Яңалыклар 2016

20.12.2016
Данлы бәйрәм,Яңа ел бәйрәме безнең ишекләргә шакый.Менә дә аның киүенә ,бик аз вакыт та калды.Зур өметләр белән аны зурлар да,кечкенәләр дә көтеп алалар, шуңа күрә күңелле биюләр, конкурслар,әйлән-бәйлән уйнау,кызыклы  тамаша белән каршы  алу. Мәмәтхуҗа башлангыч мәктәбендә укучылар Яңа елга әзерләнәләр.Алар сыйныфларны һәм тәрәзәләрне бизиләр,җырлар,шигырьләр өйрәнәләр,рәсемнәр һәм матур әйберләр ясыйлар.Һәркем бәйрәм рухы сизә башлады.

08.12.2016
Карлы кыш- балаларга   күңел ачу, өчен  иң яхшы вакыт.Балаларга хәрәкәтле һәм кышкы уеннар саф һавада күңел ачу  зур шатлык китерә.7 нче декабрь көнне  Мәмәтхуҗа башлангыч мәктәбенең  укучылары ватрушкалары белән тауга киттеләр.Вахтрушкаларда шуу –иң яхшы ял! Кышкы  уеннар балалар өчен салкын вакытта күңелле һәм онытылмаслык булыр.

11.11.2016
Профилактик карау.
Мәмәтхуҗа ФАП фельдшеры Татьяна Чукина Мәмәтхуҗа башлангыч мәктәбендә булды. Ул 1-4 нче сыйныф укучыларына профилактик күзәтү үткәрде.

 

11.11.2016
Олимпиада нәтиҗәләре.
“Учи .ру.” сайтында Пушкин белән рус теле олимпиадасы буенча нәтиҗәләр ясалды.Мәмәтхуҗа башлангыч мәктәбе укучылары  мактау грамоталары һәм сертификатлар  белән бүләкләнделәр.


29.10.2016
Көз -кешегә иҗат итү өчен менә дигән вакыт.Безнең бакча балалары һәм башлангыч мәктәп укучылары.әти-әниләре белән бергәләшеп көзге яшелчәләрдән,яфраклардан торле кул эшләре ясадылар.Барлык эшләнгән эшләре  матур,үзенчәлекле,кызыклы,итеп башкарылган иде.Балаларга бәйгедә актив катнашкан өчен дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

27.10.2016
Көзге бәйрәм
27октябрь көнне Мәмәтхуҗа балалар бакчасында  мәктәп укучылары һәм бакча балалары өчен  бик матур  көзге бәйрәм узды.  Көзге җырлар, уеннар, шигырьләр балаларның да,кунакларның да кәефен күтәрде.Бәйрәмнән һәркем күтәренке күңел белән китте.

27.10.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлеге башлыгы Владимир  Никитушкин һәм район Советы депутаты Алефтина Саттарова район Советының унбишенче чакырылышның чираттагы утырышында катнаштылар.Утырыш Совет рәисе, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә үтте.
 
27.10.2016
Мəмəтхуҗа авыл китапханә мɵдире Елена Седова кече яшьтəге мəктəп  балалары белəн «Профессии ваших родителей» дигəн темага чара үткəрде.

26.10.2016
Мəмəтхуҗа авыл китапханә мɵдире Елена Седова  Татар Мəмəтхуҗа авыл  китап  укучыларына  əдəби  китаплар  тəкдим итте.

26.10.2016
24 октябрь көнне Яӊа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлегең башкарма комитеты бинасында утырыш булып узды. Утырышта Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-экономик үсеше буенча урынбасары Светлана Козина,депутатлар катнаштылар.


 


 
26.10.2016
Авыл җирлегенең  Советская һəм Полевая урамнарында  халыктан җыелган акчага  колонка кую  эшлəре дəвам итə,таш боҗралар кайтардылар.


 
24.10.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлеге башлыгы Владимир  Никитушкин Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  оешма җитәкчеләре белән оештырылган чираттагы “Эшлекле дүшəмбе” киңәшмәсендә катнашты.


 
24.10.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлеге башлыгы Владимир  Никитушкин Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов авыл җирлеге башлыклары белән үткəргəн киңәшмәдә катнашты.
24.10.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлеге башлыгы Владимир  Никитушкин  һəм  Башкарма комитеты сəркəтибе  Венера Камалетдинова  укыту семинарда катнаштылар.
Көн тәртибендә:
1) Җирле үзидарә органнарында вазифа башкаргандагы ялгышлар;
2) Кадрлар белән эш;
3) Газета-җурналларга язылу  һəм башка сораулар каралды.

 

20.10.2016
19.10.2016 ел. Мəдəният хезмəткəрлəре авыл җирлегенə беркетелгəн федераль юлга чүп җыярга чыктылар.

 

18.10.2016
17 нче октябрьдә Югары Ослан муниципаль районының Үзәк китапханәсендә  “Узган чорлар вакытын саклап...” исемле туган якны өйрәнү буенча укулар булып узды. Бу чарада китапханə мɵдире Елена Седова да катнашып диплом белəн бүлəклəнде.

18.10.2016
Мəдəният ,китапханə ,мəктəп һəм балалар бакчасы  хезмəткəрлəре сугыш кырларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янын чүп  үлəннəрнен чистарттылар.

16.10.2016
16 октябрь кɵнне   Мәмәтхуҗа  авыл мəдəният йортына  Югары Осланнан  авылыннан“Иделкәй”татар халык коллективы һəм  рус җырларын  башкаручы Игорь Локтев  килде. Халык  аристларны түземсезлек белән көтеп  алдылар.Бу көнне авылда  моңлы җырлар яңгырады. Концерт дәвамында халыкның йөзеннән  елмаю китмәде, барлык халык канәгать иде. Авыл халкының күңелләрен күтәргән,аларга шатлык бүләк иткән өчен шушы коллективка,артистларга  рәхмәтебезне әйтәбез.

 

 

14.10.2016
14 октябрь көнне Мәмәтхуҗа авыл мәдәният йорты  хезмəткəрлəре Алефтина Саттарова һəм Татьяна Никитушкина  кече яшьтəге мəктəп балалары белəн «Покровские посиделки»
дип аталган чара  үткәрделəр.Балаларга бу бəйрəмнең ничек килеп чыгу тарихы турында сөйлəделəр.

14.10.2016
“Пушкин  белән рус теле”олимпиадасы.
Мәмәтхуҗа башлангыч мәктәбендә  укучылар “Учи.ру.”сайтында “ Пушкин белән рус теле” сынау олимпиадасы турында  катнашалар.
“Пушкин белән рус теле”олимпиадасы-ул мавыктыргыч ярышлар,рус теле дөньясына сәяхәт,анда барысын мәктәптә үткәннәр, тормышта кирәк булачак.
17 нче октябрь көнне төп тур башлана.

12.10.2016
Яңа Рус Мəмəтхуҗа  авыл җирлегенең Иске Рус  Мəмəтхуҗа авылында  урнашкан суэтем башнясының тирə-ягын профнастил калайдан койма тоталар.

11.10.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлеге башлыгы Владимир  Никитушкин Югары Ослан муниципаль районы башлыгы ярдəмчесе  Сергей Осянинның  авыл җирлеге башлыклары белән үткəргəн киңәшмәдә катнашты.

11.10.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлеге башлыгы Владимир  Никитушкин Югары Ослан муниципаль район башлыгы ярдəмчесе  Сергей Осянинның  оешма җитәкчеләре белән оештырылган чираттагы “Эшлекле дүшəмбе” киңәшмәсендә катнашты.

11.10.2016
Яңа Рус  Мəмəтхуҗа авыл җирлегендə яшəүче  65 пенсионерга ООО АПК «Заволжье»  оешмасы исеменнəн мəдəният хезмəткəрлəре  ɵлкəннəр кɵненə  10 шар кг. он тараттылар.

11.10.2016
Мəмəтхуҗа  авыл китапханә мɵдире Елена Седова районда үткəрелгəн «Работа библиотек в системе экологического образования читателей» дип аталган  семинарда катнашьы.

11.10.2016
8 нче октябрь кɵнне, Казанда традицион көзге ярминкәләр булып узды.
Бу ярминкəдə  Роберт Сибгатов катнашты.Ул үз хуҗалыгыннан сатырга  сыер ите алып барды.

08.10.2016
Куркынычсызлык атнасы
Безнең балалар бакчасында куркынычсызлык атналыгы үтте. Шул уңайдан төрле чаралар үткәрелде:әнгәмә-уеннар ,презентация,фильмнар карау,экскурсияләр оештырылды.Юлларда уйнамаска,сак йөрергә,урамда,транспортта үзләрен тоту күнекмәләрен,юл билгеләре .аларның вазифалары турында балалар  белемнәрен ныгыттылар.

07.10.2016
Иске Рус Мәмәтхуҗа авылында хәзерге заманча сугым цехы төзелеше дәвам итә.Эшчелəр  эчке  якка  стенага плиткалар ябыштырып,тəрəзə  һəм ишеклəр куялар.

07.10.2016
Мəмəтхуҗа  авыл китапханә мɵдире Елена Седова бɵтен дɵнья елмаю кɵненə багышлап кече яшьтəге мəктəп балалары белəн «От улыбки до смайла» дигəн темага əңгəмə үткəрде.  

 

07.10.2016
Яңа Рус Мəмəтхуҗа  авыл җирлегенең Татар Мəмəтхуҗа авылында  урнашкан суэтем башнясының тирə-ягын профнастил калайдан койма тоттылар.


 


07.10.2016
Татар Мəмəтхуҗа авылының Полевая  урамында су трассасы  булмау  сəбəпле халыктан җыелган акчага100 м. канау казып  су үткәрү трубаларын салып,канауны  күмү эшлəрен башкардылар.

07.10.2016
Татар Мəмəтхуҗа авылының  Полевая урамында  халыктан җыелган акчага  су үткәрү трубаларын  салып  колонка кую эшлəре дəвам итə.

 

07.10.2016
Иске Рус Мəмəтхуҗа авылының Советская урамында халыктан җыелган акчага  су үткәрү трубаларын алмаштыру тɵгəллəнеп килə.

06.10.2016
Мəдəният хезмəткəрлəре Алефтина Саттарова һəм Татьяна Никитушкина авыл  җирлеге башлыгы исеменнəн укытучыларны һɵнəри бəйрəмнəре белəн котладылар.

 

05.10.2016
Мәмәтхуҗа башлангыч мәктәп укучылары һәм  балалар бакчасы  ветеран -укытучыларны  Укытучылар көне  белән котладылар.Аларны игътибар күрсәтеп сөендереп калмыйча, ветераннарга открыткалар  һәм чәчәкләр бүләк иттеләр.Барлык ветераннар  да шат иде, аларны онытмыйча,хөрмәт иткәннәре өчен.

03.10.2016  
3 октябрь кɵнне  Мəмəтхуҗа авыл мəдəният йортында  ɵлкəннəр кɵненə багышланган концерт  булды.

03.10.2016
Мəмəтхуҗа  авыл китапханә мɵдире Елена Седова     ɵлкəннəр кɵненə багышланган концертта   катнашты, күңелгə үтеп керерлек шигырьлəр сɵйлəде.

 

02.10.2016
Яшь эшмәкәр.
Мәмәтхуҗа башлангыч мәктәбендә укучылар “Учи.ру.” сайтында эшне дәвам итәләр.”Яшь эшмәкәр”онлайн-олимпиадасында бар укучылар  да катнаштылар.3 нче октябрь көнне укучылар  дипломнар, грамоталар һәм сертификатлар  алдылар.

 

01.10.2016
Мəдəният хезмəткəрлəре Алефтина Саттарова һəм Татьяна Никитушкина  авыл җирлегендə яшəгəн  пенсионерларны ɵлкəннəр кɵне белəн котлап,спонсорлар  КФХ Сибгатов Р.Г. һəм ИП Никитушкина Т.Н. исеменнəн бүлəк тараттылар.


30.09.2016
30 сентябрь Рəсəйдə интернет кɵне билгелəп үтелə. Шулай  уңайдан  Мəмəтхуҗа  авыл китапханә мɵдире Елена Седова  «Интернет дает совет» дип атап информация сəгате үткəрде..

 

29.09.2016
Сентябрь азагында  һəр ел саен халык- ара  бəйрəм -бɵтен дɵнья диңгез  бəйрəме бəйрəм ителə. Шул уңайдан китапханә мɵдире Елена Седова   мəктəп балалары белəн «Обитатели морских глубин» дигəн темага  сайд -сəяхəт,əңгəмə  үткəрде.

28.09.2016
Мəмəтхуҗа  авыл китапханә мɵдире Елена Седова  «Экстремизму - Нет!» айлыгы кысаларында  авыл халкы белəн  «Терроризму прощенья нет» дигəн темага əңгəмə үткəрде.

 

28.09.2016
Мəдəният хезмəткəрлəре авыл җирлегенə беркетелгəн федераль юлга чүп җыярга чыктылар.

26.09.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлеге башлыгы Владимир  Никитушкин Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  оешма җитәкчеләре белән оештырылган чираттагы “Эшлекле дүшəмбе” киңәшмәсендә

26.09.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлеге башлыгы Владимир  Никитушкин Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов авыл җирлеге башлыклары белән үткəргəн киңәшмәдә катнашты.

26.09.2016
24 нчы сентябрьдә, Казанда традицион көзге ярминкәләр булып узды.
Бу ярминкəдə  Роберт Сибгатов катнашты.Ул үз хуҗалыгыннан сатырга  яшелчə һəм сыер ите алып барды.


23.09.2016
Мәмәтхуҗа башлангыч мәктәбендә һәр көн иртәнге зарядка белән башлана.Укучылар ритмлы музыка  буенча комплекслы күнегүләр ясыйлар,шуңа күрә сәламәтлекләрен ныгыталар. Зарядкадан соң , беренче дәресләр вакытында укучылар йокламыйлар,ә актив катнашалар,чөнки алар бик яхшы кәеф алалар.

23.09.2016
23 нче сентябрьдә Яңа Рус Мəмəмəтхуҗа авыл җирлегендə  бөтенроссия чабыш көненə  багышланган « Милләтләр кроссы -2016» чара уздырдылар.


22.09.2016
Авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитушкин,мəдəният һəм китапханə хезмəткəрлəре авылны яшеллəндерү акциясендə катнашып  Иске Рус Мəмəтхуҗасы авылы янынына 55 тɵп нарат агачы утырттылар. 

22.09.2016
Иске Рус Мəмəтхуҗа авылының Советская урамында су трассасы иске булу сəбəпле халыктан җыелган акчага  су үткәрү трубаларын алмаштыру эшлəре дəвам итə.

21.09.2016
21 сентябрь көнне Игелекле эшләр атналыгы кысаларында авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитушкин,башкарма комитеты сəркатибе Венера Камалетдинова,авыл мəдəният йорты идарəчесе Алефтина Саттарова  олы яшьтәге авылдашлары,тыл ветераннары Баранова Раиса һəм Зайцева Нина янына  хәл белергә бардылар.Ветераннар үзлəренең хəллəрен бергə килүлəренə бик куандылар,озак кына сɵйлəшеп утырдылар һəм аларны рәхмәт әйтеп озатып калдылар.

 

17.09.2016
Укыту эвакуациясе.
17 нче сентябрь көнне Мәмәтхуҗа башлангыч мәктәбендә  хезмәткәрләрне һәм укучыларны  янгын чыгу очрагы буенча эвакуация  өйрәнүләре уздырылды.Сигнал буенча, бинадан эвакуация вакытында чыгу  инструкциясе  нигезендә, укучыларны һәм эшчеләрне  бинадан  чыгаруда куркынычсызлыкның  барлык чаралары да кулланылды.

16.09.2016
«Көзге яхшы эшләр-яхшы эш эстафетасы» дип аталган ирекле акциясе  кысаларында мəдəният хезмəткəрлəре Алефтина Саттарова,Татьяна Никитушкина Татар Мəмəтхуҗасы авылында яшəүче Мɵнирə апа  Нуруллина  янында булдылар.Мɵнирə апа сугыш башлангач туган,əтисез ятим үскəн.Лаеклы ялга  чыкканчы гомер буе  сыер сауган.Бүгенгесе кɵндə ул үзе генə яшəп ята,күрше авылда  кызы үз гаилəсе белəн яши. Мɵнирə апа бернəрсəгə зарланмый, барысына да кəнагать.

 


16.09.2016
Авылны тɵзеклəндерү һəркемнең изге бурычы, шул уңайдан авыл мəдəнияте  хезмəткəрлəре мəдəният йорты янында тɵзеклəндерү  эшлəре алып баралар. Бинаның тирə ягын җыештырып, кипкəн чəчəклəрне йолкып,чүп үлəннəрен җыйдылар.


 
15.09.2016
Иске Рус Мəмəтхуҗа авылының Советская урамында су трассасы иске булу сəбəпле халыктан җыелган акчага  су үткәрү трубаларын алмаштыру эшлəрен башлап җибəрделəр.


 
15.09.2016
Яңа Рус Мəмəтхуҗа авыл җирлегендə сугыш кырларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл һəрвакыт ихтибар үзəгендə. Менə бүгендə мəдəният хезмəткəрлəре һәйкәл янында  киткəн чəчəклəрне,үлəннəрне йолкып, чүп үлəннəрен чаптылар.

14.09.2016
14 сентябрь кɵнне  Яңа Рус Мəмəтхуҗа авыл җирлегендə шәхси ишек алдында сыер һәм кәҗә асраучыларга Республика биргəн  субсидия акча тараттылар. Ул 1 баш сыер башына – 3000 сум, ә 1 кәҗә башына – 1000 сум. Таратылган акчаларга авыл халкы бик кəнагать булды.

14.09.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлеге башлыгы Владимир  Никитушкин Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов авыл җирлеге башлыклары белән үткəргəн киңәшмәдә катнашты.

14.09.2016ел.
Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлеге башлыгы Владимир  Никитушкин һәм район Советы депутаты Алефтина Саттарова район Советының ундүртенче чакырылышның чираттагы утырышында катнаштылар.Утырыш Совет рәисе, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә үтте.

14.09.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлеге башлыгы Владимир  Никитушкин Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  оешма җитәкчеләре белән оештырылган чираттагы “Эшлекле дүшəмбе” киңәшмәсендә катнашты.

13.09.2016
10 нчы сентябрьдә, Казанда традицион көзге ярминкәләр булып узды.
Казанның Яңа Савин районы сәүдә үзәгендә авыл хуҗалыгы продукциясе сатучылар бик күп иде бу көнне. Бу ярминкəдə  Роберт Сибгатов та катнашты.Ул үз хуҗалыгыннан сатырга  яшелчə һəм сыер ите алып барды.


 
13.09.2016
Ихлас күңелдән барлык мөселман халкын Корбан гаете белән белән котлыйбыз. Барчабызга да күңел тынычлыгы, иман байлыгы,  озын гомерләр телибез. Күгебез аяз,илебез тыныч булсын. Теләгән теләкләрегез, догаларыгыз кабул булсын.

05.09.2016
Мəмəтхуҗа китапханə мөдире Елена Седова  беренче сыйныф укучысы Рəмис Фатхуллин ɵчен китапханəдə экскурсия  оештырды. Ул балаларга китапханəдə күпме китап барлыгын, кече яшьтəге мəктəп балалары  ɵчен китапханə фондында китапларның  күп булуы турында  сɵйлəде, аларны китапханəгə китап укырга чакырды.

05.09.2016
Иске Рус Мəмəтхуҗа авылы Яшьлəр урамы янында урнашкан суэтем башнясы янында төзеклəндерү эшлəре дəвам итə.

03.09.2016
3 сентябрь көнне Мəмəтхуҗа башлангыч белем бирү мәктәбендә сəнгать җитəкчесе Татьяна Никитушкина  терроризмга каршы сыйныф сәгате үткәрде. Балалар белəн“Нәрсә соң ул терроризм?” темасына әңгәмә уздырды. Балалар үзләре кызыксынган сорауларга җавап алдылар.

02.09.2016
Китапханə мөдире Елена Седова балалар  белəн Мəмəтхуҗа мәктәбендә терроризмга каршы сыйныф сәгате үткәрде. Балалар үзләре кызыксынган сорауларга җавап алдылар. Китапханəгə балалар үзлəре ясаган рəсемнəрен алып килеп«Мы за мир на земле» дип атап рəсем күргəзмəсе ясады. 

01.09.2016
1 нче сентябрьдә без барыбыз да якты һәм матур бәйрәм – Белем көнен билгеләп үтәбез. Бу көнне мәктәп ишеген беренче ачып керүче балалар  бик көтеп ала. Чәчәкләр бәйләме, елмаюлар, котлаулар – барысы да зур бәйрәмне тагын да ямьләп җибәрә.Бу көнне авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитушкинда  тантаналы линейкада катнашты.Бəйрəмгə килүчелəрне яңа уку елы башлану белəн котлап,беренче сыныфка укырга керүче Рəмис Фатхуллинга  Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның котлау открыткасын һəм үз исеменнəн бүлəк  тапшырды.

01.09.2016
Югары Ослан муниципаль районы ветеринария хезмəткəрлəре хуҗалыгында мөгезле эре терлек булган хуҗалыкларга кереп, лейкоз авыруын тикшерү  өчен, мөгезле эре терлеклəрдəн кан алдылар.

01.09.2016
1 нче сентябрь көне Мәмәтхуҗа башлангыч мәктәбендә беренче кыңгырау бәйрәменә багышланга тантаналы чара узды. Бәйрәмдә Яңа Рус Мәмәтхуҗасы үзидарә авыл җирлеге башлыгы Никитушкин В.В.,авыл халкы,ата-аналар һәм  балалар бакчасы  балалары катнаштылар.Бәйрәмнең төп заты,әлбәттә, беренче сыйныф укучысы  иде. Аның өчен бик күп җылы сүзләр ,котлаулар һәм теләкләр әйтелде. Бәйрәм ахырында күңелле  мәктәп кыңгыравы барлык укучыларны  беренче дәрескә чакырып шалтырады.


31.08.2016
Мəмəтхуҗа  авыл китапханә мɵдире Елена Седова  җəйнең соңгы кɵннəрендə табигать кочагында, балалар белəн  əдəби  китап  уку сəгате үткəрде.

29.08.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлеге башлыгы Владимир  Никитушкин Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов авыл җирлеге башлыклары белән үткəргəн киңәшмәдә катнашты

29.08.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлеге башлыгы Владимир  Никитушкин Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов авыл җирлеге башлыклары белән үткəргəн киңәшмәдә катнашты.

29.08.2016
Мəмəтхуҗа  авыл китапханә мɵдире Елена Седова кече яшьтəге балалар белəн «Тайны дорожных знаков» дигəн темага дəрес үткəрде.

29.08.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлеге башлыгы Владимир  Никитушкин  район үзəгендə булып узган август педагоглар конференциясендә катнашты.

29.08.2016
Мəмəтхуҗа  авыл китапханәсендә һәр көнне диярлек балалар белән иҗади сәнгать сәгатьләре үтә. Китапханә мɵдире Елена Седова  җәйге каникул көннәрендә балалар белəн тɵрле темаларга викториналар уздыра, төрле кызыклы хикәяләр укый,балаларның вакытын файдалы итеп үткәрә. Республика  кɵне уңаеннан китап  күргәзмәсе оештырды.


26.08.2016
Ел саен 22 август Рəсəйдə Россия федерациясене флагы кɵне уздырыла,шул уңайдан мəдəният йортында сəгать җитəкчесе  Татьяна Никитушкина   олы яшьтəге мəктəп балалары белəн «Государственный флаг Российской Федерации » дип атап информация сəгате үткəрде.

26.08.2016
Авыл яшьлəре  мəдəният йорты янында урнашкан спорт мəйданына  җыелып футбол уйнарга яраталар. Авыл яшьлəре  үзлəре «капка» ясап,  футбол  тубы сатып алдылар. Аларга карап кече яшьтəге балаларда  бу уенга тартылалар.

19.08.2016
Мəдəният йортында сəгать җитəкчесе  Татьяна Никитушкина   авыл яшьлəре белəн гуманитар ярдəм кɵненə багышлап əңгəмə үткəрде.

15.08.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлегенең Иске Яңа Рус Мәмәтхуҗа авылында халык җыены булып узды.
Анда түбәндәге сораулар каралды:
1. 2016елның беренче яртыеллыгына Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлеге Башкарма комитеты эшчәнлеге буенча нәтиҗәләр.
2. Авыл җирлегенең алдагы  елга перспектив планы.
3. Килəсе 2017 елга авыл җирлегенең бюджет карау.
Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлеге Башкарма комитетының 1 нче яртыеллыгы эшчәнлеге турында отчет белән авыл  җирлеге башлыгы Владимир Никитушкин чыгыш ясады .Ул  алдагы елга авыл җирлегенең перспективалары турында сөйләде.
Җыенда Югары Ослан муниципаль район Башлыгы ярдəмчесе Сергей Осянин катнашты һəм халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

11.08.2016
Авыл җирлеге, мəдəният хезмəткəрлəре авыл җирлегенə беркетелгəн федераль юлга чүп җыярга чыктылар.

08.08.2016
ңа Рус Мәмәтхуҗа Башкарма комитеты сəркатибе Венера Камалетдинова Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов авыл җирлеге башлыклары белән үткəргəн киңәшмәдә катнашты

08.08.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге Башкарма комитеты сəркатибе Венера Камалетдинова Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  оешма җитәкчеләре белән оештырылган чираттагы “Эшлекле дүшəмбе” киңәшмәсендә катнашты.

06.08.2016
Мəмəтхуҗа авыл мəдəният йортында косметик ремонт эшлəре  дəвам итə: мəдəният йортының идəннəрен буядылар.

05.08.2016
Яңа Рус Мəмəтхуҗа  авыл җирлегенең Иске Рус Мəмəтхуҗа авылы Яшьлəр урамы янында урнашкан суэтем башнясы янында төзеклəндерү эшлəре башлап җибəрделəр.

05.08.2016
Мəмəтхуҗа авыл мəдəният йорты идарəчесе Алефтина Саттарова  Югары Ослан муниципаль районының 85 еллык юбилеена багышлап стенд ясады.

05.08.2016
Мəмəтхуҗа авыл мəдəният йорты идарəчесе Алефтина Саттарова  кече яшьтəге балалар белəн спорт мəйданында төрле, күңелле уеннар үткəрде.

04.08.2016
Татарстан Республикасы Авыл хужалыгы һəм азык-төлек министрлыгы дəүлəт программасы кысаларында Татар Мəмəтхуҗасы авылы янындагы күпердə 2015 елда  төзү эшлəрен башлап җибəрделəр. Төзелеш эшлəрен Казанның ООО «СтройАгроСоюз» башкарды. Хəзерге көндə ремонт  эшлəре дəвам итə.

04.08.2016
Рус Мəмəтхуҗасы авылы  янында юл хезмəткəрлəре  юлларда барлыкка килгəн чокырларны  “ямыйлар”.
 


03.08.2016
Мəдəният хезмəткəре   Алефтина Саттарова  Татар Мəмəтхуҗасы авылы янында урнашкан  чишмə яныннан   чүп үлəннəрен чапты, кеше калдырып киткəн чүплəрне җыйды.


03.08.2016
Мəдəният йортында  мəдəният хезмəткəрлəре  костетик ремот эшләрен башлап җибәрделəр.

01.08.2016
Ел саен июль аеның соңгы атнасында авыл халкы зират буйларын җыештырырга җыелалар. Бу эштə олылар гына түгел, яшьлəрдə бик телəп катнашалар. Бу көнне изге эшкə килгəн халык зиратның тирə ягын чабып,җыештырдылар.

31.07.2016
31 июль Рəсəйдə бəйрəм,диңез флотында хезмəт итүчелəр көне. Авылдашыбыз Альфрид Зайдуллин диңгез флотында моторист булып 3 ел хезмəт итте.  Хезмəте өчен «Отличник ВМФ» һəм   «За дальний поход» значоклары белəн бүлəклəнгəн. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Альфрид Зайдуллины бəйрəме белəн котладылар.Аңа саулык-сəламəтлек,озын гомер,гаилə бəхете телəделəр.Бу изге телəклəргə бездə кушылабыз.

27.07.2016
Халыктан җыелган акчалар нинди эшләргә тотылачак:
- авыл җирлегендә булган халыкны су белән тәэмин итү системасын тәртипкә салуга , су алу скважинасының тирәлеген тотып алу, су алу скважинасын буяу, электр тоташтыргычын алмаштыру, беркетү чыбыкларын алмаштыру, өлешчә су үткәрү трубаларын алмаштыру.Су алу скважинасын əйлəндереп алу тиешле  нормага туры килсен өчен   хоккей мəйданчыгын сүтеп алып башка урынга күчерергə булдылар.

  
27.07.2016
Авыл җирлеге, мəдəният хезмəткəрлəре авыл җирлегенə беркетелгəн федераль юлга чүп җыярга чыктылар.

27.07.2016
Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Мəдəният йорты янында үскəн чəчəклəрне чүп үләннәреннән арындырдылар.

26.07.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлеге администрациясендə чираттагы утырышы булып үтте.Утырыш Югары Ослан муниципаль районы башлыгы ярдəмчесе Сергей Осянин  җитәкчелегендә үтте.

26.07.2016
Башкарма комитеты,мәдәният йорты хезмәткәрләре административ бина янына яңа чəчəклəр уттыртылар,  чүп үләннәрен утадылар.

26.07.2016
Күп еллар элек мəдəният  йорты янына яңа электр баганасы куйдылар, ə искесен алып китмəделəр. Машина йөртүчелəр өчен мəдəният  йорты яныннан борылганда уңайсызлыклар китереп чыгара  иде. Багананы кисеп алып,  урныннан алып киттелəр.

26.07.2016
Авыл җирлеге тирəсендə урнашкан елга һəм күл буйларына «Коену тыела» дип язып  кисəтү  аншлаглары  урнаштырдылар.

26.07.2016
Мəмəтхуҗа китапханə мөдире Елена Седова балалар  белəн «У природы есть друзья: это мы - и ты, и я» дип атап экология дəресе үткəрде.

25.07.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлеге башлыгы Владимир  Никитушкин Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов авыл җирлеге башлыклары белән үткəргəн киңәшмәдә катнашты.

 

25.07.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлеге башлыгы Владимир  Никитушкин һәм район Советы депутаты Алефтина Саттарова район Советының унөченче чакырылышның чираттагы утырышында катнаштылар.Утырыш Совет рәисе, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә үтте.

25.07.2016
Авыл җирлеге мəдəнияте хезмəткəрлəре Алефтина Саттарова,Татьяна Никитушкина Иске Рус Мəмəтхуҗа авылының үзəгендə урнашкан спорт мəйданында төзеклəндерү эшлəре алып бардылар.

25.07.2016
Иске Рус Мәмәтхуҗа авылында хәзерге заманча сугым цехы төзелеше дәвам итә.Эшчелəр бүлемнəргə бүлер өчен тимер терəүлəр куялар.Лабораториянең түбəсен ябу өчен хəзерлек  эшлəре бара.


25.07.2016
Иске Рус Мəмəтхуҗа авыл  спорт мəйданында яшьлəргə, балаларга волейбол уйнар өчен багана утыртып волейбол ятьмәсе  тарттылар.

25.07.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитушкин Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  оешма җитәкчеләре белән оештырылган чираттагы “Эшлекле дүшəмбе” киңәшмәсендә катнашты

23.07.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлегендә яшәүчеләр уздырылган Референдум нәтиҗәләре буенча 111 750  мең сум үзсалым җыярга тиешләр. 22нче июльгə  100%, 111 750  сум акча җыелды .  

22.07.2016
22 июль көнне авыл мəдəният йортында авыл яшьлəре арасында шахмат  турниры булып үтте. Бу ярышта Ландыш Сибгатова җиңү яулады.

21.07.2016
Мəмəтхуҗа авыл китапханəсендə китапханə мөдире Елена Седова китап сɵючелəр ɵчен  «Если хочешь долго жить, надо с зеленью дружить», дип атап  күргəзмə оештырды.

20.07.2016
Авыл җирлеге, мəдəният һəм китапханə хезмəткəрлəре Рус Мəмəтхуҗасында урнашкан спорт мəйданчыгын төзеклəндерделəр: яңа урындыклар ясап аны буядылар ,чүп үлəннəрен чаптылар.

20.07.2016
Яңа Рус Мəмəтхуҗасы авыл җирлеге хезмəткəрлəре дə «Чистый берег» акциясенə кушылып Иске Рус Мəмəтхуҗасы  авыл үзəгендə урнашкан күл буеннан,чишмə буйларыннан чүп җыйдылар.

20.07.2016
Мəмəтхуҗа авыл китапханəсендə китапханə мөдире Елена  Седова җəйге каникул көннəре булганлыктан кече яшьтəге мəктəп балалары белəн рус халык əкиятлəренə багышлап    «Угадайка»   дип атап уен-викорина үткəрде.

18.07.2016
Авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитушкин үзенең бөтен көчен авылны төзеклəндерүгə юнəлтə. Ул  юл буенда үскəн,  кирəк булмаган агачларны  кисүне оештырды.

18.07.2016
Иске Рус Мәмәтхуҗа авылында хәзерге заманча сугым цехы төзелеше дәвам итә.Эшчелəр стеналарны штукатурлыйлар,бүлемнəргə бүлер өчен тимер терəүлəр куялар.Туалет һəм коену бүлмəлəре өчен бүлмəлəр бүлəлəр.

14.07.2016
Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында яу кырында ятып калган авылдашларыбызга куелган һәйкәл янын чүп үләннәреннән арындырып,җирлəрне йомшартып,корыган  чəчəклəрне җыеп алдылар.

14.07.2016
Иске Рус Мəмəтхуҗа авылының  Узəк  урамында янгын чыгып  йорт янып бетте. Янгын сүндерү хезмəткəрлəре  тиз арада килеп  җиткəнгə, күрше  йортларга зыян килмəде.  

13.07.2016
Башкарма комитет, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылы  юл буендачы  чүп үләннәреннән чаптылар.

13.07.2016
Авыл җирлеге, мəдəният һəм китапханə хезмəткəрлəре авыл җирлегенə беркетелгəн федераль юлга чүп җыярга чыктылар.

13.07.2016
Авыл китапханəсендə китап укучылар Алина Каюмова һəм Ангелина Николаевага Республикада үткəрелгəн балалар конкурсында актив катнашканнары өчен Мактау  хатлары тапшырдылар.

12.07.2016
Мəдəният йортында мəдəният хезмəткəрлəре Алефтина Саттарова һəм Татьяна Никитушкина  кече яштəге мəктəп балалары  белəн Бөтен дөнья шоколад көненə багышлап  бəйрəм үткəрделəр.

12.07.2016
Роберт Сибгатов  үзенең МТЗ-80 тракторында Иске Рус Мəмəтхуҗасы авылынд юл буендагы чүп үлəннəрен чапты.

12.07.2016
Яңа Рус Мəмəтхуҗа авыл җирлеге,мəктəп һəм балалар бакчасы хезмəткəрлəре Иске Рус Мəмəтхуҗасы, Татар Мəмəтхуҗасы авылында зират янындагы чүп үләннәрен чаптылар.

12.07.2016
Яңа Рус Мəмəтхуҗа авыл җирлеге хезмəткəрлəре Татар Мəмəтхуҗасы авылында колока,аншлаг,күпер янындагы чүп үләннәрен чаптылар.

12.07.2016
Узган атнада  авыл җирлеге мəдəнияте хезмəткəрлəре Алефтина Саттарова һəм Елена Седова  Югары Осланда үткəрелгəн өч көнлек семинар укуда катнаштылар.

 

11.07.2016
Иске Рус.Мәмәтхуҗа авылында хәзерге заманча сугым цехы төзелеше дәвам итә.Эшчелəр суеласы хайваннарны вакытлыча тоту өчен бина стенасын бүлəлəр һəм шулай ук лаборатория бинасында төзү эшлəре дəвам итə.

 

11.07.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлеге башлыгы Владимир  Никитушкин Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов авыл җирлеге башлыклары белән үткəргəн киңәшмәдә катнашты.

11.07.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитушкин Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  оешма җитәкчеләре белән оештырылган чираттагы киңәшмәсендә катнашты
   

05.07.2016
Бу көнне  барча дөнья халкы мөселманнары гаеттә. Безнең авыл халкыда бүген иртәнге сəгать 7 гə авыл үзәгенә - АЛЛАХ йорты, мәчеткә җыелдылар. Авылыбыз ир - атлары әлеге мөбәрәк бәйрәмгә күпләп килгән иде. Гает намазына саф-саф рәтләр белән тезелеп бәйрәм намазын укыдылар. Көндез хатын-кызларыбыз, балалар – Аллах йорты мәчеткә бәйрәм сəдакасы китерделəр, чəй табынына рəхим иттелəр.Авыл бүген тулысынча иманлы,якты нур сибеп торучан һәм бик күңелле иде!!!

04.07.2016
Мəмəтхуҗа авыл китапханəсендə китапханə мөдире Елена  Седова Югары Осланның 85 еллык юбилей кɵненə    багышлап «Писатели - земляки о своей родине»,  дип атап китап сɵючелəр белəн чара оештырды.

04.07.2016
Хөрмәтле мɵселман кардəшлəр!
Барыгызны да Ураза гаете бәйрәме белән тәбрик итәм, һәркайсыгызга сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, тынычлык телим. Бәйрәм белән!

04.07.2016
Иске Рус.Мәмәтхуҗа авылында хәзерге заманча сугым цехы тезелеше дәвам итә.Эшчелəр бинаның стенасын штукатурлыйлар ,идəн җəялəр.

 
01.07.2016
Яңа Рус Мəмəтхуҗа авыл җирлеге хезмəткəрлəре авыл эчендәге һәм юл буйларындагы чүп үләннәрен чаптылар.

30.06.2016
Мəдəният һəм китапханə хезмəткəрлəре авыл эчендәге һәм юл буйларындагы чүп үләннәрен чабуны дəвам итəлəр.

30.06.2016
Мəмəтхуҗа авыл китапханə мөдире Елена Седова «Заготовь. Сохрани. Переработай» дип  атап китап күргəзмəсе оештырды.

28.06.2016
Безнең авыл җирлеге  чишмəлəргə бик бай,шуларның берсе «Мазарка» чишмəсе. Авыл янындагы  чишмəгə машина белəн елга аша чыгып  су алу  кыенлыклар тудыра иде. Авыл Советы депутаты Мансур Самигуллин , елга аша  машиналар үтə алсын ɵчен,  таш  плитə  салып  авыл халкын сɵендерде.

28.06.2016
Башкарма комитеты бинасы янында төзекләндерү эшләрен башлап җибəрделəр.Бинаны əйлəндереп алган койманы башка урынга,уңайлырак булсын ɵчен  күчерəлəр.

28.06.2016
Иске Рус.Мәмәтхуҗа авылында хәзерге заманча сугым цехы тезелеше дәвам итә.Эшчелəр тɵзү эшлəрен дəвам итəлəр .Суыту бинасының түбəсен  ябу ɵчен хəзерлек эшлəре бара.

27.07.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитушкин Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  оешма җитәкчеләре белән оештырылган чираттагы киңәшмәсендә катнашты.

27.07.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлеге башлыгы Владимир  Никитушкин Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов авыл җирлеге башлыклары белән үткəргəн киңәшмәдә катнашты.

24.06.2016
Иске Рус.Мәмәтхуҗа авылында хәзерге заманча сугым цехы тезелеше дәвам итә.Эшчелəр тɵзү эшлəрен дəвам итəлəр .Түбə ябу эшен тəмамлыйлар.

 

23.06.2016
Мәдәният йорты һәм китапханә  хезмәткәрләре авыл клубы, Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылы урамындагы чүп  үләннәрнен чаптылар

23.06.2016
Мəмəтхуҗа авыл китапханə мөдире Елена Седова  яшь китап сɵючелəр белəн табигать кочагына экскурция  оештырды.

23.06.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлегендә яшәүчеләр уздырылган Референдум нәтиҗәләре буенча 111 750  мең сум үзсалым җыярга тиешләр.23нче июнгə  102 000 сум күләмендә акча җыелган, бу  барлык сумманың 91% тэшкил итә.

22.06.2016
22нче июнь – Бөек Ватан сугышы башлану датасы булып тарихка кереп калган Хәтер һәм кайгы көне.
Бу кɵнне мәктәп укучылары,авыл халкы Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истəлегенə салынган һәйкәл янына җыелдылар .Мəдəният хезмəткəрлəре  авыр сугыш еллары илебез тарихында тирән эз калдыруын, күпме кешене якыннарын югалтуы  турында сɵйлəп үттелəр. Соңыннан һәйкәл янына матур чәчәкләр куйдылар.

22.06.2016
Мəмəтхуҗа авыл китапханəсендə китапханə мөдире Елена  Седова Яшьлəр кɵненə    багышлап «Молодёжь читает и советует» дип атап китап күргəзмəсе оештырды.

21.06.2016
Мәдәният йорты һәм китапханә  хезмәткәрләре авыл клубы, Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылы үзәгендә урнашкан спорт мәйданы тирәләрендә үләннәрне чаптылар.

21.06.2016
Мəмəтхуҗа авыл китапханəсендə китапханə мөдире Елена Седова Рəсəй елы Грециядə, Греция елы Рəсəйдə  «Мифы Древней Греции» əдəби дəрес үткəрде.

20.06.2016
Иске Рус.Мәмәтхуҗа авылында хәзерге заманча сугым цехы тезелеше дәвам итә.Эшчелəр тɵзү эшлəрен дəвам итəлəр .Түбə ябу эшен дəвам итеп, сугым цехы территориясенə таш җəялəр.

20.06.2016
Мəмəтхуҗа авыл китапханəсендə китапханə мөдире Елена Седова китап сɵючелəр ɵчен  “Книге - интересную жизнь» дип атап  күргəзмə оештырды.


20.06.2016
Роберт Сибгатов терлек азыгы хəзерлəргə кереште,ул  иртə таңнан кичкə кадəр басуда.

20.06.2016
Мəмəтхуҗа авыл мəдəният йортында сəнгать җитəкчесе Татьяна Никитушкина  авыл яшлəре белəн яңа исем астында  «Мозговой штурм» дип атап  чара үткəрде.

17 .06.2016
Мəдəният йортында мəдəният хезмəткəрлəре Алефтина Саттарова һəм Татьяна Никитушкина  кече яштəге мəктəп балалары  белəн «Наша хата- потехами богата» дигəн девиз астында хəрəкəтле уеннар уйнадылар.

15.06.2016
Иске Рус Мəмəтхуҗасы авылында Михаил Матвеев  авыл уртасында урнашкан күл буендагы корыган агачларны  кисте, авылга ямь кереп киткəндəй булды.

15.06.2016
Яңа Рус Мəмəтхуҗа авыл җирлегендə тигез булмаган  авыл урамнарын грейдир тракторы белəн тигезлəделəр.
 
15.06.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авылы җирлегендә күп кенə гаилəлəр үзлəренең өй яннарын карап, чистартып торалар. Мондый өйлəр авылыбызга ямь биреп торалар.

 

15.06.2016
Авыл Советы, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында яу кырында калган авылдашларыбызга куелган һәйкәл янынында  чүп үләннәрен  чаптылар.

15.06.2016
Мəдəният йортында мəдəният  җитəкчесе Татьяна Никитушкина  кече яштəге мəктəп балалары  белəн «Я гражданин великой страны» дип атап викторина дəрес үткəрде.

14.06.2016
Мəмəтхуҗа авыл китапханəсендə китапханə мөдире Елена Седова китап фондына багышлап «Не читая – не найдешь» дип атап дəрес үткəрде.  

14.06.2016
Иске Рус.Мәмәтхуҗа авылында хәзерге заманча сугым цехы тезелеше дәвам итә.Эшчелəр тɵзү эшлəрен дəвам итəлəр .Түбə ябу ɵчен хəзерлек эшлəре алып баралар.

14.06.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитушкин Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  оешма җитәкчеләре белән оештырылган чираттагы киңәшмәсендә катнашты.

14.06.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлеге башлыгы Владимир  Никитушкин Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов авыл җирлеге башлыклары белән үткəргəн киңәшмәдә катнашты.

14.06.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлеге башлыгы Владимир  Никитушкин һәм район Советы депутаты Алефтина Саттарова район Советының уникенче чакырылышның чираттагы утырышында катнаштылар.Утырыш Совет рәисе, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә үтте.
 

10.06.2016
Мəмəтхуҗа китапханə мөдире Елена Седова Рəсəй кɵне алдыннан «Россия всё, чем я живу» дигəн темага əңгəмə үткəрде.

10.06.2016
Башкарма комитетының администрация бинасы янында төзекләндерү эшләре дәвам итә. Авыл җирлеге хезмəткəрлəре чәчәк түтәлләре ясап, төрле матур чәчәкләр утырттылар.

08.06.2016
Татарстан  Республикасы ның Минэкологиясе Үзәк территориаль идарәсе башдыгы Илһам Сабиров “Эковесна – 2016” конкурсында һәм санитар-экологик 2 айлыкта җиңүчеләрне котлады. “Эковесна – 2016” җиңүчеләре итеп авылдашларыбыз  Саттаровлар гаиләсе танылды.Бу җиңүлəре белəн аларны котлыйбыз.

08.06.2016
Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында яу кырында калган авылдашларыбызга куелган һәйкәл янынында  берьеллык үсемлекләрлəрнең корыган сабакларын җыеп, чүп үләннәреннән арындырдылар

07.06.2016
Авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитушкин, Башкарма комитеты сəркатибе Венера Камалетдинова һəм мəдəният хезмəткəрлəре Алефтина Саттарова белəн Татьяна Никитушкина район Сабантуен  үткəрүдə актив катнаштылар.

 

27.05.2016
Роберт Сибгатов үзенең МТЗ-80 тракторында Рус Мəмəтхуҗасы  авылында урнашкан спорт мəйданчыгын  һəм авыл урамнарындагы  үлəннəрне чапты.


 

26.05.2016
Мәдәният йорты һәм китапханә  хезмәткәрләре авыл клубы, Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылы үзәгендә урнашкан спорт мәйданы тирәләрендә үләннәрне чаптылар.


 
26.05.2016
“Җир асты сулары ресурслары” оешмасы хезмәткәрләре паспортлар ясау өчен су башняларын тикшерделәр.

25.05.2016
Мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Татар Мәмәтхуҗасы авылы зираты янында һәм зират территориясендә үләннәрне чаптылар.

25.05.2016
Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылыннан Илья Фёдоров һәм Дмитрий Михайлов Рәсәй Армиясе сафларына китәләр. Егетләргә Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитушкин хәрби хезмәтләрендә уңышлар, хәерле юллар теләде.

24.05.2016
Башкарма комитет, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылы зираты,административ бина яннарын  чүп үләннәреннән арындырдылар.

24.05.2016
Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында яу кырында калган авылдашларыбызга куелган һәйкәл янын чүп үләннәреннән арындырдылар.

23.05.2016
Авыл мәдәният йорты һәм китапхпнә хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында югалып калучыларга куелган һәйкәл янына чәчәкләр утырттылар.

23.05.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлегендә яшәүчеләр уздырылган Референдум нәтиҗәләре буенча 107 мең сум үзсалым җыярга тиешләр.23нче майга 88,750 сум күләмендә акча җыелган, бу  барлык сумманың 83% тэшкил итә.

20.05.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлеге башлыгы Владимир  Никитушкин һәм район Советы депутаты Алефтина Саттарова район Советының унберенче чакырылышның чираттагы утырышында катнаштылар.Утырыш Совет рәисе, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә үтте.
Утырышта Татарстан Республикасының Хөкүмәт Советы сәркатибе Л.Маврина,Татарстан Республикасының территориаль  баш киңәшчесе И.Хайруллин катнаштылар. Макыл авыл җирлеге депутаты Матвеева Алина утырышның сәркатибе итеп сайланды.Югары  Ослан муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү Совет утырышының төп соравы иде.Соңгы ике елда бу эшне башкаручы Ленар Хакимзянов кандидатурасын депутатлар бертавыштан билгеләделәр.2016 елга Югары Ослан муниципаль районы бюджетына үзгәрешләр кертү утырышның көн тәртибендә икенче сорау булды.Депутатлар икенче сорау буенча да тиешле чишелеш таптылар.

20.05.2016
20 май көнне Мəмəтхуҗа авыл  мəдəният  йортында балаларга  «Волга-матушка» дип атап  видио-дəрес үткəрделəр. Каралган фильмнан балалар  елгалар турында бик күп мəгълүмəт   алдылар. Видио-дəрестəн соң балалар белəн  авыл җирлеге аша ага торган елга янына сəяхəткə бардылар .

20.05.2016
Районның үзәк китапханәсендә уздырылган “Укучының мәдәни көндәлеге” бәйгесенең район йомгаклау этабында Мәмәтхуҗа авылы китапханәсе мөдире Елена Седова һәм Мәмәтхуҗа урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Каюмова Әлинә катнаштылар.Китапханә хезмәткәрләре әкият геройлары киеменнән балаларны каршы алдылар, викторина уздырдылар,кунаклар игътибарына “Мин китап белән дөньяны өйрәнәм”  дип аталган презентация тәкъдим иттеләр.Дипломнар,Рәхмәт хатлары, бүләкләр – чараның иң югары ноктасы булды.Соңыннан, чарада катнашучылар истәлеккә рәсемгә төштеләр.

20.05.2016
КФХ башлыгы Роберт Сибгатов Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылының Үзәк урамындагы күперне ремонтлауда ярдәм күрсәтте.


     

20.05.2016
20 нче май көнне Мәмәтхуҗа башлангыч мәктәбе һәм балалар бакчасы  матур гадәти булмаган табигать патшалыгына - урманга сәяхәт кылдылар.Бу урынга килүгә,уңай урын сайладылар.Игелекле күзләр белән  һәм сизгер йөрәк белән һәр матур чәчәкнең,һәр яфракның ,һәр кошның,һәр бөҗәкнең матурлыгын күрерләр. Алар чәчәкләр,агачлар  турында  шигырьләр, җырлар,табышмаклар һәм санамышлар искә төшерделәр.”Нәрсә күрәбез?”,”Ягымлы сүзләр” уеннарын уйнадылар.Саф һавада экскурсия пикник белән тәмамлана: бутербродлар белән яшелчәләр,җиләк-җимешләр. Балалар экскурсия истәлегенә  коры ботаклар,матур ташлар,гербарий өчен яфраклар җыялар. Укучылар  үз хисләрен, табигатькә мәхәббәтен рәсемнәрдә,табигый материаллардан ясалган кул эшләрен күрсәтерләр.

19.05.2016
Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре мәдәният йорты, китапханә биналары тирәсендә  жыештыру эшләре башкардылар: үләннәрне чаптылар, клумбаларны казып чәчәкләр утырттылар.


    
19.05.2016
Башкарма комитет һәм  почта хезмәткәрләре авылның административ бина тирәсен җыештырдылар,чәчәкләр утырту өчен клумбаларны казыдылар.

 
18.05.2016
Төзекләндерү һәм санитар-экологик чистарту икеайлыгы уңаеннан Яңа Рус Мəмəтхуҗа авыл җирлеге хезмəткəрлəре авыл җирлегенə беркетелгəн федераль юлга чүп җыярга чыкты.
 

 

17.05.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлеге башлыгы Владимир  Никитушкин Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин оешма җитәкчеләре белән оештырган чираттагы киңәшмәдә катнашты.Киңәшмәдә Рәсәйнең ЭЭМ муниципальара “Югары Ослан”бүлекчә җитәкчесе урынбасары Марсель Данилов оператив белешмә,2016 елның 1 кварталында башкарылган эш нәтиҗәләре,составында спирт булган эчемлекләрне  законсыз куллануны тыю,авылларда ирекле халык дружинасына гражданнарны җәлеп итү турында, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль- мәдәни сораулар буенча урынбасары  Гөлия Камалетдинова Җиңү көненә карата уздырылачак чаралар, 2016 елның 2 нче яртыеллыгына газета- журналларга язылу кампаниясе, иганәчелек, районда татар милли Сабантуй бәйрәмен уздыру турында;Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин районыбызның 85 еллыгы кысаларында оешма хезмәткәрләрен бүләкләүгә мәгълүмат җыю турында; Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, ЯКХ, элемтә буенча урынбасары Мунасипов Рәшид авылларда санитар-экологик җыештыру, тәртипкә салу буенча 2 айлыкта алып барылган эш турында, , административ беркетмәләр язу турында сөйләделәр.
Җаваплылырга йөкләмәләр  бирелде.

17.05.2016
Китапханə  һəм мəдəният йорты хезмəткəрлəре  урам яктан  мəдəният йортын  агарттылар.

17.05.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлеге башлыгы Владимир  Никитушкин Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов авыл җирлеге башлыклары белән булган киңәшмәдә катнашты. Сөләйманов И.- Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары авыл җирлеге башлыкларына законнарны дөрес кулланмаган очракта  җаваплылык турында кечкенә семнар уздырды.
Киңәшмәдә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урнбасары Осянин Сергей Виктор улы үзсалым,су белән тәэмин итүне лицензияләү, комиссия белән авыл җирлекләрен карап чыгу; Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Людмила Никитина 2015 ел өчен мөлкәт һәм мөлкәти характердагы керемнәр, чыгымнар турында белешмәләр бирү ; Югары Ослан муниципаль районының юридик бүлек җитәкчесе Надежда Пичугина Татарстан республикасы юстиция Министрлыгына башкарма производство турында законнар саклау, чиктәш җир участоклары чикләрен килештерү турында ММИ  җибәрү турында сөйләде.
Җаваплылыарга йөкләмәләр бирелде.

17.05.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗа авыл җирлеге башлыгы Владимир  Никитушкин һәм Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей  Осянин авыл җирлеге башлыклары белән оештырган киңәшмәдә катнаштылар.Бу очрашуда районда татар халкының милли бәйрәме  Сабантуйны оештыру һәм уздыру сораулары каралды.
17.05.2016ел.Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре урам яктан Мәдәният йорты һәм китапханә бинасын агарттылар.


 
17.05.2016
Рус Мәмәтхуҗасы авылыннан Рөстәм Каюмов Россия Армиясе сафларына китә.Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитушкин Рөстәмгә матур теләкләр теләде,ышанычны аклавына ышануын җиткерде.Егеткә исән- сау хезмәт итеп, арбызга әйләнеп кайтуын телик.


 
17.05.2016
“Урамнарны яктырту” максатчан программасы кысаларында Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылында яшәүчеләрнең тормышларын яхшыртуны күздә тотып авыл урамында 10 яктырткыч куелды һәм 3 км озынлыкта изоляцияләнгән тоташтыргыч сузылды.


 
17.05.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлегендә яшәүчеләр Референдум нәтиҗәләре буенча үзсалым барлыгы 107 мең сум акча җыерга тиешләр.17 майга 85 мең сум җыелган, бу бөтен сумманың 79,4% тәшкил итә.

12.05.2016
МО һәм Н РТның 581нче  боерыгы нигезендә 30нчы  мартында 2016      нчы елда “4 нче сыйныфлар да Бөтенроссия тикшерү эшләре сынап карау  гомуми белем бирү учреждениләре 2016 нчы елның май аенда” Мәмәтхуҗа башлангыч мәктәбендә  11 нче май көнне беренче бөтенроссия тикшерү эше рус теленнән диктант формасында узды. Укучылар  беренче өлешен эшләделәр,ә икенче өлеше 13 нче май көнне үтәчәк. 17 нче майда- математикадан,19 нчы май көнне  – әйләнә-тирә дөньядан узачак.

22.04.2016
Мәмәтхуҗа башлангыч мәктәбендә Тукай иҗатын өйрәнү буенча төрле чаралар үтеп тора. Тукай иҗаты буенча эшләнгән мультфильмнар һәм  видеофильм  карау оештырылды. Бу мультфильфнарны балалар бик яратып карыйлар.Укучылар шигырь бәйгесендә катнаштылар.  Мәктәптә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның  тууына 130 ел тулу уңаеннан күргәзмә оештырылды.

14.04.2016
14 нче апрель  көнне  “Мин татарча сөйләшәм!” республика конукрс-акциясе кысаларында, Мәмәтхуҗа башлангыч мәктәбенең  укучылары авыл кибетенә бардылар. Анда алар татар телендә аралаштылар һәм буклетлар тараттылар.Акциянең төп максаты- халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә сөйләшүгә өндәү.

12.04.2016

Космонавтика көне.
12 нче апрель көнне  Мәмәтхуҗа башлангыч мәктәбендә  космонавтик көненә “Космос - балалар күзләре белән” дигән рәсем күргәзмәсе оештырылды, аннары аның буенча интеллектуаль уен үтте. Уен барышында укучылар үзләренең  тапкырлыкларын, осталыкларын күрсәттеләр, шулай ук коллективта бергә эшләү нәтиҗәсендә җиңүгә омтылып үзләренә яңа белемнәр алдылар.

11.04.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның авыл җирлеге башлыклары белән оештырылган киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәдә ООО “Экоавтотрейд”вәкиле Елена Данилова тарифлар үсү турында сөйләде; Югары Ослан муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гɵлия Камалетдинова һәрбер авыл җирлеге буенча аерым-аерым җир биләмәләрен, чиркәү, мәчет биналарын кадастр исәпкә кую,имин булмаган гаиләләр белән башкарылган эшләр турында сөйләде; Югары Ослан муниципаль районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рəшит Губайдуллин язгы кыр эшләренә әзерлек турында сөйләде; төзелеш,ЯКХ бүлекчәсе җитәкчесе Алексей Московкин санитар чисталык буенча икеайлыкта эшләнәсе эшләр турында сөйләде; Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Серей Осянин су белән тәэмин итү һәм үзсалым акчаларын җыю турында сөйләде.
Җаваплыларга йөкләмәләр бирелде.


10.04.2016
Узган якшәмбедә Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында Югары Ослан муниципаль районының оешуына 85ел тулуга багышланган “Чын йөрәктән синең белән ,туган ягым” дип аталган очрашу булды.Бу чарага районыбызның яштие, тыл хезмәткәре Раиса Баранова, Мәмәтхуҗа һәм Макыл мәктәпләре укучылары чакырулы иде.Китапханәче Елена Седова Югары Ослан районының гербы һәм флагының мәгънәләрен сөйләде,районыбыз турында презентация күрсәтте. Раиса Баранова биографиясен сөйләде, сугыш елларына туры килгән бала чагы турында,мәктәптә укыткан еллары турында ,ул елларда мәктәптә укучылырның саны күп булуы, сыйныфларның  2гә- рус һәм татар сыйыфларына бүленүе турында бик кызыклы һәм эчтәлекле итеп сөйләде.Шулай ук чарада Мәмәтхуҗа авылы турында җирле шагыйрьләр: Николай Мякишев,Надежда Матвеева,Виктор Разумновның иҗат иткән шигырьләре зур сыйныф укучылары башкаруында яңгырады.Соңыннан Мәмәтхуҗа авылы турында презентация күрсәтелде.

 

07.04.2016
“Без хезмәткә һәм илне сакларга әзер!”акциясе.
7нче апрель көнне Мәмәтхуҗа башлангыч мәктәбендә бөтенроссия “Без хезмәткә һәм илне сакларга әзер!” акцииясе бик тиз һәм күңелле узды. Традицион  иртәнге зарядканы 4нче сыйныф укучылары уздырды. Бүген көн дәвамында сыйныфлар арасында спорт ярышлар, хәрәкәтчән уеннар,сәламәт яшәү рәвеше темасына әңгәмә үткәрелде. Әмма иң истә калырлык чара “Күңелле стартлар” уены үтте. Бу көнне катнашучылар һәм җанатарлар  зур ләззәт, яхшы кәеф һәм энергия алдылар.

06.04.2016
Мəмəтхуҗа авыл китапханəсендə китапханə мөдире Елена Седова бɵек татар шагыйре Габулла Тукайның 130 еллык юбилеена    багышлап «Поэт свободы и правды» китап күргəзмəсе оештырды.

05.04.2016
Бөек Җиңү көнен билгеләп үтү уңаеннан Башкарма комитет, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре  сугыш кырында һәлак булучылар һәйкәле янын җыештыру, төзекләндерү эшләрен дәвам итәләр. Бүген көздән калган яфракларны, чүп- чарны җыештырдылар.Алга таба да тирә -якны тәртипкә салу эшләре дәвам итәчәк.

05.04.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлегендә уздырылган Референдум нәтиҗәләре буенча 15нче марттан 4 нче апрельгә кадәр 63 кеше үзсалым түләде, бу шушы территориядә яшәүчеләрнең 34,7% тәшкил итә.

   

05.04.2016
Бɵек җиңүнең 71 елллыгы уңаеннан Башкарма комитеты һəм мəдəният  хезмəткəрлəре сугыш кырларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә  куелган һәйкәл  янын   чүплəрдəн чистарттылар.

01.04.2016
Мəмəтхуҗа авыл мəдəният йортында ,1 апрель  кɵнне сəнгать җитəкчесе Татьяна Никитушкина  авыл яшлəре белəн  кɵлке кɵненə багышлап күңел ачу кичəсе үткəрде.

01.04.2016
Бөтен илебез тиздән Бөек Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә.Мәдәният,китапханә хезмәткәрләре бүгеннән үк  һәйкәл яннарын тәртипкә салу , җыештыру эшләрен башладылар.Көздән утыртылган чәчәкләр бәйрәмгә чәчәк атсыннар өчен шул урыннардан кар җыештырдылар.

31.03.2016
Фельдшер Татьяна  Чукина  башлангыч белем бирү мəктəбе укучыларының башларын беттəн,тəннəрен кычыну авыруыннан тикшерде.

30.03.2016
«Бердəм Россия» Бɵтенроссия сəяси  партиясенең  Югары Ослан районы җирле бүлеге сəркəтибе  Марат Зиатдинов  Мансур Самигуллинга партиянең билетын тапшырды.Мансур Самигуллинны
« Бердəм Россия» партиясе  сафларына керүе белəн котлыйбыз.

30.03.2016
Мəмəтхуҗа авыл мəдəният йортында 30 март  кɵнне мәдәният йорты  идарəчесе Алефтина Саттарова .“Җир сәгате” акциясенә   багышлап мəктəп балалары белəн  əңгəмə үткəрде

30.03.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Матвеева Валентина һәм мулла Риф Хаҗиев Югары Ослан муниципаль районы  имамы белән оештырылган.  Түгәрәк өстәл утырышында катнаштылар.Утырышка террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе әгъзалары, Югары Ослан муниципаль районының мәчетләре имамнары, авыл җирлеге башлыклары һәм оешма җитәкчеләре чакыулы иде.Шулай ук утырышта  дини берләшмәләр белән элемтә идарәсе Департаментының  Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча баш киңәшчесе Газизянов Альберт Рузалин улы һәм район прокуроры Егоров Василий Иван улы катнаштылар.Түбәндәге сораулар каралды:
- Югары Ослан муниципаль районында мөселман дини оешмаларның эшчәнлеге закон таләпләренә туры килүе турында;
- Дини экстремизм һәм радикализм күренешләренә профилактика эшләре.Югары Ослан муниципаль районында конфессияара мөнәсәбәтләргә анализ. Дини радикализмга каршы тору буенча төгәл чаралар булдыру.
- Югары Ослан муниципаль районы мөстәхибенең 2015 елдагы эшчәнлегенә хисабы һәм Югары Ослан муниципаль районында  дини экстремизмга каршы эшчәнлеккә чаралар турында. Дини учреждениеләрнең проблемалары һәм актуаль мәсьәләләр буенча эшчәнлеге.

29.03.2016
Мəмəтхуҗа авыл китапханəсендə китапханə мөдире Елена Седова кɵлке  көненə багышлап «По морю Смеха, под флагом Улыбки»
 китап күргəзмəсе оештырды.

28.03.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева һәм Башкарма комитет сәркатибе Венера КамалетдиноваЮгары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов оешма җитәкчеләре белән оештырган киңәшмәдә катнаштылар. Киңәшмәдә Рәсәй ЭЭМ  муниципальара “Югары Ослан” муниципальара бүлекчә башлыгы урынбасары Арефьев Д.оператив сводка буенча, ИХД кизторуы турында,балигъ булмаган яшьүсмерләр арасында урамда һәм җәмәгать урыннарында җинаять эшләрен булдырмау профилактикасы турында чыгыш ясады; Мунасипов Р.- Югары ослан муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш,ЯКХ, энергетика буенча җитәкчесе урынбасары күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләмәүчеләр белән алып барылган эш турында, район территориясендә җыештыру, тәртипкә салу буенча икеайлыкны уздыру турында, квартал саен энергокүрсәткечләр буеча мәгълүмат бирү турында; Загидуллин Ф.- Югары Ослан районы буенча газ белән тәэмин итү оешмасы җитәкчесе 2016 елның гыйнвар-февраль айларында халыктан килгән сорауларны үтәү турында; Цыганова Л.- Югары Ослан авылындагы Свято-Николо- Ильин чиркәвен ремонтлау турында сөйләде.
Җавалыларга йөкләмәләр бирелде.

28.03.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге буенча хәрби исәпкә алу буенча җаваплы Венера Камалетдиновага авыл җирлекләре арасында 2015 елда хәрби исәпкә алу буенча оештырылган бәйгедә катнашып бернче урынны яулаганы өчен Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хакимзянов Мактау Грамотасы тапшырды.

28.03.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов авыл җирлекләре башлыклары белән оештырган киңәшмәдә катнашты.Киңәшмәдә  Югары Ослан муниципаль районы буенча янгын чыгу куркынычсызлыгы җитәкчесе Әнәс Садыков авыл җирлекләрендә янгын чыгу куркынычсызлыгы торышы турында;  Югары Ослан муниципаль районы буенча авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рәшит Гобәйдуллин ТР бюдңетыннан ЛПХ программасын хуплау турында; Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин авыл җирлекләрендә  үзсалым акчаларын җыю, су белән тәэмин итүне лицензияләү турында, 2016 елның 1 кварталына йомгак ясау буенча авыл җирлекләрендә утырышлар уздыру турында сөйләделәр.
Җаваплылыарга йөкләмәләр бирелде.

24.03.2016
Музей буенча экскурсия.
24 нче март көнне  Мәмәтхуҗа башлангыч мәктәбе укучылары мәктәп музеена сәяхәт кылдылар. Балаларны музей эчендәге үзенчәлекле хәл бик кызыксыну уятты. Светлана Цветкова балаларга мәдәният белән таныштырды һәм  туган якның тарихы турында сөйләде. Шулай ук күренекле һәм атаклы кешеләр белән таныштырды. Алар үз җирләрендәге эз калдырган. Шунысы  мөһим: балалар үз күзләре белән экспонатларны күрделәр,тарих аша дәреслек буенча түгел, ә чынбарлыкта танышу....
Музей педагогикасы укучыларны халык  көнкүренеш белән мәхәббәт тәрбияли һәм үстерергә мөмкинлек бирә.Укучыларда ил тарихына ихтирам, хөрмәт хисен үстерә.

23.03.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның авыл җирлеге башлыклары белән оештырган киңәшмәсендә катнашты.
Киңәшмәдә Югары Ослан муниципаль районының Финанс Бюджет Палатасы җитәкчесе урынбасары Елена Колесова авыл җирлекләренең 2016 елның 1нче кварталы бюджетын үтәүләре турында  чыгыш ясады; Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин Рәсәй Федерациясенең Хөкүмәт Думасына сайлауларга әзерлек турында, “Бердәм Рәсәй” иҗтимагый партиясенең  Югары Ослан бүлекчәсе башкарма комитет җитәкчесе Фәридә Янтыкова праймериз турында сөйләде.Шулай ук үзсалым һәм хуҗалык алресларын яңарту турында сораулар каралды.Җаваплыларга йөкләмәләр бирелде.

23.03.2016
Район мәдәният йортында Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган чара булды.Бу бәйрәм белән чын күңелдән барлык күңел ачу оешмалары, музей, китапханә, балалар сәнгать мәктәпләре хезмәткәрләрен котлыйбыз. Барысына да нык сәламәтлек, кешеләргә күтәренке күңел бүләк итүләрен дәвам итеп, аларга иҗади уңышлар телибез.Районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Марина Назарова мәдәниятта актив булучыларга һәм актив катнашкан авыл җирлекләре башлыкларына рәхмәтен җиткерде.Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеевага Югары Ослан мәдәниятын үстерүдә актив катнашуы, шәхси көч керткәне өчен  Рәхмәт хаты тапшырылды.
Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хакимзянов мәдәният өлкәсендә башкарган эшләре өчен Мәмәтхуҗа мәдәният йорты җитәкчесе Алефтина Саттаровага Рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Марина Назарова мәдәният өлкәсендә актив эш алып барганы өчен Мәмәтхуҗа мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Татьяна Никитушкинага Рәхмәт хаты тапшырды.
 


22.03.2016
6нчы мартта Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлегендә үзсалым кертү һәм куллану соравы буенча референдум булды.2016нчы елның 22нче мартына 52 кеше 25250 сум күләмендә үзсалым түләде, бу планлаштырган сумманың 20,97% тәшкил итә.

22.03.2016    
Үткәннән бүгенгә кадәрге юл.
“Үткәннән бүгенгә   кадәрге юл “   исеме астында туган як буенча тарих сәяхәт уздырылды. Мәмәтхуҗа башлангыч мәктәбе укучылары Югары Ослан районының  85 еллыгы  кысаларында  бәйрәмендә катнаштылар.Балалар туган якның тарихын ,мәдәни традицияләре белән таныштылар. Авылның исемен барлыкка килүе, аның  тарихы турында сөйләделәр. Күп шигырьләр сөйләделәр, ә 4нче сыйныф укучылары ” Минем туган авылым” турында инша яздылар. Цветкова С.В. балаларга кайда гына булмасалар, үз районнарын, үз авылларын, кайда туып үскән җирен онытмауларын теләде. Укучылар игътибар белән тыңладылар һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр.

19.03.2016е
Узган шимбәдә Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында пайчылар җыены булды. Җыенда төп сорау – пай җирләрен арендага бирү һәм аның шартлары каралды.
   
19.03.2016
Узган шимбәдә Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында Мәмәтхуҗа авыл җирлеге депутатлары белән очрашу булды.Участок сайлау комиссиясе рәисе Лариса Бахтиозина узган референдум нәтиҗәләре  белән очрашуда катнашучыларны таныштырды.Үзсалым буенча җыелган акчаларны тиешле итеп тоту һәм исәптә тоту комиссиясе сайланды.Аның составына Ризидә Сибгатуллина, Әлфинур Зайдуллина, Нурия Саттарова, Наталья Федотова билгеләнделәр.

19.03.2016
Ел саен Бөтендөнья табигатьне саклау фонды инициативасы белән уздырыла торган энергия һәм ресурсларны саклау  акциясе Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлегендә булды.“Җир сәгате” акциясенә ярдәм итү йөзеннән кичке сәгать тугызынчы яртыдан  унынчы яртыга кадәр 1 сәгать дәвамында Башкарма комитетның административ бинасында электр уты сүндерелде.

19.03.2016
Мартның кызган чагы. Өченче чирек бетте. Ул бик авыр һәм озын булды. Малайлар һәм кызлар йомгаклау сыйныф сәгатендә өченче чирекнең иң истәлекле мизгелләрне  искә алдылар.  Алар бик күп булдылар.Һәр укучы үз шәхси нәтиҗәсен чыгарды. Барлык укучылар йомгаклау бәяләү билгеләрен алдылар һәм үзләренең уңышларын, кайгыларын сөйләрләр. Һәркем үзенең төп эшенә укуга җаваплы карады.     Һәр укучы  каникулны ничек файдалы үткәрәчәген билгеләде.

14.03.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  оешма җитәкчеләре белән оештырылган чираттагы киңәшмәсендә катнашты.
Утырышта оператив сводка,ХД кизү торуы турында Рәсәйнең ЭЭМ “Югары Ослан” бүлекчәсе җитәкчесе Галлямов А., Югары Ослан муниципаль районында Бөтенрәсәй авыл хуҗалыгы буенча исәпкә алуга әзерлек эшләре барышы һәм авыл җирлекләренең хуҗалык адреслау буенча ничек эш алып барулары турында Григорьева З.,   Югары Ослан муниципаль районы буенча  информатизация  бүлеге җитәкчесе Савичев А. район оешмаларының муниципаль район сайтына яңалыклар бирүләре турында,Югары Ослан авылында Свято-Николо Ильин чиркәвендәге ремонт эшләре турында Цыганова Л. чыгыш ясадылар.Җаваплыларга йөкләмәләр бирелде.
14.03.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева һәм район Советы депутаты Алевтина Саттарова район Советының өченче чакырылышының чираттагы тугызынчы утырышында катнаштылар.Утырыш район Советы рәисе, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә узды.Татарстан Җөмһүриятенең хөкүмәт Советы думасы депутаты Александр Черемнов һәм Халил Гиниятов катнаштылар. Утырышта бик күп сораулар каралды.Совет утырышы ахырында Марат Зиатдинов  Татарстан Җөмһүриятенең хөкүмәт Советы думасы депутаты Алексапндр Черемновка күп сорауларда ярдәм итүе өчен рәхмәтен белдерде һәм Татарстан Җөмһүриятенең Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды.
 
14.03.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Валнентина Матвеева Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов авыл җирлеге башлыклары белән булган чираттагы киңәшмәдә катнашты.Киңәшмәдә түбәндәге сораулар каралды:
1.Авыл җирлекләрендә уздырылган референдум нәтиҗәләре турында.
2.Авыл җирлекләрендә су белән тәэмин итү турында.
Җаваплылырга йөкләмәләр бирелде.

11.03.2016
Мəмəтхуҗа авыл китапханəсендə китапханə мөдире Елена Седова «Библиотека и читатель: лицом к лицу» дип атап стенд ясады.
 

10.03.2016
«Кириллица» ярышы өчен бүләкләр.
МБББУ“Мәмәтхуҗа башлангыч гомуми белем бирү  мәктәбе”  укучылары   рус теле фәне буенча узган   халыкара «Кириллица» ярышында  каташканга бүләкләр алдылар. Каюмова Әлинә, Егорова Мария- 1 нче дәрәҗәдәге диплом, Николаева Анна, Никитушкин Кирилл, Сибгатова Лейля- 2 нче дәрәҗәдәге  диплом, Николаева Ангелина- 3 нче дәрәҗәдәге  дипломга ия булдылар.

10.03.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева һәм Мәмәтхуҗа  ветераннарының беренчел оешмасы рәисе Наталья Федотова Корнилова Галина Иван кызын 80 яшьлек юбилее белән котладылар.Чын күңелләреннән нык сәламәтлек, озын гомер,туган- тумачаларының исән- сау булуларын, якыннарының шатландырып торуларын, кайгы- хәсрәтнең читләтеп узуын теләделәр!  

09.03.2016
6нчы март көнне Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлегендә үзсалым кертү һәм куллану турында референдум булды. Референдум булды дип танылды.Сайлау участогына килгән 187сайлаучының 141е уңай
тавыш бирделәр, бу 75,4% тәшкил итә.Сайлау участогына килеп , үз тавышларын биргән барлык сайлаучыларга бик зур рәхмәт!

08.03.2016
Мəмəтхуҗа авыл мəдəният йортында  халык-ара хатын –кызлар кɵненə багышлап,бəйрəм табыны əзерлəп,  кичə уздырдылар. Сəнгать җитəкчесе Татьяна Никитушкина күңелле һəм кызык конкурслар,уеннар үткəрде.
 

04.03.2016
Мəмəтхуҗа авыл китапханəсендə китапханə мөдире Елена Седова Халык-ара хатын-кызлар  көненə багышлап « В этот день весной согретой, все цветы, улыбки Вам »  китап күргəзмəсе оештырды.

04.03.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева  авыл җирлеге тирәлегендә булган хатын-кыз коллективларын Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.Барысына да  ныклы сәламәтлек,эшләрендә һәм тормышларында зур уңышлар,гаилә бәхете,туган-тумачалар белән дус,тату яшәүләрен теләде.
Үз чиратларында коллективлар да Валентина Матвееваны киләсе бәйрәм  белән котладылар.Эшендә, тормышында зур уңышлар,матур киләчәк теләделәр.

02.03.2016
Мәдәният  һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре авыл җирлегендә яшәүчеләргә “ Безнең авыл җирлегендә яшәүче һәм референдумда катнашырга хокукы булган һәрбер кешедән 500 сум үзсалым кертүгә ризалыгыгызны белдерүегез һәм җыелган акчалар авыл җирлеге тирәлегендә башкарылган эшләргә тотылуы турында” референдумында катнашырга чакыру кәгазьләре тараттылар.

01.03.2016
2000 елның 1 марты Чечня республикасында батырларча һəлак булган десантларны искə алу кɵне, шул уңайдан Мəмəтхуҗа авыл мəдəният йорты сəнгать җитəкчесе Татьяна Никитушкина укучылар белəн  əңгəмə үткəрде.

01.03.2016
Хөрмәтле авылдашлар! 2016нчы елның 6нчы мартында иртәнге сәгать 7 дән кичке 8гә кадәр Яңа Рус Мәмәтхуҗасы  авыл җирлегендә уздырыла торган “Безнең авыл җирлегендә яшәүче һәм референдумда катнашырга хокукы булган һәрбер кешедән 500 сум үзсалым кертүгә ризалыгыгызны белдерүегез турында”куелган сорау буенча референдумда катнашырга чакырабыз. Җыелган акчалар нинди эшләргә тотылачак:- Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлегендә булган халыкны су белән тәэмин итү системасын тәртипкә салуга 126 000 сум; 3 су алу скважинасының тирәлеген 540 метр озынлыгында  тотып алу,3 су алу скважинасын буяу, 60 метр озынлыгында электр тоташтыргычын алмаштыру, 9 су алу башнясын беркетү чыбыкларын алмаштыру,1500 метр озынлыгында өлешчә су үткәрү трубаларын алмаштыруга.
Тавыш бирү Рус Мәмәтхуҗасы авылы, Дорожная урамы,1 нче номерлы йортта урнашкан 1274 номерлы сайлау участогында булачак.
Үзегез белән паспортыгыз булуы да сорала.Ниндидер сәбәпләр буенча сайлау участогына килә алмасагыз язмача яки телдән гаризагыз сайлау комиссиясенә тапшырылырга яки 33-6-31 телефоны аша 2016 нчы елның 26 февраленнән 6 нчы мартына көндезге сәгатъ 2 гә кадәр тапшырылырга тиеш. 

29.02.2016
Югары Ослан үзəк китапханəсендə «Информационные ресурсы библиотеки в помощь историко-краеведческой работе»   дип атап семинар дəрес үткəрделəр. Бу семинарда  Мəмəтхуҗа китапханə мөдире Елена Седовада катнашты.

29.02.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеше башлыгы Валентина Матвеева “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашты.Көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды:
- оператив сводка;
-“Стационар булмаган сәүдә объектларында этил спирты җитештерү һәм этил спиртлы продукция,сыра сатуны тыю һәм Дәүләти җайга салу турында”гы Федераль Законның үтәлеше турында;
-ИХД кизү торуы турында;
-террор һәм экстремист характерындагы күренешләрне булдырмау чаралары турында;
-урамда һәм җәмәгать урыннарында балигъ булмаган яшьъсмерләр арасында җинаять эшләрен булдырмау профилактика чаралары;
-“Югары Ослан муниципаль районының 2015 елда социаль – икътисади үсешенә йомгаклау һәм 2016 елга бурычлар”гарайон Башкарма комитетының йомгаклау  утырышы турында;
-дәүләт хезмәтләре порталы аша торак –коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр турында;
- 2016 елның 2нче яртыеллыгында периодик мәтбугатька язылу турында;
-“Яңарыш”фондына акча җыю турында;
-  Югары Ослан авылындагы Изге- Николо –Ильин чиркәвенә хәйрия җыю чаралары турында;    
Киңәшмә ахырында җаваплыларга йөкләмәләр бирелде.

29.02.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева һәм Башкарма комитет сәркатибе Венера Камалетдиновакерем һәм чыгым турында , мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы белешмә формаларын дөрес тутыру һәм дөрес мәгълүмат бирү турындагы уку-укыту семинарында катнаштылар.Семинар эшендә районның авыл җирлеге башлыклары һәм Башкарма комитет сәркатибләре катнашты.Семинарда катнашучылар коррупциягә каршы көрәш законындагы үзгәрешләр турында мәгълъмат алдылар, белешмәләрне дөрес итеп тутырырга өйрәнделәр,мәгълүматны дөрес итеп тиешле вакытында бирелүенең җаваплы һәм мөһим икәненә  дә төшенделәр. Бу семинар коррупциягә каршы эшчәнлекне тормышка ашыру рамкасыда оештырылды.

26.02.2016
Татар Мәмәтхуҗасы авылында халык җыены булып узды. Көн тәртибендә авыл җирлегендә яшәүче референдумда катнашырга хокукы булган һәр кешедән 500 сум күләмендә үзсалым җыю һәм җыелган акчаны авыл җирлегендә уздырыла торган эшкә тоту буенча референдум уздыру турындагы сорау булды.Җыелган акчалар нинди эшләргә тотылачак:
- Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлегендә булган халыкны су белән тәэмин итү системасын тәртипкә салуга 126 000 сум; 3 су алу скважинасының тирәлеген 540 метр озынлыгында  тотып алу,3 су алу скважинасын буяу, 60 метр озынлыгында электр тоташтыргычын алмаштыру, 9 су алу башнясын беркетү чыбыкларын алмаштыру,1500 метр озынлыгында өлешчә су үткәрү трубаларын алмаштыру.
Авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева җыенда катнашучы ларның сорауларына җавап бирде һәм 6 нчы март көнне авыл мәдәният йортында буласы референдумда катнашырга чакырды.

24.02.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы активы Район Советының  чираттагы сигзенче утырышында катнашты.Көн тәртибенәдә бер сорау  2015нче елда җәмгыяви-икътисадый үсешкә йомгак ясалды һәм 2016нчы елга бурычлар куелды.Утырышта ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов,Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зыятдинов,район башлыгы урынбасары Сергей Осянин,район Советының депутатлар корпусы, шулай ук шәһәр төзүче предприятие җитәкчеләре катнашты.Район башлыгы Марат Зыятдинов узган елда эшләнгән эшләргә саннар ярдәмендә йомгак ясады һәм 2016 елган куелган бурычлар турында сөйләде,чыгышының ахырында 2015 елда беренче чиратта район халкының тормышын яхшырту буенча зур масштаблы эшләр башкарылуы турында әйтте. «Бернинди авырлыкларга ,кыенлыкларга карамыйча, экономик үсештәге территория булып , уңайлы тормыш һәм социаль иминлектә яшәп, алга таба да Югары Ослан муниципаль район территориясендә социаль икътисади һәм социаль-сәяси тотрыклылыкны  саклап кала алсак иде” дип чыгышына йомгак ясады.
Шулай ук Соболевской авыл җирлеге башлыгы Ольга Майорова, «Таткрахмалпатока» ААҖ нең Генераль директоры Альберт Прокофьев, район прокуроры Василий Егоров чыгыш ясадылар.Соңыннан ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов рәсәй һәм җөмһүрият бүләкләре тапшырды.

22.02.2016
Ватанны саклаучылар көне.
22 нче көнне Мәмәтхуҗа башлангыч мәктәбе һәм балалар бакчасы әтиләр һәм бабайларны  “Ватанны саклаучылар көне” бәйрәменә чакырдылар. Бәйрәмнең максаты- мәктәпкәчә яшьтәге балаларда ватанпәрвәрек хисен тәрбияләү, үз армиясе өчен  горурлык хисе   тәрбияләү, көчле, кыю россия сугышчысына ошау   теләге уяту. Балалар шигырләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, 1нче сыйныф укучылары “Ир белән гармун” биюен биеделәр. Бәйрәмгә Убырлы карчык үзенең сеңлеләре белән кунакка килгән. Алар “Иң яхшы балыкчы”, ”Иң төз” конкурслары белән бәйрәмне дәвам иттеләр. Балалар һәм ата-аналар кызыксынып конкурсларда катнаштылар. Чара изгелекле атмосферада үтте. Соңыннан барлык әтиләрне, бабайларны, малайларны чәй табыны артында бәйрәм белән котладылар. Чын  ир-егетләр -Ватанны саклаучылар бәйрәм белән!

20.02.2015
Мəмəтхуҗа авыл китапханəсендə  китапханə мɵдире Елена “Ватанны саклаучылар көне” бәйрәме уңаеннан «Отцов в строю сменяют сыновья»дип атап китап күргəзмəсе оештырды.

19.02.2016
Су алу башняларын лицензияләү өчен кирәкле техник документларны әзерләү эшләре бара.БТИ хезмәткәрләре үлчәү эшләре башкардылар.

19.02.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева уллары хәрби хезмәттә булган аналарны Надежда Никитушкина һәм Айсылу Галееваны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.Ватаныбызга, туган авылыбызга тугрылыклы,хөрмәткә лаеклы булган балалар үстергәннәре өчен аналарга зур рәхмәтләрен җиткерде.Галеев Фәнил  хәрби хезмәтен Пенза өлкәсендә,ә Никитушкин Олег Марий җөмһүриятендә уза.


17.02.2016
РФ «Җир асты байлыклары» турындагы Закон 1992 елның февраль аенда кабул ителгән иде, 2015 елда кертелгән үзгәрешләр 2016 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелде.Шул Закон нигезендә ТР табигый байлыклар һәм экология министрлыгы  Югары Ослан муниципаль районында су алу буенча лицензияләү уздыру турында график төзегән.Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлегендә өч су алу башняларына техник документация әзерләү эшләре башланды.

17.02.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы башлыгы Валентина Матвеева граңданнарны кабул итү уздырды. Киләчәк үзсалым турында 2 кеше кабул ителде.Мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм әңгәмә вакытында аңлатмалар бирелде.

17.02.2016
Мəмəтхуҗа авыл китапханəсендə  китапханə мɵдире Елена Седова балалар шагыйре  Агния Бартоның тууына 110 яшь уңаеннан «Лукошко стишков»дип атап китап күргəзмəсе оештырды.

15.02.2016
Башкарма комитет сәркатибе Венера Камалетдинова Югары Ослан муниципаль  районы башлыгы Марат Зиатдиновның оешма җитәкчеләре белән булган  “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәдә Россия Эчке эшләр министрлыгының “Югары Ослан”бүлекчәсе җитәкчесенең урынбасары Марсель Данилов оператив белешмә, Ирекле Халык Дружинасының кизү торуы, террорчылык һәм экстремистчылык характерындагы күренешләрне булдырмау турында,балигъ булмаган үсмерләрнең урамда һәм җәмәгать урыннарында тәртип саклау буенча профилактик чаралар турында;Гɵлсылу Гильмуллина - Дәүләт теркәве Федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе ТРның кадастр һәм картография буенча ведомствоара сорауларын башкару турында сөйләде; Сергей Осянин -Югары Ослан муниципаль районының башлыгы урынбасары 2016 елның гыйнвар-февральайларында авыл җирлекләрендә уздырылган җыеннарга йомгаклау ясады; Людмила Спирина -Югары Ослан муниципаль районының Башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе авыл җирлекләренең, район оешмаларының  архив документларын Башкарма комитетның архив бүлегенә тапшырулары турында сөйләде;Александр Федотов - яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Югары Ослан муниципаль районының учреждениеләре,оешмалары, авыл җирлекләре арасында уздырылган районның 5нче Спартакиадасына йомгаклау ясады.Татарстан Республикасы  муниципаль берәмлекләр арасында оештырган сайтлар бәйгесендә  район сайтына оешмаларның мәгълүмат урнаштырулары турында Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов чыгыш ясады.

15.02.2016
Башкарма комитет сәркатибе Венера Камалетдинова Югары Ослан муниципаль  районы башлыгы Марат Зиатдиновның  авыл җирлекләре башлыклары белән уздырылган киңәшмәдә катнашты.Киңәшмәдә Югары Ослан муниципаль районы буенча хәрби комиссариат җитәкчесе Рɵстəм Шакиров ” Көз- 2015” чакырылышына йомгак ясады һәм 2016 елга куелган бурычлар турында сөйләде; Елена Колесова - Финанс-бюджет Палатасы рәисе урынбасары теркәү турында акчалата таләпләрен программалы комплексында;Сергей Осянин - Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары уздырылган җыеннарга анализ һәм авыл җирлеге Башкарма комитетларының 2015 елда башкарылган эшләренә нәтиҗә ясап 2016 елга куелган бурычлар турында һәм Югары Ослан районының 85 еллыгы рамкасында авыл җирлегендә ункөнлеге уздыру турында сөйләде;  Рəшит Гɵбəйдуллин- Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы идарәсе һәм азык-төлек министрлыгының Югары Ослан районы идарә башлыгы бюджет хакына авыл халкына  яшелчә орлыкларыбүлеп бирү турында сөйләде.

    
15.02.2016
Башкарма комитет сәркатибе Венера Камалетдинова авыл җирлеге башлыклары өчен оештырылган уку- укыту семинарында катнашты. Төрле сораулар каралды:
1.Күчемсез милек объектларын рәсмиләштерү буенча йөкләмәләрнең үтәлеше  турында (хуҗасызлык милкенә салым).
2. Авыл җирлекләре вәкаләтләрен Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитетына тапшыру турында.
3. Әзерләү турында һәм оформлении җир участоклары чикләре Торак пункт һәм торак пункттан читтә булган җир участоклары чикләрен рәсмиләштерү турында.

15.02.2016
Югары Ослан муниципаль районы буенча хәрби комиссариат җитәкчесе Рɵстəм Шакиров  Башкарма комитет сәркатибе Венера Камалетдиновага контракт буенча хәрби хезмәткә баручыларны барлау буенча югары күрсәткечләргә ирешкәне,хезмәт вазыйфаларын тиешле дәрәҗәдә башкарганы өчен мактау грамотасы һәм бүләк тапшырды.

11.02.2016
Мәмәтхуҗа башлангыч мәктәбе укучылары рус теленнән    «Кириллица» Халыкара конкурсында  катнаштылар. Конкурсның максаты һәм бурычлары: укучыларны дөнья  мәдәниятендәге  иң бөек телләрнең берсе - рус теленә мәхәббәт тәрбияләү, сүзләргә  карата  игътибарлы,  дөрес  итеп әйтергә өйрәтү. Һәр бала үзен сынады, яшьтәшләре белән ярышты. Яхшы нәтиҗәләр көтеп калабыз.

10.02.2016
Мәмәтхуҗа авыл китапханәсенең  мөдире  һәм  татар теле укытучысы Гордеева Миләүшә Миннулла кызы  белән  берлектә, башлангыч сыйныф  укучылар белән  татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына  - 110 ел тулу уңаеннан, “Җыр  өйрәтте мине хөр яшәргә ..” дип  исемләнгән  нәфис сүз остасы бәйгесе уздырдылар. Кичә  башында китапханәче  презентация  ярдәмендә  шагыйрьнең  тормыш юлы, гаиләсе  һәм батырлыклары турында сөйләде.Аннары шагыйрьнең  рус  һәм татар  телләрендә шигырьләре яңгырады: ”Йолдыз”, “Чишмә” ,”Кызыма”(бишек җыры),”Карак песи”,”Әтәч”, Маэмай”. Иң яхшы сөйләүчеләр мактаулы грамоталар  һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр: икенче сыйныф укучысы Мария  Егорова, беренче сыйныф укучылары Кирилл  Никитушкин,  Ләйлә Сибгатова. Калган  катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырдылар.

10.02.2016
Башкарма комитет сәркатибе Венера Камалетдинова Югары Ослан хәрби комиссариат бүлеге белән исәпкә алу карточкалары буенча барлау  уздырды. Мәмәтхуҗа авыл җирлеге буенча  запаста 65 кеше,14 призывник , шуларның 2 се Рәсәй армиясендә хәрби хезмәттә.
 

09.02.2016
Башкарма комитет сәркатибе Венера Камалетдинова авыл җирлекләре хезмәткәрләре өчен оештырылган хәрби исәпкә алу эше буенча Татарстан хәрби комиссариаты вәкиле Ширягин Н.В.белән очрашуда катнашты.
Очрашуның максаты-  контракт буенча хезмәт итү.Бу очрашуга контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр чакырылган иде.Әңгәмә барышында Ширягин Н.В. кызыксындырган сорауларга җаваплар, киңәшләр бирде һәм “Контракт буенча хәрби хезмәт.100 сорау һәм җавап”җыентыгы белән танышырга тәкъдим итте.


08.12.2016
Югары Ослан  муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин рәислек иткән Рус Макылы авылында уздырылган авыл җирлекләре башлыклары катнашындагы киңәшмәдә Башкарма комитет сәркатибе Венера Камалетдинова да катнашты. Киңәшмәдә су белән тәэмин итү буенча финанс- хуҗалык эшчәнлек каралды.

02.02.2016
Авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева, ветераннар оешмасы  җитәкчесе Наталья Федотова Зəйтүнə Саттарованы  80 яшьлек юбилее белəн котладылар.Тәбрикләүләрдә иң җылы сүзләр əйтелде.Үз чиратында юбиляр кунакларга зурлап килүләренә зур рәхмәтен белдерде.

01.02.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Матвеева Валентина  Югары Ослан муниципаль районының башлыгы Марат Зиатдиновның оешма җитәкчеләре белән булган чираттагы киңәшмәсендә катнашты.
Рәсәйнең ЭЭМ муниципальара бүлекчә җитәкчесе урынбасары Марсель Данилов оператив белешмә турында, ИХД кизү торуы турында, террорчылык һәм экстрмист характерындагы күренешләрне булдырмау чаралары турында, урамда һәм җәмәгать урыннарында балигъ булмаган яшьләр арасында җинаять эшләрен булдырмау турында; Югары Ослан муниципаль районы буенча хезмәт саклау вәкиле Виктор Постников 2015 елда Югары Ослан муниципаль районында җитештерү травмалары хәле һәм 2016 елгабурычлар турында;Югары Ослан муниципаль районының “Халык мәшгүллеге” җитәкчесе Мильямиль Сәгъдеев хезмәт базарында киерекелекнең түбәнәюе турында; Югары Ослан районының башлыгы урынбасары Сергей Осянин Югары Ослан районының 85еллыгына әзерлек эшләре турында сөйләделәр.Җаваплыларга йөкләмәләр бирелде.

01.02.2016
ңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева һәм район советы депутаты Алефтина Саттарова район Советының өченче чакырылышының чираттагы җиденче утырышында катнаштылар.Көн тәртибендә бик күп сораулар каралды.

 


 
01.02.2016
Мансур Самигуллин МТЗ-82 тракторында Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авылына юлны кардан киңәйтү эшләре башкарды.

28.01.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлегендә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, районның Башкарма комитеты һәм хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре катнашында халык җыены булып узды.
Авыл халкы һәм кунаклар алдында авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева чыгышында 2015 елда башкарылган эшләргә йомгак ясады һәм 2016 елга куелган бурычлар белән таныштырды.Валентина Матвеева  авыл Советы җирлеге тирәлегендә уздырылган төзекләндерү эшләре, су алу башняларын лицензияләү, су белән тәэмин итү һәм чүп чыгару өчен түләүләр турында сөйләде.Шулай ук участок вәкиле Линар Габдрахманов, Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова да чыгыш ясадылар.Җыен ахырында район башлыгы Марат Зиатдинов Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлегенең 2015 елда башкарган эшләренә нәтиҗә ясады һәм 2016 елга куелган бурычлар турында әйтеп китте.Авыл халкы җыенда активлык күрсəтте, үзләрен кызыксындырган сораулар белән җитәкчеләргә мөрәҗәгать иттеләр һәм җаваплар алдылар.

26.01.2016
Урманда  чаңгыда  йөрү.
Кыш – елның матур  фасылы! Урамда кар күп. Хәзер чанадан,боз өстеннән тимераякта шуарга,кардан сыннар ясарга була. Бу тагында бөтенесе генә түгел,кыш көне үзеңне нәрсә белән шөгыльләнеп була. Ел саен Мәмәтхуҗа башлангыч мәктәбенең балалары кышкы урманга чаңгы шуарга чыгалар.Урманның сихри табигатенә сокланмыйча булмый. Аның чиста саф һавасы кәефне күтәртә. Кышкы урманда укучыларга  кызыклы, күңелле һәм шатлыклы булды.

22.01.2016
Мəмəтхуҗа авыл китапханəсендə  китапханə мɵдире Елена Седова татр шагыйре Һади Такташның тууына 115 яшь уңаеннан “Бәхет эзләгәндә” дип атап китап күргəзмəсе оештырды.
 

21.01.2016
Мəмəтхуҗа авыл китапханəсендə  китапханə мɵдире Елена Седова Михаил Евграфович Салтыков – Щедринның тууына 190 яшь уңаеннан «Люблю Россию до боли сердечной»  дип атап китап күргəзмəсе оештырды.
 

20.01.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева 27нче гыйнварда авыл мәдәният йортында уздырылачак халык җыенын оештыру һәм уздырып җибәрү турында оешма җитәкчеләре белән эшлекле киңәшмә уздырды.


 
20.01.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева гражданнарны кабул итү уздырды, фельдшер булмаганда медицина хезмәте күрсәтү һәм белешмәләр алу турында 2 кеше кабул ителде.Барлык мөрәҗәгатьләр дә теркәлде һәм каралды,кайсы берләренә әңгәмә вакытында җаваплар да бирелде.
 


19.01.2016
Мəмəтхуҗа авыл китапханə мɵдире Елена Седова Качману бəйрəме уңаеннан «Православный путь» дигəн темага əңгəмə үткəрде.
 

19.01.2016
Хөрмәтле православие динен тотучылар!Сезне чын күңелдән иң зур бәйрәмебезнең берсе- Качману белән котлыйбыз!Бу көнне сезнең күңелләрегездә мәхәббәт һәм кичерүгә урын табылса иде!Изге су барлык авырлыклардан, борчулардан арындырса иде!Ходай Сезгә Яңа елда күңелегез ачыклыгын насыйп итсен!Бүгенге бәйрәмдә дусларыгыз, якыннарыгыз өчен ишекләрегез ачык булуын, һәрберсенә бәйрәм өстәле артында матур теләкләргә, яхшы сый- хөрмәткә урын табылуын телибез!

 

19.01.2016
Татарстан җөмһүрияте территориясендә һаман да көчле кар бураннары дәвам итә.Безнең  авыл үзидарә җирлеге белән Мансур Самигуллин арасында авыллар эчендә МТЗ-82 тракторы  белән кар җыештыру турында килешү төзелде. Бу көннәрдә кар җыештыру эшләре алып барыла.

18.01.2016
Мəмəтхуҗа авыл мəдəният йортында сəнгать җитəкчесе Татьяна Никитушкина югары сыйныф укучылары белəн «Раз в крещенский вечерок…» культура-агарту программасы   үткəрде.

18.01.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева организация һәм оешма җитәкчеләре  катнашында Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин уздырган  чираттагы “эшлекле дүшәмбе”киңәшмәсендә катнашты.
Марсель Данилов -Россиянең Эчке Эшләр Министерствосы  муниципальара “Югары Ослан” бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары оператив хәл, Ирекле Халык Дружинасы кизү торуы, террорчылык һәм экстремизм  характерындагы күренешләрне булдырмау чаралары,халыктан социаль урлауны булдырмау эшләре турында сөйләде; Олег Малинин - ООО “Таткомунэнерго” җитәкчесе урынбасары яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә Торак коммуналь хуҗалык эше турында чыгыш ясады; Линар Яруллин- Югары Ослан районында пенсия бүлекчәсе җитәкчесе һәм суд приставлары хезмәте бүлекчәсе җитәкчесе Мария Колюдаева- шәхси эшмәкәрләрнең Пенсия фондына әҗәтләрен бетерү буенча алып барыла торган эш турында; Гɵлия Камалетдинова - социаль –мәдәни сораулар буенча Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары күпбалалы гаиләләр, янгын куркынычсызлыгы буенча балигъ булмаган балалары булган уңышсыз гаиләләр патронажы,биналарны һәм корылмаларны яңа елга бизәү, Ирекле Халык Дружинасының яңа ел бәйрәмнәрендә кизү торуы турында чыгыш ясады.
Җаваплыларга йөкләмәләр бирелде.

18.01.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева һәм Башкарма комитет сәркатибе Венера Камалетдинова авыл җирлеге башлыклары һәм сәркатибләре катнашында уздырылган киңәшмәдә катнаштылар.
Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Сергей Осянин алып барды.Ул киңәшмәдә катнашучыларга авыл җирлекләренең перспектив үсеш планын тәкъдим итте; Советның юридик бүлекчәсе җитәкчесе Надежда Пичугина  законнарны гамәлгә ашыруны тәэмин итүче ТР муниципаль норматив хокукый актлар теркәү кенәгәсен оештыру һәм алып бару чаралары турында;җирле үзидарәдә эшләүче вазифаи зат өчен РФ субъектын( кешесен)васыятьнамәнене яки ышанычнамәне дәлилләп  наториаль палатага җибәрү тәртибен раслау турында; Айрат Шарафутдинов- Буа бүлекчәсенең “Энергосбыт ”оешмасы ААҖ “Татэнерго” Югары Ослан районының җитештерү участогы җитәкчесе эш дәверендә  ААҖ “Татэнерго” белән авыл җирлекләре арасында була торган проблемалар, 2015 елга йомгаклау ясады һәм 2016 елга куелган мәсьәләләр турында сөйләде; Фәнис Загидуллин -  Югары Ослан районының эксплуатацион газ хезмәте җитәкчесе яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә газ хезмәтенең эше турында хисап ясады, уңайлыклар тудырган өчен бурычлылар белән алып барылган эш турында сөйләде; Ольга Камалеева - Югары Ослан муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе энергетика һәм коммуналь инфраструктура объектларына милек теркәү хокукларын теркәү турында; Александр Федотов – Югары Ослан муниципаль районының Башкарма комитеты яшьләр һәм спорт бүлекчәсе җитәкчесе авыл җирлекләрендә кышкы спорт төрләрен оештыру турында сөйләде.Киңәшмә Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре арасында Җөмһүрият күләмендә оештырылган спартакиадада актив катнашып, гомумкоманда исәбендә 4нче урынны яулаган авыл җирлеге башлыкларын бүләкләү белән тәмамланды.

15.01.2016
Яңа рус Мәмәтхуҗасы үзидарә авыл җирлегендә 12нче январь көнне Советның чираттагы бишенче утырышы булды. Депутатлар авыл Советы җирлеге территориясендә урнашкан җирле халыкны су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү эшләре буенча референдум уздыру турында карар чыгардылар.Бу эш барлыгы  126000сумга  төшәчәк: 540 метр озынлыгында 3 су алу скважинасын киртәләп алу,3 су алу скважинасын буяу, 60 метр озынлыгындагы тоташтыручы электр үткәргечен алмаштыру, су башняларының 9 сузылучанлык беркеткечләрен алмаштыру, 1500 метр озынлыгында өлешчә су үткәргечләрне алмаштыру.
 

14.01.2016
Татарстан Җөмһүрияте  территориясендә көчле кар, бураннар булды. Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл үзидарәсенә караган авыллар урамнарын, авыллар араларын МТЗ-82 тракторында Мансур Самигуллин кардан арындыру эшләре алып бара.

13.01.2016
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл үзидарә җирлеге башлыгы Валентина Матвеева Рус Макылы авылында  Югары Ослан муниципаль район башлыгы урынбасары Сергей Осянин рәислек итеп, Югары Ослан муниципаль районының юридик бүлекчәсе җитәкчесе Надежда Пичугина һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында уздырылган киңәшмәдә катнашты.Бу киңәшмәдә  РФ законнар җыелмасына җавап бирерлек итеп җирле халыкны су белән тәэмин итүнең техник документациясен әзерләү турындагы сорау каралды.

13.01.2016
Рус Мəмəтхужасы авылында мəктəп балалары  мəдəният хезмəткəрлəре оештырган « Коляда, коляда, с Рождеством вас, господа!» дип аталган чарада катнаштылар.

 

12.01.2016
2016нчы елның 12 нче январенда Яңа Рус  Мәмәтхуҗасы үзидарә авыл җирлегендә Советның чираттагы бишенче утырышы булды.Утырышта авыл Советы җирлеге депутатлары, оешма җитәкчеләре, ветераннар оешмасы председателе катнашты.Совет утырышының көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды:
1. Яңа Рус  Мәмәтхуҗасы үзидарә авыл җирлегендә үзкапламны кертү һәм куллануны булдыру өчен референдум уздыру турында.
2.Халыктан үзкаплам халәтен,аны җыю һәм Татарстан Республикасының Югары Ослан муниципаль районының Яңа Рус  Мәмәтхуҗасы үзидарә авыл җирлегендә куллану тәртибен раслау турында.
Депутатлар бертавыштан халыктан үзкаплам халәтен,аны җыю һәм Татарстан Республикасының Югары Ослан муниципаль районының Яңа Рус  Мәмәтхуҗасы үзидарә авыл җирлегендә куллану тәртибен һәм шушы авыл җирлегендә яшәүче18 яше тулып узганнардан, референдумда катнашу- катнашмауларына карамастан  500 сум күләмендә үзкаплам җыюны  расладылар.Авыл җирлеге башкарма комитеты банк реквизитлары белән белешмә тарата һәм түләү тәртибе турында мәгълүмат бирә.Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар үзкаплам түләүдән азат ителәләр.50%лы ташлама белән Бөек Ватан сугышы ветераннары,1нче группа инвалидлар, күпбалалы гаиләләр, көндезге укуда булган студентлар кулланалар.

 

11.01.2016
12 январь кɵнне америка язучысы Джек Лондонга 140 яшь тула, шул уңайдан китапханə мɵдире Елена Седова  «Обитатель лунной долины»  дип атап  китап күргəзмəсе оештырды.
 

 
08.01.2016
Мəмəтхуҗа авыл китапханəсендə китапханə мɵдире Елена Седова  тыюлыклар  кɵненə багышлап«Здесь место особое, заповедное» дип атап китап күргəзмəсе ясады.

 

07.01.2016
7 декабрь кɵнне Мəмəтхуҗа авыл мəдəният йортында мəдəният хезмəткəрлəре Алефтина Саттарова һəм Татьяна Никитушкина   мəктəп балалары белəн «Рождественские встречи» дип атап күңелле, мавыктыргыч  чара үткəрделəр.
 

06.01.2016
Мəмəтхуҗа авыл китапханəсендə китапханə мɵдире Елена Седова  Рождество бəйрəменə багышлап балалар белəн бəйрəм үткəрде.

05.01.2016
Һəр елны Мəмəтхуҗа авыл китапханəсендə китапханə мɵдире Елена Седова  балалар ɵчен  «Снежная волшебная сказка зимы» дип  аталган   күңел ачу программасы  тɵзеп балалар белəн  тɵрле кызыклы уеннар уйнадылар.
 

05.01.2016
5 январь кɵнне сəнгать җитəкчесе  Татьяна Никитушкина  мəктəпкəчə яшьтəге балалар белəн  «Салкынның сəбəплəре» дип атап рəсем бəйгесе уздырды.  Балалар бик  матур  итеп кышкы бизəклəрне,əкият геройларының рəсемнəрен ясадылар.

04.01.2016
Мансур Самигуллин  үзенеӊ МТЗ-82  тракторы белəн Иске Рус Мәмәтхуҗасы, Яңа Рус Мәмәтхуҗасы   һәм Татар Мәмәтхуҗасы авылы урамнарын кардан чистартты.
 

03.01.2016
3 январь кɵнне сəнгать җитəкчесе  Татьяна Никитушкина мəктəп балалары һəм  студентлар белəн спорт мəйданында күңелле, мавыктыргыч уеннар уйнадылар. Саф һавада уйнау балаларга кɵч һəм дəрт бирде.

02.01.2016
2 январь кɵнне мəдəният йорты янында урнашкан спорт мəйданында мəдəният хезмəткəрлəре Алефтина Саттарова һəм Татьяна Никитушкина   мəктəп балалары белəн саф һавада «Сəламəт бул» дигəн девиз астында хəрəкəтле уеннар уйнадылар.

02.01.2016
Терроризм, экстремизм һәм милләтчелек куркынычсызлыгы буенча профилактика эшен эффектлы башкару өчен җәмәгатьчелек тарафыннан оештырылган кизү тору тыныч узды. Бу көнне Владимир Никитушкин, Алефтина Саттарова һәм Гɵльзия Мостафина кизү тордылар.

01.01.2016
Һəр елны гадəт буенча 1 январь кɵнне яңа елны каршылаганнан соң Мəмəтхуҗа авыл мəдəният йорты авыл халкы,кунаклар бəйрəм итсен ɵчен үзенең ишеклəрен «ача». Килгəн кунаклар барысыда яңа ел бал маскарадында катнаштылар.

Соңгы яңарту: 2017 елның 10 гыйнвары, 13:31

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International