Яңалыклар 2016

28.12.2016
Яңа ел бәйрәмнәре адыннан Яр буе Моркваш  авылы мәдәният йорты мөдире Самойленко Ирина һәм Яр буе Моркваш авыл китапханәчесе Прохорова Ильмира күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә үскән  һәм ятим балаларны Яңа ел белән котладылар һәр балага "тәмле бүләк" тапшырдылар. Бүләкләрне Яр буе Морквашы авыл җирлеге башкарма комитеты, безнең иганәчеләр һәм җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы Депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы әзерләделәр.
Мондый матур чараларны балалар түземсезлек белән көтәләр, алар Кыш бабай белән Кар Кызын каршылыйлар, шигырьләр өйрәнәләр.
Тагын бер кат балаларны Яңа Ел белән котлыйбыз!

24.12.2016
2016 елда Яр буе Морквашы авыл җирлеге территориясендә 16 бала туды: 9 кыз һәм 7 малай; 15 кеше үлде: 10 ир-ат һәм 5 хатын-кыз.

24.12.2016
Яр буе Моркваш авылында яшәүче шәхси эшмәкәр Зиһаншин Рәхилә Рафиковна, Яр буе Морквашы авыл җирлеге сәүдә объектлары булмаган торак пунктларында күямә сәүдә оыштырды.

24.12.2016
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан"Идел буе урманчылыгы"  оешмасы  Яр буе Моркваш авылында  чыршы агачларын сату   оештырды

24.11.2016
Уртак эш
24нче ноябрь көнне Вахитов авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре участковый полиция хезмәткәре Н.Е. Дергунов белән бергә очрашып терроризмга каршы һәм саклау куркынычсызлык чаралары буенча, авыл халкы белән уртак эш, кайбер мөһим һәм агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

11.11.2016
Безгә бүген аниматор килде, юллардагы куркынычсызлык турында сөйләде, уен формасында юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләде, балаларга фокуслар күрсәтте, кечкенә тамашачылар мактап туя алмаслык иде һәм рәхәтләнеп конкурсларда катнаштылар.

11.11.2016
Бүген,  8 нче ноябрьдә “Яр Буе Моркваш балалар бакчасы”нда “Дидактик уеннарның математик күренешен формалаштыруында роле” дип исемләнгән тәрбиячеләр район семинары үтте. Семинарның беренче бүлегендә, катнашучылар тәрбияче Махмадиева Зөлфия Нәис кызының “ Математика дөньясына сәяхәт” һәм тәрбияче Макарова Наталья Владимир кызының “Кечкенә тикшерүче” дип исемләнгән  уртак эшчәнлекләренә бәя бирделәр. Икенче бүлегендә - татар теле тәрбиячесе Мөхетдинова Лилия Гумәр кызы балалар белән “ Яшелчә кибете” дип исемләнгән уен күрсәтте. Семинар барышында “Түбән Ослан балалар бакчасы” тәрбиячесе Гущина Татьяна Виктор кызы  математик  КВН үткәрде. Мондый семинарларны үткәрү  тәрбиячеләр өчен бик кирәкле. Чөнки тәрбиячеләр үзләренең төрле эшләрен күрсәтеп, эштәшләре белән тәҗрибәләрен уртаклашлалар.

11.11.2016
Безнең балалар бакчасында күптәннән игелекле кагыйдә көн күрә: “кечкенәләр бар нәрсәдә зур балаларга охшарга тырышалар, ә зурлар үз чиратында, үрнәк булырга торалар. Урамнан кергәч, мәктәпкә әзерләнүче балалар, кечкенәләргә түземлек белән өс киемнәрен салдырып, шкафларга матур итеп тезеп куярга булышалар.

17.10.2016
Су алу җайланмасындагы эшләр
17нче октябрь көнне Вахитов авыл җирлегендәге МУП «Вахитово» хисабыннан Ташевка авылының  су алу җайланмасына яңа эл.энергияне хисаплау ноктасы, СИП-кабель һәм эл.яклау җиһазлары монтажланды.

08.10.2016
Экология атнасы.
7 нче октябрь конне 2-4 сыйныфларда башлангыч укытучысы Масалия Маликова җитәкчелегендә “Табигать һәм без “  тема буенча ачык сыйныф сәгате үтте.
Чараның маскаты: сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен тәрбияләргә һәм үз-үзеннең мәдәниятен формалаштырырга иде. Укучылар шигырьләр сөйләделәр , җырлар җырладылар һәм табигать турында нәтиҗәгә килделәр “ Табигать һәм безнең тормышыбыз тыгыз бәйләнгән”.
                                        

20.09.2016
“Җир шарыбыз куркыныч астында”
Экологик ае уңаеннан , бүген 1-нче сыйныф класс җитәкчесе Имагилова В.Г. “Җир шарыбыз куркыныч астында” дигән темага класс сәгате үткәрде.
Алдан укучылар җир шары моделе – глобус белән таныштылар, соңыннан “тупны тот – берәр сүз әйт “ уен формасында җир шарының табиги байлыклары буенча виртуаль сәяхәткә чыктылар, экология һәм эколог сүзенең төшенчәсе белән таныштылар.Класс сәгатен йомгаклау өлешендә укучылар җир шарында бик күп төрлекләр яшәүн һәм аларга чиста су, чиста һава , чиста җир кирәклеге турында фикер алыштылар. Бу чара балаларның табигать саклау билгеләре ясавы белән тәмамланды.Алар һәрберсе үзләренең ясаган билгеләрен башкаларга тәкъдим иттеләр.

10.08.2016
Һәр ел саен укучылар яшелчәләр утыртуда һәм җыюда актив катнашалар. Яшелчалардән ары витаминнарны да туплау да мөһим. Мәктәм хезмәткәләре белән бергә укучылар кыяр тозлауда, кышка  җиләк- җимешләрне саклауда булышалар. Кыш көне балалар үз хезмәтләрнең нәтиҗәсен тәмен тоя алачаклар.

05.08.2016
Яр буе Морквашы авыл җирлеге  Башкарма комитете  үтенече буенча Яр  буе Моркваш авылында Красавин урамында ААҖ"Татавтодор" хезмәткәрләре "ятып торучы полицейскийлар", шулай ук юл билгеләре куйдылар

22.07.2016
“Чиста яр буе” акциясе кысаларында Яр буе Морквашы авыл җирлеге территориясендә Идел елгасы ярында чүп-чар җыештыру өмәсе уздырылды. Әлеге акцияда  Яр буе морквашы авыл җирлеге Башкарма комитеты, МУП "Волжанка", Яр буе Моркваш мәктәбе, фельдшерлык-акушерлык пункты, мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Яр буенда 2 куб.м. мусор җыелды.

21.07.2016
Атна саен, һәр чәршәмбе көнне Яр буе Морквашы авыл  җирлеге Башкарма комитет белән М-7 трассасында чүп-чар җыештыру буенча өмәләр оештырыла, шулай ук, кирәк булганда чүп-чар җыештыру өмәләре  үткәрәләр.

21.07.2016
ААҖ "Таттелеком" Югары Ослан филиалы белгечләре, Яр буе Моркваш авылында яшәүчеләренен берсе су үткәрү  нәтиҗәсендә барлыкка килгән, элемтә линиясендәге аварияны кыска вакытта төзәттеләр. Шуңа бәйле рәвештә элемтә линияләрен сак зонасында  барлык җир казуга бәйле эш төрләрен Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты биргән ордердан башка һәм ААҖ "Таттелеком" Югары Ослан филиалыннан килешү алмыйча үткәрмәскә.

08.07.2016
Яр буе Морквашы авыл җирлеге территориясендә авыл хуҗалыгы санын алу дәвам итә, хәзерге вакытта шәхси хуҗалык объектларынын  22 % тикшерелде.

08.07.2016
Яр буе Моркваш авылында Заречная урамында 50/50 программасы буенча юлны ремонтлыйлар, ягъни юл ремонтлауның  ярты бәясен Яр буе Морквашы авыл җирлеге Башкарма комитеты түли, яртысын - Заречный урамында яшәүчеләр. Ремонт эшләрен Рафис Мөхетдинов  бригадасы башкара.

08.07.2016
Яр буе Морквашы авыл җирлеге Десятидворка авылында юл чатында үскән үләннәрне чаптылар. Үлән чабу буенча шартнамә Введенский бистәсе авыл җирлеге Башкарма комитеты  белән төзелгән.

24.06.2016
Яр буе Морквашы авыл җирлеге территориясендә Яр  буе Моркваши авылында Урман урамында су башнясы һәм скважинасын койма белән әйләндереп алу эшләре тәмамланып килә.

22.06.2016
Зоя утравына бару.
17 нче көн – 21 нче көн республика күләмендәге наркотикларгы каршы “Наркотикларсыз яшәү” акциясе кыссаларында “Салават” мәктәп лагеренда ял итүчеләр Хохлова Ирина һәм Григорьева Гульфия җитәкчелегендә Зоя утравына бардыл. Балалар кызыксыну белән борынгы архитектурага карадылар, монастырь комплексында, элеке заман урамнарында булдылар. Аның үзенчәлеге- барысы да биналар Явыз Иван чорындагы агач төезмәләр. Балалар XVI  гасырында төзлгән Успенский соборында һәм Никольский чиркәүндә дә булдылар. Тарих музеенда экскусовод Зоя турында күп кенә кызыклы мәгълүмат сөйләде.
Автобуста кайтканда балалар сәяхәт турында фикер алыштылар. Үзләренә истәлек өчен төрле сувенирлар алып кайттылар.

20.06.2016
Яр  буе Моркваш авылында Урман урамында су бирү башнясыннан  янгын сүндерүче машиналар  су алу өчен җайланма урнаштырылды

20.06.2016
Яр буе Моркваш авыл җирлеге территориясендә М-7 трассасында  һәм торак пунктлар эчендәге юллар читендә  үлән чабу буенча эшләр төгәлләнде.

20.06.2016
Яр буе Моркваш авылында Урман урамында су скважинасын койма белән тотып алу өчен баганалар утыртылар һәм су насосы урнаштырылган бүлмәнен идәненә бетон җәйделәр.

09.06.2016
Яр буе Морквашы авыл җирлеге башкарма комитеты белән М-7 федераль трассасын чүп-чар җыю буенча чираттагы өмә оештырылды.

06.06.2016
Яр буе Моркваш авылы  фельдшер-акушерлык пункты  фельдшеры Васильева Татьяна Александр кызы   Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең "2016 елның урта медецина һәм фармацевтика белемле иң яхшы белгеч" Республика этабында "Иң яхшы фельдшер" номинациясендә катнашкан  өчен Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау Министрлыгы дипломына  ия булды.

06.06.2016
Яр буе Морквашы авыл җирлеге башкарма комитеты белән мөселман зиратына алып баручы юлларны төзекләндерү буенча эш оештырылды, юлны тигезләделәр һәм ком белән таш салдылар.

03.06.2016
1-2 июньдә атказанган спорт остасы В. А. Мосин призына стендка ату буенча ярышлар узды. Яр буе Морквашта  яшәүче Кудряшова Аделина СКИТ бәйгесендә катнашып, кызлар арасында 1 урынны алды.
Аделинаны җиңүең белән котлыйбыз!

03.06.2016
Яр буе Морквашы авыл  җирлеге башкарма комитеты һәм Покровка авылында  яшәүче Богатырев Александр Васильевич уртак тырышлыгы  белән Покровка авылында юлга таш җәйделәр, таш җәелгән юлның озынлыгы 350 метр.

02.06.2016
Яр буе Морквашы авыл җирлеге башкарма комитеты һәм җирле халык уртак тырышлыгы белән Яр буе Моркваш авылы Мәрҗани урамында юлны ремонтладылар.

27.05.2016
Су белән тәэмин итү системасын лицензияләү кысаларында, Яр буе Морквашы авыл җирлеге территориясендә су коесын  койма белән әйлендереп алу өчен әзерлек эшләрен башладылар, кое һәм су башнясы территориясен чистартылар, тигезләделәр.

27.05.2016
Яр буе Морквашы авыл җирлеге территориясендә юл кырыйларын һәм социаль-мәдәни объектларның якын-тирә территорияләрнең үләнен чаптылар.

30.04.2016
Мәңге яшә безнең йөрәкләрдә ,син Тукай.
Габдулла Тукай юбилеена багышланган мәктәп күләмендә бик күп кенә чаралар үткәрелде. Бу чараларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садыйкова Фәнзия Мәүлит кызы оештырды.
Укучылар зур кызыксыну белән Тукайның әсәрләрен укыдылар һәм  укыган әсәрләре буенча рәсем конкурсы оештырдылар.Анда инде зур кызыксыну белән бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары актив катнашты.8 нче сыйныф укучылары Габдулла Тукайның юбилеенә багышлап презентация ясадылар.Иң дә йөрәккә үтеп кергәне “Тукай” дигән фильм карау булды.Күп кенә укучыларыбыз Тукай сүзләренә язылган шигырьләрне яттан сөйләделәр,аның әкиятләрен сәхнәләштереп уйнап та күрсәттеләр.Укучыларда Тукай образына карата зур мәххабәт хис ләре уянды,аларның күңелендә мәңге сакланыр Тукай образы.

14.04.2016
Бүген 14 апрель көнне Набережные Моркваши балалар бакчасы эшчеләре территорияне чаештырырга чыктылар: балтырга яфракларны үләннәре җыйдылар, клумбаларны рәткә кертелләр. Олылар әшли торган җирдә бала-чыга тик тора мени. Алар да булышырга да булышырга керештеләр. Әлбәттә бергә-бергә эшләгәнде күңелле була.

13.04.2016
Балалар бакчасында антикоррупция тәрбиясеннең төп нәгиҗясе килнең коллективга нигездә буйсыну һәм буйсындару охулларны кулланын,сатып алудан җивәтчелектән. Бу нәтиҗәгә җитешү өчен балалар белән төрле яштә төрле яштәсегә эшчләр үткәрергә кирәк. Әйбетлек, кыйгыргучанлык ихтирам,хөрмәт игу, җаваплылының нәрсә икәнен баларга аңлагу белән иң топ мәсәләләрнең берсе.13 апрел безнең белән бакчасында антикоррупцияга багышланган көн үткәрелде "чиста үч төпләре" дигән акция үткәрелде. Балалар үзләренең уч төплерен рәсемгә төшереп, анан соң үзлзренең нинди яхшылыкларын эшләгәннәрен язып, шул уч төпләрен шарга белән һавап очырдылар.

12.04.2016
“Ачыш” тикшеренү һәм иҗади эшләр халыкара конкурсы.
Яр буе Морквашы авылын мәктәбендә укучыларның проект – тикшеренү эшләренә аеруча игътибар ителә. 5 нче сыйныф укучысы Федоров Эмилий МО , Н РТ һәм КФ(П)У тарафыннан үткәрелгән “Ачыш” тикшеренү һәм иҗади эшләр халыкара конкурсының “Яшь туган як белгече” номинациясендә катнашты.
Әлеге эшчәнлек сыйныфтан тыш эшләр өлкәсеннән. Балалар туган як тарихын өйрәнәләр, табигатьнең серләрен ачалар,  макетлар ясыйлар, матур әдәбият әсәрләрен анализлыйлар, шунын белән югары квалификацияле җюри әгъзаларына ләззәт һәм шатлык алып киләләр.

12.04.2016
12 апрель көнне космонавтика көнене билгәлеп үтеләр. Элек-элекән кеше күкке минергә җыяланды. Бүген мәктәпкәчә тәрбия
әзәрләнү төркем балаларны да бу бәйрәмне билгеләп үттеләр. Тәрбияче Макарова Н.В. балаларга тематик мулҗтимедиа
презентациясе әзерлзде, аны караганнан соң балалар галәми табышмаклар чиштеләр. Соңрак балалар фотографияләр "мин дә белән галәмгә очан" дигән бердәм коллаж ясалды. Балаларга бик нык ошады мондый күңелле шөгеләнү.
   

11.04.2016
Балаларның куркынычсыулыгы- җәмгыягьнең бөтен сфераларының  ку әрәмәтле мәсәлә. Бүген 11.04.2016 безнең балалар бакчасында тәрбиячесләрнең һәм сотрудникларның "Суда курнычызлык" мондый ничек итеп беренче ярдәм күрсәтү турында инструктаҗ
үткәрелде (җавап өлкен медсестра Василҗева Т.А.) Соңрак мәктәпкәчә тәрбияләнү группа балаларны "Куркынычсызлык әлюрбасы"
таплыру күрсәтелде,кечесенә төркем балаларына Махмадиева З.Н. уен-сөйләшү оентырды.Мероприятие ахрында анта-аналарга памяткалар өләшенде.

05.04.2016
5 нче апрель көнне, Лесные Морквашы авылының яшәүчесенә, Галкина Александа Николаевнагы, безнең  районыбызга кебек үк, 85 яшь тулды. Шушы истәлекле вакыйга белән Яр буе Морквашы авылының  Башкарама комитетының сәркәтибе Сафиуллина Чулпан һәм Яр буе Морквашы авылының китапханә җитәкчесе Прохорова Ильмира котладылар һәм исәтәлекле бүләк бирделәр.
Александра Николаевна туганнан бирле Лесны Морквашы авылында торды. Ул тормыш иптәше Николай Иванович белән 67 елга якын матур итеп яшәп торалар. 17 яшьтә кияүгә чыга. Ул ятим була, абыйларын һәм сеңелләрен әтисенең апасы тәрбияле. Николай Ивановичка ул чакта 21 яшь тулаган була. Аларның гаиләсендә 7 бала була. Яшь гаиләгә күп авырлыкалар кичерергә туры килә. Өй җиһазлары, савыт- сабалар бумады, бер кашыктан, чираттлап ашаган булганнар. Хәттә өстәл дә юк иде, өстәл урынына Николай Иванович узе ясаган урындык иде. Шунда ук олы кызлары туган булган. Соңыннан, әкренләп, тормыш үзгәрә барды, йорт хайваннарын һәм зуррак өй алып куйдылар. Икесе дә колхозда эшләделәр: Александра Николаевана сыер савычы һәм мед. пунктта санитарка булып эшләде, ә Николай Иванович гомер буе тракторист булып хезмәт итте. Алар тыл хезмәтчеләре, хезмәт ветераннары 1941- 19945 нче еллар Бөек Ватан Сугышына 40, 50, 60, 70 ел тулуына юбилей медальләре, Рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары  белән бүләкләнделәр.Галкиннар гаиләсе өч бала үстергән: олы кызлары – Нина һәм ике уллары Валерий һәм Вячаслав. Нина Николаевна Яшел Үзән шәһәрендә тора, әти – әниләренә еш кайтып булышып йөри.
Бөтен авырлыкларга да карамасатан, Александара Николаевна һәм Николай Иванович бик яхшы кешеләр һәм киләчәккә оптимизм белән карап яшиләр. Шулай ук, Галкиннар гаиләсе бик кунакчыл. Алар чәй эчтермичә почтальонны да, шәфкать туташын да җибәрмиләр.
   

02.04.2016
Бүген, 2 нче апрель көнне, Югары Ослан районы буенча ОНД хезмәткәрләре һәм Россия ПР ГУ МЧС Татарстан Республикасы буенча Яр буе Морквашы авыл җирлегендә торак фондында янгын куркынычсызлыгы булдырмас өчен чаралары буенча профилактик эш үткәрделәр,авыл халкы белән әнгәмә уздырдылар һәм янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлекләр тараттылар.

Памятка

02.04.2016
2 нче апрель көнне Яр буе Морквашы авылының Иванов Александр Иванович һәм Иванова Валентина Митрофанова туйларының 50 яшьлек юбилейларын уздырдылар. Бу бәйрәм белән аларны Яр буе Морквашы авыл җирлегенң Башкарма комитетының коллективы һәм Югары Ослан районының ГХАТ бүлеге башлыгы Кадырова Наталья тәбрик иттеләр. Традиция буларак, ирле- хатынлы Ивановларны “Районның Хөрмәтле Юбилярлары ” Китабына керттеләр һәм алар үзләрнең имзаларын куйдылар. Югары Ослан муниципаль район башлыгыннан рәхмәт хаты, бүләкләр һәм сәламәтлек, бергә озын гомер итү һ.б. матур теләкләр җиткерелде.
Александр Иванович һәм Валентина Митрофанова Ивановлар 1957 нче елның көзеннән бергә яши башлыйлар, ләкин рәсми рәвештә үз мөнәсәбәтләрен 1996 нчы елның 2 нче апрелендә генә төркиләр. Бергә алар өч кыз: Галина, Зоя һәм Раисаны үстерәләр. Хәзер Галина Александровна  лаеклы ялда, Зоя Александровна Югары Осланның ашыгыч ярдәм күрсәтү отделында эшли, Раиса Александровна ООО "Агрофирма Верхний Услон".  лабораториясендә лаборант булып  эшли. Хәзерге вакытта Ивановларның дүрт оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.
Валентина Митрофановна тыл ветераны, гомер буе сыер савычы булып хезмәт итте, башта Киров авыл җирлегендә яши, ләкин аны Александрович үз янына алып китә һәм өйләнә. “Набержный” совхозында Бөек Ватан Сугышының 1941 – 1945 еллары Җиңү көненә 40, 50, 60, 70 юбилейларында медаль, рәхмәт хатлары һәм грамотылар белән бүләкләнә, Югары Ослан делегация составында, Мәскәүгә сельхоз ярморкасына (ВДНХ) бара. Александр Иванович 47 ел буе Түбән Ослан МТСнда һәм “Набережный” совхозында тракторист булып эшләде.
Әлеге гаиләнең девизы: эшләргә, эшләргә һәм эшләргә. Эшләгән кеше бер кайчанда югалып калмас һәм барысына ирешәчәк.
 фоторепортаж

01.03.2016
ГИБДД инспекторы белән әнгәмә.
1 нче март көнне 1-5 сыйныфлары ДПС  ОГИБДД  МО   МВД России «Верхнеуслонский»  Аксёнова Надежда белән  юл йөрү кагыйдәләре буенча әнгәмә үткәрделәр.
Инспектор төп кагыйдәләрне искә төшердә, аларны үтәү мәҗбүри икәнлеген ассызыклады һәм урамны тиешле урында гына чыгарга кирәк икәнлегенә игътибар иттерде. Пассажир буларак автотранспортта нинди кагыйдәләрне үтәргә, саклык ременнәрен һәм балалар өчен махсус утырткычларны файдалану кирәклеген әйтеп үтте. “Өй – мәктәп - өй” куркынычсыз маршрутын булдырырга кушты. Әнгәмә барышында балалар бик актив иделәр, тема буенча кызыклы сораулар биреп тордылар.
Ышанып калабыз, безнең укучылар юл йөрү кагыйдәләрен бозмыячаклар.

01.03.2016
Хәтер маршы Батырлык дәресенә әверелде
1 нче март көнне безнең мәктәптнкә Введен Бистәсе мәктәбенең Хәтер Маршының  катнашучылары килде.Актлар залында 1-9 сыйныф укучылары җыелды. Барыбыз да бер гаилә кебек  иде. Введен Бистәсе укучылары алып килгән әдәби- сәнгати композиция, балалалар әйткән җылы сүзләр – барыбызның да йөрәкләрен дулкынландырды. Аларның чыгышлары патриотик һәм югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде.
Бу чара күңелдәге барлык кылларын да тибрәтте. Ул озак вакыт дәвамында хәтеребездә яшәячәк. Хәтер Маршы Батырлык, Дан һәм җирдә яшәүнең Гимн  дәресенә әверелде. Безенең мәктәп укучылары фикеренчә, бабаларыбыз кылган бөек батырлык истә тоту- ул намус эше. Балалар болай әйтә : “Бу җиңү безгә баш өстендә тыны күк алып килде. Бәлки, ансыз без дә булмас идек. Шулай булса, без үзебезнең гомерләребез белән Ватаныбыз саклап үлгән солдатлар каршында бурычлыбыз”.

01.03.2016
Хәрби – патриотик айлыгы ябылды
Яр буе Морквашы авылында массакүләм- саклау һәм хәрби - патриотик айларын үткәрү традиция буларак формалашып китте. 29 нче февраль көнне әлеге айлык тантаналы рәвештә ябык итеп игълан ителде. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кириллова Надежда айлыкның уңышлары белән таныштырды һәм киләчәк эшләрдә дә уңышлар теләде.
Бу айда безнең мәктәп укучылары хәрби юнәлештәге, безнең БӨЕК ҖИҢҮГӘ багышланган  күп төрле чараларда катнаштылар.
Ай барашында укучылар хәрби эстафеталарда катнаштылар, сугыш еллары җырларын башкардылар, Әфган һәм Чечня сугышында катнашучылары белән очраштылар, төрле чыгышлар әзерләделәр, ветераннарның хәлен белеп һәм өй эшләрендә ярдәм күрсәтеп тордылар.
Үткәрелгән чаралар масса күләм – саклау, һәм хәрби – патриотик эшенә туры килеп тордылар, һәр берсенең дә үзенең максаты булды, алар бик кызыклы иде, балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килеп торды, балаларда патриотик хис, Туган илебезгә мәхәббәт, өлкән буынның батырлыгына хөрмәт хисен тәрбияләделәр.
Укучылар патриотик юнәлештәге муниципаль чараларда да актив катнаштылар.         
Айлыкның ябылу кичәсендә Гурьев Илья, Чернова Юлия, Семёнова Софья шигырьләр сөйләделәр, чараның алып баручылары 8 нче сыйныф укучылары- Захарова Асалия һәм Чернова Вероника иделәр. Низамова Айсылыу башкаруында “Обелиск” җыры яңгырады.
Айлык барлык укуыларда да тирән эз калдырды, балалар канәгать калдылар,иң актив катнашучылар грамотылар белән бүләкләнделәр.  

27.02.2016
Трактор ватылу нәтиҗәсендә, Яр буе Морквашы авылының Башкарма комитеты юлларны чистарту максатыннан, авыр техниканы читтән ялларга мәҗбүр булды.


27.02.2016
Бүген Яр буе Морквашы җирлегенең Башкарма комитетында Яр буе Морквашы авылының Башлыгы Гаязов И.Х. һәм Яр буе Морквашы авылы Советының депутатлары белән очрашу узды.     Бу очрашуда керем һәм чыгым буенча справкалар бирү турында, депутатларның, хатынлы (ирле) һәм балигъ булмаган балаларының  мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Барлык депутатларга да справкаларның бланкалары таратылды һәм аларын тутыру буенча киңәшләр әйтелде.

26.02.2016
Бәхетсезлек очраклары булдырмау максатларында, Яр буе Морквашы авыл җирлеге Башкарма комитеты тарафыннан бина түбәләрен кардан һәм боздан чистарту буенча эш оештырылды. Карны мәдәният йорты, китапханә, почта бүлекчәсе, туган якны өйрәнү музее урнашкан бина түбәсеннән җыештырдылар.

26.02.2016
Яр буе Морквашы авыл җирлеге территориясендә урамнарны яктырту буенча эш алып барыла. Яр Моркваш авылында Гоголь һәм Лермонтов урамында яңа  яктырту фонарьлары урнаштырдылар, иске лампалар алыштырдылар, исәпкә алу щитлары урнаштырдылар.

26.02.2016
26 февралҗ көнне МБОУ"Введено-Слободская ООШ" базасында Яшҗ педагоглар һәм җитәкчеләр ассоциаөияның танталаны агылышы булды. Бу "без бергә-барасында булдырабыз!" исемле мероприятияга 35 яшькәчә 40 тан артык катнашучы килде. Яшҗ специалистлар иң актуаль мәскәләр турында энчемә алып бардылар. Көн дәверендә төрле мероприятияллар уткәрелде.


26.02.2016
Яр буе морквашы авыл җирлеге башкарма комитетында шәхси эшмәкәрләр белән очрашу узды. Бу очрашуда Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет рәисе Халиков Рифкать Мустакимович, Яр буе Морквашы һәм Борнаш авыл җирлеге эшмәкәрләре, Яр буе Морквашы авыл җирлеге башлыгы Гаязов И. Х катнашты. Очрашуда эшкуарларнын проблемалы мәсьәләләре турында сүз барды.

 

25.02.2016
Тәрбиячебез Валентина Алексеевна икенче  урынны яулады, Ирина Юрьевна «Билинваль тәрбиячесе” номинациясендә җиңүче булды.  Аларны җиңү белән ихлас котлыйбыз, уңышлар телибез! Балаларга һәм бакча коллективына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.Барлык катнашучыларга да иҗади уңышлар телибез!

 

21.02.2016
Һәр ул 21 феврал көнне Туган тел көннен уздыралар. Һәр милләтнең уз узенчәлеге, гореф-гадәтләр мәдәнияте һәм теле. Нәкъ телдә аша халыкның тормыш узенчәлеге күрсәтелә. Без бөтен көчебезне балаларны үз телен үз халкын үз илен хөрмәт итәргә куярга тишебез.  Халыкара туган теле көненә багышланган айлык кысачылында безнең тә0рбиячеләр "т.телнең көмеш кыңгыраулары" исемле мероприятие әзерләделәр. Балаларга мулҗтимедиа тематик презентаөиясе тәкъдим ителде. Соңрак урые һәм татар телендә балалар шигырләр  сөйләделәр. Балалар бик күңелле булды.

16.02.2016
Кызганычка каршы, ветераннар җәмгыятебездән аерым саклауга мохтаҗ төркем. Сүздә без аларга рәхмәтле, без аларны чиксез хөрмәт итәбез. Ләкин кешеләргә конкрет ярдәм кирәк, беренче чиратта, көнкүрештә ярдәм итү мөһим. 9 нчы сыйныф укучылары Якимова Раиса Ивановна һәм Якимов Василий Якимович гаиләсенә булышырга теләк белдерде. Укучылар, бәйрәмнәр белән котлау, чәчәкләр бүләк итү бик аз, дип уйладылар да һәм чын ярдәм күрсәтергә теләделәр. Алар өйне генә җыештырып калмадылар, язгы суларга каршы өй тирәсендә каналлар да казып чыктылар. Эш төгәл бүленгәнгә, барысыда үтәлде. Василий Якимович балаларның эше белән канәгать калды.

15.02.2016
“Сугыш белән чолгап алынган яшьлек"
Яр буе Морквашы авылы китапханәсендә, сугышучы – интренациалистларны искә алу көненә багышланган, “Сугыш белән чолгап алынган яшьлек” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Әфганистаннан совет гаскәрләре чыгарылуына унҗиде ел узды. Ләкин әлеге сугышның вакыйгалары тарихчыларны, политикларны һәм гражданнарны ярсыта.
Кайбер танылган шәхесләрнең фикерләре күргәзмәдә “Ватаныбызның намусы” журналында яктыртылып киткән. Без солдат намусын саклаган, гомерләрен җәлләмәмгән меңләгән солдатларны онытмаска тиешбез.
“Алар Әфганнан киттеләр, ләкин ул алардан китмәде... ” – монда сугышчы- интернационалистлар – Сергей Плеханов, Михаил Никифоров, Александр Уткин һ.б. турныда материаллар һәм фотолар тәгъдим ителгән.

15.02.2016
“Кайчак күңелебез бик көчле була”
Муса Җәлилнең тууына 110 ел булуга багышланган, өч өлештән торган- “Тормыш юлы һәм иҗаты”, “Җәлил турында җыр”, “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...” Яр буе Морквашы авылында тематик күргәзмә ачылып китте.
Беренче бүлек шагырьнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган, яшь һәм студент чакларыннан фактлар, апасының истәлекләре һәм Муса Җәлил музенең фотосы.
Икенче бүлек үз эченә шигерьләрне, проза әсәрләрне ала, дусларның, коллегаларның, Татарстаннынң шагыйрьләрнең һәм язучыларның истәлекләрен кертә.
Өченче бүлек тулысынча Муса Җәлилнең татар телендә иҗаты.

15.02.2016
“Каннар һәм яшьләр аркылы, ил бөек җиңүгә иреште...”
Муса Җәлилнең юбилее уңаена, аның иҗатына, фронтовик лирикасына һәм моабит дәфтәрләренә багышланган, Яр буе Морквашы авылы китапханәсенең коридрында “Каннар һәм яшьләр аркылы,
ил бөек җиңүгә иреште...” дип аталган күргәзмә ачылды. Шагыйрьнең сугыш һәм җимерелү вакытында, җанга үтеп керә алырлык шигерьләр яза алганына, исләрен китә! Наз һәм мәхәббәт белән язылганнары кызына һәм балаларга, нәфрәт һәм ачу белән язылганнары фашистларга.

15.02.2016
«Бөек батырлыкның Киноязмасы»
Россия киносы елы уңаена, Яр буе Морквашы авылының китапханәсе коридорында, сугышны чагылдырыган киноларага багышланган, «Бөек батырлыкның Киноязмасы» дип аталаган, күргәзмә ачылды. Безнең яраткан киноларыбыз: “Торналар оча”, “Офицерлар”, “Сугышсыз егерме көн”, “Одерда яз” һәм шулай ук яраткан совет актерларыбыз: Людмила Гурченко, Юрий Никулин, Василий Лановой, Георгий Юматов, Алексей Баталов һ.б. Фронттагы көннәрне, батырлыкны, намусны, тугрылылыкны һәм мәхәббәтне яктырткан, бер ничә буын белән яратылган фильмнар, күңелебездә мәңге калачак.

15.02.2016
Бүген мәктәпкә әзәрләнү төркемендә бик кызыклы шөгельләнү утте. Тәрбияче Макарова Н.В. балаларны бетергеч белән таныштырды. Ул ничек  эшләнгәнен, нинди очракта  аның белән куллануын сөйләде. Бу дәрестә тагын  туп белән уйналага торган күнегү үткәрелде: тәрбияче тупны балага ыргыта һәм аңа сорау бирә “резиннан нәрсә ясап була?  бала аңа җавап әйтәп тупны кире кайтарырга тиеш.  Шөгелләнү азагында тәрбияче балаларга бетергечләр коллекөиясен күрсәтте. Балалар кызыксынып караганнан соң, киләчәктә үзләренең коллекөия җыерга омтылуларын әйттеләр.

12.02.2016
“Праламент дәресе – 2016”
Праламент дәресенең темасы "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт". Ул 8 -11 сыйныфларының сәяси – хокук культарысын һәм актив гражданлык позициясен булдыруга багышланган. 12 февральда тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Баданина А. В. 9 сыйныфлары өчен дәрес үткәрде. Укучылар үз дәүләтенең гражданины булу нәрсә аңлатканын, сувернитет, монрахия, республика, унитар дәүләт, федератив дәүләт, авторитаризм, тоталитаризм, демократия, гражданлык һ.б. терминнарын карап киттеләр. Әлеге дәресләр мәктәпнең  традициясенә кереп бара һәм укучыларның кызыксынуларын арттыра.

11.02.2016
Татар Бурнаш мәктәбе нигезендә “Ел сыйныф җитәкчесе-2016” конкусы узды.
Сыйныф җитәкчеләр арасында муниципаль конкурс Татар Бурнаш мәктәбенең нигезендә узды. Әлеге конкурста Татар Бурнашы, Введен Бистәсе һәм Яр буе Морквашы мәктәпләреннән сыйныф җитәкчеләре катнашты. Безнең мәктәпне инглиз теле укытучысы Хохлова И.В. һәм аның 10-11 сыйныфы күрсәттеләр. Ирина Вечяславовна 2 ел дәверендә сыйныф җитәкчесе вазифасын башкара һәм әлеге өлкәдә кечкенә булса да, ләкин тәҗрибә туплады.
Ул әти – әниләр һәм балалар арасында да авторитетка ия. Коллегалар аңа хөрмәт хисе белән карыйлар. Конкурс барышында Ирина “Мин - лидер” дип аталаган дәрес күрсәтте. Нәтиҗәләр әлегә билгеле түгел, ләкин безнең Ирина җиңүенә ышанабыз.

11.02.2016
“Әдәби Татарстан” конкурсында җиңү.
Яр буе Морквашы авылының гомуми урта белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Исхакова Асия “Әдәби Россия” - Бөтенроссия  күләмендә уздырылган ярышының, “Әдәби Татарстан” дип аталган фәнни- тикшеренү һәм иҗади эшләр буенча конкурсында катнашты.
Конкурсны оештыручылары: Россия Табигать белеме Акадамиясенең халыкара галимнәр, укытучылар һәм специалистлар ассоциациясе, Гомумроссия иҗтимагый оешма- “Россия язучылар берлеге", Татарстанның Халыклар Дуслыгы Йорты, Татарстан Республикасының язучылар Берлеге.
Л. Н. Толстой гомеренә һәм иҗатына башыгышланган фәнни-тикшеренү хезмәте өчен Асия Диплом белән буләкләнде, ааның җитәкчесенә, ГиниятоваН.А., Иннавацион эшләр алып бару өчен Свидетельство биреледе.

11.02.2016
Я р буе Морквашы гомуми урта  мәктәбе укучылары һәрвакытта татар теленнән булган конкурсларда һәм олимпиадаларда актив катнашалар.Менә V Халыкара олимпиадасында  барлыгы 34 укучы катнашты.Нәтиҗәләр искиткеч югары,моңа татар теле укытучысы  Садыкова Фәнзия Мәүлит кызы горурлана,чөнки аларны ул үзе оештыра.Укучылар кулларына дипломнар тоткач шатлыклары эченә сыймады.16 укучы 1нче дәрәҗәле дипломнар алдылар,11 укучы 2  нче дәрәҗәле дипломга лаек булдылар,а калганнары 3 нче дәрәҗәле диплом алуга ирештеләр.Күптән түгел “Туган тел” бөтенроссия сочинение конкурсында татар милләтеннән булган укучылар  катнаштылар. Монда да укучылар зур җиңүгә ирештеләр.4 нче сыйныф укучысы Мубаракзянова Азалиягә,7 нче сыйныф укучысы Низамиева Айсылуга,8 нче сыйныф укучысы Махмадиев Мирзанурга,9 нчы сыйныф укучысыХабибуллина Алсуга  җиңү дипломнар тапшырылды.Киләчәктә дә шулай актив катнашырсыз дип ышанып калам.

10.02.2016
Бүген безнең Тимурның Туган көне! Әти-әнисе Тимурга зур бәйрәм үткәрәргә булдылар. Шунлыктан балалар бакчасына аниматорларны чакырдылар. Мондый бәйрәм балаларга хуш килде. Озак кына күңел ачканнан соң аниматорлар балаларга татлы мамык һәм тутыргычлар бүләк иттеләр.

10.02.2016
2016 нчы елның  10 нчы февраль көннендә, гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә агитацияләү максатыннан, Югары Ослан районының Хәрби комиссарианты бүлегендә хәрби учетны алып бару буенча җаваплыларның һәм контракт буенча хезмәт итү кондидатларының ТР Хәрби комиссариат вәкиле Ширягин Максим белән очрашу узды.
М. Ширягин хәрби хезмәткә керү, кандидатка куелган таләпләр, хәрби түләү,  җыю – ипотека системасы, хатын- кызларны контракт буенча хәрби хезмәткә алу үзенчәлекләре турныда сөйләде, аннары сорауларга җавап бирде.
Әгәр дә сезенең контракт буенча хәрби хезмәткә керү теләге туса, сез Югары Ослан раонының Хәрби комиссариант бүлегенә 2-26-91 телефоны буенча мөрәҗәгатҗ итә аласыз.
    


10.02.2016
«Ватаныма хезмәт итәм» сәнгатьле укчыларның
10 нчы февраль көнендә МБОУ “Яр буе Морквашы гомуми урта белм бирү мәктәбе”ндә, хәрби – патриотк тәрбия бирү айглыгының кысаларында, “Ватаныма хезмәт итәм” дип аталган конкурс узды. Укучыларның чыгышларында хәрби еллар турныда хәтерләүләре, ветераннарга карата хөрмәт хиселәре, җиңүнең шатлыгы һәм Ватаннарны саклаучыларга соклану чагылды.
Әлеге бәйрәмне 11 сыйныф укучылары ачып җибәрде. Алар сугыш елларының шаһит булган поэтлар һәм аларның, солдатларны рухландыручы, иҗатлары турында сөйләделәр. Мондый югары дәрәҗәдәге чыгыштан соң, башка катнашучылар да рухланып конкурска көрештеләр.
Кечкенә звенодан, үзенең таланты белән аерылып торган, 4 нчы сыйныф укучысы - Минов Ярослав 1 нче урын яулады. 2 нче урын – Махмадиева Мәликә һәм Егорова Аделина дуэтына бирелде.  3 нче урынны Чернова Юлия һәм Гурьев Илья бүлештеләр. Урта звенода призлы урныннарга 5 нче сыйныф укучылары ия булды: Тюрин Артём – 1 нче урын, Гисматуллин Динар – 2 нче урын һәм 3 нче урын Федоров Эмилий. Аеруча хис һәм ихласлык белән өлкән сыйныфларның укучыларының чыгышлары аерылып тора: Исхакова Асия 1 нче урын, Сидорова Влада 2 нче урын. Әлеге очрашу үзенең төрлелелге, күләме, кызыклыгы белән  педагогларны һәм әти – әниләрне шатландырыды.

10.02.2016
Яр буе Морквашы авылының мәктәбендә уза торган “Сугыш балачагыма керде” - хикәяләр, әнгәмәләр, укулар циклы ачылып китте. Әлеге чараны авыл китапханәсенең мөдире Прохорова И. Р. уздыра.   
Беренче очрашу – Юта Блндаревская һәм Надя Богданова багышланган иде. Укучылар сугыш еларындагы балаларның тормышы турында белделәр. Содыннан сорауларга җавап бирделәр.


10.02.2016
Һәр сишәмбе, Яр буе Морквашы авыл җирлегенең Башлыгы Гаязов Ильнур Хазинурович, гражданнарны кабул итү көнен уздыра. Нигездә, гражданнар җир участокларын бирү  яки җир участокларын рәсмиләштерү мәсәләләре буенча мөрәҗәгать итәләр. Җирне рәсмиләшетрү мәсәләсен хәл итүдә киңәшләр бирелә, шулай ук судка мөрәҗәгать итү өчен документларны җыярга булышыла.

08.02.2016
Укучыларның сәламәтлеген саклауда һәм ныгытуда тулы һәм вакытлы туклану мөһим роль уйный.
Яшь буынны тәрбияләү системасында хезмәт, әхлакый, эстетик тәрбия бирү мөһим урын биләп тора. Шул исәптән вакытлы һәм тулы туклану турында да  онытмаска кирәк. Кызганычка каршы, сәламәтле туклану күнекмәләре барлык укучыларда да формалашып бетми. Әти – әниләрнең эштә булуллары, ашамлыкларның ассортименты чикле булуы, гаиләдә катлаулы финанс хәле һ.б. – барычы да менюның ярлылыгына китерә. Әлегет мәсәләләрне чишу өчен мәктәптә “Кулинария” түгәрәге ачылды. Абдурахимова Рәсимә җитәкчелегендә 5-11 сыйныф укучылары бу өлкәдә беренче белемнәрен ала алалар.
Бигрәктә, укырга авылылыбзның читеннән килгән укучылар,  үзенең туклану системасын оештыруда авырыклар белән очраша. Әлеге хәл аларны сәламәтлекләре белән проблемалрага китерә ала. “Кулинария” түгәрәге әлеге мәсәләне чишергә һәм үзенең туклану режимын тулылындырыга ярдәм итәчәк. Әлеге түгәрәк балалаларга ашамлыкалраны сайлаганда, ризыкларны матур итеп тәгъдим иткәндә, өстәл артында утырганда үзеңне иркен, тәртипле тотырга өйрәтәчәк.

08.02.2016
Вожатый тик утырмый.
Тиздән “Иң яхшы вожатый” дип аталган муниципаль конкурс узачак, анда безнең 4 нче сыйныф укучысы Чернова Вероника катанашачак.
Тик утыру безнең вожатыйларыбызга бердә килешми. Балаларның шатлык белән янып торган күзләрен күргәч, шул чак, кызыгып, балаларның үзләренең юлында шундый яхшы олы дусны очратуларына шатланып куясын.
Вожатыйларга, үзләренең осталыгын күрсәтү өчен, күп сынаулар узырга туры киләчәк.
Укучылар һәм гимназиянең укытучылар коллективы Вероникага бары тик уңышлар теләп кала!

08.02.2016
«Минем туан ягым»
МБОУ “Яр буе Морквашы авылының гомуми урта белем бирү” мәктәбенең 11 сыйныф укучысы – Хасанов Нияз, Гиниятова Н.А. җитәкчелегендә, “Минем туган ягым” исемле Бөтенроссия конкурсында, “Презентация” номинациясендә  катанаша. Нияз, үзенең шәхси архивыннан фотографияләр алып, аларга рус шагыйрьләренең шигерләреннән өзекләр өстәп, безнең авылыбызның төрле ел фасылларындагы  гүзәл урыннарын тәгъдим итте. Хасанов Н. әлеге хезмәте өчен 2 нче степеньдәге Диплом белән бүләкләнде.

08.02.2016
Инглиз теленнән КФУ олимпиадасы
Инглиз теленнән КФУ олимпиадасы. Олимпиада КФУ по английскому языку
3 нче февраль көнне Яр буе Морквашы авылының мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Хасанов Н. А. (укытучы – Хохлова И. В.). Нияз беренче онлайн турны уңышлы узганга күрә, ул КФУ олимпиадасынның икенче (йомгаклау) турында катнашты. Бу олимпиадада катанашу өчен, Татарстанның  8-11 сыйныф укучылары КФУның икенче уку бинасына килделәр. Бу олимпиада үзенең мөмкинлекләреңне тикшерү генә түгел, ә тагын Россияның иң яхшы университетларының берсе белән танышу.

08.02.2016
8 нче февраль көнне Яшь герой – антифашист көненә багышлап, китапханәче – Прохорова И.Р. һәм башлангыч сыйныф укытучысы Исмагилова В.Г. “Яшь геройлар” дип аталган әнгәмә үткәрделәр. 4 нче сыйныф укучылары Лене Голикова, Зина Портнова, Марат Казей, Володя Дубинин һ.б. партизаннар турында сөйләделәр. Пионер – геройлар турында презентация күрсәтелде.


04.02.2016
4 февраль, 9 февраль  2016 елның Югары Ослан районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасының хезмәткәрләре Яр буе Морквашы авыл җирлегенең территориясендә җир котроле үткәрде. Күчмә комиссия Пятидворка поселыгының Лазур, Бакчалы урамнарындагы һәм Яр буе Морквашы авылың Яшел һәм Сәйдәшев урамнарындагы җир участокларын һәм корылмаларын тикшерде.


26.01.2016
26 нчы гыйнвар көнне, җыен алдыннан, Яр буе Морквашы авылының мәдәният йортында  “ Үз- үзенең кан басымыңны бел!” исеме астында массакүләм акция узды. Фельдшер Васильева Татьяна Александровна һәр бер авыл кешесенең кан басымын тикшерде. “Үз- үзенең кан басымыңны бел!”  акциясенең максаты: халык игътибарын артериаль гипертония мәсәләсенә юнәлттерү, үзенең сәламтлегеңне кайгырта белү һәм кан басымын контрольдә тоторыга өйрәнү.


26.01.2016
26 нчы гыйнварда Яр буе Морквашы авылың мәдәният  йортында     халык җыены узды. Әлеге җыелышта Югары Ослан районының башлыгы - Зиатдинов Марата Галимзянович, район оешмаларының җитәкчеләре һәм Яр буе Морквашы авылының 59 кешесе катнаштылар.
Яр буе Морквашы авылы җирлегенең башлыгы Башкарма комитетның 2015 нче елнындагы эшчәнлеге буенча хисап тапшырды, 2016 нчы елга куелган максатларны әйтеп узды:
Авыл җирлегенең кереш буенча кереме 6 миллион 169 мең 98 сум күләмендә башкарылган,  үтәлеше -151%.
Авыл җирлегенең бюджеты  түбәндәге налоглар  хисабына формалашты:
- физик затлар мөлкәтенә салым– 105,7 % (577,2 мең сум) үтәлгән;
- җир салымы- 148,5 % (4651,0 мең сум) үтәлгән;
- җир арендалау – 6,5 мең сум ;
-электр энергиясе буенча МУП, "Волжанка" дан кайтару - 151,3% (63,2).    
Бюджетның чыгым өлеше, өстәмә керемнәр хисабына 4064,50 мең сум тәшкил итә һәм 139,0 %. үтәлгән.
Авыл җирлегенең бюджетыннан төзекләндерүгә  996,8 мең сум бүленеп бирелгән була: 523,7 мең сумы электр энергиясе өчен, шул исәптән урамнарны яктырту утына 254 мең сум, су җыю башнясының электр энергиясенә 163,5 мең сум.
Демографик халәт елдан-ел яхшыра бара. 01.01.2016  авыл халкының саны 1027 кеше тәшкил итә, 2015 нчы елда 16 бала туа (10 кыз, 6 малай), 10 кеше үлә. Балалар бакчасын төзү мәсьәлә килеп баса.
Авыл җирлеген төзекләндерү буенча бик зур эш башкарылды: электр челтерләрен ремонтлау һәм яңа КТП төзү, урамнарда фонарьлар урнаштыру,
Луговая, Солнечная, Дубравная урамнарына газ кертү, юлларны ремонтлау, санкцияләнмәгән чүплекләрне юк итү, Лесные Морквашы авылының чишмәсен төзекләндерү.
Чыгыш ахырында авыл җирлегенең Башлыгы барлык килүчеләргә рәхмәтләрен белдерде һәм авыл тормышында активрак катнашырга чакырды.


26.01.2016
«Матурлык дөньясында»
Вольфанг Амадей Моцартка (1756 - 1791) 230 ел тулу уңаеннан “Музыка камиллеге” дип аталагн күргәзмә уза. Моцарт иҗаты –дөньви операның, симфонияның, концерт музыкасының үсешендә иң мөһим баскычларының берс булып торае. “Музыка һәм аның вәкилләре” китабыннан А.Г. Рубенштейнның соклану сүзләрен искә алырга мөмкин “Музыкада мәңге сүнмәс кояш  утының исеме ул - Моцарт”.

26.01.2016
Сәнгать тарихында иң танылган рус рәссамы Архип Иванович Куинджи (1841 - 1910) 175 елы тулу уңаеннан  "Рәссам. Педагог. Гражданин" – күргәзмәсе оештырылды. Ул үзенең сәләте ачылсын өчен күп көч түгте.  Педагог буларак,  сәләте булган кешеләргә этәргеч булып торды. Гражданин буларак, яшь рәсамчыларга премиялар түләү максатыннан, Сәнгать Академиясенә күп күләмдә акчалар тапшырды.

11.01.2016
11 январь көнне бөтендөнья "рәхмәт" көннен билгеләп үтә. Тематик зомиягилдә Макарова Н.В. балаларга бу бәйрәмнең мәгънәсеп, һәм дә "рәхмәт" кабеп дөрес сүзләрне кайчан, ничек кулланурга икәнен сөйләп бирде. Яхшы манераларның күп очракта кирәклеген куласа. Без мондый яхшы манераларның кирәклеген аңласак та, күп очракта. Тормыш көн-күрене белән онытып җибәрәбез. Ләкин,бер "рәхмәт" үзе күп кенә кешегә күпме куаныч китерә .Бу сүз белән кеше бер-безгенә үзенең ихтибарлыгын,ихтирамлыгын күрсәтә.

 

Соңгы яңарту: 2018 елның 19 декабре, 08:19

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International