Яналыклар 2015

28.12.2015
Яңа ел- һәркем өчен үзенчәлекле бәйрәм, сабыйлар өчен бигрәк тә, чөнки нәкъ  менә алар Кыш бабай, Кар кызы һәм барлык  әкият геройларына ышаналар. 28 нче декабрь көнне Яңа ел  бәйрәме  балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп балалары  өчен үткәрелде. Залда балаларны Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы карчык каршы алды. Һәр бала "Күмәч" әкиятендә катнаштылар. Балаларны  әйлән-бәйлән , Яңа ел җырлары, күңелле  уеннар бигрәктә  кызыксындырды. Бәйрәм ахырында һәр бала Кыш бабайдан бүләк алды.

25.12.2015
Яңа ел алдыннан һəрбер кеше олысы, кечесе могҗиза кɵтеп яши.25 декабрь кɵнне Мəмəтхуҗа башлангыч белем бирү мəктəбенə фермер хуҗалыгы башлыгы Роберт Сибгатов  мəктəп балаларына яңа ел күчтəнəчлəре алып килде.Аларга укуларында зур уңышлар телəп, кышкы каникулларны күңелле ял итүлəрен телəде.

23.12.2015
Башкарма комитет, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылы үзәгендә урнашкан хоккей тартмасын тәртипкә салдылар,өслеген катырырга әзерләделәр,карны тыгызладылар.

22.12.2015
Яңа Рус  Мәмәтхуҗасы үзидарә авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева дәүләт һәм муниципаль мәгариф югары мәктәбендә “Татарстан Республикасының җирлекләре үсешенең актуаль мәсьәләләре:милли һәм дини аспектлары” программасы буенча 10 сәгать күләмендә белем алып кайтты.

22.12.2015
Яңа ел - бɵтен кешенең кɵтеп алган бəйрəме. Мəдəният  хезмәткәрләре ,бәйрәм күңелле һəм кызыклы үтсен ɵчен мəдəният йорты янында кардан  килəсе елның символы булган  маймыл  сынын ясап куйдылар. Яңа елга һəркем  шат һәм күтәренке күңел белән аяк басып, ел буе  сау-сəламəт яшəсеннəр.

21.12.2015
Яңа ел бәйрәменә барыбыз да матур һәм әкияти дөньяга чумабыз- бәйрәмгә чыршы бизибез. Чыршы- бу көтеп алган бәйрәмнең төп символы.Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре- Алефтина Саттарова, Татьяна Никитушкина һәм Валерий Петров Рус Мәмәтхуҗасы авылы уртасына  авыл халкы һәм кунакларга бәйрәмчә күңел күтәренкелеге булсын өчен яшел чибәркәйне бизәп куйдылар.

21.12.2015
Яңа Рус  Мәмәтхуҗасы  авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә оешма җитәкчеләре катнашында уздырылган киңәшмәдә катнашты.Киңәшмәдә Россия Эчке эшләр министрлыгының “Югары Ослан”бүлекчәсе җитәкчесенең урынбасары Марс Данилов оператив белешмә, Ирекле Халык Дружинасының кизү торуы, террорчылык һәм экстремистчылык характерындагы күренешләрне булдырмау турында; Ольга Киреева- “Балалар сәнгать мәктәбе ” директоры 2015 нче елда “ Балалар сәнгать мәктәбе”нең эше,коллективта 2016нчы елның 1нче яртыеллыгына периодик мәтбугатька язылу турында; Руслан Шагалеев - Иннополис шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары террорчылыктан Иннополис шәһәрендәге  объектларны саклау, Яңа ел бәйрәмендә янгын куркынычсызлыгына әзерлек турында; Гɵлия Камалетдинова- Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары периодик мәтбугатька язылу турында һәм биналарны Яңа елга бизәү эшләре турында сөйләделәр.Җаваплыларга йөкләмәләр бирелде.

21.12.2015
Яңа Рус  Мәмәтхуҗасы үзидарә авыл җирлеге башлыгы Валентина МатвееваЮгары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә оешма авыл Советы башлыклары  катнашында уздырылган киңәшмәдә катнашты.Киңәшмәдә Осянин С.- Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары авыл үзидарә җирлеге башлыкларының  җирле халыкны су белән тәэмин итү,чүп чыгару эшен оештырулары турында;Иванова Л.- “БСҮ”директоры вазифаларын вакытлыча үтәүче БСҮнең авылүзидарә җирлекләре белән коммуналь хемәт күрсәтү буенча түләү квитанцияләренформалаштыру турында; Червякова Н. – Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәпкә алу хезмәткәре исәпкә алу эшенең оештырылуы турында; Мунасипов Р.- Башкарма комитет урынбасары; Федотов А.- яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлекчә җитәкчесе шугалаклар,хоккей уйнау мәйданчыклары әзерәү эше барышы турында; Мухаметзянова Е.- район мәдәният йорты директоры авыл үзидарә җирлекләрендә Яңа елга карата оештырылган чаралар турында сөйләделәр.Җаваплыларга йөкләмәләр бирелде.

21.12.2015
Узган шимбәдә район Мәдәният йортында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен котлау булды. Бу бәйрәм чарасында ТР авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Николай Титов һәм ААҖ ”Таткрахмалпатока”ның генераль директоры Альберт Прокопьев катнашты.
Кереш сүз белән район башлыгы Марат Зиатдинов кунакларга мөрәҗәгать итте. Ул үзенең чыгышында авыл хуҗалыгы хезмәтенә, илебезгә тугры булып калулары өчен рәхмәтләрен белдерде, яшьләргә уңышлар теләде ,өлкән буын кешеләренә авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Бүләкләнүчеләр арасында авылдашыбыз Роберт Сибгатов та бар иде.Авыл хуҗалыгы ярмаркаларын актив рәвештә оештырганы өчен ул акчалата премия белән бүләкләнде.

21.12.2015
"Яңа елга әзерләк."
Менә яңа ел бәйрәме  дә җитәргә санаулы көннәр генә калып бара.Бакчадагы балалар әле чын тылсымга ышаналар, зур түземсезлек белән Кыш бабай һәм Кар кызы килүен көтәләр.Бакча хезмәткәрләре ,бәйрәмне балалар өчен тагында кызыклырак, истәлеклерәк ясау теләге белән, төркем бүлмәсен бизиләр,үз куллары белән  матур  уенчыклар ясыйлар,бакча тирәсендә кардан төрле сыннар әвәлиләр.Балалар яңа елга шат һәм күтәренке күңел белән аяк басарлар, бәйрәм хисе белән рухланырлар дип уйлыйбыз.

18.12.2015
Мəмəтхуҗа авыл китапханəсендə китапханə мөдире Елена Седова яңа ел бəйрəмен каршылап «Безгə яңа ел килə» дигəн стенд ясады.

18.12.2015
Мəдəният һəм башкарма комитеты хезмəткəрлəре Яңа елны каршылап  үзлəренең эш урыннарын бизəделəр.
  

18.12.2015
Җирлеге башлыгы Валентина  Матвеева  Чүпрəле районында үткəрелгəн  зона  киңəшмəсендə  катнашты. Киңəшмəне  Дəүлəт Советы рəисе Фəрид  Мөхəметшин алып барды.

18.12.2015
Мәмәтхуҗа  башлангыч гомуми  белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары математикадан  Мәскәү онлайн-олимпиада "Плюс" та катнаштылар. Төп турны  үткәннән соң, Алинә Каюмова һәм Ангелина Николаева  җиңүче дипломнары белән бүләкләнделәр, ә  Светлана Цветковага рәхмәт хаты тапшырылды.

17.12.2015
Яңа Рус  Мәмәтхуҗасы үзидарә авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева,Башкарма комитет һәм мәдәният хезмәткәрләре “Донор көне” акциясендә актив катнаштылар.

17.12.2015
Бүген Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлегендә Советның дүртенче утырышы булды. Утырышта авыл җирлеге   депутатлары , Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин,мәдәният оешмалары җитәкчеләре катнашты. Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлегенең 2016нчы елга каралган бюджетны кабул итү,Совет утырышында каралган төп сорау булды. Шулай ук авыл җирлегендә референдум уздыру турындагы сорау да каралды.

16.12.15
Валерий Петров административ бинаны кышка әзерләде: яхшылап чормадагы тәрәзәне ныгытты, шулай ук бина өстендәге искергән флагларны яңага алмаштырды.

15.12.15
Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылының Дорожная (Юл) урамында төзәтү һәмрамны у яктырту лампаларын алмаштыру эшләре башкарылды.
 
15.12.15
Яңа Рус  Мәмәтхуҗасы үзидарә авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева гражданнарны кабул итте.Мирас рәсмиләштерүдә һәм
белешмә алуда ярдәм сорап 2 кеше мөрәҗәгать итте.Барлык мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм каралды

14.12.2015
Татар Мəмəтхуҗасы авылында  озын һəм тигез гомер итүче парлар  булып Саттаров Рəвкəт абый һəм Зəйтүнə апа санала. Бу парлар бер-берсен яратып,хɵрмəт итеп ярты гасырдан артык бергə гомер итəлəр.13 декабрь көнне оныклары Айнур кызының бəби чəен үткəрделəр,сабыйга Айзилə дип исем куштылар. Рəвкəт абый һəм Зəйтүнə апа ике ул үстерделəр, аларның 5 оныклары һəм 3 оныкчыклары бар.

12.12.2015
12 декабрь көнне  Мəмəтхуҗа  авыл мəдəният йортында Россия Федерациясенең Конституция  көненə багышлап, мəктəп балалары белəн «Россиянең дəүлəт символлары»  дигəн  танып белү сəгате  үткəрделəр.

11.12.2015
Мəмəтхуҗа авыл китапханəсендə китапханə мөдире Елена Седова Россия Федерациясенең   Конституция көненə атап «Святыня русской державы» күргəзмə оештырды. Күргəзмəгə Россия Федерациясенең   Конституциясе куелган.

10.12.2015
Мəмəтхуҗа авыл китапханə мөдире Елена Седова «Коррупциясез хакимият» дигəн  темага əңгəмə үткəрде. Әңгəмə дəвамында коррупциянең сəбəблəре,безнең илдə бу проблемалар ничек хəл ителгəнен ачыкладылар.Гражданнар əгəр дə ришвəт бирсəлəр,алар үзлəре дə жинаять  эшлəүдə катнашучылар булып саналалар.

10.12.2015
МБОУ "Мәмәтхуҗа  башлангыч белем бирү мәктәбендә” 1-4 нче сыйныф укучылары өчен   һәр ел саен инвалидлар декадасы традиция   буларак  үткәрелә. Бу елгы  уку елында 1 нче декабрьдән  10 нчы декабрьгә кадәр  узды.
"Инвалидлар декадасы"  түбәндәге өлешләрдән торды :
1 "Тынычлык иленнән кешеләр" презентациясен карау.
2. "Бер-беребездән  башка, безгә ярамый" шигырь конкурсы белән башланды. Конкурста  1-4 нче сыйныф укучылары катнашты.  Балалар "Дуслык турында", "Кояш җил белән дуслашты", "Тату гаилә" шигырьләрен укыдылар.
3. "Һәрвакыт яхшы юл белән бар " тәрбия сәгате үткәрелде.
Атна ахырында  инвалидлар декадасына багышланган чарага йомгак ясалды.
      

11.12.2015
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы  авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева Югары Ослан муниципаль район Советы өченче чакырылышының чираттагы бишенче утырышында катнашты.Көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды:
1.Югары Ослан муниципаль районының 2016 елга бюджеты;
2.Югары Ослан муниципаль районында яшьләр сәясәтенең үсеше;
3.Югары Ослан муниципаль районында җирлекләрне саклау һәм җир ресурсларын рациональ куллану;
4.2015 елның 23 октябрендә 2-23 № белән Югары Ослан Советы белән расланган яше тулмаган балалар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына керткән үзгәрешләр.

09.12.2015
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева һәм шәхси эшмәкәрләр Вадим Осипов һәм Татьяна Никитушкина белем бирә торган “Табышлы эш десанты” дип аталган семинарда катнаштылар.Бу семинарда катнашучылар Татарстан Республикасында кече һәм урта бизнесны алып бару өчен кирәкле формаларны презентлаштырдылар.Шулай ук “Эшмәкәрлек фабрикасы” һәм”Базарга керү юлыгыз” порталына проектлар күрсәтелде.Семинарда катнашучылар алдында тәҗрибәле бизнес-тренерлар кризиста маркетинг серләре, законлылык һәм салым салу тендерының төсмерләре турында сөйләделәр.

09.12.2015
Мəмəтхуҗа авыл китапханəсендə китапханə мөдире Елена Седова Ватан геройлары көненə багышлап «41 ел. Миңа 18 яшь иде»   Мəмəтхуҗа башлангыч сыйныф укучырары һəм балалар бакчасы балалары белəн əңгəмə үткəрде.

08.12.2015
Татар Мәмәтхуҗасы авылына бара торган юлдан кирәк булмаган агачларны, куакларны башкарма комитет,  мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре һəм авыл халкы ярдәме белән кисү,җыештыру эшләре башкарылды.Чөнки бу агач- куаклар машина йөртүчеләргә борылышта юлны күрү дәрәҗәсен киметәләр,кышын ул урынны кар-буран тутыра иде.Хәзер барысы да тәртиптә.

07.12.2015
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы үзидарә авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә оештырылган “Эшлекле дүшәмбе”киңәшмәсендә катнашты.Киңәшмәдә түбәндәге сораулар каралды:
1.”Составына этил спирты кергән сыра  сатуны стационар булмаган урыннарда сатуны хөкүмәт тарафыннан тыю турында”гы Федараль Законның үтәлеше турында;
2.Экстремизм һәм террорчылыкны тыю турында;
3.Яшьүсмерләр һәм яшьләр арасында җинаятьчелекне булдырмау турында;
4.Халык дружинасының кизү торуы турында;
5.Муниципаль булган иьтимагый-реабилитация консилиумы эше турында;
6.2016 елның 1нче январеннан  419нчы номерлы Федераль Законның гамәлгә керүе турында;
7.Сәнгать мәктәбенең 2015 нче елдагы эше турында;
8.Кышын сулыкларда куркынычсызлык тәртипләрен саклау турында;
9.2016нчы елның беренче яртыеллыгына газета –журналларга язылу турында хезмәт коллективлары белән алып барылган эш турында.

07.12.2015
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы үзидарә авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева һәм сәркатиб  Венера Камалетдинова Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә оештырылган киңәшмәдә катнаштылар.Киңәшмәдә түбәндәге сораулар каралды:
- Авыл җирлекләрендә су белән тәэмин  итү буенча тикшерүләрнең нәтиҗәсе турында;
- Авыл җирлеге башлыкларының  су белән тәэмин итү,халыктан җыелган чүпне җыюны оештыру турында;
- Авыл җирлегендә бюджет турында утырышлар уздыру (2015 ел,декабрь ае);
- Авыл җирлегендә 2015 елда эшләнгән эш турында һәм 2016 елга эш планы турында утырышлар уздыру турында;
- НПА регистрын алып бару,дисөиплина турында;
-Үзара салым турында;
- Авыл җирлеге башкарма комитетларының муниципаль район сайтына татар ёщм рус теллщрендщ яңалыклар бирүе турында.

03.12.2015
3 декабрь көнне Мəмəтхуҗа  авыл мəдəният йортында мəдəният хезмəткəрлəре инвалидлар декадасы көннəренə багышлап “ Яшəргə һəм җиңəргə” дип атап китап күргəзмəсе оештырдылар. Күргəзмəгə Фəнис Яруллинның əдəби əсəрлəре куелган.
Күргəзмəдə  тумыштан мөмкинлекләре чикләнгән спортсменнарның тормышлары, аларның батырлыгы, ихтыяр көчләренең нык булуы, кеше булып кала белүләре турында  укып белəргə була.
ования и застройки муниципального образования "города Иннополис"

03.12.2015
Бүген Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлегендә беренче ветераннар оешмасының отчёт-сайлау җыелышы булды. Мәдәният хезмәткәрләре”Без лаеклы ялда да күңелсезләнмибез” дип исемләнгән күргәзмә ясадылар.Монда өлкәннәр көче белән үстерелгән яшелчәләр, җиләк-җимеш,тозланган тәмләтекчләр,тегү,бәйләү һәм башка кул эшләре бар иде.
Җыелышны район советы ветераннары председателе Римма Троицкая алып барды.Ул район ветераннар оешмасында башкарылган эшләр турында сөйләде.Мәмәтхуҗа ветераннар советы  оешмасы председателе Виктор Мельников оешмада башкарылган эшләр белән таныштырды.Авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева  үзенең чыгышында өлкәннәр белән авыл җирлегенең эшен тагын да яхшыртырга кирәклеген белгертте, Рус Мәмәтхуҗасы авылындагы зират тирəсендә төзәтү  эшләрен башкарырга һәм зиратны тәртиптә тоту өчен җаваплы кеше билгеләргә кирәклеге турында әйтте. Актив булган өлкәннәргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Виктор Мельников ветераннар оешмасының председателе итеп Наталья Федотова кандидатурасын күрсәтте һәм бертавыштан  яңа председатель сайланды.Бу эшендә Наталья Федотовага уңышлар телибез.

 
03.12.2015
Кичә,2 нче декабрьдә Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылы, Советская урамында мунчада янгын чыкты.Рус Макылы авылындагы  Виктор Плохов җитәкләгән янгын сүндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре көче белән  янгын вакытында сүндерелде.Мунча хуҗалары күп югалту күрмәделәр, янгын сүндерү хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен белдерәләр.

03.12.2015
3нче  декабрь  көнне  Мәмәтхуҗа башлангыч  мәктәбендә татар халкының бөек композиторы, Татарстан Республикасының халык артисты Салих Сәйдәшевның 115 яшь тулу уңаеннан кичә үткәрелде. Укучылар композиторның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, аның тарафаннан төрле спектакльләргә язылган музыкаларны тыңладылар. Бу мероприятияне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гордеева М.М. әзерләде һәм үткәрде.

03.12.2015
Кышкы шуклыклар
Саф һавада узган кышкы уеннар сəламәтлекне ныгыта, балаларның гына түгел зурларның да кәефен күтәреп, шатлык китерә. Һәр бала диярлек яңа яуган карга соклана. Нихаять, кыш килгәнлекне тоеп кына түгел, ә тотып та карап була -кар өемнәрендә аунап, таудан шуып төшеп һәм кар шарлары әвәләп!

01.12.2015
1 нче декабрендә Бөтенроссия Генераль советы Президиумы ”Бердәм Россия” сәяси партиясе карары буенча Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү бердəм булып узды. Кабул итүне”Бердәм Россия” беренче партия бүлекчәсе Валентина Матвеева алып барды. Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылыннан ике кеше мөрәҗәгать итте:  Павел Степанов һәм Әлфинур Зайдуллина.Сорауларга уңайлы җаваплар бирелде.

30.12.2015
Терроризм, экстремизм һәм милләтчелек куркынычсызлыгы буенча профилактика эшен эффектлы башкару өчен җәмәгатьчелек тарафыннан оештырылган кизү тору узган шимбәдә тыныч узды. Бу көнне Алефтина Саттарова, Мансур Самигуллин һәм Татьяна Никитушкина кизү тордылар.Кич тыныч узды.

 30.11.2015
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева һəм район Советы депутаты Алефтина Саттарова район Советының өченче чакырылышының дүртенче утырышында катнаштылар.Утырыш Югары Ослан муниципаль районы башлыгы,Совет председателе Марат Зиатдинов җитәкчелегендә узды.Утырышның сәркатибе итеп Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы Владимир Карасёв сайланды.Көн тәртибендә унбер сораулар каралды.Һәрбер сорау буенча тиешле карар чыгарылды.

27.11.2015
Әни, әнием... Үзебезнең бердәнбер, якын, кадерле кешебезгә әйтә торган бу сихри сүздә күпме җылылык. Нәкъ менә шушындый сүзләрдән башланды. 27 ноябрь көнне МБББУ "Мәмәтхуҗа  башлангыч белем бирү мәктәбендә” узган бәйрәм-концерт. Бәйрәм барган зал чәчәкләр, шарлар, плакатлар белән бизәлгән иде. Әлеге бәйрәмдә әниләр, әбиләр hәм башка кунаклар да булды. Балалар исә бәйрәмгә кагылышлы төрле номерлар күрсәттеләр: шигырьләр, биюләр, җырлар һәм сценкалар. Бар чыгышларда, әниләрнең тормышыбызда мөhим роль тотуын күрсәткән видео-презентация белән алып барылды. Күңел кылларына кагылырлык матур, җылы бәйрәм килеп чыкты, хәтта кайбер әниләрнең күзләрендә шатлык күз яшьләре күренде.

26.11.2015
Әни җирдә иң кирәкле кеше.
Әниләрнең белик кадерен.
Җил – давыллардан саклап үстерә ул
Кызганмыйча бөтен гомерен.

Халык-ара əнилəр бəйрəме уңаеннан Мəмəтхуҗа авыл мəдəният йортына Югары Ослан  районыннан концерт программасы белəн Миннегөл Шəйдуллина җитəкчелегендə « Волжанка » хоры килде. Концертка утыздан артык тамашачы килгəн иде.Артистлар  авыл халкын үзлəренең мəхəббəт,гаилə,авыл һəм əлбəттə инде əнилəр турындагы җырлары белəн сөендерделəр.Бу концерттан авыл халкы бик канəгать калды.


26.11.2015
Мәгариф үсеше стратегиясе кысаларында, аны тормышка ашыру һәм үстерү максатыннан, региональных белем сыйфатын бәяләү өчен,МБББУ "Мәмәтхуҗа башлангыч белем бирү мәктәбендә" дүртенче сыйныф укучылары белән инглиз теленнән тулы күләмдә диагностик тест үткәрелде.


26.11.2015
Югары Ослан районы турында, безнең авылыбыз турында мәкалә бастыру максаты белән бездә”Республика Татарстан”газетасы хәбәрчесе булып китте.Ул “Сибгатов Р. “ гаилә фермасында булды, Татар Мәмәтхуҗасы авылында төзәтелгән күперне карады, Рус Мәмәтхуҗасы авылында төзелә торган сугым цехында булды.Авыл җирлеге башлыгы  Валентина Матвеева белән әңгəмә вакытында  авыл халкыннан җыелган чүпне читкә чыгаруның оештырылган төстә булуын ачыклады.Газета битләрендә мәкалә басылып чыгар дип ышанабыз.Кем газетага язылмаган,тизрәк язылырга ашыгыгыз!

24.11.2015
Татьяна Петрова административ бина янын җыештырды.Хәзер бу чисталык, тәртип монда  эшләүче хезмәткәрләрне генә түгел, йомыш белән килүчеләрне дә шатландыра.
 

24.11.2015
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге  башлыгы Валентина Матвеева гражданнарны кабул итү вакытында, пенсиянең җыелып бара торган өлеше бирелү  һәм белешмәләр бирү турында 2 кеше кабул итте.Мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм каралды,әңгәмә вакытында кайберләренә аңлату үткәрелде.

23.11.2015
ААҖ “Челтәрләр компаниясе” Буа электр челтәрләре хезмәткәрләре Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылында төзәтү һәм профилактик эшләр башкардылар, шулай ук Яшьләр урамында өч электр баганасын алыштырдылар.


 
23.11.2015
Терроризм, экстремизм һәм милләтчелек куркынычсызлыгы буенча профилактика эшен эффектлы башкару өчен җәмәгатьчелек тарафыннан оештырылган кизү тору узган шимбәдә тыныч узды. Кизүдә Валентина Матвеева, Радик Каюмов, Татьяна Никитушкина тордылар.

23.11.2015
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева Совет утырышлар залында булган “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашты.Көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды:
- “Этил спиртын җитештерү һәм әйләнештә куллану һәм составында спирт булган продукцияне стационар булмаган сату урыннарында өлешчә сыра сатуны хөкүмәт тарафыннан тоюны көйләү” дигән Федераль Законның үтәлүе турында;
 -террорчылык һәм экстремистлыкны булдырмау турында;
-  урамда һәм җәмәгатьчелек урыннарында яшьүсмерләр арасында җинаятьчелекне булдырмау буенча профилактик эшләр турында;
-  ИХД(ирекле халык дружинасы)ның кизү торуы;
-газеталарга язылу кампаниясе турында;
- инвалидлар декадасындагы чаралар;
- Ватан Геройлары көнен уздыру турында;
- 2015 нче елның 1нче декабрендә  җәмәгатьчелек белән“Бердәм Россия”партиясе бүлекчәсендә халыкны кабул итү турында;
- “иҗтимагый карамактагы кешеләр” белән башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау турында.

23.11.2015
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева һәм үзидарә сәркатибе Венера Камалетдинова Советның утырышлар залында уздырылган киңәшмәдә катнаштылар.Көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды:
- су белән тәэмин итүне лицензияләү турында;
-җир асты су заборларын лицензияләү турында;
- хуҗасыз авыл хуҗалыгы объектларын инвентаризацияләү һәм салым салынырга тиешле объектлар исемлегенә кертү турында;
- хуҗасыз булган яшәү коммуналь хуҗалык объектларын( җылылык трассасы,су үткәргечләр, башнялар,канализация һ.б.) исәпкә кую эшләре турында;
- коррупциягә каршы закондагы үзгәрешләр турында;
- муниципаль район сайтына авыл үзидарә комитетларының татар һәм рус телләрендә яңалыклар җибәрүе турында;
- 2015 нче елның 12 нче декабрендә Гомумроссия гражданнар кабул итү көнен уздыру турында.

21.11.2015
Авылдашыбыз Фəниль Галеев  Пенза шəһəренə  хəрби хезмəткə алынды. Менə бер ай үтеп тə китте.Узган  шимбəдə, 21 ноябрь  көнне,  əнисе Айслу Галеева  улының  хəрби ант кабул  иткəн көненə барды. Без туганнары, авылдашлары Фəнилгə хезмəтендə зур уңышлар телəп, аның исəн-сау туган авылына,əти-əнисе янына исəн-сау əйлəнеп кайтуын телибез.

20.11.2015

Иске Рус.Мәмәтхуҗа авылында хәзерге заманча сугым цехы тезелеше дәвам итә. Бу төзелеш эшләре узган ел башлланган иде.Төзелеш шәхси эшмәкәр Нияз Шарапов көче белән алып барыла.


 
20. 11.2015
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлегендә яшәүче өлкән яшьтəге  кешеләргә соңарып булсада куанычлы бүләк пакетлары - 8 кг. он тараттылар. ООО"Заволжье" хакимиятенә пенсионерлар үзләренең рәхмәтләрен белдерәләр.


 
20.11.2015
Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авылы янында  урнашкан буаны тикшерде ,суның тирәннеген билгеләде. Көзнең беренче  күренеше-елгаларда су күтәрелеше арту.


19.11.2015
Яктылыкны кире кайтара торган юл элементлары
Тәүлекнең карангы вакытында юл читеннән баручы җәяүледә машина утын чагылдыра торган элементлар кертелгән кием булырга тиеш.ЮХИДИ идәрәсендә моның юлларда җәяүлеләрнең тапталу очракларын   киметүгә өлеше зур булачак дип исәплиләр.Шул максаттан безнең бакчада балаларга, әти-әниләргә әнгәмә узды. Балаларның киемнәренә чагылдыра торган элементларны ничек  итеп дөрес беркетергә киңәшләр бирелде..

18.11.2015
Балалар травматизмын булдырмау өчен балалар бакчасында оештырылган эш. сында оештырылган эш.
Кама Тамагындагы"Салават күпере" балалар бакчасында"Балалар травматизмын булдырмау өчен балалар бакчасында оештырылган эш"темасына багышланган зональ семинар узды.Тәрбияче Сибгатуллина Р.Р.семинарда катнашучы коллегалары алдында чыгыш ясады. Ул үзенең бу юнәлештә эшләгән  тәҗрибәсе белән уртаклашты.

18.11.2015
Фельдшер  Татьяна Чукина гриппка каршы прививка ясады. Барлыгы 50 кешегə,шуларның 38- пенсионерлар,3-балалар бакчасы,2- башлангыч белем бирү мəктəбе хезмəткəрлəре,7- авыл халкы.    


 

18.11.2015
14 ноябрдə,үткəн шимбəдə Мəмəтхуҗа авыл  мəдəният йортында беренче кич җәмәгатьчелек кизү торды. Бу кичне Гөльзия Мостафина,Алефтина Саттарова һəм Владимир Никитушкин кизү тордылар,тəртип бозучылар булмады.


 
18.11.2015
Китапханə мөдире Елена Седова христиан динə багышлап «Храмов благовест святой» дəрес үткəрде.

17.11.2015.
Хөрмәтле Иске Рус Мәмәтхуҗасында яшәүче авыл халкы!  Озак  вакытка сузылган салкыннар булуы    сәбәпле су җыя торган башнядагы автомат идарәсе белән эшли торган насос кул идарәсенә күчте. Бу эшне көненә ике мәртәбә Юрий Михайлов башкарачак.

17.11.2015
Узган шимбәдә Казан шәһәрендә оештырылган авылхуҗалыгында җитерелештерелгән азык-телек сату ярминкәсендә безнең авыл җирегеннəн "Сибгатов Р."гаилә фермер хуҗалыгы башлыгы Роберт Сибгатов  катнашты. Ул сыер ите сатты.

17.11.2015
Мəдəният  хезмəткəрлəре сугыш кырларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янын чүп  үлəннəрнен чистарттылар .


 
16.11.2015
Әдəбият елында, шагыйрь Александр Блокның  тууына 135 ел уңаеннан «Царство снов и туманов» китапханə мөдире Елена Седова китап  күргəзмəсе үткəрде.


 
16.11.2015
Китапханə мөдире Елена Седова Мəмəтхуҗа башлангыч белем бирү мəктəбендə сабырлык көненə багышлап «Толерантность - дорога к миру» дигəн темага əңгəмə үткəрде.


 
14.11.2015
Бөек җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан  Мəмəтхуҗа китапханə мөдире Елена Седова «Чтобы помнили »  дип атап китап күргəзмəсе үткəрде.

 

13.11.2015
Призывниклар  көненə багышлап Мəмəтхуҗа китапханə мөдире Елена Седова «Повезло мужчинами родиться»  дип атап китап күргəзмəсе үткəрде

 

13.11.2015
Бозда  куркынычсызлык   кагыйдәләре. 
Су объектлары куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында МББУ "Мәмәтхуҗа башлангыч белем бирү мәктәбе" балаларның куркынычсызлыгына зур игътибар бирә. 13 нче ноябрь көнне мәктәп укучылары hәм балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга сулыкларда куркынычсызлык тәэмин итү hәм боз өстендә бәхетсезлек очракларын булдырмау йөзеннән экскурсия үткәрелде. Салкыннар җитү белән (кайвакытта октябрь-ноябрь айларында ук) сулыкларда беренче боз хасил була. Барлыкка килгән боз катламы аеруча балаларны үзенә җәлеп итә, аларда аны сынап карау теләге уята. Юка боз бик хәтәр әйбер. Укучылар сулыклар янында hәм көзге - кышкы чорларда сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладыдар.

13.11.2015
13 ноябрь  көнне Мəмəтхуҗа мəдəният йортында сəнгать җитəкчесе  Татьяна Никитушкина югары класс укучылары һəм студентлар белəн  халык-ара сукырлар көненə багышлап əңгəмə үткəрде.

12.11.2015
12 ноябрь Мəмəтхуҗа мəдəният йортында сəнгать җитəкчесе  Татьяна Никитушкина мəктəп балалары белəн əнилəр көне бəйрəменə əзерлəнə башлады.

10.11.2015
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы үзидарә авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева граҗданнарны кабул итте.Барлыгы 4 кеше кабул ителде.Документларны рәсмиләштерү,белешмәләр алуда ярдәм соралды.Барлык мөрәҗәгатьләр дә теркәлде, әңъгəмә вакытында кайсыларына аңлатма бирелде,кайберләре эш тәртибендә чишелер дип ышандырылды.

 

 

 

 

 

 

 

09.11.2015
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин җитәкчелегендә оештырылган “Эшлекле дүшәмбе”киңәшмәсендә катнашты. Ирекле халык дружинасының кизү торуы турында чыгыш ясалды, “Идел буе урман хуҗалыгы” җитәкчесе Исмагилов И. “2015 елның 10 аенда эшләнгән эшләргә йомгак” ясады, ТРның Федераль янгынга каршы 112 нче хезмәт бүлеге җитәкчесе Пестов Э.районда янгын куркынычсызлыгына каршы хәлләр турында мәгълүмат бирде. Халык депутатлары Советының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлия Камалетдинова  вакытлы матбугатка язылу кампаниясы эше һәм “ Яңарыш” фондына ярдәм итү турында сөйләде.  

09.11.2015
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева һәм сәркатиб  Венера Камалетдинова Югары Ослан муниципаль районы Халык депутатлары Советының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Виктор Тимиряев оештырган”Ведомствоара эшчәнлек турында”дигән тема буенча семинар-киңәшмәдә булдылар.Бу семинар- киңәшмәдә аппарат Советы җитәкчесе Людмила Никитина, башкарма комитетның эшләре белән идарә итүче Әлфия Мингазова, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Ольга Камалеева, районның башка авыл Советы үзидарә җирлеге башлыклары һәм сәркатибләре дә катнаштылар.Авыл Советы үзидарә башкарма комитетларында уздырылган тикшерүләр вакытында булган кимчелекләр,җитешсезлекләр өстендә эшләргә,җаваплылар һәм башкару сроклары билгеләнде.Мондый семинар- киңәшмәләр даими рәвештә уздырылачаклар.

09.11.2015
Югары Ослан муниципаль районының утырышлар залында  район Советының  өченче чираттан тыш уздырылган утырышында Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева һәм район Советы депутаты Алефтина Саттарова катнаштылар.Утырыш  Совет рәисе, Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә узды.Утырышның сәркатибе итеп Вахит авыл Советы җирлеге башлыгы, депутат Альберт Залялетдинов сайланды.Көн тәртибендә чираттагы сораулар каралды:
1.Югары Ослан муниципаль районының Уставындагы берничә кагыйдәнең эшен туктату.
2. Югары Ослан муниципаль районының 2015 елның 9 аенда бюджетның үтәлеше турында.
Һәрбер сорау буенча карар чыгарылды.

05.11.2015
Хөрмəтле авылдашлар, сезнең барыгызны да Татарстан Республикасының Конституция  көне белəн котлыйбыз.Бу бəйрəмне Татарстанда  барлык халык бəйрəм итə. Бу бəйрəм көннəрендə барыгыз да киләчәккә ышаныч белән каравыгызны,үзегезнең көчегезгə ышанып, исəн-сау яшəвегезне һəм гаилəлəрегез бəхетле булуын  телибез.

03.11.2015
Мəмəтхуҗа авыл китапханəсендə  «Сəнгать  төне» акциясе кысаларында   « Рəхим итегез» дигəн кичə үтте.Бу кичə мультипликация сəнгатенə  багышланган иде. Китапханə мөдире балаларга мультфильмнарның ничек иҗат ителүе  турында сөйлəде.Соңыннан кемнең нинди яраткан мульфильмы, шул турыда  сөйлəштелəр.

 
 

03.11.2015
30 август көнне Мəмəтхуҗа мəдəният йортында сəнгать җитəкчесе  Татьяна Никитушкина «Көзнең сюрпризлары» дип аталган бəйрəм кичəсе үткəрелде.  Бу кичəдə  югары класс укучылары ,студентлар катнаштылар
 
03.11.2015
2005 елдан бирле Россиядə  Халыкара бердәмлек көне билгелəп үтелə. Китапханə мөдире Елена Седова «Борцы за народное единство» дип атап  тарих  дəресе үткəрде.
 

02.11.2015
Электрон цифрлы имза- ул Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары эшендә «Электрон цифрлы имза турында», «Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр турында һәм мәгълүматны яклау хакында» федераль законнар, «Татарстан Республикасы мәгълүмати системалары һәм мәгълүматлаштыру турында» Татарстан Республикасы Законы таләпләрен гамәлгә ашыру максатларында һәм кәгазьдәге электрон документлар күчермәсенең юридик әһәмиятен тәэмин итү өчен оештырылган бик уңайлы җайланма. Иске Мәмәтхуҗа үзидарә авыл Советы җирлеге башлыгы Валентина Матвеева электрон цифрлы имзага ия булды.
 

02.11.2015
Узган шимбәдә Казан шәһәрендә оештырылган авылхуҗалыгында җитештерелгән азык-төлек сату ярминкәсендә, безнең районнан “Сибгатов Р.” гаилә фермер хуҗалыгы башлыгы Сибгатов Роберт та катнашты.Ул сыер ите сатты.
 

30.10.2015
Матбугатта бастырылган гəҗит, журналарның кеше тормышы өчен  əһəмияте зур. Барча кирəкле, үзлəрен кызыксындырган яңалыкларны, файдалы киңəшлəрне  алар шушы гəҗит, журналарны укып, шуннан алалар. Китапханə мөдире Елена Седова да шул уңайдан «Яраткан журналларның битлəре буйлап» дип атап китап күргəзмəсе оештырды.
 

28.10.2015
Мəдəният хезмəткəрлəре Татьяна Никитушкина һəм Фəридə Сибгатулина  Мəйдан мəдəният йортыннан кайтартылган кәнәфилəрне матур итеп, яңартып буяп чыктылар.
 

27.10.2015
Югары Ослан үзəк китапханəсендə «Россиядə əдəбият елында китапханəлəрнең эшчəнлеге »  дип атап семинар дəрес үткəрделəр. Бу семинарда  Мəмəтхуҗа китапханə мөдире Елена Седовада катнашты.

26.10.2015
Безнең авыл Советы Җирлегендә яшәүче Җамалетдин кызы Сабира апа Роматованы  95 яшьлек юбилее белән Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин , Рус Мәмәтхуҗасы авыл Советы җирлеге башлыгы Валентина Матвеева, районның ветераннар Советы җитәкчесе Римма Троицкая котладылар.Тәбрикләүләрдә иң җылы сүзләр яңгырады.Үз чиратында юбиляр кунакларга зурлап килүләренә зур рәхмәтен белдерде. 
 

23.10.2015
23 октябрь көнне  китапханə мөдире Елена Седова рус əдəбияты елы һəм Нобелев премиясе лауреаты язучы Иван  Бунинның тууына 145 еллыгы уңаеннан «Йөрəгем белəн бары балачакны хəтерлим» дип аталган китап күргəзмəсе оештырды. Күргəзмəдə язучының бик күп кенə əсəрлəре  бар иде.
 
23.10.2015 
Югары Ослан муниципаль районы Советы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә уздырылган  Район Советының өченче чакырылышы утырышында Район Советы депутаты Саттарова Алефтина катнашты.

23.10.2015
Авыл Советы башкарма комитетының сәркатибе Венера Камалетдинова Югары Ослан муниципаль районы Советы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә авыл Советы җирлеге башлыклары белән уздырылган утырышта катнашты. Көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды:
* 2016 нчы елга бюджет формалашуы;
* хуҗалык эшчәнлеге;
*үзара салым

23.10.2015
Яшүсмерләр һәм яшләр клубында 2015 нче елның 23нче октябрендә уздырылган “Россия армиясе сафларына чакырылучы көне”чарасында, авыл Советы башкарма комитеты сәркатибе Венера Камалетдинова,егетләр- Галеев Фәнил,Фһдоров Илья,Михайлов Дмитрий  катнаштылар.Беренче булып чарада катнашучыларга Югары Ослан муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлия Камалетдинова мөрәҗәгать итте.Ул егетләргә яхшы хезмәт итеп,туган якларына, туганнары янына  исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде.

23.10.2015
23 октябрь көне  район Советы депутаты Алефтина Саттарова Югары Ослан муниципаль район Советының икенче утырышында катнашты.

23.10.2015
Башкарма комитеты секретаре Венера Камалетдинова  авыл җирлеге башлыклары белəн  үткəрелгəн киңəшмəдə   катнашты .

23.10.2015
23 көнне  районның яшьлəр клубында булачак призывниклар   очрашу булды. Бу очрашуда башкарма комитеты секретаре Венера Камалетдинова һəм булачак призывниклар: Фəнил Галеев,Илья Федоров,Дмитрий Михайлов катнаштылар.
Кунакларны муниципаль район Башкарма комитеты социаль-мәдәният сораулары буенча урынбасары Гөлия Камалетдинова  җылы сәламләде. Әфганстан сугышында катнашкан ветераннар советы  рəисе Сергей Плеханов булачак солдатларга үзенең  теләкләрен җиткерде.
– Сезгә түземлелек, кыюлык һәм көч телим. Армиядә сез чын ир- егет булып җитлегерсез. Ватанны яклау һәр ир- егетнең изге бурычы, - диде ул.Очрашу бик күңелле үтте.

21.10.2015
21 октябрь көнне  китапханə мөдире Елена Седова «Татарстан мəдəният дөньясы искиткеч»дип аталган бердəндер мəдəният дəресе үткəрде һəм аларга читтəн торып Татарстан Респубикасының  мəдəният һəм сəнгать дөньясына сəяхəт оештырды.
Бик кызыксыну белəн укучылар экрандагы слайдларны күзəтеп  бик күп файдалы,кызыклы мəгълүмəтлəр алдылар.Чараның ахырында һəрберсенə мəдəният көндəлеге бүлəк иттелəр.
 
  
20.10.2015   
“Татарстан Республикасының гигиена һәм эпидемиология үзәге” тарафыннан безнең авыл җирлегендә булган Татар Мәмәтхуҗасы һәм Рус Мәмәтхуҗасы авылларындагы су алу скважиналарыннан  суны тикшерү эшләре башкарылды.Тикшерү нәтиҗәләре буенча суның химик төзелеше яхшы, куллану  өчен яраклы,катылыгы буенча күрсәткечләре югары дип табылды.Катылыгы югары булган суны кулланганда, кешенең ашкайнату органнарына тискәре йогынты ясый.Андый суны йомшарту ысуллары бар: махсус фильтр-йомшарткычлар куллану.Сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен суны кайнатып ,суытып кулланырга,краннан килгән салкын суны эчмәскә киңәш ителә.
 
19.10.2015
Мəдəният һəм башлангыч белем бирү мəктəбе хезмəткəрлəре Иске Рус Мəмəтхуҗа авылының үзəгендə урнашкан спорт мəйданчыгында  үлəннəрне чаптылар . 
 
 
19.10.2015
Мəдəният хезмəткəрлəре Алефтина Саттарова һəм Татьяна Никитушкина Мәйдан авылы  мəдəният йортыннан кайтартылган кәнәфилəрне урнаштырдылар. 
 
 
 
19.10.2015
19 октябрь көнне  китапханə мөдире Елена Седова «Осенняя пора…» дип аталган китап күргəзмəсе оештырды. Күргəзмəдə балалар өчен шигырьлəр һəм хикəялəр бар иде.
 
 
14.10.2015
14 октябрь көнне Мәмәтхуҗа авыл мәдәният йорты  идарəчесе Алефтина Саттарова  авыл яшьлəре белəн” Покрауда  əйлəн-бəйлəн” дип аталган чара  үткәрде.Яшьлəргə бу бəйрəмнең ничек килеп чыгу тарихы турында сөйлəде.
 

13.10.2015
Югары Ослан муниципаль районының газ белән тәэмин итү хезмәткәрләре Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылында план буенча газүткәргечне төзекләндерү эшләре  башкардылар.
 
 
 
13.10.2015
Сайлау алды компаниясе  вакытында  Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлегендә урнашкан авылларда Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары, Бердәм Россия партиясе сәркатибе урынбасары   Сергей Осянин  катнашында  җирле авыл халкы белән җыелышлар,очрашулар булып узды.Авыл җилеге башлыгы Валентина Матвеевага халык кызыксынган сорауларын бирде һәм алга таба эшләү өчен бурычлар куелды. Бүгенге көндә куелган  кайбер мәсьәләләр уңай чишелә.
 
13.10.2015
Күп еллардан бирле  Бөек Ватан сугышы вакытында 1941-1945 нче елларда хәбәрсез югалган Югары Ослан районы кешеләре турында мәгълүмат туплау эшләре алып барыла.Мемориал-музей биргән фамилияләрне район газетасы битләрендә бастырабыз.Якын туганнарының бу изге эштә актив катнашуларын көтеп калабыз!
 
 
13.10.2015
2015 елның 13 нче октябрендә авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева “Эшлекле дүшәмбе” җыелышында катнашты. Көн тәртибендә физик һәм юридик йөзләрдән җир һәм милек салымнары җыю турындагы сорау да каралды.Шул салымнар җыелып,  авыл Советы бюджетына кергәч кенә  авыл Советы  тулысынча куллану эшен планлаштыра ала. 
Хөрмәтле,авылдашлар! 2014 нче ел салымнарын сез 2015 нче елның 1 нче октябренә кадәр түләргә тиеш идегез.
 
  
13.10.2015
Мәйдан авыл җирлегендә яңа мәдәният йорты ачылу сәбәпле,яңа җиһазлар кайтартылган. Шул уңайдан, кулланышта булган 42 кәнәфи Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортына тапшырылды.
 
 
 
06.10.2015
Йорт яннарында  төзелеш материаллары яткан  йорт хуҗаларына төзеклəндерү комиссиясе кисəтү кəгазе калдырган хуҗалыкларга яңадан  тикшерү  үткəрде. Йорт хуҗалары барысы да кисəтү кəгазлəрендə язылган кимчелелəрне бетергəннəр,
 

05.10.2015
Иске Рус Мəмəтхуҗа  авылы янында  хайванннарны  суеп эшкəртү цехын төзү дəвам итə. Эшчелəр цехның стенасын  күтəреп, канализация үткəрү эшлəрен  алып баралар,төзелешне дəвам итəр өчен  төзелеш материаллары  кайтарталар.
 

05.10.2015
Авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева пенсионер укытучыларга, башлангыч белем бирү мəктəбе һəм балалар бакчасы коллективларына профессиональ  бəйрəмнəре белəн котлап,  котлау открыткалары җибəрде.

05.10.2015
Мəмəтхуҗа  авыл китапханəсендə, китапханə мөдире Елена Седова бөтен дөнья хайваннарны яклау көненə багышлап «Открывай страницу-дверь, в книжке самый разный зверь» дип атап китап күргəзмəсе оештырды.
 
05.10.2015
Фермер Роберт Сибгатов авыл хуҗалыгы ярминкəлəрендə бик актив катнаша. Ул  ярминкəдə үз хуҗалыгында үстергəн,сыйфатлы, яңа гына  суелган  сыер ите сата. 
 
 03.10.2015
Өлкәннәр көне белән!
Октябрь аеның беренче көне -Өлкәннәр көне буларак билгеләнеп үтелә. Шул уңайдан бакча балалары   һәм мәктәп укучылары бергәләшеп авыл мәдәният йортында шушы бәйрәмгә багышланган  концерт  хәзерләделәр. Балалар килгән  кунаклар алдында шигерьләр, матур -матур җырлар, куңелле биюләр белән чыгыш ясадылар. Җыр-биюләрдән соң бу матур бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
 

03.10.2015
Рус əдəбияты елы һəм шагырь Сергей Есенинның тууына 120 яшь уңаеннан  китапханə мөдире Елена Седова «России стихотворная душа» дигəн темага китап күргəзмəсе оештырды.

01.10.2015
Мәктәп     олимпиадалары     этабы.
22 нче сентябрь көнне олимпидаларның   мәктәп туры башланды. Бу олимпиаларның максаты – талантлы  укучыларны  билгеләү, укучыларга үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карау мөмкинчелеге бирү, фәнни-эзләнү эшенә җәлеп итү иде.  Мәмәтхуҗа башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә түбәндәге фәннәр буенча олимпиаларның үткәрелде:
 23 нче сентябрь - математика
28нче сентябрь-  рус теле
29 нчы сентябрь- инглиз теле
Олимпиада нәтиҗәләре белән МББУ"Мәмәтхуҗа башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе" сайтында таныша аласыз.
 
01.10.2015
Татар Мəмəтхуҗасы авылында, мəктəп укучылары  шəхси эшмəкəр Татьяна Никитушкина исеменнəн барлык пенсионерларны өлкəннəр көне белəн котлап, бүлəк тараттылыр.Аларның барчасынада саулык-сəламəтлек ,озын гомер,гаилə бəхете телəделəр.
 

01.10.2015
Мəмəтхуҗаса авыл мəдəният йортында өлкəннəр көненə багышлап бəйрəм концерты булды.Килгəн кунакларны авыл җирлеге башлыгы  Валентина Матвеева  кайнар котлап аларга саулык-сəламəтлек,озын гомер телəде.Концерттан соң килгəн кунакларны чəй табынына чакырдылар.
 

30.09.2015
Иске Рус Мəмəтхуҗасы авылында,  шəхси эшмəкəр Вадим Осипов барлык пенсионерларны өлкəннəр көне белəн котлап, бүлəк таратты.Аларның барчасынада саулык-сəламəтлек ,озын гомер,гаилə бəхете телəде.
 

01.10.2015
Авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева,   фермер Роберт Сибгатовка өлкəннəр көнендə чəй табы əзерлəргə акчалата ярдəм иткəн өчен, шəхси эшмəкəрлəр Татьяна Никитушкина һəм Вадим Осиповка  пенсионерларга бүлəк ясаганнары өчен рəхмəтен белдерде. Аларга саулык.эшлəрендə уңышлар һəм гаилə бəхете телəде. 

30.09.2015
Бүген,  30сентябрь Рəсəйдə  Интернет көне дип билгелəп үтелə.  Шул уңайдан  китапханə мөдире Елена Седова «Серле пəрəвез:Интернет-ресурсы» дигəн темага китап күргəзмəсе оештырды.
 

01.10.2015
Мəмəтхуҗа авыл китапханəсендə  «Хуҗабикə» клубы эшли. Клубның бурычы: тегəргə,чигəргə,инə һəм элəктергеч белəн бəйлəргə өйрəнү.
 

01.10.2015
Мəмəтхуҗа авыл китапханəсендə  «Хуҗабикə» клубы эшли. Клубның бурычы: тегəргə,чигəргə,инə һəм элəктергеч белəн бəйлəргə өйрəнү.
 

30.09.2015
Август аенда булып үткəн халык җыенында, Югары Ослан муниципаль район башлыгы ярдəмчесе Сергей Осянин катнашты. Бу җыенда район җитəкчесенə  Исаево авылыннан  Иске Рус Мəмəтхуҗасы авылына кадəр юлларның начар булуын əйттелəр.  Хəзерге вакытта  юл хезмəткəрлəре  юлларда барлыкка килгəн чокырларны  “ямыйлар”.
 

28.09.2015
28 сентябрь көнне авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашты.
 
28.09.2015 
Авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева 26 нчы сентябрь көнне районның авыл җирлеге башлыклары белəн үткəрелгəн семинарда  катнашты.Киңəшнең төп темасы: «Авыл җирлеге башлыкларының юлларны карап,төзеклəндерүдə һəм төзүдəге эшлəгəн эшлəре » . Авыл җирлеге башлыклары соңыннан бергəлəп  авыл  җирлеклəрен карап чыктылар.
 
25.09.2015
Яңа Рус Мəмəтхуҗа авыл җирлегендə сугыш кырларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл һəрвакыт ихтибар үзəгендə. Менə бүгендə башкарма комитеты,китапханə һəм  мəдəният хезмəткəрлəре һәйкәл янында  киткəн чəчəклəрне,үлəннəрне йолкып, чүп үлəннəрен чаптылар.

25.09.2015
Мəмəтхуҗа авыл мəдəният йорты идарəчесе Алефтина Саттарова  һəм китапханə мөдире Елена Седова  мəктəп балалары белəн спорт мəйданында «Кросс Татарстана-2015» көненə багышлап кызыклы уеннар уйнадылар. Башта күнегүлəр ясадылар,соңыннан 1 чакырым арага чаптылар:
1 урында - Аня Николаева;
2 урында -Алина Каюмова;
3 урында-Никитушкин Кирилл.

24.09.2015
24 сентябрь көнне Мəмəтхуҗа авыл мəдəният йортында сəнгать җитəкчесе Татьяна Никитушкина « Көзге үрнəклəр» дип аталган чəчəклəр бəйгесе үткəрде.

23.09.2015
23 сентябрь көнне Макыл урта белем бирү мəктəбендə парк һəм скверлар елына багышлап сəлəтлелəр ярминкəсе булып узды. Бу ярминкəдə балалар бакчасы,башлангыч белем бирү мəктəбе коллективы катнашты.

23.09.2015
Ихлас күңелдән барлык мөселман халкын Корбан гаете белән белән котлыйбыз. Барчабызга да күңел тынычлыгы, иман байлыгы,  озын гомерләр телибез. Күгебез аяз,илебез тыныч булсын. Теләгән теләкләрегез, догаларыгыз кабул булсын.

23.09.2015
Югары Ослан муниципаль районы ветеринария хезмəткəрлəре хуҗалыгында мөгезле эре терлек булган хуҗалыкларга кереп, лейкоз авыруын тикшерү  өчен, мөгезле эре терлеклəрдəн кан алдылар. 
 

19.09.2015
Китапханə мөдире Елена Седова берничə ел дəверендə җыелган иске китап һəм журналларны макулатурага тапшырды.
 

19.09.2015
Башкарма комитеты, авыл клубы һəм китапханə  хезмəткəрлəре Иске Рус Мəмəтхуҗа авылының Мəктəп  урамында   су колонкасының өйчеген  буядылар.

10.09.2015
7 сентябрдəн 14 сентябргə  кадəр Татарстан Республикасында «Президент белəн бергə» Республика иҗтимагый хəрəкəте инициативасы белəн «Көзге яхшы эшләр-яхшы эш эстафетасы» дип аталган ирекле акциясе  игълан ителде.Шушы акция кысаларында мəдəният,китапханə хезмəткəрлəре Рус Мəмəтхуҗасы һəм Татар Мəмəтхуҗасы авыллары урамындагы чүплəрне җыярга чыктылар. 
 

 

10.09.2015
Башкарма комитеты, авыл клубы  хезмəткəрлəре һəм эш белән тәэмин итү үзəге аркылы эшкə Татьяна Петрова янгын сүндерү машинары  килеп су алганда билгеле булсын өчен суэтем башнясы янындагы баганаларны кызыл төскə буядылар.
 

 

08.09.2015
13сентябрь көнне Татарстан Республикасы Президентын һəм җирле үзидарə Советына депутатларны сайлау  булачак. Шул уңайдан  китапханə мөдире Елена Седова «Кил һəм үзеңчə сайла» дигəн темага китап күргəзмəсе оештырды.
 

 

08.09.2015
8 сентябрь көнне Мəмəтхуҗа авыл мəдəният йорты идарəчесе Алефтина Саттарова  “Көзге яхшы эшләр” эстафетасы кысаларында  «Яхшылык һəм мəрхəмəтлелек дəресе» дигəн тематик чара үткəрде. 
 

 

08.09.2015
7 сентябрь көнне Мəмəтхуҗа башлангыч мəктəбендə, хезмəткəрлəрне һəм укучыларны янгын чыккан чыккан вакытта,  ничек мəктəп бинасыннан чыгарга кирəклеген өйрəнделəр.
 
 

07.09.2015
09 сентябрь көнне авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашты.

04.09.2015
Китапханə мөдире Елена Седова рус əдəбитына һəм язучы Александр Купринның 145 еллыгы уңаеннан «Сəлəте гадəттəн тыш» дип аталган китап күргəзмəсе ясады.
 
 
03.09.2015
2 сентябрдəн Мəмəтхуҗа авыл клубында №1274 сайлау участогы  Татарстан Республикасы Президентын һəм җирле үзидарə Советына депутатларны сайлау алды комиссиясе эшли башлады.
 
 
03.09.2015
3 нче сентябрь Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Шул уңайдан китапханə мөдире Елена Седова «Сак булыгыз! Терроризм» дип аталган китап күргəзмəсе ясады.
 

02.09.2015
Тиздəн 13 сентябрь көнне Татарстан Республикасы президентын һəм җирле үзидарə Советына депутатларны сайлау булачак. Мəмəтхуҗа авыл клубы №1274 сайлау участогы, авыл халкы тавышларын бирергə монда килəчəк. Шул уңайдан авыл клубы хезмəткəрлəре хəзерлек эшлəре алып баралар. Клубның урам яктан стенасын агарттылар, тирə ягын җыештырып,чүп үлəннəрен чаптылар.
 

01.09.2015
1 нче сентябрьдә без барыбыз да якты һәм матур бәйрәм – Белем көнен билгеләп үтәбез. Бу көнне мәктәп ишеген беренче ачып керүче балалар  бик көтеп ала. Чәчәкләр бәйләме, елмаюлар, котлаулар – барысы да зур бәйрәмне тагын да ямьләп җибәрә.Бу көнне авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеевада  тантаналы линейкада катнашты.Бəйрəмгə килүчелəрне яңа уку елы башлану белəн котлап,беренче сыныфка укырга керүчелəргə үзенең бүлəклəрен  тапшырды.
 
31.08.2015
Безнең районда матур гадəт, уку елы башланыр алдыннан "Мəктəпкə җыенырга булыш!" дигəн  хəйрия акциясе  үткəрелə.
31 август көнне булачак беренче сыйныф укучыларына  Макыл урта мəктəбе директоры Алсу Баканова үзенең матур телəклəрен əйтеп тантаналы төстə уку əсбаплары тутырылган портфель бүлəк итте һəм соңыннан истəлеккə карточкага төштелəр.
 
 
30.08.2015
30 август көнне Мəмəтхуҗа мəдəният йортында Республика көненə багышлап «Минем Татарстаным» дип аталган бəйрəм кичəсе үткəрелделəр.
 
 
28.08.2015
Сентябрь аенда Татарстан Республикасы президентын һəм җирле үзидарə Советына депутатларны сайлау  булачак. Шул уңайдан хəзерлек эшлəре башланды. Башкарма комитеты, авыл клубы хезмəткəрлəре   администрация бинасының идəнен буядылар.
 
 
28.08.2015
Авыл җирлеге, мәдәният йорты һəм китапханə хезмәткәрләре “Яшел Россия” дип аталган экология субботнигында катнаштылар. Бу акция вакытында авыл янындагы посадкаларны чүп-чардан арындырдылар.
 
27.08.2015
Татар Мəмəтхуҗасы авылы янындагы күпердə  төзелеш эшлəре төгəллəнде. Бу төзелеш эшлəрен Казанның ООО «СтройАгроСоюз» оешмасы башкарды һəм аларның эшен карарга махсус комиссия килде. Күпер бөтен талəплəргəдə туры килə.
 
27.08.2015
Эш белән тәэмин итү үзəге аркылы эшкə урнашкан Валерий Петров “Яшел Россия” дип аталган экология субботнигында катнашып авыл җирлегенə беркетелгəн федераль юлга чүп җыярга чыкты.
 
 
26.08.2015
26 август көне авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева һəм район Советы депутаты Фəридə Ахмадеева Югары Ослан муниципаль район Советының чираттан алтмыш беренче утырышында катнаштылар. Көн тәртибендә 13 сорау каралды.
 
 
26.08.2015
27 август Россиядə кино көне. Шул уңайдан китапханə мөдире Елена Седова «Россия киносы  бик шəп» дигəн темага əңгəмə үткəрде..
 
 
25.08.2015
25 август көнне ветераннар Советы председателе Виктор Мельниковка 80 яшь тулды. Шул уңайдан авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева юбилярны олы бəйрəме белəн котлады һəм аңа саулык-сəламəтлек, озын гомер, гаилə бəхете телəп бүлəген тапшырды.
 
 
25.08.2015
25 августа – күренекле драматург Туфан Миннуллинга 80 яшь. Шул уңайдан китапханə мөдире Елена Седова «Туфан Миннуллин мизгеле» дип аталган китап күргəзмəсе ясады.
 

25.08.2015
Бүген район культура йортында укытучыларның август киңәшмәсе булып узды. Бу киңәшмә башлангыш сыйныф укытучысы Светлана Цветковада катнашты.
 
 
24.08.2015
24 август көнне авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашты.

22.08.2015
20 август көнне Мәмәтхуҗа авыл мәдәният йортында һава флоты көненə багышлап конкурс кичə үткəрделəр. Конкурста «Убойная сила» һəм «Экстрим» командалары катнаштылар. 
 
 
21.08.2015
21 август көнне Мәмәтхуҗа авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе Татьяна Никитушкина югары сыйныф укучылары  белəн”Россия Федерациясенең дəүлəт флагы” дигəн темага информация сəгате үткәрде.
 
 
20.08.2015
22 август көнне Россиядə  Россия Федерациясе флагы көнен билгелəп үтəлəр. Шул уңайдан китапханә мөдире Елена Седова китап күргəзмəсе ясады.
 
 
20.08.2015
Иске Рус Мəмəтхуҗа авылының Советская урамында су трассасы иске булу сəбəпле суүткәргеч тробасы тишерде. Бу эшне озакка сузмадылар трактор-экскаватор чакыртып, эшчелəр төзəтү эшлəрен башкардылар.
 
 
19.08.2015
Татар Мəмəтхуҗасы авылы янындагы күпердə төзелеш эшлəре дəвам итə. Эшчелəр күпергə кабат таш ташып юлны ныгыттылар, янгын сүндерү машинары буа янына килеп су алсын өчен мəйданчык ясап юлга таш җəйделəр.
 
19.08.2015
Август ае дини бəйрəмнəргə бай, бу айда табигать бүлəклəренə багышлап бал, алма һəм чиклəвек Спасын билгелəп үтəлəр. Китапханә мөдире Елена Седова бу бəйрəмнəр уңаеннан әңгәмә үткəрде.
 
 
16.08.2015
Яңгыр явып үтү белəн күктə кояш күренсə, авыл яшьлəре авыл мəдəният йорты янына урнашкан спорт мəйданчыгына футбол уйнарга җыелалар. Футбол яшьлəрнең иң яраткан уены. Алар үз акчаларына футбол тубы сатып алып, «капка» ясап куеп рəхəтлəнеп футбол уйныйлар. Яшьлəрнең шау – гөр килеп уйнаулары - үзе күңелле, авыл яши дип уйлап куясың. Сентябрь ае җитү белəн барлык яшьлəр шəһəргə укырга китəлəр, ял һəм бəйрəм көннəрендə авылга кайтып тату, күңелле ял итə белүлəре белəн безне сөендерерлəр.
 

13.08.2015
Татар Мəмəтхуҗасы авылы янындагы күпердə  төзелеш эшлəре дəвам итə.Эшчелəр бетон измəсеннəн күпернең стеналары нык булып,озак саклансын өчен тышча ясадылар.
 

 
 
13.08.2015
23 август көнне  рус язучысы, прозаик  Александр Гринга 135 яшь тула. Шул уңайдан Мәмәтхуҗа авылы китапханәсе мөдире Елена Седова
Дөньяның шəп иҗатчысы”  дигән китап күргәзмәсе оештырды.
 
13.08.2015
Иске Рус Мəмəтхуҗасы авылы янында сугым цехы төзелеш эшлəре дəвам итə.Эшчелəр объектның нигезен салдылар,суыткыч  урнаштыру өчен  тимердəн  ныгытмалар урнаштырдылар.
 

 

12.08.2015
12 август көнне  мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова югары сыйныф укучылары белəн “Табигатне саклагыз”  дигəн темага багышлап кичə үткəрде. Табигать үзен саклатырга бездəн бик мохтаҗ һəм без аны сакларга тиешбез. Кеше гаебе белəн  галимнəр уйлавынча 2100 елга үсемлек һəм хайваннар җир йөзеннəн 30 проценты юкка чыгачак.  Кичə азагында балалар үзлəрен кызыксындырган сорауларын бирделəр.
 

12.08.2015
Иске Рус Мəмəтхуҗа  авылында  суэтем башнясында эретеп ябыштыру  һəм буяу эшлəрен эшлəделəр. Бу төр эшлəр санитария кагыйдәләренә туры  китереп, лицензия  алыр өчен дə эшлəнелə.
 

 
 
12.08.2015
Татар Мəмəтхуҗасы авылы янындагы күпердə  төзелеш эшлəре дəвам итə.Авыл халкын   көчле яңгыр да куркытмый,күпергə щебень җəйделəр.
 

 

11.08.2015
Татарстан Республикасы Президентын сайлау  алдыннан  Яңа Рус Мəмəтхуҗасы авыл җирегенең авылларында,авыл җиреге башлыгы карары белəн махсус билгелəнгəн урыннарда баннер һəм өндəү белешмəлəрен урнаштырдылар.
 

 

11.08.2015
11 август көнне сəгать 17.30 да Иске Рус Мəмəтхуҗасы авылында халык җыены булып узды. Бу җыенда Югары Ослан муниципаль районы башлыгы ярдəмчесе, ”Бердəм Россия” Бөтен Россия сəяси париясенең Югары Ослан районы бүлеге сәркатип урынбасары  Сергей Осянин да бар иде. Ул җыендагы халыкка 13 сентябрдə булачак сайлауда  Татарстан Республикасы Президенты вазифасына Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кандидатурасын тəкъдим итте.
Авыл  халкы район җитəкчесенə төрле сораулар белəн мөрəҗəгать иттелəр.
 

 

11.08.2015
11 август көнне сəгать 16.30 да Татар Мəмəтхуҗасы авылында халык җыены булып узды. Бу җыенда Югары Ослан муниципаль районы башлыгы ярдəмчесе, ”Бердəм Россия” Бөтен Россия сəяси париясенең Югары Ослан районы бүлеге сәркатип урынбасары  Сергей Осянин да бар иде. Ул җыендагы халыкка 13 сентябрдə булачак сайлауда  Татарстан Республикасы Президенты вазифасына Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кандидатурасын тəкъдим итте.
 

 

11.08.2015
Татар Мəмəтхуҗасы авылы янындагы күпердə  төзелеш эшлəрен Казанның ООО «СтройАгроСоюз» дəвам итə. Язгы ташу  вакытында агып килгəн бозлар күпергə килеп тыгылмасын өчен боз тоткыч җайланма, кырдан агып төшкəн сулар күперне юумасын өчен өстəмə су үткəргеч тробалар куйдылар.
 

 

11.08.2015 
Мəдəният  хезмəткəрлəре сугыш кырларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында, чəчəклəрдəн чүп үлəннəрен утадылар һəм  биек булып үскəн үлəннəрне чаптылар.  Авыл үзəгендə урнашкан,бабайларыбыз истəлегенə  салынган  һәйкәл  хөрмəткə лаек,бу истəлекле урыннар һəрвакыт каралган булырга тиеш. 
 

 

11.08.2015
Авыл җирлеге Башкарма комитеты  хезмəткəрлəре  администрация бинасы янын һəр вакыт чиста,матур тотарга тырышалар. Бу җəйге  чорда алар бинаның тирə ягын чүп үлəннəреннəн чабалар, авыл халкының күз явын алырлык  искиткеч матур чəчəклəр үстерəлəр.
 

 

 

10.08.2015
10 нчы август  көнне авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева киңəшмəдə  катнашты. Киңəшмəдə районның финанс-бюджет Палатасы рәисе урынбасары Елена Колесова авыл җирлеге башлыкларын, килəсе 2016 елда авыл җирлекләренең бюджетының  ничек формалаштырылуы белəн таныштырды..

10.08.2015
10 август көне авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева Югары Ослан муниципаль район Советының чираттан тыш  уздырылган алтмышынчы утырышында катнашты. Көн тәртибендә 1 сорау каралды.

07.08.2015
Яңа уку елына хәзерлек
Бүген безнең бакчабызда, яңа 2015-2016 уку елына балалар бакчасын кабул итү комиссиясе булып китте. Тикшерү вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше, чисталыгы, балалар мəйданчыгы һəм яшелчә бакчасы тикшерелде.
 
 
07.08.2015
Яшел яфрак азыгы
Мәмәтхуҗа балалар бакчасы һəм мәктәп хезмәткәрләре бергәләшеп фермер Роберт Сибгатов хуҗалыгына яшел яфрак азыгы  хəзерләүдә булыштылар. Яфрак кыш көне кечкенә бозауларга бик файдалы витаминлы азык.
 


05.08.2015 ел.
Төзеклəндерү буенча комиссия    үзенең эшен  дəвам итə. 09, 10 июль көннəрендə Рус Мəмəтхуҗасы  һəм Татар Мəмəтхуҗасы авылында кайбер хуҗалыкларга  кисəтү кəгазлəре калдырганлыкктан кабаттан  шул хуҗалыкларда булып,  йорт  тирəлəрен җыештырганлыгын күрделəр. Комиссия төзелеш  эшлəре бетеп тə, йорт тирəсендə төзелеш материалларын  алмаган  йорт хуҗаларына  кисəтү кәгазлəре тапшырдылар.

05.08.2015 ел.
Валерий Петров администрация бинасы янында чүп үлəннəрен чапты.
 
05.08.2015ел.
    Авыл җирлеге һəм  мəдəният хезмəткəрлəре администрация бинасы янындагы койманы буядылар.
 
03.08.2015
Иске Рус Мəмəтхуҗасы авылының Яшьлəр  урамында үткəн җомгада төзеклəндерү буенча комиссиясе үзенең эшен  дəвам итте.
 
03.08.2015
Яңа Рус Мəмəтхуҗасы авыл  җирлегендə Буа электр челтəре филиалы ОАО «Сетевая компания»  ут баганаларына, счетчикларга ревизия үткəрде.
 
03.08.2015
Авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева оешма җитәкчеләре  белән  җыелыш үткәрде.
Көн тəртибендə 3 сорау каралды.
1. Терлек азыгы хəзерлəүдə булышу;
2. Балалар бакчасының  түбəсен ябу һəм  канализация ясау;
3.Сайдка яңалыкларның татар телендə тəрҗимə итүдə  кемнең җаваплы булуы .
 
30.07.2015
30 июль көнне авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева “Югары Ослан муниципаль районында алкоголь продукциясен реальләштерү”дип аталган киңəшмəдə катнашты.
 
30.07.2015
30 июль көнне авыл җирлеге башлыгы  Валентина Матвеева авыл халкы өчен изге урын, Болгар җиренə сəяхəт оештырды. Бу изге эше өчен, аңа авыл халкы бик рəхмəтле.
 

28.07.2015
Ел саен июль аеның соңгы атнасында авыл халкы зират буйларын җыештырырга җыелалар. Бу эштə олылар гына түгел, яшьлəрдə бик телəп катнашалар. Бу көнне изге эшкə килгəн халык зиратның тирə ягын чабып, кирəкмəгəн агачларны кистелəр.
 

28.07.2015
28 июль көнне башкарма комитеты секретаре Венера Камалетдинова Югары Ослан гимназиясе бинасында “Электрон хуҗалык китабы” дигән мәгълүмати – аналитик системаны өйрәнү семинарында катнашты.
 
28.07.2015
Исполкомның администрация бинасында төзекләндерү эшләрен Валерий Петров дәвам итә, урам яктан тəрəзə яңакларын штукатурить итə.
 

28.07.2015
Татарстан Республикасы Авыл хужалыгы һəм азык-телек министрлыгы дəүлəт программасы кысаларында Татар Мəмəтхуҗасы авылы янындагы күпердə төзү эшлəрен башлап җибəрделəр. Төзелеш эшлəрен Казанның ООО «СтройАгроСоюз» башкарачак.
 
 
27.07.2015
27 июль көнне авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашты.

25.07.2015
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авылы җирлегендә күп кенə гаилəлəр үзлəренең өй яннарын карап, чистартып торалар. Мондый өйлəр авылыбызга ямь биреп торалар.
 
 
24.07.2015
Татмелиорация хезмəткəрлəре Татар Мəмəтхуҗасы авылы янындагы күпердə капиталь төзəтү эшлəре башкарыр  алдыннан метал трубаларны сварка ярдəмендə бер - берсенə ялгый башладылар.
 
 
21.07.2015
21 июль көнне Мәмәтхуҗа авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе Татьяна Никитушкина авыл яшьлəре арасында шахмат ярышы үткәрде. Яшьлəр ярыш алдыннан бу уен төренең ничек килеп чыгу тарихы турында таныштылар, җиңүче булып кызлардан Ландын Сибгатова, егетлəрдəн Булат Галиев калды.
 
 
21.07.2015
Башкарма комитеты, мəдəният һəм китапханә хезмəткəрлəре сугыш кырларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янына утырткан чәчәклəрне кадерлəп карап, чүп үлəннəрен утап торалар.
 

17.07.2015
Бу көндә барча дөнья халкы мөселманнары гаеттә. Безнең авыл халкыда бүген иртә таңнан авыл үзәгенә - АЛЛАХ йорты мәчеткә җыелдылар. Авылыбыз ир - атлары әлеге мөбәрәк бәйрәмгә күпләп килгән иде. Гает намазына 40 тан артык кеше җыелып саф-саф рәтләр белән бәйрәм намазын укыдылар. Көндез хатын-кызларыбыз, балалар – Аллах йорты мәчеткә бәйрәм сəдакасы китерделəр. Авыл бүген тулысынча иманлы,якты нур сибеп торучан һәм бик күңелле иде!!!

16.07.2015
Хөрмәтле авылдашлар!
Барыгызны да Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм, һәркайсыгызга сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, тынычлык телим. Бәйрәм белән!
Авыл җирлеге башлыгы.

13.07.2015
13 июль көнне авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашты.

10.07.2015
Татьяна Петрова башкарма комитеты бинасы янында үскəн чəчəклəрдəн чүп үлəннəрен утады.
 
 
10.07.2015
Валерий Петров Татар Мəмəтхуҗасы авылында суэтем башнясын əйлəндереп алыр өчен, башня тирəли баганалар утыртып чыкты.
 
 
10.07.2015
Комиссия составында: авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева, башкарма комитеты секретаре Венера Камалетдинова һəм китапханə мɵдире Елена Седова Татар Мəмəтхуҗасы авылында йорт тирəсендə чүп үлəннəрен чапмаган йорт хуҗаларына белдерү кәгазлəре тапшырдылар.
 
 
09.07.2015
Яңа Рус Мəмəтхуҗа авыл җирлеге хезмəткəрлəре авыл эчендәге һәм юл буйларындагы чүп үләннәрен чаптылар.
 
 
09.07.2015
Комиссия составында: авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева, башкарма комитеты секретаре Венера Камалетдинова һəм китапханə мɵдире Елена Седова Рус Мəмəтхуҗасы авылында йорт тирəсендə чүп үлəннəрен чапмаган йорт хуҗаларына белдерү кәгазлəре тапшырдылар.
 
 
09.07.2015
8 нче июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Мəдəният хезмəткəрлəре Алефтина Саттарова белəн Татьяна Никитушкина Татар Мəмəтхуҗасы авылында яшəүче Рəвкəт абый һəм Зəйтүнə апа Саттаровлар гаилəсендə булдылар.
 
 
07.07.2015
Мәмәтхуҗа авылы кипапханәсе мөдире Елена Седова “Туган җиргə мəхəббəт” дигән китап һәм журнал күргәзмәсе оештырды. Бу күргәзмәдә авылыбыз тарихы белəн таныша алалар.
 
 
07.07.2015
Яңа Рус Мəмəтхуҗа авыл җирлеге хезмəткəрлəре авыл Советы, мəдəният йорты янындагы чүп үләннәрен чаптылар.
 
 
07.07.2015
Роберт Сибгатов үзенең МТЗ-80 тракторында авыл урамнарында чүп үлəннəрнен чабуын дəвам итə.
 
 
03.07.2015
3 июль кɵнне авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева Югары Ослан районының терроризмга каршы комиссиясенең чираттагы утырышында катнашты.
 
02.07.2015
2 нче июль көнне Мəмəтхуҗа авыл клубы сәнгать җитәкчесе Татьяна Никитушкина кече яшьтəге мəктəп балалары белəн “Нокта, нокта, ɵтер”дип аталган рəсем конкурсы үткəрде.
 
 
02.07.2015
Мәмәтхуҗа авыл клубында, клуб хезмəткəрлəре костетик ремот эшләрен башлап җибәрделəр.
 
 
30.06.2015
Китапханә хезмəткəре Елена Седова һəм эш белән тәэмин итү үзəге аркылы эшкə урнашкан Татьяна Петрова сугыш кырларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янына утырткан  үсентелəрненə су сибептелəр.
 
29.06.2015
29 июнь  көнне авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашты.
 
29.06.2015
29 июнь көне авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева һəм депутат Фəридə Ахмадеева  Югары Ослан муниципаль район Советының илле тугызынчы утырышында катнаштылар. Көн тәртибендә 9 сорау каралды.
 
29.06.2015
Роберт Сибгатов үзенең МТЗ-80 тракторында авыл урамнарындагы  үлəннəрне чабарга чыкты.
 

25.06.2015
Башкарма комитеты, мəдəният һəм китапханә хезмəткəрлəре сугыш кырларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янына утырткан чәчәкне кадерлəп карап, су сибеп торалар.
 
 
23.06.2015
Яңа Рус Мəмəтхуҗа авыл җирлеге хезмəткəрлəре һəм эш белән тәэмин итү үзəге аркылы эшкə урнашкан Татьяна Петрова авыл җирлегенə беркетелгəн федераль юлга чүп җыярга чыкты.
 
22.06.2015
22нче июнь – Бөек Ватан сугышы башлану датасы булып тарихка кереп калган Хәтер һәм кайгы көне.
Бу кɵнне мәктәп укучылары,авыл халкы Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истəлегенə салынган һәйкәл янына җыелдылар Авыл жирлеге башлыгы Валентина Матвеева авыр сугыш еллары илебез тарихында тирән эз калдыруын, күпме кешене якыннарын югалтуы  турында сɵйлəп үтте. Соңыннан һәйкәл янына матур чәчәкләр куйдылар.
 
 
19.06.2015
19 июнь көнне авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева,Фəридə Ахмадеева “Бердәм Россия” партиясенең XXI Конференциясендә катнаштылар.
 
19.06.2015
Фермер Роберт Сибгатов мɵгезле эре терлеклəр асырау ɵчен ɵстəмə ферма салып ята.
 

15.06.2015
15 июнь көнне авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашты.
 
10.06.2015
Авылдашыбыз Радик Каюмов үз хуҗалыгында 3 савым сыер асыраганга сыер саудыру аппаратына сертификат алды.
 
09.06.2015
9 июнь көне авылыбыз мөфти хәзрәте Риф Хазиев Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белəн очрашуга Югары Ослан районына барды.
 
04.06.2015
Яңа Рус Мəмəтхуҗа авыл җирлеге хезмəткəрлəре авыл эчендәге һәм юл буйларындагы чүп үләннәрне чаптылар.
 
 
03.06.2015
6 июнь көнне Югары Ослан районының ял итү паркында халкыбызның милли «САБАНТУЙ» бəйрəме узачак, шул уңайдан мəдəният хезмəткəрлəре бəйрəм алдыннан үткəрелгəн субботникта катнаштылар.
 

01.06.2015
1 июнь көнне авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашты.
 
01.06.2015
Авыл мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова һəм китапханә мөдире Елена Седова  балаларны яклау көненә багышлап балалар белəн төрле кызыклы уеннар уйнадылар.
 

19.05.2015
Узган ел элеккеге совхоз бинасына ремот ясаганнан соң,бу бинага авыл советы,мед.пукт,почта урнашты. Хəзер бина янын җыештырып,чәчәкләр утыртасы гына калды. Авыл Советы һəм мəдəният хезмəткəрлəре бина янына зəңгəр чыршы уттырттылар.
 
 
19.05.2015
Фельдшер Татьяна Чукина ФАП бинасы янына гөлҗимеш  куаклары утыртты.
 


15.05.2015
14 нче майда Яңа Рус Мəмəтхуҗа авыл җирлегендә булачак сайлауларда кандидатларга алдан тавыш бирү буенча очрашу булып узды. Сайлау алдыннан “Бердәм Россия” район бүлекчәсе кандидатлар арасыннан лидерларны сайлап алыр өчен Мəмəтхуҗа авыл участогында очрашулар үткәрде.
 
 
09.05.2015 ел
Мəмəтхуҗа авыл халкы һәр елны Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янына җыелып Җиңү көнен бәйрәм итәләр, һәйкәлгә чәчәкләр куялар, үлгәннәргә хөрмәт белән баш ияләр. Бәйрәм хөрмәтенә мəдəният хезмəткəрлəре мәктәп укучылары, бакча балалары белән берлектә бай эчтәлекле бәйрәм концерты әзерләделәр. Ветераннарга, сугыш елларында армый-талмый хезмәт иткән тыл батырларына рәхмәт сүзе белән социаль яклау бүлеге рәисе Тəнзилə Васильева чыгыш ясады. Аннары авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева бәйрәм белән котлады. Бəйрəм азагында кунакларны чəй табынына чакырдылар.
 
 
07.05.2015ел
7 май көне авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева һәм район депутаты Фарида Ахмадеева Югары Ослан муниципаль район Советының илле сигезенче утырышында катнашты.
 
05.05.2015ел
Район үзəге Югары Осланда Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее алдыннан тарихи вакыйга – Геройлар Паркын ачу тантанасы булды.
Бу чарага районның бик халкы килгəн иде. Республика кунаклары арасында якташыбыз Советлар Союзы Герое Набиулла Зиннуровның туганнары да бар иде.
 
05.05.2015ел
Төзекләндерү һәм санитар-экологик чистарту икеайлыгы
дəвам итə. Авылдашыбыз Әфганстан сугыш ветераны Гуссман Саттаровның ɵе башкаларга үрнəк булып тора.
 
 
05.05.2015ел
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авылы җирлегендә бик актив төзекләндерү эшләре белән башкарма комитеты, авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре шөгелләнәләр. Бүген алар сугыш кырларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында үсемлеклəр утырттылар.
 
 
27.04.2015 ел
27 нче апрель көне авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашты.
 
27.04.2015 ел
27 нче апрель көне авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева һәм район депутаты Фарида Ахмадеева Югары Ослан муниципаль район Советының  илле җиденче утырышында катнашты.

24.04.2015
Тукай атналыгы
23 нче апрель көнне мәктәп укучылары татар теле укытучысы З.А.Галимова белән, балалар бакчасына бардылар һәм тәрбияче Резидә Рахимулла кызы белән бергәлектә, бөек татар шагыйре Г.Тукайга багышланган татар теле атналыгы һәм Г.Тукай атналыга кысасында “Габдулла Тукай турында” темасына кичә үткәрделәр. Кичәнең максаты:- балаларны Г.Тукай тормышы һәм иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, балалар бакчасындагы балаларда мәктәпкә кызыксыну хисе тәрбияләү.Зөлфирә Али кызы балаларга шагыйрь-нең тормышы һәм иҗаты турында презентация күрсәтте. Укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, бакча балалары белән бергәлектә шигырьләр сөйләделәр һәм Г.Тукайның әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Бик кызыксынып “Су анасы” мультфильмын карадылар. Кичәнең ахырында балалар бергәләп Г.Тукайның “Туган тел” җырын җырладылар һәм татарча биеп күрсәттеләр. Кичәне чәй эчү белән төгәлләделәр. Мәктәп укучылары бакчадагы балаларны үзләренә кунакка чакырдылар.
 

23.04.2015
«Безнең үткəнебез - бу безнең тарих»
22 апрель кɵне Владимир Ильич Ленин (Ульянов ) көнə Мәмәтхуҗа авыл мәдәният хезмəткəрлəре кичə үткәрделəр.
 

21.04.2015
21 апрель көне Яӊа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлегең башкарма комитеты бинасында утырыш булып узды. Утырышта Югары Ослан муниципаль районы башлыгы ярдəмчесе Сергей Осянин, депутатлар һәм оешма башлыклары катнаштылар.
 
 

21.04.2015
Авыл җирлеге башлыгы  Валентина  Матвеева  башкарма комитеты секретары  Венера Камалетдинованы профессиональ бəйрəме белəн котлады һəм рəхмəт хаты тапшырды..

16.04.2015
Төзекләндерү һәм санитар-экологик чистарту икеайлыгы уңаеннан Яңа Рус Мəмəтхуҗа авыл җирлеге хезмəткəрлəре һəм эш белән тәэмин итү үзəге аркылы эшкə урнашкан Татьяна Петрова авыл җирлегенə беркетелгəн федераль юлга чүп җыярга чыкты.
 

13.04.2015
13 нче апрель көне авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашты.

17.04.2015
16 нче апрель көнне мәктәп укучылары татар теле укытучысы Галимова З.А белән “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кыссасында “Ашамлыклар кибете”нә экскурсиягә бардылар. Экскурсиянең максаты: ашамлык атамаларын, ничә сум торуын сорый белергә, аралашу күнекмәләрен камилләштерергә. Сатучы Анжела Н. Зөлфирә Алиевнаның укучысы булып чыкты. Ул укучыларның татар телендәге сорауларына җавап бирергә тырышты. Балалар ашамлаыклар һәм аларның бәяләре белән кызыксындылар.Кибеткә кергән кешеләр белән татар телендә исәнләштеләр. Әбиләр рәхмәтләр укып киттеләр. Экскурсия азагында сатучы апаларына рәхмәт әйтеп саубуллаштылар. Анжела аларга: “Тагын килегез, мин сезне көтәм” дип калды.
 

14.04.2015
14нче апрель көнне Мәмәтхуҗа башлангыч мәктәбендә “Бөтен гомергә күзне чагылдыргыч елмаю” дигән халыкара балалар белем программасы кысаларында сыйныф сәгате үткәрелде. Кунакка Доктор Куян, Елмаю Докторы һәм Теш Сакчылары командасы килде. Балалар тешләрне саклау турында кагыйдәләрне кабатладылар, мультфильм карадылар. Соңыннан бүләк итеп теш пастасы белән теш щёткасын алдылар.
 

10.04.2015ел
Пасха –  христианнарның зур бəйрəмнəре, шул уңайдан Мәмәтхуҗа авылы кипапханәсе мөдире Елена Седова балалар белəн əңгəмə үткəрде. Ул аларга бу бəйрəмне  ничек билгелəп үтүлəре турында сөйлəде.
 

10.04.2015ел
Мәмәтхуҗа авылы кипапханәсе мөдире Елена Седова балалар белəн космонавтика көненə багышлап “җир йөзендə беренче космоноват” дигəн темага əңгəмə үткəрде.
 

10.04.2015ел
Бɵек җиңүнең 70 елллыгы уңаеннан Башкарма комитеты һəм кипапханә хезмəткəрлəре сугыш кырларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә  куелган һәйкәл янына утыртырга чәчәк үрентелəре  үстерəлəр.
 

09.04.2015ел
Төзекләндерү һәм санитар-экологик чистарту икеайлыгы уңаеннан
эш белән тәэмин итү үзəге аркылы эшкə урнашкан  Татьяна Петрова авыл җирлегенə беркетелгəн федераль юлга чүп җыярга чыкты.
 
 
07.04.2015ел
Мәмәтхуҗа авылы кипапханәсе мөдире Елена Седова Бөтен дөнья сəламəтлек көненə багышлап китап  күргәзмәсе оештырды.
 
 
07.04.2015ел
7 апрель Бөтен дөнья сəламəтлек көне. Бу көнне Мәмәтхуҗа авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе Татьяна Никитушкина әӊгәмә үткәрде. Ул аларга бу бәйрәмнеӊ ничек килеп чыгу тарихы турында сөйләде һəм соңыннан яшьлəр хəрəкəтле уеннар уйнадылар.
 

03.04.2015 ел.
Республика программасы буенча авыл җирлеге башкарма комитетының секретарь бүлмəлəренең ишеклəрен ныгытырга 12 мең акча бүлеп бирелде. Бу тимер ишекне Игорь Лебедев куйды.
 

02.04.2015 ел.
Авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева авыл җирлегенең экология документларының проектын Казан шəһəренең Вишневский урамында урнашкан Татарстан Республикасының Росприроднадзор идарəсенə алып барды.
 
02.04.2015 ел.
Бөек җиңүнең 70 еллыгы бəйрəм уңаеннан авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева Республикабыз Президенты Рөстəм Миннихановның тыл ветераннарына Сабира Роматова һəм Анна Столяровага бəйрəм күчтəнəчен тапшырды һəм аларга исəнлек-саулык, озын гомер телəде.
 

30.03.2015 ел.
30 нчы март көне авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашты.
 
30.03.2015ел.
Мәмәтхуҗа авылы кипапханәсе мөдире Елена Седова бөек əкиятче Ганс Христиан Андерсенның тууына 210 яше уңаеннан “Андерсон бөек əкиятче” дигән китап күргәзмәсе оештырды.
 
 
30.03.2015ел.
Мәмәтхуҗа авылы кипапханәсе мөдире Елена Седова тыл ветераны Раиса Баранованың өендə булды. Раиса Баранова сугыш вакытында кечкенə булуларына да карамастан ничек тырышып, олылар белəн бер рəттəн эшлəүлəрен сөйлəде.
 

26.03.2015ел.
Мәмәтхуҗа авыл мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова, фельдшер Татьяна Чукина «Милосердие» акциясендə катнаштылар һəм алар  тыл ветераннары Фəйрүзə Сибгатова, Галимə  Яруллиналарның өйлəрендə булдылар. Алефтина  ветераннарның сугыш вакытында кечкенə булуларына да карамастан ничек тырышып, олылар белəн бер рəттəн эшлəүлəрен язып алды..
Фельдшер Татьяна ветераннарның кан басымнарын тикшерде,кирəкле дарулар бирде.
Ветераннар  үзлəрен олылап  килгəн өчен, күңеллəре булып рəхмəтлəрен əйттелəр.
 
 
23.03.2015 ел.
Авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева авыл җирлегенең экология документларын рәсмиләштерү өчен Казан шəһəренең Вишневский урамында урнашкан Татарстан Республикасының Росприроднадзор идарəсенə барды.
 
23.03.2015ел
9 май көне без илебездə Бөек җиңүнең  70 еллыгын билгелəп үтəчəкбез.Шушы бəйрəм уңаеннан авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева Республикабыз президенты   Рөстəм Миннихановның тыл ветераннарына бəйрəм күчтəнəчен тапшырды һəм аларга исəнлек-саулык,озын гомер телəде.
 

20.03.2015 ел.
Эш белән тәэмин итү үзəге аркылы эшкə урнашып, карлар эрегəнлектəн юл буендагы  чүп-чарларны җыярга Валерий Петров чыкты.
 
 
20.03.2015 ел.
1995 елдан бөтен дөньяда  су көне билгелəп үтелə. Шул уңайдан Мәмәтхуҗа авылы кипапханәсе мөдире Елена Седова  “Су табигаттəн искиткеч бүлəк” дигән китап һәм журнал күргәзмәсе оештырды.
 

 
16.03.2015ел.
16 нчы март көне авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә  катнашты.

05.03.2015
Булачак чәчәкләр
Мәмәтхуҗа балалар бакчасы хезмәткәрләре ел саен  чәчәк үрентеләре үстерәләр. Бу эштә балалар да бик теләп катнашалар. Балалар кызыксынып чәчәк үрентеләрен  күзәтәләр, Саһәр бер яңа тишелеп чыккан үсентегә шатланалар. Чөнки бу чәчәкләр, көзнең ахыр кɵннəренə кадәр бакча мәйданчыгын бизәп торачаклар.
 
 
03.03.2015
03.03.2015ел. Бɵек җиңүнең 70 елллыгы уңаеннан тыл ветераннарына Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-экономик үсеше буенча урынбасары Наталья Манапова һəм авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева «Бөек Ватан сугышында җиңүгə 70 ел» уңаеннан чыгарылган медалне Нина Зайцевага, Гөльсинə Гильмутдиновага һəм Фəйрүзə Сибгатовага тапшырдылар,аларга исəнлек-саулык, озын гомер телəделəр.
 

20.02.2015
Бүген безнең балалар бакчасында әтиләр көненә багышланган кичә булып узды. Бу бәйрәмдә балалар белән әтиләр дә катнаштылар.Төрле кызыклы эстафеталар, мавыктыргыч биремнәр, балалар әзерләгән җырлар, биюләр  беркемне дә битараф калдырмады. Бәйрәм ахырында әтиләргә балалар үз куллары белән ясалган бүләкләрне тараттылар. Барлык катнашучылар да кутәренке кәеф белән таралыштылар.
 

13.02.2015
 Авылда җитештерелгəн продукциянең күбесе  авыл җирлеге территориясендə сатыла. 2015 елның 1 январеннəн эшмəкəр Мɵддəрис Галиуллин халыктан сɵтнең 1 литрын 16 сум 50 тиеннəн  җыюын дəвам итə. 

12.02.2015
Югары Ослан муниципаль район     прокуроры Василий  Егоров  сорауына авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева  суга һəм кɵнкүреш калдыкларын тапшыруда   бурычлары булган кешелəрнең исемлеген җибəрде.

12.02.2015
Кичке якта  Яӊа Рус Мәмәтхуҗасы авылына,3 км араны ОАО «Татавтодор» хезмәткәрләре  К-700 тракторы белән кардан  чистарттылар. Яӊа Рус Мәмәтхуҗасы авылына  4 февральдән юллар юк иде. Безне аӊлап ярдәмгә килгән өчен Ранис Файзуллинга рәхмәтләребезне җиткерәбез.
 
11.02.2015
Авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева оешма җитәкчеләре белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланып уздырыла торган  фестиваль уңаеннан   җыелыш үткәрде.
 
04.02.2015
Татар Мәмәтхуҗа авылында 1993 елдан  бирле Любовь Гончарова яшәде. Пенсия яшендә булсада  документлары, төп яшәү урыны булмаганлыктан  пенсия ала алмады. 3 февраль көнне район шифаханəсендə  77 яшендә үлеп китте. Авыл  җирлеге башлыгы Валентина Матвеева  Любовь Гончарованыӊ гәүдәсен шифаханәдән алып кайтырга  транспорт табу, кабер  казу , җирлəү  эшлəрен оештырды. Авыл  халкы битараф калмады, акчалата ярдәм итеп  Любовь Гочарованы  соӊгы юлга  озаттылар, ярдəмгə килгəн авылдашларга барысына да бик зур  рәхмәт.

03.02.2015
Көчле карлар явып үткәннән соӊ,  Мансур Самигуллин  үзенеӊ МТЗ-82  Иске Рус Мәмәтхуҗасы  һәм Татар Мәмәтхуҗасы авылы урамнарын кардан чистартты.

02.02.2015
2 февраль көне авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашты.

28.01.2015
28 гыйнвар көне  Мәмәтхуҗа авыл мәдәният йортында  Гашыйклар көненә  атап үткәреләсе  кичәгә  әзерләнә  башладылар. Югары сыйныф укучылары сәнгать җитәкчесе Татьяна Никитушкина белəн авыл яшьлəренең тормышы турындастена газетасы чыгардылар.
 
28.01.2015
28.01.2015 ел. Иске Рус Мәмәтхуҗа  авылында шəхси эшмəкəр Татьяна Никитушкина кибетендə яңа кибетче. Кибет зур булмасада, кибеттə барлык көнкүреш кирəк- ярак əйберлəре барысыда бар.
Лариса Бахтиозина үзенең сатып алучыларын якты йɵз белəн каршы ала, кибеттə чисталык һəм тəртип хɵкем сɵрə. Авыл халкы бу кибеткə бик телəп йɵри.
 
 
28.01.2015
28.01.2015 ел. Яӊа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлегенең Башкарма комитеты  бинасында Роман Канюков белəн   Валерий Петров информацион белдерү стендлары элделəр.
 
 
27.01.2015
27 гыйнвар көне авыл  җирлеге башлыгы Валентина Матвеева һәм район депутаты Фарида Ахмадеева Югары Ослан муниципаль район  Советының  илле дүртенче утырышында катнашты. Көн тәртибендә 11  сорау каралды.

25.01.2015
25 гыйнвар көне барлык студентлар - Татьяналар көне. Бу көнне Мәмәтхуҗа авыл мәдәният йортында   “Минем ягымлы Татьянам” дигән тема астында  дискотека үткәрделәр. Сәнгать җитәкчесе Татьяна Никитушкина дискотекага  килгән  студентлар белән әӊгәмә үткәрде. Ул аларга бу бәйрәмнеӊ ничек килеп чыгу тарихы турында сөйләде, шулай ук, студентларга студент тормышы белән бәйләнгән бер ничә сорауга җавап бирергә туры килде. Авыл яшьләре сәнгать җитәкчесен Татьяна көне белән котлап бүләк тапшырдылар.
 

24.01.2015
Юл билгеләре.
Мəмəтхуҗа балалар бакчасында "Юл билгеләре" темасына әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында балалар шигырьләр укыдылар, табышмаклар чиштеләр, транспорт йөртүчеләр һәм җəяүлеләр өчен булган юл билгеләрен аерырга өйрәнделәр, ә уен вакытында төрле юл-транспорт ситуацияләрендә мантыйкый фикерләү һәм дөрес карар кабул итү сәләтен үстерделәр.
 
22.01.2015
22 гыйнвар көне  авыл кипапханәсе мөдире Елена Седова Мәмәтхуҗа  авыл  китапханәсендә рус рәссамы Валентин Серовныӊ тууына 150 яшь уӊаеннан, «Мин бары рәссам» дип аталган китап күргәзмәсе оештырды.

21.01.2015
21 гыйнвар көне Яӊа  Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, Югары Ослан районы прокуруры Василий Егоров һәм башка оешма башлыклары катнаштылар.Көн тәртибендә ике сорау каралды:
1. Яӊа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлеге башлыгыныӊ 2014 ел барышында эшләгән  эшләре буенча  хисабы.
2. Полиция участок вәкаләт бирүчесенең 2014 ел барышында эшләгән эшләре һəм 2015 елга куелган бурычлары.
Йомгаклау сүзе белән Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов чыгыш ясады. Җыенда бирелгән сорауларга җавап бирде.Халык җыены Совет һәм Башкарма комитетыныӊ эшен канәгатьләнерлек дип тапты.
 
 


20.01.2015
19 гыйнвар  көне авыл  җирлеге башлыгы Валентина Матвеева “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә  катнашты. Киңәшмәне  Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов алып барды.
 
18.03.2015 ел.
Ослан муниципаль районының Башкарма комитетының 03.03.2015 ел № 359 Карары үтəлешен тикшерү  уңаеннан Яңа Рус Мәмәтхуҗасы җирлегенә эш визиты  Эдуард Пестов килде.
 
 
18.03.2015 ел.
Авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева оешма җитәкчеләре белән  татар халкының милли бəйрəме“Нəүрүз” бəйрəме уңаеннан   җыелыш үткәрде.
 

17.01.2015
Китапларны саклагыз!
Бүген Мәмәтхуҗа балалар бакчасы балалары китапханәгә сәяхәткә бардылар. Аларны китапханә мөдире  Елена Седова каршы алды. Ул нәниләргә китапларга  сак карарга, аларны кадерләп тотарга кирәклеген аңлатты. Ә әңгәмә ахырында балалар бергәләшеп  ертылган китапларны яңарттылар.
 

16.01.2015
Авыл кипапханәсе мөдире Елена Седова Мәмәтхуҗа  авыл  китапханәсендә  « Безнеӊ белән нәрсә эшләдеӊ син…»  дип аталган китап күргәзмәсе оештырды.Күргәзмәгә китап укучылар таушалткан  китаплар куелган. Күргәзмә оештырып Елена Седова  китап укучыларга, Мәмәтхуҗа балалар бакчасы балаларына китапларны сакларга кирәклеген  аӊлатты.
 
 
15.01.2015
Авыл кипапханәсе мөдире Елена Седова Мәмәтхуҗа  авыл  китапханәсендә  рус язучысы  «Александр Грибоедовныӊ тууына 220яшь»   дип аталган китап күргәзмәсе оештырды.
А.С.Грибоедов «Горе от ума»   комедиясен  генә язучы түгел ,   ул оратор, дипломат һәм  композитор да . Күргәзмәгә  язучыныӊ иҗаты,фоторәсемнәре куелган иде.
 
 
13.01.2015
Авыл кипапханәсе мөдире Елена Седова 13 январдә Россиядә  матбугат көне билгеләп үтелүе белән таныштырды. 1703 елда Мәскәүдә  Петр I нигез  салган «Ведомости» беренче рус газетасы  чыккан.Россиядә бу көн 1992 елдан  бирле билгеләп үтелә.
 
 
13.01.2015
Көчле карлар явып үткәннән соӊ, Яӊа Рус Мәмәтхуҗасы авылына  юллар булмаганлыктан  «Амкодор» тракторы чакыртып юлларны кардан  чистарттылар.
 
 
12.01.2015
Мансур Самигуллин  үзенеӊ МТЗ-82  тракторы белəн Иске Рус Мәмәтхуҗасы  һәм Татар Мәмәтхуҗасы авылы урамнарын кардан чистартты. Кар күп  яуганлык белән  Яӊа Рус Мәмәтхуҗасы авылыныӊ зират янына кадәр генә  юллар чистартылды.
 
 
11.01.2015
11 январь көне Мәмәтхуҗа авыл мәдәният йортында   “Танцыга допингсыз” дигән тема  белән  дискотека үткәрделәр . Сәнгать җитәкчесе Татьяна Никитушкина  дискотекага  килгән  яшьләр алдында   яшь һәм үсүче организм өчен наркотикныӊ , тәмәке  белән аракыныӊ  зыяны турында сөйләде.
 
 
08.01.2015
8 январь көне  Мәмәтхуҗа авыл мәдәният йорты янындагы  спорт мәйданында  сәнгать җитәкчесе Татьяна Никитушкина мәктәп балалары һəм студентлар белән уеннар, ярышлар  үткәрде.

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:48

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International