Яналыклар 2015

26.12.2015
Яңа ел маскарады.
26 нчы декабрь көнне Олы Мәми урта мәктәбендә 7-11 нче сыйныф укучылары өчен “Маймыллар планетасы” исемле Яңа ел тамашасы узды. Әлеге тамашада укучылар үзләре катнаштылар. Кунаклар алдында Додон патшаның уллары турында тамаша булды. Эпизодлар арасында кунаклар белән конкурслар уздырылды, яҗа ел җырлары башкарылды. Якынлашып килүче бәйрәм белән барысын да Кыш бабай белән Кар кызы котлады.  Соңыннан мәктәп лотереясе уздырылды.

26.12.2015
Яңа ел чыршысы.
26 нчы декабрь көнне Олы Мәми урта мәктәбендә 1-6 нчы сйныф укучылары һәм мәктәпалды төркеме укучылары өчен “Яңа ел әкияте” дигән бәйрәм узды. Балалар янына кунакка төрле әкият персонажлары килде. Рольләрне ата-аналар башкарды. Кыш бабай белән Кар кызы төрле уеннар уздырдлар, бүләкләр тараттылар. Әкият геройлары белән балалар Яңа ел җырлары җырладылар, күңелле биюләр биеделәр. Кыш бабай белән Кар кызы балаларга нык сәламәтлек, укуда зур уңышлар теләделәр.

23.12.2015
Яхшылык дәресе.
Олы Мәми урта мәктәбендә 5-7 нче сыйныф укучылары арасында “Яхшылык дәресе” узды. Дәреснең төп максаты: гарип кешеләргә карата балаларның карашларын яхшырту, аларның башка кешеләр кебек үк булуларын күрсәтү. “Яхшылык дәресе” мәктәптә тәрбия эшенең бер өлешен тәшкил итә. Әлеге дәресләр мәктәптә ел саен уздырыла. Балалар мәгълүматны уңай кабул итәләр, әңгәмәләрдә актив катнашалар.

22.12.2015
Кар патшалыгы.
16 нчы декабрьдан 21 нче декбрьга кадәр Олы Мәми урта мәктәбендә “Кар скульптурасы - 2015” мәктәп конкурсы узды. Ярыш шарты буенча, фигуралар буялмаган кардан гына ясалырга тиеш иде. Мәктәп ишегалдында кардан ясалган төрле фигуралар барлыкка килде: чыршы, Кар бабайлар, бүләкләр белән капчыгын күтәргән Кыш бабай. Ярышның нәтиҗәсе Яңа ел бәйрәмендә ясалачак. Җиңүчеләр Яңа ел символлы сувенерлар белән бүләкләнәчәк.

17.12.2015
Вакансияләр ярминкәсе.
17 нче декабрь көнне Олы Мәми урта мәктәбенең 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары район Мәдәният йортында Югары һәм урта уку йортлары белән очрашуда катнаштылар.
Очрашу барышында төрле консультацияләр үткәрелде, уку йортлары вәкилләре белән ата-аналарның, чыгарылыш сыйныф укучыларының  шәхси әңгәмәләре булды. Һөнәр сайлау буенча, “Эффектон”  комлекслы программасында тестлар, анкеталаштыру  уздырылды.
Очрашу программасы ата-аналар, укучылар өчен бай эчтәлекле һәм файдалы булды.

16.12.2015
Яңа ел бәйрәменә әзерләнү.
Олы Мәми урта мәктәбендә  Яңа ел бәйрәменеә әзерлек эшләре актив рәвештә алып барыла. Укучылар мәктәп коридорын һәм сыйныф бүлмәләрен бизәделәр, әдәби номерларын өйрәнәләр. Яңа ел чыршычын түземсезлек белән мәктәпалды төркеме балалары да көтәләр. Узләренең дәресләрендә алар Яңа ел җырлары һәм шигырьләре өйрәнәләр, бүлмәләрен бик теләп бизиләр, төрле уенчыклар ясыйлар. Бүген укыучылары Марина Егорова “Кыш бабайга открытка” дигән темага дәрес үткәрде. Соңыннан открыткалар күргәзмәсе оештырылды. Балалар, шатланышып, эшләрен  әти-әниләренә күрсәттеләр. Алар, түземсезлек белән,  Яңа ел бәйрәмнәрен көтәләр.

16.12.2015
Сыйныф сәгате “Ирексезләүсез дөнья”.
15нче декабрь көнне Олы Мәми урта мәктәбендә 5-11нче сыйныф укучылары өчен “Ирексезләүсез дөнья” темасына сыйныф сәгате узды. Укучылар “Ирексезләү һәм рәхимсез мөгамәлә турында нәрсә белергә кирәк?” дигән темага презентация карадылар.  Аннан соң балалар беркемнең дә сине җәберләргә, кимсетергә, куркытырга хакы юк, шул ук вакытта үзеңнең дә беркемне   җәберләргә, кимсетергә, куркытырга хакың  юк дигән нәтиҗәгә килделәр. соңыннан укучылар өч төркемгә бүленделәр һәм аларга  “Мәктәбебездә бәрелешләр, бәхәсләр азрак, ә дуслык һәм хөрмәтлелек күбрәк булсын өчен нәрсәләр эшли алабыз?” дигән темага рәсем ясарга киңәш ителде. Һәр бала да рәсем ясауда актив катнашты. Дәрес ахарында һәр төркем үзенең эшен яклап чыкты.

 10.12.2015
СПИДка каршы көрәшү көне.
Олы Мәми урта мәктәбендә 7-11нче сыйныф укучылары өчен  СПИДка каршы көрәшү көненә багышланган чара узды. Катнашучылар әлеге авыруның  таралу ысуллары турында, әлеге авырудан үлгән бөек шәхесләр исемлеге белән таныштылар.  Соңыннан балалар “Кызыл тасма” акциясендә катнаштылар.

09.12.2015
Коррупциягә – юк!
9 нчы декабрь көнне Олы Мәми урта мәктәбендә коррупциягә каршы көрәшкә багышланган чара узды. Коррупция күренешләре белән танышу, аның килеп чыгу очраклары белән танышу, актив тормыш позициясен формалаштыру әлеге чараның максаты иде. Укучылар Россиядә кррупциягә каршы көрәшүнең  тарихы белән таныштылар, аның килеп чыгу төрләрен һәм формаларын карадылар. Укучылар өчен төрле биремнәр дә әзерләнгән иде. Һәр укучы коррупциянең тискәре якларын карады, үзләре көрәш юлларын тәкъдим иттеләр.
Чараның нәтиҗәсе булып “Үзеңнән башла!” дигән  лозунг булды.

09.12.2015
Ватанның Батырлары көне.
Ел саен 9нчы декабрь көнне Рәссәйдә Ватан Батырлары көне билгеләп үтелә.  Бу көнне Олы Мәми  урта мәктәбенең укучылары өчен  Ватан  Батырлары көненә багышланган сыйныф сәгатьләре узды.  Батырлар, батырлык  турында сөйләштеләр. Укучыларга безнең көннәрдә батырлык күрсәткән Юрий Малышев турында чыгыш ошады.

03.12.2015
Шат йөрәкләр уты.
Ел саен 3 нче декабрь көнне бөтен илдә Инвалидлар көне уздырыла. Бу көнне инвалидларга багышланган төрле чаралар уздырыла. Олы Ммәми урта мәктәбенең мәктәпалды төркеме балалары белән “Шат йөрәкләр уты” дигән темага уен уздырылды. Уен барышында балалар “Игелек йөрәге” иленә сәяхәткә бардылар. Анда алар “игелек” сүзенең мәгънәсе белән таныштылар. Чара ахырында “игелек йөрәкчекләре”н  буяулар белән буядылар һәм бер-берсенә бүләк иттеләр.

03.12.2015
Сәйдәш көне.
3нче декабрь көнне Олы Мәми урта мәктәбендә бөек татар композиторы Салих Сәйдәшевның 115-еллыгына багышланган чаралар узды. Гомуммәктәп линейкасында музыка укытучысы Татьяна Недоваркова әдипнең иҗаты белән таныштырды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Васильева Сәйдәшнең тормаша белән таныштырып , презентация күрсәтте, аның Казанданы музеенда виртуаль сәяхәттә булдылар. Укучылар Салих Сәйдәшев көләренә язылгн җырлар тыңладылар, ә 6 нчы сыйныф укучылары өстәмә белем бирү буенча укытучы Галина Федорова җитәкчелегендә «Яшь туристлар җыры»н башкардылар. Көн ахырында  «Сәйдәш безнең күңелләрдә» дигән әдәби-музыкалҗ кичә узды. анда төрле спектальләрдән увертюралар, композиторга багышлап язылган шигырьләр яңгырады, татар халык биюләре башкарылды.

30.11.2015
Балалар куркынычсызлыгы.
30 нчы ноябрь көнне Олы Мәми урта мәктәбендә “Балалар куркынычсызлыгы” дигән темага гомуммәктәп ата-аналар җыелышы узды. Җыелышка Югары Ослан районының балигъ булмаган балалар эше теркеменең  өлкән инспекторы Колезнёва А.Р. һәм  полиөиянең участок вәкиле Габдурахманов Л.В.  чакырылган иде. Алар бик мөһим мәгълүматлар белән таныштырдылар. Соңыннан  тәрбия эше буенча мәктәп директорының урынбасары Фёдорова Т.А. презентация белән чыгыш ясады. Ул балаларның юлда йөрү куркынычсызлыгы турында сөйләде.

30.11.2015
Әниләр көненә багышланган концерт.
30 нчы ноябрь көнне Олы Мәми урта мәктәбендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Уен-ярыш программасында әниләр дә катнашты. Алып баручылар төрле сораулар бирделәр, ә әниләр бик теләп җавап кайтардылар. Конкурслар арасында шигырьләр, җырлар яңгырады. Әлеге чара бик күңелле узды. Балалар бик бәхетле иде, чөнки аларның әниләре тапкыр һәм көр күңеллеләр.
  


30.11.2015
Сүзлек атналагы
23 нче ноябрьдән 27 нче ноябрьга кадәр Олы Мәми урта мәктәбендә Сүзлек атналыгы узды. 1-11нче сыйныф укучылары өчен сыйныф җитәкчеләре “Сүзлек көне” дигән темага сыйныф сәгатьләре уздырдылар. Мәктәп китапханәчесе Татьяна Федорова “Сүзлекләр дөньясында” дигән темага күргәзмә оештырды.
Рус теле һәм әдәбияты укытучылары “Бөтенрәсәй сүзлек дәресе”  уздырдылар. Укучылар Владимир Дальның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар.  Укучылар өчен кызыклы конкурслар һәм лингвистик уеннар әзерләнгән иде.
Мондый чаралар балаларның сүзлек байлыгын үстерәләр, сүзлекләр һәм китаплар белән эшләргә өйрәтәләр, туган телгә мәхәббәт тәрбияли, бөек рус теле өчен горурлык хисе тәрбияли.

25.11.2015
Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Олы Мәми урта гомуми белем  бирү мәктәбе”ендә 25нче ноябрьдә 9нчы сыйныф укучылары рус теленнән имтихан бирделәр,ә 11нче сыйныф укучылары  инша язды.Бу сынаулар имтиханга әзерлек буларак кына үтсә дә,укучылар нык дулкынланып,алда торган имтиханнарга җитди карашта булуларын исбатладылар.Киләчәктә мәктәбебез укучыларына уңышлар телибез!

14.11.2015
БДИ һәм ТДИнарына әзерләнү.
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә БДИ һәм ТДИнарын тапшыру буенча әзерлек эшләре алып барыла. Укытучылар әзерлек эшләре буенча план төзеделәр һәм шул планга нигезләнеп эш алып баралар. Әзерлек эшләре дәресләрдән соң һәм өстәмә индивидуаль дәресләрдә уздырыла. Атна саен пәнҗешәмбе көнне 17 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр рус теле – математика, биология – физика,  җәмгыять белеме – география фәннәреннән консультация  була.  Укучыларга urokidoma.org сайтында өстәмә биремнәр карарга тәкъдим ителде.


05.11.2015
ТРның Милли музеена экскурсия.
5 нче ноябрь көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбенең
5-11нче сыйныф укучылары ТРның Милли музеена экскурсиягә бардылар. Экскурсия бер сәгать егерме минут дәвамында булды. Музейда тупланган экспонатлар һәм аларның тарихы, музейның төп бүлекләре, XVIII гасырга кадәр булган аерым экспонатлар белән таныштылар.
Музейда булган вакыт эчендә балалар Туган илнең тарихына “чумдылар”. Моңа тәҗрибәле экскурсияче ярдәм итте. Малайларны рыцарьларның хәрби киемнәр аеруча кызыксындырды, ә кызларның  игътибарын татар халкының гүзәл кызлары бизәкләре җәлеп итте. Экскурсия  бик кызыклы һәм әһәмиятле булды. Музей хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт!
 




29.10.2015
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә су объектларында куркынычсызлык ае кысаларында “Бозлык чоры”,”Кышын су өстендә куркынычсызлык”, “Сулыклар өстендә куркынычсызлык” дигән темаларга сыйныф сәгатьләре уздырылды.
Әлеге дәреснең максаты - сулыклар өстендә куркыныч булуын формалаштыру. Куркыныч ситуацияләрдә хәрәкәтләрне планлаштыру һәм куркынычлыкның дәрәҗәсен билгели алу күнекмләрен формалаштыру әлеге дәреснең нәтиҗәсе иде.
 

29.10.2015
Интернет челтәрендә бердәм иминлек дәресе.
29нчы октябрь көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә 6-11нче сыйныфлар өчен Интернет челтәрендә бердәм иминлек дәресе узды.
Дәрес барышында һәр укучы кагыйдәләр белән листовкалар тутырдылар. Алар аны мөһим һәм зарур дип санадылар. Тикшергәннән соң, укучылар үзләренең листовкаларын укыдылар, калганнары кагыйдәләр өстәделәр.
Дәрес ахырында төркемнәрдә “Нигерий хатлары” дигән эш уздырылды.
Һәр төркемнән эш нәтиҗәсен бер укучы укыды, калганнары сораулар бирә һәм үз фикерләрен әйтә алдылар.
 


21.10.2015
Бердәм мәдәният дәресе.
21нче октябрь көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4нче сыйныф укучылары Олы Мәми авылы китапханәсендә булдылар. Китапханәдә Бердәм мәдәният дәресе узды. Әлеге чара кысаларында Скарлухина Г.Я. укучыларга укучының Мәдәният көндәлеген тапшырды һәм Татарстан Республикасының, Казан шәһәренең тарихи урыннары турында сөйләде. Мәдәният көндәлеге китапчык формасында, үз эченә татарстан Республикасы мәдәниятының төп мәгълүматы кергән. Ул балалар өчен бик җиңел кабул ителә. Андагы бирмнәрне бала өйдә үзлектән генә үтәргә тиеш. Көндәлектә республиканың мәдәни урыннарында булуларын теркәргә тиешләр.  Шулай ук проект кысаларында башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре арасында да ике атау буенча бәйге узачак: “Иң яхшы мәдәниятлы көндәлек”, “Иң мәдәни әти-әни”.
 

19.10.2015
Көзге бал.
19нчы октябрь көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә традицион “Көзге бал” узды. Анда 7-11нче сыйныф укучылары катнашты. Һәр сыйныф ике номер әзерләргә тиеш иде: көзге бәйләм һәм бер ашамлык. Һәр сыйныф та әлеге биремнәрне яхшы әзерләгәннәр иде. Көзге балны 9нчы сыйныф укучылары Ирина Романихина һәм Сергей Вальков алып барды. Катнашучыларга төрле ярышларда катнашырга кирәк иде. Нәтиҗәне жюри ясады. Барлык ярышларда соң I урынга 10-11нче сыйныф укучылары, II урынга – 7-8нче сыйныф укучылары,  IIIнче урынга – 9нчы сыйныф укучылары чыкты.Конкурслардан соң дикотека булды.
 

17.10.2015
Республика ярминкәсе “Көз – 2015”.
Узган шимбә көнне “Көз – 2015” Республика ярминкәсе узды. Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы әлеге чарада актив катнашты. Мәктәп бакчасыннан төрле яшелчәләр сауга куелды. Шулай ук сөт ризыклары, дару үләннәре: бөтнек, мәтрүшкә, юкә чәчәге, сары мәтрүшә. Бигрәк тә мәктәп янында усә торган сырганакнв бик теләп алдылар.
 
 
15.10.2015
15нче октябрь көнне Олы Мәми урта мәктәбендә Балалар бакчасы нәниләре һзм 1-6нчы сыныф укучылары белән берлектә "Алты“ көз” дип исемләнгән бәйрәм булып узды. Кичәдә укучылар Көзсылуны каршы алдылар, ул ештырган төрле бәйгеләрдә  актив катнаштылар, сорауларга, табышмакларга җавап эзләделәр. Көзсылунын ярдәмчесе шаян җилкәй көзге бию оештырып күңелләрне күтәрде. Аңа рәхмәт йөзеннән балалар үзләре белгән шигырьләрне сөйләделәр, җырладылар. Куян белән аю да чакырылган иде көз бәйрәменә,алар үзләре белән кызыклы уеннар алып килгәннәр. Кичә бик җанлы һәм күңелле үтте, барлык катнашучыларга,җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Соңыннан исә чәй өстәле артында бәйрәмнең йомгаклау өлеше узды.  
 
 
14.10.2015
“Дөньяда Иң Зур Дәрес”.
14нче октябрь көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Дөньяда Иң Зур Дәрес” дип аталган бердәм сыйныф сәгате узды. 
Әлеге чараны Недоваркова Т.С. үткәрде. Ул дәрестә төрле чаралардан кулланды. Укучылар Даун синдромлы, аутизм, ДЦП  авырулары булган балаларның тарихы белән таныштылар, аларны шулай итеп кабул итүнең мөһимлеге турында сөйләштеләр.мондый дәресләр төрле яшьтәге төркемнәрдә ихтирам тәрбияләүдә ярдәм итә.
 
  
 
08.10.2015
Сәләтлеләр ярминкәсе.
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылар коллективы “Сәләтлеләр ярминкәсе” район фольклор фестиваленең йомгаклау этабын ачып җибәрде. Сату өчен мәктәп бакчасыннан яшелчәләр, “Мастак” түгәрәгенә йөрүчеләр ясаган эшләр алып киленде.
Шулай ук ярминкәдә укытучыларның хезмәтләре билгеләнеп үтте: физкультура укытучысы Иван Сальцинов  РФ ММ Грамотасы белән бүләкләнде, мәктәп директоры Ольга Сычевага район Башлыгының Мактау хаты тапшырылды, тарих укытучысы Светлана Набаткина мәгариф бүлегенең Грамотасы белән бүләкләнде.
Шулай ук мәктәп укытучылары 10 нчы октябрьдә Казан шәһәрендә үтәчәк белем бирү оешмаларының республика Ярминкәсендә катнашырга әзерләнә.
 

28.09.2015
Көзге экскурсия.
28нче сентябрь көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпалды төркеме балалары күтәренке кәеф һәм уңай тойгылар белән экскурсиядән кайттылар. Әлеге экскурсиянең бурычы: көзге табигатьнең матурлыгын күрсәтү, балаларга агач исемнәрен өйрәтү, көзнең ни өчен “алтын” дип аталуын аңлату. Төрле төсле яфраклардан балалар коллектив рәвештә “Көзге бәйләм”  дигән эш башкардылар.  Шулай ук тәрбияләнүчеләр көз турында шигырьләр сөйләделәр, халык сынамышларын белделәр.
 

21.09.2015
«Талантлар ярминкәсе» фестивале.
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Талантлар ярминкәсе” фольклор фестиваленә әзерлек эшләре бара. Әлеге чарада мәктәп укучылары һәм укытучылар коллективы Галина Фёдорова җитәкчелегендә катнаша. 

16.09.2015
Уңыш җыю.
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп бакчасында уңыш җыю дәвам итә. Август аенда суган, сарымсак уңышы мәктәп ашханәсе өчен җыелган иде. Яңа уку елы башлану белән, хезмәт дәресләрендә, укучылар калган өлгергән уңышны җыюга керештеләр. Бигрәк тә быел кызыл чөгендер һәм кишер уңды.
 

 

05.09.2015
Финанс белемлелеге көне
4-5 нче сентябрь көннәрендә Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Уку йортларында Финанс белемлелеге көне” акциясе кысаларында чаралар узды.
Тарих кабинетында “Кредитлар” темасына стенд эшләнде. 5-8нче сыйныф укучылары финанс белемлелеге дәресендә “финанслар” сүзенең мәгънәсе белән таныштылар. Әлеге дәресне йомгаклап викторина уздырылды. Анда шигырь формасында икъдисат терминнары ачылды.
9-11нче сыйныф укучылары финансист һөнәре, аның мөһимлеге турында сөйләштеләр. Һәр кешенең тормышында финасларның мөһимлеген аңлау дәреснең нәтиҗәсе иде.
 
 
05.09.2015
Иминлек көне
3нче сентябрь көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә иминлек көненә багышланган чаралар узды. Гомуммәктәп линейкасында укытучы А.Н.Гатилов 1-11нче сыйныф укучылары белән иминлек кагыйдәләре темасына әңгәмә уздырды. Сыйныф җитәкчеләре тема буенча сыйныф сәгатьләре уздырдылар.
 

18.08.2015
Китаплар бирү
18нче августтан Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә китапханәче Татьяна Федорова яңа уку елына китаплар бирә башлады. Җәй айларында мәктәп китапханәсе фонды яңартылды, тулыландырылды. Башлангыч сыйныф һәм 5 нче сыйныф укучылары ФДББС буенча укуларын дәвам итәчәкләр.
 

13.08.2015
Үз мәктәбеңә булыш!
Татарстан Республикасында “Үз мәктәбеңә булыш!” акциясе уздырыла. Һәрбер теләүче катнаша ала: Сез мәктәп китапханәсенә әдәби китаплар тапшыра аласыз; Сез безнең белән бүлмә гөлләре белән бүлешә аласыз; мәктәп музее төрле экспонатлар яки гаиләгезнең тарихын кабул итәргә әзер.  Хөрмәтле оешма җитәкчеләре!  Сездән, ФДББС тормышка ашыру буенча, уку бүлмәләрен тулыландыру өчен  җитди ярдәм көтәбез. РӘХМӘТ!
 

 

11.08.2015
Уңыш җыю
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп бакчасында үстерелгән уңышны җыю башланды. Мәктәп ашханәсен тулыландыру суган уңышын җыюдан башланды. Суган бик уңган!
Башка яшелчәләрнең дә уңышы яхшы яхшы булыр диеп көтелә. Мәктәп бакчасында, балалар белән үстерелгән яшелчәләр, кайнар ашлар әзерләүдә кулланылачак. Мәктәп ашханәсе яшелчәләр белән тулысынчы тәэмин ителә.
 

 

07.08.2015
Яңа уку елына әзерләнү
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә яңа уку елына әзерләү буенча эшләр дәвам итә. Укучылар мәктәп яны тәҗрибә участогын тәртипкә китерү өстендә эшлиләр.Укытучылар кабинетларны әзерлиләр. Дүрт укучы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша эш урынлы булдылар һәм биналарны бизәү, тизәйтүгә керештеләр. Бөтен мәктәп коллективы һәм укычылар күтәренке рухта яңа уку елына әзерләнәләр.

31.07.2015
“Үз мәктәбеңә булыш!”
Югары Ослан муниципаль районында ТР Президенты Р.Н.Миннехановның “Үз мәктәбеңә булыш!” республика акциясен тормышка ашыру дәвам итә. Акциядә барлык теләүчеләр һәм мәктәпне алдагы елларда тәмамлаучылар, шәхси эшмәкәрләр ктнаша ала.
Хөрмәтле мәктәпне тәмамлаучылар! Яңа уку елы башланырга бер ай вакыт кала. Туган мәктәбегезгә кереп чыгарга вакыт табыгыз. Проблемалары белән кызыксыныгыз, аларны чишүдә үз өлешегезне кертергә тырышыгыз.

25.07.2015
Төзекләндерү эшләре
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә, мәктәпне яңа уку елына әзерләү буенча, төзекләндерү эшәре бара. Июнь башында 10 нчы сыйныф укучылары мәктәп бинасы янында яңа рәшәткә куйдылар. Мәктәпнең техник хезмәткәрләре әлеге рәшәткәләрне буядылар. Килешенгән график буенча укучыларның бишенче хезмәт чиреге дәвам итә. Хәзерге вакытта Ангелина Налимова актив рәвештә эшли. Ул мәктәп бакчасында эшли һәм әйләнә-тирәне җыештыруда актив катнаша. Мәктәпне яңа уку елена әзерләү буенча төзекләндерү эшләре дәвам итә.
 

14.07.2015
Карлыган җыю
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар белән берлектә, җәйге практиканың иң яраткан эше – карлыган җыюга керештеләр. Карлыган куаклары балаларны үзенең уңышы белән шатландырды. Ел саен укучылар карлыган уңышын яхшы җыялар. Бу бик тәмле һәм файдалы җимеш. Анардан кайнатма кайнаталар, консервлаштыралар. Эштән арыган балалар өчен пешекче Валентина Галиәкбәрова витаминлы чәй әзерләде. Балалар үз эшләреннән канәгать калдылар. Мәктәп ашханәсендә  карлыган кайнатмасы, компот һәм катырылган карлыган кыш буена җитәрлек әзерләнде.
 

08.07.2015
Бишенче эш чиреге
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәп тирәсен төзекләндерү эше бара. Укучылар дежур укытучы һәм техник персонал белән беректә мәктәп бакчасын, чәчәк түтәлләрен, ишек алдын һәрвакыт тәртиптә тотарга тырышалар. Әлеге эшнең нәтиҗәсе – үсеп килүче яшелчәләр шатландыралар. Шулай ук укучылар дару үләннәре җыюны да дәвам итәләр.
 

06.06.2015
Дару үләннәре җыю
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә МКУ “Район мәгариф бүлеге”нең 18 март 2015 нче елның приказы ярашканлыгы буенча дару ълщннщре җыю эшләре оештырылды һәм дәвам итә. Җыйган яфракларны мәктәпнең спорт залына киптерергә тараттылар.
 
 
06.06.2015
Үлән чабу
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп тирәсендә күптән түгел генә төрле чәчәчкләр утыртылды. Алар яхшы гына үсеп киттеләр. Моннан тыш мәктәп тирәсендә үлән чабу эше оештырылды. Беренче чиратта чәчәк түтәлләре, карлыган куаклары тирәсендәге үләннәрне чабу эшләре башкарылды. Әлеге эшне 10 нчы сыйныф укучылары Роман Арискин һәм Роман Лихачев башкардылар.
 

05.06.2015
Бишенче хезмәт чиреге
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә бишенче хезмәт чиреге башланды. График буенча беренчеләрдән практиканы 5нче һәм 8нче сыйныф укучылары башлап җибәрде. Мәктәп бакчасында инде күп эшләр башкарылды. Бер үк вакытта чәчәк үсентеләре утыртыла, чәчәк түтәлләрендә чүп үләннәре утала һәм су сибелә.
Яңгырлар булмау сәбәпле, укучыларның төп эшләре – су сибү. Аеруча игътибарны яңа утыртылган кәбестә үсентеләре таләп итәләр.
 

26.05.2015
Балалар җәгыяте оешмалары слеты
25 нче май көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары район балалар җәмгыяте оешмалары слетында актив катнаштылар. Слет кысаларында җиңел атлетик йөгерү узды. Анда Денис Романихин һәм Виктория Колдина катнашты. 10нчы сыйныф укучылары 2005нче елда Бөек Җиңүнең 60-еллыгына багышланып нигез салынган Җиңү аллеясен чистартуда һәм төзекләндерүдә катнаштылар.
Чара саф һавада баллы чәй табыны белән тәмамланды.
 

25.05.2015
Соңгы кыңгырау көне
23 нче май көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә 11нче сыйныф укучылары Богаткина Юлия һәм Сычев Дмитрий өчен соңгы кыңгырау чылтырады. Тантаналы чарага ата-аналар, укучылар, укытучылар, чакырылган кунаклар: Олы Мәми авылы җирлеге Башлыгы Николай Скарлухин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Гобәйдуллин килгән иде.
Мәктәп укучылары өлкән дусларын бәйрәм белән котладылар, имтиханнар тапшыруда уңышлар теләделәр. Җавап сүзе белән чыгарлыш сыйныф укучылары чыгыш ясады. Соңгы кыңгырау чылтырату мөмкинлеге 11нче сыйныф укучысы Сычев Дмитрий һәм 1нче сыйныф укучысы Федорова Элинага бирелде. Линейкадан соң, гадәт буенча, чыгарылыш сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында һаләк булучыларга куелган һәйкәл янына чәчәкләр салырга киттеләр.
 

22.05.2015
Хакимият башлыгы белән очрашу
22 нче май көнне, Соңгы кыгырау көне алдыннан, Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә Югары Ослан муниципаль районының Хакимият башлыгы Марат Зиатдинов белән очрашу узды.
Мәктәп укучылары Юлия Богаткина һәм Крестина Федорова Олы Мәми һәм Канаш авылы җирлекләре буйлап яңа велосипедлы экскурсия туры тәкъдим иттеләр. Ике көнлек тур Олы Мәми авыл китапханәсе музее, мәктәпнең туган якны өйрәнү музее һәм Канаш мәктәбенең этнография музее  экспонатлары белән танышуны үз эченә  алган. Туристларда Князь Александр Невский чиркәүендә булу, Йолдыз курганнарына бару, чишмәләрне һәм кондызлар буасын карау зур кызыксыну тудыру мөмкинлеге бар.
Тәкъдим ителгән экскурсия Хакимият башлыгында зур кызыксыну уятты һәм хупланды. Ул Россия тарихын гына түгел, ә кече Туган як тарихын өйрәнүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Шулай ук Марат Галимҗан улы укучыларга үзләренең планнарына ирешүдә уңышлар теләде һәм авырлыклар алдында артка чикмәскә кирәклеген әйтеп узды. Ә мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИын тапшыруда уңышлар теләде.
 

21.05.2015
Конкурста катнашу
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары 2015 нче елның апрель аенда узган Бөтенроссия интеллектуаль дистанцион предметара “Арыслан баласы” конкурсында актив катнаштылар. 1нче сыйныф укучылары 2нче югарылыктагы Диплом, 3нче сыйнфның бер укучысы  - 3нче югарылыктагы Диплом, икенчесе – катнашучы Сертификаты алды. Шулай ук һәр катнашучы “Үсеш буенча шәхси журнал” һәм ябыштыргычлар алды. Балалар үзләренең нәтиҗәләре белән канәгать калдылар һәм киләчәктә дә әлеге конкурста катнашуны дәвам итәргә дигән нәтиҗәгә килделәр.
 

18.05.2015
Соңгы кыңгырау бәйрәменә әзерләнү
18нче май көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары һәм мәктәпалды төркеме балалары чыгарылыш сыйныф укучыларына соңгы кыңгыру бәйрәменә котлаулар әзерләделәр. Балалар шигырьләр, котлау җыры өйрәнделәр. Технология дәресендә котлау открыткасы, сувенирлар ясадылар. Балалар бәйрәмне, өлкән сыйныф укучыларын котлар өчен, түземсезлек белән көтәләр.
 
 
16.05.2015
Мастер-класска бару
Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгының “Мин-оста” республика буенча мастер-класска чакыру турында” хатын башкару өчен, Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбенең технология укытучысы Иван Сальцинов Казан шәһәренең мәктәбенә барды.  Анда 26-28 нче майда ААҖ “Казан ярминкәсендә” узачак “Мин-оста” конкурсының финалына әзерләнү өчен RedCafe һәм Компас 3D эше буенча “Мастер-класс” узды.
 

10.05.2015
9 нчы май көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы Җиңүнең 70-еллыгына багышланган митингта катнашты. Мәктәп укучылары, укытучылар һәм Олы Мәми авылы халкы “Үлемсез полк” составында Советлар Союзы Герое А.А.Гавриловка куелган һәйкәлдән һәлак булганнарга куелган һәйкәлгә кадәр юл уздылар. Үзәк һәйкәл янына тыл хезмәтчәннәре, кунаклар, Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның туганнары җыелган иде. Әлеге бөек дата белән котлаучылар, искә алучылар күп булды, җырлар җырланды, биюләр башкарылды. Чыгаралаш сыйныф укучылары Һаләк булучылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
 

08.05.2015
“Үлемсез полк” акциясе
7 май көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары “Үлемсез полк” патриотик акциясендә катнаштылар. Укучылар зур горурлык белән Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының сүрәтләрен алып килделәр. Аларның батырлыгы онытылырлык түгел. Җиңүнең 70-еллыгын билгеләп үткән көннәрдә “Үлемсез полк” авыл урамы буйлап үтәчәк.
11нче сыйныф укучысы Юля Богаткина мәктәпнең хәрби-патриотик эшен чагылдырган баннерны яклады. 8 нче сыйныф укучысы Денис Романихин техник иҗат күргәзмәсендә проект эшен  яклады.
Әлеге акция тарихка кушылырга һәм якташларның, туганнарның батырлыгын искә алырга мөмкинлек бирә.
 

30.04.2015
“Куркынычсызлык тәгәрмәче” конкурсы.
28 нче апрель көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбенең
5-6 нчы сыйныф укучылары  районның “Куркынычсызлык тәгәрмәче” конкурсында катнаштылар. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен белүдә, тормыш  иминлеге нигезләре фәненнән, медицинадан  белемәрен, велосипедта фигуралы йөрү күнекмәләрен, иҗади конурста үзләрен күрсәттеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да бүләкләнделәр. Барысы да канәгать калдылар.
 

30.04.2015
Җирле үзидарә көне
28 нче апрель көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә Җирле үзидарә көненә багышланган сыйныф сәгатьләре узды.
21 нче апрельдә Россиядә “Җирле үзидарә көне” икенче тапкыр уздырыла.
Уздырылган сыйныф сәгатьләрендә балалар җирле үзидарәләрнең тарихы белән таныштылар.
 

27.04.2015
“Изге сүз аяз көн кебек”
“Язгы игелеклелек атнасы” республика иганәчелек акциясе кысаларында Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә 5-11нче сыйныф укучылары өчен Татьяна Федорова һәм Розалия Петрова гомуммәктәп сыйныф сәгате уздырдылар. Аның темасы: “Изге сүз аяз көн кебек”. 
Укучылар “аралашу этикеты” дигән аңлатма белән, яман сүзләрнең кеше сәламәтлегенә йогынтысы, гаиләдә үз-үзеңне тоту турында, паразит-сүзләр белән таныштылар. 11нче сыйныф укучылары “12 урындык” романыннан өзеккә инценировка күрсәттеләр. 
Рус теле укытучысы Ольга Баймяшкина балалар белән Чеховның  “Түрә үлеме” хикәясен укып, фикер алыштылар.
Укучылар “Кабәхәт” фильмын карадылар. Анда әшәке сүзләрнең тәрбиягә һәм кешенең язмышына йогынтысы турында сөйләнде.
Сыйныф сәгате яшьләр өчен “Әшәке сүзләрдән ничек котылырга?” дигән китапчыклар төзү һәм фикер алышу белән тәмамланды. 
 
 
24.04.2015
Игелекле эшләр көне
22 нче апрель көне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә республика иганәчелек “Язгы Игелеклелек Атнасы” кысаларында Игелекле эшләр көне дип игълан ителде.
Игелекле эшләр көне тарихы 14-15нче гасырдан башлана. Риваять буенча, кайсы елда икәне билгесез, Мәскәүгә бер сәүдәгәр килгән. Ул игелекле эшләр эшләгән, мохтаҗлыкта яшәүчеләргә акча тараткан.
Вакыт узуга карамастан, игелекле эшләр онытылмый, сәүдәгәр истәлегенә, ел саен кешеләр бер-берсенә ярдәм итә башлыйлар. Шулай итеп игелеклелек бәйрәме барлыкка килгән.
Көн бердәм мәктәп линейкасы белән башланды. Анда укучылар әлеге көндә уздырылачак чаралар планы белән таныштылар. Чараларны уздыру өчен җавплы итеп 9 нчы сыйныф укучылары билгеләнде. Динамик паузалар вакытында 1-4 нче сыйныф укучылары һәм мәктәпалды төркеме балалары, урта һәм төп звено укучылары белән флэш-моб уздырдылар. Шулай ук 1-5нче сыйныф укучылары белән күңелле уеннар оештырылды.
 
 
23.04.2015
«Георгиев тасмасы» акиясе
22нче апрель көнне бөтен Россия Федерациясе буенча «Георгиев тасмасы» акиясе узды. Әлеге акция Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә үткәрелде.
Укучылар рус гаскәренең яклаучысы – изге Георгий Җиңүче, георгий орденнары һәм медальләре тарихы белән таныштылар. Видеоролик карау барышында батырларны бүләкләү фактлары һәм тариха урыннары турында белделәр.
11нче сыйныф укучылары совет гаскәр башлыклары – солдат Георгий тәресенең тулы кавалерлары турында сөйләделәр.
Беренче «Георгиев тасмасы» акицясе 2005 нче елда уздырылды. Шуннан бирле 9 нчы май бәйрәмендә әлеге тасманы тагу гадәткә кереп китте. Россиянең генә түгел, миллионлаган чит ил халкы өчен гергий тасмасы – хүтер символы, буыннар бәйләнеше һәм хәрби дан.
 
 
23.04.2015
Чыгарылыш имтиханнарына әзерләнү
Дәүләт чыгарылыш имтиханнарына вакыт инде күп калмый. Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле укытучылары О.Г.Сычева, О.А.Баймяшкина, математика укытучысы Г.А.Фомина, БДИ һәм ТДИ әзерләнү буенча, индивидаль рәвештә консультацияләр алып баралар. Анда алар сынап карау вакытында уздырылган, ләкин авырлык тудырган биремнәрне яңадан чишәләр.
 
 
23.04.2015
Гомерлеккә матур елмаю
23 нче апрель көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Гомерлеккә матур елмаю” акциясе кысаларында сәламәтлек дәресләре уздырылды. Дәресләр башлангыч сыйныф укучылары һәм мәктәпалды төркеме балалары белән укытучылар Валентина Сычева һәм Марина Егорова уздырды. Дәреснең максаты: балаларны тешләрен авыз куышлыгы моделе һәм теш щёткасы ярдәмендә дөрес итеп чистартырга өйрәтү. Чара ахырында укытучылар балаларга Colgate компаниясеннән бүләкләр, теш чистарту календаре һәм ата-аналарга китапчыклар тапшырдылар.
 

21.04.2015
«Үзеңнең кешелеклелегең белән бүлеш»
21нче апрель көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары өчен «Үзеңнең кешелеклелегең белән бүлеш» дигән темага сыйныф сәгате узды.
Сыйныф җитәкчесе Иван Сальцинов балаларга бәхетле булу һәм дөньяны яхшы якка үзгәртү өчен үзләрендә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәклеге турында аңларга булышты.
Хезмәтне ярату, гадел, игътибарлы булу, өлкәннәргә ярдәм итү, көчле булу – әлеге сыйфатлар һәр кешене бизи. Кешелеклелек могҗизалар тудыра. Кешелеклелек көчсезләрне көчле, көчлеләрне миһербанлы, ә дөньяны чистарак һәм яктырак ясый.
Сыйныф сәгате барышында презентация каралды.
 
 
19.04.2015
«Чисталык – уңыш асламы!»
18 нче апрель көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә гомуммәктәп субботнигы узды. Субботникта мәктәп администрациясе, укытучылар һәм 5-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Ул бик уңышлы үтте. Мәктәп һәм мәктәп яны территориясе җыештырылды. Җүп-чар җыелды, агач кәүсәләре акшарланды, яңа чәчәк түтәлләре ясалды.
Субботниклар эстетик тәрбия планынды да мөһим. Җыештыру барышында укучыларның әйләнә-тирә табигатькә җаваплы карашы формалаша, эштә коллектив хезмәт элементы да зур урын алып тора.
 
 
19.04.2015
Рус теленнән мониторинг
18 нче апрель көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә 10нчы сыйныф укучыларының рус теленнән мониторинг тесты узды. Укучылар эшләрен 100 минут яздылар. Әлеге эшнең максаты:укучыларның БДИына әзерлек дәрәҗәләрен тикшерү. Тест эшләренең нәтиҗәләре апрель аеның ахырында билгеле булачак.

16.04.2015
Тикшеренү эшләр конкурсы
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Набаткин Никита гомуми белем бирү учрежденияләре укучыларының “Тау ягы: тарих, мәдәният һәм рухи мирас” I Регионара тикшкренү эшләр конкурсында катнашты. Конкурс уздыруны КФУ Яшел Үзән шәһәренең 16нчы номерлы мәктәбендә оештырган иде.
Никита “Минем авылым тарихы Россия тарихында” дигән тикшеренү эше белән чыгыш ясады. Эш призлы урын алмаса да, конкурста катнашучылар белән очрашу һәм аларның эшләре белән танышу яңа планнарга этәргеч бирде.
Шулай ук тикшеренү эшләрендә катнашучылар әзерләгән өчен әлеге эшнең җитәкчесе – тарих укытучысы Светлана Набаткина рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
 

15.04.2015
Җиңүнең 70-еллыгына әзерләнү
14нче апрель көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпалды төркемендә Җиңүнең 70-еллыгына багышланган чара узды. Укытучы Марина Егоров презентация әзерләгән иде. Аннан балалар Бөек Ватан сугышы елларында Совет Армиясенең кораллары турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр. Шулай ук сүз солдатларның һәм офицерларның батырлыклары турында, Югары Ослан районыннан якташларыбыз-Советлар Союзы Геройлары турында барды. Балалар мәктәп музеенда булдылар, якташларыбызның фотоларын карадылар, Бөек Ватан сугышында сугышчылар бүләкләгән хәрби бүләкләр белән таныштылар. Ата-аналарны җәлеп итү максатыннан, балаларга өйдә сугыш темасына рәсем ясарга тәкъдим ителде.
 

13.04.2015
Космонавтика көне
12нче апрель көнне Космонавтика көне билгеләп үтелә. Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпалды төркеме балалары бер көнне космоска сәяхәткә багышладылар. Иртәдән балалар космонавтларның зарядкасын ясадылар. Дәресләр барышында балалар космос турында хикәяләр тыңладылар, беренче космонавт Ю.А.Гагарин турында презентация карадылар. Уен барышында ракета һәм спутник моделен ясадылар, космос туранда табышмакларга җаваплар бирделәр. Акыллы, көчле, батыр кешеләр генә космонавт була алганын белделәр. “Орбита”, “метеорит”, “астероид”, “аврлыксызлык” һәм башка сүзләр белән сүзлек байлыгын арттырдылар. Ә соңыннан “Төсле галактика” дигән темага рәсем ясадылар.
 

07.04.2015
“Балалар шигырь укыйлар” конкурсы
7нче апрель көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары һәм мәктәпалды төркеме укучылары  “Балалар шигырь укыйлар”  Бөтенроссия конкурсында катнаштылар. Конкурс Россиядә Әдәбият елына һәм Җиңүнең 70-еллыгына багышланды. Конкурсның темасы: “Җиңү көне, тынычлык, яз”. Әлеге конкурста катнашыр өчен шигырь ятларга, аны видеотасмага төшерергә, ә соңыннан конурсның сайтына куярга кирәк иде. Конкурста индивидуаль декламация дә, коллектив декламация дә кабул ителә. Конкурста 15нче майга кадәр катнашырга мөмкин. Өлкән сыйныф укучылары да әлеге чарада катнашырлар дип ышанып калабыз. Иҗади сәләтлелекне ачу, үзеңне күрсәтә белү – әлеге конурсның максаты.
 

06.04.2015
6нчы апрельдән Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Бөк Ватан сугышы елларында минем гаиләм” дигән акция старт алды. Ул Бөек Җиңүнең 70-еллыгына кадәр дәвам итәчәк. Бүгенге гомуммәктәп линейкасында 5нче сыйныф укучысы Ангелина Тугеева Түбән Күл авылында яшәгән Баймяшкин Иван Егоровичның тормышы турында сөйләде. Ул Украина фронтында сугышкан, 1943нче елда хәбәрсез югалган.
Косарев Данила, 5 нче сыйныф укучысы, әнисе ягыннан карт бабасы Горшков Виктор Петрович турында сөйләде. Ул 1941нче елның декаберендә хәбәрсез югалган. Ул шулай ук Канаш авылында яшәүче бабасы Косарев Дмитрий Андреевич турында да сөйләде. Бабасы Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакәрь хезмәте өчен медальләр белән бүләкләнгән.
 
 
03.04.2015
Ел укучысы – 2015
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Ел укучысы – 2015” конкурсының мәктәп этабы нәтиҗәләре буенча Крестина Федорова җиңеп чыкты.
Ел укучысы нинди соң ул?
Крестина 9 нчы сыйныфта, “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә укый. Аңа барлык фәннәр дә җиңел бирелә. Математика һәм телләргә аерым игътибар бирә. Крестина – төрле яктан үскән шәхес. Ул төрле конкурсларда катнаша.
Крестина актив тормыш һәм гомуммәктәп позициясен алып тора. Ул оештыручы буларак сәләтле, тәрбияле, хезмәт сөючән, ягымлы, тыйнак. Күп кенә вакытын волонтерлык һәм рухи-әхләкый эшләргә юнәлтә. Аның белән киңәшләшәләр, аңа ышаналар. Аның тормыш кагыйдәсе: “Мин булмасам, кем соң?”.
Мәктәп этабы Җиңүчесенең документлары “Ел укучысы - 2015” конкурсының район этабына җибәрелде. Уңышлар телибез!
 

02.04.2015
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән сыйныф сәгате узды. Ул Бөек Ватан сугышында җиңүчеләргә багышланган совет кешеләренең батырлыгына багышланган иде.  Шундый авыр елларда Ватанны саклаучылар турында сөйләштеләр. Укучылар сугышта катнашучыларнын медальләрен карадылар.
 

25.03.2015
25нче март көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Денис Романихин Җиңүнең 70-еллыгына багышланган хәрби техика һәм хәрби форманың модельләренең конкур-күргәзмәсендә катнашты.
Ул урта төркемнең хәрби корал номинацисендә, Бөек Ватан сугышы елларындагы ППШ-1, Шпагин Пистолет-Пулемёты проектын яклады. Шулай ук күргәзмәдә күп төрле бронетехника, самолетлар, хәрби кием макетлары күп иде. Нәтиҗәләр язгы каникулдан соң чыгарылачак.
 

19.03.2015
Җиңүнең 70-еллыгына багышланган әдәби-тарихи сәгать
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә Җиңүнең 70-еллыгына әзерләнү эшләре дәвам итә. Башлангыч сыйныф укучылары һәм мәктәпалды төркеме балалары авыл китапханәсендә булдылар. Китапханә җитәкчесе Г.Я.Скарлухина балалар белән Җиңү көненә багышланган әдәби-тарихи сәгать уздырды. Чара барышында “Сугыш турында нәрсә беләбез” дигән викторина үткәрелде, укучылар шигырьләр сөйләделәр, хикәяләр укыдылар. Соңыннан музейга керделәр. Галина Яковлевна сугышта катнашкан авыл хатын-кызлары турында сөйләде.
 

17.03.2015
“Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты-2015”
16нчы март көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә әлеге темага 5-11нче сыйныф укучылары өчен бердәм сыйныф сәгате узды.
Физик культура укытучысы Иван Сальцинов укучыларга 24нче июльдән 16нчы августка кадәр Казанда узачак спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты турында мәгълүмат бирде.
Төп чемпионаттан соң 9нчы августтан 16нчы авгуска кадәр “Мастерс” категориясенә ярышлар узачак.
Чемпионат беренче тапкыр 1973елныда Югославиянең Белгород шәһәрендә уза. 1978нче елдан 1998нче елга кадәр чемпонат 4 елга бер тапкыр узган, ә 2001нче елдан ел аралаш уздырыла.
 

07.03.2015
Халыкара хатын-кызлар көне
6нчы март көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Бәйрәмгә әниләр, әбиләр, мәктәп укучылары, укытучылар чакырулы иде. Малайлар котлаулар әзерләгәннәр. Кызлар өчен төрле кызыклы конкурслар уздырылды. Конкурслар арасында әниләр белән  уеннар булды. Барлык ярышлар нәтиҗәсе буенча 11нче сыйныф укучысы Богаткина Юлия җиңеп чыкты. Чара ахырында барысыда чәй табыны артында җыелыштылар.
 
 
07.03.2015
6нчы март көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Макыл урта гомуми белем бирү мәктәбендә узган  “Чаңгы ярышы” спорт уеннарында катнаштылар. Безнең балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. 10нчы сыйныф укучысы Роман Лихачев 1нче урын, 8нче сыйныф укучысы Денис Романихин 2нче урын, 5нче сыйныф укучысы Данила Косарев 2нче урын алдылар. Малайларны җиңүләре белән котлыйбыз.

05.02.2015
Тарих атналыгы
2нче февральдән Олы Мәми урта гоуми белем бирү мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы башланды. Планлаштырылган барлык чаралар да Бөек Җиңүнең 70еллыгына багышланган.
2нче февраль көнне “Сталинград сугышы” дигән чара сугышның 72 еллыгына багышланган иде.“Сталинград сугышы-бөек җиңүнең вакыйгалары” дигән фильм карадылар.
5-8нче сыйныф укучылары өчен “Бөек Ватан сугышы” дигән викторина узды. Анда укучылар батыр-шәһәрләр, сугыш елындагы кораллар һәм батыр гаскәр башлыклары турында белемнәрен күрсәттеләр.
Әлеге чараның максаты: Бөек Ватан сугышында катнашкан бабайларның һәм карт бабайларның тарихи истәлеген саклау.
 

03.02.2015
Айлыкны ачу
2нче февраль көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирүмәктәбендә “Укучыларны гражданлык - патриотик” айлыгы старт алды.
Мәктәп линейкасында җитәкче Гатилов А.Н. мәктәп укучыларын эш планы белән таныштырды. Әлеге айлыкта төрле чаралар планлаштырылган: иҗади эшләр конкурсы; Әфганстан яклаучыларына багышланган митинг; музей өчен альбом рәсмиләштерү; Истәлек Маршы һәм башкалар. Айлык граңданлык-патриотик тәрбиясендә иң яхшы мизгел, Туган ил өчен горурлык хисен формалаштыру булып тора.
 
28.03.2015
Аҗаган
28нче февраль көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә, хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында, хәрби-спорт уены “Аҗаган” уздырылды.уенда ике команда- “Спецназ” һәм “Бөркетләр”  катнашты. Уен башында командалар үзләренең командалар үтәүне, сафта йөрү әзерлекләрен, сафта җыр белән йөрү һәм хәрби честь бирә белүләрен күрсәттеләр. Аннан соң карта алдылар һәм бирелгән маршрутны уздылар. Шул ук вакытта төрле конкурслар уздылар: “пневматик мылтыктан ату”, “баткаклык-түмгәкне узу”, “озын чокырны кичү”, “максатка ирешү”, “граната ыргыту”, “яралыны күчерү һәм беренче медицина хезмәте күрсәтү”.
Икенче этап мәктәп эчендә узды. Балалар противогаз, ОЗК костюмын киделәр, медицина буенча сорауларга җавап бирделәр, автомат сүтеп җыйдылар.
Өченче этап спорт залында дәвам итте. Яшүсмер егетләр аркылы борыста тартылдылар, идәннән сыгылдылар. Кызлар сикергечтә сикерделәр, яткан җирдән гәүдәне күтәрүдә ярыштылар. Чара азагында хәрби листовка чыгардылар, ботка һәм компот белән сыйландылар.
Нәтиҗә ясаганда “Спецназ  командасы 1нче урынга чыкты. Автомат сүтеп җыюда Набаткина Никита, кызлардан Федорова Крестина яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. 1нче урынны күтәрелүдә Илсур Насыров, сыгылуда - Булат Шәмсетдинов алды. 1нче урынны кызлардан идәннән сыгылуды Баймяшкина Мария, гәүдәне күтәрүдә Романихина Ирина алды. Хәрби листовкаларны ике команда да бик яхшы ясадылар.
Беренче урынны алучы призерлар мактау грамоталары һәм бүләкләр алдылар.
 
27.02.2015
Хәрби-спорт уены “Аҗаган”
27нче февраль көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбенең
1-5нче сыйныф укучылары һәм мәктәпалды төркемендә тәрбияләнүче балалар өчен хәрби-спорт уены “Аҗаган” уздырылды. Әлеге уенның максаты: кече сыйныф укучыларында патриотик хисләр, Ватанны саклаучыларга карата мәхәббәт һәм ихтирам хисләре тәрбияләү. Уен “Ватанга хәзмәт итүче көчле һәм батыр булырга тиеш!” дигән девиз астында узды. “Киртәләрне уз”, “Мишеньга эләктер”, “Ут чиге” һәм башка конкурслар уздырылды.
Билгеләнгән вакытка мәйданчыкта барлык отрядлар да җыелды, бирем үтәлү турында уенны алып баручыга хәбәр бирделәр. Уен максатларын  барысы да бик яхшы башкардылар. Балалар үзләрен көчле, батыр, җитез итеп кенә түгел, ә тату, бердәм команда булуларын да күрсәттеләр.
Хәрби-спорт уенынды актив катнашкан отрядлар Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
 

18.02.2015
Әдәби дәрес
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында чаралар дәвам итә. 17нче февраль көнне 9-11нче сыйныф укучылары авыл китапханәсенә “Әдәби дәрескә” чакырылды. Аны китапханәче Галина Скарлухина оештырган. Әлеге чара Җиңүнең 70-еллыгына багышланган иде. Ул балаларны фронтовик-язучылар иҗаты белән таныштырды: В.Астафьев, Ю. Бондарев, Б.Васильев, В.Быков, В.Богомолов һ.б. Әлеге язучыларның сугыш турындагы китапларыннан күргәзмә оештырылган. Дәрес ахырында “Мин сугыш турында нәрсә беләм?” дигән викторина узды. Чараның максаты: укучыларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен тирәнәйтү, патриотизм хис тәрбияләү, үз халкы өчен горурлык тәрбияләү.
 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 12:01

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International