Яңалыклар 2017

26.12.2017
Кар бөртекләре могҗизасы.
МБМББУ “Октябрьский  балалар бакчасында” кар бөртекләре күргәзмәсе оштырылды. Ата-аналар һәм балалар актив катнаштылар оештырылган күргәзмәдә. Кар бөртекләре искиткеч матур булдылар! Яңа ел бәйрәмендә күргәзмә могҗиза булып тора.

14.12.2017
Октябрьский авылы мәдәният йортында спортзалны ремонтлау эшлэре бара.

14.12.2017
Октябрьский авыл жирлеге авылларында сафтан чыккан урам яктырту лампалары алыштырылды.

13.12.2017
Октябрьский авыл җирлеге авылларында авыл эчендәге юллар кардан чистартылды.

07.12.2017
Октябрьский авыл җирлеге авылларында юлларны кардан чистарталар

07.12.2017
Октябрьский авылында ялкын сүндерү гидрантлар урнашкан кыйлар яннарыннан кар чистарылды.

03.12.2017
Октябрьский мәдәният йортында спорт залда ремонт эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә электр чыбыкларын алмаштыру эшләре бара.

03.12.2017
Октябрьский авыл җирлегендә юл буенда тузган чупчарларны жыештырдылар.

29.11.2017
МБМББУ “Октябрьский  балалар бакчасында” Әниләр көненә багышланган кичә уздырылды. Бәйрәмчә бизәлгән зал кунакларны каршылады. Әниләр эчтәлекле шигырләр, җырлар тыңладылар балалар башкаруында. “Яулыклар белән биюне” дә әниләр ошаттылар. Бәйрәмнең азагында балалар Абдулла Алишнын “Куян кызы” дигән әкиятне куйдылар. Бәйрәм күңелле һәм уңышлы булды.

23.11.2017
Октябрь авыл җирлегенең  ирекле янгын сүндерү сагы "Никольский" гаражында яңа җылытылган капка ясау эшләре бара.

22.11.2017
Октябрь авыл җирлегенең  ирекле янгын сүндерү сагы "Никольский"да гараж тирә янын чистарту эшләре башкарылды.

21.11.2017
IV Республикакүләм "Бала хокуклар дөньясында"  исемле мәгълүмати-социаль видеороликлар конкурсында финалистларны бүләкләү тантанасы
Бүген, 20нче ноябрьдә "Корстон"да IV Республикакүләм "Бала хокуклар дөньясында"  исемле мәгълүмати-социаль  видеороликлар конкурсында финалистларны бүләкләү тантанасы узды.
Әлеге конкурста Татарстан республикасының 44 муниципаль берәмлекләреннән 736 эш катнашты, финалга 23 иң яхшы эш сайлап алынды, шул исәптән, МБГББУ "Октябрь урта мәктәбе"нең 9нчы сыйныф укучысы Хузьяхметовой Сабина  да  бүләк һәм катнашучы сертификатлары белән бүләкләнде.

21.11.2017
МБМББУ “Октябрь балалар бакчасында  “Бөтендөнья  сәламләү көненә” багышлап  мероприятие  уздырылды. Тәрбияче  Картапова О.Г балаларга  сәламләүнең мәгънәсе, нинди  телләрдә сәләмләшү  турында  сөйләде.Аннары  балалар белән “ Кулга- кул тотынып “ дигән  уен  уйнадылар, мультфильм карадылар.

09.11.2017
Октябрьский җирлегенең Матюшино авылында вак таш салып юл тезәтү эшләре бара.

09.11.2017
Октябрьский авыл җирлегендә Октябрьский мәдәният сараенда ремонт эшләре дәвам ителә. Актлар залында электр чыбыклары алмаштырылды, яңа яктыркычлар куелды, сәхнә ясалынды, косметик ремонт ясалды.

02.11.2017
Бүләкләү
Язучы Дмитрий Наркисович Мамин-Сибирякның тууына 165 еллыгына багышланган “Балалар өчен язу-үзе зур бәхет” дигән акөиядә катнашып Октябрҗский китапханәсе яшҗ укучылары диплом белән бүләкләнделәр. Акөия ГКУ “Курган өлкәсе балалар китапханәсе В.Ф. Потанин  Курган шәһәрендә үткәрелә.

27.10.2017
“Уйный-уйный өйрәнәбез”
МБМББУ “Октябрьский  балалар  бакчасында”  «Әниләр  көненә“ әзерлек  бара. Балалар әниләргә  багышлап җырлар, язучы  Абдулла  Алиш  әкияте  буенча “ Куян кызы” исемле  театральләштерелгән  тамаша әзерлиләр .Татар  телендә  әкият  балаларга  бик ошый, шуңа  күрә рольләрне   дә алар  бик  теләп  башкаралар, әкият  аша  татар  телен өйрәнәләр, сүзләрне  яхшырак  истә  калдыралар.

25.10.2017
25 октябрь көнне Октябрьский авыл җирлегендә федераль һәм республика юл буйларында тузган чупчарлар жыештырылды.

25.10.2017
“Балалар өчен язу-үзе зур бәхет”
МБМББУ “Октябрьский балалар бакчасы” тәрбиячеләре язучы Дмитрий Наркисович Мамин-Сибирякның 165 еллыгына багышланган “Балалар өчен язу-үзе зур бэхет” дигән акциядә катнаштылар. Акция В.Ф. Потанин исемендәге Курган өмәсе балалар китапханәсендә Курган шәһәрендә уздырыла. Акция барышында китапханәче тәрбиячеләргә Дмттрий Наркисовичның тормышы, иҗаты “Урман аланында” дигән күргәзмә материаллары белән таныштырды. Шулай ук язучының “Аленушка әкиятләре” балаларга күптәннән таныш булсада. Аннары балалар “Соры муентык” әкиятен тыңлалылар, әкияттә анализ ясадылар, әкият геройларына характеристика бирделәр. Әкиятнең мультфильмын караганда урман тавыгының зирәк, куянның юмарт икәнен аңладылар. Очрашу азагында әвәләп ясау буенча мастер-класс уздырылды һәм театральләштерелгән тамаша күрсәтелде.

24.10.2017
Октябрьский авылында коедан су күтәрү торбаларын ремонтлау эшләре башкарылды.

24.10.2017
Октябрьский авылында су күтәрү коена җәяүлеләр бару өчен таштан юл ясалды.

24.10.2017
24 октябрь көнне Октябрь авыл җирлеге Рәисе Шамил Рамис улы Азизов гражданнарны кабул итте һәм шәхси сорауларга җавап бирде.

20.10.2017                                                                 
Алтын балык.
18 октябрьдэ  МБМББУ « Октябрьский балалар бакчасында» Ростовтан килгән курчак
театры артислары булдылар. Алар балаларга А.С.Пушкиның “Алтын балык” дигән яңачан эшләнгән әкиятен күрсәтеләр. Матур итеп бизәлгән сәхнә, әкият геройлар, күңелле көйләр баларны тагында  дәртләндерде. Экиятне балалар бик яратып карадылар.Курчак театры балаларга бары тик уңай яктясаан гына тәэсир ясады.


                                                           

20.10.2017                                                   
Мин юл кагыйдәләрен беләм.
МБМББУ «Октябрьский балалар бакчасы»тәрбияче Картапова О.Г.  Һәм анда тәрбияләнүчеләр Ахметов Анвар,  Ирдашева Азалия бөтен Россия иҗат конкурсында катнаштылар . Конкурс “ Мин юл кагыйдәләрен беләм” дигән темага үтте, ул балалар һәм тәрбияче өчен уңышлы узды. Тәрбияче Картапова О.Г. дипломга һәм I урынга лаек булды. Балалар арасында узган конкурста Ахметов Анвар, Ирдашева Азалия II урын алдылар һәм диплом белән бүләкләнделәр. Киләчәктә дә аларга уңышлар телибез.

13.10.2017
Безнең МБМББУ “Октябрьский балалар бакчасында” көз ел фасылына багышлап күргәзмә оештырылды. Балалар ата-аналар белән бергә табигый материаллардан кызыклы әйберләр һәм җәнлекләр эшләделәр. Быелгы көз бик уңышлы булды. Бабаларга бик охшады көзге күргәзмә.

13.10.2017
Октябрьский авыл җирлегендә урман буенда барлыкка килгән санкцияләнмәгән чүплекләр юк итү эшләре башкарылды.

13.10.2017
Октябрьский  авылында хоккей тартмасы урнаштыру  урынын тигезләү эшләре башкарылды.

12.10.2017
"Минем шигырьләремә дә ... җитәр чират"
10-нчы октябрьдә М.И. Цветаева тууына 125 ел тулу уңаеннан, "Минем шигырьләремә дә...чират җитәр” дигән муниципаль шигырь  бәйгесе булып узды. Чара Куралово мәдәният йортында үтте. Матюшино гомуми урта мәктәбен 8,10-нчы сыйныф укучылары Гаделшина Зәринә, Арсланова Фәридә, Гарифуллина Айсылу, Гаделшина Яна тәкъдим итте. Кызлар үзләренең актерлык осталыкларын күрсәттеләр. Аларның чыгышлары эмоциональ хисләр белән сугарылган иде. Бәйге нәтиҗәләре буенча Гаделшина Яна 1-нче урынны, Гарифуллина Айсылу 3-нче урынны яулады. Кызларны җиңүләре белән котлыйбыз, аларга яңа иҗади уңышлар телибез.
Мондый бәйгеләр балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачарга, шәхеснең әхлакый һәм сәнгати сыйфатларын үстерергә булыша.

09.10.2017
Янга-Болгар авылында урам яктырту лампалары алмаштырылды.

09.10.2017
7-нче октябрь көнне Октябрьский авыл җирлеге Казаннын Яңа Савиново районы базарында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты. Шәһәр халкына кишер, суган, чегендер, кабак, чеснок, яшелчәләр, каз ите һәм башка товарлар тәгдим ителде.

 

29.09.2017
Октябрьский авыл җирлегенән узган федераль һәм республика юллары буенда тузган чупчарлар жыештырылды.

    
29.09.2017
29 сентябрьдә Игелек Атнасы кысаларында  Октябрь китапханәсендә МБДОУ "Октябрьский балалар бакчасында" тәрбияләнүчеләр өчен "Игелек һәм әдәплелек" дигән дәрес үткәренде. Китапханәче " Игелек һәм әдәплелек-нәрсә ул?" дигән темага әңгәмә үткәрде, балалар һәм тәрбиячеләр белән бергә ярдәм һәм әдәплелек турында әсәрләр искә төшерделәр.

29.09.2017
Матюшино авылында Идел буе урамында таш салу эшләре бара.

29.09.2017
Октябрьский авылы мәдәният йортында ремонт эшләре дәвам ителә. Бүгенге көндә актлар залында яңарту эшләре бара.

 

28.09.2017
28 сентябрь көнне Октябрь китапханәсендә  “Компьютер мәктәбе” дигән мастер-класс үтте.
Эш барышында китапханәче Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталы, Югары Ослан муниципаль районы һәм муниципаль Үзәк китапханә системасы сайтлары белән таныштырды.,

26.09.2017
Октябрь китапханәсендә «Кызыксыну – тормыш бәясе» дигән  китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә психоактив матдәләр, алкоголь зыянлары турында информация бирелгән.

25.09.2017
Көзге урманга сәяхәт.Тәрбияче Назарова М.С. балалар белән урманда сәяхәттә булдылар. Анда моң чишмәсендә чишмә чылтыравын тыңладылар. Урманда матур агачлар кызыл, сары яфраклар койдылар. Балалар матур, төрле-төрле яфраклар җыйдылар һәм балалар бакчасына алып кайттылар. Бу сәяхәт балаларга бик тә охшады!

22.09.2017
Илдә тынычлык булса – балалар шатланып усәр.
Бу сентябрь көннәрендә МБМББУ “Октябрьский балалар бакчасына” мәдәният хезмәткәрләре килгәннәр иде. Алар балалар белән әңгәмә уткәрделәр, табышмаклар чиштеләр, тынычлык турында сөйләделәр. Саубуллашканда мәдәният хезмәткәрләре балаларга ак күгәрченнәр буләк иттеләр  һәм баллы ризыклар белән сыйладылар. Бэйрэм бик күңелле узды.

22.09.2017
"Тынычлык күгәрчене” акциясе
21нче сентябрь көнне Матюшино урта мәктәбендә "Бердәм рухият сәгате "Тынычлык күгәрчене” дигән акция үткәрелде.Мәктәп укучылары күккә Бөек Ватан сугышында катнашучы ветераннарның исемнәре язылган кәгазь күгәрченнәр бәйләнгән шарлар очырдылар. Акциядә катнашу өчен укучылар, укытучылар, Бакча-Сарай һәм Матюшино авылларында яшәүче кешеләр җәлеп ителде.

22.09.2017
Югары Ослан районы Башлыгы Марат Галимҗан улы Зиатдинов Матюшино авылында яшь специалист фельдшерга төзергән йортны карарга килде. Ул йортка газ җибәрү һәм электр челтәренә тоташтыру эшләрен тизләтүне таләп итте.

22.09.2017
Октябрь авыл җирлегенең  ирекле янгын сүндерү сагы "Никольский" дружинасы машина йөртүчесе Радик Хузиахметов янгын сүндерү ГАЗ-66 базасында АЦ-30 автоцистернасында су сиптерү насосын ремонтлады.

22.09.2017
Октябрь авылы мәдәният йортында бинага керү юлларында бетон салу эшләре бара.

22.09.2017
Октябрьский авылында Мәдәният йорты тирәсен төзекләндерү эшләре алып барыла, тротуар плитәләре җәелә.

22.09.2017
Октябрьский авылы мәдәният йортында актлар залында электр чыбыкларын алмаштыру эшләре башланды. 

22.09.2017
Октябрьский авыл җирлегендә Экология елына багышланган “Урман утырту көнне” дигән акция узды. Акция барышында яшь зәңгәр чыршылар утыртылды.

22.09.2017
21 сентябрь көнне Октябрь авылы китапханәсендә яшь китап укучылары, Октябрьский балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, белән “Табигатькә тәрәзә” дигән экологик сәгате үтте. Укучылар сорауларга, табышмакларга җавап бирделәр, шигырьләр укыдылар.
Балалар игътибарына экологик темага китаплар да тәкъдим ителде.
Аннары яңгыравык укулары уздырылды һәм И. С. Соколов-Микитов "Листопадничек" дигән хикәя укылды.

16.09.2017
16 сентябрь көнне Октябрьский авыл кешеләре  "Татарстан Кроссы-2017" акциясендә катнаштылар.  Кросс барышында 1,2,3 урыннар билгеләнде.

15.09.2017
15 сентябрь көнне Октябрь авыл җирлеге Башлыгы Шамил Рамис  улы Азизов халык коллективы "Иделкэй"кә 15 еллыгына багышланган юбилей концертында катнашты. Шамил Рамис улы татар халкы мәдәниятен һәм традицияләрен саклап калу өчен коллективка рәхмәтен белдерде, уңышлар , озын гомер һәм алга таба да җиңүләр теләде.

15.09.2017
Октябрьский мәдәният йортында керү юлында плитка җәелә.

15.09.2017
Югары Ослан районы Башлыгы Марат Зиатдинов эш визиты белән  Октябрьский мәдәният йортында  ремонт эшләре барышы тикшерде.

15.09.2017
Октябрьский авыл җирлеге Матюшино авылында су үткәрү торбаларын кадастр исәпкә алу һәм техник документлар әзерләү эшләре бара.

15.09.2017
Матюшино авылында яшь специалист фельдшер йортында газ кертү эшләре бара: газ котёлы һәм җылытү системалары урнаштырылды

15.09.2017
Мәскәүдә  съезда катнашучылар.
6,7 сентябрьдә Мәскәүдә Мәгариф үсешенең 2016-2020-нче еллар өчен максатчан федераль программасының 2.3 бәйгесе буенча съезд булып узды. Монда җиңүче мәгариф оешмалары вәкилләре һәм башка мәгариф хезмәткәрләре катнашты.
Съезда Матюшино урта мәктәбе директоры Ильдус Шарафеев һәм уку эшләре буенча директор урынбасары Римма Шәрәфеева да катнаштылар. Съездның икенче көнендә “Агротехнологик профилле урта мәктәп базасында профессиональ квалификацияләр буенча уку үзәге оештыру“ дигән темага мәктәп директоры И.А.Шәрәфеев чыгыш ясады. Доклад кызыклы, тирән эчтәлекле булып чыкты.

15.09.2017
Сәяхәтләр – көз ел фасылында иң матур вакыт.                                                                                 
МБМББУ “Октябрьский балалар бакчасының тәрбиячеләр Назарова М.С., Картапова О.Г. белән экскурсияда булдылар.Экскурсиянен максаты югары иде: аталарнын эш урынын күрү. Тәрбиячеләр максатларына ирештеләр һәм сәяхәттән кайтканда өрәңге, имән - төрле-төрле төстә - яфракларын җыдылар. Балалар аңладылар ничек әтиләренә авыр эштә һәм ничек эшләргә зур ускәч.

11.09.2017
Октябрьский авыл җирлеге авылларында су үткәрү торбаларын кадастр исәпкә алу һәм техник документлар әзерләү эшләре бара.

11.09.2017
Октябрьский авыл китапханәсендә аеклык көненә “Аеклык –көчле сайлау!” дигән китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә хәмернең зыянлары, хроник авырулар, шәхеснең деградация турында язылган һәм бу проблемаларны ничек хәл итәргә дә киңәшмәләр бирелгән.

11.09.2017
«Әңгәмәдәш» утырыш башында китапханәче Гүзәл Азизова тарихи дата 1380 елның 8 сентябрь, мәскәү бөек князь Дмитрий Донской, Куликов көрәше  турында искә төшерде.
Аннары Лилия Николаевна Назарова Мөслим  Магомаев турында сөйләде.

11.09.2017
Юлда сак бул! Юлда җанны саклар өчен курен!
МБМББУ «Октябрьский балалар бакчасында» очрашу үтте. Юл кагыйдәләре инспекторлары балалар белән әңгәмә үткәрделәр һәм юлда күренә торган значокларны бүләк иттеләр. Балалар бүләкләргә бик шат булдылар.

08.09.2017
Октябрьский авыл китапханәчесе балалар белән “Бородино кырларында” дигән белдерү сәгате уздырды. Укучылар Кутузов, Наполеон дигән фамилияләр белән таныштылар һәм Бородино сугышы турында күп яңа белем алдылар.

08.09.2017
Октябрьский авыл җирлеге китапханәсендә Укучы почмагы дигән стенд рәсмиләштерелгән. Почмакта китапханәнен эш вакытылары, укучылар өчен мәгълүмәт һәм мактау грамоталары урнашкан.

04.09.2017
Октябрьский авыл җирлегенең Матюшино авылында яшь специалист-фельдшерга йорт төзелде. 31 август көнне йортка газ кертү эшләре алып барылды.

04.09.2017
Матюшино авылында җәяүлеләр күпере янында баскыч ясалынды.

04.09.2017
Октябрьский авыл җирлеге Башлыгы Шамил Рамис улы Азизов Белем көненә багышланган бәйрәмдә катнашты, укучыларга, укытучыларга, ата-аналарга исәнлек-саулык, якшы билгеләр теләде һәм беренче класс балаларына бүләкләр бирде.

31.08.2017
Октябрьский авыл китапханәчесе Азизова Гүзәл балалар бакчасы тәрбияләнүчеләр белән «Кулдагы китап - 2017» дигән акция уздырды.
Балаларга Г.Остер “Гав исемле мәче баласы”, “38 попугай” һәм башка әсәрләр укылды.

28.08.2017
Октябрь авыл җирлегенең  ирекле янгын сүндерү сагы "Никольский" дружинасы коралларында янгын сүндерү ГАЗ-66 базасында АЦ-30 автоцистернасы бар. Ирекле янгын сүндерү сагы хезмәткәрләре машинага техник хезмәт күрсәттеләр, цистерна һәм насосны чистартыллар.

25.08.2017
Октябрьский авыл китапханәсендә “ЛИК” клубы әгъзалары укучылар белән китап салулары ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.  
Әлеге чара китапка сак караш кирәк булуын аңлатты һәм салу - мөһим, кирәкле әйбер икәнлеген дә искә төшерде.

25.08.2017
24 август көнне Октябрьский авыл китапханәсендә китап һәм уку яратучылары җыелды. “Собеседник” клубы әгъзалары рәссам Иван Айвазовский һәм язучы Василий Аксенов турында доклад ясадылар.

22.08.2017
Укучылар өчен Октябрь китапханәдә “Безнең флаг” дигән мәгълүмати-аң-сәгате уздырылды.
Китапханәче Азизова Г. Р. балаларга ел саен 22 августта Россия Федерациясе дәүләт флагы көнне уздырыу турында сөйләде, илебезнең бөеклеге, аның данлыклы тарихы, россия халкының батырлары турында да әйтте.  Аннары китапханәче викторина үткәрде, Россиягә багышланган китаплар белән таныштырды.

21.08.2017
Октябрьский авылында урам яктырту лампалары алмаштырылды.

18.08.2017
Октябрьский авылы Мәдәният йортында пандус төзү эшләре тәмамланды.

18.08.2017
Октябрьский авыл җирлегенең Янга-Болгар авылы янында Эко-ферма төзү эшләре дәвам ителә. Хәзерге вакытта сыерлар фермасы төзелә.

18.08.2017
Октябрьский авыл җирлеге Матюшино авылында активистлар, «Бердәм Россия» әгъзалары чишмә янын төзекләндерү эшләрен башладылар. Хәзерге вакытта чишмәгә төшү өчен баскыч ясалынды.

18.08.2017
Октябрьский авылында Газпром хезмәткәрләре февраль аенда янгыннан зыян күргән Трифоновлар гаиләсенә яңа йорттан ачкыч тапшырдылар.

21.08.2017
17 август көнне Октябрьский авыл җирлеге Советынын егерме алтынчы утырышы булды, утырышта Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең беренче урынбасары Тимиряева В.С.катнашты.
Совет утырышында авыл җирлеге территориясендә җир салымы билгеләү, 2017 елның беренче яртыеллыгында эш нәтиҗәләре, бюджет үтәлеше: керемнәре һәм чыгымнары каралды.
Совет депутатлары авыл җирлегенең 2018 елга кагылышлы бюджет формалаштыру турында да фикер алыштылар.

15.08.2017
Октябрьский авыл җирлегендә юл буенда тузган чупчарларны жыештырдылар.

15.08.2017
Бүген, 15 нче августта, Октябрьский авыл җирлегендә район Башлыгының урынбасары Сергей Виктор улы Осянин гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.
Очрашуга 2 кеше килгән иде: бакчачылар коммерцияле булмаган ширкәте оешмасы “Взлёт” Рәисен республикабызның бакчачыларга булышу программасында катнашу, җирләр рәсмиләштерү, электр линияләрен сетевой компаниягә тапшыру сораулары кызыксындырды. Октябрьский авыл китапханәчесе Авыл мәдәният йортында ремонт барышында электр чыбыкларын алмаштыру кирәклеге белән мөрәҗагать итте.   
Һәр мөрәҗәгать исәпкә алынды, кайберләре төрле службаларга эш өчен йөкләтелде.

24.07.2017
Октябрь авылы китапханәсендә китапханә фонды яңа китаплар белән тулылана. Китапларның бер өлешен заказалар буенча ясала, бу китаплар китап сөючеләр арасында бик популяр. Әдәбият рус, татар, чуваш һәм инглиз телләрендә килә.
Танышу максаты белән Октябрь китапханәсендә китап күргәзмәсе ачылды.

21.07.2017
Октябрьский авыл җирлеге авылларында төзекләндерү эшләре дәвам ителә, авыл эчендә узган юллар кырыйларында һәм административ биналар  янында үләннәр чабылды.

21.07.2017
Октябрьский авыл җирлеге Матюшино авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбызга багышланган һәйкәл тирәсендә койма корылды.

21.07.2017
Октябрьский авыл җирлеге Матюшино авылында зират буен койма белән әйләндереп алу эшләре бара.

21.07.2017
Октябрьский авыл җирлеге культура хезмәткәрләре юл буенда тузган чупчарларны жыештырдылар.

20.07.2017
Октябрьский китапханә укучылары белән анкетирование уздырылды.

20.07.2017
Октябрьский авыл китапханәсендә татар балалар язучыга Алмаз Гыймадиевка багышланган  күргәзмә ачылды.

17.07.2017
Октябрьский мәдәният йортында канализация система ясау эшләре тамамланды, сан. узеллар куелды.

17.07.2017
Октябрький мәдәният йортында түбә эшләре тәмамланып килә.

14.07.2017
Октябрьский авыл китапханәчесе Никольский авылында укучыларына китаплар һәм журналлар таратты.

08.07.2017
Экология елы кысаларында Октябрьский авыл җирлеге авылларында «Чиста яр» акциясе бара.

18.06.2017
Октябрь авыл җирлеге авылларында территорияне төзекләндерү эшләре башкарыла, үлән чабу эшләре бара.

09.06.2017
Октябрьский авыл җирлеге культура хезмәткәрләре юл буенда тузган чупчарларны жыештырдылар.


09.06.2017
Октябрьский авылында суүткәрелгеч система ремонтланды.

09.06.2017
Октябрьский авыл китапханәче Азизова Гүзәл Раил кызы Янга-Болгар һәм Никольский авыларында торган балаларга,  җәйге каникуларда укый торган исемлеге буенча китаплар бирде.

04.06.2017
Октябрьский авыл җирлеге Матюшино авылында ел саен үткәрелә торган Изге Троица бәйрәме  егерме елдан артык традиция итеп исәпләнә инде . 2017 елда бу бәйрәм 4 июнь көнне билгеләп үтелә.
Матюшино авылы бистәсендә урнашкан үз йолалары һәм җырлары белән гореф-бәйрәм Көне Изге Троица башка урыннарда аерылып тора.
Бәйрәм мәйданында район һәм республика коллективлары җырлар җырлады, борынгы уеннар уйнадылар.
Октябрьский авыл җирлеге Башлыгы Шамил Рамис улы Азизов һәм Югары Ослан районы социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча Исполком Башлыгы Урынбасары Гөлия Фидаил кызы Камалетдинова катнашучыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котладылар һәм  халык традицияләрен саклап калуда рәхмәт белдерделәр. Район мәдәният бүлеге начальнигы Марина Юрий кызы Назарова фольклор коллективларны рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Бәйрәмдә шулай ук  "Квас-квасок" дигән конкурс үткәрелде һәм анда бөтен теләүчеләр эчемлекне авыз иттеләр.
Бәйрәм кысаларында, шулай ук әйберләрен сату-күргәзмә, халык-гамәли иҗаты тәкъдим ителгән иде.

01.06.2017
1 июнь көнне Октябрьский авыл китапханәче Азизова Гүзәл Раил кызы балалар өчен Балалар яклау көненә багышланган аңлатма сәгатен уздырды. Балалар викторина сорауларына һәм табышмакларга җавап бирделәр,китап геройлары белән белем дөньясына сәяхәт  иттеләр.

30.05.2017
Күңелле балачак!
МБМББУ “Октябрьский балалар бакчасында” “Күңелле балачак” дигән мероприятие үткәрелде. Бәйрәмгә әкият персонаж лары кунакка килделәр – Маша белән Аю, ямьле Җәй. Балалар карадылар “җидетөслек-чәчәк” дигән мультфильмны. Балалар “изгелекләр эшләргә генә” - дип аңладылар. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җәй турында җырлар җырладылар. Җәй персонажы матур алмалар бүләк итте балаларга. Балачакның бигрәк матур, күңелле вакыты матур җәй көннәрендә үтә!
 

25.05.2017
Октябрький мәдәният йортында түбә эшләре тәмамланып килә. Хәзерге вакытта парапетлар ясала.

25.05.2017
Куркынычсызлык баланың иң кадерле!
МБМББУ "Октябрьский балалар бакчасында" тәрбиячеләр Картапова О. Г. һәм Назарова М. С. балалар белән куркынычсызлык турында әңгәмә уздырганнар.  Алда җәй. Шунын өчен балаларга бик игътибарлы булырга кирәк. Дәрестә күрсәтелде мультфильмнар "Щенячий патруле" һәм "Аркадий Паровозов ярдәмгә ашыга". Кая булсаларда балалар игътибарлы булырга тиеш, ата-аналардан ерак китмәскә.

24.05.2017
Матюшино авылында зират җирендә үскән агачлардан чистарту эшләре бара.

23.05.2017
Октябрьский авыл җирлегендә санкцияләнмәгән чүплекләр юк итү эшләре башкарылды.

 

19.05.2017
"Спорт безгә ярдәм итәчәк - үз умножить!"
Бүген кояшлы май көнендә МБМББУ "Октябрьский балалар бакчасының" тәрбиячеләре “Спорт безгә ярдәм итәчәк – көч арттырырга” шигаре астындагы  ярышка чыктылар". Катнашучылар самокатта көч сынаштылар, 3 эстафета үтте:  1 – змейка, 2 – тар басма, 3 – тизлек хәрәкәте. Һәр үз җитезлеген, тизлеген  һәм самокатта  идарә итү белүен күрсәтте.
Җиңүчеләр 3 бала булды: беренче урынны Ахметов Анвар алды, икенче булып Ирдашева Азалия килде һәм өченче урынны Кушаева Зухра алды.
Җиңүчеләргә грамоталар, ә калганнары кызыксындыру призларын алды – тәмле һәм баллы алма. Кечкенә спортчылар ярышларда катнашуга канәгать һәм шат булдылар.

19.05.2017
Октябрьский авыл җирлегенең Матюшино авылында җәяүлеләр күперен яңарту эшләре бара. Күпер авылны икегә бүлеп торган ярларны тоташтыра.

19.05.2017
Октябрь кий мәдәният йортында ремонт эшләре дәвам ителә, хәзерге вакытта 50 %  түбә йомшак материал белән ябыштырылган.

19.05.2017
Бүген, 19 май көнне, Октябрьский авыл җирлегендә Россельхознадзор хезмәткәрләре эшләде. Алар буш яткан, эшкәртелмәгән җирләрне ачыкладылар. Карантинда булган үсемлекләр барлыгын –юклыгын тикшерү өчен анализ ясарга туфрак алдылар.

17.05.2017
Октябрьский  китапханәсе VIII Халык ара “Сугыш турында балаларга укыйбыз” акциясендә катнашты һәм ДИплом белән бүләкләнде.

04.05.2017
Октябрьский авыл җирлегенен Матюшино авылында яшь специалист-фельдшерга йорт тозү эшләре дәвам ителә: йорт тирәсендә кыйма кырылды, судан саклау кырылмасы ясалынды.

04.05.2017
Октябрьский авылы мәдәният сараенда ремонт эшләре дәвам ителә: түбә ябу эшләре бара, судан саклау һәм җылы тоту катламы җәелде, иске җылыту торбалары сүтү эшләре бара.

04.05.2017
Октябрьский авыл җирлеге бюджет оешмасылар хезмәткәрләре юл буенда тузган чупчарларны жыештырдылар.

02.05.2017
2 май көнне Октябрьский авыл җирлегендә электр баганалар агартылды.

26.04.2017
Октябрьский авыл җирлегенен Матюшино авылында яшь специалист-фельдшерга йорт тозү эшләре дәвам ителә. Бүгенге көндә йортка су тоташтырылган, канализация эшләнелгән, кыйма ясау эшләре бара.

26.04.2017
Октябрьский авылында Мәдәният йортында ремонт эшләре дәвам ителә. Хәзерге вакытта түбә ябу эшләре бара.

26.04.2017
Октябрьский авыл җирлеге культура хезмәткәрләре юл буенда тузган чупчарларны жыештырдылар.

17.04.2017
Яз җыештырудан башлана.
Узган шимбә көнендә МБМББУ “Октябрьский балалар бакчасында” эшчәнлекләр территорияне җыештырдылар. Территорияда үскән карлыганны тиешле дәрәҗәгә китерделәр һәм бакчага якын тирәне җыештырдылар. Киләчәктә дә чисталыкны сакларга тырышырлар балалар һәм өлкәннәр.

14.04.2017
«Пасха»
Бүген МБМББУ  "Октябрьский балалар бакчасында" өлкәннәр төркемендә "Православие бәйрәме Пасха " темасына дигән әңгәмә узды. Балалар табышмакларга җавап бирделәр, "Тавык һәм чебиләр" уен уйнадылар һәм төрле-төрле җепләрдән йомырка макетын кызыклы бизәкләр белән бизәделәр. Аннары бәйрәм табыны кулич белән сыйландылар. Шул итеп, тәрбияче Картапова О. Г. балаларга үз халкының бәйрәмнәренә һәм гореф-гадәтләренә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли.

13.04.2017
Октябрьский авыл җирлегенен Матюшино авылында яшь специалист-фельдшерга йорт тозү эшләре дәвам ителә. Бүгенге көндә сайдинг белән тошлау һәм электр чыбыкларын тарту эшләре тамамланды, эчке бизәү эшләре бара.

13.04.2017
13 апрель көнне Октябрьский балалар бакчасы хезмәткәрләре юл буенда тузган чупчарларны жыештырдылар.

13.04.2017
13 апрель көнне Ключищи авылында - 4, Октябрьский авылында – 2 сафтан чыккан  урам яктырту лампалары алмаштырылды.

12.04.2017
Космонавтлар көне.          
“Октябрьский  балалар бакчасында” “Яшь космонавт” дигән спорт мероприятиесы уздырылды. Тәрбиячеләр Назарова М.С., Картапова О.Г. космонавтлар көненә уз куллары белән ракета макетларын эшләделәр. Юрий Гагарин турында фильм “Беренче юл космоска” дигән курсәтелде һәм тәрбияче Картапова О.Г. космос турында балалар белән әңгәмә үткәрде. Балалар космонавтлар турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Спорт бәйрәме эстафеталар белән тәмамланды.  

11.04.2017
"Тәүлек буе эшли торган контроль"
10 апрель көнне ОБЖ укытучысы Фазлыев Рузаль Раилевич мәктәп чердакларын шикле предметлар һәм шартлаткыч матдәләр булуына тикшерү үткәрде. Шикле берни дә ачыкланмады . Әлеге чаралар белем бирү учрежденияләрендә алга таба да иминлек тәэмин итү максатыннан уздырылачак.

05.04.2017
Октябрьский авыл җирлеге культура хезмәткәрләре юл буенда тузган чупчарларны жыештырдылар.

05.04.2017
Октябрьский авыл җирлегенен Матюшино авылында яшь специалист-фельдшерга йорт тозү эшләре дәвам ителә. Бүгенге көндә электр чыбыкларын тарту эшләре бара.

04.04.2017
Кошлар көне. Бүген МБМББУ “Октябрьский балалар бакчасында” “Кошлар бәйрәме” уткәрелде. Тәрбиячеләр Картапова О.Г., Назарова М.С. музыка белгече белән Ахметханова А.Ю. балаларны бәйрәмгә әзерләделәр. Балалар шигырьләр сәйләделәр, җырлар җырладылар, табышмаклар әйттеләр. Язны чакырып түгәрәктә йөрделәр, язгы уеннар уйнадылар. Бәйрәмне дәвам итеп мультфильмнардан өзекләр карадылар “Дюймовочка” , “Сихерле малай” һәм “Сәяхәтче-бака”. Балаларга бәйрәм бик ошады һәм алар кошларны балалар бакчасында булган скворечникларга кайтырлар дип көтәләр.

30.03.2017
Октябрьский авыл җирлегенен Матюшино авылында яшь специалист-фельдшерга йорт тозү эшләре дәвам ителә. Бүгенге көндә йортны тошкы яктан металл сайдинг белэн тышлау эшлэре башкарыла.

30.03.2017
Октябрьский авыл җирлегенең Янга-Болгар  авылы янында Эко-ферма төзү эшләре давам ителә. Бүгенге көндә булачак сыерлар абзарында түбә ябу эшләре тэмамданды, яңа административ корпус һәм сарык тоту абзары төзү эшләре башланды.

29.03.2017
Яз җитте.
Бүген, 29 март көнне МБМББУ "Октябрьский балалар бакчасында" "Матур Яз" күңел ачу оештырмасы узды. Балалар "Яз" көен тыңладылар, "Кострома", "Веснянка" әйлән-бәйләннәрен йөрттеләр. Балаларга камырдан тургайлар ясарга биктә ошады, аннан соң барысы да "Матур Яз" җырын җырладылар. Шулай итеп балалар милли гореф-гадәтләре белән таныша, яратырга һәм туган якларның мәдәниятен хөрмәт итәргә өйрәнә.

27.03.2017
Яз килде! Табигать уяна һәм үсемлекләр чәчәкләр аталар.
МБМББУ “Октябрьский балалар бакчасында” тәрбияче Назарова М.С. тәрбияләнүче балалар белән бергә суганнар утыртты җиргә һәм суга. Шуннан балалар кызыксынып көн саен карылар нинди суганнар яхшырак үсер: суда ма, җирдә мә. Ямьле яз көннәрендә үсемлекләр җылыны яраталар һәм яхшырак үсәләр да. Табигатькә мәхәббәт иң кечкенә вакытыннан тәрбияләнә. Яшь белгеч, тәрбияче Назарова М.С. шул максат өстендә эшләр алып бара.

24.03.2017
Сәламәтлек безнең кулларда!
МБМББУ ”Октябрьский балалар бакчасында” тәрбияче Назарова М.С. сәламәтлек темасына эшчәнлек уздырды. Эшчәнлек барышында ул балаларны кулларны юу, тешләрне чистарту һәрвакыт чиста, матур булу турында сөйләде. Аннары балалар “Мойдодыр” исемле мультфильм карадылар.Тәрбияче балаларны табиб хезмәте белән таныштырды. Балалар узләре дә уенчык табиб аптечкасы белән таныштылар һәм хастаханә булып уйнадылар. Табиб хезмәте балаларга бик ошады. Авыртмас өчен балаларга сәламәт яшәу рәвешен алып барырга кирәклеген аңладылар.  
  

24.03.2017
Уткүз.
Октябрь авыл библиотекасы “Уткүз” дигән тематикага программаны тормышка кертеп бара. Китапханә эшлекчесе Азизова Г.Р. балалар бакчасына еш керә. Китапханә эшлекчесе Азизова Г.Р. юл кагыйдәләре турында балалар белән әңгәмә оештырды. Әңгәмәдә бик кызыклы башваткычлар чишелде, табышмаклар әйтелде. Аннары балалар белән “Кызыклы уткүз” темасына викторина уздырылды. Бу ишетелгән, өйрәнелгән юл кагыйдәләре аша балалар узләренә бик файдалы һәм кирәкле киңәшләр алдылар.  

23.03.2017
Октябрьский авыл җирлегенең авылларында коррупциягә каршы тору буенча халык белән әңгәмә үткәрелде һәм белешмәлекләр таратылды.

21.03.2017
17 март көнне район Мәдәният йортында танылган композитор, безнен якташыбыз, авылдашыбыз, Риф Гатауллиның иҗат кичәсе узды. Кичәдә Янга-Болгар һәм Октябрьский халкы да катнашты, авыл совет рәисе Шамил Азизов та Риф Гатауллинга авылыбыз халкы исеменнән зур рәхмәтләрен белдереп алдагы көндә дә иҗат уңышлары теләде.

21.03.2017
Октябрьский авыл җирлегенең Янга-Болгар  авылы янында Эко-ферма төзү эшләре давам ителә. Бүгенге көндә булачак сыерлар абзарында түбә ябу эшләре бара.

16.03.2017
Үсемлекләр дөньясы.                                                                                                                        
Бүген МБМББУ “Октябрьский балалар бакчасында” өлкәннәр группасында тәрбияче Картапова О.Г. “Үсемлекләр дөньясы” дигән балалар белән башлаган проектны дәвам итте. Экология дәресендә балалар тәрбияче ярдәмендә үсемлекләр утырттылар – борчак, бодай, көнбагыш һәм фасоль. Үсемлекләр алар да бала шикелле тәрбияләгәнгә кары. Вакытында сугарсан, җирен йомшатсаң - үсемлекләр гөрләп үсерләр. Шул нәтиҗәне балалар эш аркылы аңладылар.

15.03.2017
Октябрьский авылҗирлеге культура хезмәткәрләре федераль һәм республика трасса буенда тузган чупчарларны жыештырдылар.

07.03.2017                                                
Яз килә, әниләр елмая!  
МБМББУ “Октябрьский балалар бакчасында” 8 март бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм җылы атмосферада үткәрелде. Балалар әниләрне, әбиләрне тәбрикләп шигырләр сөйләделәр, заманча биюләрне бииделәр, яңа матур җырлар җырладылар. Балалар уз куллары белән ясаган портретлар аппликацияны кулланып әниләренә, әбиләренә бүләк иттеләр. Бәйрәм балалар өчен бик күңелле итеп үтте һәм күңелләренә дә үтеп калды: балаларны үстергән әниләрне, әбиләрне яратырга кирәк.     

06.03.2017
Әниләр бәйрәменә әзерләнәбез!
МБМББУ “Октябрьский балалар бакчасында” тәрбияләнүчеләр әниләр бәйрәменә әзерләнәләр. Балалар тәрбиячеләр белән бергә, тәрбиячеләр ярдәме белән үз куллары белән бүләкләр әзерләгәннәр. Оригами – ул бик кызыклы да һәм нинди генә матур әйберләр әзерләп була икән.

27.02.2017
Туган көн елда бер була!                                                                                                                               
МБМББУ “Октябрьский балалар бакчасында” атна башы балаларнын туган көннәреннән башланды. Балалар туган көне белән тәбрикләп җырлар җырладылар, бииделәр. Балаларга исәнлекләр, киләчәктә уңышлар теләп калдылар.

 

 
23.02.2017                                                      
"Масленица".
22 февраль көнне МБМББУ "Октябрьский балалар бакчасында" күңел ачу чарасы "Масленица" узды. Балаларга кунакка Яз килде. Балалар матур киенеп җырлар җырладылар, күңелле уеннар уйнадылар, әйлән-бәйлән йөрттеләр. Бәйрәмдә барысы да актив уеннарда катнаштылар "Гөрләвек", "Кошлар-кошчыклар". Шулай балалар халык бәйрәме Масленица белән таныша, яратырга һәм үз халкының традицияләрен хөрмәт итәргә өйрәнәләр.

22.02.2017
Октябрьский авыл җирлегенен Матюшино авылында яшь специалист-фельдшерга йорт тозү эшләре дәвам ителә. Бүгенге көндә СИП панельдан стеналары җыелган, калай белән түбәсе ябылган.

21.02.2017
Рәсәй Армиясенә салют!
Бүген, 21 февральда, МБМББУ “Октябрьский  балалар бакчасында” хәрби бәйрәме уткәрелде. Бәйрәмгә әтиләр, абыйлар, хәттә бабайлар да килде, бөтенесе совет армияда хезмәт иттеләр. Балалар хәрби марш музыкасына керделәр. Совет Аримягә багышлап шигырьләр сәйләделәр, җырлар башкардылар. Эстафетелар әтиләре белән үттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте.

20.02.2017
Октябрьский авыл җирлегенең урам һәм авылларга керү юллары кардан вакытында чистарыла.

18.02.2017
Хәрби-патриотик җыр фестиваль-конкурсы
18 енче февраль көнне МБГББУ "Октябрь урта мәктәбе"ндә Ватанны саклаучылар көненә багышланган хәрби-патриотик җыр фестиваль-конкурсы  узды.
Фестиваль Россия Федерациясе гимнын башкару белән башланып китте.
Укучылары башкаруында төрле җырлар яңгырады.  Барлык сыйныфлар да лаеклы чыгыш ясадылар. Жюри әгъзалары барлык фестиваль-конкурсында катнашучыларга рәхмәт хатлары һәм дипломнар тапшырдылар.
Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
1енче урын – 3,7,10-11 сыйныфлар
2нче урын – 2,4,8-9 сыйныфлар
3енче урын – 5,6 сыйныфлар.

16.02.2017
Зәңгәр күктә самолётлар очалар... Тыныч булсын илләр!
МБМББУ “Октябрьский  балалар бакчасында” тәрбиянүчеләр тәрбияче Назарова М.С. хәрби бәйрәменә әзерләнәләр. Балалар бәйрәмне олылап үз куллары белән аппликациядан  матур открыткалар бизәп эшләделәр. Балалар марш музыкасына солдатлар шиколле атлыйлар, эчтәлекле шигырләр өйрәнделәр. Хәрби бәйрәменә балалар әзер. 

11.02.2017
Исәннәр хәтереннән
11 енче февраль көнне МБГББУ “Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның  28 еллыгына багышланган очрашу оештырылды.  Чараны  тарих укытучысы Фазлыевым Р. Р. һәм рус теле укытучысы Хәйретдинова, Н. П. әзерләделәр.

09.02.2017
Төшлэр безгә сәламәт кирәк!
Бүген МБМББУ  "Октябрьский балалар бакчасында" сәламәтлек дәресе уздырылды. Балалар “Сәламәтлек илендә” сәяхәттә булдылар. Анда ярдәмле патша Төш җиһазы ялкау куянкай-малайны коткарды.  Зур кызыксыну белән балалар карадылар гамьле мультфильмны. Балаларга бик охшады уткәрелгән дәрес һәм анын мәгънәсе: "Төшләрне кирәк чистартырга яхшы һәм ешрак".

07.02.2017
Октябрьский авылында мәдәният йортын ремонтлау эшләре башланды. Бүгенге көндә тәрәзәләр алыштыру эшләре башкарыла.

07.02.2017
Октябрьский авыл җирлеге Матюшино авылында яшь белгеч – фельдшерга йорт төзү эшләре дәвам ителә.

03.02.2017
"Кеше табигатьтән алырга гына тырыша, ә бирергә?"
2 февральдә МБГББУ "Октябрь урта мәктәбе"ндә 6-7 сыйныф укучылары белән "Кеше табигатьтән күнеккән алырга, ә бирергә?"экологик диспут узды.
Чарада төрле экологик ситуацияләр каралды, аның барышында укучылар табигатькә ничек ярдәм итәргә диеп, үз юлларын тәкъдим иттеләр.
Соңында укучылар “Табигатьнең матурлыгы - менә безнең төп байлык!"дип аталган уртак рәсем ясадылар.

27.01.2017                             
Истә тотырга... беркайчан да онытмаска!
27 нче гыйнвар көнне МБГББУ "Октябрь урта мәктәбендә" Холокост корбаннарына багышланган чара узды.
Сугыш темасы, җәмгыятьтә элеккечә үк актуаль, аның белән бәйле үсеп килүче буында толерантлылык тәрбияләү, барлык халыклар белән тату яшәү сәләтен булдыру. Без күпмилләтле дәүләттә яшибез, шуңа күрә бу тема безнең өчен актуаль. Чара барышында тарих укытучысы Фазлыев Р.Р. 9 нчы сыйныф укучыларына Холокост турында фильм күрсәтте.

19.01.2017
Илһам чишмәсе, көч һәм сәламәтлек чишмәсе!
Бәйрәм салкын көннәрдә тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләре белән бергә Назарова М. С. һәм Картапова О. Г. җирле чишмәгә бардылар. Тәрбиячеләр әңгәмәдә балалар белән аңлаттылар изге сунын көчен: хәтта чирләрдән дә арынуны. Шул изге чишмә суын тәрбиячеләр балалар белән бергә балалар бакчасына да алып кайттылар. Алган тәэсирләрен йөрүнең балалар бик уңай итеп бәяләделәр.

17.01.2017
Чыршыларны ничек коткарыйк...
17нче гыйнвар көнне МБГББУ “Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбе”нең  5-6 сыйныф укучыларында  “Чыршыларны ничек коткарыйк...” исемле сыйныф сәгате үткәрелде. Нәҗемединова Венера Тәлгать кызы укучыларга Яңа ел бәйрәменә елга күпме чыршы киселүе турында, бу хәлне булдымау өчен без нәрсә эшли алуыбыз турында сөйләде. Ахырда укучылар “Чыршыларны саклыйк!” девизы астында плакатлар ясап якладылар.

16.01.2017
Кошлар турында кайгырту.
"Октябрь балалар бакчасында" бу раштуа салкыннарда тәрбиячеләр әңгәмәләр алып барылалар кошлар турында һәм кошларга ярдәм итү турында. Тәрбиячеләр балалар белән бергә, шулай ук аларның әти-әниләре кошлар өчен җимлекләр әзерләделәр. Тәрәзә артында кырыс кыш, ә кошлар агач янында мәш киләләр. Балалар тәрбиячеләр белән бергә кошлар дөньясына игътибарлы һәм һаман күзәтеп торалар. Кошлар – кешеләрнен дуслары!

Соңгы яңарту: 2018 елның 9 гыйнвары, 11:18

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International