Яналыклар 2016

22.12.2016
22 нче декабрьдә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме алдыннан Мәдәният һәм Ял паркында “Чемпион” каршында Яңа ел чыршысын кую һәм бизәү эшләре башланды.Урамнардагы кар көртләре вакытында чистартылып бара.
Шулай ук “Чиста Авылым”  оешмасы да  урамнарны ,юлларны( Киров, Студенец) кардан чистарту эшендә 2 техника белән  катнаша.

21.12.2016
21 нче декабрьдә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме алдыннан районның  үзәк мәйданында яңа ел алды ярминкәсе  булды. Бәйрәм өстәленә  киң ассортиментта  азык- төлек   товарлары  һәм бизәү өчен  чыршылар тәкъдим ителде.
Барыгызны да якынлашып килүче ЯҢА ЕЛ белән котлыйбыз.Сәламәтлек, җан җылысы, өйләребезгә иминлек -муллык, алдагы көннәргә зур өметләр   һәм күтәренке бәйрәмчә кәеф  телибез.

20.12.2016
ГИБДД   инспекторы белән очрашу.
20 декабрь көнне, 1б сыйныф укучыларына ГИБДД   инспекторы Аксенова Н.М.юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклау буенча профилактик әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында Надежда Михайловна юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде.Укучылар    инспекторның сорауларына җавап бирделәр, үзләре дә аңа сораулар яудырдылар.Әңгәмә ахырында укучыларга бүләкләр тараттылар.Балалар очрашудан бик канәгать булып калдылар.

15.12.2016
Бүген, 15 нче декабрьдә  Югары Ослан авыл җирлеге   хезмәткәрләре  Яңа елга әзерлек эшләрен башлап җибәрде. Районның үзәк урамында(Чехов) бәйрәм  баннерын урнаштырдылар.

15.12.2016
Экологик акция: “Бездә кышлаучы кошларга ярдәм ит!”
Салкыннар җитү белән, ел саен безнең мәктәп укучылары  “Бездә кышлаучы кошларга ярдәм ит!” экологик акциясенә кушылалар. Бу эшкә укучылар гына түгел, 1 «А» и 2 «б» классының әти-әниләре, әби-бабайлары да сыйныф җитәкчеләре Маткина Н.Л. һәм Ракова С.Н .белән берлектә җимлекләр ясап элделәр.

14.12.2016
14нче декабрьдә  Автодорожная урамында  күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгате буенча Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы В.Раков эшлекле киңәшмә үткәрде.Киңәшмәдә район башкарма комитеты  җитәкчесе урынбасары  Р.Монасыйпов, “Энергосбыт” җитәкчесе  А.Шарафутдинов,җәмәгать советы рәисе Р.Халиков  һәм бу йорттан вәкил Г.Фирсова катнашты. Фатир хуҗаларына  өстәмә түләүләрнең тәртибе, 2017 нче елда булачак ремонт  турында  аңлатылды.

13.12.2016
13 нче декабрьдә  Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы В. Раков җәмәгать советы рәисе   Р. Халиков һәм И.Сөнгатуллин белән  берлектә чираттагы гражданнарны кабул итү көне оештырды. Автодорожная урамы 2нче йортта яшәүчеләргә торак мәсьәләсе буенча, район үзәге урамнарын кичке якта яктырту һәм башка сораулар каралды,аларга канәгатьләнерлек җаваплар бирелде.
Мәдәният һәм ял паркында Яңа ел чыршысын урнаштыру  өчен мәйданчык әзерләү , район үзәге урамнарын  гирляндалар белән бәйрәмчә бизәү  эшләре бара .Шулай ук  боздан төрле фигуралар,  чана-чаңгы шуар өчен балаларга тау ясыйлар.Бу эшләрне башкару өчен  3 техника кулланылды.

10.12.2016
10 нчы ноябрьдә  район башлыгы М.Г. Зиатдинов ,авыл җирлеге башлыгы В.Раков, Т.Васильева, Р.Троицкая һәм якыннары сугыш  һәм тыл ветераны  Подмаскова З.А. ны 90 еллык юбилее белән котладылар.
Зоя Алексеевна Куйбышев  районы Өч күл авылында  туа,  Казанда дары заводында, Печиида балалар бакчасында ,аннары икмәк комбинатында  эшли.  Ул  сугыш  һәм тыныч тормыштагы хезмәте өчен  медальләр һәм мактау  кәгазьләре белән бүләкләнә.Бүген ул 2баласы, 4 оныгы  5 оныкчыгының кайгыртуын тоеп гомер итә.Юбилярга Рәсәй Президенты исеменнән котлау хаты тапшырылды ,җылы сүзләр әйтелде.

08.12.2016
“Сәламәт йөгерү” акциясе.
7 декабрь көнне  Югары Ослан мәктәбенең SMS-отряды “Сәламәт йөгерү” акциясе үткәрде. Укучылар сәламәт көнкүрешне, сәламәт яшәү рәвешен пропагандаладылар. Үзләре белән “Без сәламәт яшәү өчен”,”Без зарарлы гадәтләргә каршы”, “Спорт белән шөгыльләнегез”дигән лозунглар алып чыктылар.Авылдашларны да шушы башлангычка чакырдылар һәм ахырыда флеш-моб биеделәр.

08.12.2016
Чыгарылыш сыйныф укучылары сочинение яздылар.
Бүген Югары Ослан  мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары йомгаклау  сочинениесен  яздылар.Бу процедура БДИ тапшыруга хокук бирә. Укучыларга биш тема тәгъдим ителде. Сочинение өчен укучылар "Зачет"  яисә "незачет" бигесе алырга мөмкин. Соңгы билгене алган укучы киләсе елга 1 февральдә яки 3 майда яңадан язарга тиеш. Имтихан 3сәгать55минут барды. Сочинениене алдан билгеләнгән комиссия тикшерәчәк.

08.12.2016
1-4 классларга коррупциягә каршы лекция.
7 декабрь көнне Югары Ослан мәктәбенә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма  комитетыннан  Поддубова О.Е килде. Ул башлангыч сыйныфы укучыларына нәрсә ул коррупция . гадел булу ул нәрсә дигән сүз дигән төшенчәләрне аңлатты. Ул ахырыда укучыларга гыйбрәтле әкият сөйләде.

07.12.2016
7 нче ноябрьдә  Югары Ослан авыл җирлеге  хезмәткәрләре  “Тыл хезмәткәрләре скверы”, “Каһарманнар паркы”н ,шулай ук җәяүлеләр юлын, иске зират территориясен кардан чистартты .ООО”Чиста Авылым” подряд оешмасы   да  район үзәгендә, Киров бистәсендә һәм Студенец авылында һава торышы бозылу сәбәпле эшләрен туктатмый.

07.12.2016
5 нче ноябрьдә  Ю.Ослан авыл җирлеге башлыгы В.Раков чираттагы гражданнарны кабул итү көнен үткәрде. Авыл халкы үзен борчыган сораулар-  кар ,ТБО чыгару,  урамнарны яктырту- белән мөрәҗәгать итте.Җаваплар канәгатьләнерлек.                     
Шул ук көнне җәмәгать советы активының  җылешы булды.

05.12.2016
3-4 нче ноябрь ял көннәрендә Югары ослан авыл җирлеге хезмәткәрләре  Киров бистәсендә,Студенец авылында һәм  район үзәгендә транспорт һәм җәяүлеләр юлын  кардан чистартып,тәртикә китерделәр.

30.11.2016
30 нчы сентябрьдә  Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы  В.Раков  җәмәгать советы рәисе Р.Халиков , җәмәгать советы әгъзасы  Л.Кузнецова һәм ветераннар советы рәисе  Р.Троицкая белән берлектә Ю.Ослан районы мәдәният  учаклары эшен бәяләү  буенча җәмәгать советы  утырышы үткәрелде.

29.11.2016
29 нчы сентябрьдә  Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы 3 нче сайлау округы депутаты В.Раков  чираттагы гражданнарны кабул итү көнен үткәрде.Бу юлы җәмәгать советы рәисе Р.Халиков һәм җәмәгать советы әгъзасы М. Шәйдуллина  катнашты.Авыл халкы Киров  бистәсе Үзәк урамда су буенча  түләү бурычлары,төрле документларны  дөрес  тутыру һәм  юллар торышы турындагы сорауларга  төгәл  канәгатләнерлек җаваплар алды.

28.11.2016
Географик диктант.
Бүген 8-9 сыйныфлар катнашында« Здесь все мое, и я отсюда родом» дигән темага географик диктант булып үтте. Бу чараны үткәрүнең максаты укучыларда туган якны ярату хисләре һәм “Үзеңнең кечкенә Ватаныңа” горурлык хисләре тәрбияләү. Аларга без яшәгән якның матур җирләрен, истәлекле урыннарын һәм табигать һәйкәлләрен күрсәтергә кирәк булды.

28.11.2016
Ватан тарихы буенча тест үткәрү.
Укучылар һәм укытучылар һәр ел саен үткәрелә торган “Һәр көн саен Россия белән горурланам!” дигән акциягә кушылып Ватан тарихы буенча тест биремнәрен эшләделәр. Бу чарада 9-11 сыйныф укучылары актив катнашты. Барлыгы он- лайн мәйданчыкта тест биремнәрен 50 укучы чиште. Чараның җитәкчеләре - информатизация буенча директор урынбасары Закирова Г.Р. һәм тарих, җәмгыять белеме укытучысы Хуртина С.В. 40 сорау иде, аларны чишәр өчен тарихтан  эрудиция һәм кругозор кирәк иде.

25.11.2016
Танк училищесына экскурсия.
Безнең мәктәпнең 7-10 сыйныф укучылары Казан югары танк училищесында экскурсиядә булдылар.Балалар училище музеенда экскурсия  вакытында аның тарихы һәм училищены бетергән Бөек Ватан сугышы геройлары белән таныштылар. Аннан соң укучылар хәрби бурыч,ничек курсант булырга дигән сорауларга җаваплар алдылар. Курсантларның казармаларында булдылар. Иң кызыгы шул булды: 4 курс курсантлары укучыларга хәрби техниканы күрсәттеләр. Теләүчеләр бу көчле машиналарны карау гына түгел, эченә дә кереп утырып карадылар.Алар соңгы модельле танклар белән дә таныштылар.

24.11.2016
Экологик дәрес.
Бүген Югары Ослан мәктәбендә география һәм биология укытучысы  Ревуцкая Л.М. укучыларга глобаль җылыну һәм аның сәбәпләре турында сөйләде. Шулай ук укучыларга үзеңнең  һәм тирә-юньдәге кешеләрнең сәламәтлеген саклауның әһәмиятен аңлатты.

22.11.2016
22 нче ноябрьдә  Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы Л.Хөсәенов чираттагы гражданнарны кабул итү көнен үткәрде.Бу юлы  җәмәгать советы рәисе Р.Халиков,Н.Карасева  һәм  район советы депутаты Н.Бурдин катнашты.Авыл халкы коммуналь түләүләр буенча бурычлар,кышкы  машина  ,җәяүле юлларына  тозлы ком катнашмасы сибү , җир кишәрлекләре алу һәм чикләрен дөрес билгеләү турындагы сораулар белән мөрәҗәгать  иттеләр. Бер сорау да җавапсыз калмады.

21.11.2016
17 нче ноябрьдә Бөек Ватан сугышы ветераны П.Ф.Заворохинаны  90 еллык юбилее белән район башлыгы М.Г.Зиатдинов, авыл җирлеге башкарма комитетыннан  Л.Хөсәенов,социаль яклау бүлегеннән Т.Васильева,ветераннар советы рәисе Р.Троицкая һәм якыннары  котлады.
П.Ф. Заворохина  Ломовка авылында туып, Куралово умартачылыгында 15 ел ,  аннары икмәк заводында эшләп ,лаеклы ялга чыга. Иң зур байлыгы-2 баласы,5оныгы, 6 оныкасы .Юбилярга  сәламәтлек ,озын гомер теләп,  истәлекле бүләкләр, Рәсәй Президенты исеменнән отрытка тапшырылды.
Юбилярга ист

фоторепортаж

17.11.2016
Юл  хәрәкәтләрендә һәлак булучыларны  искә алу көне якынлашу уңае белән Югары Ослан мәктәбенең  ЮИД отряды членнары ГИБДД инспекторы Н.М. Аксенова белән берлектә  юл хәрәкәтенең куркынычсызлык кагыйдәләрен пропагандаладылар.Укучылар үзәк мәйданда машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне  юлларда сак йөрергә өндәделәр,куркынычсызлык кагыйдәләрен туплаган белешмәләр тараттылар. Ышанып калабыз, бу чаралардан соң безнең юлларда  авариялар, юл кагыйдәләрен бозулар азрак булыр.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

15.11.2016
15 нче ноябрьдә Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы В.Раков чираттагы гражданнарны кабул итү көнен үткәрде.Бу юлы ОАО”Иннполис сити”дан  Е.Данилов һәм җәмәгать советы рәисе Р.Халиков катнашты. Чиркәү әһелләре Владимир атакай һәм Лидия Гонцова  чиркәүне төзекләндерү эшендә тотылган чыгымнар турында сөйләде.Авыл халкы кече “Иделкәй” бизнес, мәдәни багланышлар(Иннополис һәм“Иделкәй”арасында) һәм башка проблемалар  турында фикерләште. Бер сорау да җавапсыз калмады.
Югары Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты  хезмәткәрләре  Пушкин, Садовая,Раскольников урамындагы чокырлардан   30 куб.м чүп-чар чыгарды.
Хөрмәтле Югары Ослан халкы! Үтенеп сорыйбыз: зинһар тирә- ягыгызны   пычратмагыз,чүп-чарны махсус контейнерларга гына салыгыз.

16.11.2016
Мәктәп музееның эшчәнлеге.
Мәктәпнең тарихи  музее экскурсияләр үткәрүне дәвам итә. «Притяжение» исемендәге клуб членнары үзләренең җитәкчесе  Хуртиной С.В. белән берлектә укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып музейның экскурсия үткәрү планын төзеделәр. Беренче класслар өчен Белоглазова Софья  һәм Мишкарева Яна –7 класс укучылары  Югары Осланда яшәгән крестьян хуҗалыклары турында сөйләделәр. 1 сыйныф җитәкчесе Маткина Н.Л. музейга шәл бүләк итте.

16.11.2016
Татар теленнән БРТга әзерләнү дәвам итә
15 нче ноябрь көнне Югары Ослан урта мәктәбендә татар теленнән  9 нчы сыйныф укучылары тест биремнәре(пробный) яздылар. Укучыларга 8 вариантта биремнәр бирелде. Бу чара барлык таләпләргә туры китереп башкарылды.Сыйныфта булган 25 укучы да тест биремнәрен язды. Бу эш әле соңгысы түгел, декабрь аенда тагын булыр дип планлаштырыла.

12.11.2016
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары.
Югары Ослан мәктәбе базасында  тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары булды. “Мәгариф бүлегеннән” Ф.И.Мусина катнашты. Ул терроризм , коррупциягә каршы документларны һәм планнарны яңартырга кушты. А.В.Ермакеева  якын арда тапшырылырга тиешле документларның исемлеге белән таныштырды. Н.Г.Биктагирова  һәм  В.А.Евстифеева булачак конкурслар турында сөйләделәр.

12.11.2016
Ательедан килгән вәкильләр
Югары Ослан мәктәбенә «Успех +», «Ирэн», «Бросско» ательеларыннан вәкильләр килде. Бу фирмалар мәктәп формалары, спорт киемнәре тегү белән шөгыльләнәләр. Кунаклар үзләренең ассортиментын, размерларын, бәяләрен күрсәттеләр. Шулай ук аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә скидкалар булуын да искәртеп үттеләр. 

12.11.2016
2,5 сыйныфта Бөтенроссия тикшерү эшләре.
Югары Ослан мәктәбенең 2,5 сыйныф укучылары  рус теленнән  Бөтенроссия тикшерү эшләрендә катнаштылр.   2 сыйныф укучылары җиде биремнән торган эшне башкардылар. Анда контроль күчереп язу, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру буенча берничә бирем, сүзләрне иҗекләргә бүлү, җөмләләр төзү, сүзләрне  алфавит тәртибендә язу.  5 сыйныфларга төшеп калган хәрефләрне куеп контроль күчереп язу, тыныш билгеләрен кую, сүз төркемнәрен билгеләү, сүзләрне морфемаларга бүлү, җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү кебек биремнәр бирелгән иде. Эш нәтиҗәләре укучының белемен күрсәтәчәк һәм укытучыга булган пробелларны бетерергә ярдәм итәчәк.

09.11.2016
8 нче ноябрь.  Гадәттәгечә, һәр сишәмбедә гражданнарны кабул итү оештырылды . Бу юлы  В.Раков,Р.Халиков һәм “Салихҗан” мәчете имам-хатыйбы Гали хәзрәт   сорауларга төпле җаваплар бирде: ирләр хорын төзү, юллар һәм тормыш-көнкүреш проблемалары каралды.

09.11.2016
9нчы ноябрьдә  авыл советы җирлеге башкарма комитеты ның административ комиссиясе үзәк мәйданданда сату итүче эшмәкәрләргә  “ Югары Осланның үзәк мәйданында  сату  белән шөгыльләнү каралмаган” дигән белешмә таратты

07.11.2016
7.11.2016.Һава торышы  шартлары үзгәреп торганга”Чиста Авылым” оешмасы район үзәгендә  кышкы юлларны , Югары Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты  хезмәткәрләре” Каһарманнар паркы”н, ”Тыл хезмәткәрләре скверы”н чистарта, җәяүлеләр юлына  тозлы ком  катнашмасы сибә.

01.11.2016
Кәбестә тозлау.
Көз – кәбестә тозлау вакыты. Олы Мәми урта мәктәбе коллективы ел саен, күтәренке кәеф белән кәбестә турыйлар...  
Тозлы кәбестә... Аны кем генә татып карамаган!бүгенге көннәрдә дә ул безнең рационнарда.
Анда иң фйдалы С витамины күп. Кәбестәне дөрес итеп тозлаган очракларда С витамины анда озак вакытлар саклана.

26.10.2016
11 сыйныф укучылары химия технологияләре юнәлешендә югары белем бирү үзәкләренең берсе белән танышу бәхетенә иреште. Балаларны КНИТУ институтлары белән таныштырдылар. Укучылар алында чыгыш ясаган мөгалимнәр уку турында гына түгел, укудан тыш эш хакында да әйтеп уздылар.. Чара бик кызыклы узды.

26.10.2016
Татар телен өйрәнү максатыннан Югары Ослан урта мәктәбенең мөгалимнәре "АНА ТЕЛЕ" исемле сайтта он-лайн рәвештә тырышып укыйлар. бөтен курс 9 баскычтан тора. Һәрбер баскыч 8 тематик б\лектән тора. Һәр бүлектә дүрт дәрес: алар сөйләмне, язуны, грамматиканы, сүзләрне белүне шомартырга юнәлтелгән.

25.10.2016
Ю.Ослан район башлыгы М.Зиатдинов ,авыл  җирлеге башлыгы В.Раков һәм депутат С.Плеханов  гражданнарны кабул итте. Җир биләмәләре бүлеп бирү, торак  мәсьәләләре, ОДН буенча сорауларга  төпле җаваплар  бирелде.

25.10.2016
Район башлыгы М.Зиатдинов ,авыл  җирлеге башлыгы В.Раков һәм ветераннар  советы  рәисе  Г.Дудкова   90 яшьлек А.Л.Иванованы  котладылар. Юбилярның туган җире-Георгиевский бистәсе,ә үзе  Соболевское авылы янындагы  Смычкада яшәде. Куралово совхозында эшләде. Бүгенге көндә кызы һәм аның балалары тәрбиясендә. А.Л.Ивановага юбилей хөрмәтенә В.В. Путиннан открытка,истәлекле бүләкләр тапшырылды. Котлаучылар сәламәтлек теләп,җылы теләкләрен ирештерде.

фоторепортаж

24.10.2016
Көзге-кышкы чорга әзерлек буенча Ю.Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре   Приволжская урамында чистарту эшләрен башкара:агачларны кисәләр, үләннәрне чабалар,шулай ук  юлга вак таш җәяләр.Киров бистәсендә Үзәк һәм Мәктәп урамнарында да  юл төзекләндерү эшләре бара. Бу эштә 2 техника файдаланылды.

20.10.2016
Гражданнар мөрәҗәгате  буенча Ю.Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты хемәткәрләре  Приволжская урамында  юл төзәтү, юл буйларын вак таш белән түшәү эшләрен башлады.80 тонна вак таш кулланылды. 3 техника эшли. Шулай ук Колхоз урамында  да юл төзекләндерү эшләренең планы төзелде.

18.10.2016
Бүген  18 нче октябрьдә  Ю.Ослан авыл җирлеге бинасында чираттагы гражданнарны кабул итү оештырылды.В.Раков, Р.Халиков, Р.Ахметшин, С.Бочков сорауларга җавап бирде.Сорауларның күпчелеге ,гадәттәгечә, торак  мәсьәләсе, төзелеш өчен җир бүлеп бирү, зур габаритлы чүп-чарны чыгару  турында иде.

18.10.2016
Бүген  18 нче октябрьдә  район юбилеена әзерлек кысаларында  Ю.Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты  хезмәткәрләре  Колхоз урамында  төзекләндерү эшләрен башкарды, контейнерлар урнаштыру  өчен урын әзерләде.Бу эштә ике техника эшләде.

  

15.10.2016
Бүген   15 нче октябрьдә  көзге-кышкы чорга әзерлек уңаеннан Ю.Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре ярдәмендә  район үзәге территориясеннән  200 куб.м. зур габаритлы  чүп калдыкларын  чыгарылды. Бу эштә 2 техника файдаланылды.

11.10.2016
10-11 октябрьдә Югары Ослан урта мәктәбенең укучылары һәм укытучылары Пушкиннарның торган җирләре - Болдина авылына барып кайттылар. Балалар Пушкинның музей-йортына барып, болдино чорына кагылган Пушкинның тормышы белән таныштылар. Музей янындагы 4 күлле паркта йөрделәр. Экскурсантлар шулай ук Болдинодан ерак булмаган Лҗвовка авылына да барып кайттылар. Анда Пушкинның улы - Александр Александрович йорты урнашкан.  Өйдә барсы да үзгәрешсез калган!

11.10.2016
6-8 октябрьдә РУА активистлары, Югары Ослан урта мәктәбенең 6,7 сыйныф укучылары Мишкарева Я. һәм  Кадырова Р. оештыручы мөгалим Калмыкова Е.В. белән бергә 2 нче республика РУА активистлары җыенына барып кайттылар.  Төп тема  мәгъләмат һәм аны тәкъдим итү чаралары дип билгеләнгән иде. Җыенда катнашучылар каршында Пронина Д.Г., Косопов П.С. һәм башкалар чыгыш ясады. Мөгалимнәр балалар белән бергә төрледән-төрле чараларда катнашты:  визит карточкасы, " Укытучы - безнең барлыгыбыз!" исемле композиция бәйгесендә. Көн учак янында гитара астына җыр белән тәмамлана идею Кышкы смена да шулай ук мавыктыргыч өәм кызык булыр дип ышанып калабыз!

07.10.2016
7 октябрь көнне "Пирамида" күңел ачу үзәгендә "Укытучылар көне" исемле республика бәйрәме узды. Район делегациясендә безнең директорыбыз - Борисова И.В. һәм тәрбия буенча директор урынбасары - Анохин С.Н. бар иде.  Мәҗелес барышында Ирина Васильевна безнең мәктәп иң яхшы мәктәпләр республика рейтингына кергәнгә, ә Сергей Николаевич "Өстәмә белем мөгалиме" республика бәйгесе лауреаты буларак бүләкләнде.

05.10.2016
Менә Югары Ослан укучыларының иң яраткан көне - үзидарәчелек көне килеп җитте. Ул елдагыча укытучылар көне алдыннан уздырылды. Иртә оештыру линейкасыннан башланды. Анда укучыларны яңа идарә һәм яңа укытучылар белән таныштырдылар. Аннары яңа коллектив эшкә кереште. Бу чара укучыларга да укытучыларга да бик ошады.

05.10.2016
Югары Ослан урта мәктәбенең 2 "а" сыйныфында "Тере табигать" исемле уен-викторина узды. Укучылар тере табигать турында белгәннәрен искә төшерделәр. Уен белгән җәнлекләрне, аларның тышкы кыяфәт үзенчәлекләрен искәртергә ярдәм итте. Һәрбер викторина җитезлек, тиз фикер йөртә алу сәләтен арттыра. Балалар командада эшләргә өйрәнде.  Викторинадан соң балалар тагын да табигатькә карата сакчыл булыр дип өметләнеп калабыз.

27.09.2016
"Саклык атнасы" кысаларында 27 сентябрь көнне 3 "а" сыйныф җитәкчесе Куклихина Т.С. юл кагыйдәләре буенча тематик әнгәмә уздырды. Кагыйдәләрне яхшырак истә калдырыр өчен балалар җәяү урам буйлап йөрделәр, тукталышта, юл киселешендә олылар үзләрен ничек тотканын күзәттеләр.  Бу сорау шулай ук ата-аналар җыелышында да күтәрелде.

26.09.2016
Ярминкә
24 нче сентябрь көнне "Казан" агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм эшләнмәләре ярминкәсе үтте. Ярминкәдә республиканың 38 районы катнашты. Безнең районны 9 мәктәп тәкъдим итте, шул исәптән Югары Ослан гимназиясе дә бу чарада актив катнашты. Татарстан Республикасының Мәгариф министры Фәттахов Э.Н. үзе ярминкә эшен бәяләде.


23.09.2016
Уңыш бәйрәме
Элек-электән төрле халыклар кыр эшләре тәмамлануга уңыш бәйрәмен бәйрәм иткәннәр. Татарларда бу бәйрәм "Сөмбелә" бәйрәме дип аталган. Шул бәйрәмне бүген Югары Ослан укучылары да бәйрәм иттеләр. 6"А" сыйныф укучылары укытучылар Хәйретдинова Г.Т. белән берлектә кунаклар - 3 "б" сыйныф укучылары, мөгалимнәр - Козина Е.Н., Корнильцева О.Б., Закирова Г.Р., Зиатдинова Р.М. өчен бәйрәм оештырдылар.  Башта балалар оялсалар да, бәйрәм бик күңелле узды. Кунакка килгән балалар бигрәктә ярышларны ошаттылар. Мөгалимнәргә, укучыларга бәйрәмгә килгәннәре өчен бик рәхмәтлебез!

22.09.2016
Ата-аналар җыелышы
21 нче сентябрь көнне Югары Ослан гимназиясендә  "2015-2016 нчы елның укыту-тәрбия эшләренә нәтиҗәләр. Вируслы авыруларга һәм грипка каршы профилактика" темасына ата-аналар җыелышы узды. Җыелышны Югары Ослан гимназиясе директоры Кәримов А.В. ачып җибәрде. Ул гимназиянең яңа уку елына әзерлеге турында, туклану, балаларнын укырга йөреше турында сөйләде.  Шулай ук җыелышка  педиатр Сәбитова Г.И. чакырылган иде. Ул һәр кешегә гриптан прививка чакырырга өндәде. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Карпова Н.Е. һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Жукова Н.А. чыгышлары үткән ел нәтиҗәләре турында барды. 1-8 сыйныфлар җыелышны үз классларында дәвам итте. 9-11 нче сыйныфлар алдында  районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Әхмәтова Ф.М. 2016-2017 нче елда булачак бердәм дәүләт имтиханнары  турында таныштырды. Чыгыш буенча ата-аналар тарафыннан күп сораулар бирелде.

21.09.2016
Туган көнең белән, балалар бакчасы!
Бүген 2016 елның 21 сентябрь көнендә Югары Осланның “Кояшкай” балалар бакчасында, бакчабызның ачылганына, 1-  еллыгына багышланган, бәйрәм үтте. Бәйрәм уңаеннан балалар өчен бик күңелле уен – тамаша оештырылды. Иң актив катнашучылар – зурлар төркеменә йөрүче тәрбияләнүчеләр булды. Бәйрәмебез уңышлы үтте һәм күңелләребезгә хуш

21.09.2016
20 нче сентябрьдә  Югары Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты  башлыгы В.Раков Р.Халиков һәм И.Румянов белән берлектә чираттагы гражданнар кабул итүне үткәрде.  Авыл халкы торак мәсьәләсе,җәяүлеләр юлы,Автодорожная урамында су  белән тәэмин итү һ.б. бик сораулар белән мөрәҗәгать итте. Барысына да канәгатьләнерлек җаваплар бирелде.

20.09.2016
Бүген Югары Ослан районының «Салават күпере»- балалар бакчасына Казан театры «Смеховоз», «Мушка исемле этнең могҗизалары»-дип аталган спектакле белән кунакка килде. Спектакль  балалар күңеленә хуш килде.

20.09.2016                                   
«Елмаюың белән бүлеш”
Югары Ослан районының “Салават күпере” балалар бакчасында игелек атналыгы үтә.  Тәрбияче апалар балалар белән игелек, яхшылык , кешелеклек турында сөйләшәләр, ярдәмчел булырга өндиләр.
    

20.09.2016
Югары Ослан районының «Салават күпере» балалар бакчасына йөрүче өлкән төркем балалары атна буе яхшылык, игелеклелек, ярдәмчелелек турында сөйләштеләр. Һәр көн балалар берберсенә хәерле иртә теләп, «Нәрсә соң ул-яхшылык?»-дип аталган презентация, Чебурашка белән крокодил Гена», «Цветик-семицветик»-  мультфильмнарын карадылар. Тәрбияче апалар яхшы эшләр, изге ниятләр,  шулай ук начар, ярамаган эшләр турында шигырләр, хикәяләр, әкиятләр сөйләделәр. Бүген балалар яхшы ниятләр генә башкарырга тырыштылар-чәчәкләргә сулар сиптеләр, уйный торган бүлмәне җыештырдылар. Кызлар, яраткан курчакларның күлмәкләрен юып алдылар. Балаларга «Яхшылык пирамидасы», «Бер, ике, өч- яхшылык кыл»-дип аталган уеннар бик тә ошады.

20.09.2016   
Бүген 20.09 Чехов урамында вандаллар кулыннан җәяүлеләр юлындагы яктырту  шарлары   ватылган.Хөрмәтле гражданнар! Югары Ослан авыл җирлеге милкенә сакчыл карарга чакырабыз.Беренче чиратта, яктырту шарлары бит сезнең иминлек өчен һәм район үзәген матурлау өчен куелган.Вандализм фактлары турында “Югары Ослан” эчке эшләр бүлегенә 02 яки 112 номеры буенча шалтыратыгыз
Авыл халкы соравы буенча Чехов урамында  ял итү өчен эскәмияләр куелды.Шулай  ук,районның 85 еллыгына әзерлек уңаеннан , бу датага багышлап район үзәгендә  баннерлар эленде.

18.09.2016
18нче сентябрьдә Югары Ослан авыл җирлеге территориясенең 8 сайлау участогында Дәүләт Думасына  сайлаулар булып узды. Сайлаучыларга рәхмәт белдерәбез.
 

15.09.2016
Бүген Югары Осланның үзәк мәйданында РДШ-ЮНИТЕС әгъзалары мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында  "Сәламәт бул! Елмай" исемле чара уздырды. Активистлар сәламшт тормышка әйдәгән лозуглар белән чыгыш ясадылар, биюле флэшмоб күрсәттеләр. Югары Осланлыларга искәртмә белән теш пастасы эләштеләр.

14.09.2016
“Кибет” уены өчен җимешләр
Бүген “Кояшкай нурлары” – зурлар төркеменең тәрбияләнүчеләре тәрбиячеләре Ольга Сутулова белән “Кибет” уены өчен җимешләр әвәләп ясадылар. Кибеттә төрле төстәге, зурлыктагы алмалар һәм грушалар барлыкка килделәр. Балалар бакчасында пластилиннан әвәләп ясау дәресләренә бик күп вакыт бирелә, чөнки бу дәресләр балаларның уйлау-фикерләүләрен, сөйләм сыйфатларын үстерә һәм вак моториканы яхшырта.

13.09.2016
Югары Ослан районының “Салават күпере” балалар бакчасының беренче төркем балалары янына бүген кунак булып-Көз килде. Көз балаларны кыярлар, помидорлар,кишер, пешкән бәрәңге белән сыйлады, һәр яшелчәләрне ашар алдынан юарга өндәде, яшелчәләрнең төсләре, формалары белән таныштырды.

 

13.09.2016
Югары Ослан районының “Салават күпере” балалар бачасына йөрүче урта төркем балалары өчен “ Ягымлылыгың белән бүлеш”- дип аталган занятие үткәрелде. Балалар дуслык, ягымлылык, яхшылык, изгелек турында сөйләштеләр

12.09.2016
Кибеткә бару  
Бүген “Сабыйлар-тазакайлар” иң кече “А” төркеменең балалары тәрбиячеләре Елена Аляева белән машинага утырып кондитер кибетенә тәмле-тәмле азыклар алырга дип киттеләр. Балалар үзләренә кәнфитләр, шоколадлар, пирожныйлар, тортлар һәм җимешләр сайлап алдылар. Кибеткә бару көне буена сабыйларның кәефен күтәрде!

09.09.2016
Бүген Югары Ослан районының «Салават күпере» балалар бакчасына   фортепиано бүләк иттеләр. Молгачёва Евгениягә, фортепианоны алып килергә ярдәм иткән әтиләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Балалар музыка җитәкчесе Ландыш Хафизова белән беррәттән ,рәхәтләнеп бүләк иткән музыка коралында җырлар, биюләр башкарырлар дип өметләнеп калабыз.

09.09.2016
Бүген 2 нче сыйныфта “Кеше характерының эш-гамәлләргә йогынтысы” темасына әңгәмә үтте. Балалар уеннарда, күнегүләрдә актив катнаштылар. Алар үзләрендә ихтыяр көчен үстерергә кирәклеген аңладылар. Ә әңгәмә ахырында әйләнә-тирәдәге кешеләргә гел яхшылык кына эшләргә кирәк  дигән нәтиҗәгә килделәр.

09.09.2016
Кама Тамагында зональ семинар
Югары Ослан гимназиясеннән делегация  Кама Тамагында «Формирование здоровьесберегающего пространства в общеобразовательной организации через повышение качества питания,профилактику деструктивных  форм поведения  обучающихся» темасына зональ семинар-практикумында катнашты. Семинарда белем бирү оешмалары директорлары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре катнашты. Чара пленар һәм гамәли бүлектән торды. Беренче бүлектә чыгышлар тыңланылса, икенче бүлектә мастер-класслар каралды.

08.09.2016
Янгын сүндерү бүлегенә экскурсия
Бүген Югары Ослан гимназиясенең 10нчы сыйныф укучылары ТИН дәресендә Югары Ослан районы 112нче номерлы янгын сүндерү бүлегендә булдылар. Укучылар янгын сүндерү дә ярдәм күрсәтә торган машиналар белән таныштылар. Экскурсияне янгын сүндерү бүлеге житәкчесе урынбасары Мухаметзянов А.З. үткәрде.

08.09.2016
“Салават купере” балалар бакчасында нәниләр төркеме балалары кубиклар белән  уйнарга яраталар. Алар биек башня, озын поезд , коймалар төзиләр.
 

08.09.2016
Бер минут тынлык
Бүген 10 нчы сыйныфта класс сәгатендә «Последствия террористических актов, совершенных террористами- смертниками на территории РФ».темасы буенча әңгәмә үтте. Гимназистлар 2000 елдан Рәссәй территориясендә 84 террор акты булганын белде. Нәтиҗәдә 1323 кеше үлә һәм 3276 кеше яралана. Сыйныф сәгате ахырында 10 нчы сыйныф укучылары һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

08.09.2016
Югары Ослан районының "Салават күпере" балалар бакчасы тәрбиячеләре, ата-аналар белән балалар иминлеге турында әңгәмәләр үткәрәләр. Балаларның сорауларына төгәл җавап бирергә, киңәшләр бирергә, иминлек турында сөйләшү- ата-ананың төп бурычы булып тора. Һәрбер ата-ана бала өчен үрнәк булырга тиеш.

07.09.2016
Истәлекле дата
Бүген Югары Ослан гимназиясенең 6 нчы сыйныф укучылары тарих дәресендә Бородино сугышы турында сөйләштеләр. Укучылар бу тема буенча чыгышлар әзерләгән иде. Шулай ук укытучы сугышка багышланган  тарихи эзләнүләр һәм тикшерүләр турында сөйләде.

07.09.2016
Көзге сезонга керү уңаеннан,Дальняя урамы, Западный микрорайон урамындагы №2 йорт тирәсе һәм “Магнит” кибетенә җәяүлеләр юлы вак таш белән капланды.

07.09.2016
Гражданнар мөрәҗәгате  буенча, Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты башлыгы урынбасары В.Раков “Югары Ослан” полиция бүлеге  хезмәткәре В.Платончев белән  очрашуда вандализм мәсьәләләре  каралды.(Чехов,Печище тракты  урамында җәяүлеләр юлындагы фонарьларны вату)
Хөрмәтле гражданнар! Вандализм очракларын булдырмаска һәм полиция бүлегенә хәбәр итүегезне  үтенәбез.

07.09.2016
Бүген Югары Ослан районының «Салават күпере» балалар бакчасының урта төркем балалары, йөк машиналарның төрләре белән таныштылар.Балалар фломастер ярдәме белән йөк машинасы рәсемен ясадылар.Рәсем ясау- бала психикасына уңай нәтиҗә ясый, ямансу уйларны оныттыра, күңелләрне күтәрә, әйләнә- тирәли мөһитне өйрәнергә ярдәм итә.

07.09.2016
Югары Ослан районының «Салават күпере» балалар бакчасының беренче төркем нәниләре янына өй хуҗасы кунакка килде. Тәрбияче апалары белән беррәттән балалар өстәлгә куелган дару, градусник, качы, энә, пычак, шырпы  турында сөйләштеләр, «Ярый-ярамый»-дип аталган уен уйнадылар.

07.09.2016
6 октябрь көнне Югары Ослан урта мәктәбендә фронтовик укытучыларга һәм аларның укучыларына багышланган Шөһрәт аллеясы тантаналы рәвештә ачылды.
"Тартым" клубы укучылары Хуртина С.В җитәкчелегендә һәрбер фронтовик укытучы белән таныштырды.
Мәктәп директоры Борисова И.В. һәм педагогик хезмәт ветераны Хуртина О.К.  һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар. Чара багышлап укучылар "Безнең унынчы десант батальоны" исемле быр башкардылар.

06.09.2016
Чыгарылыш иншага әзерлек
Бүген 11 нче сыйныф укучылары 2016-2017 нче елда үтәчәк рус теленнән БДИ үзгәрешләре һәм инша язу буенча тематик юнәлешләр белән таныштылар. Укучылар ФИПИ да прект документлары бастырылганын белделәр һәм алар 2017 елда үзгәртелмәячәк. Чыгарылыш сыйныф укучыларына тәкъдим ителәчәк темалар шактый киң мәгънәгә ия. Укучылар мәктәптә алган белемнәрен генә түгел, ә шәхес буларак үсешен дә күрсәтә алачак. Укытучы тарафыннан төпле кииңәшләр бирелде: теманы билгеләү, идеяне ачу һәм мисаллар китерү. Болар дөрес итеп иншаны язырга ярдәм итәчәк.

06.09.2016
Югары Ослан районының «Салават күпере» балалар бакчасының беренче төркем нәниләре , тәрбияче апалары белән беррәттән ,иминлек турында сөйләштеләр. Балаларга  таныш булмаган апалардан, абыйлардан уенчыклар, кәнфитләр, төрле әйберләр алырга ярамаганын кисәттеләр.

06.09.2016
06.09.Югары Ослан район  авыл җирлеге Башкарма комитеты башлыгы В.Раков , Р.Халиков , Н.Карасева һәм депутат Р.Әүһәдиев   чираттагы  гражданнар кабул итүне  оештырды.Авыл халкы  яктырту,  күперне  реконструкцияләү, урам юлларына  җәю өчен вак таш  кайтару өчен махсус техника булдыру  һ.б.шундый сораулар белән мөрәҗәгать итте.Алар сорауларына  төгәл җаваплар алды.Шулай ук   авыл җирлеген  төзекләндерү  кагыйдәләре дә аңлатылды.


05.09.2016
Йокыдан яхшы кәеф белән уяну-һәрбер кеше сәләмәтлеге өчен бик мөһим. Югары Ослан районының «Салават күпере» балалар бакчасында балалар көндезге йокыларыннан соң караватларыннан да төшмичә, гимнастик күнегүләр ясый башлыйлар, уянып җитәләр. Шул рәвешле балаларда психик һәм физик сәләмәтлек тәрбияләнә.

 
05.09.2016
Планлаштырылган эвакуация
5нче сентябрь көнне Югары Ослан гимназиясендә планлаштырылган эвакуация үтте. Гимназистлар һәм эшчеләр, барлык кагыйдәләрне дә үтәп, 2 минут эчендә гимназиядән чыктылар. ТИН укытучысы Бурдин Н.С.  чарага җентекле анализ ясады.

 
05.09.2016
Хәкимҗанов Л.С. белән очрашу
Бүген Югары Ослан гимназиясендә педагогик җыелышта Югары Ослан районы Башкарма комитет җитәкчесе Хәкимҗанов Л.С. булды. Ул гимназия коллективын 2016-2017 елда планлаштырылган эшләр белән таныштырды, һәм булачак сайлауларга барырга өндәде.

05.09.2016
“2016 нчы ел-  Татарстанда сусаклагычлар елы» программасын тормышка ашыру   уңаеннан Югары Ослан Башкарма комитеты хезмәткәрләре  Идел  ярын  тәртипкә китерү, Приволжская урамында куакларны   кисү эшләрен башкарды. Шулай ук Каһарманнар  паркында   газон үләнен чаптылар.

03.09.2016
Кичә ,  02 сентябрь көнне, Вячеслав Раков һәм   ПЧ-112  Эдуард Пестов белән берлектә Боевая ,Автодорожная урамнарындагы йорт тирәләрен тикшереп чыктылар. Шулай ук Вячеслав Раков,  Ленар Хусаинов һәм АО РПО «Таткоммунэнерго» җитәкчесе  Алмаз Аминовлардан торган комиссия, халык соравы буенча, Колхозная урамындагы  «Стадион» тирәсендәге ватылган юлны карарга бардылар.

03.09.2016
Кичә ,  02 сентябрь көнне,  Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре  киртә тоту, “Тыл хезмәтчәннәренең сквер “ында җәяүлеләр йөри торган юлларга вак таш җәю белән шөгыльләнделәр.


     
03.09.2016
Бүген, 3 сентябрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре  көзгә-кышка эзерләнү максатыннан, Киров авылы мәдәният йорты тирәсен  тәртипкә китерәләр, ремонт ясыйлар.

01.09.2016
Белем көне
Бүген, 1 сентябрь көнне, гимназия 20 нче тапкыр укучыларга, үзенең канат астына тагын 27 беренче сыйныфка баручыларны кабул итеп, ишекләрен ачты.
Тантаналы линейка мәктәп вальсы белән ачылды. Гимназиия директоры Алмаз Вәгыйз улы укучыларны яңа уку елы белән котлады һәм олимпиадада җиңүчеләрне, яхшы укучыларны грамоталар белән бүләкләде. Линейкага котлау сүзләре белән Югары Ослан районы җитәкчесе Зиатдинов М.Г. һәм “Дом школьников” директоры Биктагирова Н.Х. кунакка килгән иде.
Белем көненә багышланган бәйрәм матур һәм күңелле үтте.

фоторепортаж

01.09.2016
Бүген Югары Ослан районының «Салават күпере» балалар бакчасына йөрүче нәни һәм беренче төркем балалары өчен  белем көненә багышланган чара уздырылды.  
Чараның төп максаты итеп балаларның күңелләрен күтәрү, күмәкләшеп бергә уйнарга өйрәтү иде. Балалар рәхәтләнеп уеннарда катнаштылар, бииделәр, табышмаклар чиштеләр. Кичәгә әкият герое килү ,балалар күңеленә хуш килде!

01.09.2016
Бүген, Югары Ослан районының «Салават күпере» балалар бакчасының икенче, урта һәм өлкән төркем балалары өчен белем көненә багышланган чара уздырылды. Чараның төп максаты- балаларда дәүләт бәйрәмнәре турында белемнәрен арттыру,  чарага әзерләнү, актив катнашу иде. Чара, балалар бакчасының мөдире Ольга Александровна Лисина сүзләре белән башланып китте. Ул балаларга игьтибарлы, тәртипле, сау-сәләмәт булырга кушты. Балалар төрле чараларда катнаштылар, бииделәр, җырладылар, сорауларга җавап бирделәр. Чарага әкият геройлары килү балалар күңеленә хуш килде!

31.08.2016
Бүген,31 август көнне,  Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты эшчеләре Идел елгасы яры буендагы куаклыкларны кисү һәм чистарту белән шөгыльләнделәр.


29.08.2016
Мәнге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр.
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
Синдә генә безнең язмышыбыз,
Республикам минем, Татарстан!
Бүген “Салават күпере”  балалар бакчасында “Татарстан – минем туган ягым” дигән әнгәмәләр үткәрелде. Татарстан Республикасы –Россия дәүләтенең бер өлеше. Ул -  безнең туган җиребез. Һәр  дәүләтнең үз символлары бар. Алар –герб, флаг һәм гимн. Бүген балалар Татарстан гербы, флаг һәм гимн белән таныштылар.Күп кенә сорауларга җавап таптылар. Ни өчен Татарстан гимнны ике телдә башкарыла? Ни өчен  гимнны басып тыңлыйлар? Әнгәмә балаларга бик ошады.

29.08.2016
Югары Ослан районының «Салават күпере» балалар бакчасына йөрүче беренче төркем нәниләре тәрбияче апалары белән беррәттән иминлекле саклау турында сөйләштеләр. Юлда машиналар күп булу сәбәпле, балалар урамда ата- аналардан башка чыгарга ярамый икәненә төшенделәр, светофор сигналлары белән танышып, «Кызыл, сары, яшел»- дип аталган уен уйнадылар. Бала- чактан ук иминлек- сакчылык турында сөйләшү-  фаҗигаларга  каршы фундамент булып тора.

 

29.08.2016
Нинди яшьтә булуына карамастан, һәрбер граждан юл  йөрү кагыйдәләрен белергә һәм аларны һичшиксез үтәргә тиеш. Балалар бакчасында балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү генә түгел, аларда махсус белемнәр, күнекмәләр һәм юлда үзләрен хәвефсез тоту гадәтләре формалаштырыла. Бу эш кечкенәләр төркеменнән башлана. Бүген икенче кечкенәләр төркем балалары, “переход” турында яңа белем алдылар һәм  светофор рәсемен ясадылар.

29.08.2016
Бүген Югары Ослан районының «Салават күпере» балалар бакчасының кече төркем һәм беренче төркем балалары өчен  именлекне саклау буенча чара уздырылды. Музыка җитәкчесе Ландыш Хафизова балаларга « Аркадий Паровозов. Нет прогулкам без родителей»- дип аталган мультфильм каратты. Мультфильм карагач, балалар  килеп чыккан ситуациягә анализ ясадылар, әти- әниләрсез урамга чыгарга ярамый дигән карарга килделәр. Ландыш Хафизова презентация аша  балаларны светофор сигналлары белән таныштырып, «Кызыл, сары, яшел»- дип аталган уен уйнатты. Музыкаль-хәрәкәтчән уен «Чыпчыклар һәм машина»- юлларда сак булырга өндәде. Чара балалар күңеленә хуш килде!

27.08.2016
26 август көнне  17 сәгатьтә халык җыены булды.Анда район Башлыгы Зиатдинов М.Г., Осянин С.В., Раков В.Ю., ТР Информация һәм элемтә министр урынбасары Геллер А.Я.  шулай ук  авыл халкы катнашты. Халык алдында  2016 елның 1 яртыеллыгында эшләнгән эшләр  һәм 2017 елга бурычлар турында  Раков В.Ю. чыгыш ясады. Зиатдинов М.Г. Югары Ослан авыл җирлегенең 2017 һәм алдагы елларга үсеш планы белән таныштырды.
Аннан башка халык төзекләндерү, яр буе тирәсен чиста тоту,пожарный гидрантлар, «Березка» балалар бакчасы тирәсен асфальтлау,суга түләү тарифлары һәм башка сорауларны күтәрделәр.   

24.08.2016
Югары Ослан районының “Салават күпере”-балалар бачасы урта төркем  тәрбиячеләре ,юл кагыйдәләрен балаларга төрле формалар, методлар  аша җиткерәләр,  әңгәмәләр үткәрәләр, шигырьләр ятлаттыралар. Яшьтәнүк юл кагыдәләрен белү- бала өчен бик мөһим. 

24.08.2016
Югары Ослан районының «Салават күпере»- балалар бакчасында транспорт һәләкәтләренә каршы, җияу йөрүчеләргә багышланган  чара уздырылды. Музыка җитәкчесе Ландыш Хафизова урта һәм өлкән төркем балаларына  «Светофор төсләре»- дип аталган видео сюжет каратты, конкурслар, юл кагыйдәләренә багышланган табышмаклар чиштерде. Чара балалар күңеленә хуш килде!

24.08.2016
Кичә, 23 август көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре Студенец авылындагы тиешле булмаган җирдәге чүплекне чистарту өстендә эшләделәр. Барлыгы 1 техника10 куб чүп чыгарды.
Исегезгә төшерәбез,  контейнерлар көнкүреш калдыклары өчен. Табигатьне пычратмагыз, чүпне,  контейнерларларга гына салыгыз!  

24.08.2016                    
Кичә, 23 август көнне, Югары Ослан авыл җирлегендә чираттагы  гражданнарны кабул итү утырышы  булды. Халыкны  Вячеслав Раков, җәмәгать советы члены Виктор Кондаков, район Советы депутаты Рустам Гайнутдинов, Рашид Мунасиповлар кабул иттеләр. Түбәндәге проблемалар күтәрелде: “кызыл сызыкны” бозу, Пролетарская урамына вак таш салу, Идел елгасы яр буеннан ПГС алу ,машиналарны анда юуу һ. б. .Автодорожная урамындагы 2 йортны төзекләндерү мәсьәләсе дә күтәрелде.
Авыл халкы куелган сорауларны тиз арада игътибарга алган һәм чишкән өчен рәхмәтен белдерде.

22.08.2016
Мәктәпкә әзерләнергә булыш
22 нче август көнне Югары Ослан гимназиясендә “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” хәйрия акциясе уңаеннан 25 булачак беренчеләргә уку әсбаплары белән букчалар тапшырылды. Чарада “ТАИФ” җәмгыяте инвестицияләр җитәкчесе Сафиуллин Дамир, Дәүләт Советы депутаты Черемнов Александр, Югары Ослан районы җитәкчесе урынбасары Осянин С.В., Югары Ослан районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Касимов В.В. катнашты.
Кунаклар булачак гимназистларга яхшы уку еллары теләде.

фоторепортаж

22.08.2016
Татарстан Республикасында укучылар хәрәкәте.
Югары Ослан гимназиясенең педагог-организаторы Соловьева Е.Б.”Учак” лагерында үткән мәгариф эшчеләре август киңәшмәсе кысаларында “Рәссәй укучылары хәрәкәте”педагог-оештыручылары семинарында катнашты. Семинарда “Рәссәй укучылары хәрәкәте” оешмасы рәисе һәм балалар оешмасы советы директоры Согрина Е.И. катнашты.

19.08.2016
Бүген Югары Ослан районының "Салават күпере" балалар бакчасы хезмәткәрләре түтәлләрдән суган җыйдылар. Суган- ашарга пешерү өчен дә, грипп авыруыннан профилактика да булып тора.
   

19.08.2016
Югары Ослан районының "Салават күпере" балалар бакчасына йөрүче икенче төркем балалары бик яратып асфальтта рәсем ясарга яраталар. "Иртәгә яңгыр яуса да, без рәсемнәрне тагын ясарбыз"-дип әйтәләр кечкенә рәссамнар. Балалар рәсемнәрендә җәй аен сүрәтлиләр. Рәсем ясау - балаларга бик ошый!

19.08.2016
Бүген Югары Ослан районының «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячеләре  « Сәләмәт булу-шәп»- дип аталган чара уздырдылар.  Чараның төп максаты- балаларда сәләмәт тормыш алып баруга карата , уңай  фикер йөртү, спорт төрләре белән танышу, җитезлек, игьтибарлылык  көчен арттыру иде. Балалар ике төркемгә бүленеп, бер берсе белән ярыштылар, рәхәтләнеп йөгерделәр, сикерделәр, табышмаклар чиштеләр, биеделәр. Әкияти геройларының килеп чыгуы ,балалар күңеленә  уңай тәасир итте.  «Сәләмәт  булу-шәп»- дип аталган чара бик күңелле узды!

19.08.2016
Junior Skills чемпионатына әзерлек кысаларында Татарстан һәм башка төбәк өстәмә белем бирү педагоглар 15-25 августта Республиканың мәктәптән тыш эш центрында квалификация дәрәҗәләрен күтәрәләр.
«Мобильная робототехника» курсы буенча Югары Ослан районын Югары Ослан урта мәктәбенең физика укытучысы Хәйретдинова Г.Т. тәкъдим итә.
Бу мәйдан техник иҗатта осталыкны яхшырту урыны булып тора, шулай ук тәҗрибә алышырга мөмкинлек бирә. Курслар тәмамлангач педагогларга квалификация дәрәҗәсен артыру таныклыгы биреләчәк.

19.08.2016
19 августта   Автодорожная урамының 2 йорты янында  Раков В.Ю., Хусаинов Л.Р. ,депутат Дунаева Г.А., Таткоммунэнерго  вәкиле  Соболев С.С. һәм бу йортта яшәүчеләр   катнашында халык җыены булды.
Җыенда йорт тирәсен төзекләндерү, торак-комуналь хезмәтләргә вакытында  түләү һәм башка проблемаларны чишү өчен һәр катта берәр җаваплы кеше сайланды.
                

18.08.2016
Югары Ослан районының “Салават күпере” балалар бакчасына йөрүче икенче А төркем балалары, төсле кәгаз, таякчык ярдәме белән туңдырма ясадылар. Көңгырт төсле кәгазне овал формасында кисеп, альбом битенә таякчыклар белән беррәттән клей ярдәме белән ябыштырдылар. Балалар үз эшләреннән канәгать калдылар.

18.08.2016
Югары Ослан районының “Салават күпере” балалар бакчасының урта төркем  балалары,  тәрбияче апалар утырткан чәчәк клумбасын күзәтергә яраталар. Һәр көнне  балалар чәчәкләрне кипкән яфракларыннан арындыралар, тирә-юнне чистартып торалар. Табигать белән  дус булу -тәрбия  эшенең бер төре булып тора.

18.08.2016
Бүген, Югары Ослан районының «Салават күпере» балалар бакчасына йөрүче кече төркем нәниләре  спорт уеннарында катнаштылар- рәхәтләнеп йөгерделәр, әйләндергеч аша сикерделәр, төсле тупларны җыйдылар,  физик күнегүләр ясадылар. Чара балалар күңеленә хуш килде!

18.08.2016
Укучылар саны арта
Югары Ослан мәктәбендә укучылар саны елдан ел арта бара.Шулай итеп 2014 нче елда 249 укучы булса,2015 нче елда - 265, ә 2016 елда -284 укучы. Бу , әлбәттә, мәктәп коллективын шатландыра, һәм безнең илдә демографик хәленең үсешен күрсәтә.

18.08.2016
Бүген, 18 август көнне, Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты эшчеләре контейнер мәйданчыгы янындагы эре чүпләрне түгү белән шөгыльләнделәр.3 техника эшләде, 30 куб м чүп чыгарылды.
Хөрмәтле авылдашлар!
Искә төшерәбез, чүп  контейнерлары каты көнкүреш калдыкларын салу өчен куелган. Контейнерларга ботаклар, үләннәр һәм башка үсемлек калдыклары салмавыгызны сорыйбыз.
Шулай ук Башкарма комитеты эшчеләре “Тыл хезмәтчәннәре” скверындагы чәчәкләргә су сибү белән шөгыльләнделәр.

17.08.2016
9 cыйныф укучысы Долгушова В директор ярдәмчесе Анохин СН белән Яр Чаллы шәһәрендә яшь армия патриотик хәрәкәтнең серләренә өйрәнәләр. Долгушова безнең районнан делегат ,аннан соң юнармейцларның капитаны булачак. Бу балалар хәрәкәтенең оешмасы Югары Ослан мәктәбендә оешачак.

17.08.2016
Бүген,17 август көнне,  Вячеслав Раков,  Танзиля Васильева һәм  участковый Василий Платончев катнашында Конаволова урамында яшәүче Геннадий Брысаевның тормыш-көнкүрешен тикшерү буенча эшче комиссия күчмә утырыш ясады. Бу гражданин белән әңгәмә үткәрелде, больницага ятарга тәгъдим ителде, туганнары белән сөйләшү үткәрелде.

17.08.2016
Бүген,17 август көнне,  Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты Западный микрорайонда яшәүчеләр белән берлектә йорт территориясен тәртипкә китерделәр.  Башкарма комитет аларга спецтехника бирде, җирле бюджеттан акча һәм төзү материаллары белән тәэмин итте.

16.08.2016
2015-2016 уку елында “ Татарстан Республикасының 100 яхшы шәһәр һәм авыл мәктәпләре”рейтенгында Югары Ослан мәктәбе авыл мәктәпләре арасында 10 урынны алды. ЕГЭ нәтиҗәләре математика, рус теле һәм сайлап алынган предметлар буенча республика күрсәткечләреннән югарырак.

16.08.2016
Бүген, 16 августта,   ООО «Оливия» оешмасы эшчеләре Югары Осланда  урамнарга, паркларга һәм скверларга  өстәмә чәчәкләр утырттылар

15.08.2016
Бүген,15 август көнне, Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты эшчеләре “Геройлар Парк”ындагы газоннардагы чүп үләннәрне утадылар, машина юлы тирәләрен чаптылар. Чехов урамындагы күпкатлы йорт тирәсен чистарттылар,вак таш җәйделәр.2 техника эшләде.

15.08.2016
Бүген,15 август көнне, “Парклар һәм скверлар” программасын тормышка ашыру нигезендә район үзәгендә җәяүлеләр йөри торган юлларны планлаштыру дәвам итә.

15.08.2016
Бүген, 15 август көнне, Иннополис шәһәрендә Татарстан Республикасы мәгариф системасының август киңәшмәсе булды. Анда иң яхшы мәктәпнең директорлары чакырылган иде.Алар арасында Югары Ослан мәктәбе директоры Борисова И В да бар.Пленар утырышны Э.Н.Фаттахов алып бара. Анда Иннополис шәһәренең мэры Э.Иванов , РФ Гос Думасы депутаты И.Гильмутдинов һәм башкалар катнашты.

14.08.2016
“Салават күпере” балалар бакчасында нәниләр төркеме балалары бик теләп “ашарга пешерү” уенын уйнарга яраталар, алар бер-берсен чәй, ботка белән сыйлыйлар.

14.08.2016
“Салават күпере” балалар бакчасының нәниләр төркеме балалары машинада йөрергә яраталар. Машинада утырып, бер-берсен узышып уйныйлар.

13.08.2016
Сәйдәшстанга сәяхәт
Татар   халкының  милли композиторы  Салих Сәйдәшевнең иҗатын яратучылар  13 нче августта  13 нче тапкыр  Кызыл Байрак авылына Сәйдәш аланына  җыелды.Әлбәттә,гимназиянең татар теле укытучылары  да һәр елны бу бәйрәмне көтеп ала .   Быелгы бәйрәм Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан  С. Сәйдәшев  һәм  Г.Тукай  мөнәсәбәтенә  багышланды.Бәйрәм композиторның атаклы Совет Армиясе  маршы белән башланды һәм сәхнә түренә район башлыгы Марат Галимҗан  улы Зиатдинов күтәрелде.Ул халыкны сәнгать бәйрәме белән котлап, Югары Ослан җирендә аның матурлыгына  сокланып, рәхәтләнеп яшәргә чакырды.
Гадәттәгечә,бәйрәм быел да күпчелек  Г.Камал театры артистлары катнашында үтте.Тамашачы үзенең яраткан театр артистлары-Ф.Җиһаншин,Х.Җәләлов, Р.Әхмәдуллин,И.Әхмәтҗанов,Ф.Мөхәммәтҗанов И.Закировны,җырчылар Айгөл Хәйри,Идрис Газиев, Искәндәр Биктаһировны һ.б. алкышлады.Шагыйрь Равил Фәйзуллин композиторның язмышын, чагылдырган "Сәйдәш " поэмасын  язу тарихын сөйләде. Халыкның күплеге , шатлыклы йөзләр  тагын бер кат бу бәйрәмнең  көтеп алынганлыгын ,бик кирәклеген  раслый Нинди кызу көн булуга карамастан,йөзьяшәр наратлар  ышыгында, Иделнең шифалы һавасы астында   бәйрәмгә килгән халыкка бик рәхәт иде!

13.08.2016
Бүген, 13 август көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре Чехова, Набережная, Печищинский тракт урамнарын чабу һәм тәртипкә китерү белән шөгыльләнделәр. Йорт тирәләрен тәртипкә китерү кагыйдәләре буенча шәхси хуҗалыкларга 8 хат җибәрелде.

 
13.08.2016
Кичә, 12 август көнне, Бөек Ватан сугышы   ветераны Соловьева Евдокия Яковлевнаны Югары Ослан  муниципаль районы Башлыгы Марат Зиатдинов, Вячеслав Раков, Римма Троицкая, Танзиля Васильева, шулай ук туганнары  һәм якыннары тәбрикләде. Евдокия  Яковлевнага истәлекле бүләкләр һәм РФ Президенты Путиннан открытка тапшырылды. Юбиляр адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде.

11.08.2016
Югары Ослан мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары студентлар рәтләрен тулыландырдылар. Алар хәзер НИТУ, КГАСУ, КГКИ, РУК,  КФУ студентлары. Алар күбесе бюдңет бүлегендә укыячак.

11.08.2016
Югары Ослан урта мәктәбе хезмәткәрләре һәм укучылары көче белән мәктәп янындагы яңа койма буялды.

11.08.2016
Кичә, 10 август көнне, төзекләндерү кагыйдәләрен саклау буенча Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитетының күчмә административ комиссиясе утырышы булды. Өй тирәсен тәртиптә тотмау буенча 10 белдерү хаты  һәм 2 беркетмә язылды.

10.08.2016
Мәктәп автобусын тикшерү
Бүген Югары Ослан муниципаль районы прокуратурасы ГИБДД инспекторы белән берлектә мәктәп автобусын яңа уку елында балаларны йөртүгә әзерлеген тикшерделәр. Тикшерү ахырында кимчелекләр табылмады. Гимназия автобусы барлык иминлек чаралары белән дә жиһазландырылган.

10.08.2016
Югары Ослан мәктәбен тәмамлаган элекеге  укучы   Цыганова Лидия Федоровна мәктәпкә 128 данә әдәби китап бүләк итте. Алар арасында  А.Солженицин, В.Катаев, А.Толстой, А.Платонов һәм башка язучыларның  китаплары бар. Цыганова Лидия Федоровнага “Китапларга икенче тормыш бүләк ит” акциясенә кушылып, мәктәп китапханәсенә ярдәм итүе өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

10.08.2016
10 август көнне, Югары Ослан районы прокуратурасы мәктәп автобусларының яңа уку елына әзерлеген тикшерә. Укучылар автобус шоферы Картапов А.Н.  белән берлектә  автобусның эчен һәм тышын тәртипкә китерделәр.  2016-17 яңа уку елында автобус Киров поселыгыннан, Студенецтан, Печищедан, Түбән Осланнан һәм Ключищедан барлыгы 23 укучыны мәктәпкә йөртәчәк.

09.08.2016
Бүген, 9 август көнне, Югары Ослан авыл җирлеге Башлыгы  Вячеслав Раковның җәмәгать советы рәисе Рифхат Халиков һәм «Салихҗан»   мәчете мөфтие Гали хәзрәт белән берлектә гражданнарны кабул итү утырышы булды . Авыл халкы түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать итте. Агачларны кисү, район үзәген яктырту,  Полевая урамында балалар мәйданчыгы төзү,көнкүреш мәсьәләләр, йорт тирәләрен төзекләндерү һәм башка күп кенә сораулар бирелде. Халык бу сорауларның барысына да җаваплар алды.

09.08.2016
Бүген, 9 август көнне, Югары Ослан мәктәбе укытучылары  Анохин С.Н., Ильин П.Г. һәм автобус шоферы Картапов А.Н. мәктәп коймасын эшләгәндә сварка эшләрен башкардылар. Аларның ярдәмчеләре укучылар булды. Хватков С. Һәм Данилов Д., кайсыдыр ки эш белән  тәэмин итү үзәге аша безнең мәктәптә эшләүче укучылар.

06.08.2016
6 август көнне әти- әниләр һәм укытучылар коллективы мәктәп коймасын тотарга җыелдылар. Әтиләр көрәкләр, чиләкләр, бораулар һәм төрле эш кораллары белән килгәннәр иде. Алар яңа койма өчен  тимер баганалар утырттылар. Ярдәм итүче әти-әниләргә администрация зур рәхмәтен белдерә.

05.08.2016
Хезмәт аша тәрбия
Бүген Югары Ослан гимназиясендә 7-8 сыйныф укучылары бакчадан уңыш жыярга керештеләр. Укучылар сарымсак, суган, кабачки жыйдылар. Хәзерге вакытта бик аз гына м әктәпләр үзләренең бакчаларын  саклап калган. Бакчада эшләп укучылар табигатькә якыная, жиргә мәхәббәт, үсемлекләргә сакчыл караш уяна.

05.08.2016
Бүген, 5 август көнне,Югары Ослан авыл җирлегенең  Пионерская, Молодежная, Советская, Восточная, Кирова, Набережная  урамнарында яшәүче халыкларның сораулары буенча административ комиссиянең күчмә утырышы булды. Авыл халкы урамнардагы бәйсез этләр йөрүен, юлларга  асфальт валчыклары җәю,уртак файдалану урыннарын дөрес кулланмау,  спецтехника килү өчен йорт тирәләрендәге юлларның каплануы, Югары Ослан   территориясендә күп катлы  объект төзелү  һәм башкалар турында мөрәҗәгать иттеләр. Бөтен сорауларга да җаваплар бирелде.

05.08.2016
Кичә, 4 август көнне сәгать 5 тә, Югары Ослан авыл җирлегенең чираттагы 13 нче чакырылыш  утырышы булды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- Югары Ослан авыл җирлегенең 2016 ел 2  квартал бюджетын куллануны карау;
-Башкарма комитетның 2016 елның 2  кварталына отчеты һәм 3 кварталга куелган  мәсьәләләр;
-23.07 көнне Киров поселогында үткәрелгән авыл җыены турында;
-Югары Осландагы яңа урамнарга исем бирү;
- Югары Ослан авыл җирлеге территориясен төзекләндерү тәртипләренә   № 23-119 от 07.08.2012 г төзәтмәләр кертү;
Марат Зиатдинов катнашында  Вячеслав Раковның отчеты, баш бухгалтер Халида Габдрахманованың , 10 округ депутаты  Марат Фарукович Зиатдиновның һәм Татьяна Беловаларның отчетлары тыңланды.

 

03.08.2016
Кичә, 2 август көнне , Югары Ослан авыл җирлегенең административ бинасында Виктор Тимиряев, Вячеслав Раков, Любовь Камашева, Галина  Дунаева катнашында күчмә утырыш булды. Авыл халкы Зеленый переулокны яктырту, эре чүпләрне салу өчен урын булдыру,йорт салу өчен җир урыннары бүлеп бирү һәм башка күп төрле сораулар бирделәр. Халыкның сорауларына тулы җавап бирелде

03.08.2016
Яңа уку елына әзерлек
2 август көнне Югары Ослан гимназиясендә яңа уку елына әзерлекне тикшерү үтте. Комиссияне мәгариф бүлеге житәкчесе - Касимов В.В. житәкләде. Нәтижәдә комиссия бинаны Белем көненә әзерлекне алып баруга уңай  бәя куйды. 10 августка кадәр башлангыч звенода диварларның бизәлешен бетерергә тәкъдим итте.

01.08.2016
Жәйнең соңгы ае
Югары Ослан гимназиясендә 6-8 нче сыйныф укучылары яңа уку елына әзерләнүне дәвам итә. Гимназистлар территорияне себерәләр, чәчәкләр күчереп утырталар.

01.08.2016
Күптән көтелгән бүләк
Район башлыгы М.Г.Зиатдинов мәктәпкә күптән көтелгән бүләк – койма ясау өчен материал бүләк итте. Ата-аналар, укытучылар мәктәп территориясе ачык хәлдә булуга бик кайгыралар иде. Укытучылар коллективы һәм ата-аналар Марат Галимзяновичка зур рәхмәтле. Хәзер яңа уку елына кадәр койманы эшләп бетерәсе генә калды.

01.08.2016
Грантка документлар
Укытучыларның  ял вакыты, шулай да Югары Ослан мәктәбендә эш   кайныш.Укытучылар Грант конкурсын катнашырга  җыеналар. Мәсәлән, директор урынбасары  С.Н.Анохин судомоделирование проектын әзерләде, ә Е.В.Калмыкова “Иң яхшы педагог-организатор” конкурсында катнашырга җыена. Коллегаларыбызга уңышлар телибез.

01.08.2016
Мәктәп формасы
Югары Ослан мәктәбе берничә ел инде “Успех +” ателҗесы белән эшли. Алар мәктәп формалары тегеләр. Күптән түгел безнең мәктәпкә шул ателҗедан вәкилләр килде. Мәктәпнең беренче катында ярминкә-сату үткәрелде. Әти-әниләргә жилетлар, итәкләр, чалбарлар, спорт костюмнары тәгъдим ителде. Теләүчеләрдән заказлар да кабул иттеләр.

01.08.2016
Бүген, 1 август көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре , көннәр кызу тору сәбәпле,”Геройлар Паркындагы”, “Тыл хезмәтчәннәре скверындагы” яшел үсентеләргә су сибеп чыктылар. Оешма җитәкчеләре, үзегезнең оешма тирәсендә утыртылган чәчәкләргә су сибүне оештыруыгызны сорыйбыз!

28.07.2016
Кичә, 27 июль  көнне, Югары Ослан авыл җирлеге вәкилләре авыл халкының соравы буенча, Дружба һәм Полевая урамнарында балалар мәйданчыклары төзү өчен билгеләнгән урыннарны карарга чыктылар.
 
28.07.2016
Бүген, 28 июль  көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре Идел елгасы яр буен,  «Соколка» тавын, “Тыл хезмәтчәннәре скверын”,  Садовая , Чехова,  Боевая урамнарында үләннәрне чаптылар.

26.07.2016
Бүген, 26 июль көнне, Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитетының административ бинасында гражданнарны кабул итү булды. Марат Зиатдинов катнашты.Түбәндәге мәсьәләләр каралды: җир участоклары бирү,эшкә урнашу, Набережные Морквашны  газификацияләү һ.б.

23.07.2016
23 июль  көнне Киров поселогының клубында авыл җыены булды. Җыенда Вячеслав Раков, Ленар Хусаинов, Марат Зиатдинов, директор  ООО «Экоавтотрейд» Алексей Цветков, ОАО «Таткоммунэнерго» представителе Олег Куржанов һәм авыл кешеләре катнашты.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1) Киров поселыгына килә торган юлны  реконструкцияләү; 2)чүп чыгару; 3) МКД ның түбәсен ремонтлау; 4)балалар өчен мәйданчык булдыру;5)урамнарны яктырту.

22.07.2016
Кичә, 21 июль көнне, Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитетының күчмә утырышы булды.Йорт тирәсендәге җирләрне дөрес файдалануны тикшерделәр. Комиссия кайбер гражданнарга кисәтү ясады.

 


22.07.2016   
Бүген, 21 июль көнне, “Чиста яр буе” акциясен дәвам итеп, Идел буен чүп-чардан чистарттылар. 10 куб м чүп чыгардылар. Шулай ук Киров һәм Студенец авыллары тирәсендәге юл кырыйларын чаптылар.

22.07.2016
Бүген, 22 июль көнне, Югары   Ослан авыл җирлегенә җирле бюджеттан  юлларны ремонтлау өчен 100 мең сум акча бирелде. Бу акча  Центральная, Школьная һәм Киров поселыгының  Молодежная урамнарын төзәтүгә тотылачак.Инде эш башланды, 2 техника эшли.

22.07.2016
Бүген,22 июль көнне,Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре Чехов урамындагы  поребрикаларны төзәттеләр.

19.07.2016
Бүген, 19 июль көнне, Башкарма комитетының административ бинасында Югары Ослан авыл җирлегенең гражданнарны кабул итү утырышы булды. Утырышта Сергей Осянин, Вячеслав Раков, Марат Зиатдинов һәм   чл Отец Владимир катнаштылар.  Гражданнар торак мәсьәләсе, прописка,эшкә урнашу һәм башка проблемаларны күтәрделәр. Бөтен сорауларга да җаваплар бирелде.

19.07.2016
Бүген, 19 июль көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре бөтен территориядән эре чүпләрне чыгару белән шөгыльләнделәр. Барлыгы 2 техника катнашты . 30 куб м чүп чыгарылды.    

19.07.2016
Бүген, 19 июль көнне, «Чистый берег» акциясе кысаларында Идел елгасы яр буен чистарту дәвам итте. Акциягә катнашып,”Салават күпере” балалар бакчасы хезмәткәрләре, музыкаль мәктәп, соц защиты, БТИ һәм башка оешма эшчеләре актив катнаштылар. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

15.07.2016
15 июль көнне Югары Ослан авыл җирлегендә республика күләмендә “Чиста яр буе” акциясе үткәрелде. Акциянең максаты Идел елгасы яр буен чүп чардан арындыру, халыкның  экологик культурасын күтәрү. Барысы 500км яр буе чистартылды,  30 куб м чүп түгелде, кустарниклар киселде.                        
Акциядә 60 кеше катнашты.

 
14.07.2016
Кичә, 13 июль көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре Казань-Югары Ослан машина юлындагы аншлагны ремонтладылар.

14.07.2016
Бүген, 14 июль көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре контейнер мәйданчыгы янындагы үләннәрне чабу белән шөгыльләнделәр.

11.07.2016
Бүген ,11 июль көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре юлларда иминлекне саклау максатыннан, .Восточная, Колхозная  һәм  Советская урамнарында юллардагы чокырларны ремонтлау эшләре белән шөгыльләнделәр.

09.07.2016
Бүген ,9 июль көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре территорияне җыештырдылар.

09.07.2016
Бүген ,9 июль көнне, Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты конкурс нигезендә МТЗ-82-1 «Беларусь» тракторы сатып алды. Хәзерге вакытта трактор регистрация үтә һәм тракторист  вакансиясе барлыкка килде. Яңа трактор булгач, урамнар тагы да чистарак булыр дип ышанасы килә.

07.07.2016
Бүген,7 июль көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре үлән чабу һәм  контейнер янындагы эре чүпләрне чырару белән шөгыльләнделәр.Барлыгы 2 техника катнашты, 30 куб м чүп чыгарылды.  
Шулай ук Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре Набережная урамын тәртипкә китерү белән шөгыльләнделәр.

07.07.2016
Бүген,7 июль көнне , подряд оешмасы эшчеләре Чехов һәм  Печищинский тракт  урамнарындагы светофорны урнаштырдылар.

07.07.2016
Бүген,7 июль көнне , ООО «Волгадорстрой»  подряд оешмасы эшчеләре Чехов урамында асфаль юл түшәделәр.

06.07.2016
Бүген, 6 июль көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре үлән чабу һәм  юл кырыендагы чүпләрне җыйдылар .

06.07.2016
Бүген,6 июль көнне , подряд оешмасы эшчеләре Чехов һәм  Печищинский тракт  урамнарындагы светофорны урнаштырырга керештеләр.

04.07.2016
Бүген, 4 июль көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре үлән чаптылар һәм   “Тыл хезмәтчәннәре” скверыннан чүпләрне җыйдылар, шулай ук авыл җирлеге тирәсен, яңа зират, Набережная, Пионерская, Колхозная  урамнарын чистарттылар.

30.06.2016
Кичә,29 июнь көнне, Чехова урамында урнашкан «Пятерочка» кибетен ачу тантанасы булды. Киң ассортимент товарлар сатуга куелган иде.


   
30.06.2016
Бүген,30 июнь көнне ООО «Оливия» оешмасы эшчеләре чәчәкләр утыртырга керештеләр.  


       

30.06.2016  
Бүген. 30 июнь көнне, ООО «Волгадорстрой» оешмасы эшчеләре   Чехов урамында  асфальт салу эшләре белән шөгыльләнә башладылар.

28.06.2016
Бүген, 28 июнь көнне, авыл җирлегегендә район башлыгы Марат Зиатдинов катнашында гражданнарны кабул итү утырышы булды. Җир участокларын бүлү, эшкә урнашу һәм башка проблемаларга җаваплар бирелде.

28.06.2016
Бүген, 28 июнь көнне, авыл җирлеге эшчеләре Идел елгасында коенырга ярамаган урыннарга кисәтү такталары элде.

27.06.2016
Бүген, 27 июнь көнне,Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре Чехов урамын чабу белән шөгыльләнделәр.
 
27.06.2016
Бүген, 27 июнь көнне, ООО «Чиста Авылым» оешмасы   Печищинский тракт, Олимпийская, Автодорожная, Колхозная, Набережная һәм  Пионерская урамнарында юлларны төзәтү эшенә керештеләр.
  

23.06.2016
Кичә, 22 июнь көнне ,“Парк һәм скверлар” программасы буенча Югары Осланның Колхозная урамында “ Тыл хезмәтчәннәре Паркы” ачылды. Чарада  Марат Зиатдинов,  Сергей Осянин, Ленар Хусаинов, чакырылган кунаклар һәм авыл халкы катнашты.

23.06.2016
Бүген, 23 июнь көнне,  авыл җирлеге эшчеләре чүп чыгару һәм урамнарны чабу белән шөгыльләнделәр. 60 куб м чүп чыгарылды , барысы 2 техника катнашты.

08.06.2016
“Хезмәт десанты” акциясе.
Бүген безнең мәктәп укучылары хезмәт десанты белән картлар йортына бардылар. Балалар зур шатлык  белән алма бакчасын, чәчәклекләрне  һәм  сукмакларны тәртипкә китерделәр, чүпләрдән чистарттылар.

31.05.2016
Бүген,31 май көнне, ЮгарыОслан авыл җирлегендә район Башлыгы Марат Зиатдинов чираттагы кабул итү утырышын үткәрде. Утырышта торак мәсьәләләре, Западный микрорайондагы гаражларны приватизацияләү, ТБО чыгаруның тарифы чагыштырмача кыйммәт булуы, гражданнарга җир участоклары бүлеп бирү  мәсьәләләре каралды.
ЮгарыОслан авыл җирлеге эшчеләре Чехов урамындагы үләннәрне чабу эшләрен дәвам итәләр.

30.05.2016
Бүген, 30 май көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре ,“Сабантуйга” әзерлек уңаеннан , “Культура һәм ял паркы” территориясен чаптылар. Шулай ук Чехов урамындагы үләнне чаптылар, чәчәкләргә су сиптеләр, корыган агачларны, ботакларны кистеләр.

28.05.2016
Бүген,28 май көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре Студенецтан ерак түгел, элекеге Солебазы территориясен чистарттылар.
Параллель рәвештә  «Сады-3» микрорайоны янындагы урман посадкасын чистарттылар. Корыган агачларны һәм ботакларны кистеләр. 2 техника эшләде, 40 куб.м. чүп чыгарылды.

27.05.2016
Бүген, 27 май көнне,Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре Чехов урамындагы үләнне чаптылар. Шулай ук электр баганаларын , пристань тирәсен акка буядылар. Авыл җирлеге эшчеләре параллель рәвештә  контейнерлар тора торган мәйданчыктагы эре чүпләрне түктеләр, Студенецтагы тиешсез урындагы чүплекне чистарттылар. Барысы 30 куб м чүп чыгарылды.

26.05.2016
Бүген, 26 май көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре Набережная урамындагы һәм  пристань тирәсендәге үләннәрне чаптылар, электр баганаларын агарттылар. Шулай ук контейнер мәйданчыкларындагы эре чүпләрне түктеләр, Киров аылындагы тиешсез урынга түгелгән чүплекне чистарттылар. 3  техника эшләде, 90 куб м чүп чыгарылды.

26.05.2016   
"Каенкай" балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе балалар, ата-аналар, педагоглар күңелләрендә матур мизгелләр калдырды. Балаллар бәйрәмендә төрле  театральләшкән тамаша геройлары, балаларның матур һәм моңсу җырлары, нәфис  "вальс" биюләре һәркемнең дә күңеленә хуш килде. Бәйрәм барышында балалар  төрле бәйгеләрдә үзләрен зирәк һәм акыллы итеп таныттылар. "Портфельда нәрсә бар",  "Сүзләрне укы", "Ребусны чиш" кебек уеннарда катнашып,  беренче имтихан тоттылар. Сөенечле, моңсу мизгелләр күп булды бәйрәмдә. Аны оныталмаслык итеп уздыруда  шушы балаларны бакча бусагасын атлап кергән  беренче көннән үк бик күп нәниләрне тәрбияләгән, йөрәк җылысын биреп, ихлас, таләпчән, ачые күңелле, бала белән һәрчак янәшә атлаучы тәрбиячеләре Гаврилова Н.Н., Биктимирова Г.Г., Соболева С.А. мактау сүзләренә лаеклы.

25.05.2016
Соңгы кыңгырау
Бүген гимназиянең 19 нчы чыгарылыш 11нче сыйныфлар өчен Соңгы кыңгырау чыңлады. Әлеге сыйныфта укучы егетләр һәм кызлар бердәм булулары белән аерылып торалар. Монда артистлар да, спортсменнар да, хористлар да, төрле акцияләр дә катнашучылар да, волонтерлар да җыелган. Тантаналы линейканы директор Кәримов А.В. ачып җибәрде. Чыгарылыш сыйныфлар грамоталар белән бүләкләнде. Шулай ук килгән кунаклар, ата-аналар тарафыннан бик күп җылы сүзләр ишетелде. Бәйрәм ахырында укучылар вальс әйләнделәр һәм унберенчеләр өчен Соңгы кыңгырау чыңлады. Ә без, үз чиратыбызда, аларга алдагы  имтиханнарда уңышлар телибез

21.05.2016
Укучының мәдәни көндәлеге.
Бүген Район балалар китапханәсендә Татарстан республикасының фән һәм мәгариф, мәдәният министрлыгы үткәргән "Укучының мәдәни көндәлеге" проектында иң актив катнашучылар бүләкләнде.  Проектның җиңүчесе - Югары Ослан гимназиясенең 3 нче А сыйныфы укучысы Анастасия Краузе танылды. Моннан тыш, Осянин Максим (1 сыйныф), Егорова Анна (2Б сыйныфы), Переведенцева Марина (2А сыйныфы), Тихонова Виктория (3Б сыйныфы) рәхмәт хатлары алдылар.

20.05.2016
Тузганакларның рәсемен ясыйбыз
Сәнгать иҗаты дәресендә “Ашыгучанкайлар” икенче кече төркеменең балалары зур игътибар белән тәрбиячеләре – Ирина Якимованы тыңладылар. Ул балаларга тузганакның рәсемен ясарга өйрәтте. Шулай итеп дәрестә балаларда эстетик үзләштерүен, хыялны, уйлауны һәм фикерләүне, рәсем ясарга теләкне уятты.

19.05.2016
Бүген , 19 май көнне,  Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре «Паркилар һәм  скверлар” программасы кысаларында  “Тыл хезмәткәрләре паркында” утыртылган агачларга су сиптеләр.
Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре параллель рәвештә  эре чүпләрне түктеләр, «Сады»,  Автодорожная д.2 урамнарындагы чүплекне чистарттылар. Барысы 3 техника катнашты, 60 кубометр чүп чыгарылды.


   
19.05.2016
Бүген , 19 май көнне подрядчы оешмасы Чехова урамында һәм «Лабаз» тирәсендә чәчәкләр утыртырга керештеләр.

   

13.05.2016
Бүген, 13 май көнне, Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты «Парклар һәм  скверлар» программасы кысаларында,  культура һәм ял  Паркында яңача планлаштыру эшләре башланды. Параллель рәвештә, авыл җирлеге эшчеләре  Чехов, Автодорожная урамнарындагы җәяүлеләр йөри торган юлларны чистарттылар.

13.05.2016
Бүген, 13 май көнне,подрядчы оешма светофор объектын монтажлау өчен Чехов - Печищинский тракт урамнарында казу эшләре башлады.

 

06.05.2016
Бүген, 6 май көнне, Бөек Ватан сугышы ветераны Горошникова Анастасия Андреевнаны Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов һәм Вячеслав Раков  95 яшь тулу көне белән котладылар.
Анастасия Андреевнага истәлекле бүләкләр һәм Президент Путиннан открытка тапшырылды. Юбиляр адресына күп җылы сүзләр, матур теләкләр әйтелде. Без беләбез, нинди авырлык белән безгә җиңүнең килгәнен. Әйдәгез, ветераннарыбызны кадерлик, аларның батырлыгын беркайчан да онытмыйк!
Бөтен авылдашларны һәм кунакларны Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз! Күгебез аяз, илебез тыныч булсын! Җиңү бәйрәмендә барыгызга да сәламәтлек, шатлыклар һәм бәхет телибез.

фоторепортаж 

04.05.2016     
Бүген, 4 май көнне, Җиңү көне уңаеннан, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре Чехов урамына банерлар элделәр. Шулай ук авыл җирлеге эшчеләре утыртылган агачларга су сиптеләр.
Югары Осландагы ПЧ-112 хезмәткәрләренә су сибүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

27.04.2016   
Бүген "Каенкай" балалар бакчасының 1 кече "А" төркем балалары янына "Югары Ослан гимназиясеннән" 2 класс укучысы Сакин Дима кунакка килде. Ул балаларга үзенең комбат үз-үзеңне саклау спорт секцисенә йөргәнен әйтте, үзенең формасын (кимано һәм перчаткалар) күрсәтте. Балалар перчаткаларны киеп карадылар, үзләрен чын спортсмен итеп хис иттеләр. Скаин Дима үрнәге спорт белән шөгыльләнүнең никадәр шәп икәнен күрсәтте.

22.04.2016
20 - 22нче апрель көннәрендә "Ел тәрбиячесе  - 2016" республика бәйгесенең йомгаклау туры узды. Казан педагогика  көллиятендә бәйгенең зона этапларында җиңү яулаган 40 тәрбияче көч сынашты. Алар үзләренең авторлык технологияләрен һәм иҗади эш алымнарын кулланып "Мастер-класс" күрсәттеләр. Алар арасыннан жюри  иң күп бал җыйган 15 тәрбиячене сайлап алды. Финалистларны соңгы сынау "Түгәрәк өстәл" артында көтте. Безнең  тәрбиячебез Зиганшина Алия Минвалиевна "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү" номинациясендә диплом белән бүләкләнде. Без аны чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар телибез.

20.04.2016
Бүген,20 апрель көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре . Гагарин урамындагы тиешле булмаган урынга түгелгән чүплекне чистарттылар. 2 техника эшләде. Барлыгы 37 кубометр чүп чыгарылды. Шулай ук , Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре мәчет,  РДК , Киров, Студенец тирәсен чистарттылар.

 

18.04.2016
Бүген, 18 апрель көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре юллардагы чокырларга щебень салу эше белән шөгыльләнделәр. Алар белән 2 техника эшләде. Шулай ук май аенда тагын щебень сатып алырга һәм «проблемалы» урыннарга җәергә планлаштырыла.

16.04.2016
БҮген , 16 апрель көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре  бетон клумб һәм  бордюрларны агарту өчен 150кг . известь сатып алдылар. 2 айлык кысаларында авыл җирлеге эшчеләре  юл тирәләрен чистартуны дәвам итәләр. Шулай ук контейнер тирәсендә җыелган эре чүп калдыкларын чыгардылар. Барысы 3 техника катнашты, 50 куб чүп чыгарылды. Хөрмәтле авылдашлар, урамнарны чистартуда актив катнашуыгызны сорыйбыз!

15.04.2016
Санитар-экологик 2 айлык кысаларында, Югары Ослан авыл җирлеген территориясендә, 14 апрель көнне бөтен оешмалар чираттагы өмәгә чыктылар. 40куб чүп чыгарылды. Чехова, Набережная, Колхозная урамнары чүптән чистартылды, бордюрлар кышкы җыелган пычрактан арындырылды. Эш беткәч, административ комиссия карап чыкты, кайбер хуҗалыкларга җитешсезлекләрне төзәтү өчен уведомлениеләр тапшырылды, әңгәмә үткәрелде. Өмәчеләргә рәхмәт белдерәбез! Кешеләрне үз тирә-юньнәрен һәм авыл җирлеге территориясен чиста тотарга чакырабыз

12.04.2016   
Югары Ослан авыл җирлеге территориясендә санитар-экологик 2 айлык кысаларында , бүген, 12 апрель көнне,бөтен оешмалар үзләренә беркетелгән урыннарга өмәгә чыктылар. Бу чарада 120 гә якын кеше һәм 3 транспорт катнашты. Чехов урамында бордюр кырыена кыш буена җыелган комны түктеләр. Барлык катнашучыларга да тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Авылдашларны да бу акциягә катнашырга, үзләренең йорт тирәләрен чистартырга чакырабыз.

фоторепортаж 

11.04.2016
Космонавтика көне.
Бүген “Юрий Гагарин белән 108 минут” акцииясе кысаларында 5 “А” сыйныфында сыйныф сәгате Космонавтика көненә багышланган иде. Сыйныф җитәкчесе Хәйретдинова Г.Т. укучыларга безнең ватандашларыбызның тәүге тапкыр галәмгә чыгыу хакында сөйләде. Балаларда бигрәк тә Белка белән Стрелканың галәмдә булып кайтулары зур кызыксыну уятты. Алар горурланып беренчеләрдән булып галәмне яулаучы ватандашларыбызның фотосүрәтләрен карадылар.

07.04.2016
Бүген, 7 апрель көнне, Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты эшчеләре юл тирәсендәге чүпләрне җыю белән шөгыльләнделәр. Зиннуров, Печищинский тракт урамнарын чүптән чистарттылар. Барлыгы 15 куб.м. чүп чыгарылды. Зиннуров урамында юл билгесе куелды.

05.04.2016
Иҗади укытырга өйрәнәбез
Рус теле һәм әдәбияты укытучылары семинары “Иҗади укытырга өйрәнәбез” девизы астында үтте. Семинарның программасы эчтәлеге һәм инновацион якын килүе белән шаккатырды. Беренче укытучылар экспертлар ролендә булдылар, алар тугызынчы сыйныф укучыларының иҗади эшләрен тикшерделәр. Квалификацияне күтәрү курсларыннан булган информация белән таныштылар, ә аннары укытучылар укучыларга әйләнделәр. Алар критик уйлау технологиясе белән тренинг һәм эшлекле уен аша таныштылар . Семинар ахырында синквейннар төзелде.

02.04.2016
2 апрель көнне район үзәгендә ИП Галимзянов Г.Р  тарафыннан  « Кафе – кулинария «Миляш»» ачылды. Анда почетлы кунаклар: Район Башлыгы  Марата Зиатдинова, Ленара Хакимзянов, Вячеслав Раков һәм башкалар  катнаштылар. Кафе 50 кешегә исәпләнгән. Кунакларга рус, татар,европа һәм грузин ашлары тәгъдим ителә.Кафе иртәнге 8дән кичке 10га кадәр эшли.
 

29.03.2016
LEGO Education белән программалаштыру көне.
LEGO Education компаниясы «АйСиЭл-КПО ВС» ААҖ белән берлектә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә, Мәгариф һәм фән министрлыклары ярдәмендә моңарчы булмаган чара – “LEGO Education белән программалаштыру көнен” уздырдылар.
Бу чарада безнең районнан 4 кеше катнашты. Шулар арасында Югары Ослан урта мәктәбенең физика укытучысы Хәйретдинова Г.Т. да бар иде. Демонстрация барышында укытучылар роботны җыеп, аны йөртеп карадылар. Чарада катнашкан өчен һәрбер укытучы диплом һәм сюрприз белән бүләкләнде.

23.03.2016
Бөтенрәссәй Пушкин укулары
23 нче мартта Яр Чаллы шәһәрендә I Бөтенрәссәй Пушкин укулары үтте.  Укуларның оештыручылары булып, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, мәдәният министрлыгы, Пушкин тыюлыгы, Рәссәйнең гимназия союзы тора.  Конкурска 1563 эш тәкъдим ителде. Икенче турга 800 эш үтте, шулар арасында Югары Ослан гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы Плохов Денисның «Образ Парижа в повести А.С.Пушкина «Пиковая дама» исемле фәнни эзләнү эше дә бар иде (җитәкче рус теле һәм әдәбияты укытучысы Тихонова Т.Н). Дениска жюрилар тарафыннан сораулар булмады, һәм ул 2 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!

21.03.2016
Проектта җиңү
2 б сыйныфы укучылары Иванова О.В. җитәкчелегендә “Әйләнә-тирәбездә математика” проектында катнашып, җиңүчеләр исемлегенә керделәр.
Проектта укучылар Казан математика мәктәбе турында информация җыйдылар, анализ ясадылар һәм интернет челтәре сервислары аша тәкъдим иттеләр. Шулай ук мисаллар уйлап чыгардылар, көндәшләрнең мисалларын чиштеләр. Проектта 98 команда регистрация ясаган, финалга 49ы чыкты. Призерлар арасында “Икегә ике” командабыз да бар. Котлыйбыз!

19.03.2016
“Картлар өендә концерт»
19 мартта Югары Ослан урта мәктәбенең укучылары Югары Ослан картлар өендә яшәүчеләр алдында чыгыш ясадылар. Аларны килгән яз белән котладылар. Ватанны яклаучыларга иҗат  номерлары булды. 4 класс укучылары җырлаган җырлар бик күп алкышлар караучылардан җыйдылар. 1 класс укучыларын концерта  иң кечкенә катнашучылар бик зур алкышлар белән каршы алдылар. Алар башкарган татар халык биюе картларның күңелләрен күтәрде. Бик күп кызык җырлар балалар башкаруында картларның күңелләренә ошады. Без ошанабыз үзебезнең җырлар һәм биюләр белән картларның күңелләрен күтәрдек.18.03.2016
Кичә, 17 март көнне, Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты эшчеләре  урамнарны, юлларны, баскычларны кардан чистарту,тозлы ком сибү  белән шөгыльләнделәр.


   
18.03.2016
Бүген, 18 март көнне, Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты эшчеләре  «Геройлар Паркын» кардан чистарту белән шөгыльләнәләр.

16.03.2016
Санап кына бетерерлек түгел, бу дөньяның бөтен татарларын...
15 нче мартта гимназия укучылары  Тухватуллина Гөлшат (8нче сыйныф), Хөсәенова Зилә (7нче сыйныф )  татар теле укытучысы  Зиганшина Р.А җитәкчелегендә   Яшел Үзән шәһәрендәге  3нче гимназиядә үткәрелгән  “Күренекле татарлар” төбәкара фәнни-эзләнү конференциясендә катнаштылар.
Алар якташларыбыз экс-прокурор Кафил Әмиров һәм композитор Риф Гатауллин турында проект эше белән чыгыш ясадылар . Конференция  7 секциядә эшләде,барлыгы 80 гә якын чыгыш тыңланды. Сәфәребез уңышлы  булды: Гөлшат  “Шушы яктан, шушы туфрактан без” юнәлешендә 3 нче урын алды, Зилә  “Сәнгать өлкәсендә танылган татарлар” юнәлешендә диплом белән бүләкләнде. Конференцияне оештыручылар   Татарстан  Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, КФУ һ.б.
Жюри  составында шагыйрәләр Эльмира Шәрифуллина, Йолдыз Шәрәпова, драматург Юныс Сафиуллин, Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская кебек шәхесләрнең булуы  үзе бер очрашу кичәсе диярлек. Гимназия коллективына  кунакчыллыгы өчен аерым рәхмәтлебез.

10.03.2016
Кичә, 3 март көнне, Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты эшчеләре Татарстан, Зеленый переулок, Чехова урамнарын, юлларны, баскычларны кардан чистарту,тозлы ком сибү  белән шөгыльләнәләр.  «Чиста Авылым» оешмасы эшчеләре Чехов  урамындагы чокырларга ташлар салып чыктылар.

10.03.2016
Кичә, 3 март көнне, Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты эшчеләре  Солнечная, Весенняя һәм Волжский проезд урамнарындагы ватык контейнерларны алыштырдылар.

04.03.2016
“Юл хәрәкәте  инспекторы белән очрашу”
Кичә 1 нче “а” сыйныф укучыларының юл хәрәкәте инспекторы Аксёнова Н.Н  белән очрашу булды. Ул балаларга үзләрен юлда ничек тотараг кирәкле исләренә төшерде. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен,  җәяүлеләр өчен кагыйдәләрен, юл йөрү билгеләрен кабатладылар. Очрашу ахырында балалар блокнотлар һәм раскраскалар алдылар.

03.03.2016
Район данын якладылар!
1 нче һәм 2 нче март көннәрендә Алабуга шәһәрендә «Их имена составили славу России» исемле V республикакүләм мәктәптә укучылар өчен фәнни-гамәли  конференция үтте. Безнең районнан Югары Ослан гимназиясенең 6Б сыйныфы укучысы Александр Мельников (укытучысы Тихонова Т.Н) һәм 11 нче сыйныф укучысы Анастасия Чемоданова (учитель Осянина Г.Н.) катнашты. Алар жюрига Н.П.Саконский һәм М.И.Цветаева иҗаты турында тикшеренү эшен тәкъдим итте. Гимназистларны югары бәяләделәр, һәм алар 3 нче урынга чыктылар. Котлыйбыз!


29.02.2016
Бүген, 29 февраль көнне, Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты эшчеләре урамнарны, юлларны, баскычларны кардан чистарту,тозлы ком сибү һәм торак пунктлардан карны чыгару белән шөгыльләнәләр. Һава торышы начарлану сәбәпле «Чиста Авылым» оешмасы көне-төне урамнарны, юлларны кардан чистартты.


29.02.2016
Бүген, 29 февраль көнне, Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты эшчеләре Строителей, Полевая, Печищинский тракт, Юбилейная, Волжский проезд урамнарындагы ватылган чүп контейнерларын алыштырдылар.

27.02.2016
Гимназистлар җиңүе
27 нче февраль көнне Тәтеш шәһәрендә Яшел Үзән, Югары Ослан, Чүпрәле, Буа, Кама Тамагы, Апас, Тәтеш, Кайбыч районнарыннан волейбол буенча иң көчле егетләр һәм кызлар җыелды. Ярышта районыбыздан Ю.Ослан гимназиясе егетләр командасы һәм Печище мәктәбе кызлар командасы катнашты. Буалыларны һәм апаслыларны җиңеп, егетләребез ярымфиналга чыкты. Ярымфиналда Чүпрәле, ә финалда Яшел Үзән районын тар-мар итеп, егетләр командасы зона ярышында җиңүче булып танылды. Бу җиңү Югары Ослан гимназиясе егетләр командасына киләсе төбәк ярышлары финалында катнашырга мөмкинлек бирде.

фоторепортаж
 

25.02.2016
Бүген, 25 февраль көнне, Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты эшчеләре урамнарны, юлларны, баскычларны кардан чистарту,тозлы ком сибү һәм торак пунктлардан карны чыгару белән шөгыльләнәләр. Һава торышы начарлану сәбәпле «Чиста Авылым» оешмасы көне-төне урамнарны, юлларны кардан арчый, Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты Олимпийская һәм Чехова урамнары чатындагы “Җәяүлеләр өчен юл кичү” билгесен яңадан төзәтеп куйдылар.

19.02.2016
Бүген, 19 февраль көнне, Югары Ослан авыл җирлеге башкаоешмалардан килгән эшчеләр белән берлектә,”Геройлар Паркын” кардан чистарттылар. Югары Ослан урта мәктәбенә, район китапханәсенә, картлар интернат йортына, музыкаль мәктәпкә һәм яшьләр клубына рәхмәтебезне белдерәбез.

17.02.2016
Бүген ,17 февраль көнне, Югары Ослан  авыл җирлеге Башкарма комитеты  эшчеләре район үзәгендәге Геройлар Паркын кардан чистарттылар. Юлларга тозлы ком сиптеләр.  Электриклар Садовая, Краснофлотская, Боевая урамнарында вакыт релеларын алыштырдылар,яңа фонарьлар элделәр.


 

16.02.2016
"Яшел ут
16 нчы февраль көнне Югары Ослан районның"Кояшкай" балалар бакчасында "Яшел ут" конкурсы уздырылды. Элеге конкурста балалар бакчалары һәм тәрбиячеләр катнашты. Безнең балалар бакчасы  бу бәйгегә шушы  юнәлештә эшләгән тәҗрибә эше тупланган папка тәкъдим итте.

15.02.2016
Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне
Гимназиядә бүген көн "Вакыт безне сайлаган" дигән митинг белән башланып китте. Монда сугышчы-интернационалистларны искә алдылар. Кунакка Әфган сугышында катнашучы, сугышчы -интернационалистлар үзәге житәкчесе Плеханов С.А. һәм Чечня сугышында катнашучы Балашов А. чакырылган иде. Сергей Александрович педагог-организаторыбыз Елена Соловьеванв яшьләргә патриотик тәрбия биргәне өчен медаль белән бүләкләде. Митингтан соң алтынчылар Геройлар паркында сугышчылар каберенә чәчәкләр куйдылар. гимназиядә көне буе каравыл басып торды, тәнәфесләрдә документаль фильмнар күрсәтелде.

13.02.2016
Парламент дәрес-2016
Бүген, 12 нче февральдә, Югары Ослан гимназиясенең югары сыйныфларында “Парламент дәрес-2016” үткәрелде. Дәрестә Югары Ослан муниципаль районының башлыгы Зиатдинов Марат Галимҗан улы, белем бирү бүлегенең җитәкчесе Касимов Вилен Вакыйф улы, район хакимияте башлыгы каршында иҗтимагый палата әгъзасы Румянов Илья Николаевич катнашты.  Район җитәкчеләре һәм чыгарылыш сыйныф укучылары арасында конструктив диалог барды. Район башлыгы иҗтимагый палатаның эшчәнлеге турында сөйләгәннән соң, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар. Марат Галимҗан улы, үз чиратында, чыгарылыш сыйныф укучыларына районның үсешенә үз өлешләрен кертүләрен теләп калды. Дәрес ахырында укучыларга актив булганнары өчен рәхәтләрен әйтте, чыгарылыш имтиханнарын уңышлы гына биреп чыгуларын теләде.

13.02.2016
Кышкы спорт төрләре көне.
Үткән ял көннәрендә Югары Ослан гимназиясендә Сәламәтлек көне үтте. Әлеге чара Кышкы спорт төрләре көненә багышланганды.  2-11нче сыйныф укучылары төрле-төрле төркемнәргә бүленеп, укытучылары җитәкчелеге астында ярты көннәрен саф һавада үткәрделәр.  Ярыш хоккей, керлинг, фигуралы шуу, тимераякта йөгерү  кергән “Күңелле сартлар” уены тибында оештырылды. Балаларга һәм укытучыларга иң ошаганы чана спорты һәм бобслей булды. Моннан тыш, физкультура укытучылары кышкы спорт төрләре турында кыскача мәгълүмат әзерләгән иде. Сәламәтлек көне укучылар өчен бик күңелле һәм файдалы булды.

13.02.2016
Сабын ясау буенча мастер-класс
Химия атналыгы кысаларында 9нчы сыйныфта сабын ясау буенча мастер-класс күрсәтелде. Дәрес башында укытучы лаборатор шартларда сабын ясау буенча берничә тәҗрибә күрсәтте. Укучылар үз куллары белән хуш исле сабыннар барлыкка китерделәр. Дәрес кызыклы үтте.

12.02.2016
Сугышчы-интернационалист белән очрашу
Бүген, 12нче февральдә, сугышчы-интернационалистларны искә алу көне алдыннан 9нчы сыйныф укучыларыүзәк китапханәдә  районның сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Плеханов  Сергей Александрович белән очраштылар. Китапханә хезмәткәрләре истә калырлык әңгәмә әзерләгәннәр иде. Укучылар әлеге чарадан зур тәэсирләр алып кайтып киттеләр.

12.02.2016
Аш пешерүчеләр
Уен - баланың тормышында иң әһәмиятле урында тора. Ә үзләре уйлап чыгарган уеннар исә аерым бер урында тора. Бу уеннарда алар тирә-юньдә күргән, ишеткән, зурлардан кабатлап төрле тормыш очракларын булдыралар. "Каенкай" балалар бакчасының 2 кече төркем балалары уйнарга бик яраталар. Менә  бүген дә алар тәрбияче Ольга Гусева белән бергә аш пешерүчеләр булып уйнадылар. Уеннары бик кызыклы һәм мавыктыргыч булып чыкты. Алар янына кунакка Хрюша килде, алар аны үзләре пешергән тәмле ризыклары белән сыйладылар.

  
11.02.2016
Бүген  "Каенкай" балалар бакчасның 1 кече "В" төркемендә тәрбияче Надежда Егорова балалар өчен "Куянга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү" уенын үткәрде. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, автобуста бардылар, җәяүләр күчү урыны аркылы яшел утка уздылар. Менә шундый уен формасында узган кызыклы чаралар балаларда кирәкле белемнәр тупларга булыша.

11.02.2016
"Каенкай" балалар бакчасында тәрбиячеләр "Созвездие - Йолдызлык  - 2016" фестивален үткәрделәр. Бәйгедә  5 алып 7 яшькә хәтле балалар катнаштылар.  Барлык катнашучыларның чыгышлары матур һәм күңелле узды. Тамашачыларга да бу концерт бик  ошады, алар бәйгедә катнашкан балаларны кул чабып каршы алдылар һәм озаттылар. Шундый бәйгеләрне үткәрү киләчәктә балаларның сәләтләрен ачырга һәм аларга үсеш бирергә булышачак.

11.02.2016
Чәчәк үрентеләрен әзерләү
Кышның соңгы ае булуга карамастан, урамда кояш яз көне  җылыткан кебек нурлар сибә. "Каенкай" балалар бакчасының ишек аллары, бакчалары җәй көннәрендә  матур булсын өчен уртанчы төркем тәрбиячесе Людмила Тимиряева балалар белән бергә чәчәк утыртырга булдылар. Балалар бархатцы чәчәкләренең орлыкларын җиргә чәчтеләр. Бу орлыкларны алар тәрбияче белән бергә узган елның көзендә җыйганнар иде.

11.02.016
Кызыклы тәҗрибә
Бүген, 11.02.2016, "Каенкай" балалар бакчасының  1 кече "А" төркемендә тәрбияче Елена Сакина кар белән тәҗрибә үткәрде. Балалар бергәләп карның эрегәнен һәм суга әйләнгәнен күзәттеләр. Шулай ук суның пычрак икәнен ачыкладылар. Тәрбиячеярдәме белән урамдагы карның пычрак булганын һәм аны ашарга ярамаганлыгын, аңладылар.

11.02.2016
Кичә, 10 февраль  көнне, район культура йортында, Югары Ослан авыл җирлегенең җыены булды. Җыенда Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары информатизация и элемтә министры Роман Шайхутдинов, Дәүләт советы депутаты Халил Гиниятов, район Башлыгы Марат Зиатдинов, Югары Ослан районы прокуроры  Василий Егоровлар катнашты.
Көн тәртибендә 2 мәсьәлә каралды: 1). Югары Ослан авыл җирлегенең 2015-2016 елгы отчёты  һәм алга куелган бурычлар. 2) Югары Ослан  Межмуниципаль бүлеге МВД отчёты.
Беренче көн тәртибе буенча Вячеслав Раков, икенче көн тәртибе буенча Югары Ослан  Межмуниципаль бүлеге МВД начальник урынбасары Марсель Данилов чыгыш ясады. Өстәмә доклад ясаучылар ООО «Экоавтотрейд» оешмасы директоры Алексей  Цветков, АО РПО «Таткоммунэнерго» баш инженеры Фаиль Шарафетдиновлар булдылар. Роман Шайхутдинов Югары Ослан авыл җирлегенең эшен уңай яктан бәяләде, уңышлар теләде. Үз чиратында район Башлыгы Марат Зиатдинов күрсәтелгән ярдәме өчен кунакка рәхмәтен белдерде. Югары Ослан авыл җирлеге җитәкчесенә административ протоколлар төзү буенча эшне көчәйтергә кушты. Район прокуроры үз чыгышында авыл җирлеге белән тыгыз элемтәдә эшләвен искәртеп үтте. Йомгаклап әйткәндә, авыл җирлегенең эшендә зур кимчелекләр юк икәнлеге күренде. Чара ахырында Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты намуслы хезмәт итүче эшчеләрен: Якуб Зиятдиновны, Валерий Можинны, Александр Сорокинны, Виталий Поляковны, Дмитрий Назаровны бүләкләде. Шулай ук Югары Ослан мәктәбе һәм гимназиясе укытучылары Гөлсинә Фарукшина һәм Рузалия Җиһаншина яңалыкларны татарчага тәрҗемә итүдәге ярдәмнәре өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

10.02.2016
Сабыйлар-төзүчеләр
Сабыйлар-төзүчеләр
Уеннар һәм уенчыкларбаланың үсешендә зур әһәмияткә ия. Уен  балаларның күзаллауларын киңәйтә, аралашырга өйрәтә. “Лего” конструкторлары балаларның  логик һәм иҗади сәләтләрен үстерергә булыша, фикерли белергә,уйлап табырга булыша. “Каенкай” балалар бакчасының 2 кече төркем балалары “Лего” конструкторлары белән уйнарга бик яраталар. Үзләренең тәрбиячеләре белән алар нинди генә кызыклы уеннар уйлап тапмыйлар.

09.02.2016
Кичә, 8 февраль көнне, яшьләргә патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында, Югары Ослан гимназиясенең 11сыйныф укучылары үзләренең  укытучылары Николай Бурдин белән ОБЖ дәресен саф һавада үткәрделәр. Укучылар Геройлар Паркын кардан чистарттылар. Аларга рәхмәтебезне белдерәбез.

  

09.02.2016
Бүген, 9 февраль көнне, Югары Ослан авыл җирлегендә,  Вячеслав Раков  җәмәгать советы члены Наталья Карасева белән берлектә, гражданнарны кабул итү үткәрелде. Авыл халкын юлларны чистарту, урамнарны яктырту кебек мәсьәләләр борчый. Барлык сорауларга да җаваплар бирелде.

09.02.2016
Бүген, 9 февраль көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре юлларны, баскычларны кардан чистарту, җәяүлеләр йөри торган юлларга тозлы ком сибү белән шөгыльләнделәр.

08.02.2016
Юл билгеләре дөньясы
Бүген, 08.02.2016, "Каенкай" балалар бакчасының зурлар төркемендә "Юл билгеләре дөньясында" сюжетлы-рольле уен үткәрелде. Уен барышында балалар светофор һәм аның сигналлары белән танышыну дәвам иттеләр. Шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар, табышмаклар чиштеләр, эстафеталарда катнаштылар, пазллардан юл билгеләрен җыйдылар. Балаларга бу уеннар бик тә ошады, алар өчен бу күңел ачу да, кирәкле һәм файдалы булган мәгълүмат та туплау.

08.02.2016
Кышкы спорт төрләре көне.
Үткән ял көннәрендә Югары Ослан гимназиясендә Сәламәтлек көне үтте. Әлеге чара Кышкы спорт төрләре көненә багышланганды.  2-11нче сыйныф укучылары төрле-төрле төркемнәргә бүленеп, укытучылары җитәкчелеге астында ярты көннәрен саф һавада үткәрделәр.  Ярыш хоккей, керлинг, фигуралы шуу, тимераякта йөгерү  кергән “Күңелле сартлар” уены тибында оештырылды. Балаларга һәм укытучыларга иң ошаганы чана спорты һәм бобслей булды. Моннан тыш, физкультура укытучылары кышкы спорт төрләре турында кыскача мәгълүмат әзерләгән иде. Сәламәтлек көне укучылар өчен бик күңелле һәм файдалы булды.

  

  

05.02.2016
Куркынычлы  әйберләр  дөньясында
«Каенкай» балалар бакчасының зурлар “А” төркеме балалары тәрбияче Наталия Гаврилова белән бергә  “Иминлек юллары буйлап”  сәфәр иттеләр. Бу сәфәрнең максаты - балаларны яшәү һәм сәламәтлеккә зарар китерүче көнкүреш предметларның кирәклеге һәм файдасы белән таныштыру. Балалар табышмаклар чиштеләр,  тема буенча иллюстрацияләр карадылар, ларны тикшерделәр, рәхәтләнеп уеннар да уйнадылар: “Сүзне әйтеп бетер”, “”Әйе” булса, кул чабыгыз, “Юк” булса, аяк тибегез”, “Нәрсәне нәрсә белән эшлиләр”. Балалар шулай ук очлы предметлар белән эш итү кагыйдәләрен “Кайчы бир”, “Инәләрне ничек дөрес итеп сакларга” ситуацияләре аша өйрәнделәр. Алган белемнәрне гомумиләштерер өчен балалар мультфильм “Ябалак апакайның дәресләре – Очлы предметлар – Саклык дәресләре” карадылар.

04.02.2016
Бармаклар-тиктормаслар
Бармак уеннары сабыйлар усешендә зур роль үти. Андый уеннар баланың баш миен эшләтә һәм тизрәк «телен ачарга», хәтерен яхшыртырга ярдәм итә. Бүген, 04.02.2016, “Каенкай” балалар бакчасының 1кече  «В»  төркемендә тәрбияче  Екатерина Зеленцова балалар белән  «Бармаклар-тиктормаслар» бармак уенын өйрәнде.  Балаларга бармаклар белән уен бик тә ошады. Алар рәхәтләнеп тәрбияче артыннан кабатладылар, уңай тойгылар алдылар, күңел ачтылар!

04.02.2016
Кыш көне урамда йөрү
Кыш – балалар өчен уеннар һәм күңел ачу вакыты. Алар шатланып чаналарда, чаңгыда шуалар, кар бабайлар ясыйлар, кар атышып уйныйлар.    
Бүген,  “Каенкай” балалар бакчасының  зурлар  төркеме балалары өчен урамда төрле хәрәкәтчән уеннар, эстафеталар оештырылды. Балалар ике төркемгә бүленде. Алар һәр биремне тизрәк үтәп, ничек тә җиңергә тырыштылар, хәтта кызлар  йөгерүдә малайлардан калышмады. Ахырда исә ике төркем дә җиңеп чыкты.

04.02.2016
«Кыш көне кошларга ярдәм итегез!»
Балалар өчен урамда иң кызыгы – кошлар артыннан күзәтү. Менә бүген дә “Каенкай” балалар бакчасының уртанчы төркем балалары тәрбияче Людмила Тимиряева белән бергә кошларга җим салып алар  артыннан күзәттеләр. Тәрбияче балаларга кыш көне кошларга бик кыен икәнлеге турында сөйләде. Ләкин кошлар өчен  суык бик куркыныч түгел. Алар өчен иң кыены - кыш көне азык табу.  Кышлаучы кошлар, гадәттә, орлыклар, күркәләр, җиләкләр белән тукланалар.  Ләкин кошларга җылыныр өчен ризык җәйгә караганда кыш көне күбрәк кирәк. Шуның өчен кешеләр кышын кошлар өчен җимлекләр ясыйлар, аларны кайгырталар. Менә шундый нәтиҗәгә килделәр балалар урамнан кергәч.

02.02.2016
Кичә , 2 февраль көнне, Югары Ослан  авыл җирлеге Башкарма комитеты  эшчеләре район үзәгендәге Геройлар Паркын кардан чистарттылар. Набережная, Школьная, Парковая, Приволжская и Советская урамнарындагы чүп контейнерлары мәйданчыкларын да кардан арчыдылар.

02.02.2016
Бүген ,2 февраль көнне, Югары Ослан  авыл җирлеге Вячеслав Раков кабинетында җәмәгать советы утырышы булды. Утырышны отец Владимир алып барды. Көн тәртибендә Свято-Николо-Ильинской  чиркәвенең фасадын ремонтлау мәсьәләсе күтәрелде. Утырышка оешма җитәкчеләре, бизнесменнар чакырылган иде. Счет ачып, шунда акча күчерү тәгъдим ителде.

28.01.2016
Кичә, 27 гыйнвар көнне, Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты бинасында Югары Ослан мәктәбенең 6 сыйныф укучылары класс җитәкчесе Хуртина С.В. җитәкчелегендә 2 сайлау округы депутаты  Вячеслав Раков белән очрашу үткәрделәр. Укучылар Югары Ослан авыл җирлеге депутатларының эшчәнлеге белән кызыксындылар. Бөтен сорауларына да укучылар җаваплар алдылар. Шулай ук балалар Геройлар Паркыннан музыка мәктәбенә бара торган юлда җәяүлеләр өчен билге куюны сорадылар. Депутат бу тәгъдимне язгы-җәйге планга кертергә вәгъдә бирде.

28.01.2016
Икмәк барсына да баш
Икмәк - кешенең хезмәт җимеше, байлык һәм иминлек символы. Элек кадерле кунакларны һәрвакыт ипи һәм тоз белән каршы алганнар. Икмәктән дә кадерлерәк, кыйммәтрәк нәрсә юк. Кызганычка каршы, кайбер балалар ипинең кадерен белмиләр, аның өчен күпме тир, хезмәт түгелгәнен аңламыйлар. "Каенкай" балалар бакчасының зурлар "А" төркеме тәрбиячесе Наталия Гаврилова ипинең кадерле ризык булуына багышланган эшчәнлекне үткәрде. "Бөртектән алып икмәккә хәтле" дидактик уенда балалар тәрбияче белән бергә кечкенә арыш бөртегенең озын һәм авыр юлын күзәттеләр. Балалар ипинең нинди авыр хезмәт белән табылганын белделәр, аны ясаган кешеләрнең профессияләре белән таныштылар: тракторчы, комбайнчы, игенче, икмәк пешерүче. Наталия Николаевна балаларны шулай ук икмәк турында булган әйтемнәр, мәкальләр белщн таныштырды. Ахырда балалар "Икмәк - өстәлебездә иң кадерле ризык!" - дигән нәтиҗәгә килделәр.

27.01.2016
Бүген, 27.01.2016, "Каенкай" балалар бакчасының уртанчы төркемендә  тәрбияче Елена Cальцинова балаларны йон һәм күрек материаллары белән таныштырды. Эшчәнлек барышында балалар йонның ничек барлыкка килүен, аннан ничек җепләр ясалуын, җептән ничек киемнәр килеп чыкканын белделәр. Балалар йоннан нинди әйберләр бәйләп була икәнен сөйләделәр. Елена Николаевна балаларга бәйләү энәләре һәм эләктергеч белән бәйләнгән әйберләрне күрсәтте. Балалар өчен иң кызыгы итекнең ясалуы турында булды. Тәрбияче шулай ук  балаларга  күрек, аннан ясалган киемнәр һәм аларны кайчан кияргә кирәк икәнлеге турында сөйләде. Балалар Елена Николаевнаны  зур кызыксыну белән тыңладылар һәм әңгәмәдә катнаштылар.

26.01.2016
Бүген, 26 гыйнвар көнне, Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитетының административ бинасында Ленара Хусаинов, Вячеслав Раков, җәмәгать советы рәисе Ривхат Халиков һәм күпкатлы йортларның старшийлары катнашында киңәшмә булды. Шулай ук ООО «Управляющая компания «Управдом»нан вәкилләр чакырылган иде. Йортларда яшәүчеләрнең акчалары агымдагы һәм капиталь ремонтка ничек бүленеше каралды. ООО «Управляющая компания «Управдом»га ремонт эшләре һәм актлар төзү буенча рекомендацияләр бирелде. Шулай ук ООО «Управляющая компания «Управдом» эшчеләренә күпкатлы йортларда счетчикларының эксплуатация срокларын карарга, кирәк булса алыштырырга кушылды. Договорларны подрядчиклар белән турыдан-туры төзергә тәгъдим ителде.

22.01.2016
Бүген, 22гыйнвар көнне, Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты эшчеләре “Геройлар Паркын”,баскычларны, җәяүлеләр йөри торган юлларны кардан чистарттылар. Шулай ук Яңа ел чыршысын җыю эшенә керештеләр. «Чиста Авылым» оешмасы эшчеләре,күп кар яву сәбәпле юлларны, урамнарны кардан чистарттылар.

20.01.2016
Тарих дәресендә проектлаштыру.
Югары Ослан урта мәктәбенең тарих дәресләрендә актив рәвештә проектлар яклау формасы актив кулланыла. Укучылар үзләре сыйныфташларына яңа теманы җиткерәләр. Мондый дәресләр зур әзерлек сорый. Бу атнада 5 “А” сыйныфы укучылары “Илиада” һәм “Одиссея” хакында сөйләделәр. Иң шәп сөйләүче итеп Джумаева Азалия танылды.

19.01.2016
"Гжель подносы"
19.01.2016. "Каенкай" балаларбакчасыныңуртанчытөркембалалары гжель сәнгатебеләнтаныштылар. Эшчәнлекбарышындатәрбияче Алла Галеева балаларны Гжель декоратив-гамәлисәнгатенең  килепчыгутарихыбеләнтаныштырды.  
Балалартүгәрәккәбасып  "Әкияти Гжель" музыкасынабиеделәр. Соңыннаналарүзләреяртысәгатькә гжель осталарынаәйләнделәр. Балаларга почта аша альбом битләрендә  "җибәрелгән" савыт-сабаларныбизәргә туры килде. Ахырдабалаларныңрәсемнәреннәнкүргәзмәоештырылды.

19.01.2016
Бүген, 19 гыйнвар көнне, Чехов урамындагы Югары Ослан авыл җирлегенең административ бинасында, Рифкат Халиков җитәкчелегендә җәмәгать советы булды.
Түбәндәге мәсьәләләр күтәрелде:
1) Автодорожная, Пионерская, Дружба урамнарындагы карны чистарту;
2) Күпкатлы йортларда ОДНны исәпләү;
3) Инвалидлар җәмгыяте эшен  оптимизацияләү.
Бөтен сорауларга да ачыклык кертелде һәм җаваплар бирелде.

19.01.2016
Бүген, 19 гыйнвар көнне, «Святое Богоявление , Крещение Господне» бәрәме хөрмәтенә, Владимир  атакай җитәкчелегендә, тәре йөреше үткәрелде. Су коена торган бәке Югары Осланның  Ленин урамы Идел елгасының боз кичү юлыннан 50 м читтәрәк ясалган. Биредә  медицина хезмәткәрләре, хокук саклау органы эшчеләре һәм Югары Ослан  авыл җирлеге җитәкчесе Ленар Хусаинов кизү тордылар.

18.01.2016
Бүген,18 декабрь көнне,Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма  комитеты эшчеләре Геройлар Паркын, урамнарны , җәяүлеләр йөри торган юлларны кардан чистарттылар. Печищинский тракт, ИП «Бузунов» янындагы чүп контейнерлары алыштырылды.Һава торышы бозылу сәбәпле, «Чиста Авылым» оешмасы  эшчеләре , район үзәгендәге урамнарны кардан чистарту эшенә керештеләр.

18.01.2016
2016 ел – ярты гасырлык юбилей елы!
25 ел – балалар бакчасы өчен бик зур юбилей. Дөнья тарихы күләмендә карасаң, ул, бәлкем,  кечкенә бер мизгел, ә безнең өчен – ул үзе бер гомер. Юбилей – нәтиҗәләр ясау, ирешкән  уңышлар, киләчәккә планнар турында уйланулар өчен вакыт. Узган еллар эчендә балалар бакчасы иҗади эзләнүләр белән бергә тәрбия эше буенча зур тәҗрибә туплады, материаль-техник базасын яңартты.
Ачылган көненнән башлап, 2014 елга кадәр балалар бакчасының алыштыргысыз җитәкчесе  - Гимадеева Надежда Александровна булды.  Надежда Александрована балалар бакчасын камилләштерү һәм материаль базаны яңарту эшенә зур өлеш кертте

14.01.2016
Кичә, 14 декабрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты эшчеләре Геройлар Паркын, .Чехов, Пугачев, Колхозная урамнарын, җәяүлеләр йөри торган юлларны,баскычларны кардан чистарттылар.

13.01.2016
Бүген «Салават күпере балалар бакчасында» , кечкенә төркем балалары өчен « Сихри кышкы урман буенча сәяхәт»- дип аталган чара үткәрелде. Чараның төп максаты- балаларда җыр-моңга карата мәхәббәтен арттыру, бер берсенә карап уңай үрнәк алу иде.  Балалар рәхәтләнеп сихри илгә юл тоттылар, карлар аша үттеләр, кышкы урман турында әкият карадылар, урман җәнлекләре белән таныштылар, төрле уеннар уйнап, биюләр башкардылар. Чара балалар күңеленә бик хуш килде!

12.01.2016
Балаларның куркынычсызлыгы –  ата-аналарның бурычы!
Бүген, 12.01.2016, “Каенкай” балалар бакчасының тәрбиячесе Екатерина Зеленцова  балалар киемен белән бизәүгә багышланган  “Кайгыртучан әни” бәйгесен үткәрде.  Иң әвәл ата-аналарга яктылыкны кире кайтаргыч элементларын куллану мөһимлеге һәм кирәклеге турында мәгълүмат бирелде, презентация күрсәтелде.  Бәйгенең икенче өлешендә  ата-аналар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, шигырьләр укыдылар, балаларның киемнәрен  яктылыкны кире кайтаргыч элементлар белән бизәделәр. Барлык катнашучылар бәйгегә  иҗади якын килергә, биремнәрне җитдилек белән үтәргә тырыштылар.
Бүләксез беркем дә калмады!

12.01.2016
Бүген, 12 декабрь көнне, Чехова һәм Заовражная урамында яшәүчеләрнең сораулары буенча гомуми йорт хезмәтләренә тотылган акчаны түләү тәртибен җәмәгать оешмасы әгъзалары карады. Утырышны җәмәгать советы рәисе Рифхат Халиков алып барды. Нинди суммадан ОДН җыелганы аңлатылды. Кешеләр һәр айның 25 числосына счетчик күрсәтмәләрен бирергә тиешләр. Счетчик күрсәтмәләрен бирмәүчеләргә ОДН ( күбрәк суммада ) түләтеләчәк. Киләчәктә счетчикларны тикшерү буенча комиссия төзеләчәк. Алар законсыз су куллану очракларын тикшерәчәкләр.
Халыктан үтенеп сорыйбыз, счетчик күрсәтмәләрен вакытында бирегез!

12.01.2016
Кичә, 11 декабрь көнне, Югары Осланнан Аракчинога Идел аша юл ачылды. Бу юл Казанга бару вакытын кыскарта. Бер якка чыгу бәясе 100сум. Максимально 2 тонналы автомобильләргә чыгарга рөхсәт ителә.

12.01.2016
Кичә, 11 декабрь көнне, Югары Ослан Башкарма комитеты авыл җирлеге эшчеләре Геройлар Паркын, баскычларны һәм җәяүлеләр йөри торган юлларны кардан чистарттылар.

08.01.2016
Иминлек сагында
Белем бирү оешманың иминлеге – ул реаль һәм мөмкин булган хәвеф-хәтәрләрдән саклану чаралыры. Бәйрәм көннәрендә иминлек кысаларында “Каенкай” балалар бакчасының хезмәткәрләре көндезге вакытта районның башка белем бирү оешмалары кебек үк кизүлек оештырдылар.
Кизү торучылар оешмада иминлекне һәм тәртипне саклыйлар:
• Янгыннарны кисәтү;
• Кыйммәтле әйберләрне саклау;
• Террористларга каршы саклану;
• Тереклек тәэмин итү системасы (канализация, ут, су, җылыту)
Тәҗрибә күрсәткәнчә, әгәр дә  булачак нәтиҗәләрне алдан күрергә өйрәнсәң, алардан сакланып калу күпкә җиңелерәк булыр иде. Шуның өчен  һәрберебезгә  күзәтүчәнлекне үстерергә, үзенең һәм кеше хаталарын тикшерә белергә, куркыныч күрсәтә торган яшерен билгеләргә  игътибар итәргә өйрәнергә кирәк.

Соңгы яңарту: 2017 елның 9 гыйнвары, 08:04

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International