Яңалыклар 2016

26.12.2016
“Кышкы фантазияләр”
Канаш авылы мәдәният йорты яныннан узып китүчеләрнең һәркайсы, кардан ясалган төрле сыннарга карап, елмаеп узып китә. Аларны мәдәният йорты эшчәннәре Альбина Валькоа һәм Ольга Баймяшкина ясады. Суык көннәрдә крны тәгәрәтеп булмый, менә шул вакытта инде фантазия ярдәмгә килә! Нәтиҗәдә, чүп качыкларына тутырылган карлар ярдәмендә Кар бабай, матур гына күбәләк корты барлыкка килде. Көннәрне бераз җылыткач, алар янында киләчәк елның символы - Әтәч пәйда булды. Аның кикеригенә кулыңны куеп, теләк теләргә дә була.

22.12.2016
Канаш авылы җирлеге Башлыгы Николай Вальков Югары Ослан муниципаль районы делегациясе составынды Татарстан Республикасы муниципаль оешмаларының XI съездында катнашты.

21.12.2016
Үзенең 85-яшьлек туган көнен Канаш авылында яшәүче Федорова Клавдия Григорьевна балалары, оныклары, оныкчыклары әйләнәсендә уздырды. Ул гомере буе колхозда дуңгыз караучы булып эшләгән, тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстергән хәзерге вакытта аларның игътибарын һәм кагыртучанлыкларын тоеп яши.
Ветераннар оешмасы рәисе Людмила Костюнина да юбилярны олы тормыш бәйрәме белән котлады.

21.12.2016
Канаш авылы җирлеге Башлыгы Николай Вальков, Югары Ослан муниципаль районы делегациясе составында, Буада уздырылган зона семинар-киңәшмәсендә катнашты. Әлеге чара авыл халкының эш активлыгын үстерү, хуҗалыкларга булышлык күрсәтү һәм кече хуҗалыкларны, шул исәптән гаилә фермаларын үстерү мәсьәләләренә багышланган иде.

18.11.2016
Рәсми
2016нчы елның 18нче ноябрендә Канаш авылы мәдәният йортында халык алдында тыңлаулар узды. Анда Канаш, Түбән Күл, Йолдыз авылларында яшәүче халык, учреждениеләр җитәкчеләре катнышты. Әлеге тыңлаулар  “Югары Ослан муниципаль раонының Канаш авылы җирлеге бирләрен куллану һәм төзү Кагыйдәсенә үзгәрешләр кертү”  проектын хүл итүгә багышланган иде.
Тыңлаулар барышында проектка тәкъдимнәр, төзәтүләр, искәрмәләр кертелмәде.  
Тыңлаулар ахырында Канаш авылы җирлегенең утырышында карарга дигән тәкъдим карар кылынды.

28.10.2016
Бүген  Канаш авыл җирлеге хезмәткәрләре , мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе эшчәннәре Үзәк урамдагы чишмә тирәсен төзекләндерү эшләрен башкардылар.

26.10.2016
“Урман утырту көне” акциясе кысаларында Канаш авылы җирлеге эшчәннәре 5 каштан  һәм 10 нарат үсентеләре утырттылар.

19.10.2016
Грипптан саклану чараларының иң нәтиҗәлесе дип табиблар вакцина ясау ысулын күптән инде таныдылар. Әлеге очракта грипп белән авыру очракларын киметеп була, ә зарарланган очракларда чирнең барышын җиңеләйтә. Вакцина организмга чир белән көрәшергә ярдәм итә һәм башкаларга авыру иярүдән саклый. Канаш ФАПы фельдшеры планлаштырылган вакцина ясау эшләрен уздырды. 103 кеше вакциналаштырылды.

06.10.2016
2016нчы елның сентябрь аенда төзекләндерү буенча күп кенә эшләр башкарылды. Тулысынча чишмәләрнең агач коелары алыштырылды. Коеларны яңадан кызыл кирпечтэн ясадылар. Шулай ук кое капкачларын да калыйдан эшләнде.  Коеларны тимер сетка белэн уратып алдылар.

02.10.2016
2нче октябрь көнне Канаш авыл мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган коцерт булды. Печищи авылы “Калинушка” халык коллективы чыгыш ясады. Концерттан соң ветераннар чәй табыны янына җыелдылар, тәмле чәйләр эә-эчә, яшьлекләрен искә алдылар.

24.08.2016
Канаш авылы мәдәният йортын төзекләндерү эшләре дәвам итә: мәдәнят йортының, китапханәнең диварларын ясау һәм буяу эшләре тәмамланды, җылылык бирү ситемасы өстендә эшләр дәвам итә. Мәдәният йорты һәм китапханә эшчәннәре дә кырыйда калмадылар: чүп-чар җыялар, тәрәзәләрне буыйлар.

24.08.2016
Иртәдән авыл җирлегенең үзәк мәйданында юл салу техникасы, асфальт төягән  КАМаз машиналары җыелган иде – юл төзүчеләр асфальт җәя башладылар.

23.08.2016
23нче август көнне Канаш авылы җирлегендә Югары Ослан муниципаль районы җитәкчесе Хәкимҗанов Ленар Сәетҗан улы катнашында авыл халкы җыены узды. Канаш авыл җирлге Башлыгы Николай Вальков авыл халкына  авыл җирлегенең соңгы еллардагы үсеше белән һәм 2017нче елга перспектив планы белән таныштырды.
Авыл җирлегендә төрле программалар эшли. Алар буенча урамнарда утлар кабынды, ФАП төзелде, юл төзелә.
Ленар Сәетҗан улы район тирәсендә эшләүче  федераль һәм республика программалары, районның киләчәктә үсеш программалары белән таныштырды, 2016нчы елның 18нче сентябрендэ узечак сайлауларда актив катнашырга өндәде. Соңыннан авыл кешеләре кызыксындырган сораулар бирделәр. Һәр бирелгән сорауга тулы җаваплар алынды.

25.07.2016
25нче июль Канаш авыл җирлегенең унберенче киңәшмә утырышы узды. Анда 2016нчы елның беренче яртыеллыгында бюджетны куллану, 2017 нче елда референдум уздыру турындагы сораулар каралды. Авыл җирлеге Башлыгы  Николай Вальков авылларны төзекләндерү буенча эшләнгән эшләр турында әйтеп узды.  Киңәшмә эшендә Югары Ослан муниципаль районының  Совет Аппараты җитәкчесе Никитина Л.Н. катнашты.


 

 

22.07.2016
Канаш авыл җирлеге тирәсендә авыл хуңалыгын исәпкә алу бара. Исәпләүче Косарева Елена авыл җирлегенең һәр хуҗалыгын йөреп чыга. Авылда яшәүчеләр барын да аңлыйлар һәм исәпләүченең һәр соравына төгәл җавап бирәләр.

09.07.2016
Авыл җирлеге Башлыгы Вальков Николай  “Хезмәтне саклау буенча сораулар”  “Пожар-техник минимум” программасы буенча курсларда укулар уза.

09.07.2016
Түбән Күл авылында автомобиль юлын төзү эшләре дәвам итә.

29.06.2016
Профессиональ бәйрәм алдыннан Югары Ослан үзәк район хастаханәсе медицина хезмәткәрләре котлаулар кабул иттеләр. Бүләкләнүчеләр арасында безнең фельдшеребез -  Вальков Нина Александровна. Ул озак еллар буе намуслы хезмәте өчен Югары Ослан үзәк район хастаханәсе профсоюз оешмасының Мактау Грамотасы белән бүләкләнде.
Чын күңелдән аны котлыйбыз һәм сәламәтлек телибез!

24.06.2016
Авыл җирлегендә оешмалар һәм җәмәгать урыннары тирәләрендә үләннәрне чабу эшләре алып барыла. Үзләренең шәхси тракторлары белән авылда яшәүчеләр Владимир Иванов һәм Григорий Гаврилов зур ярдәм күрсәтәләр.

24.06.2016
ААҖ «Татавтодорның” Апас филиалы Түбән Күл авылының Яшьләр һәм мәктәп урамнарында күперләр төзү эшләрен тәмамладылар.

22.06.2016
22нче июнь көнне Канаш авылы җирлеге делегациясе митингта катнашты. Әлеге митинг “Истәлек һәм кайгы көненә” һәм Югары Ослан авылында Истәлекле таш ачуга багышланган

10.06.2016
Түбән Күл авылында автомобиль юлы төзү сәбәпле Казан шәһәренең “Энергоальянс” оешмасы юл белән кисешкән урыннарда электр таянычларын алыштырдылар.

01.06.2016
Түбән Күл авылына автомобиль юлын реконструкцияләү эшләре башланды. Яшьләр урамындагы чокырны күмү эшләре алып барыла. Әлеге эшләрне  “Татавтодор” ААҖенең Апас филиалы башкара.

22.02.2016
Хәрби-патриотик уен “Аҗаган”.
22нче февраль көнне Олы Мәми урта мәктәбендә хәрби-патриотик уен “Аҗаган” узды.

Соңгы яңарту: 2017 елның 10 гыйнвары, 09:20

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International