29.12.2015
Республика яңа ел чыршысы.
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУ сенең 11нче сыйныф укучысы, уку алдынгысы, ату буенча Татарстан Республикасының җыелма командасы члены Нурзилә Латипова Республика яңа ел чыршысына бару белән бүләкләнде.
Казанның “ Татнефть-Арена” боз сарае Татарстанның 7 меңнән артык баласын үзенә җыйды. Болар уку алдынгылары, төрле фестивальләрдә җиңүчеләр, спортчылар, авыр тормыш ситуацияләрендә калган балалар.
Барлык җыелучыларны да Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Минниханов якынлашып килүче яңа еллар белән котлады.
28.12.2015
Икенче чирек йомгаклары.
Чирекнең соңгы көнендә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар икенче чирек нәтиҗәләре белән, кышкы каникул вакытында уздырылачак чаралар планы белән таныштылар. Сыйныф җитәкчеләре укучыларны тагын бер кат куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәрттеләр.
26.12.2015
Башлангыч мәктәптә яңа ел кичәсе.
26нчы декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУ сендә башлангыч сыйныф укучыларының яңа ел иртәсе булып узды. Кыш бабай белән очрашуга 1-5нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре килгән иделәр. Бәйрәмне мультфильм персонажлары Маша һәм аю алып бардылар. Һәр сыйныф бәйрәмгә ныклап әзерләнгән иде: җырлар,биюләр, шигырьләр, сәхнәләштерелгән әсәрләр. Көтелмәгәндә бәйрәмгә Убырлы карчык һәм Урман кешесе килделәр , аздан гына бәйрәмне бозмадылар. Ә Кыш бабай авырап китте. Кар кызы адашкан. Ләкин тапкыр Маша һәм барлык балалар Яңа ел иртәсен “саклап”калдылар. Бәйрәм гадәттәгечә чыршының утларын кабызу һәм чыршы тирәсендә яңа ел җырын җырлау белән тәмамланды.
26.12.2015
Яңа ел кичәсе.
Менә инде күптән көтелгән, барыбыз тарафыннан да яратылган,өметләр багланган, бүләкләр алып килүче, тылсымлы яңа ел да килеп җитте. 26нчы декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә 6-11нче сыйныфларның Яңа ел кичәсе булып узды. Балалар кызыклы һәм мавыктыргыч программа төзегәннәр: бәйрәмдә кызыклы биюләр, җырлар, яңа елның символы булган маймыл да бар иде. Бәйрәм һәркемнең кәефен күтәрде һәм бүләккә катнашучыларга ди-джей ярдәмендә уздырылган дискотека бүләк ителде.
24.12.2015
Мәрхәмәтлелек дәресләре.
24нче декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Мәрхәмәтлелек дәресләре узды. Аның максаты буларак күрү һәм ишетү буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата игътибарлы һәм мәрхәмәтле булуны тәрбияләү тора иде. Дәрес кысаларында “Уч төбендәге сүз” исемле документаль фильм күрсәтелде.
23.12.2015
Күңелле стартлар.
23нче декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсенең 3-6нчы сыйныф укучылары күңелле стартларда катнаштылар. Ярышлар “Чемпион” спорт комплексы базасында уздылар. Яшь спортчылар тизлектә, өлгерлектә көч сынаштылар.
23.12.2015
“Үз тамырларыңны белеп яшәү”.
23нче декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 8нче сыйныф укучысы Лавонина Ольга “Үз тамырларыңны белеп яшәү” дигән конференциядә катнашты. Бу конференция Макыл мәктәбендә узды һәм ул республика күләм конференциянең район этабы иде. Районыбызның төрле мәктәпләреннән килгән укучылар туган якларының данын арттыручы язучылар, спортчылар, производство алдынгылары турында сөйләделәр. Авыллар,мәктәпләр, мәктәп музейлары тарихы турында докладлар булды.
22.12.2015
Яңа ел күргәзмәсе.
22нче декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә яңа ел күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә 1-11нче сыйныф укучылары катнаштылар. Күргәзмәгә түбәндәге иҗади конкурс нәтиҗәләре куелган: яңа ел открыткасы (1-2 сыйныф), кар бабай (3 сыйныф), яңа ел чыршылары дефилесы (4сыйныф), яңа ел коллажы (5сыйныф), яңа ел газетасы (6сыйныф), кар кызы (7сыйныф), маймыл (8сыйныф), Кыш бабай (9 сыйныф), яңа ел камины (10нчы һәм 11нче сыйныф).
17.12.2015
17нче декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укучылары Югары Ослан районы башлыгы М.Г.Зиатдинов, районның төрле оешма һәм предприятие җитәкчеләре, Татарстан Республикасының югары, урта һәм һөнәри махсус белем бирү учреждениеләре вәкилләре катнашында уздырылган 9нчы һәм 11нче сыйныф укучыларының икенче очрашуында катнаштылар. Очрашу Югары Ослан мәдәният йортында узды.
17.12.2015
Балалар оешмасының “ Без бергә” исемле Республика слёты.
17нче декабрьдә Казан шәһәрендә балалар оешмасының “ Без бергә” исемле Республика слёты булды. Слётта “Ослан яшьләре” исемле балалар оешмасы делегациясе составында “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУ сенең 9нчы сыйныф укучысы Титова Екатерина һәм педагог оештыручы Анна Кукуль катнаштылар. Слётның эше тыгыз һәм нәтиҗәле булды. Башта слётта катнашучылар өчен Милли музей буенча экскурсия үткәрделәр, аннары барысын да Фәннәр йортына чакырдылар. Анда Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы җитәкчесе Энгельс Фаттахов җитәкчелегендәге конференциядә катнаштылар. Алар бу очрашу һәм сөйләшүдән канәгать калдылар.
15.12.2015
Безгә яңа ел килә.
Декабрь җитте. Яңа ел бәйрәмнәре ае. “Татар Борнашы урта мәктәбе “ МББУсендә яңа елга әзерлек эшләре башланды. Укучылар үзләренең сыйныф бүлмәләрен бизәргә керештеләр. Укучыларга күптөрле конкурслар турында игълан ителде. Башлангыч сыйныфлар яңа ел открыткасы, кар бабай, яңа ел чыршылары дефилесын әзерлиләр, урта сыйныфлар күләмле кыш бабай һәм кар кызы фигураларын, 2016нчы елның билгесе булган маймылны, ә өлкән сыйныфлар яңа ел каминын ясаячаклар. Барлык сыйныфлар да яңа ел кичәләре репетицияләрен башлап җибәрделәр.
14.12.2015
Бөтендөнья кошларны барлау көннәре 2015.
14нче декабрь көнне “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУнда линейкада Казан шәһәрендә булып узган “Яшел планета” Гомумроссия балалар экологик хәрәкәтенең Татарстан региональ бүлеге тарафыннан үткәрелгән “Бөтендөнья кошларны барлау көннәре 2015” Халыкара табигатьне саклау акциясендә башлангыч сыйныф укытучысы Арефьева Ю.В. җитәкчелегендә катнашучы укучылар бүләкләнде.
14.12.2015
Код вакыты.
4нче декабрьдән 13нче декабрьгә кадәр безнең мәктәбебездә Халыкара мәгълүмат чараларын өйрәнү атнасы кысаларында “Код вакыты “ дип исемләнгән төрле чаралар узды. Бу акция яшьләрдә мәгълүмати технологияләргә кызыксынуны арттыруга, программалаштыру һәм ИТ-белдеклелекнең яшьләр өчен кулай булуын аңлатуга юнәлтелгән иде. Акциянең һәрбер катнашучысы программалаштыру өлкәсендә беркүпме күнекмәләр булдырды һәм IT-индустриягә беренче адымын атлады. Быел бу акциядә 1-11нче сыйныф укучылары катнаштылар. Программалаштыруны өйрәнүгә 1 сәгать вакыт бирелде. Бу вакытта укучылар видеороликлар карадылар һәм компьютерлар артында тренажёр тәкъдим иткән биремнәрне эшләделәр.
11.12.2015
Хәйрия концерты.
11нче декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укучылары Югары Осланның картлар һәм инвалидлар йортында хәйрия концерты белән чыгыш ясадылар. Бу чара инвалидлар декадасы кысаларында узды. Балалар кызыклы концерт программасы әзерләделәр. Чыгышларыннан соң укучылар бу йортта яшәүчеләргә теләкләр конвертын тапшырдылар.Балаларның тырышлыклары бушка булмады: интернатта яшәүчеләр аларга чиксез рәхмәтләрен белдерделәр, чәй белән сыйладылар һәм тагын килүләрен сорадылар.
11.12.2015
Мин- оста!
11нче декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “Мин-оста!” дигән республика конкурсының район этабы узды. Конкурста 7 укучы катнашты. Конкурсның җиңүчесе 34 балл белән 8нче сыйныф укучысы Михаил Слушкин булды. Җиңүче грамота белән, ә җитәкче Александр Слушкин рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
11.12.2015
Методик коучингта катнашу.
11нче декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укытучылары Дадыкина И.Н. һәм Тимохина Н.В. Казан шәһәрендә үткәрелгән методик коучингта катнаштылар. Алар бу коучингта Югары Ослан районында тьюторлык программасының үтәлеше турында чыгыш ясадылар. Муниципаль программаны яклаганнан соң укытучыларга белемнәре үсү турында документ тапшырылды.
11.12.2015
Технологиядән олимпиада.
11нче декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә 7-10нчы сыйныфлар арасында технологиядән олимпиада узды. Ярыш 3этапта булды: теоретик, практик һәм проектны яклау өлешләреннән. Мондый олимпиадалар укучы һәм укытучының эш нәтиҗәләрен ачыктан-ачык күрергә мөмкинлек бирәләр. Монда иҗат,профессионализм һәм яңалык берләшеп тәҗрибә уртаклашу бара.
10.12.2015
Чыганакларга сәяхәт.
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укучылары Кишик Манвелян, Ольга Лавонина, Нурзилә Латипова Татарстан Республикасы дәүләте тарафыннан үткәрелгән “Чыганакларга сәяхәт”дигән 6нчы республика конкурсында актив катнашканнары өчен диплом белән бүләкләнделәр.Бу конкурс балалар һәм яшьләр аудиториясенә юнәлтелгән беренче конкурс. Конкурска барлыгы 211 эш җибәрелгән иде.Тантаналы бүләкләү тамашасы “Казан” Гранд-отелендә узды.Укучыларны котлыйбыз һәм алда да аларга уңышлар телибез.
09.12.2015
Флеш-моб”Әйләнеп кара”
9нчы декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган “Әйләнеп кара”дигән флеш-моб үткәрелде.Укучылар һәрвакыт безнең тормышыбызны матурайту өчен төрле күңелле һәм кызыклы моментлар уйлап табалар,безнең күңелләребезне күтәрәләр. Әгәр алар булдыра алмасалар без боларны үзебез эшлибез! Без тирә-юнебезне үзебез теләгәнчә иттереп үзебез барлыкка китерәбез. Бу флеш-моб сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга багышлап үткәрелде.
07.12.2015
Укытучылар арасында волейбол буенча ярыш.
7нче декабрьдә Яр буе Морквашы гомуми белем бирү мәктәбе базасында Югары Ослан районы мәктәпләре укытучылары арасында волейбол буенча ярышлар булып үтте. Үзара өч мәктәп ярышты: МББУ “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе”, Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм Яр буе Морквашы гомуми белем бирү мәктәбе. Уеннар динамикалы үтте, уенчыларның да, җанатарларның да күңелсезләнергә вакыты булмады. Көрәш дәрәҗәле булды.
07.12.2015
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне.
7нче декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган класс сәгатьләре булды.Бу чараларның максаты буларак яшьләрдә коррупциягә карата тиешле гражданлык позицияләре формалаштыру тора иде.
05.12.2015
Чыгарылыш укучыларының очрашуы.
5нче декабрьдә «Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 9нчы һәм 11нче чыгарылыш сыйныф укучылары мәгариф бүлеге тарафыннан профориентация буенча оештырылган очрашуда катнаштылар. Очрашу Югары Ослан районы башлыгы М.Г.Зиатдинов, прдприятие һәм оешмалар җитәкчеләре, югары, урта һәм махсус һөнәри белем бирү учреждениеләре вәкилләре катнашында узды.
05.12.2015
Игътибарлылык акциясе.
5нче декабрьдә «Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсе волонтёрлары инвалидлар декадасы кысаларында оештырылган “Игътибарлылык акциясе”үткәрделәр.
Өлкән кешеләр,инвалидлар,бигрәк тә ялгызлар һәрвакыт үзләренә карата сүлпән социаль яклау,җәмгыятьтән аерымланганлыкларын тоеп яшиләр. Мораль яктан терәк күрсәтү аларга үзләрен кирәк кешеләр итеп тоярга ярдәм итә. ” Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе волонтёрлары да ярдәмгә мохтаҗ Татьяна Козинага үзләренең хәлләреннән килгән ярдәмне күрсәтергә тырыштылар. Волонтёр-кызлар, 8нче сыйныф укучылары, Татьяна Андреевнага күчтәнәч алып килделәр һәм өен җыештырдылар. Өйнең хуҗабикәсе кызларның эшеннән бик канәгать калды һәм аларны өстәл артына чәйгә чакырды. Волонтёрлар Татьяна Андреевна янына тагын килергә сүз бирделәр.
03.12.2015
Семинардан яңалыклар.
3нче декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсенең башлангыч сыйныф укытучысы Арефьева Ю.В. Югары Ослан мәктәбендә уздырылган “Укытучының профессиональ үсеше һәм укучыларның белем дәрәҗәсен үстерү факторы буларак инновацион педагогик технологияләрне куллану” дигән зональ семинарда катнашты.
Семинарның программасы бик бай иде.”Заман укытучысының иҗади остаханәсе”дигән бүлектә дәрес фрагментлары,мастер-класслар һәм класстан тыш чаралар булды.Түгәрәк өстәл вакытында темага караган төрле докладлар тыңланылды,тәҗрибә уртаклашылды.
03.12.2015
Сәйдәш безнең йөрәкләрдә.
2015нче елның 3нче декабрендә “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсендә бөек татар композиторы Салих Сәйдәшевнең тууына 115ел булуга багышланган чаралар булды.5-11нче сыйныфларда “Салих Сәйдәшев музеена сәяхәт”дигән дәресләр үткәрелде.Анда укучыларга Салих Сәйдәшев музее турында презентация һәм композиторга багышланган документаль фильм күрсәтелде. Шулай ук бөек шәхеснең онытылмас әсәрләрен, “Марш”, “Вальс”, “Хуш авылым”, “Галиябану”, “Зәңгәр шәл”һәм башка әсәрләрен тыңлау булды. Укучылар,бигрәк тә,татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ганеева Гөлсинә башкаруында “Галиябану”, “Зәңгәр шәл”, “Вальс” әсәрләрен яратып тыңладылар.Бу көнгә нәтиҗә ясап дәресләрдән соң 9-11нче сыйныфларда “Сәйдәш-безнең йөрәкләрдә”дигән викторина үткәрелде.Анда укучылар үзләренең Салих Сәйдәшев турындагы белемнәрен күрсәттеләр.
03.12.2015
Халыкара инвалидлар көне.
3нче декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсендә Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үттеләр. Бу көнгә багышлап төрле чаралар оештырылган иде.5нче сыйныф укучылары үзләренең җитәкчеләре Рәмзия Латипова белән алсу конверт әзерләделәр,ә 1-4 нче сыйныф укучылары Югары Ослан районыны инвалидларына һәм өлкән кешеләренә теләктәшлек хаты төзеделәр.Педагог-оештыручы Анна Кукуль җитәкчелегендәге үзидарә советы Халыкара инвалидлар көне тарихы турында мәгълүмати стенд ясадылар.
03.12.2015
Инвалидлар декадасына күргәзмә.
Инвалидлар декадасы кысаларында”Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “Түгәрәк планетада һәркем өчен дә урын бар”дигән стенд формалаштырылды.Анда 3нче декабрьдә билгеләп үтеләчәк Халык-ара инвалидлар көненә”багышланган материаллар урнаштырылган.
02.12.2015
Коррупциягә каршы реклама.
2 нче декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 8нче сыйныф укучылары үзләренең җитәкчеләре Татьяна Нуреева белән “Бергәләп коррупциягә каршы” дигән стенд әзерләделәр.Укучылар стендка коррупциягә каршы реклама һәм “Коррупциягә“ЮК!” исемле буклет урнаштырдылар. Шулай ук стендта мәктәп укучыларының иң яхшы иҗади эшләре урын алып тора.
01.12.2015
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне.
1нче декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган акция үткәрелде.Проектта катнашучылар “Мөстәкыйль балалар”,болар 7нче сыйныф укучылары һәм җитәкчеләре Елена Слушкина,8-11нче сыйныф укучыларына “ВИЧ-инфекция”искәрмәләре тараттылар.Бу акциянең максаты-укучыларның игътибарын ВИЧ/СПИД эпидемиясе проблематикасына юнәлтү,анардан саклану юллары турында өстәмә мәгълүмат бирү.
28.11.2015
Әниләр көне.
28нче ноябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсендә Әниләр көненә багышланган концерт булды.Бәйрәм концертын әниләр турындагы җырлары белән 5-7нче сыйныф укучылары башлап җибәрде.Шуннан соң башлангыч сыйныф укучылары күңелле җырлары, шигырьләре белән чыгыш ясадылар,кызлар үзләренең шаян биюләре белән шатландырдылар,ә өлкән сыйныф укучылары юмористик чыгышлар күрсәттеләр.Әниләр өчен тылсымлы чәчәк әзерләнгән иде.Бу чәчәк ярдәмендә һәркем үзенең әнисе турында белде.Концерт әниләргә багышланган күмәк җыр белән тәмамланды.
28.11.2015
Сүзлек атнасы.
23нче ноябрьдән 27нче ноябрьгә кадәр “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсендә сүзлек атнасы булып узды.Аны рус теле укытучылары Елена Слушкина һәм Наталья Тимохина оештырдылар.Бу атна кысаларында төрле чаралар үткәрелде:
1.”Сүзлекләр-безнең ярдәмчеләребез “дигән стенд формалаштыру.Анда төрле сүзлекләрнең тышлыклары эленгән иде.Бу сүзлекләр укучыларга дәресләрдә ярдәмгә киләләр.Иллюстрацияләр төрле биремнәр белән аралаштырылган иде.Аларны эшләр өчен сүзлекләргә мөрәҗәгать итү мәҗбүри.
2.”Сүзлекләр дөньясы”дигән экскурсия.1-6нчы сыйныф укучылары өчен мәктәп китапханәсенә сәяхәт оештырылды.Укучыларга мәктәп китапханәсе фондындагы сүзлекләр турында мәгълүмат бирелде.
3.”Сүзлекләр сере”дигән дәрес.Рус теле һәм әдәбияты укытучылары 11нче сыйныф укучылары белән бергәлектә сүзлекләргә багышланган дәрес үткәрделәр.Анда алар төрле сүзлекләрнең үзенчәлекләрен өйрәнделәр һәм сүзлекләрдән дөрес файдалану турында искәрмә төзеделәр.Дәреснең азагында синквейн төзелде.
27.11.2015
“Мәктәп умартачылыгы” бизнес планы.
27нче ноябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсенең 9нчы сыйныф укучысы Екатерина Титова “Мәктәп умартачылыгы: тарихы, проблемасы, чишелеше” дигән 6 нчы Республикакүләм фәнни тикшеренү һәм проектлар эшләре конкурсында катнашты. Конкурска Катя “Мәктәп умартачылыгы” дигән бизнес план әзерләде, аның буенча кыска,аңлаешлы телдә чыгыш ясады һәм 2нче урынны яулады.Фәнни җитәкче-биология укытучысы Елена Бурукина.
25.11.2015
Әдәбияттан сынап карау имтиханы (инша)
25нче ноябрьдә “Татар борнашы урта мәктәбе”МББУсендә әдәбияттан сынап карау имтиханы булды.Укучылар 2нче декабрьдә булачак инша алдыннан үзләренең әзерлек дәрәҗәләрен билгели алдылар.Имтихан сәгать тугызда башланды.Имтихан алдыннан биш тематик юнәлеш буенча темалар алынды.Имтихан 3сәгать 55 минут дәвам итте,аның нәтиҗәләре белән укучылар 27нче ноябрьдә танышачаклар,2нче декабрьгә кадәр алар үзләренең белемнәрен тәртипкә китерә алалар әле.
23.11.2015
Толерантлылык дәресе
23нче ноябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсендә “Толерантлылык дәресе”булып узды. Дәреснең максаты булып укучыларда үзара аңлашу һәм актив социаль позиция формалаштыру тора иде.Өлкән сыйныф укучылары гражданлык җаваплылыгы төшенчәсен җентекләп тикшерделәр,Россиянең төрле халыклары арасындагы күркәм мөнәсәбәтләргә үзләренең шәхси өлешләренең мөһимлеге турында сөйләштеләр.Кечкенә сыйныф укучыларына үзләренең исемнәрен фарсыча һәм “тынычлык”сүзен 86 телдә язарга тәкъдим ителде.Шулай ук балалар төрле халыкларның мәкальләре белән таныштылар.
20.11.2015
Яшьләр-Россиянең киләчәге!
“Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсе укучылары Виктория һәм Мария Лавониналар,Нурзилә Латипова 17нче ноябрьдә Казанда ТИСБИ базасында үткәрелгән “Яшьләр-Россиянең киләчәге”дип исемләнгән региональ форумда катнаштылар.
Форумның максатлары-балаларда һәм яшьләрдә иҗади,эксперементаль тикшеренү,интеллектуаль һәм фәнни эшчәнлеккә кызыксыну уяту.
Укучылар “Безнең мирас безнең кулларда”дигән проект эшен якладылар,мастер-класста һәм психологик тренингта катнаштылар.
19.11.2015
“Ослан яшьләре”.
19нчы ноябрьдә «Татар борнашы урта мәктәбе» МББУсе укучылары “Ослан яшьләре”дигән утырышта катнаштылар.Педагог-оештыручы Кукуль Анна җитәкчелегендә Титова Екатерина һәм Манвелян Кишмишка экология һәм куркынычсызлыкка юнәлтелгән төп эш тапшырылган иде.Республика делегатлары составына безнең мәктәптән Анна Кукуль һәм Екатерина Титова керделәр.
17.11.2015
Ата-аналар җыелышы.
2015нче елның 17нче ноябрендә “Татар борнашы урта мәктәбе”МББУсендә ата-аналар җыелышы булып узды.”Экстремизмны кисәтү”дигән беренче сорау буенча мәктәп директоры С.М.Бочков һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Бурукина Е.В.чыгыш ясадылар.Кышкы каникуллар вакытында ял лагеры оештыру,яңа ел бүләкләре әзерләү буенча уку эшләре буенча директор урынбасары Бочкова М.Н. чыгыш ясады.
16.11.2015
Россия күләм интернет дәрес.
16нчы ноябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУ сендә “Белергә хокукым бар” дигән наркотикларга каршы юнәлтелгән интернет дәресләр булды.Кызганычка каршы,безнең илебездә наркоманнарның арта баруы күзәтелә.Мондый чаралар балаларда наркотик һәм аны кулланучыларга карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итәләр.Балалар бу тема буенча төрле видеороликларны карадылар һәм наркотикларның халәкәткә илтә торган зарарлы гадәт булуы турында күп мәгълүмат тупладылар.
16.11.2015
Кәбестә турау.
Гомер-гомердән октябрь-ноябрь айларында кәбестә турау булган.Беренче суыклардан соң кәбестә ныгый һәм эшкәртү өчен әйбәтрәккә әйләнә.Кәбестә турау чын бәйрәмгә әйләнде.Кәбестә тураучы кызлар хуҗабикәнең өенә күңелле җырлар белән булышырга килделәр.Кәбестә бик күп иде.”Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсенең 8нче сыйныфта укучы кызлары бу эштә бик тырышып эшләделәр.Аларга 10нчы сыйныф малайлары булыштылар.Эшсөючәнлекләре һәм тырышлыклары өчен һәммәсенә рәхмәтебезне белдерәбез.
13.11.2015
Муниципаль турының йомгаклары.
Бөтенроссия иншалар конкурсының муниципаль турының йомгаклары булды.Конкурс ике этапта узды һәм әдәбият елына багышланган иде.
Ул иҗади эш буларак инша язу традицияләрен яңарту,рус теле һәм әдәбиятына уңай караш тәрбияләүгә багышланган иде.
Үз яшьтәшләре арасында 5нче сыйныф укучысы Манвелян Ани һәм 11нче сыйныф укучысы Лавонина Мария югары баллар җыйдылар. Бу укучыларның эшләре конкурсның республика этабына җибәрелде.
13.11.2015
Сулыклар-куркыныч зоналар.
“Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсендә сулыклардагы куркынычсызлыкка багышланган айлык дәвам итә.Планлаштырган чаралар арасында “Сулыклар-куркыныч зоналар”дигән сыйныф сәгатьләренүткәрү дә бар иде.
11.11.2015
Бозда уяу булам.
“Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсенең башлангыч сыйныф укучылары “Сулыкларда куркынычсызлык”дигән айлык кысаларында узган “Бозда уяу булам”исемле рәсемнәр конкурсында катнаштылар.Балаларның рәсемнәре кешеләр белән сулыкларда килеп чыга торган тормыштагы төрле ситуацияләрне һәм аларга булышу юлларын чагылдыралар.Төрле сюжетларны ясаган вакытта укучылар сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үзләштерәләр.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:54