Яңалыклар 2016

26.12.2016
Яңа ел бәйрәме!
Бүген Түбән Ослан балалар бакчасында яңа ел бәйрәме узды . Кунакта Кар Кызы, Кыш Бабай, Баба Яга һәм избушка на курьих ножках булдылар... Балалар бик озак Кыш бабай белән очрашуына әзерләнделәр, кызлар " кар бөртекләре " биюен, малайлар үз чиратында " Аюлар " биюен бииделәр. Барысы да чыршы янында җырладылар. Ә иң күңелле сюрприз моменты иде " тылсымлы могҗиза – аппараты " килүе иде , ул балалар өчен яңа ел бүләкләре алып килде.
Якынлашып килүче Яңа Ел белән, дуслар !!!

19.12.2016
Яңа Ел бәйрәме якынлаша.
Балаларның иң көтеп алган бәйрәме - ул Яңа ел. Өйдә  чыршының һәм мандаринның хуш исләре килеп тора. Әни зур тартманы алып уенчыклар белән урман матуркаен бизи. Өйгә әкият килә. Без дә балалар бакчасында  әкият ясадык.  Сезне балалар тәрбиячеләр һәм әти-әниләр куллары белән ясаган  әкияткә   чакырам.

19.12.2016
Яңа ел кәефе!
Бүген Түбән Ослан балалар бакчасында эшчеләр кардан матурлык ясадылар. Кардан ясалган әтәч – Яңа 2017 нче Елның символы, аның янында тезелеп басканнар: ташбака, пингвин, песи һәм инде Кыш Бабай, Кар Кызы белән Кар Бабай. Барысы да бик матур килеп чыкты. Кызганыч, кар безнең иҗатны каплый башлады...

16.12.2016
Кыш Бабайга хат!
Яңа Ел бәйрәмен яратмаган кешене табырга кыендыр. Кечкенәдән үк Яңа Ел иң яраткан бәйрәмнәрнең берсесе, ә шул ук вакытта барысының да үз башы бар.
 Яңа Ел алды җитә: Яңа Ел- могҗизалар һәм тылсымнар була торган бәйрәм. Матур чыршы, бүләкләр белән Яңа Ел бәйрәменә үтеп керәсе килә. Балалар өчен бу иң яраткан бәйрәм, алар түземсезлек белән бүләкләрне әкиятле Кыш Бабайдан көтәләр.
Ничек инде, Кыш Бабай бала телегәнне кайдан белсен? Хаттан инде. Кыш Бабайга хат язу әти-әниләр, бала өчен күңелле һәм берләштерелгән эш. Конвертны лента, рәсем һәм аппликация белән бизәргә мөмкин. Нәрсә диеп Кыш Бабайга язырга була? Нәрсә теләсәңдә??? Әти-әниләр, яраткан хайваннар, балалар бакчасы турында... һәм инде көтеп алган бүләкләр турында! Безнең балалар бакчасында почта тартмасы бар! Кадерле балалар һәм әти-әниләр, Кыш Бабай сезнең хатларыгызны көтеп кала!

13.12.2016
Матур чыршыкай!
Чыршы-чыршы без сине,
Сагынып көттек ел буе.
Син тагын да матурырак   
Бизәлгәнсең бу юлы.
Бүген Түбән Ослан балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чыршыкайны үзләрендә кунакка каршы алдылар , кайдан яңа елга чыршыны бизәү горуф гадәтә барлыкка килгәнен белделәр !

23.11.2016
Югары Ослан районы юбилеең белән!
Югары Ослан районының юбилейлы туган көне уңаеннан Түбән Ослан балалар бакчасында тәрбияче Татьяна Гущина әлеге датага багышланган кечкенә генә чара үткәрде. Тәрбияләнүче балалар безнең район табигате һәм аның истәлекле урыннары белән таныштылар. Туган җире турында бик күп яңа һәм кызыклы хикәя ишеттеләр...

21.11.2016
“Күмәч”
Бүген Түбән Ослан балалар бакчасындагы кечкенә тәрбияләнүчеләр "күмәч" рус халык әкиятен искә төшерделәр. Тәрбияче Татьяна Гущина  бу әкияте уенчыклар – персонажлар файдаланып уйнап күрсәтергә тәкъдим ясады ... Сабыйларның бу эш күп уңай эмоцияләр уятты, әмма әкият ахырында күмәчне төлке ашады һәм сабыйлар бераз күңелсезләнделәр. Бабай белән әбине елатмас өчен һәрбер бала үз кулы белән пластелиннан күмәч ясады. Мондый төрдәге дәресләр  сөйләм, фикерләүне, төркемендә эшли белүне үстерергә булыша...

 

09.11.2016
Семинарда катнашу!
Бүген  МБМББУ “Набережно-Моркваш балалар бакчасында” тәрбиячеләрнең район  «дидактик уеннар математик тамашалар формаштыруда" темалы семинар узды. Семинар бик файдалы булды, файдалы үтте... Педагоглар эш, дидактик уеннар, төрле юнәлештә белем бирү эшчәнлеге белән уртаклашканнар. Тәрбияче Татьяна Гущина "математика КВН" үткәргән .
Әлеге семинарны оештыручыларга рәхмәтебезне белдерәбез!

07.11.2016
"Тылсымлы агачлар"
Бүген Түбән Ослан балалар бакчасында кечкенәләр төркеме тәрбияләнүчеләре  әкиятле "тылсымлы" агачлар үсә торган урманда "булдылар". Мавыктыргыч сәяхәттән соң, сабыйлар эшкә кереште. Тәрбияче Татьяна Гущина кәгазь битендә агач ясады, ә балалар  кәгазьне ертып, бөртекләрне агачка ябыштырдылар. Бу эш игътибарны үстерә.

03.11.2016
Тәрбиячеләр өчен район семинары.
2 ноябрь көнне Түбән Ослан балалар бакчасында педагоглар өчен район семинары “Эксперимент. Уен һәм хезмәт буларак, экологик тәрбия бирүдә сабыйлар өчен төп звенолар" дигән темага узды.
Семинар позволил тикшерергә, һәр педагог үз хәбәрдарлык, экологик тәрбия һәм, бәлки, бераз арттырырга, аны; тәҗрибә уртаклашырга куллануның төрле формаларын эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан педагогик процессның әлеге тема буенча. Ниһаять, урнаштыру артык тесный контакт педагоглар арасында безнең балалар бакчасы.
Беренче өлешендә семинарда катнашучылар өчен тәрбияче Гущина Т. В. оештыру буенча уртак эшчәнлек һәм балага экологик тәрбия бирү кечкенәләр арасында “Куянда кунакта” исемендәге дәрес үткәрелдә. Балалар бакчасында урта һәм өлкән подгруппадагы тәрбияләнүче балалар, "Табигатьтә суның әйләнүе" тема буенча  үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Семинар барышында мастер-класслар күрсәтелде.
Мондый семинарлар үткәрү педагоглар өчен бик файдалы. Педагоглар эшләү системасын бөтен юнәлешләр буенча тәҗрибә уртаклашып, үзләренең хезмәттәшләренә күрсәтә.

14.10.2016
"Манный, карабодай ярмасы һәм тары ярмасы, барысын да безгә могҗизага бирелде!"
Бүген “Түбән Ослан балалар бакчасында " вак моторик формалаштыру буенча ярмалар белән эш булды. Ярмаларның төрлелеге: карабодай, тары ярмасы, манный кулларга булыша. Ярмалар белән эш, ярмаларны бизәү эксперименты, балаларның теләкләрен осталык тудыра. Балалар, алар өчен гадәти булмаган картиналар тудыралар, аннары аларны якыннарына бүләк итәләр.

07.10.2016
Тәрәзәләрне җылыттык!
6 нчы октябрь көнне Түбән Ослан балалар бакчасында эшләүчеләр тәрәзәләрне юдылар һәм җылыттылар. Һәзер инде балалалар бакчасында җылы бакчада калыр, ә урамга чыкмас диеп өметләнәбез.Кышка без әзер!!!

26.09.2016
Талантлар ярминкәсе
2016 елның 26 сентябрь көнне Түбән Ослан авылы МӘДӘНИЯТ йортында район фольклор фестивале "Талантлар Ярминкәсе" үтте, кайда иң якын-тирә авыллардан мәктәп һәм балалар бакчасыпедагоглары килде. Бу чарада “Түбән Ослан балалар бакчасы" да катнашты. Тәрбияче ярдәмчесе Маргарита Ларионова  чуаш костюмендә Түбән Ослан мәктәп укытучылары коллективы белән чыгыш ясады. Шулай ук авыл хуҗалыгы күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда җиләк-җимеш, яшелчәләрдән һәм чәчәкләрдән ясалган композицияләре күрсәтелде, аларны ата-аналар һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре ясадылар. Һәр эш үзенчә оригиналь һәм матур булып чыкты, катнашучылар барысы да әфәрин.

15.09.2016
Грипп буенча профилактика
Түбән Ослан балалар бакчасында грипп буенча профилактика чаралары үткәрелә, балалар сарымсак белән медальоннар үзләре белән йөртәләр, өстәлләрдә тәлинкәләргә сарымсак белән суган кисеп куелган, грипп белән авырмасын өчен  түбәндәге чараларны үтәргә кирәк:
-    Иртәнге гимнастика ясарга
-    Кулларны яхшылап юрга
-    Кешеләр күп булган урыннарны чикләргә
-    Үзеңдә авыру хисләрен төйсаң, табибка күренергә кирәк.

13.09.2016
“Көзге яхшылык атнасы ¬- яхшы эшләр эстафетасы”
Бүген “Түбән Ослан балалар бакчасы” МБМБУсендә “Көзге яхшылык атнасы ¬- яхшы эшләр эстафетасы” акциясе башланды. Акция кысаларында чәчәклекләрдән чәчәк орлыклары җыю оештырылды һәм кошлар өчен җимлекләр куелды, кошларга шунда ашау салынды. Балалар бүген генә түгел, көн саен яхшы эшләр ясаганын да беләләр: олылар кечеләргә киенергә һәм киемнәрен салырга булышалар, кызлар өстәл әзерләргә һәм җыештырыга, караватларны җыярга булышалар, ләкин андый яхшы эшләр әле бик күп. Без тәрбиянүчеләребез белән горурланабыз!

09.09.2016
Матурлык көне
Бүген түбән Ослан балалар бакчасында Матурлык Көне дип игълан ителде. Кечкенә тәрбиянүчеләр балалар бакчасы матур прическалар  ясап килгәннәр. Иң матур прическаны билгеләп  булмады, чөнки бер берсеннән матур. Малайлар да, читтә калмады һәм матур кызлар өчен чәчәкләр әзерләп куйдылар.

02.09.2016
Туган йортның түбәсе.
Техник персональ һәм укытучы ир-атлар көче белән ниһаять мәктәбебезнең котельное түбәсе яңартылды.

02.09.2016
Белем көне
Белем көне - яраткан бәйрәм мәктәп укучыларның, студентларның гына түгел, әмма шулай ук бу бәйрәмне балалар бакчаларында да бик теләп билгеләп үтелә. Балалар бакчаларында әлеге бәйрәм көнендә күңел ачу һәм популяр әңгәмәләр үткәрелә.
Түбән Ослан балалар бакчасының тәрбиянүчеләре мәктәптә уздырылган тантаналы линейкада булдылар һәм ничек укучыларны беренче сыйныфка алуын белделәр.

03.08.2016
1 августтан 3 августка кадәр аралыкта составында мәгариф бүлеге һәм күзәтү эшчәнлеге вәкилләре булган комиссия мәктәпләрне һәм мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрен тикшерде һәм аларның яңа уку елына әзерлеген ачыклады. 2 август көнне шуный комиссия безнең бакчабызда да булды. Комиссия куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешен, бакча, тәҗрибә участогының , чәчәклекнең торышын, группаларның бизәлешен тикшерде.

28.07.2016
Видеокүзәтү һәм иминлек саклау
Бүген Түбән Ослан балалар бакчасында видеокүзәтү урнаштыруны тәмамладылар. Керү ишекләре янында, периметр буйлап, группада видеокүзәтү урнаштырдылар. Бүгенге көндә балалар иминлеген саклауга зур игътибар итәләр. 

28.06.2016
Маша һәм аю хәзер безнең балалар бакчасында яши!
Түбән Ослан балалар бакчасында яңа “яшәүчеләр” яшиләр – Маша аю белән. Яраткан персонажлар раздевалкадагы стенаны бизи, балаларны көн саен каршы алырлар һәм озатырлар.

28.06.2016
Үләнне чабу
Иң мәшәкатле эш  җәй көне- ул үлән чабу. Балалар бакчасы тирәсендәге  үләнне чабу эше башланды.

28.06.2016
Ремонтның соңгы штрихлары
Түбән  Ослан балалар бакчасында ремонт эшләре , ахырына якынлаша, бүген балалар бакчасы хезмәткәрләре раздевалкадагы идәнне һәм барлык ишекләрне буядылар. Тиздән балалар бакчасы үз тәрбияләнүчеләрен каршы алачак, балалар бакчасы коллективы соңгы ремонтлау штрихларын тәмамлый.

25.06.2016
25 июнь көнне күп функцияле үзәге территориясендә чирәм чабылды, шулай ук чәчәк клумбалары ала-буталардан чистартылды.

25.06.2016
25.06.2016 елның Колхозная урамында урнашкан водокачкада сипның кыска ялганышы булган, ике чыбыгы янып чыккан. Киләчәктә кабель изоляцисен югалтмас өчен чыбыкларны тоташтырырга проколлар һәм гофр торбасы сатып алынды.

25.06.2016
25 июнь көнне чираттагы тапкыр Түбән Ослан автобус тукталышы территориясе чүп-чардан чистартылды.

 

22.06.2016
22.06.2016 елның межлаштыру организациясе Түбән Ослан зираты границасын күчерү буенча эшләрен башкарды. Әлеге эш зират коймасын алмаштыру өчен башкарылган, яңа койма 2015 елда җыелган үзара салым акчасына алыначак. Койма алмаштыру буенча эш июль аена планлаштырылган.

22.06.2016
22.06.2016 елның Заводская урамында урнашкан водонапорная башнясында су дәршҗәсен күрсәтә торган электродлар чистартылды.

 

22.06.2016
22.06.2016 елның Түбән Ослан авылы җирлеге башлыгы Айдар Шайдуллин Түбән Осланнан делегация белән : Простатова Надежда, Бусыгина Рәисә, Спасова Валентина Югары Ослан авылында тружениклар скверы ачу тантанасында катнашты.

21.06.2016
21.06.2016 елның сәгать биштә Ленин урамы буенча урнашкан зур чокырда чүп яна башлаган. Янгын сүндерү хезмәте тиз килде һәм янгын белән көрәшә башлады. Нәтиҗәдә, кичке сәгать унда янгын сүндерелде.

18.06.2016
18.06.2016 елның завод водокачкасында ватык электродвигатель яңага алмаштырылды. Бу водокачка Заводская, Советская, Дзержинский, Ленин урамнарына су тапшыра.

18.06.2016
18 июнь көнне чираттагы тапкыр Түбән Ослан автобус тукталышы территориясе чүп-чардан чистартылды.

16.06.2016
16.06.2016 елның Түбән Ослан Башкарма комитеты зират һәм авыл җирлеге аншлагы янындагы территорияләрендә үлән чаптырды.

15.06.2016
15.06.2016 елның Түбән Ослан авылы җирлеге Башкарма комитеты Карл Маркс урамында урнашкан суүткәргечне ремонтлады. Әлеге суүткәргеч 30 ел элек төзелде, шуңа күрә анда еш прорывлар килеп чыга.

 

25.05.2016
Күбәләк – чибәркәй!
Түбән Ослан балалар бакчасының тәрбиянүчеләре тәрбияче Елена Царегородцева белән бүген күбәләк рәсемен ясадылар. Күбәләкләр бер берсеннән матуррак килеп чыкты, балалрга күбәләк рәсемен ясарга бик ошады.

25.05.2016
Мөдирләр семинары
Кичә, Түбән Ослан бакчасының мөдире Шәйдуллина З.Р. семинарда катнашты. Семинарда “Мәктәп һәм балалар бакчасы хезмәттәшлеге”  турында фикер алыштылар.

18.05.2016
Яна Смагина -  «Сихри микрофон” конкурсның җиңүчесе
Бүген «Сихри микрофон” конкурсның финалы узды, анда Түбән Ослан балалар бакчасыннан Смагина Яна “Улыбка” җыры белән катнашты. Яночка бик лаекля чыгыш ясады. Янаны җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар теләп калабыз!

09.05.2016
“Җиңү бәйрәме!!!”
Кичә, 9 май көнне Түбән Ослан балалар бакчасы тәрбиянүчеләре Җиңү бәйрәменә багышланган митингта катнаштылар. Бөтен җыелучылар сугыш формасына киелгән нәниләргә сокланып карадылар: балалар шигырҗләр сөйләделәр, җыр җырладылар, кызлар биеделәр, ахырда үз куллары белән ясалган котлау хатларын Сугыш Балаларына бүләк иттеләр.

06.05.2016
Җиңү бәйрәменә әзерләнү тәмамланды!
Түбән Ослан балалар бакчасында тәрбиянүчеләр Җиңү бүйрәменә әзер: үз куллары белән ясалган котлау хатлары ясап бетерделәр, стенгазета ясалган, җырлар һәм шигырьләр обелиск янында кабатладык.

04.05.2016
Безнең авыл территориясен  төзекләндерүе
Түбән Ослан балалар бакчасының эшчеләре ел саен Түбән Ослан территориясе  төзекләндерүендә бик актив катнашалар, бу ел да читтә калмадык. Балалар бакчасының коллективы юл буенд  торган Обелисктан башлап автобус остановкасына кадәр баганаларны агарттылар. Хәзер ак баганалар авылда торучыларның гына түгел, кунакка килүчеләрнең дә күзләрен сөендерәләр.

20.04.2016
Түбән Ослан балалар бакчасының хезмәткәрләре балалар бакчасының территориясен чистарту һәм җыештыру эшләренә тотындылар.  Шулай ук, оешмага беркетелгән территорияне, балалар бакчасыннан пристаньга кадәр юлны җыештыру эшләре үткәрелде.

19.04.2016
Сихри микрофон        
Бүген Югары Ослан районы «Кояшкай» балалар бакчасында «Сихри микрофон»-дип аталган район конкурсы үткәрелде. Шул конкурста Түбән Ослан балалар бакчасына йөрүче Смагина Яна катнашты, ул ике җыр җырлады.  Конкурсларда катнашу балалар өчен бик мөһим, чөнки һәрбер конкурс   иҗатны үстерер өчен бер баскыч булып тора.Балалар бер берсен  җырларын тыңлап, үзләренә тәҗрибә туплыйлар, хаталарын таный башлыйлар. Конкурсантлар ,  кәнәгәтлек хисе белән  бакчаларына кайтып киттеләр.

12.04.2016
“Космонавтик көне!”
12нче апрель – Космонавтик Көне. Тәрбиячеләр бу көнне балалрга космос турында сөйлиләр, уеннар уйнаталар. Бүген Түбән Ослан бакчасында да балалар космос, планеталар, космонавтлар турында өйрәнделәр. Балалар тәрбияче белән бергә ракета рәсемен ясап үзләренең фотоларын ябыштырдылар һәм космоска очтылар.

07.04.2016
Габдулла Тукайның туган көне
Түбән Ослан балалар бакчасында балалар өчен татар халык шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әмәл уздырылды. Балалар шагырьнең иҗаты белән таныштылар, безгә кунакка Түбән Ослан китапханәдән Нина Морозенкова килде, ул балалар өчен шагырьнең китапларыннан күргәзмә ясады. Тәрбиянүчеләр шагыйрьнең шигырьләрен тыңладылар, әсәрләрен һәм мультфильмнарын карадылар.

05.04.2016
Туган илем минем! Минем кече Ватаным!
Түбән Ослан балалр бакчасында Югары Ослан районына 85 ел тулуына багышланган әмәлләр башланды. Безнең алда йомыш торды: балаларны туган як белән таныштыру өчен педагогларны һәм әти-әниләрне берләштерү. Шулай, балалар өчен презентацияләр күрсәтелде, әңгәмәләр оештырылды, балалар туган як турында шигырьләр өйрәнделәр, “Туган җирем минем!” фотовыставка оештырылды. Әлбәттә, барысында рәсемнәрдә тасвирладылар. Югары Ослан районын бәйрәм белән котлыйбыз!

25.03.2016
Рәсемнәр бәйгесе “Минем татар әкиятләрнең һәм мультфильмларның яраткан геройлары”
Бүген Түбән Ослан балалар бакчасында рәсемнәр бәйгесе  “Минем татар әкиятләрнең һәм мультфильмларның яраткан геройлары” буенча нәтиҗә ясадылар. Катнашучылар грамоталар һәм бүләкләр белән буләкәнделәр. Балаларга алга таба уңышлар теләп калабыз!

18.03.2016
“Мәктәпкәчә балаларны патриотик тәрбия”
Түбән Ослан балалар бакчасында патриотик тәрбия турында әмәл узды. Тәрбияче Елена Царегородцева балаларны Туган ил, ватан сүзләре, Татарстанның һәм Рәссәйнең символикасы белән таныштырды. Тәрбиянүчеләр Татарстан һәм Рәссәй гимнарын тыңладылар, Татартсанның, Түбән Ослан табигатен презентациядән карадылар, В.В.Путин һәм  Р.Н.Миннеханов белән таныштылар, алар кем икәнен белделәр. Ахырда пластилиннан байрак ясадылар.

14.03.2016
“Геометрия фигураларны өйрәнәбез!”
Түбән Ослан балалар бакчасында тәрбиянүчеләр өчен куе эш атнасы башланды. Балалар геометрия фигуралар турында белемнәрен кабатладылар, форма, төс һәм зурлык буенча фигураларны аердылар. Тәрбияче Елена Царегородцева балаларны күләмле фигуралар белән таныштырды. Уйнап фигуралар турында табышмаклар чиштеләр, туп белән уйнадылар. Белемнәрне ныгыту өчен балаларга фигуралар турында «Паровозик чух - чух» мультфильмы күрсәттеләр.

11.03.2016
Атна көннәрне өйрәнәбез!
Бүген Түбән Ослан балалар бакчасында тәрбиянүчеләр тәрбияче Елена Царегородцева белән бергә атна көннәрен өйрәнделәр.
Вакыт  белән танышу кечкенә балаларга бик авыр бирелә. Балалар бик еш кичә, бүген, иртәгә төшенчәләрне бутыйлар, аеруча тәртип буенча буталалар. Тәрбиянүчеләр атна көннәре турында шигырьләр тыңладылар, «Паровозик Чух-Чух» дигән мулҗтфтлҗм карадылар.

04.03.2016
“Минем әнием – иң якын дустым!”
Бүген Түбән Ослан балалар бакчасында язгы бәйрәмгә “8 март” көненә багышланган иртәнге бәйрәм узды. Бәйрәмгә нәниләрне карарга әниләр һәм әбиләр килделәр. Балалар бик тырышып әниләргә багышланган шигырьләр сөйләделәр, әниләр турында җырлар җырладылар, татарча бию биеделәр. Бәйрәм бик күңелле узды, кунаклар шат булып калдылар.

02.03.2016
Урамда йөргәндә иминлек аеруча мөһим!
Бүген Түбән Ослан балалар бакчасында тәрбияче Елена Валерьевна урамда саф һавада йөргәндә балалар белән “Урамда йөргәндә иминлек аеруча мөһим” дигән әңгәмә үткәрде. Нәниләр таудан зурлар белән генә шуарга ярый икәнен кабатладылар, көртләрдә, сулыклар янында, өй түбәләрендә боз сөңгеләре булса, алар астында уйнарга ярамый икәнен белделәр. Ата-аналар өчен белешмәлекләр ясадылар һәм аларга тапшырдылар.

02.03.2016
Яраткан әнием өчен бүләк!
Һәрбер әнигә һәм әбигә баладан 8 март көнне үз куллары белән ясалган бүләк алырга бик күңелле. Оригиналь бүләк 8 мартка әни өчен – үзең ясаган вазадагы чәчәкләр. Шундый күңелле эш белән бүген Түбән Ослан балалар бакчасында тәрбиянүчеләр тәрбияче Елена Валерьевна белән шөгыльләнделәр. Бүләкләр ясаганда балалар татарча төсләр кабатладылар, олы балалар кечкенәләргә булыштылар.


01.02.2016
Яз, яз, яз килә...
Бозларын кузгатты-
Яз җитте, яз җитте!
Киң җәелеп су акты,
Су ерып, боз үтте.
Көн ямьле, көн аяз
Сайрый яз кошлары
Кадерле безгә яз,
Без бит яз дуслары.
Бүген Түбән Ослан балалар бакчасында зур балалар кечкенәләр өчен яз турында сөйләделәр, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. “Яз килә” исемендәге җырны тыңладылар, рәхәтләнеп биеделәр, уйнадылар. Хәзер инде вакыт “8 март көне”нә әзерләнергә...

01.03.2016
"Беренче яз көне белән"
Түбән Ослан балалар бакчасы барыгызны да беренче яз көне белән тәбрикли.

23.02.2016
“Әтиләр өчен күңелле стартлар”
Бүген Түбән Ослан балалар бакчасында Ватанны саклаучы көненә багышланган иртәнге спорт бәйрәме узды.
23 нче февральгә балалар бик актив әзерләнделәр. Бу елны ул бәйрәм күңелле стартлар формасында үткәрелде, нәниләрнең әтиләре бик актив катнаштылар. Тәрбиячеләр  Валерьевна һәм Татьяна Викторовна кызыклы уеннар әзерләделәр. Балалар һәм әтиләре бик сөенеп калдылар мондый бәйрәмгә.

19.02.2016
Муса Җәлилгә 110 яшь
19 февральдә “Түбән Ослан балалар бакчасында балалар өчен Муса Җәлил турында әмәл оештырылды. Балалар күренекле шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Берничә шигырен тыңладылар. Мусаны рәссамнар ничек сурәтләгәннәрен карадылар. Муса гел кояшка, алга, бөеклеккә, батырлыкка омтылган икәнен  исбат иттеләр.

16.02.2016
“Яшел ут”
16 нчы февраль көнне Югары Ослан районының “Кояш” балалар бакчасында “Яшел ут” конкурсы уздырылды. Анда Түбән Ослан балалар бакчасыннан  Татьяна Гущина да катнашты. Бөтен катнашуыларда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, һәрберсе индивидуаль. Татьяна Гущина “Иң яхшы ЮХК проекты” номинациясендә җиңде, аңа грамота тапшырдылар.

10.02.2016
“Без урамнан барабыз!”
Түбән Ослан балалар бакчасында үз куллары белән ясалган юл хәрәкәт кагыйдәләре почмагы бар. Балалар рәхәтләнеп анда уйныйлар, белгән белемнәрен күрсәтәләр. Ул макет балалар өчен бик файдалы.

01.02.2016
Туган көн белән!!!
Бүген Түбән Ослан бакчасына йөрүче Ксения Иванованың туган көнен билгеләп үттек! Үзенең туган көнен балалар бакчасында ул беренче тапкыр каршы алды, чөнки күптән түгел генә монда йөри башлады. Традиция буенча, балалар түрбияче белән бергә үз куллары белән ясалган бүләк тапшырдылар, “Каравай” җырын җырладылар.
Ксениягә исәнлек - саулык, уңышлар теләп калабыз!!!

01.02.2016
Светофор һәм “зебра” сабыйларда кунакта!
Бүген Түбән Ослан балалар бакчасында чираттагы юл хәрәкәте кагыйдәләре турында  әмәл узды. Югары һәм хәзерлек группа тәрбиянүчеләре белемнәрен кечкенә балалар белән бүлештеләр. Хәзер инде нәниләр дә юлны яшел төскә генә узарга ярый икәнен беләләр, юлны җәяүләр күчү урынында гына узарга һәм юлда ясалган ак буйчыклар “зебра” дип аталуын белделәр.

27.01.2016
Тәрбиячеләр семинары.
Бүген Түбән Ослан балалар бакчасының тәрбиячесе Татьяна Гущина тәрбиячеләр семинарында катнашты. Педагоглар каршында ул “ Мәктәпкәчә балаларның башлангыч математик куелышы дидактик уеннар белән формалаштыру” тема доклад белән чыгыш ясады.

22.01.2016
“Кочаклашу!”
Түбән Ослан балалрар бакчасында Халыкара кочаклашу көнен билгеләделәр. Тәрбияүче Татьяна Гущина балалр белән ни өчен кешеләр кочаклашалар дигән темага сөйләште, нинди хисләр алар тоялар аларны әти-әниләре кочаклаганда.

20.01.2016
“Тили-бом! Тили-бом! Песинең өе яна!”
Бүген Түбән Ослан балалар бакчасында балалар ялкынның файдасы һәм зарарлыгы турында исләренә төшерделәр. Тәрбияүче Татьяна Гущина театр мәсәләсендә кайбыр ситуациядә ничек игътибар итәргә кирәклеге турында күрсәтте. Һәрбер бала янгын сүндерүчеләргә шалтыратып карады. Янгын вакытында алгоритмы кабатладылар.

18.01.2016
Балалар ачышлары  көне.
18. 01.2016.Түбән Ослан төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8нче сыйныфында “ Балалар ачышлары” дигән темага сыйныф сәгате үтте. Гыйнвар уртасында бу көн дөнья күләмендә билгеләп үтелә.Бу дата Америка галиме һәм дипломанты Бенджамин Франклинның туган көне белән бәйле.Ул 12 яшендә суда йөзгәндә аякка киелә торган җайланма уйлап чыгарган. Cыйныф җитәкчесе Татьяна Фокеева әзерләгән презентациядән балалар төрле ачышлар белән таныштылар.Бу матур чара сыйныф эмблемасын ясау белән тәмамланды.

18.01.2016
Грипптан профилактика!
Кышкы көннәрдә грипп эпидемияләре кабынулар башлана, алар берничә айларга сузыла. Грипп куркыныч авыру. Шуңа күрә балалар бакчасында грипптан профилактика оештырабыз:
- юеш җыештыру ясау;
- бүлмәләрне җилләтү;
- гигиена кагыйдәләрен саклау;
- бүлмәләрдә суган белән сарымсак турап куелган.
Безнең балаларыбыз авырмасыннар!

14.01.2016
“Игелекле эшләр”
Түбән Ослан балалар бакчасының эшчеләре Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фонды 6 том хәйриячеләр китабына керделәр. Ул китапта 10 мең матди ярдәм күрсәтүче исемнәре, шунда безнең эшчеләрнең исемнәредә язылган: Синицина Л.Х., Шайдуллина З.Р., Гущина Т.В., Жуляева Н.Н.

11.01.2016
Балалар бакчасы балаларны көтә!!!
Түбән Ослан балалар бакчасы кышкы каникуллардан соң балаларны кабул итәргә әзер. Балалар бакчасындагы эшчеләр әүвәл генераль җыештыру ясадылар, уенчыкларны юдылар, караватка чиста урынныр җәйделәр, юлларны кардан чистарттылар.
Без тәрбиянүчеләрне сөенеч белән балалар бакчасында көтәбез!!!

06.01.2016
“Яңа уенчыклар!!!”
Түбән Ослан балалар бакчасына яңа уенчыклар кайттылар. Матур курчаклар, пылесос, кер юу машинасы, тегү машинасы, кухня, җыештыру өчен җыелма – кызлар өчен – киләчәк әниләр һәм хуҗабикәләр. Йөк һәм җиңел машиналар, инструментлар җыелмасы, кар чистартырга көрәкләр – малайлар өчен – киләчәк әтиләр һәм саклаучылар. Кечкенәләр өчен пирамидкалар, чиләклзр белән көрәкләр, нәни курчаклар, рәсем ясау өчен такта.
Уенчыклар бик матур, балалар шундый бүләкләргә бик канәгать булырлар!

06.01.2016
“Кизүлек!!!”
Түбән Ослан балалар бакчасында ял һәм бәйрәм көннәрендә кизүлек оештырылган. Хезмәткәрләр бинаны һәм балалар бакчасының территориясен тикшерәләр,  тереклек тәэмин итү системасын карыйлар. Эшчеләр генераль җыештыру ясыйлар, бүлмәләрне балаларны каршылаү өчен әзерлиләр.

Соңгы яңарту: 2017 елның 10 гыйнвары, 09:53

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International