30.12.2015
Бүген Октябрь балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар бик көттеләр чыршы бәйрәмен. Залда бик матур чыршы бизәлгән иде. Чыршы бәйрәменә бик күп кунаклар килгән иде. Балалар матур маскарад костюмнәрен кигәннәр иде. Кыш бабай бүләкләр китергән иде. Кар кызы да балалар белән кызыклы уеннар уйнады. Тик төлке бәйрәмне тоткарлап торды, бүләкләрне дә яшерде. Балалар бүләкләрне эзләп таптылар һәм бәйрәмне дәвам иттеләр. Балалар Кыш бабайга бик күп шыгырләр сөйләделәр.
24.12.2015
Тиздән , тиздән, Яңа ел!
МБМББУ “ Октябрьский балалар бакчасында “ Яңа ел бәйрәменә әзерлек бара .Балалар тәрбияче белән Яңа ел чыршысын үз куллары белән ясалган уенчыклар һәм гирляндалар белән бизәделәр һәм фойега куйдылар. Группада булган тәрәзәләрне кыш бизәкләре һәм кар бөртекләре белән бизәделәр .Балалар Яңа ел турында җырлар һәм шигырльәр өйрәнәләр. Шулай ук бакчада “ Тылсымлы кар бөртеге дигән конкурс игълан ителгән. Ата –аналар балалар белән бергә төрле материалдан оригиналь кар бөртеге эшләргә тиеш.Зурлар да, балалар да яңа елны түземсезлек белән көтәләр.
23.12.2015
Тиздән Яңа ел!
“Октябрь гомуми урта белем бирү мәктәбе”ндә 23нче декабрьдән бәйрәмгә багышланган рәсемнәр һәм бәйрәм газеталар бәйгесе башланды. Яраткан бәйрәмгә укучылар актив әзерлек алып баралар.
18.12.2015
Шәмнәрнең саны бары тик үзеңнән тора»
18 декабрь көнне Октябрь гомуми урта белем бирү мәктәбендә бәйге үткәрелде.Бәйгенең темасы “Шәмнәрнең саны бары тик үзеңнән тора”, ә оештыручылары проект автивистлары “Мөстәкыйль балалар” (оештыручы Сибгатуллина А.Р.) Бәйге дәверендә укытучылар һәм укучылар “Спид турында нәрсә беләсез?” дигән темага социологик анкета тутырдылар. Берүк вакытта тәнәфесләрдә мәктәпнең агитбригадасы “Сәламәт тормыш итү” чыгышы белән йомгакладылар.
15.12.2015
Аңлатмалы әңгәмә.
15енче декабрь көнне МБГББУ “Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә ата-аналар һәм укучылар белән тәүлекнең караңгы һәм начар күренүчәнлек вакытында яктылыкны кайтаргыч элементларын файдалану һәм дөрес куллану кирәклеге турында аңлатмалы әңгәмә уздырылды. Әңгәмәне сак яшәү рәвеше укытучысы Фазлыев Р.Р. үткәрде. Әлеге чара юлда транспорт вакыйгаларын булдырмау һәм юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнү максаты белән уздырылды.
13.12.2015
13 декабрьдә спорт комплексы “ Чемпионда” каратэ , көрәш буенча балалар арасында республика буенча турнир узды. Бу ярышта 9 көрәшүче клуб катнашты. Призлы урыннарга Казаннан, Республика районнарыннан 130 га якын кеше катнашты.
МБДОУ “Октябрь балалар бакчасында” тәрбияләнүче Хузьяхматов Раяз турнирда 6-7 яшьлекләр (23кг) категориясендә катнашып җиңүче булды. Коллектив ,бакча балалары аны чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз, алда аңа яңадан – яңа уңышларга ирешүен телибез.
Молодец ! Булдырдың !
09.12.2015
Яшелчәләр.
9 декабрьдә МБДОУ “ Октябрьский балалар бакчасында “ мәктәпкә әзерлек төркемендә “Яшелчәләр “ темасына эшчәнлек уздырылды. Эшчәнлекнең максаты - табигатьтәге көзге үзгәрешләр, көзге уңыш турында мәгълүмат бирү, яшелчәләр турындагы белемнәрен баету, игътибарларын, аңга алуларын, диалогик сөйләмнәрен үстерү, табигатькә уңай караш тәрбияләү. Тәрбияче Рузилә Фаритовна белән бергә балалар өйрәнгән җырлар, шигырьләр, табышмаклар әйтелде. Соңыннан балалар “ Баллы кишер” исемле әкият карадылар. Эшчәнлек балаларга бик ошады.
07.12.2015
“Минем илемнең киләчәге- минем кулымда”.
7декабрь көнне Октябрь мәктәбендә “Минем илемнең киләчәге-минем кулда” темасына инша бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә 11-7 сыйныф укучылары катнашты. Укучыларның эшләренә йомгак ясагач, 1 урынны 8 нче сыйныф укучысы Тарасова Евгения , 2нче урынны Алкина Камила сыйныф җитәкчесе Ахмадиева А.Д. алды.
07.12.2015
“Әйтәбез ришвәятчелек- Юк.!
20 ноябрьдән 6декабрьгә кадәр мәктәптә ришвәятчелеккә бәйләнгән иң яхшы белешмәлек бәйгесе үтте. Бәйгедә 5-11сыйныф укучылары катнашты.10нчы сыйныф укучылары җиңеп 1 урынны яуладылар,грамота белән бүләкләнделәр, сыйныф җитәкчесе Хайрутдинова Нини Петр кызы.
07.12.2015
“ Кеше иҗтимагый элемтә өлкәсендә”
7декабрьдә Октябрь мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы ШамсутдиноваГ.Г. ңәмгыять белеме фәненнән 10 ччы сыйныф укучыларына ачык дәрес күрсәтте. Һәрбер кеше күп иҗтимагый хокук били. Укучылар нәтиҗә ясадылар кешегә әхлакый затлы тәрбия бирү вакытында ришвәятчелеккә каршы кәрәш.
07.12.2015
Октябрь урта гомум белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шәүкәт улы Рамиль Сарчин, Татарстан Республикасының мәгрифәт һәм фән Министрлыгының XI Республикакүләм “Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея” бәйгесенең “Мәгрифәттә яңарыш (инновация)” атавында җиңеп чыкты. 10ынчы декабрь көнне ел саен Казанда Татарстан Президенты Р.Н.Минниханов катнашында уза торган бүләкләү тәкәллефендә (йола) катнашачак.
Р.Ш.Сарчин – республикабызда һәм чит мәмләкәтләрдә танылган шагыйрь, әдәби тәнкытьче, әдәбиятчы-галим. Югары категорияле укытучы. Филология фәннәре кандидаты. Быел декабрь аенда Татарстанның фәннәр академиясе “Поэзия Фатиха Карима в историко-литературном контексте 1930-1945 годов” исемле докторлык диссертациясен каралганнан алда яклау процедурасын планлаштыра.
Ул – Россия, Татарстан Республикасы язучылары, Финляндиянең рус телле әдәбиятчылары берләшмәсе әгъзәсе. “АРГАМАК-Татарстан” журналы редколлегиясе әгъзәсе. “Общелит.ру” халыкара әдәби челтәрнең җәмәгать мөхәррире. Фатих Кәрим исемендәге Республикакүләм ачык иҗади бәйгесен, фәнни-практик конференцияне, оештыручы һәм сәркатиб (Татарстан, Казан), укучылар өчен “Әдәби Татарстан” исемендәге Россиякүләм фәнни-эзләнү һәм иҗади эшләрнең бәйгесен оештыру комитетының рәис әгъзәсе. (Мәскәү-Казан).
07.12.2015
Республикакүләм хәйрия эшчәнлеге акциясе.
МБГББУ “Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбе”нең укучылары һәм укытучылары Украинадагы Донецк һәм Луганск өлкәләренең көньяк-көнчыгыш районнарында яшәүче балаларга Яңа ел бүләкләре әзерләү буенча Республикакүләм хәйрия эшчәнлеге акциясендә катнаштылар. Мондый эшчәнлектә катнашучыларга бик зур рәхмәт әйтәсе килә.
04.12.2015
Теш сакчылары.
4 декабрьдә МБМБУ “ Октябрьский балалар бакчасында” зурлар төркемендә “ Тешләрне чистарту яхшы – чистартмау начар” темасына мероприятия уздырылды. Кунакка балалар янына куян килде. Ул үзенең тешләрен ни өчен чистартуы турында сөйләде. Тәрбияче Яна Александровна кечкенәдән үк тешләрнен ничек сакларга, дөрес чистарта белү турында кызыклы әңгәмә уздырды, макетта күрсәтте. Аннары балалар үзләре тешләрне ничек чистарту турында осталыкларын күрсәттеләр. Соңыннан балалар бик теләп “ Табиб куян hәм теш сакчылары” исемле мультфильм карадылар.
03.12.2015
"Яхшылык” акциясе.
Халыкара инвалидлар көне көнне МБГББУ «Октябрь урта гомум белем бирү мәктәбе»нең башлангыч сыйныф укытучылары Н.Ф. Артемьева һәм Л.В. Назирова җитәкчелегендә 2,3енче сыйныф укучылары “Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йорты”на концерт программасы: җырлар, биюләр, шигырьләр әзерләп бардылар.
Укытучылар һәм укучыларны интернат йортының эштән буш вакытны оештыручысы Ильнур Рустамович Сунгатуллин ачык йөз белән каршы алды.
Йорт хуҗалары укучыларга матур концерт өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Соңыннан барысы бергә истәлеккә фотога төштеләр.
01.12.2015
Белдерү.
Октябрь гомуми белем бирү мәктәбендә инвалидларның ун көнлек бәйгесе башданды. Мәктәптә укучылар ярдәмендә мәгълүмат стенды оештырылды. Халыкара инвалидлар көненең тарихы белән укучылар, әти-әниләре, кунаклар танышырга мөмкин.
30.11.2015
Инвалидларларның декада бәйгесе.
30 ноябрь көнне Октябрь мәктәбендә укытучылар киңәшмәсе булып үтте. Тәрбия буенча директор ярдәмчесе Назаров Артур Сергей улы укытучыларны инвалидлар бәйгесен үткәрү планы белән таныштырды.
27.11.2015
«Ришвәтчелеккә юк!” акциясе.
27нче ноябрь көнне МБГББУ “Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә ришвәтчелеккә каршы көрәш акциясе кысасында, «Ришвәтчелеккә юк!” темасына, ришвәтчелеккә каршы «Уныш - Успех» уку модулен кулланып, акция узды. Катнашучылар 6-11енче сыйныф укучылары. Акцияне оештыручылар булып «Чишмә» укучылар үзидарәсе һәм китапханәче Азизова Г.Р. чыгыш ясадылар.
Үзенең яшь укучылары, 6-7нче сыйныфлар белән, Азизова Г.Р. “Ришвәтчелек нәрсә ул?” исемле әңгәмә уздырды.
Әңгәмә вакытында, күргәзмәләр ярдәмендә, китапханәче ришвәтчелек һәм аның илгә, һәр кешегә нинди зарар китерүе турында сөйләде, аның нинди нәтиҗәгә китерүе һәм көрәш чараларын күрсәтте.
Шулай ук 8-11 сыйныф укучылары белән “Ришвәтчелеккә “ЮК!” диген” исемле эшлекле дәрес-бәйге уздырылды. Г.Р.Азизова сөйләшүне Татарстан Республикасы президенты Р.Н.Миннихановның “Ришвәтчелеккә каршы тору - һәр кешенең изге бурычы, тыныч кына читтән карап торучылар булырга тиеш түгел!”- дигән сүзләре белән башлады.
Әлеге чаралар циклы Россия Федерациясенең ришвәтчелеккә каршы сәясәтен, Татарстан Республикасының ришвәтчелеккә каршы стратегиясен карап тикшерүгә ярдәм итте.
27.11.2015
Иң яраткан кешем әни.
27ноябрь көнне Октябрь гомуми белем бирү мәктәбендә 3нче сыйныфта сыйныф җитәкчесе Артемьева Нина Федор кызы “Әниләр көне”нә багышланган сыйныф сәгате үткәрде.Дәрес вакытында балалар әкиятләрдә ,легендаларда әйтелгән кайгыртучан ,яхшы.,ягымлы, игүтибарлы әниләр белән таныштылар.Балалар әниләр турында викторина әзерләделәр ,шигырьләр сөйләделәр. Дәрес бик күңелле үтте.
27.11.2015
Ришвәтчелеккә юнәлдерелгән иң яхшы өндәмә бәйгесе.
Октябрь мәктәбендә 20ноябрьдән 27нче ноябрьгә кадәр ришвәтчелеккә юнәлдерелгән атналык иң яхшы өндәмә бәйгесе булып үтте.Бәйгедә 7-11нче сыйныф укучылары катнашты. Бәйгегә куелган шартларны карагач, хөкемдарлар нәтиҗә ясап, 1урынны 7-8нче сыйныф укучылары - сыйныф җитәкчесеАхмадиева А.Д. ,2урынны -10 сыйныф укучылары, 3 нче урынны 11нче һәм 9нчы сыйныф укучыларына бирелде. Соңыннан җиңүчеләрне дипломнар белән бүләкләделәр
26.11.2015
«Энергияне саклау» ысуллары.
26 нчы ноябрь көнне Октябрь урта гомуми белем бирү мәктәбендә
физика укытучысы Гимадиева Л.А. “Энергия саклау” ысуллары темасына карата дәрес үткәрде. Балалар алдында проблемалы сорау куйды .Нинди юллар белән энергия куллнуны киметү, үз тормышыңа зыян китермичә. Балалар бергәләп үзләренең идеяләрен бер исемлеккә төркәделәр.
26.11.2015
2014 елда Октябрьский авылҗирлегенең Матюшино авылында республиканың урам яктырту программасы буенча энергия әз кулана торган 13 лампа куелган иде. Көзге карлы яңгырлар вакытында , бер берсе артыннан 8 лампа сафтан чыкты.
Лампалар гарантиядә булу сәбәпле, 26нчы ноябрь көнне “Төзелеш” фирмасы лампаларны алмаштырды.
25.11.2015
2014 елда Октябрьский авылында республиканың урам яктырту программасы буенча энергия әз кулана торган 5 лампа куелган иде, ел давамында бер берсе артыннан алар сафтан чыктылар.
Лампалар гарантиядә булу сәбәпле, 25нче ноябрь көнне “Төзелеш” фирмасы лампаларны алмаштырды.
24.11.2015
24нче ноябрь көнне Октябрьский авылҗирлегенең башлыгы Азизов Шамил халык кабул итте. Кабул итү дәвамында йортларга адрес бирү, торбаларда су давлениясе тешү һәм башка халыкны кызыксындырган сораулар каралды.
24.11.2015
ОРЗ,ОРВИ авыруларына каршы профилактик чарала.
24ноябрь көнне мәктәпнең бөтен сыйныфларында ОРЗ, ОРВИ авыруларына багышланган чара үткәрдек.Авыруларның ничек килеп чыкканын һәм алардан ничек саклану юлларын сөйләделәр. Соңыннан балалар белән анкета тутырдык. Нәтиҗәдә балаларның 17 % еш , 65 % сирәк , 18 % бөтенләй авырамыйлар.
24.11.2015
«Ришвәтчелеккә бергәләп көрәшү».
24 нче ноябрь көнне Октябрь гомуми урта белем бирү мәктәбенең китапханәсендә газета - журнал , китаплар күргәзмәсе оештырдылар. Күргәзмәнең максаты ришвәтчелекнең формаларына каршы көрәшне матбугатта чагылдыру иде.
20.11.2015
Ришвәтчелеккә айлык көрәш.
20нче ноябрь көнне Октябрь урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәп буенча җыем үткәрелде. ОБЖ укытучысы Фазлыев Рузаль Раиль улы укучыларны һәм укытучыларны айлыкны үткәрү планы белән таныштырды.
18.11.2015
Район бәгесе “Укытучы елы”
17 ноябрь көнне Югары-Ослан урта гомуми белем бирү мәктәбендә ОБЖ фәненнән районда укытучы бәйгесенең I баскычы булып үтте. Октябрь мәктәбеннән ОБЖ укытучысы Фазлыев Рузаль Раил улы катнашты. Ул 8 нче сыйныф программасыннан. «Чүлдә су табу алымы” дәресен күрсәтте.Хөкемдарлар укытучыларның чыгышларын анализ ясагач йомгаклап аны җиңүче дип таптылар. Җиңү белән котлыйбыз!
Фазлыев Р.Р безнең районнан Зона буенча үтәчәк бәйгедә катнашачак. Аңа уңышлар һәм җинүләр телибез!
17.11.2015
17нче ноябрь көнне Октябрьский авылҗирлегенең башлыгы Азизов Шамил Рамис улы халык кабул итте. Кабул итү дәвамында торбаларда су давлениясе тешү, сафтан чыккан урам яктырту лампаларны алмаштыру, яшь гаиләләргә йорт төзү өчен җир бүлеп бирү сораулары каралды.
05.11.2015
Октябрьский авыл китапханәсенә яңа җиһазлар алып кайтылды.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 12:00