Яңалыклар 2016

09.12.2016
Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнәбез.
8 декабрьдә Карахуҗа авыл җирлеге башкарма комитетында Яңа ел һәм Раштуа бәйрәм чараларын оештыру һәм уздыру мәсьәләсе буенча авыл җирлеге башлыгы Сергей Сакин киңәшмә уздырды

 

09.12.2016
Аларның батырлыклары югары һәм изге.
9 декабрь – Россиядә Ватан Геройлары көне. Әлеге истәлекле дата алдыннан МБГББУ "Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбен"ндә  сыйныфтан тыш чара уздырылды.

09.12.2016
Бергә коррупциягә каршы.
Бүген, 9 декабрьдә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә, Карахуҗа мәктәбендә 8-9 сыйныф укучылары өчен мәдәният хезмәткәрләре Карахуҗа авыл мәдәният йорты һәм Карахуҗа авыл китапханәсе белән берлектә "Бергә коррупциягә каршы " дигән мәгълүмат сәгате уздырдылар.

08.12.2016
Ихлас күңелдән!
7 декабрьдә  Карахуҗа авыл мәдәният йорты “Карахуҗа кызлары" вокал төркеме һәм "Патрики егетләре " дуэты инвалидлар декадасы кысаларында  Югары Ослан интернат-йортында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

01.12.2016
Көзге бәйрәм.
Көзнең соңгы көнендә Карахуҗа авылы мәдәният йортында көзнең барлык бәйрәмнәренә багышланган Көзге бәйрәм булып узды. Бу көнне мәдәният йортына йөздән артык кеше - олылар һәм балалар җыелган иде.

01.12.2016
Бөтен дөнья Анадан башлана!
Узган атна ахырында МБГББУ “Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты һәм шушы ук көнне мәктәп ярминкәсе булып узды.

01.12.2016
Әниләр көне белән котларга ашыгабыз!
Карахуҗа мәдәният йортының “Карахуҗа кызлары” вокал төркеме һәм “Патрики егетләре” дуэты Әниләр көненә багышланган Макыл авылында булып узган бәйрәм концертында катнашты.

30.11.2016
Мәдәни-ял итү учреждениеләре хезмәткәрләре киңәшмәсе.
30 ноябрьдә Карагуҗа филиалы мөдире Татьяна Назарова район мәдәният йорты базасында булып узган МБУ “ҮМЙС” филиаллары хезмәткәрләре киңәшмәсендә катнашты.

19.11.2016
Бүген,19 нчы ноябрьдә, Карахуҗа авылы җирлеге башлыгы Сакин С. А. Карахуҗа авылыннан Раков Владимир белән Казан шәһәрендә булып узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар.

19.11.2016
Карахуҗа авылы җирлегендә зур шатлык. Армия сафларында үзләренең хәрби бурычларын Ватанга биреп, Сергей Лазарев һәм Дмитрий Плохов туган авылларына әйләнеп кайттылар.

18.11.2016
Карахуҗа авыл җирлегенең мәдәният йорты бинасында Бөтенроссия политик “Бердәм Россия” партиясенең Югары Ослан җирле бүлегенең Карахуҗа беренчел бүлекчәсе сайлау җыелышы булып узды.

17.11.2016
Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көнендә, 17нче ноябрьдә Карахуҗа авылы китапханәсендә 6-9 нчы сыйныф укучылары өчен  “Тәмәке – агу, ул балалар өчен куркыныч” дип исемләнгән әңгәмә булып узды.

17.11.2016
16 ноябрьдә толерантлык көне уңаеннан Карахуҗа авылы китапханәсендә 6 нчы сыйныф укучылар өчен "Без Дөнья рәсемен ясыйбыз" исемле иҗат сәгате уздырылды. Очрашу башында китапханәче Любовь Грачева балаларга толерантлыкның нәрсә икәнлеген аңлатты.

07.11.2016
Без бердәм!
Халыклар бердәмлеге көне - барлык милләтләрнең берләшү бәйрәме, дуслар белән очрашу вакыты. Бу көнне, 4 ноябрьдә, укучылар о мәдәният йортында очраштылар һәм патриотик рухтагы "Без - бердәм!" рәсем конкурсында катнаштылар.

31.10.2016
Беренче чирек нәтиҗәләре чыгарылды!
29 октябрь көнне МБГББУ "Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе"ндә беренче уку чирегенә нәтиҗәләр ясауга багышланган традицион гомуми линейка булып узды.

30.10.2016
Шеланга авылы халкын истәлекле вакыйга белән котлау.
Узган җомга көнне, 28 октябрьдә, Карахуҗа авылы мәдәният йорты “Патрики егетләре”  дуэты Владимир Алексеев, Анатолий Бакунин һәм "Карахуҗа кызлары" вокаль группасы солисты Альбина Плохова Шеланга авылы мәдәният йорты ачулуга багышланган концерт программасында катнаштылар.

29.10.2016
Бүген, 29 октябрьдә «Урман утырту көне» традицион табигать саклау акциясе кысаларында,  Карахуҗа авыл җирлегендә Үзәк чишмә янында парк зонасын салу тантанасы булып узды.

28.10.2016
Шагыйрә Валентина Яковлевна Абызова белән очрашу.
Югары Ослан муниципаль районының 85 еллык юбилеена әзерләнү кысаларында Карахуҗа авылы мәдәният йорты мөдире Татьяна Назарова һәм Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ольга Жесткова җирле шагыйрә Абызова Валентина Яковлевна янында булдылар.

17.10.2016
17 нче октябрьдә Югары Ослан муниципаль районының Үзәк китапханәсендә  “Узган чорлар вакытын саклап...” исемле туган якны өйрәнү буенча укулар булып узды.

08.10.2016
“Шәфкатьлелек чишмәсе”
Карахуҗа авылы китапханәсендә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында “Шәфкатьлелек чишмәсе” дип исемләнгән акция игълан ителде.

08.10.2016
Карахуҗа авыл җирлегендә өлкәннәр ункөнлеге уздырылу кысаларында ҖЧҖ АСК “Идел аръягы” җитәкчелеге пенсионерларга 10 кг он тапшырды.

 

07.10.2016
Китап дусларым – якын иптәшләрем.
Китапханәче Любовь Грачева үз китап укучылары белән берлектә “Тормыш корабында көзге сәяхәт” дигән күзалланган сәяхәт кылды.
 

 

06.10.2016
Талантлар ярминкәсе.
Карахуҗа авылы мәдәният йорты, МБГББУ “Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе” һәм балалар бакчаларының иҗади хезмәттәшлеге кысаларында, 4 нче октябрьдә “Патрики егетләре” дуэты белән берлектә Югары Ослан муниципаль районының 85 еллык юбилеена багышланган белем бирү оешмалары арасында булып узган “Талантлар ярминкәсе” фольклор фестивалендә катнаштылар.

05.10.2016
Өлкәннәр көне декадасы кысаларында Карахуҗа авылы китапханәсе китапханәчесе Любовь Грачева китап укучылар белән берлектә чәчәк үстерүче Людмила Ивановна Посадская янында булдылар.
 

 
05.10.2016
4 нче октябрьдә Бөтенроссия җәнлекләрне яклау көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Карахуҗа авылы китапханәсендә китапханәче Любовь Грачева 6 нчы сыйныф укучылары өчен “Койрыклы космонавтлар” исемле фәнни  әңгәмә уздырды.

 

24.09.2016
Карахуҗа авылына төшү юлын  ААҖ “Татавтодор” көче белән  өлешчә ремонтлау эшләре башкарылды.

24.09.2016
2016 нчы елның 24 нче сентябрендә МБГББУ “Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе” территориясендә “Татарстан кроссы – 2016” ярышлары уздырылды.
 

24.09.2016
24 нче сентябрьдә Карахуҗа авылы китапханәсе китапханәчесе Любовь Грачева иң яшь китап укучыларны кабул итте, чөнки китапханәдә “Бөтен гаилә белән китапханәгә!” акциясе игълан ителде.


 


22.09.2016
Талантлар ярминкәсе: җырла, бие, Туган ягым!
22 нче сентябрьдә МБГББУ “Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе” коллективы Югары Ослан муниципаль районының 85 еллыгына багышланган белем бирү оешмалары арасында “Талантлар ярминкәсе” фольклор фестивалендә катнашты.

22.09.2016   
Бүген, ягъни 2016 нчы елның 22 нче сентябрендә, Карахуҗа авыл җирлегендә Карахуҗа авыл җирлеге Советының 17 нче утырышы булып узды.

14.09.2016
Яхшылык аллеясы.
14 нче сентябрьдә, Яхшылык аллеясы көнендә, “Көзге яхшы эшләр атналыгы – яхшы гамәлләр эстафетасы” акциясе кысаларында Карахуҗа авылы мәдәният йорты, Карахуҗа авылы җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәлен чистарту эшләрен башкардылар.

10.09.2016
10 нчы сентябрьдә Карахуҗа авылының Беренче май урамындагы су башнясы территориясе павильонын төзү өчен материал кайтарылды.

06.09.2016
«Балкыш” -  чын күңелдән һәм хисчән!
6 нчы сентябрьдә Карахуҗа авылы мәдәният йорты “Патрики егетләре” дуэты  районның иҗади ветераннар төркеме һәм Ветераннар советы җитәкчесе Римма Троицкая белән берлектә Буа шәһәрендә булып узган IV Республика үзешчән башкаручылар фестивале - “Балкыш” конкурсында катнаштылар.

04.09.2016
Нефтяник көне белән! Газовик көне белән!
4 нче сентябрьдә Татарстан Республикасы Карахуҗа авылы мәдәният йорты үзешчән “Карахуҗа кызлары” вокал төркеме һәм “Патрики егетләре” дуэты нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.

03.09.2016
Карахуҗа мәктәбендә бәрәңге алу.
Бүген, 3 нче сентябрьдә, МБГББУ “Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең өлкән сыйныф укучылары үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән мәктәп яны бакчасына бәрәңне алырга чыктылар.

03.09.2016
3 нче сентябрьдә, террорчылык белән көрәштә бердәмлек көнендә, Карахуҗа авылы китапханәсе китапханәчесе Любовь Грачева Карахуҗа мәктәбендә һәм Карахуҗа авыл җирлеге Башкарма комитетында “Террорчылык – гомерлек куркынычлык”  исемле әңгәмә уздырды.

03.09.2016
Беслан хәсрәте. Хәтерлибез һәм тирән кайгыда...
Террорчылык белән көрәшүдә бердәмлек көнендә Беслан шәһәрендәге фаҗиганең 12 еллыгына багышланган акциягә МБГББУ “Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе” һәм Карахуҗа авылы мәдәният йорты берләштеләр.  Бүген, 3 нче сентябрьдә, мәктәптә “Беслан хәсрәте. Хәтерлибез һәм тирән кайгыда...”  исемле бердәм мәктәп линейкасы булып узды.

01.09.2016
1 нче сентябрьдә Карахуҗа авылы китапханәсе китапханәчесе Любовь Грачева мәктәп укучыларын зур шатлык белән каршы алды, чөнки каитапханәче балаларга “Белем дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән уен-викторина әзерләде.

01.09.2016     
Белем көне.
Җәйге күңелле вакыт бик тиз узып китте, МБГББУ “Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары, укытучылары һәм ата-аналар  Белем көненә багышланган тантаналы линейкага җыелдылар.

30.08.2016
Туган республикага ярату белән!
30 нчы августта Татарстан Республикасы халкы республика көнен бәйрәм итә. Бу көнне, Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан, Карахуҗа авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән “Туган республикага ярату белән!” дип исемләнгән концерт булып узды.

30.08.2016
30 нчы августта Карахуҗа авылы китапханәчесе Любовь Грачева МБМББУ “Карахуҗа балалар бакчасы”нда булды һәм балаларны язучы, шагыйрә, композитор Татьяна Викторовна Бокова тормышы һәм иҗаты белән таныштырды.

29.08.2016
2016 нчы елның 29 нчы августында, Татарстан Республикасы көне алдыннан, Карахуҗа авылы китапханәсендә 10 нчы номерлы филиал белән җитәкчелек итүче Любовь Грачева «Безнең йортыбыз – Татарстан!” исемле күргәзмә оештырды.

29.08.2016
Казан һәм Татарстан Республикасы хаклы рәвештә үзенең төрле фән, мәдәният, сәнгать өлкәләрендә дан казанган якташлары белән горурлана ала.
Патрики авылы китапханәсендә “Казанның атаклы шәхесләре” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе үзенең эшен башлап җибәрде.

23.08.2016
Без рус флагына гасырларча тугрылыклы!
23 нче августта Карахуҗа авылы мәдәният йортында Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көненә багышланган “Без рус флагына гасырларча тугрылыклы!” дип исемләнгән концерт-очрашу булып узды.

13.08.2016
2016 нчы елның 13 нче августында Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Р. Г. Гобәйдуллин ҖЧҖ АСК “Идел аръягы» кырларында булдылар.

  
13.08.2016
Яшел Үзән якларында кунакта.
Узган җомга көнне, 12 нче августта, Карахуҗа авылы мәдәният йорты “Патрики егетләре” дуэты белән “Карахуҗа кызлары”  төркеме вокалисткасы Альбина Плохова Югары Ослан муниципаль районы иҗади төркемнәре белән берлектә Яшел Үзән районындагы “Васильевский” күп функцияле үзәктә концерт программасында катнаштылар.

 

 

11.08.2016

2016 нчы елның 10 нчы августында Карахуҗа авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыен барышында Югары Ослан муниципаль районы иҗтимагый яклау бүлеге башлыгы Васильева Т. Н. катнашты.

11.08.2016
2016 нчы елның 10 нчы августында Карахуҗа авыл җирлеге хезмәткәрләре Казан-Каратун трассасын чүп-чардан арындыру эшләре башкардылар.

11.08.2016
Патрики авылында газ торбаларын буяу эшләре башкарылды.

 

08.08.2016
Көндезге ашка ял вакында янәдән авыл хуҗалыгы башлыклары чакыруы буенча “Карахуҗа кызлары” вокал төркеме һәм “Патрики егетләре” дуэты кыр хезмәтчәннәре каршында үзләренең матур җырлары , такмаклары белән чыгыш ясадылар.

03.08.2016
Илья көнендә Печищи авылында зур бәйрәмнәрнең берсе. “Карахуҗа кызлары” вокал төркеме һәм “Патрики егетләре” дуэты Печищи авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре үтенече буенча әлеге бәйрәмдә катнаштылар.

03.08.2016
Патрики авылы китапханәсендә “Яшеннән ничек сакланырга?” исемле белешмәлек оештырылды.

03.08.2016
Печищида авыл көне.
2 нче августта, Илья көнендә, Карахуҗа авылы мәдәният йорты “Карахуҗа кызлары” вокал төркеме һәм “Патрики егетләре” дуэты Печищи авылы көнендә катнаштылар.

03.08.2016
Авыл хуҗалыгы кырлары геройлары хөрмәтенә!
Бүген Карахуҗа авылы мәдәният йорты “Карахуҗа кызлары” вокал төркеме һәм “Патрики егетләре” дуэты Мәйдан кырларында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре каршында концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

29.07.2016
27 нче 28 нче июньдә Карахуҗа авыл җирлегенең Егидерево һәм Патрики авылларында юл буе территориясе печәнен чабу эшләре башкарылды.

29.07.2016
Патрики авылы мәдәният йортында яшүсмерләр өчен этикет кагыйдәләренә багышланган чара булып узды. Әлеге чара бик җылы һәм дустанә халәттә булды.

 
25.07.2016
Патрики авылы китапханәсендә китап укучылар өчен “Бернард Шоу – биография, мәгълүмат һәм шәхси тормыш” исемле күргәзмә эшен башлап җибәрде.

18.07.2016
Карахуҗа авыл җирлегенең Егидерево авылы чиркәве янында ике яктырткыч төзекләндерелде.

16.07.2016
“Чиста яр” акциясе.
16 нчы июльдә Карахуҗа авыл җирлеге Башкарма комитеты, мәдәният һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре “Чиста яр” акциясендә катнаштылар.

16.07.2016
16 нчы июльдә Карахуҗа авылы мәдәният йортыннан “Патрики егетләре” дуэты һәм “Карахуҗа кызлары” төркеме вокалисты Альбина Плохова Макыл авыл җирлегенең Клянчино авылы мәдәният йорты ачылуга багышланган тантаналы чарада катнаштылар.

 

12.07.2016
Хезмәтне саклау һәм янгын чыгу куркынычсызлыгы буенча укулар.
Карахуҗа авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре – мәдәният учрежденияләре, китапханәләр белән җитәкчелек итүчеләр Югары Ослан муниципаль районының МБУ “Үзәк мәдәният йорты системасы” базасында булып узган өч көнлек укуларда катнаштылар.

12.07.2016
Изге апостоллар Петр һәм Павел бәйрәме.
Бүген, 12 нче июльдә, Питрау бәйрәмендә, Карахуҗа авылының Изге Николай чиркәве иерее Петр әлеге православие бәйрәменә багышланган теләү уздырды.

 

12.07.2016
Гаилә ул – бәхет, мәхәббәт һәм уңыш...
Карахуҗа авылы мәдәният йортында Изгеләр Петр һәм Февронияне искә алу көнендә “Гаилә ул – бәхет, мәхәббәт һәм уңыш...” дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды.

 

08.07.2016
Алабуга шәһәренә бару.
Карахуҗа авыл җирлегенең мәдәният оешмалары хезмәткәрләре район хезмәттәшләре белән Алабуга шәһәренең тарихи урыннары буенча экскурсиягә бардылар.

08.07.2016
Иван Купала бәйрәменең искиткеч төсләре.
Татарстан Республикасының иҗади хезмәттәшлеген һәм мәдәни мирасын саклау кысаларында Татарстан Республикасының Милли музее филиалы – Я. Купала музее 6 нчы июльдә “Иван Купала бәйрәменең искиткеч төсләре” бәйрәменә Карахуҗа авылы мәдәният йортының вокал төркемен катнашырга чакырды.

08.06.2016
6 нчы июльдә Елхин Николай Михайлович һәм Людмила Сергеевна гаиләсендә шатлыклы хәбәр – уллары Михаил хезмәттән кайтты.

30.06.2016
29 нчы июньдә Карахуҗа авылы китапханәсендә китапханәче  Любовь Грачева китап укучы балалар белән туган авыл буенча экскурсиягә чыктылар.  Экскурсия аерым бер тукталышлар буенча булды.

28.06.2016
28 нче июньдә Карахуҗа авыл җирлегенең Башкарма комитет бинасында Карахуҗа авыл җирлеге Советының 13 нче утырышы булып узды. Утырыш эшендә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Осянин С. В. катнашты.

28.06.2016
Якынлашып килүче РФ Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан Карахуҗа авыл җирлегендә банер урнаштырылды.

27.06.2016
27 нче июньдә Карахуҗа авыл җирлеге китапханәчесе  Любовь Грачева китап укучылар – Валентина Додонова һәм мәктәп укучылары белән берлектә иң оста чәчәк үстерүче - Людмила Посадская бакчасында булдылар.

25.06.2016
Елмаюдан башка яшәү мөмкин түгел!
25 нче июньдә Карахуҗа авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре “Ал җилкәннәр” мәктәп яны лагеры балалары өчен “Елмаюдан башка яшәү мөмкин түгел!” дип исемләнгән бәйрәм оештырдылар.

 

23.06.2016
Мәдәният һәм ялны оештыру оешмалары киңәшмәсе.
22 нче июньдә район мәдәният йорты базасында МБУ “ҮКС” филиалы хезмәткәрләре киңәшмәсе булып узды. Әлеге киңәшмәдә Карахуҗа һәм Патрики филиаллары белән җитәкчелек итүче Татьяна Назарова һәм Валентина Кирина катнашты.

22.06.2016
21 нче июньдә Карахуҗа авылы китапханәсендә 1-5 нче сыйныф укучылары өчен Карахуҗа авылы мәдәният йорты белән берлектә “Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез” исемле әңгәмә-уен формасында чара булып узды.

22.06.2016
Хәтер шәме.
Хәтер һәм кайгы көне алдыннан 2016 нчы елның 21 нче июнендә сәгать кичке тугызда Карахуҗа авылы җирлегендә “Хәтер шәме” исемле патриотик акция булып узды.

17.06.2016
Изге бәйрәм.
17 нче июньдә Карахуҗа авылы мәдәният йорты каршындагы Үзәк мәйданда мәдәният хезмәткәрләре Карахуҗа авылы китапханәсе белән берлектә Троица бәйрәме уздырдылар.

17.06.2016
17нче июньдә Карахуҗа авыл җирлегенең Башкарма комитеты хезмәткәрләре җирле зиратны чистарту эшләре башкардылар.

14.06.2016
2016 нчы елның 14 нче июнендә Карахуҗа авыл җирлегенең Карахуҗа авылында Пролетарская урамында суүтем юлын тәртипкә китерү эшләре алып барыла.

 

14.06.2016
«Балкыш» - «Сияние»
14 нче июньдә район мәдәният йорты сәхнәсендә Татарстан Республикасы үзешчән ветераннар арасында «Балкыш» - «Сияние» фестиваленең сайлап алу туры булып узды

12.06.2016
Авыл кешесе. Минем йортым – Россия.
12 нче июньдә, Россия көнендә, Карахуҗа авылы мәдәният йорты мөдире Назарова Т. Н. гомере буе авылда яшәгән, эшләгән  Людмила Максимовна Тюркина янында булды.
13 нче июньдә Людмила Максимовна үзенең 70 еллык юбилеен билгеләп үтте. Мәдәният йорты мөдире аны юбилее белән котлады, сәламәтлек, уңышлар теләде.

08.06.2016
Сабантуйның якты нурлары.
Үзенең күз явын алырлык бизәкләре белән Югары Осланда Сабантуй – 2016 район кунакларын каршы алды. Бәйрәмнең тантаналы башламы районның 85 еллык юбилеена багышланган иде. Сабантуйда районның барлык авыл җирлекләре катнашты, алар үзләренең төрле елларда уңышка ирешкән атаклы хезмәт эшчәннәрен тәкъдим иттеләр.
Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.


08.06.2016
Мәктәп лагерендә Рус теле көне.
Ел саен Россиядә рус халкының атаклы шагыйре Пушкин туган көндә рус теле көне билгеләп үтелә. Әлеге дата рус мәдәнияты һәм әдәбияты тарихында иң әһәмиятле даталарның берсе. Бөек шагыйрь туган көндә шагыйрьнең иҗатына багышланган төрле мәдәни чаралар уздырыла.
МБГББУ “Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе” лагеры балалары өчен Карахуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре лагерь тәрбиячеләре белән берлектә Рус теле көненә багышланган мәдәни чара уздырдылар.

 

06.06.2016
Пушкин юлларын укып...
6 нчы июнь Россиядә Пушкин көне булганлыктан, Карахуҗа авылы китапханәсе укучыларын бик күп кызыклы мәгълүматлар көтте. Китапханәче  Любовь Грачева балаларга шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турыда сөйләде, “Бөек шагыйрь дөньясы» исемле китаплар күргәзмәсе белән таныштырды.

02.06.2016
Патрики авылы мәдәният йортында балалар өчен уенлы күңел ачу программасы оештырылды.

01.06.2016
Бүген, 1 нче июньдә, Карахуҗа авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә Халыкара балалар хокукын яклау көне уңаеннан “Җир йөзендә күңелле халык – балалар яши” исемле бәйрәм булып узды.

01.06.2016
Язның соңгы көнендә, 31 нче майда, МБГББУ “Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә уку елын йомгаклаучы линейка булып узды.

30.05.2016
Бөтенроссия Китапханәләр көне уңаеннан 29 нчы майда Югары Ослан муниципаль районы китапханәчеләре Марий-Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә булдылар.

30.05.2016
Патрики авылы мәдәният йортында “Тылсымлы карусель» исемле иң матур клумбага конкурс игълан ителде.

30.05.2016
Карахуҗа авылы китапханәсендә  Федераль программа буенча интернет тоташтырылды.

28.05.2016
«Кеше яшәми торган утрауга сәяхәт”
28 нче май көнне МБГББУ “Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары
туристик походка юл алдылар.
Әлеге көн барлык укучыларга да яхшы кәеф бүләк итте.

25.05.2016
МБГББУ «Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булып узды. Тантаналы линейканы мәктәп директоры А. Н. Гаврилин ачып җибәрде. Ул барлык укучыларны уку елы тәмамлануы белән котлады, чыгарылыш укучыларына имтиханнарда зур уңышлар теләде.

20.05.2016
Патрики авылы китапханәсендә “Һөнәр сайлау – җитди эш” исемле китаплар күргәзмәсе үзенең эшен башлап җибәрде.

17.05.2016
Игелеклелек юлыннан бар!
17 нче майда Карахуҗа авылы мәдәният йорты Ростов-на-Дону шәһәреннән килгән “Алтын балык” исемле яшь тамашачы театрын кабул итте.

13.05.2016
“Укучының мәдәни көндәлеге” исемле республика проекты кысаларында Гаилә көне алдыннан 13 нче майда Карахуҗа авылы китапханәсендә “Безнең гаилә – китап дуслары” исемле уенлы чара булып узды.
  

 

07.05.2016
7 нче майда Бөек Ватан сугышы ветераны  Турицин Михаил Иванович Татарстан Республикасы Президенты катнашында Казан шәһәрендә булып узган чарада катнашты.

 

07.05.2016
Карахуҗа авыл җирлегенең Беренче май урамында суүтем юлын ремонтлау эшләре башкарылды.

06.05.2016
6 нчы майда Карахуҗа авыл җирлеге башлыгы Карасев В. В. контракт буенча хезмәт итү соравы буенча оештырылган киңәшмәдә катнашты.

06.05.2016
4, 5 нче май көннәрендә Карахуҗа авыл җирлеге башлыгы Карасев В. В. Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановтан Бөек Ватан сугышы ветераны Пырихин В. М. һәм тыл хезмәтчәннәренә открытка, продуктлардан торган бүләкләр тапшырды.

06.05.2016
Карахуҗа авыл җирлеге башлыгы Карасев В. В. 6 нчы майда булып узган район ветеран оешмасы киңәшмәсендә катнашты.

05.05.2016
«Чиста һәйкәл”
«Чиста һәйкәл” акциясе кысаларында 4 нче майда Карахуҗа авыл җирлеге хезмәткәрләре Бек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәлен тәртипкә китерделәр, клумбаларга чәчәкләр утырттылар.

 

04.05.2016
4 нче майда Карахуҗа авылы китапханәсе Самара өлкәсе балалар китапханәсе игълан иткән «Балаларга сугыш турында укыйбыз” исемле VII Халыкара акциясендә катнашты. Китапханәче  Любовь Грачева балаларны Бөек Ватан сугышында катнашучы журналист шагыйрь  Иван Афанасьевич Васильев биографиясе белщн таныштырды.

22.04.2016
22 нче апрельдә Карахуҗа авылы китапханәсендә китапханәче Любовь Грачева 1-7 нче сыйныф укучылары өчен Россия кино елына багышланган чара уздырды.

21.04.2016
Бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан Бөтенроссия “Г. Тукай дөньясына сәяхәт” акциясе кысаларында 21 нче апрельдә Карахуҗа авылы китапханәсендә китапханәче Любовь Грачева Г. Тукай әсәрләрен кычкырып уку уздырды.

19.04.2016
Кичә, 19 нчы апрельдә, Карахуҗа авылы мәдәният йорты мөдире Татьяна Назарова  һәм Карахуҗа авылы китапханәчесе Любовь Грачева Гущина Наталья Евдокимовнаны 85 яшьлек юбилее белән котладылар.

18.04.2016
Язгы игелекле эшләр атналыгы башланып китте. Патрики авылы китапханәсендә бу көнне “Игелекле сүз” дип атады һәм Салина Анна Петровна янында булды.

16.04.2016
«Чиста авыл – чиста җан”
Бүген, 16 нчы апрельдә, Карахуҗа авыл җирлеге оешмалары үз территорияләрен чистарту эшенә керештеләр. Башкарылган эшләр «Чиста авыл – чиста җан” исемендәге девиз астында узды.

15.04.2016
13 нче һәм 14 нче апрельдә Башкарма комитет һәм оешмалар хезмәткәрләре федеральтрассаны чүп-чардан чистарту эшенә керештеләр.

15.04.2016
Патрики авылы китапханәсендә “Бөек татар шагыйре – Г. Тукай” исемле шагыйрьнең тууына 130 ел тулуга багышланган китаплар күргәзмәсе эшен башлап җибәрде.

12.04.2016
Кышны озаттык, язны каршы алабыз. Патрики авылы халкы су басуга тырышып әзерләнүләренә карамастан, куркынычлык сизелмичә килде. Ике көн дәвамында авыл халкы су басу белән көрәшеп үткәрделәр.


12.04.2016
Югары Ослан муниципаль районының 85 еллык юбилеен билгеләп үтү кысаларында Патрики авылы мәдәният йорты мөдире Лазарева Валентина һәм китапханәче Алексеева Валентина районның яшьтәше булган Алексеева Зоя Яковлевна янында булдылар.

07.04.2016
2016 нчы елның 7 нче апреле торышы буенча Карахуҗа авыл җирлегендә 101250 сум салым җыелды.

06.04.2016
Без бердәм!
Узган шимбә көнне “Карахуҗа кызлары” вокал төркеме һәм “Патрики егетләре” дуэты Я. Купала исмендәге музей коллективы белән берлектә Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында “Россия һәм Белоруссия халкы берләшү көне” бәйрәмендә катнаштылар.


05.04.2016
2016 нчы елның 5 нче апрелендә Карахуҗа авылында яшәүче үзенең җир участогындагы багананы алып ташлау буенча Ракова В. И. мөрәҗәгате чишелде.

05.04.2016
5 нче апрельдә Карахуҗа авыл җирлегендә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов шәхси сораулар буенча кабул итүләр уздырды. Барлык сорауларга да район башлыгы тулы җавап бирде.

02.04.2016
Язгы каникуллар вакытында Патрики авылы мәдәният йортында балаларга оштырылган ял уздырылды. Өстәл уеннары буенча турнирлар, күңел ачу чаралары, мәгълүмати сәгатьләр һәм рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.

31.03.2016
Туган авылың турында сөйлә...
Югары Ослан муниципаль районнының юбилеен билгеләп үтүкысаларында Карахуҗа мәдәният йортының тамаша залында авылның танылган кешеләре белән очрашу булды.
Мәдәният йортына авыл хуҗалыгы алдынгылары, төрле оешма җитәкчеләре һәм Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Осянин С. В. чакырылды.
Вокальная группа «Коргузинские девчата»
Глава Коргузинского сельского поселения Карасев В.В.
Библиотекарь Грачева Л.В.
Выступление краеведа с. Коргуза Бочкова Андрея Ивановича
Рассказывает о своей работе доярка Грачева Любовь Петровна
Бывший директор ТНВ «Агрофирма Услон» Бочков А.М  
Заместитель главы Верхнеуслонского муниципального района Осянин Сергей Викторович
Осянина Нина Михайловна  - бывший директор Коргузинской школы
Учитель биологии Гужова Софья Африкантовна.

30.03.2016
Игелекле гамәлләр кылу беркайчан да оят, катлаулы түгел. Хәтта иң кечкенә игелекле гамәл дә зур шатлык алып килә ала.
Патрики авылы китапханәсендә игелеклелек айлыгына мәгълүмати стенд әзерләнде.

30.03.2016
2016 нчы елның 30 нчы мартында Карахуҗа авыл җирлеге Башкарма комитеты секретаре Турицина С. И. видеоконференция режимында булган семинарда катнашты.

30.03.2016
«Укы, уйла, иҗат ит!” Карахуҗа авылы китапханәсендә язгы каникулларның соңгы көнендә балалар белән очрашу әлеге тема буенча булды. Балалар китапханәгә вакытны файда белән уздыру максатыннан килделәр.

25.03.2016
Югары Ослан муниципаль районының 85 еллык юбилеен билгеләп үтү кысаларында Карахуҗа авылы җирлеге мәдәният хезмәткәрләре Любовь Грачева һәм Татьяна Назарова пенсионер Осянин Геннадий Яковлевичта кунакта булдылар.

25.03.2016
Карахуҗа авыл җирлегендә 2016 нчы елның 6 нчы мартында булып узган референдумга бәйле акча җыю алып барыла.

24.03.2016
Югары Ослан муниципаль районының 85 еллык юбилеен билгеләп үтү кысаларында 24 нче мартта Карахуҗа авылы мәдәният йортында район яшьтәшләре белән очрашу булып узды. Мәдәният йортына район белән бергә 85 яшь булган юбилярлар чакырылды: Гущина Наталья Евдокимовна, Евграфова Александра Павловна, Шилина Елена Ивановна,Гатилов Павел Михайлович.

23.03.2016
Мәдәният хезмәткәрләре көне бәйрәме алдыннан 23нче мартта Карахуҗа авыл җирлеге башлыгы Карасев В. В. һәм мәдәният хезмәткәрләре район мәдәният йортында булып узган конференциядә катнаштылар.  Иң  яхшы мәдәният йорты мөдирләрен Дипломнар һәм Мактау хатлары белән бүләкләделәр. Карахуҗа авылы мәдәният йорты мөдире Назарова Т. Н. фотоаппарат сатып алу өчен 6000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.

22.03.2016
22  нче мартта Карахуҗа авылы китапханәсендә филиал белән җитәкчелек итүче  Любовь Грачева 1-6 нчы сыйныф укучылары өчен театр элементлары булган “Әкияттә кунакта яки Шапокляк карчык белән уеннар” исемле чара уздырды.

18.03.2016
Югары Ослан муниципаль районының 85 еллык юбилеен билгеләп үтә кысаларында 17 нче мартта мәдәният хезмәткәрләре  Любовь Грачева һәм Татьяна Назарова район белән бер яшьтә булган Шилина Елена Ивановна янында булдылар. Әңгәмә барышында Елена Ивановна үзенең биографиясе, гаиләсе һәм тормыш юлы турында сөйләде. Ровесница района Шилина Елена Ивановна

11.03.2016
11 нче марта «Карахуҗа кызлары” вокал төркеме һәм “Патрики егетләре” дуэты Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт программасы белән Патрики һәм Егидерево авылларында булдылар. Карахуҗа авылы җирлеге башлыгы Карасев В. В. хатын-кызларны бәйрәмнәр белән котлады, сәламәтлек, уңышлар теләде.

10.03.2016
10 нчы мартта Карахуҗа авылы китапханәсендә филиал белән җитәкчелек итүче Любовь  Грачева 1-5 нче сыйныф укучылары өчен май чабу бәйрәме тарихы турында әңгәмә уздырды.

05.03.2016
5 нче мартта МБГББУ “Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Бәйрәм барышында әниләр кызлары белән конкурсларда катнаштылар, үзләренең мавыгулары турында сөйләделәр.
Сыйныф җитәкчеләре укучылар белән берлектә концерт номерлары бүләк иттеләр: җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.

04.03.2016
4 нче мартта Карахуҗа авылы мәдәният йортында 23 нче февраль, 8 нче март бәйрәмнәренә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Концерт башланыр алдыннан Карахуҗа авыл җирлеге башлыгы Карасев В. В. авыл халкын бәйрәмнәр белән котлады, корычтай нык сәламәтлек, иминлек теләде.
Һәр концерт номеры авыл халкы тарафыннан алкышлар белән каршы алынды.


02.03.2016
2 нче мартта Карахуҗа авыл җирлеге башлыгы Карасев В. В. Карахуҗа, Егидерево һәм Патрики авылларында авыл халкы җыелышлары уздырды. Төп сорау – 6 нчы мартта булып узачак Референдум уздырылуы.

 

01.03.2016
1 нче мартта Карахуҗа авыл җирлеге башлыгы Карасев В. В. кабинетында авыл җирлеге территориясендә булган оешма җитәкчеләре белән киңәшмә булып узды.

26.02.2016
26 нчы февральдә Карахуҗа авыл җирлегендә юлны йомшак кардан чистарту эшләре башкарылды.

26.02.2016
26 нчы февральдә МБГББУ “Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә патриотик тәрбия бирү кысаларында патриотик җыр конкурсы булып узды. Һәр сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе белән чыгышларга әзерләнде. Чара ахырында жюри конкурс нәтиҗәләре белән таныштырды: беренче урынны – 2-4нче һәм 8нче сыйныф, икенче урынны – 7нче сыйныф һәм өченче урынны 5нче сыйныф укучылары яулады.

18.02.2016
Бүген 18 нче февральдә Карахуҗа авылы ФАПында диспансеризация уздырылды.

17.02.2016
Патрики авылы китапханәсендә “Сталинград сугыйларында халык батырлыгы мәңге югалмас” дип исемләнгән тарихи күргәзмә эшен дәвам итә.

15.02.2016
Карахуҗа авыл җирлеге командасы Югары Ослан муниципаль районы авыл җирлекләре арасында V район Спартакиадасында  III урын яулады. 15 нче февральдә команда Югары Ослан муниципаль районы башлыгы
М. Г. Зиатдинов тарафыннан грамота һәм кубок белән бүләкләнде.

15.02.2016
14 нче февральдә Патрики авылы мәдәният йортында авылдаш сугышчы-интернационал Артюхин Владимир Александрович белән очрашу былуп узды. Аз сүзле, тыйнак Владимир Александрович авылдашларының сорауларына җавап бирде. Аның өчен балалар һәм җирле музыкаль талантлар катнашында әдәби-музыкаль композиция оештырылды.

13.02.2016
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр булып.
15 нче февральдә татар халкының герой-шагыйре Муса Җәлилнең тууына 110 ел була.

13.02.2016
Карахуҗа  авыл китапханәсендә “Югары Ослан үзәк китапханәләр системасы”ннан кайтарылган яңа мебель җыю эшләре башланды.

13.02.2016
Кабаттан Казан шәһәрендә ярминкәләр башланып китте. 13 нче февральдә Карахуҗа авыл җирлегеннән Раков Владимир әлеге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты. Ул шәһәр халкына йорт куяны ите тәкъдим итте.

13.02.2016
13 нче февральдә МБГББУ “Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә чаңгы ярышлары булып узды.

12.02.2016
12 нче февральдә Карахуҗа авылыннан туган якны өйрәнүче Бочков Андрей Иванович Карахуҗа авыл җирлендә булды һәм район юбилеена тарихи мәгълүмат җыюда ярдәм күрсәтергә әзерлеген белдерде.
 

11.02.2016
11 нче февральдә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Осянин С. В. Карахуҗа авыл җирлегендә яшәүче украин гаиләләрендә булды.

09.02.2016
9 нчы февральдә Макыл авыл җирлеге территориясендә “Контракт буенча хезмәт итү” темасына очрашу булды. Әлеге очрашуда Карахуҗа авыл җирлеге секретаре Турицина С. И. һәм Карахуҗа авылында яшәүче Александр Котков катнашты.

04.02.2016
4 нче февральдә Карахуҗа авыл китапханәсендә филиал белән җитәкчелек итүче Любовь Грачева 1-5 нче сыйныф укучылары өчен А. Л. Барто шигырьләре уку уздырды.

02.02.2016
2015 нче елның 2 нче февралендә Карахуҗа фельдшер-акушер пунктында аерым яшь төркемнәрендәге ир-атлар өчен диспансерлаштыру уздырылды.

28.01.2016
2016 нчы елның 28 нче гыйнварында МУО “Карахуҗа” директоры Власова В. Ю. Казан шәһәрендә булып узган муниципаль унитар оешмалар эшчәнлеген үстерү буенча киңәшмәдә катнашты.

28.01.2016
2016 нчы елның 28 нче гыйнварында Карахуҗа авыл җирлеге башлыгы Карасёв В. В. видеоконференция режимында булып узган Татарстанның “Бердәм Россия” партиясе җирле башкарма комитеты киңәшмәсендә катнашты.

28.01.2016
Карахуҗа авыл җирлеге хатын-кызлары 2016 нчы елның 26, 27 нче гыйнварында Макыл авылында маммографта тикшерү уздылар.

23.01.2016
2016 нчы елның 23 нче гыйнварында Югары Осланның мәдәният һәм ял паркында V район Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда Карахуҗа авылы җирлегеннән Тарасова Людмила һәм Лазарев Никита актив катнаштылар һәм мактаучы өченче урын яуладылар.

23.01.2016
23 нче гыйнварда Карахуҗа авылы мәдәният йортында халыкара студентлар көненә багышланган “ Студентлар рәтенә кабул итү” исемле викторина булып узды.

21.01.2016
21 нче гыйнварда Карахуҗа авыл китапханәсендә филиал белән җитәкчелек итүче Любовь Грачева 1-5 нче сыйныф укучылары өчен “Юл йөрү кагыйдәләре ихтирамга лаек” исемле дәрес уздырды. Чара башында укучылар А.Усачёвның “Юл йөрү кагыйдәләре” исмеле китабы белән таныштылар.

21.01.2016
Карахуҗа авыл җирлеге башлыгы Карасев В. В. Кривошеева Л. В. белән профилактик максаттан әңгәмә уздырды. 

21.01.2016
2016 нчы елның 21 нче гыйнварында Карахуҗа авыл җирлегенең барлык авылларында юлларны кардан чистарту эшләре башкарылды.

18.01.2016
18 нче гыйнварда Карахуҗа авыл җирлегенең Карахуҗа һәм Егидерево авыллары чиркәүләрендә Изге Чумылдыру көненә багышланган теләүләр булып узды.

18.01.2016
2016 нчы елның 18 нче гыйнварында Карахуҗа авыл җирлегенең халык җыенында Макыл амбулаториясенең участок терапевты Кочунова Ю. О. чыгыш ясады.

18.01.2016
Карахуҗа авыл җирлегенең халык җыенында “Карахуҗа кызлары” вокал төркеме һәм “Патрики егетләре” дуэты чыгыш ясады.

18.01.2016
2016 нчы елның 18 нче гыйнварында Карахуҗа авыл җирлегендә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Зиатдинов М. Г. һәм район үзәге хезмәткәрләре катнашында халык җыены булып узды.

14.01.2016
Бүген 14 нче гыйнварда Карахуҗа авыл җирлегендә юлларны кардан чистарту һәм киңәйтү эшләре башкарылды. Әлеге эш Югары Ослан авыл җирлегенең Башкарма комитеты техникасы белән башкарылды.


14.01.2016
Ел саен Карахуҗа авылы мәдәният йортында өлкән яшьтәгеләр өчен Иске Яңа ел каршылау чарасы уздырыла. Шул сәбәпле, 14 нче гыйнварда мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре берләштерелгән чара уздырдылар.

12.01.2016
12 нче гыйнварда Карахуҗа авыл җирлегенең Карахуҗа, Егидерево, Патрики авылларында юлларны киңәйтү һәм кардан чистарту эшләре башкарылды.

11.01.2016
11 нче гыйнварда Карахуҗа авыл китапханәсендә филиал белән җитәкчелек итүче Любовь Грачева 5 нче сыйныф укучылары өчен «Әкиятләр һәм тылсым дөньясында” исемле викторина уздырды.

08.01.2016
8 нче гыйнварда Карахуҗа мәдәният йортының нәфис эш җитәкчесе Бочкова Г. Н. авыл халкы өчен Раштуа утырулары оештырды. Бәйрәм программасында төрледән-төрле конкурслар, викториналар бар иде. Катнашучылар шигырьләр сөйләделәр, баянда, аккордеонда уйнадылар, җырлар җырладылар. Һәркем Раштуа шәмен яндырды. Бәйрәм ахырында авыл җирлеге башлыгы Карасев В. В. бәйрәм белән котлады, катнашучыларга онытылмас бәйрәм оештырулары өчен рәхмәт әйтте.

06.01.2016
6 нчы гыйнварда Карахуҗа авылы мәдәният йорты мөдире Ирина Гумечук һәм Карахуҗа авылы китапханәчесе Любовь Грачева Кыш бабай һәм Кар кызы ролендә балачактан инвалид булган Яцут Алексей һәм Сакина Татьяна белән очраштылар. Аларны Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котладылар, корычтай нык сәламәтлек, бәхет, шатлык теләделәр.

05.01.2016
5 нче гыйнварда Карахуҗа авылы мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен “Кышка сәяхәт” исемле әдәби чыршы бәйрәме оештырдылар. Чыршы бәйрәмендә балалар актив катнаштылар, Кыш бабай һәм Кар кызына шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр. Әлеге бәйрәмдә һәр бала бүләк алды.

04.01.2016
Ел саен Карахуҗа авыл китапханәсендә уку намерларын кабаттан теркәү башлана. 4 нче гыйнварда китапханәче  Любовь Грачева китап укучыларны Көлсылу ролендә каршы алды.

Соңгы яңарту: 2017 елның 10 гыйнвары, 08:06

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International