Яңалыклар 2016

29.12.2016
Кар Королевада кунакта.
Бүген, 29 декабрь көнне МБМББУ "Октябрьский балалар бакчасында" “Кар Королевада кунакта” яңа ел бәйрәме узды. Балалар Кыш Бабайны һәм Кар кызын Кар Королеваның һәм аның ышанычлы хезмәтченең Кар Бабайның бозлы богаудан коткардылар. Балалар үз бурычлары белән бик яхшы булдырдылар, шуннан Кыш Бабай кулыннан бүләкләр һәм тәм-том белән бүләкләнделәр. Шулай ук алар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм биеделәр. Барысы да яңа ел бәйрәме белән канәгать иде.

28.12.2018
Кунакта Яңа ел...
Китапханәче  Азизова Г. Р. МБМББУ “Октябрьский балалар бакчасының” тәрбияләнүчеләре  белән бергә “Кышкы әкият” танып белү-уен программасын үткәрде. Уен барышында яшь укучыларыбыз яңа ел бәйрәменең төп персонажлары Кыш бабай һәм Кар кызы турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр, алар "кышкы" табышмаклар әйтештеләр һәм яңа ел викторинасында катнаштылар. Аннары китапханәче балаларны төсле басмалар һәм Яңа ел турында язылган шигырьләр һәм әкиятләр белән таныштырды. Барлык уенда катнашучы балалар Кыш Бабай күчтәнәчләрен һәм  яхшы кәеф алдылар.

26.12.2016
“Профилактик әңгәмә”
 24 нче декабрь көнне МБГББУ “Октябрь урта мәктәбе”ндә  1-11 нче сыйныф укучылары арасында “Кышкы каникул чорында куркынычсызлык кагыйдаләре” темасына профилактик әңгәмә узды. Әңгәмәне уздырды ОБЖ укытучысы Фазлыев Р.Р. . Ул укучыга тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар кирәклегенә игътибар бирде.

19.12.2016
Кышкы фантазия
"Октябрь балалар бакчасында" бу карлы, салкын декабрь көннәрендә  искиткеч үзгәрешләр кичерелде. Бакча бизәлде яңа ел гирляндалары белән, ясалма чыршылар һәм ялтыры торган алтын-көмеш  яңгырлар белән. Балалар бакчасында  күргәзмә да оештырылган "Яңа ел уенчыгы” дигән. Музыка дәресләрендә музыка җитәкчесе тәрбиячеләр һәм балалар белән өйрәнәләр яңа җырлар, яңа ел темасына багышланган. Яңа ел әкиятләре, ритмик яңа җырлар иҗади  җылылык тудыралар.

14.12.2016
Күчмә китапханәне яңарту.
Бүген, 14 декабрь көнне, Октябрьский китапханәсе, Азизова Гүзәл Раилевна китапханәчесе үзенең иң яшь китап укучылары белән МБМББУ "Октябрьский балалар бакчасындагы" күчмә китапханәсендә хезмәт күрсәтү эшен үткәрде. Һәр очрашу балалар белән бу кызыклы әңгәмәләр, уеннар, викториналар, уникаль мөмкинлек балаларны яраткан геройлары белән якынрак таныштыру, китапка һәм укуга мәхәббәт уяту. Балалар, игътибар белән китап рәсемнәрен карыйлар, яшьтәшләр белән киңәшләшәләр, китапханәче белән аралашалар.

13.12.2016
Яңа ел уенчыгы.
Бүген, 13 нче декабрь көнне МБМББУ "Октябрьский балалар бакчасының" өлкән төркем тәрбияләнүчеләре тәрбияче Картапова О. Г. белән Яңа Ел бәйрәменә әзерләүен дәвам иттеләр. Алар матур кар бөртекләре, якты йолдызчыклар кистеләр, ә бүген ташландык материалдан уенчыклар ясадылар: кар бабай һәм яшел матур чыршы. Балалар тату эшләделәр, кем кисте, кем ябыштырды. Яңа Елга уенчыклар бик матур булып чыктылар.

03.12.2016                              
Билгесез солдат көне
3 декабрь көнне МБГББУ «Октябрь урта мәктәбендә» билгесез солдат көненә багышланган чара узды. Фазлыев Рүзәл Раилевич 8-11 нче сыйныф укучыларына эзләү отрядлары, тугандаш каберләр, билгесез солдат ядкарьләре турында сөйләде, "Билгесез солдат көне"турында видеоролик күрсәтте . Чара бер минут тынлык белән тәмамланды.

27.11.2016
"Әни-беренче сүз, иң мөһим сүз безнең язмышта...
Әни тормыш бүләк итте, дөнья бүләк итте, дөнья бүләк итте миңа һәм сиңа!..
Шундый сүзләр белән МБМББУ "Октябрьский балалар бакчасында" кичә башланып китте. Күп ягымлы һәм яхшы сүзләр әйтелде безнең яраткан әниләребезгә. Әниләр бик актив булдылар, үзләренең балалары белән төрле конкурсларда катнаштылар. Балалар җырладылар ,шигырьләр укыдылар һәм соңыннан күңелле милли бию белән шатландырдылар. Бик яхшы булды әниләр һәм әбиләр килүләре, безнең кичәдәналар яхшы кәеф алдылар.

26.11.2016
КЭС-БАСКЕТ чемпионатының мәктәп баскетбол лигасы
24 енче ноябрь көнне "Чемпион" спорт комплексы базасында мәктәп укучыларының  егетләре  арасында КЭС-БАСКЕТ 2016 баскетбол лигасы чемпионатының  муниципаль этабы үткәрелде. Ярышта 10 команда катнашты. Безнең егетләр командасы көрәштә 3 урын  яуладылар.
Безнең яшь баскетболистларыбызны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

26.11.2016
Бүген без әни турында сөйләшик
Әниләр көненә багышланган бәйрәм  программасын  белән бергә Ләйсән Вакифовна Назирова җитәкчелегендә 3 нче сыйныф укучылары әзерләде. Бәйрәмгә укучылар  җитди әзерлек алып бардылар. Чарада "Сөйкемле әниләр" исемле видео - фильм, җырлар, шигырьләр, юмористик күренешләр күрсәтелде. Балалар һәм ата-аналар  кызыклы конкурсларда катнашып, "Угадай мамины руки", " Үз әниңне беләсеңме икән син?", "Рассуждалки" һәм башка уеннар уйнадылар.
Бәйрәм чәй өстәле артында Тәмамланды.

26.11.2016
Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты
25 енче ноябрь көнне  әниләр көненә багышланган концерт үткәрелде. Катнашучылар әниләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр. Әниләр үз балаларының  чыгышларын сокланып карадылар һәм чын күңелдән шатландылар.

26.11.2016
Мәктәп яңалыклары
25.11.2016 мәктәп ашханәсенә яңа җиһазлар сатып алдык: өстәлләр, лавки, банкетки. Мәктәп администрациясе, укытучылар коллективы һәм укучылар РТ югары Ослан районының Башлыгы Зиятдинов Марат Галимзянович мәктәп ашханәсенә җиһазлар алуда ярдәм иткән өчен рәхмәтләрен белдерәләр.

25.11.2016
Үсемлекләр турында кайгыртабыз  һәм үз кулларыбыз белән табигат шартларын тудырабыз.
Тышта беренче кышкы салкыннар төшә башлады, кыш көннәре сыман салкын суык җилләре белән куркыта башлады. Ә менә МБМББУ ”Октябрьский балалар бакчасында” бүлмә үсемлекләре чәчәкләр атып утыралар һәм чәчәк аталар рәсем өчен альбомнарда.Шулай итеп, яшь белгеч, тщрбияче Назарова М.С.теорияне практика белән тормышка аштыра. Тәрбияче Назарова М. С. өйрәтә балаларны сакларга әйләнә-тирә юньне һәм яраткан чәчәкләрнең рәсемнәрен ясыйлар. Кышкы суык рәсем альбомда чәчәкләрне бетерми.

21.11.2016
Җырлыйбыз да үсәбез!
"Октябрь балалар бакчасында” тәрбияләнүчеләр Әниләр көненә багышланган кичәгә әзерләнәләр. Әзерлек процессында балалар  әниләргә үз куллары белән бүләкләр ясыйлар: бу аппликациялар да, әниләр темасына багышланган төсле матур рәсемнәр да, һәм пластилиннан эшләнгән "тәмле ризыклар" да “бәйрәм өстәленә” куер өчен. Әниләр бәйрәмен биюләр, җырлар, шигырләр бизиләр. Без җырлыбыз да үсәбез!
 

18.11.2016
Дустыма "Болайгына" бүләк.
Халыкаратолерантлылык көне алдыннан  2-3 нче сыйныфларда"Мин, син, ул – бергә тату гаилә" исемле коллективиҗадиэш  узды.
Дәресикеөлештәнторды.
Дәресбашындасыйныфҗитәкчеләре Марина ВладимировнаГизатуллинаһәмЛәйсәнВакифовнаНазировадуслыктурындаәңгәмәүткәрделәр. Дус – улсинең өчен кайгыра,борчыла  шатлана торган кеше.    
Дустың өченкечкенәбәйрәм ясап шатландырып була. Практик өлешендә, укучыларукытучыларыҗитәкчелегендәүзкуллары белән композиция ясадылар. Ә ахырда "Кайчан минем дусларымминем белән"исемле  җыр җырладылар.

16.11.2016                     
Зональ семинар
15енче  ноябрь көнне МБГББУ "Октябрь урта мәктәбе"ндә тәрбия эше буенча директор урынбасарларының "Рухи – әхлак тәрбиясе  баланы шәхес буларак формалаштыруда мөһим аспект " темасына зональ семинары узды. Рус теле укытучысы Хәйретдинова. Н.П. 11енче класста "Аралашу сәгате" чарасында "Гомер – бәһасез бүләк" исемле сыйныф сәгате үткщрде. Тарих укытучысы Фазлыев Р.Р. "Өскә таба, баскычтан яки тормыш кыйммәтләре"  исемле сыйныф сәгате уздырды.
Башлангыч сыйныф укытучысы Гизатуллина М.В. һәм Назирова Л.В. "Болай гына!" бер-берсеңә бүләк исемле сыйныфтан тыш чара әзерләделәр.
Мәктәп укытучылары, семинар барышында үзләренең югары профессиональ дәрәҗәләрен, иҗади һәм интеллектуаль мөмкинлекләрен күрсәттеләр.

11.11.2016
Иртәдән бирле театр көттек без...
Бүген иртәдән бирле балалар серле кунак көттеләр, һәм менә ул ниһаять, килеп тә җитте! Аниматор юллардагы куркынычсызлык турында сөйләде, уен формасында юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләде, балаларга фокуслар күрсәтте, яшь тамашачылар мактап туялмаслык иде һәм рәхәтләнеп конкурсларда катнаштылар.

07.11.2016
"Әйдәгез, бергә укырга!"
Ачык ишекләр көне кысаларында "Әйдәгез, бергә укырга!" дигән чара Октябрьский китапханәсендә МБМББУ "Октябрьский балалар бакчасының" тәрбияләнүчеләре өчен үтте. Балалар өчен әзерләнгән мәгълүмати-танып белү уены “әкият аланы" уткәрелде, аның барышында яшь укучыларыбыз катнашты, интерактив викторинада әдәби геройлары турында табышмаклар әйтелде. Балалар китапханә яңа эшләнмәләр белән таныштылар, тәрбиячеләр китапхәнәче белән бергә балалар бакчасында яңгыравыклы укулары  өчен  кызыклы китаплар сайладылар.
     
 

03.11.2016
"Спорт, әти-әни һәм мин – аерылмас дуслар!"
Бүген, 3 ноябрь көнне МБМББУ "Октябрьский балалар бакчасында" "Спорт, әти-әни һәм мин – аерылмас дуслар!" темасына спорт бәйрәме узды. Без барыбыз да беләбез, нинди рольне белем бирү һәм үстерүче учреждениеләрендә генә түгел,ә гаиләдә дә уйный физик тәрбия. Ә иң мөһиме - аңларга, гаилә тәрбияләүдә ата-аналар роле балалар артыннан карап торырга гына тиеш түгел: шәхси үрнәк – уңышның нигезе! Чара кызыклы һәм күңелле булып үтте. Айболит һәм Карлсон геройлары балаларны, нинди ризыклар сәламәтлек өчен файдалы икәнен өйрәттеләр. Шулай ук, алар күңелле эстафеталар үткәрделәр, һәм ахырда балалар үзләренең яраткан геройлардан бер корзин алма белән бүләкләнделәр.

02.11.2016
Экологик тәрбия...
Бүген 2 нче ноябрь көнне МБМББУ «Түбән Ослан балалар бакчасында" "Уен һәм хезмәт сабыйлар экологик тәрбиясендә төп буыны буларак " тема буенча семинар үтте. Бу тема бик кызыклы иде һәм безнең коллегалар аны тулысынча ачтылар, шулай ук мастер-класслар үтте, алар гыйбрәтле һәм белемле иде. Рәхмәт безнең хезмәттәшләребезгә нәтиҗәле көн өчен.

28.10.2016
"Остаз укытучы"
27 нче октябрь көнне МБГББУ "Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә "Остаз укытучы" грантын тормышка ашыру кысаларында  тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары  зональ семинары узды.  Бу зональ семинарда безнең дә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы  Шәмсетдинова Г.Г. катнашты.

28.10.2016
Халыкара фәнни - гамәли конференция
27нче октябрь көнне "Социаль белем бирү академиясе"ндә “Белем бирү тирәлегендә идеологик экстремизмга каршы көрәш” темасына халыкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Әлеге конференциядә МБГББУ "Октябрь урта мәктәбе"нең тәрбия эше буенча директор урынбасары Назаров, А. С. катнашты.  

28.10.2016
Татар теле буенча тест
“Югары Ослан муниципаль районымәгариф  бүлеге” МКУ-се боерыгы  буенча  Октябрь урта гомуми белем бирү мәктәбендә 27-нче октябрь көнне 4, 6, 8-нче сыйныф укучылары татар теле буенча диагностик тест үтәделәр. Мәктәп администрациясы бу чарага принципиаль карап, балаларның  тест нәтиҗәләрен максималь дөрес итәргә тырышты. Бу чараны балар да аңлыйлар, әмма алдагы көннәрдә укучылар педагоглар белән ЕРТ форматындагы имтиханнарга әзерләнү юлларын  таба алачаклар.

25.10.2016
"Маҗаралар беркайчан да бетми"
24енче октябрь көнне "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында  Октябрь авылы китапханәсендә  танылган драматург Евгений Шварцның тууына 120 ел тулу уңаеннан "Маҗаралар беркайчан да бетми" исемле әдәби сәгате узды. Әлеге чарага МБГББУ “Октябрь урта мәктәбе”нең 3енче сыйныф укучылары чакырылды.
 

24.10.2016
Түтәлдәге витаминнар...
24 октябрь көнне МБМББУ "Октябрьский балалар бакчасында" зурлар төркеме һәм тәрбияче Картапова О. Г. татлы кишер урожаен җыйдылар. Җәй буе тәрбияләнүчеләр су сиптеләр һәм түтәлдәге чүпне утадылар. Һәм менә нинди мул уңыш татлы һәм баллы кишер без үстердек. Балалар бик шат һәм канәгать, чөнки алар үзенең хезмәт нәтиҗәсен күрделәр, бөтен җыйган кишерне пешекчегә тапшырдылар, безгә тәмле һәм файдалы ризык пешерсен өчен.

21.10.2016
"Көзге мотивлар"
21 енче октябрь көнне 6 сыйныф укучылары һәм оештыручы-укытучы Бушуева Н.Н. җитәкчелеге астында 1-4 нче сыйныфлар өчен матур көзге бәйрәм уздырдылар.  Укучыларга  өй эше итеп  салатлар, яшелчәләрдән кул эшләнмәләре әзерләргә бирелгән иде. Балалар тырышлыгы бушка китмәде. Оригиналь эшләнмәләр барысына да бик ошады.
Бәйрәмгә матур күлмәкләрен киеп "көз" үзе килде, балаларга табышмаклар әйтте. Укучылар "Мишки – шишки", "Собери урожай", "По камешкам" һ. б. төрле уеннар уздырдылар.  Бәйрәм бик күңелле узды. Ярышларда дуслык җиңде.

20.10.2016
Ярдәмле доктор Айболит Ростовдан безгә килде.
МБМББУ “Октябрьский балалар бакчасына”  атна уртасында Ростов шәһәреннән кунаклар килделәр. Ростов курчак театры ”Алтын балык” балаларга “Доктор Айболит” дигән әкият күрсәтте. Балаларга артистларнын чыгышлары бик охшады. Әкият эчтәлекле булды. Сәламәтлек турында эчтәлеге балаларны кызыксындырды. Балалар театр белән таныштылар. Театр ул сәнгәтнен бер төре.

17.10.2016
"Тарих былых чорыннан храня..."
17 нче октябрь  көнне Югары Ослан районының 85ел тулуы  уңаеннан туган якны өйрәнү укуларында Калмыков Александра (11 класс), Назиров Айнур (10 класс), Азизов Адель (3 класс) катнаштылар.
Барлык катнашучылар да укуларда дипломнар һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнделәр.
Уңышлы чыгыш ясаулары белән укучыларыбызны котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!!!

14.10.2016
Минем яраткан укытучым
12нче октябрь көнне МБГББУ “Матюшино урта мәктәбе”ндә “Минем яраткан укытучым” исемле шигырьләр бәйгесе узды. Безнең 11енче сыйныф укучысы Калмыкова Александра 3енче урын алды.

13.10.2016
Көз ритмларында.
МБМББУ “Октябрьский балалар бакчасында” ямьле көз көннәренә багышлап тәрбиячеләр төрле эчтәлекле дәресләр үткәрәләр. Музыка дәресләрендә балалар көзнең матур ел фасылына багышлап ритмик күнегүләр эшлиләр. Хәрәкәттә – бәрәкәт! Балалар тавышлар һәм хәрәкәтләр белән җил, яңгырны һәм башка табигый тавышларны күрсәтәләр. Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү эстендә эш алып барына.      

12.10.2016
"Су сакчылары – 2016"
12нче октябрь көнне  Бөтенроссия экологик дәресе кысаларында, 3 нче сыйныф укытучысы  Назирова Л.В. “Су сакчылары” исемле экологик дәрес үткәрде. "Су сакчылары"ның  III экология дәресе балалар һәм яшьләрдә экологик җаваплылык формалаштыруда.

11.10.2016
Кызыл балан...
11 октябрь көнне МБМББУ “Октябрьский балалар бакчасында” “Урман утырту көне” акциясе кысаларында балалар үз участогында балан куакларын утырттылар. Тәрбияче Картапова О. Г. балаларга, ничек дөрес утыртырга һәм куаклар артыннан ничек кайгырту турында сөйләде. Өлкән балалар куакларны утыртырга булыштылар, чөнки алар әле кечкенә һәм безнең саклауда мохтаҗ. Баланыбыз зур үссен һәм кешеләрне үз матурлыгы белән сөендерсен.

09.10.2016
8 октябрь көнне Октябрьский авыл кешеләре Казандагы уздан авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар. Халыкка үзебезнең туфракта үскән, экологик яктан чиста яшелчәләр тәгъдим ителде.

07.10.2016
"Алтын көз" исемендәге җиңел атлетика кроссы
7нче  октябрь көнне  МБГББУ “Макыл урта мәктәбе”ндә 5-11 енче сыйныф  укучылары катнашында традицион җиңел атлетика кроссы узды. Безнең укучылар лаеклы чыгыш ясадылар, гомумкоманда зачетында 4 нче урынны яуладылар. Афәрин!!!

06.10.2016
Көз...күңелле безгә синең соңгы марурлыгың...
Безнең МБМББУ “Октябрьский балалар бакчасында” көз ел фасылына багышлап күргәзмә оештырылды. Балалар ата-аналар белән бергә табигый материаллардан кызыклы әйберләр һәм җәнлекләр эшләделәр. Быелгы көз бик  уңышлы булды. Бабаларга бик охшады көзге күргәзмә.  

06.10.2016
"Сезне яратып, Укытучылар!"
5 енче октябрь көнне МБГББУ "Октябрь  урта мәктәбендә" Укытучылар Көне уңаеннан, укучылар үз укытучылары һәм кунаклар өчен концерт әзерләделәр. 1-9 ынчы сыйныфлар укытучыларга багышланган җырлар, шигырьләр,  кызыклы мәзәкләр  күрсәттеләр. Ветеран укытучыларны мәктәп директоры котлады, теләкләр теләде. Бәйрәм искиткеч матур узды.

06.10.2016
"Күңел белән яшь" акциясе
Укытучы һөнәре җәмгыятьтә иң мәртәбәле һәм хөрмәткә лаек һөнәр  булды һәм булачак. 1енче октябрь көнне МБГББУ "Октябрь урта мәктәбе"нең  9 – 10ынчы сыйныф укучылары "Күңел белән яшь"  акциясендә  катнаштылар. Укучылар педагогик хезмәт ветераннарын якынлашып килүче Укытучылар Көне белән котладылар, үзләре ясаган открыткалар һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

06.10.2016
Гражданнар оборонасы көне
Кешелек өлкәнрәк булган саен, техник алгарыш тизрәк башкарылу сәбәпле,  кешелекне төрле корал конфигурацияләреннән, табигый һәм техноген һәлакәтләрдән  яклау һәм саклау бигрәк кирәк. Россиядә бу мәсьәләләрне гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гражданнар оборонасы системасы хәл итә.
Бу көн уңаеннан 4енче октябрь көнне МБГББУ "Октябрь урта мәктәбе"ндә ярышлар, тематик сыйныф сәгатьләре, эвакуация,  викториналар уздырылды.  Укучылар тагын бер тапкыр өйдә һәм урамда  янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатладылар.

29.09.2016
Көзне кунакка чакырабыз!
Бүген, 29 сентябрь көнне МБМББУ "Октябрьский балалар бакчасында" көзгә багышланган чара үтте. Тәрбияләнүчеләр “Куян белән төлке” әкиятен уйнаттылар. Өлкән төркем кызлары күңелле "Миләшкәй" биюен биеп күрсәттеләр, балалар алтын көз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бәйрәмгә балалар бакчасың ветераннары чакырылды, ахырдан балаларга татлы күчтәнәчләр өләштеләр, ә ветераннарны чәй эчергә чакырдылар. Барысы да канәгать калды.

22.09.2016
«Голубь мира» акциясе
21енче сентябрь көнне  Халыкара дөнья көне кысаларында МБГББУ "Октябрь урта мәктәбе"ндә  «Голубь мира» акциясе узды. Укучылар Россия Федерациясе гимнын  башкардылар  һәм  күгәрченнәр очырдылар.

22.09.2016
17 сентябрь көнне МБГББУ  “Октябрь урта мәктәбендә"Поделись улыбкой"акциясе узды. Уртаһәмөлкәнсыйныфукучыларарасында "SMS балалар"ның мобиль төркеме смайл формасында елмаюлар таратты.

22.09.2016
“Юл кагыйдәләрен һәрвакыт истә тотарга - булмас сезнең белән бәла!”
Балалар җәрәхәте кисәтү максатыннан МБМББУ “Октябрьский балалар бакчасында” “Имин тимер юлы” айлыгы игълан ителде. Айлык барышында балалар белән түбәндәге чаралар үткәрелде: “тимер юлларында” тормыш хәлләрен уйнатып, мультимедиа җайланмаларын кулланып “Куркынычсызлык- озын һәм сәламәт тормыш нигезе”,  дигән чара уздырылды. Китапханәче Азизова Г. Р белән берлектә, “Юл кагыйдәләрен өйрәнергә кирәк!” чарасы үтте. Шулай ук ата-аналар белән зур эш узды: “Бала һәм юл” анкетасын тутырдылар, һәрбер ата-анага бу темага буклет һәм белешмәлек бирелде.

19.09.2016
Моңсу көз килде...
МБМББУ “Октябрьский балалар бакчасында” көз бәйрәменә әзерлөнү бара. Кечкенә һәм зурлар төркеме балалары тәрбиячеләре Назарова М.С. һәм Картапова О.Г. белән бергә бәйрәмгә әзерләнәләр. Балалар шыгырләр өйрәнәләр, рәсемнәр ясыйлар. Көзге бакчададан балалар төрле төстә агач яфраклар җыялар.Тәрбиячеләр белән бергә балалар яфракларны төзеп нәфис сыннар ясыйлар. Балалар көз бәйрәменә әзерләнәләр: матур шигырләр, яңа җырлар өйрәнәләр. Балалар биергә дә өйрәнәләр!

17.09.2016
Укучының мәдәни көндәлеге
16 нчы сентябрь көнне МБГББУ "Октябрь урта мәктәбе"ндә  “Укучының мәдәни көндәлеге" исемле мәдәни-белем бирү проекты кысаларында, Октябрь китапханәче Азизовой Г. Р. белән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Назаров А. С. һәм  оештыручы- педагог Бушуева. Н.Н. 1-4 сыйныф укучылар өчен,  “Туган якның  мәдәни традицияләре" дип исемләнгән бердәм мәдәният дәресе үткәрелде.

15.09.2016
Варислар берлеге туган көне
15 сентябрь көнне Татарстан варислары Берлегенең  туган көне  уңаеннан  МБГББУ "Октябрь урта мәктәбе"ндә  тантаналы линейка узды. Оештыручы- педагог Бушуева Наталья Николаевна укучылар белән түгәрәк өстәл үткәрде,  аларны "пионер" тарихы белән таныштырды. Алар "Беләсең микән син?"исемле  викторинаның  сорауларына җавап  бирделәр,  Варислар  Берлеге символлары белән таныштылар.

15.09.2016
Спортлы  Татарстан
15енче сентябрь көнне МБГББУ "Октябрь урта мәктбе"ндә “Спортлы  Татарстан” акциясе  кысаларында төрле  чаралар уздырылды: урта һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен, мәктәп үзидарәсе оештыруында, флешмоб, шулай ук " 8-6 сыйныфлар арасында күңелле стартлар. Барысы да  көне буена яхшы кәеф алды.

15.09.2016
Бүре һәм җиде кәҗәләр.
Бүген,15 сентябрь көнне, МБМББУ "Октябрь балалар бакчасында" тәрбияче кечкенәләр төркемендә Назарова М. С. әдәплелек дәресен үткәрде. Мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында әдәби уку дәресендә әкият "Бүре һәм җиде кәҗәләр" тәрбияче таныштырды. Дәрес дәвамында балалар актив рәвештә катнаштылар, тыңладылар. Дәрес ахырына якынлашканда тагын бер кабат тәрбияче балалар белән  бергәләп искә төшерделәр әдәпле сүзләрне һәм ничек изге гамәлләрне тормышка аштырырга .

14.09.2016
Нәрсә ул игелек?
Игелек Атнасы кысаларында МБМББУ “Октябрьский балалар бакчасында” кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче Назарова М. С. белән Теремок әкиятен күрсәттеләр һәм аның геройлары белән танышып киттеләр. Шул рәвешле, балалар үзеңне кунаклар белән ничек тотарга икәнен белделәр,  бер-беребезгә начар вакытта гына түгел, ә яхшы чакта да ярдәм итәргә кирәк икәнлеген белделәр. Аннан соң тәрбияләнүчеләр лего кубикларыннан җәнлекләргә тату итеп яңа, матур һәм зур йорт төзеделәр.

10.09.2016
10 сентябрь көнне Октябрьский авыл кешеләре Казандагы уздан авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар. Халыкка үзебезнең туфракта үскән, экологик яктан чиста яшелчәләр тәгъдим ителде.
 

09.09.2016
9ынчы сентябрь көнне “Көзге игелеклелек атналыгы – яхшы эшләр эстафетасы” кысасында *ИГЕЛЕКЛЕ ТАТАРСТАН* Татарстан төркеме, МБГББУ “Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбе”нең 7-10сыйныф укучылары “Игелеклелек визиты” белән игелеклеләр акциясендә катнаштылар.

09.09.2016
Яхшы сүз
8енче сентябрь көнне “Көзге игелеклелек атналыгы – яхшы эшләр эстафетасы” кысасында *ИГЕЛЕКЛЕ ТАТАРСТАН* Татарстан төркеме, “Яхшы сүзләр көне” исемле шигырьләр бәйгесе оештырылды.  МБГББУ “Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбе” укучылары әби-бабалары турында  шигырьләр сөйләделәр.

 

08.09.2016
Сак яшәү рәвеше буенча бәйге
6нчы сентябрь көнне МБГББУ “Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә сак яшәү айлыгы кысасында, 10ынчы сыйныф укучылары арасында “Гаять ситуацияләрдә куркынычсызлык һәм кешене саклау” һәм башка сораулар буенча бәйге үткәрелде.

07.09.2016
ПДД  буенча викторина
7 сентябрь көнне МБГББУ "Октябрь урта мәктәбендә"куркынычсызлык айлыгы кысаларында башлангыч сыйныфлар арасында юлда йөрү кагыйдәләре буенча викторина узды.
ОБЖ укытучысы Фазлыев Р.Р. балаларга юлда йөргәндә үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшереп үтте һәм һәр укучыга яктылык кайтаргыч значок бүләк итте.

07.09.2016
Миләш тәлгәшендә...
Бүген, 7 сентябрь көнне МБМББУ "Октябрьский балалар бакчасында" балалар тәрбияче Картапова О. Г. белән урманга бардылар. полюбоваться Көзге матурлыгын карап кайтырга максаты белән. Агач исемнәрен беркеттеләр: имән, клен, юкә һәм бөҗәкләр тормышын күзәтергә, балалар үзенең юлында зифа, бөдрә юкә очраттылар, нык имән, ару клен. Уен уйнатылды: " Кайсы агачтан яфрак" ?

06.09.2016
Изгелек эшләүвакыты
5енче сентябрь көнне МБГББУ “Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә ЯХШЫЛЫК эшләү атналыгына багышланган линейкада изгелек эшләүгә старт бирелде. Укучылар атналыкта узасы чараларның планы белән таныштылар.

05.09.2016
"Укыту эвакуациясе"
Бүген куркынычсызлык айлыгы кысаларында Октябрь урта гомуми белем бирү мәктәбендә укыту эвакуациясе үткәрелде.Укучылар һәм персонал шартлы янгыннан ике минут эчендә чыкты.Бу шөгыльнең төп максаты – тәрбияләнүчеләрнең куркынычсызлыгы, төрле хәлдә югалып калмаска дип куелды.

03.09.2016
Беслан фаҗигасының кайтавазы
3енче сентябрь көнне МБГББУ “Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә Беслан шәһәрендә булган фаҗигага багышланган бөтенмәктәп линейкасы узды. Укучылар “Беслан фаҗигасы корбаннарына” исемле стенд белән таныштылар, толерантлылык һәм патриотизм – яшәү рәвешенең һәм киләчәкнең төп ачкычы булуын расладылар.  

01.09.2016
Тылсымлы Белем дөньясына сәяхәт.
Бүген, 1 сентябрь көнне МБДОУ "Октябрьский балалар бакчасында" “Белем көненә” багышланган әдәби кичә уздырылды. Балалар тәрбияче Картапова О. Г. ярдәмендә Белем иленә әкият геройлары – Карандаш һәм Кисточка сәяхәт белән  җәлеп ителде. Бу могҗизалы Белем дөньясында балаларның юлына очрадылар Ялкаулык һәм Болтовня. Әмма бу авырлыкларны җиңергә баларга дуслары  Кисточка һәм Карандаш булыштылар. Балалар уйнадылар уен-аттракционнарда, табышмакларга дөрес җәвап бирделәр, саннар яздылар  Карандаш персонажы ярдәме белән, матур итеп шигырьләр укыдылар, рәсемнәр ясадылар хәрефләр төзеп Кисточка персонажы ярдәмендә. Әдәби кичә ахырында балалар тәрбияче белән бергә нәтиҗә ясадылар “Белемнәр бик кирәк бу тормышта” - дип. Бу сәяхәт искиткеч булды!

31.08.2016
Уч төбендә китап-2016.
МБМББУ "Октябрьский балалар бакчасы" балалары Октябрьский китапханәсенең иң яшь укучыларыбыз, “Уч төбендә китап -2016” Халыкара акциясендә катнаштылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны бүгенге көн әдәбиятен укырга җәлеп итү максатыннан балаларга Г. Остер "Котенок по имени ГАВ", С. Рунге һәм А. Кумма "Непослушный цыпленок" әдәбият әсәрләре укылды. Таныш мультфильмнардан буенча әсәрләр укылышы ачык, күңелле һәм кызыклы узды. Балалар үз өчен кызыклы китаплар ачтылар, әсәрләренеә геройлары белән бергә уйнадылар, сикерделәр һәм кызык вакыт үткәрделәр. Очрашу ахырында укучыларга әсәрләр мәгълүматлары буенча төшерелгән мульфильмнар күрсәтелде.

28.08.2016
Укытучылар утырышы
28 нче август көнне МБГББУ “Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә  укытучылар утырышы узды, киләсе уку елына  кагылышлы  сораулар каралды.


26.08.2016
Август конференциясе.
Һәр елны Югары Ослан район мәдәният йортында август конференциясе уза, анда мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе һәм мәктәпләр арасында уку елы арасында нәтиҗәләр ясала. Тагын бер кат хезмәттәшләрне каршыларга һәм аларның уңышына сөенергә. Барлык хезмәттәшләрне яңа уку елы белән котлыйбыз.

25.08.2016
Тамчының маҗарасы.
МБМББУ "Октябрьский балалар бакчасында"  “Тамчының маҗарасы” чарасы үтте. Тәрбияче Картапова О. Г. суның әһәмияте турында сөйләде һәм слайдта күрсәтте су кайда һәм ничек кулланыла. Уен ярдәме белән суның үзлекләрен күрсәтте. Тәрбияче балалар белән су белән тәҗрибәләр үткәрде һәм тәмен кабып карадылар су. Чараның максаты балаларга су безнең тормышта мөһим әһәмияткә ия булуын күрсәтте.

22.08.2016
РФ Дәүләт флагы көне.
Бүген, 22 август көнне, МБМББУ "Октябрьский балалар бакчасында” балалар Россия Федерациясе флагы белән таныштылар. Тәрбияче Картапова О.Г. балаларга бу флагның һәр төсе нәрсә аңлатканын сөйләде ә аннан соң россия флагын ясарга тәкъдим итте . Дәреснең максаты патриотик хисләр үстерү.


19.08.2016
Алма спасы.
Борын-борыннан, Русьтә, Алма спасын билгеләп үтәләр. Бу көнне барысы да алма белән сыйланалар, бөккән пешерәләр, бер-берсенә кунакка йөриләр һәм үз алмагачларын мактыйлар. Менә балаларыбыз да бүген алма һәм шарлоткой белән сыйландылар. Чөнки алмаларда шулкадәр күп витаминнар һәм тимер.

18.08.2016
Кыңгыраулар ясыйбыз.
Бүген, 18 нче август көнне МБМББУ "Октябрьский балалар бакчасында" балалар тәрбияче Картапова Ольга Геннадьевна белән кәгазьдән әзерләгәннәр кыңгыраулар ясадылар, аларны үз төркемен бизәргә, изгелекле атмосфераны һәм яхшы кәеф ясарга максаты белән эшләделәр. Моның өчен балалар һәм аларның ата-аналары алдан ук өйдән төрле-төстәге бусиналар һәм төймәләрне алып килделәр. Кыңгыраулар бик ачык һәм матур булып чыктылар.

05.08.2016
Бай уңыш.
Менә эссе җәйге көннәр дә ахырга якынлашып килә. Мәктәп үзенең укучыларын каршыларга әзер. Мәктәп бакчасында яхшы уңыш үсә. Помидорлар кызара, суган иск иткеч булып уңган, борыч дисәң: уңышы белән яфраклары да күренми диярлек, аллы-гөлле чәчәкләр матурлыклары белән күзне шатландыралар.
Укучылар тырышлыгы күз алдында. Яшелчәләр, тозланмалар, төрле кайнатмалар укучылар табынына яхшы өстәмә булачак.

05.08.2016
Территорияне төзекләндерү
1-3 август көнне МБМББУ "Октябрьский балалар бакчасының" участогында балалар бакчасы хезмәткәрләре территорияне төзекләндерү эшләрен оештырдылар. Чәчәкләрне төрле төстәге койма белән әйләндереп алдылар, ташландык материалдан Африка хайваннарын уйлап таптылар һәм ясап куйдылар: жираф, зебра....безнең рус әкият персонажларын -өч дуңгыз баласы, төньяк болан. Балалар территориянең һәр почмагын рәхәтләнеп тикшерәләр.

03.08.2016
3 август көнне Октябрьский авыл җирлеге культура хезмәткәрләре федераль трасса буенда тузган чупчарларны жыештырдылар.

01.08.2016
Октябрьский авылында «Чиста су» программасы буенча яңа су бирү системалары төзелү эшләре давам ителә.

01.08.2016
Октябрьский авыл җирлеге рәисе Шамил  Азизов һәр сишәмбе авылҗирлегенең авылларыннан килгән яшәүчеләрне кабул итә. Кешеләрне җир сораулары, хуҗалыкларга адресларны бирү, йортларга су керту сораулары борчый. Һәрбер кешегә аңлатма бирелә.

28.07.2016
27 июль 2016 елның МБМББУ “Октябрьский балалар бакчасында” авыл китапханәсендә китапханәче Азизова Г. Р. белән тәрбияче Назарова М. С тәрбияләнүчеләр өчен"Өч дус кызы, юл хәрәкәте кагыйдәләре мәгълүмати-танып белү уены үткәрелде”. Бу чара төп юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлау өчен юнәлтелгән иде. Уен барышында балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, әкияттәге әсәрләр һәм геройлар исемнәрен исләренэ төшерү. Яшь укучыларыбыз, "перекресток", "велосипедная дорожка", "ясалма неровность" һ. б төшенчәсе белән таныштылар.
Очрашуның икенче өлешендә балаларга А. Усачев  китабыннан өзекләр укылды: "Юл хәрәкәте кагыйдәләре балалар өчен".

26.07.2016
Октябрьский авыл җирлеге культура хезмәткәрләре республика һәм федераль трасса буенда тузган чупчарларны жыештырдылар.

25.07.2016
Октябрьский авылында «Чиста су» программасы буенча эшләр давам ителә, су манарасы куелды.

25.07.2016
"Кәгазь көне"
Бүген МБМББУ “Октябрьский балалар бакчасында” кәгазь көнен игълан иттек. Бүгенге көннең максаты-балаларны кәгазьнең төрләре белән таныштыру, кәгазьнең килеп чыгышы турында презентация аша күзаллауларын тирәнәйтү, кәгазьне кисәргә өйрәнү булды.  Балаларда әлеге әшчәнлек зур кызыксыну уятты. Тәрбияләнүчеләр арасында өйләрендә дә кәгазь кисүне дәвам итүчеләр күп булды.

22.07.2016
Октябрьский авыл җирлеге культура хезмәткәрләре республика һәм федераль трасса буенда тузган чупчарларны жыештырдылар.

20.07.2016                                                        
Халыкара шахмат көне
Шахмат – бу спорт, өлкән балалалар арасында аралашу даирәсен киңәйтергә ярдәм итә, логика үсешенә, фикерләү, күп игътибар, ихтыяр тәрбияләү ярдәм итә. Әлеге чарага зур эш балалар белән генә түгел, аларның  ата-аналар белән дә үткәрелә. 20 июльдә МБМББУ “Октябрьский балалар бакчасында” Шахмат көненә багышланган шахмат турниры узды, өлкән төркеме балалар арасында.

13.07.2016
Октябрьский авылында «Чиста су» программасы буенча яңа су бирү системалары төзелә. 13 июлдә шушы яңа торбаларга тоташу һәм исәпләү әсбапларын кую сораулары буенча халык җыелышы узды.

13.07.2016
13 июльдә Октябрьский авыл җирлеге культура хезмәткәрләре федераль трасса буенда тузган чупчарларны жыештырдылар.

07.07.2016
Именинник көне.
Бүген, 7 июль көнне МБМББУ "Октябрьский балалар бакчасында" балалар бәйрәме узды- Именинник Көне!, Туган көннәре июльдәбулган балалар, бүген үз бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Аларга кунакка пират-фокусник килде, ул кызыклы фокуслар күрсәтте, уеннар үткәрде, конкурслар, соңыннан бәйрәм ахырында балалар “Каравай” җырын башкардылар. Аннары пират-фокусник барысында тәмле сок һәм җиләк-җимешләр белән сыйлады. Балалар бик шат иде шундый кунакка.

23.06.2016
"Сәламәт тәндә-сәламәт акыл!
Бүген, 23 июнь көнне МБМББУ "Октябрьский балалар бакчасында" физкультура-сәламәтлеген оештыру "сәламәт тәндә-сәламәт акыл" узды. Балаларга кунакка Карлсон һәм бәләкәч килде. Күңелле музыка тыңлап алар балалар белән бергә күнегүләр комплексын үтәделәр. Аннары хәрәкәтле уеннар уйнадылар: "Аюда кунакта", "Казлар аккошлар", "Сороконожка".Ял вакытында спорт инвентаре турында кызыклы табышмакларга җавап эзләделәр. Уен ахырында Карлсон балаларны тәмле сок белән сыйлады. Шундый чараларның максаты сәламәтлекне ныгыту, йөрү күнекмәләрен камилләштерү; хисләр белән сугарылган уңай карашларны стимуллаштыру.

01.06.2016
Мини-Сабантуй!
1 июнь –Балаларны Яклау Көне! Элегә шушы бәйрәм уңаеннан МБМББУ "Октябрьский балалар бакчасында" күңелле бәйрәм мини Сабантуйчик үтте! Балалар ике командага бүленде һәм актив көрәшергә тотындылар. Туплар йоктырдылар, калошлардан йөгерделәр, яткан бүрәнәдән йорделәр һәм башка бик күп уеннарда катнаштылар...шуның өчен тәмле әйберләр белән бүләкләнделәр! Әлбәттә инде, дуслык җиңде!

01.06.2016
Онытылмас  сәяхәт.
Кичә, 1 июнь көнне, Октябрь урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, укытучылары Гизатуллина М. В. белән “Әкият”  курчак театрына бардылар. Спектакльдан соң  балаларга  бүләкләр  өләштеләр. Аннан соң балалар “Гранд-отель “Казань” ресторанында тәмле ризыклар авыз иттеләр. Бу чараны Айрат Хайруллин Фонды  Балаларны саклау көне күләмендә үткәрде. Балалар һәм ата-аналар Айрат Назиповичка бу бәйрәмне оештырган өчен зур рәхмәт белдерәләр.

30.05.2016
"Бәхетле юлга, Балачак Кораблигы"
Бүген МБМББУ "Октябрьский балалар бакчасында" "Бәхетле юлга, Балачак Кораблигы» иртәсе узды! "Бәйрәмчә-бизәлгән залда безнең җиде чыгарылыш сыйныф укучылары керде! Кунакка, бәйрәмгә ике билге килде: единичка һәм двойка! Алар күңелле шаярдылар, сораулар бирделәр, безнең чыгарылыш сыйныф укучылары төгәл һәм дөрес җаваплар бирделәр. Балалар шигырьләр сөйләделәр, дулкынландыргыч җырлар җырладылар  һәм хушлашу вальсын башкардылар. Ахырдан нәниләр чыгыш ясадылар, һәм тәмамлаучыларга бишкә укырга теләделәр, туган балалар бакчасын онытмаска һәм мәктәп тормышына бәхетле юл тотарга. Бәйрәм ахырында, барлык чакырылган кунаклар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары урамга чыктылар һәм күккә ак күгәрченнәр теләкләр теләп җибәрделәр.

 

25.05.2016
Мөдирләр семинары.
24.05.2016 елның МБМББУ "Печищенский балалар бакчасында" мөдирләр семинары үтте. Семинар программасы бай эчтәлекле, кызыклы иде. Семинарда “Оештыру эшләре буыннан мәктәпкәчә белем бирү, мәктәп һәм ата-аналар"  темасына мәсьсәләре үткәрелде.

19.05.2016
Мәктәпкә керергә әзерләнәбез.
Өлкән группада йомгаклау вакыты килеп җитте. Тәрбиячеләр балаларны мәктәпкә озаталар. Шуның уңаеннан музыкаль-әдәби кичәгә әзерләнәр. Балалар яңа җырлар өйрәнделәр, матур шыгырләр сөйлиләр. Мәктәпкә әзерләнү югары дәрәҗәдә бара.

18.05.2016
«Тылсымлы микрофон»
18.05.2016 елның район мәдәният йортында "Тылсымлы микрофон" конкурсы үтте. МБМББУ  "Октябрьский балалар бакчасыннан" Жильцов Дмитрий чыгыш ясарга тиеш иде, ләкин сәламәтлеге аркасында катнаша алмады, ә беренче этабында "Яз җитә" җыры белән лаеклы чыгыш ясады, һәм җиңүче дипломын алды. Дмитрийны котлыйбыз, һәм аңа киләчәктә җиңүләр телибез!

13.05.2016
МБМББУ « Октябрь  балалар  бакчасында»   гаилә  көненә  карата “ Минем  дус гаиләм” темасына мероприятие  узды. Мероприятие  барышында балалар  үзләренең  гаиләләре  турында сөйләделәр,аннары ясаган рәсемнәр буенча конкурс уздырылды.Балалар  ясаган рәсемнәр бик  матур һәм  кызыклы  булды.Әлбәттә  тату  гаиләдә генә балалар дөрес һәм  тиешле тәрбия алачак.                                

09.05.2016
Җиңү көне!
9 майда, МБМББУ "Октябрьский балалар бакчасы" тәрбияләнүчеләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәле янына чакырылды. Балалар тәрбияче Картапова О. Г. һәм мөдире Ахметова  И. И. балалар белән  тыл хезмәтчәннәре һәм хезмәт ветераннары каршында чыгыш ясадылар.Алар үзенең кыскача чыгышлары белән барлык катнашучыларның күңелләрен кузгаттылар. Бездә ышанычлы алмаш бар, шундый алмаш булгач хәтер мәңге яшәр!

06.05.2016
"Елмаюдан, күктә салават күпере уяныр..."
МБМББУ "Октябрьский балалар бакчасында" "Елмаюдан, күктә салават күпере уяныр..." рәсемнәр конкурсы узды. Конкурста катнашучылар мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Балаларга иҗади уңышлар телибез!

06.05.2016
Чираттагы өмә!
6 май көнне МБМББУ "Октябрьский балалар бакчасы" хезмәткәрләре  чираттагы өмәгә чыктылар. Алар балалар бакчасының территориясен чистарту һәм җыештыру эшләренә тотындылар. Барлык клумбалар казылган һәм чәчәкләр белән утыртылган.

06.05.2016
Бүген 6нче май көнне Вахитов балалар бакчасының балалары тәрбияче апалары белән Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәл янына экскурсиягә бардылар. Бу экскурсиянең максаты – балаларга Бөек Ватан сугышының тарихы белән таныштырү, Нурвахит авылында сугышта катнашучылар турында сөйләү, балаларда Ватанга карата махәббәт тәрбияләү.

06.05.2016
6 май көнне МБМББУ “ Октябрьский балалар бакчасында” зурлар төркеме балалары арасында мини-футбол буенча ярышлар үтте. Балалар физик яктан яхшы әзерлек һәм командада уйный белүләрен күрсәттеләр. Әлбәттә, җиңде дуслык 3:3 исәбе белән. Күгәргәннәргә һәм бәрелүләргә карамастан балаларның күңелләре бик яхшы калды.

06.05.2016
Батырлык  дәресе.
5нче  май  көнне  мәктәптә  3сыйныф    укучылары   белән   сыйныф җитәкчесе  Артемьева  Нина  Фёдор  кызы “ Җиңү  көненә”  карата   “Батырлык”      дәресе  үткәрде. Укучылар   “Хәтер” китабы  белән  таныштылар,сугыш  турында   хикәяләр тыңладылар. Дәрес  ахырында укучылар   “Җиңү  салюты”  рәсемен  ясап, 9  май  көнне  сугышта  үлгәннәрнең   кабер  ташына  куярга булдылар.

21.04.2016
“Күңел чишмәсе”
21енче апрель көнне МБГББУ “Октябрь урта гомуми белем бирү мәктәбендә” Габдулла Тукай тууына 130 ел тулу уңаеннан “Тукай дөньясына сәяхәт” исемле  Бөтендөнья акциясе кысасында 1-4 сыйныф укучылары арасында “Күңел чишмәсе” дигән чара уздырылды.Чараны татар теле укытучысы Алсу Сибгатуллина һәм авыл китапханәчесе Гүзәл Азизова әзерләделәр. Бәйрәмдә укучылар өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, мультфильмнар карадылар.

20.04.2016
Спортлы Татарстан
20 нче апрель көнне МБГББУ “Октябрь урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең барлык сыйныфларында  “Спортлы Татарстан” акциясе кысасында спорт темасына багышланган фильмнар карадылар.

20.04.2016
«Киләчәк космик ракеталары»
МБМББУ «Октябрьский балалар бакчасында» «Киләчәк космик ракеталары» конкурсына йомгак ясалды. Конкурста зурлар төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Космик ракеталар ташландык әйберләрдән ясалган булсаларда, әти-әниләрнең осталыгы, балаларның бай фантазиясе аркасында макетлар бик матур һәм оригиналь килеп чыктылар. Конкурста катнашучылар грамота һәм призлар белән бүләкләнделәр.

19.04.2016
Бердәм физкультура дәресе
19 ынчы апрель көнне МБГББУ “Октябрь урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә “Спортлы Татарстан” акциясе кысасында бердәм физкультура дәресе уздырылды.


15.04.2016        
Габдулла Тукай һәм аның әкият дөньясы.
Татар  шагыйре  Габдулла  Тукайның 130- еллыгына  багышлап МБМББУ “Октябрьский  балалар  бакчасында “  бик  күп  чаралар  үткәрелә.Тәрбияче Рузиля  Фаритовна  балаларны  шагыйрьнең  тормыш  юлы , иҗаты  белән  таныштырды.Аннары  балалар  Г. Тукай  сүзләренә  язылган  “ Туган  тел “, “ Бала белән күбәләк" җырын  өйрәнделәр. Шагыйрьнең   иҗаты  әкият  дөньясы  белән бәйләнгән. Аның  “ Су  анасы “, “ Шүрәле “ ,“Кәҗә  белән сарык” әкиятләре барыбызга  инде  күптән  таныш.Соңыннан балалар  белән  Габдулла  Тукай  әкиятләре буенча  “ Минем  яраткан  әкият  геройларым” темасына  конкурс  узды.

12.04.2016
Косманавтика  көне.
МБМББУ “Октябрьский  балалар бакчасында “ тәрбияче Рузиля Фаритовна    косманавтика  көненә  карата  эшчәнлек  уздырды. Эшчәнлек  барышында  балалар  кояш , җир  шары, космос  турындагы  төшенчәләр  белән  таныштылар. Алар  космоска беренче  булып  очучы  косманавт  Юрий Алексеевич Гагарин  белән  таныштылар, һәм  космос  темасына  рәсем  ясадылар. Дәрес  ахырында космик  корабльләр  турында  конкурс  игълан ителде.

11.04.2016
Концлагерь тоткыннары истәлегенә багышлана...
11енче апрель көнне МБГББУ “Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбендә” “Чишмә” БОсында “Кыңгырау чыңлавы” исемле акция үткәрелде. Көндезге  сәгать 11дә барлык укучылар да тантаналы линейкага җыелдылар. Бөтен  дөнья истән чыкмаслык көнне – Халыкара дошман концлагерь тоткыннарын азат итү көнен билгеләп үтә.
Укытучылар һәм укучылар концлагерь тоткыннарын, Бөек Ватан сугышы кырларында  һәлак булганнарны искә алдылар.

28.03.2016
Тәрбия  эше буенча укытучылар утырышы
28енче март көнне МБГББУ “Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә «Взаимодействие семьи и школы» исемле  тәрбия  эше буенча укытучылар утырышы булып узды. Алда куелган, борчыган сораулар буенча укытучылар чыгыш ясадылар. Утырыш ахырында нәтиҗәләрне төркәп куйдылар.


22.03.2016
Каюм Насыйри исемендәге XIV регионара фәнни-гамәли укулар
21енче март көнне Казан шәһәренең 81енче номерлы мәктәбендә   Каюм Насыйри исемендәге XIV регионара фәнни-гамәли укулары уздырылды. Бәйгегә Татарстанның төрле районнарыннан  һәм башка регионнардан 350 дән  артык эш кабул ителгән. Шулар арасыннан 126 эш яхшы билгесе алып төрле секцияләрдә беренчелек өчен көрәшкән. Шушы бәйгенең “Биология”  өлкәсендә МБГББУ “Октябрь урта мәктәбе”нең 10ынчы сыйныф укучысы Фазульянова Алсу җиңүче булды.

22.03.2016
Искиткеч әйдәүче – 2016
22нче март көнне “Искиткеч әйдәүче – 2016” исемле Республика ярышының муниципаль этабы булып узды. МБГББУ «Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбен» 10ынчы сыйныф укучысы Фазульянова Алсу тәгъдим итте. Алсу 2,4енче сыйныф укучылары төркемен әйдәүче.
Ярыш өч этаптан: “Төркемне әйдәүченең  үзпрезентациясе”ннән, сыйныфтан тыш чара үткәрүдән, зал белән уен үткәрүдән торды. Үткәрелгән нәтиҗәләр буенча Фазульянова Алсу “Искиткеч әйдәүче – 2016” ярышында җиңеп чыкты.
Котлыйбыз!

19.03.2016
Нәүрүз бәйрәме
19ынчы март көнне МБГББУ “Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә 3-8енче сыйныф укучылары өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗемединова Венера Тәлгать кызы һәм 8енче сыйныф укучылары әзерлегендә Нәүрәз бәйрәме уздырылды. Чараның максаты: төрле милләт вәкилләрен якынайту, милли бәйрәм һәм йолалар белән якынрак таныштыру, кызыксындыру  өчен уздырылды.

17.03.2016
«Яшь  экологлар»   һәм  «Табигать   остазлары».
17 нче  март  көнне  Октябръ  белем  бирү  мәктәбендә  башлангыч    һәм уртанчы  сыйныфларда    экология  буенча  уеннар  үткәрелде.  Балалар  туган  якның  табигатен  саклау    буенча  яхшы белемнәрен  күрсәттеләр.  Ике  команда  да  тигез җавап биреп,  җиңүчеләр  булмады.  Соңыннан командаларны   дипломнар   белән бүләкләделәр. Уңышлар  сезгә.!!!

14.03.2016
“Шалкан “ әкияте.
14 мартта 3 нче класс  укучылары  Октябрь  балалар  бакчасында  кунакта  булдылар.Укучылар балаларга “ Шалкан “ әкиятен  күрсәттеләр.Әкият  бик  күңелле  һәм  кызыклы  үтте.Әкият  барышында  балалар  әкият  геройларының  сорауларына  да  җавап  бирделәр.Мәктәп  балалары  белән  бергә  узган  мондый  очрашулар  киләчәктә безгә  биктә кирәк.Балаларга әкият  биктә  ошады.

10.03.2016
Әниләрне котлыйбыз.
Бүген 10 мартта МБМББУ “Октябрь балалар бакчасында 8 мартка багышланган  әниләр бәйрәме узды. Бәйрәмгә балаларның әти-әниләре килделәр. Кунаклар алдында кечкенәләр һәм  зурлар  төркеме  чыгыш  ясады. Балалар  әниләргә  багышлап  бик күп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар “Кәҗә белән бүре” исемле әкият куйдылар. Соңыннан балалар әниләренә үз куллары  белән эшләгән  бүләкләрен  тапшырдылар. 

06.03.2016
Яңа җиңүләр.                                                                                                                       
5 март көнне Югары Осланда Комбат Самооборона турниры утте . “Октябрьский  балалар  бакчасында”  тәрбияләнүче Раяз  Хузьяхметов  23 кг авырлык категориясендә 6 -7 яшьлек  балалар арасында беренче  урынны алды. Без  аның  җиңүе өчен  бик шатланабыз  һәм  аның белән  горурланабыз. Спортта  аңа  зур  уңышлар  телибез.

02.03.2016
Минем  туган  илем.  
2 марта  МБМББУ “Октябрьский  балалар   бакчасында” мәктәпкә әзерлек  төркемендә” Минем  туган  илем“ темасына  эшчәнлек  уздырылды. Эшчәнлекнең  максаты – балаларда  туган  илне  ярату, башка  милләт вәкилләренә  карата  хөрмәт  тәрбияләү, балаларның  хәтерен, логик  фикерләү  сәләтен, диалогик  сөйләмен, кызыксынучанлыкларын  үстерү. Балаларга Россия , Татарстан  Республикасы   турындагы  белемнәрен баету, Татарстан , Россия   гербын, флагын  күрсәтү, алар  турында  сөйләү. Эшчәнлек  барышында  тәрбияче  Рузилә Фаритовна  Татарстан Республикасы  белән  таныштырды ,балаларга Татарстан  флагын, гербын  күрсәтте, Казан  Кремле, Сөембикә манарасы  тарихы турында  сөйләде.Соңыннан балалар танылган урыннар төшерелгән  рәсемнәр карадылар, язучы Ш. Маннурның “ Яхшы бел” шигырен укыдылар.

01.03.2016
Безнең  йолдызчыклар.
2016 нчы  елның  1нче  мартында   Макыл  мәктәбе  җирлегендә   мәктәпләр  арасында  район буенча  чаңгы  ярышлары  булып  үтте. Ярышта  катнашучыларны   туган  еллары  буенча  дүрт   категориягә   бүлделәр.
Тантаналы  рәвештә  ярышта   катнашучыларны  сәламлау  сүзе белән  Макыл  мәктәбеннән  физкультура  укытучысы  Тимиряев  Е. П.  чыгыш  ясады.Ул катнашучыларга  исәнлек –саулык   уңышлар  теләде.
Ярышларга   йомгак  ясагач    үзенең  категориясендә  кызлардан  Тимофеева  Анна - 2урын,  малайлар  арасыннан    Фаттахав   Алмаз  1 – урынны  яулады.
Алда  да  уңышлар  телибез!!!
 

29.02.2016                                                                                                   
Аҗаган уены
29 февраль көнне Матюшино мәктәбендә һәр елны үткәрелә торган Аҗаган уены булып үтте. Бу уен Бөек Ватан сугышының 71 еллыгы көненә һәм районның Военкоматына 80 еллыгына багышланды. Бәйгене Гадельшин И.А. ачып җибәрде. Уенда 9 команда катнашты һәм 7 этапта үткәрелде.Үткәрелгән бәйгене йомгаклап нәтиҗә ясагач Матюшино мәктәбе укучылары 1 урынны, 2 урынны Шеланга укучылары, 3 урынны Октябрь мәктәбе укучылары яулады. Алда да уңышлар сезгә!!!

28.02.2016
“Уңышлылар” һәм “Үзсүзлеләр” ярышы
Ел да традиция буенча МБГББУ «Октябрь уртагомумбелембирү мәктәбе»ндә туган тел айлыгы уза. Шул уңайдан 25енче февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары татарча мульфильмнар карадылар, яраткан мультгеройларның рәсемнәрен ясадылар, укытучылары Сибгатуллина Алсу Рәшит кызы  әзерләгән  сорауларга җавап бирделәр. 8-9ынчы сыйныф укучылары  Нәҗемединова Венера Тәлгать кызы әзерлегендәге  “Знатоки Татарстана” исемле интелектуаль уенында катнаштылар. Ике сыйныф Татарстан турындагы белгән белемнәрен ярышта сынадылар, яңа белемнәр тупладылар.

27.02.2016
Патриотик җырлар фестивале
27нче февраль көнне  патриотик җырлар фестивале булып узды. 2-11енче сыйныф укучылары үзләре әзерләгән җырларда Россиягә һәм солдатларның батырлыкларына дан җырладылар.
Мондый фестиваль жюри әгъзаләренең күңеленә үтеп керде, ярышучыларның да хәтерендә озакка уелып калыр.


25.02.2016
25енче февраль көнне әдәби уку дәресендә 3енче сыйныф укытучысы Артемьева Н.Ф. һәм китапханәче Азизова Г.Г.  “Без китапханәгә барабыз” темасында «Волшебный мир синема» исемле информацион-күңел ачулы чара уздырдылар.
Нәни укучыларыбыз нәфис фильмнар турында күп яңалыклар белделәр, яраткан әсәрләрен искә төшерделәр, ә кемдер чара вакытында режиссер, актер, яисә мультипликатор булырга теләк белдерде.
 

24.02.2016
Октябрь балалар бакчасында 23 февраль - Ватанны  саклаучылар  бәйрәме уткәрелде. Балалар бәйрәмдә бик матур чыгышлар ясадылар: шигырьләр сөйләделәр, хәрби җырлар башкардылар һәм әтиләр  белән уеннарда катнаштылар. Балаларда җырлар һәм шигырьләр аша илебезгә карата патриотик хисләр тәрбияләнә.Бәйрәм бик  күңелле узды.  

22.02.2016
Аҗаган уены
22 нче февраль көнне Октябрь гомуми белем мәктәбендә әлек-әлектән игелекле традиция булып аҗаган уены үткәрелде. Бу уен Ватанны саклау һәм 71 еллык җиңү бәйрәменә багышланды. Ике команда бер - берсе белән
көч сынаштылар. Бу уенны оештыручы һәм алып баручы Фазлыев Рүзәл Раил улы иде,бу уенда  - 8 этап. Уеннарга нәтиҗә ясап, соңында ике команда да тигез баллар җыйдылар. Уен балаларга бик ошады, алда да балаларга зур уңышлар телибез!!!

18.02.2016
Батырлык    дәресе.
“Ватанны  саклау”   патриотик   тәрбияләү  айлыгы дәвам  итә.
Җир өстендәге  күк  чиста   булсын,
Кешеләрне  тыныч  тормыш  шатландырсын.
Кем  сугыш   белән  бергә  булган,
Без сезне  искә  алабыз,  саклыйбыз, яратабыз.
18  февраль  көнне  Октябрь  мәктәбендә  әхлаклы тәрбияләү   уңаеннан  3нче   сыйныф  укучылары  белән    сыйныф   җитәкчесе   Артемьева   Нини  Федор    кызы   сыйныф  сәгате   үткәрде.  Дәреснең  максаты:  Укучыларны  1941-1945 елдагы  сугышкан  яшь    геройлар  белән  таныштыру, яшь  буынга  әхлаки  тәрбия  бирү, туган  илне саклау,  үзеңнең халкыңа  тугры    булып калу.
Күп   кеше  сугыштан  әйләнеп кайта  алмадылар,  сугыш  кырында  үлеп  калдылар.  Алар  мәңге  безнең  йөрәкләрдә  сакланыр!!!

18.02.2016
Муса  Җәлил  иҗаты.18 февральдә  МБМББУ “ Октябрьский   балалар   бакчасында»  зурлар  төркемендә  бөек  шагыйрь  Муса  Җәлилнең  110 еллыгына  багышланган  әдәби  кичә  уздырылды. Кичәнең  максаты :  Муса  Җәлил  турында  балаларның   белемнәрен   баету, аның  батырлыгына  соклану, балаларда  патриотик   хисләр   тәрбияләү, аның  әсәрләре   белән  танышуны  дәвам  итү.  Тәрбияче  Рузилә  Фаритовна  балаларны  шагыйрьнең  тормыш  юлы, иҗаты  белән  таныштырды. Кичә  биктә  күңелле  узды. 

17.02.2016
Чыгышыбыз  бишлегә.
17 нче  февраль  көнне  Югары –Ослан  районы   “Чемпион”  спорт  сараенда  мәктәләр арасында  волейбол  ярышлары булып  үтте. Ярышта  2000-2001 нче   елда  туган  укучы  малайлар  һәм  кызлар  катнашты.  Барысы  15  команда  катнашты.  Ярыш  нәтиҗәләрен ә йомгак  ясагач  кызлар  3  нче  урынны,  ә  малайлар  2  нче  урынны  яуладылар. Соңыннан  җиңүчеләрне  дипломнар  белән бүләкләделәр.   Алда зур  уңышлар  сезгә!!!

15.02.2016
Бөек шагыйребезгә багышлап...
Бүген, 15енче февраль көнне, МБГББУ “Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә татар теле укытучылары һәм авыл китапханәчесе әзерләгән, советлар союзының патриот шагыйре Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан “Көрәшкә бирелгән тормыш...” исемле истәлек сәгате булып узды.
Чараның башында укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы белән таныштылар. Дәвамында укучылар ярдәме белән әзерләнгән әдәби-музыкаль композиция тәгъдим ителде. Ә чараның икенче өлешендә бөек шагыйрьнең китаплары белән таныштылар.

 

13.02.2016
Чаңгы   ярышы-2016
13 февраль   көнне  “Октябрь  гомуми   белем  бирү  мәктәбе”ндә   авыл  җирлеге  советы  идарәсе  белән  берлектә   “ Чаңгы   ярышы-2016”   чарасы  үткәрелде.  Октябрь  авыл  советы җирлеге  рәисе  Азизов  Шамил  Рәмис  улы  бәйгене    тантаналы  рәвештә   ачты.  Физкультура  укытучысы   Назаров   Артур  Сергей  улы     укучыларны  5   төркемгә  бүлеп,  ярышны  башлап  җибәрде.    Катнашучылар  барысыда  финишка  килеп  җиттеләр. Иң  беренчеләрдән  булып  финишка   Фаттахов  А,  ГарифуллинА,  НазметдиноваМ,  Бочкарева  Е,ЧаәегороваО,  ШайдуллинА  килделәр. Ярыш  беткәч, катшашучыларны  хуш  исле  тәмле  чәйләр  белән  сыйладылар. Соңыннан  җиңүчеләргә  мактау  грамоталары  һәм  бүләкләр  тапшырдылар.

12.02.2016
Без   якташларның   батырлыгын    хәтерлибез.
12нче  февраль  көнне  Октябрь  мәктәбендә  Бөек  Ватан  сугышына  багышланган   “Без  якташларның  батырлыгын  хәтерлибез” темасына  сыйныф сәгате  үткәрделәр. Дәреснең  максаты  балаларга  патриотик  тәрбия  бирү,  туган  илне  саклау. Соңыннан  укучылар  “Татарстан - Бөек  Ватан  сугышы  елларында”  исемле   фильм   карадылар.

11.02.2016
Физик  әзерлек  ярышлары.
11нче   февраль көнне  физик  әзерлек  кысаларында  мәктәптә   укучылар  арасында   спорт  ярышлары  үткәрделәр.Анда  5-11  сыйныф  укучылары  катнашты.Төрле    ярышларда  катнашып,   яшенә  карап,  нәтиҗә ясадылар, җиңүчеләрне  билгеләделәр.

10.02.2016
«Ватаным саклау»
10 нчы февраль көнне Октябрь гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларны патриотик тәрбияләү айлыгы дәвам  итә. «Ватаным саклау» көненә багышланган 8-10 нчы сыйныф укучы егетләр арасында ярышлар узды. Бәйге 8 өлештән тора. Бу ярышта егетләр үзләренең көчләрен, осталыкларын, кыюлыкларын, акылларын күрсәтергә иделәр. Чара нәтиҗәләрен йомгаклап, 9 нчы сыйныф укучысы Трифонов Евгений җиңүче булып чыкты. Алдагы ярышларда да уңышлар сезгә!

10.02.2016
Спорт уеннары.
10 февральдә  МБМББУ “Октябрь балалар  бакчасында” зурлар  төркеменә  йөрүче  балалар  физкультура  эшчәнлеген  мәктәпнең  спорт  залында  үткәрделәр.Тәрбияче Рузилә  Фаритовна  белән  бергә футбол, төрле хәрәкәтле  уеннар  уйнадылар.Балаларга биктә  ошады.

08.02.2016
Кышкы мәзәкләр
Кышкы спорт төрләре атналыгы күләмендә Октябрь урта мәктәбендә 7 февраль көнне “Кышкы мәзәкләр” исемле спорт-сәламәтлек чарасы узды. Башлангыч сыйныф укучылары физкультура укытучысы Гизатулин Р.Х. җитәкчелегендә кар өстендә төрле күңелле эстафеталарда көч сынаштылар. Ярылардан бала-чагалар гына түгел,  ә кинәт кенә җыелган авылдашлар да бик кәнагать булып калдылар.

08.02.2016
Нәрсә яхшы һәм нәрсә начар?                                                                      
Бүген   МБМББУ “Октябрьский балалар  бакчасында”  кечкенәләр төркемендә “Нәрсә яхшы һәм нәрсә начар “ темасына  кызыклы  мероприятие  узды.Тәрбияче Ольга  Геннадьевна  балаларны әкият  иленә чакырды.Анда  алар әкият  геройлары төлке,бүре  белән очраштылар.Балалар әкият  геройлары  белән бик төрле  кызыклы  уеннар  уйнадылар, ягымлы  сүзләр әйттеләр,яхшылыкның, начарлыкның нәрсә икәнен аңладылар.Сәяхәт  балаларга бик ошады.

04.02.2016
Тәрәзә  төбендә  бакча.
Бүген   МБМББУ “ Октябрь   балалар  бакчасында “ кечкенәләр   төркемендә, балалар  тәрбияче Ольга  Геннадьевна белән  бергә “ тәрәз  төбендә бакча” ясадылар.Алар  суган  һәм  борыч  утырттылар, аннары  аларга  су  сиптеләр.Балалар  үз  эшләрен  бик  теләп  башкардылар. Балалар  белән  эшләгән мондый  тәҗрибәләр биктә  кирәк һәм  файдалы.

03.02.2016
“Олимпиада  турында  белүче  остазлар.”
3 февраль   көнне  Октябрь   мәктәбендә   физкультура   атналык кысасында
“Сорау –җавап” уены  булып үтте.Бу  уенда  8-9нчы  сыйныф  укучылары  актив   катнашып, үзләренең  тирән белемнәрен күрсәттеләр.Бәйгене  йомгаклагач ,  исәпләре  тигез иде , соңыннан   һәммәсенә дә  бүләкләр  тапшырдылар.

02.02.2016
«Тормыш  хәрәкәте»
2нче  февраль  көнне мәктәптә спорт буенча     “Тормыш  хәрәкәте”   исемле  атналык   башланды.ул  10 февральгә кадәр булачак.  Программада  “Сорау-җавап “ уены ,Настольный  теннис”, “Веселые старты” ,төрле кышкы уеннар үткәреләчәк.   Уңышлары  10 февраль  көнне билгеле булачак.

02.02.2016                                                        
Савыт – саба.                                                                                                                      
2 февральдә МБМББУ “Октябрь балалар бакчасында “ мәктәпкә  әзерлек  төркемендә “Савыт –саба “ темасына  эшчәнлек  уздырылды. Эшчәнлекнең  максаты : өйрәнгән  сүзләрне  сөйләмдә куллану, диалогик  сөйләмне  үстерү , аралашу  теләге  тудыру, балаларга  бу  нәрсә ?, нинди?,ничә?  төшенчәләрен аңлату. Эшчәнлек  барышында  балалар  бик  күп  төрле  яңа  сүзләр  белән  таныштылар,”Зәңгәр  чынаяк  “ җырын  җырладылар.Соңыннан  балалар  “ Чисталыкта  матурлык  “ дигән мульфильм  карадылар.

01.02.2016
«Җәмәгать ватанчылыкны тәрбияләү айлыгы»
1 нче февраль көнне Октябрь мәктәбендә җәмәгать  ватанчылыкны тәрбияләү айлыгы башланды. Бүгенге линейкада ОБЖ укытучысы Фазлыев Рүзәл Раил улы укытучыларны һәм балаларны планлаштырган чаралары белән таныштырды. Балалар зур кызыксыну белән катнашалар, чөнки бу чара һәр елны үткәрелә.

01.02.2016
Тарихи бәйге
30 нчы гыйнвар көнне Октябрь урта гомуми белем бирү мәктәбендә Сталинград сугышының бетүенә 73 ел уңаеннан тарихи бәйге булып үтте. Бу чарада 2 команда 9-10 сыйныф укучылары көчләрен сынашты. 5 турда укучылар катнашып үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.Бәйгегә нәтиҗә ясагач, 10 нчы сыйныф укучылары җиңү яулады.


01.02.2016
Дуслык  уены  кагыйдәсе.
1 нче  февраль    көнне   мәктәптә  3нче сыйныф  укучыларының  сыйныф  җитәкчесе  Артемьева   Нина  Федор  кызы    сыйныф  сәгате  үткәрде.    Дәреснең  темасы : “Ничек  дус  яшәргә  ?”  Чараны  күнегүләрдән  башлап  җибәрде.  “Әрләшү  нәрсәгә китерә?”  дигән  әңгәмә   сөйләде. Балалар   тыңлаганнан  соң  әрләшүнең сәбәпләре,  ничек  котылырга, ничек  дуслашу  юллары белән таныштылар. Укучылар  төрле  уеннар уйнап, дәрескә йомгак ясадылар.

01.02.2016
Музыка дәресендә балалар немец композиторы Роберт Шуман әсәре белән таныштылар. Алар “Кыш бабай” дигән музыкаль әсәрне тыңладылар,аннан  соң кыш бабай рәсемен ясадылар. Балаларга  әсәр  бик  ошады.    

28.01.2016
Проект   «Бала  мәйданчыгы».
28нче  гыйнвар көнне  “Октябрь  урта  гомуми белем бирү  мәктәбе”ндә 3нче  сыйныф  укучылары  “Бала  мәйданчыгы” исемле  проект  өстендә  эшләделәр. Балалар  проектның  темасын ,  максатын сайлап  рольләргә бүленделәр. Материал  сайлагач, балалар  эскиз  ясадылар. Бөтен  эш  агачтан, кәгазьдән  пластик  материаллардан  ясалган. Әйбер бик кызыклы  һәм бик  матур  килеп  чыкты.  Сыйныф   җитәкчесе Артемьева  Нина  Федор  кызы     проектны  гамәлгә кертүне тәкъдим  итте. Моның өчен  450   элементтан торган конструктор  кулландылар. Балаларның  кулларында  шундый  матур  уенчыклар  килеп  чыкты. 3нче  сыйныф укучылары  проектны яклап , зур  уңышка  ирештеләр.

26.01.2016
Чемпионнар!!!
26нчы гыйнвар  көнне Югары-Ослан районының   “ Чемпион” спорт  сараенда   кышкы   спартакиада булып   үтте.    Бүген  үткәрелгән  ярышларда    14  мәктәп    укытучылары    катнашып, көч  сынаштылар. Бу  спорт бәйрәмендә безнең  мәктәп укытучыларының   күрсәткечләре   нәтиҗәсе   бик шатландырды. Нәтиҗәләргә  йомгак  ясагач ,     Октябрь  мәктәбе   укытучылары  район буенча  1урынны  яулады. Алда  да  шундый   уңышлар    телибез !!!

26.01.2016                                                     
Искиткеч  сарай.                                                                                                                    
26  январьдә  МБМББУ “Октябрь балалар  бакчасында “ мөстәкыйль  эш  барышында  зурлар  төркемендә  балалар  легадан  конструкцияләр  ясадылар  һәм бик  матур әкият  сарае  төзеделәр.Балалар  арасында  Камиль белән Даша  бигрәктә  үзләренең  осталыкларын  күрсәттеләр .Бу  искиткеч  сарайның  хуҗалары  алар  иделәр. Алар  өчен  балалар бик  шатландылар.

25.01.2016
“Янгын куркынычсызлыгына карата сәяхәт”
25 гыйнвар 10 көчлек  “Ялкын куркынычсызлыгы” кысасында мәктәптә башлангыч  класста викторина үткәрделәр.Бу чараны ОБЖ укытучысы Фазлыев Рузәл Раиль улы янгын куркынычсызлыгы турында белемнәрен тикшерү өчен әзерләде.
Викторина өч этаптан тора. 1 этап “Янгын сүндерүче буласым килә”, 2 этап “Тәҗрибә үткәрү”, 3 этап “Мультфильм карау”. Бу чараның максаты: Укучыларның белемнәрен ныгыту.

25.01.2016
Октябрь  балалар  бакчасында  тәрбияче Ольга Генадьевна  балаларга    кар бөртекләрнен  формасына, тотып карарга тәгдим итте.  Кышнын салкын көнендә кар бөртекләре искиткеч матур иде. Ә җылы кулга төшкәч, кызганыч  алар  суга әйләнәләр. Балалар табигатне яратырга тырышалар, чөнки без табигатне сакларга тиешбез. Кар бөртекләре кышны бизиләр.

21.01.2016
Октябрь балалар бакчасында музыка дәресләрендә балалар яңа җырлар өйрәнәләр “Атлар парадта”,  «Будёновец»,  “Армияда”. Музыка дәресләрендә Туган илгә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләнә.

20.01.2016                                                               
Минем  уенчыкларым                                                                                   
20  январьдә МБМББУ  “ Октябрьский  балалар бакчасында “ мәктәпкә  әзерлек  төркемендә  “ Минем  уенчыкларым “ темасына  эшчәнлек   уздырылды. Эшчәнлекнең   максаты : яңа   сүзләр  белән  таныштыру,  фикер,  хәтер   сәлатен  үстерү ,әдәплелек   кагыйдәләрен  тәрбияләү, гади  диалогта   катнаша  белү ,уенчыкларга  сакчыл  караш   тәрбияләү.Тәрбияче  Рузиля  Фаритовна  белән  бергә  балалар  “ Уенчыклар  илендә”  сәяхәттә  булдылар. Эшчәнлек  барышында  балалар  яңа лексиканы  үзләштерделәр, хәрәкәтле   уеннар  уйнадылар ,татар  телендә   җырлар  җырладылар .Эшчәнлек  ахырында  алар  “ Минем  яраткан  уенчыкларым “  дигән  мультфильм  карадылар.

20.01.2016
Өйрәнү  өчен  янгын  кисәтмәсе.
20 нчегыйнвар  көнне “Октябрҗ  гомуми  белем бирү  мәктәбе”ндә  янгынга каршы   көрәш   чаралары  башланды.  Мәктәптә   үткәрелгән  бу чара  яхшы уңышлар  китерде. Укытучылар  һәм укучылар  янгын кисәтмәсе  вакытында  мәктәп бинасын  тыныч кына  калдырып чыктылар.

20.01.2016
Мәктәптә кышкы спорт  ярышлары.
20гыйнвар көнне  мәктәптә  спорт ориентиры буенча  ачык  чаңгы ярышлары  булып  үтте. 5-9нчы  сыйныф  укучылары   арасыннан 17  укучы  катнашты.
Укучыларга   1  км.  араны үтәргә һәм  8 контроль пунктны шул бирелгән арада билгеләргә.1штраф белән 1 урынны   - Трифонов Е,  2 урын  --Гарифуллин А, 3урынны  -5 сыйныф укучысы  Шайдуллин Айрат.
Кызлар  арасында призлы  урыннар  ала алмадылар ,чөнки  вакыт буенча    штраф  минутлары күп .2 урынны –Тимофеева  Анна  , 3  урынны  6нчы сыйныф укучысы  Рахимова  Алина  яулады.

20.01.2016
«Чиполино - хәзерге  каһарман»
20гыйнвар  көнне  мәктәптә   атналык  кысасында башлангыч  1 сыйныфта  рус теле әдәбияты буенча  ачык дәрес булыып  үтте    Дәреснең  темасы  “Чиполино   хәзерге  каһарман”. Дәреснең  масаты  кешеләрнең  бердәмлеге көче   ярдәмендә   дөньяны үзгәртү.  Бу   әсәрдә катнашучы баш рольне үтәүче  Д.Родари.

19.01.2016
Безнең куллар эч пошуны белмиләр.
МБГББУ  “Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбе”  укучылары рәсем сәнгате һәм сәнгатьчә кулланма республикакүләм  “Открытая страна детства” исемле бәйгесенең  муниципаль этабында  актив катнаштылар.
Бәйгегә “Халык әкиятләре” атавына Азизов Адель, Шайдуллин Айрат, Тарасова Евгения һәм Гайнутдинова Регинаның эшләре, сәнгатьчә кулланма иҗатына Волкова Олеся һәм Сафиуллина Эльвинаның  йомшак уенчыкларын, Григорьева Валяның чигүен, Сергеев Никитаның агачка  яндырып  төшерелгән рәсеме һәм башка күп төрле эшләр җибәрелде.
Эшләр кирәгенчә исәпкә алыныр дип ышанып каласы килә.

19.01.2016
Театр – ул бер мөгъҗиза, ә балалар дөньясы ул тулысынча уеннан һәм мөгъҗизадан тора. Шуларны истә тотып без Вахит балалар бакчасында  сабыйларны төрле уеннарда катнаштырабыз. Менә бүген алар театр почмагында “Мәче йорты” әкиятен сәхнәләштерделәр. Нәниләр үзләрен чын артист итеп хис ителләр. Балаларның шатлыгы чиксез иде!

18.01.2016
18 январдә  Октябрьский авыл  китапханәсендә” Су яшәү  чыганагы” дигән әңгәмә уздырылды.Монда МБМББУ “Октябрьский балалар бакчасыннан зурлар төркемендәге  балалар катнашты.Башта балалар викторинада катнаштылар, аннары “Су дөньясында” темасына аппликация  ясадылар .Әңгәмәнең  максаты: балаларга су  турында күбрәк  мәгълүмәт  бирү,елга, күлләр белән таныштыру,табигатькә  мәхәббәт,сакчыл  караш  тәрбияләү.                      

18.01.2016
Урманга  экскурсия.
18 январьдә  МБМББУ “ Октябрьский  балалар бакчасында “  кечкенәләр  төркемендәге  балалар  тәрбияче  Ольга  Генадьевна  белән кышкы  урманга экскурсиягә  бардылар.Урманда  балалар  үзләрен  әкияттәге  кебек  хис иттеләр, җирдә, агачлардагы  кар  кояш  яктысы  белән  ялтырый. Урманда балалар  агачларны  карадылар, кышлаучы  кошларны  күзәттеләр .Мондый  күзәтүләр   балаларга  табигатьне  сакларга  кирәк  булуы  турында  сөйли.

17.01.2016
Интернет – тур җиңүчесе
МБГББУ ”Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбе”нең 9ынчы сыйныф укучысы Назиров Айнур интернет-турда  КФУның регионара төрле фәннәр буенча үткәргән олимпиадасында җәмгыять белеме буенча (укытучысы Шәмсетдинова Г.Г.) җиңүче булды. Айнур мөмкин булган 32 балның 30 балын җыйды. Хәзер Айнурга 5енче февраль көнне Казан Федераль Университетының кара-каршы турында (йомгаклауэтабында) катнашырга кирәк була.
Уңышлар сиңа, Айнур!

15.01.2016
Конкурсның  нәтиҗәләре.
Октябрь  урта   гомуми   белем   бирү  мәктәбе”  укучылары  Калмыкова  Александра  һәм  Фазульянова  Алсу   “Үзеңнең  тамырларыңны  искә  алып  яшәргә” бәйгесендә  катнашып  призлы   урыннар яуладылар. Бу  бәйгедә  7сыйныф   укучылары да  катнашты.  Шундый  уңышлар  күбрәк  булсын!

15.01.2016
Утяктыртучы әйберләр.                                                                        
15 январьдә МБМББУ “ Октябрьский  балалар  бакчасында” зурлар  төркемендә  тәрбияче Рузиля  Фаритовна  “ Утяктыртучы  әйберләр” һәм аларны куллану турында әңгәмә уздырды.Утяктыртучы әйберләрне киемнәрдә,сумкаларда, кешенең  шәхси әйберләрендә  куелуы ,бигрәктә  караңгы  вакытта  автомабиль  йөртүчеләр өчен кирәк  булуы  турында сөйләде.Әңгәмә  барысына да  бик  ошады.Бу сөйләшүдән  балалар утяктыртучы  әйберләрнең нинди  очракларда  кулланылуын  һәм  файдасын  аңладылар.                                                                                  
 

15.01.2016
Һава торышы начарлану сәбәпле, бик күп кар ява. Көн саен Амаев Илдар иртәнге сәгать өчтән Октябрьский авыл җирлеге урамнарында кар чистарта. Иң беренче мәктәп автобусы маршрут  юллары чистартыла.

13.01.2016
Укытучылар  киңәшмәсе.
13гыйнвар   көнне  “Октябрь  урта  гомуми  белем  бирү  мәктәбе”ндә    укытучылар  киңәшмәсе   булып  үтте. 1. Көн  тәртибендә  9,11  сыйныф  укучыларының имтиханга  әзерләнү.
Имтиханга  әзерләү    буенча химия укытучысы Аййзатвафина З.Г  ШариповаН.И,-биология уктучысы, ФазлыевР.Р - география  укытучысы,Хайрутдинова Н.П. –русс  теле укытучысы, Шамсутдинова Г.Г  - тарих  укытучысы, Хайруллина Н.Н.-математика  укытучысы, Фахртдинов АБ- татар теле укытучысы  чыгыш  ясадылар.
2.Административ  контроль  эш  нәтиҗәләрен  йомгаклап мәктәп директоры Айзатвафина  Зегря   Гомәр  кызы  чыгыш   ясады.
3.  4,6,8  сыйныфларның    эшләренә  укытучы  Ахмадиева А.Д.нәтиҗәлә   ясады.

12.01.2016
«Тартуга  карата» сыйныф сәгате.
12гыйнвар  көнне  мәктәптә    6 -9 нчы  сыйныфларда”Профилактика  курения”  акциясенә   багышланган    сыйныф  сәгате  үткәрделәр.Проблема  бер :  укучыларның  исәнлекләрен  саклау, начарлыкка  бирешмәскә , спортка зур борылыш ясау. Соңыннан   фотога төшеп “Без бер позитивта” исемле   лозунг белән  йомгакладык.

12.01.2016
«Әкәмәт    бүләк  ит»
12гыйнварда   мәктәп  балалары    “Самостоятельные  дети”  республика  программасы  буенча    акция  үткәрделәр. Волонтерлаар  балалар  бакчасында  концерт  күрсәттеләр .Акциягә нәтиҗә ясап мәктәптәге  укучылар  җыйган   бүләкләрне  балаларга  тапшырдылар.

12.01.2016
Волейбол  уены  ярышы.
12гыйнвар  көнне   мәктәптә  сыйныфлар  арасында  волейбол  ярышлары  булып  үтте.Ярыш   мәктәпнең   бөтен  шартлар  тудырылган  спортзалында  үткәркелде.     Нәтиҗә  ясап  1 урынны  10нчы сыйныф  укучылары , 2нче  урынны  9нчы  сыйныф  укучылары ,3  нче  урынны  8нче  сыйрыф  укучылары яулады.   Соңыннан  җиңүчеләрне медальләр һәм  грамоталар  белән  бүләкләделәр.

12.01.2016                               
Татарча  сөйләшәбез.                                                                                                                       
12 январьдә МБМББУ “ Октябрьский  балалар  бакчасында “  мәктәпкә  әзерлек  төркемендә   “ Татарча сөйләшәбез”  темасына эшчәнлек уздырылды. Эшчәнлекнең  максаты : Сүз  байлыгын  арттыру, өйрәнгән  сүзләрне сөйләмдә  активлаштыру, бер – береңне тыңлау, ишетү сыйфатлары  тәрбияләү.Гади  диалогта  катнаша  белү, хәтер, зиhенне  үстерү. Халык  иҗаты  аша телебезнең байлыгын, матурлыгын  күрсәтү. Туган  телебезне  зурлау, ярату, аңа  соклану  хисләре тәрбияләү. Эшчәнлек  барышында балалар татар  телендә өйрәнгән җырларны җырладылар, шигырьләрен  сөйләделәр. Җырлы  -  биюле  уен “ Түгәрәк , “ Кәрзиндә  ниләр  бар “ уенын уйнадылар. Эшчәнлек балаларга  бик ошады.  

12.01.2016                              
Яңа  ел күчтәнәче..                                                                               
Яңа  ел  алдыннан МБМББУ “ Октябрьский  балалар  бакчасына” яңа  уенчыклар, яңа  урын – җирләр алынды.Бу  уенчыкларга  бигрәктә бакча балалары һәм анда  әшләүчеләрдә  бик  шатландылар.

11.01.2016
Уку  елының  икенче  яртыеллыгы  башланды.
Кадерле  балалар ! Өченче  чирек   иң  озын  һәм бик  җаваплы.
Аңлыйбыз, бәйрәмнән соң  укуларны  башлау  авыр.Алда  сезне  күп  кызыклы яңалыклар   көтә.

05.01.2016                                                          
Яңа җиңүләр.                                                                                                                       
Кышкы  каникул  вакытында  Казанда  “ Яңа  көрәшче “ дигән ачык  турнир уздырылды.   “Октябрьский  балалар  бакчасында”  тәрбияләнүче Раяз  Хузьяхметов 20 кг авырлык категориясендә 6 -7 яшьлек  балалар арасында беренче  урынны алды. Без  аның  җиңүе өчен бик шатланабыз һәм аның белән  горурланабыз. Спортта  аңа  зур  уңышлар телибез.

Соңгы яңарту: 2017 елның 10 гыйнвары, 09:33

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International