Яналыклар 2015

19.12.2015
“Яңа ел алдыннан”
Мәйдан мәдәният йортында Яңа елга әзерлек эшләре бара. Яңа бина ишегалдын бәйрәмгә бизәү эшләре алып барыла. Ишегалдын кардан ясалган Кыш бабай һәм Кар кызы бизи, ә бина тәрәзәләрен кар бөртекләре матурлый.Өйне генә бәйрәмчә киендерү түгел, эш урынын да бизәргә кирәк, чөнки без күп вакытыбызны эштә үткәрәбез.
 

19.12.2015
Татар халкының танылган артисты, шагыйрәсе Роза Кожевниковага 19 нчы декабрь көнне 65 яшь тула. Аның зурлар һәм балалар өчен берничә шигырь җыентыклары бар. Балалар өчен язылган китабы улы Дениска багышланган.
Шушы уңайдан, Мәйдан авылы китапханәсендә,башлангыч сыйныф укучылары белән,  “Миләш тәлгәше” дип аталган әдәби кичә булып узды. Бу кичәдә балалар шагыйрәнең туган як турындагы шигырьләрен тыңладылар.
Роза Кожевникова тәрҗемә эше белән күбрәк шөгыльләнә. Ул күп шагыйрьләрнең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иткән. Кичә ахырында укучылар “Гөлчәчәк” әкиятен карап үттеләр.

09.12.2015
9 нчы декабрь- Ватаныбыз Геройлары көне. Безнең илебездә бу көн ел саен билгеләп үтелә.
Мәйдан мәдәният йорты быел да ,укучылар белән ,геройларыбызны искә алдылар, Россиянең югары бүләгенә ия булучылар белән таныштырдылар, һәм Әфган җирендә хәрби хезмәтен үтәгәндә һәлак булган якташыбыз Анатолий Владимировны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Ул күрсәткән батырлыклары өчен, үлгәннән соң, Кызыл Байрак ордены  белән бүләкләнде. Без үзебезнең геройларыбызны белергә тиеш!

08.12.2015
«Россия почтасы” хезмәткәрләре белән киңәшмә үткәрелде.Киңәшмәдә вакытлы матбугатка язылу мәсьәләсе каралды.Планны ничек үтәү юллары каралды.

08.12.2015
Сигнализация  закон нормаларын исәпкә алып урнаштырыла. Башта проекты төзелә, аннары җайланма сайланыла. Шуңа күрә, офиска сигнализация куяр өчен, без ООО “ЧОО “Оружейный дом +» компаниясенә мөрәҗәгать иттек.

08.12.2015
Мәйдан авыл җирлеге администрациясе башлыгы Виктор Михеев террорга каршы тору буенча киңәшмә үткәрде. Анда барлык оешмалар да катнашты.

06.12.2015
Шашка – халык уены.
6 нчы декабрь көнне Мәйдан мәдәният йортында шашка буенча тур үткәрелде. Турнирда авыл яшьләре һәм мәктәп укучылары катнашты. Барысы 7 тур үткәрелде, икенче турдан алар бер-берсе белән ярыштылар.  Җанатарлар уенны игътибар белән күзәттеләр.


03.12.2015
ДЕНЬ САЙДАШЕВА
Бүген, 3 нче декабрь көнне, Мәйдан авылы балалар бакчасында, татар теле укытучысы Лилия Низамиева һәм тәрбияче Светлана Ширяева балалар белән татар халкының бөек  композиторы Сәлих Сәйдәшевның туган көненә багышланганган дәрес үткәрделәр. Балалар зур кызыксыну белән аның балачагы турындагы истәлекләрне , аның музыкасын тыңладылар.

01.12.2015
“Иртәгә соң булмасын өчен, бүгеннән уйларга кирәк!”
Беренче декабрь көнне Мәйдан мәдәният йортында “Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне”нә багышланган тематик кичә булып узды. Кичәгә мәгълүмати- тематик күргәзмә оештырылды, шулай ук, презентаия күрсәтелде. Укучылар бик актив катнаштылар, анкета сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан күңелле ял иттеләр.

29.11.2015
29 нчы ноябрь көнне Мәйдан мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм тантанасы булып узды. Концерт программасын Вера Анохина һәм Наталья Яманова алып бардылар. Мәйдан авыл җирлеге башлыгы Виктор Михеев әниләрне чын күңелдән олуг бәйрәмнәре белән котлады. Сәхнәдә кечкенәләр дә, олылар да чыгыш ясады. Концерттан соң әниләрне тәмле ризыклар белән чәй эчерделәр.

28.11.2015
Мәйдан төп гомуми белем бирү мәктәбе ашханәсенә ата-аналар комитеты еш килеп тора.Алар әзерләнгән ашларның сыйфатын тикшерәләр. Чөнки ата-аналар җыелышында бу эш планга кертелде.Ашханә пешекчесе Карлова Татьяна комитет рәисе Никитина Галинадан гел мактау сүзләре генә ишетә.Балалар өчен әзерләнгән ашлар барлык нормаларга туры килә. Пешекчеләр өчен иң зур мактау сүзе – балалардан җылы сүз, рәхмәт ишетү.

28.11.2015
28 нче ноябрь көнне ,Мәйдан мәдәният йортында ,Әниләр көненә куелачак концертның генераль  репетициясе булды.

28.11.2015
Налог җыю буенча эш алып барыла. Вакытында түләмәүчеләргә телдән һәм язма формада  шелтә җиткерелде.

28.11.2015
Кар күп булу сәбәпле, Мәйдан авыл җирлегендә урамнарны кардан чистарту эшләре алып барылды.

28.11.2015
Мәйдан авыл җирлеге башлыгы Михеев В.В. авыл халкын хәзер яңа бинада кабул итә.

25.11.2015
16 нчы ноябрь көнне, Мәйдан балалар бакчасында, тәрбяче С.Ширяева толерантлык атналыгы уңаеннан, балалар белән төрле дәрес-уеннар үткәрде. Тәрбияче балаларны “толерантлык” сүзе белән таныштырды. Кечкенә төркем балалары белән мультфильм карадылар, ә зурлар төркеме белән “Кечкенәләргә булышыйк!” акциясе үткәрелде. Акциянең максаты- балаларда бер-берсенә хөрмәт тәрбияләү. Атналык “Бер-беребезне хөрмәт итеп яшик! девизы белән тәмамланды.

20.11.2015
Мәйдан авыл җирлегендә,федераль юлдан Мәйдан авылына кадәр, асфальт юллар чистартылды.

20.11.2015
Мәйдан авыл җирлегенең Мәйдан авылында җәмәгать урыннарында тикшерү үткәрелде. Тикшерү вакытында бернинди тәртип бозулар да табылмады.

20.11.2015
Мәйдан авылыннан Теньки Урманчылыгына кадәр кышка юлларны әзерләү эшләре үткәрелде.

   

 

16.11.2015
16 нчы ноябрь көнне Мәйдан мәдәният йортында “Толерантлылык нәрсә ул? дигән темага чара уздырылды. Башта шушы сүзгә билгеләмә бирелде, аннары  һәр кеше үзе аңлаганча  нәтиҗә чыгарды. Толерантлылык – иң беренче чиратта, хөрмәт. Төрле халыкларның мәдәниятына , гореф-гадәтләренә, диненә хөрмәт белән карау.


14.11.2015
Һава шартлары үзгәрү сәбәпле, зират ягына алып баручы юлда юл эшләре туктатылды. Авыл җирлеге җитәкчесе бу эшне язгы чорга күчерергә карар итте.

14.11.2015
Мәйданда яңа авыл җирлеге идарәсенә өлешчә җиһаз алынды.

14.11.2015
Мәйдан авыл җирлеге идарәсе хезмәткәрләре, социаль хезмәткәр белән берлектә, 2 нче группа инвалид, пенсионер Г.С.Захарованың хәлен белергә бардылар.

14.11.2015
Мәйдан  авыл  җирлегендә  өченче  элемтә  челтәре  урнаштырылды.

14.11.2015
Югары Ослан муниципаль районы  хезмәткәрләре, Мәйдан авыл җирлеге идарәсе хезмәткәрләре өчен , “Документлар белән дөрес эшләү” темасына өйрәтү лекциясе үткәрделәр.

04.11.2015
4 нче ноябрь  көнне Мәйдан мәдәният йорты яшьләр өчен мәг ълүмат сәгате үткәрде. 2005 нче елда  В.В.Путин ,4 нче ноябрь көнен, Халыклар бердәмлеге көне итеп игълан итте.   Бу көн ,шулай ук,Россиядә  дини бәйрәм көне дип йөртелә, чөнки бу көнне барлык чиркәүләрдә аллахны зурлап укулар уза. Мәдәният йорты мөдире Вера Анохина, яшләр белән, Мәйдан чиркәвенә экскурсия оештырды. 


30.10.2015
30 нчы октябрь көнне Мәйдан Мәдәният йортында Кама Тамагы районы Осенник авылыннан  килгән“Сударушка” ансамбле концерты булып узды. Концерт өч өлештән торды. Өченче өлеш Җиңүнең 70-еллыгына багышланган иде. Программада чыгышлар бик күп булды, тамашачыларга бик ошады. Бу концерт Мәйдан авылы халкы өчен бер бәйрәм булды. Соңыннан мәдәният йорты мөдире В.Анохина,авыл халкы исеменнән, артистларга зур рәхмәтен белдерде.
 


 

29.10.2015
Яхшы кәеф белән...
29 нчы октябрь көнне ,Мәйдан мәдәният йортында мәктәп укучылары өчен, шул исемдә күңел ачу программасы булды. Программа барышында укучылар ,алып баручылар белән берлектә,яхшы кәеф барлыгын, юклыгын ачыкладылар.  Алып баручылар моның өчен төрле конкурслар үткәрделәр, табышмаклар әйттеләр. Укучылар караокега кушылып җырладылар, мультфильм карадылар. Соңыннан укучыларга яхшы кәеф теләп озатып калдылар.
 

30.07.2015
Мәйдан авылында клуб төзелеп бетте
Мәйдан авылында республика программасы кысаларында төзелә торган авыл клубы инде ахырына якынлаша. Андагы эчке эшләр инде тәмамланган: стеналар буялган, кафель белән тышланган, идәннәргә плиткалар җәелгән... Хәтта тәрәзәләргә челтәрләр дә эленгән.    
Хәзерге вакытта клуб яны территориясен матурлату, тигезләү эшләре бара.
Сәхнәдә урындыклар һәм  эленгән ширма да тамашачыларны һәм үзешчән сәнгать осталарын көтә. Уйлыйсы килә: тиздән бу бина чын тормыш белән яши башлар.

Фоторепортаж

01.06.2015
Исәнме, җәй!
1 нче июнь - Бөтендөнья балаларны яклау көне. Бу көн ел саен билгеләп үтелә. Кызганычка каршы, безнең балаларны, дөрестән дә, якларга кирәк. Чөнки бүгенгесе көндә күп кенә балалар яклауга мохтаҗ, алар авырудан, ачлыктан үләләр, бомба шартлаткычларыннан һәлак булалар. Менә шуның өчен безгә, зурларга, балаларның тынычлыгын саклар өчен, сугышларны булдырмаска бөтен көчне куярга кирәк.
Бу көнне, Мәйдан авылы җирлегендә, “Исәнме, җәй! дип аталган күңелле кичә – уен уздырылды. Уенны мәдәният йорты хуҗалары үткәрде. Кичә ахырында дискотека булды, балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар.
 
 
31.05.2015
Тәмәке – безнең дус түгел...
Бөтендөнья тәмәке тартмау көнендә, Мәйдан клубында, яшьләр арасында анкета сорауларына җавап бирү үткәрелде. Анкета үз эченә 12 сорауны алган иде, шуларның күбесе яшьләрнең тәмәкегә мөнәсәбәтен белү максатыннан иде. Анкетада 15 кеше катнашты, соңыннан нәтиҗә чыгарылды. Нәтиҗәдә, яшьләрнең күбесе тәмәке тартуның зыяны, аның сәламәтлеккә йогынтысы бик зур икәнен аңлыйлар. Гомумән, бөтенләй дә кибетләрдә сатмаска дигән фикерләр җиткерделәр.
 

26.05.2015
Мәйдан  авыл җирлегендә төзелеш эшләре дәвам итә. Бүгенгесе көндә бетон идән инде җәелде, чөнки мондый идән нык һәм бик чыдамлы дип исәпләнә.
 

26.05.2015
Мәйдан авыл җирлегендә төзелүче КФҮнең әйләнә-тирәсенә таштан юл җәю эшләре башланды. Башка юл төзекләндерү эшләрен дә юл төзү оешмасы башкарачак дип вәгъдә итәләр.
 

24.04.2015
Һәр елны кояшлы, ямьле язда без бөек шагыйребез Габдулла Тукайны искә алабыз. Быел да, 24 нче апрель көнне, “Туган тел-Тукай теле” дип аталган кичә үткәрелде. Кичәне авыл китапханәсе мөдире Лидия Сельская һәи татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Низамиева әзерләде. Анда мәктәп укучылары катнашты, алар Г. Тукайның үзләренә ошаган шигырьләрен яттан сөйләделәр.”Шүрәле” әкиятен тыңлаганнан соң сорауларга җавап бирделәр.
Китапханәдә Габдулла Тукайның тормыш юлына, иҗатына багышланган күргәзмә оештырылды.
 

16.04.2015
Безнең илебез һәр елны 9 нчы май көнне Җиңү бәйрәмен билгеләп үтә. Быел бөек җиңүгә – 70 ел. Сугыш кагылып үтмәгән бер генә гаилә дә юктыр, мөгаен.
16 нчы апрель көнне Мәйдан мәдәният йортында, Җиңүнең 70-еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды. Мәдәният хезмәткәрләре авыл халкын сугыш җырларының килеп чыгышы белән таныштырдылар. Шушы җырлар безнең солдатларыбызга авыр вакытларда көч биреп торган.
Кичә ахырында караокега кеше күңеленә мәңгегә кереп калган  сугыш чоры җырлары башкарылды.
 

11.04.2015
12 нче апрель – Россиядә Космонавтика көне дип билгеләп үтелә. Шушы көн уңаеннан Мәйдан мәдәният йортында кызыклы уен-программа үткәрелде. Анда Мәйдан укучылары катнашты. Укучылар төрле планеталарда булдылар, төрле кызыклы уеннарда катнаштылар. Бу уен укучыларга косманавтика турында күбрәк белергә ярдәм итте.
 

24.03.2015
Тылсымлы шигърият дөньясы.
21 нче март көнне бөтен дөнья Шигърият көнен билгеләп үтә. Мәйдан мәдәният йортында рус халкының бөек шагыйре А.С.Пушкинга багышланган әдәби кичә булып узды. Кичәдә Мәйдан төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2-9 нчы сыйныф укучылары катнашты.
Кичәдә укучылар шагыйрьнең биографиясен тыңладылар, үзләренә ошаган шигырьләрне яттан сөйләделәр.
 

19.03.2015
Мәйдан мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары белән берлектә, Халыкара Кошлар көненә багышланган экологик класс сәгате үткәрделәр. Яшь орнитологлар викторинада көч сынаштылар. Аларга кошлар турында сораулар бирделәр. Һәр дөрес җавап өчен 10 бал куелды. Соңыннан ике команданы да татлы бүләкләр белән сыйладылар.
 

18.03.2015
Мәйдан авылы җирлегендә КФҮне төзү эшләре кабаттан башланып китте. Төзүчеләр агачтан түбә корпусын җыя башладылар. Аларга бу эштә махсус техника ярдәмгә килде.
 

10.03.2015
Мәйдан мәдәният йортында Халыкара хатын - кызлар көненә багышланган кичә булып узды. Кичәне Наталья Яманова һәм Вера Анохина алып бардылар. Бер генә хатын –кыз да игътибарсыз калмады бу көнне.Алар хөрмәтенә бик күп матур җырлар җырланды. Концерт программасында авыл пенсионерлары да катнашты.Барлык хатын-кызларыбызны бәйрәмнәре белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Аларга сәламәтлек, зур уңышлар. Тыныч тормыш телибез!
 

04.03.2015
Онытма син!
Бөек Ватан сугышы ветераннары  көннән-көн кими бара. Яңа буын өчен бу сугыш – күптән үткән тарих. Шулай булса да, без тарихыбызны онытырга тиеш түгел.
4 нче март көнне Мәйдан мәдәният йортында. 5-9 нчы сыйныфлар арасында, Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган викторина булып узды. Укучылар үзләренең тарих буенча белемнәрен күрсәттеләр, сугыш турында җырлар җырладылар, төрле кызыклы фактлар белделәр.
 
 
19.02.2015
23 нче Февраль бәйрәмен 80 ел дан артык билгеләп үтәләр. Бу көн – Совет Армиясе һәм Хәрби-диңгез флоты көне дип билгеләп үтелә иде. Ә хәзер инде Ватанны Саклаучылар көне итеп билгеләп үтелә.
Бәйрәм уңаеннан Мәйдан авылы мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе, мәктәп укучылары белән кичә үткәрделәр. Бу кичәдә башлангыч сыйныф укучылары бәйрәм тарихы турында белделәр. Төрле хәрби уеннарда катнаштылар. Кичә балаларга бик ошады.
Ватаныбызны саклаучыларга исәнлек, саулык, тынычлык телибез.
 

13.02.2015
Мәйдан авылы җирлегендә КФҮне төзү эшләре кабаттан башланып китте. Төзүчеләр агачтан түбә корпусын җыя башладылар. Аларга бу эштә махсус техника ярдәмгә килде.
 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:46

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International