30.12.2015
Яңа ел чыршысын ачу
Яңа ел бәйрәм чаралары дәвам итә. Бүген мәдәният йортында яңа ел чыршысын ачу бәрәме булды. Зур төркем балалары актив катнашты. Бәрәм бик күңелле булды.
.jpg)
26.12.2015
26нчы декабрь көнне, Шеланга урта мәктәбе базасында, Шеланга авыл җирлеге башлыгы призына мини-футбол турниры узды. Анда 4 команда катнашты :Куралово һәм Шеланга авыллары яшьләре һәм мәктәп балалары. Нәтиҗәдә: беренче урынны- Шеланга яшьләре яулады, икенче урын- Куралово яшьләре, өченче урынны -мәктәп балалары алды.


25.12.2015
Без булмасак кем?
Безнең районда «Ут бүләк ит» дигән акция үткәрелә. Максаты, Бахчисарай районында яшәүче халыкларга булышу. Куралово балалар баучасында эшләүче хезмәттәшләр читә калмадылар, балавыз шәмнәр җибәрделәр.

25.12.2015
Балалар шатлыгына чик юк…
Бүген МБДОУ «Куралово балалар бакчасы» урта төркем балалары «Әкият патышалыгы» буйлап яңа ел сәяхәтенә бардылар. Бәйрәм дә әкият геройлары күп булды. Балалар әкият персонажларына кызыксынып карап утырдылар. Әммә үз әти - әниләрен танымадылар. Әкият персонажлары белән бергә рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр шигырьләр сөйләделәр.
Шулай ук бәйрәмгә «Безнең белән оч» төркеменнән хөрмәтле кунаклар килгән иде. Алар балаларга яңа ел символы уенчыгы бүләк ителәр.
Ата-аналар район җитәкчеләренә, балалар бакча мөдиренә, тәрбиячеләргә хөрмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар.
Коллектив бүгенге кунакларга зур рәхмәт белдерде.
25.12.2015
Игътибарлы, сак булсак иде!
Бүген Вахит мәктәбендә гадәттән тыш чараларны булдырмау максатыннан укучыларга әңгәмә уздырылды. Аны ОБЖ укытучысы Халиков К.Х. уткәрде. Тиздән Яңа ел бәйрәме, каникуллар. Укучылар янгыннан саклану чаралары турында бик күп мәгълүмат алдылар. Шулай ук пиротехник матдәләрнең кеше тормышына нинди куркыныч янаганы турында да сөйләштеләр.
24.12.2015
Яңа ел якынлаша, бар кешеләр дә бәйрәмне каршыларга җыена. 24нче декабрь көнне Куралово авылында чыршы сату оештырылды. Никольский авылының урман хуҗалыгы хезмәткәрләре бәйрәм чыршыларын 250 сумнан тәкъдим иттеләр. Тиз арада чыршылар сатылып бетте.
24.12.2015
Бәйрәм атмосферасы
Нава торышы анамаль булуга карамастан , коллектив бәйрәмгә әзерләнү дәвам итә. Ата- аналар да читә калмадылар.
.jpg)

24.12.2015
Яңа ел открыткасы
Яңа ел - үзенчәлекле бәйрәм. Бүген Татьяна Гудихина балалар белән яңа ел открыткалары ясадылар.


21.12.2015
Соңгы вакытта мәдәният һәм гореф-гадәтләргә артык кызыксыну үсте. Халык бәйрәмнәрендә күп буыннар тәҗрибәсе, аларның холкы, темпераменты, хисләре һәм гореф-гадәтләре,бөтен көнкүреш тормыш рәвеше тупланган. Биш елдан артык Рус.Борнаш авыл китапханәсендә үзенең эшен фольклор клубы “Сударушка” алып бара.Клубның төркеменә өлкән буын кешеләре керә. Папилова Валентина һәм Киселевич Антонина Казанда узган Бөтенроссия фольклор бәйрәме “Кузьминки” да катнаштылар. 16нчы декабрь көнне Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать Университетыннан килгән студентлар алдында чыгыш ясадылар. Кунаклар зур кызыксыну белән тынладылар.Студентлар белән элемтә алга таба да дәвам итер.
20.12.2015
Агачлар һәм куаклыклар кар белән ябынгач,кышкы табигать тагында купшырак булла.Тәрбияче Ольга Дунаева балаларга кышлаучы кошлар турында сөйләде. Кошлар арасында матурлыгы белән карабүрек беренче урын ала. Карабүрек белән якын танышканнан соң балалар рәсем төшерделәр.
20.12.2015
Көн сорауы
Куралово балалар бакчасында ата-ана җыелышлары үте. Балалар бакча мөдире Ирина Владимировна ата-аналар каршында чыгыш ясады. 2016 елда балалар баксасына түләм хакы үзгәрә.Түләм хакы күтәреленүне ата-аналар төшенчә белән каршы алдылар.
19.12.2015
Кыш Бабай остаханәсе.
Рус Борнаш авылы мәдәният йортында Яңа елга әзерлек эшләре башланды. .Мәдәният йорты мөдире Наталья Гудихина яшьләр белән бергә залны бизи башладылар. Башлангыч сыйныф укучылары чыршы уенчыклары һәм кар бөртекләре ясыйлар. Китапханәче Татьяна Гайнутдинова белән берлектә Яңа елга сценарий төзедәләр. Кыш бабай роленә ата-аналарны җәлеп итергә булдылар. Яңа елга биюләр, җырлар өйрәнү балаларга зур ләззәт тудыра.
19.12.2015
Иң могҗизалы һәм шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе –Яңа ел. Һәркайда бәйрәмгә әзерлек бара. Куралово авылы мәдәният йортында да мондый әзерләү бар куәткә бара. “Уңган куллар” түгәрәгенә йөрүче балалар үз куллары белән уенчыклар ясыйлар, тәрәзә һәм залны бизиләр, шулай ук чыршы бәйрәменә репетиция үткәрәләр.
18.12.2015
Тәрбияче Татьяна Гудихина балалар белән кар белән капланган агачлар күреп керделәр. Озак та уйламыча пластилин һәм мамык ярдәмендә “Кышкы агачлар” ясарга булдылар.


12.12.2015
Илнең төп законы
12нче декабрь көнне Куралово мәдәният йортында Россия Конституциясе көненә багышланган мәгълүмат сәгате узды. Чыгыш барышында мәдәният йорты мөдире Светлана Куркова Конституциянең тарихы, структурасы белән таныштырды. Шулай ук “Илнең төп законы” дип исемләнгән презентация карадылар. Интеллектуаль уенда катнаштылар.
11.12.2015
11 нче декабрьдә Куралово авыл җирлеге башлыгы Коткова Л.И. Куралово мәктәбе укытучылары һәм техник хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде. Очрашу вакытында Лидия Ивановна Татарстан Республикасының прокуроры Нафиков И.С. язган хаты белән таныштырды. Хатта сүз терактны кисәтү һәм өстәмә чаралар күрү турында бара иде. Укыту процессы барышында барлык керү ишекләре ябылырга, постта дежур утырырга, мәктәп бинасын һәм әйләнә-тирә территорияне көн дәвамында хуҗалык мөдире тикшерергә тиеш . Авыл җирлеге башлыгы тагын бер тапкыр искә төшерде, балалар учрежденияләрендә уяулыкны югалтмаска һәм тиешле чараларны күрергә, диде.
10.12.2015
Бүген Куралово балалар бакчасында тәрбияче Ольга Дунаева һәм музыка җитәкче Тамара Ясинская мероприятия үткәрделәр. Балалар төрле уеннар уйнадылар, кызыклы эстафеталар да катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле булды.
.jpg)
.jpg)
10.12.2015
10нчы декабрьдә Куралово авыл җирлеге башлыгы Коткова Лидия мәдәният хезмәткәрләре белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә вакытында Лидия Ивановна Татарстан Республикасының прокуроры Нафиков И.С. язган хаты белән таныштырды.
Хатта сүз терактны кисәтү һәм өстәмә чаралар күрү турында бара иде.
09.12.2015
Без коррупциягә каршы
Халыкара коррупциягә каршы билгеләп үтелә торган көрәш көне- - 9нчы декабрь. Әлеге вакыйга кысаларында, 9 декабрьдә, сәгать 11.30 Куралово мәдәният йортында яшүсмерләр өчен ""Без коррупциягә каршы"дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында мәдәният йорты мөдире Светлана Куркова коррупциянең килеп чыгышы,сәбәпләре, аны оештыру формалары һәм төрләре белән таныштырды. Ахырдан мәктәп укучылары флешмоб күрсәттеләр.
.jpg)
08.12.2015
Бүген, олы төркем тәрбиячесе Ольга Дунаева балаларга әкият укыганнан соң, әңгәмә оештырды.Тәрбияче балаларга күп төрле сораулар бирде. Әгәрдә сез шундый чәчәк тапсагыз нинди теләк теләр идегез? Балалар чын күңелдән үз теләкләрен сөләп бирделәр.
.jpg)
07.12.2015
Скоморошинка" балалар шоу конкурсы.
Рус Борнаш авыл йөрты мөдире Наталья Гудихина балалар өчен халык уеннары һәм "Скоморошинка" уены үткәрде.
Максат: гореф-гадәтләргә, халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту, җитезлек һәм тизлекне үстерү! Традицион рус уеннары, күңелле бәйрәм - иң яхшы җәлеп итү чарасы.
Балалар хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Катнашкан өчен барысына да татлы призлар бүләк иттеләр.

05.12.2015
Йөрәктән йөрәккә
Инвалидлар көне - үзенчәлекле көн. Инвалидлар декадасы кысаларында, 5 декабрьдә, Куралово авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре авылда "йөрәктән йөрәккә"дип исемләнгән чын бәйрәм оештырдылар. Чарага чакырылган балалар үзләренең аналары белән килделәр- бу Зязин Саша, Галимова Эвелина, Иванов Денис, Николаев Артур. Башта барлык балаларны авыл китапханәсе каршы алды, анда алар өчен әкият викторина үткәрелде һәм курчак спектакле "Куян йөрты"күрсәтелде. Балалар курчакларны кызыксынып күзәттеләр , ә спектакльдән соң үзләрен актерлар ролендә сынап карадылар . Аннары балалар һәм әти-әниләр мәдәният йортына узды,анда алар өчен спорт эстафеталары әзерләгәннәр иде. Балалар зур азарт һәм тырышлык белән һәр эстафетада катнаштылар. Программа тәмамлангач, торт һәм конфетлар белән чәй эчтеләр, шулай ук һәр балага истәлеккә йомшак уенчыклар бүләк иттеләр.
.jpg)
04.12.2015
Һәр ел вакыты үзенчә матур. Кыш җитүе балаларны шатландыра. Кышын, саф һавада йөрү вакыт үткәрү генә түгел - бу сәламәтлек ныгыту да.
03.12.2015
Бүген Куралово балалар бакчасында Салих Сайдашевның 115 елыгына багышланган мероприятие булды. Гузаиля Корнева балаларны Салих Сайдашевның биографиясе белән таныштырды.
03.12.2015
3 декабрь - халыкара инвалидлар көне. Бүген, Ольга Дунаева балаларга «Үзенчәлекле кешеләр» - спортчылар турында сөйләде. Балалар игътибар белән тыңладылар.
03.12.2015
Юля Баранова бәдрәф бүлмәсендә рәсем төшерде. Хәзер бәдрәф бүлмәсендә балаларны сихри диңгез геройлары каршы ала.
.jpg)
02.12.2015
Бүген Мария Бузунеева һәм Максим Ширяев ата аналар исеменнән балаларга уенчыклар бәләк иттеләр. Балалар уенчыкларны бик ошаттылар. Ә, тәрбиячеләр ата аналарга бик зур рәхмәт белдерәләр.
.jpg)
01.12.2015
1нче декабрь көнне Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көне. Бу көнне бөтен Россия буйлап “Кызыл тасма акциясе” булып уза.Куралово мәктәбенең укучылары да читтә калмады, алар да үз мәктәпләрендә бу акцияне оештырдылар һәм үткәрделәр. Иртән укытучыларга һәм укучыларга кызыл тасма тараттылар.Өлкән сыйныф укучылары өчен “ СПИД нәрсә ул һәм ул ничек беленә һәм кешедән кешегә ничек үтә?” исемле сыйныфтан тыш чара уздырылды.Әңгәмә барышында укучылар ВИЧ һәм СПИД турындагы белемнәрен күрсәттеләр. Чара азагында укучылар виктарина сорауларына ныклы ышаныч белән җавап бирделәр.
Көн барышында Волонтёрлар Отряды Куралово авылындагы төрле оешмаларга бардылар һәм бу коточкыч авыру белән таныштырдылар һәм көрәш билгесе итеп кызыл тасмалар тараттылар.

01.12.2015
1нче декабрь көнне Куралово авыл җирлеге башлыгы Лидия Коткова берлектә мәдәният хезмәткәрләре Любовь Дряхлова һәм Светлана Куркова белән инвалидлар декадасын уздыру буенча кинәшмә уздырды. Кинәшмәдә Лидия Агеева да катнашты. 3нче декабрь көнне 1-2 группада булучыларга, инвалид балаларга өйләренә барырга булдылар. 10нчы декабрь көнне Свияжск утрауна барырга планлаштырдылар.

01.12.2015
1нче декабрь көнне Куралово авыл җирлеге башлыгы Лидия Коткова төрле сораулар белән 3 кешене кабул итте.
1. Сергей Арутюнов - җирне рәсмиләштерү буенча.
2. Лидия Агеева – инвалидлар декадасын уздыру буенча.
3. Габдрахманов Рамиль – документлар җыю һәм эшкә урнашу буенча.
Бар сораулар кабул итү вакытында уңай хәл ителде.
30.11.2015
30нчы ноябрь көнне Куралово авыл җирлеге башлыгы Лидия Коткова авылнын иң олы яшәүчесе Габдрахманова Зәйтүнә Гариф кызын “Әниләр көне” белән котлады. Хәзерге вакытта Зәйтүнә апа Югары Ослан авылында кызы тәрбиясендә яши.

30.11.2015
30 ноябрь көнне Куралово авыл җирлеге башлыгы Лидия Коткова Рус Борнаш авылында салымнар буенча гражданнарны кабул итте. Григорьева Т., Куприянова В., Папилова В. мөрәҗәгать иттеләр.Бар сорауларга уңай җавап алдылар.
27.11.2015
Бүген Куралово балалар бакчасында әниләр көненә багышланган концерт булды. Әниләр, әбиләр конкурсларда актив катнаштылар. Музыка җитәкчесе Тамара Ясинская “Балаларны саклагыз” җыры белән бәрәмне тәмалады. Бәйрәм бик күңелле булды.
27.11.2015
Гүзәл сүзнең берсе - Әни. Йомшак йөрәкле, ягымлы, ачык йозле, тугырыклы кешеләрнең берсе- ул әни. Якшәмбе бар дөнья да Әниләр көнең үткәрә. Тәрбияче Татьяна Власова балалар белән әниләр өчен бүләкләр ясадылар. Әниләргә бүләкләр бик ошады.
.jpg)
26.11.2015
Менә көз бетеп килә. Ләкин тиздән әниләр көне. Ольга Дунаева и Татьяна Гудихина балалар белән тәбрикләү открыткасы ясадылар.
26.11.2015
Бөтендөнья әниләр көне алдыннан, әниләргә бүләк әзерләү гадәткә кеде.Тәрбияче Евгенией Афанасьевой балалар белән матур чәчәкләр ясадылар.Бүләкләр искиткеч матур булды.
26.11.2015
26нчы ноябрь көнне Куралово авыл җирлеге бухгалтеры Жаркова С.В. һәм авыл җирлегенең башлыгы Коткова Л.И. 2016нчы елга авыл җирлегенен проект бюджеты өстендә эшләделәр.Тагын бер кат төзекләндәрү буенча бюджет бүлеген конкретлаштырдылар.
23.11.2015
Бүген, тәрбияче Ольга Дунаева балаларга тәҗрибә күрсәтте.Алар кәгазьнең ныклыгын тикшерделәр . Балалар тәҗрибә аша кәгазь нык һәм нык түгеллеген ачыкладылар.
.jpg)
21.11.2015
Бүген Изабелла Салаева балалар бакчасына иң матур күлмәген киеп килде.Чөнки бүген Изабелланың туган көне. Изабелла балаларга таратырга күчтәнәчләр алып килде. Туган көн бик күңелле булды. Балалар уйнадылар,җырладылар.
20.11.2015
Куралово балалар бакчасында аналар көненә әзерлек бара. Балалар аналар өчен бүләкләр, җырлар,шигерьләр әзерлиләр.
20.11.2015
Куралово балалар бакчасында тәрбияче Ольга Дунаева уен аша балаларга именлек кагыйдәләрен өйрәтте.
20.11.2015
Кичә 19 ноябрьдә Макыл балалар бакчасында балалар именлегенә багышланган семенар үтте. Татьяна Власова семенарда актив катнашты. Ул доклад белән чыгыш ясады.
20.11.2015
Авыл җирлеге хисапчысы Снежана Жаркова киләсе елның 1нче ярты еллыгына авыл җирлеге башкарма комитетына, мәдәният йөртына матбугат басмаларын яздырды. Җыенысы 9159 сум булды.
20.11.2015
20нче ноябрьгә Куралово авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Шипшова халыкка 25тән артык документлар биргән(справкалар, характеристикалар һәм башка документлар).
19.11.2015
19нчы ноябрь көнне Куралово авыл китапханәсендә сугышта үлеп калган
14.11.2015
Куралово авыл җирлеге мәдәният йөртында клуб берләшмәсе эшли. “Оста куллар” түгәрәгенә йөрүче балалар табигый материалдан төрле вак-төяк ясау белән шөгыльләнәләр. Укучулар ,күптән түгел генә , көзге яфраклардан апликация ясадылар. Иң яхшы эшләрне күргәзмәгә куйдылар.
.jpg)
13.11.2015
9нчы декабрь көнне ришвәтчелеккә каршы Халыкара көне билгеләп үтеләчәк.13 ноябрьдә Куралово авыл җирлеге башлыгы Коткова Лидия, мәдәният йөрты хезмәткәрләре белән берлектә чара үткәрү планын төзеделәр.
13.11.2015
13 нче ноябрь көнне Куралово авыл җирлеге мәдәният йөрты эшчәләре көзге өмәгә чыктылар. Алар парк янын көзге коелган яфраклардан чистартылар .
13.11.2015
13 нче ноябрь көнне Куралово авыл җирлеге башлыгы Коткова Лидия халыктан салым түләү буенча булган сораулар белән, гражданнарны кабул итте. Проблемалы үтенеч белән 17 кеше мөрәҗәгать итте.
06.11.2015
Мин Татарстан гражданины
Татарстан Республикасының Көнституция көне унаеннан Куралово мәдәният йөртында балалар өчен викторина уены узды.Уенда биш бүлек: Татарстанның әдәбияты һәм сәнгате, география, милли гореф-гадәтләр, Республика Символы, минем район. Һәр бүлек 13 сораудан тора. Дөрес җавапка жетон бирелде. Уен ахырында “Иң яхшы Татарстанны белүче “дип, Жемкова Анна(12 очко), Лужаев Вадим(8 очко) һәм Попов Дмитрий(7 очко) игълан ителде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)

.jpg)
.jpg)
.jpg)
03.10.2015
3нче октябрь көнне Куралово авыл җирлеге мәдәният йөртында Сергей Есенинның тууына 120 еллыгына багышланган әдәби кичә үтте. Мәдәният йөрты җитәкчесе Светлана Куркова шагырнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды. Кичәнең ахырында укучылар Сергей Есенинның шигырьләрен сөйләделәр.
.jpg)
03.10.2015
Казан шәһәрендә ярминкәләр дәвам итә. 3нче октябрь көнне Куралово авыл җирлеге үзенең продукциясен сатарга алып барды. Суган, кишер, кәбестәне халык яратып ала. Авылда яшәүче- Агеева Лидия, үзенең үстергән яшелчәләре белән шәһәр халкын куандырып тора
.jpg)

.jpg)



.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)

.jpg)
.jpg)
.jpg)
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:44