Яналыклар 2015

29.12.2015
“Яңа ел кәефе!”
Түбән Ослан балалар бакчасының эшчеләре, әти-әниләр ярдәме белән, кар булмауы карамастан яңа ел кәефен тудырырга тырышалар. Кар табып, кардан пингвин, керпе, ташбака һәм күбәләк корты ясадылар. Кызганычка каршы, һава торышы кардан ясалган фигураларга озак торырга бирми. Ярыйсы, тиздән кар явыр һәм карлы шәһәрчек ясарга мөмкин булыр.

23.12.2015
“Яңа ел кәефе!”
Түбән Ослан балалар бакчасының эшчеләре, әти-әниләр ярдәме белән, кар булмауы карамастан яңа ел кәефен тудырырга тырышалар. Кар табып, кардан пингвин, керпе, ташбака һәм күбәләк корты ясадылар. Кызганычка каршы, һава торышы кардан ясалган фигураларга озак торырга бирми. Ярыйсы, тиздән кар явыр һәм карлы шәһәрчек ясарга мөмкин булыр.

15.12.2015
“Матур чыршылар!”
Бүген Түбән Ослан балалр бакчасында түрбиянүчеләр чыршы рәсемнәрен сүрәтен ясадылар. Бөтен чыршылар да бик матур булып чыктылар һәм группаны бизәп торалар. Мәсәлән, матур күркәне яшел гуашь белән буясаң һәм аңа төрле энҗе бөртеген ябыштырсаң, бик матур  чыршыны бизәү өчен уенчык барлыкка килә.

15.12.2015
“Чыпшыны бизибез!”
Бүген Түбән Ослан балалар бакчасында тәрбиянүчеләре тәрбияче Татьяна Гущина белән бергә үз куллары белән яңа ел чыршысына уенчыклар ясадылар. Ул уенчыкларны алар әти-әниләре белән бергә матур чыршыга элеп куйдылар. Матур бизәлгән чыршы группаны бизәп тора. Балалар бик  канәгать булып калдылар, күп позитив хисләр кичерделәр.

10.12.2015
“Гөлчәчәк төстәге конверт”, инвалидка хат ярдәме.
Ункөнлек инвалидлар акциясе булыуннан, Түбән Ослан балалар бакчасының тәрбиянүчеләре тәрбияче Татьяна Гущина белән Осетрин Алесандрга хат яздылар. Александр 2010 елда гаиләсе белән бергә юл хәрәкәтенә ләктеләр, шунда ул әти-әнисен югалта, инвалид булып кала. Хатта балалар үз куллары белән ясаган рәсемнәрен җибәрәләр, аларага әти-әниләредә булышты. Барысынада рәхмәтләребезне җиткерәбез!!!

30.11.2015
Әни көне!!!
30 ноябрь көнне Түбән Ослан балалар бакчасында Әни көненә багышлынган  иртәнге бәйрәм үткәрелде. Һәрбер әни бәйрәмдә үзен иң матур, иң  сөйгән, иң әйбәт әни булып хис иттеләр. Әниләргә бәйрәм биктә ошады, балалар әниләренә үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.

25.11.2015
Әниләр өчен чәчәкләр!
Түбән Ослан балалар бакчасында “Әни бәйрәме”нә хәзерләнү тәмамлана. Бер бәйрәм дә бүләксез узмый. Менә бүген дә тәрбиянүчеләр яраткан әниләренә котлау хаты әзерлиләр. Хатын-кызга чәчәк алырга күңелле, ә бала куллары белән ясалган чәчәк бик тә кадерле!

25.11.2015
Икмәк пешердек!
Бүген Түбән Ослан балалар бакчасында  ничек камырдан икмәк барлыкка килүе турында күзәтү үткәрделәр. Нәтиҗәдә, чүпрәле камыр ясадык, аннан ике сәгать үткәч йомшак, һавалы һәм бик тәмле икмәк пешердек. Чүпрә камырны кабарта һәм шуның белән тәмләтә икән. Кечкенә пешерүчеләребез үзләренең нәтиҗәләре белән канәгать булып калдылар.


05.11.2015
Юл билгеләре – безнең ярдәмчеләребез!
Бүген Түбән Ослан балалар бакчасында тәрбиянүчеләр юл билгеләре турында белемнәрен  тулылалындылар. Балалар ошаган билге рәсемен  ясадылар, соңыннан бүтән балаларга юл билгеләре турында белемнәре белән бүлештеләр.
 


29.10.2015
Урманнан кунаклар!
Бүген Түбән Ослан бакчасына урманда яшәүче хайваннар кунакка килделәр. Балалар кунакларны яшелчә, җиләк-җимеш белән сыйладылар. Тәрбияүче Татьяна Гущина балаларны яшелчә һәм җиләк-җимеш белән таныштырды: зур – кечкенә, бер, ике, күп, төсләр турында өйрәтте. Урман кунаклары, нәниләр дә бик канәгать булып калдылар.
 

26.10.2015
Түбән Ослан балалар бакчасында грипптан профилактика оештырыла. Группада, йөкы бүлмәсендә, коридорда тәлинкәдә киселгән суган һәм сарымсак куйдылар. Бала балалар бакчасына йөрсә, грипп белән һәм башка авырулар белән авырырга зур куркыныч. Шуңа күрә грипптан әмәл авыруларны тартмаудан булыша.
Шундый әмәлләр балалар бакчасында гына түгел, өйдә дә оештырырга кирәк!
 

22.10.2015
Экологик тәрбия
Түбән Ослан балалар бакчасында тәрбиянүчеләр бүлмә үсемлекләре карап үстерергә яраталар. Бүген экологик тәрбия уңаеннан группадагы усемлеләрне карадылар. Балалар рәхәтләнеп чәчәкләргә су сиптеләр, кипкән яфракларны алдылар. Олырак балалар кечкенә балалар алдыннан үзләрен “укытучылар”  хис итеп аларга бүлмә үсемлекләр турында сөйләделәр.
 

07.10.2015
Уч төбе белән рәсем ясыйбыз!
Өч яшкә кадәр балаларга чук белән рәсем ясарга авыр.  Буяу дөньясына юл ачарга аларга үзләренең  уч  төпләре булыша. Шәмәхә төстәге уч төбе рәсеме сигезаякка охшап әйләнә. Кечкенә балалар белән олырак балалар да рәхәтләнеп уч төпләр белән рәсемнәр ясадылар.
 

02.10.2015
Әбиләр өчен бүләкләр!
Түбән Ослан балалар бакчасында тәрбиянүчеләр тәрбияче Татьяна Гущина белән яраткан әбиләр һәм бабайлар өчен үз куллары белән бүләкләр ясадылар. Чәчәкләр белән кәрзинчек бер берсеннән матурыррак килеп чыктылар!
 

28.09.2015
Теш саклаучылары!
Бүген Түбән Ослан балалар бакчасында тәрбияүче Татьяна Гущина балаларны Табиб Куян һәм теш саклаучылары белән таныштырды. Ничек теш чистартырга икәнен хәзер инде балалар беләләр. Ахырда, тәрбиянүчеләр мультфильмнар карадылар.
 

17.09.2015
Китапханәгә экскурсия!!!
Бүген Түбән Ослан балалар бакчасының тәрбиянүчеләре кунакка мәктәп китапханәсенә бардылар. Китапханәче Морозенкова Нина Виктор кызы балалар өчен “Яхшы китаплар, кечкенә балалар  өчен” дигән китап курсәтмәсен оештырды. Балалар яңа китап персонажлары белән таныштылар һәм белгән персонажлар турында сөйләделәр. Балалар рәхмәтләрен әйтеп матур чәчәк бәйләме әзерләделәр һәм анны матур итеп Ларионова Лиза тапшырды.
Экскурсия балаларга бик ошады һәм күп уңай   хисләр китерде.
 

08.06.2015
2014-2015 уку елы тәмамланды!!!
Түбән Ослан балалар бакчасында 2014-2015 уку елы тәмамланды. Тәрбияүче Татьяна Гущина балалар өчен  уеннар оештырды, ә әти-әниләре тәмле чәйләр, ризыклар һәм бүләкләр ясадылар.
 
 
08.06.2015
Ларионова Лиза - безнең горурлык!
Түбән Ослан балалар бакчасында тәрбиянүче Ларионова Лиза гимнастика белән шөгыльләнә. Казанда сәнгатьле гимнастикадан турнир уздырылды, шунда Ларионова Лиза 2010 елда туган балалар арасында беренче урынга лаек булды. Без аны җиңуе белән тәбриклибез, уңышлар теләп калабыз!!! Без аның белән горурланабыз!!!
 
 
08.06.2015
Территорияне төзекләндерүе
Түбән Ослан балалар бакчасы 1 нче июннән косметиу ремонтка һәм территорияне төзекләндерү өчен ябылды. Беренче атнда балалар бакчасының хезмәткәрләре клумбалар ясадылар, аларны буядылар һәм чәчәкләр утырттылар. Клумбалар бик матур булганнар, аларда чәчәкләр аткач, тагын да матурыррак булачак.
 

25.05.2015
Планетаны саклагыз!
Бүген Түбән Ослан балалар бакчасында тәрбиянүчеләр аларага тәкъдим иткән рәсемне төрле төсләрдә ясадылар. Экологик тәрбия гел актуаль. Балалар  табигатьне саклау турында белемнәрне ныгыттылар һәм бөтен яратану кәгазь битенә күчерделәр. Рәсемнәр бик матур, куе, үзенең тарихы белән...
 

18.05.2015
Искиткеч чәчәк!
Түбән Ослан балалар бакчасында тәрбиянүчеләр табигатьнең матурлыгына шаккатылар: ничек инде ул кичә генә яшел болын, бүген алтынга әверелде.
Тәрбияүче Татьяна Гущина балаларга серле чәчәк – тузганак турында сөйләде, чөнки орлыклар өлгергәндә һәм чәчәк атканда ул башка төрле, һәм ул бер үк чәчәк икәнен аерырга авыррак. Балаларга тузганактан такыя ясарга өйрәтте. Такыялар бик матур ясалганнар, бер берсенә охшамаган. Әзрәк вакыт узгач, тузганак чәчәге агара башлый, һәм балалар ул чәчәкнең үзгәрәнен күрерләр, орлыклар барлыкка киләләр – парашютка охшаш.
 

28.04.2015
Кешелелек – уңыш асламы!
Түбән Ослан балалар бакчасында кешелелек атнасы тәмамланды. Чараның максаты: балаларны яхшылыкка өйрәтергә.
Балаларга бабаларның батырлыгы, изге эшләр турында сөйләделәр.
 

23.04.2015
Юл кагыйдәләре
Бүген Түбән Ослан балалар бакчасында «Юлда балаларның хәвеф-хәтәрсезлек булмас өчен» практикум оештырылды. Балалар тәрбияүче Татьяна Гущина белән юлның макетын ясадылар. Уйнаганда юлдагы тәртип кагыйдәләрне кулланырга өйрәнделәр. Дәрес балаларның юл кагыйдәләрне практикада кулланыр өчен юнәлергән.
 

20.03.2015
Бүген Тубән Ослан балалар бакчасының тәрбиячесе Татьяна Гущина балалар белән әкият терапиясы уздырды. Балаларга әкияттәге геройлары бик ошый. Андый метод балаларга үзләренең комплекслары белән һәм агресия белән көрәшергә булыша.
 

16.02.2015
Изге Вәли көне!
Изге Вәли көне – дуслык һәм мәхәббәт көне. Барлык кешеләр бер берсенә үз елмаюларын һәм киң күңелле теләкләрен бүләк итәләр. Барлык туганнар, күршеләр бер берсе белән мәххәбәт сүзләре белән алмашалар.
Бүген Түбән Ослан балалар бакчасында «Безгә күптән дуслашырга кирәк» дигән девиз яңгырады. Дуслыкны билгеләү өчен тәрбияүчеләр үз куллары белән «Мәхәббәт һәм дуслык агачы» бүләкләре ясадылар. Шул бүләкләрне балалар иң якын һәм яраткан кешеләренә бүләк итәләр!
 

13.02.2015
Кыш көнне урамда!
Урамга чыгу Түбән Ослан балалар бакчасында – ул ачык һавда ял вакыты шәп үткәрү генә түгел, ул һәттә тазалык ныгыту да. Балалар ярты сәгатьтән күбрәк урамда булганда, алар дәрт алалар, кәефләре әйбәтләнә, шунда уҗтимагый белем хезмәтне алга берләштерә һәм дуслык хисе, җаваплылык тәрбияли, түземлеккә өйрәтә.
Мәктәпкечә яшьтәге балалар урамда болайгына салкын һава суламасын өчен, тәрбияүче Татьяна Гущина, балалар белән төрле-төрле уйнау һәм ярышлар уздыра. Хәрәкәтле уеннар кыш өчен бик күп бар: «Туңдырам», «Кар атышып уйнау», «Падишах тауы» һәм башкалар. Урамда хоккей уйнарга булла, таудан шуырга, кар кызы әвәләргә… Әзмени никадәр җай файдаланулары бар кыш көне, тәрбияүченең хыял күрсәтү генә кирәк.
Алсу битләр, ялтырап тора торган күзләр һәм шәп кәеф – шундый нәтиҗә урамга чыгулары бөтен кешегә ошый: балаларга һәм олыларга да.
 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 12:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International