Конкурс ПДД. Бәйге : юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме?
15нче декабрь көнне Введенка Бистәсе балалар бакчасында бәйге булды. Җитәкчесе: тәрбияче Мария Титкова. Чараның максаты: юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, рәсемгә төшерү күнекмәләрен камилләштерү, актив позиция тәрбияләү.Башта балалар юл йөрү кагыйдәләрен кабатлады, бәйгенең тәртибе белән таныштылар. Һәр бала үзе сайлаган сюжетны сайлап эшкә кереште. Балалар бик тырышып эшләде һәм нәтиҗәне күреп шатландылар алар.Иң яхшы рәсемнәрне район бәйгесенә җибәрәчәкләр.
14.12.2015
Яшел суган үстерәләр.
14нче декабрь көнне Введенка Бистәсе авылы балалар бакчасында нәниләр үз хезмәтләренең нәтиҗәсен күреп шатландылар: өч атна элек тәрбияче апалары Светлана Батманова белән бергәләп тәрәзә төбендә савытларга утырткан һәм көн саен балалар су сипкән суганнар, ниһаять, зур үсеп җиткән. Беренче уңышны ашка турап салгач, ризык бигрәк тә тәмле икән! Үзең эшләгән эштән алган уңыш бигрәк тә кадерле! Балалар тәрәзә төбендә тагын яшел суган үстерергә булдылар.
13.12.2015
Мәктәптә ата-аналар җыелышы
13нче декабрь көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның ата-аналары җыелды. Җыелышның максаты: мәктәп укучыларының һәм ата-аналар коллективын көн үзәгендә торган проблемаларны чишүдә берләштерү, мәктәпнең яңа форматта эшләү режимын яхшырту, һәрьяклап балалар иминлеген булдыру. Башлангыч сыйныф укытучысы Мария Титкова ата-аналарга яңа форматта сыйныф сәгате оештыру буенча мастер-класс күрсәтте, ата-аналар һәм укытучылар белән рольле уен оештырды. Мәктәп директоры Лилия Морозенкова үз чыгышында мәктәп режимындагы үзгәрешләр белән таныштырды, мәктәптән кайтканда , көн кыска булганлыктан, караңгыда укучыларның юл йөрү иминлеге турында сөйләде. Оештыручы-педагог Әлфия Бегомутдинова ата-аналар белән фикер алышу өчен якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмен оештыру планын тәкъдим итте. Җыелышта мәктәп администрациясе ата-аналарга каникул вакытында балалар иминлеге өчен җаваплы булулары турында искә төшерде.
.jpg)
07.12.2015
СПИДка каршы көрәш көне
Бүген, 7нче декабрь көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә 5-9нчы сыйныф укучылары берләштерелгән сыйныф сәгатендә булды. Чараның максаты: 1нче декабрь – халыкара СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан укучыларга ВИЧ вирусы турында һәм авыруга каршы тору юллары хакында тулы мәгълүмат җиткерү, һәр кешенең үз сәламәтлеген саклау мөмкинчелегеннән файдаланырга тиешлекне аңлату. Тарих һәм җәмәгать белеме Марина Маркелова әлеге темага багышланган презентация һәм кыскаметражлы фильм күрсәтте, укучылар белән әңгәмә оештырды
.jpg)
05.12.2015
Мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары район җирлегендә кирәк.
5нче декабрь көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Зарипов Искәндәр быел район мәктәпләрен тәмамлаучы 9,11нче сыйныф укучылары төркемендә Югары Ослан районы мәдәният йортында район Башлыгы Марат Зиатдинов белән очрашуда булды. Очрашуда чыгарылыш укучылары бүгенге белгечлекләр арасында хезмәт базарында иң таләп ителгән һәм район җирлегендә кирәк булган белгечлекләр турында күп мәгълүмат алдылар.Казан шәһәренең югары һәм урта махсус уку йортлары вәкилләре булачак студентларны үзләрендә әзерләнүче белгечлекләр белән кызыксындырды. Район Башлыгы Марат Зиатдинов укучыларның төпле белемле белгечләр булып үз районыбызга кайтуларын теләде, район администрациясе аларны, һичшиксез, эш урыннары белән тәэмин итәчәк.
.jpg)
05.12.2015
Чаңгыда йөрү сезоны башланды.
5нче декабрь көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары беренче тапкыр чаңгыда йөрергә чыкты. Оештыручы - «Чаңгылы туризм» түгәрәге җитәкчесе Мария Титкова. Чараның максаты: укучыларның чаңгы спорты белән шөгыльләнүгә әзерлекне барлау, спортның бу төре белән кызыксындыру. Укучыларның күбесенә ата-аналары яңа пар чаңгы сатып алган, аларның чаңгы спорты белән шөгыльләнергә теләкләре зурдан, үзләре дә яхшы физик формада.Беренче очрашудан түгәрәк җитәкчесе һәм спорт сөючеләр бик канәгать!

05.12.2015
балалар бакчасында сәламәтлек саклау чарасы.
5нче декабрь – шимбә көн, бакчада балалар юклыктан файдаланып, Введенка Бистәсе балалар бакчасы мөдире Лилия Морозенкова бакчада дезинфекция оештырды. Максаты: бинада балалар сәламәтлегенә янаучы, төрле авырулар тудыручы микробларны юк итү, балалар килгәнче бинаны чистарту.Кыш көне, бигрәк тә хәзерге дымлы, салкын һавада төрле авырулар тудыручы микроблар күбәя, бик тиз үрчи башлый, бу очракта кварцлы лампа ярдәмгә килә. Балалар бакчасы хезмәткәрләре планлаштырылган эшләрне җиренә җиткереп үтәде, администрация башкарылган эшкә кәнәгать булды.Балалар сәламәтлеге – тормыштагы иң кыйммәтле һәм әһәмиятле фактор.
04.12.2015
3нче декабрь – Салих Сәйдәшев туган көн. 3 декабря – день рождения Салих Сәйдәшев.
“Нәкъ Тукайча синең, нәкъ Тукайча
Иҗаттагы нигез ташларың:
“Халык – зур ул, дәртле, моңлы, көчле...”
Дигән сүзне эштә расладың.
4нче декабрь көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә 5-9нчы сыйныф укучыларының берләштерелгән сыйныф сәгате булды. Башта укучылар 9нчы сыйныф укучысы Зарипов Искәндәрне тыңладылар, ул татарча сөйләгән мәгълүмат буенча 7нче сыйныф укучысы Фаляхов Артур викторина уздырды.Викторина сорауларына иң күп дөрес җавапны 8нче сыйныф укучысы Мишагина Регина әйтеп бирде.Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Зарипова укучыларга композитор турында презентация тәкъдим итте. Презентациядә үзләре сурәтен күреп, укучылар композиторның музеенда йөргән мизгелләрен искә алып шатландылар. Соңыннан бирелгән мәгълүматлар буенча укучылар рус телендә фикер алыштылар, композиторның иң танылган әсәре - “Совет Армиясе маршы”н сокланып тыңладылар, һәм күңелне рәхәтләндерүче вальсын тыңлап ял иттеләр.
03.12.2015
3нче декабрь көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Марина Маркелова Югары Ослан урта мәктәбендә оештырылган башлангыч сыйныф укытучыларының зональ семинарында булды. Семинарның темасы: “Укытучының һөнәри үсешен һәм белем бирү сыйфатын күтәрү факторы буларак укытуда инновацион педагогик технологияләр куллану.” Район укытучылары башлангыч сыйныфларда тәҗрибәле укытучылар әзерләгән заманча технологияләр кулланган дәрес фрагментлары карады, “түгәрәк өстәл” артында фикер алыштылар.
.jpg)
01.12.2015
1нче декабрь көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары линейкасында оештыручы Әлфия Бегомутдинова укучыларны бу атнада башланган “Инвалидлар декада”сында оештырылачак чаралар планы белән таныштырды. Чараларның максаты – укучыларда кешелек җәмгыяте әгъзаларына карата игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү, физик мөмкинчелекләре чикләүле булган кешеләргә мәрхәмәтле булырга өйрәтү. Укучылар Введенка Бистәсе мәктәбендә укучы кыз Павлова Ангелинага бүләккә рәсемнәр әзерләде, аның белән уйнарлык уеннар сайлап куйдылар.
.jpg)
30.11.2015
Халыкара Сүзлек көне.
30нчы ноябрь көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә берләштерелгән сыйныф сәгате булды. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Валентина Тяганова 5-9 нчы сыйныф укучыларына Халыкара Сүзлек көне турында сөйләде. Укытучы үзенең шәхси тупланмасындагы сүзлекләр күргәзмәсе белән таныштырды. 6нчы сыйныф укучысы Анастасия Борзенко сүзлекләр тарихы турында чыгыш ясады. Укучылар Бөек рус теленең иң беренче аңлатмалы сүзлеген төзүче Владимир Даль турында презентация карадылар, сүзлекләрнең кеше тормышында әһәмияте турында фикер алыштылар.Чараның азагында Валентина Викторовна оештырган “Табу” дип аталган уенда катнаштып, үзләренең сүз байлыкларын сынап карадылар.
.jpg)
28.11.2015
Яшь дзюдочылар үсә!
28нче ноябрь көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү укучылары Казан шәһәрендәге Гимнастика үзәгендә булды. Оештыручы - мәктәптә дзюдо түгәрәге алып баручы тренер Игорь Ащеулов. Чараның максаты: укучыларда спорт белән шөгыльләнү теләген ныгыту, яшь спортчыларны дзюдо спортына багышлау. Укучылар алдында танылган спортчылар чыгыш ясады, оештыручылар аларны дзюдо тарихы белән таныштырды. Яшь спортсменнар оста спортчылар чыгышына сокландылар, бер ел буе дзюдо түгәрәгендә шөгыльләнсәләр дә, бу өлкәдә үзләренең әле нәтиҗәлелекнең иң беренче катында булуларын күрделәр. Укучыларның теләкләре зур, дзюдо белән шөгыльләнүгә мөнәсәбәтләре уңай, остазлары Игорь Ащеулов бик тәлапчән, димәк, теләкләре дә тормышка ашыр.
.jpg)
25.11.2015
Көч сынашу.
Бүген, 25нче ноябрь көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә Иннополис шәһәре мәктәбе укучылары белән очрашу булды. Мәктәпнең физкультура укытучысы Рамис Миначев яшь спортчыларга “Күңелле стартлар” исемле спорт ярышы әзерләгән. Иннополис шәһәре мәктәбенең 2-4нче сыйныф укучылары командасы “Молния”нең капитаны Лев Иванов. Команда җитәкчесе - физкультура укытучысы Михаил Сапожников һәм башлангыч сыйныф укытучысы Ольга Мельникова укучыларына көч-куәт биреп торды.Введенка Бистәсе мәктәбе укучылары командасы “Гром”ның капитаны –Амина Титкова. Спортчылар берсеннән- берсе катлаулы һәм күңелле ун эстафетада бик җитди көч сынашты, исәп:5:5. Иң соңгы ярыш - “Паровоз” гына Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе командасына җиңү китерде. Һәр команда спортчылары бик канәгать калды, чөнки көчле команда белән ярышуы да күңелле һәм киләсе очрашуга кадәр кайсы күнекмәләрне яхшыртасы барлыгы да ачыкланды.
.jpg)
12.11.2015
Хоккей матчында булдылар
10нчы ноябрь көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларын сыйныф җитәкчеләре Марат Нуруллин һәм Валентина Тяганова Казандагы "ТАТНЕФТЬ АРЕНА" исемле спорт сараена хоккей матчы карарга алып барды. Боз сараенда Татарстанның “Ак барс” хоккей командасы һәм Башкорстаннан “Салават Юлаев” исемендәге хоккей командасы очрашты. Укучылар юлда “Ак барс” командасы уенчыларының исемнәрен искә төшерделәр, яраткан спортчылары турында сөйләшеп бардылар. Менә матч башланды. Спорт сараендагы тамашачылар шау-гөр килеп уенны күзәтте.Уен кызганнан кыза барды. Матч “Ак барс” командасының җиңүе белән тәмамланды, шуңа күрә укучылар шактый арысалар да, уеннан бик канәгать булып калдылар.
.jpg)
10.11.2015
Боз өстендә сак булыгыз!
Көннәр суытты. Елга өсте боз белән капланды. Елга янында яшәүче балалар моңа бик шат, чөнки аларны тимераяклары көтә, шома боз өсте ялтырап балаларны кызыктыра. 10нчы ноябрь көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә организатор Әлфия Бегомутдинова башлангыч сыйныф укучылары белән әңгәмә оештырды. Куркынычсызлык айлыгы рамкаларында уздырылган бу чара укучыларга боз өстендә сак уйнарга кирәклекне, кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеген җиткерде. Укучылар "Боз өстендә сак булам" дип исемләнгән бәйгегә рәсем ясадылар.
.jpg)
04.11.2015
Халыклар бердәмлеге көне
4нче ноябрь- Халыклар бердәмлеге көне. Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары бу бәйрәм турында нәрсә белә? Мәктәп укучыларының дәресләрдән соң ялын оештыручы педагог Әлфия Бегомутдинова оештырган чара да бәйрәм турында мәгълүматлар белән таныштыру максатына юнәлтелгән иде. Үзара аралашуны сагынып өлгергән укучылар “халык”, “милләт”, “халыклар дуслыгы”, “халыклар бердәмлеге” төшенчәләре белән таныш, әлбәттә. Бүген мәктәптә генә дә татар, рус, үзбәк, таҗик милләтеннән булган укучы балалар үзара дуслашып яши һәм барысы да Туган ил тынычлыгы турында хыяллана. Укучылар ясаган рәсемнәр дә, алар яратып җырлаган җырлар да шул турыда бит!
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpeg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)




.jpg)


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:42