Яналыклар 2016г.

17.12.2016
«Шашка турниры»
17нче декабрьдә Килди мәдәният йортында  яшьләр өчен “Шашка турниры” үтте.Бүген үз осталыкларын күрсәтергә шашка уйнарга яратучылар җыелдылар.Бу ярышта Андрей Мукаев,Сергей Гордеев,Антон Егоров,Дмитрий Сальнов,Яна Карасева,Светлана Сахарова һәм  Кирилл Мукаев катнашты.Бу уенда җүңүче Сергей Гордеев.Аңа приз бирелде.

16.12.2016
Шугалакның  ачышы  “Шугалак ачык, балалар әзер”
16нчы декабрьдә  Килди мәдәният йорты тирәсендә шугалак ачылды. 


16.12.2016
16нчы декабрь көнне Килди  авыл җирлеге Башкарма комитетының егерменче киңәшмәсе үтте.
Көн тәртибе:
1.    “Югары Ослан районы  Килди авыл җирлегенең 2017 нче елга бюджеты турында.
2.    2017нче елга Килди авыл җирлегенең планнары турында.

13.12.2016
Яңа ел бәйрәме якынлашып килә.
Килди авыл китапханәсе үз укучылары өчен “Яңа ел – чыршы, шәмнәр,әйлән-бәйлән!”дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.

02.12.2016
Олан авылындагы чиркәү хезмәткәре белән очрашу
2нче декабрьдә Килди мәдәният йортында Олан авылындагы чиркәү хезмәткәре , авыл кешеләре белән бу инде икенче очрашу.

01.12.2016
Шугалак ясау.
Килди мәдәният йорты тирәсендә Килди мәдәният йорты хезмәткәрләре шугалак ясау эше алып бара.

20.11.2016
20нче ноябрьдә бөтен дөньяда балаларның хокукын яклау көне билгеләп үтелә.Бу көнне Килди авыл китапханәсендә кечкенә балалар өчен “Кечкенә гражданин зур хокуклар белән” дип исемләнгән дәрес үтте.
                       

18.11.2016
18нче ноябрь көнне салым түләнгән акчаларга Килди авылындагы кабер тирәсен тотыр өчен материал (сетка,багана, арматура) китерелде.

15.11.2016
“Яхшы эшләр юлы белән барабыз”
15 нче ноябрьдә Килди мәдәният йорты хезмәткәрләре Килди мәктәбенә бардылар. Татьяна Зинонова балалар белән “Яхшы эшләр юлы белән барабыз” дип исемләнгән сыйныф сәгате оештырдылар һәм үткәрделәр.

14.11.2016
14нче ноябрь көнне Килди авыл җирлеге хезмәткәрләре Югары Ослан районында мәдәният йортында Югары Ослан районына 85 елыгына багышланган чарада катнаштылар.Килди авыл җирлегенең башкарма комитеты бухгалтеры Сальнова Ольга Николаевна Мактаулы грамота белән бүләкләнде.

10.11.2016
10нчы ноябрьдә Рәсәй кино елында Килди мәдәният йортында авыл халкы өчен актер Виктор Сухоруковның тууына 65 ел уңаеннан иҗат сәгате кичәсе үтте.

29.10.2016
29нчы октябрьдә Килди мәдәният йортында яшьләр өчен Хэллоуин бәйрәме үтте.Бу бәйрәмдә катнашучылар мистик образларга туры китереп киенделәр һәм бер-берсен куркыттылар.Бу бәйрәм дискотека белән тәмамланды.

28.10.2016
28нче октябрьдә Килди авыл җирлеге башлыгы Бурдин В.М. Олан авылында яшәүче Биряльмин А.Е. юбилей белән котлады һәм ул аңа сәламәтлек,озын гомер теләде.

28.10.2016
Килди авыл җирлеге сәркәтибе Лёвочкина Н.Н. хәрби хезмәт итәргә тиешле егетләргә Югары Ослан районы хәрби комиссариатка бару турында хәбәр итте.

27.10.2016
“Исәнме, алтын көз!”
27нче октябрьдә Килди мәдәният йортында балалар өчен “Исәнме, алтын көз!” дип исемләнгән көз бәйрәме үтте.
Балалар янына кунакка көз патшабикәсе килде.Бу бәйрәмне Роза Мукаева һәм Татьяна Зинонова оештырдылар. Бу көнне балалар уйнадылар, конкурсларда катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр.

 

25.10.2016
Айга бер тапкыр Килди авыл китапханәчесе Мукаева Г.Н.балалар бакчасына килә. Китапханәче балаларны яңа китаплар белән таныштырды.Балалар үзләре китапларны сайлап алдылар.

 

24.10.2016
Көзге балга әзерләнү.
Килди балалар бакчасында Көзге бал чарасы “Көз” темасын тәмамлау белән бәйле.Көзге балга әзерләнү күп көч һәм хезмәт таләп итә. Балалар белән бу темага кагылышлы әңгәмәләр һәм табигатькә экскурсия үткәрәбез. Шулай ук әкиятләр укыйбыз һәм шигырьләр өйрәнәбез.Балалар  биергә һәм җыр җырларга яраталар.

22.10.2016
Көзге бал.
22нче октябрьдә Килди мәдәният йорты хезмәткәрләре Роза Мукаева һәм Татьяна Зинонова яшьләр өчен Көзге бал үткәрделәр.

20.10.2016
“Истәлекле урыннар” сәяхәт
20нче октябрьдә Килди мәдәният йортында районга 85- ел уңаеннан истәлекле урыннар буенча сәяхәт презентациясе үтте.

15.10.2016
Килди авыл җирлегендә Олан авылында су агуын туктаттылар.

11.10.2016
«Урман утырту көне акциясе»
11нче октябрьдә “Урман утырту көне” акциясе кысаларында Килди мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл китапханәчесе Килди мәдәният йорты тирәсендә агачлар утырттылар.

10.10.2016
Олан мәдәният йортына салкын су кертеләр һәм тоташтырдылар.

10.10.2016
Килди авыл җирлегендә кабер тирәсен яңа койма белән тоту эшләре башланды.

09.10.2016
Авыл хуҗалыгы көне
8нче октябрьдә Югары Ослан районына 85 ел уңаеннан Килди мәдәният йортында бәйрәм концерты үтте. Бу концерт авыл хуҗалыгында  эшләүчеләргә багышланган иде.

07.10.2016
Килди авылында скважинаны нормага китерү эше дәвам итә.Баганалар һәм сетка куелды.

05.10.2016                              
Куркынычсыз хәрәкәте итү кагыйдәләре.
Баланың сәламәтлек  нигезе куркынычсыз хәрәкәт итү булып тора. Шунлыктан тәрбияче балаларга үз- үзеңне өйдә һәм урамда ничек тоту турында презентация күрсәтте.Балаларны куркынычсыз хәрәкәт итү кагыйдәләренә яшьтән үк тәрбияләргә кирәк.
 

05.10.2016
Килди авыл җирлегендә аншлаг яңартылды.

05.10.2016
Килди авыл җирлегендә сважинаны норма тәртибенә китерү уңаеннан 100% төзү материаллары сатып алынды.Аның тирәсен койма белән тоту эшләре башланды.Баганалар куела.

05.10.2016
«Яхшылык күңел өчен яхшы»
5нче октябрь көнне олы кешеләр декадасында Килди мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл китапханәчесе пенсиядә булган олы кешеләр янына кунакка бардылар.

05.10.2016
5нче октябрь көнне Килди авыл җирлегенең Олан мәдәният йортына су кертү эшләре бара.

04.10.2016
Хайваннарны саклау көне.
4нче октябрь көнне Килди мәдәният йортында балалар өчен хайваннарны саклау көне уңаеннан әңгәмә үтте.

23.09.2016
23нче сентябрьдә «Татарстан кроссы- 2016” дип исемләнгән массакүләм республика ярыш кысаларында Килди авыл җирлегендә булган барлык берләшмә хезмәткәрләре ярышта катнашты. Көз көне иртән Килди башлангыч мәктәбе янында барлык ярышта катнашучылар җыелды. Ярыш күңелле үтте.

21.09.2016
21нче сентябрьдә Килди китапханәчесе мәдәни- белем проекты кысаларында Килди башлангыч мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Укучының мәдәни көндәлеге” дип исемләнгән дәрес үткәрде. Китапханәче укучыларны бу көндәлек белән таныштырды һәм аны  тутыру кагыйдәләре турында сөйләде.

18.09.2016
Килди авыл җирлегендә депутатларны сайлау көне үтте.

15.09.2016
Олан авылында чиркәү тирәсен койма белән тоту эше дәвам итә.

 

15.09.2016
Килди авыл җирлегенең башкарма комитеты сәркәтибе Лёвочкина Н.Н. хәрби хезмәткә баручыларга мед.комиссия үтәр өчен чакыру бирде. 

15.09.2016
Килди авыл җирлегенең Олан авылында чиркәү тирәсен койма белән тоту эше дәвам итә.


14.09.2016
14нче сентябрь көнне яхшы эшләр атналыгы акция кысаларында Килди мәдәният йорты хезмәткәрләре “Яхшылык аллеясы” оештырдылар. Бу акциядә авыл халкы һәм укучылар катнашты.

13.09.2016
13нче сентябрьдә көзге яхшы эшләр кысаларында Килди мәдәният йорты хезмәткәрләре “Чын күңелдән яхшылык” акциясе оештырдылар.Куралово авылында яшәүче Осянина Регина Евгений кызы өчен акча җыйдылар.


12.09.2016
Көзге яхшы эшләр атналыгы кысаларында – яхшы эшләр эстафетасы башланды.Килди авыл җирлеге китапханәчесе Мукаева Г.Н. авылдагы иң олы кешеләрнең берсе Кутлина Евдокия Яковлев кызы янына килде. Авыл китапханәчесе Мукаева Г.Н. район хәбәрләре һәм авыл хәбәрләре турында сөйләде.Ә Евдокия Яковлевна үзенең үткән тормышы турында сөйләде.

 

10.09.2016                                                  
9нчы сентябрь көнне Килди мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара матурлык көненә “Иң сөйкемле һәм чибәре”конкурсы оештырдылар.

08.09.2016
Килди авыл җирлегенең Олан авылында чиркәү тирәсен койма белән ясыйлар.

07.08.2016
“Югары Ослан районына 85 ел”
Югары Ослан районына 85 ел уңаеннан Килди мәдәният йортында “Югары Ослан районына 85 ел” дип исемләнгән стенд әзерләнгән.Бу стендта Килди авылы тарихы ,балалар рәсемнәре,үткән елгы фотосүрәләр сүрәтләнгән.

07.09.2016
Олыклар җыю.
Көз җитте.Икенче елга утыртыр өчен,чәчәк орлыкларын  җыярга вакыт җитте. Балалар бакчасы территориясе һәрвакыт матур һәм яшел булсын өчен, балалар орлыклар җыярга булыштылар.Тәрбияче балаларга орлыкларны ничек җыярга кирәклеген аңлатты.Өлгергән орлыклар кара яки көрән төсле булалар.Балалар бик тырыш эшләделәр. Аннан соң балалар бакчасында бу орлыкларны киптерделәр һәм контейнерларга тутырдылар. Шулай итеп балалар орлыклардан төрле чәчәкләрне үстереп булуы турында белделәр.

03.09.2016
Бесланда фаҗига.
3нче сентябрь көнне терроризм белән көрәшү көнендә, Килди мәдәният йортында балалар һәм яшьүсмерләр өчен Хәтер сәгате үтте.Бу чара Бесланда  булган фаҗигага багышланды.
 

07.06.2016
Хәрби-кыр җыены.
1нче июннән 3нче июньгә кадәр Олы Мәми урта мәктәбе укучысы Матюшино урта мәктәбендә узган  хәрби-кыр җыенында катнашты. Безнең мәктәп барлык чараларда да актив катнашты. 10нчы сыйныфта бер генә укучы – Станислав Колдин , бик шатланып катнашты.  Ул районның башка мәктәпләреннән килгән 10нчы сыйныф укучылары белән танышты, дуслашты.

26.05.2016
Килди авыл җирлегенең башкарма комитеты, Килди мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл китапханәчесе тирә- яктагы үләнне чаптылар һәм җыйдылар.


 

 

26.05.2016
Килди авыл җирлегенең Олан авылында янгын краны һәм янгын вакытында су тутыру урыны күрсәткечләрен элделәр.

25.05.2016
25нче майда Килди авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Роза Мукаева һәм Татьяна Зинонова МБББУ” Килди башлангыч мәктәбе”ндә соңгы кыңгырау бәйрәмендә катнаштылар. 

25.05.2016
Ел саен 27нче майда Бөтенрәсәй китапханә көне билгеләп үтә.Шул уңайдан Килди авыл китапханәсендә күргәзмә оештырылды.

25.05.2016
25нче майда Килди авыл җирлеге үзидарәсе башлыгы Бурдин В.М.МБББУ “Килди башлангыч мәктәбе”ндә соңгы кыңгырау бәйрәмендә катнашты.Мәктәптә бер укучы укый Гизатуллин Артур, ул 3нче сыйныфны тәмамлады.Виктор Михайлович Артурны уку елы тәмамлануы белән котлады һәм каникулларны яхшы үткәрергә теләде.

24.05.2016
24нче майда Килди авылында пенсионерлар мәдәният йортын тирәсен тәртипкә китерергә чыктылар.

19.05.2016
19нчы майда Килди мәдәният йортында Роза Мукаева һәм Татьяна Зинонова Пионер көне уңаеннан уртанчы сыйныф укучылары өчен пионер җыелышы үткәрделәр.

19.05.2016
Килди авылында чишмәне төзекләндерү эше бара. 19нчы майда КФХ Пашков Сергей Игоревич ярдәм итте.Ул трактор биреп торды.Чишмә тирәсен тигезләделәр,ташлар һәм торба куйдылар.

18.05.2016
18нче май көнне Килди авыл җирлеге башкарма комитеты,Килди һәм Олан мәдәният йорты,Килди балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм Килди авыл китапханәчесе федераль трассадан чүп җыйдылар.

17.05.2016          
Килди авыл халкы  чишмәне чистарттылар.Чишмә тирәсен тәртипкә китерделәр.

17.05.2016
17нче майда ООО Экада – Т Килди авыл җирлегендә урнашкан Килди,Олан һәм Харино авылларында су тутыру башнясыннан анализга су алдылар

17.05.2016
Килди авыл китапханәсендә Халыкара музейлар көненә информацион сәгать оештырылды.

 

14.05.2016
Халыкара гаилә көне.
14нче майда Килди мәдәният йортында яшьләр белән халыкара гаилә көненә әңгәмә үтте.

13.05.2016
13нче майда ООО”Земля” оешмасы Килди авыл җирлегенең Харино авылында кабер янындагы җирне үлчәделәр.

12.05.2016
12нче майда Килди авыл җирлеге сәркәтибе Лёвочкина Н.Н.һәм Устинов Антон белән хәрби хезмәт көне чарасында катнаштылар.Бу чара Югары Ослан районы яшьләр һәм яшьүсмерләр үзәгендә үтте.

09.05.2016
«Батырларга дан»
9нчы майда Килди авыл җирлегендә тантаналы митинг үтте.

фоторепортаж

09.05.2016
9нчы майда Килди мәдәният йортында бәйрәм концерты үтте.Бу концертны Роза Мукаева һәм Татьяна Зинонова оештырдылар.

фоторепортаж

08.05.2016
Тантаналы  митинг
8нче май көнне Харино авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырларга куелган һәйкәл янында тантаналы митинг үтте.

08.05.2016
8нче май көнне Килди мәдәният йортында балалар өчен “Кызыл тау” дип исемләнгән чара үтте.

07.05.2016
“Советлар Союзы батырлары – безнең якташлар” тарих сәгате.
7нче майда Килди мәдәният йотрында олы буын өчен “Советлар Союзы батырлары – безнең якташлар” дип исемләнгән тарих сәгате үтте.

06.05.2016
«Ветераннарга үз кулларыбыз белән ясалган котлау открыткасы »
6 нчы май көнне Килди мәдәният йортында Җиңү бәйрәме көне алдыннан “Ветераннарга үз кулларыбыз белән ясалган  котлау открыткасы” дип исемләнгән конкурс үтте.

04.05.2016
4нче май кцнне Килди авыл җирлеге башлыгы Бурдин В.М. һәм аның сәркәтибе Лёвочкина Н.Н. Олан һәм Харино авылларындагы йорт тирәсе җыештырылганлыгы тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәсендә 1 беркетмә язылды.

04.05.2016
4нче май көнне ИП Мухутдинов грейдеры белән Килди,Харино һәм Федяеево авылларындагы юлларны төзәттеләр.

02.05.2016
2нче май көнне, Килди авыл җирлегеннән авыл җирлеге үзидарәсе башлыгы Бурдин В.М.,сәркәтип Лёвочкина Н.Н.,Килди авыл мәдәният йорты җитәкчесе Мукаева Р.А. һәм Романова В.И. Югары Осланда мемориаль такта ачышында катнаштылар.

01.05.2016
1нче май көнне Килди мәдәният йортында авыл яшьләре өчен түгәрәк өстәл янында әңгәмә үтте.

29.04.2016
29нчы апрель көнне Килди авылында ветеран берләшмә председателе җитәкчелегендә Романова В.И.пенсионерлар белән Килди авылындагы чиркәү тирәсен чүптән җыештырдылар.

29.04.2016
29нчы апрель көнне Килди авыл җирлегенең башкарма комитеты хезмәткәрләре,Килди һәм Олан мәдәният йорты хезмәткәрләре, Килди авыл китапханәчесе һәм Килди балалар бакчасы хезмәткәрләре федераль трасса юлы буенча баганаларны агартылар.

29.04.2016
29нчы апрель көнне Килди авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре Бурдин В.М.,Лёвочкина Н.Н.,Сальнова О.Н. һәм Романова В.И.Югары Осланда тыл хезмәтчәннәре паркында агач утыртуда катнаштылар.

28.04.2016
28нче апрель көнне Килди авылындагы су тутыру башнясы авып китү куркынычы янады.КФХ Пашков Сергей Игоревич манипулятор һәм трактор МТЗ 1221 биреп торды һәм аның хезмәткәрләре Штатнов О.С., Сапаров Е.А.,Мукаев И.И.,Кузьмичев Е.А. су тутыру башнясын төзекләндерделәр.

28.04.2016
Килди авыл китапханәсендә христиан бәйрәменә “Менә Пасха, балавыз исе, җылы кулич исе” дип исемләнгән күргәзмә оештырылган иде.

27.04.2016
27нче апрель көнне Килди авыл җирлеге башкарма комитеты,Олан һәм Килди мәдәният йорты хезмәткәрләре,Килди авыл китапханәчесе федераль трассадан чүп җыйдылар.

26.04.2016
Г.Тукайның  шигырьләр  буенча  мультфильм  карау.
26нчы апрель көнне Килди мәдәният йортында Роза Мукаева һәм Татьяна Зинонова шагыйрьнең шигырьләре буенча мультфильм карау оештырдылар.

26.04.2016
“Габдулла Тукайның әкиятләр дөньясы” дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы.
Килди мәдәният йортында Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Габдулла Тукайның әкиятләр дөньясы” дип исемләнгән балалар рәсем конкурсы үтте.

26.04.2016
“Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай – безнең якташ”  
26нчы апрель көнне Килди мәдәният йорты хезмәткәрләре Татьяна Зинонова һәм Роза Мукаева Килди башлангыч мәктәбенә бардылар һәм “Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай – безнең якташ” дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрделәр.

 

25.04.2016
25нче апрель көнне Килди авыл җирлеге үзидарәсе башлыгы Бурдин В.М. һәм Килди авыл җирлегенең башкарма комитеты сәркәтибе Лёвочкина Н.Н.белән Килди һәм Олан авыллары буенча йөреп чыктылар.Йөреп чыгуның максаты: өй территориясе җыештырылганлыгын тикшерү.Йөреп чыгуның нәтиҗәсе: кайбер йорт тирәсе янында чүп һәм төзү материаллары булганнарга йорт хуҗаларына кисәтү ясалды.

23.04.2016
“Рәсәй көче – аның хезмәткәрләрендә”
23нче апрель көнне районның юбилей елында,Килди мәдәният йортында авыл җирлеге үзидарәсе көненә  “Рәсәй көче – аның хезмәткәрләрендә” дип исемләнгән бәйрәм концерты үтте.

21.04.2016
Бөтендөнья акция кысаларында “Тукай дөньясына сәяхәт”дип исемләнгән Килди авыл китапханәсендә һәм Килди башлангыч мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен кычкырып укулар үтте.

20.04.2016
Бөек ватан сугышы ветераннарына хат.
20нче апрель Килди мәдәният йортында Роза Мукаева һәм Татьяна Зинонова Җиңү бәйрәме алдыннан балалар белән Бөек ватан сугышы ветераннарына хат яздылар.

20.04.2016
20нчы апрель көнне Килди авыл җирлеге башкарма комитеты,Килди мәдәният йорты,Килди авыл китапханәсе,Олан мәдәният йорты хезмәткәрләре федераль трассадан чүп җыйдылар.

19.04.2016
Габдуллы Тукая
26нчы апрель көнне бөек татар шагыйре Габдулла Тукай 130 еллыгын билгеләп үтә.

 

18.04.2016
18нче апрель көнне Килди авыл җирлегенең башкарма комитеты,Килди мәдәният йорты,Килди авыл китапханәчесе,почта бүлеге хезмәткәрләре территорияне чүптән җыештырырга чыктылар.

12.04.2016
12нче апрель көнне Килди авыл җирлеге үзидарәсе башлыгы Бурдин В.М. күп балалары булган гаиләләр белән әңгәмә үткәрде.
 

12.04.2016
12нче апрель көнне Килди авыл җирлегендәге берләшмә җитәкчеләре федераль трассадан чүп җыярга чыктылар.

11.04.2016
«Яхшылык, китап битләрендә сибелгән».
Килди авыл китапханәсендә балалар өчен “Яхшылык,китап битләрендә сибелгән” дип аталган күргәзмә оештырылган иде.Бу күргәзмәгә эпиграф итеп М.М.Пришвинның “Яхшылык – ул кояш, кешенең күңелен җылыта торган”сүзләре алынды.


10.04.2016
“Туган ягым минем- чәчәк ат”.
10нчы апрель көнне районга 85 ел уңаеннан Килди мәдәният йортында “Туган ягым минем- чәчәк ат” дип  аталган  рәсем конкурсы үтте.
Бу конкурста балалар катнаштылар.

08.04.2016
8нче апрель көнне федераль трассадан чүп җыярга чыктылар.

08.04.2016
8нче апрель көнне лицензияләү уңаеннан ООО «ПСК «Гранит» топографы белән Килди,Харино һәм Олан авылларында су тутыру башнясында инженер- геодезик эшләр үтте.

07.04.2016
5нче апрель көнне Олан мәдәният йортында чиркәү хезмәткәре отец Владимир Олан авылында яшәүче авыл халкы белән җыелыш үткәрде.

 

07.04.2016
Олан авылындагы чиркәүдә һәр шимбә 15.00 сәгаттә һәм якшәмбе көнне сәгать 08.00 җеназа үтә.

07.04.2016
7нче апрель көнне Сәламәтлек көненә, Килди мәдәният йортында эшләүче хезмәткәрләр  Роза Мукаева һәм Татьяна Зинонова китапханәче белән бергә олы яшьтәге кешеләр өчен “Сәламәт яшәү бик яхшы” дип аталган чара үткәрделәр.

05.04.2016
Һәр атна,сишәмбе көнне Килди авыл җирлегендә Питрәч продукциясе сатыла.

01.04.2016
“Беренче апрель – мин беркемгә дә ышанмыйм!”
1нче апрель көнне Килди мәдәният йортында балалар өчен “Беренче апрель – беркемгә дә ышанмыйм!” көлке көненә багышланган чара үтте.

01.04.2016
1нче апрель – Халыкара кошлар көне.
1нче апрель көнне Килди авыл китапханәсендә танып белү сәгате үтте. Бу сәгать Халыкара кошлар көненә багышлана.

30.03.2016
30нчы мартта Килди мәдәният йорты хезмәткәрләре Харино авылында 01.04.2016 елга  мал санын язып алдылар.

30.03.2016
30нчы мартта Килди авыл җирлегендә эшләүче хезмәткәрләр Харино авылында яшәүче кешеләргә салым түләү квитанциясе бирделәр.

28.03.2016
Бөтендөнья театр көне
28нче мартта Килди мәдәният йортында Бөтендөнья театр көненә багышланган берләшмә хезмәткәрләре өчен конкурс программасы үтте.
 

27.03.2016
27нче мартта Югары Ослан районына 85 ел уңаеннан Олан мәдәният йорты җитәкчесе Лазарева Н.И.Олан авылында яшәүче Лукоянова Е.М.янына барды.Әңгәмә барышында Елизавета Михайловна фотосурәтләрне һәм газет кисәкләрен карап, ул үзенең җиңел булмаган тормышы турында сөйләде.

27.03.2016
«Пасха турында син нәрсә беләсең?»
27нче мартта Килди мәдәният йортында Олан авылында эшләүче чиркәү хезмәткәре о.Владимир балалар өчен “Пасха турында син нәрсә беләсең?” викторинасы  үткәрде.

26.03.2016
«Минем кечкенә илем»
26нчы мартта Югары Ослан районына 85 ел уңаеннан Килди мәдәният йортында яшьләр өчен “Минем кечкенә илем” викторинасы үтте.

25.03.2016
25нче мартта Килди авыл җирлегеннән Устинов Антон һәм Гордеев Сергей Кама Тамагына бардылар һәм анда “Хәрби хезмәткә алучыларның хокуклары” темасына шөгыль үтте.

25.03.2016
Туган якны өйрәнү сәгате
Югары Ослан районы юбилей елында Килди авыл китапханәсе нигезләнүенә 80 ел тула.
Килди авыл китапханәчесе туган якны өйрәнү сәгате үткәрде.Бу чара төрле елларда эшләүче китапханәчеләргә багышланды.

24.03.2016
24нче мартта Олан мәдәният йортында балалар белән бергә “Язгы каникуллар – соңгы кар” чарасы үтте.Мәдәният йортында кар бабай ясап алар аны буядылар.Аннан соң мәдәният йортында бергә чәй эчтеләр,төрле уеннар уйнадылар.

24.03.2016
Балалар бакчасы хезмәткәрләре Югары Ослан районына 85 ел кысаларында педагогик хезмәт ветераны Романова Клавдия Александровна янына бардылар.Ул үзенең җиңел булмаган тормышы турында сөйләде.Клавдия Александровна 35 ел башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән.Ул вакытлардабалалар бик күп була һәм  аңа 3 сыйныфны бергә укытырга туры килә.Ул авырлыклардан бердә куркып калмады һәрвакыт оптимист булып яшәде.

24.03.2016
Килди авыл китапханәсендә Югары Ослан районына 85 ел  туу уңаеннан чаралар кысаларында туган якны өйрәнү сәгате үтте.

24.03.2016
«Почтаның үткәне һәм хәзерге вакыты»
24нче мартта Югары Ослан районына 85 ел кысаларында Килди мәдәният йортында почта хезмәткәрләре белән очрашып  әңгәмә үтте.
Бу чарага барлык почта хезмәткәрләре чакырылган иде.

24.03.2016
Килди авыл җирлегендә салым җыю эше бара.24нче мартка 65950 сум тәшкиль итә.

23.03.2016
Мәдәният йорты хезмәткәрләре көне.
23нче мартта мәдәният йорты хезмәткәрләре Роза Мукаева,Татьяна Зинонова,Галина Мукаева һәм Килди авыл җирлеге үзидарәсе башлыгы В.М.Бурдин районда мәдәният йорты хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнаштылар.


          

 

22.03.2016
22нче мартта Олан мәдәният йортында Огары Ослан районына 85 ел уңаеннан “Р.С. Троицканың шигырьләрен уку” чарасы үтте.

22.03.2016
“Кино ничек ясала?”
22нче мартта Россия кино елында, Килди мәдәният йорты хезмәткәрләре  һәм авыл китапханәчесе белән берлектә балалар белән “Кино ничек ясала” кино- викторина үткәрделәр.

22.03.2016
6нчы мартта үткәрелгән Референдум Килди авыл җирлегендә салым җыю эше бара.21нче мартка җыелган салым 41 550 сум тәшкиль итә.

22.03.2016
Килди авыл җирлегенең үзидарәсе башлыгы шәхси сораулар белән гражданнарны кабул итте.Гамәлдә килешүне туктату сорауы белән Семикова А.Г. мөрәҗәгать итте.Бу сорау уңай чишелде.
 

 

21.03.2016
Югары Ослан районына 85 еллыгын үткәрү кысаларында Килди авыл җирлегенең үзидарәсе башлыгы Бурдин В.М. Килди авылында яшәүче Мукаева Анна Илларионовнаны 80 яшьлек туган көне белән котлады.Ул аңа сәламәтлек һәм озын гомер теләде

19.03.2016
Җир сәгате
19нчы мартта Килди мәдәният йортында Җир сәгате үтте.
Бу чараны Роза Мукаева һәм Татьяна Зинонова үткәрде.

17.03.2016
17нче мартта Килди авыл җирлегенең үзидарәсе башлыгы Бурдин В.М.авыл җирлегендә урнашкан берләшмә җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Көн тәртибе:
1. 21нче марттан алып 27нче мартка кадәр Югары Ослан районына 85 – ел уңаеннан үткәрү өчен чаралар.
2. Салымга акча җыю.

17.03.2016
Г.Тукайның 130 еллыгына “Әдәби геройлар музее”дип аталган балалар иҗаты конкурсы.
16нчы мартта район балалар китапханәсендә республика күләм балалар иҗаты конкурсы муниципаль этабына нәтиҗә ясалды.

15.03.2016
Килди авыл китапханәсендә март аенда “Җирдә елгалар һәм диңгезләр юкка гына акмыйлар”дип аталган уйлау – кргәзмәсе эшлиячәк.

14.03.2016
14нче мартта Килди авыл җирлеге башлыгы Бурдин В.М.Югары Ослан районы Советында дүшәмбе эшчәнлегендә катнашты.

13.03.2016
13нче марта Олан авылындагы мәдәният йортында бәйрәм концерты үтте. Бу концертта “Олан әбиләре” дуеты катнашты.Алар җыр җырладылар,такмаклар әйттеләр.Бәйрәм чәй эчеп, җыр җырлап үтте.Бәйрәм карачкы яндыру белән тәмамланды.
 

13.03.2016
13нче мартта Килди авыл мәдәният йортында бәйрәм концертында Килди авыл җирлеге башлыгы Бурдин В.М. Васина Р.В. 80 яшьлеге,Мукаева А.И. 80 яшьлеге һәм Гордеева Е.Ю. 75 яшьлек юбилейлары белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

13.03.2016
«Яз дөнья буенча килә»
13нче мартта Килди авыл мәдәният йортында хатын- кызлар көненә багышланган концерт үтте.

13.03.2016
Кышны үткәрү
13нче мартта Килди мәдәният йортында рус бәйрәмен Масленица үткәрделәр.

11.03.2016
11нче мартта Семен Мукаев Килди авыл җирлегеннән 2нче турда “Созвездие – Йолдызлык” район конкурсында катнашты.

12.03.2016
Олан авылында  күлләр янындагы асылынып  торган  агачларны кистеләр.

11.03.2016
Рәсемле  китап – күргәзмә “Масленица килә, коймак һәм бал алып килә”.
7нче марттан 13нче мартка кадәр рус халкы Масленица бәйрәмен билгеләп үтә.Килди авыл китапханәсендә бу күңелле бәйрәмгә багышланган рәсемле китап күргәзмәсе оештырылды.

10.03.2016
Күргәзмә – “Туган районның юбилей” датасы.
Килди авыл китапханәсендә Югары Ослан районына 85 ел уңаеннан күргәзмә оештырылды.

09.03.2016
9нчы мартта Килди авыл җирлегендә грейдер белән юл өстен һәм юл яннарын кардан чистарттылар.

06.03.2016
6нчы мартта Килди авыл җирлегендә референдум үтте.

03.03.2016
3нче мартта Килди авыл җирлеге үзидарәсе башлыгы Бурдин В.М. Олан авылында авыл халкы белән әңгәмә үткәрде.
Көн тәртибе:
1. Референдум үткәрү.
2. Төрле сораулар.

03.03.2016
3нче март көнне Олан сайлау округы депутаты №6 Хваткова Е.А. Килди авыл җирлеге тирәсендә сайлаучылар белән референдум үткәрү турында очрашу оештырды.

02.03.2016
2нче март көнне Килди авыл җирлеге үзидарәсе башлыгы Бурдин В.М. берләшмә җитәкчеләре белән Килди авыл җирлегендә референдумга әзерләнү һәм үткәрү турында киңәшмә үткәрде.

02.03.2016
2нче март көнне “Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге” башлыгы В.В.Касимов,МБББУ “Карахуҗа урта мәктәбе” директоры Гаврилин А.Н. һәм Килди авыл җирлеге үзидарәсе башлыгы Бурдин В.М МБББУ “Килди башлангыч мәктәбе” ндәге спорт залны карадылар һәм киләчәктә ремонт ясау  эшләре турында сөйләштеләр.

02.03.2016
2нче март көнне Килди авыл җирлеге үзидарәсе башлыгы Бурдин В.М.  Харино авылындагы сайлаучыларга  Килди авыл җирлеге тирәсендә  референдум үткәрү  һәм белдерү ясарга кирәклеге турында  Ахметова Т.И. белән әңгәмә үткәрде.

28.02.2016
Россиядә кар бабай көне
28нче февраль көнне Килди мәдәният йорты хезмәткәрләре Роза Мукаева һәм Татьяна Зинонова саф һавада балалар өчен кар бабай көне оештырдылар.

27.02.2016
27нче февраль көнне Югары Ослан районына 85 ел кысаларында авыл мәдәният йортында пенсионерлар өчен шагыйрь сәгате үтте.

27.02.2016
Килди авыл җирлеге үзидарәсе башлыгы Бурдин В.М. Олан авылында яшәүче Васина Л.М.хуҗасыз этне урамда  йөртү тәртибен бозган өчен кисәтү ясады.


27.02.2016
Һәр атна саен шимбә көнне Килди һәм Олан авылларыннан чүп җыю эше бара.

26.02.2016
Конкурс   «Созвездие – Йолдызлык – 2016»
26 февраля  дуэт «Улыбка» из Кильдеевского сельского поселения приняли участие в районном  конкурсе «Созвездие – Йолдызлык – 2016».
В первом отборочном  туре Семен Мукаев и Даша Левочкина выступили с песнями: «Дорога добра» и «Идет солдат по городу».
26нчы февраль көнне “Улыбка” дуэты Килди авыл җирлегеннән “Созвездие – Йолдызлык – 2016” район конкурсында катнашты. Беренче сайлау турында Семен Мукаев һәм Даша Левочкина “Дорога добра” һәм “Идет солдат по городу” җыры белән чыгыш ясадылар.

21.02.2016
Ватанны саклаучылар көне
22нче февральдә Килди мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт үтте.

21.02.2016
Туган телләр көне
21нче февраль көнне Килди мәдәният йортында урта һәм олы сыйныф укучылары өчен Туган телләр көне үтте.

17.02.2016
17нче февраль көнне Килди мәдәният йортында Роза Мукаева, Татьяна Зинонова һәм авыл китапханәчесе Галина Мукаева белән бергә “Балалар дөньясында” дип аталган әдәби сәгать үткәрделәр. Бу әдәби сәгать Агни Бартога 110  ел туу уңаеннан үткәрелде.

15.02.2016
Килди авыл китапханәчесе информацион сәгать үткәрде.
Бу вакыйга 15нче февральнең 1989 елда булды бу сугышта бик күп сугышчылар һәлак булдылар.

13.02.2016
Уен программасы “Бер- берегезне яратыгыз”
13нче февраль көнне Килди мәдәният йортында эшләүче хезмәткәрләр Роза Мукаева һәм Татьяна Зинонова “Бер-берегезне яратыгыз” дип аталган уен программасын оештырдылар.

12.02.2016
“Россия – чаңгысы”
12нче февральдә Килди авыл җирлеге үзидарәсендә “Россия – чаңгысы - 2016”, спорт марафонында: мәдәният йорты,исполком,балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм шулай ук китапханәче катнашты.

12.02.2016
Килди авыл җирлегендә балалар өчен шугалак урынына боздан тау ясадылар. КФХ “Пашков” җитәкчесенә ярдәм иткән өчен рәхмәт сүзләре әйтәбез.


12.02.2016
12нче февраль көнне Килди авыл җирлеге үзидарәсе башлыгы Бурдин В.М. МБББУ “Килди башлангыч мәктәбе” ндә парламент дәрес үткәрүдә катнашты.

12.02.2016
12нче февральдә Килди авыл җирлегендә бөтенроссия чаңгы ярышлары кысаларында оешмалар арасында ярышлар үтте. Бу ярышта 6 кеше катнашты.

11.02.2016
«Муса Җәлил батырлыгы»
11нче февраль көнне Килди мәдәният йортында Муса Җәлилнең 110 ел туу уңаеннан олы буын өчен “Муса Җәлил батырлыгы”дип аталган әдәби  кичә үтте.

10.02.2016
Хәтер көне А.С.Пушкинның “Әкиятләр буенча сәяхәт”
10нчы февраль көнне Килди мәдәният йортында балалар өчен хәтер көненә багышланган “Әкиятләр буенча сәяхәт” дип аталган әдәби кичә үтте.

10.02.2016
Календарь – күргәзмә “Китап һәм кино”
Президент указы буенча Россиядә 2016нчы ел кино елын үткәрү турында игълан ителде.
Килди авыл китапханәсендә “Китап һәм кино” календарь күргәзмә оештырылган иде.Бу күргәзмә ай саен яңартылып барачак.

09.02.2016
9нчы февраль көнне Килди авыл җирлеге үзидарәсе башлыгы Бурдин В.М. гражданнарны шәхси кабул итте. Килди  авыл җирлеге үзидарәсе башлыгына Харино авылында яшәүче туганнары пособия рәсмиләштерү сорауы буенча мөрәҗәгать итте

09.02.2016
9нчы февраль көнне Килди авыл җирлегенең сәркәтибе Лёвочкина Н.Н.Макыл авыл җирлегендә киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә тәртибендә гражданнар белән контракт хәрби хезмәт турында агитация эше алып барылды. Киңәшмәдә Югары Ослан муниципаль районы  Татвоенкомат вәкиле катнашты.

08.02.2016
Хәтер дәресе “Балалар – Бөек Ватан сугышы  геройлары”
Килди башлангыч мәктәбендә авыл китапханәчесе Мукаева Г.Н. “Балалар – Бөек Ватан сугышы геройлары” дип аталган хәтер дәресе үткәрде.

06.02.2016
«Зур сугышның кечкенә геройлары»
6нчы февраль көнне Килди мәдәният йортында яшь геройлар көненә багышланган олы һәм уртанчы сыйныф укучылары өчен “Зур сугышның кечкенә геройлары” дип аталган тарих сәгате үтте.

06.02.2016
6нчы февральдә Килди авыл җирлеге үзидарәсе башлыгы  Бурдин В.М. Олан авылында яшәүче Овчёва Галина Захаровнаны 80 яшьлеге белән котлады.Ул аңа сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

05.02.2016
Килди авыл китапханәсендә “Кино һәм китап”  китап күргәзмәсе оештырылган иде. Бу күргәзмә Россиядә кино елы булганлыктан оештырылды.

03.02.2016
3нче февраль көнне Килди авыл җирлеге үзидарәсе башлыгы Бурдин В.М. Килди мәдәният йорты хезмәткәрләре белән эш киңәшмәсе үткәрде.
Киңәшмә тәртибе:
1. 23нче февраль бәйрәменә әзерләнү һәм үткәрү.
2. Төрле сораулар.

02.02.2016
2нче февраль көнне Килди авыл җирлегенең үзидарәсе башлыгы Бурдин В.М.шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.

02.02.2016
2нче февраль көнне Килди авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылган иде. Бу күргәзмәдә 1942- 1943 нче елларда Сталининградта булган вагыйгалар  турында китаплар урнаштырылган.  
 

30.01.2016
30нчы гыйнвар көнне Килди мәдәният йорты һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре административ бинасы тирәсе яныннан кар чистартылар.

29.01.2016
29нчы гыйнвар көнне Килди авыл җирлегенең үзидарәсе башлыгы Бурдин В.М. гражданнарны кабул итте.
Килди авыл җирлегенең үзидарәсе башлыгына Олан авылында яшәүче Загидуллина Р.Х. мөрәҗәгать итте.
 

29.01.2016
29нчы гыйнвар көнне ООО” Экотест – Казан” Килди авыл җирлегенең Килди, Олан һәм Харино авыллларындагы су тутыру башняларын карап йөрделәр. Су тутыру башняларын лицензияләү буенча техник документация эшләү өчен.

28.01.2016
Олан мәдәният йортында яңа бүлмәдә ремонт эшләре бара. Түшәм һәм стеналар обои белән ябыштырылган.

27.01.2016
Ленинград блокадасын төшерү көне
27нче декабрьдә Килди мәдәният йортында кечкенә һәм урта яшьтәге балалар өчен тарих сәгате үтте.

27.01.2016
Хәтер дәресе “Ленинград блокадасы турында “
27 нче гыйнвар көнне Россия Федерациясе хәрби даны көне – Ленинград блокадасын  төшерү көнен билгеләп  үтә. Бу көнне Килди авыл китапханәчесе хәтер дәресе үткәрде.

23.01.2016
Татьяна көне. Студентлар көне.
23нче гыйнвар көнне Килди мәдәният йортында студентлар өчен “Таня, Танечка, Танюша” дип аталган чара үтте.
Ел саен 25нче гыйнвар көнне Татьяна көне яки студетлар көне билгеләп үтелә.

23.01.2016
23нче гыйнвар көнне Килди авылында Су тутыру башнясында насос ватылганга күрә, яңа насос куйдылар

23.01.2016
23нче гыйнвар көнне Килди авыл җирлеге үзидарәсе башлыгы Бурдин В.М. Олан авылындагы мәдәният йорты хезмәткәрләре белән эш киңәшмәсе үткәрде.
Көн тәртибе: Олан мәдәният йорты бинасында ремонт эшләре.

22.01.2016
“Югары Ослан җире”
22 нче гыйнварда Килди мәдәният йортында Роза Мукаева һәм Татьяна Зинонова балалар өчен районның 85- еллыгына багышланган “Югары Ослан җире” дип аталган  информацион сәгать үткәрделәр.

21.01.2016
21нче гыйнвар көнне Килди авыл җирлегендә урамнарны кардан чистарттылар.

21.01.2016
21нче гыйнварда Килди  авыл  китапханәсендә рус язучысына Михаил Салтыков Щедринга 190 ел туу уңаеннан  “Гениаль сатирик ” дип аталган китап күргәзмәсе ачылды.

20.01.2016
Кыш – кошлар өчен авыр вакыт, бигрәктә бик кырыс һәм бик  күп  кар булганда. Кыш көне кошларга ярдәм итәргә кирәк. Җимлек ясарга һәм җим салырга онытмаска кирәк.


19.01.2016
19нчы гыйнварда Килди мәдәният йортында “Туристларга – 25” темасына МБББУ “Карахуҗа урта мәктәбе”, МБББУ “Макыл урта мәктәбе” һәм МБББУ “Мәми урта мәктәбе” укытучылары арасында КВН үтте.

19.01.2016
Крещение бәйрәме
19нчы гыйнварда бу бәйрәм көнендә Олан авылында урнашкан чиркәү хезмәткәре отец Владимир бәйрәм литургиясен үткәрде.

15.01.2016
Килди авыл китапханәсендә күренекле татар композиторына,музыкаль һәм җәмәгать эшлеклесе Нәҗип Гаяз улы Җиһановка 105 ел туу уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылган иде.           

14.01.2016
14нче гыйнварда Килди мәдәният йортында пенсионерлар өчен Яңа ел  бәйрәме үтте. Әбиләр һәм бабайлар чыршы янында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар. Килди авыл җирлеге үзидарәсе башлыгы Бурдин В.М. пенсионерларны Яңа ел белән котлады.

13.01.2016
13нче гыйнварда Килди мәдәният йортында Роза Мукаева һәм Татьяна Зинонова колядка оештырдылар. Бу чарада исполком хезмәткәрләре, кибетче һәм балалар катнаштылар.

13.01.2016
Килди авыл китапханәсендә Анатолий Наумович Рыбаковның 105 ел туу елы уңаеннан “Дөреслекне эзләп” дип аталган кечкенә киштә әзерләнгән.

13.01.2016
13нче гыйнварда Килди авыл җирлегенең Олан авылында гражданнар белән очрашу булды.
Көн тәртибе:
1.Су белән тәэмин итү.
2.Референдум үткәрү.
3.Төрле сораулар.

11.01.2016
11нче гыйнварда Килди авыл җирлегенең Килди авылы, Олан авылы,Харино авылы һәм Федяево авылларында юлларны кардан чистарттылар.

10.01.2016
“Бөтенроссия көне милли парклар һәм тыюлыклар”
10нчы гыйнварда Килди мәдәният йортында Роза Мукаева һәм Татьяна Зинонова балалар өчен “Табигать дөньясы” дип аталган рәсемнәр конкурсы оештырдылар.

10.01.2016
Балалар киносы көне.
10нчы гыйнварда “Россия кино елында” Килди мәдәният йортында “Балалар кино көне” үтте.

09.01.2016
Уен- викторина “Исәнме кыш”
Кыш – могҗиза һәм әкият вакыты. 9нчы гыйнварда башлангыч сыйныф укучылары өчен “Исәнме кыш” танып белү уены оештырылган иде. Балалар уен формасында кышкы айлар белән таныштылар.

09.01.2016
9нчы гыйнварда Килди мәдәният йортында “ Рождество Христос белән” дип аталган балалар рәсемнәре конкурсына нәтиҗә ясалды.

09.01.2016
Фигуралы шуу буенча дөнья чемпионатларына 120 ел
9нчы гыйнварда фугуралы шуу буенча дөнья чемпионатларына 120 ел. Бу көнне Килди авыл җирлеге тирәсендә урнашкан мәдәният йортына балалар һәм яшьләр тимераякта һәм спорт уеннарын уйнарга җыелдылар.

07.01.2016
7нче гыйнварда Килди мәдәният йортында яшьләр өчен Рождество чыршысы үтте. Башта сәнгать җитәкчесе Татьяна Зинонова бәйрәм турында сөйләде.Рождество Христово- кешеләр өчен иң якты һәм шатлыклы көн.Нәкъ шул көнне Дева Мариянең Иисус Христос улы туган.  

06.01.2016
Раштуа көнне утырулар.
Раштуа бәйрәме - бу якты бйрәм, кешеләргә ышаныч,бәхет бүләк итә.

06.01.2016
6нчы гыйнварда Килди мәдәният йортында авыл яшьләре өчен Святочные гадания үтте. Бу чараны оештыручылар Роза Мукаева һәм Татьяна Зинонова катнашучыларга бик күп кызыклы йолалар әзерләделәр.

05.01.2016
Килди мәдәният йортында 5нче гыйнварда җәмәгатьчелектә дежур тору.

04.01.2016
Элекеге бинада МБГББУ «Олан башлангыч мәктәбе» ндә ремонт эшләре бара. Анда мәдәният йорты булачак.

01.01.2016
Бәйрәм дискотекасы.
1нче гыйнварда яңа ел төнендә, Килди мәдәният йортында авыл халкы өчен бәйрәм дискотекасы үтте.

01.01.2016
1нче гыйнвар көнне Килди авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре Бурдин В.М., Лёвочкина Н.Н., Сальнова О.Н. Килди мәдәният йортында дежур тордылар.

Соңгы яңарту: 2017 елның 2 гыйнвары, 11:23

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International