30.12.2015
Көтелмәгән Яңа ел бүләкләре
Барлык кешеләрнең иң яраткан һәм иң күңелле бәйрәме Яңа ел алдыннан күп балалы Третьяковлар гаиләсе, аларның 4 балалары Макыл урта мәктәбендә укыйлар, районның “Белем бирү бүлеге” башлыгы Касимов В.В. кулыннан Яңа ел бүләкләре: тәм-томнар һәм спорт аяк киеме алдылар. Бу яхшылык эшләү акциясенең иганәчесе - “Спорт проектларының башкарма дирекциясе”. Аларга балалар һәм аларның әти-әниләре исеменнән олы рәхмәтләребезне белдерәбез!
30.12.2015
Хормэтле авылдашлар!
Сезне барыгызны да Яна 2016 ел бэйрэме белэн ихлас кунелдэн котлыйбыз. Сезгэ нык сэламэтлек, бэхет, эшлэрегездэ унышлар телибез. hэр яна кон бэхет алып килсен, тормышыгыз булсын тугэрэк, кайгылар калсын уткэндэ, алда котсен шатлыклар. Ялгызлар табып парларын, горлэтеп гомер итсен, парлылар hэр коннэренен шатлыгын уртак итсен. Хыяллар тормышка ашсын, балалар куандырсын, тыныч булсын ил йортыбыз, мул булсын байлыгыбыз.
Экрен генэ йомшак карлар ява,
Кунеллэргэ сафлык, мон салып.
Яна елда саулык,бэхет килсен,
Кышкы бураннарга уралып.
Кунеллэрдэ шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын,
Алда туар коннэр якты булсын
Ходай кайгылардан сакласын!
30.12.2015
Быел кар узенен аклыгы белэн бик куандырмады. Тоннэр карангы. Эледэн эле тонге авыл урамындагы яктырткычлар сафтан чыга. Янган лампаларны янага алыштырып, ремонтлап торасы, остэмэ яктырту жайланмалары урнаштырасы. Менэ елын сонгы коннэрендэ бэйрэмнэр кунеллле утсен дип Макыл авылы жирлегендэге Узэк, Яр буе урамнарындагы яктырткычлар тозэтелде. Сэет авылындагы, Рус Макылынын Дуслык урамындагы су тарттыру жайланмаларынын ток уткэргечлэре янага алмаштырылды. Яна ел бэйрэме вакытында авылны ут, су hэм башка кирэк-яраклар белэн тэимин итудэ тоткарлыклар булмасын дип бар нэрсэдэ эшлэнелэ.
.jpg)
28.12.2015
Макыл авылы жирле идарэсе житэкчесе душэмбе кинэшмэсенен алтынчы чакырылышында катнашты.
2016 елда Югары Ослан районы 20 гэ якын республика программасында катнаша. Макыл авылы жирлеге дэ бу программалардан читтэ калмый. Килэсе елда балалар бакчасында, мэдэният йортында капитал ремонт планлаштырыла, э Клэнче авылында мэдэният йорты тозелэ башлады инде. Планлаштырылган эшлэр вакытында hэм унышлы тэмамланыр дип ометлэнеп калабыз.
28.12.2015
Мәктәп каршындагы лагерь
Бүген Макыл урта мәктәбе каршында оештырылган “Кар бөртеге” исемле ял итү һәм сәламәтлекне ныгыту лагере үз эшен башлап җибәрде. Көн лагерьны тантаналы ачу чарасыннан һәм чыршы тирәли уздырылган зарядкадан башланып китте. Балалар отрядларга бүленделәр. Көн буена алар белән саф һавада төрле уеннар үткәрделәр, шулай ук “Әйдәгез, танышабыз!” уены да кызыклы булды. “Кыш Бабай” остаханәсендә дә мавыктыргыч эш белән шөгыльләнделәр. Медицина хезмәткәрләре белән очраштылар, алар салкын тиюгә ничек каршы торырга кирәклеге турында әңгәмә тыңладылар. Алдагы көннәрдә балаларны кызыклы бәйгеләр, уеннар көтеп торачак.
.jpg)
26.12.2015
Яңа елның сихри көе Макыл авылы балалар бакчасында. Чөнки балалар бакчасында Яңа ел бәйрәмнәре узды. Нинди генә баланың Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашып, үзенең талантын күрсәтәсе килми икән.
Бәйрәмдә балалар Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкият геройлары белән очраштылар. Сихри әкият дөньясында кайнадылар, узлэре өйрәнгән шигырь, җыр, биюләрен күрсәтеп Кыш бабай кулыннан бүләкләр алдылар.
Бу бәйрәмне балалар күңеленә онытылмаслык бер вакыйга булырлык матур итеп оештырганнары өчен балалар бакчасының тәрбиячеләр коллективына зур рәхмәт.
Без барыбызда балачактан. Шуңа да һәр кешене -яшен, картын киләсе Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз. Чиксез бәхет, матур киләчәк, таза исәнлек телибез.
26.12.2015
26 нчы декарьдә Казан шәһәрендә узган ярминкәдә Макыл авылы җирле идарәсе рәисе Матвеева А.И. җитәкчелегендә макыллылар да катнашты. Үз кишәрлекләрендә үстергән яшелчәләрне сатып, Цветкова Светлана Михайловна һәм Фаузиева Галия Вакифовна Казанлыларны шатландырды. Сату бик яхшы узды.
.jpg)
25.12.15
Макыл авылы җирле идарәсе шатлыклы хәбәр алды. Келәнче авылында мәдәният бинасы төзеләчәк.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан бинаның нигезен салырга әзерлек эшләре башланды, инде тимер-бетон блоклар китерелде.
Төзелеш оешмасы вәкилләре клуб киләсе елның көзенә төзелеп бетәр дип ышандыралар.
.jpg)
25.12.15
Макыл авылы җирле идарәсе рәисе Матвеева Алина Илшатовна Казанның КСКК "Корстон"бинасында узган унынчы Муниципаль берәмлекләр съездында катнашты. Съезда Татарстан Президенты Минниханов Рөстәм, Президент Киңәшчесе Шәймиев Минтимер, Хөкүмәт идарәсе җитәкчесенең урынбасары Юрий Камалтынов, дәүләт думасы һәм башка депутатлар катнашты.
Биредә муниципаль берәмлекләрнең проблемалары хәл ителде, яңа бурычлар кабул ителде.
.jpg)
24.12.2015
Горшкова Раиса Викторовна житэкчелегендэ ветераннар оешмасы Яна ел бэйрэменэ эзерлек эшенэ кереште.
Ул hэр вакыттагыча эшкэ житди карый, менэ эле дэ узе кебек бэйрэм жанлы, hэр коннен кадерен белуче кешелэр белэн урамда узачак чыршы бэйрэменен планын този. Сценарийны матур сузлэр, телэклэр белэн тулыландыра. Кайбер проблемаларга чишелешне авыл идарэсе рэисе Алина Илшатовна белэн хэл итэ.
23.12.2015
Макыл авылы Яр буе урамында су линиясе еш сафтан чыга. Менэ тагын урам халкы сусыз интекмэсэ дэ, урам чатында су бэреп чыгып юлны пычыратудан жэфаланды. Ярый эле кышнын салкын коннэренэ туры килмэде. Шуна курэ "Макыл" унитар оешма хезмэткэрлэре аны тиз арада ремонтларга тырыштылар.
Бу эштэ техника белэн ярдэм курсэткэне очен авыл советы М.Самигуллинга олы рэхмэтен белдерэ.
23.12.2015
"Үз тамырларыбызны онытмыйча яшәргә"
Макыл урта мәктәбендә "Үз тамырларыбызны онытмыйча яшәргә" дип исемләнгән IV республика күләмендәге туган якны өйрәнү тикшерү конференциясенең муниципаль этабы үткәрелде. Конференциядә Тат. Бурнашы, Матюшен , Октябрь, Югары Ослан гимназиясе, Макыл һәм Печищи мәктәбе укучылары катнашты. Безнең мәктәптәнтән үз эшләрен 11 нче сыйныф укучысы Казанов Виктор һәм Савельева Алена, шулай ук 8 нче сыйныф укучысы Маннапова Алия тәкъдим иттеләр.Чыгыш нәтиҗәләре 28 нче декабрь көнне билгеле була.
23.12.2015
Робототехника буенча ярышлар.
Бүген Макыл урта мәктәбендә робототехника буенча беренче район ярышлары үткәрелде. Ярышларда дүрт белем бирү учреждениесенең иң яхшы вәкилләре - 17 команда катнашты. Алар Макыл һәм Курал мәктәбеннән, Укучылар йорты һәм Югары Ослан мәктәбеннән килгәннәр иде. Ярышлар башланыр алдыннан сәләмләү сүзе белән фәнни-техник иҗаты мәйданчык база җитәкчесе Ширяев Е.Г. һәм Укучылар йорты Биктагирова Н.Х. чыгыш ясадылар. Беренче булып "Сумо" дисциплинасы булды, дошманны түгәрәктән төртеп чыгарыга кирәк иде. Без роботларның кызыклы көрәшләренең шаһитлары булдык. Беренче урынны Казанова Снежанна, икенче урынны - Маслов Кирилл һәм Гимадеев Тимур, өченче урынны Макарова Анжелика яуладылар. Икенче дисциплина "Кегельринг" . Монда балаларга кегельларны тугәрәктән чыгарырга кирәк иде. Бу ярышта беренче урынны Тихонова Анна, икенче - Буранов Владислав һәм өченче урынны Габдрахманов Илһам белән Миннулин Рөстәм яуладылар. Нәтиҗәдә Ширяев Е.Г. җитәкчелегендәге "Робототехника " түгәрәге беренче урынны яулады. Тихонова Анна һәм Казанова Снежаннага кубок бирделәр. Һәр катнашучыга грамота һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
22.12.2015
Яхшылык – иң әһәмиятле сыйфатларның берсе
Декабрь ае буенча РФ Мәгариф Министрлыгы сукыр һәм ишетмәүче балаларга ярдәм итү максатыннан белем бирү мәктәпләрендә Бөтенроссия Яхшылык интернет-дәресләре үткәрә. Аның максаты – мөмкинлекләре чикле булган балаларга карата мәрхәмәтлелек күрсәтү. 22нче декабрь көнне Макыл урта мәктәбендә барлык сыйныфларда да Яхшылык дәресләре үткәрелде. Дәрес кысаларында сукыр һәм ишетмәүче балалар, аларның язмышы турында белделәр. Укучылар Юрий Малюгинның “Учлардагы сүзләр”, “Караңгылыкта берүзем” дигән документаль фильм, видеоролик карадылар. Бу фильмнар сукыр һәм ишетми торган балаларның тормышы турында сөйли. Башлангыч сыйныфларда “Нәрсә ул яхшылык?” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында “яхшылык”һәм “начарлык”ның нәрсә аңлатуын билгеләп, фикерләштеләр. Әңгәмә ахырында шундый фикергә килделәр: үзеңне бәхетле дип сизәсең килсә, тирә-яктагыларга яхшылык эшләргә тырыш!
21.12.2015
Хоккей мэйданчыгы кыш айларында узенэ куп кешене жыя. Аны эзерлэу кумэк коч сорый торган эш. Балалар да, олылар да булдыра алганча ярдэм курсэтэлэр. Аннары аны тиешле тэртиптэ тоталар. Менэ быелда хэзерлек эшлэре башланды, hава торышы салкын вакытта яшусмерлэр тренерлары Евгений Кучин житэкчелегендэ мэйданчыкны тигезлилэр, чуп-чардан тазарталар, су агызалар.


19.12.2015
Югары Ослан районы житэкчесенен морэжэгать хаты нигезендэ район белем биру оешмаларында "Яктылык булэк ит" акциясе бара. Кырым республикасынын Бахчисарай районы халкына ярдэм йозеннэн Макыл балалар бакчасынын тэрбиячелэр коллективы шэмнэр жыю эшен оештырып жибэрде.

18.12.2015
18 нче декабрьдэ Макыл авылы жирле идарэсендэ ветераннар кинэшмэсе узды. Биредэ башта ветераннар советынын житэкчесен сайлау мэсьэлэсен хэл итэргэ кирэк иде. Бу урынга Горшкова Раиса Викторовна тэкъдим ителде hэм барча жыелган кешелэр хуплавы буенча ул житэкче итеп сайланды.
Шул ук кинэшмэдэ Яна елга хэзерлек турында суз алып барылды, планнар тозелде.

18.12.2015
Бер-беребездән өйрәнәбез
Укыту алымнарын өйрәнү- бик җетерекле фән. Сәгатьләр буе төрле лекцияләр тыңларга, күп кенә әдәбият укып чыгарга мөмкин, ә укыту алымнарына төшенеп булмас. Могы бары тик эш барышында , төгәл фәннән укучылар белән эшләп, гамәлдә шул алымнарны куллану вакытында гына күреп була. Практик яктан тәҗрибә туплау өчен, бер-береңнең дәресләренә йөрү файда китерә. Бу мәсьәлә Макыл урта мәктәбенең укытучылар җыелышында күтәрелеп, бер-береңнең дәресләренә йөрүне активлаштырырга дигән нәтиҗә ясалды. Беренче булып бу эшкә башлангыч сыйныф укытучылары Гарифуллина Р.М., Тимиряева Л.А., Талалова Е.Н. керештеләр. Башлангыч, урта сыйныфларда эшләүче укытучылар яңа ФДС туры килә торган дәресләрнең үзенчәлекләрен күрсәтүче дәресләр карадылар, укучылар белән таныштылар, аларның мөмкинлекләрен барладылар.Барлык дәресләр дә методик яктан дөрес, югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Укучылар төркемнәрдә эшләп, үзләренең җавапларын аңлата беләләр, мөстәкыйль рәвештә күп кенә биремнәр эшлиләр. Мондый дәресләрдән һәркем үзенә кирәкле мәгълүмат алгандыр дип уйлыйбыз. Үзара дәресләргә йөрү дәвам итә.
18.12.2015
Яңа ел мәшәкатьләре.
Яңа ел – иң матур, әкияттәй һәм тылсымлы бәйрәм: өлкәннәр дә, балалар да аны көтеп ала. Бизәлгән чыршы һәм бүләкләр – болар барсы да кәефне тылсымлы итә. МБББУ ”Макыл урта гомуми белем бирү мәктәбендә" тулы күләмдә Яңа елга әзерлек алып барыла. Барлык кабинетлар бизәлгән, мәктәптә күтәренке кәеф тора. Хәзер чыршыны бизәргә, бал-маскарад бәйрәме үткәрергә генә кала. Менә бүген өлкән сыйныф укучылары советы Яңа ел сценарие буенча фикер алыштылар һәм һәр сыйныфка вазифа бирделәр. Бәйрәм күңелле һәм оешкан төстә узачак дип ышанабыз.
16.12.2015
16 нчы декабрь көнне Макыл авылы җирле идарәсендә чираттагы алтынчы чакырылыш киңәшмә узды. Киңәшмәдә район җитәкчесе Зиатдинов Марат Галимҗанович катнашты һәм анда берничә мәсьәлә хәл ителде
1.Макыл авылы җирле идарәсенен бюджет буенча унбер ай эшчәнлегенең йомгаклау отчеты.
2. Киләсе 2016 нчы елга бюджет кабул итү планы турында.
3. Макыл авылы муниципаль унитар оешма эшчәнлегенең йомгаклау отчеты.
4. Җирле референдум үткәрү турында белдерү.
Киңәшмәгэ тикле, җыелган авыл депутатлары алдында район җитәкчесе һәм авыл җирле идарәсе рәисе Сәет авылы депутаты Пичугин Валерий Александровичны 60 яшьлек юбилее белән тәбриклэделәр. Аңа исәнлек-саулык, зур уңышлар теләделәр.
Аннан җирле идарә алдында торган төп мәсьәләләнең берсе бюджет кабул итү һәм Макыл авылы җирлегендә референдум үткәрү инициативасын бергәләп тәкъдим итү каралды.
Шунда ук Алина Илшатовна үз чиратында депутатларны 2016-2020 елларга перспектив план белән таныштырды.
Киңәшмәгә Олан авылы җирлегенең мәхәлләсеннән Владимир атакай белән аның ярдәмчесе Токарь Нина Александровна үзләрен борчыган сораулар белән килгәннәр иде. Алар чыгышларында христианнарны чиркәүдә узасы бәйрәмнәргә, гыйбадәтләргә мәхәллә кешеләрен Олан авылы чиркәвенә алып килүне оештыруны җайга салуны күздә тоттылар. Мөмкин булганча матди ярдәм итүне сорадылар. Әгәр олы яшьтәгеләрне транспорт белән йөртү оештырылса бик шат булуларын белдерделәр.
16.12.2015
ОГЭга әзерлек буенча укыту семинары
Бүген Макыл урта мәктәбендә Югары Ослан районы мәктәләренең 9 нчы сыйныф укучылары өчен рус теленнән дәүләт имтиханына әзерләү буенча укыту семинары узды. Укучылар белән эшне югары категорияле рус теле укытучылары Белкина Т.А. һәм Яруллина А.Г. алып бардылар. Укыту ике өлешкә бүленде: теория һәм практика. Укучылар өчен практикум файдалы һәм кирәкле булуына ышанып калабыз. Иң мөһиме аларның алган белемнәрне имтихан вакытында файдалана белү.
.jpg)
15.12.2015
15 нче декабрь көнендә Макыл авылы җирлегендә мәш килеп Яңа елга хәзерлек эшләренә керештеләр. Мәктәп бинасының тәрәзәләрендәге матурлык берәүне дә битараф калдырмагандыр.
Авыл җирле идарәсе бинасының коридорларында Рус Макылы авыл китапханәсенең китап сөючеләре ярдәме белән "Яңа ел белән" исеме астында зур стенд бизәлде, ә бинаның тышкы өлешен Махнина Натал*я бизи. Ул бәйрәм алып килүче геройлар Кыш бабай һәм Кар кызын ясау белән шөгыльләнә.
Ә сез, дуслар, Яңа елны каршыларга әзерме?
14.12.2015
14 нче декабрьдэ Чокыр арты урамында су тартыру жайланмасы ватылу сэбэпле, халыкны су белэн тэимин иту тоткарланып торды. Унитар оешма хезмэткэрлэре озак еллар куллануда булган трубаларнын эштэн чыгуын ачыкладылар hэм аларны янага алыштырдылар.
Бу эштэ узлэренен ярдэмнэрен курсэткэн «Кызыл шэфэкъ»оешмасына hэм Шахов В. белэн Габдрахманов В.Ш. ка чиксез рэхмэтебезне белдерэбез.
.jpg)
12.12.2015
Бөтенроссия акциясендә катнашу.
Макыл урта мәктәбе укучылары 30 нчы ноябрь көнне "Мин математиканы яратам " башланган Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Интерактив проект ике мәйданчыкта социаль челтәрләрендә: "Вконтактта" һәм "Instagram" үтә. Акциядә катнашу өчен фото төшерергә кирәк, иллюстрацияләнгән девизы-акциясе "Мин математиканы яратам ", аны кыска тексты һәм эшне социаль челтәрләрдә күрсәтеп хэштега#мин математиканы яратам, урнаштырырга кирәк. Беренче булып бу эшне 3нче сыйныф укучысы Тихонова Аня күтәреп алды, аңа 5нче сыйныфтан Буранова Вероника кушылды. Ә 10 нчы сыйныф укучылары бергәләп катнашырга теләделәр, төркемле фото ясадылар. Акция 30 нчы декабренә кадәр дәвам итәчәк.

11.12.2015
11 нче декабрьдэ Югары Ослан районы рэисе Марат Галимжанович Зиатдинов Макыл авылы балалар бакчасынында эш визиты белэн булды. Анын максаты капитал ремонт алдыннан башкарыласы эшлэрне ачыклау, эш тэртибе белэн танышу иде.
Бу очрашуда авыл идарэсе башлыгы Матвеева А.И., район башкарма идарэсенен тозелеш буенча урынбасары Монасипов Р.Г., мэгэриф булеге модире Касыймов В.В. hэм балалар бакчасы модире Маслова Елена Николаевна катнашты.
11.12.2015
Яңа елга хәзерлек
Яңа ел! Бу бәйрәм барлык яшьтәге кешеләр өчен дә иң якын, иң мавыктыргыч, иң тылсымлы бәйрәм! Бу бәйрәмнән һәркем ниндидер могҗиза көтә. Бу бәйрәмгә хәзерлек өйләрне , ишек алларын бизәүдән, бүләкләр алудан башлана. Безнең мәктәптә дә бәйрәм төсе һәрбер бүлмәдә укучылар тырышлыгы белән көннән-көн киңрәк колач җәя. Укучыларның фантазиясе әйтеп бетергесез киң. Тәрәзәләрдә төрле әкиятләрнең чагылышы, бүлмәләрдә һәм коридорларда гирляндалар , балалар һәм ата-аналарның үз куллары белән эшләгән уенчыклар ялтырыйлар. Балаларны бер генә нәрсә борчый: кар юк, ә аларның мәктәп алдында кардан тау, төрле фигуралар ясыйсылары килә. Тиздән кар явар һәм без үзебезнең теләкләребезне чынга ашырырбыз
.jpg)
11.12.2015
Макыл авылы балалар бакчасынын уртанчылар торкемендэ Геройлар конен билгелэп уттелэр. Тэрбиячелэре Мерлинина Н.В. балаларны Герой hэм батырлык тошенчэсе белэн таныштырды. Геройларга хас сыйфатларны санап курсэтте. Бэйрэмнен тарихы белэн таныштырды. Аннан балалар Суворов А.В., Кутузов М.И. hэм башка геройлар, аларнын батырлыклары турында электрон презентация карадылар.
Соныннан Жину бэйрэменен топ бизэге булып истэ калган Георгий лентасын рэсем итеп ясадылар. Нэнилэр батырларга охшап, алар белэн горурлаып усэлэр.
.jpg)
10.12.2015
Укытучыларның мәктәп туган көнендә җиңүләре!
Бүген Макыл урта мәктәбендә Макыл, Олы Мәми, Куралово, Коргуза мәктәпләре арасында волейбол буенча зона ярышлары узды. Кискен ярышта җиңүне макыл укытучылары яулады. Бу ярышлар мәктәпнең туган көне белән бер көнгә туры килде. Аңа быел 36 яшь. Ярышлар ачышында гадәттәгечә үткәрелә торган хорлар көрәше үздырылды. Башлангыч сыйныф укучылары Рәссәй гимнын, 5 нче, 6 нчы,
7 нче, 8нче, сыйныф укучылары Татарстан гимнын башкардылар. Волейбол турниры ябылу тантанасында 9 нчы, 10 нчы, 11нче сыйныф укучылары мәктәп гимны белән чыгыш ясадылар. Укытучыларны, мәктәп хезмәткәрләрен һәм укучыларны икеләтә бәйрәм белән - мәктәп туган көне һәм укытучыларыбызның ярышта җиңүләре белән - чын күңелдән котлыйбыз! Алдагы көннәрдә зур уңышлар телибез!
09.12.2015
Кодлауга вакыт.
Макыл урта мәктәбендә “Кодлау сәгате”дип аталган Бөтенроссия акциясе кысаларында гадәти булмаган информатика дәресе үткәрелде. Бу акция яшьләрдә информатиканы һәм программалаштыруны өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү, шулай ук ИТ-һөнәрләрнең яшьләр күзалдында зур мөмкинлекләр ачуын күрсәтү максатыннан үткәрелде. “Код сәгате”- бу һәрбер укучыга зур вакыйга алдында үзеңнең мөмкинлекләреңне күрсәтергә, киләчәк һөнәре өчен информатика фәнен өйрәнүнең кирәклеген, шулай ук 1 сәгать эчендә уен формасында үткәрелгән программалаштыруның никадәр кызык һәм мөһим булуына басым ясарга мөмкинлек бирә. 4-11нче сыйныф укучылары өчен информацион технология өлкәсендә танылган кешеләр турында ролик күрсәтелде. Аннары танылган компанияләрнең яшьләргә багышланган чакыру сүзләре тыңланды, бу сүзләр киләчәктә зур уңышларга ирешүгә яңа технологияләрне кулланырга кирәклеген ассызыклый иде. Соңынннан онлайн тренажер белән эшләргә тәкъдим ителде, бу укучыларда бик зур кызыксыну уятты. Бу эш барышында алда алган белемнәрне гамәлдә куллану сорала иде. Укучылар 7төр эш эшләделәр, мөстәкыйль эш өчен 4 төрле авыр биремнәр тәкъдим ителде. Барлык сынаулардан соң барысы да сертификатлар алдылар. Безнең мәктәп укучылары беренче тапкыр гына катнашмый, аларга бу ошый, кодлаштыруга әзерләр. Алдагы көннәрендә дә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!
09.12.2015
Ел саен 9нчы декабрь көнне Рәссәйдә Ватан Геройлары көне билгеләп утәлә. Бүген Макыл урта мәктәбенең укучылары Ватан Геройлары көненә багышланган митингка чыктылар. Митинг Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында үткәрелде. Укучылар Югары Ослан районының Советлар Союзы геройлары, бигрәк тә авылдашыбыз А.П Исеав турында искә төшерделәр.
08.12.2015
Макыл авылы җирле идарәсе бинасында "Терроризм җәмгыять өчен куркыныч хәл" исемле мәгълүматлар тактасы куелды. Биредә куркыныч булган очракта һәр кеше белергә тиешле мәгълүмат беркетелгән.
Соңгы вакытларда илебездә һәм чит илләрдә еш кабатланып торган шартлаулар, террористик актлар безне дә һәрнәрсәгә әзер торырга, үзебезнең хәлдән килгәнчә мондый актларны булдырмаска, булган очракта мөмкин кадәр кыска вакытта бу хәл турында кирәкле органнарга хәбәр итәргә кирәк.
Көтелмәгән куркыныч килеп чыккан очракта шалтыратыр өчен кирәкле телефон номерларын исегезгә төшерәбез.
Янгын булган очракта - 01
Полиция, тэртип саклау органнарына - 02, дежур торучы бүлекнең телефон номеры - 2-12-82,
кесә телефоныннан - 020,
Ашыгыч ярдәм буенча - 03,
Россия һәм Татарстан кайнар линия телефон номерлары - 231-45-55 .
Ашыгыч ярдәм кирәккән очракта кесә телефонынан 112 номерын җыегыз.
07.12.2015
«Игътибарлылык» акциясе.
Макыл урта мәктәбендә укучыларны якын кешеләреңә, тирә-яктагыларга карата мәрхәмәтле, кайгыртучан булып тәрбияләү өчен бик зур көч куела.
Мәктәптә 4 ел уку дәверендә Седов Данил үзен онытмаучы якын дуслар тапты. Быелгы уку елын ул Казандагы коррекцион мәктәптә дәвам итә, ләкин атна саен ял көннәренә дәү әнисе Седова Галина Петр кызы үзенә кунакка алып кайта. Бу атнада Данилның беренче укытучысы Тимиряева Л.А., мәктәп директоры Баканова А.Н., сыйныфташ дуслары аның янына килделәр. Көтелмәгән очрашуга ул бик шатланды, үзенең мәктәптәге уңышлары турында горурланып сөйләде. Кунаклар алып килгән Яңа ел күчтәнәчләрнә бигрәк тә куанды. Үзе кызыксынган Робот легоконструкторы бигрәк тә зур кызыксыну уятты.
Мәктәптә инвалидлар декадасына багышлап, инвалид балаларга Яңа ел бүләкләре тапшыру- мәктәп коллективының чираттагы эше. Бу җирдә һәркем сәламәт һәм бәхетле булсын иде!
07.12.2015
«Бергәләп ришвәтчелеккә каршы” дигән эшлекле уен.
Бүген Макыл урта мәктәбендә 10, 11нче сыйныф укучылары белән “Бергәләп ришвәтчелеккә каршы” дип аталган эшлекле уен үткәрелде. Бу уенның максаты- укучыларны бүгенге тормышта ришвәтчелеккә каршы көрәшү ысулларын үзләштерү. Уен барышында укучылар ришвәтчелекнең килеп чыгу сәбәпләрен ачыкладылар, шул алымнар куллануның төрле очракларда ничек аңлатылуын билгеләделәр, шулай ук ришвәтчелеккә каршы тору чаралары турында киңәшләр тәкъдим иттеләр. Бу уен җәмгыять белеме һәм тарих укытучысы Перепелкина Т.А. җитәкчелегендә алып барылды.
06.12.2015
Чын кунелдэн котлыйбыз.
Илебез халкы ноябрьнен сонгы якшэмбе конендэ Энилэр бэйрэмен билгелэп утэ. Шагыйрь эйткэнчэ:
Мэрхэмэтле безнен энилэр
Илгэ батырлыкны, жиргэ матурлыкны
Сез бирэсез гузэл энилэр.
Рэхмэт сезгэ, газиз энилэр. Данга маклауга лаек безнен энилэр.
6 нчы декабрь конне кич белэн Макыл авылы мэдэният йортында «Чын кунелдэн котлыйбыз» исеме астында хормэтле энилэргэ багышланган конкурс концерт булды. Концертны клуб хезмэткэрлэре Родионова О.Н. белэн
Махнина Н.А. оештырдылар. Авыл жирле идарэ рэисе Алина Илшатовна жыелган халыкны энилэр коне белэн тэбриклэде.
Конкурста Нугманова Люба, Махнина Наталья, Горшкова Дарья hэм Коргуза авыл мэдэният йорты модире Гумечук Ирина узлэренен талантларын курсэттелэр. Алар тамашачы каршына экият герое булып та, атказанган артист роленэ кереп тэ чыктылар. Кичэ искиткеч кунелле утте, жанатарлар hэрберсе узе телэгэн конкурсантка дэрт биреп кул чапты. Вакытнын ничек тиз уткэне сизелмэде дэ, чонки зал белэн тамашачы шул кадэр бердэм иде, бергэ биеп, жырлап йорде.
Сэнгать мэктэбе хезмэткэрлэренен дэ олеше зур булды, дэртле жырлары, оздереп гармунда уйнаулары белэн ямь остенэ ямь остэделэр. Тамашачылар исеменнэн Илнур Сонгатуллинга, Хатыйп Гариповка ихлас рэхмэтебезне белдерэбез.
.jpg)
.jpg)
05.12.2015
5 декабрь көнне кич белән сәгать 4 тә Рус Макылы җирлегендәге Чокыр арты урамында, шул урамда яшәүчеләр өчен халык җыены булып узды. Көн тәртибендә бер сорау хәл ителде. Урам юлы өслеген саклап калу нияте белән язгы һәм көзге чорларда урамга йөк машиналарын кертмәскә, урам чатына шлагбаум куярга кирәктер дигән мәсьәлә каралды. Киңәшкәннән соң унике кешенең сигезе шлагбаум куюны кирәк санады.
05.12.2015
4 нче декабрь көнне кич белән Макыл авылы яшүсмерләр клубында авыл оешмалары арасында спорт төрләре буенча очрашу үтте. Очрашуда Макыл урта мәктәбеннән укытучылар, балалар бакчасыннан тәрбиячеләр төркеме, авыл җирле идарәсе һәм мәдәният хезмәткәрләре, амбулаториядә эшләүче яшьләр төркеме һәм "Агрофирма" сөт заводыннан эшче кызлар катнашты. Ярышларны методист Галина Алексеевна белән тренер Айдар Мөхәммәтҗанов алып барды. һәр команда исемен, девизын әйтте, ә жюри гадел хөкем итәргә тырышты. уеннар бик күңелле барды, җанатарлар үзләре яраткан төркем өчен көчләрен кызганмадылар.
Биремнәр бик катлаулы булмаса да, һәркем беренче булырга тырышты. Каушау, ялгышлар да булды, хәйләкәр адымнар өчен зыян күрүчеләр дә булды. Очрашу соңыннан җыелган кунакларны, ярышта катнашкан хатын-кызларны авыл җирле идарәсе рәисе Матвеева А.И. үтеп киткән әниләр көне белән кайнар котлады. Ярышта катнашып, шатлык бүләк иткәннәре өчен һәр төркемгә рәхмәт белдерде.
Уеннар азагында беренчелекне мәктәп командасы, икенче һәм өченче урыннарны амбулатория белән җирле идарә хезмәткәрләре бүлеште. Дүртенче урынны балалар бакчасы алса, бишенче урын сөт заводы хезмәткәрләренә насыйб булды. Һәр команда мактау кәгазе һәм бүләк алды. Бу очрашу уенчыларга да, җанатарларга да бик ошады.
Шундый очрашулар тагы да булып торсын, барыбызга да сау-сәламәт яшәргә язсын.
04.12.2015
Безнең җитез әниләр
4нче декабрь көнне Макыл урта мәктәбенең “Иң әйбәт бишлек” исемле хатын-кызлар командасы Макыл авылында үткәрелгән “Әниләр өчен күңелле стартлар”дип аталган спорт чарасында катнаштылар һәм 1нче урынны яуладылар. Команда составында Баканова А.Н., Гарифуллина Р.М., Варакина А.З., Тихонова Ю.А., Шарипова Г, иде. Безнең укытучылар балаларны укытырга һәм тәрбияләргә генә түгел, ә җеп аша сикерергә, атарга, төрле каршылыкларны да җиңәргә оста. Укытучылар өчен укучылар һәм хезмәттәшләре җанатарлар булып, аларның һәрбер уңышларын көчле алкышларга күмделәр. Җиңү яулаган хезмәттәшләребезне без чын күңелдән тәбрик итәбез, алдагы көннәрендә дә зур уңышлар телибез!
04.12.2015
Сәламәт тормыш рәвеше.
Рус Макылы җирлегендәге яшүсмерләр клубы көндезләрен дә буш тормый. Олы яшьтәге авылдашлар бирегә килеп сәламәтлекләрен ныгыталар, буш вакытларын спорт уеннары уйнап үткәрәләр. Шуның өстенә бер-бере белән аралашу мөмкинчелеге дә бар. Алар үзләре теләгән спорт төре белән шөгыльләнгәнче тәннәрен яздырып, күнегүләр ясыйлар, бер беренә ярдәм итешеп тренажерларда көчләрен сыныйлар. Вакытны шулай файдалы үткәреп, күтәренке күңел белән өйләренә кайталар.
04.12.2015
Бүген Макыл урта мәктәбенең ЮИД түгәрәгенә йөруче укучылар Мураткина Е.О. җитәкчелегендә Макыл бабалар бакчасында булдылар. Балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштырдылар. Танышу кызыклы уеннар, конкурслар формасындаүткәрелде. Уеннарда кечкенә дусларыбыз үзләре катнаштылар һәм юл инспекторы, сфетофор, юл аша чыга торган җәяүленең юлы турында белемнәрен ныгыттылар. ЮИД түгәрәгенә йөруче укучыларның балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен бик файдалы, кызыклы һәм мавыктыргыч чыгыш ясадылар.
.jpg)
03.12.2015
Макыл авылы жирлегендэ коннен карангы олешендэ урамнарны яктырту буеча эш алып барыла. Планда курсэтелгэнчэ Сэет, Рус Макылы авылынын Узэк hэм Елга буе урамнарына остэмэ яктырту лампалары куела.
03.12.2015
Макыл авылы жирлеге мэйданына кергэн hэм федераль программа нигезендэ урамнарны коннен карангы олешендэ яктылык белэн тэимин иту лампаларын барлау эше алып барылды. Бу эшне газификациялэу фонды хезмэткэрлэре алып башкарды. Авыл жирлеге буенча биш электр жайланмасынын сафтан чыккан булуы исбатланды. Якын коннэрдэ аларны алыштырачаклар.
02.12.2015
2 нче декабрь конне Югары Ослан районынын техник инвентаризация булеге хезмэткэрлэре Рус Макылы жирлегендэге Яшьлэр урамына урнашкан тулай торакта улчэу эшлэре уткэрделэр.
Бу тулай торакнын техник паспортын алу очен кирэкле гамэл.
01.12.2015.
Һәр җирдә кышка әзерлек эшләре бара. Су колонкаларын, башняларны җылыту билгеләнгән оешма хезмәткәрләренә йокләнгән. Авыл кешеләре вакытлары булган чакта үзләре дә ярдәмнәрен кызганмыйлар. Муниципаль унитар оешма хезмәткәре, җаваплыгы чикләнгән җәмгыять"Зернопродукт" оешмасы булышлыгы белән Макыл авылының Дуслык урамындагы су башнясының нигезен җылыту эшләре башкарылды.
Авыл җирле идарәсе һәр оешмага күрсәткән хезмәтләре өчен үзенең рәхмәтен белдерә.
.jpg)
01.12.2015
1 нче декабрь көнне Макыл авылы җирле идарәсендә авыл рэисе Матвеева А.И. мәдәният хезмәткәрләре белән киңәшмә үткәрде. Көн тәртибендә хуҗалыклар белән чүп калдыкларын җыючы оешма арасында килешүләр төзүне кыска арада тәмамлау; 2016 нчы елның беренче яртысына газета-журналларга актив язылу, "Яңарыш " фондына ярдәм күрсәтү; Билгесез солдат көнен билгеләп үтү һәм СПИДка каршы көрәш көненә багышлап "Без сәламәт тормыш өчен" дигән конкурс программасына хәзерлек торышы турында мәсьәләләр каралды, фикер алышынды.
.jpg)
01.12.2015
“Шәмнәр саны синнән генә тора” акиясе
“Мөстәкыйль балалар» дип аталган наркотикларга каршы көрәш проетын тормышка ашыру һәм “СПИДка каршы халыкара көрәш көнен” билгеләп үтү максатыннан Макыл урта мәктәбе укучылары “Шәмнәр саны синнән генә тора” исемле акция уздырдылар. Бу проектта катнашучылар педагог-оештыручы Шарипова Г.Г җитәкчелегендә урамга чыктылар һәм узучылар белән аңлату эшләре үткәрделәр. Йогышлы авыруларга каршы тору кагыйдәләрен белү турында сорауларга җавап алдылар. Акция барышында барлык катнашучыларга кызыл тасмалар тараттылар һәм йогышлы авыруларга каршы тору чаралары турында белешмәлекләр тапшырдылар.
.jpg)
01.12.2015
“Экономия лампочкадан башлана”
Бүген шундый темага 9а сыйныфында дәрес үткәрелде. Балалар яктырту төренең чыганаклары, аларның уңай һәм тискәре яклары турында фикер алыштылар. Шулай ук аларның сәламәтлеккә ничек йогынты ясауларын да ачыкладылар. Бирелгән теманы Росихина К., Варакин А., Карпова А. үзләренең чыгышлары белән тулыландырдылар. Укытучылары Митрофанова Л.Г. җитәкчелегендә төрле тәҗрибәләр ясадылар. Соңыннан шуны ачыкладылар: әгәр дә һәрбер гаилә утсаклагыч лапмочкалар кулланса, күп кенә акча янда кала. Мәктәп –безнең икенче йортыбыз, шулай булгач анда да яктырткычларны кирәк чакта гына кулланырга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.
.jpg)
30.11.2015
30 нчы ноябрь көнне Макыл авылында яшэүче Гимадеева Әлфия Әкрәмовнаның тормыш бәйрәме. Аңа 90 яшь тула. Ул авылның хөрмәткә лаек кешесе. Озак еллар буе Макыл авылы хастаханәсендә аш пешерүче булып эшли, шуның белән бергә страховой агент вазифаларын башкара.
Бүген аны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Хакимҗанов Л.С., Макыл авылы җирле идарәсе рәисе Матвеева А.И. белән бергә туганнары, күршеләре килделәр. Аны ихлас күңелдән котладылар, авыл тормышының үсешенә керткән хезмәтләре өчен кайнар рәхмәтләрен җиткерделәр.
Күпме булса җирдә изге теләк-
Без телибез сиңа барсында.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар.
30.11.2015
Ярышларга хәзерлек.
Декабрь аенда «Мәктәп Баскетбол Лигасы Чемпионаты” исемле зона ярышлары булып узачак. Макыл урта мәктәбенең баскетбол буенча кызлар командасы муниципаль этап ярышларын уңышлы узып, бу ярышларга бик нык әзерләнә башладылар, чөнки аларга мәктәп, район данын якларга туры киләчәк.
2010нчы елда бу команда зона буенча уздырылган Чемпионатның кубыгына ия булганнар иде. Быел да аларга бу ярышларда уңышлар, җиңүләр теләп калабыз.
29.11.2015
29 нчы ноябрь конне Макыл авылы яшусмерлэр клубында укучылар белэн авыл яшьлэре арасында мини -футбол буенча ярыш узды. Ярышта hэр торкем беренчелек очен корэште. Уен нэтижэлэре буенча беренче урын авыл яшьлэре торкеменэ бирелде. Афарин, егетлэр!

29.11.2015
Үзебез булганда –хәтеребез югалмас
Бүген МБББУ "Макыл урта гомуми белем бирү мәктәбендә" Бөек Ватан сугышы ветераны Кузнецов Николай Кузьмич улының истәлегенә “Сугыш хатирәләре мәңгелеккә күңелдә калачак" дип исемләнгән китабын тәкъдим итү презентациясе узды.
Хөрмәтле кунакка багышлап кичә оештырылды. Бу кичәдә Николай Кузмич улының тормышыннан өзекләр күрсәтелде.Дәһшәтле сугыш елларын чагыдырган өлкән сыйныф укучылары башкаруында җырлар башкарылды, шигырьләр сөйләнелде.Кичәгә җыелган кунаклар авыр елларның, истәлегенә чумдылар, бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралдылар. Безгә яшь буынга сугышта булган өлкән буыннан әле бик күп өйрәнәсе дә өйрәнәсе...
Аларның да безгә әйтәсе сүзләре бик күптер. Бу китапны гамәлгә чыгару өстендә эшләгәндә барлык мәктәп коллективы,укучылар олы хезмәт куйдылар. Төрле хәйрия акцияләре уздырылды. Ветераннар белән очрашуга ветеран оешмасы рәисе Югары Ослан муниципаль районы Троицкая Р. С., район мәгариф бүлеге җитәкчесе Касимов В. В., район китапханәчеләр чакырылды.
Николай Кузьмич үзенең китабын имзасы белән мәктәп музеена , район китапханәләренә һәм кунакларга бүләк итте.
28.11.2015
Кем доньяга кеше булэк итэ,
Э кешегэ - якты доньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар
Эретерлек гранит кыяны.
hэр кеше очен кадерле кеше -ана, шуна да аналар хормэткэ, данга лаек.
Шимбэ конне Келэнче мэдэният йортында энилэргэ багышланган кичэ узды. Кичэдэ авыл жирле идарэсе рэисе Алина Илшатовна килгэн кунакларны, энилэрне олы бэйрэм белэн котлады. Аларга тыныч тормыш, таза исэнлек, бэхет телэде. Аннан мэктэп балалары концерт программасы белэн чыгыш ясады, торле уеннар белэн кунакларнын кунеллэрен кутэрде.
Энилэргэ алла ярдэм бирсен.
Алардагы бетмэс сабырлык.
Энилэргэ сунмэс йолдызлардан
Я кояштан hэйкэл салырлык.

26.11.2015
26 нчы ноябрь көнне Макыл урта мәктәбендә “Сәламәт тәндә сәламәт рух бармы? ” дигән темага ата-аналар җыелышы булды. Җыелыш "Аналар көне"нә багышланган укучыларның котлау чыгышы белән башланды. Мәктәп директоры Баканова А.Н. көн тәртибе белән таныштырды. Аннан соң район "Мәгариф бүлеге" урынбасары Мусина Ф.И. Һәм Макыл амбулатория педиатры Степановага Е.В. га сүз бирелде. Мәктәпнең уку-укыту эшләр урынбасары Зиатдинова С.А. үз чыгышында 1 нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырып узды, чыгарылыш сыйныф укучыларынның имтиханнарга әзерләүгә игътибар итте.
26.11.2015
26 нчы ноябрь көнне Татарстан республикасының генераль прокуратурасына Салина Т.И. язган шикаятъне тикшерү эше буенча Макыл авылы җирле идарәсенә хөкүмэт торак инспекциясенең өлкән инспекторы Галиев А.А. һәм Югары Ослан районының торак, элемтэ һәм энергетик ресурслар буенча башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Мунасипов Р.Г. килде.
Алар шикаятъ язучының өенә барып, аның белән әңгәмә кордылар. Язылганнарны урында тикшереп нәтиҗә ясадылар. Җавап хаты Дәүләт торак инспекциясенә җибәрелде.

25.11.2015
«Алмаска да – бирмәскә дә!» исемле ришвәтчелеккә каршы акция
Мәктәп җитәкчеләренең инициативасы буенча “Мөстәкыйль балалар”дигән наркотикларга каршы проект һәм “Элита” балалар оешмасысың активистлары катнашында “Алмаска да- бирмәскә дә” дип аталган ришвәтчелеккә каршы акция үткәрелде.
Бу акцияне үткәрүнең максаты – Макыл авылы кешеләренең ришвәтчелеккә карата мөнәсәбәтләрен ачыклау иде. Акция авыл уртасына җыелган халык арасында балаларның ялын оештыручы Шарипова Г.Г. җитәкчелегендә килгән балалар белән бергә үткәрелде. Алар авылдашлар арасында сорауларга җаваплар алдылар, ришвәтчелеккә каршы тору ысуллары турында аңлаттылар һәм анкеталар тутырдылар. Соңыннан катнашучыларга истәлеккә акция белән бәйле бүләкләр тапшырдылар.
.jpg)
23.11.2015
23 нче ноябрь көнне Макыл авылы җирлеге җитәкчеләре Матвеева А.И. белән Цветкова Л. Р. районнын дүшәмбе киңәшмәсендә катнаштылар. Киңәшмәдә көн кадагына куелган сораулар хәл ителде.
1 нче сорау -2016 елның беренче яртыеллыгында район буенча газета - журналларга язылуның барышы турында Камалетдинова Г.Ф. чыгышы
белэн башланып ките.
2 нче сорау - 2015 нче елның 1 нче декабрендә гражданнарны кабул итү көне үткәрү турында Янтыкова Ф.Р.игъланы.
3 нче сорау буенча Васильева Т.Н. чыгыш ясады. Ул җәмгыять хисабына тәрбиядә яшәүчеләр белән эш нәтиҗәләренэ йомгак ясады.
4 нче сорау- район Спартакиадасы кысаларында узган мини - футбол ярышлары турында Федотов А.И. хәбәре белән тәмамланды.
Шул ук көнне авыл җирлеге рәисе Алина Илшатовна ТР премьер- министры урынбасары Шайхразиев В.Г. белән узган "Спиртлы һәм алкоголь эчемлекләрне сату" буенча оештырылган киңәшмәдә катнашты.
20.11.2015
Сонгы елларда туган илебездэ hэм чит иллэрдэ булган хэвефле хэллэрдэн сон hэр жирдэ террорга каршы профилактик чаралар уткэрелэ. Макыл авылы яшусмерлэр клубында методист Бурдина Галина Алексеевна тренировка алдыннан балалар белэн энгэмэ уткэрде. Ул тормыш иминлеге, дуслыкнын, узара ярдэмлэшеп яшэунен эhэмияте, террорнын кешелеккэ зыяны турында сойлэде. Терроризмнын кайбер очракларын мисал итеп китерде, куркынычсызлык чараларын эйтеп утте.
.jpg)
20.11.2015
19 нчы ноябрь көнне авыл җирлеге идарәсе рәисе Матвеева Алина Илшатовна белән Лилия Рашидовна Цветкова Кече Саладагы Анисимова Нина Егоровнаны тормыш бәйрәме – 80 яшьлек юбилее белән котларга бардылар. Авылның төп кешеләре инде кайсы кая күченеп китеп беткән диярлек. Авыл җитәкчеләренең олылып шундый зур бәйрәм көнне килүләре ямь өстенә ямь өстәде, Нина Егоровна аларны шатланып каршы алды, үткән тормышын искә искә төшерде. Җитәкчеләр тормышы белән кызыксындылар, аның сөйләгәннәрен диккэтъ белән тыңладылар. Ул гомере буе Кече Салада яши, сөтчелек фермасында савымчы булып эшли. Күп мәртәбәләр район һәм республика күләмендә оештырылган ярышларда катнаша, мактау кәгазьләре, орден, медальләр белән бүләкләнә. Ул үзен бәхетле саный. Бәхет бер дә юктан гына барлыкка килми. Аны тәрбияләп үстерергә, наз һәм көч түгәргә, сабыр булырга кирәк. Бәхет ул– кеше гомерен бизи, шәхесен, үткәнен, бүгенгесен, киләчәген билгели. Әйе, бүген ул ялгызы яши, ире үлгәнгә унике ел үткән. Кызы белән малае, оныклары Нина Егоровнаны онытмыйлар, кунакка кайтып йөриләр.
Форсаттан файдаланып, авыл кешеләре исеменнән авыл үсешенә керткән хезмәте өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, бүгенге бәйрәм көнендә, киләчәктә исәнлек-саулык телибез, балаларының, туганнарының олы хөрмәтен тоеп яшәргә насыйб булсын диябез.





19.11.2015
Макыл авылы җирлегенең башкарма комитетында пай җирләрен рәсмиләштерү өчен нотариаль расланган ышаныч кәгазьләре язылды. Бу көнне утыз биш ышаныч кәгазе рәсмиләштерелде.
.jpg)
19.11.2015
Бүген Макыл урта мәктәбендә "Соцаль мөһим проектларны тормышка ашыру балалар иҗтимагый оешмасы" һәм "Ослан яшьләре " дип исемләнгән район балалар иҗтимагый оешмасы Совет активының утырышы булды.
Семинарда катнашучыларга мәктәпнең "Элита" балалар оешмасының визит карточкасы тәкъдим ителде. 5 нче сыйныф укучылары мәктәп тормышы турында шигырьләр сөйләделәр. Чарада катнашучылар балалар оешмасының эшчәнлек төрлелеген билгеләп үттеләр. Бөек Ватан сугыш ветераны Н.К.Кузнецов китабына багышланган презентациясе белән таныштырдылар.
.jpg)
19.11.2015
Өстәл теннисының популярлыгы кимеми. Бар җирдә теннис буенча ярышлар оештырылып тора.Аны балалар да, яшүсмерләр дә, олылар да бик теләп уйный.
Рус Макылы авылы яшүсмерләр клубына өстәл теннисы белән шөгыльләнергә урта яшь тәгеләр дә, олыраклар да бик теләп йөри. Теннис уйнаганнан соң күңел күтәрелеп, тәннәр язылып китә диләр алар. Чыннан да өстәл теннисы зур чыгымнар таләп итми торган спорт төре. Яшүсмерләр клубында ике өстәлдә даими рәвештә уеннар бара. Теннис уены яшүсмерләрнең физик яктан үсешенә уңай йогынты ясый, кан әйләнешен яхшырта, йөрәкне ныгыта. Спорт клубы сезне көтә.
.jpg)
.jpg)
18.11.2015
Район мәктәпләрендә “Яз һәм көз көннәрендә кешеләрнең суда куркынычсызлык ае” ахырга җитә . Акциянең төп максаты 2015-2016 нче елларда гражданнарның куркынычсызлыгын булдыру, кешеләрнең суда һәлак булуларын киметү. Макыл мәктәбе дә акциядә актив катнашты, төрле чаралар үткәрде. Макыл пожар булегенең җитәкчесе Кучин Е.А һәм эшче Гиматдинов И.М. белән башлангыч сыйныф укучылары өчен онытылмаслык очрашу булды. Алар укучыларга коткару, янгын сүндерү техникасы һәм корыллары турында сөйләделәр. Боз өстендә сакчыл булырга киңәш иттеләр, суда батучыны коткара белергә һәм беренче ярдәм күрсәтә белергә өйрәттеләр. Очрашу ахырында һәркем узе өчен бозның уен урыны түгел дигән нәтиҗә ясады.
18.11.2015
Кышкы чорга кучу унаеннан Макыл авылы жирле идарэсендэ су колонкаларын исэпкэ алу, аларнын тозеклеген тикшеру эшлэре алып барыла. Буген "Макулово" муниципаль унитар оешма хезмэткэре Тихонов В.И. hэм шул тирэдэ яшэучелэр коче белэн Татар Макылында су колонкасы ремонтланды.
17.11.2015
17 нче ноябрь конне Макыл авыл мэдэният йортында авыл ветераннарынын жыелышы булып узды. Жыелышны авыл жирлеге рэисе Матвеева Алина Илшатовна алып барды. Ул авылда ветераннар оешмасынын авыл тормышына нур сибеп, актив эшлэвен планлаштыруын эйтте. Район ветераннар оешмасы рэисе Троицкая Римма Сергеевна да кумэклэшеп яшь буынны тэрбиялэудэ катнашырга, тарихыбыз белэн таныштырырга, килэчэкне бергэ тозергэ ондэде.
Жыелышнын кон тэртибендэ берничэ сорау куелган иде. Ин элек авылнын ветераннар оешмасына рэис сайлау hэм килэчэктэ бердэм эшлэрлек оешманын активын сайлау кирэклеге моhим иде. Берничэ кандидатураны карап уткэч, нэтижэдэ бер карарга килеп актив сайланды.
Авылыбызнын олкэн буын вэкиллэренэ исэнлек-саулык, авылыбыз усешенэ узлэренен олешлэрен кертудэ унышлар телэп калабыз.
.jpg)
17.11.2015
Бу коннэрдэ Макыл авылы жирлегендэ социаль мэдэни биналар урнашкан жирлэрне межалау hэм аларны хисапка алу, ягъни теркэу эшлэре алып барыла.
16.11.2015
Хөрмәтле авылдашлар!
2016 нчы елда Югары Ослан районы үзенең 85 –еллык юбилеен билгеләп үтү уңаеннан районның, авылларыбызның тарихы, үткәне, бүгенге вакыйгалар турында кызыклы мәгълүматлары, фоторәсемнәре булган кешеләрнең китапханәчеләр белән уртаклашуын сорыйбыз. Чөнки җыелган материалны туплап авылларыбыз тарихы турында рус телендә китап бастыру күз дә тотыла.
Кем дә кем Макыл авыллары, Сәет, Кече Сала тарихына багышланган фоторәсемнәр, тарихи материаллар таба, Рус һәм Татар Макыл авыл китапханәчеләре сездәге материалга зыян китермичә күчермәсен алачаклар.
Үзебезнең авыллар тарихын киләчәк буыннарга истәлек итеп калдырырга барыбызда бергәләп тырышсак бик шәп килеп чыгар иде. Башка авыллар турында язылган китапларны кулга алгач, ул авыл халкының бердәмлегенә сокланып куясың.
Сезнең ярдәмегезне көтеп олы ихтирам белән китапханәчеләр Хисамова М.В. һәм Першина Н.А.
16.11.2015
Вакытның ничек тиз үтүе сизелми дә.Тиздән иң матур һәм назлы бәйрәм –әниләр бәйрәме килеп җитәр. Һәр бала бу бәйрәмне түземсезлек белән көтә. Мәктәптә бәйрәмгә әзерлек бара. Укучылар сценка әзерлиләр, шигырьләр ятлыйлар, бию һәм җырлар өйрәнәләр... Әниләрне бәйрәм концерты көтә . Һичшиксез, ул тамачачыларны сокландырыр.
.jpg)
16.11.2015
“Татарстан Республикасында укыту сыйфатын камилләштерү”проектын тормышка ашыру
Макыл урта мәктәбе директоры Баканова Алсу Нурфагат кызы, Кураловао урта мәктәбендә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Корнева Наталья Владимир кызы сингапур компаниясе белән берлектә “Татарстан Республикасында укыту сыйфатын камилләштерү” проетын тормышка ашыру кысаларында Яңа –Савин районының 146нчы мәктәбендә оештырылган укуда булып кайттылар. “Динамик лидер”дип аталган курс укуның соңгы этабы иде. “Лидерлыкның нигезе” дип аталган 1нче этабы 2015нче елның февралендә, “21нче гасырның методик лидерлыгы” дигән 2нче этабы апрельдә үткәрелде. Бу курслар Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы тырышлыгы белән оештырылган иде.

14.11.2015
14 нче ноябрь көнне Макыл авылы җирле идарәсе Казан шәһәренең Ямашев урамындагы "Бәхетле" сәүдә комплексы янындагы авыл хуҗалыгы товарларын сату ярмаркасында катнашты. Үзенең бакчасында үстергән яшелчәләр һәм консервланган товарлар белән Тихонова А.П. сәүдә итте.
Сату уңышлы барды, сатып алучылар юнь бәяле, яхшы сыйфатлы азык-төлек өчен рәхмәт белдерде.

14.11.2015
Үткән шимбәдә мини-футбол буенча бишенче район Спартакиадасы кысаларында уздырылган ярышта Макыл авылы яшьләре – Гыйззәтов Рәмил, Насыйбуллин Алмаз, Кучин Дмитрий, Зобнев Николай һәм Калеев Игорь катнаштылар.
Макыл данын яклап ярышларда катнашкан өчен авыл җирле идарәсе егетләргә үзенең чиксез рәхмәтен белдерде.
13.11.2015
13 нче ноябрь көнне Кләнче авылындагы бәхетле парларның берсе Идрисовлар- Ирек Әхмәтҗанов белән Антонина Сергеевна үзләренең уртак тормыш бәйрәмнәре –алтын туйларын билгеләп үттеләр. Шул уңайдан аларны котларга район гражданлык актларны теркәү бүлеге мөдире Кадырова Наилә Александровна, Макыл авылы җирле идарәсе рәисе Матвеева Алина Илшатовна һәм авыл мәдәният йорты мөдире Калачева Людмила Федоровна килделәр. Алар юбилярларга озак еллар тазалыкта, байлыкта пар канатлар булып яшәргә язсын дип изге теләкләр теләделәр.
Биш көн кебек артта калган,
Гомернең илле елы.
Шөкер, ихлас матур узган
Тормышның ярты юлы.
Ике агач озак яна.
Учак сүнми, күрегез.
Олыгайган көнегездә дә
Уртак булсын түрегез!
13.11.2015
Хөрмәтле Макыл авылы җирлегендә яшәүчеләр!
Сезнең игътибарга Татарстан Республикасының тарихи һәйкәлләрне торгызу фондының реквизитын тәкъдим итәбез.
“Яңарыш” фонды Татарстанның тарихи һәм мәдәни мирасына битараф булмаган кешеләрне, шулай ук эшмәкәрләрне берләштерә. Тарихи һәйкәлләрне яңадан торгызуда үз өлешләрен кертергә теләге һәм мөмкинлеге булган авылдашлар матди ярдәмнәрен шул номерга күчерә алалар.
Накопительный счет № 40603810200020000245
В ОАО «АК БАРС» БАНК
Корр. Счет № 30101810000000000805
БИК 049205805
КПП 165501001
ИНН 1655069125
13.11.2015
Авылны су белән тәэмин итүче су башняларын кышка әзерләү.
Кышкы чорга күчү вакытында Макыл авылы җирле идарәсе авылны су белән тәэмин итүче башняларны җылыту белән шөгыльләнә башлады. Бу арада Үзәк урам башындагы башняны муниципаль унитар оешма хезмәткәрләре һәм авылдашлар көче белэн җылыту эшләре башкарылды.
Бу эштә жылыту материаллары белән тәэмин иткәне өчен, авыл җирле идарәсе ООО "Кызыл шәфәк*" оешмасы җитәкчесе Баканов Сергей Викторовичка үзенең рәхмәтен җиткерә.
13.11.2015
13 нче ноябрь. Макыл авылы җирле идарәсе хуҗалыклардан җыелган көнкүреш калдыкларын даими рэвештә җыюны оештырды. Бу эшне "Экоавтотрейд"оешмасы башкара. Бүгенге көндә бу оешма белән бары тик 157 генә килешү төзелгән, бу барлык төзеләчәк килешүнең 37 проценты гына.
Хөрмәтле авылдашлар! Авыл җирле идарәсе һәрбачагызның исенә төшерә, һәр хуҗалык бу компания белән килешү төзергә тиеш. Әгәр дә бүгенге көндә сез бу килешүне төземәгәнсез икән, рәхим итеп авыл советына мөрәҗәгатьитегез, сезгә булышырлар.
12.11.2015
12 нче ноябрь. Макыл авылы жирлегендэге яшусмерлэр клубында тренер Тухватуллин Ранис балалар белэн милли корэш дэреслэре уткэрэ. Ул узенен укучыларына милли корэшнен серлэрен анлата, сэламэтлеккэ файдасын, э сэламэтлекнен зур байлык икэнен hэр даим эйтеп тора. hэр дэресне балалар котеп алалар, бик телэп шогыльлэнэлэр. Чонки укытучылары дэреслэрне милли корэшнен тарихы, ойрэнелэчэк элементлар турында гына тугел, э корэшчелэр белэн даими рэвештэ таныштырып бара.


09.11.2015
9 нчы ноябрь конне район узэгенен актлар залында район башкарма комитеты житэкчесенен урынбасары Тимиряев Виктор Сергеевич оештыруында электрон документлар белэн эшлэу тэртибен ойрэту семинары утте. Семинарда Макыл авылы жирлегеннэн авыл рэисе Матвеева Алина Илшатовна белэн башкарма комитеты житэкчесе Цветкова Лилия Рэшидовна да катнашты.
07.11.2015
Мэктэплэрнен козге каникул вакытында Рус Макылы авыл китапханэсе гадэттэге режимда эшлэде.
Шимбэ конне башлангыч сыйныф укучылары игътибарына итальян язучысы, Джанни Родаринын 95 яшьлек юбилее унаеннан, анын ижатына багышланган "Кайдадыр, кайчандыр, кайсыдыр илдэ"исемле эдэби чара уткэрелде. Чарада балалар экиятлэренен кыскача эчтэлеген тынлап уттелэр, белгэнэрен искэ тошерделэр. Надежда Александровна электрон презентация аша балаларны язучынын биографиясе, тормышы, ижаты белэн таныштырды. Экиятлэр союче балалар викторина сорауларына жавап бирделэр.
Соныннан китапханэче апалары балаларны китапханэ фондындагы Джанни Родари китаплары кургэзмэсе белэн таныштырды, кызыклы эсэрлэрен тэкъдим итте.


.jpg)











.jpg)

.jpg)
.jpg)


.jpg)
.jpg)
.jpg)


.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)


.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)

.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)

.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:58