27.12.2016
Мәйдан төп гомуми белем бирү мәктәбе ишегалдында, балалар өчен, шугалак ясый башладылар.

22.12.2016
Нина Максимовна Прохорова, үзенең 90 яшьлек юбилее уңаеннан, Мәйдан авыл җирлеге башлыгыннан котлаулар кабул итеп алды. Михеев Виктор Викторович Нина Максимовнага Россия Президентыннан килгән хатны, һәм район башлыгы Зиятдинов Марат Галимҗан улыннан да котлаулар җиткерде. Юбиляр аларны тәмле чәй белән сыйлады. Бәхетле картлык телибез сезгә!
.jpg)
19.12.2016
Мәйдан авыл җирлегендә юлларны кардан чистарту эшләре үткәрелде.
18.08.2016
Мәйдан төп гомуми белем бирү мәктәбендә, өстәмә белем бирү укытучысы Биряльмина нина , 5-9 нче сыйныф укучылары белән “Куркынычсызлык иленә сәяхәт” дигән темага кызыклы уен үткәрде.Сәяхәт барышында укучылар төрле тукталышларга тукталдылар. Алар анда мәсьәләләр чиштеләр, кроссвордларга җаваплар эзләделәр, травмоэнциклопедия белән таныштылар. Экстремаль ситуациләрдә үз-үзеңне ничек тотарга, нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге турында белемнәрен арттырдылар.
.jpg)
10.08.2016
Мәйдан авыл җирлегендә 19 нчы август көнендә булачак бәйрәмгә әзерлек эшләре бара. Мәктәп эшчеләре, мәдәният йорты эшчеләре, балалар бакчасы тәрбиячеләре – барысы да чиркәү тирәсен җыештыралар. Чөнки бу көнне, ел да авыл көне үткәрелә.

10.08.2016
Мәйдан авылы җирлеге федераль юлны чүп-чардан чистартты.

04.08.2016
Мәйдан авылы җирлегендә су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү эшләре бара.
04.08.2016
Мәйдан авыл җирлегенең 1 нче Май урамында юлны төзекләндерү эшләре үткәрелде.
.jpg)
04.08.2016
Мәйдан авылы җирлегенең Киров урамында (чиркәү яны) ремонттан калган чүп-чарны җыештыру эшләре үткәрелде.
29.07.2016
Мәйдан авылы Кооператив урамында суүткәргеч төзекләндерелде.
12.07.2016
Россия почтасы көне.
Россия Президенты указы нигезендә, 1994 нче елның 16 нчы мае – Россия почтасы көне дип игълан ителде. Бку көнне Мәйдан мәдәният йорты хехмәткәрләре, балалар белән, элемтә бүлегендә булдылар.
Элемтә бүлеге мөдире Сиченкова Вера балаларга монда нинди эшләр эшләнүе, статистика белән таныштырды. Хәзерге почта бүлегендә булган яңалыклар турында сөйләде. Ә алар, үз чиратында, элемтә бүлеге ндә эшләүчеләрне бәйрәмнәре белән котладылар, исәнлек ,саулык, эшләрендә уңышлар теләделәр.

08.07.2016
Мәйдан авылы җирлегендә хайваннарга кышка азык әзерләү эшләре бара.
.jpg)
08.07.2016
Мәйдан авылы җирлеге территориясендә авыл хуҗалыгын исәпкә алу бара. Тәмте Урманчылыгында да үткәрелде.

08.07.2016
Мәйдан авылы фельдшеры Тәмте Урманчылыгында яшәүчеләр белән танышты һәм сәламәтлекләрен карады.

06.07.2016
Электр энергиясен экономияләү максатыннан, Мәйдан авылының Киров, Беренче Май, өлешчә Совет урамнары яктыртылмый.
06.07.2016
Мәйдан авылы территориясен чабу эшләре төгәлләнеп килә.
06.07.2016
Июль башыннан Мәйдан авылында ФАП эшли башлады, авылга яшь белгеч килде.
.jpg)
17.06.2016
Мәйдан авыл китапханәсе мөдире Лидия Сельская , авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә мәйданчыгында, балалар белән уеннар үткәрделәр. Алар балаларга “Троица” бәйрәме һәм аның символы ак каен турында сөйләделәр. Балалар ак каен тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, табышмаклар әйтештеләр. Уен ахырында балалар каенга тасмалар бәйләделәр. Бу бәйрәмдә алып баручылар балаларга рухи һәм эстетик тәрбия бирергә тырыштылар.

12.06.2016
Россиянен аяз куге астында. Жирдэ матур иллэр бик куп, аларнын хэрберсендэ кешелэр яши, лэкин Россия бердэнбер гади булмаган ил, чонки ул безнен туган ягыбыз! Буген 12 июнь конне илебез, эле куптэн тугел генэ бэйрэм ителэ башлавына карамастан, зур бэйрэм - Россия конен бэйрэм итэ. Россия спорт иле! Бу кондэ Мэйдан мэдэният йорты хезмэткэрлэре балалар хэм яшусмерлэр очен "Россия аяз куге астында" дип исемлэнгэн бэйрэм, спорт-уен чаралары эзерлэделэр. Уен берничэ турда утте. Беренче турда катнашучылар узлэренен белемнэре белэн коч сынаштылар, торле сорауларга жавап эзерлэделэр: безнен дэулэт ничек атала? Ничэнче елдан Россия суверенлы дэулэт булып санала? Россия Федерациясенен хэзерге президенты кем? Дэулэт идарэсенен нинди символларын белэсез? алар нэрсэ анлата?
Икенче турда балалар коч хэм тизлеклэрен свнадылар. Обруч, скакалка, туп белэн торле эстафеталарда катнаштылар хэм велосипедта йореп курсэттелэр. Эстафета тэмамланганнан сон жинуче команда билгелэнде хэм балалар бер-берсен бэйрэм белэн котладылар.
08.06.2016
Мәйдан авыл җирлеге һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, Мәйдан территориясенә кергән федераль юлларда җыештыру эшләре башкардылар.
08.06.2016
Мәйдан авыл җирлеге башлыгы Михеев В.В. авыл халкы белән җыелыш үткәрде. Анда авылны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү һәм аны кулланган өчен акча җыю мәсьәләсе каралды.
08.06.2016
Мәйдан авыл җирлеге башкарма комитеты башка оешмалар белән берлектә, Мәйдан авылы зиратын тәртипкә китерделәр. Моның өчен читтән техника чакыртылды.
19.02.2016
19 нчы февраль көнне Мәйдан төп гомуми белем бирү мәктәбендә, Туган тел көненә багышланган чара булып узды. “И, туган тел, и матур тел!” дип аталган чарада 1-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы укучыларга Туган тел көненең килеп чыгышы турында сөйләде, татар һәм рус теленең төрле сүзлекләре белән таныштырды.
.jpg)
12.02.2016
12 нче февраль көнне, Мәйдан авылы китапханәсе белән берлектә, татар халкының герой-шагыйре Муса Җәлилгә багышланган чара булып узды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Низамиева шагыйрьнең тормышы һәм иҗат юлына багышланган презентация күрсәтте. 1-5 нче сыйныф укучылары Муса Җәлилнең балалар өчен язылган шигырьләрен яттан сөйләделәр. Китапханә мөдире шагыйрьнең иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырды.
Шулай ук, Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгәндә һәлак булган солдатларны искә алдылар. Алар арасында безнең якташларыбыз да бар.Укучылар бик кызыксынып тыңладылар.
.jpg)
06.01.2016
Бүген балалар бакча ишегалдында үсә торган кечкенә чыршы янына җыйналдылар. Үзләренең җырлары белән аны җылытмакчы булдылар.
.jpg)
05.01.2016
Балалар конструктор белән рәхәтләнеп уйныйлар. Һәрберсе үзенә күрә зур йорт төзергә тырыша. Бу аларга бик ошый.
.jpg)
01.01.2016
31 нче декабрь көнне чыршы тирәсендә йөздән артык кеше җыйналды. Быел Чыршы бәйрәме җылы, якты бинада узды. Башта кунакларны Мәйдан авыл җирлеге башлыгы Виктор Михеев котлады. Аннары клуб җитәкчеләре төрле конкурслар, уеннар үткәрделәр. Бәйрәмдә барысы да рәхәтләнеп ял иттеләр.

Соңгы яңарту: 2017 елның 10 гыйнвары, 13:58