Яңалыклар 2016

29.12.2016
Шимбә көнне Печщи мәктәбенең 7 нче сыйныфында “Зәңгәр ут”булды.Аны үткәрү бу сыйныфта традицияггә әйләнеп китте. Бу бәйрәмдә укучылар, ата-аналар, сыйныф җитәкчесе Зиннәтуллина Г.Г. һәм клуб мөдире Полякова Г.В, да катнашты.Кәефне бизәлгән чыршы, әзерләнгән өстәл һәм матур киенгән балалар күтәрде. Кызлар төрле конкурс программалары оештырдылар. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.

29.12.2016
Яңа ел җитәргә, санаулы көннәр генә калып бара. 26 нчы декабрь көнне, Печищи  мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Яңа ел чыршысы янында әкият”дигән бәйрәм узды. Балалар өчен бу бәйрәмне Куприянова А.Н. һәм Антонова Т.В. үткәрде. Кечкенәләр өчен өлкән сыйныф укучылары Яңа ел тамашасын уйнадылар.  Алар “Золушка” әкиятен яңача куйдылар. Чыгышлар җырлар, биюләр белән аралаштырылып барылды. Укучылар Кыш бабайга үзләренең өйрәнгән шигырьләрен сөйләп, баллы призлар да алдылар. Күп кенә балалар костюмнарда килделәр. Кыш бабайга конкурсның җиңүчесен билгеләргә авыррак булды, шуңа күрә ул барлык балаларга  да бүләкләр бирде. Барлык балаларга да бәйрәм бик ошады.

29.12.2016
Печищи мәктәбе янында кардан скульптура барлыкка килде. Аны технология дәресендә 6 нчы сыйныф укучылары ясый башлады, ә эшне Хәмзин Р.Ә. тәмамлады. Ул кар өеменнән Кыш бабайны ясап, матурлап бизәде. Хәзер теләүчеләр, Кыш бабай белән рәсемгә төшә алалар.

29.12.2016
Менә  инде 2 нче чирек тә ахырына якынлашты. Шимбә көнне Печищи мәктәбендә гомумилинейка булды. Мәктәп директоры Хафизов А.Ф.укучыларны  чирек тәмамлануы  һәм Яңа ел белән котлады. Мәктәпнең завучы һәм оештыручысы булачак бәйрәмнәрнең кайчан буласын сөйләп киттеләр. Линейкадан соң, һәрбер сыйныфта сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Кышкы каникулда юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска киңәш бирелде.

29.12.2016
Укуның соңгы көнен, чирек ахырын, дөрестән дә” татар көне” дип атарга була. Бу көнне татар теле буенча олимпиада узды, анда Печищи мәктәбеннән 7 нче сыйныф укучысы Алексеева Алена һәм 9 нчы сыйныфтан Мысик Виктория катнашты. Моннан тыш татар теленнән имтиханга әзерләнү укулары  булды. Бу укуларны Печищи мәктәбенең татар теле укытучысы Зиннәтуллина Г.Г. үткәрде. Бу әзерләнүләр балаларга файдалы булыр дип ышанып калабыз.

28.12.2016
28 нче декабрьдә Печищи клубында өлкән сыйныфлар өчен Яңа ел кичәсе узды. Бәйрәмне Облизина Валерия алып барды, ярдәмчеләре- Төлке Алисә һәм Маймыл белән Әтәч аңа булыштылар. Маймылга ярар өчен, балалар җырладылар, флеш-моб биеделәр. Төрле әкиятләрдән мини- спектакль дә уйнадылар. Соңыннан Яңа ел лотореясе һәм дискотека оештырылды.

23.12.2016
Җомга көнне 9 нчы, 11 нче сыйныф укучыларын УВПО һәм УНПО хезмәткәрләре белән очрашу көтте.Мондый очрашулар гадәткә кереп китте. Чыгарылыш укучылары төрле уку йортларының хезмәткәрләренең чыгышын тыңлады, нинди һөнәрләр алып булачагын белделәр. Балалар видеороликлар карадылар. Безнең Печищи  мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары да катнашты. Күп кенә чыгышлар бик кызыклы булды.

23.12.2016
23 нче декабрь көнне Печищи мәктәбенә ГИБДДның инспекторы Аксенова Н.М. килде. Аның килүенең максаты- балаларга каникул алдыннан юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү. Надежда Михайловна автомобильләрдә балалар өчен автокреслоларның һәм куркынычсызлык ременьнәренең кирәк  булуы турында  сөйләде.Ул шулай ук киемнәрдә уткайтарткыч әйберләре булырга тиешлеге турында әйтте. Иң соңыннан “Юлларда куркынычсызлык”дигән белешмәлек  таратты.

21.12.2016
Печищи мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Васильева Вероника бик күп фәннәр белән кызыксына. Шуңа күрә бик теләп «Инфодәрес» проектының “Мириада ачышларының” 3 нче халыкара конкурсында катнашты. Ул 26 фәннән үткәрелде. Вероника 6 фәнне сайлап алып, уңышлы чыгыш ясады һәм дипломнарга, сертификатларга лаек булды. Ә Верониканың әнисе – Рәхмәт хаты белән. Аны конкурсларга әзерләүче укытучылар дипломнар белән бүләкләнделәр. Без Верониканы уңышлары  белән котлыйбыз!

21.12.2016
Тиздән Югары Осланда төп мәйданда район чыршысын ачу тантанасы булачак. Һәм район мәктәпләре арасында иң яхшы яңа ел уенчыгы дигән конкурс игълан ителде. Печищи мәктәбенең укучылары да бу конкурстан читтә калмады, һәрбер сыйныф үз эшләрен тәкъдим итте. Уенчыклар бик матур, төсле һәм төрле килеп чыкты. 7 нче сыйныфлар дисклардан яңа ел шары ясаса, 6 нчы сыйныфлар хәтта 3 уенчык ясаганнар, анда фанердан әтәч, пластиктан- шарлар, һәм бәйләнгән пингвиннарны күреп була. Кечкенә сыйныфлар технология дәресләрендә Кыш бабай белән Кар кызын ясаганнар. Барлык балалар да-афәрин.!

 

20.12.2016
19 нчы декабрьдә Печищи мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары бозның пластиклыгы турында проект эшен тәмамлады. Металл предмет атна буе бозда ятты. Дүшәмбе көнне нинди үзгәреш булганын тикшерделәр. Бөтен эш видеога төшерелде. Проектның җитәкчесе Корнева Н.Г., проек укучылар өчен бик кызыклы булды.

19.12.2016
16 нчы декабрьдә Югары Ослан гимназиясендә аттестация  комиссиясенең утырышы булды. 25 укытучы арасында, Печищи мәктәбеннән  география укытучысы Корнева Н.Г. да бар иде. Надежда Георгиевна үзенең 5 ел эчендә ирешкән уңышлары турында сөйләде. Эшенең нәтиҗәләре портфолиога җыелган иде. Хәзер аттестациянең  нәтиҗәләрен генә көтәргә калды.


19.12.2016
Печищи мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары җәмгыять белеме дәресендә “Минем киләчәк һөнәрем” дигән темага проект эшен эшләделәр. Беренче этапта мәгълүмат җыйдылар. Моның өчен малайлар өлкән сыйныфларда сорау үткәрделәр. Алар укучыларның нәрсә белән кызыксынуларын, яраткан фәннәре турында, кем булырга хыяллануларын сораштылар. Алдагы дәресләрдә алар сораларны эшкәртеп, үзләренең нәтиҗәләрен чыгарырлар дип уйлыйбыз.

19.12.2016
Тиздән Яңа ел җитәчәк. Печищи мәктәбендә дә бәйрәмгә әзерләнү бара. Мәктәпкә кергәндә үк, төрле плакатларны, рәсемнәрне күрергә мөмкин. Һәр укучы үзенең фантазиясен эшкә җиңеп, төрле уенчыклар белән сыйныфларын бизиләр. Технология дәресләрендә  кәгазьләрдән кар бөртекләре кистеләр, хәтта малайлар да читтә калмады.2017 нче ел әтәч елы булганлыктан, һәрбер сыйныфта бу елның символын күреп була. Хәзер һәрберсендә бәйрәмчә кәеф.

19.12.2016
19 нчы декабрьдә Печищи мәктәбендә чираттагы линейка узды. Гадәттәгенчә, ул 2 нче сыйныфның отчетыннан башланды. Сәләхова Эльвира өлгереш белән таныштырып китте. Линейка ахырында мәктәп директоры Хафизов А.Ф.”Илемнең киләчәге минем кулларымда”дигән иншалар конкурсында катнашкан балаларга грамоталар тапшырды. Конкурсның җиңүчесе булып Гиниятулова Гүзәл танылды.

13.12.2016
Сишәмбе көнне Печищи мәктәбендә  мәктәп директоры Хафизов А.Ф. янында чираттагы киңәшмә булып узды,  ул узган атнага йомгак ясады. Узган атна чараларга бик бай иде. Ришвәткә багышланган декадага нәтиҗә ясалды. Директор килгән хатлар белән таныштырды, сыйныф бүлмәләрен Яңа елга бизәлергә тиешлеген әйтте. Куприянова А.Н. уку эшләре белән таныштырды. Контроль эшләрнең графигы төзелде, алар бүген үк башланып киттеләр. Киңәшмә ахырында Антонова Т.В. бу арада чараларның күп булачагын һәм сыйныф җитәкчеләренең бу эшләрдә актив катнашырга чакырды.

13.12.2016
Печищи мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары география дәресендә яңа проект өстендә эшли башладылар. Алар үзләренең җитәкчеләре Надежда Георгиевна белән бозның үзенчәлеген өйрәнә башладылар. Бу эш укучыларның күп вакытларын алачак.. Эшнең бер өлеше инде эшләнгән, укучылар суны катырдылар. Хәзер бозның металл предметлар белән катнашуыннан нәрсә барлыкка килгәне тикшереләчәк. Мондый проектлар баланың предметка карата кызыксынуын арттыра.

13.12.2016
Ришвәт атналыгы кысаларында, тарих укытучысы Корнева Н.Г. укучылар белән берлектә китаплар күргәзмәсен оештырды.  Бу темага карата әдәбияттан тыш, гәҗитләрдән язмалар да бар иде. Бу күргәзмә балаларны бик кызыксындырды. Тәнәфес вакытларында укучылар китапларны карыйлар, аларны укыйлар. Китаплар һәм журналлар күргәзмәсе рәсемнәр белән тулыландырылды.

13.12.2016
Чыгарылыш имтиханнарына мәктәпләрдә һәм районда укуның беренче көннәреннән үк алып барыла. Мәктәпләрдә һәрвакыт консультацияләр һәм сынап карау имтиханнары үткәрелә. Шимбә көнне районда 9 нчы сыйныфлар өчен рус теленнән сынап карау имтиханнары булды. Анда Печищи укучылары да үзләрен сынап карадылар. Без уңай нәтиҗәләр булыр дип, ышанып калабыз.

12.12.2016
Дүшәмбе көнне Печищи мәктәбендә чираттагы линейка булды, ул гадәт буенча кизү торган сыйныфның отчетыннан башланды. Үткән атнада 3 нче сыйныф укучылары кизү торды, аларга чыгарылыш укучылары ярдәм итте. Хәзер тәртипне 2 нче сыйныф укучылары тикшерәчәк. Сәләхова Эльвира өлгереш белән таныштырды. Ә оештыручы Антонова Т.В. конкурсларга йомгак ясап, җиңүчеләрне диплом белән котлады. Ул шулай ук яңа булачак конкурслар белән дә таныштырды.

12.12.2016
Печищи мәктәбе укытучысы Корнева Н.Г.аттестациягә әзерләнә.Ул уку елы башында 1 нче категориягә уңышлы гына имтихан да тапшырды. Тиздән аттестация комиссиясенең утырышы булачак. Һәм Надежда Георгиевнага әңгәмә үтәргә кирәк булачак. Хәзерге вакытта аңа әзерлек бара, укытучының портфолиясе тулыландырыла. Без Надежда Георгиевнага  уңышлар телибез!
 

10.12.2016
9 нчы декабрь Ватан геройлары көнендә Югары Ослан районы укучыларын  яшьармеецлар отрядына алу булды. Бу чарада 7-8 нче сыйныф укучылары да,  Алексеева Алена, Саляхова Элвира, Симачева Ангелина һәм Демидов Егор катнашты. Аларга бу церемония бик ошаган. Кайберләре  яшьармеецлар рәтен тутырырлар дип,ышанып калабыз.

10.12.2016
5-7 нче сыйныфларда «Коррупциягә нык итеп “Юк” дип әйтәбез!” дигән темага сыйныф сәгатьләре булып узды. Сыйныф сәгатенең башында ук укучылар презентатация  ярдәмендә тарихка кереп киттеләр: алар коррупциянең төрле чорларда булуы һәм аның җәзасы турында белделәр. Әңгәмә нәтиҗәсендә, балаларның ришвәт турында күп белүләре ачыкланды, һәм ришвәт алуның сәбәпләре ачыкланды. Соңыннан ришвәт турындагы шигырьгә анализ ясалды.

10.12.2016
Рәсәйдә Ватан Геройлары көне- иң истәлекле көн, ул ел саен  9 нчы декабрьдә билгеләп үтелә. Аның хөрмәтенә илебезнең һәрбер почмагында митинглар уздырыла. Ул безнең Печищи  мәктәбендә дә үтте. Мәктәп укучылары һәм укытучылары  Бөек Ватан сугышында геройларча  вафат булучыларга куелган һәйкәл янында җыелышты. Антонова Т.В. бу бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Аның тарихы күптәнге булса да, ул әле 2007 нче елда гына яңартыла. Митинг ахырында ,  батырларны бер минутлык тынлык белән искә төшерделәр.

10.12.2016
8-9 нчы сыйныфта  “Коррупция- уйланып чыгарылган яки кирәклелек» темасына сыйныф сәгате уздырылды. Өлкән сыныфлар өчен сыйныф сәгате дискуссия рәвешендә алып барылды. Укучылар тарих дәресләреннән белгәнчә, Иван Грозный һәм Петр 1 вакытында булган, ришвәт ечен җәзаларны искә төшерделәр. Коррупцияне  булдырмау юлларын эзләделәр. Тиздән укучылар олы юлга басачаклар, һәм алар бервакытта да закон бозмаслар дип, ышанып калабыз.

10.12.2016
9 нчы декабрь көнне халыкара коррупция белән көрәшү көне булганлыктан, Печищи мәктәбендә сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Моннан тыш, 9 нчы сыйныфта коррупциягә каршы видеофильм карадылар.  Фильмны караганнан соң, аның турында әңгәмә оештырылды. Дискуссия барышында беркем дә читтә калмады. Без аларның бу ситуацияләрдә калмаслар дип уйлыйбыз, тормышта гадел кешеләр булырлар дип, ышанып калабыз.

10.12.2016
Печищи мәктәбенең башлангыч сыйныфларында “Нәрсә ул коррупция?» дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Аның максаты булып, балаларда коррупция турында күзаллау булдыру, һәм аның нәрсәгә китереп җиткергәнлеген аңлату иде. Алар укытучыны тыңлап кына калмадылар, әңгәмәдә дә катнаштылар. Соңыннан кечкенә генә тест үткәрелде. Иң мөһиме балалар бу проблеманы хәзер аңласыннар һәм гадел, тәртипле булып үссенәр иде.

09.12.2016
9 нчы декабрьдә  коррупция белән халыкара көрәшү көнне Печищи мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Мәдәният йортына Полякова Г.В. һәм Нургалиева Ю.Ю. нага кунакка бардылар.Алар балалар өчен “Коррупция  әкиятләрдә”дигән чара үткәрделәр. Алып баручылар аларның яраткан әкиятләренең эчтәлекләрен үзгәрттеләр. Һәм аларны ришвәт алучылар итеп күз алдына китерттеләр, ришвәт алуның  начар икәнлеген аңлаттылар. Чара ахырында балаларның яраткан мультфильмнары күрсәтелде.

07.12.2016
Печищи мәктәбендә укытучылар өчен өйрәтү семинары булып узды. Аны завучлар киңәшмәсендә булган материаллар ярдәмендә Куприянова А.Н. үткәрде.Ул бик сорауларга тукталып китте. Иң беренче чиратта, чыгарылыш имтиханнарындагы үзгәрешләр, аларның үткәрелү вакыты турында мәгълүмат иде. Аннан соң слайдлар, презентацияләр ярдәмендә 1 нче чирекнең нәтиҗәләре белән таныштырды. Слайдларда бөтен районның да күрсәткечләрен дә күреп булды. Анастасия Николаевна укытучының һөнәри стандартның эчтәлеге һәм аны үтәү бик мөһим икәнен исбатлап китте.Укытучыларга үз эшендә тагы да яхшырак эшләргә кирәклегенә басым ясады.

06.12.2016
Сишәмбе көнне Печищи мәктәбендә директор каршында чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмә башында Хафизов А.Ф. конференциядә катнашкан барлык укытучыларга даүзенең рәхмәтен җиткерде. Соңыннан традиция буенча электрон журнал һәм яңалыклар лентасын яктыртты. Коммуналь хезмәт күрсәтүне дә Дәүләт хезмәт күрсәтү порталы аша түләргә кирәклеге, килгән хатлар белән дә таныштырды. Антонова Т.в. булачак чаралар белән таныштырды. Мәктәп завучы Куприянова А.Н.уку буенча сорауларны яктыртты.

06.12.2016
Печищи мәктәбендә булачак беренчеләр белән эш башланды. Шимбә көнне ата-аналарга ата-аналар җыелышы үткәрелде. Аларга булачак  укытучыларын Антонова Т.В.тәкъдим иттеләр. Ата-аналар алдында мәктәпнең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Куприянова А.Н. чыгыш ясады, ул булачак беренче сыйныф укучысы нәрсә белергә тиешлеге турында сөйләде. Антонова Т.В. аның чыгышын дәвам итте.

06.12.2016
Печищи мәктәбендә чираттагы линейка узды, анда мәктәпнең барлык укучылары да , укытучылары да катнашты. Кизү торган, 5 нче сыйныф укучылары, узган атнада булган кисәтүләр белән таныштырдылар. Соңыннан өлгереш турында сүз алып барылды. Кызганычка каршы, икелеләрнең саны кимимичә, арта гына бара. Һаман шул ук укучылар лидер булып баралар. Бу атнада булачак чаралар белән Антонова Т.В. таныштырды.Линейка ахырында мәктәп директоры Хафизов А.Ф.КЭС-БАСКЕТ та 3 нче урын алган кызлар командасына баллы приз тапшырды.


05.12.2016
5 нче декабрьдә Татар Борнашы авылында “Үзеңнең тамырларыңны онытмый яшәргә кирәк”дигән туган якны өйрәнү буенча 5 нче муниципаль эзләнү конференциясе узды.Анда Печищи мәктәбенең укучылары да катнашты. “Беренче адымнар” номинациясендә 2 нче сыйныф укучысы Лемехов Давид (җитәкчесе Антонова Т.В.), 7 нче сыйныф укучысы Васильева Вероника «Туган якны өйрәнү әдәбияты» секциясендә (җитәкчесе Куприянова А.Н.), Верониканың сыйныфташы Гиниятулова Гүзәл “Авылдашлар”(җитәкчесе Фокеева Е.С.) номинациясендә чыгыш ясадылар. Укучыларның чыгышлары презентацияләр белән үрелеп барды. Ә Васильева Вероника  тагын бер эш әзерләде, ул Печищи буенча туристик маршрутны видеофильмга төшереп читтән торып конкурста катнашты. Аңа бу эшендә җитәкчесе Корнева Н.Г. ярдәм итте. Хәзер нәтиҗәләрен генә көтәргә калды.

 

05.12.2016
Казанның 132 нче мәктәбендә янгын чыгу очрагы булганлыктан, Печищи мәктәбендә дә сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар булган трагедия турында белделәр, аның азагы нәрсә белән беткәнлеген ачыкладылар. Сыйныф җитәкчеләре янгын вакытында үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге, беренче ярдәм кулын күрсәтү кагыйдәләре белән таныштылар. Укытучылар тагын бер кат мәктәпнең эвакуация планын искә төшерделәр. Соңыннан инструктажларга кул куелды.

05.12.2016
Шимбә көнне Печищи мәктәбенең кунагы булып Владик Парфенов килде. Ул шахмат турнирында катнашырга үзенең ризалыгын бирде. Атаклы шахматисткабыз Борисова Зарина бу юлы судья ролендә булды. Кемнәр шахмат уйный белми, алар шашка уйнадылар. Владик барлык партияләрдә дә җиңүче булды, шуңа күрә ул шахмат турнирында җиңүче булды. Линейкада Владикка мәктәп укучыларыннан бүләкләр тапшырылды.

05.12.2016
3 нче декабрьдә, шимбә көнне, Печищи мәктәбендә сәламәтлек көне узды. Аны 2-9 нчы сыйныф укучылары өчен оештыручы Антонова Т.В. һәм физкультура укытучысы Хәмзин Р.Ә.әзерләде. Балалар өчен “Күңелле старт”үткәрелде. Ярышта 2 команда катнашты “Суалчаннар”һәм “Тюбиклар”. Балалар тизлектә генә түгел, көчләрен дә сынаштылар. Командалар өчен гер күтәрү конкурсы да оештырылды. Бу ярышларда көчлеләрне табып булмады, чөнки аларның көчләре тигез булды. Без аларны котлыйбыз!

05.12.2016
Печище мәктәбендә экодәрес үтте. Анда  калдыклар  һәм аларны дөрес итеп куллану турында сүз алып барылды. Моңа мисал итеп, пластик стаканнардан ясалган  кар бабай булды. Шуңа күрә мәктәптә икенчел материаллардан ясалган әйберләрдән конкурс игълан ителде. Бу конкурста барлык сыйныфлар да актив катнашыр дип, өметләнеп калабыз.

03.12.2016
Печищи мәктәбендә экодәрес узды. Аны оештыручы Антонова Т.В. үткәрде, ул калдыкларның хәзерге вакытта күп булуы турында сөйләде. Бу дәреснең максаты, укучыларга бу проблеманың бик җитди икәнлеген җиткерү иде.Презентация слайдларында дөньядагы зур чүп базларын күрергә мөмкин иде. Татьяна Валентиновна калдыклар белән ничек  эш итәргә кирәклеге турында сөйләде. Укучылар укытучыны тыңлап кына калмадылар, хәтта дискуссиядә дә катнаштылар. Соңыннан балалар практик бирем үтәделәр һәм мультфильм  карадылар. Бу чарадан соң укучыларның табигатькә карашы үзгәрер дип  ышанып калабыз.

03.12.2016
Печищи мәктәбендә инвалидлар декадасы башланды. Аның кысаларында мәктәп укучылары ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә хәлләреннән килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар. 8 нче сыйныф укучылары үзләренең сыйныф җитәкчесе Ситникова А.И. белән Ситдикова Н.Н. га бардылар, аңа су алып килергә, кар көрәргә булыштылар. 6 нчы сыйныф  малайлары Ибраһимова Х., 7 нче сыйныфлар – Полякова Е. Га бардылар. Өлкән кешеләр балаларның килүенә бик шатландылар һәм үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр. Бу барулар еш кабатланып торасын без инде беләбез, чөнки кыш ае җитте. Шуңа күрә безнең ярдәмебез аларга кирәклеген беләбез. Балалар аларны онытмабыз дип, сүз бирделәр.

02.12.2016
2 нче декабрь көнне бөтен дөньяда “Белем-Җаваплылык- Сәламәтлек” дигән ачык дәрес узды.Ул СПИД белән көрәшүгә корылган иде. Аның оештыручысы социаль-мәдәни инициатива фонды. Бу акциягә Печищи мәктәбенең 5-9 нчы сыйныф укучылары да кушылды.Укучылар видеодәрес карадылар, аны “Шимбә көн хәбәрләре”нең авторы һәм алып баручысы Сергей Брилев алып барды.Балалар тагын бер кат ВИЧ- инфекциянең СПИДтан нәрсә белән аерылганына игътибар иттеләр. Видеодәрестән соң, әңгәмә оештырылды.


01.12.2016
1 нче декабрьдә Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көне иде. Бу көнне җәмгыятьтә СПИДка каршы профилактика үткәрү һәм вакытында дәвалану турында  сүз алып барылды. Печищи мәктәбенең барлык сыйныфларында сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Һәрбер сыйныф җитәкчесе СПИД авыруын булдырмау турында һәм сәламәт тормыш алып барырга кирәклеге турында сөйләделәр. Сыйныф сәгатьләре әңгәмә рәвешендә, презентация белән үрелеп барды. Соңыннан СПИДтан үлүчеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Балалар бу авырудан бернинди акча белән дә котылып булмаячагын, аңлаганнар дип ышанып калабыз.

01.12.2016
Бу атнада 5 нче сыйныф кизү  торачак. Аларның сыйныф җитәкчесе Корнева Н.Г. өстәл теннисы буенча турнир үткәрү буенча тәкъдим ясады. Хәзер менә тәнәфес вакытларында, балалар теннис уйнарга ашыгалар. Атна ахырында җиңүчеләр билгеле буласак. Барысына да уенда уңышлар телибезҺ

29.11.2016
29 нчы ноябрьдә Печищи мәктәбендә мәктәп директоры Хафизов А.Ф. каршында чираттагы киңәшмә булды. Ул башта гадәт буенча электрон журналларның тутырылышы турында әйтеп үтте, тиздән булачак конференция турында тулырак итеп сөйләде. Киңәшмә ахырында Антонова Т.В. сыйныф җитәкчеләрен бу атнада узачак чараларда актив катнашырга чакырды.

29.11.2016
Печищи мәктәбендә яңа уку атнасы гадәти линейка белән башланып китте. Гадәт буенча кизү сыйныф чыгыш ясады. Ә Сәләхова Элвира  укучыларның өлгерешләре белән таныштырды. Кызганычка каршы,” ике”ле алучылар вакытында билгеләрен төзәтмиләр.Укытучылар аның чыгышын дәвам иттеләр. Антонова Т.В. бу атнада булачак чаралар белән таныштырды.

28.11.2016
28 нче ноябрьдә Печищи мәктәбенә Таттелеком компаниясенең хезмәткәрләре килде. Алар укытучыларны үзләренең компанияләренең тәкъдимнәре белән таныштырдылар. Тулырак “Летай” телефон элемтәсенең “1” һәм “Лимитсыз Яңа ел”тариф планы турында сөйләделәр. Күп кенә укытучыларыбыз бу тәкъдим белән кызыксынып, шунда ук бу элемтә белән килешү төзеде. Калганнары Таттелеком офисларына мөрәҗәгать итә алалар.”

28.11.2016
Печищи мәктәбендә әниләрнең кул  эшләреннән торган күргәзмә оештырылды. Бу күргәзмә- Әниләр көне алдыннан оештырылган иде. Әниләр тарафыннан төрле- төрле эшләр башкарылган: кемдер бәйләнгән әйберләр, кемдер тозлы камырдан ясаган, бәйләнгән уенчыклар да бар иде. Элмәк белән эшләнгән әйберләрне Сочнева Юлия Владимировна алып килде.Ә Портнова Анастасия Фоатовна үзенең улына  орнаментлар белән бәйләгән читекне тәкъдим итте. Васильева Верониканың әнисе Борисова Марина  үзенең бик күп эшләрен биреп җибәргән.Аның шөгыле кызы Вероникага да күчкән. Без талантлы балаларның, әниләре дә талантлы дигән фикергә килдек.

28.11.2016
Әниләр көне алдыннан,  Печищи мәктәбендә  концерт булып узды. Әниләре каршысында кечкенәләр дә, олылар да чыгыш ясады. Концертны Алексеева Алена һәм Симачева Ангелина алып барды. Матур шигырьләр җырлар белән үрелеп барылды. Әниләр турында сценка да барысының да күңеленә хуш килде. Концерт барышында Антонова Т.В. әниләрнең игътибарын оештырылган күргәзмәгә җәлеп итте. Күргәзмәдә  әниләрнең портретлары, фотографияләре, кул эшләре күрсәтелгән иде. Концерт кечкенәләрнең чыгышлары белән тәмамланды. Бәйрәм белән, кадерле әниләребез!

28.11.2016
Печищи мәктәбенең 9 нчы сыйныфында  чираттагы  ата-аналар җыелышы булды. Гадәт буенча анда укучыларның ата-аналары, мәктәп администрациясе, укытучылар катнашты. Әлбәттә, төп сорау- имтиханнарга әзерләнү иде. Һәр укытучы үз фәне буенча имтиханнарга әзерләнү ничек барганлыгы турында сөйләде. Өй эшләренең дә ничек үтәлгәнлекләре турында да хәбәр ителде. Ата- аналарга балаларны контрольга алу турында киңәшләр бирелде. Укуларына, тәртипләренә анализны Кприянова А.Н. һәм Хафизов А.Ф. ясады. Ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

25.11.2016
25 нче ноябрьдә  Печищи мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды. Ул беренче чирекнең нәтиҗәләренә багышланган иде. Җыелыш “Ак Барс Мед” хезмәткәрләренең чыгышыннан башланып китте. Алар иске полисларны яңаларына алыштырырга кирәклеге турында сөйләделәр. Аннан уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Куприянова А.Н. 1 нче чирекнең нәтиҗәләре белән таныштырды, дәрес калдыручылар турында да сөйләде.  Ул чыгарылыш имтиханнарындагы үзгәрешләр турында әйтеп үтте. Җыелышка  Хафизов А.Ф. йомгак ясады.Җыелыш Әниләр көненә багышланган концерт белән тәмамланды.

25.11.2016
Печищи мәктәбе укытучысы Антонова Т.В. 25 нче ноябрьдә Буа шәһәренең лицей-интернатында  “Башлангыч сыйныфларда УУГ оештыруда хәзерге заман дәресләренең мөмкинлекләре” дигән регионара семинарда катнашты. Татьяна Валентиновна 2 нче сыйныф укучылары белән “Гадәти булмаган зоопарк” дигән чара  күрсәтте. Чара бик кызыклы килеп чыкты. Антонова Т.В. үзенең эше өчен сертификат алды.Аның эше семинарның материаллар җыентыгына керәчәк.

23.11.2016
Алда әйтелгәнчә, Печищи мәктәбенең укучылары  татар теленнән “Беренчелек” халыкара дистанцион олимпиадада катнаштылар. 4 укучы, 7-9 нчы сыйныф укучылары, Васильева Вероника, Облизина Валерия, Мысик Виктория  һәм  Борисова Зарина  олимпиада сорауларына җавапларны октябрь ахырында җибәрделәр. Күптән түгел генә аның нәтиҗәләре билгеле булды.Барлык кызлар да 1 нче дәрәҗәдәге Дипломнар белән бүләкләнделәр. Татар теле укытучысы Зиннәтуллина Г,Г. да җиңүчеләрне әзерләгән өчен Диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

23.11.2016
Печищи мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Гиниятулова Гүзәл “Чәчәк ат, минем Татарстаным!” дигән конкурста җиңүче булды .Бу конкурс сентябрь аенда игълан ителсә дә, нәтиҗәләре хәзер генә ясалды. Гүзәл үзенең эшендә, туган ягына, Татарстан Республикасына үзенең мәхәббәтен аңлаткан. Без Гүзәлнең уңышларына бик шатландык, чөнки талантлы кеше бөтен җирдә дә үзенең талантын күрсәтә белә. Афәрин, Гүзәл!

23.11.2016
Печищи мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучылары “Боз өстендә сак булырмын” дигән конкурста актив катнаштылар. Мәктәп этабында яхшы эшләр сайланып алынды. Бу- Борисов Дима(1 кл.), Сочнева Елена( 2 кл.), Тарасова Света( 3 кл.) эшләре иде. Хәзер нәтиҗәләрен генә көтәсе калды. Без укучыларның иҗади сәләтләрен ачып кына калмыйча, аларның бозда да игътибарлы булырлар дип ышанып калабыз.

23.11.2016
Сишәмбе көнне  Печищи мәктәбенең 6-8 нче сыйныф укучылары өчен чираттагы сынау булды. Барлык республика мәктәпләренең укучылары да инглиз теленнән диагностик тестлар үттеләр. Тестлар фән һәм  мәгариф министрлыгы тарафыннан үткәрелде. Балалар офф-лайн режимында махсус бланкларга җавапларын урнаштырдылар. Барысы да нәкъ имтихандагы шикелле булды. Бу сынауларны узганнар дип ышанып калабыз.

22.11.2016
21 нче ноябрьдә Печищи мәктәбендә чираттагы линейка булып узды. Гадәтәгенчә, ул кизү торган сыйныфның отчетыннан башланды.7 нче сыйныф укучылары үзләренең кисәтүләрен әйттеләр. Башлангыч укучылары үзләренә карата  шелтәләр ишеттеләр.Уку өлгереше турында Сәләхова Элвира чыгыш ясады. “Икеле” билгесен өлкән сыйныфлар гына түгел, хәтта башлангыч сыйныфлар да алалар. Линейка ахырында мәктәп директоры Хафизов А.Ф.  баскетбол буенча 3 нче  урын алган кызларны котлады. Шулай ук татар теленнән “Беренчелек” олимпиадасында катнашкан  җиңүчеләргә диплом тапшырды.

22.11.2016
22 нче ноябрьдә, сишәмбе көнне, Печищи мәктәбендә директор янында киңәшмә узды. Мәктәп директоры Хафизов А.Ф. гадәтәгечә гәҗитләргә язылу,, электрон журналлар  һәм мәктәпнең яңалыклар лентасы турында сөйләде. Ул Әниләр көненә  һәм инвалидлар декадасына булган эшләрнең планы белән таныштырды. Бу чараларда актив катнашырга эндәде. Директор чыгышын завуч Куприянова А.Н. һәм оештыручы Антонова Т.В. дәвам итте.

21.11.2016
20 нче ноябрьдә “Географик диктант” дигән Бөтендөнья акциясе үтте. Анда төрле яшьтәге кешеләр катнашты, ул Казан Федераль Университетында узды. Теләүчеләр КФУ аудиторияседә 500 ләп кеше җыелган иде. Алар арасында Печищи мәктәбенең география укытучысы Корнева Н.Г. да бар иде. 45 минут эчендә алар 24 сорауга җавап бирергә тиеш иделәр. Нәтиҗәләрен әйтмәсәләр дә, Надежда Георгиевна үзенең катнашуы һәм үзенең белемнәрен тикшереп каравы белән канәгать калды.

16.11.2016
Печищи  мәктәбенең  башлангыч  сыйныф  укучылары үзләренең укытучылары Антонова Т.В. белән  Шарлавык  чишмәсе янына экскурсиягә бардылар. Алар кыш җиткәч, табигатьтә нинди үзгәрешләр булганын  күзәттеләр. Топольләрнең яфракларын коюын, елгада боз катуын күрделәр. Чишмәдән аккан  суны күзәттеләр. Кондызлар ясаган буаны кызыксынып карадылар. Кайберәүләр буада кондызлар яшәгәнлеген белмәгәннәр дә икән. Балалар бу экскурсиядән  бик канәгать кайттылар.

 

  

14.11.2016
14 нче ноябрьдә, дүшәмбе көнне, Печищи мәктәбендә чираттагы линейка булып узды. Гадәт буенча, кизү торган сыйныфны   тыңлап, үткән атнаның нәтиҗәләре чыгарылды. Сәләхова Элвира өлгереш турында сөйләде. Аны укытучылар да дәвам иттеләр. Оештыручы Антонова Т.В. тәрбия эшләренә йомгак ясады. Ә линейка позитив ноктада тәмамланды. Мәктәп директоры Хафизов А.Ф. 9 нчы сыйныф укучысы Мысик Викторияне туган көне белән котлады. Аның котлавына барлык укучылар да, укытучылар да кушылды.

13.11.2016
13 нче ноябрьдә алгебра буенча беренче тур олимпиадасы булды. Ул Министырлык тарафыннан талантлы укытучыларны ачыклау өчен уздырылды. Печищи укытучысы Фокеева Е.С. анда катнашты. Бу аның беренче катнашуы гына түгел. Якын арада аның нәтиҗәләре билгеле булачак, 2 турга узганмы икәнен беләчәкбез. Декабрь аенда шундый ук олимпиадалар геометриядән, физикадан һәм информатикадан булачак.

12.11.2016
5 нче сыйныф укучылары «Өйрәнәм.Ру” белем бирү платформасында теркәлделәр һәм эшли дә башладылар. Хәзерге вакытта малайлар бик кызыксынып математикадан биремнәр эшлиләр. Алар мисаллар, мәсьәләләр чишеп кенә калмыйлар, аларны бәялиләр дә. Балаларны алда бик күп олимпиадалар көтә. Аларга уңышлар телибез!

10.11.2016
9 нчы ноябрь көнне Арчада” Рухи- әхлакый тәрбия бирүдә  милли- мәдәният компонентлары” дигән темага  2 нче Халыкара конференция булды. Югары Ослан районын   Печищи мәктәбеннән Зиннатуллина Г.Г. һәм Корнева Н.Г. яклады. Аларның эшләре төрле  секцияләрдә тыңланылды. Корнева Н.Г. милли үзенчәлекләрнең шәхес тәрбияләүдә туган якның табигате мөһим роль  уйнавын сөйләде. Зиннатуллина Г.Г. “Укучыларга рухи- әхлакый тәрбия бирү- әдәбият укытучысының төп вазыйфасы”дигән темага чыгыш ясады. Укытучыларның эшләре  конференция материалларының җыентыгына кертелде. Алар эшләре өчен- Сертификатлар алдылар.Б ез үзебезнең укытучыларыбыз белән горурланабыз, чөнки алар гади тыңлаучылар гына түгел, ә үзләренең эшләрен  яклап, актив катнашучылар рәтендә иде.

10.11.2016
4 нче ноябрьдә  Рәсәйнең иң яшь бәйрәме-  Халыклар бердәмлеге көне билгеләп узылды. Балалар бу вакытта каникулларда иде. Шуңа күрә 6 нчы сыйныфта сыйныф сәгате соңарып кына, 9 нчы ноябрьдә үткәрелде. Сыйныф җитәкчесе аларга хәзерге вакытта Рәсәйнең хәле турында сөйләде .Презентация    слайдларында күренекле рәссамнарны, шәхесләрне күрделәр. Мөхәмәтчин Самат 1612 нче елда Минин һәм Пожарскийның җиңүе турында сөйләде. Сыйныф сәгате ахырында Рәсәй законнарын белүләре турында викторина булды.


10.11.2016
"Печище" Муниципаль унитар предприятиесе  директоры Е. Г. Каляканова һәм   Печище халкының инициатива  төркеме     1 нче Май урамында  салкын су торбасындагы аварияне  бетерү эшендә  катнашты . Авария су торбалары тузу аркасында килеп чыккан.  . Хәзерге вакытта  ике метр су үткәргеч торбалары  алыштырылды,  су мәсьәләсе хәл ителде.

08.11.2016
МУП "Печище" х езмәткәрләре  Искра урамындагы  су колонкасына  ремонт ясадылар.

08.11.2016
Зур техника көче белән    куп кар яву  нәтиҗәләре бетерелде.  Печище авыл урамнарын   юеш кар боткасыннан    һәм калеяләрдән  чистарттылар.

 

07.11.2016
Печище авылында подрядчы оешма  тарафыннан  2015 елда Республика программасы кысаларында  куелган,    төзек булмаган  урамнарны яктырту фонарьлары  алыштырылды.   Алыштыру  гарантия срогы  буенча эшләнде.

03.11.2016
Печище авылында    янгынга  каршы   тору  буенча әзерлекне  тикшерү! " ТР буенча  Федераль янгынга каршы хезмәтенең 8 нче отрядының 112Янгын часте " (ПЧ 112 ТР буенча ФПС) хезмәткәрләре Печище авылында   барлык янгын гидранты һәм янгын сүндерү сулыклары торышын тикшерде.

02.11.2016
Сишәмбе көнне, 1 нче ноябрьдә, Макыл мәктәбендә “Без яшәгән туган ягыбызны, киләчәк буын өчен саклыйк” дигән ачык экологик конференция булып узды.Барлык чаралар да кебек үк, ул Югары Ослан районының 85 еллыгына багышланган иде. Анда 2 нче сыйныф укучысы Портнов Иван белән аның җитәкчесе Корнева Н.Г. катнашты. Ваня жюри тарафына “Агачлар- табигатьнең тере һәйкәлләре” дигән проект  тәкъдим итте. Ул авылыбызның Шарлавык чишмәсе янында үскән горур топольләр турында сөйләде. Докладтан тыш Ваня видеофильм  һәм  презентация  күрсәтте. Бу эзләнү эшләре узган елдан ук алып барылды . Кызганычка каршы, Ваня призер була алмады, ләкин ул-афәрин. Эш авторлык эше булса да, бәяләнелмәде.Хәтта проект эшендә эшләгән укытучыларның исеме дә телгә алынмады. Ләкин шулай да, Иван табигатьне саклау эше өчен, Диплом белән бүләкләнгән. Иванга киләчәктә уңышлар телибез!

 

01.11.2016
Былтыр өйрәнелгән “Яссылыктагы координаталар” темасы  буенча 7 нче сыйныф укучылары үзләренең кызыксынуларын күрсәттеләр. Алар тарафыннан “Кызыклы зоопарк” альбомы төзелде. Быел бу проект өстендә эш дәвам ителде.Балаларга яңа рәсемнәр ясарга туры сызык линиясе графигы ярдәм итте. Бу теманы 7 нче сыйныф укучылары үткән елны үтсәләр дә, быел 1 нче чирек ахырында математика укытучысы Фокеева Е.С. 7 нче сыйныф укучыларын яңадан бу тема буенча шөгыльләнергә чакырды. Моның белән чынлап торып Васильева Вероника кызыксынды. Эш щле алга таба да дщвам итщчщк.

 

28.10.2016
"Чиста яр буе" экологик программасының   срогы  юк .  Җомга көнне, 28 октябрьдә,  Югары  Ослан  электр челтәрләре филиалы   хезмәткәрләре, салкын   булуга  да карамастан, Печище авылында яр буе полосасын җыярга  чыктылар.

11.10.2016
Гражданнарны кабул итү
11 октябрьдә   Печище  авыл җирлеге башлыгы Шәмсетдинов Александрның   гражданнарны кабул иту көне булды.. Кабул итүдә    физик затларның  салым түләү  буенча   эш оештыру, " агач утырту көне" акциясен оештыру буенча эш, җир мәсьәләләре  каралды.

10.10.2016.
Киңәшмә
10 октябрьдә  Печище  авыл җирлеге башлыгы Шәмсетдинов Александр авыл җирлекләре башлыклары   белән  киңәшмәдә катнашты.  Көн тәртибе буенча Югары Ослан районы Башлыгы урынбасары Осянин С.В.  чыгыш ясады.

08.10.2016
Көзге чакырылыш!
Печище авыл җирлеге башлыгы Шәмсетдинов Александр Башкарма комитеты секретаре Волкова Любовь  белән берлектә хәрби хезмәткә чакырылучыларның район үзәк хастаханәсендә медицина тикшерүе узу  кирәклеге турында  призывникларга  хәбәр итү эшен дәвам итәләр.  Медицина комиссиясе   11 октябрьдән  14 октябрьгә  кадәр эшләячәк.

08.10.2016
2016 елның 8 октябрендә Югары Осланда "Чемпион"  спорт комплексында VI район Спартакиадасы кысаларында теннис буенча ярышлар үтте. Әлеге спорт ярышында Печище авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты. Нәтиҗәдә район предприятиеләре һәм оешмалары арасында  безнең  команда 2 нче урынны  яулады!

07.10.2016
"Печище" МУП  хезмәткәрләре "Гремячка  тирәсендәге  коймаларны  торгызу эшләре башладылар. Яңа ике  койма секциясе  урнаштырылды, баганалар  ныгытылды.

06.10.2016
Печище авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре Красная поляна һәм Калинин урамнарны буенча урнашкан  яктырту линияләренә  ревизия   үткәрде.

05.10.2016
Агач  утырту көне
5 октябрьдә Агач  утырту көне  акциясе кысаларында Печище авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре, Печище  мәдәният йорты, авыл китапханәсе  хезмәткәрләре  мәктәп , китапханә янына 10 чыршы   утырттылар.  Чыршылар  балаларыбызны  һәм оныкларыбызны  үз матурлыгы белән озак еллар  сөендерер  дип өметләнәбез!

27.09.2016
Сишәмбе көнне, 27 нче сентябрьдә,”Талантлар ярминкәсе” фестиваленең сайлап алу этабы булды, анда өч мәктәптәп укытучылар коллективы чыгыш ясады.Печищи мәктәбенең конкурентлары Югары Ослан гимназиясе һәм мәктәбе иде. Жюри әгъзалары тарафына Печищи мәктәбе көзге кич утыруларны тәкъдим итте,анда Югары Ослан районында яшәүче өч милләт : русларны, татарларны, чувашларны берләштергән бәйрәмне күрсәтте.Бу кичтә өч телдә дә такмаклар һәм биюләр башкарылды.Мәктәпнең барлык укытучылары да үзләренең таланлы булуларын исбат иттеләр.Бәйрәм ахырында, балалар бакчасы мөдире Боева О.В., үзенең хезмәткәрләре белән милли ризыклар тәкъдим итте.

22.09.2016
Хәзерге вакытта бөтен ил ,яңа чыгачак банкнотларда  кайсы шәһәр рәсеме белән чыгачагына үз тавышын бирә. Казан да шулар арасында.Бүген Печищи мәктәбенең  укытучылар да, укучылары да “Без Казан өчен тавыш бирәбез” дигән халык  акциясенә кушылды. Яраткан шәһәребезне якларга телефон аша гына түгел,хәтта социаль челтәр аша да үз тавышларыбызны бирдек. Без ышанып калабыз, Казан шәһәре үз лидерлыгын югалтмас, чыгарылачак 200 сумлык купюраларда , шәһәребезнең символларын күрәчәгебезгә.

20.09.2016
20 нче сентябрьдә Печищи мәктәбенең 7-8 нче сыйныф укучылары арасында, Югары Ослан  районының 85 еллыгына багышланган “Район белгече” дигән викторина булып узды.Бу чараны география укытучысы  Корнева Н.Г.әзерләде. Аның кысаларында географик диктант үткәрелде. Командалар бик рәхәтләнеп, районга багышланган сорауларга җаваплар бирделәр.Балалар районда яшәүче милләт вәкилләренең гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Викторинаның җиңүчеләре булып, 8 нче сыйныф укучылары билгеләнде.

20.09.2016
Дүшәмбе көнне Печищи мәктәбендә традиция буенча үткәрелә торган мәктәпкүләм линейка узды. Ул кизү сыйныфның отчеты белән башланып китте. 8 нче сыйныф укучылары үзләренеңүткән атнада булган  кисәтүләре белән таныштырдылар. Укучыларның өлгерешләре турында Борисова Зарина чыгыш ясады.Кызганычка каршы, 7 һәм 9 нчы сыйныф малайлары берничәшәр “ике”ле алып “алдынгылар” рәтенә бастылар. Укучыларның тышкы кыяфәтләренә кисәтүләр белән мәктәпнең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Куприянова А.Н.чыгыш ясады.Ә линейканы тәрбия эшләре буенча оештыручы Антонова Т.В.тәмамлады, ул алда торган конкурслар белән таныштырды.

18.09.2016
18 нче сентябрьдә, якшәмбе көнне Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булды.Укытучылар һәм Печищи мәктәбенең хезмәткәрләре барысы да сайлауларда катнаштылар.Коллективның бер өлеше, үзләре беркетелгән сайлау җирлегенә барса, бер өлеше башка җиргә беркетелгән таныклык белән сайлауга бардылар. Җитәкчеләргә хас булганча, беренчеләрдән булып мәктәп диреторы Хафизов А.Ф. тавыш бирде. Ә башлангыч сыйныф укытучысы Антонова Т.В. Киров поселыгында сайлау комиссиясендә эшләде. Яхшы тормышка өметләнеп, без үзебезнең тавышыбызны бирдек!

16.09.2016
14 нче сентябрь көнне Мәдәният йортында  изге Корбан бәйрәме  уздырылды.Печищи мәктәбенең укучылары да, үзләренең татар теле укытучылары Зиннатуллина Г.Г. да читтә калмадылар. 6 нчы сыйныф укучыларының көче белән сәхнә бизәлде. Бәйрәмнең алып баручысы Гүзәл Габделхәевна булды.Бәйрәмнең яшь талантлы җырчылары Васильева Вероника һәм Алексеева Алена кунаклар өчен татар җырларын башкардылар.Алардан Гүзәл Габделхәевна да калышмады, ул да сәхнәдән җыр белән китте. Бу көнне бик күп котлаулар яңгырады, килгән кунакларны Мәдәният йорты мөдире Полякова Г.В.,Бөтендөнья татар конгрессының рәисе Давлетшина Г.И. һәм имам-хатыйб Гали хәзрзт Зиганшин да котлады.Бәйрәмнең кульминацион ноктасы булып- бәйрәм өстәле артында имам-хатыйбның Коръәннән сурәләр уку булды, соңыннан корбанга китерелгән хайванның итен мохтаҗ булганнарга таратты. Кунаклар бик канәгать калдылар,һәм бәйрәмне оештыручыларга үзләренең рәхмәтләрен әйттеләр.

14.09.2016
Печищи мәктәбенең  башлангыч сыйныфларында игелеклелек турында сыйныф сәгате булып узды.Укучылар “Игелеклелек” сүзенең мәгънәсен ачтылар һәм бу сүзнең бик мөһим сүз икәнлегенә төшенделәр. Алар сүзләрдән мәкальләр җыйдылар һәм аларны аңлаттылар.Балалар бик теләп төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләделәр, алар хәтта “изге эшләр агачы”н да утыртып, аның яфракларына үзләре эшләгән изге эшләрне дә яздылар. Шунысы шатландыра, балалар кешеләргә генә түгел, хайваннарга да булышалар.Сыйныф сәгате ахырырында “Игелеклелек юлында” җыры яңгырады.Балалар бу юлдан тайпылмыйча барырлар дип, ышанып калабыз!

13.09.2016
13 нче сентябрьдә Печищи  мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды. Мәктәпнең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Куприянова А.Н. узган уку елының нәтиҗәләре белән таныштырды.Кызганычка каршы, укуның сыйфаты түбән, бары тик 29% кына, шуңа күрә Анастасия Николаевна ата-аналарга укучыларның белемнәрен күтәрү өчен нишләргә кирәклеге турында үзенең киңәшләрен бирде.Оештыручы Антонова Т.В. тәрбия эшләре буенча уңышлар белән бүлеште.Мәктәп эшенә нәтиҗә ясап мәктәпнең директоры Хафизов А.Ф. чыгыш ясады. Чыгышы ахырында, ул ата-аналарга тагын бер кат балаларның  кагыйдәләрен бозмыйча гына йөрүләрен сорады. Ә фельдшер Галимзянова Н.Д. вакцинациянең мөһимлеге турында сөйләде. Соңыннан ата-аналар сыйныфлар буенча таралып, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

13.09.2016
Узган уку елы ахырындагы “Оныклар Җиңү бәйрәмен ясыйлар” дигән темага 4 нче республика рәсемнәр конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды.Анда Печищи мәктәбеннән Уваров Януар да катнашкан иде, һәм ул “Иҗади якын килүе” өчен грамота белән бүләкләнде. Бу бәйгедә җиңүче Уваров Януарны һәм җитәкчесе Зиннатуллина Г.Г. җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләсе уңышлар телибез!


 

09.09.2016
Игелеклелек атналыгы кысаларында Печищи мәктәбендә “И гелеклелек дөньяны коткара” дигән тема астында сыйныф сәгатьләре булып узды. Аның максаты  укучыларда игелеклелек тәрбияләү, тирә-юньдәге кешеләргә ихтирамлылык һәм толерантлылык тәрбияләү күздә тотылды. Сыйныф сәгате барышында укучылар белән нәрсә ул игелеклелек, нәрсә ул усаллык турында бәхәсләр алып барылды.Алар шигырьләр укыдылар, мәкальләрне искә төшерделәр һәм үзләре Игелеклелек кагыйдәләрен чыгардылар.Чара ахырында барысының да көчләре белән “Игелеклелек” синквейнын төзеделәр.Без укучыларыбызның бары тик изге эшләр генә эшләүләренә ышанып калабыз.

09.09.2016
8 нче сентябрьдә  Печищи  мәктәбендә Халыкара  укый-яза белүчеләр көнен  билгеләп уздылар, шуңа карата төрле чаралар үткәрелде. Рус теле укытучысы Баймяшкин Н.С. 9 нчы сыйныфта “Укый-яза белүчеләр дәресе” үткәрде. Ул укучыларга телнең, сөйләмнең бөеклеге турында сөйләде. Кызганычка каршы, рус теле төрле сынауларга дучар ителә: гәҗитләрдә, радио һәм телевидениедә башка телләрдән кергән сүзләрне очратасың. Күпчелек сүзләр рус телен ямьсезләтә.Барлык рус теле дәресләрендә дә  бу көнгә багышланган бишминутлыклар узды. Без укучыларның үз телләрен бозмыйча, матур сөйләмнәре булачагына ышанып калабыз.

07.09.2016
Куркынычсызлык айлыгы кысаларында 7 нчы сентябрьдә Печищи мәктәбендә уку эвакуациясе узды, анда укучыларның, укытучыларның һәм мәктәп персоналының үз-үзләрен тотышларына йогынты ясалды. Кызганычка каршы, гадәттән тыш хәлләр вакытында кешеләр югалып калалар, шул максаттан чыгып эвакуация уздырылды. Шомлы кыңгырау тавышыннан соң,  мәктәптә булган барлык кешеләр дә бинаны тавышсыз гына калдырып, билгеләнгән урынга чыктылар.Безнең мәктәптә гадәттән тыш хәлләр булмас, бу бары тик уку гына булып калыр дип, ышанып калабыз.

 

03.09.2016
3 нче сентябрь көнне терроризга каршы көрәш белән беррәттән, Печище мәктәбендә Бесландагы трагедиянең 12 еллыгына багышланган линейка булып узды. Мәктәпнең уку буенча урынбасары Куприянова А.Н. 1 нче мәктәптә булган куркыныч вакыйгалар турында сөйләде. Шушы бәйрәм көнендә 1200 кеше, шул ук чиратта балалар да, тоткында булдылар. 3 көн дәвамында күпме михнәтләр күргән алар. Бернинди гаепсез балалар үлделәр. Без бу көннәр турында онытырга тиеш түгел. Линейка бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

19.07.2016
19 июльдә Печище  "МУП" хезмәткәрләре Декабристлар һәм Грузин урамнары буйлап  бурычлары  булган  кешеләр белән очраштылар.  Аларга бурычларны  вакытында  түләү  турында  уведомлениеләр бирделәр

18.07.2016
18 июльдә Печище авыл җирлегендәге стадионда, паркта  һәм  мәктәп яны  территориясендә  үләннәр чабылды.

17.07.2016
17 нче июльдә Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Зиатдинов Марат Печище авыл җирлеге  территориясендә  обход  үткәрде . Бү чара йомгаклары буенча район Башлыгы  йөкләмәләр  бирде: төзекләндерү буенча эшне көчәйтергә, юл билгеләренә даими рәвештә ревизия уздырырга ,  баганалардагы белдерүләрне  юк итәргә .  Каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны үз вакытында бышкаруга    җитди игътибар итәргә.

16.07.2016
16 июльдә Печище авыл җирлеге   депутатлары җыелышы узды, анда  шулай ук авыл җирлеге территориясендәге учреждениеләр җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр чакырылган иде. Авылны төзекләндерү эшләре  исемлеге төзелде, һәм  аларны үтәү  вакыты  билгеләнде, тирә-юнь территорияләрне  төзекләндерү  кагыйдәләре  белән  таныштырылды. Барлык физик затлар, вазыйфаи затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар тарафыннан, аларның оештыру-хокукый формасыннан бәйсез рәвештә авыл җирлеге территориясендә  кагыйдәләләрне үтәү мәҗбүри.
14.00 сәгатьтә Декабристлар урамында төзекләндерү һәм су белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча җыелыш узды.
Шулай ук бу көнне  территориядә  үләннәр чабылды, баганалар игъланнардан чистартылды.

07.07.2016
"Печище" муниципаль  унитар  предприятие директоры һәм  Башкарма комитеты секретаре   тарафыннан Печище авылында  яшәүчеләрнең    су белән тәэмин итү һәм каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен бурычлары мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрелде.

06.07.2016
Югары Ослан муниципаль районы Печище  авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре федераль трассаның беркетелгән  территориясен    җыештырдылар.  Чүп-чар  мусор  пакетларына  җыелды . Хөрмәтле машина йөртүчеләр,  юлларда   чисталыкны  саклагыз әле, чүпне  юлга  ташламагыз.

05.07.2016
5 июльдә 1 Май һәм Кызыл Яр урамнарында  яшәүче гражданнарының җыелышы узды . Көн тәртибенә  берничә сорау кертелгән иде, бу  салкын су  начар  агу мәсьәләсе  ,үзара  салым һәм каты көнкүреш  калдыклары  чыгару  сораулары, шулай ук 1 июльдә  авыл хуҗалыгы исәбен алу башлануы  турында чираттагы тапкыр искә төшерелде.

05.07.2016
Башкарма комитет   һәм үзәк урамда   яшәүче җирле халык көче белән    юл   буенда   үлән  чабу һәм чүп җыю  үткәрелә. Хөрмәтле   авыл халкы, каты көнкүреш калдыкларын чыгару  буенча  килешү  төземәгәннәрне  Печище МУП ка  килеп  килешүне    рәсмиләшрерүегезне сорыйбыз. Әйдәгез, чисталыкны саклыйбыз.. Чүп-чарны  машина  якшәмбе көнне 8:00 сәгатьтә җыя.

04.07.2016
Бүген  Печище  авыл җирлеге башлыгы ,   административ җәзалар  турында беркетмәләр төзү буенча вәкаләтле вәкил   буларак ,Печище авылының төзекләндерү кагыйдәләре мәсьәләсе буенча  обход  үткәрде.Гражданнар белән   әңгәмәләр  үткәрелде, төзекләндерү   кагыйдәләрен үтәмәүчеләргәг  кисәтү  ясалды , кисәтүне үтәмәгән  очракта  беркетмә төзелә  һәм административ комиссия  утырышында  карала.

01.07.2016
Печище  авыл җирлеге башлыгы Шәмсетдинов Александр Сергей улы «Буа  электр челтәрләре» компанисе  Югары Ослан районы филиалы  начальнигы  Караев   В.П.  белән  берлектә   Киров урамына  обход  ясадылар, обходның  максаты – Киров урамы буенча күп фатирлы йортлардан  мәктәпкә  кадәр тыкрыкта  урамнарны яктырту линиясе  сузу  мөмкинлеген  тикшерү.

27.06.2016
Бүген Печище  авыл җирлеге башлыгы  Шәмсетдинов А.С.  балигъ булмаган балалар һәм аларның хокукларын саклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында  катнашты . Аның эшендә район прокуроры урынбасары А.Р.Данилова һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Көн кадагында торган сорау – балаларның җәй көне су объектларында үз-үзләрен тотуы, өлкәннәрнең җаваплылыгы, мәгълүмати чаралар турында иде.Опека һәм тәрбиячелек органнарының баш белгече тагын бер кат Гаилә Кодексы законнарына тукталды. Балаларны нинди гаиләләрдән, нинди хәлләр аркасында гаиләдән балаларны тартып  алырга мөмкин икәнлеге белән таныштырды.

25.06.2016
Печище Башкарма комитеты   хезмәткәрләре   һәм  Декабристлар  урамы  халкы   уртак тырышлыгы  белән  Декабристлар урамы  белән Үзәк урам   борылышындагы    юлдагы чокырлар  күмелде.

24.06.2016
Печище  авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре   Киров һәм Красная поляна урамнары арасындагы тыкрыкның  үләннәрен чаптылар.
Печище  авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре   һәм  Печище  пристане  эшчеләре  яр буе полосасын    җыештырдылар  һәм   аннан  7 капчык чүп  җыелды.

24.06.2016
Киров урамында "зебра" барлыкка килде!
Киров урамы буенча,  Печище  мәктәбе  һәм   мәдәният йорты   каршысында   җәяүлеләр  өчен  юлны  аркылы чыгу     юл билгеләре куелды. Н.Я Ивановка  ярдәме өчен  рәхмәтебезне  белдерәбез.

23.06.2016
Печище  авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре   беркетелгән  Казан-Ульяновск федераль трассасы участогына  кабат чыктылар. Нәтиҗәдә,  5 капчык чүп  җыелды.

23.06.2016
Печище  авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре   көче белән  үзәк   юллар   буендагы  үлән чабылды .
Хөрмәтле Печище авылы  халкы, Печище авыл җирлеге территорияләрне төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә,  биналар, корылмалар һәм башка объектларның  тирә-юнь территориясендә  15  см  дан  озын   үләннәрне  чабуны   әлеге биналар, корылмалар һәм башка объектлар  милекчесе  гамәлгә ашыра. Җаваплы   кешеләр    биналар, корылмалар һәм башка объектларның  якын-тирә территорияләрен   җыюны   түбәндәге  территорядә  үткәрә:
ә) озынлыкка -   биналар, корылмалар, коймалар, төзелеш мәйданчыклары, сәүдә объектлары һәм башка объектларның  бөтен чикләре буена;
б) киңлеге  -  урамның   машиналар йөрү  юлы өлешенә кадәр  ,( Кагыйдәләрнең " 7.1.3  пунктында каралган очраклардан тыш).

22.06.2016
Урамда +30 °C  җылы   һәм күп кенә Печище авыл халкы   һәм  кунаклары инде күптән кызына   һәм су коена башладылар. Хөрмәтле Печище авылы халкы  һәм кунаклары, суда  үзеәңне  тоту  куркынычсызлыгы  турында онытмагыз!

18.06.2016
Печище   авыл җирлеге  Башкарма комитетына     асфальт   астыннан   су  тибеп  чыккан  дигән  хәбәр керде . "Печище" МУП директоры   тарафыннан   әлеге факт буенча  тикшерү нәтиҗәсендә   үзәк су челтәре   тишелу  ачыкланган. МУП хезмәткәрләре   ремонт  эшләрен  башладылар.

18.06.2016
Печище  авыл җирлеге башлыгы     гражданнарның   мөрәҗәгате буенча   Красная поляна  урамында   тикшерү    нәтиҗәләре   буенча     хокук бозулар кодексының  3.7  статьясы   "Этләрне урамда йөртү тәртибен бозу "   буенча  административ беркетмә төзелде   һәм  җәмәгать судына   җибәрелде.

17.06.2016
Декабристлар урамында   суүткәргечтә  авария  булды,  Тикшерү нәтиҗәсендә      су    торбасына   законсыз рәвештә "җәйге"   торба  тоташтыру  факты  ачыкланды    һәм  бу  авариянең   сәбәбе   булып  чыкты.  "Печище"  МУП  хезмәткәрләре  тарафыннын  су  торбасы  ремонтланды , законсыз  тоташтырылган торба  алып  ташланды..

30.05.2016
Печище  авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре    федераль трассаның беркетелгән   участогын    җыештырдылар, 15 капчык  чүп җыйдылар.

31.05.2016
Печище  авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре    Югары Осландагы  Я л һәм  мәдәният паркын  “ Сабантуй” бәйрәменә әзерләүдә  катнаштылар.   

27.05.2016
Җәйге кызу көннәр һәм шәһәр халкының отпуск көннәре башлану сәбәпле һәр  кеше  су коенып алырга каршы түгел.
Ләкин күп очракта бу  куркыныч хәлләр тудыра.Аларның күбесе үз-үзеңне суда тоту кагыйдәләрен белмәүдән   килеп чыга. Ә бит һәр кеше суда булган вакытта үзен ничек тоту һәм янәшәңдәге кеше куркыныч хәлдә калганда аңа ярдәм итү ысулларын белергә тиеш.
Пляжларда   массакүләм ял урыннарында тыела:
-    Аншлаглар булган җиргә керү;
-    Су объектларында куелган щитлар артына чыгу;
-    Моторлы һәм паруслы көймәләр янына якын килү, алардан сикерү;
-    Су яны территорияләрен пычрату;
-    Алкоголь эчкән килеш суга керү;
-    Суда туп белән уйнап, чума-чума эчкә керү
-    Бүрәнә һәм такта өсләрендә йөзү;
  Олыларга балаларның үзләрен генә су ягына җибәрмәскә.
Барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау бәхетсезлекләрдән саклап калачак.

25.05.2016
Печищи мәктәбенең 5 чыгарылыш укучысы өчен соңгы кыңгырау шалтырады. Бу көнне укучылар өчен җылы котлау сүзләре яңгырады. Аларны мәктәп директоры Хафизов А.Ф., авыл  җирлегенең рәисе Шамсутдинов А.С. һәм яшьләр эшләре буенча җитәкче  Федотов А. котлады, укучыларга һәм укытучыларга грамоталар тапшырды.

  

24.05.2016.
Печище  авыл җирлеге  Башкарма комитет  бинасында, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Хәкимҗанов Ленар Саетзянович гражданнарны шәхси кабул итү алып барды.Халык төрле сораулар белән  мөрәҗәгать итте, мәсәлән: су белән тәэмин итү, төзекләндерү кагыйдәләре,   җир  сатып  алу буенча  сораулар.

23.05.2016
Юл йөрү кагыйдәләре
Юл йөрү кагыйдәләре атналыгында, “Игътибар, балалар!» Дөньякүләм операция кысаларында Печищи мәктәбенең 5 нче сыйныфындв “Юл йөрү кагыйдәләре” дигән сыйныф сәгате узды. Аның максаты- укучыларда юл йөрү кагыйдәләрен бозмыйча, урамда һәм юлларда дөрес йөрүләренә ирешү. Чара барышында сыйныф җитәкчесе Фокеева Е.С. юл йөрү кагыйдәләренең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Презентация ярдәмендә “Юл этикеты”, юл билгеләре аңлатылды.Укучылар теоритик сорауларга җавап бирделәр, табышмакларны чиштеләр һәм “Юл йөрү кагыйдәләре” дигән почмак та әзерләделәр. Без укучыларның юл йөрү кагыйдәләрен бозмаслар дип, ышанып калабыз.

22.05.2016
"Бердәм Россия" партиясе әгъзалары   һәм Печище авыл җирлеге халкы     Дәүләт  Думасына  депутатлар  сайлауга  алдан тавыш бирүдә  катнаштылар.

20.05.2016
Печище авыл җирлеге  башлыгы  санитар-экологик инспекциясе белән берлектә  Захваткино  авылына  обход ясады.   Тикшерү  нәтиҗәсендә  төзекләндерү кагыйдәләрен   бозу  очраклары  ачыкланды, барлык хокук бозучыларга   җитешсезлекләрне бетерү сроклары билгеләнде.

19.05.2016
Печище авылында яңа микрорайонны   газлаштыру
Бер  минутка да эш тынмый. Бүгенге көндә подрядчы оешма    газүткәргеч  уза  торган барлык участокларда  грунт җәю   эшен  төгәлләде . Күрсәткечләр кую буенча эш  башланган.

19.05.2016  
Печище авыл җирлеге башлыгы Шәмсетдинов А. С. экологик инспекция баш белгече Р. Ф. Харисов белән берлектә Печище авылында  Киров урамында  обход  ясадылар  .Тикшерү нәтиҗәләре буенча төзекләндерү кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән, барлык хокук бозучыларга   җитешсезлекләрне бетерү сроклары билгеләнде.

 18.05.2016
Печище  ФАПында   яңа җылылык  системасы  урнаштыру  буенчы эш  башланган.  Якын арада яңа ишекне  урнаштыру  планлаштырыла.

16.05.2016
Бүген  Югары Ослан районының башлыгының урынбасары Осянин С.В. киңәшмәсенә Печищи мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Голубина Алеся чакырылган иде. Бу чакыруга ул үзенең сортта ирешкән нәтиҗәләре өчен иреште. Быел Алеся  Рәсәй чем пионы булды, республикада берничә турнирда җиңеп чыкты. Һәм бүген Осянин С.В. бик матур чәчәк бәйләме белән акчалата премия тапшырды.Без аның югары нәтиҗәләре өчен шатланабыз, киләчәктә дә  уңышлар, имтиханнарны яхшы тапшыруын телибез.

16.05.2016
Минем гаиләм- минем байлыгым.
Печищи мәктәбенең 5-6 нчы сыйныфларында  “Минем гаиләм- минем байлыгым” темасына сыйныф сәгате узды. Аны Фокеева Е.С. һәм  Зиннатуллина Г.Г. уздырды. Сыйныф сәгатенең максаты- балаларның үз гаиләләренә ихтирамлылык, мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Сыйныф сәгате барышында балалар үзләренең гаиләләре турында сөйләделәр. Гиниятулова Гүзәл, Облизина Валерия һәм Абдуллина Сөмбел фотографияләр буенча бик кызык итеп сөйләделәр. Шуннан укучылар гаилә әгъзалары турында табышмакларга җаваплар эзләделәр, мәкальләр һәм җырларны искә төшерделәр.Сыйныф сәгате тәмамланганда, гаилә- кеше тормышында иң мөһим роль уйный дигән нәтиҗә чыгардылар.

14.05.2016
Печище  авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре    административ  бина   территориясендә   үләннәрне чаптылар. Шулай ук,  Печище авылы  үзәк юллар   буенча чүп-чарны җыйдылар

10.05.2016
Печище авыл җирлеге  административ бинасын  төзекләндерү дәвам итә . Бүгенге көндә  фасад ясалган, стеналар буялды, мөмкинлекләре  чикләнгән  кешеләргә   уңайлы булсын өчен пандус куелды.

10.05.2016
Печище  авыл җирлеге  Башкарма комитеты   һәм мәдәният хезмәткәрләре    электр баганаларын  буядылар  һәм   клуб  тирәсендә    үләнне чаптылар.

07.05.2016
үлемсез полк
7 нче май көнендә Печищи мәктәбенең укытучылары һәм укучылары дөньякүләм “Үлемсез полк2 акциясендә катнаштылар. Укучыларның берничәсе Антонова Т.В. җитәкчелегендә велосипедта йөрү  командасында , ә калганнары үзләренең авылдашларының һәм туганнарының фото сурәтләрен күтәреп, Югары Ослан урамнары буенча бардылар. Һәр кеше Бөек Ватан сугышы солдатларына үзләренең  рәхмәт хисләрен белдерде. Бу көнне үк баннерлар яклау булды, аны 8 нче сыйныф укучысы Борисова Зарина яклады.Ул сугыш юлларын үткән укытучылар турында сөйләде. Төп игътибарны Савагин Николай Матвеевичка юнәлтте, чөнки ул мәктәп директоры һәм РОНО җитәкчесе булып эшләгән.Мондый акцияләр үсеп килүче буында  патриотик хисләр тәрбияли, шуңа күрә халкыбызның күрсәткән батырлыкларын онытмаска кирәк.

07.05.2016
Җиңү бәйрәмен каршы алганда  Печищи мәктәбендә “Георгий лентасын тапшыру” дигән акция дәвам итә. Мәктәп укучылары сугыш елында туган балаларны  һәм сугыш вакытында тылда хезмәт күрсәткән ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйлар, һәм аларны митингка һәм концертка чакыралар,әлбәттә инде,Георгий лентасын да тапшыралар.Бүген 6- 8 нче сыйныф укучылары корнева Галина Ивановнага кунакка бардылар, ул тылда да хезмәт иткән, шул ук вакытта безнең мәктәптә биология һәм география укытучысы да булып эшләгән. Ә 7 нче сыйныф укучылары Ибраһимова Хаҗирә Нурмөхәммәтовнада , ул сугыш алдыннан туган, ләкин бу сугышның  куркынычлыгын әле дә онытмый. Ике хатын- кыз да балаларның игътибарлыгы өчен рәхмәтләрен әйттеләр, һәм бәйрәмгә киләбез дип ышандырып калдылар.

07.05.2016
Бүген Печищи  авыл җирлегендә, Җиңү көненә багышланган өмә узды. Анда Печищи мәктәбенең укытучылары да, укучылары да катнашты. 4-8 нче сыйныф укучылары үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән  паркны җыештырдылар, анда сугышта һәлак булганнарга һәйкәл куелган. Алар чүп- чарларны, иске яфракларны, агач ботакларын җыйдылар.Ә 9 нчы сыйныф укучылары Корнева Н.Г. белән Идел буен чүп- чардан араладылар.Хәзер инде ял итәргә килүчеләр рәхәтләнеп паркта һәм Идел буенда бу матурлыкка сокланып йөри алалар.

07.05.2016
Бөек Җиңү бәйрәме көннәре алдыннан Печищи мәктәбенең 5 нче сыйныфында “Сугыш балалары” дигән сыйныф сәгате узды, балалар видеофильм карадылар. Алар сугыш вакытында яшәгән балаларның истәлекләрен тыңладылар, Ленинград та чолганышта калган, әти-әниләрен һәм өйләрен югалткан балаларның язмышын күрделәр.  4 герой- пионерның “Советлар Союзы   Геройлары” дигән исемгә лаек булулары турында кызыксынып тыңладылар .Видеофильмны караганнан соң,балалар белән сөйләшү уздырылды.Хәзерге заман балалары белән һәм сугыш заманында яшәгән балалар арасындагы аермалыкларны табарга тырыштылар. Соңыннан сугыш турында һәм анда күрсәткән халкыбызның батырлыгы турында истә тоту- ул һәр кешенең изге бурычы.   

06.05.2016    
Печище   авыл җирлеге башлыгы Шәмсетдинов А. С. контракт буенча хәрби хезмәткә   сайлап алу   мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты ,   анда  Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының вәкилләре  чыгыш ясады.

06.05.2016
Печище  авыл җирлеге башлыгы Шәмсетдинов А. С. һәм " Печище"  МУП директоры  Каляканова Е. Г. Бөек  Ватан сугышында катнашучыларның  тол калган  хатыннарын , тыл ветераннарын    якынлашып килүче 9 май  бәйрәме  белән көнне  котладылар,   аларга азык-төлек     наборлары  һәм котлау открыткалары   тапшырылды .

06.05.2016
Печище авыл җирлеге   делегациясе  Печище  авыл җирлеге башлыгы Шәмсетдинов А.С., ветераннар оешмасы рәисе Шахова  В. П. һәм  Ветераннар оешмасы делегатлары Семагина А. С., Хөснетдинова Г. М. составында    район ветераннар оешмасы конференциясендә катнашты. Югары Ослан муниципаль районы ветераннар  оешмасының рәисе  булып  Троицкая Римма Сергеевна  сайланды.

06.05.2016
Печище  авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре    федераль трассаның беркетелгән   участогындагы  баганаларны  буядылар  .

06.05.2016
Печище  авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре    Печище авылында  үзәк юллар  буен ча  булган  баганаларны   буядылар

05.05.2016
Шахмат турнирында катнашу
3 нче майда Югары Осланның яшьләр- яшьүсмерләр клубында шахмат буенча “Хезмәт. Тынычлык. Май” дип аталган зона турниры узды, ул Владимир Корчагин истәлегенә багышланган иде. Анда Югары Ослан һәм Тәтеш районыннан төрле яшьтәге шахматчылар катнашты.Безнең район командасы өчен Печищи мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Борисова Зарина чыгыш ясады, бу юлы да яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, 3 нче урынны яулады. Ул грамота һәм акчалата приз белән бүләкләнде. Бу турнирда аңардан тыш, Печищи мәктәбенең укытучысы Куприянова А.Н. һәм 8 нче сыйныф укучысы Мысик Виктория дә судья ролен үтәделәр. Без Югары Ослан районына үзеннән өлеш керткән Борисова Зарина өчен бик шатланабыз.

04.05.2016
Игелеклелек һәм рәхимлелек турында сыйныф сәгате
Печищи мәктәбенең 5 нче сыйныфында “Игелеклелек һәм рәхимлелек” дигән сыфныф сәгате узды, ул балалаларда өлкәннәргә карата  ихтирамлылык тәрбияләүгә багышланган иде. 5 нче сыйныф укучылары “игелеклелек һәм рәхимлелек” сүзләренең нинди мәгънәгә ия булулары турында, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Әкиятне тыңлап, геройларга киңәш бирделәр. Кроссвордлар чиштеләр. Кешеләргә карата мәрхәмәтлелекне кечкенәдән башларга кирәклеген балалар бик яхшы аңлыйлар. Балалар гуманлы һәм игелекле булып үсәчәкләренә без ышанып калабыз.

02.05.2016
Печище  авыл  җирлеге  административ  бинасында   ремонт
Бүгенге көндә бинаның фасадын  буяу буенча эшләр тулысынча тәмамланган,  отмостка   ясалды   һәм махсус пандуслар урнаштырылды.

02.05.2016
Йорт  яны  территорияләрен чистарту  эшләренең  кызган  чагы ! Печище  авыл җирлеге территориясендә  даими нигездә административ комиссия эшли , инде 4 беркетмә төзелде!
Йорт яны  территориясе эре габаритлы чүп-чар, төзелеш материаллары һ. б.   саклау өчен кулланылу  очрагында  беркетмә төзелә  һәм  комиссиягә юнәлтелә. Исегезгә төшерәбез ,төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен    3500 сумга кадәр  штраф карала .

02.05.2016
Барлык авыл җирлекләрендә төзекләндерү кагыйдәләре расланды, алар нигезендә гражданнар (милек хуҗалары  ), авыл җирлеге территориясендә эшчәнлек алып баручы  эшмәкәрләр һәм юридик затлар , үз  территориясен    чисталыкта һәм тәртиптә   тотарга  бурычлы..
2016 елның 2 маенда  Печище авыл җирлеге башлыгы   тарафыннан Печище авылында административ хокук бозу турында инде 3 беркетмә төзелде.   

02.05.2016
2 майда   Югары Ослан авылы Геройлар паркында безнең районның иң яшь гражданнарына паспорт тапшыру  буенча тантаналы чара узды. Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Югары Ослан районындагы  Федераль миграция хезмәтенең идарәсе бүлеге башлыгы Марсель Дәүләтшин һәм Римма Троицкая тантаналы  рәвештә егетләргә һәм кызларга Россия Федерациясе гражданины паспортлары  һәм истәлекле китаплар тапшырдылар.

29.04.2016
Мәктәптәге шигырьләр конкурсы.
Бүген Печищи мәктәбендә укытучылар белән укучылар арасында оештырылган  шигырьләр конкурсы  белән Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган чаралар тәмамланып килә. Конкурста барлык сыйныфлар да катнашты. Һәрбер бала үзе теләгән шигырьне ятлап килде. Алар “Туган авыл”, “Китап”, “Шагыйрь” һ.б. темаларга багышланган иде.Башлангыч сыйныфлар арасында 1 нче урынны Закиров Адел,2 нче урын- Рябцов Руслан, 3 нче урын- Тарасова Светага билгеләнде. Урта сыйныфларда 1 нче урын- Мысик Вика һәм Абдуллина Сөмбел, 2 нче урын-Шевченко Ландыш һәм Гиниатулова Гүзәл, 3 нче урынны – Борисов Денис яулады. Укытучылар арасында 1 нче урын- Фокеева Е.С. белән Куприянова А.Н., 2 нче урын- Хафизов А.Ф. һәм Зиннатуллина Г.Г., 3 нче урын- Корнева Н.Г. бирелде.
Жюри тарафыннан 5 нче сыйныф укучылары мактанылды, чөнки алар барысы да чыгыш ясады. Афәрин!

28.04.2016
Ветеран кызына кунакка
Ватаныбызның Бөек бәйрәме- Җиңү көне якынлаша.Бу бәйрәм кысаларында “Үлемсез полк”акциясенә материал җыю эше алып баручы тарих укытучысы Корнева Н.Г. 6 нчы сыйныф укучылары белән Бөек Ватан сугышында катнашкан Гришанин Василий Дмитриевичның кызы- Гришанина Валентина Васильевнага  кунакка бардылар.Ул сугыш елларына туры килгән авыр балачагы турында, әти-әниләре турында сөйләде һәм мәктәпкә әтисенең сүрәтен бүләк итте. Укучылар георгий лентасын  тапшырдылар һәм 9 нчы Майга митингка чакырдылар.  Валентина Васильевна укучыларга әтисенә һәм үзенә булган игътибары өчен зур рәхмәт әйтте, соңыннан аларны коймак һәм конфетлар белән сыйлады.

28.04.2016
Габдулла Тукай һәм аның әкиятләре
Бүген  Печищи мәктәбенең 1-5 нче сыйныф укучылары Мәдәният йортына кунакка бардылар, анда китапханәче Нургалиева Ю.Ю. “Габдулла Тукай һәм аның әкиятләре” дигән дәрес үткәрде.Ул шагыйрьнең бала чагы, тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация күрсәтте. Аннары Юлия Юрьевна Тукай әкиятләре буенча викторина уздырды, алар бик җиңел сорауларга җавап бирделәр. Дәрес аларның яраткан мультфильмнарын карап тәмамланды. Фойеда Тукай әкиятләре буенча рәсемнәр  күргәзмәсе оештырылган иде, һәм тиздән аларның да рәсемнәре урын алачак дип, ышандырып калдылар.

26.04.2016
Тукай туган көн.
Бүген Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее билгеләп үтелә.Ул Печищи  мәктәбендә  дә узды. Беренче дәрес вакытында Абдуллина Сөмбел, Облизина Валерия һәм Борисова Зариналар Югары Осланның туган як музеенда үзләренең яраткан шигырьләрен укыдылар. Кызганычка каршы, кызлар әле конкурсның нәтиҗәләрен белмиләр. Тукай турында башлангыч сыйныфлар белән Тукайга багышланган презентацияләр , аның шигырьләренә ясалган мультфильмнар карадылар. Урта сыйныфларда  укучылар үзләре үк презентацияләр, викторина сораулары төзеделәр.Габдулла Тукайның язмышы балалар өчен  кызыклы һәм алар бик теләп төрле конкурсларда катнаштылар.

26.04.2016
Медпунктка бару
Печищи мәктәбенең укучылары үзләренең укытучылары Архиреева Л.А. һәм Гафурова Л.Р. белән авыл медпунктына бардылар.Фельдшер Галимзянова Н.Д. аларга бик күп кызыклы әйберләр турында сөйләде. Нина Дмитриевна дөрес туклану турында,витаминнарны ничек дөрес куллану турында киңәшләр бирде. Ул балаларның  буйларын, авырлыкларын үлчәде.Балалар үзләренең кан басымнарын тикшерделәр.Барлык балаларга да исәнлек телибез,һәм Нина Дмитриевнага  сирәк мөрәҗәгатЬ  итүләрен телибез.

26.04.2016
Тукай балет сәхнәсендә.
Габдулла Тукайның туган көне якынлашканда, Печищи мәктәбендә гәҗитләр чыгаралар, күргәзмәләр оештыралар, шигырьләр өйрәнәләр. Ә шимбә көнне, 5 нче сыйныфта  җыр дәресендә “Тукай балет сәхнәсендә” дигән темага Архиреева Л.А. белән кечкенә генә фильм карадылар. Алар Ф.Яруллинның “Шүрәле” балеты белән таныштылар, аның килеп чыгышының тарихын  белделәр. Балеттан фрагмент та карадылар. Бәлкем, бу балетны театр сәхнәсендә дә күрерләр әле, чөнки “Шүрәле”- бүгенге көнгә кадәр иң танылган һәм татар популяр спектакле.

25.04.2016
Истәлекле даталар
Печищи мәктәбендә Габдулла Тукайның туган көне якынлашуы сизелеп тора.Укучылар, укытучылар һәм килгән кунаклар аның рәсемнәрен карап, биографиясе белән таныша алалар : фойеда татар теле укытучысы Зиннатуллина Г.Г. “Истәлекле даталар” почмагын оештырды. Ул анда фотосурәтләр  ярдәмендә шагыйрьнең туганнан алып, соңгы көненә кадәр тормыш юлын чагылдырган. Бу балаларда зур кызыксыну уятты.Алар Кырлай авылында Тукай яшәгән йортны, аны тәрбиягә алган әти- әниләрен, аңа төрле урыннарда куелган һәйкәлләрен һәм бик күп кызыклы мәгълүматлар белән танышып, рәсемнәрен карый алалар. Тәнәфес вакытларында укучылар  җыелып, әлеге мәгълүматлар белән кызыксыналар, чөнки алар бик эчтәлекле.

22.04.2016
Тылсымлы микрофон
22 нче апрельдә Печищи Мәдәният йортында “Тылсымлы микрофон” исеме астында балалар җырлары конкурсының сайлап алу этабы узды.Анда Югары Ослан урта мәктәбе, гимназия һәм сәнгать мәктәбе, шулай ук Печищи балалар бакчасы һәм мәктәбе. Печищи мәктәбеннән безнең инде яратып өлгергән кызларыбыз Гиниятулова Гүзәл һәм Васильева Вероника чыгыш ясады. Бу 6 нчы сыйныф укучылары бик теләп музыкаль конкурсларда катнашалар. «Соло-вокал» номинациясендә икешәр җыр башкардылар.Гүзәл рус һәм татар халык җырларын башкарса, Вероника ике җырын да татар телендә җырлады.Кызларның чыгышларын зал да, жюри әгъзалары да җылы кабул иттеләр. Жюри әлегә нәтиҗәләрен әйтмәде, ләкин ике конкурсантыбыз да гала-концертта чыгыш ясарлар дип өметләнеп калабыз.

22.04.2016
Г.Тукай китапларының күргәзмәсе
Габдулла Тукайның 130 еллык туган көне алдыннан Печищи мәктәбенең татар теле укытучысы тарафыннан татар теле кабинетында китаплар күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә бик эчтәлекле булганга, ул  укучыларны да, укытучыларны да кызыксындырды. Монда укучылар өчен генә түгел,укытучылар өчен дә төрле әдәбият тәкъдим ителгән иде.Шагыйрь турында, шигырьләр җыентыклары, балалар өчен рәсемле китаплар урнаштырылган. Шулай ук Тукай турында вакытлы басма мәкаләләр дә  тәкъдим ителгән. Хәзер татар теле кабинетында тәнәфес вакытларында шигъри паузалар оештырыла, укучылар  китаплардан Тукай шигырьләрен бик тырышып укыйлар.

22.04.2016
Тагын беренче
Иске Осколда Рәсәйдә авыр атлетика буенча 1999 нчы елгы кызлар һәм егетләр арасында беренчелек дәвам итә. Анда инде Татарстанны яклап Печищи мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Голубина Алеся чыгыш ясаган иде.Бу чиратта да ул яхшы нәтиҗәләргә иреште, гомуми сумма- 144 кг. Кемдер өчен бу гади саннар, ә Алеся өчен- авыр хезмәт, бертуктаусыз тренировкалар. Без аны көз көнендә узачак  Европа чемпионатында күрербез дип, ышанып калабыз.Спортсменкабызны һәм аның тренеры Мансуров Р.М. чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез.

21.04.2016
сыерчыклар килде
Яз җитү белән районда  “Сыерчыклар канатларында, язны алып килделәр”дигән акция игълан ителгән иде. Анда Печищи мәктәбенең укучылары да катнашты. Алар рәхәтләнеп сыерчык оялары да ясадылар. 1 нче сыйныф укучысы Портнов Иван әтисе белән хәтта 3 сыерчык оясы ясаганнар! Үзләреннән өлешне, 5 нче сыйныф малайлары да кертте. Хәзер анда сыерчыклар урнашырлар һәм безне сөендерерләр дип, ышанып калабыз.

 

21.04.2016
китапханәдәге конкурс
Чәршәмбе көнне, 20 нче апрельдә, районның үзәк китапханәсендә шигырь сөйләүчеләр конкурсы булып узды, ул Г.Тукайның тууына 130 елга багышланган иде. Бу конкурста 34 конкурсант катнашты, алар арасында Печищи мәктәбеннән Абдуллина Сөмбел(6 кл.),Мысик Виктория һәм Борисова Зарина(8 кл.)да бар иде.Борисова Зарина “И, туган тел” шигырен 3 телдә дә – татарча, русча һәм инглизчә сөйләде. Мысик Виктория “Театр”, Абдуллина Сөмбел “Шаян песи” шигырьләрен укыдылар. Кызларның шигырьләрне истә калдырырлык итеп, эмоциональ сөйләүләре һәрберсен талантлы күрсәтте. Борисова Зарина – барысын да таң калдырды, ул беренче урынга чыкты, һәм җиңүче дипломы белән, бүләккә  мәче башы ябалак белән бүләкләнде, билгеле булганча мәче башлы ябалак- акыллылык символы. Калган кызлар Рәхмәт белдерү хатлары белән бүләкләнделәр. Афәрин!

18.04.2016
ышаныч телефоны
Печищи мәктәбендә кунакта “Ышаныч утравы”ннан  социаль хезмәткәрләр булды. Алар балаларга ышаныч телефоннары турында, аларның барлыкка килүе тарихы турында сөйләделәр.Балаларга буклетлар һәм телефон номерлары белән визиткалар тараттылар. Кунаклар  сорашу оештырдылар, ышаныч телефоны кирәкме, таныш булмаган кешегә шалтыратып, үзеңнең проблемаларыңны сөйлә аласыңмы, дигән сораулар бар иде.Очрашу ахырында, ышаныч телефоны алар күз алдына ничек килә, дигән сорауга рәсем ясадылар.Бу очрашу бик файдалы булгандыр дип,ышанып калабыз.

18.04.2016
өмә
Менә инде карлар да эреде.Шул сәбәпле кар астында яшеренеп яткан, чүп-чар да ачылды.Шунлыктан Печищи мәктәбе укучылары үткән атнада өмәгә чыкты.Балалар мәктәп яннарын иске үләннәрдән һәм яфраклардан чистарттылар. Барлык чүп-чар капчыкларга җыелды. Укучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларның һәйкәле янында да  җыештырдылар. Апрель ахырында мәктәпкүләм зур өмә булачак, мәктәп тирәсен чистартып, тәртипкә салу планлаштырылды.

15.04.2016
Вакланмалар иленә сәяхәт
Печищи мәктәбендә математика атналыгы дәвам итә. Бүген 6 нчы сыйныф укучылары вакланмалар иленә сәяхәт иттеләр һәм берничә тукталыш ясадылар. Тарих тукталышында алар вакланмаларның килеп чыгу тарихы турында белделәр.Ребуслар күле ярында ребуслар һәм анаграммаларны чиштеләр. Кроссвордлар замогында үзләренең вакланмалар турында теоритик белемнәрен күрсәттеләр. Әкиятләр урманында да, мисаллар чишә-чишә балалар язучысының исемен таптылар. Ми тауларына менгәндә дә балалар югалып калмадылар. Барлык катнашучылар да театраль аланда ял иттеләр. Алар монда үзләренең талантларын күрсәттеләр.Ике команданың да көчләре бертигез иде, шуңа күрә ике команда да бертөсле очко җыйды.Балалар барлык биремнәрне дә үтәделәр, вакланмаларны авыр хәлдә калдырмадылар.

14.04.2016
Математик детектив
14 нче апрельдә Печищи мәктәбендә математика атналыгы кысаларында “Математик детектив”уены уздырылды. Җиңү өчен 2 команда “Эзләүчеләр” һәм “Күгәрченнәр” ярышты, командаларда 6-8 нче сыйныф укучылары катнашты.Балалар үзләре детектив  вакыйгалар турында яздылар, җинаятьченең фотороботын ясадылар. Билгеле, барлык конкурслар да математика белән бәйле иде.”Шәхесне тану” конкурсында укучылар бөек математикларның исемнәрен язарга тиеш иделәр. “Тикшерү эксперименты”нда  математик терминнарны, “Күзгз күз” конкурсында балалар пантомималар  ярдәмендә геометрик фигураларны таныдылар.Барлык балалар да бик теләп конкурслар да катнаштылар. “Күгәрченнәр” командасы җиңү яулады. Без аларны котлыйбыз!  

14.04.2016
Китаплар күргәзмәсе
Печищи мәктәбендә игелеклелек һәм рәхимлелек айлыгы дәвам итә. Аның кысаларында мәктәптә төрле чаралар үткәрелә. Бу атнада 5 нче сыйныф укучылары, үзләренең укытучылары Корнева Н.Г. белән бу тема буенча китаплар күргәзмәсе оештырдылар. Бу күргәзмә башлангыч сыйныф укучылары өчен әзерләнде. Кечкенәләр тәнәфес вакытларында китапларны карыйлар, эчтәлеге белән танышалар. Игътибар белән уку өчен, өйләренә дә алалар. Ай дәвамында, китаплар яңартып торылачак.

23.03.2016
Бүген район Советы бинасында район башлыгы М.Зиатдинов җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары киңәшмәсе булып узды.
Шулай ук үзара салым кертү, хуҗалыкның адресын үзгәртү, йорт  номерын  . урам  исемен   язу ,коммуналь хезмәтләр өчен түләү бурычлылары  мәсьәләсе  турында  сораулар да күтәрелде.
Тиешле службаларга йөкләмәләр бирелде.

22.03.2016
Үзара салым  кертү!
Үзара салым кертү акчасын   җыю  эшен  активлаштыру  максатыннан    Печищи  авыл җирлеге башлыгы Шәмсетдинов Александр    секретаре Кучумова   Любовь  белән берлектә , сишәмбе көнне 22 мартта   Кызыл Яр һәм 1 Май.урамнары буйлап  йортлар буенча   обход  ясадылар.
Нәтиҗәләр озак көттермәде,   бер  сәгатьтә   2700 сум   җыелды.
Бүгенге көнгә мөмкин булган 298 350 сум  акчанын   156 425 сумы  җыелган, бу бары тик кирәкле сумманың 52,4%  гына  !
Хөрмәтле Печище  авылы  халкы Печище  авыл җирлеге Башкарма комитеты искә төшерә : бурычларны  туләргә   кирәк,.


22.03 2016
Яңа микрорайонны  газлаштыру,!
Печищи авылында яңа микрорайонны  газлаштыру буенча   эш   кабат башланды., подрядчы оешма автомат рәвештә газ  басымын    даими  тотучы     блоклы   газорегуляторлы  пунктны      китерде. Бүгенге көндә аны урнаштыру буенча эш алып барыла.

18.03.2016
Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы  укыту-методик үзәгендә, 14.03.16  нан   18.03.16  кадәр     авыл җирлегее башлыкларына  гражданнар оборонасы категориясе буенча укыту үткәрелде . Нәтиҗәдә Печище авыл җирлеге башлыгы Шәмсетдинов А. С., су имтихан  тапшырып  таныклык  алды.. Котлыйбыз Александр Сергеевич!


16.03.2016
Республика программасы буенча административ бинаны   ремонтлау кысаларында ,  яңа җылыту системасы    куелды., иске чуен  җылыту торбалары   яңа радиаторга  тулысынча алыштырылды,  яңа җылыту  котелы  тоташтырылды.


15.03.2016
Печищи  авыл җирлеге     административ бинасында    түбә   алыштыру буенча эшләр тәмамланды. Бүгенге көндә эшчеләр     бинаның эчке эшләренә     керештеләр.

14.03.2016
14 нче мартта район Советы залында чираттагы тугызынчы сессия утырышы булып узды. Совет утырышында ТР Дәүләт Советы депутатдлары Черемнов Александр Павлович һәм Гиниятов Хәлил Зиннур  улы катнашты.
Көн тәртибендә түбәндәге сораулар күтәрелде:
-  2016 нчы елның 6 нчы мартында  авыл җирлегендә үткәрелгән җирле референдум йомгаклары;
- Районның контроль-хисап Палатасы рәисен сайлау;
- 2016 нчы елга район бюджеты турындагы карарга үзгәрешләр кертү;
- Югары Ослан районы Устаывын кабул итү;  һ.б. турында.

13.03.2016
Капиталь ремонт кысаларында Печище авыл җирлеге административ бинасында   иске җылыту системасын демонтажлау эшләре башланды.

12.03.2016
12.03.2016, Яңа микрорайонны газлаштыру. Газ торбалары сузу һәм системаны өрдерү    этабы төгәлләнде. Бүгенге көндә  газ узелы  көтәбез.

11.03.2016
Ремонт дәвам итә. Түбә  ябу   бригадасы   артыннан  килгән эшчеләр эчке эшләрне   һәм җылыту  системасын   ясаячаклар.

10.03.2016
Печище авыл җирлеге Башкарма комитеты  зур  техника көче белән   Печище авылындагы  барлык  юлларны  юлдагы машиналар йөрү өлешен киңәйтте.,. Мөхетдинов Рафиска   техника өчен  рәхмәтебезне җиткерәбез

10.03.2016, Ремонт эшләре башлану сәбәпле,   Башкарма комитет вакытлыча Печищи  авыл мәдәният йорты    бинасына күчте. Түбә  ябу   бригадасы иске түбәне  демонтажлауга   кереште .

05.03.2016
Печищи  авыл җирлеге Башкарма комитеты   хезмәткәрләре  1 Май , Заречье һәм Искра  урамнарын   тоташтыручы баскычларны  чистартты.  .   Баскычлар  боздан  чистартылды  һәм   комлы-тозлы  катнашма  сибелде .

05.03.2016
Шимбә көнне, 5 мартта Республика программасы кысаларында  Печище авылында административ бинаны ремонтлау буенча эшләр башланды. Беренчеләрдән булып килгән электриклар, бөтен иске, алюминий проводканы яңага  алыштырдылар,   Шулай ук яңа, энергия саклаучы  лампочкалар  китерелде.

02.03.2016
Красная поляна урамында урнашкан  урам   фонаре белән проблема   хәл ителде. Печищи авыл җирлеге Башкарма комитеты,   Печищи авыл җирлеге  депутаты   Нуруллин Таһир һәм Красная поляна урамы  халкы   уртак тырышлыгы  белән   светильник  кабызылды.

28.02.2016
Печищи авыл җирлеге Башкарма комитеты  табигать  белән көрәшне дәвам итә , якшәмбедә  зур  техника   ярдәмендә  юллар  чистартылды  һәм киңәйтелде.
Якшәмбе  кояшлы  һава торышы  булганга, Печищи авыл җирлеге Башкарма комитеты   Печищи  авылның халкы белән берлектә   коры  ботаклар кису  эшләрен  башкарды.

26.02.2016
Җомга көнне Печищи авыл җирлеге Башкарма комитеты  Печищи  авылында  юллар  чистарту буенча эш алып барды.

26.02.2016
Печищи авылында яңа микрорайонны газлаштыру эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә  микрорайонда блоклы газ шкафын урнаштыру буенча эш башланган,  мәйданчыкны   тигезли   башладылар.

25.02.2016
Аномаль, җылы һава булганга, юлларда чокырлар  хасил  була , алар су  белән  каплана. ,  шуңа бәйле рәвештә автомобильләр  ватылу  ихтималы  артты. Печищи  авыл җирлеге Башкарма комитеты көче белән, пәнҗешәмбе көнне, 25 февральдә, Кызыл Яр  урамында, "Гремячка"  борылышында, Декабристлар урамында   мондый     чокырларны  бетерү буенча   эш башкарылды.

24.02. 2016
Һава торышы көннән-көн   шаккаттыра.Авыл халкы  карларны  чистартып  өлгермәде, 24 февральдә  яңгыр  коеп ява башлады. Нәтиҗәдә  юлларда барлыкка килгән  кар һәм боз "ботка"сын   чистартырга Печищи авыл җирлеге Башкарма комитеты  кар чистарту техникасын кабат җибәрергә мәҗбүр булды.

24.02.2016
Югары Осланда “Югары Ослан муниципаль районының  2015 нче елдагы социаль-экономик үсеш йомгаклары һәм 2016 нчы елга бурычлары” дигән темага Совет утырышы  булды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Марат Зиатдинов, район Башлыгы урынбасары Сергей Осянин, район Советының депутатлар корпусы, шулай ук предприятиеләр ,оешмалар җитәкчеләре катнаштылар.

23.02.2016
Бүген Печищи авыл җирлегендә  көтелмәгән   күп  кар яуды. Авыл эче юлларын  кардан чистарту өчен 4  сәгатьтән артык вакыт кирәк  булды.  Подрядчы оешма һәм авылның үз халкы ярдәмендә юллар кыска вакыт  эчендә чистартылган иде инде.

20.02.2016,
Печище авылында яңа микрорайонны  газлаштыру  эшләре дәвам итә .Бүгенге көндә бөтен микрорайон территориясендә газ торбалары җәю буенча эшләр тәмамланган  инде,  хәзер системаны   өрдеру  эшләренә   керештеләр , тиздән барлык эшләр тәмамланыр  дип өметләнәбез.

18.02.2016
Печищи авылында үзәк юлны   боздан    арындыру  эше дәвам итә. Тотрыклы җылы һава торышы нәтиҗәсендә, Кызыл Яр урамы    юлларындагы    барлык "куркыныч" участоклар грейдер  белән  асфальтка  кадәр  чистартылды.

17.02.2016
Аномаль җылы һава торышы нәтиҗәсендә Киров урамы буенча бозлы  колеялардан  арынырга    мөмкинлек   туды . Печище КХП сы   биргән  зур техника    көче  белән  әлеге урамда юлларны   боздан  чистарту   эше  башкарылды. Комбинатның баш инженеры Фахретдинов Дамирга  бу мәсьәләдә ярдәм күрсәткәне өчен аерым рәхмәт.

17.02.2016
Бүген Печищи мәктәбендә башлангыч сыйныфларда кошлар турындагы чараның йомгаклау өлеше булды, аны укытучы Антонова Т.В. үткәрде.Ул укучылар өчен презентация әзерләгән. Аның ярдәмендә балалар кошлар турында искә төшерделәр.Барысы да актив иделәр.Алар бер-берсен бүлдереп сорауларга , викторина сорауларына җавап бирделәр.Бу чарага  балалар алдан ук әзерләнделәр: кызылтүшнең аппликациясен ясадылар,шигырьләр өйрәнделәр, җимлекләр ясап. Җимнәр алып килделәр.Бүген нәтиҗә ясалды.Иң яхшы аппликация эшләре дип   Портнов И. Һәм Лемехов Давид, Гимадеева А. Һәм Закиров А.неке танылды.Ә җиңү че итеп Лемехов Давид танылды.Ә соңыннан укучылар Татьяна Валентиновна белән мәктәп бакчасына чыгып җимлекләрне өлделәр.Хәзер инде кошлар тук булырлар!

16.02.2016
Зур техника көче белән Печищи авыл җирлеге Башкарма комитеты Печище авылында  юллар һәм урамнарны    кардан  чистарту һәм киңәйтү эшен үткәрде . Башкарма комитет   оешма  җитәкчеләренә     техника   белән  ярдәм күрсәткәне  өчен   рәхмәтен белдерә .

15.02.2016
Печищи авыл җирлеге башлыгы Александр Шәмсетдинов Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары белән үткәргән киңәшмәдә  катнашты. Бу киңәшмәдә  агымдагы мәсьәләләрне  карау  белән    беррәттән,  предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар, шулай ук  Югары Ослан муниипаль районы авыл җирлекләре арасында  узган   V район Спартакиадасына йомгак ясалды .  Нәтиҗәдә Югары Ослан муниципаль районы авыл җирлекләре арасында Печищи авыл җирлеге   командасы  беренче урынны яулады. Безнең команда инде бу ярышларда 4 ел рәттән ышанычлы лидерлыкны тота. Спартакиадада катнашкан барлык спортчыларга да   зур  рәхмәт.

13.02.2016
13 февральдә  шимбә көнне, XXXIV Бөтенроссия чаңгы ярышлары кысаларында Печище авылында чаңгы ярышы узды , анда оешма җитәкчеләре, авыл халкы , шулай ук безнең  яшьләр  катнашты. Әлеге чара  Югары Ослан  спорт мәктәбе ярдәменнән башка   булмас  та иде, анда     прокатка   чаңгылар  алырга   була  иде. Спорт мәктәбе директоры Абызов Евгений Валентиновичка   инвентарь белән ярдәме өчен  аерым рәхмәт.

13.02.2016
Бүген  Печищи  мәктәбенең 1-5 нче сыйныф укучылары үзләренең укытучылары Антонова Т.В. һәм Зиннәтуллина Г.Г. белән Мәдәният йортына  кунакка  барды, китапханәче Нургалеева Ю.Ю.алар өчен китапханә дәресе үткәрде. Бу дәрес бөек татар шагыйре  Муса Җәлилнең  110 еллык юбилеена багышланган иде, без аны туган көнендә ,15 нче февральдә ,билгеләп үтәчәкбез. Балалар өчен китаплар күргәзмәсе оештырылган иде.Юлия Юрьевна шагыйрьнең тормыш юлы турында презентация әзерләгән, үзенең сөйләмен слайдлар һәм фотографияләр белән тулыландырып барды. Соңыннан Муса Җәлил шигырьләрен укыдылар, кайберләре аның иҗаты белән якынрак танышыр өчен өйләренә дә алдылар.

12.02.2016
Кызыклы кешеләр белән очрашу
Бүген химия атналыгы планы буенча Печищи мәктәбендә Югары Ослан даруханәсе мөдире Зиннурова Эльвира Рахимовна һәм медицина университетының 3 нче курс студенткасы Зиннурова Адилә Фаилевна кунакта булдылар.Эльвира Рахимовна фармацевт һәнәре турында сөйләде, ә Адилә үзе турында. Ул “Казан университетына керүнең 5 сәбәбе” темасына презентация әзерләп килгән иде.Адилә сөйләгәннән соң, күбесенең бу университетта укыйсылары килеп китте. Соңыннан балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
  


08.02.2016
Печищи авыл җирлеге Башлыгы  Шәмсетдинов А. С. МУП  "Печище" директоры Калякановой Е. Г. һәм подрядчы оешма  вәкилләре  белән берлектә яңа скважинада  тикшерү  уздырды. Суга  анализ өчен проба алынды,  яңа   водозабор  территориясендәге  барлык  агрегатлар тикшерелде.

08.02.2016
Яңа микрорайонны  газлаштыру  эшләре дәвам итә, бүгенге көндә Зорге һәм Груздев урамы буйлап газ торбалар  сузу  эшләре тәмамланды.

07.02.2016
Якшәмбе көнне Печищи авыл җирлеге Башлыгы  ООО "ЭкоАвтоТрейд" хезмәткәрләре белән берлектә,  чүп җыю маршруты буенча  объезд үткәрде. Тикшерү максаты   махсус  техника каршылыксыз йөрү өчен кирәкле юлларны  киңәйтү   урыннарын  билгеләү  булды .
Хөрмәтле Печище авылы  халкы,  зур  үтенечем бар: чүп-чарны  ныклы  капчыкларда чыгарыгыз! Каты көнкүреш калдыкларын  чыгару   өчен  килешү   ясамаган  булсагыз,    түбәндәге адрес буенча  Югары Ослан, Чехов ур., 37,яки   Печищи Башкарма комитетына килергә  кирәк.

06.02.2016
Яңадан пьедесталда
Җомга көнне Бөгелмә шәһәрендә Идел  буе Федераль округ ының 1996 нчы елда туган егетләр һәм кызларның авыр атлетика буенча беренчелеге узды.Бу ярышларда Печищи мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Голубина Алесяда катнашты.Үзенең 53 кг  авырлыгында чыгыш ясап, ул яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Алеся икенче урынга чыкты, беренчелекне  халыкара класс мастеры Мохина Оля яулады.Алеся күрсәткән нәтиҗәләр Рәсәй чемпионатында Татарстанны яклап чыгыш ясарга мөмкинлекләр бирә.Без яшь спортсменка һәм тренеры Мансуров Р.М. өчен дә бик шат, һәм без аларга яңа җиңүләр телибез!

 

05.02.2015
Печищи  авыл җирлеге  Башлыгы Шәмсетдинов А. С . ПИЗО хезмәткәрләре белән берлектә җир һәм корылмаларга  тикшерү үткәрделәр. Әлеге эш милекчеләрнең гаризасы нигезендә  Захваткино, Яшьләр урамында  алып барылды.  

03.02.2016
Печищи авылы  мәдәният йорты бинасында халык җыены узды. Анда Печищи авыл җирлеге Башлыгы Александр Сергеевич Шәмсетдинов 2015 ел  эшчәнлегенә йомгак ясады, һәм 2016 елга бурычлар  куйды.
Сход эшендә Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Марат Зиатдинов, Югары Ослан муниципаль районы прокуроры Василий Егоров, Совет  җитәкчеләре, Башкарма комитет җитәкчеләре, район оешмалары  вәкилләре катнашты.  Докладчылар  булып "Печище" МУП директоры Екатерина Каляканова , Печище авыл мәдәният йорты мөдире Галина Полякова, полициянең участок вәкиле  Василий Платончев  чыгыш ясады,.
Ахырда Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Марат Зыятдинов үз чыгышында Печищи авыл ҖИРЛЕГЕН үстерүдә  2015 елга йомгак ясады һәм 2016 елга  планнарны  яктыртты.

03.02.2016
Безнең авылга эшлекле  визит белән    Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Саетзянович Хәкимҗанов  килде. Комиссия  белән катлаулы тормыш хәлендә  яшәүче     күп балалы  гаиләләр   тикшерелде. Комиссия составында Печищи авыл җирлеге башлыгы Шәмсетдинов А. С., район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р. Г. Монасыйпов , социаль яклау бүлеге вәкилләре Сафиуллина Эльвира, Садыйкова Рузалия  иде.   
 

02.02.2016
Печищи  авыл җирлегендә зур техника көче белән Грузин, Киров, Заречье урамнары буйлап  үзәк юлны киңәйттеләр, анда  автомобильләр  каршылыксыз  үтеп йөри ала. Башкарма комитет  техника өчен җитәкчеләргә  рәхмәт белдерә.

23.01.2016
Туристларга-25
Җомга көнне Түбән Ослан Мәдәният йортында КВН ның сайлап алу этабы узды, ул”  район туризм хәрәкәтенә- 25 ел “дигән темага багышланган иде. Уенда биш мәктәпнең командасы катнашты, Печищи мәктәбенең “Навигатор” командасы җиңү яулады. Командалар дүрт конкурста ярыштылар.”Сәламләү” конкурсында үзләрен ачык итеп күрсәтеп,”Разминка”да зирәклекләрен белән шаккатырып, “Навигатор” беренчелеккә чыкты. “Өй эше”ндә Печищи мәктәбенең укытучылары “Курочка- ряба” музыкаль әкиятен күрсәтеп,залны алкышларга күмделәр. Бигрәктә тавык булып уйнаган Гафурова Л.Р.ның чыгышы барысына да ошады.Соңгы этапта “Капитаннар ярышында” капитан Хафизов А.Ф.”Турист белешмәлеге” белән таныштырды,ул безнең районда нинди урыннарга барып булу турында сөйләде. Аның сөйләмендә телевизион уенның  традициясе дә сакланып, юмор һәм җитди сүзләр  дә кулланылды.”Навигатор” командасы җиңү яулап, башка җиңүчеләр белән финалда уйнарга әзерләнә.

19.01.2016
Хачка ману бәйрәме
19 нчы гыйнварда Печищи мәктәбенең укучылары һәм укытучылары “Шарлавык” чишмәсендә ел саен уздырылы торган “ Хачка ману” дини бәйрәмендә булдылар.Безнең мәктәпнең укучылары бик актив катнаштылар: җырлар һәм такмаклар җырладылар, уеннар уйнадылар, барлык кунакларны да  кайнар чәй белән сыйладылар.Бәйрәмнең кульминацион ноктасы булып атакайның суны изгеләндерү  йоласы булып булып торды.Атакай барлык кешеләрне дә бу бөек бәйрәм белән котлады. Теләгән кешеләр изге суны  алып китә алдылар, чөнки бу су еллар буенча бозылмыйча саклана , аның белән юына да һәм коена да алалар.



18.01.2016
18 гыйнварда иртә юлларны кардан чистартудан башланды, подрядчы оешма оператив эшләде, инде иртәнге  7 дә  юлларны  төп өлеше  чистартылган иде. Шулай ук, Печищи КХП хезмәткәрләре үзәк юлларны тиз арада чистарттылар.

18.01.2016
9 нчы сыйныфта ата-аналар җыелышы
Шимбә көнне Печищи мәктәбендә 9 нчы сыйныфта чираттагы ата- аналар җыелышы булып узды, анда  ата- аналар, педагоглар гына түгел, чыгарылыш сыйныф укучылары да катнашты. Сөйләшү 9 нчы сыйныф укучыларының имтиханнарга әзерләнүе  турында  иде.Мәктәпнең уку- укыту эшләре буенча урынбасары Куприянова А.Н. тагын бер тапкыр ата-аналарга  имтиханнарның нинди тәртиптә узачагын, үзгәрешләр булуы да ихтимал  дип кисәтте. Ата- аналар алдында һәр укытучы үз фәне буенча чыгыш ясады, нинди проблемалар, нинди уңышлар барлыгы белән таныштырдылар.Балалар нинди фәннәрдән имтихан бирәчәкләрен беләләр, шуңа күрә  имтихан тапшыру өчен гаризалар да язып, кирәкле документларга куллар куйдылар. Соңыннан ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

16.01.2016
Печищи мәктәбенең 6 нчы сыйныфында ел саен гадәт буенча үткәрелә торган ”Зәңгәр утлар” бәйрәме узып китте, аны балалар өчен сыйныф җитәкчесе Зиннәтуллина Г.Г. һәм әти-әниләр оештырган  иде.Барысы да нәкъ телевизион экрандагы кебек булды.Бәйрәм төсмерен- бәйрәмчә бизәлгән сыйныф, балаларның үз куллары белән җепләрдән эшләнгән маймыл да  өстәде.Бәйрәм өстәле артында ,барысы да бер- берсен киләчәк Яңа еллары белән котладылар.Балалар бәйрәм концерты да әзерләгәннәр иде. Әти- әниләргә вальс бик ошады, аны Алексеева Алена белән Борисов Денис, Гиниатулова Гүзәл белән Хәсәнов Адел башкарды.Барысы да шигырьләр сөйләделәр, ә соңыннан әти- әниләр дә ,балалардан калышмый дискотекада рәхәтләнеп биеделәр.

16.01.2016
Печищи мәктәбендә 6 нчы сыйныфта инглиз теленнән ачык дәрес булды, аны Ситникова Анна Ивановна үткәрде. Дәреснең темасы :”Хайваннар” темасы иде, укытучы Сингапур методикасын кулланып дәресне уздырды.Укучылар үзләренең белемнәрен телдән дә күрсәтттеләр, үзләренең фикерләре белән дә уртаклаштылар. Дәрес бик тиз узып китте.Дәрестә катнашкан укытучылар дәрескә югары бәя бирделәр.

16.01.2016
Ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә булышу  Печище укучылары өчен күркәм  традициягә әйләнеп бара.Пәнҗешәмбе көнне 5 нче сыйныф малайлары Тарасов Слава, Найденов Кирилл һәм Мөхәммәтчин Самат иҗтимагый хезмәткәр Романова Л.В. һәм Мәдәният йортының китапханәчесе Нургалиева Ю.Ю. белән,  Ситдикова Н.Н. һәм Архипова А.И. ның янына бардылар, көч җитәрлек ярдәм күрсәттеләр.Малайлар утын ярдылар, су ташыдылар, чөнки аларның өйләренә су кертелмәгән, шунлыктан запас су әзерләп калдырдылар. Әлбәттә, инде кар да көрәделәр, чөнки соңгы араларда кар күп яуды. Нина Николаевна һәм Алексей Иванович аларның булышуларына бик шат. Ә малайлар,  үз чиратында, тагын килербез диеп ышандырып киттеләр.

 


16.01.2016
Печищи авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре "Печище" МУП хезмәткәрләре белән берлектә, авыл территориясенә обход  ясадылар . Тикшерү нәтиҗәсендә  зур күләмдә төзелеш материалларын  йорт яны территориясенә ташлау факты ачыкланды, тәртип бозучыга кисәтү ясалды.
 Хөрмәтле Печище авылы халкы!  Печищи  авыл җирлеге Башкарма комитеты   искә  төшерә: чүп-чарны чыгару якшәмбе  көнне12:00  сәгатьтә башкарыла , башка көннәрдә чүп-чар      чыгармагыз,, югыйсә, тәртип бозучы  административ җаваплылыкка тартылачак.

15.01.2016
"Тезелеш" подряд оешмасы   тарафыннан , урамнарны яктырту республика программасы кысаларында, Красная поляна урамында урнашкан урам  светильникларына гарантия ремонты ясалды.

14.01.2016
"Печище" МУП  хезмәткәрләре  Киров урамындагы  су  колонкасын ремонтладылар . Колонка үзәк суүткәргечне  өзмичә  ремонтланды.  Хөрмәтле авыл халкы, әйдәгез, гомуми файдаланудагы объектларга  сакчыл мөнәсәбәттә булыйк. Чөнки әлеге колонкадан  әбиләр файдалана,  ә  аларның йортында су юк.

12.01.2016
Печищи авыл җирлеге Башкарма комитеты  көче белән, урамнарны яктырту линияләренә  ремонт ясалган. Красная поляна һәм Киров урамындагы  борылышлар  яктыртылды.
Бүген, 12 гыйнвар көнне Печищи авыл җирлегендә зур  техника көче  белән  Грузин, Красная Поляна һәм Киров, Декабристлар, Яңа урамнары буйлап  юл чистартылды ,   киңәйттелде. Башкарма комитет  оешма  җитәкчеләренә  техника белән  ярдәме  өчен рәхмәт белдерә.

12.01.2016                 
12 гыйнварда «Печище  балалар бакчасында”  Республика көненә багышланган “Безнең Республика! Без бергә! Без булдырабыз!” исемле  бәйгедә катнашучылар өчен  грамоталар алган җиңүчеләрне тантаналы рәвештә котлау узды. Бәйгедә балалар бакчасының тәрбиячесе Тамара Севастьянова белән мәктәпкәчә яшьтәге төркемнең балалары  катнашты. Бәйгедә катнашыр алдыннан балалар белән Татарстанның дәүләт символикасы турында әңгәмә уздырылды.  Балаларга дәүләт флагы  төсләренең билгеләнеше бык кызык булды, алар игътибар белән  республика гербын карадылар, читтән торып, Татарстанның һәм Казанның истәлекле урыннары белән таныштылар. Һәрбер бала үзенең хисләрен кәгазьдә рәсем рәвешендә  чагылдырды. Алардан күргәзмә ясап, иң кызыклылары Югары Ослан районының “Мәгариф бүлегенә” җибәрелде.
Шулай дәвам итәргә! Без бергә! Без булдырабыз!

11.01.2016
Рәхәтләнеп ял иттеләр
Менә инде каникуллар да тәмамланды. Укучылар тәнәфес вакытында үзләренең ял итүдән алган тәэсирләре  белән бүлешәләр. Кайда гына алар булмаган! Тарасова Вика, Слава һәм Света әти-әниләре белән Казанның Ривьерасының яңа ел тамашасында булганнар.Күп кенә балалар үзләренең вакытларын Югары Ослан шугалагында гына түгел, хәтта Казанга да барганнар.Ә Васильева Вероника «Яңа ел һәм хайваннар циркында булуына бик шат.Күп кенә балалар Казанның төрле яңа ел шәһәрчелекләрендә һәм төрле атракционнарда  булганнар. Барлык укучылар да уңай хисләр генә алганнар һәм яңа көч белән укырга керештеләр.

11.01.2016
Барысы да сәламәт
3 чирекнең беренче уку көнендә үк Печищи мәктәбе укучылары янына  авыл фельдшеры Галимҗанова Нина Дмитриевна килде. Ул  балаларның хәлләрен сорашты, температураларын үлчәде.Бу тикшерү бик кирәк иде, чөнки  алар ял көннәрендә күп вакытларын урамда, массакүләм чараларда үткәрделәр. Тикшерүдән соң, бөтен  укучыларның да исән- сау булулары ачыкланды.Барлык укучыларга  да дәресләргә керергә рөхсәт ителде.

09.01.2016
Каникул вакытында да мәктәп тормышы
Каникуллар дәвам ит үгә дә карамастан, Печищи мәктәбендә тормыш агымы дәвам итә. Укытучылар  укучылар өчен төрле фәннәр буенча имтиханга әзерлек буенча эш алып баралар. Башлангыч сыйныф укытучылары кечкенәләр өчен аерым фәннәр буенча шөгыльләр үткәрделәр.Моннан тыш түгәрәкләрнең дә эшләре дәвам ителә.Куприянова А.Н. укучыларның үз куллары белән модельләр ярдәмендә , төрле иҗат әйберләре ясадылар,аларны без каникуллардан соң күрә алачакбыз.Химия яратучылар өчен, Архиреева Л.А."Химик калейдоскоп"ны уздырды.Физкультура укытучысы Мансуров Р.М.»Нык бала» дигән түгәрәк үткәрде, анда укучылар төрле спорт уеннарын уйнадылар.Каникуллар әле дәвам итә, укучыларны алда төрле чаралар көтәчәк.

09.01.2016
Укытучылар җыелышы
3 чирек алдыннан Печищи мәктәбендә укытучылар җыелышы булып узды, 1 нче яртыеллыкка нәтиҗәләр ясалды .Өлгереш буенча нәтиҗәне мәктәпнең укыту буенча урынбасары Куприянова А.Н. ясады. 1 нче сыйныфлардан тыш, барлык укучылар да чирек билгеләре алдылар, ләкин уку буенча өлгереш бары тик 29% кына . Шунысы шатлыклы, 2 нче чирек нәтиҗәләре буенча 8 нче сыйныфтан 2 уку алдынгысы- Мысик Виктория һәм Борисова Зарина булды. Шулай ук контроль эш нәтиҗәләре белән дә таныштырдылар. Һәрбер фән буенча укытучылар, кайсы укучыларның өлгерешен ,ничек итеп күтәреп булуы турында киңәштеләр. Аннан соң,тәрбия эшләре буенча урынбасар Антонова Т.В.ның отчет эшен тыңладылар, һәм 3 чиректә үткәрелә торган чаралар турында да сөйләштеләр. Алда әле эшләнәсе эшләр күп, бу мәсьәләрне чишкәндә билгеле инде, әти- әниләрнең дә ярдәме кирәк булачак.

09.01.2016
Һава торышы  шартлары  начар  булуына да карамастан, Печище авылындагы  яңа микрорайонны газлаштыру буенча эш дәвам итә. Бүгенге көндә Лобачевский, Суворов, Кутузов, Груздев, Гудованцева урамнары буйлап торбалар сузу буенча эшләр тәмамланган,. Бу, 1 км дан  артык газүткәргеч тәшкил итә. Зорге, Исаева, Маяковский  урамнары  буйлап торбалар салу буенча эшләр башланган.

08.09.2016
Печищи авыл җирлеге Башкарма комитеты   һәм "Печище" Ирекле янгын саклау  отряды   уртак тырышлыгы   белән     каток  ясау  дәвам итә.

01.01.2016
Безгә Яңа 2016 ел унбер көн ял бүләк итте. Бу гаилә һәм дуслар  белән ял  итәргә,  менә дигән вакыт .  Ләкин шуны да онытмаска кирәк: бәйрәмнәр  чорында аерым игътибар кирәк.  Иминлек һәм хокук бозуларны   булдырмау  максатынннан  бу бәйрәм көннәрендә Печище  авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә, оешмалар һәм учреждениеләр , шулай ук авыл халкы  тарафыннан  11 гыйнварга кадәр  дежур тору оештырылды.
Традиция буенча, "Гремячка"  территориясендә 19 гыйнварда "Крещение» бәйрәменә багышланган чара узачак . Куркынычсызлык максатларында    Печищи  авыл җирлеге Башкарма комитеты  көче белән һәм  ОАО "Сетевая компаниясе" филиалы  "Буа электр челтәрләре" ярдәмендә,  чишмә  янындагы     коры   ботакларны  кисү  эшләре  башкарылды. Печищи авыл җирлеге Башкарма комитеты  Караев Виктор Павловичка актив ярдәм күрсәткәне өчен аерым рәхмәт сүзләрен белдерә.

Соңгы яңарту: 2017 елның 23 гыйнвары, 08:55

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International