25.12.2017
2017 нче елның 21нче декабрь көнне Канаш авыл җирлеге башлыгы Николай Вальков Югары Ослан районы делегациясе катнашында Казан шәһәрендә узган Республика муниципаль оешмалар Киңәшмәсенең XII съездында катнашты.
21.12.2017
Канаш авыл җирлеге Башлыгы Вальков Николай Югары Ослан муниципаль районының терропизмга каршы комиссия утырышында катнашты. Ул Канаш авыл җирлегендә 2017нче елда терроризм һәм экстремизмга каршы башкарылган профилактик эшләр турында чыгыш ясады.
21.12.2017
2017нче елның 19нчы декабрендә Канаш авыл җирлеге халкы күчмә рентгенорафия кабинетында тикшеренү уздылар. Гадәттә, флюрографияне кайбер үпкә авыруларын кисәтер өчен узалар.
.jpg)
14.12.2017
Халыкара инвалидларына багышланган “Инвалидлар ункөнлеге” Канаш авыл җирлегендә ел саен уздырыла. Инвалидлар ункөнлеге кысаларында авыл җирлеге сәркатибе Валентина Степанова өйләреннән чыгып йөри алмаучы һәм балачактан ук булган инвалидларны барлап чыкты. Авыл җирлеге тирәсендә барлыгы 14 инвалид яши. Шуларның икесе 1нче төркем инвалид, өчесе балачактан ук инвалид. Катя Фһдорова – балачактан ук инвалид. Ул, мөмкинлегенә карап, кул эшләре (чигү, бәйләү) белән шөгыльләнә. Авыл җирлеге идарәсеннән аңа чигү кирәк-яраклары бүләк иттеләр.
.jpg)
11.12.2017
2017нче елның 11нче декабрь көнне авыл мәдәният йортында “Югары Ослан районы Канаш авыл җирлегенең 2018нче елга бюджеты һәм 2019-2020нче елларга планы” проекты буенча тыңлаулар узды. анда Канаш, Түбән Күл һәм Йолдыз авылы халкы һәм төрле оешма җитәкчеләре катнашты.
Тыңлаулар барышында проектка тәкъмнәр, искәрмәләр һәм төзәтмәләр кертелде.
06.12.2017
2017нче елның 2 нче декабрендә “Бердәм Россия” Бөтенроссия политик партиясенең урындагы бүлек сәркатибе Николай Вальков авыл җирлегендә яшәүче халыкны шәхси сораулары буенча кабул итте.
.jpg)
06.12.2017
Бу атнада көчле кар яуу сәбәпле, авыл эчендәге юлларны крдан чистарту эшләре алып барыла. Әлеге эшне үзенең шәхси тракторында Владимир Иванов башкарды.
.jpg)
02.12.2017
2017 нче елның 30 нчы ноябрь көнне Канаш авыл җирлеге Башлыгы Николай Вальков Тәтеш шәһәрендә узган зона семинар-киңәшмәсендә катнашты.
Республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы авыл җирлеге” номинациясендә Канаш авыл җирлеге Башлыгы Николай Вальков Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшмәсенең Дипломы белән бүләкләнде.
17.11.2017
Беренчеләрдән булып Канаш авыл җирлегеннән Россия армия сафларына Арискин Роман Һәм Громов Илья китте. Аларга сәламәтлек һәм тыныч хезмәт итүләрен телибез.
.jpg)
17.11.2017
2017 нче елның октябрь башыннан авыл җирлегенә салым түләү буенча квтанцияләр килә башлады, ләкин күпчелегенә әле килмәде. Авыл халкына ярдәм йөзеннән түбәндәге эш башкарыла: яшәүчеләр гаризасы буенча исемлек төзелә һәм Югары Ослан салым инспекциясе бүлегенә җибәрелә. Соңыннан квитанцияләр халыкка таратыла. Узган атнада 30 квитанция таратылды.
09.11.2017
Авыл җирлеге Башлыгы Вальков Николай депутат Иванов Владимир белән берлектә урам яктырткычларын тикшерделәр. Кирәк урыннарда лампалар алыштырылды, эшләмәүче яктырткычлар төзекләндерелде.

08.11.2017
Казанда Татарстан Республикасының экология министрлыгы белән муниципаль оешмалар тарафыннан уздырылган республика ярышының нәтиҗәләре ясалды. “Иң актив гражданин” номинациясендә Канаш авыл җирлегендә яшәүче Владимир Иванов танылды.

08.11.2017
Канаш авыл китапханәсе “Бәхет бит ул-балалар өчен язу” Регионара акциясендә катнашып, Диплом белән бүләкләнде. Әлеге чара Д.Н.Мамин-Сибирякның 165 еллыгына багышланган иде һәм Курган өлкәсенең В.Ф.Потанин исемендәге балалар китапханәсе оештырган.

24.10.2017
2017нче елның 24нче октябрендә Канаш авыл җирлегендә чираттагы киңәшмә узды. көн тәртибенең төс мәсьәләсе – 2017нче елның 9 ае бюджеты. Керем буенча планның үтәлүе, үтәлмәүнең сәбәпләре тикшерелде. Киңәшмә утырышында Югары Рслан районының икъдисат-бюджет палатасы рәисе Колесова Елена Евгеньевна катнашты.

24.10.2017
Экология елы кысаларындаавыл җирлеге хезмәткәрләре чишмәләр янында миләш куаклары утырттылар. Барлыгы 10 төп утыртылды. Акциядә 3 кеше катнашты.
.jpg)
24.10.2017
Авыл җирлеге хезмәткәрләре, коры һава торышы булу сәбәпле,авыл җирлеге биналарының әйләнә-тирәсендә коелган яфракларны җыйдылар, сәрви агачларын кистеләр.
.jpg)
19.10.2017
Авыл халкының төзекләндерү эшләрендә катнашуы шатландыра. 2017нче елда Канаш авылында үзсалым акчасына Үзәк урамында 150 метр юл таш белән капланылды, ләкин көзге озак яңгырлардан соң Артемьева Мария хуҗалыгы капка төбендә су җыела. Менә шул исәптән авыл халкы өстәмә иллешәр сум акча җыярга булдылар. Гаврилов Григорий шәхси тракторында әлеге җитешсезлекне төзәтү эшен башкарды: җыелган су агар өчен торба салды, юлны төзекләндерде.

19.10.2017
Иҗтимагый инициатива.
Канаш авылының Яшел урамында яшәүчеләр җыелышында чишмәне чистарту турында килештеләр. Төзү материаллары алу өчен акча һәр хуҗалыктан җыйдылар, ә төзекләндерү эшләрен күмәкләшеп башкардылар. Эшнең төп өлешен Гаврилов Алексей һәм Иванов Владимир башкарды. Ял көннәрендә Налимов Сергей, Гаврилов Дмитрий, Степанов Павел ярдәм иттеләр. Хәзрге вакытта чишмә үзенең чиста суы белән шатландыра.
.jpg)
18.10.2017
Авыл җирлеге Башлыгы Вальков Николай һәм призывниклар Арискин Роман, Громов Илья, Колдин Станислав районның мәдәният йортында уздырылган призывник көнендә катнаштылар.

13.10.2017
Экология елы кысаларында Канаш авыл җирлегендә чишмәләрне чистарту эшләре дәвам итә. Канаш авылында яшәүче Гаврилов А.В. һәм Иванов В.Н. чишмәләрне чистарталар. Чишмә тау битенннән чыга, Канаш авылының Яшел урамда яшәүчеләрне су белән тәэмин итә.

13.10.2017
Бүген Канаш авыл җирлегенең бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр федераль юл кырыйларын чүптән чистарту эшләрен башкардылар. 15 капчык чүп җыелды.

07.10.2017
Канаш авыл җирлеге пенсионерлары Өлкәннәр көненә унар кг он алдылар. Иганәчелек акциясенең спонсоры АПК ООО “Заволжье” иде.
27.09.2017
2017-нче елның 27-нче сентябрендә Канаш авыл җирлегенең 30-нчы Киңәшмәсе булды. Көн тәртибенең төп соравы – 2018-нче елда үзурындагы референдумны авыл җирлеге тирәсендә кертү һәм үзсалымны куллану.
.jpg)
25.09.2017
2017-нче елның 22нче сентябрендә “Яшел Россия” акциясе кысаларында авыл җирлеге, авыл клубы һәм китапханәсе хезмәткәрләре авыл җирлеге тирәсендәге чишмәне төзекләндерделәр (үләннәрне чаптылар, чәчәк түтәлләрен утадылар, чишмәне чистарттылар). Канаш авылында яшәүче Иванов В.Н., Иванов В.В., Набаткин А.П. сентябрь аенда Түбән Күл авылы чишмәләрен төзекләндерделәр.

15.09.2017
2017 нче елның 11 нче сентябреннән 14нче сентябренә кадәр Канаш авыл җирлеге Башлыгы Николай Вальков Казан федераль университеты карамагындагы дәүләт һәм муниципаль белемның югары мәктәбендә квалификация үстерү курсларында булды.

27.08.2017
27нче август көнне Канаш авылында яшәүчеләр җыены уздырылды. Ул 2018 нче елга үзсалым кертү һәм референдумда чишеләсе сорау каралды. Авыл җирлегендә теркәлгән һәр кешедән 2018 нче елга 500әр йөз сум үзсалым кертергә, Канаш һәм Түбән Күл авылы юлларын төзекләндерү эшләрен дәвам итәргә кирәклеге турында нәтиҗә чыгарылды.

26.08.2017
2017нче елның 26нчы августында Канаш авыл җирлеге сәркатибе Валентина Степанова Казанда укуда булып кайтты.
25.08.2017
2017нче елның 23нче августында Канаш авыл җирлеге Башлыгы Вальков Николай Югары Ослан районының муниципаль иҗтимагый-аклау консилиумында катнашты. Анда, башкалар белән беррәттән, авыл җирлеге тирәсендә яшәүче күпбалалы Кәримовлар гаиләсе каралды.
18.08.2017
Түбән Күл авылының Боевой урамында һәм Канаш авылының Үзәк урамында юл төзекләндерү эшләре дәвам итә.
.jpg)
16.08.2017
Югары Ослан районы иҗтимагый яклау белгечләре Канаш авыл җирлеге сәркатибе белән берлектә 70 яшьтән узган өлкән кешеләрне һәм ялгыз яшәүчеләрне барлап чыктылар. Белгечләр анкета сорауларына җаваплар алдылар һәм “Сак булыгыз алдакчылар” һәм “Торак урынында янгын куркынычсызлыгы” дигән китапчыклар тапшырдылар. Барлыгы 16 кешедә булдылар.
.jpg)
.jpg)
18.07.2017
Канаш авыл җирлеге, клуб һәм китапханә хезмәткәрләре “Чиста яр” акциясендә актив катнаштылар. Түбән Күл авылы күл ярын чүп-чардан чистарттылар.
.jpg)
01.07.2017
Югары Осланда узган Сабантуйда Канаш авыл җирлеге "Чуваш хуҗалыгы"н тәкъдим иткән алты авыл җирлеге исәбенә керде.
.jpg)
01.07.2017
Чувашия Ресубликасының Кашаш районы Сугай авыл җирлегенең чуваш фольклор төркеме Сабантуйда актив катнашкан өчен ТРның Югары Ослан муниципаль районы Канаш авыл җирлеге Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
.jpg)
.jpg)
23.06.2017
Авыл җирлеген төзекләндерү кысаларында паркта, үзәк мәйданда һәм юл кырыйларында үләннәрне чабу эшләре уздырылды.
.jpg)
23.06.2017
Катапханә, клуб һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре биналар тирәсендә чәчәкләр утырттылар.
.jpg)
01.06.2017
Җәйнең беренче көне - Халыкара балаларны яклау көне. Канаш авыл клубында авыл китапханәсе белән берлектә балалар өчен "Бәхетле балачак" уен программасы уздырылды. Балалар төрле табышмакларга җаваплар бирделәр, төрле мавыктыргыч уеннар уйнадылар.
Бәйрәм ахырында балаларга бүләкләр тапшырылды, күтәренке кәеф һәм төсле шарлар белән өйләренә таралыштылар.
.jpg)
.jpg)
30.05.2017
Канаш авыл җирлегендә “Троица” бәйрәме алдыннан зират тирәләрен читарту буенча өмәләр уздыру яхшы гадәт булып китте. Быел да авыл халкы бердәм булып өмәгә чыктылар, Канаш һәм Түбән Күл авылы зират тирәләрендәге коры үләннәрне җыйдылар, корыган агчларны, ботакларны кистеләр. Чүп-чарны билгеләнгән урынга, үзләренең шәхси тракторлары белән Владимир Иванов һәм Сергей Андреев , алык чыктылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
30.05.2017
Әйләнә-тирәне төзекләндерү икеайлыгы кысаларында авыл җирлеге хезмәткәрләре авыл клубы һәм авыл җирлеге биналары янында чәчәкләр утырттылар.
.jpg)
23.05.2017
2017нче елның 23нче маенда Буа шәһәрендә хәрби исәп алып баручыларның зона җыены булып узды. Авыл җирлеге сәркатибе Валентина Степанова, Югары Ослан делегациясе өлешендә, методик җыен эшендә катнашты.
10.05.2017
“Үлемсез полк” акциясе Канаш авыл җирлегенең урамнары булап атлады. Укучылар һәм авыл халкы сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында митингка җыелдылар. Авыл җирлеге Башлагы Николай Вальков, “Волжская новь” газетасының баш мөхәррире Нусрет Муфталиев котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. Олы Мәми урта мәктәбе укучылары шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Митинг ахырында “Җиңү көне” җыры башкарылды. Барлыгы 42 кеше катнашты.
.jpg)
04.05.2017
2 май көнне районның Батырлар паркында СССР елларында хезмәттәге уңышлары өчен бүләкләнүчеләр хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы узды. Бүләкләнәчеләр арасында Канаш авыл җирлегеннән безнең якташыбыз Белова Галина Константиновна фамилиясе дә бар.
.jpg)
.jpg)
02.05.2017
Бердәм, тату төркем белән авыл җирлеге клубы һәм китапханәсе хезмәткәрләре субботникка чыктылар.
Чүптән авыл җирлеген җәмгыять урыннарын арындырдылар. Ә мәктәп укучылары сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл тирәләрен чистарттылар. Субботникта 12 кеше катнашты, 15 капчык чүп җыелда.
.jpg)
.jpg)
27.04.2017
Икеайлык төзекләндерү кысаларында Канаш авыл җирлеге һәм клуб хезмәткәрләре әйләнә-тирәне коры үләннән һәм чүп-чардан чистарттылар.
.jpg)
27.04.2017
Набаткина Светлана Павловна – тарих укытучысы һәм Канаш авыл җирлегенең этнографик музее җитәкчесе, Югары Ослан делегациясе белән, Казанда уздырылган Татарстан халыкларының өченче съездында чуваш мәдәнияты вәкиле.
.jpg)
13.04.2017
Канаш авыл җирлеге тирәсен төзекләндерү һәм санитар-экологик чистарту икеайлык кысаларында юл тирәләрендә чүп-чар җыю эшен башкардылар.
.jpg)
13.04.2017
Канаш яңалыклары.
8нче апрель көнне Канаш авыл клубында “Сәламәт тәндә-сәламәт рух” дигән спорт-уен программасы узды. Ул сәламәтлек көненә багышланды. Яшьләр үзара ярыштылар: гирь күтәрү, армреслинг, идәннән сыгылу. Чара барышында шаян бәйгеләр дә уздырылды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
.jpg)
07.04.2017
Хөрмәтле, авыл халкы!
2017нче елның 1нче апреленнән 31нче маена кадәр авыл җирлеге тирәсендә икеайлык игълан ителде. Ул Татарстан Республикасы Югары Ослан районы Канаш авыл җирлеге тирәсен төзекләндерү һәм санитар-экологик чисталыкны булдыруга багышлана.
Авыл халкына йорт тирәләрен чистарту эшләрен башкару киңәш ителә.
07.04.2017
Хөрмәтле авыл халкы!
2017нче елның 11нче апрелендә сәгать 10да Канаш авыл җирлегендә халык алдында чыгышлар булачак. Ул җирне куллануга һәм Канаш авылы җирлегендә төзелеш сорауларына кагылышлы.
07.04.2017
1нче апрель көнне Россия армия сафларына җыю бшланды. Хәзерге вакытты егетләр медицина тикшеренүе узалар. Канаш авылы комитетының сәркатибе Степанова В.Н., Югары Ослан районы хастаханәсендә тикшерү узу өчен, биш егеткә чакыру кәгазе тапшырды.
01.04.2017
Көлке көне, кайбер илләрдә Ахмаклар көне, - бу халыкара бәйрәм. Ул ел саен 1нче апрельдә уздырыла. Көлке көнендә кешеләр яхшы кәеф белән аралашалар, бер-берсеннән шаярталар. Киң таралган шаянлык – кеше янына килеп “Синең аркаң ак”,- дию. Канаш авылы клубында да беренче апрель көнне күңелле чара уздырылды. Анда төрле бәйгеләр уздырылды. Иң ахырдын бәйрәмгә багышлап ясалган стенд янында фотога төштеләр.
.jpg)
20.03.2017
Канаш яңалыклары.
Канаш авылы клубында “Минем юллыгым” исемле һәвәскәрләр оешмасы үзләренең эшләреннән күргәзмә оештырдылар. Күргүзмәдә бисер һәм крестик белән чигелгән картиналар иде. Авторлар аларга үзләре исем дә бирделәр: “Минем ягымлы һәм назлы җәнлегем”, “Песнәкләр”, “Гөлчәчәкләр” һәм “Кышкы пейзаж”. Чигү – бик файдалф шөгыль. Аның белән Федорова Галина, Набаткина Людмила, Федорова Валентина һәм Баймяшкина Ольга бик яратып шөгыльләнәләр.
.jpg)
18.03.2017
Бүгенге көндә яшьләрнең медико-иҗтимагый проблемасы булып наркомания тора. Наркоманнарның уртача яше 16-30 яшь һәм ул яшәрү ягына таба бара. Наркомания – авыр чир, наркотик матдәләргә омтылыш белән характерлана, нерв системасы психоэмоциональ яктан үзгәрүгә китерә. Юридик яктан наркотик матдәләрне сату һәм саклау җинаять дип исәпләнә, канун буенча эзәрлекләнә.
Менә шулар турында Канаш авыл клубы мөдире Ольга Баймяшкина мәгълүмат сәгатендә яшьләр алдында чыгыш ясады.
.jpg)
17.03.2017
Канаш авыл җирлегендә тагын бер күпбалалы гаилә артты. Игорь һәм Валентина Баймяшкиналар гаиләсендә өченче бала туды. Күпбалалы әни авыл җирлегенә “күпбалалы гаилә” статусын инкарлауга белешмә алу өчен мөрәҗәгать итте.

16.03.2017
Канаш яңалыклары.
Канаш авылы клубында яшьләр өчен “Эш кич белән иде....” уен-бәйге программасы уздырылды. Клуб җитәкчесе Ольга Баймяшкина катнашучыларга кызыклы ярышлар һәм өстәл уеннары тәкъдим итте. Уенчылар кәгазьдән очкычлар ясадылар һәм аларның оча алуларында ярышталар. Соңыннан бер төркем уенчылар очкычларны очырдылар, ә икенче төркем аларны, кәгазьдән ясалган түмгәкләр белән, бәреп төшерегә тиешләр иде. Уен би кызыклы килеп чыкты, чөнки яшьләр күңелләрендә бала булып калалар әле. Аннан соң “Ватык телефон” һәм “Импровизацияләр” уеннарын уйнадылар. Барысына да бик күңелле булды.
.jpg)
10.03.2017
Канаш авылы китапханәсендә “Кәеф” хатын-кызлар клубы эшли. 10 нчы март көнне анда катнашучылар белән очрашу булды. “Сәламәтлек” журналыннан “Осте дәвалау ысуллары” дигән мәкалә буенча фикер алыштылар. Интернет мөмкинлекләре булуга карамастан, очрашып аралашулар яхшырак та, уңай нитиҗә дә бирә. Очрашуларда төрле темалар буенча фикер алышалар, катнашучылар бүлмә гөлләрен үрчетү турында сөйләшәләр, үзләренең кул эшләрен бер-берсенә күрсәтәләр.
21.02.2017
2017нче елның 20нче февралендә Югары Ослан РЭС белгечләре тарафыннан электр кабул итүче җайланмасының электр челтәренә технологик кушылу башкарылды. Түбән Күл авылы, Үзәк урамының 2нче йортында урнашкан полиция бүлекчәсен электр белән тәэмин итү өчен кирәк иде.
.jpg)
16.02.2017
14нче февраль көнне узган буран барлык юлларны да каплап китте. Бүгенге көндә авл җирлеге балансында булган ДТ-75 тракторы белән юлларны кардан чистарту эшләре алып барыла.
.jpg)
11.02.2017
Канаш авыл клубында 11нче февраль көнне “Пушкин әсәрләре эзеннән” дип аталган танып белү бәйгесе узды. катнашучыларга А.С.Пушкин төрле әсәрләрен искә төшерергә, сорауларга җаваплар бирергә кирәк иде. Уенга яшьләр бик теләп катнаштылар. Интелектуаль бәйгедә Пушкин әсәрләреннән атаклы гыйбәрәләрне әйтергә кирәк булды. Уен нәтиҗәләре буенча Смирнов Алексей, Баймяшкин Михаил һәм Арискин Роман иң тапкырлары булдылар.
.jpg)
10.02.2017
Канаш ФАПында Макыл амбулаториясе табибы Кочунова Ю.О. диспансерлаштыру программасы буенча авыл халкын кабул итте. Медицина хезмәткәтләре ЭКГ ясадылар, кан һәм башка төрле анализлар алдылар. Барлыгы 19 кешене кабул иттеләр.
.jpg)
02.02.2017
Мәдәният хезмәткәрләре хөрмәтле авылдашлары Гаврилова Лидия Константиновнаны юбилейлы туган көне белән котладылар. Лида әби кунакларны якты йөз белән каршы алды, чәй табынына чакырды, чәй артында әңгәмә дәвам итте. Лидия Константиновна гомер буе туган колхозында дуңгыз караучы булып эшләгән. Тормыш иптәше белән өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта ул оныкларының уңышлары на сөенеп яши.

26.01.2017
25 гыйнвар - Студентлар көне һәм россия студентлар кѳнендә, Канаш авыл китапханәсендә ял кичәсе үтте.
25.01.2017
25нче гыйнвар Россия студентлары көне һәм Изге Татьяна бәйрәме итеп исәпләнә. Бәйрәм хөрмәтенә Канаш авыл клубында “Көчсез звено” уены узды. Финалда икәү уйнадылар. Алып баручы беренче турда кызыклы әкияти сораулар бирде, ә икенче һәм өченче турларда сораулар катлаулырак иде, тарих һәм география өлкәсеннән. Финалда сораулар астрономия өлкәсеннән бирелде. Бәйрәм кызыклы һәм мавыктыргыч узды, уенда катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
.jpg)
25.01.2017
2017 нче елның 24нче гынварында Югары Ослан районының хәрби комиссариаты белән авыл җирлегендә хәрби учётта тору буенча документларны чагыштыру эшләре узды.
25.01.2017
Канаш авыл җирлегендә үзара салым җыю башланды. Бүгенге көнгә салымның 25% җыелды. Җыелган акча Канаш һәм Түбән Күл авылларында юл төзү эшләренә китәчәк.
18.01.2017
“Төзелеш” оешмасы Түбән Күл авылының Үзәк урамындагы эшләмәүче яктырту чараларын алыштырдылар.
.jpg)
13.01.2017
2017нче елның 13нче гыйнварында авыл клубы бинасында Канаш авыл җирлеге тирәсендә яшәүчеләрнең җыелышы булды. Авыл җирлеге Башлыгы Николай Вальков 2016нчы елда эшләнгән эшләр турында чыгыш ясады һәм киләчәктә авыл җирлегенең үсеш планнары белән таныштырды. Үзенең чыгышында ул төрле сорауларга җаваплар бирде. ,
Тагын түбәндәгеләр чыгыш ясады:
- Гәлләмов А.И. – полиция участок вәкиле;
- Зиатдинов М.Ф. – баш ветеринар табибы.
Җыелышта районның төрле хезмәт җитәкчеләре катнашты.
Йомгак сүзе белән Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Марат Зиатдинов чыгыш ясады.
.jpg)
Соңгы яңарту: 2017 елның 26 декабре, 15:12