Яналыклар 2015

24.12.2015
Яңа ел бәйрәменә әзерләнү кысаларында Шеланга балалар бакчасында тәрбиячеләр балалар белән бүлмәләрне бизәү өчен төрле кул эшләре ясадылар:кар бөртекләре,шарлар,энҗе мәрҗәннәр.Кулдан эшләнгән әйберләр бәйрәм рухын тагын да күтәрә.
Сагыныштык инде көтеп,
Тизрәк килче Яңа ел!
Яңа җырлар да өйрәндек,
Хуш киләсең Яңа ел!

21.12.2015
Бердәм республика тестына әзерлек.
21 нче декабрь көнне Шеланга мәктәбендә татар теле укытучысы Гөлшат Сиченкова 9 нчы сыйныф укучылары өчен татар теле буенча мәктәп этабы бердәм республика тесты үткәрде. Тест нәтиҗәләре укучыларның әзерлек дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирде. Барлык укучылар да канәгатьләнерлек нәтиҗә күрсәтте.

17.12.2015
Шеланга балалар бакчасында “Туган көн”дигән акция  булып узды.Бу көндә Арсений Казаков үзенең тәрбиячесеннән һәм яшьтәшләреннән котлаулар кабул итте.Балалар аңа “Туган көн”җырын башкардылар.Арсениның  ата-аналары торт һәм конфетлар алып килгәннәр.Балалар моның өчен бик шатландылар һәм матур теләкләр теләделәр.
Бүген бит бик матур көн
Бездә шатлык булган көн
Уйнап-көлеп,җырлап-биеп
Гөрләп үтсен туган көн!

12.12.2015
Ветеран белән очрашу.
12 нче декабрь көнне Шеланга мәктәбендә Бөек Ватан сугышы ветераны Маркин Виктор Семен улы белән очрашу үтте. 90 яшьлек ветеран строй каршында кыска чыгыш ясады, яшүсмерләргә үзенең йомышын җиткерде. Ул укучыларга яхылап укырга, спорт белән шөгыльләнергә, белемгә омтылырга дигән киңәшләрен бирде. Чыгыш ахырында ветеран мәктәп музеена үзенең каскасын бүләк итте.

10.12.2015
Шеланга балалар бакчасында ел саен Яңа ел алдыннан “Бакчаны төзекләндерү” проекты кысаларында ныклап Яңа елга әзерләнү  бара.Маймыл елы булганлыктан,балалар үз куллары белән шушу темага багышланган әйберләр ясадылар.

10.12.2015
Сыйныф сәгате.
Шеланга мәктәбендә антикоррупция айлыгы кысаларында  “Татарстан Республикасының Антикоррупцион политикасы” исемле сыйныф сәгате үтте. Земфира Переведенцева 7-11 нче сыйныф укучыларына презентация күрсәтте һәм методик әдәбият белән таныштырды.

10.12.2015
«Юлда иминлек» акциясе.
10 нче декабрь көнне Шеланга мәктәбендә профилактика отряды «Юлда иминлек” исемле акция үтте. Укучыларны юл йорү кагыйдәләрен бозу статистикасы белән таныштырдылар. Юлда үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.

09.12.2015
Шеланга балалар бакчасында инвалидлар рамкасы кысаларында тәрбияче Максимова Татьяна “Үзенчәлекле кешеләр”дигән шөгыль үткәрде.Балаларга “Үз күңелеңдә яхшылык йөри”дигән презентация күсәтелде.Шөгыль ахырында “Мин һәм минем дустым” дигән рәсемнәр ясадылар.


09.12.2015
Балалар бакчасына сәяхәт
9 нчы декабрь көнне Халыкара инвалидлар декадасы кысаларында 10-11 нче сыйныф укучылары  Александра Пятныцина, Диана Каримова и Ангелина Абросимова Раушания Гафурова җитәкчелегендә  балалар бакчасына бардыла. Укучылар балалар белән белгә ватманда “Яхшылык агачы” ясадылар, биеделәр. Бәйрәм ахырында балаларга баллы бүләк тапшырдылар.

09.12.2015
Ватан геройлары көне.
9 декабрь көнне Шеланга мәктәбендә  Ватан геройлары көненә багышланган митинг үтте. “Патриот” түгәрәге җитәкчесе Лариса Виноградова һәм Василий Соляр укучыларга видиофильм һәм әдәби музыкаль композиция күрсәттеләр. Шулай ук “Уйна, гитара” түгәрәгенә йөрүче балалар музыкаль программа белән чыгыш ясадылар.

08.12.2015
“Солнечный”  реалибитация үзәгенә бару.
8 нче декабрь көнне Шеланга мәктәбе укучылары Раушания Гафурова белән бергә Казан шәһәрендә урнашкан реалибитация үзәгенә  концерт программасы белән бардылар. Безнең мәктәп укучылары гитарада уйнадылар, җырладылар, флешмоб оештырдылар. Һәр группага баллы бүләк һәм “Син- булдырасың!”, “Син- молодец” исемле медальләр тапшырдылар.

04.12.2015
Шеланга балалар бакчасында тәрбияче Максимова Татьяна “Юл йөрү кагыйдәләре”турында шөгыль үткәрде.Мәктәпкәчә балалар тәрбияләүнең иң мөһим бурычы –балаларның сәламәтлеген һәм куркынычсызлыгын саклау тора.Тәрбияче уен формасында юл йөрү кагыдәләрен һәм билгеләрен күсәтте.Үзенең презентациясендә җәяүлеләрнең кичен юлкагыйдәләрен үтәү-үтәмәүләренә игътибар юнәлтте. Шөгыль ахырында “Светофор” дигән җыр җырланды.
Бик кечкенә булса да ул
Төгәл үтәгез.
Һәрбер юл билгесен сез,
Хөрмәт итегез!

27.11.2015
Шеланга балалар бакчасында “Әниләр көне”дигән бәйрәм булып узды.Бу көнне балалар җырлар,биюләр,шигырьләр белән  үзләренең әниләрен,әбиләрен  бәйрәм белән котладылар.Әниләр күз яшьләрен тыя алмадылар.Балалар үз куллары белән ясаган бүләкләр әзерләделәр.
Бүген-Әниләр көне,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.

27.11.2015
Сүзлек дәресе
27 нче ноябрь көнне Шеланга мәктәбендә рус теле укытучысы Валентина Самойлычева   5-8 сыйныф укучылары арасында  “Сүзлекләр безнең дусларыбыз һәм ярдәмчеләребез” дигән темага сүзлек дәресе үткәрде. Дәрес барышында 8 нче сыйныф укучысы Анастасией Недышилова презентация әзерләде, ә 6 нчы сыйныф укучылары сүзлекләр белән эш оештырдылар. Дәрес “Сүзлекләр буенча сәяхәт” уены белән тәмамланды.

26.11.2015
Спартакиадага әзерлек.
26 нчы ноябрь Шеланга мәктәбендә физкультура укытучылары  Роза Аббазова һәм Сергей Казаков укытучылар арасында  волейбол буенча  үтәчәк спартакиадага әзерлекләрен дәвам иттеләр. Менә инде икенче атна безнең мәктәп укучылары булачак спартакиадага әзерләнәләр, командага авыл яшьләре командасы да булыша. Безнең командага  булачак ярышларда уңыш телибез.
   

25.11.2015
25 нче ноябрь көнне Шеланга мәктәбенең “Кроевед” түгәрәгенә йөрүче укучылар  Красновидово авылында урнашкан М.Горького исемендәге музейга экскурсиягә бардылар. Музейда безнең авылдашыбыз, язучы А.И.
Салмин тормыш юлы һәм иҗатына багышланга фәнни – тикшерү эше алып бардылар.

25.11.2015
Халык-ара Әниләр көне кысаларында Шеланга балалар бакчасында бәйрәмгә даими рәвештә әзерлек бара.Балалар әниләре өчен үз куллары белән бүләкләр,рәсемнәр ясыйлар.Шулай ук җырлар,шигырьләр өйрәнәләр.Тәрбияче бәйрәмнең планын төзи,”Хатын-кыз якты ут”дигән музыкаль композиция ясый.


23.11.2015
“Китап-кешенең дусты” дигән темага әңгәмә
23 нче ноябрь көнне Мәдәният һәм сәнгать елы кысаларында Шеланга мәктәп китапханәчесе Пополднева Мәрьям башлангыч мәктәп укучылары белән “Китап-кешенең дусты” дигән темага әңгәмә үткәрде.Әңгәмә барышында укучылар китап  фонды белән таныштылар.Иң актив китап укучыларга грамота тапшырылды.Укучылар “Китапны яратыгыз!”дигән буклетлар ясадылар.

23.11.2015
Ата-аналар җыелышы
23 нче ноябрь көнне Шеланга мәктәбендә 9 сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары өчен сыйныф җыелышы үтте. Ата-аналар җыелышы балаларның ОГЭга әзерлекләренә багышланган иде. Җыелышта укытучылар да катнашты, алар үз фәннәре буенча ОГЭга әзерлек турында,  консультаця сәгатьләре турында кыскача сөйләп үттеләр.

23.11.2015
Электр челтәре темасына багышланган дәрес
23 нче ноябрь көнне Шеланга мәктәбендә 6-8 нче сыйныф укучылары өчен электр челтәре темасына багышланган дәрес үтте. Дәрес практикум формасында үтте. Мария Коновалова укучыларга презентация күрсәтте, утны саклап тоту турында сөйләде. Укучыллар  дәрес вакытында Ом законын, электр законын искә төшерделәр.

20.11.2015
17 ноябрь көнне Шеланга мәктәбенең математика укытучылары  Курамшина Л. И. һәм Хусаинова А. Г “ОГЭга әзерләнү” исемле Вахит мәктәбендә семинарда катнаштылар. Семинар вакытында Вахит мәктәбенеңматематика укытучысы Закирова Р.Т. геометрия дәресен күрсәтте. Семинар әгъзалары башка мәктәпләрдән килгән укытучылар чыгышын да тыңлап үттеләр.


18.11.2015
17 нче ноябрь Шеланга мәктәбе укучылары “Яшьләр – Россия өмете” исемле региональ форумда катнаштылар. Безнең мәктәп укучылары төрле секцияләрдә үзләренең проектларын якладылар. Аббазов Альберт, Матягина Юля сертификатлар белән, ә Абросимова Ангелина  2 нче степень дипломы белән бүләкләнделәр.

18.11.2015
“Каз өмәсе”.
Традицион рәвештә ел саен ноябрь аенда татар авылларында каз өмәләре оештырыла. Быел да Янга Юл авылынды татар халкының иң матур йоллараныннан берсе “Каз омәсе” узды. Авылның иң булган, иң уңган киленнәре җыелышып күмәк эшкә тотындылар. Һәр кеше үз эшен белеп башкара – казларны түгәрккә җыелышып, матур җырлар җырлап эшкәртеләр. Аннары казларны чишмәгә төшеп юдылар. Бу күренеш бик матур һәм сагышлы иде. Кич белән эш тәмамлангач бөтен кеше чай табынына җыелды. Менә шулай безнең авылда татар халык йоласын саклап калырга тырышалар.

13.11.2015
Хакимият киңәшмәсе.
13 нче ноябрь көнне Шеланга мәктәбендә хакимият киңәшмәсе үтте. Киңәшмә вакытында укутучылар имтиханнарга әзерләнү системалары турында сөйләп үттеләр, нәтиҗәләр ясадылар. Киңәшмә ахырында директор урынбасары, Татьяна Потягунина укытучылар коллективын «Страницы России» һәм «Классное содружество» проектлары белән таныштырды..

08.11.2015
Көзге каникул вакытында 2 һәм 3 сыйныф укучылары Татьяна  Потягунина белән бергә Казандаурнашкан Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына бардылар. Театрда укучылар “Белоснежка и семь гномов” балетын карадылар.


07.11.2015
7 нче ноябрь көнне Шеланга мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары  Татьяна Фокеева, Татьяна Бурханова, Татьяна Потягунина көзгә багышланган чара үткәрделәр. Бәйрәм кысасында рәсем конкурсы да, табигый материолдан уенчыклар ясау конкурсы да, викторина үткәрелде.


30.10.2015
30 нчы октябрь көнне Шеланга мәктәбендә мәктәп планы буенча Әнвәрә Хусаинова ачык дәрес күрсәтте. 7 нче сыйныф укучылары үзләре дәрес темасын һәм дәрес максатларын билгеләделәр. Дәрестә техник чараларда кулланылды. Дәрестә булган биремнәр ОГЭга да әзерлек булып тора. Дәрес ахырындаукучылар мини тикшерү эше башкардылар.
 

30.10.2015
Бердәм дәрес
30 нчы октябрь көнне Шеланга мәктәбендә Гөлшат Сиченкова 8-11 сыйныф укучылары өчен “Интернет челтәрендә иминлек” темасына бердәм дәрес үткәрде. Бердәм дәрес икенче мәртәбә инде үткәрелә, шуңа да карамастан укучылар бу теманың актуальлеген аңлыйлар. Дәрес барышында укучылар башта лекция тыңлап үттеләр, аннары презентация карадылар. Гөлшат Идрисовна укучыларга интернетта аларны көткән вируслар,ялган сайтлар турында сөйләде, мошенниклар кулына эләкмәс өчен рекомендацияләр бирде. Дәрес ахырында Гөлшат Идрисовна “Сетевичек 2015” квесты турында кыскача информаөия бирде.
 

28.10.2015
27 октября 2015 года учитель математики Хусаинова А.Г. в группе с учителями математики района участвовала в семинаре «Методика подготовки к ЕГЭ и ОГЭ по математике». Семинар проходил на базе МБОУ «Лицей №9 им. Пушкина» города Зеленодольска. Семенов Андрей Викторович, автор пособий по подготовке к ЕГЭ по математике, кандидат педагогических наук, заведующий лабораторией математики  Московского института открытого образования,  дал краткий обзор результатов ЕГЭ 2015 года.  Ознакомил со структурой экзамена по математике в 2016 году, указал на отличие от ЕГЭ и ОГЭ-9 прошлых лет, рассказал о системе работы открытого банка заданий.  Анализировал каждое задание КИМ демонстрационного варианта  ЕГЭ и ОГЭ 2016 года, поделился методикой подготовки обучающихся к экзаменам по математике. 
 

27.10.2015
27 нче октябрь көнне рус теле укытучысы, Валентина Самойлычева 5-6 нчы сыйныф укучылары өчен «Слабое звено» исемле интеллектуаль уен үткәрде. Укучылар уен вакытында рус теле фәнентән үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Уен җиде раундтан торды, һәр раундта укучыларга гадидән катлаулыга үсә барган сораулар тәкъдим ителде. Финалга барлыгы өч укучы гына чыкты, беренче урынга 6 нчы сыйныф укучысы Хәсәнова Гөлназ лаек булды.
 

26.10.2015
22 нче октябрьдән 25 нче октябрьга кадәр Шеланга мәктәбенең “Алые паруса” командасы Биек тау районында “Байтик” исемле лагерьендә “Форпост” Республика спартакиадасында катнашып, беренче урынга лаек булды.  Команда индивидуаль ярышларда да берничә беренче урын яулады, мини футбол уенында барлык командаларны артта калдырып беренчелекне алды.
 

23.10.2015
23 нче октябрь көнн Шеланга мәктәбендә “Дөньядагы иң зур дәрес ”. Дәрес вакытында укучылар безнең планета турында мультфильм карадылар, проблемалар турында сөйләштеләр, планетага ничек булышу турында уйладылар. Шулай ук дәрестә авыру балалар турында да сүз барды. Мондый укучылар белән кайбер укучылар дуслашмый, бер җәмгыяттә буласы килмәү проблемаларын күтәрделәр, шул балаларга булышу юлларын эзләделәр.
 
21.10.2015
21 нче октябрь көнне Шеланга мәктәбендә  Мәдәният дәресе үтте. Барлык укучыларга да “Мәдәниятле көндәлек” бирелде, ел дәвамында укучылар көндәлеккә укыган китаплар, караган  концертлар, спектакльләр турында язырга тиеш булалар. Ел ахырында нәтиҗәләр ясап, җиңүчене билгеләү турында да сүз барды.
 

07.10.2015
7 нче октябрь көнне Шеланга авыл китапханәсендә "Уенчыклар иле" исемле күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә "Үз кулларың белән уенчыклар ясау" китабы да тәкъдим ителде.

06.10.2015
6 октябрь көнне Шеланга мәктәбендә 1 нче сыйныф класс җитәкчесе Татьяна Фокеева “Тибигатне саклау – тормышны саклау” исемле сыйныф сәгате  үткәрде. Укучылар дару үләннәре, аларны җыя белү турында белем алдылар.
 

06.10.205
5 октябрь көнне Шеланга мәктәбендә Валентина Самойлычева  5-6 сыйныф укучылары өчен “Әдәби эстафета” исемле уен үткәрде.
 

03.102.015
Шеланга мәктәбенең китапханәчесе Мәрьям Пополднева беренче сыйныф укучылары белән "Китаплар йортына сәяхәт"дигән темага китапханә сәгате үткәрде.
 

03.10.2015
2 октябрь көнне Шеланга мәктәбендә ОБЖ укытучысы Соляр В.М. 5 нче сыйныф укучыларын “Кадетка багышлау” бәйрәме үтте.
 

03.10.2015
Шеланга мәктәбендә математика фәне буенча Бөтенрәсәй олимпиадасының мәктәп этабы үтте. Нәтиҗәләр билгеле.  Җиңүчеләр: 7 сыйныф укучылары Тишина Тамилла һәм Крайнова Виолетта.
 

02.10.2015
1нче октябрь көнне Шеланга мәктәбендә Татьяна  Бурханова   башлангыч сыйныф укучылары өчен көзге урманга экскурсия оештырды.  Экскурсия вакытында укытучы викторина үздырды, табигатьтә үз – үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Экскурсия ахырында балалар яфраклар һәм шишкалар җыйдылар.
 

28.092015 
26 сентябрь көнне Шеланга мәктәбендә Роза Аббазова, Сергей Казаков  1-11 нче сыйныф укучылары өчен 1000 метр ераклыкка кросс үздырдылар. Җиңүчеләргә финишта бүләкләр бирелде, калганнар тәмле бүләкләр белән бүләкләнде.
 

16.09.2015                                                     
Зарарлы гадәтләргә- юл юк.
16 нчы сентябрь көнне Шеланга мәктәбендә татар теле укытучысы Раушанья Гафурова 5 нче сыйныф  укучылары өчен зарарлы гадәтләргә каршы керәшкә багышланган чара үткәрде.Чара уен формасында үтте, ахырда балаларга рәсем ясарга тәкъдим ителде.

16.09.2015
16 сентябрь көнне Шеланга мәктәбендә  5-8 сыйныф укучылары өчен “Чисталык дәресе” үтте. Николай Максимов, биология укытучысы, 10-11 сыйныф укучылары белән эшләгән экологик юнәлеш турында сөйләде: чишмәләрне чистарту, агачлар утырту, безнең мәктәптә эшләгән укытучылар каберләрен карау.
 

11.09.2015
Сыйныф җитәкчеләре ММБсе утырышы
9 сентябрь көнне Шеланга мәктәбендә сыйныф җитәкчеләре ММБсе утырышы үтте. Утырышның темасы ”Тәрбия стратегиясенә яңа ориентирлар ”. Кыска вакыт эчендә сыйныф җитәкчеләре тәрбия планы төзергә тиешләр, ә 5 сыйныф җитәкчесе яңа ФГОС буенча тәрбия планы төзергә тиеш.

09.09.2015
7 сентябрь көнне Шеланга мәктәбендә Лариса Виноградова "Финанс грамотасы" көне үткәрде. Дәрес видиоролик карау белән башланып китте, аннары укучылар биредә урнашка банк бүлегенә бардылар. Банк эшчесе укучыларга үз эше турында сөйләде. Лекция ахырында укучылар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.
 
 
09.09.2015
8 сентябрь көнне Шеланга мәктәбендә Роза Аббазова һәм Сергей Казаков “Иң яхшы йөгерүче” исемле көзге кросс үткәрделәр. Кросста 1 – 11 сыйныф укучылары катнаштылар. Җиңүче укучылар район һәм республика ярышларда катнашачаклар.
 

06.09.2015
3 нче сентябрь Шеланга мәктәбендә “Терроризмга юк!” исемле 5-11 сыйныфлар өчен бердәм сыйныф сәгате үтте. 5 нче сыйныф җитәкчесе Равил Шафигуллин 10 ел буе Татарстан Республикасы УФСИНда терроризмга һәм экстремизомга каршы көрәшү бүлеген җитәкләгән, үз эше турында сөйләде. Беслан, Мәскәү, Волгоград, Татарстан тероризм корбаннары турында сөйләде. Сыйныф сәгате ахырында укучылар экстремизм турында фильм карадылар.
 

06.09.2015
Шеланга авыл җирлеге территориясендә мәдәният һәм балалар бакчасы эшчеләре "Кәрзин белән юлга чыгабыз" исемле"Парклар һәм Скверлар" елына багышланган чара үткәрделәр. Балалар "Табигатне саклыйбыз" исемле лекция тыңладылар.
 
04.09.2015
3 нче сентябрь көнне Шеланга авыл җирлеге башлыгы Майоров В.В. киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Антонова Н.В., Синичкина Л.С., Сандомирова Л.А., Ганиятова Р.Х., Столярова Л.В. катнаштылар.
 
03.09.2015
3 нче сентябрь көнне Шеланга авылы китапханәсендә информация сәгате үтте. Китапханәче балаларны китаплар укырга өндәде.

01.09.2015
Белем бәйрәме
Шеленга мәктәбендә бүген Белем бәйрәме үтте. Безнең укучыларны котларга Дунаева Г.А., Югары Ослан РУЭС  башлыгы, Майоров В.В., Шеланга авыл җирлеге башлыгы, Закиров Ш.Ш. килделәр. Мәктәп директоры Ледяева Л.В. үткән уку елына йомгак ясады, беренче сыйныф укучыларын беренче дәресләре белән котлады. Безнең мәктәпкә яңа укытучы да килде. Раушания Гомәровна мәктәбебездә инглиз һәм татар телләрен укытачак.
 

24.08.2015
23 август көнне Кызыл байрак авылында Салих Сәйдәшев иҗатына багышланган музыкаль бәйрәм үтте. Бәйрәмгә Югары Ослан районында яшәүче халык һәм кунаклар җыелды. Кунакларны Огары Ослан районы башлыгы урынбасары сәламләде, аннары барлык кунаклар Салих Сәйдәшевка багышлап куелган хәтер ташына чәчәк салдылар. Бәйрәм уртасында фестивальебезгә Татарстан республикасы прокурара эшчеләре килде. Прокуратура эшчеләре Рәсәй Дәүләт флагы көненә багышланган велопробегта катнашалар икән. Бәйрәмдә "Иделкәй" коллективы, Фатых һәм Рауза Хикматуллиннар, Гөлгенә Дәүләтшина, Миләүшә Фаттахова һәм яшь җырчылар чыгыш ясады.
 

 
18.08.2015
18 август көнне Шеланга авылының Мәктәп урамында 28 нче йорт янында автомобильләр тизлеген кечрәйтү өчен  ясалма тигезсезлек урнаштырылды.
 

17.08.2015
17 август көнне Берек авылында Шеланга авыл җирлеге җитәкчесы җыелыш үткәрде. Җыелышта 37 кеше катнашты. Җыелышты мәчет төзү, зират өчен җаваплы кеше сайлау, чүп чыгару һәм башка сораулар каралды.
 
14.08.2015
Бүген 14 нче август көнне Шеланга авыл җирлеге җитәкчесе, Майоров Валерий Викторович эшчеләр коллективы белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында Салих Сәйдәшевка багышланга бәйрәмгә әзерлек, Шеланга авылының мәдәният йорты, Яңа-Юл, Кызыл-Байрак, Гребенә клублары территориясендә чүп үләннәрен чабу турында сүз барды. 
 
13.08.2015
Шеланга авыл җирлеге эшчеләре Любовь Синичкина, Наталья Шатунова, Сәрия Ефимова, Рафилә Ганиятова, Александра Сандомирова, Светлана Дементьева Кызыл - Байрак авылында рәшәткә буяу белән шөгыльләнәләр.
 
12.08.2015
Шеланга авыл җирлеге җитәкчесе җитәкчелегендә Равил Шафигуллин,Василий Соляр, Сергей Назаров, Сергей Антонов "МИННИХАНОВ -БЕЗНЕҢ ПРЕЗИДЕНТЫБЫЗ!" исемле баннерны элделәр.

05.08.2015
"Урамнарны яктырту" Республика программасы буенча Берек авылында 2014-2015 нче елларда планлаштырылганчы 10 светильник һәм 1 щит урнаштырылды.
 
 
04.08.2015
Шеланга авыл җирлеге территориясендә урнашка Кызыл Байрак авылында уздырылачак Салих Сәйдәшевка багышланган бәйрәмкә әзерлек бара.
 
 
04.08.2015
Шеланга авылы урамнары буенча рейд узды. Рейд вакытында өй алдында булган барлык төзү материалларын, ком, кирпич һәм чупне урамнан башка җиргә күчерергә дигән күрсәтмә бирелде. Барлык күрсәтмәләрне 10 нчы августка кадәр төзәтергә кирәклеге әйтелде.
 
04.08.2015
Шеланга авыл җирлеге башлыгы Майоров В.В, Югары Ослан муниципаль районы ЗАГС җитәкчесе, Кадырова Н.А һәм Яңа Юл авыл клубы мөдире, Ефимова С.А Берек авылында яшәүче Мулюковлар гаиләсен өйләнешкәннәренә 65 ел тулуы белән котладылар.
 

29.07.2015
29 нчы  июль көнне Шеланга авыл китапханәсе җитәкчесе Люба Синичкина һәм мәдәният йорты җитәкчесе Люба Сандомирова "Болын чәчәкләре" исемле кызлар өчен конкурс оештырдылар.
 
29.07.2015
Шеланга авыл җирлеге территориясен чүптән чистарту, юл кырыенда үскән чүп үләннәреннән чистарту дәвам итә.

28.07.2015
28 июль көнне МУП директоры Чернова И.А. су һәм көнкүреш чүбе өчен халыкка квитанцияләр тарату эшен башкара.
 
28.07.2015
28 июль көнне авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләре темасына багышланган дәрес үткәрелде.
 
28.07.2015
28 июль көнне Шеланга авыл җирлеге эшчеләре авыл территориясен чүптән чистарту, урамнарны матурлау эше белән шөгыльләнәләр.
 
28.07.2015
28 нче июль көнне Антонова Н.В. халык санын исәпкә алуга әзерләнү эшен алып барды.
 
28.07.2015
28 нче июльдән башлап Шеланга авыл җирлеге территориясендә, ел саен уздырыла торган, С. Сәйдәшевка багышланган бәйрәмгә әзерлек башланды.

20.07.2015
20 нче июль көнне Шеланга авылының К.Цыпкин урамында урнашкан су башнясына яңа автоматика урнаштырдылар.
 
20.07.2015
20 нче июль көнне Шеланга авыл җирлегендә  аудитор тикшерүе үтте.
 
20.07.2015
Спорт мәйдәны төзү программасы буенча Шеланга мәктәбендә спорт мәйданын төзү эшләре бара.
 

09.07.2015
Шеланга мәктәбендә хезмәт һәм ял лагере эшли. Укычылар мәктәп территориясен тәртипкә китерәләр, яшелчәләрне карыйлар, су сибәләр.
 
 
09.07.2015
Шеланга мәктәбенең эшчеләре укучылар һәм укытучылар коллективы карап үстергән  яшелчәләр уңышын җыярга әзерләнәләр.
 
 
07.07.2015
7 нче июль МУП директоры Чернова И.А. Кызыл Байрак авыл халкы белән ТБО чыгару килешүе төзү буенча эш алып бара.
 
07.07.2015
Шеланга авыл җирлеге эшчеләре:  Майоров В.В., Антонова Н.В. һәм мәдәният эшчеләре: Синичкина Л.С., Сандомирова Л.А., Ганиятова Р.Х., Столярова Л.В., юл кырыен тәртиптә тотарга тырышалар, чүп җыялар.

21.06.2015
20 июнь көнне Шеланга мәктәбендә палаткылы лагерьнең ябылуытантаналы рәвештә үтте. Иң актив балалар граматалар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
 
 
21.06.2015
19 июнь көнне Шеланга мәктәбенең палаткалы лагерьендә "КВЕСТЫ" төркеме «LAZERTAG» уены үткәрде.
 

04.06.2015
4 июнь көнне Шеланга мәктәбе лагерендә “Иң яхшы маска” исемле конкурс узды. Балалар маскалар ясадылар һәм аларны якладылар.
 

04.06.2015
2 июнь көнне Шеланга мәктәп лагерендә “Күңелле старт” спорт ярышлары үтте.
 

01.06.2015
1 июнь көнне Шеланга мәктәбендә “Дуслык” лагере ачылды. Бу көнне лагерь тәрбиячеләре кызыклы программа үткәрделәр, җырлар өйрәнделәр.
 
 
01.06.2015
1 нюнь көнне Шеланга мәктәбендә Балаларны яклау көненә багышланган “Безнең алтын балачак” исемле бәйрәм үтте. Бәйрәмдә бик кызыклы программа оештырылды, балалар уеннар уйнадылар, җиңүчеләр буләкләргә лаек булдылар.
 

01.06.2015
30 май көнне Шеланга мәктәбендә 2014-2015 уку елы нәтиҗәләренә багышланган ленейка үтте. Мәктәп директоры Лидия Ледяева укучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.
 

26.05.2015
25 май көнне Югары Ослан районында Пеонерия көненә багышланга яшьләр слеты үтте. Безнең мәктәптән дә бу слетка укучылар һәм укытучылар бардылар. Балалар һәм укытучылар Хәтер маршы исемле кросста, “Геройлар алеесы” исемле экологик проектта катнаштылар. Кросста без 1 нче урынга лаек булдык.
 

13.05.2015
13 май көнне Шеланга мәктәбендә “Бердәм экологик дәрес” үтте. Укучылар дәрестә әйләнә – тирә мөхитне саклау турында презентация карадылар.
 

09.05.2015
Шеланга урта мәктәбендә “Үзидәрә көне” акциясе үтте. “Лидер нигезләре” түгәрәге укучылары башлангыч сыйныф укучылары өчен “Үзидәрә көне” исемле мастер - класс үткәрделәр.
 
 
09.05.2015
28 апрель көнне Шеланга мәктәбе укуычылары Матюшино мәктәбендә үткән Бөек Җиңүнең тәмамлануына  70 ел тулуга багышланган  “Иминлек тәгәрмәче” исемле район уенында катнаштылар. Безнең мәктәп укучылары 10 мәктәп арасыннан 5 урынгы лаек булдылар.
 
 
09.05.2015
Шеланга урта мәктәбендә Татьяна Потягунина 1 сыйныф укучылары өчен “Вакцинация” темасына сыйныф сәгате үткәрде.
 
 
09.05.2015
Шеланга урта мәктәбененең 1 сыйныф укучысы, Никонова Полина “Минем исемем ничек атала”исемле фәнни – практик конференциядә катнашты һәм 1 урынга лаек булды.
 

28.04.2015
Волонтерлар көне
Шеланга урта мәктәбендә “Язгы яхшылык атнасы” акциясе кысасында Волонтерлар көне көне үтте. Мәктәп укучылары сугыш ветираннарына, мәктәп китапханәчесенә булыштылар.
 
 
28.04.2015
Хәтер көне
Шеланга урта мәктәбендә “Язгы яхшылык атнасы” акциясе кысасында “Лидер” түгәрәге укучылары Хәтер көне көне үткәрделәр. Түгәрәккә йөрүче балалар мәктәп укучыларына виртуаль экскурсия үткәрделәр. Экскурсия вакытында укучыларга  Бөек Ватан сугышы турында сөйләделәр.
 
 
28.04.2015
Хезмәт көне
Шеланга урта мәктәбендә “Язгы яхшылык атнасы” акциясе кысасында “Хезмәт көне” үтте. Мәктәп укучылары мәктәп территориясен, авыл урамнарын чүптән чистарттылар, һәр сыйныф үз сыйныф бүлмәсен җыештырды.
 

17.04.2015
Шеланга мәктәбендә ел саен «Олимпус» олимпиадасы уза.Быелгы олимпиада ноябрь аенда үтте, ә апрель аенда катнашучыларга дипломнар, грамоталар килде. Гайнутдинов Раил биш иң яхшылар рәтенә керде, грамота һәм китап белән бүләкләнде.
 
 
17.04.2015
Шеланга мәктәбендә ГТО нормативларын бирү дәвам итә. 14 апрель көнне дә укучылар утырган килеш алга иелү (бөгелү) буенча нормативлар бирделәр. Мәктәп рекордын 10 нчы сыйныф укучысы Закирова Резеда яулады.
 

14.04.2015
Сәламәтлек дәресе
13 апрель көнне Алексей Иванович Ключников һәм Татьяна Потягунина 1 сыйныф укучылары белән сәламәтлек дәресе үткәрделәр. Укучылар тешләр төзелеше, тешләрне ничек чистартыргы кирәклеген белделәр, Куян табибы һәм теш сакчылары турында мультфильм карадылар.
 

10.04.2015
Хезмәт ветераннарына булышу
8 апрель көнне Шеланга урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре, Николай Максимов белән бергә хезмәт ветераны Филенёва Г.А. булыштылар. Укучылар су алып килделәр, капка төбен калган кардан чистарттылар. Шулай ук укучылар  хезмәт ветераны Пахомова В.П. да булыштылар.
 
 
10.04.2015
Инглиз әдәбияты көне
9 апрель Шеланга урта мәктәбендә Инглиз әдәбияты көне дип игълан ителде.
 
 
10.04.2015
«Зарница 2015» хәрби – спорт уеннары
9 апрель көнне Әтнә районының Зур Әтнә авылында «Зарница 2015» хәрби – спорт уеннары үтте. Шеланга урта мәктәбе командасы “Ватан уллары” бу уеннарда актив катнаштылар һәм беренче урынга лаек булдылар.
 
 
10.04.2015
Космонавтика көненә багышланган сыйныф сәгате
10 апрель көнне Шеланга урта мәктәбендә Татьяна Бурханова 1 - 4 сыйныф укучылары өчен Космонавтика көненә багышланган сыйныф сәгате үткәрде. Укучылар космонавтика тарихы, беренче ракета, спутник, космоста булган беренче кеше белән таныштылар.
 
 
10.04.2015
Бөек Җиңүнең 70 еллагына багышланган фәнни – гамәли конференциядә катнашу.
9 апрель көнне Шеланга урта мәктәбе укучылары Бөек Җиңүнең 70 еллагына багышланган фәнни – гамәли конференциядә катнаштылар. Аларның эшләрен комиссия әгъзалары югары бәяләделәр. Абросимова А., Петрова К. эшләре беренче урынга, Матягина Ю. Һәм Недышилова Н. эшләре өченче урынга лаек булдылар. Әфәрин, кызлар! Без сезнең белән горурланабыз. 
 

08.04.2015
«Аҗаган уены»
Шеланга мәктәбенең “Патриот” укучылар оешмасы 9 нчы апрельдә Зур Әтнәдә узачак зонаара Аҗаган спорт уенына хәзерләнә.
Укучыларны бу мавыктыргыч чарага остазлары В.Соляр бик тырышып өйрәтә. Ярышлар 2 блок буенча узачак: конкурс программасы һәм спорт хәзерлеге.
Үзебез командага уңышлар телик!
 

04.04.2015
Каен бөреләре җыю
4 апрель көнне Шеланга урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе, Роза Аббазова белән бергә каен бөреләрен җыярга бардылар.
 
 
04.04.2015
3 апрель көнне Роза Аббазова, физкультура укытучысы 5- 11 сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате үткәрде. Сыйныф сәгате «Готов к труду и обороне» (ГТО) темасына багышланган иде.
 

02.04.2015
1 апрель көнне Шеланга урта мәктәбендә мәктәп директоры белән совещание үтте. Җыелышта каралган сораулар: тикшерү нәтиҗәләре, 9 – 11 сыйныф укучыларының имтиханнарга әзерләнүе, укытучыларның аттестациясе.
 

24.03.2015
24 март көнне Шеланга урта мәктәбендә Лариса Виноградова 9 сыйныф укучылары һәм аларның ата – аналары җыелышы үткәрде. Җыелышта укучыларның имтиханнарга әзерлеге турында, үткәрелгән тикшерүләр, тестлар нәтиҗәләренә багышланган иде. Укытучылар да ата-аналар каршында чыгыш ясады.
 
 
24.03.2015
“Хәтерлим, горурланам” акциясе
Шеланга урта мәктәбендә “Хәтерлим, горурланам” акциясе үтте. 10 сыйныф укучылары, Абросимова Ангелина һәм Матягина Юлия Янтыкова Ф.Р. белән бергә “Кызыл - Байрак” авылында яшәүче Бургановой С.Я. белән интервью үткәрделәр. Интервьюның темасы “Сугыш балалары”. Сания Ярулловна үзенең балачагы турында сөйләде.
 

23.03.2015
Президент ярышлары
16 марттан 21 мартка кадәр Шеланга мәктәбендә “Президент ярышлары үтте”. Бу ярышларда 5-11 сыйныф укучылары катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 9 сыйныф укучлары III урын, 6 сыйныф укучылары II урын, 8 сыйныф укучылары  I урын яуладылар.
 

21.03.2015
21 март көнне Шеланга мәктәбендә татар теле укытучысы Гөлшат Сиченкова һәм физкультура укытучысы Роза Аббазова “Нәүрәү” бәйрәмен үткәрделәр. Бәйрәмдә 5-8, 10 сыйныф укучылары катнаштылар. Укучылар татар телендә бирелгән сорауларга җавап бирделәр, әкиятләр күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр һәм бер – берсе белән тизлектә ярыштылар. Бәйрәм коймак белән чәй эчү белән тәмамланды.

17.03.2015
16 март Шеланга урта мәктәбендә Гөлшат Сиченкова 9 сыйныф укучылары өчен татар теленнән Бердәм республика тестының мәктәп этабын утәкәрде.
 

15.03.2015
Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү кысаларында Шеланга мәктәбе укучылары һәм хезмәт укытучысы Шафигуллин Р.А хезмәт ветераннарын, Забнева Просковья Ивановнаны һәм Лыкова Евдокия Ивановнаны котладылар, “70 лет Победы в ВОВ 1941 – 1945 г.” юбелейлы медале тапшырдылар.
 

11.03.2015
10 март көнне Шеланга мәктәбендә Татьяна Потягунина “Әни, әти һәм мин – тату гаилә” исемле бәйрәм үткәрде. Бәйрәм 23 февральга һәм 8 мартка багышланган иде.
 

07.03.2015
“Кошларга булыш!” акция
6 март көнне Шеланга урта мәктәбендә Татьяна Потягунина 1 нче сыйныф укучылары белән “Кошларга булыш!” акциясен үткәрде. Укучлар кошлар төрләре белән таныштылар, ткошла турында ребуслар, табышмаклар чиштеләр.
 
 
07.03.2015
“Кошларга җимлек” исемле ата – аналар өчен конкурс
7 март көнне Шеланга урта мәктәбендә Татьяна Потягунина, 1 нчы сыйныф җитәкчесе “Кошларга җимлек” исемле ата – аналар өчен конкурс оештырды. Беренче урынны Козловлар гаиләсе яулады.
 
 
01.03.2015
«Туган тел» бәйрәме
27 февраль көнне Шеланга урта мәктәбендә Гөлшат Сиченкова, татар теле укытучысы “Татар теле атналыгы” кысасында “Туган тел” бәйрәме үткәрде.
 
01.03.2015
Шеланга урта мәктәбе укучысы Никонова Полина “Бозда игътибарлы булам” исемле район рәсем конкурсында катнашты. Полинаның рәсеме беренче урынга лаек булды.
 
 
24.02.2015  
“Мин татарча сөйләшәм” акциясе
21 февраль көнне Шеланга урта мәктәбендә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе үтте. Бу  көнне 9 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучылары гел татарча гына сөйләшергә тырыштылар, башка укучыларны да шуңа өндәделәр. 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары, Закирова Резедә белән Усманова Инзилә “Татар телендә шигырь сөйлә һәм тәмле бүләк ал” исемле конкурс оештырдылар. Бу конкурста мәктәп укучылары бик теләп катнаштылар. Шигырь сөйли алмаган укучыларга диологлар төзергә, үзең, дустың, гаиләң турында сөйләргә тәкъдим ителде.
 
24.02.2015
24 февраль көнне Шеланга урта мәктәбендә Гөлшат Сиченкова, татар теле укытучысы “Татар теле атнолыгы” кысасында 5-7 нче сыйныф укучылары өчен “Иң акыллы укучы” исемле интеллектуаль уен үткәрде. Уенда 4 команда катнашты.
 

20.02.2015
20нче февральдә мәктәп китапханәчесе Пополднева Мәрьям тарафыннан туган телләр көне атналыгына багышланган “Сүзлек серләрне ача” дигән китапханә дәресе үткәрелде. Укучылар беренче сүзлекләрнең килеп чыгышы, сүзлек составы, авторлары турында мәгълүмат белән таныштылар.
 

17.02.2015
Муса Җәлил туган көненә багышланган чыгыш
16 февраль көнне Шеланга урта мәктәбендә иртәнге җыелыш вакытында 11 сыйныф укучылары, Усманова Инзиля һәм Ендальцева Анастасия мәктәп укучылары каршында Муса Җәлил тормыш юлы һәм иҗатына багышлап чыгыш ясадылар. Соңыннан Инзиля белән Настя укучыларга викторина үткәрделәр. Җыелыш ахырында 6 сыйныф укучылары Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштерделәр.
 

11.02.2015
9 февраль көнне Шеланга урта мәктәбендә яшь герой – антифашистларга багышланган тарихи дәрес үткәрелде. Бу дәрес белән Җиңүгә 70 ел тулу тантанасы  айлыгы ачылды.

26.01.2015
26 гыйнвар көнне Шеланга авыл җирлеге башлыгы, Майоров В.В эшеләр коллектива белән чираттагы  җыелыш үткәрде. Җыелышта алдагы сораулар каралды: эшләнелгән эшләр буенча хисап, авыл халкы белән суга һәм чүп – чар чыгару буенча килешүләр төзү эшен дәвам итү  һәм башкалар.

26.01.2015
26 гыйнвар көнне Гребенә авыл клубы җитәкчесе, Столярова Л.В. авыл халкы өчен“Безнең Таня” исемле конкурс – уен программасы үткәрде.

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:53

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International