Яналыклар 2016

28.12.2016
Бүген Вахитов балалар бакчасында Яңа ел иртәсе бәйрәме булып үтте. Бәйрәмгә ата-аналар һәм дәү әниләр кунакка килделәр. Балаларны һәм килгән кунакларны бәйрәмчә бизәлгән чыршы каршы алды. Сабыйлар чыршыга багышлап җырлар башкардылар, әйлән-бәйлән уйнадылар. Шуннан нәниләр янына Кыш Бабай килеп керде. Балаларның шатлыгы чиксез иде. Алар Кыш Бабаларына шигырьләр сөйләделәр, җырлар һәм биюләр башкардылар. Кыш Бабайда сынатмады – ул төрле кызык сүзләр әйтеп, бүләк өләшеп йөрде. Аннан Кыш Бабай, тыпырдап, бик шәп бии башлады. Биемәскә һәм уйнамаска бу бәйрәмдә мөмкин түгел иде! Кыш Бабай балаларга бик күп бүләкләр алып килгән. Бәйрәм бик күнелле үтте, ата-аналар сабыйларга һәм балалар бакчасының хезмәткәрләренә бу бәйрәм өчен үзләренең чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.

27.12.2016
Чыршы бәйрәме.
Кыш бабай, кыш бабай,
Ул безне ярата,
Ул безгә Яңа ел
Бүләкләре тарата.
24нче декабрь көнне Матюшино балалар бакчасы балалары һәм Матюшино урта гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч һәм 5 нче сыйныф укучылары өчен “Тиздән,бик тиздән Яңа ел җитә” дип исемләнгән чыршы бәйрәме булып узды.Укытучылар,тәрбиячеләр матур итеп төзегән сценарий буенча барган бәйрәм кичәсендә Кыш бабай белән Кар кызы оештырган уеннарда, бәйгеләрдә, балалар бик теләп катнаштылар.Музыкаль чыгышларны рус һәм татар телләрендә башкардылар.Балаларның барысына да Кыш бабай бүләкләр тапшырды.Соңыннан лотерея билетлары уйнатылды.Килгән кунаклар, әти- әниләр балалар өчен шундый матур, күңелле итеп  бәйрәм чарасы оештыручыларга,бәйрәмне үткәрергә материаль ярдәм күрсәткән иганәчеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр.

27.12.2016
Курслар башланды.
26 декабрьдә Матюшино урта мәктәбенең башлангыч һөнәри әзерләү үзәгендә тракторчы курслары оештырылды. Дәресләр кышкы каникул дәвамында, 2016 елның 26 декабреннән 2017 елның 6 нчы гыйнварына кадәр, үткәреләчәк. Ерак авылларда яшәүче укучылар мәктәп янындагы интернатта яшәячәкләр. Барлык курсчылар өчен өч мәртәбәле кайнар аш оештырылган.
Курсларда, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча, яңа интерактив комплекс кулланылачак.
Булачак тракторчыларга кызыклы укулар һәм уңышлар телибез.

21.12.2016
Янып торган Әтәч елы якынлаша.
Җиһанда – кыш. Булган борчуларны капларга теләгәндәй, ябалактай ап-ак кар ява. Шул аклык белән бергә, күңелләрнең ишегенә яңа өметләр  кагыла. Әйе, безнең һәркайсыбыз бусагада торучы Яңа елдан шатлык-куанычлар, эшләренең уң булуын көтә, яңа планнар кора. Алдагы Әтәч елы уйланылган гамәлләр, “Җиде кат үлчә, бер кат кис”, - дигән әйтемгә буйсынучылар елы”, ди астрологлар. Бүген бердәм белем бирү эшчәнлеге-әвәләүдә пластилиннан балалар теләп, рәхәтләнеп,тырышып матур-матур әтәчләр әвәләделәр.

21.12.2016
Тиздән Яңа ел.
Чыршы бәйрәмен,Кыш бабай белән Кар кызын,бәйрәм кичәсендә җырлар,биюләр,шигырьләр башкарып,уеннарда катнашып,бүләкләр алуны балалар бик көтәләр.Шундый матур ,могҗизалы бәйрәмгә безнең бакча балалары һәм хезмәткәрләре бүлмәләрне бизәделәр.Зурларга,кечкенәләргә,гомумән, барыбызга да  матур итеп бизәлгән бүлмәләр,бәйрәм атмосферасы,күтәренке кәеф булдыралар.

20.12.2016
Яңа ел уенчыгы
Матюшино урта мәктәбе укучылары “Иң яхшы Яңа ел уенчыгы” исемле  район бәйгесендә катнаштылар. Бәйге укучыларның эстетик культурасын, талантлы һәм иҗади сәләткә  ия булган балаларны ачыклау өчен үткәрелә.
1-11 сыйныф укучылары иҗади активлык һәм фантазияләрен күрсәттеләр. “Оста куллар” түгәрәгенә йөрүчеләр Яңа ел сәгате, Гаделшина Зарина Яңа ел символы булган әтәч прәннеген текте. Гагарина Евгения  сәйләннән яңа ел чыршысын ясады, ә Токарева Вилада пингвиннан, кар бабайдан һәм кыш бабайдан торган күңелле компания  эшләде.
Бу уенчыклар белән  төп район чыршысы бизәләчәк. Бәйгедә җиңүчеләр ”Дом школьников”  тан грамота һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнәчәкләр.
Укучыларыбызның эшләре жюри тарафыннан югары бәяләнер дип уйлыйбыз, чөнки  алар бөтенесе дә пөхтә, оригинал, фантазия  һәм мәхәббәт белән эшләнгән.

 

19.12.2016
Бу көннәрдә яуган кар балалар бакчасының коллективына эшне арттырды. Алар көрәкләр тотып балаларның уен майданчыгын һәм юлларны чистарттылар.Шулай ук садик бинасының түбәсендәге һәм кошлар ашханәсенә юлларны чистарттылар.

17.12.2016            
JuniorSkills чемпионаты призёрлары      
17 декабрь көнне Матюшино урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары Гузельбаев Айрат һәм Садеев Илфат укытучылары Токарев Андрей Виктор улы белән JuniorSkills чемпионатының “Түбә эшләре”компетенциясе буенча зональ бәйгедә катнашып, призлы 3-нче урынны яуладылар. Ярыш Кама Тамагы районының Затон урта мәктәбе базасында уздырылды. Монда Республикабызның төрле почмагыннан  яшьүсмерләр җыелган иде. Безнең егетләр сынатмадылар, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.      
Алда –Казанда 2017 нче елның февраль аенда үткәреләчәк региональ этап. Укучыларыбызны уңышлы чыгышлары белән тәбрик итәбез, алдагы эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

16.12.2016
Вахитов балалар бакчасында Яңа ел бәйрәменә әзерлек бара. Сабыйлар тәрбияче апалары белән бүлмәләрне бизәделәр,шигыръләр, җырлар һәм биюләр өйрәнәләр. Күнакларны һәм балаларны Кар бабай каршы ала, залның түрендә әкияттән Кар кызы килгән, тәрәзәләрдә төрле бизәкләр урнашңа елны каршы алырга барысыда әзер.

16.12.2016
Яңа елга мәктәпне бизибез.
Бу көннәрдә Вахитов төп гомуми белем бирү мәктәбендә яңа ел алдыннан  була торган сихри атмосфера хөкем сөрә. Яң а ел – иң матур бәйрәмнәрнең берсе, бу бәйрәмдә бөтен нәрсә: урамнар, капка төпләре, мәктәпләр, балалар бакчалары бәйрәмчә бизәлә. Бигрәк тә мәктәпне бизәү бик мөхим, чөнки һәр укучы бу бәйрәмне зур түземсезлек белән көтеп ала. Быел бу эшкә барлык сыйныф укучылары да бик теләп катнаша. Алар коридорларны,  сыйныф бүлмәләрен матур итеп бизәп куйдылар. Кайбер сыйныфлар конкурс өчен әзерләнгән Яңа ел газеталарын да элергә өлгергәннәр инде.

13.12.2016
«Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея» конкурсының призёрлары
13 декабрь  көнне "Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея" республика конкурсының  нәтиҗәләре нигезендә Матюшино мәктәбенең бер төркем укучылары Садеева Әлинә, Гагарина Евгения һәм Агеева Анастасия призёр исеменә лаек булдылар.  Кызлар  “Матюшино җирендә автобус экскурсиясе “ проектын  конкурсның дәрәҗәле жюри әгъзалары алдында Казан шәһәренә барып яклап кайттылар һәм 3-нче урынны яуладылар.
Укучыларны һәм проект җитәкчесе булган Илдус Әнвәр улы Шәрәфиевны зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!

13.12.2016
Яңа ел алды ярминкәсе
13 нче декабрь көнне Матюшино урта мәктәбендә традицион Яңа ел алды ярминкәсе уздырылды. Бу чарада Матюшино урта мәктәбе һәм Матюшино балалар бакчасы катнаштылар. Ярминкәдә күптөрле өйдә пешкән камыр ризыклары, кондитер әйберләр һәм кул эшләнмәләре тәкъдим ителде. Ярминкәдән җыелган акчаны мәктәпнең ата-аналар комитеты  мәктәптә  һәм балалар бакчасында  яңа ел чараларын үткәрүгә юнәлтәчәк.

12.12.2016
Технология буенча олимпиададан җиңүче
9 декабрь көнне  технология буенча олимпиаданың муниципаль этабында Матюшино урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Гаделшина Зәринә үзенең яшьтәшләре арасында җиңүче булды.
Зәринә үзенең  яхшы теоретик белемнәрен һәм практик күнекмәләрен  күрсәтте. Иң мөһиме- үзенең “Хуш исле уенчык-песиләр” дип аталаган проектын тәкъдим итте һәм яклады.  
Әфәрин ,Зәринә, шулай дәвам ит!

12.12.2016
Вахитов балалар бакчасында Яңа ел бәйрәменә әзерлек бара. Сабыйлар тәрбияче апалары белән бүлмәләрне бизәделәр. Күнакларны һәм балаларны Кар бабай каршы ала, залның түрендә әкияттән Кар кызы килгән, тәрәзәләрдә төрле бизәкләр урнашңа елны каршы алырга барысыда әзер.

09.12.2016
Ватаныбыз Геройлары көне
Буыннар бәйләнеше -  Россиянең һәрвакыт көчле булуы, шуның аркасында җиңелмәс һәм чәчәк атуы. Безнең бурыч - һәрберебез өчен  сугышның куркынычлыгын һәм мондый трагедияне булдырмау турында белемнәребезне киләчәк буынга тапшыру,  нәрсә өчен,  кем аркасында шулай яшәүне балаларга җиткерү.
9 декабрь көнне Матюшино урта мәктәбе укучылары тантаналы чара, яхшы укучыларны Бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәт “Юнармия” сафларына кабул итү чарасында катнаштылар. Ватаныбыз Геройлары көненә багышланган митинг Югары Ослан авылы “Яшүсмерләр” клубында үткәрелде. Бу чарада катнашучылар  Туган илгә тугрылыклары турында ант бирделәр. Әйбәт укучылар: алар арасында безнең мәктәп укучылары Садеев Илфат, Трофимов Илья  һәйкәлгә венок куйдылар.
Матюшино мәктәбендә Герой көненә һәм Мәскәү сугышларында немец илбасарларына каршы чыгуларына 75ел тулу уңаеннан линейка уздырылды. Мәктәп балалары Матюшино авылындагы һәйкәлгә венок куйдылар. Бер минутлык  тынлык белән  Туган ил  өчен көрәшүчеләрне искә алдылар.
Туган илебез өчен көрәшүчеләргә  дан!

09.12.2016
Ришвәтчелеккә юл  юк.
9 декабрь - Халыкара ришвәтчелек көненә багышланган көн. Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбендә “ Бергәләп ришвәтчелеккә каршы” исемле рәсемнәр һәм китаплар күргәзмәсе оештырылган иде. Монда Распутин, Шукшин, Пришвин китаплары куелды. Авыл китапханәчесе Гибадуллина Гүзәл ришвәтчелек турында әңгәмә, законнарны белү һәм ришвәтчелек белән ничек көрәшү турында укучылар алдында чыгыш ясады. Балалар үз фикерләрен , тәкъдимнәрен әйттеләр.

09.12.2016
Яңа елга мәктәпне бизибез.
Бу көннәрдә Матюшино урта мәктәбендә яңа ел алдыннан була торган сихри атмосфера хөкем сөрә. Яңа ел - иң матур бәйрәмнәрнең берсе, бу бәйрәмдә бөтен нәрсә: урамнар, капка төпләре, мәктәпләр, балалар бакчалары бәйрәмчә бизәлә. Бигрәк тә мәктәпне бизәү бик мөхим, чөнки һәр укучы бу бәйрәмне зур түземсезлек белән көтеп ала. Быел бу эшкә  өлкән сыйныф укучылары бик теләп катнаша. Алар тәрәзәләргә матур бизәкләр төшерәләр. Бу сихри рәсемнәргә карап,  күңел күтәрелә.


08.12.2016
Талантлы яшьләрне бүләкләү тантанасы.
7 декабрь көнне Казан Дәүләт яшь тамашачы театрында Татарстан Республикасының Премьер-министры, фән һәм мәгариф министры Энгель Фаттахов катнашында талантлы яшьләрне бүләкләү тантанасы узды.
Бу чарага Татарстаныбызның төрле почмакларыннан 220 талантлы егет һәм кыз чакырылган иде. Шулар арасында Югары Ослан районының Матюшино урта мәктәбе укучылары Лия Токарева белән Яна Гәделшина да бар. Бу елның язында кызлар тормыш куркынычсызлыгы һәм иминлеге фәне буеча укучыларның Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында призлы урыннар яуладылар. Шушы казанышлары өчен Россия Федерациясе  Президенты талантлы яшьләрне хуплап  бирелгән премия лауреатлары  булдылар. Бүген дә аларга фән һәм мәгариф министрлыгының рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук аларның укытучылары Ильгизәр Гәделшинга да Энгель Фаттахов лауреатларны хәзерләгәне өчен рәхмәт хаты тапшырды.
Матюшино урта  мәктәбе коллективы Лия белән Янаны һәм дә Ильгизәр Әнвәр улын бу уңышлары белән чын күңелдән котлый, алар белән горурлана. Киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен тели.

08.12.2016
“Яшьләр ришвәтчелеккә каршы!” акциясе
8 декабрь –Бөтендөнья ришвәтчелеккә каршы көрәшү көне. Бу тема хәзерге заман җәмгыятендә әһәмиятле урын алып тора һәм һәр яктан тикшерелә. Ришвәтчелек һәм ришвәт алу проблемасы Россияда зур игътибарга лаек. Бу тема турында күп сөйләргә мөмкин, ләкин аның белән көрәшергә, аңа каршы чаралар күрергә кирәк.
Матюшино урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары бүген Бакча-Сарай бистәсендә “Яшьләр ришвәтчелеккә каршы!” акциясен үткәрделәр. Акция барышында Токарева Лия ясаган “Ришвәтчелеккә “Юк!” бер битле басма таратылды.
Акциянең максаты: укучыларда һәм авыл халкында ришвәтчелеккә каршы негатив мөнәсәбәт формалаштыру иде.

07.12.2016
"Сәламәт бул"
6 декабрь көнне Матюшино урта мәктәбендә инвалидлар Декадасы кысаларында "Сәламәт бул!" викторинасы узды. 5-11нче сыйныф укучылары ике командага бүленделәр һәм үз капитаннарын сайладылар. Катнашучылар "Безнең күрү сәләте", "Спорт һәм туклану", "Гигиена", "Зарарлы гадәтләр – авыруга юл " темалары буенча белемнәрен тикшерделәр.
Шунысын да әйтергә кирәк, балалар алып баручының сәламәт яшәү рәвеше турындагы четерекле сорауларына  тиз һәм төгәл җавап бирделәр.         
Нәтиҗәдә, тынгысыз интеллектуаль көрәштә "Всезнайки" командасы җиңде.
Җиңүчеләр татлы бүләкләр  белән бүләкләнде.

07.12.2016
Балаларның кыш көне җепшек кардан кар бабай ясау- иң яратып уйный торган кышкы  уеннарының берсе. Ә бүген кисеп –ябыштыру эшчәнлегендә без балалар белән кәгазь салфеткалар, мамык, йомырка кабыклары кулланып кар бабайлар ясадык.Менә нинди “шаян кар бабайлар” килеп чыктылар.

07.12.2016
Бүген вахитов балалар бакчасының сабыйлары белән бердәм белем бирү эшчәнлеге вакытында пластилин ярдәмендә  “Яңа ел чыршысы” ясадылар. Алар пластилин  белән эшләү күнекмәләрен ныгыттылар. Бу эшчәнлек балаларның кул моторикасын үстерә һәм эстетик тәрбия бирә.

07.12.2016
Балаларның кыш көне җепшек кардан кар бабай ясау- иң яратып уйный торган кышкы  уеннарының берсе. Ә бүген кисеп –ябыштыру эшчәнлегендә без балалар белән кәгазь салфеткалар, мамык, йомырка кабыклары кулланып кар бабайлар ясадык.Менә нинди “шаян кар бабайлар” килеп чыктылар.

06.12.2016
"Сәламәт бул"
6 декабрь көнне Матюшино урта мәктәбендә инвалидлар Декадасы кысаларында "Сәламәт бул!" викторинасы узды. 5-11нче сыйныф укучылары ике командага бүленделәр һәм үз капитаннарын сайладылар. Катнашучылар "Безнең күрү сәләте", "Спорт һәм туклану", "Гигиена", "Зарарлы гадәтләр – авыруга юл " темалары буенча белемнәрен тикшерделәр.
Шунысын да әйтергә кирәк, балалар алып баручының сәламәт яшәү рәвеше турындагы четерекле сорауларына  тиз һәм төгәл җавап бирделәр.         
 Нәтиҗәдә, тынгысыз интеллектуаль көрәштә "Всезнайки" командасы җиңде.
Җиңүчеләр татлы бүләкләр  белән бүләкләнде.

03.12.2016
Бүгенге көндә уч табаннары ярдәмендә рәсем ясау,төсле кәгазьгә уч табанын “төшереп” кисеп- ябыштыру алымнары популярлашып бара.Бу алым белән үзләре ясаган эшләрне күреп балаларның исләре китә.Матюшино балалар бакчасында да бүген оештырылган белем бирү эшчәнлегендә (кисеп- ябыштыру) тәрбияче Файзулова А.Л.нәниләргә, бу юлны кулланып, бик матур чәчәк ясарга өйрәтте. Эшчәнлектә балалар кызыксынып һәм теләп катнаштылар.

02.12.2016
Бетон торба төзү эшләренең дәвамы
2нче декабрь көнне Вахитов авыл җирлегендә ҖЧҖ “Мостостроительное управление” хезмәткәрләре Бакча-Сарай авылына бара торган юлда бетон торба төзү эшләре дәвам итә.

29.11.2016
Гражданнарны кабул итү
29нче ноябрь көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт авыл җирлегенең авылларыннан килгән яшәүчеләрне җир сораулары, белешмәлекләр белән танышу, салымнарны түләү сораулары буенча кабул итте.

28.11.2016
Бүген вахитов балалар бакчасының сабыйлары белән бердәм белем бирү эшчәнлеге вакытында ябыштыру белән шөгыльләнделәр. Сабыйлар  әниләр көненә багышлап  “Минем әнием” дигән рәсем ясадылар. Алар кайчы белән эшләү күнекмәләрен ныгыттылар. Бу эшчәнлек балаларга эстетик тәрбия бирә.

28.11.2016
Һәрвакыт булсын әни!
Бүген Матюшино балалар бакчасының матур итеп, бәйрәмчә бизәлгән залына иң кадерле кешеләребез - әниләр, дәү әниләр, әбиләр җыелганнар иде, чөнки монда иң матур бәйрәмнәрнең берсе- Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе булды. Кызлар һәм малайлар матур итеп шигырьләр, җырлар, биюләр башкардылар,балалар һәм аларның якыннары төрле уеннар,бәйгеләрдә катнаштылар,нәниләр үз куллары белән ясаган бүләкләрен әниләренә,дәү әниләренә,әбиләренә тапшырдылар.Кунаклар чараны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.Бәйрәм бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.

26.11.2016
Бетон торба төзү эшләренең башы
26нчы ноябрь көнне Вахитов авыл җирлегендә ҖЧҖ “Мостостроительное управление” хезмәткәрләре Бакча-Сарай авылына бара торган юлда бетон торба төзү эшләрен башладылар.

26.11.2016
Су алу җайланмаларын тикшерү
18-26нче ноябрь көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең башлыгы  Җәләлетдинов Альберт җаваплы затлар катнашында Вахитов авыл җирлегендәге  су алу җайланмаларын тикшерделәр: хоз.блокларны карадылар, электр санагычларының күрсәткечләрен язып алдылар, кышкы чорга автоматикаларны көйләделәр.

25.11.2016
Хисап-сайлау җыелышы
25нче ноябрь көнне Вахитов авыл җирлегендә Бөтенроссия политик “Бердәм Россия” партиясенең Югары Ослан җирле бүлегенең Вахитов беренчел бүлекчәсе хисап-сайлау җыелышы булып узды. Көн тәртибенә җиде сорау кертелгән иде.  Барлык сораулар да тулысынча каралды.

25.11.2016
Үткән чорларның каһарманнары турында
24 ноябрь көнне Идиятуллина Лилия, Матюшино урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы, үзенең эшен II Бөтенроссия "Туган Армия" хәрби плакат бәйгесенең муниципаль этабына җибәрде. Ул бәйге 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарына,  хәрби хәрәкәтләр һәм хәрби конфликтларда катнашучыларга багышлана.
Плакат бәйгенең "Безнең вакыт каһарманы" темасы буенча рәсмиләштерелгән. Лилия "Җиңү өчен Рәхмәт!" дигән эшендә укытучы-ветеран, 1941-1945 еллардагы  Бөек Ватан сугышында катнашкан, Матюшино мәктәбен тәмамлаучы  Кузовенина Анастасия Тимофей кызының портретын тасвирлаган.
Лилиягә уңышлар һәм иҗади казанышлар телибез!

24.11.2016
Уртак эш
Үткән атнада Вахитов авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре участковый полиция хезмәткәре Н.Е. Дергунов белән бергә очрашып терроризмга каршы һәм саклау куркынычсызлык чаралары буенча, авыл халкы белән уртак эш, кайбер мөһим һәм агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

23.11.2016
Бизнес-семинарда катнашу
23нче ноябрь көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы  Җәләлетдинов Альберт шәхси эшмәкәрләр белән бергә Яшүсмерләр-яшьләр клубы бинасында үткәрелгән "Бизнес-десант" белем бирү семинарында катнаштылар.

23.11.2016
85 ел тату һәм дус яшибез!
22 ноябрь көнне Югары Ослан районының үзәк мәчетендә муниципаль конкурс-викторина үткәрелде. Бу конкурс-викторина Югары Ослан районының 85 еллыгына багышланган иде. Бу бәйгедә Матюшино мәктәбеннән 9 сыйныф укучылары Гузәлбаев А., Садеев И., Арсланова Ф. һәм инглиз теле укытучысы Гайнанова А.Т. катнаштылар. Арсланова Ф. викторинада 3 нче урынны яулады, ә Гайнанова А.Т. укытучылар арасында  үткәрелгән викторинада 2 нче урынга лаек булды. Бәйге ахырында  мәчет хезмәткәрләре балаларны мул табын әзерләп сыйладылар. Бу бәйге үсеп килүче яшь буынның әхлак тәрбиясендә зур роль уйный.

 

23.11.2016
“Яшьтәшкә - яшьтәш” акциясе
21 ноябрь көнне Матюшино урта мәктәбендә “Яшьтәшкә - яшьтәш” акциясе кысаларында “Эзтабар” төркеме командиры 9 нчы сыйныф укучысы Гузәлбаев А. онлайн-викторина үткәрде. Викторинада 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Алар 5 төркемгә бүленде. Һәрбер командада  интернетка чыгу мөмкинлеге белэн кәрәзле телефон бар иде. Ярышу дәртен кертү  өчен  сорауларга  таймер һәм рейтинг системасы өстәлде. Укучылардан, мөмкин кадәр тизрәк сорауларга җавап бирү өчен, телефондагы дөрес җавапка тизрәк басу соралды. Сораулар мәктәп тематикасына багышланган иде. Он-лайн викторинада җиңүчеләргә һәм катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

22.11.2016
Гражданнарны кабул итү
22нче ноябрь көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт авыл җирлегенең авылларыннан килгән яшәүчеләрне җир сораулары, белешмәлекләр белән танышу, салымнарны түләү сораулары буенча кабул итте.

 

22.11.2016
Диагностик тест
Бүген, 22 нче ноябрь көнне, Матюшино урта мәктәбендә, республиканың барлык мәктәпләрендәге кебек үк, Татарстан Республикасының мәгърифәт  һәм фән Министрлыгы боерыгы буенча, 4,6,8 нче сыйныфларда  инглиз теленнән диагностик тест узды. Тестны үткәрү максаты: укучыларның фән буенча белем сыйфаты динамикасын тикшерү. Әлеге биремнәрне үтәүгә 45 минут бирелә. Тест нәтиҗәләре буенча тиешле дәрәҗәдә үзләштерелмәгән темалар өстендә балалар белән эш алып барырга кирәк булачак. Барлык укучыларга да уңышлар телибез!

 

22.11.2016
Экологик дәрес "Безнең белән бүлеш"
21нче ноябрьдә Матюшино урта мәктәбендә 7-11нче сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия экологик дәресе үткәрелде. Чара Халыкара икенчел эшкәртү көненә туры китерелгән, ул 15 ноябрьдә билгеләп үтелә.
Дәреснең максаты – көнкүреш чүпләренә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру һәм укучыларны чүп-чарны аерым  җыюда катнашырга өйрәтү. Экодәрес  "Эра" һәм  The Coca-Cola Foundation хәйрия Фондлары ярдәме белән оештырылды.
Дәрес уен формасында үтте. Укучылар калдыкларны утильләштерүнең төп алымнарын, аларның уңай һәм тискәре якларын  ачыкладылар, шулай ук чүп-чарны  аерым җыярга өйрәнделәр. Чара ахырында  барлык укучылар авылыбызны чүп-чардан арындыру өчен эш планы төзеделәр  һәм һәр укучы " Планетаны чүп-чардан саклап калу буенча яшел агент” таныклыгы алды.
Дәрес барышында ачыкланганча, безнең мәктәп укучылары инде күптән чүп-чар проблемасы турында җитди карашта. Кайбер  укучылар инде өйләрендә  чүп-чарны  аерым җыя башлаган. Алар металл, кәгазь калдыкларын икенчел чимал  тапшыру пунктларына  илтәләр. Күпләрне мондый пунктларның  безнең районда барлыгы турында мәгълүмат кызыксындырды. Балалар үзләренең зарарлы гадәтләрен файдалыга үзгәртергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Бары шулай гына табигатьне саклап калырга, кешеләр сәламәтлегенә ярдәм итәргә була.


    

 

22.11.2016      
«Көзне озату»
Матюшино балалар бакчасында “Көзне озату” бәйрәм кичәсе булды.Чарага балаларның әти - әниләре килделәр,балалар белән бергәләп уеннарда, ярышларда катнаштылар.Нәниләр Көз сылуга шигырьләр сөйләделәр,җырлар җырладылар,яфраклар биюен башкардылар.Көз сылу матур шигырь сөйли-сөйли балаларны тәмле алмалар белән сыйлады.
Кәрзинемдә алтын сары
Кызыл матур төсләр бар.
Күчтәнәчкә диеп җыйган,
Бик тә тәмле алмалар.

21.11.2016
Киңәшмәдә катнашу    
21нче ноябрь көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов авыл җирлеге башлыклары белән үткəргəн киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә барышында Башкарма комитетның архив бүлеге башлыгы Л.Спирина, финанс-бюджет Палатасы рәисе Е.Колесова, ЖКХ бүлеге башлыгы А.Московкин, юридик бүлек башлыгы Н.Пичугина чыгыш ясадылар. Шуннан соң авыл җирлеге башлыклары газета – журналларга язылу, халыкны су белән тәэмин итү, лицензияләүгә хәзерлекнең барышы турында сөйләштеләр. Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.

21.11.2016
Киңәшмәдә катнашу    
21нче ноябрь көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның оешма җитәкчеләре белән оештырылган чираттагы эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә катнашты. Аның барышында полиция башлыгының районда иҗтимагый тәртип саклау буенча урынбасары Д.Арефьев районда соңгы вакытта кылынган җинаятьләр турында; район башлыгы ярдәмчесе И.Гыйлаҗиев хакер атакаларына һәм компьютер йогынтысына каршы тору чаралары турында; район башлыгы каршындагы иҗтимагый Совет рәисе Р.Халиков үз Советының гражданнарны кабул иткәндәге эшчәнлеге, культура, мәгариф, спорт сфераларына муниципаль услугалар күрсәтү экспертизасы турында; территориаль сайлау комиссиясе рәисе В.Постников авыл җирлекләрендә үзара салым кертү референдумнары нәтиҗәләре турында чыгыш ясадылар. Аерым службаларга йөкләмәләр бирелде.

20.11.2016
Үзара салым референдумы
20нче ноябрь көнне Вахитов авыл җирлегендә №1279 и №1280 сайлау участокларында үзара салым референдумы уздырылды. Сайлаучыларның килүе югары 83,78% иде, “Әйе” дип 92,2% сайлаучылар уңай тавыш бирде. Үзара салым референдумы “2017 нче елда Вахитово авыл җирлеге территориясендә яшәүче һәрбер кәшедән 300 сум күләмендә үзара салым кертү һәм ул акчаларны авылның түбәндәге сорауларын чишүгә юнәлдерергә ризамы:
-    Мулланур Вахитов исемендәге авыл зиратларын төзекләндерү;
-    Ватан авылында 1 контейнер мәйданчыгы төзү һәм 4 контейнер сатып алу;
-    Ташовка авылында 2 контейнер мәйданчыгы төзү һәм 8 контейнер сатып алу;
-    Бакча-Сарай авылында 4 контейнер мәйданчыгы төзү һәм 16 контейнер сатып алу” темасына үткәрелде.
Зарлану һәм кисәтүләр булмады.

19.11.2016
Ярминкәдә катнашу
19нче ноябрь көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт Бакча-Сарай авылының шәхси фермеры Нәсибуллина Гөлнара белән бергә чираттагы тапкыр Казандагы Ямашева урамында үткәрелгән авыл хуҗалыгы товарларын сату ярминкәсендә катнашты. Бу юлы шәһәр кешеләре өчен сөт ризыклары (эремчек, каймак, сөт, корт, атланмай) барысы 495кг  үзенең шәхси хуҗалыгыннан китерде.

19.11.2016
Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү бөтенроссия көне
18нче  ноябрь көнне Матюшино урта мәктәбендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә багышланган БМО Генераль Ассамблеясы кабул иткән, бөтендөньядагы балалар хокукларын яклауга юнәлгән иң мөһим булган документларның берсе - бала хокуклары Конвенциясе турында чара үткәрелде.
Әлеге чараны 11нче сыйныф укучылары тарих укытучысы Андрей Токарев җитәкчелегендә үткәрделәр.
Балалар мәктәптә һәм көндәлек тормышта үзләренең хокуклары һәм вазифалары турында сөйләштеләр. Чара ахырында Андрей Викторович балаларга аларның хокукларын бозу очрагында ышаныч телефонына мөрәҗәгать итә алулары турында искәртте.

19.11.2016                                  
Сихри матурлыкны үз кулларың белән!
Шәхесне төрле яктан үстерү укытучыларның дәрес һәм дәрестән тыш чаралар вакытында алга куелган төп бурычы булып тора. Бу эшнең бер формасы булып  өстәмә белем бирүче түгәрәкләр санала.
Матюшино урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Гәделшина Зәринә, рәсем түгәрәгенә йөреп, акварель буяулар, карандашлар белән кәгазьгә, тукымага сурәт төшерергә өйрәнә. Бүген ул “Мәче башлы ябалак” исемле эшен төгәлләгән. Бу рәсемне ул пыялага махсус витраж буяулары белән ясаган. Эш, күз явын алырлык,  бик матур, пөхтә килеп чыккан. Зәринәнең ясаган рәсемнәре күп, алар төрле бәйгеләрдә призлы урыннарга лаек булалар. Укучыбызны мактап, уңышлар теләп  калабыз.


18.11.2016
Чираттан тыш гражданнарны кабул итү
18нче ноябрь көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт авыл җирлегенең авылларыннан килгән яшәүчеләренең үтенече буенча җир сораулары, коммуналь бурычларны түләү сораулары буенча чираттан тыш кабул итте.

18.11.2016
Ата – аналар җыелышы.
Бүген Вахитов балалар бакчасында ата – аналар җыелышы үтте. Балалар бакчасының мөдире Усманова Г.И. гриппка каршы чаралар белән таныштырды. Тәрбияче Гумерова Р.Р ата-аналарны яңа ел бәйрәмен өештырумоментлары белән таныштырды.

17.11.2016
"КЭС –БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты
17нче ноябрьдә Матюшино мәктәбенең "Яшь җилләр" кызлар командасы районның гомуми белем бирү учреждениеләре командалары арасында "КЭС –БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының  муниципаль этабында катнашты.  Баскетбол буенча ярышлар укучыларны дәресләрдә даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә җәлеп итү, спорт осталыгын арттыру, иң яхшы спортчыларны ачыклау максатында үткәрелә. Район баскетбол ярышы беренчелеге  район үзәгендә урнашкан "Чемпион” спорт комплексында узды. Безнең команданың җиңүгә яхшы мөмкинчелекләре һәм омтылышы бар. Киләсе ярышлар уңышка китерер, дип ышанып калабыз.

17.11.2016    
"Тәмәке тарту – сәламәтлеккә зыян салу!" акциясе
Халыкара тәмәке тартудан баш тарту Көнендә күп кенә оешмаларда никотинның зыяны һәм тәмәке тартуны ташлау ысулларына өндәү турында халыкны агарту һәм хәйрия чаралары үткәрелә.
17 ноябрьдә Матюшино урта мәктәбендә "SMS" балалар проектының "Максимум" отряды "Тәмәке тарту – сәламәтлеккә зыян салу!" акциясен үткәрде. Акциянең максаты - Бакча-Сарай бистәсендә яшәүчеләрнең  игътибарын тәмәке тартуның кеше сәламәтлегенә зыян китерү проблемасына җәлеп итү. Балалар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы бер битле басма тараттылар. Акция барышында тәмәке тартучыларга, тәмәкене конфетка алыштырырга, зыянлы гадәттән баш тартырга тәкъдим ителде. Бистәдә яшәүчеләрнең кайберсе әлеге файдалы башлангычка уңай җавап бирде:  тәмәке төтенен татлы ризыкларга алыштырды.
Шулай ук мәктәптә 9 нчы сыйныф укучылары Гүзәлбаев Айрат һәм Трофимов Илья балаларны тәмәке тартуның зыяны турындагы фактлар белән таныштырдылар һәм аларның җәмгыять проблемаларын күзаллаулары  турында укытучылар җитәкчелегендә  класстан тыш чара үткәрделәр.

15.11.2016
Гражданнарны кабул итү
15нче ноябрь көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт авыл җирлегенең авылларыннан килгән яшәүчеләрне җир сораулары, хуҗалыкларга адресларны бирү, белешмәлекләр белән танышу, салымнарны түләү сораулары буенча кабул итте.

15.11.2016
Уртак эш
Ике атна дәвамында Вахитов авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре “Матюшино” почта бүлеге җитәкчесе Т.Л.Файзуллова һәм күчмә почта элемтәсе бүлеге җитәкчесе Н.М.Спирина белән бергә очрашып кайбер мөһим һәм агымдагы мәсьәләләр, авыл халкына белешмәләр бирү, салым һәм су белән тәэмин итү хезмәтләре өчен бурычларны түләү сораулары буенча эшләр үткәрделәр.

15.11.2016
Балаларның яраткан уенчыклары – конструкторлар.
Кыз яки малай булуына карамастан, безнең балалар бакчасына йөрүче балаларның конструкторлар белән уйнау - иң яратып, теләп уйнаган уеннарының берседер. Конструкторлар белән уеннар оештыру балаларга үзлектән практик проблемаларны чишәргә, ФГОСта тәкъдим ителгән 5 юнәлеш буенча белемнәрен арттырырга ярдәм итә.  LEGO-технологиясен белем бирүнең 5 өлкәсендә дә кулланып була: социаль-коммуникатив, танып-белү, сөйләм үсеше, эстетик-сәнгать, физик үсештә. Чөнки конструктор белән эшләгән вакытта балалар бер урында гына утырмыйлар, үзләре дә сизмәстән төрле күнегүләр ясыйлар: уйлыйлар, сөйләшәләр, рольгә керәләр, иеләләр, чүгәлиләр һ.б. Берсүзсез балаларыбыз барысы да уйнарга ярата. Чөнки уен аларга шатлык, сөенеч бүләк итә. Балаларның уен эчтәлеген заманча, төрле төсле, матур, куркынычсыз уенчыклар белән баетып, хыялый замоклар, искиткеч корылмалар төзеп, гади физика законнарын уен аша аңлатсак, безнең балалар үз урыннарын табарлар, югалып калмаслар. Киләчәк заманга кирәкле конструкторлар, инженер-технологлар, яңа ачышлар ясаучы галимнәр булырлар дип ышанабыз!

10.11.2016
Вахитов авыл җирлегендә электр төзекләндерү эшләре
Ике көн дәвамында Вахитов авыл җирлегендә Югары ослан районының РЭС хезмәткәрләре яңгырдан соң бозланган электр челтәренең линиясендә оператив төзекләндерделәрү эшләрен үткәрделәр, шуның аркасында берничә тапкыр вакытлыча эл.энергия сүндерелгән иде.

10.11.2016
Бүген 2016 нчы елның 8 нче ноябрендә Матюшино балалар бакчасы тәрбиячесе Лотфулла кызы Асия Файзулова Яр буе Морквашы балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен  “ Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның математик күзаллауларын формалаштыруда дидактик уеннарның урыны” темасына уздырылган семинарда катнашты.Ул хезмәттәшләре белән” Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен өйрәткәндә дидактик уеннарның урыны”темасына эш тәҗрибәсе белән уртаклашты,алар игътибарына үз куллары  белән ясалган берничә дидактик уен  һәм аерым темалар буенча ясалган  дидактик уен - презентацияләр  тәкъдим итте. Мондый семинарлар педагогларга алга таба эшләрен уңышлы һәм нәтиҗәле  итеп оештыруларында ярдәм итәрләр дип ышанасы килә.

10.11.2016
Мәктәп музеенда яңа экспонатлар
10нчы ноябрь көнне Матюшино урта мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда “Үз кулларыбыз белән” күргәзмәсе яңа экспонатлар белән тулыландырды. Бу,- күз явын алырлык итеп эшләнгән, чәчәк бәйләмнәре, бик матур картиналар. Үзләренең эшләрен мәктәп укучылары Арсланова Фәридә, Каландарова Света, Агеева Анастасия, Гадельшина Яна технология укытучысы Лилия Садеева белән районыбыз Югары Осланның 85-еллык юбилеена багышлыйлар.

10.11.2016
Бөтенроссия тикшерү эшләре.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгының боерыгы буенча Югары Ослан муниципаль районының 4 мәктәбенең, шул исәптән Матюшино урта мәктәбендә, 9,10 ноябрьдә 2,5 нче сыйныфларда рус теленнән бөтенроссия тикшерү эшләре уздырылды. Эш 7 биремнән төзелгән иде. Укучылар биремнәрне үти алдылар. Сыйныфлардагы белем сыйфаты 60%( 2 нче сыйныф) һәм 50% (5 нче сыйныф) тәшкил итте.

10.11.2016
Мәктәп музеенда яңа экспонатлар
10нчы ноябрь көнне Матюшино урта мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда “Үз кулларыбыз белән” күргәзмәсе яңа экспонатлар белән тулыландырды. Бу,- күз явын алырлык итеп эшләнгән, чәчәк бәйләмнәре, бик матур картиналар. Үзләренең эшләрен мәктәп укучылары Арсланова Фәридә, Каландарова Света, Агеева Анастасия, Гадельшина Яна технология укытучысы Лилия Садеева белән районыбыз Югары Осланның 85-еллык юбилеена багышлыйла

10.11.2016
Бөтенроссия тикшерү эшләре.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгының боерыгы буенча Югары Ослан муниципаль районының 4 мәктәбенең, шул исәптән Матюшино урта мәктәбендә, 9,10 ноябрьдә 2,5 нче сыйныфларда рус теленнән бөтенроссия тикшерү эшләре уздырылды. Эш 7 биремнән төзелгән иде. Укучылар биремнәрне үти алдылар. Сыйныфлардагы белем сыйфаты 60%( 2 нче сыйныф) һәм 50% (5 нче сыйныф) тәшкил итте.

10.11.2016
Бүген 2016 нчы елның 8 нче ноябрендә Матюшино балалар бакчасы тәрбиячесе Лотфулла кызы Асия Файзулова Яр буе Морквашы балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен  “ Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның математик күзаллауларын формалаштыруда дидактик уеннарның урыны” темасына уздырылган семинарда катнашты.Ул хезмәттәшләре белән” Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен өйрәткәндә дидактик уеннарның урыны”темасына эш тәҗрибәсе белән уртаклашты,алар игътибарына үз куллары  белән ясалган берничә дидактик уен  һәм аерым темалар буенча ясалган  дидактик уен - презентацияләр  тәкъдим итте. Мондый семинарлар педагогларга алга таба эшләрен уңышлы һәм нәтиҗәле  итеп оештыруларында ярдәм итәрләр дип ышанасы килә.

09.11.2016
Безнең  балалар бакчасында балалар көчле һәм сәламәт булыр өчен һәр иртә физик күнегүләр ясыйлар. Бүген безнең белән бергә иртәнге күнегүләрне Вахитов мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары да кушылды. Балаларга  дәртле музыкага хәрәкәтләнергә бик ошый.     

08.11.2016
Гражданнар белән очрашу
8нче ноябрь көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт авыл җирлегенең авылларыннан килгән яшәүчеләренең үтенече буенча салымнарны түләү, җир сораулары, торак урынын хосусыйлаштыру, коммуналь бурычларны түләү сораулары буенча очрашу үткәрде.


05.11.2016
Ярминкәдә катнашу
5нче ноябрь көнне Вахитов авыл җирлегендәге Бакча-Сарай авылының шәхси фермеры Нәсибуллина Гөлнара Казандагы Ямашева урамында үткәрелгән авыл хуҗалыгы товарларын сату ярминкәсендә катнашты. Чираттагы тапкыр 415кг сөт ризыклары (эремчек, каймак, сөт, корт, атланмай) белән шәһәр кешеләрен шатландырды.

03.11.2016
Светодиод яктырткычларын алыштыру  
3нче ноябрь көнне Вахитов авыл җирлегенең авылларында 17 светодиод энергия саклау ут яктырткычларын ҖЧҖ “Сервис компаниясе БАРС” хезмәткәрләре гарантияләр буенча алыштырып чыктылар.

03.11.2016
Вахитов балалар бакчасының тәрбиячесе район семинарында катнашты. Бу чарага Югары Ослан районының тәрбиячеләре җыелдылар. Семинарның максаты – балаларга экологик тәрбия бирү. Рушания Рашитовна бу темага багышлап презентация әзерләде һәм доклад белән чыгыш ясады. Тәрбиячеләр үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар  Семинар бик кызыклы һәм нәтиҗәле булды.


01.11.2016
Гражданнарны кабул итү
01нче ноябрь көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт авыл җирлегенең авылларыннан килгән яшәүчеләрне җир сораулары, хуҗалыкларга адресларны бирү, шикаятьләрне карау, белешмәлекләр белән танышу, салымнарны түләү сораулары буенча кабул итте.

01.11.2016
Калган иде кичтән җирем
Кап- кара, шәрә булып
Таң атканчы ак кар яуган
Тал тирәкләргә кунып.   
Беренче кар. Кичә генә елап торган күк йөзеннән кышның беренче хәбәрчеләре - шук кар бөртекләре салкын һавада уйный-уйный тиз арада көзге коры сары үләнне ак юрган белән каплады. Беренче карга балалар бик шатланалар.Безнең балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә үзләренең шатлыкларын, куанычларын бүген саф һавада йөргәндә кар йомарламнары ясап, кар атыш уйнап исбатладылар.
   

31.10.2016
Курслар башланды.
31 октябрь көнне Матюшино урта мәктәбенең башлангыч һөнәри әзерләү үзәгендә тракторчы курслары оештырылды. Дәресләр көзге каникуллар дәвамында көн саен 9:00дан 16:30 га хәтле үткәреләчәк. З. Мәми, Карагуҗа, Макыл авылларыннан килгән ун курсант мәктәп яны интернатында яшиләр. Кичке вакытта укучылар өчен БДИ буенча әзерлек дәресләре һәм спорт түгәрәкләре үткәрелә, нәфис филмьнар күрсәтелә.


28.10.2016
М.Вахитов ис. авылында юл билгесен ремонтлау
28 октябрь көнне Вахитов авыл җирлегенең М.Вахитов ис. авылында авыл җирлеге башлыгы Җәләлетдинов Альберт актив авылдашлар Салимуллин Ирек һәм Халиков Айнур белән бергә Вахит урта мәктәбе янында юл билгесен ремонтлап урнаштырып куйдылар.

28.10.2016
Бүген,2016 нчы елның 28 нче октябрендә, Матюшино балалар бакчасында   оештырылган белем бирү  табигать дөньясы белән таныштыру эшчәнлегенең темасы “Алтын көз” иде. Балалар янына Белмәмеш килде.Нәниләр аның белән “Дөрес итеп әйт”, “Бу яфрак кайсы агачныкы?” уеннарын уйнадылар,Белмәмешкә көз айларын искә төшереп, санап чыгарга ярдәм иттеләр,”Көзге байлык”пазлларын җыйдылар, көз турында табышмакларга җаваплар таптылар. Соңыннан “Көзге яфраклар” күргәзмәсе ясадылар.Кунакка яфраклар темасына төрле төстәге яфраклар,миләш тәлгәшләре ясалган рәсемнәрен бүләк иттеләр.

28.10.2016
28 октябрь көнне Вахит мәктәбендә укучылар өчен “Сулыклар янында сак бул!” дигән тема буенча профилактик  әңгәмә уздырылды. Шулай ук көзге каникулларга китәр алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен дә искә төшереп үттеләр. Әңгәмә азагында укучылар “Сулыкларда сак бул!” дигән  фильм карадылар.

28.10.2016
Серле һәм күңелле бәйрәм – Хэллоуин
27 октябрь көнне  барлык изгеләр Көне алдыннан Матюшино урта мәктәбе укучылары иң серле, кабаклы һәм иң күңелле бәйрәм – Хэллоуинны билгеләп үттеләр. Чараны инглиз теле укытучысы Ә. Т. Гайнанова җитәкчелегендә 9 нчы сыйныф укучылары оештырды.
Башта алып баручылар: Фәридә Арсланова һәм Яна Гаделшина Хэллоуин бәйрәме тарихын һәм гореф – гадәтләре белән таныштырдылар. Кичә дәвамында төрле кызыклы бәйгеләр оештырылды. Бәйрәм "Хәзинә эзләүдә" квесты белән тәмамланды
Барлык катнашучылар да татлы бүләкләр алды: кәнфит һәм карамельле  алма. Бүләкләрне алып баручылар үз куллары белән әзерләгәннәр иде.
Бәйрәм бик күңелле үтте!

27.10.2016                                               
Диагностик тест
27нче октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан барлык гомуми белем бирү оешмаларында, гамәлгә ашырыла торган программалар буенча татар телен өйрәтүне  исәпкә алып диагностик тест оештырылды.
Матюшино гомуми урта мәктәбенең IV, VI, VIIIнче сыйныф укучылары да бу чарада катнаштылар. Тест сыйныфларда төрле программалар һәм дәреслекләр буенча укучыларга бердәм таләпләр мөмкинлек тәэмин итүче материалларга карап төзелде. Диагностик тест биремнәрен үтәүгә 45 минут вакыт бирелде.
Тест укучыларның татар теленнән Региональ белем бирү стандарты программа таләпләренә туры килгән уку казанышлары  дәрәҗәсен бәяләү һәм кайсы темалар укучыларда кыенлыклар китереп чыгаруын ачыклау максаты белән оештырыла. Диагностик тест нәтиҗәләре буенча укучыларның белемнәрендәге кимчелекләрне бетергә һәм чыгарылыш сыйныфларда булачак имтиханга уңышлы әзерләнү эшен оештырырга кирәк булачак.

27.10.2016
27 нче октябрь көнне Вахит мәктәбендә 6,8 нче сыйныфлар өчен татар теле фәне буенча диагностик тест уздырылды. Диагностиканың максаты:   укучыларның татар теле фәне буенча алган белемнәрен тикшерү. Мәктәбебезнең 6нчы һәм 8 нче сыйныф укучылары үзләренең алган билгеләрен аклап чыгарлар дип ышанып калабыз.

26.10.2016
Бүген,2016 нчы елның 26 нчы октябрендә, Матюшино балалар бакчасы тәрбияләнүче балаларга саф һавада вакытта тәрбияче миләш агачы янына “кунакка” барырга тәкъдим итте. Бу гаҗәеп матур, гадәти булмаган агач турында Лотфулла кызы Асия балаларга кыскача мәгълъмат бирде.Нәниләр үз күзләре белән миләш агачын күрделәр,җиләкләрен куллары белән тотып карадылар. Ә балалар бакчасына кайткач, миләш җиләкләрен юып, ашап, тәмен дә тоеп карадылар.Кемгә ошады, ә кемгә юк.

26.10.2016
Тиздән каникул...
Матюшино урта мәктәбе укучыларын киләсе атнада  башланачак көзге каникуллар алдыннан төп куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау турында искәрттеләр. Гадәттәгечә, әңгәмәне  «Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре” укытучысы Гаделшин Илгизәр Әнвәр улы үткәрде. Инструктаж барышында электр приборларын һәм газ җиһазларын өйдә куркынычсыз куллану, төнлә һәм көндез  юлда  йөрү кагыйдәләрен  үтәү,  ТРның  71нче законы буенча балаларның  тәүлекнең караңгы вакытында өлкәннәрдән башка йөрмәүләре турында сөйләштеләр. Спорт залында  суга батучыларны  коткару кагыйдәләре буенча практик дәрес узды. Укучылар “Александров " махсус җайланмасын кулланырга өйрәнделәр. Барлык ашыгыч хезмәтләрнең  телефоннарын искә төшерделәр. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар. Әңгәмә ахырында  Илгизәр Әнвәр улы барлык укучыларга да уңышлар һәм каникулларны үз сәламәтлекләре өчен файдалы итеп үткәрүләрен теләде.

26.10.2016
Вахитов балалар бакчасының тәрбиячесе район семинарында катнашты. Бу чарага Югары Ослан районының тәрбиячеләре җыелдылар. Семинарның максаты – тәрбиячеләрне традицион булмаган технологияләрне эштә куллану. Семинар бик кызыклы һәм нәтиҗәле булды.

25.10.2016
Вахитов авыл җирлегендә электр төзекләндерү эшләре
Берничә көн дәвамында Вахитов авыл җирлегендә Югары ослан районының РЭС хезмәткәрләре Мулланур Вахитов исем. һәм Бакча-Сарай авыллары янындагы электр челтәренең высоковольтный линиясендә һәм КТПларында ревизия-төзекләндерделәрү эшләрен үткәрделәр, шуның аркасында берничә тапкыр вакытлыча эл.энергия сүндерелгән иде. Бу эшләр торак пунктларны алдагы өзлексез эл.энергия белән тәэмин итү өчен кирәк.

25.10.2016
Тирә-якка кара!
25 октябрь көнне Вахит мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Халикова Р.Р. 2-3 сыйныф укучылары белән “Тирә-якка кара!” девизы астында урманга экскурсиягә бардылар. Укучылар иң элек урманда йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, чишмә янын чистарттылар. Балалар шулай ук  көзге табигатьнең матурлыгын күрергә, аны саклый белергә өйрәнделәр. Экскурсия азагында хезмәт дәресләре өчен яфраклар да җыйдылар.


24.10.2016
Сак бул!
Гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында Матюшино гомуми урта мәктәбендә мәктәп укучыларының шәхси һәм иҗтимагый куркынычсызлыгы буенча белем һәм тәрбия бирү формаларын һәм методларын камилләштерү буенча чаралар үткәрелде.
22нче октябрьдә “Тормыш иминлеге һәм куркынычсызлыгы нигезләре” укытучысы Гаделшин Илгизәр Әнвәр улы 1-11 нче сыйныф укучылары өчен террорчылык актларын кисәтү турында чара үткәрде һәм террористик янаулар вакытында гамәлләрнең алгоритмы белән таныштырды.

24.10.2016
Россия Герое – Магомед Нурбагандов
22 октябрьдә Матюшино урта мәктәбенең "Форпост" төркем командиры Садеева Әлинә Россия Герое - Нурбагандов Магомед Нурбагандович турында лекция укыды. Лекцияне укучылар, укытучылар һәм мәктәпнең техник хезмәткәрләре тыңлады.
Чара гражданлык һәм патриотик тәрбия максаты белән уздырылды.

24.10.2016
Су белән тәэмин итү системаларыннан һәм башка су чыганакларыннан пробалар алу
24нче октябрь көнне Вахитов авыл җирлегенең авылларында су белән тәэмин итү системаларыннан һәм башка су чыганакларыннан Роспотребнадзор хезмәткәрләре авыл җирлеге башлыгы белән берлектә пробалар алдылар.

23.10.2016                                     
Ачык ишекләр көне
22 нче октябрьдә Матюшино урта мәктәбе базасында эшләп килүче башлангыч һөнәргә хәзерлек үзәгендә Ачык ишекләр көне уздырылды.
Бу чарага район мәктәпләренең 9,10 нчы сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре , мәктәп директорлары җыелды. Чараны  Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Марат Зиатдинов ачып җибәрде, ул авыл хуҗалыгы профессиясенә хәзерлекнең яшь кеше өчен бик кирәкле чара икәне турында ассызыклап китте.  Үзәкнең ике еллык эш нәтиҗәләре, алдагы планнар, эш тәртибе турында Матюшино мәктәбе директоры, үзәкнең җитәкчесе  Илдус Шәрәфиев таныштырды.  Аннан соң сүз Казан дәүләт аграр университеты профессоры, механизация һәм техник сервис институты директоры Сергей Мирбат улы Яхин, шул ук институтның уку-демонстрация үзәге җитәкчесе, доцент Николай Иван улы  Сёмушкинга бирелде. Алар университет турында кызыклы чыгыш ясадылар, авыл хуҗалыгы профессияләренә хәзерлектә районга ярдәм итәчәкләре турында да әйтеп киттеләр.
Шулай ук ОАО «Красный Восток Агро» (Югары Ослан филиалы) һәм ООО АПК «Заволжье» хуҗалыклары директорлары Сергей Баканов һәм Ильяс Габбасов үзәкне тәмамлаган яшь  комбайнчыларның   быелгы урып-җыю эшләрендә тырышып эшләүләре турында әйтеп киттеләр. Ильяс Габбасов Сергей Грачёв  һәм Евгений Тюркинга Рәхмәт хатлары һәм акчалата премия тапшырды. Хәзергесе вакытта курсларда укучы яшьләр исеменнән Ключищи авылы фермеры Наталья Платонова һәм Шеланга авылыннан Наил Якбаров чыгыш ясады. Чара ахырында район Башлыгы Марат Галимҗан улы Зиатдинов быел курсларны тәмамлаган Насыбуллов Аделгә тракторист таныклыгы тапшырды,  быел укырга керүче курсантлар, ата-аналар, мәктәп җитәкчеләре алдында максат куйды һәм  яхшы теләкләрен белдерде.

фоторепортаж

22.10.2016
Төзекләндерү һәм экологик чистарту
22нче октябрь көнне Вахитов авыл җирлеге Башкарма комитеты һәм бюджет учреждения хезмәткәрләре иртән өстәмә тапкыр юл тирәсен чистартырга чыктылар.  Барлыгы 8 капчык чүп җыелды.

22.10.2016
Ярминкәдә катнашу
22нче октябрь көнне Вахитов авыл җирлегендәге Бакча-Сарай авылының шәхси фермеры Нәсибуллина Гөлнара Казандагы Ямашева урамында үткәрелгән авыл хуҗалыгы товарларын сату ярминкәсендә катнашты. Чираттагы тапкыр сөт ризыклары (эремчек, каймак, сөт, атланмай, корт - барысы 385кг) белән шәһәр кешеләрен шатландырды.

21.10.2016
Рөхсәтсез реклама белән көрәшү
21нче октябрь көнне Вахитов авыл җирлеге башкарма комитеты һәм бюджет учреждения хезмәткәрләре трасса буйлап юл тирәсендәге һәм Вахит авылындагы рөхсәтсез куелган рекламага каршы көрәш үткәрделәр.


 

20.10.2016
«Агач утырту көне» акциясе.
20 октябрь көнне Матюшино урта мәктәбенең  экологик төркеме укытучы Токарев А.В. җитәкчелегендә 30  яшь чыршы үсентеләре утырттылар. Бу чара «Агач утырту көне» акциясе кысаларында узды. Чыршы үсентеләрен мәктәп буе посадкасына утырттылар. Акция дәвамында барлыгы 100 агач һәм чыршы үсентеләре утыртылды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Агач утырту көне» акциясе территорияне яшелләндерү һәм төзекләндерү сәбәбе белән генә  түгел, ә балаларның һәм олыларның урманнарны саклау, торгызу һәм арттыру проблемасына игътибарын җәлеп итү мөмкинлеге дә. Чөнки агач  –  тынычлык символы, табигатьнең нечкәлеген  һәм аны якларга кирәклеген күрсәтүче билге.
Чынлыкта,  «Агач утырту көне» акциясе игелекле эш. Шул рәвешле, без үсеп килүче яшь буынга  табигатьне яратырга һәм сакларга кирәк,  дигән үрнәк күрсәтәбез.

21.10.2016
Чыганакларга сәяхәт
21 октябрьдә  Матюшино урта мәктәбенең  “Эзләнү» фәнни җәмгыяте активистлары "Чыганакларга сәяхәт" дип исемләнгән   VII республика конкурсының муниципаль этабында катнаштылар. Бу бәйге  МББУ "Татар борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе” базасында үткәрелде.
Конкурста укучылар тәкъдим иткән "Матюшинога автобуста  экскурсия" социаль проекты   районыбыз  Югары Осланның юбилеена багышланган иде. Укучылар әйтүенчә, туризм  районда зур темплар белән үсә. Алар бу яңалыкка, үзләренең мәктәп автобусында туган яклары   буенча экскурсияләр оештырып, кереп китмәкче булалар. Әлеге проект тормышка ашыр,  шулай ук безнең балаларда ватанпәрвәрлек һәм туган җиргә мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итәр, дип  ышанып калабыз.

20.10.2016
Мәктәп олимпиадасы
20 октябрь көнне Вахит мәктәбендә 5-9 сыйныф укучылары өчен татар теле буенча олимпиада үткәрелде. Мондый чаралар төрле фәннәрдән белем бирүне камилләштерү һәм сәләтле укучыларны ачыклау өчен уздырыла. Укучыларга югары баллар җыюларын теләп калабыз.

19.10.2016
Төзекләндерү һәм экологик чистарту
19нче октябрь көнне Вахитов авыл җирлеге Башкарма комитеты һәм бюджет учреждения хезмәткәрләре юл тирәсен чистартырга чыктылар.  Барлыгы 11 капчык чүп җыелды.

18.10.2016
Вахитов авыл җирлегендә юл төзекләндерү эшләре
18нче октябрь көнне Вахитов авыл җирлегендә “Татавтодор” бүлекчәсенең юл хезмәткәрләре М.Вахитов ис.авыл янында 2 км  трасса юлында төзекләндерү эшләрен үткәрделәр.

17.10.2016        
Туган якны өйрәнү укулары.
17нче октябрьдә Матюшино урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Закиров Фердинанд  Югары Ослан районының үзәк китапханәсе оештырган “Элеккеге чор тарихын саклаганда..." дигән туган якны өйрәнү укуларында катнашты. Фердинанд "Минем шәҗәрәм" номинациясендә "Минем гаиләм тарихы" дигән тикшеренү эшен тәкъдим итте. Бу чараның максаты – укучыларда туган якның тарихын өйрәнүгә кызыксыну арттыру,  Югары Ослан районының мәдәни, рухи  һәм тарихи мирасын саклап калу. Жюри  докладчы чыгышының  хәбәрдарлыгын, оригинальлеген  һәм әһәмиятлелеген бәяләде. Фердинанд диплом, ә  аның җитәкчесе, татар теле укытучысы,  Римма Закирова  рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

17.10.2016
Су алу җайланмасындагы эшләр
17нче октябрь көнне Вахитов авыл җирлегендәге МУП «Вахитово» хисабыннан Ташевка авылының  су алу җайланмасына яңа эл.энергияне хисаплау ноктасы, СИП-кабель һәм эл.яклау җиһазлары монтажланды.

17.10.2016
Әкияттә кунакта.
Бүген Вахитов балалар бакчасына кунакка Вахитов мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары кунакка килделзр. Алар буш кул белән килмәделәр – үзләре белән җырлар, шигырьләр һәм төрле уеннар алып килделәр. Балалар бакчасының сабыйларыда үзләрен сынатмадыла - җырладылар, биеделәр һәм төрле бәйгеләрдә катнаштылар. Балалар бергәләшеп “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерделәр.

15.10.2016
Чираттан тыш гражданнарны кабул итү
15нче октябрь көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт авыл җирлегенең авылларыннан килгән яшәүчеләренең үтенече буенча салымнарны түләү, җир сораулары, хуҗалыкларга адресларны бирү, торак урынын хосусыйлаштыру, коммуналь бурычларны түләү сораулары буенча чираттан тыш кабул итте.

15.10.2016
Уртак эш
Атна дәвамында Вахитов авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре күчмә почта элемтәсе бүлеге җитәкчесе Н.М.Спирина һәм “Матюшино” почта бүлеге җитәкчесе Т.Л.Файзуллова белән бергә очрашып кайбер мөһим һәм агымдагы мәсьәләләр, авыл халкына белешмәләр бирү, салым һәм су белән тәэмин итү хезмәтләре өчен бурычларны түләү сораулары буенча эшләр үткәрделәр.

12.10.2016                                             
Мул  уңыш.
Быел Матюшино урта мәктәбе теплицасында укучылар һәм укытучылар коллективының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә болгар борычының зур уңышы җыеп алынды. Ачык һава шартларында бу яшелчәгә җылылык җитеп бетми , ә менә теплицада Ермак, Гладиатор, Медаль сортлары мул уңыш бирде. Болгар  борычы витаминнарга һәм файдалы микроэлементларга бай, шуңа күрә аны мәктәп ашханәсендә укучыларның төшке ашларын витаминлаштыру өчен кулланалар.

12.10.2016
«Минем яраткан укытучым» бәйгесендә җиңү.
11октябрь көнне  МБОУДО “Дом школьников” «Минем яраткан укытучым» исемле V республика бәйгесенең район этабын үткәрде. Бәйгенең максаты - укытучы профессиясенең дәрәҗәсен күтәрү, укытучыга карата ихтирамлы мөнәсәбәтне формалаштыру. Матюшино урта мәктәбе укучылары бу бәйгедә үзләренең шигырь сөйли белү осталыкларын күрсәттеләр. Аларның чыгышлары сәнгатьлелек, сөйләмнең төгәллеге, эмоциялелеге белән аерылып торды. Садиева Әлинә, Гәделшина Зәринә 1 урынга, ә Байгазин Эмиль 3-нче урынга лаек булдылар. Тагын 3 укучы Закировлар Фердинанд , Тимур һәм Зәринә бәйгенең жюри тарафыннан рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Балаларны һәм аларны хәзерләгән укытучыларны зур уңышлары белән тәбриклибез.

12.10.2016
Иң мөһиме – сәламәтлек
Мәктәп эшендә төп юнәлешләрнең берсе - укучыларның сәламәтлеген саклау. Мәктәп - балалар күпләп җыела торган урын булып тора. Шуны истә тотып, мәктәптә медицина белән тәэмин итү һичшиксез  яхшы  оештырылган булырга тиеш. 5 октябрь көнне Матюшино урта мәктәбендә чираттагы укучыларны профилактик карау үткәрелде. Фельдшер Бикмуллина Әлинә Ильшат кызы балаларның буен, авырлыгын үлчәде, вакцинацияләү чараларын үткәрде. Укучыларның әти-әниләре уздырыла торган чаралар турында хәбәр ителгән иде. Балалар азрак авыртырлар, дип уйлыйбыз.

12.10.2016
Төзекләндерү һәм экологик чистарту
12нче октябрь көнне Вахитов авыл җирлеге Башкарма комитеты һәм бюджет учреждения хезмәткәрләре юл тирәсен чистартырга чыктылар.  Барлыгы 12 капчык чүп җыелды.

12.10.2016
Көз бәйрәме.
Бүген  Вахитов балалар бакчасында  көзгә багышланган чара үтте. Бәйрәмгә балаларның ата-аналары кунакка   чакырылды.  Балалар җырлар җырладылар, көз турында шигырьләр сөйләделәр, бик теләп төрле уен һәм конкурсларда катнаштылар. Кызлар күңелле "Кулчатыр”" биюен биеп күрсәттеләр, ахырдан балаларга татлы күчтәнәчләр өләштеләр. Бу бәйрәмнән һәркем күтәренке күңел һәм позитив эмоцияләр алды. Барысы да канәгать калды.

11.10.2016
«Урман көне» акциясе
Вахит мәктәбе укучылары һәм укытучылары “Урман көне”  акциясендә катнаштылар. Алар мәктәп яны территориясендә һәм Вахит авыл җирлегендәге обелиск янында яшь куаклар утыртты.
 

10.10.2016
Вахитов балалар бакчасында көз бәйрәменә әзерлек бара. Сабыйлар тәрбияче апалары белән бүлмәләрне бизәделәр. Залның түрендә әкияттән керпеләр һәм тиеннәр килгән, төрле төстәге яфракларны җил очырта. Көз бәйрәменә барысыда әзер.

10.10.2016
Минем кадерлеләрем!
1-10 октябрьдән өлкәннәр көненә багышланган декада игълан ителгән иде. Шул уңайдан Вахит мәктәбендә “Минем кадерлеләрем” дигән темага инша язу буенча конкурс оештырылды.  10 октябрь көнне җиңүчеләрне билгеләделәр. Алар: Гимадетдинов Илфат (3кл), Закиров Алмаз (5клґ), Галимова Ралинә (7кл.). Укучыларны чын күңелдән котлыйбыз!


08.10.2016
Ярминкәдә катнашу
8 октябрь көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт Казандагы Ямашева урамында үткәрелгән авыл хуҗалыгы товарларын сату ярминкәсендә катнашты. Шәһәр кешеләре безнең продукцияне бигрәк тә яратып каршы алдылар.

08.10.2016
«Алтын көз»  кроссы
7 нче октябрь көнне Матюшино гомуми урта мәктәбе укучылары Трофимов Илья, Садеев Илфат, Насыбуллов  Адель һәм Фатхуллин Ранис  Макыл  урта мәктәбендә  үткәрелгән район  “Алтын көз”  традицион  җиңел атлетика кроссында катнаштылар.
Балалар призлы урыннар алмасалар да, кросстан бик канәгать калдылар, чөнки башка мәктәпләрдәге яшьтәшләре белән  аралашып  
бик күп уңай эмоцияләр алдылар, иң мөһиме, актив катнашу!


07.10.2016
Мәктәп бакчасында яшелчә уңышын җыю
Матюшино мәктәбе коллективының тырышлыгы белән яшелчәләрдән зур уңыш алынды, яшелчәләр мәктәп ашханәсендә ел буена туклану өчен кулланыла.
6 октябрьдә безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары үстергән уңышны җыеп алу өчен өмә оештырылды. 5 - 11 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре идарәчелегендә мәктәп яны бүлемтегендә  эшләделәр. Кишер, кабак, кабачки, кызыл чөгендер җыйдылар. Укучылар дус һәм актив эшләделәр. Уңыш бик уңган.  Безнең җәйге хезмәтебез  бушка узмаганга бик шатланабыз!

06.10.2016
Уртак эш
Үткән атнада Вахитов авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре участковый полиция хезмәткәре Дергунов Н.Е.  һәм ветеринария хезмәте вәкиле Валеев И. белән бергә очрашып кайбер мөһим һәм агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

06.10.2016
Матюшино балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр оештырылган белем бирү эшчәнлегендә Матюшино урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлары укытучысы Л.Н.Гүзәлбаевага укытучылар көненә үз куллары белән бүләк әзерләделәр:  төсле буяулар ярдәмендә чәчәк рәсеме ясадылар.Бүләкне тапшырганда тәрбияче А.Л.Файзулова укытучыларга багышланган шигырь укыды:
Халык күңелендә Сезгә дигән
Меңәрләгән чәчәк бәйләме
Әгәр аны алдыгызга куйсак
Булыр алар таулар кадәрле…
Кояшны да бүләк итәр идек
Кояш биек, ә без кечкенә
Чәчәктән дә матур, назлы бүләк
Тапмадык без бүген һич кенә…

05.10.2016
Урам утларын карау
5нче октябрь көнне Вахитов авыл җирлегендә Ташевка, М.Вахитов ис., Бакча-Сарай, Ватан авылларындагы 22 урам ут яктырткычларын карап, тоташтырып һәм эшләмәүче лампалар алыштырдылар.

05.10.2016
Яшь гражданнар  форумы
29нчы  сентябрьдән 3нче октябрьгә кадәр “Идел" Яшьләр үзәге " базасында  яшьләр эшләре һәм спорт  министрлыгы ”Балалар оешмалары  Советы” иҗтимагый  оешмасы белән берлектә Татарстанның яшь гражданнары VI форумын уздырды. Форум барышында  укучылар җитәкчеләре белән берлектә Татарстанда балалар хәрәкәтенең  төп проблемаларын билгеләделәр, үз проектларын  һәм  тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Матюшино урта мәктәбеннән форумда  9 сыйныф укучысы Гүзәлбаев Айрат үзенең “Туган авылымда агротуризм" дигән проектын тәкъдим итте. Ул үз проектын  икътисад Министрлыгында яклады, анда Айратка сертификат  һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

05.10.2016
Бишенче сыйныф укучыларын балаларның иҗтимагый оешмасы "Иҗади төркемнәр берләшмәсе"нә кабул итү
Традиция буенча  4 октябрь көнне Матюшино урта мәктәбенең балалар иҗтимагый оешмасы "Иҗади төркемнәр берләшмәсе" үз сафларына 5-нче сыйныф укучыларын кабул итте. Тантаналы чара ИТБ рәисе Садеева Әлинәнең сәламләү сүзләре белән башланып китте, шулай ук ул Матюшино мәктәбенең балалар иҗтимагый оешмасы тарихы турында сөйләде. Уку-укыту, культмасса , экологик, шефлык, эзтабарлар төркемнәре командирлары 5 нче сыйныф укучылары өчен сынаулар әзерләгәннәр. Балалар яхшы дәрәҗәдә барлык сынауларны узды һәм тантаналы рәвештә киләчәктә яхшы укырга, ИТБ әгъзаларының вәгазьләрен үтәргә вәгъдә бирде.
Балалар оешмасы үзләренең яшь дусларына зур өметләр баглый.

05.10.2016
“Алтын көзгә сәяхәт” экскурсия.
Җәй китте һәм безнең тугаң якка алтын көз килде.  Балалар көз килгәнгә бик шат, алар бик теләп урамга чыгалар. Бүген алар тәрбияче апалары белән, көз-тылсымчының табигатьне үзенчә матурлавына сокланып,экскурсиягә барып кайттылар һәм “Алтын көз” темасына күзәтү уздырдылар. Бу күзәтүнең максаты – балаларның тәбигать күренешләре турындагы белемнәрен ныгыту,күзаллауларын киңәйтү, җәй  һәм көз ел фасылларын аермаларын күрә белү. Сабыйлар кыкзыксыну белән агачтагы төрле төстәге яфракларны  карадылар. Аппликация, композицияләр төзергә коелган яфраклар, күркәләр, орлыклар җыйдылар. Мондый күзәтүләр балаларның күзаллауларын киңәйтә, сөйләм телен устерә.


05.10.2016
Төзекләндерү һәм территорияләрне чистарту
5нче октябрь көнне Вахитов авыл җирлеге башкарма комитеты һәм бюджет учреждения хезмәткәрләре юл тирәсен чистартырга чыктылар. Барлыгы 11 капчык чүп җыелды. Ял көннәреннән соң басуларда, юлларда чүп-чар белән пакетлар кала. “Хөрмәтле яшәүчеләр һәм бакчачылар, чисталыкны саклагыз!”

05.10.2016
Укытучылар көне.
Матюшино мәктәбендә укытучыларның бәйрәм көне тантаналы линейка белән башланды, анда укучыларның бик матур котлау сүзләре яңгырады. Алар укытучыларының хезмәте өчен үзләреннән рәхмәт белдерделәр, рәхмәтле укучылар һәм иҗади уңышлар теләп, бүләкләр тапшырдылар, барлык укытучыларга чәчәкләр һәм бәйрәм тортлары бирделәр.  Мәктәп директоры Шәрәфеев Илдус Әнвәр улы укучыларга рәхмәт белдерде, ул районның профсоюз комитетыннан укытучыларга, юбилярларга мактау грамоталарын тапшырды. 10-11 сыйныф укучылары, гадәттәгечә, Үзидарә Көне оештырдылар. Барлык дәресләрдән соң актлар залында бәйрәм концерты булды.


04.10.2016
Гражданнарны кабул итү
04нче октябрь көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт авыл җирлегенең авылларыннан килгән яшәүчеләрне җир сораулары, хуҗалыкларга адресларны бирү, белешмәлекләр белән танышу, салымнарны түләү сораулары буенча кабул итте.

04.10.2016                       
"Талантлар ярминкәсе" фестивале
Матюшино урта мәктәбе  коллективы  Югары Ослан районының  85- еллыгына багышланган  "Талантлар ярминкәсе”  фольклор фестивалендә  актив катнашты. 4нче октябрьдә районның  яшьләр үзәгендә фестивальнең йомгаклау туры узды. Барлык мәктәпләр, шулай ук мәктәпкәчә балалар учреждениеләре тамашачы хөкеменә үзләренең иң яхшы номерларын  һәм  кызыклы чыгышларын тәкъдим иттеләр. Безнең иҗат коллективы  Бакча-Сарай авылының барлыкка килүе турында театральләштерелгән тамаша  күрсәтте.
Соңыннан укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре көче белән оештырылган ярминкәдә тәмле бәлешләр белән   кайнар чәй  эчү уздырылды.
Фестиваль мәктәп коллективларының  иҗади мөмкинлеген  тормышка ашыру өчен уңай шартлар тудыра.

03.10.2016
1нче октябрь - Халыкара өлкәннәр көне.
Бу көнне мәктәптә укытучылар һәм укучылар коллективы, балалар бакчасы хезмәткәрләре көче белән концерт оештырылды. Бәйрәмгә ветераннар, мәктәп укучыларының һәм бакчада тәрбияләнүче нәниләрнең дәү әни- дәү әтиләре, авыл халкы чакырылды. Концерт программасына җырлар, биюләр, шигырьләр кертелгән иде. Ә мәктәпнең укытучылар һәм балалар бакчасы  коллективы авылдашларыбызга безнең авылның тарихы турында тамаша күрсәтте. Барлык тамашачылар да мондый искиткеч матур концерт өчен безнең мәктәп һәм балалар бакчасы коллективларына рәхмәт сүзләре җиткерде. Без тагын бер кат "өлкән кешеләрнең – йөрәге яшь" икәненә инандык.  
Соңыннан әбиләр түгәрәк өстәл артында тәмле бәлешләр белән сөйләшә- сөйләшә, чәй эчтеләр.Бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп, шат күңелле әбиләребез өйләренә юл тоттылар.

02.10.2016
Өлкән кешеләрнең  йөрәге яшь
1нче октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Матюшино урта мәктәбендә өлкән яшьтәге кешеләрне һәм аларның бай тормыш тәҗрибәсен хөрмәт итәргә юнәлтелгән бик күп  чаралар үткәрелә.
Бу көнне мәктәптә укытучылар һәм укучылар коллективы көче белән концерт оештырылды. Безгә ветераннар, мәктәп укучыларының әбиләре, авыл халкы чакырылды. Концерт программасына җырлар, биюләр, шигырьләр кертелгән иде. Токарева Вилада "Ак атлар" дигән матур җыр башкарды. 6-8нче сыйныф укучылары башкаруындагы җыр "Минем әби" дип аталды. 9, 10 нчы сыйныф малайлары һәм кызлары башкарган  татар халык биюе барлык тамашачыларга да бик охшады. Ә мәктәпнең укытучылар һәм балалар бакчасы  коллективы авылдашларыбызга безнең авылның тарихы турында тамаша күрсәтте. Барлык тамашачылар да мондый искиткеч матур концерт өчен безнең мәктәп коллективына рәхмәт сүзләре җиткерде. Без тагын бер кат "өлкән кешеләрнең – йөрәге яшь" икәненә инандык.  
Әбиләребез өчен мәктәп музеена экскурсия дә оештырылды. Андагы экспонатлар аларга бик ошады, һәрберсе чабата, крыма юрган, кызыл башлы сөлгеләрне кызыксыну белән карады.
Соңыннан әбиләр матур өстәл артында тәмле бәлешләр белән чәй эчтеләр. Аннан соң,  бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп, шат күңелле әбиләребез өйләренә юл тоттылар.

01.10.2016
“Урман утырту көне” акциясе
1нче октябрь көнне Вахитов авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре “Урман утырту көне” акциясе кысаларында һәйкәл янында нарат үсентеләре утырттылар.
 

01.10.2016
Өлкәннәр көне
1нче октябрь көнне Вахитов авыл җирлеге башкарма комитеты, Матюшино карьеры, бюджет учреждения хезмәткәрләре һәм депутатлар Вахитов авыл җирлегендә “Өлкәннәр көне” бәйрәме уздырдылар: азык-төлек җыелмалары бүләк ителде, бәйрәм чәй табыннары оештырылды. Вахит авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт бәйрәм белән котлап, барысына да ныклы сәламәтлек, озын гомер, иминлек, бәхет һәм аяз күк йөзе теләде. Оештыруда һәм бәйрәмдә ярдәм иткән өчен Матюшино карьеры җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәрләргә, хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

 

28.09.2016
Төзекләндерү һәм экологик чистарту
28нче сентябрь көнне Вахитов авыл җирлеге Башкарма комитеты һәм бюджет учреждения хезмәткәрләре юл тирәсен һәм ышыклау урман  буйларын чистартырга чыктылар.  Барлыгы 10 капчык чүп җыелды.

28.09.2016             
Юлда йөрсән – бул өлгер! Юл кагыйдәләрен син бел!
28 сентябрь көнне Вахит мәктәбендә “Юлда йөрсән – бул өлгер! Юл кагыйдәләрен син бел!” темасына класстан тыш дәрес үткәрелде. Бу чарага укучылар юл кагыйдәләре турында  әңгәмә әзерләп килгәннәр иде. Сыйныф җитәкчесе Халикова Р.Р. балалар белән юл кагыйдәләре турында  викторина уздырды. Укучылар бик теләп һәи актив катнаштылар. Дәрес ахырында “Юлда сак бул!” темасына рәсем күргәзмәсенә йомгак ясалды.

 

28.09.2016
Россия Банкы киләсе елдан 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчалар чыгара башлаячак. Аларның бизәлеше әлегә ачыкланмаган. Яңа төр кәгазь акча тышлыгына мәркәзебез Казан үзнең йөзек кашы-  Кремль һәм Казан федераль университеты рәсемнәре белән ун финалист арасында җиңүче булуы мөмкин. Моның өчен бары тик “твоя-россия.рф “сайтына кереп, Казан шәһәре өчен безнең дә тавыш бирүебез мөһим. Матюшино балалар бакчасы хезмәткәрләре тавыш бирүдә актив катнаштылар.Башкалабыз Казанга уңышлар телибез!

26.09.2016
“Талантлар ярминкәсе”ндә катнашу
26 сентябрь көнне Вахит мәктәбе укытучылары “Талантлар ярминкәсе” фольклор-фестивалендә катнаштылар. Бәйрәм Түбән Осланның Мәдәният йортында үткәрелде. Монда Матюшино, Октябрьский, Шеланга, Түбән Ослан мәктәбе укытучылар коллективы да үзләренең чыгышларын тәкъ дим иттеләр. Укытучылар үзләренең чыгышында милли гореф-гадәтләрне саклау һәм онытмау, мәдәни мирас белән кызыксыну, мәхәббәт уяту мәсьәләләрен күтәрделәр. Фестиваль  ахырында укытучылар  үзләре пешереп килгән  ризыкларны жюрига һәм килгән кунакларга тәкъдим иттеләр.

26.09.2016
2016нчы елның 26нчы сентябрендә Матюшино урта мәктәбе һәм Матюшино балалар бакчасы коллективлары Югары  Ослан районының 85 еллык юбилеена багышланган “Талантлар ярминкәсе”дип аталган фольклор фестивальдә катнаштылар.  Бу чара Түбән Ослан авылы мәдәният йортында узды.Чыгышта катнашучылар бик тырышып Бакча Сарай авылының барлыкка килүе тарихын, татар халкының милли бәйрәме “Сабан туе”н  жюри әгъзалары игътибарына тәкъдим иттеләр.

24.09.2016
Гражданнарны кабул итү
24нче сентябрь көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт авылҗирлегенең авылларыннан килгән яшәүчеләрне җир сораулары, хуҗалыкларга адресларны бирү, төзекләндерү таләпләре, белешмәлекләр белән танышу, чүп чыгару һәм алып китү буенча килешүләр төзү сораулары буенча кабул итте.

23.09.2016
Казан өчен тавыш бирәбез!!!
Белгәнебезчә, 200 һәм 2000 сумлык купюралар сурәте өчен  тавыш бирүнең өченче этабы башланып китте. Ул купюраларны Россияның Үзәк банкы 2017 елда бастырып чыгарачак.
Безнең яраткан Казан шәһәребез дә сурәтләнү хокукы белән йомгаклау этабына чыкты.
Казан- игелекле кешеләр шәһәре. Безнең республика башкаласында гадәттәгечә хәйрия акцияләре, концертлар, җәмәгать бәйрәмнәре, өмәләр дә уза. Казан узенең купьеллык тарихы белән данлыклы, үз халкы һәм казанышлары белән горурлана. Безнең республика башкаласы “Россиянең өченче башкаласы” исемен горур йөртә.
21 сентябрь көнне Матюшино мәктәбе укытучылары һәм укучылары яраткан шәһәрләре Казан өчен тавыш бирделәр. Без барыбыз да чын күңелдән  Казанның яңа акча купюрасында сурәтләнүен телибез.


23.09.2016
“Талантлар ярминкәсе”нә әзерлек
Вахит мәктәбе укытучылары “Талантлар ярминкәсе” фольклор-фестиваленә әзерләнүне дәвам итәләр. Алар дәресләрдән соң калып, репетиция ясыйлар. Укытучылар үзләренең чыгышында милли гореф-гадәтләрне саклау һәм онытмау, мәдәни мирас белән кызыксыну, мәхәббәт уяту мәсьәләләрен күтәрәләр.

22.09.2016
Чираттан тыш гражданнарны кабул итү
22нче сентябрь көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт авылҗирлегенең авылларыннан килгән яшәүчеләренең үтенече буенча җир сораулары, хуҗалыкларга адресларны бирү, коммуналь бурычларны түләү сораулары буенча чираттан тыш кабул итте.

21.09.2016
Иң кадерле, иң сөекле  бәйрәм – Корбан ае.   Барлык мөселман халкының зур бәйрәме  быел 12 нче сентябрьдән   башланып китте. Аны үзен мөэмин-мөселман дип санаган кеше шатланып,әзерләнеп шөкер итеп каршы ала. Вахитов авылы мәдәният йортында  Корбан  ашы  мәҗелес кичәсе уздырылды. Анда авылыбызның  имам хатибы Марат Юсуп  улы һәм район имам – мухтасибы Гали хәзрәт Зиганшин катнашы. Вахитов авылы. Ватан авылы   кешеләре  чакырылды.  “Дин һәм тормыш”- дигән темага Вахит авылы китапханәсендә  китап күргәзмәсе ясалды, анда китап укучыларга   дини китаплар , әдәби китаплар тәкъдим ителде. 

20.09.2016
Вахитов авыл җирлегендә электр төзекләндерү эшләре
Берничә көн дәвамында Вахитов авыл җирлегендә Югары ослан районының РЭС хезмәткәрләре электр челтәренең высоковольтный линиясендә оператив төзекләндерделәрү эшләрен үткәрделәр, шуның аркасында берничә тапкыр вакытлыча эл.энергия сүндерелгән иде.

20.09.2016
Гражданнарны кабул итү
20нче сентябрь көнне Югары ослан муниципаль районының урынбасары Осянин Сергей Виктор улы Вахитов авыл җирлегенең гражданнарын кабул итте. Аның белән очрашуга өч кеше килде. Очрашуда өч сорау бирелде: М.Вахитов авылында мәдәният йортының түбәсен ремонтлау буенча, модульле ФАП төзелеше буенча, авылларда чүп контейнерларының мәйданчыкларын үзара салым хисабыннан төзү буенча.

20.09.2016
Бүген вахитов балалар бакчасының сабыйлары белән бердәм белем бирү эшчәнлеге вакытында рәсем ясаү белән шөгыльләнделәр, сабыйлар  көзге яңгыр һәм кулчатыр ясадылар. Алар буяү һәм пумала белән эшләү күнекмәләрен ныгыттылар. Бу эшчәнлек балаларга эстетик тәрбия бирә.

19.09.2016
Республика ярминкәсендә катнашу өчен  әзерлек эшләре
Вахит мәктәбе укытучылары, укучылары  24 нче сентябрьдә үтәчәк Республика ярмикәсендә катнашу өчен әзерлек эшләре алып баралар. Алар үз хуҗалыкларыннан сөт, каймак, эремчек, йомырка алып барачаклары турында белдерделәр. Ә мәктәп бакчасыннан кабак, чөгендер, кишер, кәбестә сатылачак.


18.09.2016
Сайлау көне
18нче сентябрь көнне Вахитов авыл җирлегендә №1279 и №1280 сайлау участокларында Дәүләт Думасына җиденче чакырылышка депутатлар сайлау үтте. Сайлаучыларның килүе югары иде.

16.09.2016   
Фельдшер бездә кунакта.
Матюшино балалар бакчасында фельдшер Әлинә Илдус кызы гриппны булдырмау өчен саклану чаралары турында әңгәмә үткәрде.Моның өчен ешрак кулларны юарга,сезон буенча киенергә,күп витамннар ашарга кирәклеге турында әйтте.Бакча хезмәткәрләренә,әти-әниләренең ризалыгы белән бакчага йөрүче балаларга прививкалар ясады.

15.09.2016                                      
Тырыш хезмәт өчен бүләк
15 сентябрь көнне  Югары Ослон муниципаль районының авыл хуҗалыгы  бүлеге мөдире Рәшит Галимҗан улы Гыйбадуллин Матюшино урта мәктәбенең 10-нчы сыйныф укучысы Агеева Анастасияга җәйге каникул вакытында ындыр табагында тырышып эшләгәне өчен кыйммәтле бүләк һәм мактау кәгазе тапшырды.
Настяны мәктәп директоры Илдус Әнвәр улы Шәрәфиев һәм барлык укытучылар һәм укучылар да котлап кул чаптылар. Аңа киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!

15.09.2016
Бүген вахитов балалар бакчасының сабыйлары белән бердәм белем бирү эшчәнлеге вакытында ябыштыру белән шөгыльләнделәр, сабыйлар матур куян ясадылар. Алар кайчы белән эшләү күнекмәләрен ныгыттылар. Бу эшчәнлек балаларга эстетик тәрбия бирә.

15.09.2016
Матюшино балалар бакчасы тәрбиячесе А.Л.Файзулова татар телендә чыга торган  «Салават күпере» балалар журналы ала башлады. Журналга  ачык төстә, матур итеп ясалган рәсемнәр,Татарстан җөмһүриятендә яшәүче балаларның төрле бәйгеләрдә катнашуы турында мәгълүмат,балалар ясаган рәсемнәр урнаштырылган. Хикәяләр, әкиятләр, шигырьләр татар телендә генә түгел,ә рус, инглиз телләрендә дә бастырылган.Безнең нәниләребез укый белмәсәләр дә,ачык төсләргә буялган журналны яратып, һәрбер битен игътибар белән карыйлар.

14.09.2016
Гриппка каршы вакцинация
14 нче сентябрь көнне Матюшина урта мәктәбендә укытучыларга  һәм укучыларга гриппка каршы вакцинация ясалды.
Грипп һөҗүмен булдырмас өчен иң нәтиҗәле ысуллардан булып  вакцинация  тора. Беренче вакцина ачылганнан бирле табиблар меңләгән кеше гомерен саклап кала алалар.  Һәм бүгенге көнгә кадәр вакцинация грипп вирусына каршы  көрәштщ  әһәмиятле чара булып тора. Грипптан прививка ясату өчен кулай вакыт  сентябрь- октябрь айлары санала. Гриппның вирусы бик үзгәреп торучан. Нәкъ менә шуңа күрә яңа вакциналар эшләнеп һәм төзелеп тора. Вакцинация өчен  үтерелгән вакциналар кулланыла, шуның өчен прививкадан соң грипп белән авырту күзәтелми. Гриппка каршы прививка 100% ка ук грипптан сакламый, ләкин авырый башлау  мөмкинлеген киметә.
Гриппка каршы прививка Дөньякүләм сәламәтлекне соклау оешмасы белән тәкъдим ителә  һәм вирустан бердәнбер  саклану чарасы булып тора.

14.09.2016
Игелекле сүз
Көзге игелек атнасы кысаларында Матюшино урта мәктәбендә авыл китапханәчесе Гыйбадуллина Гүзәлия Фәрит кызы  башлангыч сыйныф укучылары белән  “Игелекле сүз" темасына чара үткәрде. Чараның максаты- изге гамәлләр кылырга  омтылу тәрбияләү. Чарада балалар язучылары шигырьләре һәм хикәяләре укылды. Бу әсәрләр балаларны башкаларга карата игелекле, игътибарлы булырга өйрәтәләр. Шулай ук игелек сүзе яңгыраган мәкальләр әйтелде. Мондый чаралардан соң балалар уйланырлар һәм игелеклерәк булырга тырышырлар дип ышанып калабыз.

13.09.2016
Терлек азыгы алу өчен субсидия бирү
13нче сентябрь көнне Вахитов авыл җирлегендә шәхси ишек алдында сыер һәм кәҗә асраучылар Республика казнасыннан акчалата субсидия ала башладылар. Ул акчалар 1 баш сыерга – 3000 сум, ә 1 кәҗә башына – 1000 сум тия. Авыл җирлегенә бүленеп бирелгән субсидияләр размеры 195 000 сум тәшкил итә.

10.09.2016
Танкистлар көнен бәйрәм итү.
10 сентябрь көнне Матюшино урта мәктәбенең бер төркем укытучылары һәм эшчәннәре  Кубинка шәһәрендә үткәрелгән танатанада катнаштылар. Бу көнне Танкистлар көнен бәйрәм итүнең 70 еллык юбилее билгеләп үтелде. Бәйрәмдә  сугыш ветераннарын котлау, танкистлар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр кую, танклар парады, экскурсияләр, сугышчан фильмнар күрсәтү үткәрелде. Тантанада катнашучылар тәмле солдат боткасы белән дә сыйландылар.”Бу кән күңелләрдә озак сакланыр,”- диләр безнең танкист – укытучыларыбыз.

10.09.2016
Юл төзекләндерү эшләре дәвамлана
10нчы сентябрь көнне “Татавтодор” бүлекчәсенең юл хезмәткәрләре Бакча-Сарай һәм Матюшино авылларына бара торган юлда төзекләндерү эшләрен тәмамлыйлар.

10.09.2016
Уртак эш
10нчы сентябрь көнне Вахитов авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре участковый полиция хезмәткәре Дергунов Н.Е.  һәм күчмә почта элемтәсе бүлеге җитәкчесе Н.М. Спирина белән бергә очрашып кайбер мөһим һәм агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

10.09.2016
10 сентябрь көнне Вахит мәктәбендә “ Аек яшәү” акциясе булып узды. Бу акция сәламәт яшәү рәвешенә багышланган. Акциядә катнашучылар үзләренә нәтиҗә ясап: “Мин сәләмәт яшәү рәвешен сайлыйм, чөнки...” дигән җөмләне әйтеп бетерделәр. Үзләренең теләкләрен ватман битенә яздылар. Китапханә укучыларга “Сәламәтлеккә юл” дип исемләнгән китап күргәзмәсен тәкъдим итте.

09.09.2016
Бакча-Сарай авылында су белән тәэмин итү системасында төзекләндерү эшләре
9нчы сентябрь көнне Бакча-Сарай авылының Идел ягы урамында кое эчендә су белән тәэмин итү системасында торба тишелеп су агып чыканнан соң су алу җайланмасы вакытлыча сүндерелеп торды һәм ремонт эшләре үткәрелде.

09.09.2016
Мәрхәмәтлеккә адым.
Вахит мәктәбендә көзге мәрхәмәтлелек атналыгы узып бара. 9 сентябрь көнне мәктәп укучылары Салимуллина Гөлсинә Кашаф кызының хәлен белеп кайттылар. Гөлсинә апа  – тыл ветераны. Сугыш чорының авыр көннәре турында сөйләде ул балаларга. Укучылыр аны игътибар белән тынладылар , төрле сораулар бирделәр.  Шуннан соң укучылыр  Гөлсинә апага үзләре үстергән ал, кызыл, ак  яран гөлләрен бүләк иттеләр. Ул бик шат булды.
Гөлсине апа балаларга изге теләкләр теләде, бер-берсе белән тату,дус торырга өндәде, әти-әниләрне хөрмәт итергә, яхшы укырга дигән теләктә калды.

09.09.2016
Хөрмәтле авылдашлар һәм кунаклар! Вахитов авыл җирлеге башкарма комитеты салым түләүчеләр игътибарына мәгълүмат бирә!
Салым түләүчеләр игътибар итегез: Дәүләт һәм муниципаль услугаларның Бердәм порталында, gosuslugi.ru сайтында урнашкан.
ФНС России сервисына физик затларга керү өчен (ru/lk https://lk2.service.nalog /) өч чараны белергә кирәк: логин һәм рароль аша, универсаль электрон карта ачкычы ярдәмендә һәм Бердәм порталның керү реквизитлары аша.
Физик затлар күбрәк очракта мөлкәт салымы, транспорт салымы һәм җир салымы бурычлы булалар. Алар турындагы мәгълүматлар Федераль салым службасыннан алына. Шуннан ук түләү реквизитлары да алына.
Салымны банк картасы ярдәмендә дә түләп була. Дәүләт услугаларының шәхси кабинетында пользователь турында тулы мәгълүмат бар.

08.09.2016
Хөрмәтле авылдашлар һәм кунаклар! Вахитов авыл җирлеге башкарма комитеты белешмәлекләрдәге саклау куркынычсызлык чараларын укып үтәүгезне әйди

Памятка (скачать)

03.09.2016
Ташевка авылында яшәүчеләрнең җыены
03нче сентябрь көнне Вахитов авыл җирлегендәге Ташевка авылының яр буе урамнары яшәүчеләре җыены үтте. Җыенда чираттагы сораулар каралды:
1)    дини җәмгыятне булдыру;
2)    үзара салым буенча референдум;
3)    зиратта өмәләр;
4)    куркынычсызлык чараларын үтәү, белешмәлекләр белән танышу;
5)    янгынга каршы каратылган юлны төзүдә катнашу.

07.09.2016
Ягулык сезонына әзерләнү
07нче сентябрь көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы  Җәләлетдинов Альберт ягулык сезонына әзерләнү эшләре кысаларында ЭПУ “Зеленодольскгаз” оешмасына газ җибәрү мәсьәләләре буенча барды.

07.09.2016
Парлы картлык – олы байлык ул
Һәр  гаиләнең  үз юлы,  үз  шатлыклары,  көенечләре,  үз тарихы бар.   Ватан  авылында  гомер  кичерүче   Сания апа  белән   Әнвәр  абый   Файзуллиннар  бергә  гомер  итүләренә 60 ел тулды.  
Әнвәр абый белән  Сания апа – икесе дә  хезмәт ветераннары. Гомерләре  Ватан авылында тырыш хезмәт белән үткән. Ул елларның истәлеге булып, тартма тулы Мактау кәгазьләре, хезмәт алдынгысы билгеләре, юбилей медальләре саклана. Ә чын хезмәт билгеләре аларның сөялле кулларында, җыерчык сарган йөзләрендә  күренә. Авыл тормышы җиңел булмагандыр, ләкин алар беркайчан да зарлануны белми. Һәр эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп яшиләр. Сугыш елларыннан соңгы чорда эшне дә ирләр эше, хатыннар эше дип тору булмаган. Урман кисүдә дә, болын чабуда да гел бергә булганнар.
Бүрәнәнең авырын да, җиңелен дә бергә күтәргән кебек, тормыш йөген дә икәүләп тарттылар. Авыл җирендә халык ни белән шөгыльләнә алса, алар шуларның барысын да эшләде. Яз җитүгә, бакча эшләре тотына. Җәй буе  бакчалары яшелчә, җиләк-җимеш белән гөрләп тора. Йорт тутырып мал-туар, кош-корт асрадылар. Умарта корты тоттылар. 60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә – үзе бер мәртәбә! Еллар узган саен, яшәгән саен,  аларга балалары гына түгел, тирә-юньдәгеләр дә сокланып карый. Авыл халкы арасында зур ихтирамнары, данлы абруйлары бар. Аларның исәнлегенә шатланып яшәүче балалары,  5 оныклары, 3 оныкчыклары үсә.
Картлар исәнлектә, тигезлектә, балалар бәхетенә куанып яшиләр. Үзләренең яшьлегенә туры килгән авыр сугыш еллары беркайчан да кабатланмасын, без күргәнне балаларга күрергә язмасын, дип намазлары саен дога укып, теләк телиләр. Алар Ходай насыйп иткән гомерләрен мәгънәле һәм матур итеп яши беләләр.  Шушындый матур мәҗелескә әти-әниләрен, дәү әниләрен, дәү әтиләрен,әби -бабаларын   тәбрикләргә кызлары , уллары, киленнәре, кияүләре, оныклары ,оныкчалары, күршеләре килгән иде.  Шулай ук Югары-Ослан муниципаль районы ЗАГС җитәкчесе Н. Кадырова  һәм Вахит авылы үзидарә   җитәкчесе Залялетдинов  Альберт Шавкатович  юбилярларга истәлекле бүләк тапшырдылар.                                                                                                                     
Сания Шагиахмет кызы  һәм Әнвәр Файзрахман улы Файзуллиналар -Вахит авылы  китапханәсенең иң күп китап укучысы булып саналалар. Салимуллина Сания Лутфулла кызы –китапханә мөдире дә аларны 60 ел гомер итүләре белән тәбрикләп үтте.

07.09.2016
7 сентябрь көнне Вахит мәктәбендә эвакуация үтте. Мәктәп бинасыннан барлык укучылар, укытучылар,балалар бакчасы балалары һәм хезмәткәрләре эвакуацияләнде. Мондый чараның максаты яну куркынычы булганда, бинадан тиз арада чыгу , кешенең гомерен һәм саулыгын саклап калу өчен үткәрелә.

06.09.2016
Сак яшәү рәвеше буенча бәйге
6нчы сентябрь көнне МБГББУ “Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә сак яшәү айлыгы кысасында, 10ынчы сыйныф укучылары арасында “Гаять ситуацияләрдә куркынычсызлык һәм кешене саклау” һәм башка сораулар буенча бәйге үткәрелде.

06.09.2016
“Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү” темасына ата-аналар җыелышы
6 сентябрь көнне Вахит мәктәбендә “Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү” темасына ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышның төп максаты: хәзерге вакытта күп кенә ата-аналарны балаларның куркынычсызлыгы борчыганлыгы турында иде. Балаларны куркынычсызлык кагыйдәләренә иң беренче гаиләдә өйрәтерә кирәклеге әйтелде. Ә моның өчен кирәкле информацияне әти-әниләрнең үзләренә белергә кирәк. Шуңа күрә без балага хәзерге дөньяның чынбарлыгын ачып бирергә тиеш. “Юлда баланың куркынычсызлыгы” дигән анкетага нәтиҗәне ТИН укытучысы Халиков К.Х. ясады. Балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, әти-әниләр, билгеле бер ситуациядә үз-үзеңне тотуның элементар кагыйдәләрен балаларга өйрәтергә тиеш икәнлеген мәктәп директоры Усманова Г.И. тагын бер кат ассызыклады.

05.09.2016
Вахитов авыл җирлегендә электр төзекләндерү эшләре
Берничә көн дәвамында Вахитов авыл җирлегендә Югары ослан районының РЭС хезмәткәрләре Мулланур Вахитов исем. һәм Бакча-Сарай авыллары янындагы электр челтәренең высоковольтный линиясендә һәм КТПларында төзекләндерделәрү эшләрен үткәрделәр, шуның аркасында берничә тапкыр вакытлыча эл.энергия сүндерелгән иде. Бу эшләр торак пунктларны алдагы өзлексез эл.энергия белән тәэмин итү өчен кирәк.

05.09.2016
Бүген Вахитов балалар бакчасына авыл фельдшеры Гатина М.Г кунакка килде. Ул сабыйларга Манту пробасы ясады. Бу чара туберкулёз авыруына каршы чара буларак тора. Шулай үк фельдшер гриппка каршы профилактик әнгәмә уздырды һәм гриппка каршы прививка ясарга өндәде.

03.08.2016
Ягулык сезонына әзерләнү
3нче август көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы  Җәләлетдинов Альберт ягулык сезонына әзерләнү эшләре кысаларында ФБУ ЦСМ «Татарстан» оешмасына газ җиһазларын тикшерергә тапшырды.

 

03.09.2016
2 сентябрь көнне Вахит мәктәбендә терроризмга каршы сыйныф сәгатьләре үткәрелде. 5 нче сыйныфта “Нәрсә соң ул терроризм?” темасына әңгәмә булып узды. Балалар үзләре кызыксынган сорауларга җавап алдылар. Ә 6-9 классларда “Терроризм җәмгыятькә яный” темасына диспут кызык үтте. Дәресләрдән соң бөтен бала “Без Бесланны онытмыйбыз!”дигән видеоролик карады.


 

02.09.2016
02нче сентябрь көнне Вахитов авыл җирлегендә “Таттелеком” - РУЭС бүлекчәсенең хезмәткәрләре Бакча-Сарай һәм Матюшино авылларына оптик- җепсел кабель үткәрү эшләрен тәмамлыйлар.

01.09.2016
Матюшино гомуми урта мәктәбендә Белем бәйрәме
Матюшино гомуми урта мәктәбендә Белем бәйрәме тантаналы һәм оешкан төстә үтеп китте. Мәктәптә быел районның алты авылыннан укучылар килеп укыйлар. Яңгырлы көн булуга карамастан, иртәдән мәктәптә бәйрәмчә күңелле һәм җылы иде.
Бәйрәм мәктәп диреторы И.Ә.Шәрәфиевның котлау сүзләре белән башланып китте. Балаларны һәм укытучыларны шулай ук килгән кунаклар: Вахит авыл җирлеге башлыгы Җәләлетдинов А.Ш., Югары Ослан мәгариф бүлеге методисты Насибуллина Г.Я., иҗтимагый саклау бүлегендә эшләүче Бакирова И.С., мәктәп шурасының рәисе Җәләлетдинов Ш.К. кайнар котлады. Мәктәпнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Шәрәфиева Р.Ә. узган уку елының эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Насибуллина Г.Я. мәктәп директоры И.Ә.Шәрәфиевка Югары Ослан Башкарма комитетының Мактау грамотасын тапшырды.
Беренче кыңгырауны беренче сыйныф укучысы Нурмөхамәдова Фатима яңгыратты.
Укучылар өчен Югары Ослан районының 85-еллыгына багышланга “Монда бар да минеке, мин үзем дә чыгышым белән бу якныкы” темасына бердәм дәрес үткәрелде. Бәйрәм чәй эчү белән тәмамланды. Яңа уку елы белән!

01.09.2016
1 сентябрь –Белем бәйрәме.
Бүген Вахит авылы китапханәсендә  һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган 1 сентябрь-Белем бәйрәме булып узды. Һәр бала ата-ананың, китап сөюче укучыларның күңелләрендә сөенеч, йөзләрендә шатлыклы  елмаю балкый.Китапханәдә “Исәнме -Белем иле” –китап күргәзмәсе  ясалды. Анда татар һәм русс язучыларының кызыклы , мәктәп тормышы  турында  язылган  китаплары укучыларга тәкъдим ителде. “Белем  иленә сәяхәт”- дигән темага балалар  белән  китапханәдә экскурсия уздырдык. Китапханә кагыйдәләре белән таныштырып уздык.

01.09.2016
1 сентярь –Белем бәйрәме
Бүген Вахит мәктәбендә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган 1 сентябрь – Белем бәйрәме булып узды.
Һәр ата-ананың, укучыларның күңелләрендә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Бәйрәм белән котларга районнан вәкил Камалетдинова Г.Ф. һәм авыл үзидарә җирлегеннән Габбасова Резедә Вилдан кызы килгән иде.  Укучыларны һәм ата-аналарны уку елы белән мәктәп директоры Усманова Г.И. котлады.
Ул яхшы укучыларга диплом һәм грамоталар тапшырды. Аннары укучылар “Монда бөтенесе минеке, мин тумышым белән шушы туфрактан” дип аталган беренче дәрескә таралдылар.


31.08.2016
Мобиль иҗтимагый кабул итү бүлмәсе
31нче август көнне Вахитов авыл җирлегенең Бакча-Сарай һәм М.Вахитов исем. авылларында "Бердәм Россия" партиясенең мобиль иҗтимагый кабул итү бүлмәсе эшләде. Халыктан авыл мәдәният йортының түбәсен ремонтлау, Бакча-Сарай авылында КФҮ төзү, авыл урамнарының юлларын ремонтлау, яңа урамнарны газлаштыру, крестьян-фермер хуҗалыгына терлек азыгы хәзерләү һәм терлек көтү өчен җир бирү, һәм башка сораулар бирелде.

31.08.2016
Төзекләндерү һәм экологик чистарту
31нче август көнне Вахитов авыл җирлеге Башкарма комитеты һәм бюджет учреждения хезмәткәрләре юл тирәсен һәм ышыклау урман  буйларын чистартырга чыктылар.  Барлыгы 9 капчык чүп җыелды.

 

29.08.2016
Киңәшмәдә катнашу    
29нчы август көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов авыл җирлеге башлыклары белән үткəргəн киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмә барышында район башлыгы урынбасары С.Осянин, архив бүлеге башлыгы Л.Спирина, административ комиссия сәркатибе С.Христианова чыгыш ясадылар.
Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.

29.08.2016
Киңәшмәдә катнашу    
29нчы август көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның оешма җитәкчеләре белән оештырылган чираттагы эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә катнашты.
Утырышта МВД России бүлеге башлыгы урынбасары М.Данилов; төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, архитектура бүлеге башлыгы А.Московкин; Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Р.Монасыйпов; финанс-бюджет Палатасы рәисе Е.Колесова; «Ак Барс Страхование» группасы җитәкчесе Э.Хидиатуллина чыгыш ясадылар.

29.08.2016
Юл төзекләндерү эшләре дәвамлана
29нче август көнне “Татавтодор” бүлекчәсенең юл хезмәткәрләре Бакча-Сарай һәм Матюшино авылларына бара торган юлда төзекләндерү эшләрен дәвамладылар.

29.08.2016
Вахит мәктәбендә Белем бәйрәмен уздыруга әзерлек бара. 29 август көнне сыйныф җитәкчеләренең утырышы булды. Анда бәйрәмне оештыру сораулары, антитеррорга багышланган әңгәмә темалары, мәктәп күләмендә уздыралачак “Монда бар да минеке. Һәм мин монда туганмын.”  класстан тыш чара турында сораулар каралды.
Шулай ук бәйрәм концертының репетициясе дә булды. Анда барлык укучылар да катнашты.

29.08.2016
Уртак эш
Үткән атнада Вахитов авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре ФКУ УИИ УФСИН хезмәткәре С.Б. Егоров һәм участковый полиция хезмәткәре Н.Е. Дергунов белән бергә очрашып терроризмга каршы һәм саклау куркынычсызлык чаралары буенча, авыл халкы белән уртак эш, кайбер мөһим һәм агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

27.08.2016
Уртак эш
Атна дәвамында Вахитов авылҗирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре “Матюшино” почта бүлеге җитәкчесе Леонид кызы Татьяна Файзуллова белән бергә очрашып кайбер мөһим һәм агымдагы мәсьәләләр, авыл халкына белешмәләр бирү, су белән тәэмин итү һәм ТБО хезмәтләре өчен бурычларны түләү сораулары буенча эшләр үткәрделәр.

27.08.2016
Авылларда төзекләндерү эшләре
Вахитов авыл җирлегенең М.Вахитов ис. һәм Ватан  авылларында яшәүчеләр үз территорияләрен төзекләндерәләр: үскән чүп үләннәрне чабалар, киртәләрне яңарталар, үскән куакларны һәм агачларны сирәклиләр, тирәли җыелган чүп-чарны җыештыралар. Авыл җирлеге башкарма комитеты һәм бюджет учреждения хезмәткәрләре административ биналар янында үскән чүп үләннәрне чабалар, клумбалардагы чәчәкләрне яңарталар. Бу эшләр нәтиҗәсендә авыллар чистара һәм матурлана.

25.08.2016
Бүген Вахитов балалар бакчасының сабыйлары һәм хезмәткәрләре  авыл китапхәнәсенә кунакка бардылвр. Нәниләр Муса Җалилгә багышланган күргәзмә белән таныштылар. Шулай үк балалар  бөек шагырьнең төрмыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.

25.08.2016
Бүген Вахитов балалар бакчасының сабыйлары һәм хезмәткәрләре  авыл китапхәнәсенә кунакка бардылвр. Нәниләр Муса Җалилгә багышланган күргәзмә белән таныштылар. Шулай үк балалар  бөек шагырьнең төрмыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.

23.08.2016
Десертка җиләк.
Матюшино урта мәктәбенең мәктәп яны бүлемтегендә сливадан бай уңыш  җыелды.  Бу витаминга бай җиләктән уку елы дәвамында  балалар өчен компот  һәм  тәмле кайнатма  ясалды. Җыеп катырылган слива укучыларга җәйге эссе каникул көннәрен хәтерләтер дип уйлыйбыз.

22.08.2016
Ягулык сезонына әзерләнү
22нче август көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы  Җәләлетдинов Альберт ягулык сезонына әзерләнү эшләре кысаларында ФБУ ЦСМ «Татарстан» оешмасыннан газ җиһазларын тикшергәннән соң алып кайтты.

 

22.08.2016
Юл төзекләндерү эшләре
22нче август көнне “Татавтодор” бүлекчәсенең юл хезмәткәрләре Бакча-Сарай һәм Матюшино авылларына бара торган юлда төзекләндерү эшләрен башладылар.

22.08.2016
РФ Дәүләт флагы көне.
22 августа    Россия Федерациясе флагы көне уздырыла. Шул чарага багышлап Вахитов балалар бакчасында күргәзмә өештырылды.Балалар бу флагның һәр төсе нәрсә аңлатканын белделәр. Бу күргәзмәнең максаты – сабыйларда  патриотик хисләр үстерү.


20.08.2016
Оператив ремонт эшләре
20нче август көнне Вахитов авыл җирлегенең М.Вахитов исем. авылында Югары ослан районының РЭГС хезмәткәрләре газ сүнгәннән соң ремонт эшләрен тиз арада үткәрделәр.

19.08.2016
Педагогик киңәшмә: яңа ориентирлар һәм чишү юллары.
19 август көнне Вахит мәктәбендә педагогик киңәшмә булды. Иң мөһим  мәсьәләләр каралды: яңа уку елына әзерлек, норматив документлар  (базисный план, эш программалары һ.б.), сәгатьләр бүленеше, Белем көненә әзерлек.

19.08.2016
Бар да әйбәт булыр
Югары  Ослан районы кырларында  урак өсте. Яңгырлар башланганчы  дип, механизаторлар тырыша-тырыша  югары уңыш өчен көрәш алып баралар. Шул игенчеләр арасында район мәктәпләре эшчәннәре дә бар. Матюшино урта мәктәбе директоры Илдус Шарафеев һәм трактористлар курсы укытучысы Ильнур Шарафеев та заманча эшләнгән  “АРГОС 585” комбайннарында иген суктыралар. ”Мондый комбайннарда эшне без үзләштердек инде, әле 90 нчы еллардан бирле мондый техникада эшләү тәҗрибәсе бар, бар да әйбәт булыр,”- ди Илдус Әнвәр улы. Без аларга уңышлар теләп калабыз.

19.08.2016                   
Кичә - укучы, бүген-комбайнчы.
Районныбыз кырларында урак өсте. Тәҗрибәле комбайнчылар белән беррәттән ОАО «Красный Восток –Агро»  һәм  АПК «Заволжье» хуҗалыкларында Матюшино мәктәбе базасында эшләп килүче профессиональ  үзәкне тәмамлаучы егетләр дә тырышып эшлиләр. Үзләренең уку дәверендә алган күнекмәләрен практикада кулланып кына калмыйлар, ә өлкән механизаторлардан җирдә эшләү серләренә өйрәнәләр. Егетләргә уңышлар теләп калабыз!

19.08.2016
Мәктәп яны участогында уңыш җыю.
Җәйнең кызу килүенә карамастан, Матюшино урта мәктәбендә яшелчә һәм җиләк-җимешнең  мул уңышы үстерелде. Шушы көннәрдә мәктәп эшчәннәре 120 кг суган җыеп алдылар. Слива да өлгерде. Анардан кайнатма пешерелде, ә бер өлеше  суыткычта катырылып куелды. Кыяр тозлау дәвам ителә. Хезмәтеңнең уңай нәтиҗәсен күреп, күңел шатлана.  

18.08.2016
Универсаль спорт мәйданчыгы ачылышында катнашу    
18нче август көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт Октябрьский авылында универсаль спорт мәйданчыгы ачу тантанасында катнашты.

18.08.2016
Төзекләндерү һәм экологик чистарту
18нче август көнне Вахитов авылҗирлеге Башкарма комитеты һәм бюджет учреждения хезмәткәрләре юл тирәсен чистартырга чыктылар.  Барлыгы 10 капчык чүп җыелды. Юл кырыенда, административ биналар янында үскән үләннәрне чабу эшләре дәвамлана.


17.08.2016
Халык җыены
17нче август көнне Вахит авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда авыл җирлеге башлыгы Җәләлетдинов Альберт түбәндәге сораулар буенча чыгыш ясады:
 1) “2016 елның беренче яртыеллыгына Вахитов авыл җирлеге Башкарма комитеты эшчәнлеге буенча нәтиҗәләр”.
 2) “Җирлекнең алдагы перспектив планнары”;
 3) “2017 елга авыл җирлегенә бюджет каралу”.
Җыелешта Югары Ослан муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Т.Н. Васильева чыгыш ясады. Ул Югары Ослан муниципаль районда 2012-2016 елларда үтәлгән эшләр турында нәтиҗәләр һәм киләчәк елларга планнар белән уртаклашты. Шулай ук халыкны  18нче сентябрьдә булачак сайлауларда актив катнашырга өндәде. Җыенда участковый полиция хезмәткәре Н.Е. Дергуновта чыгыш ясады. Чыгыш ясаучылыр халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

16.08.2016
Гражданнарны кабул итү
15-16нчы август көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт авыл җирлегенең авылларыннан килгән яшәүчеләрне һәм бакчачыларны белешмәләр бирү, хуҗалыкларга адресларны бирү һәм җир сораулары буенча кабул итте.

16.08.2016
Татарстанның  Бөек  композиторы  Салих  Сайдашевны  искү  алу  көненә багышлап   “Мәшһүр  композиторның балачагы” дигән темага  МБДОУ  “Вахтов балалар бакчасында”- китап күргәзмәсе  ясалды. Нәниләрне композиторның балачагы, тормышы  һәм иҗаты   белән   таныштырдылар.

15.08.2016
Быел чия, кара һәм кызыл карлыганнан мул уңыш җыеп алынды, сливадан да мул уңыш булды. Уку елы дәвамында җыелган җиләк-җимештән ашханәдә компот әзерлиләр. Буген мәктәп коллективы слива җыярга чыкты. Ул  кышка җыеп алына һәм туңдырыла.

13.08.2016
Төзекләндерү һәм экологик чистарту
13нче август көнне Вахитов авыл җирлеге Башкарма комитеты һәм бюджет учреждения хезмәткәрләре иртән өстәмә тапкыр юл тирәсен чистартырга чыктылар.  Барлыгы 5 капчык чүп җыелды.

13.08.2016
Бөртеклеләрне урып-җыю дәвамлана
ЯАҖ «Востокзернопродукт » кырларында бөртекле культураларны урып-җыю эшләре дәвамлана, отряд башлыгы Абдулхаков Иршат сүзләренә караганда һава торышы урып-җыю өчен бик кулай, әлеге юнәлештә алынган уңыш Печищи авылындагы ХППга оператив чыгарыла.

12.08.2016
Вахитов авыл җирлегендә юл төзекләндерү эшләре
12нче август көнне Вахитов авыл җирлегендә “Татавтодор” бүлекчәсенең юл хезмәткәрләре М.Вахитов ис.авыл янында 1км  трасса юлында төзекләндерү эшләрен үткәрделәр.

12.08.2016
Юл буенда чистарту
10 – 11нче август көннәрендә Вахитов авылҗирлеге Башкарма комитеты һәм бюджет учреждения хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакате теркәлгән булдырмау максатында юл кырыендагы, багана төпләрендәге үсә торган куакларны кисеп җыештырдылар.


11.08.2016
Ягулык сезонына әзерләнү
11нче август көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы  Җәләлетдинов Альберт ягулык сезонына әзерләнү эшләре кысаларында ТРО ВДПО оешмасы вәкиле белән бергә административ бинасы һәм авыл мәдәният йорты котельныйларында төтен юлларын һәм җилләтү каналларын тикшереп карап чыктылар.

11.08.2016
Төзекләндерү һәм экологик чистарту
11нче август көнне Вахитов авыл җирлеге Башкарма комитеты һәм бюджет учреждения хезмәткәрләре юл тирәсен чистартырга чыктылар.  Барлыгы 13 капчык чүп җыелды.


11.08.2016
Җәй  - елның иң матур чакларның берсе. Вахитов балалар бакчасының сабыйлары рәхәтләнеп саф һавада йөриләр. Бу чара сабыйларның сәләмәтлеген ныгыта, тәбигатъ белән танышырга ярдәм итә. Нәниләр комлыкта уйнарга бик яраталар, чабышалар һәм төрле атынгычларда уйныйлар.

11.08.2016
Вахитов балалар бакчасында ата-аналар җыелышы булды. Ата-аналарны ЕСИА белән эшләү инструкциясе белән таныштырдылар.


09.08.2016
газүткәргечне буяу
Атна дәвамында Вахитов авыл җирлегенең М.Вахитов ис. авылында Югары ослан районының РЭГС һәм ЭПУ “Зеленодольскгаз” подрядчы оешма хезмәткәрләре бергә газүткәргечне буяп чыктылар.

09.08.2016
Чабу эшләре дәвамлана
9нчы август көнне Вахитов авыл җирлегендә МТЗ-1221 тракторын җәлеп итеп чабу эшләре үткәрелде. Чүп үләннәре Ташевка, Ватан, Бакча-Сарай авылларының  керү һәм үзәк юллары, зират һәм социаль әһәмиятле объектлар кырыенда чаптырылды. Тракторчы Гизатов Наркизга оператив чабу эшен үткәргән өчен рэхмэтебезне белдерәбез.

08.08.2016
Ватан авылында су белән тәэмин итү системасында төзекләндерү эшләре
Узган атнада Ватан авылының Урман ягы урамында кое эчендә су белән тәэмин итү системасында торба тишелеп су агып чыканнан соң су алу җайланмасы вакытлыча берничә тапкыр сүндерелеп торды һәм ремонт эшләре үткәрелде.

08.08.2016
Киңәшмәдә катнашу    
8нче август көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов авыл җирлеге башлыклары белән үткəргəн киңәшмәдә катнашты.

08.08.2016
Киңәшмәдә катнашу    
8нче август көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның оешма җитәкчеләре белән оештырылган чираттагы киңәшмәсендә катнашты.

08.08.2016
Киңәшмәдә катнашу
8нче август көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы  Җәләлетдинов Альберт киңәшмәдә катнашты. Югары Ослан районының Башкарма комитеты башлыгы Л.С.Хакимзянов киңәшмәдә ягулык сезонына әзерләнү эшләрен карады.

05.08.2016
Вахитов авыл җирлегендә “Таттелеком” - РУЭС бүлекчәсенең хезмәткәрләре ике атна дәвамында Бакча-Сарай һәм Матюшино авылларына оптик- җепсел кабель үткәрү эшен уздыралар.

05.08.2016
Карарга күңелле!
Бүген Матюшино мәктәбе тирәсенә карарга да , мәктәп тирәсендә йөреп әйләнергә дә бик күңелле. Тигез, пөхтә итеп чабылган газоннар, ап - итеп буялган бордюралар, чиста итеп себерелгән асфальт юллар... Ак кәүсәле каеннар, мәһабәт чыршылар, алма бакчасы, чәчәкләр  - менә шундый матур яшеллек эчендә урнашкан ул безнең мәктәп ! Бу матурлыкны үзенең тырыш хезмәте белән мәктәп коллективы тудырган. Мәктәп яны территориясе ел әйләнәсендә шундый чиста, каралган хәлдә тотыла.

05.08.2016
Югары уку йортына керүләре белән котлыйбыз!
Матюшино урта мәктәбендә укучыларны авыл хуҗалыгы профессиясенә юнәлтү буенча җитди эш алып барыла. Ел саен укучыларның берничәсе авыл хуҗалыгы белгечләре хәзерләүче уку йортларын сайлап ала. Быел бу күрсәткеч 100% ка җитте. Мәктәпне тәмамлаучылар Гагарина Виктория Казан дәүләт ветеринария университетының  “Ветеринария”, ә Каландарова Наргиза - Казан дәүләт аграр университетының “Ландшафт архитектурасы” факультетына керделәр. Кызлар БДИ баллары буенча бюджет бүлегенә керә алдылар. Аларны котлыйбыз. Киләчәктә кызыклы студент тормышы, нык сәламәтлек , уңышлар теләп калабыз.
Укытучылар коллективы.

05.08.2016
Матюшино балалар бакчасының яшелчә бакчасында
Быел Матюшино балалар бакчасы җирендә яшелчә бакчасы оештырылды. Җирне сукалау һәм үсентеләр белән шефлар-Матюшино урта мәктәбе булышты. Ә менә калган эшләрне бакча эшчәннәре башкарды. Әйләнә-тирәгә чәчәкләр дә утырттылар. Хәзер инде помидор кызара, бәрәңге чәчәк ата, кәбестә дә башлана. Яшелчә бакчасына балалар да экскурсия ясады.Тәрбияче аларга чүп үләннәре, витаминнар турында әңгәмә үткәрде.
Бакчада үскән уңыш зур файда китерер дип, өметләнеп калабыз.

05.08.2016
Матюшино мәктәп яны участогыннан яңалыклар.
Билгеле булганча, мәктәп яны участогында оештырылган эш берничә максаттан чыгып эшләнә. Беренчедән,  балаларны җир эшләре башкарырга, тәҗрибә юлы белән югары уңыш җыеп алырга өйрәтү, икенчедән,  мәктәп ашханәсен яшелчә, җиләк-җимеш белән тәэмин итү, өченчедән,  пешерә торган ризыкны витаминлаштыру.
Шушы максатларны истә тотып, мәктәпнең теплица хуҗалыгында һәм участокта апрель аеннан тотынып ноябрь аена кадәр эш кайный. Мәктәп коллективы үзенең диреторы җитәкчелегендә нәтиҗәле эш алып бара. Хәзергесе вакытта кыяр һәм помидорның бер өлеше тозланды. Чия, карлыганнар суыткычларда катырылды. Алда сливадан югары уңыш көтелә.
Шулай ук кәбестә, суган, кишер, чөгендердән дә зур уңыш булыр дип өметләнәбез.

03.08.2016
Кышка әзерлек.
Вахит мәктәбенең яшелчә бакчасындагы үстерелгән  яшелчәләр еллык азык чыганагы булып санала. Ашханәдә алардан бик күп төрле ризык әзерләнә. Быел кыярдан бик зур уңыш алынды. Яшелчәләр махсус подвалда саклана.

02.08.2016
2 нче август көнне Вахитов мәктәбен яңа уку елына кабул иттеләр.Яңа уку елында мәктәптә күп эшләр эшләнде: классларда космитик ремонт үткәрелде,корридор идәннәре буялды,мәктәп яны участоклары тәртипкә китерелде.Мәктәп үзенең укучыларын сагынып көтеп кала.

02.08.2016
Төзекләндерү һәм экологик чистарту
1-2нче август көннәрендә Вахитов авыл җирлегендә МТЗ-82 тракторын җәлеп итеп чабу эшләре үткәрелде. Чүп үләннәре трасса буенча (юлдан ышыклау урман  буйларына кадәр), аншлаглар, керү юллары һәм борылышлар кырыенда чаптырылды. Тракторчы Дмитрий Петининга оператив чабу эшен үткәргән өчен рэхмэтебезне белдерәбез.

02.08.2016
Гражданнарны кабул итү
02нче август көнне Вахитов авылҗирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт авылҗирлегенең авылларыннан килгән яшәүчеләрне җир сораулары, хуҗалыкларга адресларны бирү, төзекләндерү таләпләре, белешмәлекләр белән танышу, чүп чыгару һәм алып китү буенча килешүләр төзү сораулары буенча кабул итте.

01.08.2016
Вахитов балалар бакчасында ремонт әшләре бара. Эшчеләр һәм ата-аналар яңа уку елына әзерләнәләр. Бүген алар уен майданчыгын тәртипкә китерделәр. Ата-аналар үз ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр һәм атынгычларны буядылар һәм төзекләндерделәр.

01.08.2016
Вахитов балалар бакчасы сабыйларына тагын бер бүләк ясадылар. Авылыбызның кул остасы – Усманов Наиль Наҗип улы балаларга үз куллары белән комлык ясады. Хәзер балалар рәхәтләнеп комда уйный алалар. Без үзебезнең рәхмәтебезне белдерәбез!

30.07.2015
Светодиод яктырткычларын кую  
30нчы июль көнне Вахитов авылҗирлегенең Ватан авылында светодиод энергия саклау ут яктырткычларын “Таткомунэнерго” хезмәткәрләре электр баганаларына урнаштырып чыктылар.

30.07.2016
Уртак эш
Атна дәвамында Вахитов авылҗирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре почта хезмәткәре Н.М. Спирина белән бергә очрашып кайбер мөһим һәм агымдагы мәсьәләләр, авыл халкына белешмәләр бирү һәм су белән тәэмин итү, ТБО хезмәтләре өчен бурычларны түләү сораулары буенча эшләр үткәрделәр.

29.07.2016
Вахитов авыл җирлегендә электр төзекләндерү эшләре
Берничә көн дәвамында Вахитов авыл җирлегендә Югары ослан районының РЭС хезмәткәрләре электр челтәренең высоковольтный линиясендә оператив төзекләндерделәрү эшләрен үткәрделәр, шуның аркасында берничә тапкыр вакытлыча эл.энергия сүндерелгән иде. Бу эшләр торак пунктларны алдагы өзлексез эл.энергия белән тәэмин итү өчен кирәк.

28.07.2016
Вахитов авыл җирлегендә юл төзекләндерү эшләре
20-28нче июль көннәрендә Вахитов авыл җирлегендә “Татавтодор” бүлекчәсенең юл хезмәткәрләре трасса юлында төзекләндерү эшләрен үткәрделәр.

28.07.2016
Төзекләндерү һәм экологик чистарту
Вахитов авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре юл кырыенда үскән үләннәрне чабу эшләрен дәвам итәләр.

27.07.2016
Төзекләндерү һәм территорияләрне чистарту
27нче июль көнне Вахитов авыл җирлеге башкарма комитеты һәм бюджет учреждения хезмәткәрләре юл тирәсен чистартырга чыктылар. Барлыгы 18 капчык чүп җыелды. Ял көннәреннән соң басуларда, юлларда чүп-чар белән пакетлар кала. “Хөрмәтле яшәүчеләр һәм бакчачылар, чисталыкны саклагыз!”

27.07.2016
Җәйге ял көннәрендә дә Вахитов мәктәбендә эш туктап тормый. Чираттагы отпуск булганына да карамастан мәктәп  хезмәткәрләре эш урыннарына еш киләләр. Алар мәктәп эчендә һәм территориясендә тәртип урнаштыралар. Бүлмә гөлләренә су сибәлер, шулай үк яәшелчә тутәлләрен тәртипкә китерәләр, чүп улләннәрен утыйлар. Алар бу эшне яллардан соң сабыйларны чиста һәм тәртипле бинада каршы  алыр өчен эшлиләр.

27.07.2016
Җәйге ял көннәрендә дә Вахитов балалар бакчасында эш туктап тормый. Алар балалар бакчасының эчендә һәм территориясендә тәртип урнаштыралар. Бүлмә гөлләренә су сибәлер, шулай үк яәшелчә тутәлләрен тәртипкә китерәләр, чүп улләннәрен утыйлар. Алар бу эшне яллардан сөң сабыйларны чиста һәм тетрипле балалар бакчасында каршы  алыр өчен эшлиләр.

26.07.2016
Вахитов авыл җирлегендә Совет депутатларның уникенче утырышы
26нчы июль көнне Вахитов авыл җирлегендә Совет депутатларның уникенче утырышы узды. Утырышта Югары ослан муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары (төзелеш, ТКХ, элемтә һәм энергетика буенча) Мунасипов Рәшид катнашты. Совет депутатлары катнашындагы утырышта көн тәртибендәге дүрт мәсьәлә буенча хәл иттеләр.  Ахырында кайбер мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

26.07.2016
Гражданнарны кабул итү
26нчы июль көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт авыл җирлегенең авылларыннан килгән яшәүчеләрне белешмәләр бирү, хуҗалыкларга адресларны бирү һәм җир сораулары буенча кабул итте.

22.07.2016
Рөхсәтсез реклама белән көрәшү
15-22 июль көннәрендә Вахитов авыл җирлеге башкарма комитеты һәм бюджет учреждения хезмәткәрләре трасса буйлап юл тирәсендәге һәм Вахит авылындагы рөхсәтсез куелган рекламага каршы көрәш үткәрделәр.

21.07.2016
Вахитов авыл җирлегендә Совет депутатларның чираттан тыш киңәйтелгән утырышы
21нче июль көнне Вахитов авыл җирлегендә Совет депутатларның чираттан тыш киңәйтелгән унберенче утырышы узды. Утырышта Югары ослан муниципаль районының урынбасары Осянин Сергей Виктор улы,  проект-төзелеш компаниясе директоры Константин Корчагин һәм Ташевка авылының актив халкы катнашты. Утырышта Ташевка авылында православие общинасы оештыру һәм чиркәү-часовня төзү вариантлары мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

21.07.2016
Бөртеклеләрне урып-җыю
ЯАҖ «Востокзернопродукт » бөртекле культураларны урып-җыюга керештеләр, уңышы уртача алганда 1 гектарга 27-32 центнер.

20.07.2016
Киңәшмәдә катнашу
20нче июль көнне Вахитов авылҗирлегенең башлыгы  Җәләлетдинов Альберт Югары Ослан муниципаль районының урынбасары Осянин Сергей Виктор улы үткәргән күчмә эш киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәдә авыл җирлегенең башлыгы  үзенең территорясендә үткәрелгән программалары (объектлар, юллар төзү һәм төзәтү һ.б.), төзекләндерү һәм экологик чистарту турында сөйләп күрсәтеп чыкты.

20.07.2016
"Саф ярлар" акциясендә катнашу
20нче июль көнне Вахитов авылҗирлеге башкарма комитеты һәм бюджет учреждения хезмәткәрләре, депутатлар яшьләр белән бергә " Саф ярлар " акциясендә катнаштылар, аның максаты-экологик хәлне яхшырту һәм халыкта экологик культура дәрәҗәсен күтәрү. Акция кысаларында Идел елгасының яр буен, чишмәләр тирәсен чистартып чыктылар.

 

20.07.2016
Төзекләндерү һәм экологик чистарту
Вахитов авыл җирлегендә чүп үләннәрне чабу эшләре дәвам итә. Вахит авылында Салимуллин Ирек, Соколов Рашит абый һәм депутат Миннуллин Рамил чабу эшләрендә ярдәм итәләр.

20.07.2016
Төзекләндерү һәм экологик чистарту
20нче июль көнне Вахитов авыл җирлеге Башкарма комитеты һәм бюджет учреждения хезмәткәрләре юл тирәсен чистартырга чыктылар.  Барлыгы 17 капчык чүп җыелды.

19.07.2016
“Чиста яр акциясе”
19 июль көнне Вахит авыл җирлеге депутаты Закирова Р.Ш. Матюшино урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән бергә “Ак чишмә”не  һәм Идел ярын чистарту өчен, экологик акция үткәрделәр. Акциядә катнашучылар 0,1 га якынча мәйданнан чүп җыйдылар. Күбесе, ял итүчеләрдән калган- пластик һәм пыяла бутылкалар, аяк киемнәре, пакетлар. Безнең халык табигатьтә үзен тәртипсез тота. Активист- экологлар үзләренең үрнәкләре белән кешеләргә: “Табигатне саклагыз!”,-дип әйтергә телиләр.

фоторепортаж

18.07.2016
Яхшы уңыш алуның серләре
Һәрбер хуҗабикә узенең бакчасыннан бай, шул ук вакытта файдалы да булган уңыш алу турында хыяллана. Моңа ирешерегә Вахит авыл китапханәсендә оештырылган “Яхшы уңыш алуның серләре” дигән китап күргәзмәсе бик ярдәм итә. Китапханә мөдире Салимуллина С.Л. күргәзмәгә  зурлар өчен дә, мәктәп укучылары өчен дә кызыклы  булган материаллар туплаган. Монда күп төрле сорауларга мәгълүмат алырга була: теплица һәм парникта күп уңыш үстерү серләре, уңыш күбрәк булсын өчен ничек дәрес орлыкларны чәчәргә һәм башкалар.
Күргәзмәдәге китаплар  башлангыч бакчачыларга да, тәҗрибәле бакчачыларга да бик файдалы.

15.07.2016
Чираттан тыш гражданнарны кабул итү
15нче июль көнне Вахитов авылҗирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт авылҗирлегенең авылларыннан килгән яшәүчеләренең үтенече буенча җир сораулары, хуҗалыкларга адресларны бирү, эчә торган су белән тәэмин итү буенча килешүләр төзү, торак урынын хосусыйлаштыру, коммуналь бурычларны түләү сораулары буенча чираттан тыш кабул итте.

13.07.2016
Төзекләндерү һәм экологик чистарту
13 июль көнне Вахитов авылҗирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре юл тирәсен чистартырга чыктылар.  Барлыгы 9 капчык чүп җыелды. Юл кырыенда үскән үләннәрне чабу эшләре дәвамлана.

12.07.2016
Гражданнарны кабул итү
12нче июль көнне Вахитов авылҗирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт авылҗирлегенең авылларыннан килгән яшәүчеләрне җир сораулары, хуҗалыкларга адресларны бирү, төзекләндерү таләпләре, белешмәлекләр белән танышу, чүп чыгару һәм алып китү буенча килешүләр төзү сораулары буенча кабул итте.

12.07.2016
Вахитов авыл җирлегендә ГРПда капиталь төзекләндерү эшләре
Вахитов авыл җирлегендә М.Вахитов ис. авылында Югары ослан районының РЭГС һәм ЭПУ “Зеленодольскгаз” подрядчы оешма хезмәткәрләре белән бергә ГРПда капиталь төзекләндерү эшләрен үткәрәләр, шуның аркасында вакытлыча газ сүндерелеп тора. Бу эшләр торак пунктны алдагы өзлексез газ белән тәэмин итү өчен кирәк.

12.07.2016
Вахит төп гомуми белем бирү мәктәбендә кышкы сезонга әзерлек эшләре бара. Хезмәткәрләр карлыган һәм чия җыю эшләре белән мәшгуль. Бу җимешләрдән укучыларга варенье белән компот әзерлиләр.

12.07.2016
Чираттагы ялларга карамастан Вахитов балалар бакчасының эшчеләре өмәгә чыктылар. Алар бүген медәрләрне һәм матрацларны киптерделәр, тәрәзәләрне һәм ишекләрне юдылар. Балалар бакчасы нәниләрне  каршы алырга әзер.

12.07.2016
Вахитов балалар бакчасында ремонт әшләре бара. Эшчеләр һәм ата-аналар яңа уку елына әзерләнәләр. Бүген алар уен майданчыгын тәртипкә китерделәр. Ата-аналар үз ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр һәм атынгычларны төзекләндерделәр.


11.07.2016
Киңәшмәдә катнашу    
11нче июль көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның оешма җитәкчеләре белән оештырылган чираттагы киңәшмәсендә катнашты.

11.07.2016
Киңәшмәдә катнашу    
11нче июль көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов авыл җирлеге башлыклары белән үткəргəн киңәшмәдә катнашты һәм чыгыш ясады.

10.07.2016
Төзекләндерү һәм экологик чистарту
Вахитов авылҗирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре юл кырыенда үскән үләннәрне чабу эшләрен дәвам итәләр.

  


09.07.2016
ДПО автомашинасының электрикасын ремонтлау
9нчы июль көнне Вахитов авыл җирлегенең ДПО МАЗ машинасының электр төзекләндерделәрү эшләре үткәрелде, өстәмә яктырту фаралары монтажланды.

09.07.2016
Бакча-Сарай авылында яшәүчеләрнең җыены
9нчы июль көнне Бакча-Сарай авылының Урман аланы, Яшьләр урамнарында яшәүчеләре һәм Вахит авыл җирлегенең башлыгы- Җәләлетдинов Альберт белән җыен үтте. Җыенда авыл халкы таштан юл төзү, белешмәлекләр белән танышу, коммуналь бурычларны түләү сорауларын карадылар.

06.07.2016
Вахит балалар бакчасының хезмәткәрләре чәчәкләр клумбасын чүптән арындырдылар. Ясалган мультгеройлар һәм төрле чәчәкләр садик территориясе яныннан узучыларны үзенә җәлеп итеп тора.

06.07.2016
Төзекләндерү һәм экологик чистарту
06 июль көнне Вахитов авыл җирлеге Башкарма комитеты һәм бюджет учреждения хезмәткәрләре юл тирәсен чистартырга чыктылар.  Барлыгы 12 капчык чүп җыелды.

06.07.2016
Вахит мәктәбендә ремонт башланды. Эшне тәрәзә рамнарын буяудан башладылар.


05.07.2016
Вахит авылында яшәүчеләрнең җыены
05нче июль көнне Вахит авылҗирлегенең Вахит авылының яшәүчеләре җыены үтте. Җыенда чираттагы сораулар каралды:
1) зиратта өмәләр;
2) чишмәләрне төзекләндерү;
3) янгын чыгу куркынычсызлыгы сезонында саклык чараларын җиренә җиткереп үтәү;
4) белешмәлекләр белән танышу; белешмәлекләрдәге саклау куркынычсызлык чараларын үтәү;
5) коммуналь бурычларны түләү.

04.07.2016
Иң кадерле, иң сөекле ай- Рамазан ае барлык мөселман халкының зур бәйрәме  быел 6 июньннән алып 5 июльгә кадәр башланып китте. Аны үзен мөэмин-мөселман дип санаган кеше шатланып ,әзерләнеп шөкер итеп каршы ала. «Рамазан ае – изге  ай»- дигән темага Вахит авылы китапханәсендә  китап күргәзмәсе ясалды , анда китап укучыларга   дини китаплар , әдәби китаплар тәкүдим ителде. “ Рамазан уразасы  мөбәрәк булсын”-дигән темага әңгәмә уздырылды . Вахитов авылы мәдәният йортында ифтар кылу мәҗелесе кичәсе уздырылды. Анда авылыбызның  имам хатибы Марат Юсуп  улы һәм район имам –мухтасибы Гали хәзрәт Зиганшин катнаштылар. Вахитов авылы, Ватан авылы , Янга-Юл  авылы кешеләре  чакырылды.

04.07.2016                      
Президент кушуы буенча Матюшино кызының тәҗрибәсен бөтен республика кулланачак
Матюшино урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Гәделшина Яна быел үткәрелгән “Безнең Татарстан” исемле  6-нчы яшьләр форумының финалисты булды.  Аның “Фәкыйрьлек уйлап табуга оста” исемле проекты форумның 21-23 нче апрель көннәрендә «ИТ-парк»та   үткәрелгән күргәзмәсендә күрсәтелде, һәм Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Минниханов тарафыннан  югары бәяләнде.    
Президент кушуы буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы  өлкән инспекторы  Рифкать Минниханов мәгариф һәм фән министры Энгель  Фаттаховка, Янаның проектын республикабызның барлык мәктәпләрендә “Технология” фәнен өйрәнү программасына кертергә дип,  тәгъдим ясады. Тәүлекнең караңгы вакытында юлда йөрүче балалар өчен Янаның гади генә киңәшләре ярдәм итәр дип, уйлап калабыз

фоторепортаж


01.07.2016
Хөрмәтле авылдашлар һәм кунаклар! Вахитов авыл җирлеге башкарма комитеты белешмәлекләрдәге саклау куркынычсызлык чараларын укып үтәүгезне әйд

Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

29.06.2016
Төзекләндерү һәм экологик чистарту
29 июнь көнне Вахитов авыл җирлеге Башкарма комитеты һәм бюджет учреждения хезмәткәрләре юл тирәсен һәм ышыклау урман  буйларын чистартырга чыктылар.  Барлыгы 10 капчык чүп җыелды. Үскән үләннәрне чабу эшләре дәвамлана.

28.06.2016
Гражданнарны кабул итү
28нче июнь көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт авыл җирлегенең авылларыннан килгән яшәүчеләрне белешмәләр бирү, хуҗалыкларга адресларны бирү һәм җир сораулары буенча кабул итте.

24.06.2016
Уртак эш
Атна дәвамында Вахитов авылҗирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре почта хезмәткәре Н.М. Спирина белән бергә очрашып кайбер мөһим һәм агымдагы мәсьәләләр, авыл халкына белешмәләр бирү һәм су белән тәэмин итү хезмәтләре өчен бурычларны түләү сораулары буенча эшләр үткәрделәр.

24.06.2016
Үлән чабылмаган – штраф түлә
Югары Ослан районы административ комиссиясе оешма һәм предприятие җитәкчеләрен, бакча хуҗаларын үз территорияләрендәге 15 см дан озынрак үләнне чабып алырга тиешлекләре турында хәбәр итә. Аны үтәмәүчеләр КоАП РТ ның 3.6. маддәсе буенча административ җаваплылыкка һәм штрафка тартылалар.
 

23.06.2016
Төзекләндерү һәм экологик чистарту
23 июнь көнне Вахитов авыл җирлеге Башкарма комитеты һәм бюджет учреждения хезмәткәрләре юл тирәсен чистартырга чыктылар.  Барлыгы 11 капчык чүп җыелды.

22.06.2016
Вахитов авыл җирлегендә электр төзекләндерү эшләре
Вахитов авыл җирлегендә Югары ослан районының РЭС һәм подрядчы оешма хезмәткәрләре белән бергә электр челтәренең высоковольтный линиясендә төзекләндерделәрү эшләрен үткәрәләр, шуның аркасында вакытлыча эл.энергия сүндерелеп тора. Бу эшләр торак пунктларны алдагы өзлексез эл.энергия белән тәэмин итү өчен кирәк. Капиталь ремонт эшләре  22 июннән- 27 июльгә кадәр планнаштырыла.  Авыл халкына алдан запас су тутырып куерга әйдибез.


20.06.2016
Ватан авылында су белән тәэмин итү системасында төзекләндерү эшләре
Ай дәвамында Ватан авылында су белән тәэмин итү системасында ремонт эшләре үткәрелде: 1) Кыр урамында торба тишелеп су агып чыканнан соң тиз арада торба тоташтыру эшләре; 2) су алу җайланмасында эретеп ябыштыру эшләре; 3) кирәкле җир эшләре; 4) кое урнаштыру һәм янгынга каршы кран кую. Шуңа бәйле рәвештә вакытлыча берничә тапкыр су сүндерелеп торды һәм ремонт эшләре үткәрелде.

20.06.2016
Хөрмәтле авылдашлар һәм кунаклар! Вахитов авыл җирлеге башкарма комитеты белешмәлекләрдәге саклау куркынычсызлык чараларын укып үтәүгезне әйди

20.06.2016
Вахитов мәктәбенең мәктәп участогында кызу эшләр бара.Укучылар кыяр,суган,кишер,чөгендер түтәлләрен чүпләрдән азат иттеләр. Кәбестәләргә,помидорларга күп итеп су сибелде. Укучылар тырышып эшлиләр.

14.06.2016
Совет Утырышы
14нче июнь көнне Вахит авыл җирлегенең башлыгы  Җәләлетдинов Альберт Югары Ослан муниципаль районының Советының уникенче чиратсыз утырышында катнашты. Утырыш барышында депутатлар 5 көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча хәл иттелләр.

16.06.2016
Төзекләндерү һәм экологик чистарту
16 июнь көнне Вахитов авылҗирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре юл тирәсен чистартырга чыктылар.  Барлыгы 9 капчык чүп җыелды. Юл кырыенда үскән үләннәрне чабу эшләре дәвамлана.

12.06.2016
Матчта катнашу
12 июнь көнне район үзәгендәге ял һәм культура Паркында Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт  “Бердәм Россия” партиясенең прайм-лига матчында катнашты.

11.06.2016
Янгын чыгу куркынычсызлыгы сезонында саклык чаралары
11нче июнь көнне Вахит авылҗирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт янгын чыгу куркынычсызлыгы өчен каралган су буасын һәм юлын кабат тикшереп чыкты.

09.06.2016
Мәктәп яны участогында  жәйге практика
Җәйге каникуллар вакытында укучыларның мәктәп бакчасында җәйге практикалары башланды.  Вахит мәктәбе укучылары бик теләп мәктәп яны участогында эшлиләр, түтәлләрдәге, клумблардагы чүпләрне утыйлар, территорияне чүпләрдән җыештыралар. Бүген алар кыяр утырттылар.Укучылар, укытучылар һәм техперсоналның тырышып эшләү нәтиҗәсендә мәктәп бакчасы һәрвакыт тәртиптә.

08.06.2016
Төзекләндерү һәм экологик чистарту
08 июнь көнне Вахитов авыл җирлеге Башкарма комитеты һәм бюджет учреждения хезмәткәрләре юл тирәсен һәм ышыклау урман  буйларын чистартырга чыктылар.  Барлыгы 11 капчык чүп җыелды. Үскән үләннәрне чабу эшләре дәвамлана.

05.06.2016
9 май – Бөек  җиңү  бәйрәме - иң  зур, иң матур бәйрәмнәрнең берсе.   Бөек  Җиңүнең  71 еллыгын  каршылап  Вахит  авылы  китапханәсендә  Бөек  Ватан сугышы  чорын чагылдырган “Сугыш турында  китаплар”, “Бөек Ватан сугышы балалары”, “Бөек Ватан сугышында катнашкан  язучылар һәм  шагыйрьләр” әдәби әсәрләр  күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәдә   татар һәм  русс  язучыларының  шагыйрьләрнең  әсәрләре  китап  укучыларга  тәкъдим  ителде.    Сугыш һәм тыл ветераннары  хакында  альбомнар, стенгазеталар ясалды. Альбомнар: “Бөек  Ватан сугышы  елларында  Вахит авылы тарихы, “Солдат хатлары”,  “Алар  җиңү белән кайтты” .    

01.06.2016
Төзекләндерү һәм экологик чистарту
01 июнь көнне Вахитов авыл җирлеге Башкарма комитеты һәм бюджет учреждения хезмәткәрләре юл тирәсен чистартырга чыктылар.  Барлыгы 14 капчык чүп җыелды.

01.06.2016
Су алу җайланмасында манометрны алыштыру һәм автоматиканы көйләү
01 июнь көнне Вахитов авыл җирлегендәге Вахит авылында  су алу җайланмасында ватылган манометр, иске кабель алыштырылды һәм автоматика көйләнде.

01.06.2016
Мәктәп сабантуе
Гадәттә, уку елының  соңгы көнендә  Матюшино  урта мәктәбендә халыкара балаларны яклау көненә багышланган "Мәктәп сабантуе” үткәрелде. Чара башында уку елына  йомгак ясалды. Иң актив укучылар грамоталар белән бүләкләнде. Аннан соң, ике команда арасында уеннар һәм ярышлар башланды: капчык киеп, кашыкка йомырка куеп  йөгерү , армреслинг, һ. б. Ә бәйрәм ахырында – традицион аркан тартышу. Барлык катнашучылар мәктәп сабан туенда  кәеф күтәренкелеге алды, һәрбер укучыга татлы призлар тапшырылды. Алда көтеп алынган каникуллар. Барыбызга да яхшы ял теләп калабыз!

01.06.2016
Бүген Вахитов гомуми урта белем бирү мәктәбендә Сабантуй бәйрәме узды. Ул халыкара балалар яклаү көненә багышланды. Бәйрәмгә бик күп кунаклар килде. Бәйрәмне музыка укытучысы Закирова Г.Х. ачып җибәрде һәм Сабантуйның кыскача тарихы белән таныштырды, сабыйлар шигырьләр һәм җырлар җырладылар. Балалар өчен төрле уеннар әзерләделәр – көентә белән чабышлар, чүлмәк вату һәм башкалар. Килгән кунаклар да читтә калмадылар – уеннарда актив катнаштылар. Бәйрәм торт белән чай эчү белән тамамланды. Балалар бик ардылар, ләкин бәйрәмнән бик канагатъ калдылар.

30.05.2016
Бүген Вахитов балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме узды. Ул халыкара балалар яклаү көненә багышланды. Бәйрәмгә бик күп кунаклар килде. Бәйрәмне тәрбияче Гумерова Р.Р  ачып җибәрде һәм Сабантуйның кыскача тарихы белән таныштырды, сабыйлар шигырьләр һәм җырлар җырладылар. Шүлай үк нәниләр өчен төрле уеннар әзерләделәр – көентә белән чабышлар, чүлмәк вату һәм башкалар. Килгән кунаклар да читтә калмадылар – уеннарда актив катнаштылар. Бәйрәм торт белән чай эчү белән тамамланды. Балалар бик ардылар, ләкин бәйрәмнән бик канагатъ калдылар.

27.05.2016
Җылы майгы көннәр башлану белән Вахитов балалар бакчасы хезмәткәрләре сабыйлар белән бергәлектә  клумбаларга  төрле чәчәкләр утырттылар. Хезмәткәрләрнең тырышлыгы белән бакчада матур Ак кошлар –клумбалар барлыкка килде.  Җәй  көне  һәм  көзен  безнең  клумбалар  балаларны  һәм килгән  кунакларны  шатландырырлар  дип  ышанып  калабыз.

25.05.2016
Соңгы кыңгырау бәйрәме.
25 май көнне Вахит мәктәбендә соңгы кынгырау бәйрәме булып узды.Традиция буенча бәйрәмнең гаеплеләре - 9 нчы сыйныф укучылары. Чыгарылыш укучыларын котларга район администрациясеннән Мунасипов Р.,  Вахит авылы җирлеге үзидарәсеннән секретарь Габбасова Р. В. килде.Чыгарылыш укучылары тарафыннан әзерләнгән  “Сау бул, мәктәп. Исәнме тормыш! “ дигән презентация килгән кунакларны, укытучыларны, ата- аналарны дулкынландырды . Соңгы кыңгырау бәйрәме саубуллашу вальсы белән тәмамланды. Соңыннан чыгарылыш укучылары  үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән кунаклар алып килгән торт белән чәй эчтеләр.

 

25.05.2016
Лаеклы бүләкләр
23 май көнне Казанда Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Узган бүләкләүгә Матюшино урта мәктәбенең Тормыш Иминлеге Нигезләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында призлы урынга чыккан укучылары чакырылган иде: 8 нче сыйныф укучысы Гадельшина Яна (ул 9 класс буенча чыгыш ясады) һәм 10 нчы сыйныф укучысы Токарева Лия. Аларның җитәкчесе - Гаделшин Илгизәр Әнвәр улы,  укучыларының мондый нәтиҗәләргә ирешүе өчен искиткеч зур тырышлык куя.    
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән Министры Энгель Фәттахов Республика мәктәпләре укучыларын, аларның укытучыларын һәм ата-аналарын сәламләде. Ул барлык җиңүчеләрне зур җиңүләре белән котлады, ә муниципаль берәмлекләр башлыкларын бүләкләде.    
Безнең кызлар 10 000 сумлык сертификатлар белән бүләкләнделәр.    
Бүләкләү концерт номерлары һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән Министрлыгы вәкилләренең, югары уку йортларының әйдәп баручы ректорлары чыгышлары белән   алып барылды .    
Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче укучыларны, аларның укытучыларын һәм әти-әниләрен Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Кремльдә үткәрелгән  очрашуга чакырдылар.   
Матюшино урта мәктәбенең коллективы Токарева Лияны, Гаделшина Янаны һәм Гаделшин Илгизәр Әнвәр улын кайнар котлый. Аларга тагын да зур нәтиҗәләргә ирешүләрен һәм җиңүләрен  тели. Хезмәтегез өчен рәхмәт! Без сезнең белән горурланабыз!

24.05.2016                             
Үзәкнең беренче чыгарылышы
23 нче май көнне Матюшино урта мәктәбендә башлангыч профессиональ хәзерлек буенча оештырылган үзәкнең курсантлары квалификацион имтихан тапшырдылар. Сынау теоретик һәм практик өлешләрдән торды. Башта программалы комплекс ярдәмендә укучыларның белемнәре юл йөрү кагыйдәләре һәм үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү дисциплиналары буенча, аннан соң трактородромда трактор йөрту күнекмәләре тикшерелде.
Имтиханны 16 укучының 13 уңышлы тапшырды. Калганнар өчен 10 көннән соң тагын сынау оештырылачак.
Укучыларны һәм укытучыларны беренче чыгарылыш белән котлыйбыз һәм рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Матюшино урта мәктәбе укытучылар коллективы һәм бер төркем ата-аналар.

23.05.2016
Синең медицинага беренче адмың.
Казан дәүләт медицина университеты “Синең медицинага беренче адымың” дигән икенче республика конкурсына нәтиҗәләр ясады. Вахит мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Гайфуллина Айсылу “ Татар телендә язылган эссе” номинациясендә  катнашып, өченче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.
21 нче май көнне Казан дәүләт медицина университетында конкурсның беренче этабында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Гайфуллина А.  өченче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде (эссенең темасы: “Классик язучыларыбыз әсәрләрендә яшәү рәвешенең мәгънәсе”, җитәкче: Гайфуллина Ф.Х.).  Барлык җиңүчеләрне дә котлыйбыз!

23.05.2016
Җәй көннәре башлану белән бакча мәшәкатләре дә  башланды.  Вахитов балалар бакчасы хезмәткәрләре бакчаны тәртипкә китерү эшләре белән мәшгүль. Бүген алар  балалар бакчасы тирәсендәге  үләнне чабу эше белән шөгыльләнделәр.

20.05.2016
Янгын чыгу куркынычсызлыгы чаралары
7-20 май көннәрендә Вахитов авылҗирлегендә янгын чыгу куркынычсызлыгы кысаларында трансформаторлар, авыл янындагы урман һәм алан буйларында, ташландык фермалар янында сукалап, сөреп чыктылар.

20.05.2016
Бүген Матюшино балалар бакчасында тәбияләнүче нәниләр Матюшино урта мәктәбендәге музейда булдылар.Өлкән сыйныф укучылары халкыбызның үткәннәрен, гореф – гадәтләрен чагылдыручы экспонатлар турында кечкенәләргә кыскача гына мәгълүмат бирделәр. Бу экспонатлар ярдәмендә балалар күңелендә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисе уятырлык күп кенә төрле чаралар үткәрергә мөмкин.

20.05.2016
19 май- Пионерия көне
Бүген,19 май көнне, Матюшино урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Бөтенсоюз пионер оешмасының  туган  көненә багышланган чара булып узды.
Хәзерге балаларның әби-бабайларының, әти-әниләренең балачаклары пионерия көне белән бәйле. Бүген без бу искиткеч елларны искә төшердек!
Балалар пионериянең иң мөһим атрибутлары булган дружина байрагы, отряд флаглары, быргы һәм барабан турында белделәр. Алар белән пионериянең тантаналы ритуаллары үткәрелүе турында ишеттеләр. Һәр пионер дружинасында пионер бүлмәсе бар иде, анда атрибутлар саклана һәм дружина киңәшмәсе утырышлары үткәрелә. Мәктәптә һәм классларда дружина, отрядлар стена газеталары чыгаралар иде.
балаларга пионер галстугын бәйләү, зурлар белән “Взвейтесь кострами” һәм “Солнечный круг”  җырларын башкару ошады.

20.05.2016
Бүген Матюшино балалар бакчасында тәбияләнүче нәниләр Матюшино урта мәктәбендәге музейда булдылар.Өлкән сыйныф укучылары халкыбызның үткәннәрен, гореф – гадәтләрен чагылдыручы экспонатлар турында кечкенәләргә кыскача гына мәгълүмат бирделәр. Бу экспонатлар ярдәмендә балалар күңелендә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисе уятырлык күп кенә төрле чаралар үткәрергә мөмкин.

20.05.2016
Туган көн.
Бүген Вахитов балалар бакчасында гаилә көненә багышланган бәйрәм узды. Гимадетдинова Айгизәгә 5 яшь тулды. Бәйрәмгә ата-аналар кунакка килделәр, алар җырлар җырладылар, биеделәр һәм бик күп матур теләкләр теләделәр. Мондый матур гаилә бәйрәмнәрен үткәрү – безнең балалар бакчасында традицион рәвештә үткәрелә. Без  Айгизәне чын күңелдән көтлыйбыз!

19 май- Пионерия көне
Бүген,19 май көнне, Матюшино урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Бөтенсоюз пионер оешмасының  туган  көненә багышланган чара булып узды.
Хәзерге балаларның әби-бабайларының, әти-әниләренең балачаклары пионерия көне белән бәйле. Бүген без бу искиткеч елларны искә төшердек!
Балалар пионериянең иң мөһим атрибутлары булган дружина байрагы, отряд флаглары, быргы һәм барабан турында белделәр. Алар белән пионериянең тантаналы ритуаллары үткәрелүе турында ишеттеләр. Һәр пионер дружинасында пионер бүлмәсе бар иде, анда атрибутлар саклана һәм дружина киңәшмәсе утырышлары үткәрелә. Мәктәптә һәм классларда дружина, отрядлар стена газеталары чыгаралар иде.
Барлык балаларга пионер галстугын бәйләү, зурлар белән “Взвейтесь кострами” һәм “Солнечный круг”  җырларын башкару ошады.

 

19.05.2016
Пионер туган көн
19 нчы май  көнне  Вахит мәктәбендә Пионер туган көне билгеләп үтелде. Бу чараның максаты: сәламәт яшәү рәвеше алып бару, традицияләрне саклау. Укытучы Фаттахова Г.Х. укучыларны пионер туган көненең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Аннан соң балалар  ике командага бүленеп, җитезлектә, кыюлыкта, тизлектә ярыштылар.
бәйрәмнәр онытылып барсалар да, Вахит  мәктәбендә ел саен Пионер туган көне билгеләп үтелә. Чөнки безнең укчыларыбыз тарихыбызны, традицияләрне белеп үсәргә тиеш.

18.05.2016
Гала- концерт «Тылсымлы микрофон
18 май көнне район мәдәният йортында “Тылсымлы микрофон” дип аталган балалар җыр конкурсының гала- концерты булып узды. Концертның максаты: балалар җыр конкурсын популярлаштыру, традицияләрен ныгыту, яшь талантларны зур сәхнәгә чыгару һәм үстерү.
Финалга безнең мәктәптән ике укучы – Зиганшин Ф.( 2 класс), Гайфуллина А.( 8 класс) узды.Конкурска укучылар  зур җаваплылык белән әзерләнделәр һәм  яхшы гына чыгыш ясадылар. “Кәрия- Зәкәрия”, “Ай  җаный- вай җаный” исемле татар халык җырларын башкарып, конкурсантлар финалист дипломы белән бүләкләнделәр.

17.05.2016
Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары
17 нче май көнне Вахит мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары булып узды.  Рус теле һәм әдәбияты укытучысы  Гайфуллина Ф.Х. 9 нчы сыйныфта ачык дәрес күрсәтте.
Семинар кысаларында укытучылар эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, фикер алыштылар. Мастер – класслар, тренинглар дус һәм җылы мөнәсәбәттә үтте. Яңа федераль стандартлар дәрескә һәм укытучыга  яңа таләпләр куя.

16.05.2016
11-15 май 2016 елда Вахит балалар бакчасында "гаилә һәм гаилә кыйммәтләре" Дәресләре үткәрелде. Безнең балалар бакчасында бу темага багышланган төрле чаралар үткәрелде. Ата-аналар үз балаларын, үз гаиләсен яратса, шул чакта гына бала сәламәт үсә. Балалар “Минем гаилә” темасына рәсем  ясадылар, гаилә фотолары буенча үз гаиләләре турында сөйләделәр, “Өч кыз” татар халык әкияте белән таныштылар Һәм нәтиҗә буларак Р.Миннулинңың “Әни кирәк” шигырен ятладылар.

13.05.2016
Районыбызның 85 еллык юбилеена.
Бүген  районыбызның 85 еллыгы уңаеннан мәктәп китапханәсендә китаплар һәм стенгазета күргәзмәсе оештырылды. Бу күргәзмәдә “Вахит төп гомуми белем бирү мәктәбенең” башлангыч сыйныф укучылары да катнашты. Алар үзләре ясаган рәсемнәрне,  чигү үрнәкләрен күргәзмәгә куйдылар. Тарих укытучысы районыбыз турында бик кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләде. Балалар кызыксынып тыңладылар һәм төрле сораулар бирделәр.  Районыбыз тарихы аларга бик ошады. Шушы максаттан укучылар  өйләрендә укырга  китаплар алдылар.

12.05.2016
Вахит балалар бакчасында уен майданчыгын тәртипкә китерү әшләре башланды. Балалар бакчасы эшчеләренә ярдәмгә балта остасы – Усманов Наиль килде. Ул агачтан төрле сыннар кисеп, аларны уен майданчыгында урнаштырды. Хәзер сабыйларны көндә Смешариклар каршы алалар һәм өзатып калалар. Сабыйларның шатлыклары чиксез!

12.05.2016                                     
ГТО  нормаларын   үтәү.
Бүген  “Вахит төп гомуми белем бирү мәктәбендә” 1-9 нчы сыйныф укучылары язгы ГТО нормаларын тапшырдылар.  ГТО нормаларын үтәү бик җиңел булмаса да  алар сынатмадылар, бирелгән нормаларны дөрес һәм җитез итеп башкардылар.   

10.05.2016
Мәктәп яны бакчасында язгы эшләр.
Яз җитү белән мәктәп яны бакчасында эш кайный башлады. Бүген Матюшино урта мәктәбе укучылары мәктәпнең теплицасында алдан әзерләнгән җиргә кәбестә орлыклары чәчтеләр. Июнь аенда кәбестә үсентеләрен ачык грунтка күчереп утыртырга кирәк булачак. Укучыларга бу сезонда уңышлар гына телисе кала, ә түтәлләрдә үскән яшелчәләр мәктәпкә бер елга җитәрлек булсын!

09.05.2016
Җиңү Көне
9 нчы майда Матюшино урта мәктәбе укучылары, укытучылары һәм авыл халкы "Үлемсез полк" акциясендә катнашты. Бакча-Сарай һәм Матюшино авыллары урамнарыннан “Үлемсез полк” колоннасы узды. Балалар һәм олылар Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, тыл ветераннарының портретларын күтәреп бардылар.
Барлык халык 9.00 сәгатьтә Матюшино авылының Ватан өчен һәлак булган каһарманнар һәйкәле янында җыелды. Бу митингта Югары Ослан муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Хәкимҗанов Ленар Саетҗан улы, Октябрь авыл җирлеге башлыгы Азизов Шамил Рәмис улы, Матюшино урта мәктәбенең директоры Шәрәфиев Илдус Әнвәр улы катнаштылар.
Матюшино урта мәктәбе укучылары "Без хәтерлибез,  без горурланабыз!" әдәби-музыкаль композициясе белән чыгыш ясады. Ә укучылар агитбригадасы "Эх, юллар..." дигән  чыгышы белән якты тәэсир калдырды. Бу чара батырлар һәйкәленә тәкыялар, чәчәкләр кую белән тәмамланды.

09.05.2016
Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итү
9 май көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы бәйрәме үткәрелде. Вахит авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт митингны башлады, бәйрәмдә катнашучылар Зиатдинов М.Ф., Усманова Г.И., авылдашлар чыгыш ясап һәйкәлгә чәчәкләр бәйләмнәре куйдылар. Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган бәйрәм концертыннан соң Вахит авылы мәдәният йортында чәй эчү уздырылды.

08.05.2016
Юлларны төзекләндерү
8 нче май көнне Вахит авылҗирлегенең Вахит авылының  Үзәк  урамында һәм Ватан авылының  Кыр ягы урамында юллар төзекләндерелде.

08.05.2016
Юлларны төзекләндерү
5-8нче май көннәрендә Вахитов авыл җирлеге Башкарма комитеты авыл җирлегенең М.Вахитов, Ташевка, Ватан авылларында урам юлларын грейдерлаттырды.

07.05.2016
“Үлемсез полк” акциясе
7 май көнне Матюшино урта мәктәбе укучылары Югары Осланда үткәрелгән “Үлемсез полк” Бөтенроссия акциясендә  актив катнаштылар. Акция  барышында балалар  кулларына фашист илбасарларына каршы көрәшкән үзләренең бабайлары, бабайларының әтиләре һәм авылдашлары портретларын тотып чыктылар.
Мәктәпнең “Яшь җилләр” командасы Геройлар паркында почетлы каравылда тордылар.
Токарева Лия  Матюшино урта мәктәбенең ветеран укытучыларына багышланган ”Җирдәге тормыш өчен” исемле баннерын яклады.
Бу акция үсеп килүче буында патриотик хисләр тәрбияләү, Бөек Ватан сугышында батырларча көрәшкән солдатларның истәлеген саклауга юнәлтелгән иде.

06.05.2016
Акциягә әзерлек
Инде  менә икенче ел Матюшино мәктәбе укучылары ”Үлемсез полк” акциясендә катнашалар. Бу акция 7 май көнне Югары Ослан авылында үткәрелә. Мәктәптә  акциягә зур әзерлек эшләре бара, информация туплау өчен штаб оештырыла. Акциядә катнашучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре, фронт елларының тарихын өйрәнәләр, үзләренең бабайлары турында мәгълүмат туплыйлар. Гаилә альбомыннан Бөек Ватан  сугышында катнашучыларның фотоларын  җыялар.
9 майда безнең авылда үтәчәк ”Үлемсез полк ”акциясендә катнашу өчен Бакча-Сарай, Матюшино авыл халкы да чакырылды.

06.05.2016
Җиңү бәйрәменә әзерлек
Вахит мәктәбендә Бөек җиңүнең 71 еллыгына  зур әзерлек бара.
Быел мәктәп укучылары түбәндәге чараларда катнашачаклар:  7 нче май  көнне “Улемсез полк” парадында , 9 нчы май көнне  митингта чыгыш ясау.”Улемсез полк”  парадында  укучылар  сугыш, тыл ветераннарының фотосүрәтләрен  тотып атлаячаклар. Шул ук көнне  Бөек җиңүнең 71 еллыгына багышланган баннерны яклау да булачак.
9 нчы май көнне Бөек Ватан сугышында һлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг була. Безнең мәктәп укучылары бу тантаналы чарага зур җаваплылык белән әзерләнәләр.

05.05.2016
Һөнәри тестирование
5 нче май көнне Вахит мәктәбендә 9 нчы класс укучылары арасында  һәнәри тестирование үткәрелде. Дөрес һөнәр сайлау кеше тормышында  иң мөһим роль уйный.  Теге яисә бу һөнәрне сайлаган вакытта иң беренче кешенең сәләте, мөмкинлекләре һәм шул һөнәрне яратуы   бик мөһим. Сайлап алган һөнәрең сине  канәгатьләндерсен өчен,  укучы документларын тапшырганчы ук бик ныклап уйарга тиеш : чынна да бу эш синекеме?  Әгәр дә киресе икән, кеше еллар буе үз юлын, үз урынын таба алмаска мөмкин.
Шушы максаттан бөтен республика күләмендә 9 нчы сыйныфлар арасында тестирование үткәрелә. Барлыгы 200 сораудан торган тестирование укучыларга күңелләренә ошаган профессия сайларга ярдәм итәр.

05.05.2016
Вахит балалар бакчасында Бөек Җиңүгә багышланган төрле чаралар уздырыла. Нәниләр сугыш турындагы шигырьләр һәм әсәрләр белән танышалар. Бүген алар тәрбияче апалары белән тозлы камырдан Җиңүгә багышланган панно ясадылар.


03.05.2016    
Тынычлык! Хезмәт! Май!
Яз килде, ә аның белән Яз һәм Хезмәт бәйрәме - 1нче май да җитте. Бәйрәм алдыннан  Матюшино урта мәктәбе укучылары мәктәпнең икенче катындагы тәрәзәләргә  матур рәсемнәр ясадылар һәм  “Тынычлык! Хезмәт! Май!" дип яздылар.
Безнең мәктәпнең өлкән буын вәкилләре әйтүенчә, Советлар Союзы вакытында әлеге бәйрәмне бик зурлап үткәргәннәр. Бәйрәмгә әзерлекне ике атна алдан башлаганнар: транспарантлар, матур рәсемнәр, кәгазьдән төрле төстәге чәчәкләр ясаганнар, алдан ук шарлар әзерләгәннәр. Бүгенге көндә бу бәйрәм инде сәяси характерда үткәрелми, аның хәзер  исеме дә башкача: бүген 1нче май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме. Бу үзгәрешләргә карамастан,  беренче май бәйрәм көннәрен күңелле итеп үткәрү үзгәрешсез кала.
       

29.04.2016
“Хәтерләргә чакырам” республика фестиваленнән хәбәрләр.
29 апрель көнне Татарстанның төрле почмакларыннан җиңеп килгән финалистлар “Мәктәптән тыш эш республика үзәге “каршында оештырылган “Аҗаган” исемле балалар фәнни-мавыктыргыч  үзәгендә “Хәтерләргә чакырам” дип аталган республика хәрби-патриотик фестиваленә  җыелды. Һәр команда үз төбәгендә оештырылган хәрби-патриотик эшне һәм агитбригаданың чыгышын күрсәтте. 23 район командалары арасында Матюшино урта мәктәбенең “Яшь җилләр” командасы да бар иде. Команда “Без хәтерлибез, без горурланабыз!”дип аталган проектны яклады  һәм”Эх, юллар...”исемле әдәби-музыкаль композицияне күрсәтте. Татарстан Республикасының Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы җитәкчесе Михаил Черепанов рәислек иткән жюри команданың чыгышын югары бәяләде. Михаил  Черепанов актив хәрби-патриотик  эш алып барганнары өчен безнең укучыларны  “Йөрәк хәтере “ республика проектының мактау грамотасы  һәм истәлекле китап, ә агитбригаданың эчтәлекле чыгышы өчен финалист дипломы тапшырды. Команданы һәм аларның җитәкчеләрен бу уңышлары белән котлыйбыз, тагын да зур уңышларга ирешүләрен телибез.
Матюшино урта  мәктәбе коллективы.

29.04.2016
Һәрбер бала талантлы- бары тик күрергә генә кирәк!
29 апрел көнне Югары Ослан районының иң яхшы агитбригадалары, шулар арасында Матюшино урта мәктәбе дә бар,”Казань Арена” бинасында урнашкан фәнни-күңел ачу үзәге”Зарница”га чакырылганнар иде. “Зарница” үзәге- балалар өчен интерактив үстерүче пространство. Балалар бу үзәк буенча сәяхәт иткәндә , үзләрен капитан ролендә тыйдылар, дирижабль йөртеп карадылар, танклар сугышы белән идарә итәргә өйрәнделәр...Бигрәк тә автодромда  ошады, монда алар автомобиль йөртергә өйрәнделәр, автотренажерларны сынап карадылар.Галәм аттракционы яхшы кичерешләр калдырды. Космодром залында җыю, чишү өчен экспонатлар бар. Балалар  йолдызлар, планеталар, космик станция , космик азык-төлек турында кызыклы хикәяләр тыңладылар.Очыш ясау үзәген, космик лабораторияне карадылар. Монда “Грозы на земле и в космосе”дигән лаборатор эш эшләделәр.  Очышлар белән идарә итү үзәгендә укучылар “Клипер”космик кораблендә космоска” очыш ясадылар”.
Матюшино агитбригадасы яхшы бүләк алды.”Зарница” үзәге- балалар дөньяны танып белергә һәм төрле фәнни белемнәр алу урыны.

27.04.2016
Безнең балалар бакчасында җәйгә әзерлек бара. Сабыйлар тәрбияче апалары белән берлектә чәчәк һәм яшелчә үсентеләре устерәләр. Алар җылы көннәрне түземсезлек белән көтәләр – чәчәкләр белән бакчаны турырырга.

26.04.2016
Бөек шагырь Г.Тукайның туган көне
26 апрель көнне районның туган як тарихын өйрәнү музеенда Г.Тукайның тууна 130 ел  уңаеннан шигырь уку конкурсы булып узды. Конкурста безнең мәктәп данын 4-5 сыйныф укучылары Закиров Алмаз белән Абдулхакова Энҗе якладылар. Алар  бөек шагыйрьнең “Китап”, “Эш беткәч уйнарга ярый” исемле шигырьләрен  ятлаганнар иде. Конкурска укучылар зур тырышлык белән әзерләнделәр һәм уңышлы гына чыгыш ясадылар.  Бәйгенең максаты- укучыларда Г.Тукай шигырьләренә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү , китап укуга кызыксыну уяту булды.

25.04.2016
Бөтендөнья балаларны яклау көненә багышланган республика рәсем конкурсы.
Бөтендөнья балаларны яклау көне уңаеннан Вахит төп гомуми белем бирү мәктәбендә 1- 6 сыйныф укучылары Республика күләмендә үткәрелгән  “Краски детства” конкурсында катнаштылар. Конкурсның максаты:  акбур белән асфальтка рәсем ясау күнекмәләрен үстерү; җәмгыятьтә балаларның хокукларын яклауны искә төшерү;
Укучылар төрле – төрле рәсемнәр ясадылар. Асфальтка рәсем ясау балаларга бик ошады. Иң матур рәсем диеп 5 нче сыйныф укучысы Абдулхакова Э. рәсеме саналды.

23.04.2016
Шимбә өмәсе
23 апрель көнне Вахитов авыл җирлегендә "Бөтенроссия шимбә өмәсе" акция кысаларында, төзекләндерү һәм санитар-экологик чистарту икеайлыгы кысаларында шимбә өмәсе үткәрелде. Авыл халкы актив катнашты, чишмәләр тирәли, йорт яны һәм янәшәдәге территорияләрне тәртипкә китерделәр. Әлеге чарада 30дан артык кеше катнашты. Уннан артык кубометр чүп-чар җыелды.
Барлык катнашучыларга бик зур рәхмәт әйтәсе килә!
Барлык авыл халкын һәм кунакларны безнең Вахитов авыл җирлегендә чисталыкта тотуны һәм чисталык кагыйдәләрен үтәүне әйдибез!

23.04.2016
23 нче апрель көнне Вахитов балалар бакчасының хезмәткәрләре балалар бакчасының территориясен чистарту һәм җыештыру эшләренә тотындылар.  Шулай ук оешмага беркетелгән территорияне җыештыру эшләре үткәрелде. Сабыйларда читтә калмадылар  - алар  бу эшкә үз өлешләрен керттеләр, хәлләреннән килгәнчә апаларына булыштылар.


22.04.2016
Административ бинаны  ремонтлау
17-22нче апрель көннәрендә капиталь ремонт кысаларында Вахитов авыл җирлеге административ бинасында подрядчы оешма хезмәткәрләре иске яктырткычларны, электрүткәргечләрне, исәпкә алу ноктасын сүтеп алып яңага алыштырдылар, яңа түшәм монтажладылар.

22.04.2016
Бүген 18.04.2016 "Солнышко" бала бакчасында "тылсымлы микрофон"исемле конкурс уткәрелде. "Талантлар Салават күпере" исемле район фестивалҗ кысагында. Безнең бала бакчасы мондый конкурсларында беренче тапкыр кайнашты. Матур,чибәр,акылны тугыз кызчыгыбыз "Ромашка" исемле командага. Җыелышып чыгыш ясадылар. Бу безнең әле читкә чыгып чыгышы ясауның беренче нәкиҗәсе һәм дә соңгысы түгелдер дип ышанын калабыз. Әле безгә киләчәктә күп өйрәнәсе бар. Әлбәттә бу беренче чыгыш ясау безбүгә омтылыш бирдә.

22.04.2016
Балаларга укыйсы әсәрләр дөрес сайланган булырга тиеш. Габдулла Тукайның балалар өчен язылган әсәрләе бала тәрбияләүдә зур роль уйныйлар. Аның әсәрләре туган якка, табигатькә карата мәхәббәт тәрбияли, балаларны туган як һәм туган табигатьне сакларга, тирә-юнгә карата игътибарлы булырга өйрәтә һәм балаларны эстетик яктан тәрбияли.20нче апрельдә “Набережно-Морквашский балалар бакчасы”  Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында зурлар төркеме өчен тәрбияче Макарова Н.В.  “Тукай әкиятләре илендә”дигән рәсемнәр күргәзмәсе оештырды.
     
22.04.2016
Кичә берә кунакка мәктәп балаларны белән Кириллова Н.Л. килде. Бүләккә бик кызыклы мероприятия алып килделәр: "Юлда курнылышысызлык кайлыдәләре турында" дигән бик кызыклы җигәмә. Әнгәмә дәвәрендә балаларга юл когыйдәләрен турында сөйләнде, нинди ялгышлыклар ясамаска кирәклеген аңлатылар. Соңрак әмблемалар бүләк ителде. Шупкан чыгып әйтәсе килә дөньяны тагында матурнак ягышлырак күрәсең  килә икән, иң элек мондый сыйфатларны үз-үзендә тәрбияләп, үз-үзеңнән чыгарырга кирәк.

21.04.2016
Без яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган бәйрәм уздырдык. Бу бәйрәмгә ата-аналар кунакка килделәр. Сабыйлар шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар һәм Тукайның әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Бу юнәлеш буенча безнең балалар бакчасында бик зур эш алап барылды - Тукайның иҗат җимешләре белән таныштык, әти-әниләр белән берлектә "Тукай әкиятләрендә кунакта" гаилә рәсем бәйгесе уздырдык, әкиятләрен, шигырьләрен сәхнәләштердек, “Бәхетле балачак” бәйгесендә катнаштык.

20.04.2016
Ремонт эшләре дәвам итә
14-20нче апрель көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең администрация бинасында подрядчы оешма хезмәткәрләре диварларны шпаклевка белән эшкәртеп обойладылар. Матур килеп чыкты.

20.04.2016
Төзекләндерү һәм санитар-экологик чистарту икеайлыгы дәвамы
20 апрель көнне Вахитов авыл җирлеге Башкарма комитеты һәм бюджет учреждения хезмәткәрләре төзекләндерү һәм санитар-экологик чистарту икеайлыгы кысаларында юл тирәсен һәм ышыклау урман  буйларын чистартырга чыктылар.  Барлыгы 30 капчык чүп җыелды.

20.04.2016                           
Бөек шагыйребезнең 130 еллыгы
20 апрель көнне Матюшино урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары Арсланова Фәридә Һәм Гүзәлбаев Айрат “Милләтебезнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай”дип аталган Г.тукайның 130 еллыгына багышланган  шигырь укучылар бәйгесендә катнаштылар. Бу чара Югары Ослан районының үзәк китапханәсендә уздырылды. Укучылар татар һәм рус телләрендә шигырьләр сөйләделәр. Яшь укучыларның  бөек татар шагыйренең иҗатын яратуларын һәм белүләрен билгеләп үтәргә кирәк. Бәйгедә катнашучыларны  һәм аларның җитәкчеләрен  мактау хатлары белән бүләкләделәр.

16.04.2016                  
“ Чиста ишегалды” акциясе
16 апрель көнне Матюшино урта мәктәбендә “Язгы яхшылык атнасы” кысаларында укытучылар һәм укучылар катнашында өмә уздырылды. Барыбыз бергәләп мәктәп тирәсендә  тәртип ясадык:  корыган яфракларны, үләннәрне, сынган ботакларны җыйдык, чәчәк клумбаларын тәртипкә китердек, шулай ук чүп-чардан арындырдык .
Бөтен кеше тырышып эшләде! Мәктәп яны чистарып, матурланып калды.

16.04.2016
Җиңү белән котлыйбыз!
Бөтенроссия олимпиадасының нәтиҗәләре.
16 апрель көнне 11 -17 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча үткәрелән  Бөтенроссия укучылар олимпиадасының нәтиҗәләрен йомгаклау тантанасы булды. Бу олимпиадада Россия Федерациясенең 64 төбәгеннән килгән 220 укучы катнашты. Татарстан Республикасы командасы 11 кешедән торды. Шуларның дүртесе җиңүчеләр, ә 7 се призёрлар булып танылды. Призёрлар арасында 2 укучы Гадельшина Яна һәм Токарева Лия - безнең Матюшино урта мәктәбе укучылары.
Без кызларны һәм аларның укытучылары Илгизәр Гәделшинны бу зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз, без алар белән горурланабыз, алда тагын да зур уңышларга ирешүләрен телибез.
(Матюшино урта мәктәбе коллективы)

15.04.2016                                         
Районның 85 еллыгына багышлап
15 апрель көнне Матюшино урта мәктәбенең 4 укучысы районның 85 еллыгына багышланган зональ фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Арсланова Фәридә мәктәп музееның эше белән таныштырды, Садеева Әлинә мәктәптә үткәрелә торган хәрби-патриотик эшчәнлек турында сөйләп китте, ә Гагарина Евгения тирә – якка танылган гармунчыларыбыз белән таныштырды. Үзенең эше белән Гадельшина Зарина 2 нче урынны яулады. Ул үзенең эшендә “Тургайлар” дип аталган рус халык бәйрәме турында кызыклы проект башкарган.
Кызлар үзләренең иҗади эшләрендә туган төбәкнең хозурлыгына дан җырладылар, булдырдылар!

15.04.2016
Бүген Вахит балалар бакчасында педсовет утырышы булды. Бу утырыш “Билингваль балалар бакчасы” бәйгесенә багышланган иде. Бәйге белән бәйләнешле сораүларга җаваплар карадылар. Эш планын төзеделәр.


   

 

13.04.2016
Административ бинаны  ремонтлау
11-13нче апрель көннәрендә капиталь ремонт кысаларында Вахитов авыл җирлеге административ бинасында подрядчы оешма хезмәткәрләре иске җылылык торбаларны, газ казаны сүтеп алып яңа радиатор белән яңа газ казанына алыштырдылар.

13.04.2016
Вахитов авылы китапханәчесе Салимуллина Сания Лутфулловна, Югары –Ослан районының 85 еллыгына  багышланган , төрле истәлекле  вакыйгалар, авылыбызның, районыбызның дәрәҗәле кешеләре турында мәгълүмат җыйды. Китапханәдә   альбомнар ясалды  .
Китапханәдә «Синең кешеләрең авылым”,”Районыбыз тарихы матбугатъ битләрендә”, газет-журналлардан тематик папкалар ясалды.
Китапханәдә туган якны өйрәнү, төрле-төрле мәгъүлүматлар җыю эшләре алып барыла.  «Волжская новь» район газетасының татарча бүлегендә «Тормыш сукмаклары» авылыбызның  атказанган  аграномы Гатин Ринат Гумәр улы  турында язылды. «Тарих битләрендә Идел авылы» онытылган, югалган  Идел авылы  турында язылды.

 

13.04.2016
Матюшино балалар бакчасында тәрбияләнүче  балалар Бөтенрәссәй татарлар конгрессы оештырган “Бәхетле балачак” дип исемләнгән,бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган интернет - бәйгедә катнаштылар. Закиров Кәрим “Шүрәле” әкияте , Кознова “Бала белән күбәләк” шигыре буенча рәсем ясадылар. Бу бәйгенең максаты – балаларны Г.Тукайның иҗаты белән таныштыру. Рәсемнәр бәйгегә вакытында җибәрелделәр. Нәтиҗәләр көтәбез

13.04.2016
Космик дәрес
Юрий Гагаринның космоска очуына 55 ел тулу уңаеннан 12 апрель көнне Вахит мәктәбендә Космик сәгате булып узды. Дәреснең максаты булып укучыларда космонавтика тарихына мәхәббәт хисләре уяту, укучылар арасында космонавтиканы популярлаштыру торды. Видео һәм фотофрагментлар ярдәмендәге дәрес укучыларда зур кызыксыну уятты. 

12.04.2016
Юрий Гагарин белән 108 минут.
12 апрель көнне Матюшино урта мәктәбендә “Юрий Гагарин – безнең герой“ девизы астында  авиация һәм космонавтика көненең 55 еллыгына  багышланган зур бәйрәм оештырылды. Чараны кереш сүз белән  мәктәпнең физика укытучысы Ризидә Кузовенина башлап җибәрде. ”Бу бәйрәм  -  Җир шарыннан читтә үтүче барлык үзгәрешләрне белергә омтылучы  кешеләрне берләштерүче бәйрәм,”- диде ул.
Укычылар кичәдә актив катнаштылар: Ю.Гагарин турында доклад, презентация һәм рәсем күргәзмәсе оештырдылар. Шулай ук викторинаның сорауларына да җавап бирделәр.
Аннан соң укучылар һәм укытучылардан торган өч команда арасында “Галәмгә юл” исемле кызыклы уен оештырылды.
“Бүгенге чара мәктәп укучыларының галәм киңлекләре турындагы белемнәрен тирәнәйтте.Туган илебезгә карата патриотик һәм горурлык хисләрен үстерде. Хәзерге чорда бу бик кирәкле тәрбияви юнәлеш булып санала”,- диде уенның җиңүчеләре - укытучылар.

12.04.2016
Без - чисталык һәм тәртип өчен!
12 апрель көнне Вахитов авыл җирлеге Башкарма комитеты һәм бюджет учреждения хезмәткәрләре төзекләндерү һәм санитар-экологик чистарту икеайлыгы кысаларында юл тирәсен һәм ышыклау урман  буйларын чистартырга чыктылар.  Барлыгы 42 капчык чүп җыелды.

12.04.2016
Тарих сәгате
“Авыл җирлеге атналыгы” кысаларында 11 нче апрель көнне Вахит мәктәбендә районыбызның 85 еллыгына багышланган тарих дәресе булып үтте. Тарих укытучысы Абдулхакова Румия Рәфкать кызы укучыларны районнның тарихы белән таныштырды. Дәрес ахырында “Районны белүчеләр” дигән викторина үткәрелде. Укучылар сорауларга теләп җавап бирделәр.

12.04.2016
Ярышларда катнашу
12нче апрель көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы  Җәләлетдинов Альберт авыл җирлекләре башлыклары һәм Югары Ослан муниципаль районының башкарма комитеты, Совет хезмәткәрләре катнашуында “Чемпион” спорт сараенда үткәрелгән волейбол ярышларында катнашты. Авыл җирлекләре башлыклары командасы мактаулы икенче урынны алды.

12.04.2016
Мин космосны ясыйм
Юрий Гагаринның космоска очуына 55 ел тулу уңаеннан 12апрель көнне Вахит мәктәбендә 1-6 сыйныфлар арасында космонавтика көненә багышланган рәсем конкурсы оештырылды. Бу конкурста укучылар иҗади осталыкларын күрсәтеп, туган илгә, үз планеталарына булган мәхәббәтләрен исбатладылар.

11.04.2016
Матюшино балалар бакчасында татар халкының бөек шагыйре Габдлла Тукайның 130 еллыгына багышланган чаралар үткәрелә.Тәрбияче Асия Файзулова “Габдулла Тукайга 130 яшь” дип исемләнгән күргәзмә оештырды.Балаларга кыскача гына шагыйрьнең бала чагы турында сөйләде, “Кызыклы шәкерт”,”Бала белән күбәләк” шигырьләрен укыды.Балалар игътибар белән тыңладылар һәм “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләренә иллюстрацияләр карадылар.

11.04.2016        
Фашист концлагерларыннан азат итү көнен искә алу
11 апрель көнне Матюшино урта мәктәбендә  Балалар оешмасы әгъзәләре  Садеева Алина һәм Гагарина Виктория ”Кем истәлекне оныта-шул киләчәккә чик куя!”дигән класс сәгате үткәрделәр. Бу чара фашист концлагерларыннан азат итү көненә багышланган иде. Чараның ахырында укучылар бу акциягә кушылдылар. “Кыңгырау чыңлавы”дигән акция минутлык тынлык, кабынган шәмнәр яктысында концлагерьларда үлүчеләрне искә алу кыңгырау чыңлавы белән тәмамланды.

11.04.2016                    
Сыерчыклар килделәр
Матюшино урта мәктәбендә  яхшылык һәм ягымлылык акциясе булып узды. Мәктәп укучылары 8 апрельдә башланган “Сыерчыклар килделәр” акциясендә катнаштылар.11 апрель көнне  “Агач эшкәртү “түгәрәгенең җитәкчесе Токарев А.В. җитәкчелегендә  сыерчык оялары ясадылар.  Балалар кулы белән эшләнгән төремкәйләр  мәктәп янын бизәп торалар. Мондый чаралар укучыларда иҗади күнекмәләр үстерә, урман  җәнлекләренең тормышы белән таныштыра, балаларны  яхшылыккка һәм ягымлылыкка өйрәтә.

09.04.2016
Районара көрәш ярышлары
9нчы апрель көнне “Чемпион” спорт сараенда Татарстан Республикасының Атказанган тренеры Гатин Ринат Гомәр улының 75 яшь тулуына багышланган Югары Ослан муниципаль районы башлыгы призына районара милли көрәш буенча ярышлар үткәрелде.
Гатин Ринат Гомәр улы “ТАССРның атказанган агрономы", "Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре", "СССР Почет Билгесе” ордены, ”Хезмәт Ветераны” медале,  "ТАССРның иң яхшы тренеры" билгесе,  “Татарстан Республикасында "милли көрәш" үсешенә өлеш керткән өчен” алтын билгеләренә лаек булган дәрәҗәле кеше.
Безгә бу искиткеч бәйрәмгә дәрәҗәле һәм хөрмәтле кунаклар килде: Хәйруллин Равил Гарифулла улы– Татар-башкорт милли спорт көрәше Федерациясенең башкарма директоры, Мифтахов Мансур Сабир улы – Татарстан Республикасының атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре, Таһиров Марсель Шарипҗан улы - ФГБНУ “ТатНИИСХ”ның генераль директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, атказанган спорт мастеры.
Дүрт сәгать дәвамында барган көрәш ярышлары җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләделәр. Йомгаклау нәтиҗәсендә, гомумкоманда зачетында Макыл авыл җирлеге җыелма командасы ярышларда беренче урынны яулады. Вахитов авыл җирлегенең командасы мактаулы икенче урынны алды.

фоторепортаж

09.04.2016
Ремонт эшләре дәвам итә
05-09нче апрель көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең администрация бинасында подрядчы оешма хезмәткәрләре җылыткыч куеп яңа диварларны монтажладылар.

07.04.2016
Су белән тәэмин итү чыганакларының техник инвентаризациясе
7нче апрель көнне Вахитов авыл җирлегендә су белән тәэмин итү чыганакларын лицензияләү кысаларында БТИ хезмәткәре авыл җирлеге башлыгы белән бергә техник инвентаризация документларны үтәү өчен кирәкле исәпләү эшләрен үткәрделәр.

07.04.2016
Гражданнарны кабул итү
7нче апрель көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт авыл җирлегенең авылларыннан килгән яшәүчеләрне белешмәләр бирү, хуҗалыкларга адресларны бирү һәм җир сораулары буенча кабул итте.


08.04.2016
Табигать без – балаларына гаҗәеп хәзинәләр биргән. Сый-нигъмәтләр белән туендыручы кара туфрак, сулар һава, эчәр су. Болар – бәяләп бетергесез байлык: берсе генә  булмаса  да, җирдә  тормыш юк. Чишмәләр – тереклек чыганагы, җир куенының  җиденче  катламнары  аша бәреп чыгучы саф су. Зур дәрьялар, Иделебез,  Кама,  Агыйделләр  үзләренең  мул  сулары  белән  чишмәләргә       бурычлы бит. Һәр  елга  башы – чишмә,  ә  инеш – елгалар  диңгезләрне  тулыландыра.  Алар – безнең  рухыбыз, Болгар  бабаларыбыздан  шушы  көннәргә  кадәр килеп җиткән бай  мирас. “Туган як табигате”-дигән темага рәсем конкурсы уздырылды. Районыбызның тарихы белән  таныштырып уздык.

07.04.2016
7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Вахитов авылы китапханәсендә шушы көнгә  карата  китапкүргәзмәсе ясалды. Күргәзмәдә наркомания, тәмәке тартуга ,  алкоголизмга   каршы көрәш турында  5 отделдан   китаплар куелган.  
2. ”Сәламәтлек рецепты” газета-журналларда дөрес  туклану, дөрес йоклау, ничек ябыгырга, дөрес  яшәү рәвеше турында мәгълүмат бирелә. Китап сөюче дуслар күргәзмә  белән апрель ае ахырына кадәр таныша  алалар.

07.04.2016
“Яшь профессионаллар” чемпионаты.
7 апрель көнне Матюшино урта мәктәбенең 7,8,10 сыйныф укучылары Казан шәһәрендә узучы “Яшь профессионаллар” чемпионатын карап кайттылар. Балалар төрле профессияләр, шул профессияләр вәкилләре куллана торган яңа методик алымнар һәм технологияләр белән таныштылар. Казанда һәм Республикабызның төрле төбәкләрендә урнашкан урта профессиональ уку йортлары тәгъдим иткән презентацияләр укучыларга бигрәк тә ошады.
Бу чара укучыларга профессияне аңлы рәвештә сайлап алырга ярдәм итә.


06.04.2016
Административ бинаны  ремонтлау дәвам итә
6нчы апрель көнне капиталь ремонт кысаларында Вахитов авыл җирлеге административ бинасында подрядчы оешма хезмәткәрләре иске керү ишекләрне тимердән эшләнгән яңа ишекләргә алыштырдылар.

06.04.2016
“Үткәннәрдән киләчәккә ” дип аталган темага, Югары-Ослан районына 85 ел тулу уңаеннан, Вахит мәктәбенең 1-6 нчы сыйныф укучылары өчен презентация уздырылды. Югары- Ослан районы Идел елгасының уң ягындагы иң матур табигатьле урынына урнашкан.   Балалар Югары-Осланның гербы турында сөйләштеләр, районның тарихы белән таныштылар, бүгенгесе һәм киләчәге турында да кызыксындылар. Мероприятия  ахырында укучылар районны юбилее белән котлап тәбрикләү яздылар.

06.04.2016
Югары Осланга - 85.
Югары Ослан районының 85-еллык юбилеена карата Матюшино мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда "Югары  Осланга -  85» дигән стенд яңартылды. Мәктәп укучылары  районыбызның  Бөек  Ватан сугышы елларындагы тарихы һәм бүгенге тормышы турында өстәмә материал, фоторәсемнәр җыйдылар. Туган районыбыз  турында материал җыю дәвам итә.

06.04.2016
Быел бөек татар шагире Габдулла Тукайга 130 ел була.  Шул уңайдан Вахитов балалар бакчасында төрле чаралар үткәрәләр. Ата-аналар һәм балалар “Тукай әкиятләре буенча сәяхәт” исемле рәсем бәйгесендә катнаштылар. Рәсемнәр Югары Ослан районының социаль яклаү үзәгенә җибәрелделәр.

05.04.2016
Чал Иделдә бозлар ташкан чакта                                                                                                                  
Килгән чакта җиргә җылы май                                                                                                                         
Шигырь бәйрәмнәре үткәрәбез                                                                                                          
Яшәтәбез сине, яшь Тукай                                                                                                                                     
көнне Вахит мәдәният мөдире Сафина Ф.Г. яшьләргә, балаларга Г. Тукайның юбилеена карата китап күргәзмәсе үткәрде, мәдәният мөдире Тукайның тарихы белән таныштырды.

05.04.2016
Ремонт эшләре дәвам итә
03-05нче апрель көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең администрация бинасында подрядчы оешма хезмәткәрләре иске идәннәрне сүтеп алып, араталарны алыштырып һәм көчәйтеп, яңа кара идән җәеп куйдылар.

05.04.2016
Вахит авылы балалар бакчасында  эшләүче   тәрбиячеләр белән берлектә авыл китапханәчесе  татар халкының бөек улы Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан“Тукай иленә  сәяхәт” дигән темага ,  әдәби кичә уздырылды. Кичәдә китап күргәзмәсе ясалды , анда Г.Тукайның балалар өчен язылган әкиятләре, поэмалары һәм журналлар белән тулыландырылды. Китапханханәче Сания Лутфулловна  Г.Тукайның балачак биографиясе белән таныштырды. Балалар сорауларга җавап  бирделәр, яттан шигырьләр сөйләделәр.

05.04.2016
Матюшино Карьеры тарихы битләрен актарганда
5 апрель көнне " Авыл җирлекләре атналыгы” кысаларында Матюшино авыл китапханәчесе  Гүзәл Гыйбадуллина мәктәп укучыларын "Матюшино Карьеры тарихы " дигән  альбом белән таныштырды. Анда материал 1965 елдан бирле тупланган. Укучылар Карьерның килеп чыгу тарихы, анда чыгарыла  торган продукция,  хезмәт дисциплинасын бозмыйча,  яхшы сыйфатлы продукция чыгаруга омтылучы кешеләр турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр. Укучылар бу фоторәсемнәрдән  үзләренең  әби-бабаларын  танып  алдылар. Очрашу бик кызыклы һәм истә калырлык килеп чыкты.

04.04.2016
Юбилеең белән, район!
4 апрель көнне Матюшино урта мәктәбендә "Авыл җирлекләре атналыгы» кысаларында Югары Ослан районының 85 еллык тарихына багышланган “Юбилеең белән, район!" дигән периодик басмалар күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәне авыл китапханәчесе Гыйбадуллина Гүзәл әзерләде. Күргәзмәдә районыбыз тарихы турында бик күп материал туплаган альбомнар, китаплар, газеталардан кисеп алынган өзекләр тәкъдим ителде. Күргәзмә белән мәктәп укучылары да танышты, алар китапханәче сөйләгәннәрне игътибар белән тыңладылар.

04.04.2016
Үткәннәрдән киләчәккә.
Югары Ослан районы Идел елгасының уң ягындагы иң матур табигатьле урынына урнашкан. 2016 нчы елда районыбыз 85 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан 4 апрель көнне Вахит мәктәбенең 1-6 нчы сыйныф укучылары “Үткәннәрдән киләчәккә” дип аталган сыйныф сәгатенә җыелдылар. Балалар Огары Осланның гербы турында сөйләштеләр, районның тарихы белән таныштылар, бүгенгесе һәм киләчәге турында да кызыксындылар. Дәрес азагында укучылар районны юбилее белән котлап тәбрикләү яздылар.


03.04.2016
Вахит мәдәният   мөдире Сафина Ф.Г.  яшьләр һәм балалар белән районның 85 еллыгына карата “Туган як темасына” әңгәмә үткәрде. Мәдәният мөдире балаларга районның тарихын сөйләп иске фотографияләрне күрсәтеп үтте. 

01.04.2016
1 апрель –көлке бәйрәме һәм күтәренке кәеф-дип билгеләп үтә дөньяда. Вахит авыл китапханәсендә «Иң кызыклы китаплар” дип аталган китап күргәзмәсе эшләнде, кызыклы шигырьләр, мәзәкләр яңгырады.

01.04.2016
Туган як! Туган җир! Туган туфрак!  Туган төбәк!  Туган табигать!  Һәрбер кеше өчен  нинди  газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Алар һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән тагын да байый, тулылана, ачыграк төс ала бара. Туган якның бай тарихы һәм культурасы, табигате һәм көнкүреше-болар барысы да кече яшьтән үк балалар тормышының бер кисәгенә әверелә.  Безнең  аңыбыздагы  һәм  тойгыларыбызда чагылган   таныш  урыннар,  акрынлап, Ватан  образын  күзалларга  ярдәм  итә. Туган  якны  өйрәнү  халык  культурасының гасырлардан  килгән  традицияләрен, халыкның  зур  һәм матур  эшләрен  аңларга булыша. Туган илебезгә, аның үткәненә,  бүгенгесенә һәм  киләчәгенә  мәхәббәт  хисләре  тәрбияләүдә  туган  якны өйрәнүнең  мөмкинлекләре аеруча зур.
Югары-Ослан районына 85 ел тулу уңаеннан  Вахитов авылы исемендәге китапханәдә «Нурлы төбәгем минем”-дигән темага стенд ясалды. «Осланым -горурлыгым минем», - дигән темага китапкүргәзсәсе ясалды.

01.04.2016
Тәрәзә төбендә бакча.
Балалар бакчасында тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы булдыру бик күңелле шөгыль булып тора, бигрәк тә кышын һәм язын. Бу вакытта табигатьнең әле генә өлгергән бүләкләрен ашап карыйсы гына түгел, яшеллекләрнең төсен күрәсе килә. Синең үзеңнең тәрәзәң төбендә, беренче язгы яшеллекнең үсүеннән дә күңеллерәк бернәрсә дә юктыр, мөгаен. Болар: суган, петрушка, укроп һәм хәтта салат яфрагы да булырга мөмкин. Тәрәзә төбендәге яшелчә бакчасы – табигатьнең төсләренә, җылысына карата булган сезонлы ямансулыкны бетерүнең иң әйбәт бер ысулы да ул. Бүлмә шартларында үсемлекләрне ничек карап үстерергә, үсемлекләр үссен өчен яктылыкның, җылылыкның, туфракның дымлылыгының кирәк булуы турында балаларның күзаллауларын киңәйтү, танып белү һәм иҗади сәләтләрен үстерү- безнең максатыбыз.Әти-әниләр дә читтә калмадылар: чәчү өчен орлыклар,туфрак, савытлар алып килделәр.


31.03.2016
31 март көнне Матюшино авыл китапханәсендә Югары Ослан районыбызның 85 еллыгына багышланган "Безгә туган як газиз" дигән чара узды.

31.03.2016
Административ бинаны  ремонтлау
31нче март көнне капиталь ремонт кысаларында Вахитов авыл җирлеге административ бинасында подрядчы оешма хезмәткәрләре иске агач тәрәзәләрне яңа пластиктан эшләнгән тәрәзәләргә алыштырдылар.

30.03.2016
Вахитов балалар бакчасы тәрбияләнүчесе  Гимадетдинова Айгизә Бөтенрәссәй татарлар конгрессы оештырган “Бәхетле балачак” бәйгесенда катнашты. Бәйге Габдулла Тукайны  130 еллыгына багышланнган. Айгизә “Бала белән күбәләк” шигыренә карата рәсем ясады. Бу бәйгенең максаты – балаларны Г.Тукайның иҗаты белән таныштыру. Рәсем бәйгегә вакытында җибәрелде. Нәтиҗәләр көтәбез.

29.03.2016
Спорт белән шөгыльләнү
29нчы март көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы  Җәләлетдинов Альберт авыл җирлекләре башлыклары һәм Югары Ослан муниципаль районының башкарма комитеты, полиция һәм прокуратура хезмәткәрләре катнашуында “Чемпион” спорт сараенда үткәрелгән волейбол спорт күнекмәсендә катнашты.

29.03.2016
Административ бинаның  түбәсен ремонтлау
27-29нчы март көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең администрация бинасының түбәсендә подрядчы оешма хезмәткәрләре ремонтны төгәлләп киләләр: карнизларның озынлыкларын арттырдылар, фронтоннарны тышладылар, керү төркемендәге навесның монтажлау эшләрен төгәлләделәр.

29.03.2016
Имтиханнарга әзерлек.
Язгы каникуллар вакытында МББУ “Вахит төп гомуми белем бирү мәктәбендә имтиханнарга әзерлек дәвам итә. Укучылар бүген җәмгыять белеменнән тестлар эшләделәр. Авырлык тудырган биремнәргә тулырак тукталдылар.

27.03.2016
Күңелле ярышлар.
Язгы каникул көннәрендә МББУ “Вахит төп гомуми белем бирү мәктәбендә”  “Күңелле ярышлар” уены үтте.  Укучылар төрле уеннар барышында үзләрен җитезлектә, тизлектә сынадылар. Ярышта дуслык җиңде. Бүләккә балалар татлы ризыклар алдылар.


27.03.2016
көнне Вахит мәдәният мөдире Сафина Ф.Г. театр көненә карата балаларга  эңгәмә үткәрде.  Мәдәният мөдире балаларга “Сәхнә” журналыннан берничә сценарий һәм театрның тарихы белән таныштырды.

26.03.2016
Вахит мәдәният  мөдире Сафина Ф.Г  балаларга “Безнең киләчәк эшләр” темасына карата  рәсем бәйгесе үткәрде. Алар үзләренең яраткан рәсемнәрен ясадылар. Балаларга буш вакытларын клубта үткәрергә,төрле бәйгеләрдә катнашырга  бик ошый.


25.03.2016
Кардан чистарту
25нче март көнне Вахитов авыл җирлегенең авылларында чираттагы тапкыр бураннан соң урам һәм керү юллары тиз арада чистартылды. Бу кышның соңгы капризлары дип ышанып калабыз.

23.03.2016
Административ бинаның  түбәсен ремонтлау
20-23нче март көннәрендә "Җирле үзидарә органнары биналарын ремонтлау" дигән яңа республика программасы буенча планнаштырылган Вахитов авыл җирлегенең администрация бинасының түбәсендә подрядчы оешма хезмәткәрләре ремонт эшләрен үткәрделәр.

22.03.2016
Искиткеч вожатый.
22 март көнне Матюшино урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Арсланова Фәридә “Искиткеч вожатый -2016”  республика бәйгесенең муниципаль этабында катнашты. Романтиклар, хыялланучылар, дип  вожатыйлар турында әйтәләр. Күңел бирмичә, балаларның йөрәкләренә  ачкыч сайлап алмыйча, алар өчен дус һәм остаз булып булмый. Вожатый булырга балачактан аерыласы килмәгән кеше омтыла.
Бәйгедә катнашучыларга үзләрен искиткеч итеп күрсәтү өчен, күп сынаулар үтәргә туры килде. Отряд вожатыйлары иҗади формада”Мин –отряд вожатые” дигән үзпрезентация күрсәтергә, үзләренең иҗади сандыкларыннан файдаланып,  класстан тыш чара һәм зал белән эшләргә өлгерделәр. Бәйгедә катнашучылар тапкырлык, балаларны уенга җәлеп итә белүләре белән аерылып тордылар. Фәридә “ Иң күп белергә теләүче һәм бик акыллы отряд вожатые” номинациясендә  җиңүче булды. Вожатый, сине котлыйбыз һәм сиңа уңышлар телибез!

22.03.2016
Г.Тукайның туган көне.
Язгы каникуллар вакытында МББУ “Вахит төп гомуми белем бирү мәктәбендә” башлангыч сыйныф укучылары бөек шагыйребез Г.Тукайның әкиятләрен карадылар.
Чараның максаты: укучыларда татар  әкиятләренә карата кызыксыну уяту; сөйләм телләрен үстерү;
Укучылар әкиятләрне кызыксынып карадылар. Соңыннан  әкиятләр буенча сөйләшү булды. Ошаган әкият геройларының рәсемнәрен ясадылар.

21.03.2016
Рәсем конкурсы “Яз килде”
Язгы каникуллар вакытында МББУ “Вахит төп гомуми белем бирү мәктәбендә” башлангыч сыйныф укучылары арасында “Яз килде” дигән темага рәсем конкурсы үтте. Балалар кызыксынып туган як табигатен һәм беренче чәчәкләрне ясадылар. Конкурсның җиңүчеләре: Закиров Алмаз һәм Гимадетдинов Илфат.

21.03.2016
Трактористлар курсы
21нче  март көнне Матюшино гомуми урта мәктәбендә  район башлангыч профессиональ әзерләү үзәге үз эшен дәвам итте. Хәзерге вакытта монда  44  курсант укый. Укучылар өчен  2 тапкыр  бушлай кайнар аш оештырылган. 1нче  курс укучылары өчен бу 3нче семестр, ә 2нче курс укучылары өчен - 7нче семестр. Апрель аенда укучылар эчке имтиханнар тапшырачак . Курсантларның  имтиханнарны уңышлы  тапшыруларына  һәм тиешле документ алачакларына  ышанып калабыз.  Без барлык укучыларга да уңышлар телибез.

20.03.2016
Ял көнне бездә Наүрүз бәйрәме үткәрелде. Наүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Ул борынгыдан килгән бәйрәм – кышны өзатып, язны каршылаү. Безнең балалар бакчасы коллективы һәм балалар бу бәйрәмдә бик актив катнаштылар. Тәрбияче Гумерова Р.Р Яз кызы – Нүрүз ролен уйнады. Сабыйлар бу бәйрәмнең тарихы һәм йолалары белән таныштылар. Алар төрле уенннарда һәм бәйгеләрдә катнаштылар. Шулай үк җырладылар  һәм шигырьләр сөйләделәр. Балалар бу бәйрәммнән бик канагатъ калдылар.

19.03.2016            
“Безнең Татарстан” Яшьләр  форумының финалистлары  
“Безнең Татарстан” Республика яшьләр форумы яшь буын өчен мөһим мәйдан булып тора. Монда үзеңнең проектыңны күрсәтергә һәм аны якларга, инвесторлар табарга, җәмгыять һәм дәүләт тарафыннан ярдәм тоярга мөмкин. Форумның эше – төрле юнәлешләрдә алып барылды.”Куркынычсызлык территориясе” юнәлешендә  Матюшино мәктәбе укучысы Гаделшина Яна үз проекты белән катнашты.Проектның җитәкчесе – педагог- тормыш куркынычсызлыгы нигезләрен оештыручы Гаделшин И.Ә. Аларның проектлары “Голь на выдумку хитра!”җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен куркынычсызлык тудыру турында.   
Бу чарада катнашу өчен шушы юнщлеш буенча Республиканың төрле почмакларыннан 120 дән артык эш килгән иде. Ярымфиналга 22 проект чыкты.17 нче март көнне ТР ГИБДД Эчке Эшләр Министрлыгы Идарәсендә Яна үзенең проектын яклады. Юнәлеш экспертлары һәм Миннеханов Рифкат Нургалиевич аның эшен югары бәяләделәр, 20-22 апрель көннәрендә IT-паркында проектны яклау мөмкинлеген бирделәр. Финалга 3 кеше генә чыкты.
Янага һәм аның җитәкчесенә проектны яклауда  уңышлар телик!

19.03.2016
Җәмәгатьчелекнең дежур торуы
19нчы март көнне Вахитов авыл җирлегендә Вахитов авылҗирлеге башкарма комитеты, бюджет учреждения хезмәткәрләре һәм депутатлар дежур торып социаль-әһәмиятле объектларны, юлларны карап чыктылар.

18.03.2016
Административ бинаны ремонтлау – материаллар алып кайту
18нче март көнне Вахитов авыл җирлегенең администрация бинасын "Җирле үзидарә органнары биналарын ремонтлау" дигән яңа республика программасы буенча ремонт эшләрен башлау өчен материаллар кайта башлады.

18.03.2016
Ата – аналар җыелышы.
18 нче март көнне МБОУ “Вахит төп гомуми белем бирү мәктәбендә” өченче чирек нәтиҗәләре һәм 9 нчы сыйныфта дәүләт йомгаклау аттестациясе буенча ата –аналар җыелышы булып узды. Мәктәп директоры Усманова Г.И. каникул вакытына эш планы белән таныштырды. Уку һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гайфуллина Ф.Х. өченче чирек йомгаклары, дәүләт йомгаклау аттестациясенең үткәрү тәртибе, сроклары белән таныштырып үтте. Мәктәп һәм ата-аналар арасында торган бурыч- дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру.

17.03.2016     
Балалар һәм яшьләр өчен  финанс грамоталыгы.
Матюшино урта мәктәбендә  Балалар һәм яшьләр грамоталыгының  Финанс Министрлыгы проектлары кысасында һәм Бөтендөнья банкларының ”Финанс грамоталыкның дәрәҗәсен , РФ сенең финанс белемен күтәрү” буенча икенче Бөтенроссия грамоталылык атнасында чаралар уздырылды.
Финанс грамоталык дәресләрендә төрле  алдалауларга сак булу, гаилә бюджетын планлаштыру сорауларын карадылар һәм төрле мәсьәләләр белән онлайн-тест чиштеләр.
Бу чараларның максаты: укучыларның финанс куркынычсызлыгын булдыру.

17.03.2016                  
Туберкулёз авыруы  турында профилактик  әңгәмә
Туберкулёз – иң борыңгы киң таралган инфекцион авыруларның берсе. 24 мартта үтүче Туберкулёз авыруы белән Бөтендөнья көрәш көне кысаларында 17-нче март көнне Матюшино урта мәктәбендә врач Шакуров Марат  “Нәрсә ул туберкулёз һәм аның профилактикасы” дигән темага әңгәмә үткәрде. Очрашу ата-аналар, сыйныф җитәкчеләре, укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре арасында үткәрелде.
Марат Ислам улы авыруны китереп чыгаручы төп сәбәпләр, аның билгеләре, авыруны кисәтү чаралары турында бәйнә-бәйнә аңлатып бирде, профилактик прививкаларның әһәмияте турында да сөйләп күрсәтте. Әңгәмә кызыклы һәм эчтәлекле булды.

17.03.2016
Финанс грамоталык атнасы
14 нче марттан 17 нче мартка кадәр Вахит мәктәбендә Финанс грамоталыгы атнасы булып узды. Атна буе 7-8 сыйныфлар арасында түбәндәге темаларга дәресләр үткәрелде: “Финанс мошенниклары”, “Гаилә бюджеты”, “ Сатып –алучы хокукларын яклау”.
Һәрбер кеше акча белән уйлап эш итәргә, аны кирәкмәгәнгә әрәм- шәрәм итмәскә тиеш. Әгәр дә шулай икән,  кешенең тормышы күпкә җиңелрәк булачак. Шушы максаттан укучыларга “Финанс арифметика” дигән тест тәкъдим ителде. Балалар үзләрен тикшереп карадылар,  тиешле мәгълүмат тупладылар.


                            

15.03.2016
 “Түгәрәк өстәл артында” чираттагы киңәшмәләр
15 март көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт китапханә һәм клуб мөдирләре,  Матюшино һәм Вахит урта мәктәп вәкилләре катнашында “түгәрәк өстәл артында” киңәшмәләр үткәрде. Киңәшмәләрдә районның юбилеена багышланган декадага әзерләнү эшләре, язгы каникул алдыннан инструктаж үткәрү һәм саклау - куркынычсызлык чараларын үтәү, беркетелгән территорияләрне төзекләндерү һәм чистарту сораулары каралды.

15.03.2016
Гражданнарны кабул итү
15нче март көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт авылҗирлегенең авылларыннан килгән яшәүчеләрне хуҗалыкларга адресларны бирү, төзекләндерү таләпләре һәм газлаштыру сораулары буенча кабул итте.

15.03.2016
Бөтендөнья сатып алучыларның хокукларын яклау көне.
Бүген МБОУ “Вахит төп гомуми белем бирү мәктәбендә” Бөтендөнья сатып алучыларның хокукларын яклау көне уңаеннан “Антибиотикларны менюда куллануга юл куймау” девизы  астында  сыйныф сәгате үтте.
Бүгенге көндә антибиотикларның зыяны бик зур . Ул азык – төлектә дә, иттә дә очрый. Сыйныф сәгатенең максаты: антибиотикларны куллануны чикләү; менюларга кертмәү; укучыларны дөрес тукланырга,  азык - төлекне дөрес сайларга өйрәтү.
Бу дәрес укучыларда зур кызыксыну уятты. Дәрестә алган мәгълүматның  тормышта кирәге чыгар дип ышанабыз.

14.03.2016
Республика күләмендә оештырылган “Правнуки ветеранов рисуют Победу” рәсем конкурсында катнашу.
“Вахит төп гомуми белем бирү мәктәбенең” 4 – 8  нче сыйныф укучылары Республика  күләмендә оештырылган “Правнуки ветеранов рисуют Победу” дигән бәйгенең муниципаль этабында рәсем конкурсында катнаштылар. Бу бәйгенең максаты: балаларда  туган илгә, өлкәннәргә, тарихи вакыйгаларга карата горурлык хисе тәрбияләү.  Ясалган рәсемнәр район Мәгариф бүлегенә җибәрелде.

14.03.2016
Йөрәгемә якын, төбәгем.
“Авыл җирлекләре атналыгы" кысаларында 14нче  март көнне Матюшино авыл китапханәсендә  Югары  Ослан районының 85 - еллыгына багышланган  күргәзмә оештырылган иде. Анда укучыларның туган як турында эшләре тәкъдим ителде: рәсемнәр, кулдан ясалган эшләнмәләр, чигү эшләре. Китапханәче Гүзәл Гибадуллина  Югары Ослан турында китаплар күргәзмәсе, Ватаныбыз турында шигырь җыентыклары әзерләгән. Күргәзмәне башлангыч сыйныф укучылары бик кызыксынып карадылар, алар китапханәче сөйләгәннәрне игътибар белән тыңладылар. Укучыларны район тарихы бик кызыксындырды, һәм аның белән тулырак танышу өчен алар өйләрендә укырга китаплар алдылар.

14.03.2016
Афзал Шамов укулары
Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә күренекле язучы Афзал Шамов укулары  булып үтте. 8 нче сыйныф укучысы Гайфуллина Айсылу үзенең фәнни-тикшеренү эшен якташыбыз композитор Риф Гатаулллинга багышлаган иде. Бу укуда Айсылу 2 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Жюри алдында ул композиторыбызның “Гармун алыйк әле, дускай”  җырын да башкарып китте. Чын күңелдән аны котлыйбыз!

11.03.2016
«Тере классика”ның җиңүчесе
11нче март көнне Югары Ослан район балалар китапханәсендә яшь укучыларның ”Тере классика” исемле бишенче Бөтндөнья бәйгесенең район этабы үткәрелде. Бу бәйгедә районның сигез мәктәбеннән 18 укучы катнашты. Безнең Матюшино урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Гәделшина Зәринә бу бәйгедә С.А. Лавровның “ Мәчеләр, өрәкләр һәм бер әби”  исемле әсәреннән бер эзек тәгъдим итте һәм 2 нче урынны яулады. Зәринә тагын ике җиңүче белән Зеленодольск шәһәрендә үтәчәк республика турына үтте. Аны бу уңышы белән тәбриклибез , яңа уңышлар телибез!

10.03.2016
Урам утларын карау
10нчы март көнне Вахитов авыл җирлегенең Вахит авылында эшләмәүче биш светодиод энергия саклау ут яктырткычларын “Опора плюс” хезмәткәрләре алыштырып чыктылар.

10.03.2016
Бөтенроссия күләмендә оештырылган “Неопалимая купина” конкурсында катнашу.
“Вахит төп гомуми белем бирү мәктәбенең” 2 – 5 нче сыйныф укучылары Бөтенроссия күләмендә оештырылган “Неопалимая купина” бәйгесенең муниципаль этабында янгын куркынычсызлыгы конкурсында катнаштылар. Бу бәйгенең максаты: балаларны янгын вакытында үзләрен дөрес тоту һәм  янгыннан саклану кагыйдәләре белән таныштыру. Ясалган рәсемнәр район Мәгариф бүлегенә җибәрелде.


09.03.2016
Вахитов авылҗирлегендә электр төзекләндерү эшләре
Берничә көн дәвамында Вахитов авылҗирлегендә Югары ослан районының РЭС хезмәткәрләре Мулланур Вахитов исем. һәм Бакча-Сарай авыллары янындагы электр челтәренең высоковольтный линиясендә һәм КТПларында төзекләндерделәрү эшләрен үткәрделәр, шуның аркасында берничә тапкыр вакытлыча эл.энергия сүндерелгән иде. Бу эшләр торак пунктларны алдагы өзлексез эл.энергия белән тәэмин итү өчен кирәк.

09.03.2016
Вахитов балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Закирова Айзилә Бөтенрәссәй күләмендә оештырылган “Неопалимая Купина” бәйгесенда муниципаль этапында катнашты. Бәйгегә “Яңгын сүндерүче” исемле пластилинография рәвешендә эшләнгән картина тәкъдим ителде. Бу бәйгенең максаты – балаларны яңгын вакытында үзләрен дөрес тоту, үзләрен янгыннан саклаү.

06.03.2016
Җәмәгатьчелекнең дежур торуы
6нчы март көнне Вахитов авыл җирлегендә бюджет учреждения хезмәткәрләре һәм җәмәгатьчелек вәкилләре дежур тордылар. Һәлакате теркәлгән һәм искәрмәләр булмаган иде.

 

05.03.2016
Су алу җайланмаларын тикшерү
01-05нче март көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең башлыгы  Җәләлетдинов Альберт җаваплы затлар катнашында Вахитов авылҗирлегендәге  су алу җайланмаларын тикшерделәр: хоз.блокларны карадылар, электр санагычларының күрсәткечләрен язып алдылар, автоматикаларны көйләделәр.

05.03 2016
Вахит мәдәният йортында балаларга районның 85 еллыгына карата кичә үткәрелде.  Вахит мәдәният мөдире баларга районның тарихын сөйләде. Районның  элек нинди һәм хәзерге вакытта булган  фотографияләрен баларга күрсәтте. Балалар бик ихласланып тыңлап утырдылар. Аларга бу кичә бик кызык булды.

 

04.03.2016
Матюшино балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар бәйрәмгә әзерләнәләр. Халыкара хатын-кызлар көне 8 нче март бәйрәменә багышланган җырлар,шигырьләр өйрәнделәр, әниләренә, дәү әниләренә үз куллары белән бүләкләр дә ясадылар.
"Әни” диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз!
Һич ярамый
"Әни” сүзен таптарга.

04.03.2016
Финанс грамоталылык,  укучының тормыш нормасы кебек
Матюшино урта мәктәбе укучылары Гадельшина Зарина һәм Токарева Лия Россия Федерациясе Үзәк банкының Татарстан Республикасы буенча Идел-Нократ баш идарәсе Милли банкы Бүлеге оештырган " Халыкның финанс грамоталылыгы" бәйгесендә җиңү яуладылар.
Бәйгенең максаты: Татарстанның 150 мәктәбеннән артык катнашкан укучылары арасыннан сәләтле яшьләрне ачыклау, аларның иҗатларын тормышка ашырырга булышу, халыкның финанс грамоталылыгын күтәрү.
Безнең кызлар эшләрен "Инша", "Рәсем" номинацияләрендә тәкъдим иттеләр. Алар эшләре эчтәлеклелек һәм оригинальлек белән аерылып тордылар. Кызлар дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.

04.03.2016
Әниләр бәйрәме.
Яз килү белән безгә иң беренче булып күркәм бәйрәмләрнең берсесе - 8нче март килә.Бү көнне балалар үзләренең әниләрен һәм дәү әниләрен котлыйлар. Бүген Вахитов балалар бакчасында халыкара хатын кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәсе узды. Бу чарага сабыйларның әниләре һәм дәү әниләре килделәр. Нәниләр шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм бик матур итеп биеделәр. Ата-аналар да битараф калмадылар, бәйрәмгә бик актив катнаштылар – кушылып җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәмнән барысыда бик канагатъ калдылар, балаларга үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр.

03.03.2016
Кардан чистарту
02-03нче март көннәрендә Вахитов авылҗирлегенең М.Вахитов, Ташевка, Ватан, Бакча-Сарай авылларында чираттагы тапкыр буран һәм юеш кар яуганнан соң урам һәм авылга керү юллары чистартылды.

02.03.2016
2 март көнне Вахит мәктәбендә 9 нчы сыйныфта җәмгыять белеменнән  тест уздырылды. Тестның максаты- укучыларның белемнәрен тикшерү.
Укучылар, билгеле дулкынландылар. Ләкин тест уздыру укучыларның белемнәренә анализ ясарга, хаталар өстендә тиешле эш алып барырга мөмкинлек бирә. Дәүләт йомгаклау имтиханнарына санаулы гына көннәр кала!
 

02.03.2016
Вахитов балалар бакчасы балалары әниләр бәйрәменә әзерләнәләр. Нәниләр тәрбияче апалары белән шигырьләр һәм җырлар өйрәнәләр, сюжетлы рәсемнәр карыйлар. Бүген алар бердәм белем бирү эшчәнлеге вакытында ябыштыру белән шөгыльләнделәр, сабыйлар эниләренә чәчәкләр ясадылар. Алар әзер фигуралар белән эшләү күнекмәләрен ныгыттылар. Бу эшчәнлек балаларга эстетик тәрбия бирә.

02.03.2016
Халыкара туган телләр көненә багышланган чаралар
Матюшино урта мәктәбенең еллык эш планы буенча Халыкара туган телләр көненә багышланган айлык кысаларында күп чаралар үткәрелде. Алар арасында: "Чиста сүз” акциясе;  укучылар арасында үткәрелгән "Тере классика" исемле шигырь бәйгесе (мәктәп туры); “Татарстан – яраткан ягым” исемле  сыйныф сәгатьләре; мәктәп китапханәсендә оештырылган"Сүзлекләр дөньясында" дип аталган  күргәзмә. Бөтенроссия "Тере классика" бәйгесенең мәктәп турында Гәдельшина. З. һәм Закиров. Ф. җиңүче булдылар.
Башлангыч сыйныф, рус теле һәм татар теле укытучылары укучылар белән матур, игелекле сүзләрнең яктылык, җылылык алып килүе , ә менә әдәпсез сүзләрнең кешегә тискәре  тәэсир итүе, җәмгыятьнең куркыныч социаль проблемасы булуы турында әңгәмә үткәрделәр.
Үткәрелгән чаралар укучыларның сөйләм телен үсешенә уңай йогынты ясый, Татарстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләренә, сәнгатьләренә карата хөрмәт һәм толерантлык хисе  тәрбияләүдә зур роль уйный.

01.03.2016
Гражданнарны кабул итү
1нче март көнне Югары ослан муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Тимиряев Виктор Сергей улы Вахитов авылҗирлегенең гражданнарын кабул итте.
Аның белән очрашуга ике кеше килде, телефоннан бер кеше шалтыратты: җир һәм торак сораулары бирелде.

01.03.2016
«Созвездие – йолдызлык - 2016»
Бәйрәмчә төрле төстәге шарлар белән бизәлгән сәхнә концертта катнашучыларны үзенә тартып тора.  Яшь башкаручылар – катнашучылар республиканың Ачык телевизион яшьләр фестивале “Созвездие-Йолдызлык-2016”ның район турында үз талантын күрсәтергә җыелган. Матюшино мәктәбен "Изгелек юлы белән", "Әни, янәшәмдә бул" "Әнием, җаным" һәм "Әткәй-шикәр, әнкәй-бал" җырлары белән Идиатуллина Лилия һәм Насибуллов Адель тәкъдим иттеләр.
"Мондый бәйгеләр балаларны сәхнә сәнгате серләренә өйрәтә, һәм аларга үз көчләрен, яшьтәшләренең  иҗаты белән чагыштырып, бәяләргә ярдәм итә, ә укытучыларга балаларның талантын ачарга һәм алга таба аны үстерергә булыша. “ Мин шәкертләрем өчен шат, алар зур сәхнәгә беренче тапкыр чыктылар, югалып калмадылар, искиткеч нык тордылар, үз хисләрен һәм кәефләрен тамашачыга җиткерә алдылар," - ди балаларның җитәкчесе Шәрәфиева Р. Ә., - алга таба да тырышып эшлиячәкбез. Яшь башкаручыларга иҗади уңышлар телибез.

01.03.2016
Әниләр бәйрәменә әзерлек.
Бу көннәрдә безнең Вахит мәктәбендә Халыкара – хатын кызлар көне бәйрәменә әзерлек эшләре бара. Укучылар үзләренең әниләренә, дәү әниләренә,  укытучыларга  төрле открыткалар ясадылар. Балалалар ясаган открыткалар  бик матур һәм үзенчәлекле килеп чыкты.

29.02.2016
Аҗаган – 2016
29нчы февраль көнне Матюшино гомуми урта  мәктәбендә  Бөек Җиңүнең 71-еллыгына багышланган  “Аҗаган-2016”  район хәрби-  патриотик уены булып узды.
Уенда 9 команда көч сынашты. “Аҗаган” уены командаларның тантаналы төзелешләре белән башланды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флагларын күтәрү хокукы узган  2015нче елда җиңүче булган  Матюшино мәктәбе командасына йөкләнде. Дәүләт гимннары яңгырады. Котлау сүзе белән  Югары Ослан районы  хәрби комиссариат бүлеге вәкиле Александр Ходинович һәм "Яшь туристлар  станциясе” хезмәткәре Вера Евстифеева чыгыш ясадылар.
Командалар  төрле этапларда:   "Каршылыклар полосасы", "Гомуми физик әзерлек", “Теоретик әзерлек”, "Санитар постлары", " РХБЗ буенча ярыш " сынау үттеләр. Барлык командалар да ярышларга  җитди һәм җаваплы әзерләнгәннәр. Уеннарда бер - береңне хөрмәт итү, дуслык атмосферасы хөкем сөрде. Уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урында – Матюшино  урта мәктәбе, 2 урында - Шеланга урта мәктәбе, 3 нче урында - Октябрь урта  мәктәбе. Чара Югары  Ослан районы хәрби комиссариат  бүлеге башлыгы  Рөстәм Шакировның котлау сүзләре белән тәмамланды. Чара югары дәрәҗәдә, оешкан төстә үтте.

фоторепортаж

29.02.2016
“Мәктәп эшмәкәр-компанияләре” семинары
24-27нче февраль көннәрендә  Матюшино гомуми урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары  Ф.Арсланова, Я. Гаделшина, А. Гүзәлбаев, И.  Садеев укытучылары  Лилия Гүзәлбаева җитәкчелегендә  “Байтик” балалар лагеренда үткәрелгән мәктәп эшмәкәр-компанияләренең семинарында катнаштылар. Бу чараны оештыручы – Казандагы укучыларны эшмәкәрлеккә өйрәтүче  “Яшьләр казанышы” үзәге.
Өч көн дәвамында укучылар бизнес-план төзергә, эшмәкәрлек  һәм реклама серләренә өйрәнделәр. Һәр команданың эш нәтиҗәсе булып компетентлы жюрига үзеңнең эшмәкәрлек проектыңны презентацияләү булды.
Балалар галстук һәм браслетлар җитештерү, чәчәк һәм яшелчә үсентеләрен сату турында проектлар күрсәттеләр. Безнең команда “Бакча -Сарай авылында ял” дигән проектны тәкъдим итте. Авыл җирлегендә туризмны үстерүне популярлаштыруда актив катнашканы өчен  “Яшьләр казанышы” үзәге директоры Ләлә Бикчәнтәева безнең мәктәп командасын сертификат белән бүләкләде.
Без укучыларыбызга киләчәктә үзләренең бизнес-проектларын тормышка ашыруда уңышлар теләп калабыз!

29.02.2016
Вахитов балалар бакчасының балалары әниләр бәйрәменә әзерләнәләр. Нәниләр тәрбияче апалары белән шигырьләр һәм җырлар өйрәнәләр, сюжетлы рәсемнәр карыйлар. Бүген алар сәхнәне һә бүлмәләрне бәйрәмгә бизәделәр.

29.02.2016
Уртак эш
Үткән атнада Вахитов авылҗирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре участковый полиция хезмәткәре Русаков А.Е.  һәм почта хезмәткәре Н.М. Спирина белән бергә очрашып кайбер мөһим һәм агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

26.02.2016
«Күңелле стартлар»уены
26 нчы февраль көнне МБОУ “Вахит гомуми белем “ бирү мәктәбендә “Күңелле стартлар”уены үтте . Укучылар төрле уеннар барышында үзләрен     җитезлектә ,тизлектә сынадылар. Уен ахырында жюри нәтиҗә ясады: Дуслык җиңде. Афәрин, балалар!

27.02.2016
Җәмәгатьчелекнең дежур торуы
27нче февраль көнне Вахитов авыл җирлегендә бюджет учреждения хезмәткәрләре һәм җәмәгатьчелек вәкилләре дежур торып  социаль-әһәмиятле объектларны карап чыктылар һәм яшьләр белән әңгәмә үткәрделәр. Һәлакате теркәлгән һәм искәрмәләр булмаган иде.

27.02.2016
Юлларны кардан чистарту
26-27нче февраль көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең авылларында урам юллары кар яуганнан соң чираттагы тапкыр чистартылды һәм киңәйтелде.

26.02.2016
Административ бинаны ремонтлау
26нчы февраль көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт ГИСУ вәкилләре белән администрация бинасын өстәмә карап чыктылар һәм ният ителгән ремонт эшләре буенча фикер алыштылар. Ремонт эшләре " Җирле үзидарә органнары биналарын ремонтлау" дигән яңа республика программасы буенча планнаштырыла.

25.02.2016
Йөрәктәге хәтер.
25 нче февраль көнне Вахитов мәктәбе район  күләмендә уздырылган “Йөрәк хәтере” агитбригадалар  конкурсында катнашты. Бу чара Бөтен Республика “Хәтер маршы – 2016” кысаларында уздырылды. Кунакка Октябрьский мәктәбе укучылары килде. Алар Бөек Ватан сугышына багышлап чыгыш ясыдылар. Чара сугыш каһарманнары һәйкәленә чәчәкләр кую белән төгәлләнде.

25.02.2016
Аҗган.
Патриотик  гражданлык  айлыгы кысаларында Вахит гомуми белем бирү мәктәбендә “Аҗаган” уены үткәрелде. Укучылар  “Яшелләр”  һәм  “Кызыллар” командасына  бүленеп ,  үзләренең көчләрен сынадылар.


24.02.2016
Совет Утырышы
24нче февраль көнне Вахит авыл җирлегенең башлыгы  Җәләлетдинов Альберт Югары Ослан муниципаль район Советының сигезенче чираттагы утырышында катнашты, утырыш барышында сәркатиб итеп сайланды. Көн тәртибенә бер мәсьәлә чыгарылган иде -  Югары Ослан муниципаль районының 2015 елның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2016 елга планнар турында.

24.02.2016
Юлларны кардан чистарту
23-24нче февраль көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең М.Вахитов, Ташевка, Ватан, Бакча-Сарай авылларында урам һәм аылларга керү юллары бураннан һәм күп кар яуганнан соң чираттагы тапкыр махсус техника белән чистартылды.

24.02.2016
Халыкара туган тел көне
24 февраль   көнне Матюшино урта мәктәбендә  туган телгә һәм башка телләргә карата  сакчыл караш тәрбияләү, аны саклау ,культуралы төрлелеккә һәм республикабызның  күп теллелегенә багышлап, Халыкара туган тел көненә багышланган кичә булып узды. Бу чарада барлык сыйныф укучылары  да катнашты. Чара татар музыкасы  һәм презентация ярдәмендә алып барылды. Укулар татарча, русча һәм инглиз телендә  шигырьләр сөйләделәр. Рус һәм татар язучыларының  әсәрләреннән өзекләр укыдылар.  10 нчы сыйныф укучылары татар һәм рус телендә  викторина үткәрделәр. Укучылар үзләренең татарча, русча, инглизчә белемнәрен күрсәттеләр.

23.02.2016
22.02.2016 ел. Вахит мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган музыкаль бәйге уздырылды. Мәдәният мөдире Сафина Ф.Г. егетләрне бәйрәм белән чын күңелдән котлады, аларга алдагы көннәрендә уңышлар теләде. Бәйрәм бик күңелле үтте.

23.02.2016
Җәмәгатьчелекнең дежур торуы
21-23 февраль көннәрендә Вахитов авыл җирлегендә Вахитов авылҗирлеге башкарма комитеты, бюджет учреждения хезмәткәрләре, депутатлар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре дежур торып  социаль-әһәмиятле объектларны, юлларны карап чыктылар.

22.02.2016
Хәрби  җыр смотры.
22 нче февраль көнне Матюшино урта мәктәбендә  Ватанны саклаучылар көненә багышланган  бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бу традицион чара мәктәптә һәр ел саен уза. Һәр сыйныф үзенә хәрби темага карата җыр сайлый. Бу көнне һәр катнашучы үзенең иң уңай сыйфатларын – җаваплылык, бердәм коллективта эшли белү, ветераннарга карата ихтирам, туган илгә мәхәббәтен күрсәтте. Район бәйгесендә беренче урынны алган  “Йөрәк хәтере" агитбригада командасы  үзләренең матур чыгышы белән тамашачыларның күңелен яулады. Барлык укучылар да тырышты һәм бик яхшы чыгыш ясадылар.  Матур бәйрәм кичәсе  тамашачыларга бик ошады.

22.02.2016
Вахитов балалар бакчасы сабыйларына тагын бер бүләк ясадылар. Авылыбызның кул остасы – Усманов Наиль Наҗип улы балаларга үз куллары белән әкият өйе ясады. Хәзер балалар рәхәтләнеп төрле әкиятләрне сәхнәләштерә алалар. Без үзебезнең рәхмәтебезне белдерәбез!

20.02.2016
Хуҗалыклары карап чыгу
19-20нче февраль көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт хуҗалыкларны карап чыкты. Хуҗалыклар башлыклары белән бергә агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Бүгенге чара йомгаклары буенча киләсе нәтиҗә ясарга мөмкин: шәхси хуҗалыкларның натураль продукциясенә зур ихтыяҗ бар, нәтиҗәдә, гаиләләр өстәмә тотрыклы керемгә ия.

20.02.2016
"Йөрәк хәтере"
20 февральдә яшүсмерләр – яшьләр клубында Муса Җәлилнең 110 - еллыгына багышланган  “Хәтер Маршы – 2016” яшьләр походы кысаларында "Йөрәк Хәтере" дип исемләнгән агитбригадалар район бәйгесе үзды.
Яшүсмерләр – яшьләр клубында Огары Ослан район мәктәпләреннән сигез иҗади коллектив җыелган иде, алар Бөек Җиңү,  ирек һәм гуманизм идеаллары турында, сугышның авыр юллары хакында күренешләр куйдылар, җырлар башкардылар, шигырьләр укыдылар.
Матюшино урта мәктәбенең агитбригадасы "Сугыш юллары" темасына багышланган соклангыч, хисләр белән сугарылган  әдәби-музыкаль композиция күрсәтте. Садеева Әлинәнең М. Җәлил шигырен чын күңелдән укуы беркемне дә битараф калдырмады.
Бәйге нәтиҗәләре буенча Матюшино командасы җиңүче  булып чыкты. Алар 26 февраль көнне Казанның Җиңү Паркында Республиканың "Хәтер вахтасы – 2016"ны  ачу тантанасында катнашачак һәм Мәңгелек утка чәчәкләр үреме куячак.
Без укучыларыбыз белән горурланабыз һәм аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

19.02.2016
Бәйгенең уңышлы финалы
19 февральдә Яр буе Морквашы урта мәктәбендә тәрбия процессын оештыручылары   бәйгесенең муниципаль этабының 2 туры  булып узды. Матюшино мәктәбен  бу этапта  педагог- оештыручы Садееева Лилия Әмир кызы күрсәтте.
Финалга чыгучылар үзләренең әйдәп баручы педагогик идеяләрен, тормышчан тәҗрибәләрен, балаларга,   һөнәрләренә мөнәсәбәтләрен чагылдырдылар, шулай ук балалар  җәмгыятен оештыру  программасы эшчәнлеген якладылар.  Бәйгедә катнашучылар өчен иң авыры- балаларның таныш булмаулары. Бу дәреснең эффектив формасын сайлап, Лилия Әмир кызы мәктәпнең  балалар җәмгыятен оештыру программасын гына түгел, шулай ук иҗади берләшмәгә керү өчен кызыксыну һәм теләк уятты.         
Жюри укытучының тәрбия эшен белүен, ышандыру сәләте булуын һәм укучыларда зур кызыксыну тудыруын бәяләп үтте. Бәйге нәтиҗәләре буенча педагог-оештыручы Л.Ә.Садеева 2 нче урынга лаек булды. Матюшино мәктәбе коллективы аны чын күңелдән котлый һәм яңа иҗади унышлар тели.

19.02.2016
МБМББУ «Матюшино балалар бакчасында» Ватанны саклаучылар көненә әзерлек эшләре бара.Сабыйлар тәрбиячеләре белән бәйрәмгә багышланган матур җырлар,шигырьләр өйрәнәләр,хәрби  темага матур ,төсле иллюстрацияле китаплар карыйлар.Ә бүген үз куллары белән әтиләренә, дәү әтиләренә бүләкләр ясадылар.

 


18.02.2016
Кардан чистарту
17-18нче февраль көннәрендә Вахитов авылҗирлегенең М.Вахитов, Ташевка, Ватан, Бакча-Сарай авылларында чираттагы тапкыр буран һәм кар яуганнан соң урам һәм авылга керү юллары чистартылды.

 

18.02.2016
Ватаным белән Горурланам
18 февраль көнне Югары Осланның яшьләр үзәгендә “Легион отряды” исемле иҗтимагый хәрби-патриотик оешма катнашында Ватанны саклаучылар Көненә багышланган " Ватаным белән Горурланам" исемле гамәли семинар узды. Матюшино урта мәктәбе укучылары  "Легион Отряды" әгъзалары уздырган чараларда актив катнаштылар. Конкурста Югары Ослан муниципаль районының белем бирү оешмаларыннан "Форпост" отрядлары бәйгесендә 7 команда катнашты. Укучылар фильмнар карадылар,  Бөек Ватан сугышы, Ватан сугышы, беренче бөтендөнья сугышы вакыйгаларына багышланган сөйләшүләрдә һәм викториналарда катнаштылар. Матюшино урта мәктәбенең “Форпост” отряды иң яхшы командаларның берсе булды һәм 3 нче урынны  яулады. Җиңүчеләргә һәм призерларга кыйммәтле бүләкләр: китаплар, дисклар, спорт инвентарьлары бирелде. Команданың  актив катнашучылары значоклар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Укучылар үзләренең яхшы белемнәрен күрсәттеләр, күп яңа тарихи мәгълүмат тупладылар.

18.02.2016
Муса Җәлилнең туган көне
Бүген  татар халкының бөек шагыйре, Советлар  Союзы  Герое, фашизмга каршы көрәшче,  Муса Җәлилнең туган көне.
15нче февраль көнне Матюшино гомуми урта мәктәбендә шагыйрьнең тууына 110 ел тулуга багышланган чара үткәрелде. Презентация ярдәмендә 10 нчы сыйныф укучылары Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм фаҗигале  үлеме турында сөйләделәр. Аннан соң укучылар шагыйрьнең “Маэмай”, “Кызыл ромашкалар” дигән шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр,  Муса Җәлилгә багышланган җыр җырладылар. Укучыларның кызыклы чыгышлары шагыйрьгә һәм аның иҗатына карата укучыларда ихтирам хисе уятты,  беркемне дә битараф калдырмады. Әдәби кичә бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

16.02.2016
Гражданнарны кабул итү
16нчы февраль көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт авыл җирлегенең авылларыннан килгән яшәүчеләрне төзекләндерү таләпләре, шәхси эшмәкәрләр белән дәүләт статистика һәм МЭПР  бүлекләренә отчетларны вакытында бирү, белешмәләр бирү һәм су белән тәэмин итү хезмәтләре өчен бурычларны түләү сораулары буенча кабул итте.

16.02.2016
Матюшино урта мәктәбендә  балаларга  тәрбия һәм өстәмә белем бирү
16 февраль көнне Матюшино урта мәктәбен  тәрбия эше һәм өстәмә белем бирү сыйфатын өйрәнү максаты белән  Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Эльмира Садриева һәм  Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе  урынбасары  Флюра Мусина составындагы комиссия  килеп китте.  Комииссия өчен мәктәп директоры Шәрәфеев И.Ә. иҗади отчет рәвешендә экскурсия ясады. Туристик түгәрәк җитәкчесе Гаделшин И.Ә. “Беренче ярдәм күрсәтү” темасына карата дәреснең бер фрагментын күрсәтте. Педагог оештыручы Садеева Л.Ә. мәктәптәге  “Иҗади төркем  берлеге” турында сөйләде. Мәктәпнең  укыту эшләре буенча директор урынбасары  Шәрәфеева Р Ә.  сәләтле балаларның эшләре һәм аларның портфолиолары белән таныштырды. Актлар залында  агач эшкәртү түгәрәге (җитәкчесе Токарев А.В.), әхлак тәрбиясе һәм гражданлык-патриотик тәрбия эшенең нәтиҗәләре күрсәтелгән иде. Шулай ук кунакларга мәктәп музее, Сугышчан Дан Залы һәм фотогалерея күрсәтелде. Комиссия мәктәпнең балаларга  тәрбия һәм өстәмә белем бирү эшен уңай бәяләде.

16.02.2016
Җөмһүрият күләмендә узучы “Яшел ут” бәйгесенең район этабы.
16.02.2016ел. МБМББУ «Югары Ослан «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында җөмһүрияткүләм «Яшел ут» бәйгесенең район этабы булып узды.Мәктәпкәчә белем бирү учреңдениеләрендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү һәм бу юнәлештә профилактик эш алып баруның куелышын өйрәнү,тәҗрибә уртаклашу-бәйгенең төп максаты иде. Бәйгедә катнашучылар һәм жюри әгъзалары игътибарына Матюшино балалар бакчасында бу юнәлештә алып барыла торган эшне  тәрбияче Асия Файзулова тәкъдим итте. Нәтиҗәләр буенча безнең балалар бакчасы 3 нче урынны яулады,бәйгене оештыручылар исеменнән Грамота һәм бүләк тапшырылды.

15.02.2016
Мавыктыргыч сәяхәт
Химия атналыгы кысаларында 12 февраль  көнне Матюшино урта мәктәбенең  8-10 сыйныф укучылары Химландия иленә мавыктыргыч сәяхәткә барып кайттылар. Сәяхәт ике команда арасында ярыш формасында алып барылды.  Командаларның белемнәрен 11 сыйныф укучылары бәяләде. Укучылар зур кызыксыну белән химик шарадалар чиштеләр, билгеле афоризмнарны химия теленә тәрҗемә иттеләр, химик җиһазларның исемнәрен  атадылар. Команданың капитаннары әйберләрне атау биремен уңышлы башкардылар. Тәҗрибә күрсәтү бик зур игътибарга лаек булды. Укучылар химик процессларны  аңлатырга тырыштылар. Сәяхәттән барысы да канәгать калды, чөнки һәр кеше үзен күрсәтә алды.

15.02.2016
Вахит мәктәбе бинасында ашхәнә бүлмәсендә ремонт эшләре башланды. Бүгенге көндә эшчеләр ашхәнә бүлмәсенә ут керттеләр һәм кафель плиткасы эшләрен эшләү белән мәшгүль.

15.02.2016
Бүген Вахитов балалар бакчасының сабыйлары авыл китапхәнәсенә кунакка бардылвр. Нәниләр Муса Җалилгә багышланган күргәзмә белән таныштылар. Шулай үк балалар  бөек шагырьнең төрмыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.

15.02.2016
Әфганчылар көне.
15 нче февраль көнне Матюшино гомуми урта мәктәбендә  Әфганчылар көненә багышланган чара үткәрелде. Бу көнне 1989 елда Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылды. 8 нче сыйныф укучылары үзләренең чыгышларын  бу сугышның тарихы, хәрби  хәрәкәтләр һәм  Әфган кырында ятып калган илебезнең  батыр улларына  багышладылар. Тарих укытучысы Токарев Андрей Виктор улы балаларга  Әфган сугышында катнашкан  безнең якташларыбыз турында  сөйләде.  Нәкъ менә шундый чаралар яшь буында бурыч, җаваплылык һәм ватанпәрвәрлек  хисләре тәрбияләргә булыша.

13.02.2016
Җәмәгатьчелекнең дежур торуы
13нче февраль көнне Вахитов авыл җирлегендә бюджет учреждения хезмәткәрләре һәм җәмәгатьчелек вәкилләре дежур тордылар. Һәлакате теркәлгән һәм искәрмәләр булмаган иде.

12.02.2016
Мәктәптә Парламент сәгате.
12 февраль көнне Матюшино урта мәктәбендә ”Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт” темасы буенча Парламент сәгате үтте. Бу дәреснең максаты: гражданлык позициясен тәрбияләү һәм  патриотик хисләр формалаштыру, укучыларның  дәүләт турындагы белемнәрен тирәнәйтү.
Парламент  сәгате уен формасында алып барылды, балалар  һәр кеше белергә тиешле хокуклар һәм бурычларны искә төшерделәр. Бу чарада  Вахит авыл советы депутаты Закирова Римма Шәүкәт кызы катнашты. Ул укучылар белән бу темага әңгәмә алып барды. Әгәр  хокуклар бозылган икән, кемгә мөрәҗәгать  итү турында аңлатты.

11.02.2016
Чиркәүләрне карап чыгу
Ташевка авылының инициатив халкы авыл территориясендә чиркәү төзү тәкъдиме белән чыктылар. Югары ослан муниципаль районының урынбасары Осянин Сергей Виктор улы һәм Югары Ослан чиркәү рухи атасы Владимир җитәкчелегендә район территориясендәге башка торак пунктларында бу мәсьәлә буенча тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан эш сәфәре булып узды. Сәфәрдә Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт һәм авыл халкы исеменнән Ларин М.Е., Кузягин О.В., Алексеев А.А. катнаштылар. Алга таба Ташевка авылында чиркәү төзү карары һәм язмышы, беренче чиратта, авылдагы яшәүчеләрнең үзләренә бәйле.

11.02.2016
Вахит мәктәбе бинасында ашхәнә бүлмәсендә ремонт эшләре башланды. Бүгенге көндә эшчеләр ашхәнә бүлмәсен бүлделәр һәм штукатур эшләрен эшләү белән мәшгүль.

11.02.2016
Вахитов балалар бакчасының сабыйларың шатлыклары бик зур – аларга яңа уенчыклар алып кайттылар. Матур курчаклар, төрле машиналар, төзелеш конструкторлары һәм башкалар. Бүләкләрне ОАО «Татагрохимсервис» «Матюшинский карьер» җитәкчеләре бирделәр.Бик зүр рәхмәт!

11.02.2016
Тәрбия процессын оештыручыларның бәйгесе – 2016
Бүген, 11 февраль көнне, Матюшино урта мәктәбенең укытучылары тәрбия процессын оештыручылар арасында үткәрелә торган бәйгенең беренче турында катнаштылар. Безнең мәктәптән  өстәмә белем бирүче мөгаллим  Токарев Андрей Виктор улы, мөгаллим – оештыручы Садеева Лилия Әмир кызы һәм 8 нче сыйныф җитәкчесе Гайнанова Әлинә Тәлгать кызы катнаштылар. Матюшино урта мәктәбенең укытучылары бәйге дәресләре үткәрделәр, тәрбия эшләре буенча программаларын якладылар, үзләренең һөнәрләре белән мавыкканлыкларын, чын мөгаллимнәргә хас сыйфатларын - балаларга карата мәхәббәтләрен күрсәттеләр!


10.02.2016
Туй юбилее
10нчы февраль көнне Вахитов авыл җирлегендә хөрмәтле Мәлик улы Тәлгать һәм Нурутдин кызы Нурания Халиковларның алтын туй юбилеен билгеләп үтте. ЗАГС бүлеге белгече Т.А. Киселева юбилярлар адресына котлау сүзләрен әйтеп,  Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов исеменнән рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярлар "Хөрмәтле район Юбилярлары" китабына кулларын куйдылар. Вахит авыл җирлеге башлыгы А. Ш. Залялетдинов Тәлгать абый белән Нурания апага сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләп бүләк тапшырды. Бәхетле парлар белән бергә аларның балалары һәм оныклары җыелган, аларны һәрвакыт биредә көтәләр һәм туганнары якыннары белән һәр очрашуга сөенәләр.

10.02.2016
Йөрәктән йөрәккә.
Бу көннәрдә безнең район мәктәпләрендә  Изге Валентин көненә багышланган  “Йөрәктән йөрәккә” дигән акциягә әзерлек бара. Акциянең  төп бурычы - Югары Ослан район үзәгендә урнашкан   картлар  йортында  яшәүчеләр өчен  үз кулларың белән  котлау открыткалары – “валентинкалар” ясау.
Матюшино гомуми урта мәктәбе укучылары да бу акциядән читтә калмадылар, алар бергәләп  бәйрәм открыткалары ясадылар.
Балалар ясаган валентинкалар бик матур һәм үзенчәлекле килеп чыкты. Бу акция укучыларның өлкәннәрне хөрмәт итүен, аларга карата ихтирамлы булуларын, яшь буынның аларга битараф түгел икәнен белдерде.
Игелекле акциядә катнашучыларга рәхмәтебезне  белдерәбез.

09.02.2016
Янгын куркынычсызлыгы таләпәрен үтибез.
9.02.2016ел. Матюшино балалар бакчасы урнашкан бинага ООО «Альянс «Инжиниринг» хезмәткәрләре ярдәмендә янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирә торган тимер ишек куелды. Ишек пөхтә һәм сыйфатлы урнаштырылды. Балалар бакчасы коллективы ООО «Альянс «Инжиниринг» оешмасына башкарган эше өчен рәхмәтен җиткерә.

09.02.2016
Бүген Вахитов балалары янына Челябе өлкәсеннән цирк артистлары кунакка килделәр. Алар сабыйларга төрле кызыклы номерлар күрсәттеләр. Шүлай үк балаларга маймыл Зося һәм Тошка исемле куян баласы башкарыүндагы номер күңелләренә бик хуш килде. Тамаша азагында балалар баллы призлар белән бүләкләнделәр.

08.02.2016
Юлларны кардан чистарту
7-8нче февраль көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең М.Вахитов, Ташевка, Ватан, Бакча-Сарай авылларында урам һәм аылларга керү юллары кар яуганнан соң чираттагы тапкыр чистартылды.

08.02.2016
8 февраль көнне  Вахит  авыл  китапханәсендә  Яшь герой-антифашист көненә багышланган чара үткәрелде.    Китапханәче  Салимуллина Сания балаларга  Бөек Ватан сугышы  чоры  балаларның  батырлыгы турында сөйләде. Балаларга  Бөек  Ватан сугышы турында китаплар тәкъдим  ителде. 5  бала  катнашты, 13 экземпляр китап бирелде.

06.02.2016  
Вахит мәдәният мөдире балаларга “Кем тизерәк, биегрәк, көчлерәк”  темасына карата спорт бәйрәме үткәрде. Сафина Ф.Г. бәйрәмдә катнашучылага һәм булышучыларга үзенең теләкләрен белдерде.

06.02.2016
Финанс грамоталылыгыннан онлайн дәресләр
3 һәм 4 февраль көнне Матюшино урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары "Финанс хезмәтләрен кулланучыларның куркынычсызлык кагыйдәләре нигезләре " кысаларында "Шәхси финанс план. Ничек хыялны тормышка ашырырга, "Инвестицияләүнең нигезләре һәм биржа” онлайн дәресләрдә катнаштылар.  Дәресләрне Россияның әйдәп баручы финанс институтлары белгечләре үткәрде. Югары сыйныф укучылары өчен бүгенге көндә актуаль тема онлайн режимда каралды.
Мондый дәресләрнең максаты: халыкның икътисади культурасын күтәрү.


05.02.2016
“Эйдос куркынычсызлыгы” укучылар  Республика конференциясе
5 февраль көнне  Түбән Кама шәһәрендә  тормыш куркынычсызлыгы буенча Беренче Республика укучылар конференциясе булып узды. Конференция кысаларында  тормыш куркынычсызлыгы буенча фәнни-тикшеренү, фәнни-практик һәм иҗади эшләр тикшерелде.
Бу конференциядә  Матюшино урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Гаделшина Яна катнашты. Ул “Юл-транспорт куркынычсызлыгы” секциясендә чыгыш ясады. Бу проект  тәүлекнең караңгы вакытында  җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән. Конференция нәтиҗәләре буенча, Яна 3 нче  мактаулы урынны яулады , диплом һәм кубок белән бүләкләнде. Аның җитәкчесе Гаделшин Илгизәр Әнвәр улына  Мактау хаты бирелә. Янаны уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз һәм аңа яңа уңышлар телибез.

03.02.2016
Матюшино урта мәктәбендә район семинарлары.
2 нче февраль көнне Матюшино урта мәктәбендә районның башлангыч сыйныф һәм инглиз теле укытучылары өчен район семинарлары уздырылды. Семинар барышында укытучылар Алсу Арсланова һәм Лилия Гүзәлбаева 1, 2 нче сыйныфларда ачык дәресләр һәм класстантыш чара үткәрделәр. Алар үзләренең коллегалары белән укучыларның белемнәрен тикшерү һәм бәяләү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Инглиз теле укытучысы Әлинә Гайнанова 5 нче сыйныфта дәресләрнең ФГОС нигезендә төзү структурасы белән таныштырып китте.”Әдәби Англиягә сәяхәт” исемле класстантыш чара кызыклы һәм җанлы үтте. Гомумән, килгән укытучылар үзләренең коллегаларының эш тәҗрибәсеннән канәгатҗ калдылар, үзләренең файдалы киңәшләрен бирделәр, уңай якларын югары бәяләделәр. Семинарлар оешкан төстә үткәрелде.

03.02.2016
Безнең гайлә юл йөрү кагыйдәләрен белә.
2.02.2016ел. МБМББУ “Матюшино балалар бакчасы”нда тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре район күләмендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре арасында оештырылган “ Безнең гайлә юл йөрү кагыйдәләрен белә” дип исемләнгән бәйгедә катнаштылар.Тәрбияче Асия Файзулова ярдәмендә гайлә белән ясалган рәсемнәр Мәгариф бүлегенә җибәрелделәр.Хәзер балалар белән бергәләп нәтиҗәләр көтәбез.

03.02.2016
Грипптан саклану чаралары.
Кыш айлары буена сузылган грипп эпидемиясенә каршы профилактика эшләре безнең балалар бакчасында да алып барыла. Бакча хезмәткәрләре тарафыннан бу авыруны булдырмас өчен күптөрле чаралар башкарыла:
-битлекләр булдыру һәм кию;
- яхшылап җыештыру;
-бүлмәләрне җилләтү ;
-шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү;
-бүлмәләрдә тәлинкәләргә суган ,сарымсак турап кую.


02.02.2016
Гражданнарны кабул итү
2нче февраль көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт авыл җирлегенең авылларыннан килгән яшәүчеләрне хуҗалыкларга адресларны бирү, төзекләндерү таләпләре, белешмәләр бирү һәм су белән тәэмин итү хезмәтләре өчен бурычларны түләү, эшкуарларның пенсия фонды алдында бурычларын ябу сораулары буенча кабул итте.

01.02.2016
Киңәшмәдә катнашу    
1нче февраль көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт авыл җирлекләре башлыклары һәм МЭПР вәкиле белән уртак эш киңәшмәсендә катнаштылар. Киңәшмә калдыкларны файдалану, урнаштыру һәм тапшыру мәсьәләсе турында 2016 елның 1 мартына кадәр эшкуарларга хисап бирү буенча үткәрелде. Тулырак мәгълүматны Югары Ослан муниципаль районы, МЭПР порталларыннан һәм авыл җирлекләре хакимиятләреннән белә аласыз.

31.01.2016
Бөтенроссия яшьләр тарихи квесты
"Сталинград сугышы"нда катнашу
30 гыйнвар көнне Матюшино урта мәктәбендә яшьләр тарихи квесты "Сталинград сугышы" узды. 3 команда 8-11 сыйныф укучылары, алдан эшләнгән маршрут буенча, тарихи, логик, әдәби, медицина, музыка этапларын үтте. Укытучылар барлык биремнәрне Сталинград сугышы белән бәйле вакыйгалар буенча әзерләгәннәр. Чарада катнашучылар һәр этапны фотографияга төшереп бардылар. Тарихи квестта “Унынчы батальон" командасы (10 сыйныф укучылары) җиңеп чыкты. Мондый чаралар катнашучыларга бик ошый, мөһим вакыйгаларны һәм даталарны яхшырак истә калдырырга, безнең сакчылар 70 ел элек баштан кичергәннәрне, тирәнтен аңларга булыша.

31.01.2016
Җиңеп кайттылар.
26-29 гыйнварда Югары Ослан укучылар командасы ОБЖ фәне буенча укучыларның Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Гаделшина Яна, Матюшино урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы, –җиңүче,
Токарева Лия, Матюшино урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы,-призёр,
Садеева Әлинә, Матюшино урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы,-призёр,
Афонина Луиза, Матюшино урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы,-призёр.
Кызларның дүртесе дә Татарстан Республикасы мәгариф  һәм фән министрлыгының дипломнары, ә укытучылары, Илгизәр Гаделшин һәм Дмитрий Баймяшкин. министрлыкның рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Матюшино урта мәктәбе укытучылар коллективы команданы уңышлы чыгыш ясавы белән котлый һәм Бөтенроссия этабында да уңышлар теләп кала.

30.01.2016
Спартакиада
30нчы гыйнвар көнне Вахитов авыл җирлегенең актив яшьләре  спорт сараенда V район Спартакиада кысаларында өстәл теннисы буенча үткәрелгән спорт ярышларында катнаштылар.

30.01.2016
Кардан чистарту
30нчы гыйнварь көнне Вахитов авылҗирлегенең авылларында чираттагы тапкыр кар яуганнан соң урам юллары тиз арада чистартылды.

30.01.2016
Вахит авыл җирлеге гражданнары җыелышы
29 гыйнвар көнне Матюшино урта мәктәбе директоры Илдус Шәрәфеев Вахит авыл җирлеге җыелышында 2014-2015 уку елында мәктәпнең эше турында чыгыш ясады. Район мәктәпләре рейтингы буенча Матюшино урта мәктәбе 4 урында тора. 2014-2015 уку елы нәтиҗәләре  һәм яңа уку елына әзерлек буенча мәктәбебез беренче урынны алды. Илдус Әнвәр улы башлангыч  һөнәри әзерлек буенча оештырылган район үзәгенең эше турында сөйләде.  Югары Ослан  муниципаль районы башлыгы Марат Зиятдинов Матюшино урта мәктәбе эшенә югары бәя бирде, мәктәп директорына һәм  укытучылар коллективына шушы уңайдан рәхмәт белдерде. Вахит авыл җирлеге башлыгы Альберт Залялетдинов  авыл янын чиста тоту уңаеннан  мәктәп коллективын Мактау грамотасы белән бүләкләде.

30.01.2016
Инспектор белән әңгәмә
Куркынычсызлыкка һәм    җәмгыятьнең яхшы яшәвенә  иң кыска юл- кагыйдәләрне  бозмау һәм җинаятьләрне булдырмый калу. Бу бигрәк тә яшьүсмерләргә кагыла: алар еш кына законны кызыксынулары яки белмәү аркасында  бозалар.
29 гыйнвар көнне  РФ Эчке эшләр  бүлеге инспекторы Колезнева Аида Равил кызы  Матюшино урта мәктәбендә укучылар белән  “Яшьүсмер  һәм куркынычлык” дигән темага әңгәмә үткәрде.
Балалар инспекторны зур кызыксыну белән тыңладылар. Аида Равил кызы  укучылар тарафыннан кылына торган кагыйдә бозулар, җинаять кылулар, ничә яшьтән  балаларның җаваплылыкка тартылулары турында сөйләде.
Әңгәмә ахырында полиция хезмәткәре укучыларның сорауларына җавап бирде.

29.01.2016
Вахитов авыл җирлегендә Совет депутатларның чираттагы утырышы
29нчы гыйнвар көнне Вахитов авыл җирлегендә Совет депутатларның чираттагы бишенче утырышы узды. Совет депутатлары катнашындагы утырышта көн тәртибендәге мәсьәләләр  буенча хәл иттеләр.  Ахырда кайбер мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.


29.01.2016
Халык җыены
29нчы гыйнвар көнне Вахит авыл мәдәният йортында халык җыены узды.  Җыен эшендә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М.Г. Зиатдинов, район прокуроры В.И. Егоров,  район Советы, Башкарма комитеты, оешмаларының һәм учреждениеләренең җитәкчеләре катнаштылар. Көн тәртибе авыл җирлеге башлыгы Җәләлетдинов Альбертның "Вахит авыл җирлеге Башкарма комитетының 2015 елның эшчәнлеге һәм 2016-2018 елларга планнар турында" хисап докладыннан һәм участковый полиция хезмәткәре Русаков А.Е. чыгышыннан торды. Өстәмә докладчы буларак Матюшино мәктәп җитәкчесе Шарафеев И.А. чыгыш ясады. Аннары җыелучылар алдында район прокуроры В.И. Егоров чыгыш ясады, ә ахырда район башлыгы М.Г. Зиатдинов нәтиҗә ясап халыкка үзенең теләкләрен җиткерде.
Халык җыены барышында яшәүчеләрдән кергән сорауларга район башлыгы һәм җитәкчеләре җаваплар бирделәр.

28.01.2016
«Йолдызлыкка” хәзерлек.
Бу көннәрдә Матюшино урта мәктәбенең актлар залында җырлар ишетелеп тора. Монда “Йолдызлык” яшьләр эстрада фестиваленә хәзерлек эшләре алып барыла. Булачак конкурсантлар музыка укытучысы Римма Шәрәфиева җитәкчелегендә репертуар сайлыйлар һәм  тавышны дөрес кую эстендә эш алып баралар. Алда җентекләп башкарыла торган зур эш. Балаларга уңышлар теләп калабыз.

28.01.2016
Видеоконференциядә катнашу
28нче гыйнвар көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы  Җәләлетдинов Альберт Югары Ослан районының “Бердәм Россия” партиясенең бүлекчәсендә үткәрелгән видеоконференциясендә катнашты.

 

 

28.01.2016
27 гыйнвар Россиядә Хәрби Дан көне буларак  билгеләп  үтелә. Бу Ленинград блокадасын  өзеп, шәһәрне немец-фашист гаскәрләреннән азат итү көне.
Вахит  авылы  китапханәсендә  әлеге истәлекле датага  багышланган ”Куркыныч сугыш битләреннән” дигән   китап күргәзмәсе ясалды.     900 көн һәм төнгә сузылган блокада вакытында дошман шәһәргә 150 мең снаряд, 102 мең яндыргыч бомба һәм 5 мең чамасы фугас – зур җимергеч көчкә ия бомба ташлый. Блокада чорында  шәһәр 1 млн чамасы югалтуларга  дучар була, күп кеше ачтан үлә. Халык  ополчениесе һәм регуляр гаскәрләр, шәһәрнең оборона комитеты җитәкчелегендә, дошманга каршы оешкан төстә көрәшә. 1941 елның  22 ноябрендә  Ладога  күле  бозы аша Ленинградка ярдәм килә. Боз өстеннән үткән әлеге юл «Тормыш юлы» дип атала.  Күргәзмәгә куелган китапларда  китапукучылар  күп мәгълүмат алдылар.

28.01.2016
Батырлык  дәресе
Матюшино гомуми урта мәктәбендә гыйнвар ахырында Ленинград чолганышына багышланган чаралар үткәрелде. Укытучылар 4-11 сыйныф укучылары белән сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, батырлык дәресләре үткәрделәр.
28 нче гыйнвар көнне мәктәптә совет гаскәрләре ярдәмендә  Ленинград шәһәренең чолганыштан азат ителүенең  72 - еллыгына багышланган батырлык дәресе үткәрелде. Бу темага багышлап, 11нче сыйныф укучылары презентация  әзерләделәр. Алар Нева елгасы буендагы шәһәрне саклаучы сугышчыларның батырлыклары, кечкенә ленинградчыларның, бөек җиңүне якынайту өчен зурлар белән беррәттән бөтен көчләрен куеп, геройларча эшләүләре турында сөйләделәр.


   

 

28.01.2016
Сак бул, грипп!
Елның салкын чоры җитүе белән үк, көчле респиратор вируслы инфекцияләрнең (ОРВИ) һәм грипп авыруларын йоктыру очраклары арта. Авыруларның 12-15 проценты грипптан җәфа чигә. Грипп белән авыручыларның яртысын балалар тәшкил итә. Әлеге уңайдан, безнең Вахит мәктәбе укучылары 28 нче гыйнвар көнне авыл ФАПына экскурсия ясадылар. Үзләре борчыган кайбер сорауларны  авыл фельдшеры Мәрьям Гәрәй кызы  Гатинага бирделәр. Мәрьям  апалары укучыларга ничек  грипптан сакланырга кирәклеген әйттте, укучыларны саф һавада  озак йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә чакырды.

28.01.2016
Бүген Вахитлв балалар бакчасына кер юу машинасын китерделәр. Эшчелшр ана урнвштыру эшләре алып бардылар.

26.01.2016
Юлларны кардан чистарту
26нчы гыйнвар көнне Вахитов авыл җирлегенең авылларында урам юллары кар яуганнан соң чираттагы тапкыр чистартылды һәм киңәйтелде.

 

26.01.2016
Спартакиада
26нчы гыйнвар көнне Вахитов авыл җирлегенең актив кешеләре  спорт сарае каршындагы паркта чаңгы ярышлары буенча V район Спартакиада кысаларында үткәрелгән спорт ярышларында катнаштылар.


26.01.2016
Гражданнарны кабул итү
26нчы гыйнвар көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Җәләлетдинов Альберт авыл җирлегенең авылларыннан килгән яшәүчеләрне белешмәләр бирү, хуҗалыкларга адресларны бирү һәм җир сораулары буенча кабул итте.

26.01.2016
Кышкы район укытучылар Спартакиадасы.
Районыбызның “Чемпион” үзәгендә  укытучылар арасында  кышкы  район Спартакиадасы  узды. Вахит мәктәбе дә үзенең командасын тәкъдим итте.Укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре  төрле спорт чараларында бик актив катнаштылар. Спартакиадада урын алмасак та, үзебезгә бу көнне бик күп көч туплап кайттык.

25.01.2016
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре
25 нче гыйнвар көнне Вахит мәктәбендә ТИН  укытучысы  Халиков К.Х. 5-9 нчы сыйныфларда  “Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре»
 дигән  класс сәгате үткәрде. Ул балаларга янгын вакытында үзеңне дөрес тотарга, янгыннан да саклана белергә өйрәтте. Балалар белән төрле ситуацияләр каралды һәм нәтиҗәдә алар  үзләрен иң кыен калган вакытта да уйлап эш итәргә кирәклеген аңладылар.

25.01.2016
Матюшино балалар бакчасында “Безнең якларда кышлаучы кошлар” дип аталган атна узып та китте. Бүген бакчада тәрбияләнүче балалар белән тәрбияче А.Л.Файзулова уен формасында  йомгаклау чарасы уздырды.Балалар рәсемнәргә карап, тавышларын тыңлап  кошларны атадылар, “Дүртенчесе артык”,киселгән рәсемнән кош фигурасын җыю “Канатлы дустыңны җый” дидактик уеннарында бик теләп катнаштылар, дөрес итеп табышмакларга җавап бирергә тырыштылар.Чара ахырында һәрберсенә  төссез кышлаучы кошлар рәсемнәре тапшырылды.Урамга чыккач әти –әниләре ярдәмендә ясалган җимлекләрне  агачларга элделәр,җим салдылар һәм кошларның үз-үзләрен ничек тотуларын күзәттеләр.Нәниләрнең шатлыклары йөзләрендә,күзләрендә чагылды.

25.01.2016
“Сөйләсәң – онытырмын, күрсәтсәң- истә калдырырмын, үземә эшләп карарга бирсәң- аңлармын.”
Урамга  чыккач, балалар кар ашап карарга кызыгалар. “Кар ашарга ярамый” дип әйтүләрнең нәтиҗәсе булмау сәбәпле, мин нәниләр белән “Нигә кар ашарга ярамый”дип аталаган тикшеренү уздырырга уйладым.Галимнәр исбатлавы буенча, тәҗрибә-баланың кызыксынуын кәнәгатьләндерүнең бер төре.Бүген саф һавада булып кергәндә, җылыда кар нишли  һәм чынлап та кар чистамы, әллә пычракмы ?дигән сорауларга җавап алыр өчен  кечкенә чиләклкәргә салып бакчага кар алып кердек .Җылыда кар эреп суга әйләнде һәм шул суны мамык фильтр  аша үткәрдек.Нәниләр карның җылыда эрүен һәм аның пычрак булуын үз күзләре белән күрделәр.Үзләре өчен “кар пычрак,аны ашарга ярамый”дигән нәтиҗә ясадылар һәм барысы да “мин башка кар ашамыйм “ дип кабатладылар.


24.01.2016  
Вахит авыл мәдәният хезмәткәрләре яшьләр белән авыл мәдәният йортының түбәсен кардан чистарттылар.

23.01.2016   
Вахит мәдәният мөдире Сафина Ф.Г. студентлар көне белән яшьләрне котлады һәм уңышлар теләде, төрле күңелле ярышлар үткәрде. Яшьләр үзләренең һөнәрләрен бик оста күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле узды.

23.01.2016
Җәмәгатьчелекнеңдежур торуы
23нче гыйнвар көнне Вахитов авыл җирлегендә бюджет учреждения хезмәткәрләре җәмәгатьчелек вәкилләре һәм депутатлар дежур тордылар.Һәлакате теркәлгән һәм искәрмәләр булмаган иде.

22.01.2016
Юлларны кардан чистарту
20-22нче гыйнвар көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең М.Вахитов, Ташевка, Ватан, Бакча-Сарай авылларында урам һәм аылларга керү юллары бураннан һәм күп кар яуганнан соң чираттагы тапкыр махсус техника белән чистартылды.

22.01.2016
22 гыйнвар көнне Вахит мәктәбенең педагогик коллективы "Туристларга – 25!" дип аталган үткәрелгән район конкурс-фестивалендә КВНда катнашты. Конкурс  Түбән Осланның мәдәният йортында узды. Уенның бу этабында МБГББУ "Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбе", МБГББУ "Октябрь урта гомуми белем бирү мәктәбе", МБГББУ "Печищи төп гомуми белем бирү мәктәбе", МБГББУ "Түбән Ослан төп гомуми белем бирү мәктәбе" , МБГББУ "Вахит төп гомуми белем бирү мәктәбе" коллективлары очрашты. Конкурс-фестивальнең төп максаты: белем бирү учреждениеләрендә  экологик һәм туристлык хәрәкәте, туган якны өйрәнү  үсеше белән шөгыльләнүче балаларның эшчәнлеген активлаштыру булды. КВН программасына "Сәламләү", "Разминка", "Өй эше" һәм "Капитаннар бәйгесе" конкурслары куелган иде. Безнең мәктәп бу ярышта II урынны яулады. Алдагы бәйгеләрдә дә шулай уңышларга ирешергә язсын!

22.01.2016
22 январь көнне Вахитов авылында яңа балалар бакчасы ачылу тантанасы булып узды. Ачылу тантанасын Югары Ослан районыны башлыгы Марат Галимзянович Зиятдинов башлап җибәрде. Шулай үк бу мәҗлестә Касимов Вилен Вакифович, Ленар Саетзянович Хакимзянов һәм башкалар катнаштылар. Балалар да кунакларны шигырьләр һәм җырлар белән шатландырдылар. Нәниләргә бик күп бүләкләр бирделәр.

21.01.2016
Вахит мәдәният мөдире Сафина Ф.Г. балалар белән төрле кызыклы уеннар; мәсәлән “йөзек салыш”, “тупны өстән һәм астан бирү” уены һәм төрле кызыклы уеннар үткәрелде. Уен барышында җырлы – биюле уеннар да үткәрелде. Балалар күтәренке күңелләр белән өйләренә кайтып киттеләр.

21.01.2016                                
Ә кар ява...
Республикабызда бик күп кар явуы күзәтелә. Берничә көн эчендә бер айлык норма кар яуды.  Кар өемнәре аркасында  хәрәкәт итү, йөрү авырлашты.  Шуңа күрә  Матюшино урта мәктәбе укучылары һәм хезмәткәрләре мәктәп янын чистартудан  бушамыйлар. Көрәкләр белән өлкән сыйныф укучылары мәктәп юлын тәртипкә китерделәр.
Мәктәп яны интернатында тәрбияләнүчеләр  кич белән  олы кешеләргә кардан арынырга ярдәм итәләр. Мондый ярдәм өчен пенсионерлар бик шат.  Синоптиклар әйтүенчә, кар яву дәвам итәчәк һәм эш күп булачак.

21.01.2016
Вахит балалар бакчасының тәрбиячесе Гумерова Р.Р Бөтенрәссәй күләмендә уздырылган әдеби конкурста катнашты һәм свидетельство белән бүләкләнде. Конкурска Ф Яруллин һәм М.Цветаева иҗатына багышланган  видеоматериаллар тәкъдим ителде.

20.01.2016
Класс җитәкчеләренең киңәшмә утырышы.
20 нче гыйнвар көнне Вахит мәктәбендә  сыйныф җитәкчеләренең 3 нче киңәшмә утырышы булып узды. Аның темасы: “Укучыларның сәламәт яшәү рәвешендә ата-аналарның һәм мәктәпнең роле”. Беренче сүзне 8 нче сыйныф җитәкчесе Гайфуллина Ф.Х.  алды. Ул укучыларның 1 нче сыйныфка килгәндә үк инде сәламәтлекләрендә күпмедер  кимчелекләр булуы турында сөйләде. Аннары 6 сыйныф җитәкчесе Галимова Л.М. сәламәт яшәү рәвеше буенча аерым технологияләр белән таныштырды. 9 нчы сыйныф җитәкчесе Закирова Г.Х. бу юнәлештә күбрәк ата-аналарны да тартырга кирәклеген әйтте.

19.01.2016
Эшлекле очрашу.
19 гыйнвар көнне Матюшино урта мәктәбенә «Татагропромстрой» курслы уку комбинатыннан директорлары Рафик Кашипов Хәертдинов җитәкчелегендә бер төркем укытучылар килеп төште. Кунаклар бу мәктәптә оештырылган башлангыч профессияләргә хәзерләү үзәгенең эше белән таныштылар. Шулай ук икенче курста укучыларның имтихан тапшыручылар исемлеген расладылар. Монда өлгерештән тыш укучыларның дәресләргә йөреше, җәйге практиканы үтү нәтиҗәләре дә исәпкә алынды. Моннан тыш киләчәккә планнар да корылды: электромонтрлар һәм “А1” категорияле йөртучеләр курслары ачарга  да мөмкинчелекләр барлыгы искәртеп кителде. Гомумән, килгән укытучылар үзәкнең эшеннән канәгать булып киттеләр. 

19.01.2016
“Туристларга-25!” дип аталган район конкурс-фестивале  КВН га әзерлек.
Вахит мәктәбендә “Туристларга-25!” дип аталган район конкурс-фестиваленә  әзерлек эшләре алып бару дәвам итә.  Конкурс - фестивальнең программасы буенча сценарий әзерләделәр, фонограмма сайладылар. Һәр көнне дәресләрдән соң,  педагогик коллектив конкурс-фестивальгә карата репетиция үткәрә.

 

18.01.2016
Кардан чистарту
18нче гыйнвар көнне Вахитов авыл җирлегенең М.Вахитов, Ташевка, Ватан, Бакча-Сарай авылларында чираттагы тапкыр көчле буран һәм кар яуганнан соң урам һәм авылга керү юллары чистартылды.

18.01.2016
Исәпкә кую өчен документларны рәсмиләштерү
18нче гыйнвар көнне Вахитов авылҗирлегенең башлыгы  Җәләлетдинов Альберт  кирәкле документацияләрне һәм җиргә кадастр паспортын алганнан соң, Бакча-Сарай авылында булачак балалар мәйданчыгы участогын исәпкә кую дәвам итү өчен документларын теркәүгә бирде.18.01.2016
Туган көнең белән, Алан Милн!
Тарихка мультфильм герое Винни Пухны  иҗат итүче буларак кергән Алан Александр Милн,  1882 нче елның 18 нче гыйнварында Лондон шәһәрендә  туган. Хәзерге вакытта бу персонаж бик табышлы булып санала.
Шул уңайдан, Матюшино гомуми урта мәктәбендә авыл китапханәчесе Гүзәл Гибадуллина  башлангыч сыйныф укучылары белән  бу язучы турында әңгәмә үткәрде. Винни Пух – 20 нче гасыр балалар әдәбиятының  дөньяда иң танылган герое булып тора.
Кечкенә укучылар  язучының иҗат тормышы, яңа әсәрләре белән таныштылар,  соңыннан алар яраткан геройлары турында мультфильм карадылар. Балалар шулай ук язучының иҗатына багышланган китап күргәзмәсе белән  таныштылар.

18.01.2016
Урамда йөреп кайту- көн режимының мәҗбүри элементы.
18.01.2016ел.Һәр көн  Матюшино балалар бакчасына йөрүче нәниләр бик теләп тәрбиячеләре Лотфулла кызы Асия Файзулова белән урамда йөреп кайталар.Бу эшчәнлекне дөрес итеп оештыру- балаларда тирә-юньгә мәхәббәт,сакчыл караш тәрбияләргә мөмкинлек бирә, балаларның иҗади үсешләренә дә уңай йогынты ясый.Шуңа күрә дә балаларга якын булган :уен, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашу,күзәтү,тәҗрибәләр ясау,балалар хезмәте- барысы да  урамда йөреп кайтуны оештырганда аерым урын алып торалар.Бүген бергәләшеп туйганчы кар атыш уйнадылар,ә соңыннан сукмакларны кардан арындырдылар.

17.01.2016
"Туристларга – 25!" конкурсына әзерлек
Бүген Матюшино урта гомуми мәктәбендә "Туристларга-25!" район конкурс-фестиваленә әзерлек бара.
Укытучылар конкурсның Нигезләмәсен өйрәнделәр, фестивальның программасы буенча сценарийлар әзерләделәр, фонограмма сайладылар. Дәресләрдән соң һәм укучыларны имтиханга әзерләү буенча өстәмә дәресләрне үткәргәч, педагогик коллектив репетицион чаралар үткәрә һәм фестивальның беренче турына әзерләнә.

16.01.2016
Җәмәгатьчелекнең дежур торуы
16нчы гыйнвар көнне Вахитов авыл җирлегендә бюджет учреждения хезмәткәрләре һәм җәмәгатьчелек вәкилләре дежур торып  социаль-әһәмиятле объектларны карап чыктылар һәм яшьләр белән әңгәмә үткәрделәр. Һәлакате теркәлгән һәм искәрмәләр булмаган иде.

16.01.2016
Вахит мәдәният мөдире Сафина Ф.Г.  яшләр белән әңгәмә үткәрде. Балалар ихлас белән тыңлап утырдылар. Хәттә сорауларга җавап та алдылар.

15.01.2016
Юлларны кардан чистарту
14-15нче гыйнвар көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең М.Вахитов, Ташевка, Ватан, Бакча-Сарай авылларында урам юллары бураннан һәм кар яуганнан соң тиз арада чираттагы тапкыр махсус техника белән чистартылды.

15.01.2016
Татар халкыныңың классик шагыйре Һади Такташның тууына 115 ел  уңаеннан  Вахит авылы китапханәсендә “Шигырь язмышы-шагыйрь язмышы”дигән темага китап күргәзмәсе ясалды. Шушы күргәзмәгә «Татар халкының бөек улы» темасына    китап укучылар белән   күзәтү уздырылды.Китап укучылар шагыйрьнең тормышы ,иҗаты  турында бик күп мәгъүлүмат алдылар һәм  шагыйрьнең шигырьләре укылды. Катнаштылар китапукычылар һәм татар әдәбияты , татар теле укытучылары. Барысы 8 укучы катнашты.

15.01.2016
Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның тууына 115ел булу уңаеннан Вахит авылы китапхнәсендә«Халык язучысы» дигән  китап күргәзмәсе ясалды.Күргәзмәдә язучының  әдәби әсәләре, романнары, һәм аның  иҗаты,тормышы  турында әдәби китаплар тәкъдим ителде.

14.01.2016
Эл.энергияне хисаплау нокталарын тикшерү
14нче гыйнвар көнне Вахитов авыл җирлеге авылларында урамнарны яктырту һәм су алу җайланмаларында эл.энергияне хисаплау нокталарын РЭС хезмәткәре авыл җирлеге башлыгы белән бергә тикшереп пломбалар куеп чыктылар.

13.01.2016
Су алу җайланмасында өстәмә җылыту
13нче гыйнварь көнне Вахитов авыл җирлегендәге Бакча-Сарай авылының  Идел ягы, Ерак, Яшьләр урамнарына бара торган  су алу җайланмасында МУП «Вахитово» хисабыннан алынган материаллардан өстәмә җылыту эшләре үткәрелде.

13.01.2016
Бөек шагыйрьнең тууына 115 яшь
13 нче гыйнвар көнне Вахит  мәктәбендә бөек шагыйрь Һади Такташның тууына 115 яшь тулу уңае белән мәктәп китапханәсендә класстан тыш чара уздырылды. Аны авыл китапханә җитәкчесе Салимуллина С.Л. белән татар теле укытучысы Фәттахова Г.Х.  әзерләде. Такташка  багышланган китаплар күргәзмәсе дә оештырылган иде. Укучылар Һади Такташның тормышы һәм иҗаты турында күп информация тупладылар, аның танылган әсәрләрен искә төшерделәр.

14.01.2016
Гаиләләрне тикшерү
12,13 гыйнвар көннәрендә Матюшино гомуми урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Закирова Р. Ш., 1-11 сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчеләре, директорлар киңәшмәсенең 11.01.2016 елгы №1беркетмәсе һәм мәктәпнең тәрбия эше  планы нигезендә күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә торак-көнкүреш шартларын өйрәнү максаты белән булдылар.
Тикшерелгән гаиләләрнең көнкүреш яшәү шартлары яхшы, балаларга  дәрес хәзерләү һәм ял итү шартлары тудырылган. Гаилә әгъзалары арасында үзара мөнәсәбәтләр ышанычлы, дустанә.
Сыйныф җитәкчеләре ата-аналар белән ягу сезонында янгын һәм электр куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрделәр.

13.01.2016
Вахитов балалар бакчасы яңа бинага күчу сәбәпле бакча эшчеләре күченү эшләре белән мәшъгуль. Алар җиһазлар урнаштыралар, балаларның уен бүлмәсен тәртиплиләр. Шулай үк интерҗер эшләрен башкаралар.

 


12.01.2016
Татар әдәбияты классигы Ф.Әмирханның тууына 130 ел булу уңаеннан Вахит авылы китапханәсендә «Чәчәкләр китерегез миңа”-дигән темага китап күргәзмәсе ясалды .Күргәзмәдә  язучының  әсәрләре ,хикәяләре һәм аның турында татар язучыларының истәлекләре тәкъдим ителде.Шулай ук альбом ясалды.

12.01.2016
Без кошларга ничек булышабыз?
Кыш айлары кошларга бик күп кыенлыклар китерә. Без Вахит мәктәбе укучылары ел саен аларга җимлекләр куеп, аларга азык салып торабыз. Әгәр кошларга онытмыйча азык салып торсаң,  үзләренең җимлекләреннән китмиләр дә. Бер җимлек куйсаң, бик күп кошны исән калдырырга мөмкин бит. Сөйләшә белмәсәләр дә, алар безгә рәхмәт әйтәләр шикелле.

12.01.2016                               
“Үз тамырлырыңны белеп яшәү...”
Бүген Макыл урта мәктәбендә үткәрелгән “Үз тамырларыңны белеп яшәү...” дүртенче республика фәнни-гамәли конференциясенең нәтиҗәләре билгеле булды. 23 декабрьдә үткәрелгән конференциядә  Матюшино урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Гаделшина Яна  катнашты. Ул Югары Ослан районының Матюшино авылында үткәрелгән ”Изге Троица бәйрәменең традицияләре” темасы буенча чыгыш ясады. Бәйге нәтиҗәләре буенча аның эше ”Культуралы мирас ”номинациясендә иң яхшы дип табылды. Конференциянең республика этабы Түбән Кама шәһәрендә үтәчәк. Янага  туган ягын өйрәнүдә уңышлар телибез.


11.01.2016
Йөртү буенча практик дәресләр.
Бүген районның  Матюшино урта мәктәбендә ачылган башлангыч профессиональ белем бирү үзәгендә трактор йөртү буенча практик дәресләр үткәрелә. Укучылар тракторда алга, артка бару, прицеп тагып йөрү күнекмәләрен ныгыталар. Бу элементлар һәм тагын башка практик биремнәр быел  март аенда үтәчәк сынау билетларына кертелгән. Егетләр аңлатуны игътибар белән тыңлап торалар һәм һәр практик элементны төгәл һәм саклык белән үтәргә тырышалар,-ди курслар җитәкчесе Илдус Шәрәфиев. Курсантлар имтиханнарны уңышлы тапшырырлар дип  ошанып калабыз.

 

11.01.2016
Җәмәгатьчелекнең дежур торуы
30 декабрь- 10 гыйнвар көннәрендә Вахитов авыл җирлегендә Вахитов авылҗирлеге башкарма комитеты, бюджет учреждения хезмәткәрләре һәм җәмәгатьчелек вәкилләре график нигезендә дежур торып  социаль-әһәмиятле объектларны, юлларны карап чыктылар һәм яшьләр белән әңгәмә үткәрелделәр.

11.01.2016
Директор янында кинәшмә
11 нче гыйнвар көнне Вахит мәктәбендә директор янында кинәшмә узды. Монда алдагы уку чирегендә торган сораулар каралды. Бигрәк тә 2015-2016 нчы уку елының I яртыеллыгына нәтиҗәләр чыгарылды. 3 нче чиректә 9 нчы сыйныф укучыларының йомгаклау аттестациясенә әзерләнүгә игътибарны ныграк юнәлтергә кирәклеге әйтелде. Шулай ук үткәреләсе бәйгеләрдә һәм конференцияләрдә  балалар һәм укытучылар  катнаштырга тиешлеге дә ассызыкланды.

10.01.2016
Вахит авыл мәдәният хезмәткәре Сафина Ф.Г. балалар  белән ачык һавада тауда шуу уеннарын үткәрде. Аның кайдан һәм кайчан барлыкка килүен мәдәният хезмәткәре балаларга сөйләп күрсәтте.  

10.01.2016
Кардан чистарту
10нчы гыйнварь көнне Вахитов авылҗирлегенең авылларында чираттагы тапкыр кар яуганнан соң урам юллары тиз арада чистартылды.

10.01.2016
Карлы десант.
10 нчы гыйнвар көнне, карлы циклон аркасында, безнең район территориясендә  бик күп  кар яуды. 11 нче гыйнвар көнне  Матюшино гомуми урта мәктәбе укучылары  мәктәпкә керү юлларын кардан чистартырга дигән карар чыгардылар. Дәресләрдән соң, үз теләкләре белән укучылар эшкә керештеләр. Мәзәкләр сөйләп  һәм  яхшы  кәеф белән кыска гына вакыт эчендә юллар кардан чистартылды.
Шулай итеп, мәктәп территориясе кышкы вакытта куркынычсызлык  нормалары һәм таләпләренә  туры  килә.

09.01.2016
Мәктәп һәм балалар бакчаларын карап чыгу
9нчы гыйнварь көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы  Җәләлетдинов Альберт Вахит белән Матюшино мәктәпләре һәм балалар бакчаларында  чираттагы тапкыр булды. Җитәкчеләр белән бергә территорияләрне һәм биналарны карап чыктылар,  кайбер мөһим һәм агымдагы мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

09.01.2016
9 январь көнне  Вахит авылы китапханәсендә “Иң кызыклы китаплар “дигән темага, балар әдәбиятына сәяхат уздырылды.Балаларны юбиляр татар Һәм русс язучылары белән таныштырып уздык. Соңыннан истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.Кичәләр балалар өчен кызык һәм истә калырлык итеп уздырылды.
       

08.01.2016
8 январь көнне “Иң матур бәйрәм Яңа ел “-дигән темага карата Вахит авылы мәдәният йортында әдәби музыкаль кичә уздырылды.Кичәдә татар һәм русс язучыларының   әкиятләреннән төзелгән викторина уздырылды. Балалар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.

08.01.2016
Укучыларның Бөтенроссия предмет олимпиадасының республика этабына хәзерлек.
Кышкы каникул көннәрендә Матюшино урта мәктәбендә укучыларның Бөтенроссия предмет олимпиадасының республика этабына хәзерлек бара. Районның мәгариф бүлеге боерыгы буенча районның төрле мәктәпләреннән 14 укучы Казан шәһәренә җибәреләчәк. Шуларның 4 есе - безнең мәктәп укучылары. Бу барлык катнашучыларның 35% ын тәшкил итә. 4-8 январь көннәрендә Гадельшина Яна, Токарева Лия, Садеева Әлинә укытучылары Илгизәр Гадельшин белән Казан шәһәрендә үткәрелгән курсларда булып кайттылар. Гагарина Евгения укытучысы Лилия Садеева белән технология фәне буенча хәзерлек эшләре алып баралар. Кызларга республика олимпиадасында уңышлы чыгыш ясауларын телибез.

06.01.2016
Дежур тору һәм коткару операциясе
6нчы гыйнварь көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы  Җәләлетдинов Альберт дежур торып юлларны, социаль-әһәмиятле объектларны карап чыкты һәм ЕДДС белән бергә BMW-X5 автомобилендәге дүрт кешене коткарды.

06.01.2016
Яңа ел шатлыклары
6 нчы гыйнвар көнне Югары Осланның  мәдәният сараенда Югары Ослан районы Башлыгының чыршы бәйрәме узды. Бәйрәмдә Матюшино урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Арсланова Фәридә дә катнашты.
Кунакларга Кыш бабай һәм Кар кызы, Фунтик, Белладонна, клоун, маймыл бәйрәм концерты күрсәттеләр. Югары Ослан районының Башлыгы Марат Галимҗан улы Зиятдинов балаларны мәктәп тормышында актив катнашулары һәм яхшы укулары белән  котлады һәм яңа уңышлар теләде. Аннары балаларны бәйрәм өстәле янына чакырдылар. Бәйрәм азагында район башлыгы балаларга бүләкләр тапшырды. Чыршы бәйрәме кызыклы үтте, бик яхшы оештырылган иде. Марат Галимҗан улы Зиятдиновка, оештыручыларга һәм спонсорларга бик зур рәхмәтебезне әйтәбез.


06.01.2016
Вахит авылында су алу җайланмасында электр төзекләндерү эшләре
6нчы гыйнварь көнне Вахитов авыл җирлегендәге Вахит авылының  су алу җайланмасында МУП «Вахитово» хисабыннан эл.энергияне хисаплау ноктасы һәм эл.яклау җиһазлары алыштырылды.

05.01.2016
Юлларны кардан чистарту
5нче гыйнварь көнне Вахитов авыл җирлегенең авылларында урам юллары бураннан һәм кар яуганнан соң тиз арада чираттагы тапкыр чистартылды.

05.01.2106
Кышкы  ял   каниклларында Вахит авылы китапханәсендә   Яңа елга карата  төрле   бәйрәм кичәләре уздырылды .    5 январьдә  Яңа елны каршылау һәм аны бәйрәм итү тарихы турында  мәгъллүмат сәгатләре уздырылды. Иң кызыклысы шунда , китапханәче балаларга елка уенчыклары  ничек ясала һәм аларның тарихы турында сөйләде. Соңыннан балаларга кыш бабай  һәм кар кызы , яшел чыршы турында табышмаклар бирде.

05.01.2016
Вахит Мәдәният йортында өлкән класслар өчен “Күңелле ярыш” бәйгесе үткәрелде. Балалар бик актив катнаштылар. Жури әгъзалары карар чыгарганнан соң  җиңүчеләр сувенирлар белән бүләкләнделәр ә калган катнашучыларны баллы бүләкләр белән бүләкләдек. Бәйге күңелле көй белән тәмамланды.

02.01.2016
Дежур тору һәм карап чыгу
1-2нче гыйнварь көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең башлыгы  Җәләлетдинов Альберт дежур торып юлларны, социаль-әһәмиятле объектларны карап чыкты һәм кешеләр белән әңгәмәләр үткәрде.

01.01.2016
31.12.15ел көнне  Вахит мәдәният йортында “Яңа ел тамашасын” да концерт номерлары, тәрле бәйгеләр һәм лоторея уены үткәрелде. Яңа ел кичендә балалар белән бәйге оештырылган иде. Авыл советы үзидәрәсе иң яхшы бәйгегә бүләкләр тапшырды һәм залда утыручы барлык халыкны бәйрәм белән котлады.

Соңгы яңарту: 2017 елның 21 феврале, 08:22

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International