30.12.2015
Бүген, 30 декабрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре Идел елгасына аншлаглар кую белән шөгыльләнделәр.
29.12.2015
Яңа ел могҗизалары
Яңа ел – балаларның һәм зурларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Бу бәйрәм алар өчен могҗизалар, бүләкләр, Кыш Бабай һәм Кар кызы белән очрашулар, чыршы исе һәм башка төрле күңелне күтәрә торган әйберләр белән тулы.
“Каенкай” балалар бакчасының зурлар төркемендә бу бәйрәмне инде күптән әзерләнеп көттеләр. Менә, ниһаять, ул җитте дә! Балалар янына Кыш Бабай, Кар кызы, хәтта Юлбасарлар белән Убырлы карчык та килде. Бәйрәм бик күңелле узды. Балалар матур киенеп, биеделәр, җырладылар, уйнадылар, Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр. Һәм, әлбәттә, һәр бала үзенең көткән яңа ел бүләген алды.
29.12.2015
Кичә, 29 декабрь көнне, Яңа ел алдыннан Югары Ослан авыл җирлеге депутатлары һәм “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары хәйрия акциясе үткәреп, сугыш ветераннарын, район ветераннар Советы президиумы әгъзаларын, ветераннар оешмасы рәисләрен һәм почетлы донорларны «Волжская новь» газетасына яздылар.
29.12.2015
Бүген, 29 декабрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Марата Зиатдинов белән берлектә гражданнарны кабул итү үткәрелде. Автодорожная урамындагы 2нче йортта тәртип булдыру, җир участоклары бирү, эшкә урнаштыру һәм балалар йөри торган оешмаларга түләүләрнең югары булуы турында мәсьәләләр күтәрелде.
28.12.2015
Кар белән тәҗрибә
Менә кыш та җитте! Балалар өчен кыш иң күңелле, иң шатлыклы мизгелләр белән тулы. Алар көн буе кар белән уйнарга, кыш бабайлар ясарга, чана шуарга әзер. Ләкин нәрсә ул кар? Һәм нәрсәдән ясалган? “Каенкай” балалар бакчасының уртанчы төркем балалары тәрбияче Людмила Тимиряева белән бергә кар белән тәҗрибә уздырдылар. Тәрбияче балалар өчен ләгәндә кар әзерләп куйган, аны кулга алып карарга һәм кулда ничек эрегәнен күзәтергә тәкъдим итте. Балалар өчен бу тәҗрибә һәм ачылыш канәгатьләнү хисен бүләк итте.
26.12.2015
Кичә, 25 декабрь көнне, район үзәгендә “Яңа ел чыршысын” ачу тантанасы булды. Мәдәният йорты эшчеләре бәйрәм программасы әзерләделәр.Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы урынбасары Сергей Осянин халыкны яңа ел белән котлады һәм 2015 елга йомгак ясады.
Югары Ослан халкын һәм кунакларны киләчәк Яңа ел белән котлыйбыз, уңышлар һәм тынычлык телибез! Сергей Осянин.
24.12.2015
Бүген,24 декабрь көнне,Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты эшчеләре ООО ЧОО «Оружейный дом+» белән берлектә . Печищинский тракт һәм Чехов урамнарына видиокүзәтү урнаштырды.
24.12.2015
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары
Бүген Югары Ослан гимназиясе базасында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары үтте.
Сөләйманов К.А. 5нче сыйныфта "Борынгы Греция" темасына һәм Фаткуллина Л.А. 7 нче сыйныфта "Фетнәле вакыт" темасына ачык дәресләр күрсәтте.
Эш сингапур методикасын кулланып, группаларда барды.
Семинарның кунагы Югары Ослан муниципаль районының башлыгы урынбасары Осянин С.В. булды. Ул укытучыларны Югары Ослан районынына 85 ел туу уңаеннан үткәрелгән чараларда актив катнашырга өндәде. Семинар ахырында укучыларның йомгаклау аттестациясе турында сүз барды.
23.12.2015
Бүген,23 декабрь көнне, үзәк мәйданда Яңа ел ярминкәсе үткәрелде. Ассортимент бик бай иде, ашамлыклар, промышленность товарлары һәм төрле чыршылар бар иде.
23.12.2015
Бүген,23 декабрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты район үзәген кардан чистарту һәм юлларга тозлы ком сибү буенча зур эш башкаралар. Пушкин һәм Чехов урамындагы баскычларны һәм күперне чстарттылар..
23.12.2015
Яңа ел әкияте
Балаларның их яраткан бәйрәме Яңа ел алдыннан “Каенкай” балалар бакчасының зурлар “А” төркемендә инде күптәнге гадәт буенча Яңа елга багышланган кулдан ясалган эшләрнең бәйгесе уза. Балаларның һәм ата-аналарның фантазияләре бай икән. Монда Яңа ел уенчыклары, күптөрле чыршылар, котлау хатлары, кар бабайлар һәм башкалар. Болар барысыда балалар бакчасын Яңа ел әкиятенә әйләндерәләр.
Барлык катнашкан әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
23.12.2015
Робототехника буенча район ярышлары.
Бүген Югары Ослан урта мәктәбенең робототехника түгәрәгенә йөрүче 5 “А” сыйныфы укучылары җитәкчеләре Хәйретдинова Г.Т. белән Макыл мәктәбендә узган робототехника буенча беренче район ярышларында катнаштылар. Ярышлар ике өлештән иде: роботлар сумосы һәм кегель-ринг. Ярышта 17 команда катнашты. Кызганычка каршы, безнең ике командабыз да җиңелде һәм катнашучы сертификатына гына лаек булды. Әмма укучылар өчен бу үзенчәлекле тәҗрибә булды, һәм киләсе ярышларда без күрсәткечләрне яхшыртырга ниятлибез.
22.12.2015
Бүген, 22декабрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре Геройлар Паркын һәм Колхозная, Пионерская урамнарындагы баскычларны кардан чистарттылар.
22.12.2015
Бүген, 22декабрь көнне, һава торышы начарлану сәбәпле, “Чиста авылым” оешмасы эшчеләре кеше йөри торган юлларга тозлы ком сибеп чыктылар.
22.12.2015
Кар бөртекләре
22.12.2015 “Каенкай” балалар бакчасының зурлар төркеме балалары кәгазьдән яңа ысул белән кар бөртекләрен ясарга өйрәнделәр. Аның өчен кәгазьне өчкә бөгеп симметрик рәвештә кисәргә кирәк. Гади генә кәгазь кисәгеннәнкатлаулы бизәкләр белән челтәрләп эшләнгән матуркар бөртегенең килеп чыгуы балаларга бик тә ошады. Алар, бер-берсен уздырып, 5-6 кар бөртекләрен ясадылар, иҗат эшләренә карап сокландылар.
21.12.2015
Бүген, 21декбрь көнне, район үзәгендәге чыршыны бизи башладылар. Барлык Югары Ослан халкын һәм кунакларны 25 декабрьдә 16сәгатьтә чыршы бәйрәменең ачылышына чакырабыз.
21.12.2015
Күңелле математика дәресләре
Бүген, 21.12.2015, “Каенкай” балалар бакчасының зурлар “А” төркемендә элементар математик күзаллауны формалаштыру эшчәнлгендә балалар икмәк пешерүче булып уйнадылар. Уен ситуацияләре, ярышу элементлары, әдәби әсәрләрдән өзекләр уку – болар барысы да балаларның фикерләү активлыгын бирелгән мәсьәләләрнең чишү ысулларын эзләүгә юнәлтә. Бүген балалар куелган максатларына тиз ирешә алдылар. Эшчәнлек барышында балалар тәрбияче Наталия Гаврилова белән бергә таралучы матдәләрнең күләмен үлчәүне, сәгать белән танышуны дәвам иттеләр. Балаларга төрле биремнәр бирелде: “Печенье пешерер өчен он әзерлийбез”, “Печенье пешерү вакытын билгеләү”, “Печенье формасын билгеләү”. Шулай ук балалар эш дәфтәрләрендә гномикка турыпочмаклыкны 4 бүлергә ярдәм иттеләр. Ахырда баш икмәк пешерүче София балаларны тәмле печенье белән сыйлады.
21.12.2015
Химия буенча имтиханга әзерлек.
Декабрьнең икенче яртысында Югары Ослан урта мәктәбендә 9 нчы сыйныфлар белән имтиханның эксперименталь өлешенә әзерлек башланды. Балалар бу мизгелне көтеп алалар. Әзерлек вакытында укучылар реакциялар артыннан күзәтә. Үзләрен чын химик итеп хис итә.
21.12.2015
Мини-футбол буенча иптәшләрчә очрашу.
Бүген Югары Ослан мәктәбендә хәлләр кызганнан кызды. Бүген мәктәпнең спортзалында мини-футбол буенча турнир узды. Күчүче кубок өчен 6-8 нче сыйныфлар көч сынашты, ә 9 нчы һәм 11 нче сыйныфлар арасында иптәшләрчә очрашу булды. Нәтиҗәдә, 1 урынны 8 нче сыйныф алды, 2 урынны - 7 нче сыйныф, 3 урынны - 6 нчы сыйныф. Иптәшләрчә очрашуда 11 нче сыйныф җиңде. Котлыйбыз
19.12.2015
19 декабрь көнне, Юрары Ослан муниципаль районы ЗАГСында Кириличев Владимир Васильевич һәм Маргарита Владимировналарның гаиләсен “Алтын туйлары” белән котладылар. Владимир Васильевич озак еллар Печище авыл җирлегенең җитәкчесе, ә Маргарита Владимировна “Услонский” совхозында баш бухгалтер ярдәмчесе булып эшләде. Алар 2 бала тәрбияләп үстерделәр, хәзерге вакытта 4 оныклары, 2 оныкчыклары бар. Аларны Ленар Хусаинов тәбрикләде, бүләкләр тапшырды, шулай ук аларны котларга ветераннар хоры да, ветераннар советы да һәм Печище авыл җирлеге башлыгы да килгән иде. Юбилярлар адресына бик күп яхшы теләкләр әйтелде.
19.12.2015
Робототехника буенча район чемпионатына әзерлек.
Югары Ослан урта мәктәбенең 5 "А" сыйныф укучылары җитәкчеләре Хәйретдинова Г.Т. белән берлектә робототехника буенча район чемпионатына актив әзерләнәләр. Чемпионат 23 декабрьда Макыл урта мәктәбендә узачак. Әлеге этапта конструкторлар робот-сумоистны җыялар, ә программистлар роботлар сумосы һәм кегель-ринг буенча ярышлар өчен программа төзиләр. Киләсе этапта җыелган һәм программалаштырылган роботлар үзара ярышта катнашачак, аннары гына район чемпионатына җибәреләчәк.
18.12.2015
Тормыш иминлеге нигезләре буенча ачык дәрес.
Кызганычка каршы дөньяда бүген террорлык чәчәк ата. Террористлар тыныч кына яшәгән шәһәрләргә һөҗүм итә, бер гаепсез кешеләрне үтерә. Барлыкка килгән куркынычка каршы торыр өчен Югары Ослан урта мәктәбендә 4-9 нчы сыйныфлар өчен "Терроризм. Тоткырлар алу" исемле ачык дәрес тәкъдим ителде. 8 нче сыйныф укучылары мондый очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлаттылар. Сораулар да күп булды. Соңыннан 8 нче сыйныф укучыларына дәресне караган укучылар рәхмәтләрен белдерде.
18.12.2015
Мәктәптә дежур
Бу атнада Югары Ослан урта мәктәбендә 6 сыйныф дежур. Көн саен укучылар сыйныф җитәкчеләре Хуртина С.В. белән һәр дежур көнгә нәтиҗә ясыйлар. Һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне дежур укучылар үзләренең шелтәләрен стендка эләләр. Бу атнада шелтәләр күбрәк утра мәктәп укучыларына булды.
17.12.2015
Югары Ослан авыл җирлегенә кергән оешмалар үзләренең фасадларын яңа ел тематикасында бизи башладылар. Хөрмәтле оешма җитәкчеләре, бу чарага актив рәвештә керешүегезне сорыйбыз.
17.12.2015
Бүген, 17 декабрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре үзәк мәйданда Яңа ел чыршысын урнаштырдылар. Биредә Югары Ослан халкы һәм кунаклар өчен бәйрәм чаралары үткәреләчәк.
17.12.2015
Бүген, 17 декабрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре район үзәрендәге барлык тротуар юлларын тозлы ком белән сибеп чыктылар.
17.12.2015
Мәктәпнең исемен укучыларның уңышлары ясый
Яңа ел якынлаша, ә без укучыларыбызның уңышлары белән шатланабыз. Югары Ослан урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Валерия Долгушова кулланучыларның хокукларын яклау буенча Бөтен Рәссәй олимпиадасында призер исеменә лаек булды. Валерия читтән торып ике этапны үтеп, телдән һәм язма имтихан бирде. Үзенең җитәкчесе Хуртина С.В. белән ул уңышка ирешеп Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары Фаттахов Э.Н. имза белән грамотага лаек булды.
17.12.2015
Конструирование белән шөгельләнү баланың акыл үсешенә зур файда китерә, танып белү сәләтләрен үстерә. Бала предметларның тышкы сыйфатларына игътибар итә, аларны аерырга өйрәнә. “Каенкай” балалар бакчасының уртанчы төркем балалары конструирование эше белән шөгельләнергә бик яраталар, үзләренең сюжетлы уеннарында көн саен кулланалар. Төзегән йөртларында матрешкалар яши, күперләрдән машиналар йөри, шәһәрләрдә кешеләр тора. Конструирование белән шөгельләнү балаларда ихтыяр көчен үстерә, бер берсе белән әңгәмә корырга, күрсәтмәләрне тыңларга өйрәтә, авырлыкларны җиңәргә булыша.
16.12.2015
“Балалар СПИДка каршы акциясе”
16 декабрь көнне Югары Осланның үзәк мәйданына Югары Ослан урта мәктәбенең һәм Югары Ослан гимназиясенең СПИДка каршы уртак акциясе узды. Балалар район узәгендә яшәүчеләрне сәламәт тормыш алып барырга өндәделәр. Флешмоб барышында укучылар үтеп баручыларга бу авырулар турында мәгълүмәт урнаштырылган кәгазьләр тараттылар.
16.12.2015
Яшь педагоглар һәм җитәкчеләр форумы
16 декабрь көнне Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Яшь педагоглар һәм җитәкчеләр форумы оештырылды. Югары Ослан урта мәктәбенең яшьҗ укытучыларының мәнфәгатьләрен физика укытучысы Хәйретдинова Г.Т яклады. Стартаптан соң форумда катнашучыларны төркемнәргә бүлделәр. Анда яшь укытучының кемлеге һәм аның уңышка ирешүе хакында әнгәмә барды. Форумның нәтиҗәләре министр катнашуында пленар утырышта чыгарылды.
16.12.2015
Бүген, 16 декбрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре урамнарга фонарьлар элүне дәвам итәләр. Шулай ук район үзәгенең бөтен җәяүлеләр йөри тоган юлларына тозлы ком сибү эше дә дәвам ителә.
16.12.2015
Кичә,15 декбрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге Приволжский урманчылыгыннан Яңа ел чыршылары сатып алдылар һәм аларны балалар бакчаларына тараттылар. Ә берсен ял паркына урнаштырдылар.
16.12.2015
Шәмнәр саны синнән тора
Бүген районның үзәк мәйданында гимназиянең “СМС-балалары” һәм Югары Ослан мәктәбе укучылары “Шәмнәр саны синнән тора” исемле акция үткәрделәр. Балалар өлкәннәргә СПИД турында аңлаттылар.Сәламәт яшәү –төп закон булырга тиеш.Алар флеш-моб оештырдылар.Соңыннан кирәкле мәгълумат белән листовкалар тараттылар.
16.12.2015
Кыш – балаларның иң яраткан ел фасылларының берсе. Кыш көннәре аеруча матур. Урамда йомшак кар ява, балаларны кызыклы кышкы уеннар көтә. Алар бигрәк тә кар бабай, карлы таулар ясарга яраталар. “Каенкай” балалар бакчасының 1 кече “А” төркем балалары да урамга чыккач кышның билгеләрен, үзенчәлекләрен өйрәнәләр, физик күнегүләр ясыйлар, күңел ачалар!
15.12.2015
Кулдан ясалган яңа ел уенчыклары бәйгесе
“Каенкай” балалар бакчаксында Яңа ел алдыннан кулдан ясалган яңы ел уенчыклары бәйгесе узды. Балаларның әти-әниләре белән бергә ясаган эшләре аларны якынайта, балаларга шатлык һәм иҗади канәгатьләнү бүләк итә. Зурлар төркеменең ата-аналары балалары белән бергә матур уенчыклар ясап алып килделәр. Алар арасында күркәләрдән, кәгазьдән, укадан ясалган бизәлгән чыршылар, шулай ук төрле материаллардан ясалган сюжетлы эшләр һәм матур панно. Балалар үз куллары белән ясаган әйберләрен балалар бакчаксына шатланып алып киләләр һәм дәртләнеп алар турында сөйлиләр!
14.12.2015
Семинар-практикум
14 декабрь көнне Югары Ослан урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары Октябрь урта мәктәбендә математикадан БДИга әзерлек буенча семинар-практикумда катнаштылар. Чарага риск группасына эләккән балалар бардылар. Укучылар белән теория һәм практика эшен дә караганнар. Мондый чаралар укучыларга БДИга яхшырак әзерләнергә булыша.
14.12.2015
Рус милли-мәдәни берләшмәсе
Бүген 14 декабрь көнне Югары Ослан урта мәктәбенең тәрбия буенча директор урынбасары Анохин С.Н. Региональ иҗтимагый оешмасы "Татарстан Республикасының рус милли-мәдәни берләшмәсе"нең чираттагы утырышында катнашты. Ул әлеге чарада Югары Ослан муниципаль районының яшьләр вәкиле иде. Утырыш барышында башкарылган эш буенча нәтиҗәләр, финанс хисап тәкъдим ителде. Делегатларны ТР ДС рәисе Мөхәммәтшин Ф,Х. һәм казан, татарстан митрополиты Феофан сәламләде.
14.12.2015
Бүген,14 декабрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре Геройлар Паркын кардан чистарттылар һәм җәяүлеләр йөри торган юлларга тозлы ком сибүне дәвам иттеләр. Шулай ук урамнарга яктырткыч фонарьлар кую һәм Яңа ел бәйрәменә әзерләнү дәвам итә.
12.12.2015
Кичә,11декабрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре җәяүлеләр йөри торган тротуарны тозлы комлы катнашма белән сибеп чыктылар. Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре урамнарга фонарьлар элүне дәвам итәләр. Октябрьская, Пионерская урамнарында урам яктырткычларын ремонтлау һәм яңаларын элү эшләре алып барыла.
10.12.2015
Китаплар – барыбыз өчен бик кирәкле дуслар! Алар безне тарихи вакыйгалар, әкиятләр, киләчәк белән таныштыралар; шигырьләрне, табигатьне яратырга өйрәтәләр; дөньяның, заманның теләсә нинди урынына илтә алалар.
“Каекнкай” балалар бакчасының зурлар “А” төркеменең балалары хәреф танырга, иҗек җыярга, сүзләр укырга өйрәнәләр. Бу эштә иң мөһиме - балаларда төрле китаплар укуга кызыксыну уяту, күбрәк китаплар укырга җәлеп итү
09.12.2015
Кыш ел фасылы
Бүген, 09.12.2015, тәрбияче Людмила Тимиряева уртанчы төркем балалары белән “Кыш” фасылы турында презентация кулланып әңгәмә үткәрде, кышның билгеләре турында сөйләде. Балалар кыш, кышлый торган хайваннар, кошлар турында табышмаклар чиштеләр. Шулай ук кыш җиткәч, хайваннар ничек үзләренең туннарын алмаштырганнарын белделәр. Әңгәмә ахырында тәрбияче балаларга куянны ясарга тәкъдим итте. Балаларның рәсемнәре матур һәм кызыклы булып чыкты.
09.12.2015
Код сәгате.
9 декабрь көнне Югары Ослан урта мәктәбендә"Код сәгате" дигән акция узды. Чараның максаты - яшьләрнең мәгълүмати технологияләргә кызыксынуын, IT-белгечлекләрнең абруен артыру һәм информатика фәнен өйрәнүгә өндәү.Укучыларга популярлашып киткән "Коду галәмнәре" исемле лабиринт-уен тәкъдим ителде. Уенны узганнан соң мәктәбебезнең һәрбер укучысы сертификатка лаек булды.
09.12.2015
Саклагыз балаларны!
Салават күпере” балалар бакчасында ата-аналар һәм балалар белән куркынычсызлык чараларын үтәү турында профилактик әңгәмәләр үткәрелә. Мондый әңгәмәләрнең максаты: балаларны җәмгыятьтә куркыныч әйберләрне, начар кешеләрне күрә белергә, алардан сакланырга өйрәтү.
09.12.2015
«Салават күпере» балалар бакчасында Яңа ел бәйрәменә әзерләнә башладылар.Балалар, музыка җитәкчесе Хафизова Ландыш белән Яңа ел турында җырлар, биюләр өйрәнәләр. Тәрбиячеләр сценарийлар төзиләр, балаларга әкияти-рольләр тараталар. Балалар ,Кыш бабайның чынбарлыгына ышыналар, аның белән очрашуны зарыгып көтәләр.Шуңа күрә рәхәтләнеп җырлыйлар да бииләр!
08.12.2015
Бүген, 08.12.2015, “Каенкай” балалар бакчасында район семинары узды. Семинарның темасы: “Балалар бакчасында милли-төбәк шартларда билингваль белем бирү чаралары”.
Семинар балалар һәм тәрбиячеләр әзерләгән сәламләү концертыннан башланып китте. Балалар рус һәм татар телендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, рус һәм татар халык биюләрен башкардылар. Семинарда катнашучылар шулай ук “Каенкай” балалар бакчасының тәрбиячеләре тарафыннан әзерләгән ачык дәресләрдә булдылар. Югары Ослан районының мәктәпкәчә белем бирү бүлегенең методисты Гульшат Насибуллина “Балалар бакчасында дәүләт телләрен укытү буенча яңа ысуллар” темасына презентация белән чыгыш ясады. Семинар кысаларында балалар бакчасында билигваль белем бирү темасына чыгышлар ясалды, презентацияләр һәм мастер-класслар каралды. Түгәрәк өстәл артында эшлекле сөйләшү узды.
03.12.2015
Бүген, 3нче декабрь көнне , «Югары Ослан «Салават күпере» балалар бакчасында ,өлкән төркем балалары өчен, композитор Салих Сайдашев иҗаты турында әңгәмә үткәрелде. Музыка җитәкчесе- Ландыш Хафизова, балаларны композиторның тормышы, иҗат җимешләре –музыкаль – әсәрләре белән таныштырды. «Кызыл Армия маршы», «Зәнгәр шәл» музыкаль драмасында «Булат җыры» әсәрләре- аеруча балалар күнеленә хуш килде. Туган җиреңне хөрмәт итү, үз халкыңны ярату-алар барсыда, шул әсәсрләрдә чалынган.Хәзерге вакытка килсәк, Ландыш Хафизова Казан шәһәрендә урнашкан СалихСайдашев исемен йөртүче , Зур концерт залы тарихы белән, Югары Ослан районында Кызыл Байрак авылында ел саен композиторга багышланган кичәләр үткәрүләр турында сөйләде. Салих Сайдашев әсәрләре мәңге үлмәс, буыннан буынга күчеп барыр дип ышанасы килә!
03.12.2015
Бүген, 03.12 көнне, Югары Ослан үзәгендәге Геройлар Паркында Геройлар көнен үткәрү уңаеннан күчмә утырыш үткәрелде.Утырышны Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы урынбасары Сергей Осянин үткәрде. Анда Марина Назарова, Елена Мухаметзянова, Вячеслав Раков катнаштылар. Хәзерге вакытта безнең район Геройлары исемлеге язылган мемориаль такта эленде. Барлык Югары Ослан халкын һәм кунакларны 9 декабрь көнне 11сәгатьтә булачак чарага чакырабыз.
03.12.2015
“Сәйдәш безнең йөрәкләрдә”
Бөек татар композиторының 115 еллыгына багышлап, 3 декабрь “Сәйдәш көне” дип билгеләнә.
Югары Ослан районында урнашкан Кызыл Байрак авылы Сәлих Сәйдәшнең икенче туган ягы дип санала. Композитор бу якларда еш булган, монда үзенең данлыклы “Совет армиясе маршын” язган.
Бүген “Каенкай” балалар бакчасында бөек татар композиторының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган бәйрәм узды. Балалар “Сәйдәш безнең йөрәкләрдә” темасына презентация карадылар. Бәйрәм барышында балалар җырлар җырладылар, биеделәр, композиторның музыкаль әсәрләрен тыңладылар.
Балаларның йөрәкләрендә бу әсәрләр оныта алмаслык эз калдырыр дип ышанабыз!
01.12.2015
Кичә, 1 декабрь көнне, Бөтенроссия Генеральный советы Президиумы карары нигезендә, “Бердәм Россия” политик партиясенең 3ноябрь туган көне уңаеннан, Татарстан Республикасы буенча бер көнне гражданнарны кабул итү булып үтте.Югары Ослан авыл җирлеге административ бинасында халыкны Вячеслав Раков кабул итте. Түбәндәге сораулар: төзелеш, КФХ, ЛПХ өчен җир бүлеп бирү, эшче һәм эш бирүчеләр арасындагы мөнәсәбәт һ.б. проблемалар күтәрелде.Мөрәҗәгать итүче барлык кешеләрнең сорауларына да җавап бирелде.
01.12.2015
Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре Район культура йортына бара торган юлны киңәйтүне дәвам итәләр. Параллель рәвештә грунтны да ташыйлар.
28.11.2015
Кичә, 27 ноябрь көнне, һава торышы үзгәрү сәбәпле Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре Геройлар Паркын һәм тротуарларны чистартырга керештеләр. ООО «Чиста Авылым» оешмасы эшчеләре Югары Ослан урамнарын кардан чистарттылар.
28.11.2015
Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты район мәдәният йортына бару юлын киңәйтү эшенә керештеләр. Юл кырыендагы куакларны кисеп, җирләрен ташый башладылар.
26.11.2015
Бүген, 26 ноябрь көнне, Югары Ослан авыл җирлегенә «Республика Татарстан» газетасы редакциясеннән вәкилләр килде. Журналистлар Югары Ослан муниципаль районы һәм Югары Ослан авыл җирлеге каршында оешкан җәмәгать советының эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Район Башлыгы ярдәмчесе Сергей Осянин , җәмәгать советы әгъзасы Рифкат Халиков кунаклар белән әңгәмә алып бардылар. Алар журналистларга Югары Ослан авыл җирлеге каршында һәр сишәмбе көнне гражданнарны кабул итү һәм нинди мәсьәләләр каралуы турында сөйләделәр. Журналистлар Югары Ослан муниципаль районы турында «Республика Татарстан» газетасында репортаж эшләячәкләр.
26.11.2015
Толерантлылык дәресе
Дүшәмбе көнне Югары Ослан мәктәбендә гәдәти булмаган сыйныф сәгате булып үтте. Башлангыч сыйныф укучылары төрле халыкларның мәдәни мирасы белән таныштылар, урта сыйныф укучылары толерантлылык турында видео-ролик карап үттеләр.
25.11.2015
Кичә, 25 ноябрь көнне, ООО”Төзелеш” оешмасы эшчеләре Югары Осланның Окольная, Тихий переулок, Печищинский тракт урамнарындагы яктырткыч фонарьларны ремонтладылар һәм яңаларын элделәр.Барлыгы 16 фонарь эленде.
24.11.2015
"Коррупциягә- юк " акциясе
24 нче ноябрь көнне Югары Ослан мәктәбе укучылары "Коррупциягә -юк " исемле акция уздырдылар. Балалар авыл урамы буенча үттеләр. Акцияне оештыручылар урамда үтеп баручыларга төрле сораулар бирделәр. Алар плакатка үзләренең имзаларын куйдылар. Акциядә катнашу билгесе буларак аларга акция эмблемасы төшерелгән листовкалар таратылды.
23.11.2015
"Энергияне саклау" темасы буенча дәрес-проект
23 нче ноябрь көнне Югары Ослан мәктәбенең 8 нче сыйныфында "Мәктәптә энергияне саклау" темасы буенча дәрес-проект үтте. Бу дәресне 8 нче сыйныф җитәкчесе Корсак С.Ф. үткәрде.Укучылар төркемнәрдә эшләделәр, фикер алыштылар. Һәрбер төркем укучылары энергияне саклау буенча үзләренең файдалы киңәшләрен уйлап таптылар.
23.11.2015
Бүген, 23.11.2015ел. Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре Строителей, Полевая, Печищинский тракт, Юбилейная, Весенняя урамнарында чүп бакларына капкачлар куйдылар. Барлыгы 22 капкач куелды.
Хөрмәтле Югары Ослан халкы!
Авыл җирлеге мөлкәтен саклап тотарга чакырабыз!
23.11.2015
Авыл җирлеге эшчеләре Чехова һәм Печищинский тракт урамнарында җәяүлеләр йөри торган урыннарга тозлы ком сибеп чыктылар. Шулай ук Зеленый переулок урамына щебень сиптеләр.
23.11.2015
Ата-аналарҗыелышы
19.11.2015, «Каенкай» балаларбакчасында «Балаларның иминлеге – безнең кулларыбызда» темасына багышланган гомуми ата-аналар җыелышы узды. Җыелыш балаларның концерты белән башланып китте. Балалар җырладылар, биеделәр һәм шигырьләр сөйләделәр. Ата-аналар җыелышында “Югары Ослан районы мәгариф бүлеге” муниципаль казна учреждениесе башлыгы Касимов В.В., ГИБДД МО МВД «Верхнеуслонский» пропаганда буенча инспекторы Н. М. Аксёнова, психолог А.В. Шайдеева, “Каенкай” балалар бакчасының өлкән шәфкать туташы Т.И. Яковлева һәм мөдире А.А. Бобонина чыгыш ясадылар.
В.В. Касимов “Кояшкай” балалар бакчасы янында яшәүче ата-аналарга теләкләре булып балаларын анда күчерү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Н.М. Аксёнова Татарстан Республикасы һәм Югары Осланда булган юл-транспорт һәлакәте статистикасын ачып күрсәтте, киемнәрдә ут кайтаручы предметлар куллану мөһимлеге турында сөйләп узды. Психолог А.В. Шайдеева ата-аналарга тиешле киңәшләр бирде. Өлкән шәфкать туташы Т.И. Яковлева ашау һәм балаларның авыруларына багышланган сорауларны кузгатты.
Балалар бакчасы мөдире А.А. Бобонина бакча өчен интернет аша түләү тәртибе белән таныштырды. Җыелыш ахырында ата-аналарга балалар бакчасында балаларның көнкүрешенә багышлагнан фото-презентация күрсәтелде.
23.11.2015
Тикшерү эшчәнлеге
Бүген, 23.11.2015, “Каенкай” балалар бакчасының уртанчы төркем балалары тәрбиячесе Елена Сальцинова белән бергә “Тозны шикәрдән ничек аерырга?” темасына тәҗрибә ясадылар. Балалар тоз белән шикәрне суда эретеп карадылар, татып карадылар, тәмнәрен аердылар. Тоз һәм шикәрнең үзенчәлекләре белән таныштылар, кешенең сәламәтлегенә ничек тәэсир иткәнен белделәр. Тикшерү эшчәнлеге балаларда зур кызыксыну уята, “ничек?”, “нигә?” сорауларына җавап эзләргә этәрә, күзәтүчәнлекне һәм дөньяны белергә омтылышны үстерә.
20.11.2015
Бүген, 20.11.2015 ел. Югары Ослан район башлыгы Марат Зиатдинов, Вячеслав Раков, . Югары Ослан Башкарма Комитеты җитәкчесе Ленар Хусаинов һәм Ветераннар Советы председателе Римма Троицкая белән берлектә тыл хезмәткәре Николаева Алевтина Гурьяновнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Алевтина Гурьяновна Чувашстан Республикасы Козлов районы Тоганашево авылында туган. Сугыш вакытында Казанның 22 нче заводында эшләгән. Соңгы эш урыны Югары Ослан үзәк сырхауханәсендә - костелянша. 4 баласы, 10 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы, истәлекле бүләкләр һәм җылы тәбрикләү сүзләре җиткерелде.
20.11.2015
Бүген Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре контейнер мәйданчыкларын ремонтларга керештеләр.
19.11.2015
Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре Геройлар Паркын кышка әзерләү эшен дәвам итәләр.
19.11.2015
Югары Ослан авыл җирлеге территориясендә «Чиста Авылым» оешмасы эшчеләре урамнарда кар чистарту эшен дәвам итәләр.
15.11.2015
Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган акция нигезендә Югары Ослан мәктәбенең 22 укучысы татар теле укытучысы Фарукшина Г.А. җитәкчелегендә К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрына бардылар. Алар Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевның “Гашыйклар тавы” әсәренә нигезләнеп язылган спектакль карадылар. Спектакльгә бик күп районнардан укучылар килгән иде. Безнең укучыларның күбесе наушниксыз карадылар. Аларга спектакль бик ошады. Тамашадан соң Казанның истәлекле урынарын карадылар һәм «Макдональдс» кафесына бардылар. Ә икенче көнне әсәрнең эчтәлеге буенча укытучылары белән бергә әнгәмә оештырдылар. Театрга баруны оештыручыларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!
12.11.2015
Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре урамнарга өстәмә яктырткыч фонарьлар куйдылар.
Автодорожная урамында 2 , ә. Советская урамында 1 өстәмә фонарь куйдылар.
12.11.2015
Авыл җирлеге эшчеләре Югары Осландагы Геройлар Паркын кышка әзерли башладылар.
12.11.2015
Югары Ослан авыл җирлеге территориясендә “Чиста авылым” оешмасы эшчеләре урамнарны кардан чистарту эшенә керештеләр.
12.11.2015
Ата-аналар җыелышы
Бүген Югары Ослан мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып үтте. Мәктәп директоры Борисова И.В. көн тәртибе белән таныштырды.Беренче сүз методист- Шайдеева А.В. га бирелде. Аннан соң уку эшләре буенча директор урынбасары Фокеева В.С. ата-аналарны беренче чирек нәтиҗәләре белән таныштырды. Тәрбия эше буенча директор урынбасары Анохин С.Н. мәктәпнең ата-аналар комитетын атап үтте. Мәктәп психологы Корнильцева О.Б. укучыларның мониторинг нәтиҗәләре белән чыгыш ясады.
12.11.2015
Бозда сак булыгыз!
12 нче ноябрь көнне Югары Ослан мәктәбендә 1,2,8 нче сыйныф укучылары катнашында ОБЖ дан ачык дәрес булып үтте. ОБЖ дан педагог -оештыручы Баймяшкин Д.Н. укучыларга елга янында үзләрен тотышы турында сөйләп үтте.8 нче сыйныф укучылары башлангыч сыйныф укучыларына куркыныч килгән очракта нишләргә кирәк икәнлеген аңлаттылар.Чара бик кызыклы үтте.
10.11.2015
бүген Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре Заовражная урамындагы баганаларга өстәмә яктырткыч фонарьлар куйдылар. Шулай ук «Лобаз» сәүдә павильонаы янына да яктырткыч фонарьлар куелды.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 12:02