28.12.2016
Чыршы бәйрәме
28 нче декабрь көнне Макыл урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Чыршы бәйрәме узды. Балалар әйлән-бәйлән җырларын җырладылар, биеделәр. Кыш бабай белән Кар кызының бәйрәмгә килуе аларны бик шатландырды. Балалар аларга җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм яңа ел дискотекасы белән тәмамланды, анда укучылар үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.
28.12.2016
"Уйна шәһәр"
Макыл урта мәктәбендә мәктәп яны лагере үз эшен дәвам итә. Бүгенге көн "Чыныгу" темасына эңгәмә белән башланды. Балалар чыныгуның төрле ысуллары һәм аның сәламәтлеккә файдасы турында белем алдылар. Иртәнге аштан соң , әлбәттә, яңа ел бәйрәме турында да искә алдылар. Укучылар зур кызыксыну белән "Яңа ел бәйрәме төрле илләрдә" викторина сорауларына җавап бирделәр. Балаларга аеруча "Уйна шәһәр" дигән спорт бәйрәме ошады. Алар конкурсларда һәм эстафеталарда актив катнаштылар. Көн бик күңелле узды.
28.12.2016
Яңа ел һәр кешенең яратып, көтеп алган бәйрәме. Аны иң якын кешеләр бергә җыелып каршы алалар. Тормышта төрле хәлләр очрый, олы яшькә җитеп ялгызы гына гомер кичерүче кешеләр дә юк түгел.
Мондый очракта гаилә белән каршы ала торган бәйрәмнәр күңелне китеп, авырттырып үтәләр. Кеше белән аралашып, бер-береңнең хәлен белешкәндә генә ялгыз тормышка ямь өстәлә, үзеңнең кем өчендер кирәкле икәнеңне тоясың.
Яңа ел алдыннан авыл китапханәчеләре Хисамова М.В., Першина Н.А., халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү оешмасы “Өмет утравы” үзәге хезмәткәре Шадрова М.Н. һәм шәфкать туташы Бизяева М.Н. белән берлектә олы яшьтәге китап укучыларны бәйрәм белән котладылар.
Кыш бабайның котлавын алар балалар күк шатланып кабул иттеләр, кыш турында шигырьләр искә төшереп, кыш бабай сыеннан авыз иттеләр. Китапханәчеләр дэ булэксез килмәделәр, бу юлы алар бәйрәм бүләге итеп кулдан ясаган чыршылар тапшырдылар. Шәфкать туташы исәнлекләрен белеште, киңәшләрен бирде, ярдәм күрсәтте. Шулай итеп, көтелмәгән күчтәнәчләр белән бергә, күңел җылысы да кабул итте бу көнне олы яшьтәгелэр. Билгеле бар кешене дә котлыйсы килә, бәйрәмнәр тыныч узсын, Яңа ел һәрберебезгә тазалык, саулык, байлык һәм бәхетле тормыш алып килсен ! Эшләребез уң, ниятләребез изге, күгебез тыныч һәм аяз булсын!
.jpg)
.jpg)
27.12.2016
Дуслар түгәрәгендә.
Бүген Макыл урта мәктәбендә “Кар бабай” лагерьнең икенче көне узды. Бу көн күңелле зарядка белән узды. Балалар яңа ел музыкасы яңгыраган чакта чыршы тирәсендә биеделәр, алар яхшы кәеф көн буена алдылар.Витаминлы иртәнге аштан соң барысыда кышкы сәяхәткә кызыклы уеннар уйнарга киттеләр. Урамнан соң, аларны юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча күңелле викторина һәм кышкы чорда куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж көтте. Көндезге ашны ашагач, укучылар “Лего” һәм “Тылсымлы иҗат”түгәрәкләренә кунакка киттеләр. ”Лего”да балалар чыршылар җыйдылар һәм конструировать иттеләр , ә”Тылсымлы иҗат”та кар бабайлар, кар кызларын тектеләр. Көн азагында барлык укучылар да әкият викторинасында актив катнаштылар һәм рәхәтләнеп “Морозко “ әкиятен карадылар.

27.12.2016
Яңа ел һәркешенең көтеп алган бәйрәме, яше карты аның сихри көченә, серлелегенә ышана. Яңа елга яңа эшләр, хәерле гамәлләр өмет итеп керә. Бу елда шулай өметләребезне аклап хәерлесе белән килсен дип телибез.
Макыл авылы җирлеге рәисе Алина Илшатовна Матвеева, китапханәчеләр Хисамва М.В., Першина Н. А. һәм халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү оешмасы “Өмет утравы” үзәге хезмәткәре Шадрова М.Н. белән берлектә сугыш ветераннарын киләсе Яңа ел бәйрәме белән котладылар. Бу алар өчен көтелмәгән шатлыклы вакыйга булды. Авыл җирлеге идарәсе рәисе аларны котлап матур теләкләр теләде, бүләк тапшырды. Китапханәчеләр үз куллары белән кечкенә чыршы ясап, бәйрәм рухы күңелләрдә озак саклансын дип теләделәр. Ветераннарга алгы көннәрдә сәламәтлек юлдаш булсын дигән теләктә калдылар. Кыш бабай күпне күргән, авыр юллар үткән дусларын капчыгындагы күчтәнәчләр белән сыйлады, аларны балачакларына кайтарды. Берничә минутлык балачак мизгелләренә кайтуларына алар бик шатландылар, күзләренә килгән күз яшеләрен яшермәделәр.
Лабутов Николай Михайлович, Кузнецов Николай Кузьмич, Махнин Александр Иванович авыл җирлеге рәисенә, килгән кунакларга ихлас рәхмәт белдерделәр, авылдашларын бәйрәм белән котлап, илләргә тынычлык теләделәр.


27.12.2016
Рус Макылы китапханәсе яңа ел бәйрәме алдыннан быелгы елның яңа китаплар белән соңгы посылкасын алды һәм “Яңа китаплар” исемле күргәзмә оештырды. Күргәзмәдә тарихи, детектив, фантастик эчтәлекле, мәхәббәт романнары, шулай ук балалар өчен кызыклы һәм файдалы китаплар куелды.

27.12.2016
Мәктәп яны лагереның ачылуы
Мәктәп урта мәктәбендә “Кар бабай” дип исемләнгән лагерь үз эшен башлап җибәрде. Кышкы каникуллар вакытында балалар үзләренең ялларын бик файдалы һәм кызыклы үткәрәчәкләр. Лагерьда ял итүчеләр 2 отрядка бүленделәр, һәр отряд үзенең исемен, девизын билгеләде. Монда балаларны төрле маҗаралар, бәйгеләр, ярышлар, викториналар, очрашулар көтә.

26.12.2016
Сәет авылында Югары Ослан район советы депутаты Цветков А.А., районның ветераннар оешмасы җитәкчесе Троицкая Р.С. катнашында халык җыены булып узды. Җыенда авыл тормышына караган сораулар күтәрелде һәм килэчэккэ планнар каралды

23.12.2016
Идел буе урман хуҗалыгы, авыл җирлеге идарәсе белән берлектә Рус Макылы базарында чыршы һәм нарат агачлары сату оештырылды.

23.12.2016
Безгә Яңа ел килә.
Бүген Макыл урта мәктәбенә кышкы гүзәл – ямь-яшел чыршыны алып кайттылар.Укучылар киләсе бәйрәмгә,биюгә,көтеп алган Кыш бабай белән Кар кызына шатланып чыршыны биләп алдылар. Һәрбер бала йөрәгенә, Яңа ел үзенчәлекле бер вакыйга булып уелып кала. Яңа ел алар өчен гел әкияти, күтәренке күңел өстәүче, маҗаралы бәйрәм! Яңа ел-ул, ел буе көтеп алган ,әкияти бәйрәм,әлеге бәйрәмдә могҗизага ышанасы, аны туган-тумачаларыбызга бүләк итәсебез килә.

23.12.2016
23 нче декабрь көнне Макыл авылы җирлегендәге базар җанланып китте Яңа ел бәйрәменә ашамлыклар, кием-салымнар гына түгел, ә Идел буе урман хуҗалыгы бәйрәм өчен чыршылар алып килде. Макыл авыл идарәсе мәктәп, мәдәният йортлары өчен чыршылар сатып алды.
Шулай итеп бу базарда авыл халкына җаны теләгән чыршы агачын сатып алырга мөмкинлек туды.
.jpg)
22.12.2016
Макыл авылы җирле идарәсендә халыктан җыелган үзкерем акчасына өч данә су тартыру җайланмасы сатып алынды.

21.12.2016
Макыл авылы җирлегенә караган су тартыру җайланмаларына техник паспортлар ясау өчен, ул эш белән шөгыльләнүче берләшмә хезмәткәрләре Кләнче, Сәет, Рус Макылы җирлекләрендәге скважиналарны тикшереп чыктылар һәм җайланмаларның торышы тәртиптә дип хэл иттелэр.

21.12.2016
Авыл идарәсе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә иске авыл идарәсе бинасын тәртипкә китерделәр, зур күләмдә макулатурага тапшырырга материал җыйдылар.
.jpg)
21.12.2016
Бу көннәрдә кар яуды. Шуңа Рус Макылы, Исаево, Сәет авыл җирлекләрендә, Макыл авылы җирлегенә караган оешма тирәләрендә юлларны чистарту эше оештырылды, кешеләр һәм транспорт өчен юл ачылды.

21.12.2016
Рус Макылы авыл китапханәсендә “Яңа ел алдыннан...” исемле Яңа ел бәйрәме уңаеннан бик бай күргәзмә оештырылды. Биредә укучылар, ата-аналар чыршы бәйрәменә шигырьләр һәм кызыклы хикәяләр белән таныша алалар.
“Үз кулларың белән әкияттәй могҗиза” киштәсендә Яңа ел чараларына нинди костюм белән барырга, аларны ничек тегәргә кирәклеген кхрсәткән китап һәм журналлар тәкъдим ителә.
Нәни балалар өчен оештырылган киштэдэ чыршы бәйрәменә караган барлык төр уенчыклар куелган. Балалар уйный да, укый да, хыялана да алалар биредә. Чөнки Яңа ел бәйрәме иң сихри, матур бәйрәмнәрнең берсе.
Китапханә 4 нче һәм 6 нчы январьнын, кышкы каникул көннәрендә узачак чараларга чакыра. Рәхим итегез, сез үзегезнең вакытыгызны күңелле уздырырсыз.
20.12.2016
20 нче декабрь көнне Буа шәһәрендә муниципаль берлекләр Советы җитәкчесе Минсагит Закирович Шакиров һәм премьер министр урынбасары Марат Готович Ахметов катнашында авыл җирлекләрендә идарә итүне активлаштыру мәсьәләләре каралды. Бу семинарда авыл җирлеге рәисе Матвеева А.И. катнашты.

20.12.2016
Макыл урта мәктәбендә өстәмә белем бирү түгәрәкләр актив эшлиләр: музыкаль, хореография, декоратив-гамәли сәнгать түгәрәкләре, техник юнәлештәге (легоконструирование, робототехника, авиамоделирование, багги,агач эшкәртү).Укучылар бу түгәрәкләргә теләп йөриләр һәм нәтиҗәләрне дә озак көттермиләр.Менә 7-9 нчы декабрьдә Халыкара күргәзмәдә машина төзелеше һәм металлообработка Казан күргәзмәсендә катнаштылар ,ә “3D-әкият” республика конкурсында Ширяева Маргарита һәм Каримуллина Аделя (җитәкчеләр Ширяев Е.Г. һәм Мартышина И.А.)3 нче урынны яуладылар. Гыйнвар башында роботехника ярышлары булачак: сумо һәм шортек.Үзенең сәләтен һәркем күрсәтә алачак.

20.12.2016
Яңа елны көткәндә
Барыбызның да көтеп алынган Яңа ел бәйрәменә санаулы гына көннәр калып бара. Бу көнне һәркемнең күңелендә ниндидер шатлык, бәхет, могҗизалык хисләре була. Бәйрәм тагын да күңеллерәк узсын өчен, аңа хәзерлек кирәк. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан мәктәпне һәм аның тирәсен бизәү – бәйрәмгә әзерлекнең бер чарасы. Традиция буенча мәктәп алдындагы чыршы бизәлә, төрле фигуралар эленә, кардан әкият геройлары әвәләнә. Шулай ук сыйныф бүлмәләре дә көннән-көн бәйрәм төсен ала, бәйрәмгә хәзерлек барлык җирдә дә сизелеп тора. Балалар бик теләп Яңа елга багышланган җырлар, биюләр, шигырьләр өйрәнәләр.

16.12.2016
“Сәламәт кешеләр белән көчле ил”
16 нчы декабрь көнне Казан шәһәрендә иҗтимагый-мәдәни проектлар конкурсында катнашып, муниципаль берәмлекләрдә җиңү яулаучыларның түгәрәк өстәле булып узды. Биредә республика буенча мәдәни ял итү оешмалырында наркомания темасын чагылдырган, сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү буенча проект эшләре каралды. Макыл авылы мәдәният йорты бу ярышта җиңүче исеменә лаек булды.
“Көчле бул- наркотикларга каршы тор” проектының авторы Махнина Наталья Александровна мәдәният министрлыгында узган шушы түгәрәк өстәлдә катнашты һәм үзенең бу теманы проектында оста яктыртуы өчен диплом белән ноутбук кабул итеп алды.
16.12.2016
Су белән тәэмин итү инженерлык челтәрләре тарафыннан су челтәренең төзеклеге, счетчикларның эш вакыты һәм дөрес ялгануын тикшерү вакытында, гомуми су челтәренә законсыз тоташтыру закон буенча җәзага тартыла. Алар бу очракта акт төзеп закон буенча, аерым хуҗалыклар 1000-1500 сумга, җаваплы кешеләр 2000-3000 сумга, ә юридик затлар 20 меңнән 30 мең сумга тикле административ штрафка тарталар. Шулай ук закон бозучылар 158 нче маттәнең “Б” пункты нигезендә ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
ТР Административ хокук бозулар Кодексы нигезендә мондый кагыйдә бозучыларга зур күләмдә штраф салу каралган. Экологлар тарафыннан билгеләнгән җәза тагын да катгыйрак булачак, ди җәмгыять белгечләре. Җәза рәвешендә бу гражданнарга норматив буенча исәпләнгән алты айлык түләү янәдән билгеләнәчәк. Кулланучы белән җәмгыять арасында төзелгән килешүдә күрсәтелгән кеше саны, автотранспорт, бакча мәйданы, мунча турындагы мәгълүматтан исәпләп, алты айлык уртача түләү кимендә зур сумманы тәшкил итәчәк.
Тагын бер мөһим мәсьәлә – су счетчигына пломба куелу, мөстәкыйль рәвештә счетчик урнаштыручылар шактый. Ә пломба куелмау су кулланучыга 1500 сум күләмендә штраф салырга мәҗбүр итә.
12.12.2016
Келәнче авылы җирлегендә яшәүчеләр , клуб хезмәткәрләре белән берлектә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылгашлары хөрмәтенә куелган һәйкәл тирәсен тәртипкә китерделәр. Еллар дәвамында азып, үсеп киткән куакларны кисеп, һәйкәл тирәсен чистарттылар. Бу эштә Келәнче округы җирле депутаты Хакимов Рузалит Талгатович зур ярдәм күрсәтте.

07.12.2016
Биегез, биегез, файдасы күп белегез.
Макыл авылы мәдәният йортында бию түгәрәге эшли. Аның җитәкчесе Югары Ослан сәнгать мәктәбе укытучысы Татьяна Александровна. Дәресләр сишәмбе һәм җомга көннәрендә кечкенә һәм уртанчы төркемнәр өчен дәресләр беткәч башлана.
Бию сәнгатьнең иң матур төрләренең берсе, кешенең яңа сыйфатларын ача. Бала чактан биеп үскән кеше зифа, төз, матур була. Бию түгәрәгенә рәхим итегез.
Түгәрәкнең эш тәртибе
Сишәмбе көнне
13:00 сәг. –кечкенәләр төркеме
15:00 сәг. – уртанчылар төркеме
Җомга көнне
13:00 сәг. –кечкенәләр төркеме
15:00 сәг. – уртанчылар төркеме
04.12.2016
Бу көннәрдә инвалидларга багышланган ункөнлек бара. Ункөнлек дәвамында физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту һәм аларның яшәү шартлары белән танышу, хэллэрен белу кебек төрле чаралар үткәрелә.
Макыл авылы җирлегендә гадәттәгечә бу чараларда актив катнашалар. Китапханә мөдирләре Першина Н.А. , Хисамова М.В. һәм өлкәннәргә ярдәм күрсәтүче Шадрова Мария Николаевна белән олы яшьтәге пенсионерларда китап-журналларны алыштырып, газетада басылган яңалыклар белән таныштырып, хәлләрен белеп, ярдәмләшеп кайттык. Сугыш ветераны Махнин Александр Ивановичны тирә-юньне өйрәнү материаллары белән таныштырдык, килеп чыккан сорауларыбызга бергәләп җавап эзләдек. Тыл хезмәткәре Әминә апа Галиханова һәм кызы Роза өчен журналлар алып килдек. Додонова Лидия Андреевна периодиканы алыштырып кына калмады, китапханә өчен үзе эшләгән оешманың үткән елларны чагылдырган фоторәсемен бүләк итте. Сметанина Анна Семеновна да килгән кунакларны каршы чыгып алды. Үзенең хәлләрен сөйләп, газетадан укыган материалларга үз фикерен белдерде.
.jpg)
.jpg)
04.12.2016
Инвалидлар көне уңаеннан изге гамәлләр ункөнлеге бара. Шул уңайдан Татар Макылы авыл китапханәчесе Хисамова М.В. “Изгелек эшлә, яхшылык кыл” исеме астында мәктәп яны интернат укучылары өчен әңгәмә үткәрде. Балалар әңгәмә уңаенда кеше кылган гамәлләрнең изге, яхшы ният белән башкарылырга тиеш икәненә төшенделәр. Уен формасында барган әңгәмә барышында үзләренең фикерләрен, хыялларын әйтеп үттеләр.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышка яраклашып яшәүләре турында белделәр. Алар кыенлыкларга бирешмичә, көрәшеп уңышларга ирешәләр. Ә без һәр саныбыз сәламәт кешеләр, аларны хөрмәт итеп, булышып, ярдәмләшеп аларның тормышларына ямь, күңелләренә дәрт өстәргә тиешбез. Ярдәмләшергә көчебез, теләгебез юк икән, һич югы аларга кыенлык китермәскә, кимсетмәскә, үзебезне түбәнлеккә төшермәскә кирәк. Балаларга китапханәче апалары Фәнис Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала”, Әмирхан Еникиның “Матурлык”, Шәриф Еникеевның “Солтангәрәйнең язмышы “ әсәрләренә кыскача күзәтү үткәрде. Ф.Яруллинның авыруын җиңеп 50 елдан артык гомерен иҗатка багышлавы турында тыңладылар. Әңгәмә соңында сак булырга, дусларыгызга, туганнарыгызга игътибарлы булырга кирәклеге искә төшереп үтелде. Бәхетсезлек аяк астында, үзегезне сакларга кирәк диелде.
26.11.2016
На улице Дружбы с.Русское Макулово была устранена утечка воды.

26.11.2016
Макыл авылы идарәсе карары буенча Сәет авылы су тарттыру җайланмасына су күләмен контрольдә тоту буенча автомат кую булды. Аның сәбәбе электр энергиясенең артык күп сарыф ителүенә нигезләнгән. Автомат җайланма авыл халкының үзкерем акчасына сатып алынды. Җирлек идарәсе мәгьлүматлары буенча 22 нче ноябрьгә үзкерем налогы җирлектә яшәүчеләрнең 72 проценты түләнгән дип фаразлый.
26.11.2016
Сәет авылы җирлегендәге су линиясе төзәтелде, халыкны су белән тәэмин итү җайга салынды.
26.11.2016
Рус Макылы авылының яр буе урамындагы су тарттыру җайланмасы сафтан чыгу сәбәпле аны алыштырырга кирәк булды. Үз керем акчасына алып куелган агрегат бу кыенлыкның чишелешен тиз җиңәргә ярдәм итте. ”Кызыл Шәфәкъ” оешмасы ярдәме белән насос урнаштырылды, су килүдә өзеклелек бетерелде. Авыл халкы исеменэн оешмага рэхмэтебезне белдерэбез.
(1).jpg)
26.11.2016
Келәнче авылында чиркәүне яңадан торгызу эшләре дәвам итә. Инде кирпечтән диварлары яңартылды. Чиркәүне яңадан торгызу проект документлары кулга алынгач тагын дәвам итәчәк.
(1).jpg)
.jpg)
.jpg)
25.11.2016
Җәннәт аналарның аяк астында.
Илебез халкы 27 нче ноябрьдә Әниләр көнен билгеләп үтә. Мәктәпләрдә, мәдәният йортларында әниләр хөрмәтенә бәйрәм кичәләре оештырыла.
Макыл авылы мәдәният йортында “Җәннәт аналарның аяк астында” исемле зур концерт программасы булды. Алып баручылар Родионова О.Н. белән китапханә мөдире Хисамова М. В. әниләрне бәйрәм белән
Программада шигырьләр, җырлар, шаян скетчлар яңгырады. Үзешчән артистлар Рузилә Гатауллина, Фирдания белән Илвина Гыйматдиовалар, Резидә белән Альберт Насыйбуллиннар, Габдрахманова Гөлназ, Родионова Ольга Николаевна, Зоя Ивановна Андрианова җыелган халыкны үзләренең чыгышлары белән куандырды.
Тамашачыларны бәйрәм белән якташыбыз Троицкая Римма Сергеевна котлады. Ул үзенең әниләр турында язылган шигырьләрен укыды, китапларын тәкъдим итте.
Форсаттан файдаланып, барлык әниләрне якты бәйрәм белән котлыйбыз. Киләчәк тормышларыгыз тыныч, йөзләрегез көләч булсын. Сезгә озын гомер, тән сихәте, нык сәламәтлек телибез. Балаларыгыз өчен күңелләрегез тыныч булып, алгы көннәрдә аларның хөрмәтендә яшәргә насыйб булсын.
25.11.2016
25 нче ноябрь көнне “Бердәм Россия” партиясе үзенең партия әгъзалары һәм партия тарафдарлары алдында отчет-сайлау җыелышы уздырды. Җыелышта җирле совет вәкиле Дунаева Г.А. һәм 53 кеше катнашты.
Макыл авылы буенча беренчел бүлек сәркәтибе вазыйфаларын башкаручы Матвеева Алина Илшатовна тыңлаучылар алдында отчет тотты.
Яңа составка әгъзалар сайланды, алдагы көнгә планнар каралды.
23.11.2016
Фитнес проект гамәдлә.
Макыл урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф фитнес төркеме "Биюче авыл" социаль проектын гамәлгә ашыра башлады.
Кызлар атнага 2 тапкыр МББУ " Рус Макыл авылының яшүсмерләр-яшьләр клубы"нда барлык теләүчеләр авылдашлар белән дәресләр үткәрәләр.
Проектның максаты - сәламәт гадәтләр булдыру һәм физик йөкләнешкә ияләшү. Барлык күнегүләр бурычы спортны ярату һәм үз-үзеңдә көч һәм ышаныч тудыру. Проектның үзенчәлеге күнегүләр рәвешендә биюләр генә оештыру түгел, шулай ук тренажерларда залында күнегүләр ясау. Шуның аркасында кызлар беренче чиратта сәламәтлек саклауга һәм авыл халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга омтылалар.

15.11.2016
Янәшәдә ветеран.
14 нче ноябрь көнне авылдашыбыз сугыш ветераны Махнин Александр Ивановичка 92 яшь тулды. Аның тормышы авыр елларга туры килә, ул кичергәннәр, ул күргәннәр сөйләп бетергесез. Бүгенге көнне ул хәтерендә сакланган хәтирәләр белән бик теләп уртаклаша.
Туган көне белән котлап килгән кунакларны ул шат күңел белән каршы алды, үткән елларның рәсемнәрен караганда оешмалар, кешеләр булмасын барында күңеленнән уздырып, бик җайлап кына тарихны сөйләп бирә. Бүгенге көндәге яңалыклар белән танышып илдәге үзгәрешләргә үз фикерен җиткереп тора. Аңа таза исәнлек телибез, шулай көр күңелле булып, һәр туган көннең рәхәтен күреп яшәргә язсын.


15.11.2016
15 нче ноябрь көнне Макыл балалар бакчасында китапханәче Першина Н.А. , мәктәп музее мөдире Тихонова Ю.А. һәм балалар бакчасы тәрбиячесе Салахутдинова М.Р. катнашында зурлар төркеменә йөрүче балалар өчен “Үтүк” темасына караган чара узды. Балаларга үтүкнең тарихын, төзелешен, төрле чорларда ничек үзгәрүен, кешенең үз хезмәтен ничек уңайлырак итәргә тырышуын күрсәттеләр. Ә кечкенәләр бик теләп тыңладылар, тарихка сәяхәт ясадылар. Һәр үтүкне тотып карадылар. Табышмакларга җавап эзләделәр. Кер үтүкләүдә үзләренең уңганлыкларын күрсәттеләр. Надежда Александровна балаларны әти-әниләре белән китапханәгә музеена чакырды. Үтүк турында мәгълүмат бирде.
.jpg)
.jpg)
14.11.2016
14 нче ноябрь көнне Татар Макылы авыл китапханәсендә яшүсмерләр өчен "Ватан сакчысы" исемле патриотик чара узды. Егетләр 18 яшьтән 27 яшькәчә һәр ир кешенең армия сафларында хезмәт итү аның ил алдында зур бурычы икәнен, таза -сау булып, шуңа әзерләнергә кирәген күптән беләләр.15 нче ноябрь армиягә каралучылар көне. Шул уңайдан китапханәдә узган чара яшьләрнең тапкырлыгына, акыл һәм физик мөмкинлекләренә нигезләнеп оештырылган иде. Егетләр төркемнәргә бүленеп көч сынаштылар, сорауларга җаваплар бирделәр. Кирәк урында үзләренең җавапларын дәлилләп күрсәттеләр. Өстәмә мәгълүмат итеп китапханәче апалары авыл кешеләренең кайда һәм нинди хәрби частьта хезмәт итүе турында горурланып сөйләде. Бу чараны оештыру өчен материал төрле чыганаклардан һәм интернеттан алынды. Чарада катнашучылар үзләре өчен файдалы һәм кызыклы мәгълүмат алдылар, бик теләп уеннарда катнаштылар.
11.11.2016
Бозда игътибарлы бул
10.11.2016г. «Бозда игътибарлы бул» дигән акция кысаларында бүген безнең мәктәпкә әзерлек төркем балалары Шушерма елгасына экскурсиягә бардылар. Аның максаты сулыклар янында үз-үзеңне сакчыл тоту кагыйдәләрен ныгыту иде.Ныгытылмаган боз нинди куркыныч янаганын балалар тагын бер кат үзләре күреп тешенделәр.
.jpg)
11.11.2016
Рус Макыл авылы китапханәчесе Першина Надежда Александровна даими рәвештә олы яшьтәге китап сөючеләр белән аралашып тора. Аларга район, республика хәбәрләрен җиткереп, хәлләрен белеп, газета -журналлар китерә. Бу көннәрдә ул Кукушкина Раиса Петровна, Серова Анна Семеновна, Додонова Лидия Андреевна һәм Сметанина Анна Семеновналарда кунакта булды. Тирә-юньне өйрәнү буенча җыелган папкаларның эчтәлекләре белән таныштырды, район газетасына күзәтү үткәрде. Һәр йортта көтелгән кунактай каршы алдылар, элек хезмәт куйган оешмаларның бүгенге хәле белән кызыксындылар,үзлэрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар,авыл тарих битләренә яңа мәгълүматлар өстәделәр.
.jpg)
.jpg)
10.11.2016
Китапханә – мәдәният учагы, дуслык почмагы.
Настя Яковлева кечкенә чактан ук Рус Макылы китапханәсенә йөрде. Элек ул бирегә дус кызы Таня Родионова белән килә иде. Бик озак үзләренә кирәкле китапны сайлап, китапханәче белән аралашып вакытларын файдалы үткәрәләр иде. Хэзер Таня юк инде. Балалар Таня белән Настяның ясаган рәсемнәрен бик яратып, сокланып карыйлар. Алар турында ишетеп тә, аларны күреп тә беләләр, тик Настя бар кеше белән дә аралашып китә алмый.
Настя Танядан башка китапханәгә йөрми торды, инде килгәч, китаплар арасында үзен күптәнге танышына килгәндәй, иркен хис итте. Дөрестән дә кая барып, кемгә бәрелсен. Дуслары бик аз шул аның. Ярый эле китаплар бар, ул бигрәктә хайваннар турында укырга ярата. Китап укырга тотынса бирелеп укый, әнисе кызының гадәтен белгәнгә күрә, бик калын яки бик мавыктыргыч китаплар сайламаска куша. Аңа төсле рәсемле китаплар бик ошый. Әнисе белән үзенә ошаган китапны сайлый, журналларны күздән кичерә, ошаган мәкаләләрне укый.
Бу юлы Сәет, Макыл авылына кагылышлы мәкаләләрне зур кызыксыну белән укыды, өйдә укыр өчен милли китапханә турында язылган бик матур альбомны сайлады.

01.11.2016
1 нче ноябрь көнне Рус Макылы авыл китапханәсе Макыл урта мәктәбе базасында узган экологик конференциясенең “ Ничек яшисең елга?” исемле номинация буенча чыгыш ясады. Конференция Югары Ослан районының 85 еллык юбилее уңаеннан “Үзебез яшәгән өлкәне киләчәк буын өчен саклыйк”исеме астында узды. Рус Макылы китапханәсенең актив укучысы Кузнецова Мария “Сөлчә яры буйлап”проектын яклады. Ул авылны икегә бүлеп агучы Сөлчә елгасына характеристика бирүдән башланып , аның аяныч тормышын тасвирлады. Проектның җитәкчесе китапханәче Першина Н. А., аның эчтәлеген район газетасыннан туплаган материаллар һәм шәхси күзәтүләр тәшкил
Нәтиҗәдә, проект эчтәлеге, бизәлеше, материалның актуальлеге белән икенче дәрәҗә Дипломга лаек дип табылды. Афарин! Котлыйбыз!.
.jpg)
01.11.2016
1нче ноябрь көнне, Макыл урта мәктәбе кунакларны кабул итте. Табигатьнең яшь сакчылары ачык экологик конференциясенә укучыларның белем бирү учреждениеләреннән җыелганнар. Югары Ослан районының 85 еллыгына багышланган “Туган як,анда без яшибез,буыннар өчен саклап калу!” Бу чарада тугыз мәктәп районнан 40 укучы катнашты. Конференция кысаларында берничә секция эшләде:”Гомуми экология”,”Кеше экологиясе”,”Йортым,анда мин яшим(торак экологиясе,район, авыл)”, “Табигатьнең яшь сакчылары(башлангыч сыйныф укучылары өчен)”,”Туган якны өйрәнү”.Шулай ук иң яхшы рәсем, фотография,табигый материаллардан иң яхшы әйберләр эшләнгән конкурслар үтте.”Пилигрим”фәнни җәмгыяте,вәкилләре ,”Казан Кремле”музей –тыюлыгы “Тау токымлы һәм минераллар”темасына башлангыч сыйныф укучылары белән практик дәресләр үткәрделәр.Укучылар үз куллары белән комнан рәсемнәр ясаганнар, ул әйберләрдән зур ләззәт алганнар.
Кунаклар исемлеге,жюри составында катнаштылар:
1. Новиков И.В.- Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының комплекслы юнәлешле “Зөя”җитәкечесе.
2. Гайнутдинова Р.И.- Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының комплекслы юнәлешле “Зөя”баш белгече.
3. Камакин О.Н.-НГОО “Дуслык балалар берләшмәләренең”Мин-аз”,Ямал-ненец автономияле округы өлкәсендәге АО җитәкчесе.
4. Валеева Н.С. - Татарстан Республикасы ,”Казан Кремле””Музей –тыюлыгы “төбәк бүлеге рәисе ООДЭД “Яшел планета”баш белгеч.
5. Садыкова Ф.Х.-. Татарстан Республикасының атказангы укытучысы
6.Биктагирова Н.Х.- .- Татарстан Республикасының “Укучылар йорты”Югары Ослан районының директоры.
7.Биктагирова Н.Г.- Республикасының “Укучылар йорты”Югары Ослан районының өлкән методисты.
Конференция нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр ,призерлар дипломнар һәм призлар алдылар. Барысы да, укучылар үз эшләрен күрсәттеләр,аларга сертификатлар тапшырылды.
Макыл урта мәктәбенең конференцияне үткәрүче югары квалификация категория укытучысы Шарипова Н.И.
30.10.2016
Көзге манзара
29 нчы октябрь көнне Макыл авылы мәдәният йортында яшүсмерләр өчен “Көзге манзара” исемле бәйрәм кичәсе узды. Кичәдә төрле күңелле конкурслар, уеннар оештырылды. Кичә күңелле үтте.

28.10.2016
Макыл авылы җирлегенә биш авыл керә. Келәнче авылына Рус Макыл авыл китапханәсе хезмәт күрсәтә. Китапханәче Першина Надежда Александровна чираттагы килүендә китап укучыларны газета журналларга күзәтүдән башлады.
Бу юлы алты кеше китапханәгә укучылар сафына язылды.

27.10.2016
Югары Ослан районының 85-еллык уңаеннан мәдәни оешмаларда төрле чаралар уздырыла. Татар Макылы китапханәсендә шул уңайдан “Халкымның данга тиң кешеләре”исемле күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә район данын еракларга тараткан кешеләр бик күп, алар турында бүген һәр җирлектә сөйлиләр, искә алалар. Макыл авылының атказанган терлекчеләре, агрономы, энергетигы, механизаторлары, савымчылары һәм башка тармакларда эшләп шөһрәт казанган эш осталары бар. Мәктәп яны интернатында яшәүче балалар үзләренең тәрбиячеләре Мөршидә Харисовна белән китапханәдә тирә-якны өйрәнү буенча оештырылган әңгәмәдә катнаштылар. Үзләренә таныш алдынгылар турында алар горурлык хисе тоеп шатладылар, яңа исемнәр белән таныштылар. Китапханәче эзерлэгән сорауларга җаваплар биреп үзләренең туган як турындагы белемнәрен күрсәттеләр.
Әңгәмә соңында балалар интернатта укыр өчен китаплар сайлап алдылар.
.jpg)
26.10.2016
Татар Макылы авыл китапханәсе үзенең залларында чираттагы укучыларын кабул итте. Беренче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Гарифуллина Рәмзия Миргазизовна белән китапханәгә “Без китапның дуслары” исемле экскурсиягә килделәр. Китапханәчеләр Надежда Александровна белән Мәдинә Вагизовна китапханәдә балалар өчен бәйрәм оештырдылар. Нәниләрнең таныш әсәрләреннән өзекләр укып, әсәрнең авторы белән таныштырып үттеләр. Шулай итеп балалар яңа дуслар таптылар. Китапханә киштәләрендәге китапларның тәртибе, кайда нинди китап торырга тиешлеген белделәр. Китаплар белән ничек эш итәсен, китап укучыга нинди таләпләр куелганын һәм дә берничә киңәшне тыңлап үттеләр.
Алар өчен оештырылган “Китап-күңел күрке” исемле китап күргәзмәсенә үткәрелгән күзәтү бик җанлы рәвештә узды. Нәниләр Белмәмешне белсәләр дә, аны уйлап тапкан Н.Носовны беренче күрделәр, В.Бианки, Родари, Барто А., ике бертуган – Гриммнарның иҗат юллары, тормышлары турында кыскача кызыклы мәгълүмат алдылар. Үзләренең белемнәрен викторина сорауларына җавап биргәндә күрсәттеләр. Балалар әле укый белмәсәләр дә әкият геройлары белән таныш, зәңгәр экраннар аша экиятләрне беләләр.Кайберләре үзләре укый беләләр, алар өчен китапханә серле дөнья иде. Китап күргәзмәләренә куелган китапларны бик ошаттылар, әниләре белән өйдә укыр өчен китаплар сайладылар.
Китапханәчеләр балаларга истәлекле бүләкләр бирде. Ә алар үз чиратларында китапханә белән якыннан танышып, тагы очрашулар вәгъдә итеп саубуллаштылар.



25.10.2016
25 нче октябрь көнне Макыл авылы җирле идарәсендә район җитәкчесе Марат Галимҗанович Зиатдинов катнашында авыл советы депутатлары утырышы узды. Утырышта агымдагы елның тугыз ае эчендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Һәм түбәндәге сораулар каралды:
9 ай эчендә бюджетның үтәлеше һәм шул чорда Макыл муниципаль оешмасының эшчәнлеге буенча отчет тыңланылды. Соңыннан авылны төзекләндерү турында сүз алып барылды.
Утырышта 8 депутат һәм Макыл авылы җирлегенә урнашкан оешма җитәкчеләре катнашты.

21.10.2016
Күңелле стартлар.
Макыл урта мәктәбенең озайтылган көн төркеме балалары “Яшьүсмер-яшьләр”клубында булдылар.Инструктор-методист Бурдина Г.А. “Күңелле стартлар”ярышын үткәрде.Балалар барлык конкурсларда зур кызыксыну белән катнаштылар.Комадаларга кызыклы һәм мавыктыргыч биремнәр тәкъдим иттеләр,укучылар үзләренең физик һәм акыл сәләтен күрсәттеләр.Барысы да үз командасы өчен җиңәргә тырыштылар.Балалар “Күңелле стартлар”да тату һәм зур гаилә кебек хис иттеләр.Нәтиҗәдә дуслык җиңде,укучылар бүләкләр алып,шатланып, өйгә кайтып киттеләр.

19.10.2016
Мәктәп музее җитәкчесе Юлия Александровна оештыруында мәктәп музеенда чаралар еш уза. Менә шуларның берсе - Макыл авыл китапханәчеләре белән берлектә беренче сыйныф укучылары “Макыл авылы район тарихында” исемле экскурсиядә булдылар. Бу чара Югары Ослан районының 85-еллык юбилее уңаеннан һәм укучыларның мәдәни көндәлек программасын тормышка ашыру кысаларында узды.
Музей мөдире кунакларны экспонатлар белэн таныштырды, өлкәнрәк сыйныф укучылары һәр экспонат турында кызыклы мәгълүмат бирделәр.
Әңгәмә барышында китапханәчеләр балаларга авыл тарихы турында үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Экскурсияне алып баручыларга, Юлия Александровнага рәхмәт белдерделәр, беренче сыйныф укучыларын китапханә залларына чакырдылар.
.jpg)
.jpg)
09.10.2016
Агымдагы елның 1 нче октябреннән бөтен республика буенча “Агач утырту көне” акциясе башланып китте. Бу акция кысаларында Келәнче авылы клубы хезмәткәрләре бина тирәсенә 18 төп чыршы утырттылар. Киләчәктә чыршылар тирә-юньгә матурлык һәм саф һава бирерләр.
07.10.2016
Көзге кросс «Алтын көз»
Йөгерү –ул сәламәтлек.Бу раслауны аксиомой булып тора һәм фикер алышырга тиеш түгел.Физик күнегүләр йогынтысы ,йөгерү турында күп китаплар ,фәнни эшләрдә язылган.Яшәргә теләсәгез-йөгерегез.Йөгерү-ул ихтияр көче.Гадәттәгечә,Югары Ослан районында һәр көз көзге кросс үткәрелә,анда һәр бала спорт йөгерүдә мөмкинлеген үзен күрсәтә ала.Ярышлар кызлар арасында 1999-2006елгы һәм малайлар 2005-2006 елгы.Яшь спортчыларның йөзләрендә елмаю, һәр район чемпионы булырга теләде.Безнең мәктәп укучылары призлы урыннар яуладылар:Колупаев Артем-1нче урын, Макарова Анжелика – 2 нче урын һәм Гимадеева Зарина – 3 нче урын.Барлык призерларны котлыйбыз,алга таба да уңышлар телибез!Нинди дә булса ,нәтиҗәләргә атлетлар ирешсәләрдә,төп нәтиҗә спорт көне иде.Спорт –ул бик шәп!

07.10.2016
«Ни өчен һәркем өлкәннәрне хөрмәт итәргә тиеш.. »
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы инициативасы белән 1 нче октябрьдән 10 нчы октябрьгә кадәр барлык мәгариф оешмаларында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган -шәфкатьлелек,мәрхәмәтлелек декадысы үтә.Бүген Макыл урта мәктәбендә “Үзеңнең әбигә һәм бабайга шалтырат” акциясе узды.Моннан тыш өлкән сыйныф укучылары советы кече яшьтәге мәктәп балалары ” Ни өчен мин әбине һәм бабайны яратам?” һәм 6-11 нче сыйныф укучылары “Ни өчен һәркем өлкәннәрне хөрмәт итәргә тиеш?” видеоинтервью төшерделәр. Укучылар үзләренең җавапларында яхшы мөнәсәбәтләр турында,мәхәббәт һәм үзләренең әбиләрен һәм бабайларын хөрмәт итү турында сөйләштеләр.
05.10.2016
Россия Федерациясендә табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш шартларда халыкны саклау чараларының үтәлешен тикшерү буенча Мәми урта мәктәбендә чара үткәрелде. Бу чарада Макыл урта мәктәбеннән делегация катнашты.

05.10.2016
Халыктан җыйган салымны кирәк-яракка файдалану дәвам итә. Келәнче авылы су тарттыру җайланмасын коймалау эшләре башкарылды.
05.10.2016
Укытучылар көне
Һәр ел 5 нче октябрь көнне безнең илебез бик матур бәйрәм билгеләп үтә - Рәссәйнең Укытучылыр көнен. Нәкъ бу көнне кадерле укытучыларыбызга рәхмәт сүзләрен әйтәләр. Безнең Макыл мәктәбе дә калышмады. Мәктәптә иртән бәйрәм атмосферасы таралган иде. Һәрберсенең күзләрендә без шатлык һәм дулкынлану хисләрен күрдек. Чөнки бүген безнең мәктәптә гадәти көн түгел, ә Үзидарә Көне.
Бәйрәм гомуммәктәп линейкасы белән башланды. Мәктәп директоры 11 нче сыйныф укучыларына, хакимлек һәм вазифалар билгесе итеп, мәктәп ачкычын тапшырды. Мәктәп директоры булып 11 нче сыйныф укучысы Галеев Адель Рифович билгеләнде. Көн искиткеч булып узды. Укучылар тырышып үз укытучыларын алыштырдылар, аларга осталык һәм булдыклыклары белән охшарга тырыштылар.
Көн ахырында укучылар эшләнгән эшләре турында сөйләделәр һәм вазифаларын кире тапшырдылар, аннан соң бәйрәм концерты белән чыгыш ясадылар. Концерт программасында төрле кызыклы номерлар: 10 нчы сыйныф укучылары башкаруында дәртле бию, җырлар, шигырьләр, такмаклар, сәхнәләштерүләр, шулай ук укытучылар тормышы турында оригиналь видеоролик күрсәттеләр.
Быел Укытучылар көне искиткеч яхшы үтте: укучылар да, укытучылар да , тәрбиячеләр дә бик күп хисләр, уңай тәэсирләр һәм күтәренке кәеф кичерделәр. Бәйрәм белән, кадерле укытучылар! Сезгә уңышлар , иминлек һәм муллык телибез!
03.10.2016
Рус Макылы китапханәсендә октябрь аенда туган көннәренең юбилей даталарын үткәрүче язучылар иҗатына багышланган календарь-күргәзмә оештырылды. Ул үзенең кечкенә киштәләрендә берничә язучыны берләштереп “Юбилейлар планетасы “дип исемләнә. Китап сөючеләр Юлиан Семенович Семеновның 85-еллыгына, татар халык драматургы Мирхәйдәр Фәйзинең 125 еллыгына “Ул иҗатын халкына багышлады” исемле күргзмәләр белән танышып, аларның иҗатлары һәм тормыш юллары белән якыннан таныша алалар.
“Туган җир җырчысы” дип исемләнгән күргәзмә, рус язучысы Сергей Тимофеевич Аксаков иҗатын яктырта. Күргәзмәнең бу өлеше балалар өчен бик таныш, һәм дә бик кызыклы.
Китапханә китап сөючеләрне үзенең залларында көтә.

01.10.2016
Татар Макылы китапханәчесе Мәдинә Вагизовна Хисамова районның социаль яклау бүлеге хезмәткәре Шадрова Мария Николаевна белән берлектә авылның олы яшьтэге мөхтәрәм кешеләрен өлкәннәр көне белән котлап, аларның өйләренә килделәр. Аларга ярдәмгә китапханәнең актив укучылары 5 нче сыйныф укучысы Лабутова Даша,
4 нче сыйныф укучысы Гиматдинова Илвина һәм 3 сыйныф укучысы Лабутова Вероника катнашты. Алар алдан ук открыткалар ясадылар, матур котлау сүзләре эзлэделәр, башкарасы җырларын кабатладылар.
Кызлар инде ятагыннан тора алмый яткан 90 яшен тутырып уздырган Әлфия апага котлау шигырьләре укыдылар, җырлар җырладылар. Әлфия апа аларны тыңлап, үз чиратында бу көтелмәгән бүләккә куанып рәхмәт әйтте, матур теләкләр теләде. Роза апа белән Мөрфидә апада килгән кунакларны бик сөенеп каршы алдылар, кызлар оештырган концертны бик теләп карадылар, үзләренә күрсәткән хөрмәткә шатландылар.

01.10.2016
Рус Макылы китапханәчесе Першина Надежда Александровна социаль яклау хезмәткәре Шадрова Мария Николаевна җитәкчелегендә балалар белән авылнын олы яшьтэге мөхтәрәм кешеләрен өлкәннәр көне белән котладылар. Алар олы яшьтәге кешеләрнең өйләренә килеп бу көнне бәйрәмгә әйләндерделәр. Үзләре ясаган открыткалары белән шигырьләр сөйләп әби – бабайларның күңелләрен күрделәр. Бу көнне Галиханова Әминә Даутовна, Додонова Лидия Андреевна, Сметанина Анна Семеновна һәм сугыш ветераны Махнин Александр Иванович кунаклар килуенә бик куандылар.



30.09.2016
Иң кадерлене сакла.
Безнең мәктәптә инде ЮИД отряды беренче ел гына эшләп килми. Бүген “Куркынычсызлык атналыгы,”Именлек – тормыш именлеге өчен юлларда “6-нчы Халыкара конгрессына багышланган”яшь юл инспекторлар юл хәрәкәте һәм аларның остазы Ширяева А.Ю. “Иң кадерлене сакла” акциясен оештырдылар.”Бала тормышында мөһимрәк нәрсә булырга мөмкин!”шул лозунг белән ЮИД түгәрәгендә тәрбияләнүчеләр балалар бакчасы һәм мәктәп янынында ата-аналарга , яшь җәяүлеләргә тараттылар.
Мәктәп укучылары машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә игътибар иттеләр.Ата-аналар иң беренче үрнәк булып торалар,алар безгә яхшылыкка тәрбиялиләр.Берсенең иң кирәкле-ул юл хәрәкәте кагыйдәләре, тормышта үз балаңны саклап калу. Әлеге акция кысаларында мәктәп укучылары искә төшерделәр, аларның кулларында баланың тормыш куркынычсызлыгын искә төшерделәр.Түгәрәк җитәкчесе балаларны тоту креслалары турында кагыйдәләрен сөйләде һәм балаларның,өлкәннәрнең киемнәрендә яктылыкны кире кайтаруы элементлар булырга тиешлеген белдерде.Алда таба үзләренең балаларына үрнәк булырга кирәклеген әйтте.
“Акция уңай нәтиҗә булган”,-ди Анастасия Юрьевна.Нәкъ,менә шундый мизгелләрдә кеше тагын да күбрәк тормышы турында уйлый башлый,сәламәтлегебез һәм куркынычсызлыгыбыз –безнең кулда.

28.09.2016
Мәктәп президентын сайлау.
18 нче сентябрь - бердәм тавыш бирү көне, илебез тарихында һәм һәр граҗданның мөһим көне. Бу - үз тормышыңны үз шәһәренңне , авылыңны, илеңне яхшырту өчен, гражданлык позициясен күрсәтү өчен сирәк була торган мөмкинлек.
17 нче сентябрь көнне Макыл мәктәбендә "Мәктәп үзидарә президенты саулаулары " сайлау алды компаниясе старт алды. Быел президент вазифасына дүрт кандидат тәкъдим ителде - Бизяева Даша, Зиатдинов Марсель, Сахров Альфат, Силантьева Женя. Агитация барышында кандидатлар үз программалары белән таныштырдылар, сайлаучылар (укучылар) белән пресс- конференция үткәрделәр. 28 нче сентябрь көнне "Элита" мәктәп үзидарә оешмасының президентын сайлаулары үзды. Гомуммәктәп линейкасында кандататлар тагын бер кат программалары турында сөйләделәр. Тәкъдим ителгән программалар бер-берсеннән куелган проблемалары, уйланылган эшләре белән аерылап тора. Һәрберсе мәктәп тормышына үзгәрешләр кертергә, аны тагын да матуррак һәм кызыклырак итәргә, үзендә гражданин һәм патриот тәрбияләргә әзер. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча , Макыл урта мәктәбенең "Элита" укучылар үзидарәсенең президенты урынын 60% тавыш белән 10 нчы сыйныф укучысы Зиатдинов Марсель алды. Бизяева Даша - 30%, Сахров Альфат һәм Силантьева Женя 5 % шәр тавыш җыйдылар. Яңа президент белән мәктәп тормышы кызыграк булыр дип өмет итәбез.
.jpg)
27.09.2016
Келәнче авылында 700 метр озынлыгында су үткәргеч труба салынды. Бу 50 гә 50 программасы нигезендә алып барылды. Хәзер һәр хуҗалык яңа су үткәргеч системасына ялгау эше белән мәшгул. Бигрәктә бу эштә Низаметдинов Җәмил Рәшидович, Чернышов Виктор Владимирович, Алексеев Денис, САлтыков Евгений, Губайдуллин Рәмил Римович, Калачев Олег гаиләләре бик зур активлык күрсәттеләр. Башлап йөрүчеләрдән Калачева Людмила Федоровна белән Скареднева Нина Александровнаны әйтеп үтми мөмкин түгел. Һәр кешегә бу эштә күрсәткән ярдәмнәре өчен олы рәхмәт белдерәбез.

27.09.2016
Халыктан җыелган үзкерем акчасына Рус Макылы авылының су җыю җайланмасына кечкенә генә булса да ремонт ясалды һәм автоматика урнаштырылды.

27.09.2016
Дәвалау оешмасында эшләүче хезмәткәргә бирелә торган йорт инде тәмам төзелеп бетте диярлек. Шушы көннәрдә аңа газ кертелә һәм эчендә тәртипкә китерү эшләре генә кала.
.jpg)
26.09.2016
Көзге матурлык.
Көзнең гаҗәеп матур төрле төсләренә кем сокланмый! Шул төсләрне рәсемгә төшереп тә, яфраклардан рәсемнәр ясап та күңелдә сакланырлык итеп саклыйлар. Келәнче авылы клубында балалар үзләре төрле төстәге яфракларны җыеп картина ясадылар, хәзер бу картиналар клуб диварларын бизәп, көзге матурлыктан озаграк хозурланып яшәргә мөмкинлек бирәчәк.
.jpg)
.jpg)
26.09.2016
Үткән шимбәдә Келәнче авылы клубында наркомания темасына мәгълүмати чара үткәрелде. Клуб мөдире Калачева Лбдмила Федоровна балаларга кеше гомерен агулаучы матдәләр - наркотиклар турында сөйләде. Наркотикларның ничек организмга тәэсир иткәнен, нинди йогынты ясаганын һәм дә ничек сакланырга кирәклегенә аерым тукталды. Бу чараның максаты балаларга азмы-күпме начар гадәтләр турында олы иптәшләрнен файдалы киңәшләрен җиткерү иде.
.jpg)
26.09.2016
Мәктәп яны интернатының ачылуы
Бүген безнең мәктәптә зур вакыйга – капиталь төзекләндерүдән соң интернат 18укучыны кабул итәргә әзер. Интернат ачылуга багышланган чарада Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Галимҗан улы Зиатдинов, районның “Белем бирү бүлеге” башлыгы Вилен Вакыйф улы Касимов, Макыл авыл җирлеге башлыгы Алинә Илшат кызы Матвеева катнаштылар. Интернат яны бәйрәмчә шарлар һәм чәчәкләр белән бизәлгән, музыка яңгырый. Барысы да зур дулкынлану белән ачылу тантанасын көтәләр. Алып баручылар милли киемнәрдә, кулларына икмәк һәм чәк-чәк тотып, кунакларны каршы алалар. Район башлыгы адресына рәхмәт сүзләре әйтелә. Мәктәп директоры Баканова А.Н. да үзенең чыгышында Зиатдинов Марат Галимҗан улына ремонт, сатып алынган яңа җиһазлар һәм көнкүреш приборлары өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләре әйтте. Барысы да аның тырышлыгының нәтиҗәсе. Интернат мәйданы ягыннан да зурайтылды, өстәмә уен бүлмәсе эшләнде, юыну бүлмәсе эшләнелде, түбәләре, тәрәзәләре, җылылык системасы, электр үткәргечләре алмаштырылды. Шулай ук тышкы ягы да сайдинг белән тышланды. Урам якта бихисапсыз чәчәкләр, ә эчке якта интернат хезмәткәрләренең тырышлыгы белән булдырылган өй шартларыдай мөхит. Барысы на да Мөршидә Харис кызы җитәкчелек итте. Әти-әниләр, балалар зур канәгатъләнү белән торачак урыннарын барладылар. Яңа йортка төкле аякларыгыз белән!
24.09.2016
Бүген Макыл урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы узды. Мәктәп дирекоры Баканова А.Н. традиция буенча сәламләү белән башлады.Макыл амбулатория табиб-педиаторы Степанова Е.В. ата-аналар каршында гриппка каршы профилактикалау һәм балаларны вакциналаштыру турында чыгыш ясады.Иң мөһим сорауларның берсе ата-аналар белән балалар юл-транспорт травматизмы һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен балалар белән эшләү, ныгыту һәм үтәү. Инспектор ГБДД Аксенова Н.М. тагын бер кат ата-аналарга балаларны тоту креслалары турында кагыйдәләрен сөйләде һәм балаларның,өлкәннәрнең киемнәрендә яктылыкны кире кайтаруы элементлар булырга тиешлеген белдерде.Юл инспекторы әти-әниләр һәм укытучылар дөрес мисал күрсәтергә тиеш.Аннан соң район”Мәгариф бүлеге”урынбасары Ахметова Ф.Ф.дәүләт йомгаклау аттестация 9,11 нче сыйныф укучылары 2017нче елда турында сөйләде.Ул ата-аналарга ДИА һәм БДИ 2017 нче елда укучылары в имтиханга нәтиҗәле әзерләнүгә игътибар итте.Мәктәпнең уку-укыту эшләр урынбасары Зиатдинова С.А. үз чыгышында узган уку елның таныштырып узды.Ул ата-аналар йомгаклау аттестации нәтиҗәләре белән таныштыды ,казанышлар һәм проблемалар турында сөйләде, яңа уку елы өстендә эшләргә туры киләчәген әйтте. Мәктәп дирекоры Баканова А.Н. ахырында түгәрәкләрнең эшләү турында сөйләде.Моннан тыш ата-аналар мәктәп комитеты өчен ата-аналар сайланган вәкилләре,мәктәп укучылары мәнфәгатьле мәктәпнең данын яклаячаклар.Гомумән,җыелыш укытучылар һәм ата-аналар белән диалог формасында үтте.
20.09.2016
Килергә тәкъдим итәбез!
20 нче сентябрь көнне Макыл урта мәктәбендә түгәрәкләр җитәкчесе Ширяев Евгений Генадий улы мәктәп линейкасында түгәрәкләр расписаниесе һәм укучылар нәрсә белән шөгыльләнә алулары турында сөйләде. Һәркемгә күптән билгеле,безнең мәктәптә «Авиомоделирования», «Легоконструирования», «Робототехники» һәм «Багги» түгәрәкләре бар. Балалар түгәрәктә мини-самолетлар очырталар һәм аларны төзи алалар, легодан машиналар конструкциясен төзиләр, роботларны ясыйлар һәм аларның эшләрен программаларга куялар. Укучылар «Багги» түгәрәгенә кызыксынып йөриләр һәм алар анда узышлы машиналарын йөртергә өйрәнәләр. Укучылар тагында күбрәк булуына, ышанып калабыз.
.jpg)
18.09.2016
18 нче сентябрь Россия Федерациясе дәүләт думасына депутатлар сайлау көне. Макыл авылы җирлегендә бу уңайдан өч сайлау комиссиясе эшли. Икесе Рус Макылы авылында, берсе Келәнче авылында. Сәет авылы сайлаучыларына Татар Макылы авылы сайлау комиссиясе участогы әгъзалары хезмәт күрсәтә.
Барлык сайлау участоклары сайлаучыларны кабул итәргә әзер, рәхим итегез.
Сайлау участокларының адреслары :
1260 номерлы Татар Макылы авыл сайлау участогы – Үзәк урамның 123 нче йортында, ягъни Спорт клубы бинасында;
1261 номерлы Рус Макылы сайлау участогы - Пионер урамының 17 нче йортында, ягъни авыл советы жирлеге бинасында;
1262 номерлы Келәнче авылы сайлау участогы – Үзәк урамның 26 нчы йортында, ягъни авыл клубы бинасында урнашкан.



16.09.2016
Игелекле гамәлләр атналыгы уңаеннан китапханәчеләр Першина Н.А. белән Хисамова М.В. Галиханова Әминә апада кунакта булдылар. Ул авыру кызы белән генә тора, шуңа күрә бу гаиләне социаль хезмәткәр Шадрова Мария тәрбиядә тота.
Бу көнне алар бергәләшеп өйне җыештырып,кулларыннан килгэнчэ ярдэм курсэтеп, хуҗаларны иртәнге чәй табынына чакырдылар. Үзләре алып килгән күчтәнәчләре белән сыйладылар. Яңа пешкән кыстыбый исе өйне ямьләндереп җибәрде, хуҗалар ачылып, кунаклар белән тиз аралашып киттеләр. Әминә апа олы кеше булсада, тормыш яңалыклары белән танышып бара. Мәдинә Вагизовна газета-журналлардан мәкаләләр тәкъдим иткәч, үзенең шатлыгын яшермәде. Озак кына шул турыда сүз алып барды. Кызлар алып килгән кыстыбый, пироглар, күчтәнәчләргә олы рэхмэтен белдереп тагы килегез дип саубуллашты.



15.09.2016
Татарстан варислары Берләшмәсе туган көне.
Бүген Татарстан варислары Берләшмәсе туган көне бәйрәм итү хакына Макыл урта мәктәбендә төрле чаралар үткәрелде. Көн гадәттәгечә үткәрелә торган зарядканы "Без бергә!" флешмобы формасында ясау белән башланды. 10 нчы сыйныф кызлары 2 нче сыйныф укучыларына китап өчен закладка ясарга өйрәттеләр. Музей җитәкчесе Тихонова Ю.А. Татарстан варислары Берләшмәсенең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Дәресләрдән соң 8 нче сыйныф укучылары традицион чара "Бишенче сыйныфка багышлау" үткәрде. Укучылар барлык сынауларны да җиңеп чыктылар һәм алар үзләрен зур горурлык белән тату команда дип саный алалар.
14.09.2016
Игелекле эшләр атналыгында Рус Макыл авыл китапханәсе мөдире Першина Н.А. Келәнче авыл клубына китаплар илтте. Ул китапларны китапханәгә китап укучылар үзләре тапшырган иде. Хәзер исә әледән әле яңа китаплар белән тулыландырып торгач, укылган китапларны яңа клубка бирү мөмкинлеге туды. Клуб мөдире Калачева Л.Ф. китапларны бик теләп кабул итте. Хәзер Келәнче авылында буккроссинг ысулы белән китаплар укырга була. Өйдә укып туйган китабыңны клубка алып барасыңда үзең теләгән китапны алып китәсең.
Бу гамәл игелекле эшләр атналыгына туры килүе дә бик кулай булды. Китап уку һәркемгә буш вакытын файдалы үткәрергә ярдәм итә. Сезе кызыксындырган китаплар бәлки андадыр, рәхим итегез!


09.09.2016
Яхшылык эшләү
Менә ничә ел инде безнең мәктәптә Яхшылык эшләү атнасы үткәрелеп килә, аның максаты – авыр хәлгә калган кешеләргә ярдәм итү, төрле чаралр һәм акцияләр үткәрү. Бу атнада мәктәп укытучылары, укучылары бик актив катнашалар. Бу атнаның бер көне “Яхшылык эшләү” дип аталды. Бу көнне мәктәп укытучылары Сәет авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Кузнецов Николай Кузьмич янына бардылар. Аның белән коллектив арасында дуслык, җылы мөгалләмә күптәннән оештырылган. Бу көнне дә ул кунакларны шатланып каршы алды. Аңа карата шундый игътибарлы булганнары өчен укытучыларга һәм укучыларга ул чын күңелдән рәхмәтләрен әйтте. Шулай ук истәлекләрдән торган китабы белән горурлануын, киләчәктә дә мемуарлары өстендә эшләүне дәвам итүе турында хәбәр итте. Бастырып чыгарылган китаплары өчен мәктәп коллективына, районның мәгариф бүлегенә, ата-аналарга рәхмәтле булуын җиткерде. Николай Кузьмичка нык сәламәтлек, көн саен яхшы күңелле кешеләр белән аралашып, тагын озак еллар яшәвен теләп калабыз.
.jpg)
09.09.2016
"Иллегә илле" программасы кысаларында Келәнче авылында су үткәргечләре өчен бер километр озынлыгында чокыр казу эшләре алып барыла

08.09.2016
8 сентябрь көнне Игелекле эшләр атналыгы кысаларында Макыл авылы китапханәчеләре олы яшьтәге авылдашлары Кукушкина Раиса Петровнага хәл белергә, яңалыклар белән таныштырырга, сугышта катнашып исән-имин кайткан Николай Дмитриевич турында тупланган материалны тәкъдим итәргә килделәр. Раиса Петровна кунакларны бик шатланып каршы алды, үзен тәрбиядә тотучы Биккинин Минәхмәт белән Сәриягә кабат –кабат рәхмәт әйтте. Надежда Александровна лейтенант Кукушкин Н.Д. турында үзен кызыксындырган сорауларга җавап алды, Раиса Петровна үткән гомере турында сөйләде, авыл хәлләре белән кызыксынды, үзе белән озак еллар эшләгән хезмәттәшләренең тормышы белән кызыксынды.
Аннары кунаклар тәмләп чәй эчтеләр, сүз өстәл артында да туктап тормады. Хуҗа апа кунакларны рәхмәт әйтеп озатты, әле алар киткәч тә тәрәзәдән озак кына карап торды.


08.09.2016
"Китапханә белән танышу"
Бүген мәктәптә 2 нче сыйныф укучылары өчен "Китапханә белән танышу" дигән китапханә дәресе үтте. Без балаларыбызда кечкенәдән үк китап укуга мәхәббәт хисе тәрбияләргә тиешбез. Китапханәче Ширяева А.Ю., китаплар һәм журналлар белән таныштырып, кызыклы китап күргәзмәсен әзерләде. Аннан тыш алар өчен китап экскурсиясе оештырылды, танылган балалар язучыларының әкиятләре буенча викторина үткәрелде. Чара ахырында балалар өйдә укыр өчен үзләренә китаплар сайлап алдылар.
Киталар балалар өчен бу гаҗәеп һәм гүзәл дөньяны танып белергә ярдәм итүче зирәкле, игелекле дуслар булыр, дип ышанабыз.

07.09.2016
Өлкән сыйныф укучылар Киңәшмәсе эше
Бүген , 7 сентябрь көнне, Макыл урта мәктәбендә өлкән сыйныф укучылар киңәшмәсе дәреслекләр һәм уку әсбапларын тикшерү рейдын үткәрде. Унберенче сыйныф укучылары һәр сыйныфта укучылар дәреслекләрне нинди хәлдә саклауларын карап чыктылар. Рейд күрсәткәнчә, уку елы башында барысы да тәртиптә. Укучылар үз китапларын ел буенча саклап тотарлар, дип өметләнәбез.
.jpg)
06.09.2016
Уку елы көчәя бара. Узган уку елның нәтиҗәләре берсе уңышлы эш булып тора. Әйтик, 5нче сентябрь көнне, Макыл урта мәктәбенең информатик укытучысы Антонова Л.М. «2015-2016нчы уку елының Республика нәтиҗәләре һәм укучыларның бөтенроссия олимпиадасы һәм 2016 -2017 нче уку елында олимпиада хәрәкәте үсеш перспективасы» республика өештыру- методик семинар-киңәшмәсендә катнашты. Татарстан Республикасы мәгариф муниципаль фән-берәмлекләре комиссия рәисләре семинарга чакырылган иде. 6 нчы сентябрь көнне, директор янында киңәшмәдә Лилия Миннеахметова хезмәттәшләр алдында семинарда каралган сорауларны яктыртты.

05.09.2016
Татар Макылы авыл җирлегендәге су җыю җайланмасын куркынычсызлык килеп чыкмасын өчен тимер баулар алыштырылды, яңалары ярдәмендә ныгыту эшләре башкарылды.
.jpg)
03.09.2016
3 нче сентябрь көнне Келәнче авылы клубында "Шәмнәр яндырыгыз" исемле яшьләр акциясе булып узды. Ул терактлар вакытында һәлак булган кешеләрне искә алуга багышланды. Авыл яшьләре гаепсез кешеләрнең үлеменә китергән террористик акт булган хәлләрне искә алып, бер минут тын тордылар.

02.09.2016
Районның 85 еллык уңае кысаларында һәм 3 нче сентябрь көнне илебездә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Макыл урта мәктәп музей мөдире һәм “Чыганаклар” түгәрәк членнары Бөек Ватан сугышы ветераны Махнин Александр Иванович улы янында булдылар. Укучылар һәм аларның остазлары буш кул белән килмәделәр, ә баллы күчтәнәч һәм шикле әйберләр белән нишләргә икәнен язма бирелде. Александр Иванович улы укучыларга авылның тормышы, сугыштан соңгы еллары турында сөйләде. Укучы балалар үзләренең хикәяләре белән авыл заманча тормышы һәм мәктәп тормышы белән уртаклаштылар. Үз чиратында сугыш ветераны аларга яхшы сүзләр бирде. Ә әңгәмәдән соң түгәрәк членнары бергә ветеран белән чәй эчтеләр. Укучылар истәлеккә фото ясадылар һәм безнең бердәнбер ветеранга озын гомер, сәламәтлек теләделәр.
01.09.2016
Сентябрь безне мәктәп бусагасында каршы ала!
Белем көне - ул беренче кыңгырау һәм дулкынланулар, чәчәкләр һәм ак бантлар, котлаулар. Беренче сыйныф укучылары өчен бу иң көтеп алган көн, иң дулкынландыргыч һәм истәлекле көн. Бүгенге көн геройлары матур киенеп килгән, җитди тугыз беренче сыйныф укучылары. Быел тантаналы линейка Югары Ослан муниципаль районның 85 еллыгына багышланды. Котлау сүзләре белән район Башлыгының урынбасары Осянин С.В., мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Ахметова Ф.Ф, мәктәп директоры Баканова А.Н. чыгыш ясадылар. Беренче сыйныф укучылары мәктәп эчендә беренче чыгыш ясадылар , ә унберенче сыйныф укучылары аларны озын белем юлын башлаулары белән котладылар. Аларны һәм сыйныф җитәкчеләре Гарифуллина Р.М. тантаналы музыкага беренче дәрескә озаттылар.
30.08.2016
Татар Макылы китапханәсе “Уч төбендә китапчык “ Халыкара акциясендә катнашып, Макыл балалар бакчасында тәрбияләнүче зур һәм уртанчы төркем балаларын хәзерге заман шагыйрьләренең нәниләр өчен язылган шигырьләре белән таныштырды. Шигырьләр балаларга кызыклы булу өстенә файдалы да булсын өчен, Г. Шалаеваның, Е.Кузьминның , Н.Мигунованың төрле очракларда баланы яхшы гамәлләргә өйрәтә торган әсәрләр алынды. Аннары балалар санадылар, тапкырлау таблицасын шигырь аша ничек җиңел өйрәнеп булганын белделәр, машина юлында үзеңне ничек тотарга, кайдан юл аша чыгарга, светофор нигә кирәк, барында китаптан белделәр. Китапта әкиятләр, хикәяләр генә түгел, бик күп файдалы киңәшләр бирелүе турында ишетеп белделәр. Укылган шигырьләрнең уңай һәм тискәре якларын, киңәшләрнең файдалы яки заралы икәнен аңлаттылар.
Балалар өчен бизәлгән китаплар күргәзмәсе үз эченә яңа килгән китапларны туплаган иде. Нәниләр укый белмәсәләр дә китапларның рәсемнәрен, бизәлешен игьтибарсыз калдырмадылар. Викторина сорауларына төгәл җавап биреп, әкиятләр һәм табышмаклар белән таныш булуларын күрсәттеләр. Китапханәгә тагын киләбез дип куанышып, тәрбиячеләре белән балалар бакчасына киттеләр. Алар бу әдәби чарадан бик канәгать иделәр.
.jpg)

30.08.2016
30 август көнне Рус Макылы китапханәсендә балалар бакчасының зурлар һәм уртанчы төркемгә йөрүче балалар өчен Халыкара “Уч төбендә китапчык” акциясе кысаларында әдәби чара узды.
Бу көнне нәниләр Григорий Остерның “Зарарлы киңәшләр” китабы белән таныштылар. Зур кызыксыну белән тыңлагач киңәшләрнең файдасызлыгын аңлатып, ничек эшләргә кирәген әйтеп бирделәр.
Китапханәче апалары язучының башка әсәрләрен дә әйтеп узды, балалар үзләре белгән “Утыз сигез попугай”, “Маймылга кайнар сәлам”, “Һау исемле песи баласы” әсәрләрнең эчтәлекләре белән мультфильмнар аша танышуларын белдерделәр.
Аннары бик теләп “Койрык өчен зарядка” исемле мультфильм карадылар, балалар бакчасында һәркөнне ничек физзарядка ясаулары турында сөйләделәр.
Соңыннан акция унаеннан оештырылган китап күргәзмәсе белән таныштылар. Күргәзмәдәге китаплар балаларга ошады, алар әти-әниләре белән килергә өметләнеп таралыштылар.



29.08.2016
Татарстан Республикасы Президенты Кубогы
Республика Көне алдыннан Биектау автодромында һәр елдагыча Татарстан Республикасы Президенты Кубогына узышлар булды. Бу зур күләмле чарада Макыл мәктәбеннән 3 укучы катнашты: Антонова Анжелика, Тихонова Анна һәм Ширяева Анастасия. Кызлар өчен бу инде беренче генә ярышлар түгел. Соңгы дүрт ай эчендә алар минни багги ярышларында, яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, Түбән Кама, Кама Аланы, Бөгелмә шәһәрләрендә катнаштылар. Бу юлы кызлар 6,7,8 урыннарны яуладылар. Әмма алар максатчан рәвештә җиңүгә балалар, мактау пьедесталына тулысынча лаек булырлар дип өметләнәләр.
26.08.2016
Келәнче авылы җирлеге халкын су белән тәэмин итүче насос сафтан чыгу сәбәпле, аны яңага алыштырырга туры килде. Насосны сатып алу өчен авыл халкы җыйган үзкерем акчасы тотылды. Шул акчага электр үткәргечләре һәм ут элдергеч алып урнаштырылды.

23.08.2016
Кама аланында ярышлар.
Макыл урта мәктәп укучылары Кама аланында Минни-багги классы балалар арасындагы үткәрелгән Татарстан Республикасы кубогының 4 нче этабында катнаштылар. "ТАИФ - НК" Кубогына багышланган ярышлар нәтиҗәсендә Антонова Анжелика 6 урын яулады, Ширяева Анастасия - 13 урын. Ярышта катнашучылар истәлекле кубок һәм медальләр белән бүләкләнде. Бу әле соңгы узышлар түгел. Киләсе этап 28 нче августа Биектауда үтәчәк. Сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә ярышларның йомгаклау этабы булачак.
21.08.2016
Яхшы гамәлләргә күңел шатлана.
Келәнче авылы җирлегендә чиркәү торгызылуы турында хәбәр иткән идек инде. Владимир Михайловичның хәйрия акчасына кирпеч, ком һәм төзелеш өчен кирәкле вак ташлар сатып алынды.Аны Лысухин Михаил алып кайтты. Авыл халкы күмәкләшеп чиркәүнең нигезенә ком түшәделәр.
Төзелешкә ярдәм итәргә мөмкинлеге булган кешеләрне чакырып оештыручылар авыл халкына мөрәҗәгать итәләр. Чиркәүне төзекләндерү эшендә бергәләшеп эшләсәк иде дигән теләктә калалар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
19.08.2016
Сәит авылы җирлегендәге су җыю җайланмасының тирәсен санитар зона белән әйләндереп алу эше башланды. Җир һәм бетон эшләренең берникадәре инде башкарылды. Киләчәктә әле эш дәвам итәчәк. Бу эшләр барысы да нигездә авыл халкының үзкерем җыйган салым акчасына башкарыла.
(1).jpg)
19.08.2016
Бүген Макыл балалар бакчасынын кече яшьтәгелэр төркемендә дискотека узды. Дискотеканы тәрбиячеләр Савина Антонина Петровна белән Аверина Ольга Анатольевна оештырды. Алар үзләренең нәниләре вакытны күңелле уздырсын өчен ни генә уйлап тапмыйлар. замана балалары өлкәннәр төсле көй уңаена төрле бию хәрәкәтләре ясап, таныш музыка астында шатланып биеделәр, күңел ачтылар.

19.08.2016
19 нчы август көнне кич белән Келәнче авылы клубында христиан календаре буенча алма ашарга рөхсәт ителгән көнне билгеләп үттеләр.Бәйрәмнең йолаларын, тәртибен искә төшерделәр. Бергәләшеп дини бәйрәмнәр турында өстәл янында гәпләшеп, өй эшләреннән ял итеп кичне күңелле дә, файдалы да уздырдылар.

18.08.2016
Татар Макылы белән Рус Макылын берләштерә торган күпер тирәсен быел өрәңгеләр бик үз итте. Бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр күпер тирәсен тәртипкә китерү дә зур көч куйдылар: агач һәм куакларны кисеп, юл буен каты-куралардан тазарттылар.
.jpg)
18.08.2016
Электр челтэре хезмэткэрлэре Рус Макылы җирлегендәге Тынычлык урамы өлешендә электр үткәргечләренә куркыныч тудыра торган урыннарда агачларны кистеләр, кайбер урыннарда ботакларны бунадылар.
.jpg)
18.08.2016
Мәктәп яны интернетын ремонтлау.
Макыл мәктәбенең интернатында капиталь ремонт эшләре тәмамлана. Әлеге ремонт кысаларында интернат түбәсе алыштырылды, электроүткәргечләр, җылыту системасы яңартылды, яңа пластик тәрәзәләр куелды, өстәп төзелгән бүлмәдә уен мәйданчыгы, бәдрәф һәм юыну бүлмәләре ясалды. Шулай ук калган бүлмәләрдә эчке эшләр башкарылды - түбәләр буялды, диварларга яңа обойлар ябыштырылды. Интернатның тышкы ягы да сайдинг белән тышланды. Интернатта үткәрелгән капиталь ремонт өчен мәктәп үз рәхмәтен район һәм республика җитәкчеләренә белдерә.
18.08.2016
Нәниләр бакчага киләләр.
Дүшәмбе көнне Валеева Адилә белән Хәбибуллина Алисә тәүге мәртәбә Макыл балалар бакчасының нәниләр төркеменә аяк басалар. Аларны тәрбияче апалары да, яңа дуслары да зур түземсезлек белән көтеп алалар. Һәр балага хас ияләшү чорын тиз арада күз яшьләрсез үтәрләр дип ышанып калабыз. Киләчәктә һәрбарчабызга тазалык, яхшы дуслар, тыныч көннәр насыйб булсын дигән теләктә калабыз.
.jpg)
18.08.2016
Мәктәп яны интернат - икенче йорт.
Макыл мәктәбенең интернатында капиталь ремонттан соң район Башлыгы Зиатдинов Марат Галимзянович ярдәме белән тулысынча җиһаз алыштырылды - яңа караватлар, шкафлар, тумбочкалар, стелажлар, өстәлләр кайтарылды. Урын-җир кирәк яраклары, холодильник, телевизор, музыкаль үзәк, кер юу машинасы, ашханә өчен яңа савыт-саба сатып алынды. Шулай итеп, күрше авыллырдан килеп укучы балалар өчен барлык шартлар да тудырылган.

17.08.2016
17 нче август көнне Макыл җирлегенә караган федераль трассаны бюджет өлкәсендә эшләүчеләр тәртипкә китерделәр.
.jpg)
16.08.2016
Кырларда гөрләп урып-җыю эшләре бара. Басуларда үскән уңышны түкми-чәчми җыеп алыр өчен игенчеләр күп көч куялар. Кайнар эш вакытында янгын куркынычы килеп чыкмасын өчен Рус Макылы янгын сүндерү оешмасы хезмәткәре Евгений Кучин кырларда эшләүче техника йөртүчеләр белән профилактик эш алып барды. Кө телмәгән хәлләр килеп чыкмасын өчен майлау материаллары белән сак эш итәргә, коры агачлар, кипкән печән, салам эскертләре янында ремонт эшләре алып бармаска, янгын сүндерү җайланмалары төзек хәлдә һәм кул астында булуын әйтеп үтте.
16.08.2016
Россия киносы елы кысаларында Макыл авылы мәдәният йортында балалар өчен "Ил буйлап кино елы бара " исемле әңгәмә узды. Әңгәмә барышында балалар кино өлкәсендәге яңалыклар белән таныштылар, мультфильмнардагы җырлар буенча оештырылган викторина сорауларына җавап бирделәр, уеннар уйнадылар.
Эңгәмә соңында балалар Андрей Томашевскийның "Кыен хәлләрдән котылу юллары" исемле кино карадылар.

16.08.2016
Газ үткәрү фонды оешмасы бүген Рус Макылы авылының Яңа урамында су суырту җайланмасының тирә-ягын койма белән тотып алу эшенә керештеләр.
Бу җайланма 2013 нче елда сафка баскан иде, шул гомердән бирле бик күп төзексезлекләре табылды. Бүген төзүчеләр шул төзексезлекләрне бетерү өстендә эшлиләр. Нәтиҗәсе уңай булыр дип ышанасы килә.

13.08.2016
Келәнче авылы клубы үзенең сәхнәсендә бәйрәм программасы белән чыгыш ясаучы "Калинушка" фольклор төркемен кабул итте. Бу очрашу авыл халкының Смоленск Изге анакай иконасының бәйрәм көненә туры килде. Тамашачылар халык уен коралларында уйналынган халык җырларын бик яратып тыңладылар, үзләре дә кушылып күңел ачтылар.
Шундый бәйрәм оештырганнары өчен авыл халкы клуб мөдире Калачева Л.Ф. га һәм килгән артистларга зур рәхмәтләрен белдереп, хезмәтләрендә уңышлар теләделәр.


29.07.2016
Дуслык кояшы.
Бала кече яшьтән дуслары һәм башка кешеләр белән аралашып яши. Шуңа күрә дуслык, татулык, бер-береңә карата туганлык хисен бала чактан тәрбияләү шарт. Бу бигрәк тә балалар бакчасында еш сизелә. Бала ялгыз үскән очракта үзен генә яратырга, башкаларны үз итмәскә мөмкин. Мондый баланың үзенә дә кыен, ул иптәшләре белән тату уйный алмый, тиз үпкәли. Ә иптәшләре аңардан икеләтә кыенлык күрә: бердән уенның иң кызык чагында дуслык бозыла, икенчедән мөгамәләләрне җайлау өчен күп вакыт үтә.
29 нчы июль көнендә Халыкара дуслык көне билгеләп үтелә. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Махнина Наталья Александровна шушы бәйрәм уңаеннан балалар бакчасында “Кояш бәйрәме” исемле күңелле чара уздырды. Бу көнне нәни дуслар арыслан баласы Лева һәм маймыл кызы Анфиса белән “Дуслык безгә нигә кирәк?”диән сорауга җавап эзләделәр, уеннар уйнадылар.Аннары бергәләп кояш ясадылар, кояш нурлары өчен нурларны кулларының җылысы сеңгән кул рәсеменнән ясадылар. Бу шөгыль аларга бик ошады, рәсем гаҗәеп матур килеп чыкты.Күмәкләшеп ясаганга кояшта балкып торды.
12.08.16
Һәркем өчен бер ул номер, янгын күрсәң –тизрәк җый “ноль белән бер”.
Быел җәй искиткеч эссе булды. Олылар да мондый эссе ел күптән булмаган иде диләр. Эссе чорда янгын чыгу куркынычын кисәтү бик кирәкле гамәл. Шул уңайдан Татар Макылы авыл китапханәсендә китаплар күргәзмәсе оештырылды һәм Рус Макылы янгын сүндерү оешмасы хезмәткәре Котков Дмитрий балалар белән узачак әңгәмәгә чакырылды. Балалар өчен чын янгын сүндерүчене күрү үзе бер куаныч булды. Чөнки Дмитрий аларга янгынның нинди кыен хәлләргә китерүе турында сөйләп күрсәтте. Үзенең хезмәтенең нинди җаваплы һәм зур көч соравын әйтеп үтте.
Китапханәче Мәдинә Вагизовна балаларга чаткының нинди очракларда файдалы, кайчан чаткы төзәлмәслек кыенлыклар һәм кайгы китерәчәген мисаллар белән сөйләде. Россия тарихында янгынның күп казалар китерүе турында кыскача мәгълүмат бирде. Балалар китапларында янгын чыгу очракларын тасвирлаган әсәрләргә тукталды. Аннары викторина сорауларына җаваплар тыңланылды, янгын темасына караган мәкальләр, табышмаклар әйтелде. Балаларның җавапларындагы төгәлсезлекләрне чып-чын янгын сүндерүче абыйлары төзәтте. Барысы да үз фикерен әйтеп, төгәл җаваплар бирергә тырышты. Бергәләшеп, янгын очрагына тап булган чакта нинди гамәлләр башкарырга икәнен тәртип белән әйтеп, күңелләренә сеңдерделәр.
Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын Дмитрийга юлладылар. Ул үз чиратында сабыйларга аңлаешлы итеп аңлатты, аннан соң үз хезмәте итеп, башка бэхетсезлек чыганаклары турында искэртте. Юлларда сак булырга, су буйларында балыкка яки коенырга барганда, еланнарбулу булмавын күзәтеп эш итәргә, хәтта елгада елан булган очракта коену да хәтәр күңелсезлекләргә китерергә мөмкин дип сөйләде. Балалар еланарны күп күрүләрен, сак йөрүләрен, ә киләчәктә белгәннәрен тормышта кулланачакларын белдерделәр. Һәр ике як очрашудан канәгать булдылар.
.jpg)
.jpg)
29.07.2016
Рус Макылы авыл китапханәсендә һәркөнне диярлек балалар белән иҗади сәнгать сәгатьләре үтә. Китапханәче Першина Н.А. җәйге каникул көннәрендә балаларның яраткан мультфильмнарын күрсәтә, тематик викториналар уздыра, төрле кызыклы хикәяләр укый. Әдәби чараларның азагында иҗади сәнгать белән шөгыльләнәләр: чәчәкләр ясыйлар, открыткалар бизиләр, бер- береннән яңа шөгыльләргә өйрәнәләр һәм шулай вакытны файдалы итеп үткәрәләр. Ә китапханәче апалары аларның иҗат җимешләре –рәсемнәреннән күргәзмәләр оештыра.


28.07.2016
28 нче июль көнне Рус Макылы авыл китапханәсендә экология сәгате узды. Анда Татарстан Республикасында Президент тарафыннан тәкъдим ителгән сулыкларны саклау елы кысаларында авылыбызның елга –инешләренең торышы турында мәгълүматлар бирелде. Инеш суының чисталыгы, елга ярларының хәле турында һәркем үзенең күргән - белгәнен сөйләде.
Китапханәче Першина Н.А. китап укучы балаларны “Сөлчә елгасы буйлап сәяхәт” исемле презентация белән таныштырды. Балалар елгадагы балыкларның төре, җир-су хайваннарының тормышы, үсемлекләрнең исемнәре белән таныштылар.
Соңынан китапханә фондындагы журналлар белән таныштылар, экология темасына караган викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр.
Бу экологик чара балаларга табигатьне сакларга кирәклеге турында бик кирәкле мәгълүмат бирде, чөнки алар үзләре дә су буйларындагы чүп калдыкларын күрүләре турында әрнеп сөйләделәр.

28.07.2016
Рус Макылы авылының үзәк урамында юл хәрәкәте вакытында куркыныч хәлләр тумасын өчен юлларда ясалма тигезсезлекләр булдырырга туры килә. Шуның өчен бу урамда җәяүлеләр күп йөри торган өч җирдә асфальт өслектә калкулыклар ясалды.

27.07.2016
Кече кизләү.
Нинди матур сүз – кизләү. Бабаларыбыз су чыганакларын шулай матур итеп кизләү, чишмә дип атаганнар. Кизләүләрдән алган суны изге һәм саф дип санаганнар. Хәзер бар нәрсәгә үз фикерләрен әйтүче галимнәр бабаларыбызның сүзләрен күәтләп, алар хаклы дип исбатлый. Су тамчылары тәнгә шифа, көч бирә. Кырда эшләп арыган кеше, юлда арыган юлаучы кизләүләрдән су эчеп, су белән битен –кулын юып хәл алган, юлын яки эшен дәвам иткән. Су тамчылары галимнәр әйтүенә караганда яхшы сүзне, уйны үзенә сеңдерә. Шулай булгач безнең начар сүзләребездә су тамчыларына тәэсир итә, тик киресенчә, безгә инде бу тамчылар хәл кертми, шифа бирми.
27 нче июль көнне балалар мәдәният йорты хезмәткәре Махнина Н.А. һәм китапханәче Хисамова М.В. белән Макыл авылы җирлегендәге Кече кизләүгә сәяхәт кылдылар. Алар анда үзләре генә барып чишмәнең тирәсен карап йөргәннәр. Беркем йөрми төсле бу чишмәгә, әмма чишмәгә сукмак тапталган. Чишмә тирәсен бераз чистарткалап, чәчкәләр утыртып, утыргыч итеп файдалана торган тал яннарын иске ботаклардан чистартып, балалар ардылар. Ләкин бу ару чын күңелдән башкарылган изге эшнең авырлыгыннан түгел иде инде. Рәхәт бер тойгы иде. Китапханәче апалары балаларга суның шифасы, файдасы турында кыскача мәгълүмат бирде. Берәм – берәм кояш нуры да күрмәгән чишмәнең тәүге тамчылары белән балалар бит-кулларын юдылар. Тәмле суын эчтеләр.
Быел елга һәм су чыганакларны саклау елы. Бүгенге гамәл шул уңайдан башкарылган эшләрнең берсе, тик соңгысы түгел. Балалар җыелышып тагын чишмәгә килерләр, ял итәрләр.
26.07.2016
Татар Макылы авылы халкын озак еллар буена су белән тәэмин итеп, озак еллар эшләү сәбәпле су башнясы еш сафтан чыга һәм төзекләндерү эшлэре таләп итә. Менә бүген дә авыл кешеләре, Макыл муниципаль хезмәткәрләре белән берлектә ремонт эшләренә керештеләр.

26.07.2016
Мәктәп укучылары халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша җәйге ял вакытында эшкә урнашып, авылны тәртипкә китерү эшләрендә катнаштылар. Бу көннәрдә аларга асфальт юллардагы чокырларны тигезләү вазифасы йөкләтелде. Алар хәлләреннән килгәнчә бу эштә бик теләп катнаштылар.

25.07.2016
25 июльдә Макыл авылы җирле идарәсе бинасында авыл җирле Советының чираттагы киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә район рәисе Марат Галимҗан улы Зиатдинов катнашты.Көн тәртибендә берничә сорау каралды. Алар арасында 2016 елның беренче ярты еллыгында бюджет үтәлешендә туган сораулар хәл ителде; Макыл авылы муниципаль оешма эшләренэ аерым игътибар ителде; авылны тәртиптә тоту өчен тиешле эшләр тэртибе искәртелде һәм икенче яртыеллыкка каралачак эшләр планлаштырылды..
24.07.2016
Макыл авылы җирле идарәсе бу җирлектә яшәгән һәр кешегә түбәндәге хәл турында хәбәр итә. Сулыклар, инеш, елга һәм күлләр коену өчен җайланмалар белән тәэмин ителмәү сәбәпле коену катгый рәвештә тыела. Шул исәптән сулыкларда төрле йогышлы авырулар булырга мөмкинлеге турында да искәртә.
.jpg)
23.07.2016
Бу көннәрдә Татар Макылында авылның иң олы кешеләренең берсе Гөлкәбирә Галиәкбәр кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Туган көне үткән гасыр башларына туры килеп, гаять зур вакыйгаларга бай тормыш юлы кичкән ул. Еллар аның гомерендә күп истәлекләр калдырган. Яшьтән колхоз эшендә булган. Сугыш башланганын Казанга әтисе белән базарга баргач ишетеп кайталар алар. Тормыш үзгәрә, ирләр сугышка алына, хәтта аның яшьтәшләре дә юллама алып фронтка китәләр. Авылда карт бабайлар белән хатын-кызлар да балалар гына кала. Җир эшен бабайлар өйрәтеп торалар, ә яшь кызлар пар ат җигеп җир сукалыйлар башка эшлэрне башкаралар. Бар эшне дә фронт өчен кирәк дип тырышып, карусыз эшлиләр алар. Гари урманнарында агач кисү, Печищедән орлык ташу, Юматово урманыннан спирт завод өчен утын җитештерү, урак уру, көлтә бәйләү, ындыр сугу, Вязовойга Зөя аша ашлык илтү, бар да бар да аның йөрәгендә бүгендә кичә генә булган күк саклана. Һәрбер очрак турында әсбаплап сөйләп бирә ала.
Бүгенге тормыштан канәгать булып, аллага шөкер дип яши Гөлкәбирә апа. Туганнары Фәизкәбир абый Япон чиген саклауда катнашып, сазлыкта ятып бик нык салкын тидерә. Авылына кайткач та хәле уңайланмый, больницада җан бирә. Икенче туганы яшьли юл хәләкәтенә очрап үлеп китә. Тагы бер абые сугышта хәбәрсез югала. Гөлкәбирә апа туганнары турында якты истәлек саклап гомер кичерә. Ире Гомәр абый белән озак йөреп өйләнешәләр, дөресерәге Гомәр абый аны урлап кайта. Алар бергә бер малай белән дүрт кыз үстерәләр. Балалары аллага шөкер эшкә тырыш булып үстеләр, үз тормышлары белән яшиләр. Бүген Гөлкәбирә апа кызы Нурия белән гомер кичерә. Төп йортка язылмаган кагыйдә буенча барлык балалар да, оныклар да җыела. Оныклары да әбиләрен хөрмәт итәләр, оныкларының балалары да карт әбиләренең тормышына нур өстиләр. Бүгенге көндә үз аягында йөреп, оныкчыкларын сөеп яшәгән Гөлкәбирә апага исәнлек, тазалык телибез, туганнарының кадерендә озак яшәргә насыйп булсын.
Гөлкәбирә апаны тормыш бәйрәме белән котлап район башлыгы Марат Галимҗан улы Зиятдинов килде. Ул аңа Россия президенты В.Путинның котлавын ирештерде, район үсешенә керткән хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп баш иде. Аннары Гөлкәбирә апаның теләкләрен тыңлап, киләсе юбилейларына да таза-сау булып, үз аягында йөрергә насыйб булсын дип изге теләктә калды. Район башлыгы белән бергә юбилярны социаль яклау оешмасы мөдире Васильева Т.Н. белән Макыл авылы җирлеге рәисе Матвеева А.И. да кайнар котладылар. Авыр еллар аша үтеп бүгенге көнгә кадәр рәхмәтле, олы йорәкле булып калуына сокландылар.
18.07.2016
Келәнче авылы яшьләре күмәкләшеп клуб тирәсен төзекләндерү эшенә керештеләр. Алар кулларыннан килгәнчә клуб янын бизәү белән шөгыльләнделәр.
.jpg)
18.07.2016
Җирле халык ярдәмендә Татар һәм Рус Макыллары юлларында артык чыгым чыгармыйча гына төзекләндерү эшләре алып барылды.

17.06.2016
Макыл авылындагы чүп җыела торган мәйданчыкларны тәртипкә китерү эшләре әкерен генә булса да бара. "Кызыл шәфәкъ" оешмасы ярдәме белән 5 контейнер урынының нигезенэ плитә куелды. Тагы ун җиргә шундый плитәләр куелырга тиеш. Бу эштә ярдәм күрсәтүчеләргә ихлас күңелдән рәхмәт җиткерәбез.


17.06.2016
Авыл җирлеге идарәсе оештыруында элекке чүплек урыны трактор ярдәмендә тигезләнде.
Кадерле авылдашлар!
Киләчәк буыннар өчен урман, кырлар һәм су буйлары чиста чүп-чар белән тулмасын дисәк, бүген безгә табигатьне саклау өстендә эшләргә кирәк. Һәрнәрсәнең урыны булган төсле чүпнең дә үз урыны бар. Әйдәгез без аны контейнерларга салыйк, теләсә кая ташламыйк.

17.06.2016
Макыл авылы җирле идарәсе коллективы Мари республикасының Йошкар -Ола шәһәренә экскурсия белән барды.Музейларда, төрле истәлекле урыннарда булдылар, матурлыкка карап сокландылар. Экскурсия һәрбер кешенең күңелендә гаҗәеп матур хәтирәләр калдырды.




13.07.2016
13 нче июль көнне Макыл авылы җирле идарәсе җирлегендәге Келәнче елгасы тирәсендә бер төркем табигатьне саклау министрлыгы хезмәткәрләре тикшерү эшләре үткәрделәр. Аларның бирегә килеүләренең сәбәбе, Введенка бистәсе авылы җирлегеннән язылган хатта язылганнарның дөреслеген исбатлау иде.

11.06.2016
Интеллектуаллар шәһәре
«Иҗат иле»нә сәяхәт кызганнан кыза бара. Менә алар «Интеллектуаллар шәһәренә» килеп җиттеләр. Ял минутларында чираттагы әңгәмә уздырылды. Бүген ул «Арганлыкны ничек бетерергә?» дигән темага багышланган иде. Төрле уеннарда катнаштылар, бигрәк тә «Йолдызлар сәгате» кызыклы үтте. Балалар алган белемнәрен гамәлдә бик актив кулландылар, чыннан да, монда логик фикерләү сәләтләрен кулланырга кирәк иде. Бу ярышта «Елмаю» отряды җиңү яулады. Шулай ук «Кечкенә Эйнштейннар» исемле мультфильм карадылар, алда тагын да мавыктыргыч сәяхәтләр һәм уеннар көтә.

11.06.2016
Рус халкы элек-электән чиркәү төзү аны бизәүне ходайга якынаю белән аңлаткан. Авылларны бизәп торган чиркәүләрне күргәч аңа соклакмый мөмкин түгел. Инде ни гомер гыйбәдәт кылынмаса да, Келәнче авылы җирлегендәге 1848 нче елда Дмитрий Андреянович Лаптев төзеткән чиркәү үзенең ныклыгы белән күпләрне гаҗәпләндерә. Диварлары йөз елдан артык кар-яңгыр да торса да үзенең әүвәлге төсен югалтмаган дини бина яңадан торгызылачак. Бу эштә агалы-энеле Бакуркиннар Анотолий Кириллович белән Валентин Кирилловичлар башлап йөрделәр. Бу аларның мөхтәрәм танышлары Панин Сергей һәм Казан Митрополиты белән киңәшенеп эшләнгән гамәл. Авыл халкы да бу изге эшне күтәреп алды, инде тирә-юнен, бинаның эчен чүп-чардан җыештыра да башладылар. Зур эшкә беренче адымнар ясалды.



10.06.2016
Сәламәтлек шәһәре
Мәктәп яны лагере «Кояшкай»да тагын 1 көн тәмамланды. Бу көнне балалар үзләренең тәрбиячеләре белән бергә «Сәламәтлек шәһәре»нә юл тоттылар, көнне сәламәтлекләрен ныгытуга багышладылар. Иртәнге аш алдыннан «Дөрес туклану» дигән темага әңгәмә булды, әңгәмә вакытында нинди ашамлыкларның файдалы, витаминга бай булуын белделәр. Аннары «Сәламәтлек азбукасы» исемле викторинада катнаштылар. Спорт мәйданында яңа уеннар өйрәнделәр, ә «Күңелле стартлар» вакытында һәркем җиңү мизгелләрен тойды. Көн ахырында сәламәт яшәү кагыйдәләрен искә төшерделәр, күңелле бәйгеләр оештырдылар.

09.06.2016
Рус Макылы жирлегенен Пионер, Комсомол, Тынычлык, Дуслык hэм Узэк урамда яшэучелэр игътибарына! Авылда эшлэп килгэн , республиканын «Чиста су» программасы буенча йортларга су уткэру эшлэре бара. Кем дэ кем 1 нче августка тикле уз хужалыгын яна су линиясенэ тоташтырып олгерми, сусыз калу момкинлеге бар. Шуна курэ, авыл жирлеге идарэсе хэбэр итэ, ашыгыгыз, хужалыкларыгызны яна су линиясенэ тоташтырыгыз. Чонки хэзер эшлэуче скважина беренче августта узенен эшен туктата.

09.06.2016
8 нче июнь конне Келэнче авылы кибетендэ халык жыены булып узды. Биредэ авыл эчендэге территориядэ тэртип урнаштыру hэм узсалымнын тулэнеше турында суз алып барылды. Чиркэу тирэсен чур-чардан тазарту , су белэн тэимин иту буенча сораулар кутэрелде. Жыенда 12 кеше катнашты.

08.06.2016
7 июньдэ Макыл авылы урта мэктэбендэ оешкан лагерьда Солчэ елгасынын торышы турында экологик энгэмэ узды. Аны Рус Макылы авыл китапханэчесе Надежда Александровна алып барды. Балалар игътибарына Солчэ елгасынын хэле турында статистик мэгълуматлар бирелде, фотографиялэр курсэтелде.
Елганын нинди хэлдэ икэнен балалар узлэре дэ куреп, ишетеп белэлэр. Кеше китергэн зыяннын ни дэрэжэдэ зур hэм зарарлы икэненэ игътибар итэлэр. Чынлап та презентациядэ бирелгэн фактлар елганын бугенге торышын тасвирлый, кешелэргэ табигатьне сакларга, чуп-чар белэн сак эш итэргэ кинэш итэ. Чонки чуп-чар белэн тулган яр буеннан купме зыян килэ, су пычырана.
Энгэмэ ахырында балалар су буйларын чиста тотарга суз бирделэр.
.jpg)
02.06.2016
Жэй башланды. Беренче коненнэн ук бэйрэм, балаларны яклау коне. Бу вакыйга унаеннан Макыл авыл мэдэият йорты каршында балалар игътибарына кунелле чара оештырылды. Чараны узешчэн сэнгать тугэрэгенэ йоручелэр башлап жибэрде. Шапокляк карчык балалар белэн торле уеннар уйнады, аларны сынады, ничектэ бэйрэмнен ямен бозарга тырышты. Аннан узе дэ алар белэн мэш килде, кунел ачты. Бэйрэмгэ килгэн кунаклар рэхэтлэнеп ял иттелэр. Конкурсларда катнаштылар, булэклэр алып, кутэренке кунел белэн ойлэргэ таралдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
01.06.2016
Мәктәп яны лагереның ачылуы
Бүген Макыл урта мәктәбендә “Кояшкай” лагере үзенең эшен башлап җибәрде. Смена башлануына багышланган чарага укучылар янына кунакка җәйге айлар – Июниә, Июлия һәм Августа килделәр. Алар укучыларны әкият урманына чакырып, сазлыклар башлыгы – Ширанча белән очраштылар. Аннары урманда булу кагыйдәләрен ничек үтәргә кирәклеген ачыклау өчен төрле сорауларга җавап бирделәр, табышмакларны чиштеләр, саф һавада уеннар уйнадылар. Урман аша сәяхәт иткәндә “Минем талантым” исемле бәйгедә катнаштылар. Җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук аларны көткән һәм оештыру мизгелләре кирәк иде исем уйлап табарга отряды, эмблему, бүләргә ярдәм итәчәк вазыйфаларын иде игълан ителде тормыш кагыйдәләре «Ил иҗат», нәкъ менә бу илдә узачак мавыктыргыч сәяхәт балалар дәвамында смена.Алда укучыларны тагын да кызыклырак чаралар көтә, шулай ук тәмле ашлар белән дә сыйланырлар. Барысына да күңелле һәм файдалы яллар теләп калабыз!
Әгәр бүген табигать бүләк итте, җылы кояшлы көн, ягъни әверелә икеләтә шатлыклы — чөнки җәйнең беренче көнендә күп илләрдә билгеләп үтелә-Халыкара балалар көне. Бу бәйрәм күп россиялеләргә билгесе буларак, Халыкара балаларны яклау көне. Тик балаларны яклау Көне — ул гына түгел, күңелле бәйрәм өчен, балаларның үзләренә дә, бу напоминание җәмгыятькә кирәклеген хокукларын бала өчен, барлык балалар да росли бәхетле, укыдык белән шөгыльләнгән яраткан эшем белән киләчәктә дә булды яхшы ата-аналар һәм гражданнар үз ил. Спешим котларга тәрбияләнүчеләр безнең лагере, шулай ук барлык балалар әлеге күркәм бәйрәм белән! Һәрвакытта да туганнарыгыз юлында көтә, бәхет һәм уңыш!

25.05.2016
Соңгы кыңгырау.
Менә мәктәп белән саубуллашу вакыты да килеп җитте. Бөтен ил буенча соңгы кыңгыраулар яңгырый. 25 нче май көнне безнең мәктәптә укучылар өчен дулкынландыргыч бәйрәм булып үзды. Мәктәп алды матур итеп бизәлгән, 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларының шатлыкларын уртаклашырга дип, кунаклар җыелганар. Тантаналы музыка яңгырый һәм күтәренке кәеф белән, матур киемнәрдә, күзләрендә җиңелчә моңсулык белән чыгарылыш сыйныф укучылары чыга. Нәрсә көтә аларны? Киләчәк күрсәтер. Ә әлегә... Алар вальс бииләр, шигырьләр сөйлиләр, колау сүзләре яңгырый, бүләкләр тапшырыла. Мәктәп директоры Баканова А.Н., сыйныф җитәкчеләре Амутбаева А.Г. и Зиатдинова С.А. җылы котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. Беренче укытучылары Тихонова Н.Ф, мәктәп бусагасын атлап кергәндә, аларның нинди булуларын искә төшереп үтте. Киләчәктә , олы тормышта уңышлар теләп мөхтәрәм кунаклар - район Башлыгы Зиатдинов М.Г., район мәгариф бүлеге мөдире урынбасары Ахметова Ф.М., ЦМФ җәмәгать тәртибен саклау буенча "Форпост" диркторы Камашева Л.А. чыгыш ясадылар. Ветераннар исеменнән укучыларны элеккеге директор Чернышов В.А котлады. Агрофирма "Югары Ослан" директоры Гайнутдинов Р.К. чыгарылыш сыйныф укучылаына котлау сүзе әйтте һәм укуны бишлегә генә тәмамлаган укучыларга премияләр бирде. Батманова А.В һәм Цветкова Н.И. ата-аналар исеменнән балаларга имтиханнарда уңышлар теләделәр.
Соңгы кыңгырауны бирү хокукы 11 нче сыйныф укучысы Шарипов Илнур һәм беренче сыйныф укучысы Морозова Миленага бирелде. Бәйрәм төрле төстәге шарларны күккә җибәрү белән тамамланды. Хәерле юл сезгә , чыгарылыш сыйныф укучылары!
24.05.2016
Бүген Макыл авылы җирле идарәсе хезмәткәрләре макулатура җыю эшендэ катнаштылар. Алар үзләренең эшкә кагылышы булмаган кәгазьләрне җыйнап 400 кг макулатура тапшырдылар.

24.05.2016
Су тартыру скважиналарын тиешле нормалар кысасында тэртипкэ китеру очен Макыл авылы жирлеге идарэсендэ эш башланды. Ике су тарттыру жайланмасына житэрлек материал сатып алынды инде.

22.05.2016
22 нче май конне Макыл авылы мэдэният йорты хезмэткэре Махнина Наталья Александровна узешчэн сэнгать тугэрэгенэ йоруче балалар белэн сэламэтлекне ныгыту hэм аны саклау турында энгэмэ уздырды. Энгэмэдэн сон бергэлэшеп мэктэп спорт мэйданчыгында 6 нчы сыйныф укучылары белэн волейбол уйнадылар. Жинелучелэр булса да очрашу кунелле утте, балалар канэгать калдылар.
22.05.2016
22 нче май конне Макыл авылы яшьлэре каенлыкны сынган ботаклардан чистарту эшенэ алындылар. Бу зур эш, эмма балаларнын бердэм булып, табигатьне тэртипкэ китерергэ керешуе бик матур гамэл. Узлэре чистарткан урыннын матурланып китуе, аларны бик шатландырды ди, житэкчелэре Наталья Александровна.
21.05.2016
21 нче майда Макыл авылы мэдэният йорты хезмэткэрлэре узлэре эшли торган бина янын тэртипкэ китерделэр. Тозелеш тэмамланганнан сон шифер, пыяла ватыклары, кадак hэм тимер кисэклэре бар жиргэ таралган иде. Шуларны жыеп, таш кисэклэреннэн аралап, территорияне чистарттылар.

20.05.2016
20 нче майда район китапханэсендэ «Укучынын мэдэни кондэлеге» конкурсынын сонгы этабы булып узды.
Бу кнкурста Макыл авылы урта мэктэбеннэн 66 укучы катнашты. Шулар арасыннан ин лаеклары билгелэнде.Алар – Лабутова Верника, Цветкова Карина hэм Антнва Анжелика иде.
Кызлар авыл советы идарэсе рэисе Матвеева А.И. белэн Рус Макылы авыл китапханэсе модире Першина Н.А. озатуында район китапханэсендэ оештырылган бэйрэмдэ катнаштылар.
Вероника белэн Карина мактау хаты белэн булэклэнде, э Анжелика дипломант исенэ лаек булды. Аны 26 нчы май конне тагы бер бэйрэм котэ, ул курчак театры «Экияттэ» узачак жинучелэрне тэбриклэу кичэсенэ барачак.
Вероника, Карина, Анжелика китапханэлэрдэ узган чараларда актив катнаштылар, узлэре генэ дэ эти-энилэре белэн мэдэни чараларда булдылар.


20.05.2016
Рус Макылы авылынын янгын сундеру оешмасы мэктэптэ укытучылар hэм укучы балалар катнашында эвакуация кунекмэлэре уткэрде. Кинэт кенэ килеп чыккан кыен хэллэрдэн чыгу ысуллары турында суз алып барылды. Аннары янгын сундеру оешмасынын житэкчесе Е.А. Кучин янгын сундеру машинасынын ничек эшлэве турында сойлэп, янгын сундеру техникасы белэн таныштырды.
13.05.2016
Макыл авылы жирле идарэсе әйләнә-тирәдәге санитар-экологик торышны күзәтү, проблемалы урыннарны билгеләү һәм, әлбәттә инде, әлеге участокларны чүп-чардан чистартуны тәэмин итү белэн корэшэ. Элек чуплек булган урын хэзер узенен элеккеге гамэлен туктатты. Бу турыда куп мэртэбэ кабатлауга карамастан, кайбер кешелэр шунда чуп-чар ташлыйлар. Эгэр бу эш белэн кешелэр тотылса, авыл жирлеге идарэсе аларга 3500 сум штраф сала, hэм ул хаклы. Табигатьне саклау безнен барыбызнын да бурычы.
11.05.2016
11 нче май көнне бюджет өлкәсендә хезмәт куючылар Макыл авылы җирлеге аша узучы федераль юл буйларын тәртипкә китерделәр. Бу көнне алар 20 капчык чуп-чар җыйдылар.Бигрәктә тукталыш яннарында чуп куп иде. Чисталыкны барыбыз да яратабыз. Әйдәгез, җәмәгать, чүпләрне теләсә кая ташламыйк!

11.05.2016
10 нчы майда район башлыгы Зиатдинов М.Г. Макыл авылы жирлеге идарэсендэ сораулар белэн морэжэгать итучелэрне кабул итте. Бу конне дурт кеше килде: ике куп балалы гаилэ жир алу мэсьэлэсен хэл итте, бер кеше торак проблемасын кутэреп чыкты, э бер морэжэгать сугышта катнашкан авылдашыбызнын исемендэге тогэлсезлекне дореслэу турында булды.


11.05.2016
5 май конне Татар hэм Рус Макылы урамнарындагы электр баганаларын авыл жирлеге идарэсе, мэдэният хезмэткэрлэре акшарлап, матурлап чыктылар. Авыл ямьлэнеп, матурланып китте.

11.05.2016
Келэнче авылы мэдэният йортынын стенасын штукатурлап, идэн hэм тушэмнэрен жэя башладылар.


08.05.2016
8 май Келэнче авылы Жину бэйрэмен билгелэп утте. Иртэн кунелле музыка янгырады, халык сугышта hэлак булган авылдашлары хормэтенэ куелган hэйкэл янына жыелды. Сугышта катнашкан авылдашлары турында Чернышов ВалентинАлександрович сойлэде. Аннары Макыл авылы жирлеге башлыгы Матвеева А. И. жыелган халыкны бэйрэм белэн котлады. Соныннан авыл мэдэният йорты модире Калачева Л.Ф. оештыруында концерт программасы булды. Халык бу бэйрэмнэн кутэренке кунел белэн таралды.
07.05.2016
Якташларыбызның батырлыгы үлемсез
Макыл авыл җирле идарәсенең коридорында "Якташларыбызның батырлыгы үлемсез" исемле стенд урын алды. Бу стендка Рус Макылы һәм Татар Макылы авыл китапханәчеләре еллар буе туплаган материаллар куелган. Ул якташларыбызның сугыш юлында узган юлларын, орден-медальләргә лаек булган батырлыкларын эзләнүләрнең нәтиҗәсе. Китапханәләрдәге "Алар җиңү өчен көрәште" исемле папкалар да фронтовиклар турында күп кызыклы материаллар табарга була.
.jpg)
06.05.2016
Рус Макылы авыл китапханәсендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаена "Сугыш һәм Җиңү" исемле китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдәге китаплар зурлар һәм дә кечкенәләр өчен дә кызыклы итеп бизәлгән. Биредә укучыларга совет халкының чиксез батырлыгын тасвирлаган китаплар куелган.
.jpg)
04.05.2016
4 нче май көнне сәгать 11 дә илебезнең төрле почмакларында "Балаларга сугыш турында китаплар укыйбыз" исемле акция башланып китте. Рус Макылы китапханәсе бу акциягә үзенең өлешен кертте. Макыл авылы урта мәктәбенең 2нче һәм 3 нче сыйныф укучылары белән берлектә китапханәче Першина Н.А. балаларны фронтовик язучы Сергей Алексеев китаплары белән таныштырды. Язучының китапларына кыскача күзәтү ясады, биографиясе турында буктрейлер күрсәтте. Аннары күмәләшеп язучының "Али Баба", "Өч батырлык", "Генерал Панфилов", "Талалихин" һәм "Ахтунг! Ахтунг!"хикэялэрен кычкырып укыдылар. Алдагы көннәрнең бер өстәмә дәресендә сугыш турында укыган хикәяләрне сөйләүгә багышларга планлаштырдылар.

.jpg)

04.05.2016
4 нче майда Россиянен барлык почмакларында "Балаларга сугыш турында язылган эсэрлэрне укыйбыз" исеме астында жиденче халыкара акция узды.Аны Самара олкэсенен балалар китапханэсе эйдэп барды. Быел бу акциягэ Югары Ослан районы узэк китапханэсе белэн берлектэ Татар Макылы китапханэсе дэ катнашты, китапханэче Хисамова М.В. беренче hэм дуртенче сыйныф укучыларына рус язучысы Богданов Николай Владимировичнын "Яхшы мэкаль", "Кара песи Вася", "Батырларнын батыры" хикэялэрен укыды. Алар сугышта мылтык тотып кына тугел, э хэйлэ, акыл, зирэклекнен дэ бик кирэклеген белделэр. Алган белемнэре остенэ балалар бу акциядэ катнашулары белэн шат иделэр. Шулай итеп акциягэ тагы 40 кеше остэлде.
30.04.2016
Яшь тикшерүнече.
Ә сез беләсезме, безнең бакчаларыбызда, яшел укроп арасында, Махаон күбәләкләре үрчиләр, ә ул Татарстанның Кызыл китабына кертелгән? Ә 3 нче сыйныф укучысы Тихонова Аня белә. Өстәвенә, ул өй шартларында таза яшел күбәләк корты кара сызыклар белән һәм кызыл таплары белән бу күбәләкне чыгарды. 29 нчы апрель көнне Тәтеш шәһәрендә ул үзнең күзәтүләре, төзелгән памяткасы белән фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Ел саен Тәтеш шәһәренең беренче номерлы мәктәбе базасында мәктәп укучыларының ”Камай укулары” исемле фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. Жюри әгъзалары яшь катнашучының тикшерү эшен билгеләделәр һәм аңа икенче урын бирелде. Безнең укучы кызыбызны , шушы җиңүе белән котлыйбыз! Әфәрин!
.jpg)
29.04.2016
Макыл авылы җирлеге хезмәткәрләре район үзәгендәге яңа гына оешып килә торган тыл хезмәтчәннәре паркында, төзекләндерү эшләрендә катнаштылар. Алар биредә җирне тигезләү, сукмакларны тәртипкә китерү һәм агач утырту белән шөгыльләнделәр. Үткән белән киләчәкне бәйләүче бу бакчага бүген шулай нигез салына. Бу изге гамәлдә бөтен район җирлекләредә актив көч куйды.

28.04.2016
Район башкарма комитеты җитәкчесе Хакимҗанов Л.С. белән гадәттән тыш эшләр буенча район бүлеге башлыгы Пестов Э.В. бергәләп авыл җирлекләрендәге оешмаларның янгын куркынычсызлыгына әзерлекләренең торышы турында авыл җирлеге җитәкчеләре белән әңгәмә оештырдылар.
27.04.2016
Югары Ослан районындагы барлык авыл җирлекләрендә авылны төзекләндерү ике айлыгы бара. Бу эштә башлап йөрүчеләрдән булып, авыл җирлегенә урнашкан оешмалар һәм мәктәп балалары актив катнаша.

27.04.2016
Макыл авылы җирлегендәге су тарттыру җайланмаларын тиешле норма кысаларына китерү өчен биредә геология хезмәткәрләре катнашында эзләнү һәм тикшеренү эшләре алып барыла. Бу тикшеренүләр җир катламнарын өйрәнеп, җирлекнең топографик картасын төзү өчен кирәк дип фаразлана.

27.04.2016
25 нче апрель көнне җаваплы җитәкчеләр Келәнче авылы клуб бинасына су кертү һәм ташландык суларны бинадан чыгару системасын планлаштыру эшләренә китәчәк чыгымнар турында сөйләшу уздырдылар.

27.04.2016
27 нче апрель көнне Рус Макылы авыл китапханәсендә Олан авылы җирлегендәге чиркәүнең атакае Владимир белән анакай гыйбәдәт үткәрделәр. Бу бөек бәйрәм алдыннан чистарыну йоласы булды. Килгән халык бик канәгать калды.
27.04.2016
26 нчы апрель көнне мәдәният йорты һәм спорт клубы хезмәткәрләре үзләре хезмәт итә торган биналарның тирә-юнен тәртипкә китерделәр. Төзелеш эшләре әле бөтенләй тәмамланмаса да чисталык, тәртип бар җиргә дә кирәк.

27.04.2016
Язгы ташу вакытында Сәет авылы һәр елны Шиш елгасы ташып, ярларыннан чыгуы аркасында зыян күрә. Быелгы ел да үзгә еллардан аерылмады, язгы ташулар үтү белән авыл икегә бүленде. Авыл җирле идарәсе техника яллап, бу эшне җайлады, җир ташып дамба ныгытылды. Кыска гына вакыт эчендэ авыл халкы һәм транспорт эчен юл ачылды.

27.04.2016
Тукай үлемсез!
26 апрель көнне безнең мәктәптә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 елга багышланган чаралар үтте. Барлык сыйныфларда да аның тормыш һәм иҗат юлына багышланган Тукай дәресләре , ә 7-8нче сыйныфларда «Бәхетле очрак» интеллектуаль уены үтте. Шул ук көнне районның «Туган якны өйрәнү» музеенда уздырылган «Иң яхшы шигыр сөйләүче» бәйгесендә катнаштылар. Габдулла Тукай шигырьләрен бәйгедә катнашкан укучылар: Цветкова К., Миннахмедова К.,Назруллаев А., Лобашева Л. 3кл., Нугманова Д. 4кл., Тюркина К.5кл., Митрофанова А., 6кл., Силантьева Ж., Каримуллина А.,7кл., Кулинич С. Маннапова А. 8кл., Сибгатова Л.,Нуруллина Р. 9кл.бик сәнгатьле итеп сөйләделәр. Алар мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
26.04.2016
25.04.2016 Макыл авылы җирлеге идарәсе җитәкчесе Матвеева А.И., мәктәп мөдире урынбасарлары Тимиряева Л.А. һәм Зиатдинова С.А. күп балалы гаиләләргә барып, аларның тормышлары, көнкүрештә туган мәсьәләре белән таныштылар. Бүгенге көндә алар Мрачковская В.С., Четвергова Т.И. һәм Маханова А.К. гаиләләрендә булдылар, хәлләрен сораштылар, әңгәмә үткәрделәр.


26.04.2016
25.04.2016г. проведена уборка территории, прилегающей к зданию Совета Макуловского СП. Убрана сухая трава, вырублен сорный кустарник, побелены деревья и фундаментная часть здания, проведена очистка от старого слоя и покраска забора.
26.04.2016
Чернобыль трагедиясе
2016нчы елның 26нчы апрель көнне Чернобыль АЭЗ дә коточкыч авария булганга 30 ел тулды. Бу барлык аварияләрнең дә иң куркынычлысы, чөнки ул бик күп корбаннар китерде. Ел саен бу авыр көннәр турында искә төшерелә, ә бүген Макыл урта мәктәбендә шушы авария нәтиҗәсендә туган куркынычлылыкны бетерүдә катнашкан безнең авылдашыбыз Варакин Михаил Николаевичны катнашында, “Чернобыль трагедиясе” дигән мәктәпкүләм линейка үткәрелде. Ул 1948нче елның 25нче ноябрендә Югары Ослан районынынң Зарубиха авылында туган. Армиядән кайткач, шофёр булып эшли. 1986нчы елның 7сентябрендә военкоматтан повестка ала һәм тиз арада Украинаның Чернобыль шәһәренә җибәрелә. 2 ай ярым иң зарарлы һәм иң куркыныч урынга КрАЗда шебень ташый. Тагын күп төрле эшләрдә катнаша, яшьлек көче ташып торганга, үз-үзен аямыйча күп тырыша, нәтиҗәсе нинди булу турында уйламый. Сәламәтлеге турында күп сөйләми, янында яраткан гаиләсе, оныклары булу белән горурлана. Әйе, ул көннәрдә нинди эш эшләүләрен алар геройлык дип санамаганнар, бары тик намус кушканча гына эшләгәннәр. Укучылар тын гына калып тыңлап тордылар һәм линейкада булган кешеләрнең барысының да бер генә теләк иде: бу вакыйга беркайчан да кабатланмасын иде.
22.04.2016
22 апрельдэ Рус Макылы авыл китапханэсендэ «Фикердэш» клубы узенен чираттагы очрашуына жыелды. Очрашуда район тормышын, анын усешен тасвирлаган китаплар буенча энгэмэ уздырдылар. «Кешелэргэ hэм жиргэ мэхэббэт» исемле видео язманы карап, авыл кешелэренен хзмэтлэре, башкарган эшлэре турында сокланып сойлэшу алып бардылар. Презентациягэ кермэгэн авылдашларны барладылар hэм килэчэктэ алар турында материаллар туплау остендэ эшлэргэ булдылар.

22.04.2016
Макыл авылы җирле идарәсе һәм бюджет оешмалары хезмәткәрләре законсыз урыннардагы чүплекләрне юк итүдә катнаштылар.

22.04.2016
Үзсалым җыюда яңалыклар.
22 апрель көненә барлыгы 198750 сум үз салым җыелды, бу барлык җыелачак акчаның 30.8 процентын тәшкил итә. Келәнче авылы халкы 59 процент үзсалым түләгән булса, Сәет авылы халкыннан 41, 7 процент җыелган.
21.04.2016
Изгелек кылу җиңел түгел...
Бүген Макыл авылы балалар бакчасында игелекле гамәлләр турында күп сөйләнде. Тәрбияче апалары аларга изгелек, игелек, мәрхәмәтлек төшенчәләренең мәгънәсен төрле ысуллар белән аңлаттылар. Аннары балалар игелекле гамәлләр кылдылар: ертылган китап битләрен ябыштырдылар, ир балалар баскычтан төшкәндә кызларга төшәргә булыштылар, хөрмәт күрсәттеләр.
Соңыннан тәрбияче апалары белән бергэ барыбызныда тигез җылытучы, безгэ якты нурын бирүче "мәрхәмәтле кояш" рәсемен ясадылар.
.jpg)
21.04.2016
Бу көннәрдә язгы игелекле эшләр атналыгы бара. Ә 20 апрель кеше тормышын саклаучылар- донорлар көне. Донорлар -алар игелекле, изге гамэл башкаручылар. Рус Макылы авыл китапханәсендә авыл кешеләре арасында олы хөрмәт казанган донорлар турында әңгәмә узды. Китапханәче Першина Н.А. балаларга донор төшенчәсенең мәгънәсен аңлатты, ни өчен бу игелекле эшнең бик кирәк һәм файдалы булуын сөйләде. Хастаханәләрдә кешеләр язмышының хәл ителгән вакытында донорлар иң беренче ярдәмчеләр булуын искәртеп үтте. Авылның хөрмәтле кешеләре Бухарова Минизифа Хафизовна һәм Миннибаева Люзия Хафизовналар. Алар үзләренең гомерләренә 40 мәртәбәдән артык кан тапшырганнар. Шулар арасында күп тапкырлар кемгә кан биргәннәрен белгәннәр. Бу очраклар турыдан - туры кан салганда булган. Алар кешегә икенче тапкыр гомер бүләк итүчеләр, олы йөрәкле , фикакарь кешеләр.
Илебез аларны "Мактаулы донор" исеменә лаеклы дип тапкан. Гомерләре хезмәттә үткән авылдашларыбызга бүгенге бәйрәм уңаеннан олы рәхмәтебезне әйтеп баш иябез, алдагы көннәрендә таза сәламәтлек, гаилә бәхете, тыныч тормыш телибез.
Балалар бу көнне кеше гомерен саклауда табиблардан кала, гади кешеләрнең дә өлеше бар икәнен белделәр. Алар белән горурландылар.

20.04.2016
20 апрель көнне Татар Макылы авылы китапханәчесе Хисамова М.В. 8 нче сыйныф укучылары белән “Татар теле- Тукай теле” исемле, Габдулла Тукайның 130 ел тулу уңаена багышланган әдәби чара үткәрде. Чарада укучылар ике төркемгә бүленеп, сорауларга җавап бирделәр, грамматик биремнәр эшләделәр. “Без Тукай оныклары”төркеме “Салават күпере” төркеменә караганда үзләренең өстенлекләрен күрсәттеләр. Беренче тур сораулары республикабызның билгеле шәхесләрен танып белүгә багышланган иде, икенче тур мәкаль, тизәйткеч, грамматик биремнәр эшләп үтте. Соңгы тур тулысы белән Тукай иҗатын яктыртуга багышланды. Балалар бик теләп ярыштылар.
20.04.2016
20 апрельдә Макыл авылы идарәсе рәисе Матвеева А.И., Макыл урта мәктәбе мөдире Баканова А.Н. һәм тәрбия эшләре буенча мәктәп директорының урынбасары Тимиряева Л.А. Кузьмичевалар гаиләсендә булдылар. Аларның килүләренең сәбәбе -гаиләнең тормыш шартлары белән танышуны күздә тотып оештырылды. Чөнки бу гаиләдә ике кечкенә сабый тәрбияләнә.
.jpg)
18.04.2016
18 нче апрельдә “Казан” мәдәният үзәгендә авыл җирлекләренең башлыклары өчен семинар –киңәшмә булып узды. Киңәшмә Татарстан республикасы буенча җирлекләр Советы председателе Минсәгыйт Закир улы Шакиров җитәкчелегендә барды.

18.04.2016
Келәнче авылы җирлегенә урнашкан һәйкәл яны чүп-чардан тазартылып, тәртипкә китерелде. Бу эшне башкаруды клуб мөдире Калачева Л.Ф. башлап йөрде.

16.04.2016
16 нчы апрель көнне Келәнче авылы җирлегендә язгы игелекле эшләр атналыгы башланып китте. Клуб мөдире Калачева Людмила Федоровна яшьләргә кешеләргә игелек эшләүнең мөһимлеген аңлатты, аннан соң алар бергәләшеп, олысы – кечесе туп уйнадылар.
.jpg)
.jpg)
12.04.2016
Татар Макылы авылы китапханәчесе Хисамова М.В. 4 нче сыйныф укучылары өчен космонавтика көненә багышланган “Галәмгә сәяхәт” исемле әңгәмә үткәрде. Галәмгә беренче косманавт Ю.А.Гагарин очканга 55 ел тулуын искәртеп үтте. Балаларны китапханә фондындагы галәм киңлекләре һәм күк җисемнәре турындагы китаплар белән таныштырды.
12.04.2016
12 нче апрель Космонавтика көне. Инде беренче кеше галәмгә очканга 55 ел гомер узды. Татар Макылы авылы китапханәчесе Мәдинә Вагизовна 2 нче сыйныф укучылары белән галәм киңлекләрен һәм күк җисемнәрен өйрәнә торган астрономия фэне турында әңгәмә уздырды. Балалар өчен әле таныш булмаган, әмма һәр кешене кызыксындырган серле күк җисемнәренә кагылышлы яңа терминнар белән таныштылар, табышмаклар, шигырьләр тыңладылар.
.jpg)
12.04.2016
12 нче апрель көнне Татар Макылы авылы китапханәсендә Космонавтика көне уңаеннан, беренче космонавт Ю.А.Гагаринның галәмгә очуына 55 ел тулуга багышланган “Галәмгә адым” исемле күргәзмә оештырылды. Күргәзмә башлангыч сыйныф балалары һәм аларның ата –аналары өчен файдалы материаллар белән тулыландырылган.
12.04.2016
Рус Макыл авылы китапханәсендә космонавтика көненә багышланган "Галәмгә юл" исеме астында төрле яш*тәге кешеләр өчен рәсемле китап күргәзмәсе оештырылды. Биредә космонавтикага нигез салучылар, очышлар, космонавтларның тормыш юллары турында кызыклы материаллар табарга мөмкин.

12.04.2016
Карлар эреп бетү белән олы юл чатларын чүп-чардан арындыру эшләре башлана. Бу эшкэ беренчеләрдән булып бюджет оешмалары чакырыла. Менә бүген мәктәп, балалар бакчасы, спорт клубы, мәдәният йорты һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре федераль юл кырларын чүптән чистарту белән шөгыльләнделәр.
12.04.2016
Cтажировканың икенче көне
Бүген Макыл урта мәктәбендә Яшел Үзән Һәм Чирмешән районыннан килгән мәктәп директорлары стажировканың икенче көнен бик тулы һәм кызыклы итеп уздырдылар. Алар мәктәп җитәкчеләренең “Директория” дип исемләнгән проектын күзәттеләр, җитәкчелек итү тәҗрибәсен яктырткан презентация карадылар. Күп вакыт кейслар белән эшләүгә бирелде. Стажировка вакытында, кечкенә төркемнәргә бүленеп, проектлау технологиясе белән эшләделәр. Бу бик җаваплы һәм күп көч сарыф итә торган эш иде. Идеясен сайлау гына түгел, аның презентациясен дә уйларга кирәк иде. Очрашу ике көндә эшләнгән эшкә нәтиҗә ясау белән тәмамланды. Килгән кунаклар үзләренең мәктәпләренә яңа проект төзү теләкләре белән кайтырлар дип ышанасы килә.
11.04.2016
Рус Макылы авыл китапханэсе бинасында Халыкара һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар көненә багышланган "Бер күк астында - бер елга ярында" исемле күргәзмә оештырылды. Күргәзмә ике халыкның тарихи урыннарын күрсәтә. Биредә Бөек Болгар һәм Зөя утравындагы тарихи рәсемнәр белән танышырга мөмкин.

11.04.2016
Яшел Үзән һәм Чирмешән муниципаль районнары директорларының беренче көн стажировкалары
Бүген Макыл урта мәктәбендә Яшел Үзән һәм Чирмешән муниципаль районнары директорларының “Мәктәп эшчәнлеге нәтиҗәсенә коллектив эше тәэсире” дип аталган беренче көн стажировкасы узды. Кунаклар өчен мәктәп буенча экскурсия, үзләренең мәктәп тормышы турында һәр сыйныфның иҗади чыгышы әзерләнгән иде. Мәктәп музее җитәкчесе Тихонова Ю.А. үзенең укучылары белән мәктәп музеена экскурсия үткәрде. Кунаклар алдында уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Зиатдинова С.А. чыгыш ясады. Хитева Е.П. 7нче сыйныфта рус әдәбиятыннан “Яшәр өчен хәтерләргә кирәк”, Антонова Л.М. 9нчы сыйныфта информатикадан ачык дәресләр күрсәттеләр. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Тимиряева Л.А.эшлекле уен, өлкән сыйныф укучылары белән социаль проектларны яклау утырышын күрсәтте. Аннары директорлар лего-роботларның база мәйданы белән танышып, түгәрәк җитәкчесе Ширяев Е.Г. осталык-классын карадылар. Белкина Т.А. укытучылар белән “Мәктәптә каршылыктан чыгу юлларын билгеләү” дип аталган эшлекле уен үткәрде. Соңыннан районның педагог-психолог хезмәте җитәкчесе Ракова А.А. укытучылар белән төрле тренинг күнегүләр оештырды. Бүгенге эштә районның белем бирү башлыгы урынбасары Ахметова Ф.Ф., тәрбия эшләре буенча урынбасар. Мусина Ф.И. катнаштылар. Барлык чаралар да югары дәрәҗәдә узды, икенче көн стажировканы уздыруда да иҗади уңышлар телибез!
07.04.2016
7 нче апрель көнне кич белән Рус Макылы китапханәсендә "Фикердәшләр" клубы үзенең чираттагы киңәшмәсенә җыелды. Алар бүгенге сөйләшүне Югары Ослан районының оешуына 85 еллык юбилейга багышлап, "Хәтирәләр" исемле тирә-юньне өйрәнү сәгате үткәрделәр. Башта Вэлиуллин Илдар Госмановичның шәхси архивында сакланган Бөек Җиңүнең 50 еллыгындагы митингның видео язмасы белән таныштылар. Егерме ел эчендэге үзгәрешләргә игътибар иттеләр, хисләнеп үткәннәрне искә төшерделәр. Аннан "Кеше хезмәте белән данлы" папкасына Набиуллин Рашид Калимуллович һәм Никитушкина Екатерина Ильинична турында мәгълүматлар өстәделәр. Туган якны өйрәнү эшләре дәвам итә
.jpg)
07.04.2016
Макыл авылы җирлегендә үзсалым җыю дәвам итә. бүгенге көндә барлыгы 141000 сум тәшкил итә, бу барлык сумманың 21.8 проценты. Сәет авылында бу күрсәткеч 36,8 процент,. ә Келәнчедә 44, 5 процент , анда барлыгы 65 кеше салымын түләде.

07.04.2016
Сәламәтлек көне.
Бүген безнең мәктәптә гадәттәгечә сәламәтлек көне оештырылды. Эш линейкасы урынына 1-11 нче сыйныф укучылары "Сәләмәт булу модада!" дип исемләнгән бию марафонын үткәрделәр. Республика проектында катнашучы SMSбалалар наркотикларга каршы "Әзер бул! Юк, дип әйт!" акциясен үткәрделәр . Тәнәфесләр вакытында коридорда күңелле музыка уйнады, ә өлкән сыйныф укучылары төрле конкурслар оештырдылар. Әлбәттә, ашханәдә балалар өчен тәмле витаминлы көдезге аш әзерләгәннәр иде.
07.04.2016
6 апрель көнне Макыл авылы җирлегендәге спорт клубына йөрүче олы яшьтәгеләр өчен китапханәче Хисамова М.В. “Сәламәт булыгыз”исемле әңгәмә үткәрде. Әңгәмә язгы мәрхәмәтлелек акциясе кысаларында узачак “Бер беребезгә изгелек кылыйк”атналыгына багышланган. Әңгәмә барышында Мәдинә Вагизовна олы кешеләргә гади күнегүләр җыентыгы тәкъдим итте, мөмкинлек булган очракта күнегүләр ясап, сәламәтлекне ныгытырга кирәклеге турында сөйләде. Йөрү, йөзү кебек шөгыльләрнең кеше организмына уңай тәэсир ясавын исләренә төшерде. Күнегүләр ясау спорт клубына йөрүчеләргә файдалы булды, алар бик кызыксынып тыңладылар. Әңгәмәдә 8 кеше катнашты.
02.04.2016
Сәламәтлек көне
2нче апрель көнне Макыл урта мәктәбендә « Сәламәтлек көне» үткәрелде. Тәнәфес вакытында төрле кызыклы уеннар, ярышлар, флешмоб булды. Югары Ослан районына 85ел тулу уңаеннан үткәрелгән Макыл авыл җирлеге атнасы кысаларында мәктәпнең спорт залында укытучылар һәм авыл яшләре командалары арасында баскетбол буенча дусларча очрашу узды. Бу уен алдыннан 10нчы сыйныф укучылары барлык катнашучылар алдында флешмоб башкардылар. Очрашу укытучылар командасы җиңүе белән тәмамланды. Без аларны чын күңелдән тәбрик итәбез!
02.04.2016
Көлке көне
Бүген Макыл урта мәктәбендә кызыклы һәм эчтәлекле көлке көне булды. Иртән өлкән сыйныф укучылары, чегән киемен киеп, мәктәпкә килүчеләрне каршы алдылар. Кулга карап көннең яхшы булуын әйттеләр, шаян сораулар бирделәр. Аннары укучылар " Минута славы " тапшыруында катнаштылар. 2 нче сыйныф укучылары сипкелләр турында матур җыр башкардылар, шул ук вакытта акробат элементлары булган номер күрсәттеләр. 3 нче сыйныф кызлары Крылов мәсәлен сөйләделәр, җыр җырладылар, ә малайлар гимнастика күрсәттеләр. 4 нче сыйныф укучысы тойгыга бирелеп шигыйрь сөйләде . 5,7, 8 сыйныфлар русча, татарча һәм инглизчә җырлар җырладылар. 6 нчы сыйныф укучысы инә турында монолог укыды. 8 нче сыйныф малайлары, рус әбиләренә породия белән чыгыш ясап, барыбызның да күңелне күтәрделәр. Мәктәптәге көлкеле көне барыбызга да ошады!
02.04.2016
Макыл авылы мәдәният йортында төзелеш эшләре дәвам итә. Бүген төзүчеләр бинаның тышкы өлешен сайдинг белән тышларга керештеләр.
01.04.2016
Макыл авылы безнең бик зур түгел,
Илем картасында бер төртке.
Шул төрткедән хезмәт вахтасына
Күпме егет, күпме кыз килде.
Сиксән биш ел үткән, сиксән биш ел.
Районның бу –бик зур бәйрәме.
Кайберләрен искә алып кына
Әйтеп кенә без узыйк әле.
Алар арасында савымчы да,
Игенче дә, шофер, эшче дә,
Шахтер, тәрбияче, укытучы,
Көтүче дә, гади кошчы да.
Агроном бар шулар арасында.
Чернобыльче, донор, комбайнер.
Хат ташучы, янгын сүндерүче
Җитәкче һәм гади кешеләр.
1 нче апрель көнне Макыл авылы культура йортында Югары Ослан районының 85 еллык юбилеена багышланган “Авылым кешеләре һәм аларның күркәм эшләре “исемле туган якның тарихын өйрәнүгә багышланган кичә узды. Кичәгә район җитәкчеләре – Осянин Сергей Викторович, авылдашыбыз Марат Галимҗан улы Зиатдинов, район яшьтәшләре Щипачева Нина Васильевна, Миннуллина Әлфия Ахмадуловна, оешма җитәкчеләре һәм авылның өлкән кешеләре килде.
Щипачева Нина Васильевнага бүген 85 яшь тулды. Авыл җирле идарәсе рәисе район яшьтәшләрен аерып, зур горурлык белән котлап, билгеләп үтте. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Тамашачылар кич буе авылның 85 еллык тарихын искә төшерделәр, кичәне алып баручы Белкина Татьяна Алексеевна белән Гарифуллина Рәмзия Миргазизовна авыл җирлегендәге оешмаларның тарихы буйлап сәяхәттә йөртте. Һәр оешманың тарихы күзалланды. Күпләр үзләрен тарих битләрендә күрделәр, танышларын, туганнарын, дусларын күрүчеләрдә булгандыр. Бәлки кемдә булса күз уңыннан төшеп тә калгандыр. Бу әле китапханәләрдә тупланган материалларның беренче мәртәбә күп халык игътибарына тәкъдим ителүе. Тарих битләрендә яңа исемнәр, хезмәт геройлары табылып тора. Кем дә булса үзенең танышы исәпкә алынмаган дип саный икән, документлар белән, яки белгән мәгълүматы белән китапханәчеләргә мөрәҗәгать итә ала.
Бүген авылдашлар төрле елларда, совхозда, сел*хозтехникада, сөт заводында һәм авылның башка тармакларда тырышып эшләгән хезмәт батырларын барлады. Аларның хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнүенә горурланып утырды. Авылдашларыбыз арасында орден-медальләргә лаек булучыларның берничәсен әйтеп үтик. Савымчылар Зәйнуллина Сабира Шафеевна, Жаринова Ольга, терлекчеләр Назмутдинов Мөхәммәтҗан Нуруллович, Татарстан республикасының атказанган терлекчеләре Богавеева Нурсайля Сафиулловна, Гимадеева Нажия Абдулхаевна, атказанган агроном Баканов Василий Сергеевич, ана данын яулаган хатын-кызлар арасыннан Нигматуллина Галия Гилфановна, Гимадеева Халидә Рәхимҗановна һәм тагы күпләр.
Кичәгә үзләренең оешма тарихына, анда эшләгән хезмәткәрләр турындагы материалларны әзерләгәне өчен һәм тамашачылар күңеленә хуш килгән җырлары белән бәйрәмне бизәгән балалар бакчасы тәрбиячеләренә, мәктәп коллективына, авыл җирлеге, мәдәният йорты хезмәткәрләренә, авыл оешмаларының тарихын, хезмәт кешеләренең зур уңышларын теркәп барган өчен китапханәчеләргә, кичәдә катнашкан һәр кешегә чиксез зур рәхмәт әйтәсе килә. Авыл тарихы буенча күп материал тупланган.
31.03.2016
Ачык ишекләр көне.
Югары Ослан районына 85 ел туу уңае кысаларында планыштырган чаралара башланды: безнең мәктәптә Мәктәп музеенда ачык ишекләр көне һәм “мәктәп музеена экспонатлар бүләк ит “акциясе үтте. Алдан ук авыл халкына акция турында игълан ителгән иде. Менә бүген, 31 нче мартта, мәктәп музее кунакларны каршы алды. Музей сүзе, Ожегов сүзлегендә, учреждениесе аңлата, экспонатларны җыю белән шөгыльләнү, өйрәнү, саклау белән шөгылләнүне аңлата: мәктәбебездәге ”Чыганаклар” түгәрәге әгъзаләре, нәкъ менә шундый эш белән шөгыльләнәләр. Мәктәп музее үз эшен 2008 нче елда башлап җибәргән. Узучы вакыйгаларның инициаторы булып Чернышев Валентин Александыр улы тора, ә беренче музейның җитәкчесе Хасанова Дания Наил кызы булды, хәзерге вакытта лаеклы ялда. Алар инде беренчеләрдән булып кунакка чакырылганнар иде. Музейга килүчеләр, бу көнне үткән чор вакыйгаларына кайткан сыман булдылар: аларга яшь экскурсоводлар -5 нче сыйныф укучылары Мошкова Анастасия һәм Тюркина Екатерина булыштылар. Алар 19 нчы һәм 20 нче гасыр авыл тормышы турында сөйләделәр.Безнең туган якны өйрәнү почмагы бар, анда 200 дән артык экспонатлар җыелган, авыл тормышы төрле елларда сөйли:бу һәм киез итекләр дәресләр ясау буенча һөнәрчелек, җитен һәм йон тукымалар,балчыктан савыт-сабалар, кәрзиннәрне бәйләү, тимерче эше, шулай ук, көнкүреш һәм авыл хуҗалыгы. “Авыл тормышын мәктәптән башка күз алдына китереп булмый, ә мәктәпне авылсыз. Башта Макылда чиркәү-мәхәллә мәктәбе булды, ә 1922 нче елда башлангыч барлыкка килгән”, - 11нче сыйныф укучысы Савельева Алена үз экскурсиясен шундый сүзләр белән башлый. Ул Макыл мәктәбе торгызу турында, җитәкчеләр һәм укытучылар, пионер атрибутик турында сөйләде. Кунаклар укучыларны рәхәтләнеп тыңладылар һәм канәгать калдылар. Әмма алар буш куллар белән килмәделәр, ә яңа экспонатлар бүләккә алып килделәр. Барлык килүчеләр истәлеккә фотога төштеләр һәм үз теләкләрен, фикерләрен калдырдылар.

30.03.2016
Ачык ишекләр көне.
30 нчы март көнне "Авыл җирлеге атналыгы" кысаларында ачык ишекләр көне булып узды. Көн линейка белән башланды. Анда "Район юбилеена - 85 игелекле эш" акциясенең тантаналы ачышы булды. Аннан соң, авылыбызның мөхтәрәм кешеләрен чакырып, сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Макыл авыл җирлеге китапханәчеләре Першина Н.А. һәм Хисамова М.В., Макыл амбулатория мөдире Толстикова Л.М. мәктәптә кунакта булдылар. Укучылар аларның чыгышларын кызыксынып тыңладылар. Көн ата-аналарны чакырылган дәресләр белән дәвам итте.
.jpg)
29.02.2016
29 нчы март көнне Рус Макылы авыл китапханәсендә, көлке һәм юмор көненә багышланган әдәби чара узды. Балалар чара барышында көлкеле эчтэтәлектәге китаплар күргәзмәсе белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан үзләренә ошаган китапларны бергәләп укыдылар.

28.03.2016
28 нче март көнне район хәрби комиссариатында запастагы җитәкчеләрне бронлаштыру буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә район хәрби комиссариат җитәкчесе Шакиров Р.А., аның урынбасары Токарев В.К., Югры Ослан район башкарма комитетында бронлаштыру буенча җаваплы хезмәткәр Иванов И.А. һәм бүлек җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Сабирова Л.М катнашты.
.jpg)
.jpg)
26.03.2016
26 нчы мартта Келәнче авылында халык җыены булды. Җыенны авыл рәисе Матвеева Алина Илшатовна алып барды. Көн тәртибендә : үзкеремнең түләнеше һәм авылны тәртиптә тотуның торышына кагылышлы сораулар каралды.
Авыл рәисенең чыгышыннан соң Идрисов Ирек үзкеремне вакытында җыеп, бу елның беренче яртыеллыгында хөкүмәт тарафыннан бирелә торган субсияне алырга һәм быел ук су скважинасы тирәсен норма буенча тәртипкә китерергә дигән тәкъдим белән сүз алды. Авыл халкы аның сүзен хуплады.
.jpg)
25.03.2016
Келәнче авылының клуб бинасында төзелеш эшлэре дәвам итә. Бүгенге көндә бинаның түбәсе ябылып бетте диярлек, тәрәзәләре куелган. Шушы араларда төзүчеләр эчке эшләргә күчәләр, бинаның түшәмен ясарга керешәчәкләр.
27.02.2016
Кама Тамагы районы мәктәп директорларының икенче көн стажировкасы
Макыл урта мәктәбендә Кама Тамагы районы мәктәпләреннән килгән директорлар өчен икенче көн бик нәтиҗәле булды. Бу көн мәктәпнең методик эшен күрсәтү иде, темасы да шуны ачыклады. Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Зиатдинова С.А. үзенең чыгышында укучыларның өлгереше, аерым фәннәр белән кызыксынучы укучыларның нәтиҗәләре, бүгенге көнгә куелган бурычлар һәм аны чишү юллары белән таныштырды. Килгән кунаклар һәм мәгариф бүлеге белгечләре өчен 4 нче сыйныфта рус теленнән ”Телдә фигыльләрнең роле” дигән интеллектуаль уен (Гарифуллина Р.М.), 10нчы сыйныфта математикадан”Тригонометрик тигезләмәләрне чишү” дигән дәрес- практикум (Маханова Т.А.), 9б сыйныфында бәйләнешле сөйләм телен үстерү “Инша язарга өйрәтү” (Белкина Т.А.), 9а сыйныфында татар теленнән БДТ әзерләү буенча консультация (Маннапова З.И.) күрсәтелде. Бу дәресләрдә төрле технологияләрне күрергә мөмкин иде. Төшке аштан соң мәктәп методик оешмаларының отчёты һәм эшлеклке уен формасында укытучыларның педагогик киңәшмәсе узды. Барлык чаралар да югары дәрәҗәдә үтте.
.jpg)
27.02.2016
27 нче февраль көне Макыл урта мәктәбендә Татарстан Респубикасаның Кама Тамагы муниципаль районы директорлар өчен өч көнлек стажировка үтте. Бу көн тәрбия эшләренә багышланган. Тәрбия эшләре буенча урынбасары директоры Тимиряева Л.А.”Модель турында сыйфатны бәяләү тәрбия бирү” буенча чыгыш ясады, аннан соң директорлар дәрестән тыш чараларда булдылар. Башлангыч мәктәп укытучысы Архиреева Р.Г. 2 нче сыйныфта ”Самовар каршында утыру”дәресләр кысаларында “Мәктәп баласына бәйләнешле сөйләм телен үстерү” һәм Мартышина И.А.” Конфетлардан букет” темага мастер -класс уздырды. 3нче сыйныф укучылары “Синең исемендә нәрсә?”проект өстендә эшләделәр, Талалова Е.Н. укытучы җитәкчелегендә христиан исемәренең серләрен ачыкладылар. 9нчы сыйныф укучылары “Баскетбол” берләшмәсе кысаларында Тимиряев Е.П. укытучысы укыту-күнектерү дәресе уздырды. Сыйныфтан тыш чара, ”Уңыш баскычы” тәрбия программасын гамәлгә ашыру сыйныф җитәкчесе Перепелкина Т.А. 10 нчы сыйныфта ”Без һәм XXI гасыр” эшлекле уен рәвешендә үткәрде. Аннары директор техник дизайн буенча Першин В.В. җикәкчелегендә эшләүче һәм лего роботлар база мәйданчыгы белән таныштырды. Лего-роботлар җитәкчесе Ширяев Е.Г. робот биш минутканы җыярга тәкъдим итте һәм аны хәрәкәт буенча программировать итә белү. Аларда багги һәм самолётлар зур кызыксыну ачтылар.
26.02.2016
2016 нчы ел тәрбиячесе.
25 нче февраль көнне Югары Ослан “Салават күпере”балалар бакчасында Макыл авылы балалар бакчасы тәрбиячеләре катнашында һөнәри осталык конкурсы узды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Валентина Алексеевна Цветкова икенче урынга лаек булды, ә Ирина Юрьевна Лобашева “Билингваль тәрбияче” номинациясе буенча җиңүче дип табылды. Берникадәр вакыттан Валентина Алексеевна зона ярышларында “2016 нчы ел тәрбиячесе” конкурсында катнашачак. Без аңауңышлар теләп калабыз.
.jpg)
26.02.2016
Макыл авылы башкарма комитетында мәдәният йорты хезмәткәрләре хуҗалык кенәгәләре буенча су кулланучыларның килешүләр төзелгәнме, юкмы икәнен тикшерделәр. Алар язын һәр йортка кереп яңа мәгълүматлар тупларга җыеналар.
.jpg)
25.02.2016
Макыл урта мәктәбендә директорлар стажировкасы.
Бүген Макыл урта мәктәбендә директорлар стажировкасының беренче көне үтте. Кунаклар өчен барлык сыйныф укучылары белән таныштыру һәм мәктәп буенча экскурсия булды. Аннан соң мәктәп директоры Баканова А.Н. "Авыл мәктәбе шартларында уку предметларын өйрәнүгә ачык күренеп торган сәләтләре булган балалар белән эшләү" тема буенча тәҗрибә белән уртаклашу һәм дискуссия үткәрде. Муниципаль Психолого-педагогик хезмәтен күрсәтү оешмасының житәкчесе Ракова А.А. 8 нче сыйныф укучылары белән һәм методик киңәшмәдә тренинг күрсәтте. Биология укытучысы Варакина А.З. мәктәп бакчасы буенча чыгымнар һәм табышлар исәпләү буенча эшлекле уен үткәрде. "Тамырлар" түгәрәге җитәкчесе Тихонова Ю.А. үзенең укучылары белән мәктәп музее буенча экскурсия оештырды. Педагог оештыручы Шарипова Г. Г. өлкән сыныф укучылар белән совет утырышы үткәрде. Утырышка Макыл авыл җирлеге Матвеева А.И чакырылган иде.
23.02.2016
Макыл авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Махнина Наталья Александровна социаль яклау оешмасы хезмәткәре Шадрова Мария Николаевна һәм үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөрүче кызлар Ксения белән Света, Ватан сакчылары көне уңаеннан сугыш ветераны Махнин Александр Ивановичка кунакка килделәр. Алар аңа кечкенә булсада бәйрәм ясадылар, кызлар җырладылар, Александр Иванович әкерен генә гармунда уйнады.
Шулай ветеранны бәйрәм белән котлап, аның күңелен күтәрделәр һәм аңа тазалык –саулык теләделәр.

20.02.2016
Макыл авылы башкарма комитеты хезмәткәрләре халыкка хуҗалыктагы көнкүреш калдыкларын җыючы оешма белән тиз арада килешү төзү кирәклеген аңлатып язма рәвештә белдерү кәгазләре әзерләде. Шушы көннәрдә бу хәбәрләрне алган хуҗалыклар кичекмәстән, 5 көн эчендә авыл җирлегенә килеп килешү төзергә тиеш булалар. Килешү төзелмәгән очракта билгеле бер күләмдә штраф формасында административ җәза бирелергә мөмкин.
19.02.2016
19 нчы февраль көнне Макыл авылы җирлегендәге Кләнче авылында авыл җыены булып узды. Аны авыл җирлеге рәисе Матвеева А.И. белән башкарма комитеты җитәкчесе Цветкова Л.Р. алып бардылар. Көн тәртибендә авыл халкын борчыган сораулар күтәрелде: авылны даими рәвештә су белән тәэмин итү, хуҗалыкта жыелган чүп-чарны урнаштыру, шуңа өстәп, 2016 нчы елның 6 мартында узачак референдум буенча туган сораулар каралды. Референдум уңышлы узган очракта табыш су скважинасынын тирәсен коймалау,яңа насослар, су башняларын буяу өчен буяулар, кирәкле җайланмалар сатып алу өчен тотылачак. Авыл халкы бу референдумны хуплады.
Соңыннан җитәкчеләр белән авыл халкы арасында дустанә сөйләшү узды. Халык үзенең теләкләрен белдерде, үзен борчыган сорауларны күтәреп чыкты.

18.02.2016
18 нче февраль конне Рус Макылы авыл китапханэсендэ «Фикердэшлэр» клубы узенен чираттагы кинэшмэсенэ жыелды. Китапханэче Першина Надежда Александровна узенен эшлэу дэверендэ Макыл авылы тарихы турында жыйган материаллары белэн таныштырды. Кемдэ авыл тарихына караган фотокарточкалар, язмалар, газета мэкалэлэре сакланган, китапханэгэ алып килеп кучермэлэрен калдыра алалар дип алдан хэбэр иткэн иде инде. Шул сойлэшудэн сон фикердэшлэр тугэрэге эгъзэлэре узлэренен гаилэ архивындагы рэсемнэре турында суз алып бардылар. Горшкова Раиса Викторовна белэн Бизяева Надежда Анатольевна узлэренен алып килгэн фоторэсемнэрен тэкъдим иттелэр.
Аннары Надежда Александровна узенен «Кешене хезмэт бизи» исемле авылнын орден, медальлэргэ лаек хезмэткэрлэренэ багышланган презентациясе белэн таныштырды. Тугэрэк членнары анын эшен югары бэялэделэр.
Бугенге кинэшмэ hэр ике якны яна урлэргэ ондэде, килэсе очрашулар да шундый файдалы утэр дип ышанабыз.


17.02.2016
Кайнар йөрәк.
Бүген , 17 нче февраль көнне илебездә " Кайнар йөрәк" Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт инициативысы лауреатларын тантаналы бүләкләү булды. Мәктәпләрдә "Батырлык дәресләре" үткәрелде. Макыл мәктәп укучылары да "Кайнар йөрәк" Бөтенроссия инициативасына кушылды. Укучылар актив тормыш позициясе булган, батырлык күрсәткән, чын күңелдән кешеләргә ярдәмгә килгән яшьләр турында кызыксынып тыңладылар. Ә үзебез өчен балалар һәм яшьләр безнең киләчәгебез дигән нәтиҗә ясадык.
Безнең киләчәгебез аларның ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә булышырга әзер булу, бернигә дә карамастан алга барырга омтылуга бәйле.

17.02.2016
Кешене хезмәт бизи
Һәр кешене аның хезмәте , башкарган эше, кылган гамэле бизи. Макыл авылы җирле идарәсе бинасының диварында шул исемдә күргәзмә оештырылды. Аны авыл башкарма комитеты белән берлектә китапханә хезмәткәрләре еллар буе җыеп, туплап килгән материаллардан ясадылар. Бирегә Макыл авылының илебез тарафыннан орден, медальләргә лаек булган авылдашларыбызның рәсемнәре куелган.
Туганнарыгыз, дусларыгыз олы мәртәбәле исемнәргә лаек булып, бу стендта, яки халык күңеленә барып җитмәгән икән китапханәчеләргә, яки турыдан -туры авыл советы башкарма комитетына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
Халык үзенең геройларын барларга, белергә һәм данларга тиеш.

16.02.2016
Китап дусты мультфильм.
16 нчы февралдэ Рус Макылы авыл китапханэчесе Першина Надежда Александровна икенче, оченче сыйныф укучылары белэн « Китап дусты мультфильм» исемле эдэби уен уткэрде. Бу чара «Укучынын мэдэни кондэлеге» проекты кысаларында Кино елына багышланган иде. Башта балалар кино жанрынын тарихы белэн таныштылар, кино торлэре турында суз алып бардылар. Кино тошеруче режиссер, артист hэм башка кино жанрына караган hонэр иялэре турында энгэмэ алып бардылар.
Аннары китапханэче апалары укучыларны оч торкемгэ булеп викторина уткэрде. Викторина сораулары балаларны уйланырга , тогэл жавап бирергэ, укыган эсэрлэрне искэ тошерергэ момкинлек тудырды. Дэрес сизелми дэ утеп китте. Соныннан китапханэче конкурсларда катнашырга тэкъдим ясады, шунда ук Г.Тукайнын 130 –еллыгына багышланган конкурснын шартлары белэн таныштырды. Бу эдэби чарада 28 кеше катнашты.
.jpg)
16.02.2016
Әкият яратмаган кеше бар микән дөньяда. Һәр баланың беренче хәтерендә калган әсәре дә әкияттер. “Чуар Тавык”, “Төремкәй”, “Шалкан”, “Өч дуңгыз баласы”, “Өч аю”, һәм тагы күп әкиятләр кеше күңеленә мәңгегә сеңеп калган. Аларны шулай буыннан –буынга сөйләп киленгән.
16 нчы февраль көнне Татар Макылы авыл китапханәчесе Хисамова М.В. икенче һәм өченче сыйныф укучылары өчен әкият темасына багышланган “Без яраткан әкиятләр” исемле күңелле дәрес үткәрде. Бу дәрес балаларда укуга омтылыш уяту, балаларны мәрхәмәтле һәм ярдәмчел итеп тәрбияләүне максат итеп куйды. Өстәвенә укучының мәдәни көндәлеге битләрендә скульптура сәнгате турында яңалык бирелде. Чөнки әкиятләр буенча викторина сорауларына җавап бирү белән генә чикләнмичә, балалар үзләре өчен яңа нәрсә белделәр. Әкият геройлары китап битләреннән шәһәр паркларына, мәйданнарга чыгып, мәңгеләштереләләр. Шундый сәнгать әсәре Казан шәһәренең Г.Камал театры бинасы янында “Шурәле белән Былтыр”га куелган сын. Бу Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятенең геройлары. Әкият һәм әсәр геройларына куелган скульптуралар дөнья буенча бик күп. Ул Х.Андерсенның “Су кызы” Копенгаген шәһәренең бизәге, Германиянең Бремен шәһәрендә “Бремен музыкантлары”на куелган һәйкәл-пирамида. Мәдинә Вагизовна балаларга шулар турында кызыклы мажаралар сөйләде, презентация күрсәтте.

15.02.2016
Әфганстан – безнең яра һәм хәтер
Макыл урта мәктәбендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 27ел үтүгә багышланган митинг булды. Залда утыручылар тын калып, “Әфганстан... Йөрәкләрдә мәңгелек яра” дигән презентацияне карап, шул елларның дәһшәтле көннәренең хәтирәсенә чумдылар. Әйе, күпме яшь гомерләр өзелде, күпмесенең тормыш юллары киселде… Бу көннәр, сугыш кырында ятып калган сугышчылар онытылмый. Аларны 1минутлык тынлык белән искә төшерделәр. Шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды. Бу сугышта катнашкан безнең авылдашыбыз Нефедов Ф.А. адресына да бик күп мактау сүзләре әйтелде. Мәктәп директоры аны котлап, исәнлек-саулык теләде, әфганлылырның батырлыгы беркайчан да онытылмаслыгына ышандырды, ә ул үз чиратында укучы малайларның көчле, нык һәм үз илен яратучы алмаш булып үсүләрен теләде.
15.02.2016
Гомерем минем моңлы бер җыр иде….
Бүген Макыл урта мәктәбендә татар халкының бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 110ел тулу көнен билгеләп үттеләр.Бу чарада катнашучы укучылар шагыйрьнең сугышка кадәр тормышы, сугыш чоры һәм тоткынлыкта үткән гомере турында истәлекләрен яңарттылар. Кичәдә 7-8нче сыйныф укучылары бик актив катнаштылар. Алар аның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырдылар, шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар. Бигрәк тә “Чишмә”, “Карак песи”, “Күңелле яшьләр җыры” тамашачыларга ошады. 3-4нче сыйныф укучылары шигырьләрен сәхнәләштерделәр. “Кызыл ромашка “шигырен сзхнәләштерү һәркемнең күңеленә хуш килде. Муса Җәлилнең батырлыгы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!
.jpg)
15.02.2016
Бүген Югары Ослан район җитәкчесе уздыра торган "Дүшәмбе киңәшмәсе"ндә Макыл авылы җирлеге идарәсе рәисе
Матвеева А.И. белән башкарма комитеты җитәкчесе Цветкова Л.Р. булдылар. Алар киңәшмәдә күтәрелгән мәсьәләләрне игътибар белән өйрәнеп, киләчәктә шул юнәлештә эш алып барырга булдылар.
.jpg)
15.02.2016
Рус Макылы авыл китапханәсендә февраль аенда истәлекле даталарга багышланган "Юбилейлар планетасы" исемле күргәзмә-календарь оештырылды. Аның бер өлеше фронтовик язучы Геннадий Паушкинның тууына 95 ел тулу уңаена булса, икенче өлеше Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга, аның иҗатына һәм тормыш юлына багышланган. Китап сөючеләр һәр юбилярның әсәрләре һәм аларның тормыш юллары турында язылган мәгълүматлар белән ай буена таныша алалар. Шул вакыт аралыгында күргәзмә яңа материаллар белән тулыландырыла.

15.02.2016
Келәнче авылында яңа клуб бинасының диварлары күтәрелде. Шул араларда түбәсен ябу өчен материал кайтарылачак. План да язгы яңгырларга тикле бинаның түбәсен ябу каралган.
.jpg)
13.02.2016
13 нче февраль көнне Макыл авылы җирлегендә Бөтенроссия бердәм чаңгы ярышы узды. Ярышка мәктәп балалары катнашты. Сәламәт яшәү рәвешенә багышланган әлеге ярыш бәйрәм төсен алды, аларны авыл җирлеге идарәсенең рәисе Матвеева А.И. сәламләде.
Ә 16 нчы февраль көнне ярышта уңышларга ирешкән мәктәп укучыларын тантаналы төстә бүләкләү узды.
13.02.2016
13 нче февраль көнне, Сәет авылы җирлегендә су трубаларында кран ватылганлыгы билгеле булды. Эшчеләр экскаватор ярдәмендә чокыр казып, төзексезлекне бетерделәр. Кышның суыклары да, ремонт материалларының җитеп бетмәве дә комачаулык итмәде. Сәет авылы халкы су белән тәэмин ителде.
11.02.2016
Бүген Макыл урта мәктәбендә химия атналыгына багышланган чираттагы чара үтте. Химия кабинетыны экскурсиягә башлангыч сыйныф укучыларын чакырдылар. Экскурсовод ролендә әле яңа гына фәнне йөрәнә башлаган 8 нче сыйныф укучылары алып бардылар. Алар тормышта кулланыла торган матдәләр турында сөйләделәр. Пластмасс коллекциясен, пыяла, сүс күрсәттеләр.Укучылар кызык экскурсиядә булуларына бик шатландылар.
10.02.2016
2016 нчы ел Русиядә Кино елы дип игълан ителде. Шул уңайдан күргәзмәләр оештырыла, шул темага караган мәгълүмат бирелә. Әле кайчан гына кинозалларда үзебезнең яраткан артистларыбыз катнашуында төшерелгән киноларны карарга омтыла идек. Нинди замана житте, теләгән кинофильмыңны өйдән чыкмыйча, диванга кырын ятып, карый аласың.
Рус Макылы авыл китапханәсендә Кино елына багышланган күргәзмә эшли. Биредә кино жанрының тарихы, беренче фильмнар турында кызыклы материаллар куелган. Артистлар һәм режиссерларның тормыш юлы һәм иҗаты турында китаплар тәкъдим ителә, бигрәктә яраткан артистлар белән очрашу кызыклы булачак.
Күргәзмә ел буе яңа материаллар белән тулыландырылачак. Китапханэгэ рэхим итегез!
.jpg)
.jpg)
09.02.2016
9 нчы февраль көнне Татар Макыл авылына Татарстан Яңа гасыр программасы килде. Алар күптән түгел үзләренең алтын туйларын билгеләп үткән Богавеевларда кунак булдылар. Кашаф Шиһабетдин улы белән Нурфия Сафиулла кызыннан интервью алдылар.
Тиздән авылдашларыбыз турындагы тапшыруны Татарстан каналыннан карый алачакбыз.
09.02.2016
9 нчы февраль көнне 8 нче сыйныф укучылар өчен химиядән сыйныфташ тыш чара уздырылды. “Химиклар” һәм “Менделеевчеләр” үзара көч сынаштылар. Укучылар ребуслар, кызыклы табышмаклар, уравнениеләр чиштеләр. Шулай ук капитаннар арасында ярыш булды. Аларга бирелгән приборлардан һәм реактивлардан газ, кислород һәм водород алу өчен кирәклесен сайлап алырга кирәк иде. Ике команда да кызыклы сәхнә әсәрләрен күрсәттеп өстәмә баллар җыйдылар. Нәтиҗәдә “Химиклар “командасы 36:34 саны белән җиңеп чыкты. Чара ахырында укучылар химияне яхшы өйрәнәчәкбез, дип ант бирделәр.
09.02.2016
Бүген 9 нчы февраль көнне Макыл авылы җирле идарәсе бинасында Татарстан хәрби комисариаты хезмәткәре
Ширягин Н.В. белән очрашу узды. Ул контракт буенча хәрби хезмәт итү тәртибе турында сөйләде, шул турыда тәфсилләп язылган материал белән таныштырды.
08.02.2016
Хөрмәтле эшмәкәрләр! Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 1 нче мартына кадәр көнкүрештә һәм эшчәнлегегез нәтиҗәсендә хасил булган калдыкларны ничек туплавыгыз, кая илтүегез, ни сәбәптән барлыкка килүе турында сезнең кайда яшәвегезгә карап, тиешле территориаль хөкүмәт оешмаларына отчет тапшырыгыз мәҗбүри.
Отчет ике данәдә кәгазь һәм электрон формада булырга тиеш. Кирәк дип санасагыз элемтә оешмалары аша җибәрә аласыз, тик отчет барып җиткәнен хәбәр итү ысулы белән.
Кирәкле мәгълүматны түбәндәге электрон адрес аша белә аласыз:
www.eco.tatarstan.ru
Безнең адрес:
Казан шәһәре , Павлюхин урамы,. 75 нче йорт, 405 нче булмә.
Белешмәләр өчен телефоннар: 267-68-81, 267-68-49,264-49-37.
Дүшәмбе-чәршәмбе көннәрендә иртәнге 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә тикле кабул ителә, ә 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр төшке ял вакыты.
08.02.2016
8 нче февраль көнне Сәет авылының кибетендә район ветераннар оешмасы председателе Римма Сергеевна Троицкая катнашында халык җыены узды. Сүз авылның җимерек чиркәве урынына часовня төзү турында барды.
Авыл идарәсе рәисе Матвеева А.И. халык белән аралашты, сорауларга җавап бирде.
08.02.2016
8 нче февраль көнне Макыл авылы җирлегенең идарәсендә Сергей Викторович Осянин җитәкчелегендә авыл җирлекләре рәисләренең киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә җирлекләрне су белән тәэмин итү эшен җайга салыр өчен автоном унитар оешма төзергә, су скважиналарын рәсмиләштереп лецинзияләр алырга һәм шуның өчен кирәкле финанс чыгымнары турында сүз алып барылды.
04.02.2016
Макыл авылында бер үк вакытта республиканын берничә программа буенча төзелеш эшлэре бара. Бу Макыл авылы балалар бакчасына ремонт, Макыл авылы мәдәният йортына капитал ремонт, Келәнче авылы җирлегендә төзеләчәк клуб бинасы һәм дә бюджет хезмәткәренә төзеләчәк йортны 2016 нчы елда төзеп бетерү. Болар бар да агымдагы яңа елда башкарыласы эшлэрнең берничәсе.
4 нче февраль көнне төзүчеләр Макыл авылы мәдәният йортына капитал ремонт ясарга керештеләр. Авыл советы башкарма комитеты, авыл рәисе җитәкчелегендә, мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәчеләр, яшүсмерләр клубы һәм “Агрофирма” оешмасы эшчеләре, төзүчеләр ярдәме белән креслолар һәм китаплар икенче урынга күчерелде
03.02.2016
2 нче февраль көнне Макыл авылы җирле идарәсе һәм башкарма комитеты 2015 нче елда башкарылган эшләренә йомгаклау отчеты белән авыл халкы алдында чыгыш ясады. Җыенга җыелган халык мәдәният йорты хезмәткәрләре оештыруында концерт программасы белән танышты. Һәр кеше стеналарны бизәгән фотокүргәзмәләргә кызыксынып күз салды. Аларны авыл китапханәчеләре үзләренең еллар буе авыл оешмаларына кагылган материаллардан җыйнап, “Үткәннәрдән киләчәккә” дип атаганнар. Анда Макыл авыл җирле идарәсенә кергән Рус Макылы, Татар Макылы, Келәнче , Сәет һәм Исаево авылы кешеләренең хөрмәткә лаеклы алдынгы хезмәткәрләренә багышланган “Кешене хезмәт бизи” исемле фото күргәзмә беркемне дә битараф калдырмады. Бу күргәзмәне оештыруда Першина Надежда Александровна күп көч куйды. Биредә авылыбызның атказанган хезмәткәр исеме алган һәм орден, медальләр белән бүләкләнгән алдынгы терлекчеләр, механизаторлар, кыскасы безнең авылдашларыбыз турында мәгълүмат куелган. Ул һәр хезмәткәр турында матур презентация ясады.
“Авыл тарихы фоторәсемнәрдә” исеме астында бизәлгән күргәзмә үзенең эченә Татар Макылы, “Сельхозтехника”, “Чыршыкай” балалар бакчасы, Макыл урта мәктәбе, авыл советы, совхоз һәм яңа оешма - яшүсмерләр клубын чагылдырган өлешләрдән тора иде. Татар Макылында яшәгән кешеләргә, аларның тормышларына багышланган бүлекне китапханәчеләр еллар буе папкаларга туплап, бүген халык игтибарына тәкъдим иттеләр. “Сельхозтехника”да эшләгән гади машина йөртүчеләргә, ремонт цехлары хезмәткәрләренең эш мизгелләрен чагылдырган күптәнге фотолар да авылдашларның шәхси архивларыннан алынып, ктапханә фондында тупланган материаллар.
3 нче февраль көнне Татар Макыл авылы китапханәчесе Мәдинә Вагизовна күргәзмә белән Макыл авылы мәктәбенең озайтылган көн группасы балаларын таныштырды. Аларга тарих сүзенең мәгънәсен аңлатты, тарих ничек барлыкка килә һәм аны кем яза, шул төшенчәләрне балаларга җиткерде. Аннан авыл тормышына кагылган фоторәсемнәр белән таныштырды. Алар күз алдында тарихка кергән фактларны санап үтте. Югары Ослан районы турындагы китаплар белән таныштылар, Кадыйр Галимовның “Макулово авылы тарихы” китабын күрделәр. Һәр ике якка тарихка сэяхэт бик ошады.
.jpg)
.jpg)
02.02.2016
Келәнче авылы җирлегендә яңа клуб бинасы төзелүе турында сезгә хәбәр иткән идек инде. Эш гөрләп бара. Менә бүгенге көндә нигезе салынып бетте. Төзүчеләр стеналарын күтәрергә җыеналар. Төзелеш материаллары кайтарылды.
.jpg)
02.02.2016
2нче февраль көнне Макыл авылы җирлегенең мәдәният бинасында халык җыены булып узды. Анда дәүләт Думасы депутата Гильмутдинов Илдар Ирекович, район җитәкчесе Зиатдинов Марат Галимҗанович, район прокуроры Василий Иванович Егоров, Югары Ослан районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Олег Евгеньевич Хохорин, район Советы, башкарма комитеты һәм халыкка хезмәт күрсәтү оешма җитәкчеләре катнашты.
Көн тәртибендә авыл җирлеге идарәсе рәисе Матвеева Алина Илшатовнаның 2015 нче ел йомгаклары буенча отчеты һәм 2016нчы ел бурычлары белән таныштыруы, эчке эшлэр бүлеге хезмэткәре Габдрахманов Линар Вилдановичның чыгышы, яшүсмерләр клубы директоры Шарипов Илфат Илшатовичның 2015 нче елда башкарылган эшләр буенча отчеты каралды. Чыгыш ясаучылардан соң авыл җирле идарәсе депутаты Плохов Виктор Геннадьевич сүз алды. Ул авыл җирле идарәсе рәисе чыгышындагы күтәрелеп чыккан референдум уздыру тәкъдименә аерым басым ясап тукталды һәм аны яклап чыкты. Авыл халкын бу эштә актив катнашырга өндәде. Җыенда референдум уңышлы узган очракта җыелган акча су башнялары тирәсен тәртипкә китерүгә китәчәге турында әйтеп үтелде.
Аннары район житэкчесе Зиатдинов Марат Галимҗанович йомгаклау сүзе белән чыкты. Ул авыл җирле идарәсе һәм башкарма комитетының эшенә уңай бәя бирде. Кимчелекләрне бетерергә, киләчәктә дә халык мәнфәгате өчен тырышырга өндәде. Өстәп районның 2016 нчы елга каралган планнары һәм бурычлары белән таныштырды. Чыгышының соңында авыл җирлегенең үсешенә үзләренең өлешләрен керткән актив авылдашларга рәхмәт хатлары тапшырды, авыл халкының сорауларына җавап бирде.
30.01.2016
Профилактик әңгәмәләр.
Грипп белән авыручылар саны күбәю нәтиҗәсендә Макыл урта мәктәбе укытучылары укучылар арасында профилактик әңгәмәләр үткәрәләр. Аннан тыш, грипп эпидемиясе вакытында нишләргә кирәклеге турында, сәламәтлекне саклау министрылыгы биргән киңәшләрне дә җиткерәләр: бик ашыгыч, кирәк булмаганда кеше күп җыела торган урыннарда йөрмәскә, шәхси битлек-маскалар булдырырга, борын һәм күзләрне умаска, кулларны ешрак юарга, ашау рационына витаминнар кертергә. Әгәр инде авырып киткән очракта.Үзбелдегең белән дәваланмаска, табибларга мөрәҗәгать итәргә, чөнки авыру җитди эзләр калдырырга мөмкин. Барыгызга да ныклы сәламәтлек!
29.01.2016
Укытучылар утырышы
Макыл урта мәктәбендә гуманитар фән укытучыларының утырышы булып узды. Бу утырышта рус һәм татар теле атналыкларын үткәрү, февраль ае ахырында үздырылачак республикакүләм директорлар семинарына хәзерләнү, сынап карау имтиханарының нәтиҗәләре, үзара дәресләргә йөрү мәсьәләләре каралды. Утырыш ахырында кабул ителгән карарны үтәү максатыннан эш 3нче чиректә алып барылачак.
27.01.2016
27 нче гыйнвар көнне Татар Макылы авыл китапханәсендә Ленинград шәһәренең камалыштан чыккан көненә багышланган “Үлемсез батырлык” исемле әдәби чара узды. Китапханәче Мәдинә Вагизовна китап укучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырды. Ленинград янында узган сугышларның шаһиты Лабутов Николай Михайловичка багышланган альбомны тәкъдим итте.
Олы яшьтәге китап сөючеләр аның тормышы белән якыннан танышып, батырларга тиң гомер кичерүенә горурландылар. Еллар дәвамында Рус Макылы һәм Татар Макылы китапханәләре туплаган газета мәкаләләрен укыдылар. Яныбызда утны –суны кичкән, сугыш авырлыклары өстенә, озак еллар Себер зинданнарында булган кеше яшәвенә сокландылар.
Ә яшүсмер балалар өчен, күп мәртәбәләр дәрестә, әдәби чараларда ишетеп белгән Ленинград камалышында якташыбыз Николай Михайловичның катнашуы турында сөйләү бик зу кызыксыну тудырды. Шәһәрне азык-төлек белән тәэмин итүдә ул һәм аның иптәшләре өлеш керткән. Ул гади балта остасы, авыл егете баткак җирдә күпер төзегән, гади күпер түгел, әкияттәге кебек күзгә күренми торган. Кичләрен караңгы төшүгә төзеп, машиналар азык-төлек белән шәһәргә барып кайтуга, таң атканчы күпер сүтелгән, аның эзе дә күренмәскә тиеш булган. Якташыбызның башыннан күп авырлыклар үткән, ул сөйли башласа, ничек түзә икән кеше бу хәлләргә дип уйлыйсың. Бүген ветераннар сафы сирәкләнгәннән сирәкләнә, әмма берсен дә югалтасы килми. Тыныч тормышта исән-сау гына озак-озак яшәсеннәр иде, безгә тыныч тормыш бүләк иткән кадерле ветераннар.
Укучы балалар үзләренең дәү әтиләрен искә төшереп, алар турында сөйләделәр. Барысыда сугыш булмасын иде дип теләделәр.


26.01.2016
26 нчы гыйнвар конне Сэет авылында халык жыены булып узды. Жыенда авыл жирлеге рэисе Матвеева А.И.hэм район башлыгы урынбасары Осянин Сергей Викторович катнашты.
Кон тэртибендэ берничэ сорау каралды.
1. Халыкны су белэн тоткарсыз таэмин иту.
2. Су кулланган очен тулэмэучелэр белэн энгэмэ оештыру, бурычларын тулысынча тулэу буенча анлату эше алып бару. Тулэмэгэн очракта кунелсезлек килеп чыкмасын очен даими рэвештэ тикшереп тору кирэклеген халыкка житкеру.
3. Торле сораулар.
23.01.2016
23 нче гыйнвар конне районнын «Чемпион» спорткомплексында Югары Ослан районы оешмалары арасында Спартакиады буенча чангы ярышы узды.
Кон салкын булуга карамастан чангычылар беренчелек очен ярыштылар.
Макыл авылы жирлегеннэн бу ярышта Савельева Наталья белэн Серов Максим катнаштылар. Эйтулэренэ караганда эстафета буенча ярышлар трассасы бик яхшы оештырылган, катнашучылар шэп кэеф, кутэренке кунел белэн узлэренэ бэйрэм ясадылар.
23.01.2016
23 нче гыйнвар.
Урамнарны кардан чистарту зур коч hэм техника талэп итэ. Бер генэ кон вакытында чистартылмаса да юлларда йору кыенлаша. Шуна да Макыл авылы жирле идарэсендэ бу эшкэ бик житди карыйлар. Бу эштэ Югары Ослан авылы жирле идарэсе техникасы ярдэм курсэтэ. Юллар вакытында тэртипкэ китерелэ.

22.01.2016
Лего-роботлар ярышы.
Бүгеннән “Лего “ түгәрәгенә йөрүчеләр лего-роботлар буенча бәйгегә әзерләнә башладылар.Укучыларга билгеләнгән юл буенча йөри торган робот җыярга кирәк. Аның өчен алар программма ярдәме белән, роботка хәрәкәт итү өчен юллар төзергә кирәк. Бирелгән юлдан кайсы робот тиз йөреп чыга – ул җиңүче. Бәйгедә катнашучыларыбызгы роботлар ясауда уңышлар телибез.

22.01.2016
9нчы сыйныф укучыларын имтиханнарга әзерләүдә ата-аналарның роле.
9нчы сыйныф укучылары өчен бу атна бик мәшәкатьле булды. Район һәм мәктәп күләмендә математикадан, рус теленнән, сайлап алынган фәннәрдән сынау имтиханнары, татар теленнән тестлаштыру үткәрелде. Нәтиҗәләре көтелгәнчә булды: кемнедер бу нәтиҗәләр шатландырды, ә кемнедер уйланырга мәҗбүр итте. Алда әле 4 ай укыйсы, шуңа күрә тагын да тырышыбрак хәзерләнергә кирәк. Бу эштә ата-аналарның роле да бик зур. Алардан балаларының көн саен дәрескә һәм имтиханнарга ничек әзерләнүләрен күзәтү таләп ителә. Менә шуның турында 9нчы сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышында сөйләштеләр дә. Бу сыйныфта эшләүче укытучылар үзләренең фәннәре буенча үткәрелгән сынап карау имтиханнарының нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Мәктәп һәм сыйныф җитәкчеләре эшне тагын да яхшырту ысуллары турында сөйләделәр. Карар бер: ата-аналар, укытучылар һәм укучылар бергәләп эшләгәндә генә зур уңышларга ирешергә була.

21.01.2016
Келэнче авылы жирлегендэге авыл клубында тозелеш эшлэре бара. 21 нче гыйнвар конне кирпич китерделэр. Бу тозелеш эшендэ туган сорауларны, проблемаларны чишэргэ ярдэм курсэткэне очен Келэнче сайлау округы депутаты Хакимов Рузалитка чиксез рэхмэтебезне житкерэбез.
21.01.2016
21 нче гыйнвар конне район башкарма комитетынын социаль-мэдэният буенча урынбасары Камалетдинова Г.Ф. , тозелеш hэм торак –коммуналь хужалык эшлэре буенча урынбасар Монасыйпов Р.Г., мэдэният булеге модире Назарова М.Ю., район мэдэният йорты модире Мухаметзянова Е.В. белэн берлектэ Макыл авылы жирле Советы рэисе Матвеева А.И. Келэнче авылы мэдэният учагы –клуб бинасынын торышын карадылар. Комиссия карап чыкканнан сон, бинаны яраксыз дип тапты, hэмдэ клуб бинасын бэхетсезлек килеп чыкмасын очен , ябарга дигэн карар чыгарды.
21.01.2016
21 гыйнвар конне Макыл авылы жирле идарэсендэ Татарстан Республикасынын Яшел Узэн алкоголь эчемлеклэр инспекциясенен булек житэкчесе Гаязетдинова Флера Фидаилевна белэн консультант Галиуллина Резидэ Рэшитовна кулланучыларны кабул иттелэр. Алар белэн "Кулланучыларнын хокукларын яклау" темасына энгэмэ уткэрделэр, сорауларга жавап бирделэр. Торле очракларны тикшереп, кулланучыларга хокукларын анлаттылар.
Килэчэктэ сатып алучыларга хокукларын яклау булегенэ шалтыратырга кирэк булса, рэхим итеп шалтыратыгыз: 8-843-71-4-58-78.
Узегездэ кулланучыларнын хокукларына кагылган сорауларга жавапны китапханэгэ морэжэгать итеп таба аласыз.
.jpg)
21.01.2016
Кулланучылар закон нигезләре.
Бүген Макыл мәктәбендә ТР Яшел Үзән территориаль Госалкоголь инспекциясе органнарының бүлек башлыгы Гаяутдинова Ф.Ф һәм консультант ГалиуллинаР.Р кунакка килделәр. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” дигән темага лекция укыдылар. 8-11нче сыйныф укучыларына кулланучылар хокулары турында сөйләделәр. Шулай ук товар өчен акчаны кире кайтарү яки икенчесенә алыштыру мөмкилекләре белән таныштырдылар.
20.01.2016
20 гыйнварда Макыл авылы мэдэният йортында район башлыгы Зиатдинов Марат Галимжанович тозелеш оешмасы житэкчесе Апайчев Е.Н. белэн кинэшмэ уздырды. Кинэшмэдэ мэдэният йортында буласы ремонт эшлэренэ хэзерлек, эшнен кулэме, мэдэният оешмаларына туры килерлек талэплэр турында житди сойлэшу алып барылды. Ремонт эшлэре бу елнын февраль аенда башланыр дип котелэ.
.jpg)
20.01.2016
Күп балалы гаиләләргә бәйрәм бүләкләре.
19нчы гыйнвар көнне Макыл урта мәктәбе директоры Баканова А.Н. районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Касимов В.В. тапшырган бүләкләрне күп балалы гаиләләргә тапшырды.
Бу эшнең иганәчесе булып “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” тора.
Балаларның шатлыктан елмайган йөзләренә карап, бу эшнең кирәкле булуын аңлыйсың һәм аның дәвамлы булуына ышанасы килә.
19.01.2016
КВНның зона этабында җиңү!
19нчы гыйнвар көнне Килди авылы клубында мәктәпләрнең укытучылар коллективы «Туристларга - 25!» дип аталган КВН ярышларында катнашты. Бу ярышлар Парк һәм сквер елы кысаларында уздырылды. Макыл урта мәктәбенең укытучылар командасы үзенең визит карточкасын, музыкаль өй эшен, туристларга киңәшләрен һәм каршы командага сорауларын бик зур осталык белән үтәделәр. Киеренке көрәштән соң, зур җиңүгә ирешеп, 1нче урын яулады. Әфәрин! Алда да уңышлар сезгә!
.jpg)
19.01.2016
19 нчы гыйнвар конне Макыл авылы жирле идарэсендэ авыл рэисе Матвеева Алина Илшатовна мэдэният hэм жирле идарэ хезмэткэрлэре катнашында кинэшмэ уздырды. Кинэшмэдэ 1 нче февральдэ узачак жыенга хэзерлек чорында hэр хезмэткэрнен актив катнашуын сорады. hэм дэ быел районнын тозелуенэ 85-еллык юбилейны бэйрэм иту буенча мэсьэлэлэр кузгатты.
.jpg)
19.01.2016
19 нчы гыйнвар конне Макыл авылы жирле идарэсе житэкчесе Матвеева Алина Илшатовна районнын социаль яклау булеге хезмэткэре белэн шушы жирлектэ яшэгэн куп балалы гаилэлэрдэ булдылар. Аларнын тормыш, конкуреш шартлары белэн таныштылар.
Ата-аналар белэн янгын чыгу куркынынычлыгын кисэту буенча энгэмэ уткэрделэр.
.jpg)
15.01.2016
Сәламәтлек-кеше өчен иң зур байлык, шуңа күрә Макыл урта мәктәбендә укучыларның сәламәтлекләрен ныгытуга зур игътибар бирелә. Көн саен укучылар мәктәптә көнне иртәнге зарядка белән башлыйлар. Укучылар төркемнәргә бүленә. Беренче катта югары сыйныф укучылары советы һәм сыйныф җитәкчесе җитәкчелегендә башлангыч сыйныф укучыларының сәламәтлекләрен ныгыту өчен музыка астында зарядка ясыйлар. Малайлар физик тәрбия укытучысы Тимиряев Е.П. һәм сыйныф җитәкчесе җитәкчелегендә спортзалда зарядка ясыйлар, ә икенче катта кызлар педагог-оештыручы Шәрипова Г. Г. җитәкчелегендә флешмоб бииләр. Укучылар көч туплап, дәресләргә күтәренке күңел белән баралар.
15.01.2016
Юбилейлар планетасы.
Рус Макылы авыл китапханәсендә "Юбилейлар планетасы " исеме астында, исемнәре данга төрелгән олы шәхесләрнең гыйнвар аенда билгеләп үтеләчәк юбилейларына багышланган күргәзмә оештырылды. Анда юбилярларның әсәрләре, алар турында фикерләр, кызыклы материаллар тупланган.
Күргәзмә 25 нче гыйнварга тикле эшли, китапханәгә рәхим итегез. Быелгы гыйнвар аенда сез татар язучысы Фатих Әмирханның 130-еллык юбилеена багышланган, Америка язучысы Джек Лондонның 140-елыгына, рус шагыйре Осип Мандельштамның 125-еллыгына, Анатолий Рыбаковның 105-еллыгына, М.Е. Салтыков-Щедринның 190-еллыгы билгеләп үтелә. Биредә сез юбилярларның иҗатлары һәм аларның тормышлары, иҗатлары турында файдалы мәгълүматлар таба аласыз.
.jpg)
15.01.2016
15 нче гыйнвар конне "Тозелеш" оешмасы бригадасы Татар Макылы авылындагы hэм Рус Макылынын Елга арты урамындагы баганалардагы яктырткычлырнын сафтан чыкканнарын янага алыштырдылар. Хэзер тоннен ин озын чорында бу бик яхшы гамэл. Тонге яктырткычлар кунелгэ шатлык ости, юлны яктырта, хэвеф -хэтэрне булмый калдыра. Чиксез рэхмэт шатлык остэучелэргэ.

15.01.2016
15 нче гыйнвар. Буген Макыл авылы жирле идарэсе бинасында су суырту жайланмаларын лицензиялэу буенча башланган кинэшмэ узенен эшен дэвам итте. Авыл жирле идарэ рэислэре "Экада-Т" оешмасы житэкчелэре белэн очрашып, эш очен нинди техник документлар хэзерлэргэ кирэклеге турында суз алып бардылар. Кирэкле документларны ничек тутырырга ойрэнделэр, эшчэнлек барышында килеп туган сорауларга кыскача жаваплар алдылар. авыл житэкчелэренэ "Экада-Т" оешмасы житэкчелэре узлэренен кинэшлэрен бирделэр.
.jpg)
15.01.2016
15 нче гыйнвар. Макыл авылы жирле идарэсендэ су суырту скважиналарынын тирэ-ягын саклау буенча ясалган санитар-зоналарны проект буенча тэртипкэ китеру эше башланды. Монын белэн "Экада-Т" оешмасы хезмэткэрлэре шогыльлэнэ.
Буген авыл жирле идарэсе рэисе Матвеева А.И. бу оешма хезмэткэрлэре белэн 9 су скважинасын барлап чыкты. График буенча эшлэгэндэ су скважиналарын лицензиялэу 2017 нче елнын мартына тогэллэнергэ тиеш.
Эш дэвам итэ.
.jpg)
14.01.2016
14 нче гыйнвар конне Сэет авылында яшэуче Анатолий Григорьевич белэн Нина Петровна Удаловлар узлэренен бергэ тормыш итулэренэ илле биш ел тулган олы тормыш бэйрэмнэрен билгелэп уттелэр. Алар 55 ел буена бер-берлэренэ булган олы мэхэббэтне саклап, ике кыз устерделэр. Авылда аларны эшчэн, фидакарь кешелэр дип атыйлар. Нина Петровна фермада сыер савучы булып эшлэсэ, Анатолий Григорьевич авыл жирлеге очен ин кирэкле hонэр иясе-механизатор. Олыгая тошкэч ул да фермага кучэ, шулай озын еллар бергэ эшлилэр. Хэзер аларнын з оныклары, бер оныкчыклары бар. Узлэре авыр тормыш юлы утсэлэрдэ hаман хезмэттэ, кор кунеллелэр, ой тирэсен тэртиптэ тоталар. Балаларын, оныкларын котеп алалар. Юбилярларга алдагы коннэрендэ олы хислэрен сундермичэ, тазалыкта, байлыкта, туганнарын hэм дусларын куандырып, бэхетле тормышта яшэргэ насыйп булсын дип телэп калабыз.

14.01.2016
15 нче гыйнвар конне Макыл авылы жирле идарэсендэ кинэшмэ булды. Авыл житэкчесе Матвеева Алина Илшатовнага ветераннар оешмасы рэисе Горшкова Р.В. халык соравы буенча морэжэгать итте. Рус Макылында яшэуче олы яшьтэге кешелэр сэудэ мэйданчыгын элеккеге сельхозтехника тирэсендэ оештырып булмас микэн дигэн сорауны кутэреп чыктылар. Кинэшу унай нэтижэлэр бирде. Хэзер авыл жирле идарэсе бинасы янында hэм базар мэйданында сату рохсэт ителэ.
14.01.2016
Кышкы уен
Бүген Макыл урта мәктәбененең озайтылган көн төркеме балалары спорткомплекста уздырылган кышкы спорт чарасына чакырылды. Катнашучы балалар 2 командага бүленделәр. Укучылар актив һәм бик һәвәсләнеп уйнадылар, алып баручының биремнәрен үтәделәр, ә калган балалар аларның уеннарын кызыксынып карадылар. Кискен көрәштә "Боз сөңгесе" командасы җиңүне яулады. Чара ахырында балаларга бүләкләр тапшырылды. Укучылар бик канәгать, чөнки алар уенннан яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр дә алып кайтып киттеләр.
.jpg)
.jpg)
13.01.2016
13 нче гыйнвар конне Макыл авылы жирле идарэсе базасында алты авыл жирле идарэсенен берлэштерелгэн кинэшмэсе узды. Кинэшмэне район башлыгынын урынбасары Осянин Сергей Викторович алып барды. Ул авыл жирлеклэрендэ халыкны су белэн тэимин иту эшен оптимизациялэуне кутэреп чыкты. Килэчэктэ су уткэргечлэрне ремонтау, алыштыру, аларга периодик хезмэт курсэту hэм бу тармакка караган hэр эшне контрольдэ тотуны бер унитар оешмага беркетелуе турында хэбэр итте.
13.01.2016
4 нче гыйнвар конне Татар Макылы авылында Богавиевлар гаилэсе узлэренен алтын туйларын билгелэп уттелэр. Кашаф абый белэн Нурфия, халык телендэ Нурсэйлэ апа гомер буе авыл хужалыгынын торле тармакларында хезмэт иттелэр. Башкарган эшлэрен бэялэп хокумэтебезнен куп кенэ мактау кэгазьлэренэ лаек булдылар. 1995 нче елда Нурфия апа Татарстаннын атказанган терлекчесе исемен ала.
13 нче гыйнвар конне аларны олы бэйрэмнэре белэн котлап, Югары Ослан районы гражданлык актларын теркэу булеге житэкчесе Кадыйрова Наилэ Александровна, Макыл авылы жирле идарэсе рэисе Алина Илшатовна , мэдэният йорты модире Родионова О.Н. , район газетасы хэбэрчелэре hэм балалары жыелды. Алар юбилярларны котладылар, алдагы коннэрендэ таза исэнлек, бэхетле тормыш телэделэр. Пар канатлар булып озын -озак яшэргэ язсын дип телэделэр.
Алтын туегыз бик мобэрэк булсын,
Табыннарыгыз тугэрэк булсын
Гомер юлларын кичкэндэ
Сурелмэслек хис кирэк икэн
Аны саклар коч кирэк икэн.
Хислэрегез hэрчак саф hэм сурелмэслек булсын!
Макыл авылы жирле идарэсе.
12.01.2016
Шугалактагы уеннар
Макыл урта мәктәбе янындагы шугалак беркайчан да буш тормый. Кич җитү белән төрле яшьтәге хоккейчылар: олысы да, кечесе дә, студентлар да, авыл яшьләре һәм шулай ук хоккей яратучы “ветераннар” да шушында ашыгалар. Монда хоккейчылар гына уйнамыйлар, шугалакка шуу өчен яшьләр дә, балалар да ашыгалар, әби-бабайлар да үзләренең оныкларын алып киләләр. Урамда шугалакта шуу өчен һава торышы да булыша. Бу шөгыль сәламәтлекне ныгыту өчен бик файдалы һәм һәркем моннан өйгә күтәренке күңел белән кайтып китә.
.jpg)
11.01.2016
Сонгы коннэрдэ кар яву кузэтелэ, котеп алган кыш килеп житте, бу гажэп тэ тугел. Шулайда ишелеп яуган кар берникадэр мэшэкатьтэ тудыра башлады.Макыл авылы жирле идарэсе авылны кардан чистартуны жайга салып, урамнарны чистарту эше белэн шогыльлэнэ.
Эмма техника житмэу сэбэпле, авыл халкына бераз котэргэ hэм сабырлык белэн туземлек тупларга кинэш итэр идек. Эувэл Узэк урамга урнашкан жэмэгать оешмаларын чистарту куздэ тотыла.

11.01.2016
Макыл авылы жирле идарэсе депутатлары укытучылар hэм ата- аналар белэн берлектэ кичлэрен балалар, яшусмерлэр ял итэ торган урыннарда булдылар. Кышкы каникул, бэйрэм араларында тэртип бозу, сугышу очраклары булмасын очен авыл территориясен кузэту астына алдылар. Алар 10 нчы январьга тикле торкемнэргэ буленеп, авылнын мэдэният йортларына килделэр.
Дежур торган вакыт аралыгында тэртип бозу очрагы кузэтелмэде.
09.01.2016
Кино карарга рэхим итегез!
9 нчы январь конне Рус Макылы авыл китапханэсендэ Балалар киносы коненэ багышланган «Кино карарга рэхим итегез!» исемле мэдэни чара булып узды. Бу конне тамашачылар балалар очен тошерелгэн кинонын тарихын тынладылар, кино hэм мультфильмнарнын ничек барлыкка килуе турында кызыклы мэгълуматлар алдылар. Китапханэче Надежда Александровна белэн мэдэният йорты хезмэткэре Наталья Александровна кино турында сойлэп кенэ калмадылар балаларга режиссер Адам Шенкманнын «Пелэш башлы тэрбияченен махсус йомыш» исемле киносын да курсэттелэр.
Уткэрелгэн чара hэркемгэ файдалы файдалы булды. Балалар кутэренке кунел белэн таралыштылар.
.jpg)
.jpg)
06.01.2016
Дөньяны үзең бизә.
6 нчы январь көнендә Макыл авыл мәктәп яны лагерында китапханәче Першина Н.А. башлангыч һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен "Дөньяны үзең бизә"исемле иҗади дәрес үткәрде. Ул үз кулың белән ясаган бүләкнең, яки берәр әйбернең үзең өчен дә, танышларың өчен дә кадерле икәнен аңлатты. Гади генә кәгазьдән, гаҗәп матур картина ясап булырга мөмкинлеген күрсәтте. Үрнәк буенча чәчәкләр белән тәәлинкәләр бизәделәр, әниләре белән әбиләренә үз куллары белән тиз арада бүләк әзерләделәр. Аннары Надежда Александровна бу шөгыль белән нинди китаплар буенча өйрәнеп булганын әйтеп, китап күргәзмәсе белән таныштырды. Балалар да , укытучылар да китапларны бик ошаттылар. Матур һәм җыйнак итеп эшләгәннәре өчен балалар бүләкләр алдылар.




06.01.2016
6 нчы январь көнне китапханәче Хисамова Мәдинә Вагизовна Макыл авылы мәктәп яны лагерында "Ике икең дүрт" исеме астында кызыклы математика дәресе үткәрде. Аның төп максаты балаларда математиканы белергә теләк булдыру, аның тормышта һәрдаим кирәклеген аңлату иде. Бу эш өчен аңа Андрей Усачевның "Тапкырлау таблицасы" дигән китабы һәм Георгий Остерның "Мәсьәләләр җыентыгы"на таяну булышты. Башта А.Усачевның шигырьләрен укып, гади мисалларга җавап әйтешеп, катлаулы сорауларга күмәкләшеп җавап эзлэдек. Балалар үзләредә сизмичә шатланышып, бер-береннэн уздырып,тапкырлау таблицасын сөйләделәр, бер генә елмаю таләп итмәгән дәрес сизелмичә тиз узды. Г.Остерның мәсьәләләре бер дәрескә генә сыймас, алар гаҗәп кызык, аларны чишү бер дә ялыктырмый. Дәрес бик күңелле узды. Мәдинә Вагизовна әбиләр ысулы белән тугызга тапкырлау таблицасын күрсәтте. Саннарны ничек калькуляторсыз тапкырларга икәнен күрсәтте.
Бөтен кеше математик була алмый билгеле , әмма тапкырлау таблицасын һәр кеше белергә тиешлеге мөһим икәне аңлашылды бу дәрестә.


05.01.2016
5 нчы январь көнне Макыл авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп балалары өчен "Халык сынамышлары " исеме астында конкурслы уен үткәрделәр.Балалар чыршы әйләнәсендә уйнап -биеп йөрделәр.


05.01.2016
Нинди сихри бу әкият дөнясы.
Бу рус язучысы А.С.Пушкин сүзләре, ул үзе дә тәрбиячесе Арина Родионовнаның серле әкиятләре йогынтысында тәрбияләнеп үскән. Шуңа да ул гаҗәпләнеп, шул ук чакта хисләнеп “Нинди сихри бу әкият дөньясы “дигән. Нинди генә бала әкият сөймәгән дә, әкияттәгедәй батыр, акыллы, зирәк, тапкыр булырга теләмәгән.
5 нче январь көнне бер төркем әкият сөюче балалар Татар Макылы авыл китапханәсендә әкият темасына багышланган викторинада катнаштылар. Үзләренә бик ошаган әкиятләргә аерым тукталып, кызыклы моментларны искә төшерделәр. Аннан китапханәче МәдинәВагизовна балаларны китап күргәзмәсе белән таныштырды, балалар белән бергәләп һәр китапка кыскача күзәтү уткәрде. Алар “Төремкәй” әкиятен сәхнәләштереп үзләренең талантларын, белемнәрен күрсәттеләр.
Яңа елда һәр укучы китапханәдә кабат теркәлү үтә. Бу мизгелне китапханәче апалары балаларның күңелләрендә якты истәлек булып калсын дип бик кызыклы һәм оста итеп оештырган. Балалар билгеле бер тәртип саны язылган балыклар “күленнән” балык тоталар. Ничәнче сан эләксә, укучы шул сан буенча теркәлү үтә. Һәр балыкта әкият темасына сорауда язылган. Сорауларга жавапларны кумэктэ бирергэ ярый. Өстәвенә, теркэлу уткэн беренче 100 укучы бүләккә лаек була.
Китапханәгә бар кешедә бер көнне килә алмый, шуңа бүген килүчеләр арасында узган елның иң актив укучыларның берсе 3 нче сыйныф укучысы Гиматдинова Илвина аерым бүләк иясе булды.
Кыскасы китапханәгә килүчеләр көннәрен кызыклы һәм файдалы үткәрделәр.


04.01.2016
4 нче январь көнне Рус Макылы авылы китапханәчесе Надежда Александровна мэктэпнен кышкы балалар лагерында Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә багышланган әдәби чара үткәрде. Бу чарада балалар кышкы бәйрәмнәрнең тарихи йолалары, аерым мизгелләре турында кызыклы мәгълүмат тынладылар. Аннары Раштуа бэйрэменең символы булган атрибутларны ясадылар, Раштуа йолдызы, фәрештәләр, чыршыларны китапханәче әзерләгән үрнәкләр буенча кисеп, вакытны бик файдалы үткәрделәр. Эш арасында табышмакларга җаваплар эзләделәр, үзләре белгәннәрне сөйләделәр. Надежда Александровна балаларга Раштуа темасына кагылган теләк-шигырьләр жыентыгы тәкъдим итте, аларны чиратлап укып, үзләренә ошаганнарын сайлап өйрәнергә ниятләделәр. Бәйрәм алдыннан ничек киләчәкне белергә мөмкин икәнен төрле ырымнар, юраулар турында тыңлап, яңа кызыклы мәгълүматлар алдылар.
Соңыннан тапкыр җаваплары белән актив катнашкан балалар бүләккә лаек булдылар.


04.01.2016
Макыл авылы җирле идарәсе авылның мәдәният һәм ял итү биналарында тәртипсезлекне булдырмау буенча кизү оештырды. Бу эшне кичке сәгать 8 дән 11 гә тикле укытучылардан, ата-ана һәм авыл депутатларыннан торган төркем башкарды.
Яңа ел көннәрендә мәдәният һәм ял итү оешмаларында тәртип бозу очраклары күзәтелмәде, бәйрәмнәр тыныч узды.
Соңгы яңарту: 2017 елның 9 гыйнвары, 16:15