Яналыклар 2016

25.12.2016
1979нчы елның 25нче декабрендә Совет гаскәрләрен  Әфганстан җиренә чаклы континентта кертелә башлаган көн . Россиядә  игълан ителмичә генә башланган мәгънәсез Әфган сугышының    37 нче еллыгын билгеләп  үтелде . Бу көнне Введенка авылында  шулай ук күп гаиләләргә ачы хәсрәт китергән ,яп-яшь ир егетләрнең язмышларын үзгәрткән  Әфган сугышы көнен авыл халкы һәйкәл янына җыелып искә алып узды : Әфган сугышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташларыбызга чәчәкләр куйдылар.
 

24.08.2016
Игелекле кешеләр ярдәме
Күптән түгел Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенә керү юлы ремонтка бик  мохтаҗ: чакор-чокырлы  юлдан узу яңгырлы көннәрдә аеруча мәшәкать һәм куркыныч тудыра иде. Ниһаять, 22 август көнне мәктәпнең даими ярдәмчесе, игелекле Әмир Валиуллов ярдәмендә бу юл төзекләндерелде: юлга асфальт валчыклары җәелде, чакыр-чокырлар күмелеп, юл тигезләндерелде. Мәктәп укучыларының иминлеге өчен тырышлык күрсәткән даими спонсорга укытучылар, укучылар коллективы, ата-аналар һәм мәктәп администрациясе бик рәхмәтле.

24.08.2016
Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары җәйнең эссе көннәрендә хезмәт чиреге кысаларында мәктәп бакчасында һәм  хуҗалык эшләрендә катнаша. Быел бакчада слива уңышы яхшы булды. Слива – витаминнарга бай җимешләрнең берсе. Сливаны  кыш көннәрендә тәмле компотлар пешерү өчен кайнатып та, киптереп тә, туңдырып та кулланырга була.Балалар җыйган җимешләр  кышкылыкка туңдырып саклау өчен, ашханәдәге  суыткыч камераларына урнаштырылды.

12.08.2016    
Алабуга шәһәрендә фестиваль
8нче – 10нчы август көннәрендә Алабуга шәһәрендә мәктәп укытучыларының VIIнче Халыкара Фестивале булды.Фестивальдә катнашкан укытучылар игътибарына тәҗрибә уртаклашуның төрле төрләре тәкъдим ителде. Белем бирү өлкәсендә эшләүче   Германия, Латвия, Эстония, Казахстан, АКШ,Австрия, Белоруссия һәм башка илләрдән килгән алдынгы белгечләр мастер-класс күрсәтте. Фестивальдә Югары Ослан муниципаль районы мәктәпләрендә эшләүче яшь укытучылар Лилия Морозенкова, Илдар Сәлимов һәм Алишер Рәхимовлар катнашты.

05.08.2016
Эшләгән эш китерә уңыш.
Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының мәктәп яны кишәрлегендә хезмәт чиреге  дәвам итә. Бу атнада көннәр яңгырсыз булганга  укучылар чәчәкләргә су сиптеләр, туфрагын йомшарттылар. Әнә ничек матур утыралар алар! Укытучылар белән бергәләп  кәбестәнең җирен йомшарттылар, яңадан төбенә туфрак өйделәр, һәм, тагын да күңелле эш -  җәй буе  тырышып үстергән  суган уңышын җыйдылар. Эшләгән эш нәтиҗәле булу балаларга шатлык китерә: уку елы дәвамында тукланырлык  витамин чыганагы – суган әзер!
       

02.08.2016
Яңа уку елына хәзерлек
2нче август көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә кунаклар булды. МКУ “Югары Ослан районы мәгариф бүлеге” приказы нигезендә  яңа 2016-2017нче уку елына хәзерлек сыйфатын тикшерү максатыннан комиссия членнары мәктәпне һәм мәктәп янын карады. Комиссияне МКУ “Югары Ослан районы мәгариф бүлеге” башлыгы Вилен Касимов җитәкләде. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенең яңа уку елын башларга әзерлеге  яхшы бәяләнде.

01.08.2016
Бүгенге көндә мәктәпләрдә кызу эш вакыты. Мәктәпләрдә  яңа уку елына хәзерлек эшләре бара. Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә коридор диварларын, уку кабинетларын һәм баскычларны яңарту эшләре эшләнә. Мәктәптә җыештыручы булып  эшләүче Франгиза Седова һәм Румия Семерханова, укытучылар вакытлыча “Маляр” һөнәрен үзләштереп алды. Хуҗалык эшләре мөдире Владимир Петров “белгечләр”не  кирәкле эш кораллары  һәм  буяу ише кирәк- ярак белән вакытында тәэмин итеп тора.

17.07.2016
Бүген бездә Сабантуй,
Эшләреңне барын куй,
Тизрәк йөгер мәйданга,
Бәйрәм башлана анда!
16 нчы июльдә  Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә зур бәйрәм – Сабантуй үткәрелде. Быелгысы -  унынчы тапкыр оештырылучы  бәйрәм аеруча  күңелле булды.Оештыручылары- татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Зарипова һәм мәктәпнең физкультура укытучысы Рамис Миначев.  Бәйрәм укучылар катнашындагы концерт программасы белән башланды,математика һәи информатика укытучысы Марат Нуруллин башкаруында татарча күңелле җырлар белән үрелеп барды, мәдәният йорты мөдире Ирина Гумечук рус телендә җырлар башкарды,музыка белгече Фәридә  Захарова башкаруында татар һәм рус халкы көйләренә, вальсларга  поппурилар  яңгырады,бәйрәмдә авылдашларга  Еремеева Фаиләнең оныгы  Марат курайда уйнап  матур көйләр  бүләк итте. Сабантуйда төрле яшьтәге   балалар өчен кызыгып катнашырлык ярыш һәм уеннар оештырылды: чүлмәк вату, күзләрне  бәйләп приз кисеп алу, көянтәдә сулы чиләкләр күтәреп узышу, авызга йомыркалы кашык кабып узышу,  шаян ”ат чабышы”,бүрәнәдә капчык тотып сугышу, велокросс, 500 метрлы арага йөгерү. Бәйрәмгә килгән бер бала да  Сабантуй күчтәнәчесез калмады. Сабантуйны оештыручылар балалар бакчасыннан беренче сыйныфка укырга  килүче балаларны, башлангыч мәктәпне тәмамлап бишенчегә күчкән укучыларны, төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаучы укучыны, мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучыларны -  2015 нче елда туган сабыйларның ата-аналарын балалары туу белән, урта һәм югары белем алган яшь белгечләрне диплом алулары белән тәбрикләде.Сабантуйның истәлекле бүләкләре һәм тәмле күчтәнәчләре спонсорларның матди ярдәме хисабына, Введенка Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Морозов ярдәмендә булдырылды. Һәр ел Сабантуйга акчалата ярдәм итүче Әмир Валиулловка  башка спонсорлар да кушылды. Мәктәп директоры Лилия Морозенкова, авыл клубы мөдире Ирина Гумечук,укытучылар коллективы барлык балаларның күңелен күрергә тырышып эшләде. Сабантуй – чыннан да, укучыларның һәм авыл  халкының  яраткан бәйрәменә әверелде.

24.06.2016
23нче июнь көнне Югары Ослан районының Яшь педагоглар  ассоцияциясе советы әгъзалары Яр Чаллы Дәүләт педагогия университетында уздырылган “Талантлар университеты” дип исемләнгән проектның йомгаклау чыгышында  катнашты. Районның яшь укытучылары  Рүзәл Фазлыев, Илдар Сәлимов, Лилия Морозенкова һәм Марат Нуруллин команда проектын яклады, экспертлар һәм остазлар белән аралашты.Яшь укытучылар заманча  белем  бирүнең актуаль мәсьәләләрен чишүдә үзләренең  уй-фикерләрен тәкъдим иттеләр, Казан педагогларының яшь талантлар ачык университеты  директоры   Айдар Акмаловның чыгышын тыңладылар, Талантлы яшьләрнең җәйге мәктәбендә төрле проектлар оештырылу турында мәгълүматлар беләг таныштылар.

20.06.2016
Бу көннәрдә тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы укучыларга төп гомуми белем алу турындагы аттестатлар  тапшырылды. 20нче июнь көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә аттестат тапшыру тантанасы булды.Быел мәктәпне тәмамлаучы бердәнбер укучы – Зарипов Искәндәр барлык имтиханнарны уңышлы тапшырып, лаеклы  рәвештә төп гомуми белем алу турындагы документка ия булды.Тантанада  мәктәп укытучылары, ата-аналар катнашты. Мәктәп директоры Лилия Морозенкова   укучыны яхшы нәтиҗәләре белән котлады, тантаналы рәвештә төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлавы турында аттестат тапшырды, барлык укытучыларга  тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. Искәндәрне Введенка Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Морозов, укытучылар  матур вакыйга белән котлады, алдагы тормышында уңышлар теләп истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

10.06.2016
4нче июнь көнне Введенка Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Морозов, авылның почетлы гражданнары белән бергә Югары Ослан Сабантуенда булды.Быелгы Сабантуй Югары Осланның юбилеена багышланган, аеруча яхшы оештырылган. Район Сабантуе концертында Введенка Бистәсе мәдәният йорты мөдире Ирина Гумечук та катнашты, бәйрәм хөрмәтенә ике җыр башкарды. Сабантуй бәйрәме район кешеләренә дә, кунакларга да бик ошады, бәйрәм  бик матур салют белән тәмамланды.

03.06.2016
Беренче июнь –  Халыкара балаларны яклау көне. Введенка Бистәсендә  балаларны яклау көненә багышлап  зур бәйрәм оештырылды. Оештыручы  Введенка бистәсе мәдәният йорты мөдире Ирина Гумечук  матур  шарлар белән бизәлгән спорт мәйданчыгында бәйрәм программасын башлап җибәрде. Бәйрәмдә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, мәктәп укучылары һәм ата-аналар спорт ярышларында  катнаштылар, төрле уеннар уйнадылар, бәйрәмдә күңелле музыка яңгырады. Бәйрәмгә килгән һәр бала татлы күчтәнәчләр белән сыйланды.

 
03.06.2016
Җәйге матурлыкны  авыл урамнарында тагын да арттыру һәм  авыл кешеләренең яшәү шартларын яхшырту максатыннан, Введенка Бистәсе авыл җирлеге башкарма комитеты бик күп эш башкара. Хәзерге вакытта башкарма комитет карары буенча эшчеләр юл кырыйларында үскән үләннәрне чабу белән мәшгуль.

03.06.2016
Авыл җирелеге башкарма комитетына авылның Үзәк урамында яшәүчеләре йортларга суүткәргечләрдән су килмәве хакында мөрәҗәгать итте. Кыска вакыт эчендә башкарма комитет тарафыннан суүткәргечнең автоматикасы  сафка бастырылды, суүткәргеч ремонтланды һәм Үзәк урамда урнашкан йортларга су килү тәэмин ителде. Авыл кешеләренең Введенка бистәсе авыл җирлеге башлыгына рәхмәте зур.

31.05.2016
1нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне.
31нче май көнне Введенка бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара Балаларны  яклау көненә багышланган бәйрәм булды. Укучыларның дәресләрдән соң ялын  оештыручы Әлфия Бегомутдинова укучыларны бәйрәм белән котлады, программаны махсус әзерләнгән флешмоб ачып җибәрде. Бәйрәм хөрмәтенә укучыларның яраткан уены – “Күңелле стартлар” үткәрелде. Ярышларда  “Введенка яшьләре” дип аталган команда спортчылары иң күп очко җыеп, “Күңелле стартлар”ның җиңүчесе булды. Җиңүчеләргә  һәм ярышларда катнашучыларга  истәлекле бүләкләр тапшырылды.  Сәламәт тәндә – сәламәт акыл! Акыллы һәм бәхетле булыгыз, балалар!
 

25.05.2016
Мәктәптә ”Соңгы кыңгырау” бәйрәме 
25нче май көнне  Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Соңгы  кыңгырау” бәйрәме булды. Бәйрәм  мәктәпнең чыгарылыш сыйныфы - тугызынчы сыйныф укучылары өчен  дәресләрнең   тәмамлавын белдерсә дә,  алда әле җаваплы көннәр - дәүләт сынауларын тапшыру тора. Бәйрәмгә укучыларның ата-аналары, укытучылар, мәктәптә эшләгән ветеран укытучылар , авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Морозов һәм район кунаклары катнашты. Быел мәктәпне бер укучы тәмамлый  – Зарипов Искәндәр. Искәндәр һәм башлангыч мәктәпне тәмамлаучы  укучылар  бәйрәмгә оештыручы Әлфия Бегомутдинова җитәкчелегендә бик матур концерт әзерләгәннәр. Чыгарылыш сыйныфы укучысы Зарипов  Искәндәр укытучыларына, туган мәктәбенә  рәхмәтен махсус видеоролик аша  белдерде. Бәйрәмдә катнашучылар  Искәндәргә имтиханнарда уңышлар һәм бәхетле тормыш юлы теләде.

 

21.05.2016
Туган көнегез белән, хезмәттәш!
Бүген, 21нче май – Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Маркелова Марина Михайловнаны  хезмәттәшләре туган көне белән котлады. Марина Михайловна – Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективның профсоюзын күп еллар буе җитәкләүче лидеры да. Укучыларның , укучыларның ата-аналары һәм хезмәттәшләренең хөрмәтенә лаек булган, һәрвакыт үз хезмәтен яратып, сыйфатлы итеп  башкаручы педагог Марина Михайловнага нык сәламәтлек, яңа уңышлар һәм гаилә бәхете телибез.

03.05.2016
9нчы май- Җиңү көне якынлашканда     
Бу көннәрдә барлык мәктәпләрдәге кебек, Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә Бөек җиңү бәйрәмен каршылауга әзерлек эшләре бара. Укучылар мәктәп яны территориясен, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл комплексы тирәсен җыештырды.Җиңү бәйрәменә һәр сыйныф концерт номерлары әзерли. Кызганычка каршы, авылда  Бөек Ватан сугышында катнашкан  исән ветераннар калмады, укучылар  тыл хезмәткәрләренә атап шигырьләр һәм җырлар өйрәнәләр.Һәйкәл янында үткәреләчәк минитнгка плакатлар, венок һәм сугыш елларында тылда хезмәт күрсәткән әби-бабайларга котлау открыткалары әзерлиләр. Бергә башкарылган эш – берәгәйле, тиз дә эшләнә һәм патриотик тәрбияви максатка да ирешелә.

01.05.2016
1нче май – Хезмәт бәйрәме
30нчы апрель көнне Ввееденка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә 1-9нчы сыйныф укучылары Хезмәт бәйрәменә багышланган сыйныф сәгатьләрендә булды. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга язгы  бәйрәм -Хезмәт бәйрәменең тарихы турында мәгълүматлар җиткерде, укучылар тематик викторинада катнашты.Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Зарипова  7,9нчы сыйныф укучылары  белән берлектә мәктәп диварларын плакатлар, шарлар белән бизәде. Авыл мәктәбе укучылары җирдә  эшләүне китаптан укып кына түгел, чынбарлыкта беләләр, һәр укучының  гаиләсе үзенең  җир биләмәсендә барлык төр яшелчә һәм җиләк-җимешне үстерә. Әлбәттә, һәр укучы бу хезмәттә ата-аналарының иң зур ярдәмчесе.Мәктәп яны кишәрлегендә ашханәдә туклану өчен кирәкле яшелчәләр үстерүдә дә укучылар  ел саен актив катнаша.

26.04.2016
Музейда шигырь бәйрәме.      
26нчы апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла  Тукайның туган көне. Югары Осланның туган якны өйрәнү музеенда  Г.Тукайның тууына  130 ел тулу уңаеннан,   республика  күләмендәге “Музейная весна Татарстана-2016” дип исемләнгән акция кысаларында  шигырь бәйрәме оештырылды. Район мәктәпләренең бик күп  укучысы,  шул исәптән, Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары – бәйгенең мәктәп туры җиңүчеләре Авхадеева Альмира, Авраменко Максим, Нурмухаметова Алия һәм  Фаляхов Артур   “Тукай әсәрләрен иң оста  сөйләүчеләр” бәйгесендә катнашты.Мәртәбәле жюри членнары каршында  бәйгедә катнашучылар сөекле  әдип әсәрләрен татар, рус һәм инглиз телләрендә сөйләде, җырларын башкарды, әкиятләрен сәхнәләштереп  уйнап күрсәттеләр. Музей директоры А.М.Решетова кунакларны бәйрәм белән котлады, чыгыш ясаган укучыларга рәхмәтен белдерде,  укучыларны  бәйгегә  әзерләүче  укытучыларга  акциядә актив катнашкан өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

       

26.04.2016    
Тукай айлыгына нәтиҗәләр.
26нчы апрель –  шигърият көне, бу көн татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә мәктәпләрдә оештырылган Тукай айлыгына нәтиҗәләр ясау көне дә.Туай айлыгы кысаларында оештырылган чараларның максаты – татар телен , Габдулла Тукай әсәрләрен өйрәнүгә кызыксыну  тудыру, туган телгә ихтирамлы караш тәрбияләү.  Укучыларның атналык эшләргә нәтиҗә ясау линейкасында  оештырылган чараларга да   нәтиҗә ясалды.Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Зарипова барлык чараларда катнашкан актив  укучыларга рәхмәтен белдерде, аларга истәлекле бүләкләрен тапшырды. Рус телендә сөйләшүче укучылар арасында ел саен үткәрелүче “Татар телен иң яхшы белүче-2016”  бәйгесендә алты укучы катнашта, җиңүчесе 8 нче сыйныф укучысы Мишагина Регина, “Син Тукайны беләсеңме?” викторинасы  җиңүчесе - 8 нче сыйныф укучысы Сладкин Никита. Мәктәп директорының укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары Анна Ширяева җиңүчеләргә Мактау грамоталары тапшырды.

22.04.2016
«Тукайны беләсеңме?” бәйгесендә
22нче апрель көнне  Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның  130 еллыгына багышлаган туган тел айлыгы кысаларында оештырылган чараларның берсе – рус телендә сөйләшүче укучылар арасында “Татар телен иң яхшы белүче” бәйгесе булды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Зарипова ел саен уздырыла торган бу бәйгегә осталыкларын күрсәтергә  теләкләре булган  укучыларны чакыра. Быелгы бәйгедә 6-8нчы сыйныфлардан алты укучы көч сынашты. Мәртәбәле жюри  «Татар телен иң яхшы белүче” бәйгесенең җиңүчесе  8нче сыйныф укучысы Мишагина Регина, Габдулла Тукайның тормыш юлын һәм әсәрләрен иң шәп белүче – 8нче сыйныф укучысы Сладкин Никита дип бәяләде. Бәйге җиңүчеләрен бүләкләү, гадәттәгечә, укучыларның  атналык эшләренә нәтиҗә ясау линейкасында булачак.

21.04.2016
Болгарга  сәяхәт
21нче апрель көнне Введенка Бистәсендә яшәүче халыкның    бер төркеме Болгарга сәяхәт кылды. Сәяхәтне оештыручы һәм автобус белән тәэмин итүче  авылдаш Әмир Валиуллов  иң беренче  итеп, авылның  иң  хөрмәтле кешеләре – өлкән буын вәкилләрен чакырды. Болгарга баручылар арасында укытучылар һәм укучы бала да булды. Татар халкының ерак бабалары – болгарлар  яшәгән урыннарны карау күп кешенең хыялында йөри. Мөлаем йөзле, матур тигез тавышлы экскурсовод  Гөлшат  берсеннән -берсе кызыклы фактларны сөйли-сөйли , тарихи урыннарны  һәм гаҗәеп кызыклы экспонатларны күрсәтә. Сәяхәтчеләр  Ак мәчет, Төньяк төрбә,Көнчыгыш төрбә,  елга вокзалы һәм Болгар цивилизациясе музее, Хан сарае, кара пулат кебек  бик күп истәлекле урыннарда булдылар,  һөнәрчелек остаханәләрен күреп сокландылар. Ак мәчетнең гүзәллегенә  хозурланып,  гыйбәдәт кылдылар. Гиннесның рекордлар  китабына кертелгән иң зур изге Көрьән китабы, Кол Гали һәйкәле, атаклы “ Исламны кабул итү” картинасы күңелләрдә  гаҗәп хисләр – халкыбызның  осталыгына, зирәк акыллы һәм искитмәле эшчән булуына соклану, горурлану  хисләре һәм бүгенге  тормышка  башкача караш тудырды.Шундый  истәлекле сәяхәт бүләк итеп, халкына чиксез игелек кылучы  Әмир Зиннәт улына авылдашларының   рәхмәте  зур.

19.04.2016
Өмәдә
16нчы апрель көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылар коллективы  “Җир көне” дип аталган язгы өмәдә катнашты. 2-4нче сыйныф укучылары “Обелиск” акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен чистарттылар. 5-9нчы сыйныф укучылары мәктәп янын тәртипкә китерде, укытучылар белән бергә туган  авыл урамнарын    чүп-чардан арындыруда катнаштылар. Истәлекле урыннарда , чишмә янында , спорт мәйданында да  тәртип урнаштырдылар .Якынлашып килүче 9нчы май -Җиңү бәйрәменә  авыл җирлеге  урамнары ялт  итте.Бергә эшләгән эш -бәрәкәтле, тиз башкарылды.

15.04.2016
Балалар бакчасында кунакта.
15 нче апрель көнне  Введенка Бистәсе балалар бакчасында татар теле укытучысы  Фәридә Зарипова балалар бакчасында тәрбияләнүче  балалар өчен 1-4 нче сыйныф укучылары башкаруында матур һәм истәлекле бәйрәм уздырды .Укучылар   бөек шагыйрьнең әсәрләрен   укыдылар, җырладылар .Г. Тукайның “ Бала белән Күбәләк “ шигырен һәм “Кызыклы шәкерт”не  рольләргә бүлеп уйнадылар . Кечкенә сабыйлар артисларны бик кызыксынып тыңлады , шатланып кул чаптылар ,  укучыларның  тагын килүен  көтеп калды.

15.04.2016
15нче апрель көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына  Бөек Ватан сугышының 71еллыгына багышланган  яшьләргә гражданлык һәм патриотик тәрбия  бирү программасы  кысаларында “Татарстанлылыр – Бөек Ватан сугышы батырлары” циклыннан  чираттагы  чара оештырылды. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Марина Маркелова 5-9нчы сыйныф укучыларына Советлар Союзы Герое   Татарстан  солдаты  Борис Кузнецовка багышланган лекция укыды.

12.04.2016
Габдулла Тукай айлыгы дәвам итә.
12нче апрель көнне  Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар линейкасында узган атнага   нәтиҗәләр  ясалды. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу  уңаеннан  оештырылган чаралар дәвам итә. Рәсем укытучысы Мария Титкова оештырган  рәсем бәйгесенең  иң яхшылары игълан ителде, җиңүче укучылар мактау грамоталары белән бүләкләнде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Зарипова оештырган шигырь сөйләүчеләр бәйгесенә йомгак  ясалды. Шагыйьнең әсәрләрен татар һәм рус телләрендә иң яхшы сөйләүчеләр мактау грамоталарына  ия булды. Мәктәп туры җиңүчеләре бу бәйгенең район турында чыгыш ясаячак.  Бәйгеләрдә катнашкан һәр укучыга  татлы күчтәнәч  тапшырылды.

11.04.2016
11нче апрель - Бөек Ватан сугышы елларында фашистлар  концлагерларындагы  тоткыннарны азат итү көне. Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3-9нчы сыйныфлары  укучылары өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Марина Маркелова оештыртырган чарада немец фашистлары тарафыныннан кыерсытылган  тоткыннар  язмышы турында документаль  мәгълүматлар бирелгән презентация күрсәтелде. Сугыш елларында күпме шундый куркыныч лагерь булган, күпме кешенең гомере шул лагерьларда өзелгән? Укучылар өчен тагын да куркыныч мәгълүматлар -  балалар концлагерьлары турында . Документаль фоторәсемнәр  укучыларны тетрәндерде : олы кеше түзә алмаслык шартларда балалар ничек исән кала алган! Бу мәгълүматларны белү укучыларда   сугыш афәтенең беркайчан да һәм беркайда да булмавына теләктәшлек хисләре тәрбияли.

08.04.2016
Г. Тукай шигырьләрен иң яхшы сөйләүчеләр бәйгесе. Конкурс чтецов произведений  Г.Тукая.
Апрель  аенда барлык мәктәпләрдә   бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 еллыгына багышланган Туган тел айлыгы бара.8нче апрель көнне  Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә  Г. Тукай шигырьләрен иң яхшы сөйләүчеләр бәйгесе булды. Укучылар татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Зарипова җитәкчелегендә үзләре  сайлаган әсәрләрне яттан сөйләргә әзерләнде. Бәйрәмчә бизәлгән залда шагыйрь  әсәрләре буенча укучылар тарафыннан эшләнгән рәсемнәр күргәзмәсе, Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатына  багышланган стенгазета урнаштырылган. Укучылар чыгышын мәктәп укытучыларыннан торган мәртәбәле  жюри бәяләде. Бәйге җиңүчеләре укучылар линейкасында  игълан  ителәчәк.

04.03.2016
”Яңгыравык шигырь тамчылары“
4нче апрель көне  - Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2нче сыйныфы укучылары Авхадиева Альмира һәм Авраменко Максим  өчен шатлыклы көн булды. Укучыларның атналык эшләргә нәтиҗә ясау линейкасында  аларга балаларның дәресләрдән соң ялын оештыручы  Әлфия Бегомутдинова  бүләкләр  тапшырды. Бүләкнең ниндие әле – республика күләмендә оештырылган “Яңгыравык шигырь тамчылары» исемле шигырь сөйләүчеләр бәйгесе сертификаты. Альмира белән  Максим тарафыннан  бөек  татар шагыйре Габдулла Тукайның “Бала белән күбәләк” шигырен уйнап күрсәткән  чыгышны  информатика укытучысы Марат Нуруллин  төшергән видеоязма  электрон почта аша  шул бәйгегә җибәрелде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Зарипова фикеренчә, бу бүләк – бөтен республикада  туган телләр  айлыгы барган көннәрдә кечкенә генә мәктәп укучылары   өчен бик шәп бүләк!

31.02.2016
яңалыклары: бадминтон ярышы
31нче март көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары спартакиада атналыгы кысаларында оештырылган спорт   ярышларында   катнашты.  Ярыш авыл җирлегендәге  “Яшьләр”, “Укытучылар”  һәм  “Ата-аналар” командалары арасында бу юлы  бадминтон  уены буенча булды.Һәр команда ярышка иң яхшы  ике спортчысын тәкъдим итте.Бу ярышта  Борзенко Анастасия, Морозов Дмитрий яхшы чыгыш ясады. Беренче урынны башлангыч сыйныфлар укытучысы  Титкова Мария, икенче урынны авыл җирлеге башлыгы Морозов Дмитрий, өченче урынны мәктәпнең 6нчы сыйныфы укучысы  Борзенко Анастасия яулады.Гомуми исәптә “Укытучылар” командасы җиңүче булды.

29.03.2016
Педагоглар киңәшә.
29нчы март көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары педагогик киңәшмәгә җыелды. Директорның укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары Анна Ширяева уку елының өченче чиреге йомгаклары белән таныштырды.Укучыларның дәресләрдән соң ялын оештыручы Әлфия Бегомутдинова өченче чиректә оештырылган тәрбия эшләренә отчет ясады. Анна Михайловна педагогларны “Татарстан Республикасының гомуми белем бирү мәктәпләрендә документларны кулланышка кертүне  оештыру”  мәсьәләсен яктыртты. Киңәшмәгә  нәтиҗә ясап,укучыларга  белем бирүнең сыйфатын үстерү максатыннан  уку елының соңгы чирегендә  һәр укытучы график буенча өстәмә дәресләр оештырачак дигән карар кабул ителде.

29.03.2016
29 нчы март көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта педагоглар коллективының  унике укытучысы һәм егерме өч ата-ана катнашты. Мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Анна Ширяева ата-аналарны уку елының өченче чиреге йомгаклары белән таныштырды. Организатор Әлфия Бегомутдинова янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен җиткерде, сыйныф җитәкчеләре Мария Титкова балаларның юлда йөрү кагыйдәләрен үтәүләре турында, Валентина Тяганова туберкулезга каршы чаралар турында, Марина Маркелова укучыларга һәм ата-аналарга педагогик һәм  психологик ярдәм темасына, татар теле укытучысы Фәридә Зарипова туган тел айлыгына план  һәм “Туган тел – әткәм –әнкәмнең теле” дип исемләнгән чыгыш  ясадылар. Укытучылар ата-аналарны борчыган сорауларга ачыклык керте, соңыннан ата-аналар комитеты яңа уку елына укучыларга спорт белән шөгыльләнү өчен бердәм костюм сайлау турында киңәшләште.

28.03.2016
Кыстыбый пешерә белмисезме?  Килегез, өйрәтәбез!
28 нче март – язгы каникулның соңгы көнендә Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары  мәктәп ашханәсендә татар халкының яраткан милли ризыгы- кыстыбый пешерү серләренә өйрәнде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы  оештырган бу чараның максаты: тәмле ризык пешерү һәм шул ризыклар белән чәй эчү вакытында  укучыларның татар теле буенча белемнәрен  камилләштерү, ризык әзерләүгә кызыксыну тәрбияләү. Быел кыстыбыйны 8нче сыйныф укучысы Нурмухаметова Әдилә, 6нчы сыйныф укучысы Сладкина Аня, 4нче сыйныф укучысы Файзиева Әминә һәм 2нче сыйныф укучысы Авраменко Максим пешерде. Әзерләү вакыты бик  тиз үтте. Яшь пешекчеләр эшләп  шактый арысалар да, балалар бакчасындагы нәниләрнең, мәктәптәге  укытучы апа-абыйларның кыстыбыйны мактап ашаганнарын ишеткәч бик тә  канәгать булдылар. Ә ничек тәмле үзең пешергән ризык белән бергәләп чәй эчүләре?! Кыстыбый пешерергә өйрәнәсегез килсә, безгә килегез, рәхәтләнеп өйрәтәбез!

25.03.2016
Татарстан укытучылары  укуда
Укучыларның язгы каникулларында укытучылар үзләре уку белән мәшгуль. 21нче – 25нче  март көннәрендә Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары  Югары Ослан гимназиясендә оештырылган  “XXI нче гасырда белем бирүне үзгәртеп кору: фикерләү  культурасын үстерү” дип аталган тренингларда катнашты. Укытучылар укытуда һәм укудан тыш чараларда куллану өчен яңа методик  алымнарга өйрәнде,шул алымнар ярдәмендә  белем бирүнең сыйфатын үстерү серләренә төшенделәр.Креатив һәм критик фикерләүгә, үзара аралашып эшләүгә корылган  дәресләр укучыларның активлыгын арттырып укуда уңышларга ирешергә ярдәм итсен.

25.03.2016
Бәйгедә катнашу  - нәтиҗәле!
25нче март көнне Введенка Бистәсе төп гомуми  белем бирү мәктәбе укучысы Зарипов Искәндәр Казан шәһәренең 139нчы гимназиясендә булды. Биредә гыйнвар аенда оештырылган  “Династии России” исемле регионара иҗади эшләр бәйгесенә  йомгаклар ясау тантанасы үткәрелде.
Тантанада  оештыручылар бәйге җиңүчеләренә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Кунаклар гимназиянең өч  музеенда булдылар, искиткеч кызыклы экспонатлар белән таныштылар. Гимназиянең  иң сәләтле укучылары  кунаклар хөрмәтенә   искиткеч матур концерт номерлары белән чыгыш ясады.
9нчы сыйныф укучысы  Искәндәрнең эше “Эшче династияләр” номинациясендә  Татарстан Республикасы  фән һәм мәгариф  министрлыгының Беренче дәрәҗә дипломы һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.

24.03.2016
Дәүләт имтиханнарына хәзерлек бара
Бүгенге көндә мәктәп укучылары язгы каникулда  ял итә. Ә менә мәктәпләрнең  9 һәм 11нче сыйныф укучылары бу көннәрне аеруча актив файдалана: алар бар хәлгә имтиханнарга әзерлек белән мәшгуль. Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Зарипов Искәндәр дә көн саен мәктәптә остазлары белән имтиханнарга әзерләнеп йөри. Укытучылары әйтүенчә, ул үз эшенә бик җаваплы карый, чөнки аның быел биш сынау тапшырасы бар: рус теле, математика, җәмгыять белеме, татар теле һәм  биология. Уңышлар юлдаш булсын, сезгә балалар!

23.03.2016
Татарча  бию бәйгесендә.
23нче март көнне  Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү укучылары “Татарча иң шәп бию” дип аталган бәйгедә катнашты. Оештыручысы- бию түгәрәге җитәкчесе Мария Титкова укучыларны  дүртәр итеп командаларга бүлде. Бәйгедә катнашучылар  бирелгән  вакыт эчендә,   үзләре әзерләп татарча  бию вариантын күрсәтте.3-4нче сыйныф укучылары командасы биюне иң шәп башкарып, бәйгенең җиңүчесе итеп табылды. Афәрин, биючеләр!

12.03.2016
«Масленица» бәйрәме
12нче март көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары ел саен уздырыла торган Масленица бәйрәмендә катнашты. Оештыручы Әлфия Бегомутдинова укучылар белән  бәйрәмгә җырлар, такмаклар, шигырьләр өйрәнде, карачкы әзерләделәр.Тамашада  мәктәпнең барлык укучылары катнашты.Башлангыч сыйныфларда  укучы балалар  битләренә төрле рәсемнәр төшереп скоморох ролендә уйнады. Бәйрәм  мәктәп ашханәсендә кайнар коймак белән чәй эчеп тәмамланды.

11.03.2016
11нче март көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү  мәктәбе укучылары республика күләмендә оештырылган “Йолдызлык” бәйгесендә катнашты. Югары Ослан районының  мәдәният йортында  үткәрелгән бәйгегә укучыларны «Стрельбище» спорт мәктәбе җитәкчеләре  ярдәмендә автобуста алып бардылар. Музыка укытучысы Мария Титкова җитәкчелегендә әзерләнгән   иҗади коллектив  ике бию белән чыгыш ясады. Яшь  артислар чыгышы  жюри тарафыннан мактау кәгазе  белән билгеләнде.

10.03.2016
Патриотик җыр бәйгесендә
10нчы март көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары  Куралово авылы мәдәният йортында оештырылган район бәйгесендә  катнаштылар.Район күләмендә уздырылган бу бәйгедә укучылар патриотик җырлар белән чыгыш ясады. Введенка Бистәсе укучылары  музыка укытучысы Мария Титкова җитәкчелегендә “Аист на крыше” исемле җырны башкардылар.  Артистлар  чыгышын  тамашачылар  яратып каршылады  һәм  кул чаптылар, жюри  укучыларга  рәхмәт хаты тапшырды. Укучылар  башка  мәктәп укучылары чыгышын да кызыксынып тыңлады.

10.03.2016
Введенка Бистәсе авыл җирлеге Башкарма комитетының  даими  карамагында  җир  кишәрлекләреннән  законлы куллануны тикшерү  мәсьәләсе тора.  Бүгенге көннәрдә  авыл җирлегендә  Россиянең УФМС  Татарстан Республикасы  Югары Ослан районындагы  бүлеге  вәкиле катнашында тикшерүләр үткәрелә.

10.03.2016
Введенка Бистәсе авыл җирлегендә юлларны  кардан арындыру эшләре дәвам итә. Хәзерге вакытта авыл җирлегендә урнашкан кечкенә авылларга керү юллары чистартыла.

 

10.03.2016
Введенка Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Югары Ослан районы полициясе вәкилләре белән киңәшмә  уздырды. Киңәшмәдә авыл җирлегендә тәртип бозуны кисәтүгә юнәлдерелгән  чаралар оештыру мәсьәләләре  һәм Введенка Бистәсендә урнашкан реабилитацион үзәк эшчәнлеге хакында сөйләшү булды.  

08.03.2016
8 март – Халыкара  хатын –кызлар көне. Введенка Бистәсе авылы мәдәният йортында бәйрәм концерты булды.  Хөрмәтле хатын-кызларга, әбиләргә, әниләргә, апаларга, сеңелкәшләргә, килен –кодачаларга һәм яшь кызларга   Югары Осланның  “Волжанка” исемле хор коллективы чыгышы  күңел күтәренкелеге, бәйрәм кәефе бүләк итте.

06.03.2016
6нчы мартта  Введенка Бистәсе авылы мәдәният йортында авыл  җирлеге территориясендә   яшәүчеләрдән салым  түләтү буенча референдум уздырылды. Референдумда барлык  авылларда яшәүчеләр катнашты: Введенка Бистәсе, Елизаветино, Савино, Медведково, Восточная Зведа, Петропавлово Бистәсе, Балалар  дәвалау санаторие. Референдум  үткәрелгән дип  табылды.

06.03.2016
Введенка Бистәсе авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт реестры идарәсенең Югары Осландагы бүлеге таләбе буенча авыл җирлегендәге корылмаларның милек хокукы теркәү мәгълүматларына туры килү яки килмәүне ачыклау максатыннан йорт-җирләрне барлау эшләре алып барыла.

05.03.2016
5нче мартта Введенка Бистәсе авыл җирлегендә  референдумга әзерлек  активлаштырылды. Комиссия членнары, фельдшер барысы да үз урынында. Тирә-як  чүп-чардан арындырылды, юллар кардан чистарылып тора.

05.03.2016
Введенка Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Морозов 2016нчы ел референдумына хәзерләнү рамкаларында  депутатлар белән киңәшмә оештырды. Киңәшмәдә референдум үткәрү өчен шартлар тудыру, авылда яшәүчеләргә мәгълүматлар җиткерүне оештыру һәм тәртип кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре каралды.

03.03.2016
1нче март көнне Введенка Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Морозов Елизаветинода яшәүче - озын гомерле авылдаш Морякина Ксения Степановнаны туган көне белән котлады. Ксения Степановна быел үзенең 90 яшен тутырды. Юбилей- туган көне белән аны  авыл җирлеге Башкарма комитеты исеменнән тәбрик итте һәм сәламәтлек теләп кыйммәтле бүләк тапшырды.

02.03.2016
23нче февраль - Ватанны саклаучылар көне. 23нче февраль көнне Введенка Бистәсе авылының мәдәният йортында бәйрәм концерты булды. Ватанны саклаучылар хөрмәтенә  Казан шәһәренең “Җиде нота” исемле балалар иҗатын үстерү студиясе артистлары  һәм авыл мәктәбе укучылары чыгыш  ясады.

01.03.2016
“Хәтер маршы” дәвам итә
1нче  март көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары  “Яр буе Моквашы  урта мәктәбе”ндә  кунакта булды. Бу чара Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 71ел  уңаеннан “Хәтер маршы” дип исемләнгән акция кысаларында оештырылды. Укучылар республика, район һәм авыл материалларын кулланып, Бөек Ватан сугышы тарихын   сөйләделәр, «От героев былых времен» исемле җыр башкардылар . 6нчы һәм 8нче сыйныф укучылары әзерләгән видеороликта Бөек Ватан сугышы елларында тылда хезмәт күрсәткән  авылдаш Ольга  Васильевна Галягина белән интервью тамашачыларның күңелен яулады.Чара Яр буе Морквашы авылындагы сугышчан  дан мемориалын  янына “Хәтер маршы” белән тәмамланды.

01.03.2016
ББФДС таләпләрендәге заманча дәресләр оештыру семинары
1нче март көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Марина Маркелова район укытучылары семинарында булды. Чара Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылды. Семинарның темасы:  “ББФДС таләпләрендәге заманча дәресләр оештыру”. Укытучылар инновацион  технологияләр кулланылган дәресләр карады, проект әзерләүдә катнаштылар.

26.02.2016
Бергә булсак - булдырырбыз
26нчы февраль көнне Введенка Бистәсе төп гомуми  белем бирү мәктәбендә Югары Ослан районының  белем бирү оешмаларында эшләүче  Яшь педагоглар  һәм җитәкчеләрнең  ассоцияциясе  ачылу  тантанасы  булды. “Бергә булсак - булдырырбыз!”  дип исемләнгән бу чарага  кырыклап  яшь  педагог килде. Районның яшь белгечләре заман педагогикасының  актуаль  проблемаларын һәм үзләрен борчыган башка мәсьәләләрне билгеләделәр. Ассоцияция ачылу тантанасында  Югары Ослан районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов, “Белем бирү бүлеге” җитәкчесе Вилен Касымов һәм педагогларның профсоюз лидеры Илья Румянов  катнашты.

25.02.2016
«Ел укытучысы» бәйгесендә
20нче февраль көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы  Әлфия Бегомутдинова республика күләмендә оештырылган “Ел укытучысы” бәйгесенең  Югары Ослан районы этабында катнашты. Укучыларның дәресләрдән тыш ялын оештыручы Әлфия Яр буе Морквашы урта мәктәбенең 4нче сыйныфы укучылары белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган  чара оештырды. Аннан соң бәйгенең барлык финалистлары  “Минем педагогик кредо” исемле презентацияләрен һәм эш программаларын тәкъдим итте. Бәйге нәтиҗәләре буенча укытучы Әлфия Бегомутдинова мактаулы 3нче урын яулады. Афәрин!


25.02.2016
Дуслык көне
25нче февраль көнне Введенка Бистәсе авылы мәдәният йортында  мәктәп укучылары өчен “Дуслык көне” оештырылды. Укучы кызлар һәм малайлар арасындагы дуслык хисләрен тәрбияләү, бер-беренә игътибарлы, ярдәмчел булырга өйрәтү максатыннан оештырылган бу чарада  алар төрле  уеннарда, бәйгеләрдә катнашты. Бәйрәм алдыннан әзерләнгән котлау открыткалары да хуҗаларына тапшырылды. Бәйрәмдә матур плакатлар ясау, бию, шарлар тутыру  һәм дусларны бәйрәм белән котлау осталары да билгеләнде.Афәрин!

25.02.2016
25нче февраль көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Татар Борнашы урта мәктәбе” укучылары кунакта булды. Бу чара “Хәтер маршы” дип исемләнгән акция кысаларында оештырылды. Күршеләр Югары Ослан районы һәм үз авыллары батырлары, аларның гаиләләре турында сөйләде. Укучыларның чыгышы видеороликлар һәм презентация күрсәтү  белән яктыртылып барды.Введенка бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары күрше Яр буе Морквашы мәктәбендә эстафетаны дәвам итәчәк.

22.02.2016
21нче февраль  -  Халыкара  туган  телләр  көне. Международный день родного языка.
22нче февраль көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара туган телләр көненә багышланган чара оештырылды. Чарада  2-9нчы сыйныф укучылары катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Зарипова  оештырган бу чара  туган телгә карата сак караш, башка телләргә карата ихтирам тәрбияләү максатына корылган. Укучылар туган тел турында әңгәмәдә катнаштылар, рус һәм татар телләрендә шигырьләрне яттан сөйләделәр, укытучы тәкъдим иткән “День родного языка “ дип исемләнгән презентациядән телләр турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Валентина Тяганова туган телдә  дөрес итеп, башка тел сүзләрен кыстырмыйча сөйләшү турында чыгыш ясады,укучыларга  яшьләр арасында  кулланылган  төрле жаргон сүзләре телне юкка чыгаруга китерүен аңлатты.Чараны йомгаклап, барлык катнашучылар  бергәләп  бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын башкарды.


20.02.2016
Мәктәптә  “Аҗаган” уены
23нче февраль – Ватанны саклаучылар көне, шул уңайдан Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә хәрби - патриотлык айлыгы кысаларында  уен – “Аҗаган” уены оештырылды.Физкультура укытучысы Рәмис Миначев укучыларны ике командага бүлде. “Кызыллар” һәм “Күкләр” командалары биатлон ярышында көч сынашты. ТИН укытучысы Николай Александров җитәкчелегендә мишеньга ату буенча ярыштылар. Мәктәпнең спорт залында турникта тартылу, кулларга таянып идәннән  күтәрелү һәм  аркан  тарту кебек ярышларда  көч сынашты. Ярышларда шактый өстенлек белән  “Кызыллар” командасы җиңеп чыкты.

15.02.2016
Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары республика күләмендә оештырылган “Болгар, Свияжск – Татарстанның тарихи урыннары” исемле рәсем бәйгесендә катнашты. Мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Марина Маркелова җитәкчелегендә  6нчы сыйныф укучылары Нурмухаметова А. һәм Сладкина А. эшләгән эшләрне, рәсем укытучысы Мария Титкова җитәкчелегендә Файзиева А.,Зарипов И., Морозов Денисның  инновацион технология буенча  чылатылган кәгазьгә ясалган рәсемнәрен һәм  фоторәсемнәрне бәйгегә җибәрделәр.

15.02.2016
15нче февраль -Советлар Союзы Герое Муса Җәләл туган көн.
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
Алмаштырган илен, - дисәләр
Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс,  якын күрсәләр.
15нче февраль көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә  патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең  туган көне хөрмәтенә  шигырь бәйрәме оештырылды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Зарипова укучыларны  китап күргәзмәсе белән таныштырды,  шагыйрь әсәрләренә багышланган  презентация күрсәтте. Бәйрәмдә укучылар  шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗады турында фильм карадылар. Укучылар Морозов Денис, Сладкина Анна, Зарипов Искәндәр патриот шагыйрьнең  шигырьләрен татар һәм рус телләрендә сөйләделәр. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Валентина Тяганова “Вәхшәт” шигырен  рус телендә сөйләп укучыларда көчле  хисләр тудырды. Гади авыл малаеннан  бөек шагыйрь булып җитлеккән  Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең батырлыгы  укучылар өчен  кыйммәтле  үрнәк.


14.02.2016
Мәктәптә химия атналыгы
8нче – 12нче февраль көннәрендә  Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә химия атналыгы булды. Мәктәпнең химия укытучысы Гөлнара Макарова оештырган чараларның максаты- укучыларда химияне өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.Шул максаттан,  Гөлнара Макарова башлангыч сыйныфларда укучыларны да химия кабинетына кунакка чакырды, аларны кабинетта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, укучыларга кызыклы тәҗрибәләр күрсәтте.8-9нчы сыйныф укучылары өчен викторина оештырылды, җавапларны алар төрле чыганаклардан, шул исәптән интернеттан да карый алды. Укучылар бүгенге заманда химиянең кешелек өчен файдалы ролен  һәм зарарлы булган очракларын да атады, дөньяда һәм Татарстан республикасында химия промышленностенең әһәмияте турында күп мәгълүмат белделәр.

13.02.2016
Чаңгычылар ярышы
13нче февраль көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары ел саен Россия күләмендә оештырылучы “Лыжня России» исемле  чаңгы ярышында катнашты.Бу чара сәламәт яшәү рәвеше һәм патриотик тәрбия айлыгы кысаларында оештырылды. Мәктәпнең физкультура укытучысы Рамис Миначев укучыларны  яшьләре буенча төркемнәргә бүлде. Кече  яшьтәге укучылар төркемендә җиңүчеләр Альмира Авхадиева, Амина Титкова һәм Нигъмәт Алиев, ә өлкәннәр арасында Аделина Нурмухаметова һәм  Артур Фаляхов  булды.Җиңүчеләрдән үрнәк алып сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз!

12.02.2016
Бөек Ватан сугышы герое – татар кызы Мәгубә Сыртланова
12нче февраль көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5-9нчы сыйныф укучылары “Бөек Ватан сугышы батырлары –Татарстанлылар” циклыннан беренче  лекцияне тыңладылар. Оештыручысы:  мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Марина Маркелова. Беренче лекция татар кызы – Советлар Союзы Герое очучы Мәгубә Сыртланова турында булды. Укучылар  тәкъдим ителгән презентациядән очучылар полкы һәм аларның батырлыгы турында мәгълүматлар белән таныштылар, очучы кызларның батырлыгына сокландылар.Хәзерге  көндә  Казанда татар кызы  батыр  Мәгубә  Сыртланова исемен  мәңгеләштерүче    урам бар һәм шәһәрнең 52нче гимназиясе  дә Мәгубә Сыртланова исемен йөртә.

12.02.2016
«Сказки гуляют по свету»  Китапханәдә   “Әкияттә кунакта”
Введенка Бистәсе китапханәсендә бүген мәктәпнең башлангыч сыйныфлары укучылары  кунакта булды. Китапханәче Елена Суханова укучыларга “Әкияттә кунакта” дигән темага “Әкиятләр сәгате”  оештырды. Чараның максаты:укучыларны  китап укуга кызыксындыру, аларның уку техникасын үстерү, укучыларда әкият геройлары мисалында зирәклек, тапкырлык һәм тырышлык кебек сыйфатлар тәрбияләү. Башта укучылар төрле халык әкиятләрен кычкырып укыдылар, ”Мульт-лото “ викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Китапханәче балаларга “Бу портрет кемнеке?”, “Әкиятне дәвам ит” исемле бәйгеләр оештырды. Чараның азагында балалар әкият геройларын сурәтләп  “Балыкчы балык тота” уенын  уйнадылар.

11.02.2016
Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт күрсәткән  якташларыбыз  турында
11нче февраль көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары хәрби- патриотик  айлык кысаларында “Якташларыбыз сугыш елларында” дип исемләнгән чара оештырылды. Оештыручысы: мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Марина Маркелова. Укытучы Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз һәм тыл хезмәткәрләре турында сөйләде, документаль материаллар белән таныштырды. Укытучы әзерләгән  презентациядән  балалар сугыш елларында һәлак булган һәм тылда фидакарь хезмәт күрсәткән якташларыбыз турында  бик күп яңа мәгълүмат белделәр.

11.02.2016
11нче февраль көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенең спорт түгәрәгендә шөгыльләнүче  укучылары Россия күләмендә ел саен  оештырыла торган  чаңгы ярышына хәзерлек максатыннан чаңгыда йөрү осталыкларын тикшереп карады. Түгәрәк җитәкчесе Мария Титкова яшь спортчыларга  билгеле  бер вакыт эчендә бирелгән араны узарга тәкъдим итте һәм катнашучылар арасыннан иң җитезләрен сайлап алды. ”Спорт уңышлары – зур ихтыяҗ көче һәм  һәр көн тырышып  үтәлгән күнегүләр нәтиҗәсе”, -дип аңлата остазлары балаларга. Район күләмендә спортның күп төрләрендә зур уңышларга ирешкән остазлары - укытучы Мария Титкова – укучылар өчен иң яхшы үрнәк.

10.02.2016
10 нчы фераль  көнне  Введенка  Бистәсе  балалар  бакчасына  табиплар килде . Сәбәбе –балаларның саулыгын күзәтү иде . Балалар арасында авырып йөрүчеләре юклыгы расланды . Балалар бик кызыксынып табипләргә тамакларынкүрсәттеләр ,үзләрен тыңлап карарга ризалык бирделәр .Киеренкерәк ситуация очрагында бакча хезмәткәрләре ярдәмгә килде .Табиплар белән очрашу балалар өчен җиңел генә  узды . Саулык-байлык икәнлеген нарасыйлар да аңлый шул !

09.02.2016
9нчы февраль көнне  Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары Әлфия Бегомутдинова һәм Марат Нуруллин республика күләмендә оештырылган “Ел укытучысы” бәйгесенең район этабында катнашты.Мәктәп укучыларының  дәресләрдән соң ялын оештыручы Әлфия  Бегомутдинова “2016нчы елда яшьләрнең  иң яхшы остазы”, ә математика укытучысы Марат Нуруллин “2016нчы елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе” номинацияләрендә   эш тәҗрибәләрен тәкъдим итте.Бәйгедә катнашучылар таныш булмаган укучылар коллективы белән иң яхшы эш алымнарын күрсәтте, түгәрәк өстәл янында педагоглар  хезмәтләренә үзбәя бирде, жюри әгъзалары биргән  күрсәтмәләр белән таныштылар.

08.02.2016
Авыл китапханәсендә  Сугышчан дан дәресе
Введенка Бистәсе авылы китапханәсе мөдире   Елена Суханова мәктәп укучыларына   Бөек Ватан сугышы елларында  Сталингард шәһәре азатлыгы өчен көрәштә совет солдатларының  фашист  гаскәрләрен тар-мар итүенә 73 ел тулу уңаеннан Сугышчан  дан дәресе оештырды. Шул уңайдан  китапханәдә “Сталинградның мәңгелек уты” исемле китап күргәзмәсе дә  ачылды. Укучылар Сталингард сугышының төп этаплары белән танышты, Мамаев курган мемориал комплексы турында мәгълүматлар белән танышты. Китапханәче Елена Анатольевна тәкъдим иткән фильмны карап, Сталинград шәһәренең азатлыгы өчен көрәшкән сугышчыларының батырлыгы турында  фикер алыштылар.Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге булмас, - ди халык. Бүгенге укучылар Сталинград сугышында  ил азатлыгы   хакына гомерләрен дә кызганмаган каһарманнарның данын  саклар  һәм  киләчәк буыннарга   тапшырыр.

08.02.2016
Китапханәдә  Яшь көрәшчеләр көне
Введенка Бистәсе китапханәсендә  авыл мәктәбенең 2нче сыйныф укучылары өчен Батырлык  дәресе оештырылды. Дәресне оештыручы: китапханәче Елена Суханова. Чараның максаты: укучыларны Бөек Ватан сугышы һәм  сугышта  батырлыклар күрсәткән яшь геройлар  турында мәгълүматлар белән таныштыру, укучыларда патриотик  хисләр  тәрбияләү. Китапханәче  укучыларны   Бөек Ватан сугышы елларында    фашистларга каршы көрәшкән  Володя  Дубинин, Леня Голиков, Марат  Казей, Валя  Котик, Лара  Михеенко кебек яшь геройлар турында язылган  әдәби әсәрләр  күргәзмәсе белән таныштырды,  аларның язмышы һәм  дәһшәтле сугыш елларында  күрсәткән батырлыклары турында  мәгълүматлар китерде. Яшь геройларның язмышлары бик охшаш: сугыш аркасында өзелгән балачак, ачы яшьлек  еллары, ачлы-туклы  тормыш һәм, иң куркынычы – илнең азатлыгын тартып алырга тырышучы фашизм. Барлык халыкның бер бөтен булып фашистларга каршы көрәшкә ыргылуы, балалар, картлар һәм хатын-кызларның фидакарь хезмәте  Бөек Җиңүгә китерде. Укучылар үзләре  дә  яшь  антифашистлар турында  өйрәнгән шигырьләр сөйләделәр.

08.02.2016
Мәктәптә парламент дәресе
8нче февраль көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5-9нчы сыйныф укучылары “Дәүләт. Җәмгыять.Граждан “ темасына  парламент дәресендә  булды. Оештыручысы: мәктәпнең  тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Марина Маркелова. Укучылар илдәге төп партияләр турында, сайлау системасындагы яңа мәгълүматлар белән танышты. Дәрескә  Введенка Бистәсе авыл җирлеге  башлыгы Дмитрий Морозов чакырылган иде. Ул укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, авыл урамнарында йөргәндә тәртипле һәм   игътибарлы  булырга өндәде.

05.02.2016
Район  укытучылары тәҗрибә уртаклаша.
4нче февраль көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары  Фәридә Зарипова һәм Валентина Тяганова Печищи төп гомуми белем бирү мәктәбендә Югары Ослан  районы укытучылары өчен оештырылган  семинарда булды.  Укытучылар  игътибарына  6,7, 8нче сыйныф укучылары белән  4 мастер- класс  һәм башлангыч сыйныфларда  дәресләрдән тыш укучылар  эшчәнлеген  оештыру буенча мастер-класс тәкъдим ителде. Дәресләрдән соң,  укытучылар күрсәткән дәресләргә анализ ясалды һәм педагоглар  “Туган якны өйрәнүдә предметара бәйләнешле материалны куллану” темасы буенча тәҗрибә уртаклашты.

05.02.2016
Туган як мәдәнияты һәм тарихы буенча укучылар бәйгесе
5нче  февраль көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8нче сыйныфы укучысы Мишагина Регина туган як мәдәнияты  һәм тарихы буенча оештырылган  VIIнче  региональ бәйгедә катнашты. Җитәкчесе – тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы  Марина Маркелова.  Совет солдатларының  Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыгы мәңге онытылмаслык. Дәһшәтле сугыш елларында  Бөек Җиңү хакына  фидакарь  хезмәт күрсәткән  колхозчыларның, тыл хезмәткәрләренең батырлыгы да  халык күңелендә, ил тарихында мәңге онытылмаслык.Архив материалларыннан күренгәнчә, Введенка Бистәсе авыл җирлегеннән  394 кеше сугышка киткән,  шул исәптән 4се – хатын-кыз, шулардан  нибары 126 кеше генә   туган ягына исән-имин әйләнеп кайткан.

04.02.2016
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары тәҗрибә уртаклаша.
4нче февраль көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Зарипова Югары Ослан урта мәктәбендә семинарда булды.  Район мәктәпләрендә хезмәт итүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары игътибарына  4,6, 8нче һәм 9нчы сыйныф укучылары белән  7 мастер- класс тәкъдим ителде.Яңа гына эшли башлаган Иннополис лицеенда  татар теле укытучы Рамил Гайнуллин укытучыларның үзләре белән дә мастер-класс үткәрде. Семинарның кунагы -  татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре авторы Николай Максимов үз технологиясенең төп алымнары белән таныштырды,методик  кулланмаларын тәкъдим итте.Укытучылар алдында Казаннан килгән  Татарстан китап нәшрияте белгече  дә чыгыш ясады,бүгенге  көндә  укытучыларны һәм ата-аналарны бик  борчыган сорауларга,ягъни мәсәлән,  укучыларны дәреслекләр белән тәэмин итү турындагы  сорауларга  җавап бирде.

02.02.2016
2нче февраль көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары финанс өлкәсендә онлайн-дәрестә булды.  “Өлкән  сыйныф укучыларына һөнәр сайлау  дәресләре”  циклы  кысаларында  Кулланучылар хокукын яклау  буенча хезмәт күрсәтүче идарә  тарафыннан   тәкъдим ителгән  бу дәресне математика укытучысы Марат Нуруллин һәм Әлфия Бегомутдинова алып барды.Онлайн-дәрестә  укучылар “Минем һөнәрем –банкир” темасына  Түбән Новгород шәһәре  финансист-педагогы  чыгышын тыңладылар һәм дәрес турында фикерләрен интернет почтасы аша хатта оештыручыларга тапшырдылар.


02.02.2016
Укытучылар тәҗрибә уртаклаша.
2нче февраль көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары Әлфия Бегомутдинова һәм Мария Титкова район укытучылары семинарында  булды. Тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырылган бу семинар  Матюшино урта мәктәбендә уздырылды. Матюшино мәктәбе педагоглары  хезмәттәшләренә  Белем  бирүнең  Федераль дәүләт стандартлары таләпләренә нигезләнгән дәресләр тәкъдим итте. Инглиз теле укытучысы Әлфия Бегомутдинова фикеренчә, заманча технологиягә корылган бу  дәресләр укучыларны бик тә кызыксындыра,аларның үзләрен  төпле белем үзләштерүгә  юнәлдерә. Башлангыч сыйныф укучылары әйләнә- тирәне саклауга багышланган  “Мода күрсәтү” исемле уен күрсәтте.

01.02.2016
30нчы гыйнвар көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем  бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлары укытучысы Мария Титкова һәм рус теле укытучысы Валентина Тяганова “Студентлар көне”нә  багышлап спорт ярышлары оештырды. Укучыларның иң яраткан шөгыле – төрле  спорт ярышлары. Бу ярышларда 4-8нче сыйныф укучылары катнашты. Малайлар һәм кызлар рәхәтләнеп төрле ярышларда көч сынашты: команда ярышлары һәм шәхси зачет ярышлары. Ярышлар нәтиҗәсе буенча җиңүчеләргә  һәм ярышта катнашучы спорт сөючеләргә  татлы күчтәнәчләр тапшырылды.

31.02.2016
Теннис ярышында
30нчы гыйнвар көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Лилия Морозенкова һәм математика укытучысы Марат Нуруллин  район күләмендә авыл җирлекләре арасында  оештырылган теннис  ярышында катнаштылар. Ел саен уздырылучы төрле спорт ярышларында мәктәп укытучылары  актив катнаша. Введенка Бистәсе авыл җирлеге командасы спортчысы  Әмирҗан кызы Лилия  дүртенче урын яулады.

 

30.01.2016
Тарихи квест.
30нчы гыйнвар көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларга Сталингард  өчен көрәш буенча  тарихи квест оештырылды. Оештыручысы:мәктәпнең  тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Марина Маркелова. Чараның максаты: укучыларга сугыш турында мәгълүматлар бирү, балаларда  халыкның үткәненә ихтирам тәрбияләү, укучыларны командада эшләргә өйрәтү.Башта  укучыларга “Сталинград өчен сугыш” исемле презентация тәкъдим ителде, балалар  бу сугышның Бөек Ватан сугышы тарихында әһәмияте турында белде. Укучылар ике командага бүленеп төрле этапларда эшләде: Сталингард өчен көрәш  турында викторина сорауларына җаваплар эзләделәр, “Геройның исемен бел”, әдәби этап, шигырьләр сөйләү этабы, музыкаль һәм спорт этаплары. Чараның ахырында укучылар  Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен кардан арындырды һәм башлангыч сыйныф укучылары әзерләгән чәчәкләр бәйләмен  куйдылар.


30.01.2016
Директорлар волейбол уйный
29нчы гыйнвар көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры  Лилия Морозенкова  мәктәп директорларының  волейбол  буенча зональ ярышында катнашты. Ярыш  Югары Осланның  спорт комплексында  уздырылды.Зональ ярышта Арча, Яшел Үзән һәм Казан  шәһәрләреннән мәктәп  директорлары командалары очрашты. Җиңү өчен кискен ярышта Югары Ослан районы педагоглары командасы икенче урын яулады.Мондый чаралар мәктәп җитәкчеләренең сәламәтлеген ныгыта,  яхшы кәеф бүләк итә.

29.01.2016

Яңа үрләр яуладылар
Введенка Бистәсе  төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2нче сыйныфы  укучылары математика буенча  Бөтенроссия  дистанцион  олимпиадасында катнашып җиңү яулады. Оештыручысы: 2нче сыйныф укытучысы Анна Ширяева.  Максаты: башлангыч сыйныф укучыларында  математика фәне белән кызыксынуны үстерү, укучыларда ярышу  хисен  тәрбияләү һәм  үз-үзенә ышаныч  булдыру.Укучыларның гомуми линейкасында олимпиада нәтиҗәләре ясалды. Мәктәп директоры Лилия Морозенкова  җиңүчеләргә дипломнар тапшырды: Максим Авраменко һәм Альмира Авхадиева беренче дәрәҗә, Баратов Аскар – икенче дәрәҗә дипломнарын лаек булган. Укучыларга мондый  җитди ярышта беренче тапкыр җиңү яулау бик куанычлы: тырышлык  шатлык китерә!

28.01.2016        
28нче гыйнвар көнне Введенка Бистәсе  төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның гомуми җыелышы булды. Мәктәп директоры Лилия Морозенкова  укучыларны   грипп һәм вируслы башка авыруларга каршы көрәшү  планы белән таныштырды. Бу чаралар кешеләр арасында грипп чире белән авыручылар күбәюе сәбәпле оештырыла. Иң мөһиме: һәркөн бүлмәләрне җилләндереп торырга, һава шартларына туры килердәй киемнәр кияргә, ашаганда сарымсак, суган кебек ризыклардан күбрәк файдаланырга, һәм, әлбәттә, спорт белән шөгыльләнеп иммунитетны арттырырга  тырышырга кирәк. Мәктәп ашханәсендә дә укучыларга суганлы салатлар, ашка салып ашарга  яшел суган тәкъдим ителә.

26.01.2016
26нчы гыйнвар көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары  һәм  балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр Югары Ослан районы мәктәпләрендә хезмәт итүче укытучылар спартакиадасында катнашты. Педагоглар Югары Ослан урта мәктәбендә дартс, шахмат ярышы,”Күңелле эстафета” кебек ярышларда көч сынашты. Ярышлар нәтиҗәсе буенча башлангыч сыйныфлар укытучысы Мария Титкова хатын-кызлар арасында икенче урынны, шулай ук башлангычларны укытучы Наталья Нурмухаметова шахмат уенында беренче урын яулады. Педагоглар фикеренчә, мондый чаралар укытучыларның  һәм тәрбиячеләрнең командада эшләү рухын арттыра, кәефне күтәрә, һәм, әлбәттә, кеше организмына  физик чыныгу бирә.

26.01.2016
26нчы гыйнвар көнне  Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары  авыл җирлеге башкарма комитеты  җитәкчесе оештырган  авылда яшәүчеләр каршында исәп тоту җыелашында  катнашты. Ел саен гыйнвар аенда уздырылучы бу җыелышта район халкына хезмәт күрсәтүче барлык оешма җитәкчеләре  һәм район башлыгы Марат Зиатдинов булды. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, мәктәп коллективы директор Лилия Морозенкова җитәкчелегендә ел башында куелган мәсьәләләрне  үтәгән, эшлисе эшләрне уңышлы башкарып чыккан. Мәктәп укытучылары - авылның иң актив гражданнары, авыл  җирлеге  тормышында  барлык чаралар да укытучылар катнашында оештырылып бара.

26.01.2016
26нчы гыйнвар көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары Югары Ослан районы мәктәпләрендә хезмәт итүче укытучылар спартакиадасында катнашты. Педагоглар Югары Ослан урта мәктәбендә дартс, шахмат ярышы,”Күңелле эстафета” кебек ярышларда көч сынашты. Ярышлар нәтиҗәсе буенча башлангыч сыйныфлар укытучысы Мария Титкова хатын-кызлар арасында икенче урынны, шулай ук башлангычларны укытучы Наталья Нурмухаметова шахмат уененда беренче урын яулады. Педагоглар фикеренчә, мондый чаралар укытучыларның командада эшләү рухын арттыра, кәефне күтәрә, һәм, әлбәттә, кеше организмына  физик чыныгу бирә.

25.01.2016
Татартстан республикасы педагоглары  Профсоюзының Беренче сессиясе
22-24нче гыйнвар көннәрендә Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Лилия Морозенкова Татарстан республикасы педагогларының Һөнәри берләшмәсенең Iнчесессиясендә катнашты. Беренче сессиянең максаты: белем бирү оешмаларында хезмәт итүче  яшь педагогларны берләштерү, аларның шәхси һәм һөнәри сыйфатлылыгын үстерү, гражданлык активлыгын арттыру һәм  үзара аралашып,тәҗрибә уртаклашу. Сессиянең эшчәнлеге дәверендә педагогларның  актив яшьләре белән  “түгәрәк өстәл” артында  бүгенге көндә мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышынды, тренинглар оештырылды.

20.01.2016
«Кеше газаплары эпопеясы»
Введенка Бистәсе авылы китапханәсендә Ленингарад шәһәренең блокададан чыгу көненә багышланган «Кеше газаплары эпопеясы» дип аталган китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә китапханә фондындагы Бөек Ватан сугыш еллары турында, блокада көннәрендә Ленинград шәһәрендә яшәгән кешеләр кичергән газаплар  турында китаплар, журналлар куелган. Укучыларның  Мәдәни көндәлеге белән эшләү рамкаларында 20нче гыйнвар көнне китапханәче Елена Суханова Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенең  1-5 нче сыйныф укучылары белән Бөек Ватан сугышы елларында  872 көн блокадада булган Ленинград шәһәрендә яшәүче кешеләргә багышланган хәтер сәгате оештырды. Китап сөючеләр игътибарына  Елена Анатольевна болкадада калган Ленингард  шәһәре турында презентация тәкъдим итте. Үзенең бөтен якыннарын югалткан Таня исемле кыз турында хикәя бер баланы да битараф калдырмады.Хәтер сәгатен укучылар   Ленинград  шәһәре  блокадада булган көннәрдә һәлак булучыларның  батырлыгы   хөрмәтенә аягүрә басып бер минут  тынлык белән тәмамлады. Сугыш  елларында  совет солдатларының, ленинградчыларның   Ватаныбыз  азатлыгы  өчен күрсәткән батырлыклары, түземлелеге  бөтен кешелек хәтерендә   еллар үтү белән дә  җуелмас үрнәк.

20.01.2016
Күңелле бәйге.
20нче гыйнвар көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары коллективы Югары Ослан муниципаль  районының Куралово, Яр буе Морквашы һәм Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә эшләүче хезмәттәшләре белән “Тапкырлар һәм зирәкләр клубы” бәйгесендә очрашты. Туризмга  25 яшь тулу уңаеннан оештырылган, Югары Ослан районының барлык  мәктәпләрендә хезмәт иткән укытучылар коллективы командалары зоналарга бүленеп ярышкан бу очрашу   экологик темага багышланган иде.Барлык бәйгеләрдә көч сынашып,  Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары командасы “Сабантуй” җыелган баллар буенча икенче урынга чыкты.Команданы әйдәп баручы капитан – математика һәм информатика укытучысы Марат Нуруллин. Афәрин, педагоглар!

19.01.2016
Олы бәйрәм белән!
19нчы гыйнвар  -  Крещение  - христиан динендәге халык  йоласы буенча олы бәйрәм. Бу бәйрәмнең иң төп йолаларыннан берсе – бәкедә коенып кылган гөнаһлардан арыну йоласы. Введенка Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Морозов үтенече буенча,  мәктәп укытучылары бәйрәм кунакларына кайнар чәй оештырды. Введенка Бистәсе тирәсендәге авыллардан гына түгел,  бәйрәмгә  Республиканың төрле почмакларыннан килгән барлык кунаклар җирле халыкның,  укытучыларның  шундый  ярдәмчеллегеннән, кунакчыллыгыннан  канәгать  булып китте.

19.01.2016
Мәктәп укучылары өчен иң яхшы 100 фильм.
19нчы гыйнвар көнне Введенка бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар коллективы  дәресләрдән соң   бергәләп  “Мәктәп укучылары өчен иң яхшы 100 фильм” исемлегенә кергән  “Мой друг, Колька” кинофильмын карады.Бу чара  Россия Федерациясе   фән һәм мәгариф министрлыгының мәдәният министрлыгы белән берлектә укучыларга гражданлык  һәм патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелеп  расланган  “Мәктәп укучылары өчен иң яхшы 100 фильм”  күрсәтү максатыннан оештырылды. “Минем дустым Колька» -  совет чорында  яшәгән  мәктәп укучылары дуслыгы турында,  1960нче еллардагы иң популяр фильмнарның берсе.Яшь актерларның рольләрне оста башкаруы, фильмның сюжеты, анда яктыртылган проблемалар, укучылар арасындагы дуслык мөнәсәбәте, “чын дуслык”  кебек төшенчәләр кино караучыларга бик нык  тәэсир ясады.

18.01.2016
Презентацияләр бәйгесендә.
18нче гыйнвар көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6нчы сыйныфы укучысы Нурмухаметова Алинә  читтән торып,  республика күләмендә оештырылган “Туган ил өчен!  Яхшылык һәм гаделлек  өчен!”  дип аталган презентацияләр бәйгесендә  катнашты. Бу бәйге “Чиксез балалык” дип аталган  халыкара   фестиваль рамкасында,  балалар  оешмаларының эшчәнлеген пропагандалау, балаларның  иҗади хезмәткә, эшлеклелеккә  ихтыяҗын күрсәтү максатыннан үткәрелә.  Алия  мәктәпнең  "Бердәмлек” дип аталган  укучылар  оешмасы эшчәнлеген яктырткан презентация әзерләгән. Хезмәтнең җитәкчесе – мәктәп укучыларының дәресләрдән соң ялын оештыручы  Әлфия Бегомутдинова.  

18.01.2016
«Дөрес туклану турында сөйләшү”
18нче гыйнвар көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4нче сыйныф  укучылары «Дөрес туклану турында сөйләшү” дип аталган  берләштерелгән сыйныф сәгатендә булды. Оештыручысы: башлангыч сыйныфлар укытучысы Анна Ширяева. Укучылар дөрес туклану турында  сөйләште, А,В,С,Д,Е витаминнары турында яңа мәгълүматлар белән таныштылар. Укытучы тәкъдим иткән презентация ярдәмендә кайсы ашамлыкларның организмга зыян китерүләре, ә кайсылыр файдалы булулары  турында белделәр: хот-дог,чипсы, гамбургер, газландырылган эчемлекләрне кулланырга ярамый. Ә менә эремчек, яшелчәләр, җиләк-җимешләрне һәр көн  ашасаң, сәламәт булып үсәсең. Укучылар туклану турында кроссвродлар, табышмаклар да чиште һәм сыйныф сәгатен  файдалы  нәтиҗә ясап тәмамладылар: сәламәт булу өчен дөрес тукланырга кирәк.

14.01.2016
Спорт – начар гадәтләргә яхшы алмаш.
14нче гыйнвар көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә  “Спорт – начар гадәтләргә иң яхшы алмаш” дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе  рамкаларында видео төшерүләр оештырылды. Чараның максаты: мәктәп укучыларын, авыл яшьләрен  спорт белән даими шөгыльләндереп  сәламәт яшәү рәвешенә күнектерү.Акциядә оештыручы Әлфия Бегомутдинова  физкультура укытучысы  Рамис Миначев, математика укытучысы Марат Нуруллин җитәкчелегендә мәктәпнең барлык укучылары катнашты.Укучыларга спорт белән шөгыльләнер өчен барлык шартлар да тудырылган: мәктәпнең  бөтен уңайлыклары булган спорт залы, мәктәп ишегалдында универсаль спорт мәйданчыгы да бар. Укучылар аеруча футбол уйнарга , дзюдо түгәрәгендә шөгыльләнергә яраталар.Үз-үзләренең спорт белән шөгыльләнү мизгелләрен видеода карау да укучыларга ошады.

14.01.2016
14 нче гыйнвар көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5-8нче  сыйныф  укучылары ”Дөрес туклану турында сөйләшү” дип исемләнгән әңгәмә - дәрестә булды. Оештыручысы – инглиз теле укытучысы Әлфия Бегомутдинова. Чараның максаты: укучыларның дөрес туклану һәм дөрес туклануның кеше сәламәтлегенә йогынтысы турындагы белемнәрен гомумиләштерү , яңа мәгълүматлар белән  баету.Укучылар “рацион”, “аксым”, “углеводлар”, “майлар” кебек  төшенчәләрнең нәрсә аңлатуын белде,  кеше сәламәтлегенең дөрес туклануга бәйле булуы, ризыкларны төрләндерү һәм дөрес туклану кагыйдәләре турында әңгәмәдә катнаштылар. Әңгәмә-дәрес  “Сәламәтлек һәм дөрес туклану” дип аталган викторина белән тәмамланды.

12.01.2016
Уку елының өченче чиреге башланды. 12нче гыйнвар көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары киңәшмәгә җыелды. Мәктәп директоры Лилия Морозенкова өченче чирекнең тәрбия эшләре планы белән таныштырды. Аеруча  игътибарны “Мәктәп укучылары өчен иң яхшы 100 фильм” исемлегенә юнәлтте, аларны тәрбияви максаттан файдалану буенча методик киңәшләр  белән таныштырып,  уку фәннәрен үзләштерүдә  дә  кулланырга  тәкъдим итте. Бу фильмнар укучыларга гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләүдә, балаларның әхлакый, рухи һәм зәвыклылык  үсешендә  кулланырлык  уңайлы әсбап  булып тора.

08.01.2016
Дәүләт имтиханнарына  әзерләнәләр.
Кышкы каникул көннәрендә дә мәктәпләрнең   чыгарылыш сыйныф укучылары  имтиханнарга хәзерлекне туктатмый. Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенең тугызынчы сыйныфында укучы Зарипов Искәндәр дә каникул көннәрендә укытучылар җитәкчелегендә  эшен дәвам итә. Быелгы уку елы  аның өчен бик җаваплы  – биш фәннән дәүләт итиханнарын тапшырасы ел: математика, рус теле, татар теле, биология һәм җәмгыять белеменнән сынаулар үтәсе ел. Уку елының дүрт ае сизелмичә дә үтеп китте, димәк, вакыт аз калып бара. Чыгарылыш имтиханнарын тапшыручы укучыларга уңышлар юлдаш булсын!

06.01.2016        
Район Башлыгы чыршысы бәйрәмендә.
6нчы гыйнвар көнне Югары Ослан районының мәдәният йортында район мәктәпләренең иң актив һәм сәләтле укучылары өчен район Башлыгының Чыршы бәйрәме булды.Бәйрәмдә  Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 6нчы сыйныфы укучысы Алия Нурмухаметова  да катнашты. Бәйрәмдә укучыларны Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Марат Зиатдинов Яңа 2016нчы ел белән котлады. Бәйрәм программасында Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында җыр-биюләр, һәм, әлбәттә әкияти персонажлар оештырган  күңелле уеннар булды.Рәхәтләнеп күңел ачкан балалар бу бәйрәмне күңелләрендә озак саклар, чөнки кунакка килгән һәр бала игътибар үзәгендә булды, Кыш бабайның тәмле күчтәнәчләрен дә алды һәм укучылар истәлеккә бергәләр фотога да төштеләр.

02.01.2016
Чаңгы десанты
Яңа 2016нчы елның 2нче гыйнвары көнне  Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары “Чаңгы десанты” дип аталган ярышта катнашты. Оештыручысы: башлангыч сыйныфлар укытучысы спортка гашыйк  укытучы Мария Титкова. Ун кешелек спорт сөюче укучылар командасы Зөя елгасы  буйлап Макарьев монастыреннән алып Тау чаңгысы спорт комплексына кадәр шуды.  Һәр укучы ярыш җиңүчесе булмаса да, тирә-яктагы гүзәл табигать күренешенә тап булды, балалар  үзләренең  барлык төр мускулларына яхшы физик күнегү  алды. Ике сәгать вакыт бик тиз узды, барысы да чаңгыда узышуга багышланган бу походтан бик зур канәгатьлек алды. Спорт сөючеләр  бу искиткеч күңелле    походны оештыручы  укытучы Мария Титковага эчкерсез рәхмәтләрен белдерде.

Соңгы яңарту: 2017 елның 9 гыйнвары, 09:10

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International