21.12.2015
«Акыллылар бәйгесе “ дигән КВН.
Шушы көннәрдә безнең мәктәптә 4 нче сыйныф һәм 5 нче сыйныф арасында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садыйкова Фәнзия Мәүлит кызы “Акыллылар бәйгесе “ дигән темага КВН үткәрде.Ике команда бер-берсе белән бик тырышып ярыштылар
4 нче сыйныф укучылары”Йолдызкай” командасында,ә 5 нче сыйныф укучылары”Кояшкай” командасында иделәр.”Йолдызкай” командасының капитаны Мубаракзянова Азапия,”Кояшкай” командасының капитаны Сабирова Диана бик оста итеп үзләренең чыгышларын ясадылар.Ә командалар түземсезлек белән биремнәргә җавап бирергә әзер тордылар.Татар теленнән биремнәргә җавап бирергә җиңел булмады.Бирелгән җөмләләрне татар теленнән рус теленә тәрҗемә итәргә,бирелгән җөмләләрдәге исемнәрнең килеш кушымчаларын дөрес итеп язарга,ситуатив күнегүләр эшләргә иде.Ә инде иң кызыклысы капитаннар ярышы булды,алар үзләренең командаларын бик оста итеп өскә күтәрделәр.Аннан соң,укучылар татар телендә бик матур итеп шигырьләр һәм белгән җырларын җырладылар.Ике команда да татар теленнән үзләренең яхшы белемнәрен күрсәттеләр.Жюри әгъзалары ике командага да 50 шәр балл җыйганнарын игълан иттеләр.Шулай итеп “Дуслык” командасы җиңгән булып чыкты.Укучылар белән мондый чаралар үткәрү тагын да ныграк предметка карата кызыксыну тудырыр.
.jpg)

19.12.2015
2015 елның 19 декабрь көнне Яр буе Морквашы авыл җирлеге Советынын алтынчы утырышы узды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Югары Ослан муниципаль районы Яр буе Морквашы авыл җирлеге 2016 елга бюджеты турында.
2. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Яр буе Морквашы авыл җирлеге территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен раслау турында.
Бюджеты керемнәренең гомуми күләме 4419,3 сум билгеләнде. бюджеты чыгымнарының гомуми күләме 4419,3 сум билгеләнде.
Керемнәр.
Елдагыча, 2016 елда иң зур керемнәр чыганаклары булып физик затлар кеременә салым, җир салымы, милеккә салым булып кала, бу салымнар 698 мең сум .
Киләсе салым - физик затлар мөлкәтенә салым, 2016 елга 377,0 мең сум күләмендә бәяләнә.
Киләсе салым – җир салымы. Бу төр керем тулысынча авыл җирлеге бюджетына күчерелә, 3 млн. 260 мең сум күләмендә фаразлана.
Чыгымнар.
Авыл җирлеге Бюджеты чыгымнарының гомуми күләме4419,3 сум дип расланды.
Шулай ук депутатлар башка мәсьәләләрне карап чыктылар:
1. Су белән тәэмин итү бурычлары.
2. Скваңиналар лицензияләү.
3. Салым (референдум).
17.12.2015
Лесные Моркваши авылында һәм Никольский бистәсендә урамнарны яктырткыч утларына ремонт үткәрделәр. Лесные Моркваши авылында 2 яктырткыч алыштырдылар, Никольскийда бер яктырткыч алыштырдылар.
.jpg)
16.12.2015
Яр буе Морквашы авыл җирлеге территориясендә яктырткыч утларын ремонтлау эшләре алып барыла, 17 лампа алыштырдылар, 2 учет узелы ремонтланды.
.jpg)
16.12.2015
Яр буе Морквашы авыл җирлеге башкарма комитетында киңәшмә узды, көн тәртибендә яңа ел чаралары әзерләү һәм үткәрү мәсьәләсе каралды. Үткәрәсе чаралар планы расланды, җаваплы затлар билгеләнде, ДНД графигы расланды, шулай ук яңа ел бүләкләре исемлеге төзелде.
16.12.2015
Яр буе Моркваш авылы мед.пунктында "Таттехмедфарм" дәүләт унитар предприятиесенен даруханә пункты ачылды, дару сатып алырга теләүчеләр фельдшер Васильева Татьяна Александровнага мөрәҗәгать итә алалар. Белешмәләр өчен телефон: 3-16-72

10.12.2015
«Игътибар күрсәтү очрашуы » акциясе. Акция «Визит внимания»
Инвалидлар декадасы планы буенча укучылар «Игътибар күрсәтү очрашуы» район акциясендә катнаштылар. 9 нчы сыйныф укучылары Прохорова Анна һәм Смотраева Виктория авыл китапханәсенең мөдире Прохорова И. белән Толокнов Александрда булдылар. Ә 2 нче сыйныф укучылары Хайретдиноd Ильдар и Зарубина Арина Яр буе Морквашының мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе белән Мухутдинов Анвар янына бардылар. Балалар үзләренең котлау сүзләрен һәм сыйныфташларының үз куллары белән ясаган буләкләрен тапшырдылар. Очрашу җылы, өй атмосферасында узды. Барыбыз да бу күрүшеләрдән яхшы кәеф һәм яңа тәэсирләр алдылар.

09.12.2015
Ватанның Геройлар Көне – гадәти бәйрәм түгел .
9 нче декабрь – Ватанның Геройлар көне. Элек, революциягә кадәр, Георгий кавалерлар көне булган һәм шулай ук 9 нчы декабрь көнне узган. 2007 нче елдан бирле 9 нче декабрь Ватанның Геройлар Көне дип билгеләнде.
Безнең мәктәптә герой- авылдашларыбызга багышланган “Батырлыкны байрак кебек алып бару” дип аталган дәрес уздырылды. Директорның тәрбия эше буенча урынбасары Кириллова Надежда Ватанның Геройлар Көне турында сөйләде. Афганистан сугышында катнашкан Плеханов Сергей, шул сугыштагы солдатларның батырлыкларын тасвирлады. Шулай ук авылдашларыбызның Бөек Ватан Сугышындакаһарманлыгы турында искә төшерде.
Авыл китапханәсенең мөдире - Прохорова Ильмира тарих буенча экскурсия рәвешендә, Бөек Ватан Сугышында катанашкан әби – бабаларыбыз турында сөйләде. Батырларның бүләкләре үз ияләрен тиз арада таба алмады, бары тик җитмеш ел узгач кынабүләк хатлары килеп җитте. Бер минут тынлык белән геройларны искә алдылар.
Герой – авылдашларыбзның оныклары горурлык хисе белән саргайган фотодагы газиз йөзләргә карап тордылар. Балалар әби - бабаларын хәтерләмәсәдә, ләкин чын күңелдән горурланып карап торуларын тыеп була иде.
Дәрестән соң, Герой- авылдашлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Ватанның Геройлар Көне – гадәти бәйрәм түгел. Бу көн һәр беребезне дә гражданлык җаваплылык һәм патриотизм нигезендә нәрсә ятканы турында уйландырырга тиеш. Кайвакыт без илгә багышланган, һәр беребезнең гомеренә багышланган, кешеләр ясаган батырлыкларын күрмичә, белмичә дә калабыз. Ә әлеге геройлар безнең яныбызда, янәшәбездә генә торалар.
04.12.2015
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе, сайлау системасы үсешенә зур өлеш керткән өчен, 1253-нче участок сайлау комиссиясе әгъзасы Шаймуллина Гөлшат Госман кызына мактау грамотасы белән бүләкләделәр.
03.12.2015
Сәлих Сәйдәшев-бөек татар композиторы.
3 нче декабрь көнне Яр буе Морквашы гомуми белем бирү мәктәбендә Сәлих Сәйдәшевнең 115 ел тулу уңаеннан оештырылган зур бәйрәм кичәсе булды.Бу бәйрәмгә хәзерләнгәндә күп кенә материаллар тупланды.8 нче сыйныф укучылары аның музыкасы астында презентация ясадылар һәм аны укучыларга күрсәттеләр.Ә 8 нче сыйныф укучысы Чернова Вероника презентацияга урнаштырылган материалларны кыскача сөйләп аңлатып бирде.Укучылар тын да алмыйча тыңладылар.Иң кызыклысы безнең районда булган чорлары булды.Чөнки безнең укучылар үзләренең җитәкчесе Садыйкова Фәнзия Мәүлит кызы белән бергә берничә тапкыр бу бәйрәмдә катнаштылар.Аннан алып кайткан материаллар да укучыларга презентация аркылы күрсәтелде һәм кыскача Садыйкова сөйләп аңлатып барды.Ә аннан соң С.Сәйдәшев музыкасына язылган берничә җыр җырладылар.Мәктәп китапханәчесе Прохорова Эльмира Сәлих Сәйдәшевнең тормыш юлына багышланган күргәзмә оештырды.Безнең укучылар бик күп кенә мәгълумат алдылар һәм хәтерләрендә озак сакланыр.
.jpg)
02.12.2015
ҖЧҖ "Архитектор" оешмасы Яр буе Морквашы авыл мәдәният йорты котельныенда реконструкция үткәрә. Реконструкция барышында термокореккторлы яңа газ санагычы һәм яңа газ котелы урнаштырылды.


02.12.2015
Яр буе морквашы авыл җирлеге территориясендә кышкы вакытта су объектларында кешеләр тормышын саклау максатыннан түбәндәге чаралар күрелә: боз өстенә чыгу һәм керүне чикләгән аншлаглар урнаштырылды, боз өстенә автотранспорт чараларын керүне чикләгән шлагбаум урнаштырылды, җәмәгатьчелекнен дежур торуы оештырылды.

23.11.2015
Бөтенроссия Интернет-дәрес "Тотам хокукы белергә!"
23 ноябрьдә арасында 8-11 сыйныф укучылары иде, мәктәптә үткәрелгән Бөтенроссия Интернет-дәрес наркотикларга каршы "Тотам хокукын белергә тиеш!".
Төп бурычы Интернет-дәрес - таныштыру укучылар белән махсус бүлегендә билгеләнгән рәсми сайтында Россия Федерациясе Федераль хезмәтенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча, ягъни интернет-ресурслары белән наркотикларга каршы юнәлештәге, шулай ук өйрәтергә алардан файдаланырга каршындагы возникающей кирәк.
Максаты интернет-дәрес булып тора арттыру укучыларның белемнәрен ярамавы турында наркотиклар куллану, киңәйтү формаларын җәмәгатьчелекнең катнашуы профилактикалау төрле формаларын девинтного үз-үзеңне тоту һәм тарату, наркомания, шулай ук системасын булдыру мәгълүмати-пропаганда эше халык белән тормышка ашыру өчен килешенгән гамәлләр сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча кисәтү җәлеп балалар һәм яшьләр куллану һәм әйләнеше, наркотиклар.
31.10.2015
Һәр шимбә Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Бүген, 31 октябрьдә, авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Яр буе Морквашы авыл җирлеге вәкилләре катнашты. Бу юлы безнең республика башкала халкына һәм кунакларына бал тәкъдим иттеләр. Авыл Җирлеге башлыгы Гаязов Илнур Хазинурович ярминкәдә катнашты.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)

.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
(1).jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
(1).jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:56