Яңалыклар 2016

07.10.2016
Югары Ослан муниципаль районында бриллиант юбилярлар хөрмәтенә тантаналы чара булды.
60 ел бергə гомер кичергəн юбилярларны котлау,мəхəббəтнең бөтен каршылыкларны җиңгəнен күрү бик тə дулкынландыра.
6 нчы октябрь көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Октябрь авыл җирлегендә Батмановлар галиәсе Георгий улы Владимир  һәм Филип кызы Галинаның 60 ел бергә тигез гомер итүләрен, бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.
Бу парлар узган тигез озын гомер юлын бик сирәк кеше генә үтә ала.Юлларында очраган кыенлыкларны,каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе хөрмәт итеп,тугры булып үзләренең мәхәббәтләрен саклап калалар. Алар үзлəренең бəхетлəре итеп  ике кызларын , дүрт оныкларын һəм ике оныкчыкларын саныйлар. Балалары хәзерге көндә  укудагы,хезмəттəге уңышлары,тату һəм матур гаилə булулары белəн əти-əнилəрен сөендереп яшиләр.
60 ел бергə гомер иткəн юбилярларны ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.
Юбилярлар исеменә  Октябрь авыл җирлеге  башлыгы Шамиль Азизов җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылдылар.

22.09.2016
Югары Ослан муниципаль районында
гаилә тормышы юбилярларын котлау
Ирле – хатынлы Никулин Джумакожо Бактахун улы һәм Раиса Александр кызы менә инде 55 ел кулга – кул бирешеп тормыш буенча бергә атлыйлар. Алар гаиләләрен 1961 елның 21 сенябрь көне корып җибәргәннәр. Никулинларның гаиләләрендә уртак узган еллары – чын байлык. Алар бер – берсен яраткан һәм хөрмәт иткән, очраган  борчуларга һәм мәшәкатьләргә карамыйча,  үз мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын бүгенге көнгә кадәр саклаган, чынлап та, алтын кешеләр.
55 ел  бергә гомер иткән  Никулинлар гаиләсен”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Н.А. Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы М.Г.Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.

29.08.2016
Югары Ослан муниципаль районыннан Татарстан Республикасында гаилә көненә багышланган бəйрəмдə, Татарстан Президенты исеменнəн Рөстәм Миңнеханов һәм аныӊ тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова  Постниковлар  гаиләсен кабул итте.
29 августта Татарстан Республикасы көне уӊаеннан Казан Кремлендә Татарстан Президенты исеменнəн Рөстәм Миңнеханов һәм аныӊ тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова үрнəк татарстан гаиләләрен  кабул иттелəр. Бу бәйрәмдә Югары Ослан муниципаль  районың Югары Ослан авылыннан Постниковлар гаиләсе Павел улы Виктор һәм Нəҗип кызы Фирая катнаштылар.  Бу матур,үрнәк  гаилә бик бәхетле,алар райондашлары, авылдашлары арасында зур ихтирам казаналар.Яшь буын өчен үрнəк булып торалар.
Балалары  өчен алар шатлык,ышаныч һәм терәк. Бу гаилəдə һəрвакыт тынычлык. Алар бер-берсен аңлап,яратып, бер-берсенə риза булып яшилəр.

25.08.2016
Югары Ослан муниципаль районында юбилярлар хөрмәтенә тантаналы чара булды.
25 августа Югары Ослан муниципаль районының ГХАТ бүлегендə Иске Рус Мəмəтхуҗасы авылында яшəүче Мельниковлар гаилəсе Павел улы Виктор һәм Никита  кызы Мариянең 60 ел бергә тигез гомер итүләренə багышланган тантаналы чара булды . Бу гаилə дə бер-берсенә хөрмәт, кадер һәм тугрылык саклап калганнар, үрнәк гаилә булып торалар.
Павел улы Виктор  күп еллар җитəкче урыннарда эшлəгəн, пенсиягə ялга чыккач озак еллар дəвамында ветераннар советы рəисе вазифасын башкарды.
Бу гаилə яшь буын ɵчен үрнəк. Тормыш иптəше башта алдынгы сыер савучы булган, соңыннан хисапчы булып эшлəгəн.Алдынгы хезмəтлəре өчен “За трудовое отличие” медале белəн бүлəклəнгəн. Күп мəртəбəлəр күпеллык намуслы хезмəтлəре өчен  мактау һəм рəхмəт хатлары белəн бүлəклəнгəннəр. Юбилярлар  үзлəренең иң зур бəхетлəре итеп дүрт балаларын, алты оныкларын, сигез оныкчыкларын саныйлар. Юбилярларның үткəне авыр  булсада, алар хөрмәткә лаек, үзлəрен бик бəхетле санап тигез гомер юлын кичерəлəр.
60 ел бергə гомер иткəн юбилярларны ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярлар исеменә   Яңа Рус Мəмəтхуҗа авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитушкин җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды.

18.08.2016
Югары Ослан муниципаль районында туу турында таныклык тапшырдылар.
2016 елның 18 августында  Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендə тантаналы чара  булып үтте. Гаилəлəрендə өченче бала туган,  өч  бəхетле гаилəгə, туу турында таныклык һəм  истəлекле бүлəклəр тапшырдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова бу бəхетле гаилəлəрне   балалары туу белəн котлады. Аларга бəхет,уңышлар,нык гаилə учагы, сабыйлар исəн- сау, таза,матур  булып үсеп үзлəренең əти-əнилəрен сɵендерүлəрен теләде.

27.07.2016
Югары Ослан муниципаль районында  юбилялар хөрмәтенә танатаналы чара булды
27 июль көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Вахит авыл җирлегендә Фəйзуллинлар галиәсе Фəйзрəхмəн улы Анвəр  һәм Шəгиəхмет кызы Сəния 60 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр.
60 ел бергə гомер иткəн юбилярларны ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге белгече Татьяна Киселева    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.
Юбилялар исеменә  Вахит авыл җирлеге  башлыгы Альберт Җəлəлетдинов җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылдылар.

04.05.2016
Югары Ослан муниципаль районында  юбилялар хөрмәтенә танатаналы чара булды.
4 май көне  Югары Ослан муниципаль  районы Соболевское авыл җирлегендә  Мартемьяновлар  гаиләсе  Никита улы  Константин  һәм  Тимофей  кызы Антонина 55 ел бергә  матур, тигез гомер итүләрен билгеләп үттеләр.
Бу парлар  бергə гаилə корып, юлларында очраган кыенлыкларны, каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе яратып, хөрмәт итеп,тугры булып үзләренең мәхәббәтләрен, гаилəлəрен саклап калалар.Алар балаларына, оныкларына,туганнарына һəм янəшəлəрендə  яшəгəн якыннарына йөрəк җылыларын кызганмыйлар. Балаларына дөрес тәрбия биреп,башкаларга үрнәк булырлык итеп үстерәләр.
55 ел  бергә гомер иткән  Румянцевлар гаиләсен”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Н.А. Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы М.Г.Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.Юбилярлар исеменә  Соболевское авыл җирлеге башлыгы Ольга Майорова җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды . Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылдылар.
 

 

21.04.2016
Югары Ослан муниципаль Иннополис  шəһəрендə беренче өйлəнешүчелəрне теркəделəр.
Иннополис шəһəренə, кешелəр төрле шəһəрлəрдəн җыелган һəм кайберлəре үзлəренең мəхəббəтлəрен очраткан.     Бүген  муниципаль казна оешмасының «Иннополис шəһəренең башкарма комитетында» беренче өйлəнешүчелəрне теркəделəр! Илья Шимчик, Университет лабораториясендə өлкəн инженер-тикшеренүче, ə Эльмира Халитова Университетта халыкара –хезмәттәшлек буенча директор. Алар моннан 3 ел элек Иннополис шəһəренə килгəч  танышканнар. Бүген алар законлы ир белəн хатын булдылар.
Бу парларны, Иннополис мэре – Егор Иванов беренче акт язмасы  белəн теркəде, шəһəр халкы бу көнне озак вакыт ислəрендə тотарлар. Бу тантаналы  вакыйкага Университеттагы  барча халык җыелды. Хезмəттəшлəре бу парларга  саулык, сəламəтлек  телəделəр һəм каты итеп гореф-гадəт буенча «Әче!»  дип кычкырдылар.

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 апреле, 15:54

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International