Яңалыклар 2015

22.12.2015
22нче декабрь көнне Канаш мәктәбендә Шәфкатьлелек дәресе булып узды.

22.12.2015
2015нче елның  22нче декабрь көнне Канаш авыл җирлеге Башлыгы Вальков Н.Н. Татарстан Республикасының авыл җирлекләре Башлыклары өчен оештырылган өйрәтү семинарында катнашты. Әлеге семинар Казан(Идел буе) Федераль Университетында узды.

20.12.2015
Тиздән Яңа ел!
Канаш башлангыч мәктәбендә Яңа елга әзерләнү бара. Сыйныф бүлмәсе һәм коридор бизәлгән,  урамда кардан боз сыннары ясалды. Бәйрәмалды кәефе хөкем сөрә, укуның беренче яртыеллыгын яхшы билгеләр белән тәмамлап, кышкы каникулда яхшы гына ял итәсе килә!

16.12.2015
2015нче елның 16нчы декаберендә Югары Ослан муниципаль районының Канаш авылы җирлегендә  өченче  чакырылышның  дүртенче утырышы булды. Депутатлар 2016нчы елга авыл җирлеге бюджетын кабул иттеләр һәм авыл җирлеген төзекләндрү буенча Карарны расладылар. Авыл җирлеге утырышында Югары Ослан районы буенча финанс-бюджет Палатасы рәисе
Козина С.В. катнашты.

10.12.2015
Канаш авыл җирлегендә урамнарны яктырту тулысынча исәпкә алынды. 2015 нче елның 8 нче декаберендә Канаш авыл җирлеге башлыгы Вальков Н.Н., Түбән Күлнең 4нче номерлы территориаль берәмлеге депутаты Иванов В.Н.  составындагы комиссия авыл җирлегендә урам яктырту буенча ел да уздырыла торган тикшерү үткәрделәр.  Тикшерү барышында 8 урында кимчелекләр бетерелде:
-янмый торган лампаларны алыштыру-4;
-чыбыкны алыштыру-1;
-контактларны чистарту-1;
-яктырту плафоннарын алыштыру-2.

09.12.2015
Код сәгате.
Канаш башлангыч мәктәбе “Код сәгате” икенче Бөтенрәсәй акциясендә катнашты.
4нче сыйныф укучысына вилеоролик һәм видеолекция күрсәтелде. Соңыннан ул онлайн тренажерда эшләде һәм акциядә катнашуы өчен сертификат алды.
Акциядә икенче тапкыр катнашып, укучы биремнәрнең кызыклырак, ләкин кыенрак икәнлеген билгеләп үтте.

24.11.2015
Толерантлылык  дәресе.
24нче ноябрьдә Канаш башлангыч гомуми белем бирү  мәктәбендә  «Толерантлылык  дәресе» булып узды.


02.11.2015
Теннис буенча мәктәпнең ачык беренчелеге.
2нче ноябрь көнне Канаш башлангыч мәктәбендә өстәл теннисы буенча мәктәпнең ачык беренчелеге узды. Каникул көннәрендә мәктәпкә алдагы елларда укуны тәмамлаучылар килде. Алар хәзерге вакытта Олы Мәми урта мәктәбендә һәм Югары Ослан гимназиясендә укыйлар.


29.10.2015
Өйрәтү семинары.
2015нче елның 29нчы октябренә Канаш башлангыч мәктәбе укытучысы Татьяна Косарева Яшел Үзән шәһәренең 3нче номерлы гимназиясендә башлангыч сыйныф укытучылары өчен уздырылган өйрәтү семинарында катнашты.
 

21.10.2015
Бердәм мәдәният дәресе.
21нче октябрь көнне Канаш авыл китапханәсендә Канаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Дима Фёдоров өчен Бердәм мәдәният дәресе узды. Китапханә мөдире Альбина Валькова укучыга “Укучының мәдәни көндәлеге” дигән республика проекты турында сөйләде. Әңгәмә барышында “Китаплар тирәсендә” дигән викторина да уздырылды.
Сыйныф җитәкчесе Татьяна Косарева Мәдәни көндәлекне ничек итеп тутырырга кирәклеген һәм нинди ярышларда катнашырга мөмкинлеген аңлатты.
Чара ахырында Альбина Николаевна кунакларга “Ослан җире” дигән фотоальбом бүләк итте. Ул туган җирне яхшыра белергә булыша.
 



15.10.2015
Музыка дәресе.
Канаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Дима Фёдоров музыка дәресендә Покров бәйрәме вакытында уздырыла торган ярминкәнең гореф-гадәтләре белән танышты.  Ярминкәдә иң шаяны Петрушка булган. Ул начар, кыек эшләре булган кешене көлкегә калдыра алган. Дима өстәмә белем бирү укытучысы Галина Фёдорова белән кечкенә спектакль күрсәттеләр.
Музыка дәресләрендә тарихка, Россиянең  гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләнә, баланың иҗади сәләтләре үстерелә.
 
11.10.2015
Кышка әзерләнү.
Канаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, сыйныф җитәкчеләре Татьяна Косарева белән, мәктәп бинасын кышка әзерлиләр.     
Бүлмәдәге җылылык һәм дымлылык санитар нормаларына туры килә.
 
09.10.2015
Канаш авыл җирлегендә җылыту сезоны башланды. Барлык административ биналар (авыл җирлеге һәм авыл клубы биналары) электр белән җылытыла. 2015-2016 нчы елгы җылыту сезонына әзерлек барышында электр ТЭНнары алыштырылды һәм авыл клубындагы ягулык җайланмасына яңа киңәйтелгән бак куелды.

01.10.2015
Өлкәннәр көне.
1енче октябрь көнне Канаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, сыйныф җитәкчеләре белән бергә, мәктәптә күп еллар буе эшләгән ветеран укытучыларны һәм техник эшчәннәрне Өлкәннәр көне белән котладылар. Һәр өлкән кешене өйләренә барып тәбрикләделәр, чәчәк бәйләме һәм таталы күчтәнәчләр тапшырдылар. Һәммәсенә ягымлы сүз таптылар, сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
 

26.09.2015
Милләт кроссы – 2015.
26нчы сентябрь көнне Канаш авылында, традицион булган, Милләт кроссы-2015 узды. Стартка Канаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе, Канаш авыл җирлеге, авыл клубы эшчәннәре, пенсионерлар чыкты.
 

07.08.2015
Мәктәпне кабул итү
Мәктәп укучыларны кабул итәргә, иминлек һәм уку өчен кирәкле шартлар тәэмин итәргә әзер.
 

16.07.2015
15 июля 2015 года Канаш авылы гражданнар җыелышы булды,анда мәсьәләсе буенча ремонт чишмә урамы буенча Үзәк Карар. Кабул ителде: егет һәм кызны тикшерү каптаж чишмә һәм исәп-хисап ясарга бәясе буенча ремонт-торгызу эшләре чишмә һәм колонка(урыннар, су алу). Тагын җыелырга булдык 17 июльдә 2015года.
 

26.05.2015
ГТО ункөнлеге
15нче майдан 25нче майга кадәр узган ГТО ункөнлеге кысаларында Канаш башлангычгомуми белем бирү мәктәбендә төрле чаралар узды. Алар Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын пропогадаландыруга юнәлтелгән иде. Сыйныф сәгате һәм 1000 метрга җиңелатлетик чабу узды.
Уку елы буена укучылар ГТО нормативлары тапшырдылар, Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы тарихы белән таныштылар, төрле спорт-сәламәтләндерү чаралары оештырып уздырдылар.
 

20.05.2015
Пионерия көне
19 нчы май көнне Канаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе укучылры мәктәп музеенда булдылар. Алар пинерлар тормышы белән бәйле булган экспозиция белән таныштылар. Сыйныф җитәкчесе Татьяна Косарева балаларга үзенең пионер вакытындагы балачагы, горф-гадәтләре, пионерлар оешмасының атрибутикасы турында сөйләде. Әңгәмә барышында укучылар пионер – димәк “беренче”, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итәр өчен, яхшы эшләр эшләр өчен, пионер булу мәҗбүри түгел дигән нәтиҗәгә килделәр.
 

18.05.2015
Мәктәп тирәсен яшелләндерү
Канаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәп тирәсен яшелләндерү һәм тирә якны чистарту эшләре дәвам итә. Балалар мәтәп тирәсендә, яңартылган һәйкәл тирәсенә чәчәкләр утырттылар. Укучылар чәчәкләргә сулар сибәләр, әйләнә-тирәдә чисталыкны сакларга тырышалар.
 

09.05.2015
Җиңү бәйрәменә багышланган митинг.
9 нчы май көнне Канаш авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70-еллыгына багышланган митинг узды. Авылдашлар сугышта һәлак булганнарга куелган һәйкәл янына җыелдылар. Һәйкәл район Башлыгы Марат Зиатдинов финанс ярдәме һәм авыл халкының иганәсенә яңартылды, төзекләндерелде.
 

01.05.2015
Тормыш иминлеге нигезләре фәненнән ачык дәрес
2015нче елның 30нчы апрелендә Канаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә Бөтенроссия тормыш  иминлеге нигезләре фәненнән ачык дәрес узды. Әлеге дәреснең максаты: укучыларның төрле шартларда практик куркынычсызлык осталыкларын эшкәртү.
Сыйныф җитәкчесе Татьяна Косарева өйдә, урамда һәм табигатьтә экстремаль шартларда укучыларда куркынычсызлык осталыкларын формалаштыру.
Аннан соң балаларга викторина тәкъдим ителде. Алар сорауларга уңышлы җавап бирделәр.
Чара противогаз кию буенча тренировка белән тәмамланда.
 

25.04.2015
“Язгы игелек атнасына”
25нче апрель көнне Канаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә “Язгы игелек атнасы” тәмамланды.
Атна төрле чаралар белән тулыландырылган иде.
 

16.04.2015
«Язны имин каршылыйк»
16нчы апрель көнне Канаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә «Язны имин каршылыйк» дигән темага дәрес узды. Балалар Непогодка һәм Светик белән таныштылар. Кайбер маҗаралар томанлы юлларда, бозлавыкта, кар һәм яңгыр яуганда булды. Укучылар явым-төшемле көннәрдә юлда йөрү үзенчәлекләре белән таныштылар һәм рәсемнәр буядылар.
Әлеге чара “Иминлек прогнозы” рамкасы кысаларында узды.
 

09.04.2015
Ышанучанлык телефоны
9нчы апрель көнне Канаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә бердәм бөтенроссия балалар ышанучанлык телефоны турында әңгәмә уздырылды. Сыныф җитәкчесе Татьяна Косарева балаларга әлеге телефонның ни өчен кирәклеге турында сөйләде, кайсы очракларда шалтыратырга кирәклеге турында аңлатты. Балалар смешариклар белән плакатлар карадылар. Алар кызыклы һәм аңлаешлы рәвештә укучыларга әлеге телефон белән ничк кулланырга кирәклеген аңлаттылар. Әңгәмәдән соң балалар ышанучанлык телефон номерын көндәлекләренә язып куйдылар.
 

31.03.2015
Юл йөрү кагыйдәләрен тапкырлау таблицасын белгән кебек бел.
31нче март көнне, каникулның соңгы көнендә, Канаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә “Юл йөрү кагыйдәләрен тапкырлау таблицасын белгән кебек бел” дигән танып-белү уены узды. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен уен формасында кабатладылар, юл тамгаларын тануда ярыштылар, җәяүлеләр һәм велосипедлылар өчен кагыйдәләрне искә төшерделәр.
Әлеге чараның төп максаты – юлда өйргәндә куркынычсызлыкны кайгырту, балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау.
 

26.03.2015
Сәламәт булу – бик яхшы!
26нчы март көнне Канаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә “Сәламәт булу – бик яхшы” дигән спорт-савыктыргыч чарасы узды. Сыйныф җитәкчсе Татьяна Косарева укучыларга сәламәт яшәү кагыйдәләре турында сөйләде, соңыннан элеге темага викторина уздырылды. Балалар барлык сорауларга да диярлек дөрес җаваплар бирделәр. Элеге чара саф һавада тәмамланды. Анда төрле хәрәкәтчән уеннар уздырылды.
 

18.03.2015
“Язгы игелек атнасына” нәтиҗә ясау
17нче март көнне Канаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә “Язгы игелек атнасы” тәмамланды.
Атна төрле чаралар белән тулыландырылган иде: “Игелеклелек безнең әйләнә-тирәбездә” дигән темага сыйныф сәгате, Сәламәтлек көнендә чыңгылы поход, “Чиста тәрәзәләр” акциясе, сугышта һаләк булучыларга куелган һәйкәл тирәсен чистарту  һәм башкалар.
Уку елы барышында мәктәп укучылары Игелекле Эшләр Агачы “үстерәләр”. Игелекле эшләре өчен балалар агачка яшел яфраклар ябыштырдылар. Акция барышында агачта чәчәкләр дә барлыкка килде.
 
 
11.03.2015
Язгы игелек ае
10нчы март көнне Канаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә Язгы игелек ае старт алды.  Ул 1997нче елдан уздырыла башлады. Акция “Игелек бездә һәм әйләнә – тирәбездә” дигән сыйныф сәгате белән башланып китте. Анда балалар “игелек” сүзенең килеп чыгышы белән таныштылар, игелек турында мәкальләрне искә төшерделәр, “Син игелеклеме?” дигән тест уздылар.
 
28.02.2015
“Аҗаган”
28нче февраль көнне Канаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә “Аҗаган” хәрби уены узды. Балалар үзләренә чакыру исемнәре сайладылар: “Спецназ”, “Юлбарыс”, “Сталкер”.
Чара башыннан ук көндәшләрнең бер-берсенә бирелергә теләкләре юк иде. Төрле конкурсларда әле берсе, әле икенчесе җиңде. Ә конкурслар төрле иде: ату һәм противогаз кию, граната ату һәм миналар эзләү, хәрби дәрәҗәләр һәм гадәтләр белү. Иң эмоциональ конкурс – “Солдат боткасы”. Балаларга солы боткасын чәй кашыгы белән ашарга кирәк иде. Әлеге ярышта “Сталкер” җиңде, ә калганнары аны күреп, ашыкмыйча гына, ботканы тәмләп ашыдылар.
“Аҗаган” хәрби-патриотик айлыкның соңгы чарасы булды. Ул Җиңүнең 70-еллыгына багышланды.
 
 
26.02.2015
Ветераннар алдында чыгыш
25нче февраль көнне Канаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Канаш авылы җирлегендәге тылда эшләгән хезмәтчәннәрне бүләкләгән чарада катнаштылар. Ветераннар  “1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышының 70-еллыгы” юбилей медальләре белән бүләкләнделәр.  Финалда “Һәрвакыт булсын кояш!” җыры яңгырады.
Кызганычка каршы, авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераннары калмады, тыл хезмәтчәннәренең дә рәтләре кими. Шуңа күрә әлеге чаралар тәрбия эшендә мөһим әһәмияткә ия.
 

22.02.2015
Биатлон
21нче февраль көнне, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Канаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә биатлон ярышы узды. Алдан ук зур әзерлек эшләре булды.  Балалар чаңгыда ярышырга һәм пневматик мылтыктан атарга әзерләнделәр. 3нче сыйныф укучысы Дмитрий Федоров җиңүче булды. Фиништан соң укучылар бәлешләр белән чәй эчтеләр, сыйныф җитәкчеләре Татьяна Косарева якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
 

18.02.2015
Җиңү коралы
18нче февраль көнне Канаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында “Җиңү коралы” дигән темага сыйныф сәгате узды. Укытучы Татьяна Косарева презентация әзерләгән. Балалар Бөек Ватан сугышы елларындагы сугыш кораллары турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Укучылар Югары Ослан районының Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исемгә лак булган батырларның батырлыгы турында белделәр.
Әңгәмәдән соң пневматик мылтыктан ату буенча ярыш булды. Балалар үзләренең төз атуларын үрсәттеләр. 4нче сыйныф укучысы Виталий Федоров җиңүче булды.

 

15.02.2015
Интернационалист-сугышчы белән очрашу
14нче февраль көнне Канаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе укучылары интернационалист-сугышчы Алексей Гаврилов белән очраштылар.Кунак балаларга армия тормышы турында сөйләде. Ул хәрби хезмәткә 1982нче елда алынган, һәм укудан соң Әфганистанга эләккән.
 

12.02.2015
Чаңгы ярышы
11нче февраль көнне Канаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә чаңгы ярышы узды. Ярыш 7нче февральдә билгеләнеп уза торган кышкы спорт төрләренә багышланган иде.
Балалар бик теләп 1 км дистанциядә чаңгыда йөгерделәр, соңыннан бөтенроссия бәйрәме турында презентация карадылар.
 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 12:03

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International