31.12.2015
Бәхет кошы
Печищи Мәдәният йортының сәхнәсендә 5-9 нчы сыйныф укучылары һәм әти- әниләре өчен “Бәхет кошы” дигән тамаша булды: патша кушуы буенча ,Иванга- патша улына тиз генә өйләнергә кирәк.Әтисе тәкъдим иткән кызлар аңа ошамаган, хатынны үзе эзләргә керешә.Ул “Бәхет кошы”- Василиса була, ләкин аны сихердән коткарырга кирәк, әкиятнең уңай геройлары аңа ярдәм итәләр.Ул әтисе кушканн ы үти, һәм Кыш бабай белән Кар кызына кунакка киләләр.Бергә чыршы тирәли әйләнеп җырлар җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр.Бәйрәмдә костюмнар конкурсында –Борисов Денис белән Гиниатулова Гүзәл җиңеп чыкты.Лотореяда төп бүләк- балалар шампан шәрабы иде. Аны 8 нче сыйныф укучысы- Мысик Виктория отты.Бәйрәмдә мәктәбебезнең кунагы- Панферов Владик та әнисе белән килгән иде. Бәйрәм кәефе 2016 нчы елда ла сакланып калыр дип ышанабыз.



25.12.2015
25 нче декабрьдә Печищи мәктәбендә 6 нчы сыйныфта инглиз теленнән ачык дәрес булды, аны Ситникова Анна Ивановна үткәрде. Дәреснең темасы :”Хайваннар” темасы иде, укытучы Сингапур методикасын кулланып дәресне уздырды.Укучылар үзләренең белемнәрен телдән дә күрсәтттеләр, үзләренең фикерләре белән дә уртаклаштылар. Дәрес бик тиз узып китте.Дәрестә катнашкан укытучылар дәрескә югары бәя бирделәр.
.jpg)
23.12.2015
Бәйрәм якынлашу уңаеннан Печищи мәктәбендә “Рәсәй халкының милли мәдәнияты нигезләре” фәне буенча “Раштуаны каршылау” дигән темага 5 нче сыйныф укучылары башлангычларга дәрес үткәрделәр.Бу ФГОСТ кысаларында ачык проект дәрес итеп үткәрелде. Укучылар Раштуа бәйрәменең тарихы турында сөйләделәр, элек аны ничек бәйрәм итүләре турында да кызыксынып тыңладылар.Аларның сөйләмнәре презентация белән бәйләнеп барылды. Дәрестә шигырьләр, табышмаклар кулланылды.Дәрес ахырында 5 нче сыйныф укучылары мастер- класс үткәрделәр, бу мастер-класстан соң башлангыч сыйныф укучылары үз куллары белән Раштуа бәйрәмендә катнашучыларның фигураларын ясадылар. Барлык укучылар да дәрестән канәгать калдылар.5 нче сыйныф укучылары үзләре дә бик күп яңалыклар белделәр, чөнки дәрескә әзерләнеп , үзләренең кечкенә иптәшләренә сөйләү, алар өчен дә бик кызыклы иде, һәм бу аларга ошады да. Шуңа күрә дәрес-бәйрәм бик шәп килеп чыкты.

15.12.2015
Үткән шимбәдә яшьләр һәм яшьүсмерләр клубында Югары Осланда шахмат турниры булды.Бу турнир Ватанның геройлар көне һәм Татарстан Республикасының Конституция көненә багышланган иде.Өлкәннәр белән беррәттән укучылар да катнашкан иде. Печищи мәктәбеннән 8 нче сыйныф укучысы Борисова Зарина үзенең остазы Куприянова А.Н. белән бик уңышлы чыгыш ясады.Зарина кызлар арасында 3 нче урын алды, ә Анастасия Николаевна 2 нче урынны. Алар икесе дә грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне-котлыйбыз.
.jpg)
12.12.2015
Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашу
12 декабрьдә Казан шәһәрендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Сәүдә
Ямашев урамындагы "Бәхетле" гипермаркеты янындагы мәйданчыкта узды . Печищи авыл җирлеге башлыгы Шәмсетдинов Александр Сергеевич , районның башка авыл җирлеге башлыклары белән беррәттән, ярминкәдә актив катнашты.

11.12.2015
Печище авыл җирлеге башлыгы хезмәтне саклау мәсьәләләре программасы буенча ике көнлек курсларда укыды. Әлеге курслар Югары Ослан авылы ПМК базасында үтте.
10.12.2015
Пәнҗешәмбе көнне Печище авыл җирлеге башлыгы Югары Осланда Яшүсмерләр-яшьләр клубы бинасында узган "Бизнес –десант" семинарында катнашты. Семинарда шәхси эшмәкәрләр, кече һәм урта бизнес җитәкчеләре дәүләт программалары белән таныша алдылар, шулай ук икътисад министрлыгы вәкилләренә үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, тәҗрибәле бизнес-тренерларны тынладылар.

10.12.2015
Печище авыл җирлеге Башкарма комитеты көче белән Киров урамы буенча үзәк юллар җыештырылды.
09.12.2015
Печищи мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары Тюленев Юра һәм Гена инвалидлар декадасы кысаларында 3 нче группа инвалиды Ситдикова Нина Николаевнага ярдәм күрсәттеләр. Хәзерге вакытта ул берүзе генә яши һәм ярдәмгә мохтаҗ. Малайлар су ташыдылар, утын алып керделәр һәм кар да чистарттылар.Бу эшләрне инде хәзер Нина Николаевна башкара алмый. Шуңа күрә ул балаларга бик рәхмәтле булды.Мондый акцияләр безнең мәктәптә еш кабатланып тора,бер ялгызы яшәгән өлкәннәргә һәрвакыт ярдәм итәргә тырышабыз.
09.12.2015
Инвалидлар декадасы кысаларында Печищи мәктәбе укучылары Панфёров Владик белән очрашуга әзерләнә .6 нчы сыйныф укучысы Васильева Вероника аңа алдан ук хат язып куйды, үзенең хатында ул үзе турында, нәрсәләр белән шөгыльләнүе , үзен кызынсындырган сорауларын бирде.Әлбәттә, ул Владикны киләчәк Яңа еллар белән котлады. Вероника аның өчен үз куллары белән ясалган открытка һәм тәбрикләвен җиткерде. Бу тәбрикләү хатын алганнан соң, Влад Вероникага җавап бирер дип ышанып калабыз.

09.12.2015
Бүген Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хәкимҗанов Ленар Саетзянович рәислегендә чираттагы административ комиссия утырышы булып узлы. Утырышта административ хокук бозулар турындагы. 1 ө. ТР КоАП 3.6. статҗясы буенча хокук бозулар, шулай ук йорт хайваннарын, аерым алганда, этләрне , тоту мәсьәләсе каралды. Утырыш нәтиҗәләре буенча Печище авылының бер кешесе участогы янындагы территориядә зур габаритлы чүп-чарны урнаштырганы өчен административ җаваплылыкка тарттырылды.
09.12.2015
9 нчы декабрьдә Рәсәйдә Ватанның Геройлары көне үткәрелә.Шуңа күрә бүген Печищи укучылары Бөек Ватан сугышында үлгән геройларыбызның һәйкәле янына митингка җыелдылар. Мәктәпнең укыту эшләре буенча урынбасары Куприянова А.Н. бу бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, һәм мәдәният мөдире Полякова Г.В. да чыгыш ясады.Митингта элек һәм хәзерге вакытта яшәгән геройлар турында да искә төшерделәр.Бу Әфганистанда үлгән Валерий Токанин да иде.Кызлар геройлар турында шигырьләр дә әзерләделәр. Чара ахырында геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдык, һәм һәйкәлгә чәчәкләр куйдык.
.jpg)
08.12.2015
8 нче декабрьдә Казан шәһәрендә “Башлангыч чорга сәяхәт” республика конкурсының нәтиҗәләре булып узды, анда Печищи мәктәбе укучысы Борисова Зарина үзенең җитәкчесе Корнева Н.Г. чакырылган иде .Аның эше район җирлегендәүткәрелгән конкурста дипломант булган иде, ә хәзер Татарстан Республикасында туризм буенча бәяләнде.”Гранд-отельдә” бүләкләү оештырылган иде, Зарина диплом алды һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Аннан соң Казан-Аренага экскурсия оештырылган иде. Зарина бу сәяхәттән бик канәгать калды.
.jpg)
08.12.2015
8 нче декабрьдә Печищи мәктәбе укучылары Панфёров Владик янына бардылар.Аны “мөмкинлекләре чикләнгән” бала дип әйтеп тә булмый, чөнки ул мәктәптә яхшы укый, кечкенәдән шахмат уйный, оста итеп рәсемнәр ясый.Очрашу җылы атмосферада узды.Кайбер кызлар белән Владик инде күптән таныш, чөнки Мысик Вика белән алар шахмат уйнадылар. Алар бүген дә бергәләп шахмат һәм шашка уйнадылар.Владик үзенең ясаган рәсемнәрен күрсәтте, алар арасында хәтта күмер белән ясалган рәсемнәр дә бар иде. Очрашу ахырында Вероника үзе ясаган открытканы һәм хатны тапшырды.Очрашу түгәрәк өстәл артында тәмамланды.

07.12.2015
" Чиста су" республика программасы кысаларында подрядчы оешма тарафыннан яңа скважина территориясендә җир асты насос станциясе урнаштыру тәмамланды.
.jpg)
03.12.2015
Бүген, 3 нче декабрьдә, Печищи мәктәбендә Салих Сәйдәшевнең тууына 115 еллыгын билгеләп үттеләр. Мондый чаралар безнең мәктәптә ел саен уздырыла. Балалар бу чараларда бик актив катнашалар.Татар әдәбияты дәресләрендә укучылар бөек татар композиторы Салих Сәйдәшевнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Укытучы Зиннәтуллина Г.Г. композиторның тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация әзерләде,һәм аның тормышының һәр этабы буенча фотографияләрдән стенд та ясалган иде.Укучылар үзләре дә С.Сәйдәшев турында рефератлар да яздылар,һәм сыйныфташларын да таныштырдылар.Сәйдәшевнең тормышы турында фикер алышканда,аның язмышының Г.Тукай язмышы белән охшаш яклары барлыгы турында нәтиҗә ясадылар: икесе дә кабул ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүләре, авырулары, бөек талант. Ә бит алар таныш булганнар, хәтта дуслар ук. Дәрестә аның җырлары да искә төшерелде, чөнки безнең мәктәбебезнең кызлары Кызыл Байракта узган Сәйдәш фестивалендә дә үзләренең җырлары белән катнаштылар. Тәнәфес вакытларында Салих Сәйдәшевнең музыкасы яңгырады.Композиторның иҗаты белән танышу, кызыксыну әле тәмамланмас, чөнки аның җырлары һәркайда, һәр җирдә яңгырап тора.


03.12.2015.
Бүген "Гремячка" территориясендә Печище авыл җирлеге башлыгы чишмәне төзекләндерергә теләүче спонсорлар белән очрашты. Бу очрашуда алда торган эшләр проекты тикшерелде һәм күләмнәре билгеләнде.Киләчәктә агач йорт урнаштыру, колоданы яңартырга, мәйданчыкны төзекләндерү ,баскыч ясау планлаштырыла
Печище авыл җирлеге Башкарма комитеты көче белән егылган койманы торгызу буенча эшләр башкарылды/

03.12.2015
Киров урамы буенча үткәрелә торган җир эшләре нәтиҗәсендә су торбасы тишелде. Әмма җитешсезлекләр кыска кирәк вакыт эчендә төзекләндерелде., үзәк су белән тәэмин итү сүндерелмәде!

02.12.2015.
Мөмкинлекләр бар!
Билгеле булганча, Киров урамындагы күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өчен , мусор җыючы техника килгәнче чыгарылган көнкүреш калдыклары белән тутырылган капчыкларны этләр ертып, чүп-чар урам буйлап таралу бик мөһим проблема булып кала.
Печище авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәр ләре инициативасы буенча авыл актив халкы белән берлектә чүп-чар өчен әзерләнгән мәйданчыкта импровизированный бокс кую турында карар кабул ителде. Бүгенге көндә мәйданчыкта вак таш җәелгән һәм бокс каркасы сетка белән уратылган инде.
Хөрмәтле авылдашлар, авыл тормышындагы актив катнашыгыз, һәм теләсә нинди проблема безгә җиңел булачак!

02.12.2015
Кышның беренче үк көнендә Югары Ослан гимназиясендә спартакиада кысаларында белем бирү хезмәткәрләре арасында волейбол буенча ярышлар булып узды.Үзенең командасын Печищи мәктәбе дә турнирга тәкъдим итте. Команда составына җиде укытучыкерде. Кайберләренә Куприянова А.Н.,Мансуров Р.М.,Баймяшкин Н.С. ка мәйданнан чыкмыйча да уйнарга туры килде. Безнең команда 3 уен уйнады,шуның икесендә җиңү яулады, югары Ослан мәктәбен дә, Югары Ослан гимназиясен дә җиңеп чыкты.Барлык уен нәтиҗәләре буенча Печищи мәктәбе икенче урынга чыкты, һәм грамота белән бүләкләнде.

01.12.2015
1 декабрь - " "Бердәм Россия" партиясе туган көне! Бу көнне безнең районда гражданнарны бердәм кабул итү үткәрелде. Иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, Югары Ослан авылында һәм 19 өстәмә мәйданчыкта, барлык авыл җирлекләрендә дә, гражданнар "Бердәм Россия" партиясе депутатларына үз проблемалары турында сөйли алдылар. Печище авылында, шулай ук, кабул итү көне узды. Печище авылы җирлеге башлыгы, Шәмсетдинов А. С. килгән 5 гражданны кабул итте , аларның сорауларына җавап бирде: 3 мөрәҗәгать җирне рәсмиләштерү тәртибен аңлатуны сорап , 1 мөрәҗәгать торак шартларын яхшыртуга кагылышлы һәм 1 мөрәҗәгать хуҗасыз этләр мәсьәләсен хәл итүне сорап килгәннәр иде . Барлык сораулар каралды һәм игътибарга алынды.

01.12.2015
Печище авыл җирлеге башлыгы Шәмсетдинов А. С "Печище" МУП директоры Калякановой Е. Г. һәм кадастр инженеры белән берлектә Печище авылындагы Грузин урамындагы җир участогы чикләрен килештерү максатыннан тикшерү үткәрделәр.

30.11.2015
Печище авыл җирлеге башлыгы Шәмсетдинов Александр Сергеевич депутат Караев Виктор Павлович белән берлектә, электр челтәрләренә реконструкция эшләре алып барыла торган урамнар буйлап, ә нәкъ менә Грузинская, Киров, Яңа Урамнары буйлап обход ясадылар. Безнең авылда КТП 35/0,4 куйдылар, аның ярдәмендә без ут булмауның нәрсә икәнен онытырбыз.

30.11.2015
Коррупциягә каршы айлыгы кысаларында Печищи мәктәбендә китапханәче Корнева Н.Г. тарафыннан күргәзмә оештырылды. Бу китаплардан тыш күргәзмәдә терроризмга каршы да, Татарстанда яшәүче халыкларның бер-берсенә карата түзем, игътибарлылыгы турында да китаплар бар иде. Бу күргәзмә укучыларны бик кызыксындырды. Тәнәфес вакытында алар китапларны карыйлар, кайберәүләре өйләренә дә алып китәләр.
.jpg)
29.11.2015
Якшәмбе көнне, 29 ноябрьдә Печище МӘДӘНИЯТ йортында Әниләр Көненә багышланган концерт узды!
Безнең балалар бакчасы һәм мәктәп балалары әниләргә багышланган шигырьләр сөйләделәр, танылган "Калинушка" ансамбле чыгыш ясады, шулай ук Печище авыл җирлеге башлыгы Шәмсетдинов А. С. әниләрне котлады һәм сәламәтлек теләде.
28.11.205
2015 елның 27-28 ноябрендә Биектау районында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышлар узды.Чарада барысы өченче группа авыл жирлегенә кергән 11 район катнашты. Бу ярышларда, команда составында Югары Ослан районы Печище авылы җирлеге башлыгы Шәмсетдинов Александр катнашты
Безнең команда көчле көндәш булып чыкты, безнең егетләр соңгы секундка кадәр көч сынашты . Нәтиҗә - үз төркеменнән икенче урынга чыгу. Тик, кызганычка каршы ,ярымфинал матчларында команда сигезенче урынны алды.

27.11.2015
27 нче ноябрьдә Печищи мәктәбендә мәктәп күләмендә ата-аналар җыелышы булып узды.Беренче чирекнең уку нәтиҗәләре белән мәктәпнең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Куприянова А.Н. чыгыш ясады.Ул укучыларның уку нәтиҗәләренең түбән булуын искәртеп китте. Әлбәттә, яхшы укучыларның әти-әнисенә дә рәхмәт хатларын тапшырды. Икенче мөһим сорау булып, суицид темасы кузгатылды.Ул әти- әниләргә аның сәбәпләрен аңлатып китте, үзенең киңәшләрен , ышаныч телефонының номерларын бирде.
Соңыннан мәктәп директоры Хафизов А.Ф. балаларның куркынычсызлыгы турында мәгъләмат бирде, караңгы вакытта балаларның киемнәрендә ерактан күренеп тора торган әйберләрнең булуы шарт икәнен аңлатты.Илдә барган вакыйгалардан чыгып, терракт турында да сүз кузгатты, һәм әти-әниләрнең игътибарлы булуы соралды.Чыгышлардан соң,бәйрәм концерты башланып китте.
.jpg)
27.11.2015
Һәм янә пьедесталда-почет
Екатеринбург шәһәрендә авыр атлетика буенча Рәсәй беренчелеге дәвам итә, анда 19 яшькә кадәр булган кызлар һәм яшьүсмерләр җыелган, монда Рәсәйнең төрле почмакларыннан килгән спортсменнар чыгыш ясый.
Алар арасында безнең Печище мәктәбендә укучы Голубина Алеся да бар, ул үзенең районын гына түгел, хәтта Татарстан Республикасын да яклый.
53 кг га кадәр авырлыкта ул иң яхшы нәтиҗәләргә иреште, 2 нче урын алды. Ике көрәштә ул барлыгы 146 кг җыйды. Алеся спорт мастеры дигән дәрәҗәгә ия булды. Без үзебезнең укучыбызның уңышларына бик тә шат һәм аның белән горурланабыз.
Шулай ук без Алесяның тренеры Ришат Мансуровичны да Рәсәй чемпионатында көмеш медаль алулары белән тәбриклибез.

15.11.2015
Якшәмбе көнне, 15 ноябрьдә, Югары Ослан районы хәрби комиссариаты хезмәткәрләре Печище авыл җирлеге башлыгы А.С. Шәмсетдинов белән берлектә, хәрби хезмәткә барудан баш тартучыларны ачыклау буенча рейд ясадылар. Рейд барышында призыв яшендәге егетләрнең ата-аналары белән әңгәмәләр үткәрелде һәм повесткалар таратылды.

14.11.2015
Шимбә көнне, 14.ноябрьдә, Печище авылы җирлеге командасы V район Спартакиадасы кысаларында уздырылган мини футбол буенча ярышларда 3 нче урынны яулады. Уеннар Югары Ослан авылы "Чемпион" спорт комплексында үтте.


14.11. 2015.
Узган шимбәдә Казан шәһәренең Ямашев урамында чираттагы традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды. Бу юлы Печище авылы халкы казанлыларны үзләренең бакчаларында үстергән чөгендер һәм кәбестә белән сөендерделәр. Шулай ук ярминкәдә Печище авыл җирлеге башлыгы Шәмсетдинов А. С. актив катнашты.

11.11.2015
Референдум нигезендә үзара салым акчалары җыю түбән булу сәбәпле,Башкарма комитет хезмәткәрләре Печище авыл халкы йортлары буенча обход ясадылар. Печище авылы җирлеге башлыгы Шәмсетдинов А. С. авыл халкы белән аңлату әңгәмәләре уздырды. Эш дәвам итә.

12.11.2015
"Печище" МУП директоры Калякановой Е. Г., белән берлектә, Печище авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре Киров урамы халкы белән җыелыш үткәрделәр.Көн тәртибенә Референдум нигезендә үзара салым акчалары җыю түбән булу ситуациясе куелган иде, Самообложение акчалары түләмәгән кешеләргә штраф рәвешендә. административ җәза каралган.

10.11.2015
"Чиста су" программасы. Буенча яңа скважина кую эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә подрядчы оешма скважинасы тирәли койма куюга кереште.
10.11.2015Бүген Югары Ослан районы хакимияте бинасында, район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов җитәкчелегендә агымдагы хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләсе буенча комиссиясе утырышы булып узды. Бу утырышта Печище авыл җирлеге Башлыгы, А.С.Шәмсетдинов катнашты. Киңәшмә барышында оештыру мәсьәләләре каралды. Аерым алганда, хәрби хезмәткә чакырылучыларны әзерлек пунктына озату, хәрби хезмәткә барудан баш тартучыларны табу мәсьәләләре каралды.

31.10.2015
31 октябрьдә Казан шәһәрдәге Ямашев урамындагы"Бәхетле"кибете янындагы мәйданчыкта чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды. Бу юлы Печище авыл халкы казанлыларны үзләре үстергән бәрәңге һәм суган белән сөендерделәр.








.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)




.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:45