28.12.2016
Шеланга балалар бакчасында төрле яшьтәге зурлар төркемендә “Әкияттә кунакта”дигән яңа ел кичәсе булып узды.Балалар Кыш бабай белән Кар кызын каршыладылар.Алар җырлар җырладылар,биеделәр,табышмаклар әйтештеләр,яңа ел уеннарында,конкурсларында катнаштылар. Кичәнең ахырында Кыш бабай Яңа ел белән котлады һәм бүләкләр өләште.
Җилкәсенә капчык асып,
Кыш бабай килеп керде.
Төрле кызык сүзләр әйтеп,
Бүләк өләшеп йөрде.
.jpg)
28.12.2016
Шеланга балалар бакчасында төрле яшьтәге кечкенәләр төркемендә “Кар кызы” дигән яңа ел кичәсе булып узды. Балалар рәхәтләнеп Кар кызы артыннан яңа ел сәяхәтенә чыгып киттеләр.Сәяхәт вакытында балалар уйнадылар,җырлар җырладылар,шигырьләр сөйләделәр.Шулай итеп Кар кызы табылды һәм бүләк өләште.
Яңа ел белән,дуслар!
.jpg)
17.12.2016
“Ура, шугалак”
17 нче декабрь көнне укытучылар Сергей Казаков, Равил Шәфигуллин һәм Василий Соляр Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә шугалак ясый башладылар.Хәзер инде балалар үз вакытларын күңелле үткәрәчәкләр.
15.12.2016
Шеланга балалар бакчасында яңа ел бәйрәменә әзерләнү кысаларында тәрбияче Татьяна Максимова балалар белән бергәләп бәйрәм программасын әзерлиләр.Алар Кыш Бабай һәм Кар кызы турында шигырҗләр, җырлар өйрәнәләр.Шуның белән үз әти-әниләренә бөтен осталыкларын күрсәтеп аларны сөендерәсе килә.
15.12.2016
Шеланга балалар бакчасында яңа ел бәйрәменә әзерләнү кысаларында тәрбияче Татьяна Максимова балалар белән бергәләп матур уенчыклар ясый башладылар.Матур бизәлгән бүлмәдә кәефләр яхшырачак.
13.12.2016
“Ут-янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж”
12 нче декабрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә 1-11 сыйныф укучылары өчен сак яшәү рәвеше укытучы-оештыручысы Василий Соляр җитәкчелегендә ут-янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде.Балалар пиротехниканы дөрес куллану һәм огнетшительләр белән дөрес эшләү турында белделәр,шулай ук мәктәпнең уку эвакуациясе дә булып узды.
.jpg)
09.12.2016
“Ватан геройлары көне”
9 нчы декабрь көнне "Ватан геройлары Көне"нә багышланган кысаларында Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбенең укучыларын "ЮНАРМИЯ" хәрәкәт сафларына кабул итү буенча чара булып узды,шулай ук укучылар Бөек Ватан Сугышы геройлары һәйкәле янына герлянда салдылар.
.jpg)
09.12.2016
“Татарстан Республикасы җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмасының ХІ слеты”
7 декабрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбенең директоры Лидия Ледяева “Татарстан Республикасы җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмасының ХІ слеты” 2016 нчы елдагы эшләнгән эшләр буенча нәтиҗә ясау эшендә катнашты.Нәтиҗәләре буенча, Лидия Викторовна Татарстан Республикасы яшьләрнең хокук саклау хәрәкәтен актив үстерүдә катнашкан өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
08.12.2016
“Ярдәм кулын суз әле”
8 нче декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында 5-11 енче сыйныф укучылары арасында “Ярдәм кулын суз әле” дигән чара булып узды.Бу көнне “Ватаныбызның уллары” активы укытучы-оештыручы Елена Никонова белән бергәләп укучылар өчен “Без сәламәт яшәү өчен” дигән буклетлар чыгардылар, ә аннан соң аларны Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары арасында тараттылар.

08.12.2016
Шеланга балалар бакчасында ут куркынычсызлыгы буенча планнан тыш тикшерү булып узды.Ут куркынычсызлыгы буенча ата-аналарның, балаларның, хезмәткәрләрнең инструктажлары тикшерелде, шулай ук бинаның сигнализация булуының сораулары кузгалтылды.
08.12.2016
Югары Ослан районы яшьләр үзәгендә районның 85-еллыгына һәм “Әниләр көне”нә багышланган бәйрәм булып узды. Шеланга балалар бакчасыннан тәрбияче Ольга Палачева катнашты.Ул конкурсның бөтен биремнәрен бик яхшы итеп үтте һәм беренче урынга лаек булды.Без аны чын күңелдән котлыйбыз һәм аңа киләчәктә иҗади уңышлар телибез, ә иң мөһиме аның тәрбияләүчеләре сәламәт булсыннар һәм үзен яратсыннар иде.
29.11.2016
Әниләр көне.
Әниләр көне төрле яшьтәге олылар төркемендә онытылмаслык эз калдырды.Балалар тәрбияче Татьяна Максимова җитәкчелегендә ”Әниләрдән җылылык килә” дигән әдәби-музыкаль композициясен әниләренә күрсәттеләр.Балаларның әниләренә һәр бүләге рәхмәт сүзләре белән белдерелде.
Әниләрнең бәйрәме ул
Безнең дә көткән бәйрәм.
Җырлап-биеп күңел ачыйк
Бүген әниләр белән.
29.11.2016
Әниләр көне.
Шеланга балалар бакчасында тәрбияче Ольга Палачёва төрле яшьтәге кечкенәләр төркемендә Әниләр көненә багышланган чара үткәрде.Балалар рәхәтләнеп җырлар җырладылар,шигырьләр сөйләделәр.”Минем яраткан әнием”дигән сценкада катнаштылар.Чара ахырында балалар үз куллары белән эшләгән открыткаларын әниләренә бүләк иттеләр.
.jpg)
25.11.2016
“Нәрсәдер булса түгәрәк әйбер яса”
Шеланга балалар бакчасында тәрбияче Ольга Палачева “Нәрсәдер булса түгәрәк әйбер яса” дигән темага шөгыль үткәрде. “Түгәрәк” формасы белән балаларны таныштырып алды, шулай ук “түгәрәк” формасындагы предметларны “кем күбрәк ясый” дигән иҗади конкурс оештырды.Тәрбияче балаларның фантазияләрен үстерү өстендә эшләде, балаларны иҗади фикер йөртергә өйрәтте.
.jpg)
24.11.2016
Кул хезмәте.
Шеланга балалар бакчасында тәрбияче Татьяна Максимова кул хезмәте буенча “Әниләргә бүләк” дигән шөгыль үткәрде.Хезмәт кенә баланың табигый үсешен билгели,тумыштан салынган сәләтен ача ала.Баланың сәләте,таланты хезмәт эшчәнлеге шартларында гына үсә ала.
Балалар әниләренә үзләренең мәхәббәтләрен белгертеп “кечкенә йөрәкчекләрне” агачка ябыштырдылар.Тәрбияченең төп максаты кулда кайчыны дөрес итеп тоту иде,шулай ук бармакларның моторикасын ныгыту булды.
24.11.2016
“Табигать почмагындагы үсемлекләр”.
Шеланга балалар бакчасында экологик тәрбия бирү кысаларында тәрбияче Татьяна Максимова “Табигать почмагындагы үсемлекләр” дигән темага шөгыль үткәрде. Тәрбияче үсемлекләрнең су тоту буенча билгеләре турында презентация күрсәтеп алды. Бальзамин һәм традесканция мисалында аларның билгеләрен чагыштыру каралды.Балалар ничек итеп гөлләрне караулары турында тәҗрибә бүлештеләр.
15.11.2016
Шеланга балалар бакчасында тәрбияче Ольга Палачёва “Юл йөрү курнычсызлыгы кагыйдәләре” дигән темага шөгыль үткәрде.Ул”Юл йөрү кагыйдәләре” дигән презентация күсәтте.Балалар юл аркылы дөрес чыгу кагыйдәләрен өйрәнделәр,юлчылар кагыйдәләре турында сөйләделәр,киреуткайтару элементларындөрес куллануны кабатладылар.
Ашыгып йөри күрмәгез,
Беркайчан да,
Бәлагә һич юлыкмассыз
Сак булсагыз әгәр дә.
11.11.2016
“Ике кәҗә бәтие”.
Шеланга балалар бакчасында “Әниләр көне” әзерлек кысаларында тәрбияче Ольга Палачева балалар белән “Ике кәҗә бәтие” дигән театраль постановкасын тырышып өйрәнәләр.Балалар үзләренә тыңлаучан һәм тыңлаусыз балаларының рольләрен алып уйнылар, шуның белән әниләрен яратуларын белгертәләр.
.jpg)
11.11.2016
Шеланга балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе Мәрьям Пополднева “Сәламәт бала”акциясе кысаларында”Саулык-зур байлык” дигән шөгыль үткәрде.Балалар яшелчәләрнең,җиләк-җимешләрнең файдасы турында белделәр. Шушы темага карата бик кызыксынып рәсемнәр ясадылар,шигырьләр сөйләделәр.
Табигатьтә бик күп алар
Аңлыйлар моны меңнәр!
Безгә ярдәмгә ашыга
Чын дуслар-витаминнар.
.jpg)
10.11.2016
Шеланга балалар бакчасында ел да үткәрелә торган “Әниләр көне”дигән чарага балалар һәм тәрбиячеләр бик актив әзерләнә башладылар.Тырышып җырлар өйрәнәләр,шигырьләр сөйлиләр һәм матур бию әзерлиләр.Шулай ук кул эшләнмәләрен тырышып эшлиләр.
.jpg)
29.10.2016
“Көзге ярминкә”
29 октябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә укытучы-оештыручы Елена Никонова башлангыч сыйныф укытучылары белән бергәләп “Көзге ярминкә” бәйрәмен үткәрделәр. Быелгы чараны Югары Ослан муниципаль районының 85 яшьлек юбилеена багышладылар һәм аның девизы- “Син яшәгән илең, кара әле нинди матур”,-иде.Укучылар арасында төрле конкурслар оештырылды,шулай ук табигый материалдан кул эшләнмәләре һәм “Көз” темасына рәсемнәр тәкъдим ителгән иде.Бөтенесе дә конкурсларда катнашкан өчен грамоталар алдылар, ә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

28.10.2016
«Бишенче сыйныф укучыларының адаптация үзенчәлекләре»
28 октябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә 5 нче сыйныф җитәкчесе Раушанья Гафурова “Бишенче сыйныф укучыларының адаптация үзенчәлекләре” темасына балалар белән бергә ата-аналар җыелышын үткәрде. Җыелышта укытучылар чыгыш ясадылар, алар 1 нче чиректәге уку-укыту эшчәнлегенә анализ бирделәр. Нәтиҗәлектә ата-аналар җыелышында карар кабул ителде: ата-аналарга балаларның өй биремнәрен каты контрольда тотуы тәкъдим ителде.
27.10.2016
«Татар теленнән диагностик тест"
27 нче октябрь көнне республика мониторинг һәм белем сыйфатын бәяләү кысаларында укучылар Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә 4,6,8 нче сыйныф укучылары татар теленнән диагностик тест үттеләр.
25.10.2016
”Урманнар”.
Шеланга балалар бакчасында тәрбияче Татьяна Максимова экологик айлык кысаларында “Урманнар” дигән темага шөгыль үткәрде. Тәрбияче “Урман- безнең байлыгыбыз”дигән темага презентация күрсәтте.Шөгыльдә балалар төрле агач һәм куак рәсемен ясадылар.Шөгыль нәтиҗәсе итеп алар “Үзеңне урманда ничек тотарга” дигән искәрмәләр ясадылар.
10.10.2016
Гадел яшәргә кирәк.”
Шеланга балалар бакчасында “Коррупциягә каршы” дигән республика программасы кысаларында тәрбияче Татьяна Максимова “Гадел яшәргә кирәк” дигән темага әңгәмә үткәрде.Ул гаделлек,бурыч,тәрбиялелек төшенчәләрен аңлатты. Тәрбияче балаларга югалган һәм ярдәм сораган Кәҗә турында әкият укыды. Шушы ярдәм өчен Кәҗәгә акча түләргә яки нәрсә дә булса эшләргә кушалар. Әкият ахырында тәрбияче викторина үткәрде.
08.10.2016
“Хәерчелек уйлап чыгаруга мохтаҗ”
8 нче октябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә технология укытучысы Равиль Шафигуллин Матюшино мәктәбенең Яна Гадельшина 8 нче сыйныф укучысы проекты буенча 5-11 нче сыйныф укучылары өчен “Хәерчелек уйлап чыгаруга мохтаҗ” дигән темага чара үткәрде.Балалар кире-ут кайтару браслетларын эшләргә өйрәнделәр,алар карангы вакытта бик файдалы булыр дип уйлыйбыз.
08.10.2016
“Кадетка багышлау”
8 нче октябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә сак яшәү рәвеше укытучы-оештыручысы Василий Соляр 5 нче сыйныф укучыларын тантаналы рәвештә кадетка багышлады .Бу чарага ата-аналар һәм кунаклар чакырылган иде. Балалар стройдагы йөрүне күрсәттеләр һәм бүлек составында җыр җырладылар. Чара югары профессиональ һәм эмоциональ дәрәҗәдә үтте.
07.10.2016
“Алтын көз”
7 нче октябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбенең командасы “Алтын көз” җиңел атлетикасы район ярышында катнаштылар.Ярышның нәтиҗәсендә беренче урынга 10 ынчы сыйныф укучысы Дмитрий Потягунин, икенче урынга 10 ынчы сыйныф укучысы Динара Музипова һәм өченче урынга 8 нче сыйныф укучысы Владислав Емельянов лаек булдылар.Без аларны котлыйбыз һәм уңышлар телибез!!!
.jpg)
01.10.2016
“Агачлар утырту көне”
1 нче октябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары “Агачлар утырту көне” акциясендә катнаштылар.Мәктәп территорияседә Дарья Севастопольская һәйкәле янында чыршылар утырттылар.
01.10.2016
“Өлкәннәр көне”
1 нче октябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары лаеклы ялга чыккан укытучыларны “Өлкәннәр көне” белән котладылар.Бу көнне һәрберсенә чәчәк һәм бүләк бүләк иттеләр.
.jpg)
30.09.2016
Көз бәйрәме.
Шеланга балалар бакчасында “Көз Простоквашинода”дигән бәйрәм булып узды.Балаларга кунакка Көз килде.Алар Көзгә үзләренең шигырьләрен,җырларын,татар телендә “Баллы кишер”дигән театральләшкән спектакльне бүләк иттеләр.Сюрприз булып Простоквашино геройлары килде,бу геройлар арасында балалар үз ата-аналарын таныдылар.
Балалар тәмле төшке ашны ашаган вакытта,бакча мөдире ТатЬяна Казакова ата-аналарга”Юлда куркынычсызлык”,”Грипптан профилактика”дигән темаларга әңгәмә үткәрде.
Бәйрәм ахырында бакча җитәкчесе үзенең хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады,аларга грамота һәм бүләкләр тапшырды.
30.09.2016
«Экстремизмга-юк»!
30 нчы сентябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары Татьяна Бурханова һәм Татьяна Фокеева 1-4 нче сыйныфлар өчен “Экстремизмга-юк” дигән темага сыйныф сәгате үткәрделәр.Балалар әңгәмә тыңлап һәм презентация караганнан соң актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр һәм үз кичерешләре белән уртаклаштылар. Чара ахырында террактларда һәлак булган кешеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

28.09.2016
“Беренче сыйныф укучылары музейда”
28 сентября көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә өстәмә белем бирү укытучысы Равиль Шафигуллин башлангыч сыйныфлар укытучысы белән бергә беренче сыйныф укучылары өчен мәктәп музеена экскурсия оештырдылар. Балалар Шеланга туу турында белделәр, шаккатып музейның экспонатларын карадылар һәм кызыксынган сорауларын бирделәр. Бөек ватан сугышы ветераннары арасында үз туганннарын таныдалар һәм алар белән горурландылар, ә экскурсиянең ахырында истәлеккә фотога тештеләр.
26.09.2016
26 нчы сентябрьдә КФУ ның 4енче курс студенты Александра Рахматуллина 6-8 енче сыйныф укучылары белән очрашу үткәрде.Очрашу вакытында Александра экология эчтәлегенә багышланган сораулар бирде,тәҗрибәләр күрсәтте,анкета уздырды.
.jpg)
22.09.2016
“Шахмат түгәрәгенең эше”
Уку елы башыннан Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә өстәмә белем оешмасы үз эшен дәвам итте.Бик зур кызыксыну белән балалар “Шахмат” түгәрәгенә йөриләр.Василий Соляр аларны төрле шахмат комбинацияләренә, шулай ук командаларда эшләргә өйрәтә.
22.09.2016
“Әйдәгез, танышыйк”
Шеланга балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе Марҗям Пополднева балаларга шөгылҗ дәвамында “Этикет сүзләр, беренче танышу” дигән аудиоязма тәкүдим итте.Балалар бу темага яңа фразалар төзеделәр, күптәнге дуслары Акбай һәм Мияу белән бер-берсен хөрмәт итә торган сүзләрне өйрәнделәр.
21.09.2016
“Өйдә һәм урамда балаларның куркынычсызлыгы”
21 нче сентябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә беренче сыйныф укытучысы Татьяна Бурханова өйдәге һәм урамдагы куркынычсызлык кагыйдәләре белән беренче сыйныф укучыларын таныштырды.Балалар юлда, урманда, яр буенда, шулай ук шырпы һәм электр әйберләре белән куллануның кагыйдәләрен белделәр.
21.09.2016
Тимер юлы.
Шеланга балалар бакчасында тәрбияче Татьяна Максимова"Тимер юл" дигән темага шөгыль үткәрде.Балалар тимер юл транспорты тарихы турында,тимерьюлчылар һөнәре белән таныштылар ,шулай ук тимер юлда юл – транспорт һәлакате теркәлгән кагыйдәләре буенча кисәтү тыңладылар.Бу шөгыльдә "Мондый төрле тимер юл транспорты" дигән презентация күрсәтелде. Тәрбияче балаларга С. Маршакның "Багаж”дигән әсәрен укыды.
.jpg)
20.09.2016
«Без көзне ясыйбыз”
20 нче сентябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә рәсем укытучысы Мария Коновалова рәсем дәресендә 5-7 нче сыйныф укучылары белән бергәләп “Без көзне ясыйбыз” дигән темага рәсемнәр ясадылар.Һәрбер бала бик кызыксынып үз эшен эшли башлады, ә нәтиҗәлектә бик матур һәм төрле рәсемнәр килеп чыкты.

19.09.2016
“Мәдәниятның бердәм дәресе”
19 нчы сентябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә укытучы-оештыручы Елена Никонова китапханәче Любовь Синичкина белән бергәләп 1-4 нче сыйныф укучылары өчен “Мәдәниятның бердәм дәресен” үткәрделәр.Анда балалар республика проекты “Укучының мәдәният көндәлеге” турында белделәр. Татарстан Республикасында булган мәдәният учрежденияләргә укучылар ата-аналары һәм укытучылары белән бергәләп барган вакытта бу көндәлекне үзләре белән алып барырга тиеш булалар.Дәреснең ахырында укучыларга бу көндәлекләрне бүләк иттеләр.
15.09.2016
"Грипп профилактикасы"
15 сентябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә тормышка ашыру сәламәтлек программасы кысаларында Шеланга амбулаториясендә гриппка каршы 1-11 нче сыйныф укучылары арасында массакүләм вакциналаштыру узды. Башта сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар җыелышларында әлеге темага әңгәмәләр бирделәр. Фапның табибы Марат Шәкүров һәм фельдшер Вера Сиченкова ата-аналарга прививка мөмкинлеге һәм файдасы турында аңлаттылар.
15.09.2016
" Кадетлар булыр өчен багышлауның әзерләнүе"
15 сентябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә сак яшәү рәвеше укытучысы Василий Соляр бишенче сыйныф белән кадетлар булыр өчен багышлауның әзерләнүен үткәрә башлады. Ел саен октябрь ае башында мондый чара Шеланга мәктәбенең күркәм традициягә әверелде, чөнки һәр бишенче сыйныф укучысы кадетларга кабул ителә, шуның белән кадетлар сафына керә.
15.09.2016
" Районыбызның өстәмә белем бирү мониторингы "
15 сентябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә бөтенроссия өстәмә белем бирү программалары кысаларында ата- аналарның һәм укучыларның бирелгән белемнәре белән канәгать булуын белдерер өчен, ата-аналар арасында онлайн-режимында мониторинг үткәрелде. Безнең мәктәптән 66 кеше катнашты.
15.09.2016
Туган көн көне.
Шеланга балалар бакчасында бу көн Милена Кабановага багышланды.Аны тәрбиячеләр һәм балалар туган көне белән тәбрикләделәр.Миленага алар төрле сюрпризлар,шигырьләр,биюләр әзерләделәр.Ул балаларны тәмле күчтәнәчләр белән сыйлады.
15.09.2016
Шеланга балалар бакчасында фельдшер Вера Сиченкова грипптан профилактика буенча әңгәмә үткәрде.Ул вирустан саклану өчен ешрак кулларын юарга,сезон буенча киенергә,күп витамннар ашарга тәкъдим итте.Авырмас өчен елның төрле вакытында чыныгырга кирәк.
14.09.2016
“Балаларның юл-транспорт травматизм профилактикасы "
14 нче сентябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә балаларның юл-транспорт травматизм профилактикасы кысаларында сак яшәү рәвеше укытучысы Василий Соляр җитәкчелегендә 5-11енче сыйныф укучылары өчен үз-үзеңне юлда кагыйдәләр буенча тоту дигән инструктаж һәм чара үткәрде. Балалар видеороликлар караганнан соң үзләрен кызыксындырган сорауларын актив бирделәр.
13.09.2016
“Яхшылык дәресләре”
Шеланга балалар бакчасында яхшылык атнасы кысаларында тәрбияче Татьяна Максимова “Яхшылык дәресләре”дигән шогыль үткәрде.Ул балаларга “Яхшы эшләр эшләргә ашыгыгыз” дигән презентация күрсәтеп алды һәм бергәләп атна эчендә эшләнгән яхшы эшләрне искә төшерделәр, шулай ук җырлар җырладылар һәм шигырҗләр сөйләделәр.Шогыльнең ахырында “Юмарт йөрәк” исемендәге кул эшләрен ясадылар.
09.09.2016
"Сыйныф җитәкчеләренең семинары"
8 сентябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбеннән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зимфира Переведенцева һәм 7 нче сыйныф җитәкчесе Василий Соляр практик- зональ семинарында "Гомуми белем бирү оешмасы аша сәламәтлекне ныгыту киңлекләрен формалаштыру: туклану сыйфатын күтәрү;укучыларның үз-үзеңне тоту формаларын кисәтү"темасы буенча семинарда катнаштылар. Семинарның гамәли өлешендә укучыларның уңышлы компетенция үстерү буенча мастер-класслар үткәрелде, ата-аналар өчен интернет белән файдалану куркынычсызлыгын гамәлгә кертү буенча сүз булды. Педагоглар бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм мәктәптә “Сүз дөрес туклану” программасы буенча практик советларын гамәлгә ашыруын карадылар.
.jpg)
08.09.2016
”Балалар куркынычсызлыгы ае”.
Шеланга балалар бакчасында тәрбияче Татьяна Максимова “Балалар куркынычсызлыгы ае”кысаларында”Тормышта куркынычсызлык”дигән темага шөгыль үткәрде.Ул шигырьләр сөйләде һәм “Мәче күзе ябалак”мультфильмын күрсәтте,кайдан балалар үзләре өчен яңа мәгълүмат алдылар.
08.09.2016
“Полиция хезмәткәре белән очрашу”
Шеланга балалар бакчасында куркынычсызлык ае кысаларында полиция хезмәткәре Николай Дергунов белән очрашу булды.Ул төрле куркыныч ситуацияләрдән саклану турында әңгәмә һәм ритмик гимнастика үткәрде.
06.09.2016
“ Милләт балалары”ның утырышы”
6 нчы сентябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Мәктәп осталары эшенең оешмасы”дигән утырыш булды, анда яңа командирлар советы сайланды. “Милләт балалары”ның командиры Дмитрий Потягунин булды.Ул яңа осталарны эш планы белән таныштырып китте һәм аларга яңа уку елында уңышлар теләп калды.
06.09.2016
Эзтабарлар отрядларының республика фестивале.
2 нче сентябрьдән 4нче сентябрьга кадәр балалар сәламәтләндерү лагере "Чайка" базасында "Россия Федерациясе гражданнарын Патриотик тәрбияләү 2016-2020 елга” кадәр "Ватанның уллары” командасы ОБЖ укытучы-оештыручысы Василий Соляр җитәкчелегендә XVI Республика эзләнү отрядлары фестивалендә катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча безнең укучыларыбыз призлы урыннар яулады: "Эзләнү отрядларының тәкъдим итү номинациясендә "-2нче урын, "Агитбригад бәйгесе- 3 нче урын, ә Дмитрий Потягунин "Автомат Калашниковның сүтү һәм җыю номинациясендә” -2 нче икенче урынны яулады.Аңа бүләк белән грамота тапшырылды.Безнең команда актив катнашуы өчен кыйммәтле бүләк һәм диплом белән бүләкләнде. Гитарада уйнаучы Илья Самойлычевка аеруча зур рәхмәт белдерәбез, чөнки конкурста ул бөтен җырларны гитарада уйнады. Котлыйбыз, афәрин!
.jpg)
.jpg)
03.09.2016
“Сыйныф җитәкчеләренең оешмасы”
3 нче сентябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә сыйныф җитәкчеләренең һәм өстәмә белем бирү укытучыларының оешмасы булып узды.Тәрбия буенча урынбасары Зимфира Переведенцева тәрбия эшләре белән анализ чыгышы ясады үсеш перспективаларны һәм проблемаларны билгеләп үтте. Аеруча ул билгеләп үткәнчә, тәрбия эше мәктәп районның рейтингында икенче ел өченче урынны билгели, ә өстәмә белем бирү-икенче урында. Тик ул тукталып калмаска дип киңәш итте.Шулай ук утырышта педагогларның гаилә белән эшчәнлеге, хокук бозуларны кисәтү буенча иминлек,сәламәтлек һәм спорт-массакүләм эш тә каралды.
03.09.2016
“Терроризм-җәмгыятьнең куркынычы”
3 нче сентябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә өстәмә белем бирү укытучысы Равиль Шафигуллин 5-11 нче сыйныф укучылары өчен“Терроризм-җәмгыятьнең куркынычы” дигән темага сыйныф сәгате уздырды.Сәгать барышында балалар террор турында сөйләштеләр һәм саклану чаралары турында яңа мәгълүмат алдылар.Чараның ахырында “Террорга-юк” дигән сүзләрне бергәләшеп әйттеләр.
01.09.2016
“Мин бу яклардан һәм монда бөтенесе минеке”
Беренче сентябрь көнне бәйрәм кысаларында Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә Югары Ослан районының 85-еллыгына багышланган “Мин бу яклардан һәм монда бөтенесе минеке” дигән темага дәресләр булып узды.

01.09.2016
“Белем көне”
Беренче сентябрҗ көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Белем көне”нә багышланган бәйрәм булып узды. Бөтен балаларны Убырлы-карчык белән Кузя каршы алдылар.Алар барысында белем көне белән генә түгел, хәттә районың киләсе юбилее белән дә котладылар.Социаль-икътисадый үстерү буенча исполком җитәкченең урынбасары Светлана Козина, авыл җирлеге башлыгы Валерий Майоров, ООО “Заволжье” җитәкчесе Шамиль Закиров укучыларны котладылар һәм беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырдылар.
.jpg)
01.09.2016
Туган җирнең һәрбер почмагында
Каршылыйлар “Белем бәйрәмен”.
Яңгырый сабыйларның шат авазы,
Кулларында чәчәк бәйләме.
Шеланга балалар бакчасында тәрбиячеләр Татьяна Максимова һәм Ольга Палачева балаларны “Белем бәйрәме” белән таныштырдылар.Балалар төрле кызык викториналарда һәм уеннарда бик кызыксынып катнаштылар. Монда ук кечкенә төркемннән Богдан Морозов һә Альбина Тишина зурлар төременә күчтеләр.
.jpg)
29.08.2016
“Авыл бәйрәме”
29 нчы август көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылары районның 85-еллыгына һәм Республика көненә багышланган авыл бәйрәмендә актив катнаштылар.
27.08.2016
“Укытучылар утырышы”
27 нче август көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә “2015-2016 нчы уку елының укыту-тәрбия эшенең анализы һәм яна уку елына максатлары” дигән темага укытучылар утырышы булып узды. Тәрбия буенча урынбасары Зимфира Переведенцева һәм укыту буенча директор урынбасары Татьяна Потягунина коллективны бу тема белән таныштырдылар, бергәләшеп анализ ясадылар һәм максатларны билгеләделәр. Яңа уку елы уңышлы булсын!
26.08.2016
“Секциялар утырышы”
26 нчы август көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылары район методик оешмасының эшендә катнаштылар. Секцияләрдә узган уку елына нәтиҗәләр ясалды һәм 2016-2017 нче яңа уку елына максатлар куйдылар.

25.08.2016
“Наркомания һәм наркотик җинаятьчелеген кисәтү”
25 нче август көнне фәнни һәм студент эшләре өлкәсендә наркоманияне профилактикалау республика этабында бөтенроссия олимпиадасының нәтиҗәләре игълан ителде. Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Роза Аббазова үз эшендә яшь буыннарның иң мөһим күрсәткече- милләт муллыгы һәм байлыгы булып торышы дип билгеләп үтте.Нәтиҗәләр буенча әлеге конкурста ул икенче урынны яулады.

25.08.2016
“Август конференциясе”
25 нче август көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылары һәм укучылары Югары Ослан муниципаль районының мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәләренең эш пленар утырышында катнаштылар.Анда белем бирү учрежденияларының эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм яңа уку елына бурычлар билгеләнде.Рейтинг нәтиҗәсендә безнең мәктәбебез өченче урынга лаек булды.
24.08.2016
Пешекче.
Шеланга балалар бакчасында пешекче Ризидә Гатауллина эшли. Ул көндә кечкенә балаларны тәмле ризыклар белән шатландыра.Ризидә апа искиткеч тәмле итеп пешерә!Шуңа күрә аңа рәхмәтебезне белгертәбез.
Тәмле ашлар,
Хуш исле котлетлар,
Компот,боткалар
Әзерләп безне сыйлый пешекче.
.jpg)
22.08.2016
Сәламәт булыйк.
Шеланга балалар бакчасының тәрбиячеләре балаларны сәламәт булсыннар өчен урман һәм бакча җиләк-җимешләре,яшелчәләре белән таныштырдылар. Яшелчә һәм җиләк-җимеш маскалары киеп балалар чыгыш ясадылар.Театрләштерелгән тамашада барлык җиләк-җимешләр катнашты.Балалар"Доктор Айболит дәресләрен"тыңладылар. Барысы да салкын тиюдән саклану чаралары турында белделәр.Димәк,Сәламәтлек көне балаларда сәламәтлек,җиләк-җимешләр,яшелчәләрнең файдасы турында күнекмәләр булдырырга ярдәм итте.
19.08.2016
Шеланга балалар бакчасында “Җәй көне балаларны чыныктыру”дигән район программасы кысаларында һәр көн иртәнге зарядка уздырыла.Сәламәтлек-ул чыныгу,көндәлек режим,хәрәкәт.Иртәнге һәм кичке саф һавада йөрү баланың сулыш юлларын чистарта,физик яктан активлаштыра.
18.08.2016
“Слива уңышы”
18 нче август көнне көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе яны бакчасында балалар слива җыя башладылар.Быел слива уңышы бик тә бай булды, димәк яңа уку елыннан балалар тәмле варенье һәм компотлар белән тәэмин ителәчәк.
.jpg)
17.08.2016
“Унынчы сыйныфка кабул итү”
16 нчы август көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе чыгарылыш тугызынчы сыйныф укучылары унынчы сыйныфка керер өчен гариза яздылар.Унөч укучыдан беренче сентябрьдан унынчы сыйныфта сигез кеше укыячак, ә бишесе техник юнәлештәге колледжларга керделәр.
15.08.2016
Шеланга балалар бакчасында җәйге чыныктыру компаниясе дәвам итә.Тәрбияче Ольга Палачева “Күңелле старт” дигән спортлы-театрәлләшкән чара үткәрде. Балалар төрле эстафеталарда,викторинада,хәрәкәтле уеннарда рәхәтләнеп катнаштылар.
13.08.2016
“Салих Сайдашевка багышлана...”
13 нче август көнне татар теле укытучысы Раушанья Гафурова җитәкчелегендә Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары бөек татар композиторы Салих Сайдашев бәйрәменә барып кайттылар.Бу чарада балалар композиторның иҗаты турында белделәр һәм аның әсәрләрен Татарстан Республикасының танылган артистлар башкаруында ишеттеләр.
(1).jpg)
12.08.2016
“Беренче сыйныфка беренче тапкыр”
Беренче сентябрь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбенә тугыз беренче сыйныф укучысы киләчәк. 2015-2016 нчы уку елы белән чагыштырып карасак, быел балалар күбәйде.
12.08.2016
“Хезмәт чиреге дәвам итә...”
Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә хезмәт чирегенең кызган чагы.Укучылар укыту-тәҗрибә участогында һәм мәктәп территориясендә су сибәләр һәм чүп утыйлар.
10.08.2016
Әңгәмә-экскурсия.
Шеланга балалар бакчасының тәрбиячесе Ольга Палачева балалар белән бакча буенча әңгәмә-экскурсия үткәрде. Ул аларга ничек ремонт үткәнен,бакчаның матурлыгы турында сөйләде.
.jpg)
05.08.2016
“Үз мәктәбеңә булыш” акциясе.
“Үз мәктәбеңә булыш” акциясе дәвам ителә, шуңа күрә Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе барысын да бирелгән акциядә катнашуларын көтә.

05.08.2016
“Китапка икенче гомерен бүләк ит әле”акциясе.
22 нче июльдән башлап 21 нче октябрь көненә кадәр Татарстанда “Китапка икенче гомерен бүләк ит әле” хәйрия акциясе старт алды.Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәп китапханәсе фондын тулыландыру максаты белән уку-укыту, фәнни-популяр, нәфис һәм белешмә әдәбият китаплары белән барысын да бу акциядә катнашырга чакырып кала.
03.08.2016
Яңа уку елына белем бирү оешмаларының хезмәткә иң яхшы әзерләүдә республика смотр-конкурсы.
2 нче август көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе 2016-2017 нче яңа уку елына мәгариф оешмаларының иң яхшы әзерләү республика смотр- конкурсында катнашты.Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Олег кызы Сулима җитәкчелегендә республика комиссиясе белем бирү мәктәбенә яңа уку елына әзерлеге максатыннан килеп китте.Критерийлар нигезендә уку кабинетлары, ашханә, укыту-тәҗрибә участогы, спорт залы, медицина кабинеты һәм территорияне төзекләндерү иде, шуңа күрә комиссия барысын карап чыкты һәм бәяләде,димәк мәктәп укучыларны кабул итәргә әзер инде.
03.08.2016
“Помидор уңышы”
3 нче август көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе яны бакчасыннан укучылар помидор җыйдылар.Беренче сентябрьдән балалар витаминнар белән тәэмин ителәчәк, чөнки помидор уңышы яхшы булды.
05.08.2016
Эх,җәй!
Шеланга балалар бакчасында “Матур җәй,безгә кунакка!” дигән җәйге компания дәвам итә.Балалар уен формасында җәй турында мәкальләр,әйтемнәр,халык юрамалары белән таныштылар.Чәчәкләр турында җыр җырладылар.
Аланнарда-җиләк исе,
Басуларда-иген исе,
Җәйләүләрдә-сөт исе...
Тагын аллы-гөлле чәчәк,
Кайнар кояш өстисе-
Шушы булыр җәй төсе!
03.08.2016
Ремонттан соң бакчаны ачу.
Шеланга балалар бакчасында ремонттан соң бакчаны ачтылар.Ата-аналар балалар белән яңа ремонтланган бүлмәләргә шатланып керделәр.Чәчәк түтәлләре искиткеч булып төрле төсләр белән балкыйлар.Балалар мәйданчыклары төрле әкият геройлары белән бизәлгән.
29.07.2016
“Яңа уку елына әзер”
Беренче сентябрьга әле бер ай диярлек, ә Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе балаларны каршы алырга әзер инде.Сыйныфларда һәм коридорларда косметик ремонт уздырылды, шулай ук мәктәп эчендә ремонт эшләре тәмамланды һәм мәктәп территориясендә да чисталык белән тәртип булды. Без-укучыларыбызны көтеп калабыз!

25.07.2016
“2016 нчы елның уңышы”
Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе яны бакчасының мөдире Марьям Пополднева суганның, кишернең , чөгендернең һәм кәбестәнең яхшы уңышы көтеләчәген белгертә, димәк яңа уку елында мәктәп ашханәсе яшелчәләр белән тәэмин ителә.
25.07.2016
Фәнни-практик конференциясе.
Унтугызынчы июль көненән Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәп директоры Лидия Ледяева һәм сак яшәү рәвеше укытучы-оештыручы Василий Соляр “Яшьләр арасында экстремизм һәм терророизм идеологияләренең киңәйтү саклану чаралары һәм методлары “ дигән фәнни-практик конференция эшендә катнаштылар. Бу эш яңа уку еллыннан мәктәптә эшләнелә башланаячак.

25.07.2016
Җәйге эш чиреге.
Беренче июнҗ көненнән башлап Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә җәйге эш чиреге кысаларында 5-10 нчы сыйныф укучылары мәктәп яны бакчасында түтәлләрне утыйлар, яшелчәләргә су сибәләр һәм мәктәп территориясен тәртипкә китерәләр. Бүгенге көндә бөтен җирдә тәртип.

25.07.2016
“Суган уңышы”
25 нче июль көнне Марьям Пополднева җитәкчелегендә Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе яны бакчасында балалар суганны җыя башладылар.Быел суган уңышы бик тә бай булды, димәк мәктәп ашханәсе аның белән тәэмин ителәчәк.
21.07.2016
“Мәктәпкә җыелырга булыш әле” акциясе.
21 нче июль көнне Казан энергик университетының оештыручылары “Мәктәпкә җыелырга булыш әле” акциясе кысаларында Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе беренче сыйныф укучыларына уку-язу әсбаплары белән тулы портфеллар бүләк иттеләр.Балалар бик шатландылар, хәтта шигырьләр сөйләделәр,шулай ук алар өчен сабантуй һәм тәмле ризыклар оештырылган иде.
20.07.2016
“Чиста яр буе” акциясе.
20 нче июль көнне биология укытучысы Николай Максимов һәм технология укытучысы Равиль Шафигуллин җитәкчелегендә Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары “Чиста яр буе”республика акциясендә катнаштылар.Идель яр буеннан күп итеп чүп-чар җыйдылар һәм “Чисталык була шул җирдә, кайда тәбигатьне саклыйлар” дигән фикер белән килештеләр.
.jpg)
20.07.2016
Шелангы авыл җирлегендә урнашкан ООО Заволжье Агрофирмасының Шеланга бүлекчәсе көзге игеннәрне иң беренчеләрдән урып җыя башлады.
19.07.2016
Көчле җил-давыл Шеланга авылын да читләтеп үтмәде,биредә зыян күрүчеләрдә булды.Мәктәп Һәм спотзал түбәләренә дә зыян килгән.Күпчелек авыл халкы йорт җирләрен төзекләндерә белән мәшгүл.Мәктәп түбәсен бүгенге көндә төзекләндерелде.
19.07.2016
Чиста сулыклар акциясе кысаларында Шеланга авыл җирлегендә сулык буйларын чүп-чарданарындыру эшләре башкарылды.Бу чарада Шеланга авыл җирлеге хезмәткәрләре,мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп балалары катнашты.
15.07.2016
Шеланга авыл җирлеге бинасында Шеланга Мәдәният йорты Шатунова Н.В. белән Шеланга авылы ветераннарының җитәкчесе Рахина.Н.Б.очрашты..Бу очрашуда алар сугыш ветераннары,тыл хезмәткәрләре һәм юбилярлар өчен үткәреләчә чара буенчв план төзеделәр.Шулай ук тантаналы чарада котлау өчен юбилар-ветераннарының исемлеген төзеделәр.
15.07.2016
Шылангы авыл халкының күп сораулары буенча нихаят автобус тукталышына павилон куелды.Хәзер тукталышка чыккан кешегә җилдән,яңгырдан ышыкланырга урын бар.
14.07.2016
Шеланга авылы җирлегендә Мәдәният йортының төзелеше дәвам итә.Түбә ябу эшләре башланды,шулай ук иске Мәдәният йорты урынын төзекләндерү эше башкарыла.
12.07.2016
Шыланга авыл җирлеге һәм мәдәният хезмәткәрләре авыл җирлеген төзекләндерү эшләре белән шөгелләнәләр.Шулайук М.Горкий ур.үләннәрен чаптылар.
12.07.2016
Шеланга авыл җирлеге башлыгы бүгенге көндә тыл хезмәткәрен Алексеева Зоя Федоровнаны 85 яшлек юбилее белән котлады.
12.07.2016
Шыланга авыл җирлегендә Мәдәният йортының төзөлеше дәвам итә.
12.07.2016
Шеланга авыл җирлеге хезмәткәрләре ярдәме белән авыл халкына белдерү кагазе таратылды.Белдерү кагазендә административ штрафка тартылмас өчен өй буендагы үләннәрне чабырга һәм чүп-чардан арындырыога дип кисәтү ясалган иде.Чөнки 14.07


12.07.2016
Үзара салым түләү Шеланга авыл җирлегендә дәвам итә,бүгенге көндә барлыгы 52% күләмендә җиелган.Иң актив түләүчеләр Кызыл-Байрак,Яңа-Юл,Берек авыл халкы.
19.05.2016
“Беренче сыйныф укучылары музейда”
19 нчы май көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә өстәмә белем бирү укытучысы Равиль Шафигуллин башлангыч сыйныфлар укытучысы белән бергә беренче сыйныф укучылары өчен мәктәп музеена экскурсия оештырдылар.Балалар Шеланга туу турында белделәр, шаккатып музейның экспонатларын карадылар һәм кызыксынган сорауларын бирделәр. Бөек ватан сугышы ветераннары арасында үз туганннарын таныдалар һәм алар белән горурландылар, ә экскурсиянең ахырында истәлеккә фотога тештеләр.

17.05.2016
“Хәрәкәт-тормыш”
17 нче май көнне балалар өчен ышаныч телефоны акциясе кысаларында Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары җиңел атлетика кроссында һәм фитнес-фестивалендә катнаштылар.Нәтиҗәлектә мәктәп командасы район фитнес-фестиваль конкурсында катнашкан өчен диплом белән бүләкләнде, ә җиңел атлетика кроссында катнашкан өчен 71 еллыгына багышланган бөек ватан сугышы ветераннары “Хәтер кала мәнгегә” “Идел яңалыгы” гәҗет кубогына рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
.jpg)

16.05.2016
“Бер-гаиләдә үзара аңлашу”
16 май көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә инглиз теле укытучысы Надеңда Каменщикова 5-7 сыйныф укучылары өчен “Бер-гаиләдә үзара аңлашу” темага дәрестән тыш чара үткәрде. Укытучы балаларга ата-аналар һәм балалар арасында үзара аңлашу мөһимлеген сөйләде.Нәтиҗәлектә балалар бик актив гаилә турында мәкальләр мөнәсәбәтләделәр һәм табышмакларга җавап бирделәр.
(1).jpg)
11.05.2016
“Елның укучысы-2016”
11 нче май көнне район этабында “Елның укучысы-2016”конкурсының финалы узды. Бу конкурста төрле мәктәпләрдән 11 укучы катнашты, Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 11 нче сыйныф укучысы Юлия Матягина булды.Нәтиҗәлектә Юлия беренче урынга лаек булды һәм “Мирас” профилҗ сменасына путевка алды.Без аның белән горурланабыз!

10.05.2016
“Участковый белән очрашу”
10 нчы май көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә участковый Евгений Дергунов белән очрашу булды. 1-11 нче сыйныф укучыларын Россиянең һәм Татарстан Республикасының җинаять һәм административ кодексы төп статьялары белән таныштырды, шулай ук тәмәке ярамавы,спиртлы эчемлекләр эчүе, хокукларсыз машиналар йөрү өлешендә квадроөикларда йөрүен һәм янгын иминлеге турында сөйләде.Мәктәп эче контроленда торган укучылары белән индивидуаль сөйләште.
.jpg)

09.05.2016
“9 нчы май-митингы”
9 май көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбеннән укучылар бөек ватан сугышында җиңүнең 71 еллыгына багышланган митингын уздыруында актив катнаштылар.Балалар мактаулы караулда басып тордылар,шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар һәм бөек ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәле янына гирлянданы салдылар.Митингтан соң бөек ватан сугышы ветераннары,тыл хезмәтчәнеләре һәм авыл халкы өчен концерт оештырылды.
07.05.2016
“Сугыш балалары”
7 май көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары Татьяна Фокеева һәм Татьяна Бурханова укучыларга “Сугыш балалары” фильмын күрсәттеләр.Балалар һәр сюжетны кайгырып карадылар һәм сугышта катнашкан балалар турында күп белделәр.
.jpg)
07.05.2016
“Үлемсез полк”
7 нче май көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары “Үлемсез полк” акцияседә бик актив катнаштылар.Акция барышында баннерлар яклау, Геройлар паркында “Аҗаган” уены җиңүче- командаларының парады, велосипед узышы чаралары узды һәм Җиңү Көненә багышланган митинг үтте.
06.05.2016
“ Профориентация тесты”
6 нчы май көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә директор урынбасары Татьяна Потягунина 9 нчы сыйныф укучылары өчен “Профориентация тестын” үткәрде.Укучылар бер сәгать дәвамында сорауларга җавап бирделәр, бу тест һөнәрләр дөньясы турында белемнәрен киңәйтер өчен бирелде.

06.05.2016
“һәйкәлнең чисталыгы”
6 нчы май көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Василий Соляр җитәкчелегендә 7 нче сыйныф укучылары һәйкәлне һәм аның територриясен чистарттылар. Балалар Җинү Көнен көтеп бик актив эшләделәр.
.jpg)

05.05.2016
“ ОБЖ дәресе ”
5 нче май көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә ОБЖ укытучысы Василий Соляр 6-11 нче сыйныфларда “Химиядән саклану” дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Дәрес барышында балалар химиядән ничек сакланырга белделәр һәм противогаз киеп карадылар.
.jpg)
.jpg)
26.04.2016
“Габдулла Тукайның туган көне”
26 нчы апрель көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укытучысы Раушанья Гафурова җитәкчелегендә мәктәп линейкасында Габдулла Тукайны искә алдылар. Балалар шагырнең иң матур шигырьләрен искиткеч итеп укыдылар һәм линейканы бер минут тынлык белән тәмамладылар.

26.04.2016
«Татарстанның язгы музее-2016»
26 нчы апрель көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Габдулла Тукайның туган көнендә татар теле укытучысы Раушанья Гафурова җитәкчелегендә 1 нче сыйныф укучысы Валерьян Герасимов, 3 нче сыйныф укучысы Варвара Морозова, 8 нче сыйныф укучысы Дарья Михайлова һәм 10 нчы сыйныф укучысы Владимир Зобнев “Югары Ослан районындагы туган якны өйрәнү музеена” барып кайттылар. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр һәм әкиятләрен сәхнәләштерделәр,ә укытучы республика акциясендә актив катнашкан өчен «Татарстанның язгы музее-2016»исемендәге мактаулы хат белән билгеләнде.

.jpg)
26.04.2016
“Физик тәрбия укытучыларның квалификаөияләрен күтәрү”
18 нче апрельдан 28 нче апрельга кадәр Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбеннән физик тәрбия укытучысы Роза Аббазова идел буе регионара квалификация күтәрү үзәгендә һәм мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри әзерләүгә “Физик тәрбия шартларында укыту эчтәлеген һәм ысулларын камилләштерү һәм федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру” темасына Казан Федераль Университеты физик тәрбия укытучыларның квалификацияләрен күтәрү программасы буенча Казанда укып йөри.Анда балаларны махсус укыту белән мәгариф ихтыяҗларына зур игътибар бирелә.

25.04.2016
«Шекспир дәресе”
25 нче апрель көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә рус теле һәм рус әдәбияты укытучысы Валентина Самойлычева 6-8 нче сыйныф укучылары өчен бөтенроссия шекспир дәресен үткәрде. Татьяна Порошина 8 нче сыйныф укучысы “Шексперның тормышы һәм иҗаты”исемендә презентация әзерләде, ә Анастасия Недышилова 8 нче сыйныф укучысы шагырьнең иҗаты буенча викторина үткәрде,ә укытучы Шекспирның шигырен укыды.Бу дәрес укучылар арасында шагырьнең иҗатына югары кызыксыну уятты.
.jpg)
.jpg)
25.04.2016
“Габдулла Тукайның 130-еллыгы”
25 нче апрель көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укытучысы Раушанья Гафурова 1-4 нче сыйныф укучылары өчен Габдулла Тукайның 130-еллыгына багышланган сыйныфтан тыш чара үткәрде.Балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында белделәр һәм аның шигырьләрен сөйләделәр,җырлар җырладылар һәм әкиятләр сәхнәләштерделәр.Бу чара укучыларга зур шатлык алып килде һәм тәмле чәй эчү белән тәмамланды.
.jpg)
22.04.2016
“Чернобыль дөресе”
22 нче апрель көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә өстәмә белем бирү укытучысы, ветеран чернобыльның АЭСындагы аварияның ликвидаторы Равиль Шафигуллин 9-11 нче сыйныфлар өчен “Чернобыль дөресе” темасына чара үткәрде.Чара барышында утыз ел элек Украина җирендәге үзе турыдан-туры күргән вакыйгалар турында сөйләде һәм шул көннәрнең фотографияләрен күрсәтте.Балалар чергобыль геройларын бер минут тынычлык белән искә алдылар һәм чараны тәмамладылар.

21.04.2016
“Татарстан Республикасында яшәүче халыклар”
21 нче апрель көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә чит теле укытучысы Надежда Каменщикова 5-6 нчы сыйныф укучылары өчен “Татарстан Республикасында яшәүче халыклар” темасына чара үткәрде.Укытучы мари халкының кызыклы фактлары һәм традицияләре турында сөйләде.Балалар киемдәге орнаментлар белән бик кызыксындылар һәм Марий Эл Республикасы һәм аның халкы турында яңа белемнәр алдылар.


20.04.2016
«Тарих укытучыларның семинары”
20 нче апрель көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә тарих укытучысы Лариса Виноградова тарих укытучыларның район семинарын үткәрде.Семинар барышында 7 нче сыйныфта “Ял һәм буш вакыт” темасына дәрес булды һәм “Поиск” агитбригадасының 71 еллыгына багышланган җинү советлар союзы герое һәм бөек ватан сугышы сыйныфтан тыш чара күрсәтте.Чаралар югары эмоциональ дәрәҗәдә үттеләр һәм югары билгеләргә лаек булдылар.
.jpg)
.jpg)
18.04.2016
Мәктәп территориясенең чисталыгы.
18 нче апрель көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар укытучылар белән бергә мәктәп территориясен чистарттылар. Хәзер инде бөтен җирдә чисталык!
.jpg)

15.04.2016
«Минем Тукаем»
15 нче апрелҗь көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә рус теле һәм рус әдәбияты укытучысы Валентина Самойлычева 6-8 нче сыйныф укучылары өчен “Минем Тукаем” исемендә шигърият сәгате үткәрде. “Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты” исемендә 8 нче сыйныф укучысы Татьяна Порошина презентация күрсәтте, укытучы балалар белән бергә шигырьләр сөйләделәр һәм “Мин Тукай турында нәрсә беләм?” викторинасын үткәрделәр.Бу чара югары эмоциональ дәрәҗәдә үтте.

15.04.2016
«Бөек Ватан сугышының геройлары”
15 нче апрель көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә отряд “Форпост” кураторы Василий Соляр җитәкчелегендә форпостовецлар Олег Виноградов һәм Кирилл Шатунов “Бөек Ватан сугышының геройлары” циклынан Борис Кирилл улы Кузнецовка багышланган лекция укыдылар. Лекциядә 5-11 нче сыйныф укучылары һәм укытучылар булдылар.

14.04.2016
Хәтер линейкасы.
14 нче апрель көнне сәгать унбердә Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Донья кешеләре – бер минутка басыгыз!” хәтер линейкасы узды.” Тәрбия буенча урынбасары Зимфира Переведенцева “Фашист лагерьларының корбаннары”темасына телдән җурнал сөйләде.Ул күпме халык нацизм сугышы вакытында вафат булганын сөйләде,шулай ук балаларга куркыныч җәзалар турында, кешегә хас булмаган плен шартлары һәм әсир солдатлардан фашист медицина тәҗрибәләр ясау турында истә тотарга кирәген белгертте.Линейка бер минут тыңлык кыңгырау чыны белән тәмамланды.

13.04.2016
“Россияның йолдызлы улы”
13 нче апрель көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә 4 нче сыйныф укытучысы Татҗяна Бурханова космонавтика көненә багышланган сыйныфтан тыш чара үткәрде.Бу сыйныф сәгате укучыларга патриотизм һәм горурлану хисләре юнәлдерер өчен оештырылды.Балалар беренче ракета һәм спутник турында, шулай ук космонавтика үсеше тарихын күзәттеләр һәм Юрий Гагарин-беренче космонавт икәнен ачыкладылар.

13.04.2016
Космос көне.
13 нче апрель көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә рус теле һәм әдәбият укытучысы Зимфира Переведенцева 7 нче сыйныфта “Юрий Гагарин әдәбияттә һәм сәнгатьтә” темасына әдәбият дәресен үткәрде.Дәрес башында укучылар “Йолдызлы улы”сүзенә үз ассоциацияләрен китерделәр, шулай ук “Юрий Гагарин-космонавт” презентациясе буенча синквейн төзеделәр һәм “Җир тирәсендә 108 минут” проектын якладылар.Укытучы әдәби әсәрләрдән Гагаринның беренче очышы турында сөйләде һәм фильмнардан өзек күрсәтте. Космос әсәрләренә сугыш елларыннан соң совет халкының батырлыгы турындаиллюстрацияләр ясау - дәресләр циклын тәмамлаячак.
.jpg)
12.04.2016
Космонавтлар көне
12нче апрель көнне МБГББУ “Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә” физика укытучысы Мария Коновалова космоска чыгуның 55 еллыгына багышланган чара уздырды. Укытучы белән аралашу вакытында укучылар космос һәм Җирнең ясалма спутниклары турында күп мәгълүмат белделәр. 10ынчы сыйныф укучысы Владимир Зобнев беренче космонавт Юрий Гагарин тормышы турында сөйләде.

10.04.2016
«Мәктәп законы-безнең законыбыз”
10 нчы апрель көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбия буенча урынбасары Зимфира Переведенцева “ Милләт балаларың” утырышы.

09.04.2016
Сыерчык оялары.
9 ынчы апрель көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә язгы юмартлык ае кысаларында биология укытучысы Николай Максимов 8 нче сыйныф укучылары һәм лесхоз эшчеләре белән сыерчык оялары акциясендә катнаштылар.Укучылар хезмәт дәресләрендә эшләнгән 20 оя элделәр.
.jpg)

07.04.2016
Казан ярминкәсе.
7 нче апрель көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Николай Максимов 7-8 нче сыйныф укучылары белән “Казан ярминкәсе”күргәзмә центрына барып кайттылар.Укучылар һөнәрләр турында һәм уку йортларында төрле белгечләр тармакларына әзерләү турында белделәр.
.jpg)

05.04.2016
Ата-аналар җыелышы.
5 нче апрель көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә 9 нчы сыйныф җитәкчесе Роза Аббазова “Укучыларны фәннәр буенча ОГЭга әзерләү”темасына ата-аналар җыелышын үткәрде.Җыелышта рус теле, физика, җәмгыять белеме, инглиз теле, химия, биология һәм татар теле нәтиҗәләре буенча каралды.Ата-аналар җыелышы нәтиҗәсендә консультацияләргә һәм фәннәр буенча өстәмә дәресләргә йөрүләрен көчәйтергә ышандырдылар.
.jpg)
04.04.2016
Язгы тамчы.
4 нче апрель көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татьяна Потягунина, Татьяна Фокеева һәм Татьяна Бурханова “Язгы тамчы” исемендәге чара үткәрделәр.Балалар конөерт күрсәттеләр, ә укытучылар ата-аналар конкурслар оештырдылар.Чараның ахырында балалар әниләренә үз куллары белән эшләгән чәчәкләр бүләк иттеләр.

26.03.2016
«Созвездие-Йолдызлык»
26 нчы март көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Виолетта Крайнова һәм Тамила Тишина “Созвездие- Йолдызлык” зональ конкурсында катнаштылар.Без алар белән горурланабыз.

15.03.2016
“Минем һөнәрем-банкир”
15 нче март көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә Бөтенроссия финанс белүенең атна кысаларында тарих укытучысы Лариса Виноградова “Минем һөнәрем – банкир” дигән темага 9-11 сыйныфлар өчен онлайн системасында дәрес күрсәтте. Укучылар банкир һөнәре турында күп мәгълүмат белделәр һәм чат аша кызыксынган сорауларына җавап алдылар. Бу чара югары эмоциональ дәрәҗәдә үтте.
.jpg)

10.03.2016
«Мин яратам сине, Россия»
10 нчы март көнне Куралово авыл мәдәният йортында Василий Соляр музыка укытучысы җитәкчелегендә Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары “Мин яратам сине, Россия” район патриотик җырның конкурсында катнаштылар.14 нче март көнне конкурс нәтиҗәләре билгеләнде: “Соло” номинациясендә 1нче урынга- Виолетта Крайнова һәм Илья Самойлычев, 3 нче урынга – Юлия Матягина; “Ансамбль” номинациясендә дуэт “Вита” Тамила Тишина һәм Виолетта Крайнова - 1 нче урынга; 2 нче урынга – Виктория Антонова һәм Мария Варенова лаек булдылар.Без аларны котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез.

04.03.2016
Һөнәр ориентациясе.
4 нче март көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә Казан кооператив институты вәкиле укуны тәмамлаучыларга югары уку йорты турында сөйләде һәм буклетлар таратты.

03.03.2016
Биологиядан сынапкарау имтиханы.
3 нче март көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә биология укытучысы Николай Максимов чыгарылыш сыйныфта сынап карау имтиханын үткәрде. Имтиханнан соң хаталар һәм бланклар тутыру өстендә җентекле анализ үткәрәләчәк. Әзерләү шәхси планы булачак.
.jpg)

29.02.2016
“Уңышның очы” әдәби уены.
29 нчы февраль көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә рус теле һәм рус әдәбияте укытучысы Валентина Самойлычева 5-6 нчы сыйныф укучылары өчен “Унышның очы” дигән әдәби уенын үткәрде.Уен барышында балалар өч дәрәҗәдәге кыенлык биремнәр сайладылар,әдәби викторинаның сорауларына җавап бирделәр ,кроссвордлар чиштеләр,үзләреннең шигьри иҗат җимешләрен башкардылар, шулай ук әдәби геройларын йөз хәрәкәтләре буенча белеп алдылар.Уенның нәтиҗәсендә җиңүчеләрне бүләкләр көтте,ә бөтен командага татлы призлар таратылды.
.jpg)

29.02.2016
«2016-Зарница» уены.
29 нчы февраль көнне Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбендә граждан-патриотик тәрбия бирү ае кысаларында ОБЖ укытучы-оештыручысы Василий Соляр җитәкчелегендә “Ватанның уллары” командасы район хәрби-патриотик “2016-Зарница” уенында катнаштылар. Безнең укучыларыбыз “Иң яхшы командир”, “Стройның һәм җырның күзәтүе”, “Автоматның сүтүе һәм җыеуы”, “Химиядән саклану”, номинацияләрендә беренче һәм икенче урыннар алдылар. Бөтен номинацияләрдә 100 процентлык эшләделәр һәм икенче урынны мәктәпкә алып кайттылар.Укытучылар аларны чын күңелдән котлыйлар һәм иҗади уңышлар телиләр.Гөл шулай булып торсын!
.jpg)

29.02.2016
ОГЭга әзерләнәбез.
29 нче февраль көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары ОГЭ сайланган фәннәре буенча җәмгыять белеме , химия һәм физикадан сынап карау имтиханнарын тапшырдылар. Бу чара ОГЭга эзерлек дәрәҗәсен ачыклау максатыннан уздырылды.

27.02.2016
«Россиянең ел укытучысы»
27 февраль көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбеннән тән тәрбиясе укытучысы Роза Аббазова Татарстан Республикасында ”Россиянең ел укытучысы” бөтенроссия конкурсының төбәк этабы кысаларында катнашты. Ул 6 нчы сыйныфта “Волейбол уенында түпны астан турыдан-туры бирүе” дигән темага дәрес күрсәтте. Конкурсның ахырында безнең катнашучыбыз сертификат белән билгеләп үтелде.Без аны чын күңелдән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез.
.jpg)
25.02.2016
Хәтер маршы.
25 нче февраль көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә гражданлык-патриотик тәрбия бирү ае кысаларында Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбенең агитбригадасы Муса Җәлил советлар союзы героена багышланган 5-11 нче сыйныф укучылары өчен чыгыш ясады.Бу чара югары эмоциональ дәрәҗәдә үтте. Нәтиҗәлектә агитбригада Дарья Севастопольская һәйкәле янына таҗ салдылар, шулай ук бөек ватан сугышы ветераннарына багышланган мәктәп музеенда да булдылар.


22.02.2016
“Бергә бул-ярышта җиңеп чыгарсың!”
22 нче февраль көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары Татьяна Потягунина, Татьяна Фокеева һәм Татьяна Бурханова Ватанны саклаучылар көне алдыннан “ Бергә бул-ярышта җиңеп чыгарсың” дигән чара үткәрделәр. Балалар “Варяг” һәм “Аврора” командаларына бүленделәр һәм төрле конкурсларда ярыштылар.Нәтиҗәлектә дуслык җиңде.

22.02.2016
Зарница уены.
22 февраль көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә Югары Ослан муниципаль районында укучылар өчен гражданлык-патриотик тәрбия бирү ае кысаларында физик тәрбия укытучылары Роза Аббазова һәм Сергей Казаков өстәмә белем бирү укытучысы Равиль Шафигуллин белән “Зарница”уенын үткәрделәр. Уенда 5-11 нче сыйныф укучылары катнаштылар. Бөтен конкурслар күтәренке кәефтә узды. Беренче урынга 9 нчы сыйныф командасы, икенче урынга 10 нчы сыйныф командасы, ә өченче урынга “җыелган” команда лаек булдылар.Гөл шулай булсын!

.jpg)
20.02.2016
Йөрәктәге хәтер.
20 нче февраль көнне Республика акциясе “Хәтер Маршы-2016” кысаларында советлар союзы герое Муса Җәлил 110 ел тууына багышланган “Йөрәктәге хәтер” агитбригада район конкурсында Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәп делегациясе катнашты. Чыгышның темасы “Геройлар булган вакытлар чорыннан” иде. Район конкурсы нәтиҗәсендә команда икенче урынны яулады һәм икенче дәрәҗә дипломы белән билгеләп үтелде.
19.02.2016
Укыту программаларына кертү.
19 нчы февраль көнне Яр-буе Морквашы урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Укытучы тәрбиядә” конкурсның муниципаль этабы булды. Булган конкурста Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбенең өстәмә белем бирү укытучылары Василий Соляр һәм Равиль Шафигуллин катнаштылар. Конкурс барышында алар ачык дәрес һәм мастер-класс күрсәттеләр.Муниципаль этабының нәтиҗәсендә Василий Соляр икенче унны яулады, ә Равиль Шафигуллин өченче урынга лаек булды.Афәрин!
19.02.2016
Математикадан сынап карау имтиханы.
19 нчы февраль көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә план буенча математика укытучылары Анвара Хусаинова һәм Лилия Курамшина чыгарылыш сыйныфларда сынап карау имтиханын үткәрделәр. Имтиханнан соң хаталар һәм бланклар тутыру өстендә җентекле анализ үткәрәләчәк. Әзерләү шәхси планы булачак. Тугызынчы сыйныфта имтиханны айга бер тапкыр үткәрү каралды.
18.02.2016
«Ватаным белән Горурланам” гамәли семинары.
18 февралҗ көнне “Алые паруса” командасы Ватанны Саклаучылар көненә багышланган «Ватаным белән Горурланам” гамәли семинарында Василий Соляр җитәкчелегендә катнаштылар. Безнең команда ТИСБИ Университеты “Легион” командасы белән очрашты. Чара барышында “ФорПост” командасы тарихи викторинаның 1812 елның, 1914 елның һәм Бөек Ватан сугышы сорауларына җавап бирделәр. Катнашуның нәтиҗәсендә “Алые паруса” командасы икенче урынны яулады һәм икенче дәрәҗә дипломы белән билгеләп үтелде. Гөл шулай булсын!



17.02.2016
Волейбол ярышы.
17 нче февралҗ көнне ФОК “Чемпион” базасында 2000-2001 нче елда туган мәктәп укучылары арасында муниципаль турында волейбол буенча ярыш үтте.
Физик тәрбия укытучылары Роза Аббазова һәм Сергей Казаков егетләр командасын алып бардылар, анда безнең укучылар уенда актив катнаштылар һәм үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
.jpg)

17.02.2016
«Бала хокуклар дөньясында” сыйныф сәгате.
17 нче февраль көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вакил булган җәмәгать ярдәмчесе бала хокуклары буенча 11 нче сыйныф укучысы Ангелина Абросимова «Бала хокуклар дөньясында” дигән 1-4 сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате үткәрде. Балалар Конвенция турында сөйләшүдән соң үз хокуклары һәм тиешлекләре турында белделәр,шулай ук гамьле мультфильм карадылар һәм рәсемнәр буенча әкият геройларын таныдылар.Мәгълүмат чарасы белән укучылар канәгать калды.
.jpg)
.jpg)
15.02.2016
Муса Җәлилне искә алу кичәсе.
15 февраль көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә туган тел айлык кысаларында 110 ел тулу уңаеннан бөек татар шагыйре Муса Җәлилгә багышланган китапханәче Мәрьям Пополднева 5-7 сыйныф укучылары өчен китап күргәзмәсен әзерләде.Балалар бөек шагыйрь тормышы һәм иҗаты турында белделәр, аның әсәренә матур рәсем ясадылар, шулай ук шигырьләр укыганда балалар барлык эмоцияләрен һәм хисләрен тыңлаучыларга җиткезделәр.
.jpg)
.jpg)
15.02.2016
Әфганстан коткаручылары митингы.
15 нче февраль көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә гражданлык-патриотик яшьләргә тәрбия бирү буенча айлыгы кысаларында ОБЖ педагог-оештыручысы Василий Соляр “ Әфганстаннан совет гакәрләрен чыгару” көненә багышланган митинг үткәрде. Митингта мәктәпнең укучылары һәм укытучылары катнашты.Бу чара зур кызыксыну һәм югары активлык уятты.
(1).jpg)
14.02.2016
Россия Чаңгы Юллары-2016.
13 февраль көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә физкультура укытучылары Роза Аббазова һәм Сергей Казаков мәктәп базасында XXXIV Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында "Россия Чаңгы юлы-2016” дигән чаңгы ярышын үткәрделәр. Безнең очрашуларның төп максаты - бу спортка кызыксыну һәм үз сәламәтлегенең хисен саклап калу. Бу чарада 1-11 сыйныф укучылары белән шулай ук укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре актив катнаштылар. Ярыш югары спорт дәрәҗәсендә, күңелле һәм бәйрәмчә, ә иң мөһиме –күплекле һәм файдалы булды. Финишта һәр катнашучыны бүләкләр көтте, шул рәвештә һәр катнашучы җиңергә омтылды.
.jpg)
13.02.2016
Химик журнал
13 нче февраль көнне Шеланга урта мәктәбендә Лилия Ледяева җитәкчелегендә 8 нче сыйныф укучылары Татьяна Порошина һәм Анастасия Недышилова 6-7 нче сыйныф укучыларын Химик журналның ике бите белән таныштырдылар. Журналның беленче битендә рус химикы Д.И.Менделеев, икенче битендә химик элементлар иле турында сүз барды.
12.02.2016
Үз уен чарасы.
12 февраль көнне Шыланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә математика укытучысы Әнвәрә Хөсәенова 7 нчесыйныф укучылары өчен математикадан чара үткәрде. Укучылар ике командага бүленде, капитаннар сайланды, командаларга исемнәр бирелде. Җиңүче команда мини-викторинадагы, категорияне һәм сорауны уен кырында беренче итеп сайлады. Бу командага җавап өчен 30 секунд бирелде. Команда дөрес җавап бирмәсә башка команданың җавап бирергә мөмкинлеге булды. Әгәр командаларның берседә дөрес җавап бирә алмаса ,җанатарларга җавап бирергә тәкъдим ителде. "Үз уены" кызык узды, биремнәр җиңел, сораулар кызык иде.
Командалар гадел көрәштәбер үк төрле балл җыйдылар һәм балалар канәгать калдылар.
(1).jpg)
.jpg)
11.02.2016
«Химия белгече» викторинасы
11 февраль көнне Шеланга мәктәбендә химия укытучысы Лилия Ледяева Химия атналыгы кысаларында 8-11 сыйныф укучылары цчен «Химия белгече» викторинасы үткәрде.
08.02.2016
Яшь хокукчы.
8 нче февраль көнне Шеланга мәктәбендә Равил Шафигуллин “Өлкәче” һәм “Яшь хокукчы” түгәрәгенә йөрүче укучылар өчен дәрес үткәрде. Дәрестә Рәсәй газетасы статьялары турында сүз барды. Укытучы балаларга суд системасы, присяжныйлар тарихы турында сөйләде. Дәрес ахырында, шул темага кагылышлы дискуссиядә дә укучылар бик теләп катнаштылар.

08.02.2016
Әкият могҗизасы.
8 февраль көнне Шеланга мәктәбендә Татьяна Фокеева1 нче сыйныф укучылары белән авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Китапханә мөдире Любовь Синичкина укучыларга әкият викторинасы әзерләде, ребуслар, табышмаклар тәкъдим ителде.

07.02.2016
Спорт көне
7 нче февраль көнне Шеланга мәктәбендә Роза Аббазова, Сергей Казаков физкультура укытучылары һәм ОБЖ фәне буенча педагог-организатор Василий Соляр 1-11 сыйныф укучылары өчен “Кышкы уеннар көне” үткәрделәр. Спорт көне укучыларны җыеп барлау белән башланды. Аннары укучылар спорт ярышларында катнаштылар, мылтыктан аттылар. Командалар арасында 9 нчы сыйныф һәм 7 нче сыйныф укучылары беренче урынга лаек булдылар.


05.02.2016
Ватанны саклау.
5 нче февраль көнне Шеланга урта белем бирү мәктәбендә ОБЖ укытучысы Василий Соляр гражданлык-патриотик тәрбия бирү ае кысаларында Бөек Ватан сугышына багышланган “Ватанны саклау” исемле сыйныф сәгате үткәрде. Укучыларга “Терроризм – җәмгыятькә зарар” исемле фильм күрсәтелде, шул ук темага һәм дөньядагы политик үзгәрешләр турында сөйләшү үткәрелде. Сыйныф сәгате викторина белән тәмамланды.
.jpg)

04.02.2016
“Юл һәм без”.
Шеланга балалар бакчасында тәрбияче Палачева Ольга ата-аналар белән “Юл һәм без”дигән темага ачык шөгыль үткәрде.
Тәрбияче түбәндәге бурычларны куйган иде:
Юлда балаларның куркынычсызлыгын оештыруны активлаштыру.
Ата-аналарны әлеге эшкә тарту.
Балаларның куркынычсызлыгы өчен ата-аналарның җаваплылыгын арттыру.
Тәрбияче ата-аналар белән “Юлда йөрүче”дигән уен оештырды.Шөгыль ахырында балалар ата-аналарына бүләкләр-искәртмәләр бүләк иттеләр.
03.02.2016
Уку конференциясе.
3 нче февраль көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә рус теле һәм рус әдәбияты укытучысы Валентина Самойлычева 8-9 нчы сыйныф укучылары арасында Н.К.Чуковский китабы буенча “Балтика һавасы” уку конференциясе үткәрде.Китап Ленинградның яшәүчеләре, аларның сугыш вакытындагы тормышлары турында иде.Чарада “Ленинградның блокадасы”, “Николай Чуковскийның тормышы” презентацияләре кулланды. Балалар бик актив булдылар, чөнки мондый чаралар югары тәрбия бирә.
.jpg)

03.02.2016
“Туристларга -25 ел” КВНның финалы.
2 нче февраль көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылары Югары Осланның Район Мәдәният йортында КВН уены финалында катнаштылар.Өч команда бергә очрашты, кискен көрәштә безнең команда мактаулы икенче урынны алды. Әфәрин!
.jpg)
02.02.2016
Сталинград сугышына багышланган чара.
2 нче февраль көнне Шеланга урта белем бирү мәктәбендә тарих укытучысы Лариса Виноградова хәрби-патриотик тәрбия бирү айлык кысаларында Сталинград сугышына багышланган чара үткәрде. Укытучы презентация күрсәтте,шулай ук “Сталинград сугышының тарих битләре” дигән викторина да әзерләде,кайда балалар бик актив катнаштылар һәм күп кирәкле мәгълүмат алдылар.

02.02.2016
Физкультура буенча Республика олимпиадасы
28 нче гыйнвардан 31 нә кадәр Казан шәһәрендә “Гимнастика үзәгендә” һәм “Үзәк стадионда” физкультура буенча Бөренроссия олимпиадасы үтте. Безнең районнан Шеланга мәктәбе укучылары, Потягунин Константин (11 сыйныф) һәм Потягунин Дмитрий (9 сыйныф), бардылар.

01.02.2016
Гражданлык-патриотик тәрбия бирү ае.
1 нче февраль көнне Шеланга урта белем бирү мәктәбендә ОБЖ укытучысы Василий Соляр1нче февральдан 29 нчы февральга кадәр була торган гражданлык-патриотик тәрбия бирү аен ачып җибәрде.
.jpg)

31.02.2016
Һәйкәлне чисталыкта тоту.
30 нчы гыйнвар көнне Шеланга урта белем бирү мәктәбендә ОБЖ укытучысы Василий Соляр җитәкчелеге астында “Шәфкатьлелек” акциясе кысаларында бөек ватан сугышы геройлары һәйкәлен волонтерлар кардан чистарттылар.
29.01.2016
«Патриот» түгәрәгендә.
29 нчы гыйнвар көнне Шеланга урта белем бирү мәктәбендә ОБЖ укытучы-оештыручы Василий Соляр “Патриот” түгәрәгендә “Зарница” уен әзерләнүенә чара үткәрде.Укучылар саклау костюм киюен,шулай ук автомат сүтүен һәм җыюын норматив буенча укытучыга бирделәр.Балалар уенга карата бөтен көчләрен бирәләр,чөнки алар җиңергә телиләр.

28.02.2016
Владимир Высоцкий хәтеренә багышлана.
28 нче гыйнвар көнне Шеланга урта белем бирү мәктәбендә рус теле һәм рус әдәбияты укытучысы Зимфира Переведенцева 9-11 сыйныф укучылары өчен Владимир Высоцкий иҗатына багышланган чара үткәрде.Балалар шагыйрьнең җаны кылларына тигәндәй булдылар,чөнки укытучы аның гомеренең һәм әсәрләренең төп этаплары белән таныштырды.Чараның ахырында балалар композиторның җырларын куанып гитараларда уйнадылар.

27.01.2016
“Көмеш кыллары” поэзия сәгате.
27 нче гыйнвар көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә рус теле һәм рус әдәбияты укытучысы Валентина Самойлычева Владимир Высоцкий иҗатына багышланган “Көмеш кыллары” дигән поэзия сәгатен үткәрде.Шагыйрьнең гомерен һәм иҗатын презентациядә күрсәттеләр,шулай ук укытучы балалар белән бергә шигырьләр укыды һәм җырлар җырладылар.Чараның ахырында “Бүген Высоцкий поэзиясе яшиме?» дигән дискуссия булды.Бу чара укучыларда шагыйрь белән бик кызыксынуны үстерде һәм аларда патриотизм тәрбияләүне ныгытты.

27.01.2016
Туристларга-25.
27 нче гыйнвар көнне район мәдәният йортында КВНның “Укытучыларга-25” дигән зональ этабы булды.Шунда Шеланга урта белем бирү мәктәбенең укытучылары да катнаштылар.КВНның төп этаплары: визит кәртечкәсе,өй эше,капитаннар конкурсы һәм күнекмәләшү булды.Мәктәпнең командасы Югары Ослан урта белем бирү мәктәбе һәм Югары Ослан гимназиясе белән ярыштылар.Чара ахырында “Укытучылар-туристлар” беренче урын алдылар.

27.01.2016
Карны чистарту.
Шеланга балалар бакчасында “Балалар учрежденияләрендә куркынычсызлыкны саклау” проекты кысаларында түбәләрдән карлар, боз сөнгелләре төшерелде.Бу актуаль проблема булып тора.Республикада һәм ил буенча кеше өстенә кар төшү очраклары бик күп.Шулай итеп,бакча админстрациясе бу мәсьәләне бик актив чишә.
26.01.2016
Укытучылар арасындагы район Спартакиадасы.
26 нчы гыйнвар көнне укытучылар арасында “Чемпион” үзәгендә кышкы район Спартакиадасы узды. Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Сергей Казаков, Роза Аббазова, Надежда Каменщикова, Василий Соляр, Лариса Виноградова, Николай Максимов, Анвара Хусаинова, Равиль Шафигуллин, Лилия Курамшина, Зимфира Переведенцева булдылар.Укытучылар төрле спорт чараларында бик актив катнаштылар.Чараның ахырында мәктәпнең командасы лаеклы икенче урын алды,шулай ук диплом һәм кубок белән тәбрикләнде. Спартакиадада катнашкан укытучыларга әйтәсе килә,-“Гөл шулай булыгыз”.

26.01.2016
Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча
олимпиаданың региональ этабы.
26 гыйнвар көнне тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча олимпиаданың региональ этабы башлана. Олимпиадага Матюшино мәктәбеннән кызлар командасы Гаделшина Яна(8кл.), Садеева Әлинә һәм Токарева Лия-10( кл.) киттеләр. Кызларга ике этап үтәргә кирәк-теория һәм практика. Практик этап катлаулы һәм җаваплы. 8,10 сыйныф укучылары өчен гадәттән тыш ситуацияләрдән чыгу һәм җәфа чигүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү, каршылыкларны җиңү бурычы куела.
Олимпиадага әзерлек кирәкле дәрәҗәдә уздырылды. Команда җитәкчесе Гаделшин Илгизәр Әнвәр улы кызларга зур өметләр баглый. Кызларга уңышлар һәм җиңү телибез.
.jpg)
22.01.2016
КВН уйныйбыз
22 гыйнвар көнне Матюшино урта гомуми мәктәбенең педагогик коллективы, "Туристларга – 25!" парклар һәм скверлар Елы кысаларында үткәрелгән район конкурс-фестивалендә КВНда катнашты. Конкурс матур, җылы Түбән Осланның мәдәният йортында узды. Уенның бу этабында МБГББУ "Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбе", МБГББУ "Октябрь урта гомуми белем бирү мәктәбе", МБГББУ "Печищи төп гомуми белем бирү мәктәбе", МБГББУ "Түбән Ослан төп гомуми белем бирү мәктәбе" , МБГББУ "Вахит төп гомуми белем бирү мәктәбе" коллективлары очрашты. Конкурс-фестивальнең төп максаты: белем бирү учреждениеләрдә экологик һәм туристлык-туган якны өйрәнү хәрәкәте үсеше белән шөгыльләнүче балаларның эшчәнлеген активлаштыру булды.
КВН программасына "Сәламләү", "Разминка", "Өй эше" һәм "Капитаннар бәйгесе" конкурслары куелган иде.
Жюриның - безнең команда "Бакча – Сарай сукбайлары"на түбән баллар бирүенә карамастан, үзләренең шаярта белү сәләтләрен, актерлык осталыгы күрсәтте, тамашачыларга көчле тәэсирләр бүләк итте, позитив тойгылар бирде.
Печищи мәктәбенең педагогик коллективын җиңүләре белән котлыйбыз һәм финалда уңышлар телибез!
22.01.2016
“Мәктәп территориясен тәртипкә китерү” акциясе.
22 гыйнвар көнне Шеланга мәктәбендә “Мәктәп территориясен тәртипкә китерү” акциясе кысасында хезмәт десанты үтте. Волонтерлар мәктәп территориясен кардан чистарттылар.

21.01.2016
Имтиханга эзерлек.
21 нче гыйнвар көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә математика укытучысы Анвара Хусаинова 9 нчы сыйныф укучылары өчен математикадан имтиханга әзерлекне тикшерде. Ул балалар өчен КИМнар һәм җавап бланкларын әзерләде.Ә балаларның кулларында паспорт белән каләм генә булды.Уку эшләр урынбасары Татьяна Потягунина бланкларны тутыру кагыйдәләрен аңлатты.Эшләрне тикшергәннән соң-анализ үткәрәләчәк.Аннан соң ОГЭ әзерләнүенә индивидуаль план төзеләчәк.
21.01.2016
Физкультурадан кирәкле күнекмәләргә өйрәнү җыентыгы.
18 нче гыйнвардан 23 нче гыйнварга кадәр Универсиада авылында физкультурадан Республика олимпиадасына район олимпиадасындагы җинүчеләр кирәкле күнекмәләргә өйрәнү җыентыгына җыелдылар. Җыентыкка Югары Ослан районыннан Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбеннәң 11 нче сыйныф укучысы Константин Потягунин китте. Физкультурадан Республика олимпиадасына багышланган укулар-үз нәтиҗәләрен күрсәтерләр дигән өметтә калабыз.
.jpg)
20.01.2016
Волонтерлар.
20 гыйнвар көнне Шеланга мәктәбенең волонтерлар отряды “Шәфкатьлелек зоналары” акциясе кысаларында авыл пенсионерларына ярдәм иттеләр. Укучылар ишекалларын кардан чистарттылар һәм су китерделәр.

20.01.2016
Саф һавада.
Саф һавада уеннар, күңел ачу гына түгел,ә балалар өчен сәламәтлек чарасы да.Кышкы уеннар балаларга иммунитетларын ныгытырга ярдәм итә,организмны чыныктыра.Саф һавада тәрбияче табигатьне ,кошларны күзәтте,төрле уеннар уйнатты.
Кызарган битләр,ялтырап торучы күзләр,күтәренке кәеф балаларга да,олыларгада бик ошый!
15.01.2016
Куркынычсызлык мәктәптә һәм өйдә.
15нче гыйнвар көнне Шелага урта гомуми белем бирү мәктәбендә ОБЖ укытучысы Василий Соляр бөтен мәктәп өчен “Куркынычсызлык мәктәптә һәм өйдә” дигән класс сәгате үткәрде.Балалар белән төрле ситуацияләр каралды һәм нәтиҗәлектә балалар үзенңе дөрес тотсаң- авыр вакытта булыша икәнен аңладылар һәм шуның белән килештеләр.

15.01.2016
Шеланга балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе Пополднева Мәрьям “Ашамлыклар” дигән темага шөгыль үткәрде.”Ашамлыклар” темасына кагылышлы сүзләр белән таныштырды.Үзләштергән сүзләр һәм грамматик конструкцияләр ярдәмендә диалог төзергә өйрәтте.Балалар”Шифалы сөт” мультфильмын карадылар.Мультфильм эчтәлегенә караган рәсемнәр күрсәтелде.
14.01.2016
“ Милләт балалары”ң утырышы.
14 нче гыйнвар көнне Шелага урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Мәктәп осталары эшенең оешмасы”дигән утырыш булды. Тәрбия буенча урынбасары Зимфира Переведенцева балаларны республика конкурслары белән таныштырды, шулай ук 2016 нчы елның “Иң яхшы вожатые” һәм “Елның укучысы” дигән район конкурсларда катнашырга тәкъдим итте. Утырышның ахырында Юлия Матягина һәм Ангелина Абросимованы сайладылар.

14.01.2016
Ата-аналар җыелышы.
14 нче гыйнвар көнне Шелага урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Укучыларның куркынычсызлыгы мәктәп эшенең оешмасы” дигән темага ата-аналар җыелышы үтте. Мәктәпнең директоры Лидия Ледяева беренче яртыеллык нәтиҗәләре белән таныштырды, ә ОБЖ укытучысы Василий Соляр ата-аналарга “Куркынычсызлык мәктәптә һәм өйдә”дигән презентацияне күрсәтте.Җыелышның ахырында ата-аналарның балаларына карата иминлекләрен ныгытуы каралды.


13.01.2016
Шеланга балалар бакчасында тәрбияче Максимова Татьяна “Кызыл,сары,яшел”дигән темага шөгыль үткәрде.Балаларда “юл әлифбасын”өйрәтү,юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә омтылыш тәрбияләү,аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру балалар бакчасында башлана.Тәрбияче үзенең презентациясендә юлда йөрү кагыйдәләре,нәрсә ул светофор ,юл билгеләре турында аңлатты.Шөгыль ахырында балалар юлда йөрү
кагыйдәләре турында белешмә төзеделәр.
Кызыл төскә туктап калып,
Сарысында көтәбез.
Яшел янгач,алга таба
Юлны дәвам итәбез.
.jpg)
12.01.2016
Класс җитәкчеләренең методика берләшмәсенең утырышы.
12 нче гыйнвар көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Класс житәкченең ата-аналар белән эш системасын,гаилә һәм мәктәпнең үзара бәйләнеше уңышлы шарт тудыра торган “ темага утырыш булды. Җитәкче Зимфира Переведенцева “Ышаныч-ул укытучылар һәм ата-аналар арасындагы бер-береңә мөнәсәбәт нигезе”дигән тренинг шулай ук тормышка ашкан мәктәп программасы “Гаилә һәм мәктәпнең бәйләнешлеге оешмасы “дигән белән укытучыларны таныштырды.11 нче класс җитәкчесе Лилия Курамшина үзе гаилә белән эшли торган эшен күрсәтте,шулай ук 8 нче класс җитәкчесе Николай Максимов ата-аналар гомуми укыту “Уңышка юл” дигән программасы белән бүлеште.Утырышның ахырында күп балалы, тулы түгел гаиләләр белән профилактик эшнең ныгытуын кабул иттеләр.
.jpg)

11.01.2016
“Белем бирү йортларында гадәттән тыш хәлләрне булдырмау” кысаларында Шеланга балалар бакчасында видеокүрсәтү урнаштырылды.
07.01.2016
“Белем бирү йортларында гадәттән тыш хәлләрне булдырмау” кысаларында Шеланга балалар бакчасының хезмәткәрләренең дежур тору графигы эшләнде.Алар график буенча дежур торалар.Максат:гадәттән тыш хәлләрпрофилактикасы, һава торышының үзгәрүе.
06.01.2016
Лагерьнең эшеннән туктавы.
6 нчы гыйнвар көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә ”Дуслык” исемендәге лагерь эшеннән туктады.Балаларга үз вакытларын лагерьда үткәрергә бик ошады.Алар өчен төрле,кызыклы уеннар ,бәйгеләр оештырылды,шунда һәрберсе үзен күрсәтә алды.Иң оста балаларга мактау-кәгазе бирелде.

05.01.2016
“Алло,без талант эзлибез!”
5 нче гыйнвар көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә ”Дуслык” исемендәге лагерьда тәрбияче Раушанья Гафурова балалар арасында “Алло,без талант эзлибез!”дигән бәйге оештырды. Балаларның һәрберсе үзенең талантын күрсәтергә тырышты. Алар бииделәр,фокуслар күрсәттеләр,хәтта футбол да уйнадылар,ләкин баянда уйнаучы Ильфат Гумеровка бөтенесе кушылып җырлар җырладылар.

04.01.2016
“ Яңа ел хыяллары”.
4 нче гыйнвар көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә ”Дуслык” исемендәге лагерьда тәрбияче Татьяна Бурханова “ Яңа ел хыяллары” дигән бәйге үткәрде.Балалар үз ара ярыштылар һәм матур яңа ел бәйләме булган материаллардан ясадылар.Иң оста балаларга баллы бүләкләр бирелде.

03.01.2016
Видео күзәтүе.
3 нче гыйнвар көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбендә ООО «АльянсИнжиниринг» мәктәп бинасында һәм территориясендә видео күзәтүен урнаштырды. Хәзер инде белем бирә торган бинасының иминлеге тзэмин ителәчәк.
Соңгы яңарту: 2017 елның 10 гыйнвары, 13:56