Яналыклар 2017

29.12.2017
“Яңа Ел белән котла!”
28 декабрь көнне “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУ мәктәп яны лагеренда “Яңа Ел белән котла!” исемле акция үткәрелде. Лагерь әгъзалары картлар йорты өчен котлау открыткалары әзерләделәр. Балалар үз эшләрен шатлык һәм күтәренке күңел белән башкардылар. Эчләрендә бала мәхәббәте кисәкчеге булган бу бүләкләргә алучылары да шулай ук шат булырлар дип өметләнеп калабыз.


28.12.2017
Гадел яшәргә кирәк!
27нче декабрьдә «Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укучылары Екатерина Титова, Дарья Бурукина һәм Даниил Нуреев “Волжская новь” газетсы редакциясенә чакырылган иделәр. Анда                                           «Гадел яшәргә кирәк!» дигән коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурсының муниципаль этабындагы иҗади эшләргә йомгак ясау чарасы узды. Укучыларыбызның эшләре югары бәяләнеп мактаулы урыннарны яуладылар. Титова Екатерина “Инша” номинациясендә 1нче урынны, Бурукина Дарья шул ук номинациядә 2нче урынны һәм Нуреев Даниил “Буклет” номинациясендә 3нче урынны алдылар.


27.12.2017
23 нче декабрьдә «Кар бабайлар” исемле кышкы лагерь ачылуы булды.Көн яңа ел флешмобыннан башланып китте. Зарядкадан соң балаларны тәмле һәм файдалы иртәнге аш көтеп тора иде. Шуннан соң оештыру эшләре тотынды: отряд формалаштыру, стенгазета чыгару һ.б. Спорт залында балалар төрле конкурсларда, уеннарда , “Әкияттә кунакта” дигән викторинада үзләрен сынадылар. Арыган һәм канәгать балалар төшке ашка юнәлделәр. Төшке аштан соң тәрбиячеләр балалар өчен мәктәп йортында кышкы эстафета әзерләделәр. Шулай итеп лагерьнең бер көне бик күңелле үтте.

26.12.2017                              
Республика чыршы бәйрәме.
25нче декабрьдә Казанның “Татнефть Арена “ боз сараенда Республика чыршы бәйрәме узды. Анда Татарстанның барлык почмакларыннан 7меңнән артык бала чакырылган иде. Югары Осланнан булган делегация составында “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укучысы Михаил Слушкин бар иде. Быел  Республика чыршы бәйрәмендә катнашучыларга меңнән артык артистлар катнашында әзерләнгән бик зур тамаша күрсәттеләр. Чарага Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Минниханов килгән иде. Ул яшь татарстанчыларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котлады.

26.12.2017
Кар шәһәрчеге.
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “Кар шәһәрчеге” коллектив проекты барлыкка китерелде. Шәһәрчекне төзүдә 7-11нче сыйныф укучылары, укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре катнашты. Уйланылган проект бик шәп килеп чыкты һәм һәркем канәгать калды.

26.12.2017                            
Яңа ел бал-маскарады.
25нче декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә яңа ел бал- маскарады булды. Зур сыйныф укучылары тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Е.В.Бурукина җитәкчелегендә чара өчен декорацияләр һәм костюмнар әзерләделәр. Тамаша бик шәп килеп чыкты. Чараның азагында күңелле дискотека булды.

26.12.2017
Яңа ел әкияте.
Шундй исем астында 25нче декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә 1-5нче сыйныфлар  өчен  узган яңа ел тамашасы аталган иде. Залда җыелган балалар һәм аларның әти-әниләренә кунакка Кыш бабай, Кар кызы һәм яңа елның символы булган эт килделәр. Күңелле җырлар яңгырады, төрле конкурслар үткәрелде. Иң азакта күңелле бию башкарылды.

23.12.2017
Тиздән Яңа ел җитә!
Яңа ел алды көннәрендә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “Кыш бабай остаханәсе” эшли башлады. Барлык сыйныфларда да укучылар яңа ел композицияләре ясау өстендә бик тырышып эшлиләр. Мәктәпнең һәрбер почмагында яңа ел бизәкләре балкый. Һәркем якынлашып килүче бәйрәмнән могҗизалар, бүләкләр көтә!


21.12.2017
ГТО Фестивале
19нчы декабрьдә «Чемпион” спорт комплексында 11нче сыйныф укучылары арасында Бөтенроссия физик кульртура һәм спорт комплексларын үтәү чарасы булды. “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 11нче сыйныф укучылары барлык нормативларны да үтәп яхшы гына нәтиҗәләр күрсәттеләр.


21.12.2017
Физика квесты.
Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең өч кешедән (Бурукина А., Бурукина Д. һәм Абгарян Т.) торган командасы җитәкчеләре А.М.Слушкин белән гимназиядә узган физика квестында катнаштылар.


15.12.2017
Яхшылыклар эшләп.
14нче декабрьдә «Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укучылары җитәкчеләре Анна Кукуль һәм авыл мәдәният йорты җитәкчесе Лидия Аббязова белән Югары Ослан районы картлар йортына бардылар. Очрашу инвалидлар декадасы кысаларында узды. Балалар ярдәмгә мохтаҗ картларыбыз өчен концерт программасы әзерләп бардылар.


15.12.2017
Мәгълүмати технологияләр өлкәсе чемпионатында.
14нче декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 10-11нче сыйныф укучылары Иннополис шәһәрендә узган мәгълүмати технологияләр өлкәсе чемпионатында катнаштылар. Мондый чаралар укучыларга һөнәр сайлауда ярдәм итәләр. Укучыларыбыз өчен чарада катнашу файдалы узар дип өметләнәбез.


14.12.2017
“Тарихи истлек” проекты кысаларындагы республика конкурсының йомгаклары.
12нче декабрьдә Казанның Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге интернат-мәктәбендә “Тарихи истлек” проекты кысаларындагы республика конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булды. Югары Ослан районын “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укучылары Карине Абгарян һәм Нуреев Даниил чагылдырдылар. Үзләренең эшләре өчен алар дипломнар белән бүләкләнделәр.

14.12.2017
Һөнәрләр ярминкәсе.
13нче декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 9 – 11нче сыйныф укучылары Макыл мәктәбендә узган  Һөнәрләр ярминкәсендә катнаштылар. Чара югары һәм урта-белгечлек белем бирү оешмаларыннан вәкилләр катнашуында оештырылган иде.

12.12.2017                                       
РФ Конституциясе көне.
12нче декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә РФ Конституциясе көненә багышланган чаралар узды. Урта һәм зур сыйныф укучылары өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ирина Дадыкина “Илебезнең төп законы“ дигән дәрес үткәрде.
Башлангыч сыйныфларда “Бердәмлек” балалар оешмасы активистлары эшләделәр. 8нче сыйныф укучылары Юлия Лавонина һәм Тимур Замалеев “Үз хокукларыңны беләсеңме” дигән викторина , ә 10нчы сыйныф укучылары Ольга Лавонина, Алеся Куртымова һәм Михаил Слушкин “Минем илем – минем хокукларым” дигән проектлар конкурсы оештырдылар.
   

12.12.2017
Сынап карау имтиханы.
12нче декабрьдә Югары Ослан гимназиясе базасында рус теле буенча сынап карау имтиханы узды. Анда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 9,11нче сыйныф укучылары катнаштылар. Бу чара ярдәмендә укучылар имтиханның формаль якларына ияләшәләр һәм психологик яктан әзерләнәләр.

11.12.2017
Ватан геройлары көне
9нчы декабрьдә «Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Ватан геройлары көненә багышланган  сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Аны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ирина Дадыкина әзерләде.
Һәр чорның үз герое – үз Ватанын батырларча саклаучысы, яклаучысы  Туган җирләрен яклар өчен үзләренең тормышларын да аямаучылары бар.  Бу чарада Россия җирлегендәге геройларны искә алдылар. Шулай ук Югары Ослан районы һәм Советлар Союзы геройларын да искә алдылар.
Ватан геройлары көне –ул  тарихи  вакыйгаларны искә алып, аларда катнашучы геройларыбызга дан җырлау көне.

11.12.2017
Ватан геройлары көненә  багышланган викторина.
8нче декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсендә И.А.Заикин иссемендәге “Бердәмлек” балалар оешмасы активистлары Екатерина титова һәм Егор Медведев 1-4нче сыйныфлар өчен Ватан геройлары көненә  багышланган викторина үткәрделәр.

11.12.2017
Акция «Без булышабыз».
11 ноябрьдә “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУсендә инвалидлар декадасы кысаларында “Без булышабыз” акциясе үтте.  И.А.Заикин исемендәге “Бергәлек” балалар оешмасы волонтерлары педагог-оештыручы Кукуль Анна җитәкчелегендә өлкән пенсионерларның  өй тирәләрен кардан чистарттылар.


08.12.2017
7нче декабрьдә Ватан геройлары көне декадасы кысаларында 1-4нче сыйныфлар арасында  спорт ярышлары узды. Аны физик культура укытучысы Айнур Халиуллин әзерләде.Балалар ике командада ярыштылар . Нәтиҗәдә дуслык җиңде.


08.12.2017
6нчы декабрьдә Казан шәһәренең Гранд-отелендә “Чиста булачак” исемле Татарстан Республикасы Яшьләр экологик хәрәкәте эшчәнлегенең тантаналы  йомгаклау чарасы узды. Анда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсеннән 9нчы сыйныф укучылары Аня һәм  Даша Бурукиналар, экологик түгәрәк җитәкчесе Елена Бурукина катнаштылар. Алар үзләренең хезмәтләре өчен рәхмәт хатлары һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.


07.12.2017
6 декабрьдә  “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУсендә  “Чиста һәйкәл” акциясе үтте. Мәктәп волонтерлары физкультура укытучысы җитәкчелегендә Бөек Ватан Сугышында хәлак булучылар һәйкәле тирәсен  кардан чистарттылар.

07.12.2017
“Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУсендә халыкара инвалидлар көненә багышланган , инвалидлар декадасы кысаларында чаралар үткәрү дәвам итә. И.А.Заикин исемендәге “Бергәлек” балалар оешмасы волонтерлары педагог-организатор Кукуль Анна җитәкчелегендә мәктәптә “Түгәрәк җир шарында урын бар барсына да” дип исемләнгән
стенд бизәделәр.

07.12.2017
6нчы декабрьдә Россиядә барлык 11нче сыйныф укучылары да чыгарылыш иншасы яздылар. Алар арасында “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укучылары да бар иде. Чыгарылыш сыйныфларда йомгаклау иншалары 2014нче елдан башлап Россия президенты боеруы буенча укучыларның фикерләү сәләтләрен ачыклау нисбәтеннән үткәрелә. Быел да укучылар тәкъдим ителгән биш юнәлеш арасыннан үзләренә берсен сайладылар. Бу гади булмаган мәсьәләне безнең укучыларыбыз уңай нәтиҗәләр белән җтңеп чыгарлар дип өметләнәбез. Нәтиҗәләр бер атнадан билгеле булачак.

05.12.2017
Шундый исем астында 4нче декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең башлангыч сыйныфлары өчен әзерләнгән  сыйныф сәгатьләре узды. Бу дәресләрнең максаты булып инвалидларга карата толерантлылык тәрбияләү тора иде. Һәрберебез дә тигез хокуклы икәнлегебезне балаларга җиткерә алганбыз дип өметләнәбез.


05.12.2017
4нче декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә истәлекле датага багышланган батырлык дәресләре узды.Билгесез солдат көне – Россиядә истәлекле дата. Ул 2014нче елдан башлап ел саен 3нче декабрьдә илебездә һәм аннан тыш барган сугышларда һәлак булучы сугышчыларны искә алу көне.

04.12.2017
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “ Бозда һәм суда уяу бул!” исемле рәсемнәр конкурсының мәктәп этабы узды. Иң яхшы дип саналган эшләрдән күргәзмә оештырылды. Җиңүчеләрнең эшләре конкурсның муниципаль этабына җибәреләчәк.

01.12.2017
29нчы ноябрьдә “Ривьера” күңел ачу үзәгендә ” Чыганакларга сәяхәт” дигән конкурсның финалы узды. “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укучылары Титова Екатерина һәм Бурукина Дарья үзләренең җитәкчеләре Татьяна Нуреева һәм Ирина Дадыкина белән “Серле Зөя утыравы” исемле тарихи – математик квест әзерләделәр. Укучыларыбызның эшләренә югары бәя бирелде һәм алар мактаулы икенче урынны алдылар.

30.11.2017
29нчы ноябрьдә «Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең зур сыйныф укучылары “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә оештырылган Татарстан Республикасының ” Яшь профессионаллар” исемле региональ чемпионатында булдылар. Балалар бүгенге көндә кирәк булган һөнәрләр белән таныштылар, мастер-классларда катнаштылар.

28.11.2017
27нче ноябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “Нечкә бозда үз-үзеңне тоту” дигән темага сыйныф сәгатьләре узды. Анда бозда үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшенде. Бозның калынлыгы 10 см булганда гына кеше боз өстенә чыга ала. Әгәр боз өстендә су күренсә, я булмаса, боз чатнаган булса кичектермәстән ярга чыгырга кирәк.

27.11.2017
24нче ноябрьдә Югары Ослан авылының “Чемпион” спорт комплексында Югары Ослан районы мәктәпләренең  7-11нче сыйныф укучы кызлары арасында баскетбол буенча ярышлар булып узды. “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУ командасы әлеге ярышларда актив катнашты.

27.11.2017
Ноябрь азагында Әниләр көнен билгеләп үтү күркәм гадәткә әйләнеп китте. Бу көнне барлык әниләрне дә бәйрәм белән котлыйлар, аларга сәламәтлек, озын гомер һәм бәхет телиләр.25нче ноябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә бәйрәм концерты булды. Анда шигырьләр, җырлар яңгырады, төрле тамашалар күрсәтелде. Укучылар әниләрен шатландырыр өчен бик тырышканнар. Тагын бер кат Әни дигән бөек исемне йөртүче хатын-кызларны бәйрәм белән котлыйбыз!

27.11.2017
Әниләр көненә әзерләнү кысаларында “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Җирдәге иң төп кешеләргә-әниләргә багышланган рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәне оештыруда укучылар актив катнаштылар, бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары. Рәсемнәрендә алар әниләренә булган яратуларын чагылдырганнар.

24.11.2017
23нче ноябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә 26нчы ноябрьдә үтәчәк “Әниләр көненә” әзерләнү оештырылды. Укучылар үзләренең җитәкчеләре белән бик кызыклы чыгышлар әзерләгәннәр. Балалар түземсезлек белән әниләрен бәйрәмгә көтәләр.

22.11.2017
“Тату сыйныф серләре”.
22нче ноябрьдә Макыл мәдәният йортында “Тату сыйныф серләре” исемле ата-аналар комитеты конкурсының зональ этабы узды. Катнашучылар арасында “Татар Борнашы гомуми урта белеем бирү мәктәбе”  МББУсеннән   5нче сыйныфның ата-аналар комитеты иде. Ата-аналар балалар белән бергәләшеп күргәзмә әзерләделәр, визитка һәм укучыларның мәктәп тормышыннан видеоязма күрсәттеләр. Жюри әгъзалары безнең чыгышны 189 балл белән бәяләде. Конкурсның төп нәтиҗәләре булып укучылар, ата-аналар һәм сыйныф җитәкчеләренең бердәмләшүе тора иде.

21.11.2017
Бөтенроссия балаларны хокукый яклау көне.
20нче ноябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Бөтенроссия балаларны хокукый яклау көненә багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Юкка гына 20нче ноябрьдә бу датаны бәйрәм итмиләр, чөнки нәкъ шул көнне 1959нчы елда БМО Балалар хокукы турында декларация кабул итә. Шул ук датада, ләкин 1989нчы елда Балалар хокукы турында конвенция кабул ителә.

20.11.2017
17нче ноябрьдә Курал мәктәбе базасында рус теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары булды. Анда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсеннән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Тимохина Н.В. катнашты. Программада берничә төрле чара бар иде: 9нчы һәм 11нче сыйныфларда дәресләр, ролле уен, мастер-класс. Семинарны оештыручыларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез!

17.11.2017
ТАССРның 100еллыгына багышлап.
ТАССРның 100еллыгына багышланган чараллар кысаларында 17нче ноябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 5-6нчы сыйныфларында тарих укытучысы Ирина Дадыкина тарафыннан туган якның тарихы һәм дәүләт символикасына багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә барган “Татарстан гасыры” дигән анимацион фильм карадылар.

16.11.2017
“Татар борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУсендә 17нче ноябрьдә узачак ата-аналар җыелышына әзерлек эшләре башланды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
Гаиләдә түземлелек тәрбияләү
Ашау һәм сәламәтлелек (Е.В.Бурукина)
Балалар белән кырыс мөгалләмә өчен җаваплылык (И.В.Хохлова)
Беренче чирек йомгаклары
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе сайтында эшләү (А.П.Тимохин)
Юлда йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә
Төрледән:
Татар теле турында
Кышкы лагерь
Яңа ел бәйрәмнәрен оештыру

14.11.2017                                                    
С.Я. Маршак.
14нче ноябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе китапханәсендә  3-4нче сыйныфлар өчен С.Я.Маршакның 130еллыгына багышланган китапханә дәресе узды. Бу чарада укучылар С.Я.Маршакның тормышы һәм иҗаты турында күп нәрсәләр белделәр.

14.11.2017
Диагностик тест узу.
14 нче ноябрьдә “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУ сендә 4, 6 һәм 8 нче сыйныфларда  инглиз теленнән диагностик тест уздылар.Укучылар биремнәрне тырышып эшләделәр. Без аларның югары баллар җыюларына өметләнәбез.

 

13.11.2017
Бөтендөнья фәннәр көне.
Ел саен 10нчы ноябрьдә Бөтендөнья фәннәр көне билгеләп үтелә. Бу көнне “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укытучылары 7-9нчы сыйныфлар өчен фәннәрнең трмыштагы роле турында әңгәмә үткәрделәр. Безнең укучыларыбыз төрле фәннәрне өйрәнүгә зур кызыксыну белән карарлар дип өметләнәбез!

13.11.2017
Һөнәри юнәлеш турында әңгәмә.
13нче ноябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә зур сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш турында әңгәмә узды. Сөйләшүне психолог, һөнәри консультант Кувшинова Л.С. алып барды. Соңыннан укучыларның һөнәри юнәлештәге мөмкинлекләрен ачыклаучы тест үткәрелде.

13.11.2017
Олимпиаданың муниципаль этабы.
13нче ноябрьдә Югары Ослан районында укучыларның бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабына старт бирелде. “Югары Ослан урта мәктәбе” МББУсе һәм Югары Ослан гимназиясендә рус теле буенча олимпиадалар узды. “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсеннән Гущина Ангелина (4сыйныф), Тимохин Никита (4сыйныф), Козин Матвей(5сыйныф), Бурукина Дарья(9сыйныф), Слушкин Михаил(10сыйныф), Титова Екатерина(11сыйныф) катнаштылар. Барлык укучыларга да уңышлар телибез!

09.11.2017
Профтест узу.
9нчы ноябрьдә «Югары Ослан урта мәктәбе” МББУсендә аттестация үтүче укытучылар һөнәри тест уздылар. Анда “Татар Борнашы урта мәктәбе ” МББУсе укытучылары да катнаштылар. Мондый тестны узу аттестация үтүнең бер этабы булып тора.  

09.11.2017
ТАССР мәгарифенең 100 еллыгы.
7нче ноябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә ТАССР мәгарифенең 100 еллыгына багышлнган сыйныф сәгатьләре узды. 1-8нче сыйныф укучылары Татарстан Республикасының символикасы турында анимацион фильм карадылар.
Бу проект укучыларга патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйный.

08.11.2017
Яшь гражданнар форумы.
7нче ноябрьдә  “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең И.А.Заикин исемендәге “ Бердәмлек” балалар оешмасы активистлары  үзләренең җитәкчеләре Анна Кукуль белән Татарстан Республикасының яшь гражданнар форумында катнаштылар. Форум Югары Осланның мәдәният йортында узды. Балалар өч секциягә бүленеп эшләделәр. Чара бердәм җыелыш белән тәмамланды.  Җыелышта балалар үзләре кабул иткән резолюция өчен бер тавыштан  тавыш бирделәр. Бу көн балалар күңелендә яңа танышулар, кызыклы һәм креатив фикерләр, яңа идеяләәр белән уелып калачак.

01.11.2017                                                 
Имтиханга әзерләнү.
Көзге каникул көннәрендә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 9,11нче сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнүне дәвам итәләр. Рус теле укытучысы Елена Слушкина изложение яздырып карады. Имтиханнарга математика, җәмгыять белеме, тарих, биология, химия, геогафия  фәннәре буенча да әзерлек эшләре бара.


31.10.2017
Яшь тамашачы театрына сәяхәт.
31нче октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укучылары Казан дәүләт яшь тамашачы театрында булдылар. “Кечкенә принц” спектакленә билетларны бары тик уку алдынгылары һәм спортчылар булган укучыларга гына тапшырдылар.

31.10.2017
Ура! Каникуллар!
Менә беренче чирек тәмамланды. Барлык сыйныфларда да беренче чирек нәтиҗәләре буенча сыйныф сәгатьләре узды. Рәхәтләнеп ял итегез! Һәркемгә дә күтәренке кәефләр телибез! 7нче ноябрьдә укучыларны кабаттан мәктәпкә көтеп калабыз.

31.10.2017
Каникуллар файда белән.
“Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУсендә көзге каникуллар башланды. Шуңа карамастан сыйныф бүлмәләре бушап калмады. Мәктәптә төрле түгәрәкләр, спорт секцияләре эшли. Өстәмә белем бирү балаларны һәряклап үстерүгә юнәлтелгән.

30.10.2017                                                        
Көзге бал.
27нче октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә 6-11нче сыйныфлар өчен “Көзге бал” узды. Зур сыйныф укучылары бәйрәмнең сценарийын төзеделәр. Кызыклы программа һәм күңелле дискотека һәркемнең күңелен күтәрде.

27.10.2017                        
“Тату сыйныф серләре”
27нче октябрьдә “Татар Борнашы гомуми урта белем бирү мәктәбе” МББУсендә   “Тату сыйныф серләре” исемле ата-аналар комитеты конкурсының мәктәп этабы узды. Катнашучылар арасыннан 5нче сыйныфның ата-аналар комитеты җиңүче буларак сайланды. Ата-аналар балалар белән бергәләшеп конкурс өчен визитка, флэш-моб, сыйныфның портфолиосын, видеоролик һәм үзләренең бердәм интернет сайтларын булдырдылар.

27.10.2017
Парламент дәресе.
27нче октябрьдә “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУсендә парламент дәресе булды. Бу чара ел саен уза. Быел ул Татарстан Республикасы Конституциясенең 25еллыгына багышланган иде. Дәресне тарих һәм җәмгыять белеме укчтучысы И.Н.Дадыкина әзерләде. Дәрестә район Совет депутатлары Бурукин С.В. һәм Бочков С.М. катнаштылар.

27.10.2017
Информатика укытучыларының семинары.
27нче октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең информатика укытучысы Тимохин А.П. Иннополис мәктәбендә узган информатика укытучыларының семинарында катнашты. Семинар укучыларны олимпиадага әзерләүгә багышланган иде. Программада практик өлеш һәм түгәрәк өстәл артында киңәшмә уздыру бар иде. Семинарда катнашучылар бер-берсе белән олимпиадаларга әзерләү буенча тәҗрибә уртаклаштылар.

26.10.2017
Бөтенроссия тикшерү эше.
26нчы октябрьдә 5нче сыйныф укучылары рус теле буенча бөтенроссия тикшерү эше эшләделәр. Барлык укучылар да биремнәрне уңышлы гына үтәделәр һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

24.10.2017
Куркынычсыз һәм файдалы интернет дәресе.
23нче октябрьдә “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе ” МББУнда 1-4 сыйныф укучылары белән куркынычсыз һәм файдалы интернет дәресе үткәрелде. Информатика укытучысы Тимохин А.П. укучыларга итерентны куркынычсыз куллану турында җентекләп сөйләде.

24.10.2017              
Бөтен гаилә белән стартка.
Шундый исем астында 23нче октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “Сәламәт булу-шәп”дигән проект кысаларындагы спорт чарасы аталды. Бу проект 5нче сыйныфның әти-әниләр комитеты тарафыннан эшләнелгән иде.

24.10.2017                                              
Чыганакларга сәяхәт.
20нче октябрьдә «Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУсе укучылары Титова Екатерина һәм Бурукина Дарья, Ирина Дадыкина җитәкчелегендә , Введенка бистәсе мәктәбе базасында узган “Чыганакларга сәяхәт”дигән республика конкурсының муниципаль этабында катнаштылар. “Серле Зөя утыравы” исемле тарихи-математик квест жюри һәм тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.

19.10.2017
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары.
19нчы октябрьдә “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУсендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары узды.  Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ирина Дадыкина ике ачык дәрес күрсәтте, 5нче сыйныфта “Фараоннарның хәрби походлары” дигән темага һәм 6нчы сыйныфта “Урта гасырларда сәүдә эшчәнлеге” дигән темага.
Түгәрәк өстәл артында укытучылар дәресләрдә БиС технологиясен куллану үзенчәлекләре турында сөйләштеләр.
Семинарда “Зөя утрау-шәһәре” музей тыюлыгының фәнни хезмәткәре Ульяна Сабирова да катнашты. Ул укытучыларны музей эшчәнлегенең юнәлешләре белән таныштырды һәм хезмәттәшлеккә чакырды.

18.10.2017
Чисталык көне.
18нче октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә чисталык көне узды. Бу көнне мәктәбебезнең укучылары һәм укытучылары мәктәп яны территориясен коелган яфраклардан арындырдылар. Планлаштырылган эш җиренә җиткереп эшләнелде һәм һәркем бик канәгать булып өенә кайтып китте.

17.10.2017
Без вәхшилеккә каршы!
16-нчы октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә“ Без вәхшилеккә каршы!” дигән темага сыйныф сәгатьләре узды. Анда балаларга терроризмның мәгънәсе аңлатылды һәм укучыларның гражданлык позицияләре камилләштерелде.

14.10.2017
Авиамодельләр фестивале.
14нче октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең”Авиатор” түгәрәге  әгъзалары авиамодельләр фестивалендә катнаштылар.Чара Каинки авылында урнашкан “Эникс”җәйге мәйданчыгында узды. Слушкин Михаил,Кукуль Артем һәм Тимохин Никита грамота һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.Уңышлар телибез сезгә малайлар!

13.10.2017
Контейнер мәйданчыклары.
10-нчы октябрьдә Татар Борнашы авылының Совет, Яңа һәм Беренче май урамнарында чүп контейнерларын урнаштыру өчен мәйданчыклар булдырылды.

13.10.2017
Чүплекне юк итү.
11-нче октябрьдә Борнаш авыл җирлегендә махсус техника кулланып зур габаритлы ташландык әйберләр чүплеге юкка чыгарылды.

13.10.2017
Агач үсентеләре әзерләү.
10-нчы октябрьдә Идел буе урман хуҗалыгы ярдәме белән “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУсе белән бергәлектә 230 чыршы үсентесе әзерләнде. Алар Борнаш авыл хуҗалыгы территориясендә урнашкан дендрарийга утыртылачак.

13.10.2017
Мәктәп дендрарие турында.
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “Мәктәп дендрарие” проектын тормышка ашыру дәвам итә. Дендрарий мәктәп укучылары инициативасы белән 2017-нче елның 12-нче маенда ачылды. 12-нче октябрьдә дендрарий паркы тарихының тагын бер бите ачылды. 7-11-нче сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчеләре, шулай ук мәктәп директоры С.М.Бочков һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Б.Е Вениаминовна алдында 200дән артык чыршы үсентеләре утырту тора иде. Бу эштә булышырга дип мөхтәрәм кунаклар да килеп җиттеләр. Һава торышының әйбәт булуы үсентеләр утыртуны тизләтте генә. Беркем дә читтә басып тормады. Эш тәмамлангач истәлеккә фотога төшү булды.

12.10.2017
Мәктәп укучыларының Республика олимпиадасы.
Республика олимпиада үзәгендә 1-5нче сыйныф укучылары өчен “Безнең әйләнә тирәбез” дигән олимпиада узды. Анда Республикабызның төрле төбәкләреннән укучылар җыелган иде. Призёр дипломы белән “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 5нче сыйныф укучысы Козин Матвей бүләкләнде. Матвейны һәм аның җитәкчесе А.А.Кукульны тәбрик итәбез!

11.10.2017
Шигырь укучылар конкурсы.
10нчы октябрьдә Курал авылының “Сулица” мәдәни үзәгендә М.И.Цветаеваның тууына 125ел тулуга багышланган шигырь уку бәйрәме узды. Бу бәйрәмдә “Татар Борнашы гомуми белем бирү урта мәктәбе”МББУсен 9нчы сыйныф укучысы Бурукина Анна һәм 11нче сыйныф укучысы Титова Екатерина чагылдырдылар.

10.10.2017
Профилактик әңгәмә.
10 октябрьдә “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУсендә өлкән инспектор А.Р. Колезнева һәм  Дергунов Н.Е.  6-11 сыйныф укучылары белән кисәтү  әңгәмәсе үткәрделәр. Укучылар инспекторны зур игътибар белән тыңладылар һәм барлык кызыксынган сорауларга җаваплар ишеттеләр. Бу чара юкка булмады һәм укучылар гомерләренең бары тик үзләреннән генә торуын истә калдырдылар дип ышанасы килә.

09.10.2017
Психолого-педагогик тест узу.
9нчы октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә 5-11нче сыйныф укучылары психолого-педагогик тест уздылар. Аны сыйныф җитәкчеләре үткәрделәр.

09.10.2017
Әкияттә кунакта.
Шундый исем астында 7нче октябрьдә “Татар Борнашы гомуми белем бирү урта мәктәбе” МББУсендә Укытучылар көне узды. Аны мәктәпнең президенты Титова Екатерина  җитәкчелегендә зур сыйныф укучылары әзерләделәр. Иртә,гадәттәгечә,дәресләр укытудан башланып китте,ләкин укытучылар ролен укучылар үзләре башкардылар. Дәресләрдән соң бәйрәм концерты оештырылды. Бәйрәм көн флеш-моб белән тәмамланды.

07.10.2017          
Иң яхшы укытучыларны бүләкләү тантанасы.
5нче октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе коллективы район мәдәният йортында үткәрелгән 2016-2017нче уку елында иң яхшы эшләүче укытучыларны бүләкләү тантанасында булдылар.”Иң яхшы уку эшләре буенча директор урынбасары” дигән номинациядә Марина Бочкова бүләкләнде.

06.10.2017
«Алтын көз» җиңел атлетика кроссы.
4-нче октябрь көнне Иннополис шәһәрендә, районда массалы физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру, актив ял итүгә һәм физик культура белән даими шөгельләнүгә тарту максатында, укучылар арасында җиңел атлетика буенча район ярышлары үткәрелде. “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУ укучылары әлеге ярышта шулай ук актив катнашты.

06.10.2017
Асфальт юл төзү.
3-нче октябрьдә Борнаш авыл җирлегенең Гаврилково яшәү пунктында 450метрлы асфальт юлны төзү эшләре үткәрелде.

03.10.2017
Рәсемнәр конкурсы.
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган декада дәвам итә. Аның кысаларында төрле чаралар планлаштырылган иде. Шуларның берсе булып “Яхшылык һәи хөрмәт көне белән!” дигән рәсемнәр конкурсы тора. Анда 1-7нче сыйныф укучылары катнаштылар. Конкурсның нәтиҗәләре декаданың азагында билгеле булачак.

03.10.2017
Өлкәннәр көне.
1-нче октябрь-үзенчәлекле көн. Бу көнне без өлкән буын кешеләрен котлыйбыз, аларга аеруча да игътибарлы булабыз. 2-нче октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты булды. 1-11-нче сыйныф укучылары төрле котлаулар әзерләделәр. Һәркемнең кәефе күтәрелде. Кадерле бабайларыбыз һәм әбиләребез, без сезне котлыйбыз,сезгә сәламәтлек һәм гаилә бәхете телибез!

29.09.2017
Тарихи истәлек.
28-нче сентябрьдә “Шеланга урта мәктәбе” МББУсе базасында “Тарихи истәлек” проекты кысаларында үткәрелгән республика конкурсларының муниципаль этабы узды. “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсен 5нче сыйныф укучысы Нуреев Данил һәм10нчы сыйныф укучысы Абгарян Каринэ чагылдырдылар. Алар “Тикшеренү эшләре конкурсы” һәм  “Иншалар конкурсы” номинацияләрен сайладылар. Данил барлык катнашучыларга үзенең бабасының бабасының фронт хатлары турында сөйләде. Каринэның иншасы Каинки мәктәбе тарихына багышланган иде. Укучыларның фәнни җитәкчеләре буларак башлангыч сыйныф укытучысы Бочкова М.Н.,математика укытучысы Нуреева Т.В.,тарих укытучысы Дадыкина И.Н. һәм рус теле укытучысы Тимохина Н.В.иделәр.

28.09.2017
Онлайн-дәрес
28-нче сентябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә финанс грамотлылыгы көннәре кысаларында “Бурычлы булмас өчен биш гади кагыйдә” дигән онлайн-дәрес булды. Ул 8-11нче сыйныфлар өчен әзерләнде. Бу дәресне Россиянең үзәк банкы оештырды.

26.09.2017
Милли ашлар конкурсы.
26сентябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә башлангыч сыйныфлар арасында милли ашлар конкурсы булды. Аны көзге яхшылык атнасы кысаларында өлкән сыйныф укучылары оештырды.

26.09.2017
Дуслык бәйләме.
26-нчы сентябрь көнне авыл китапханәчеләре Першина Н.А. белән Хисамова М. В. Макыл урта мәктәбенең озайтылган көн төркеменең Шарипова Гөлнара Габделхакова җитәкләгән өлешендә булып, көзге изге эшләр атналыгында катнаштылар. Бу чара үз эченэ берничә максатны берләштерде: авыл җирлеге һәм мәктәп белән берлектә эшләү, “Ярдәм кулы сузыйк” программасын тормышка ашыруны күздә тотып эшләнелде. Чөнки балалар нигездә бертигез белем алырга, дус яшәргә, иптәшләрен хөрмәт итәргә, бер - беренә ярдәм итеп үсәлэр. Шул уңайдан уен тибында оештырылган чарада дуслык төшенчәсенә аңлатма бирделәр, дуслык кагыйдәләрен һәрбер бала үзенчә аңлатты, үз кагыйдәләрен иҗат итте. Дус нинди булырга тиеш дигән сорауга төрле чәчәкләргә җавап язып бәйләме ясадылар. Аннан әдәби әсәрләрдә дуслык темасының чагылышы турында әңгәмә кордылар. Гади генә дуслык  сүзе, киң философик мәгънәгә ия булды. Укучылар чын күңелдән дуслык турында сөйләштеләр. Чарада 21 төрле сыйныф укучылары катнашты.

26.09.2017
Көзге Спартакиада.
23-нче сентябрьдә Арча шәһәренең “Арча” спорт комплексында көзге Спартакиада булып узды. Югары Ослан районы мәктәпләренең укытучылары шулай ук актив катнаштылар һәм дәрәҗәле чыгыш ясадылар. Районыбызның командасы 8нче урын яулады.

20.09.2017
Татар хоры.
20 сентябрьдә МББУ «Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе» коллективы Район мәдәният йортына Татарстан республикасы дәүләт хоры кунаклары белән очрашуга барды. Укытучылар игътибарына атаклы татар һәм рус композиторларының яңача эшләнгән музыкаль әсәрләре күрсәтелде. Концерт вакыты сизелмичә үтеп китте һәм ахырда тамашачылар артистларга көчле алкышлар белән рәхмәт әйттеләр.

19.09.2017
Россиякүләм шимбә өмәсендә катнашу.
Экологик тәрбия бирү айлыгы кысаларында 16нчы сентябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең укучылары һәм укытучылары россиякүләм шимбә өмәсендә катнаштылар. Зур сыйныф укучылары бу көнне, алдан үзләре тарафыннан әзерләнеп куелган, 300 төп өрәңге агачы үсентесе утырттылар. Утырту эшләре мәктәп дендрариенда барды. Бүгенге көнгә, алдан планлаштырып куелганча, дендрарийга нарат һәм өрәңге үсентеләре утыртылып бетте. Калган төр агачларның үсентеләрен “Идел буе урман хуҗалыгы “ ярдәме белән булдырырбыз дип өметләнәбез.

19.09.2017
Бөтенроссия өмәсе.
16 сентябрьдә МББУ “Татар борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбендә”, Бөтенроссия өмәсе күзлегендә мәктәп бакчасында уңыш җыю булды. 5-6 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә, мәктәп пешекчесе тәмле ашлар пешерсен өчен, кишер алдылар.

15.09.2017
ТВСның туган көне.
15нче сентябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Республика җәмәгать оешмасы булган “Татарстан варислары союзы” (ТВС)ның туган көненә багышланган чара үткәрелде. И.А.Заикин исемендәге “Бердәмлек” балалар оешмасы активистлары бу вакыйга кысаларында берничә чара үткәрделәр. Иртә “Кулга кул тотынышыйк, дуслар” дигән мәктәпкүләм флеш-моб белән башланып китте. Шуннан соң өлкән әйдәп баручылар Куртымова Алеся һәм Лавонина Оля 2нче сыйныф укучыларын эзтабарлар оешмасына кабул итү тантанасын уздырдылар. Бу көн балалар оешмасының җыелышы белән тәмамланды.

15.09.2017
Рәсемнәр һәм плакатлар конкурсы.
14нче сентябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “Без халыклар дуслыгы өчен! Без җәбер-золымга каршы!” дигән исем астында рәсемнәр һәм плакатлар конкурсы оештырылды. Бу конкурс “Экстремизмга – юк!” дигән акция кысаларында узды.  Анда 1-8нче сыйныф укучылары катнаштылар. Образлы рәвештә балалар бу проблемага карата үзләренең мөнәсәбәтләрен күрсәтергә тырыштылар.

15.09.2017
Экстремизмга каршы спорт!
13 нче сентябрьдә «Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең барлык укучылары да “Экстремизмга – юк!” дигән акция кысаларында үткәрелгән җиңел атлетика кроссында катнаштылар. Дәресләрдән соң укучылар һәм укытучылар кросс үткәреләчәк урынга юнәлделәр.Һәркемнең кәефе күтәренке иде. Иң беренчеләрдән булып башлангыч сыйныф укучылары йөгерделәр. Алардан соң урта һәм өлкән сыйныфлар йөгереше булды. Барлык укучылар да тырыштылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

12.09.2017
Толерантлылык дәресләре.
Нәрсә ул толерантлылык? Гади булмаган бу сорауга башлангыч сыйныф укучылары җавап бирделәр.Балалар уен рәвешендә бу сүзнең мәгънәсенә төшенделәр. Дәреснең азагында балалар толерантлылык ул- яхшылык һәм яратуга, тынычлыкка юл дигән нәтиҗәгә килделәр.
Бу дәрес “Экстремизмга юк!” дигән акция кысаларында узды.

11.09.2017
Дуслык турында сөйләшәбез.
11нче сентябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “Экстремизмга юк!”дигән айлык кысаларында дуслыкка багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Шота Руставелиның “ Кем якыннары арасында дуслыкны эзләми, шул үз-үзенә дошман” дигән сүзләре сыйныф сәгатьләрен йомгаклады.


08.09.2017
«Экстремизмга-Юк!».
7 сентябрьдә “Татар Борнашы урта гомуми белем бир мәктәбе МББУсендә “Экстремизм-Юк” дигән айлык кысаларында террорлык акты һәм гадәттән тыш хәлләр очрагында эвакуацияләү буенча өйрәнү  булды. Соңыннан  балаларга эвакуацияләүнең тиз һәм оештырылган булуның мөһимлеге турында кабат искәрмә ясалды.

08.09.2017
Игътибар – Балалар.
6нчы сентбрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “Игътибар – Балалар“ исемле оператив- кисәтү чаралары кысаларында 1-4нче сыйныфларда юлда йөрү кагыйдәләре турында  әңгәмәләр узды. Чараның азагында “Без юлдагы куркынычсызлык өчен” дигән темага конкурс игълан ителде. Бу чараны башлангыч сыйныф укытучылары оештырды.

08.09.2017
Грипп һәм ОРВИны кисәтү.
7нче сентбрьдә «Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә әти-әниләр белән грипп һәм ОРВИны кисәтү буенча әңгңмә узды. Шулай ук әти-әниләргә педикулезны кисәтү буенча искәрмәләр таратылды.

06.09.2017
Без халыклар дуслыгы яклы! Без көчләүгә каршы
4нче сентябрьдә “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУнда мәктәп линейкасында “Экстремизмга – Юк!” айлыгы игълан ителде. Укучыларга “Без халыклар дуслыгы яклы! Без көчләүгә каршы!” иҗади конкурсына әзерләнергә бирем бирелде.

05.09.2017
Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек.
4нче сентяябрьдә «Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган мәктәпкүләм линейка һәм сыйныф сәгатьләре узды.3нче сентябрьдәге бу трагик дата 2004нче елның 1-3нче сентябрьләрендә Бесланда булган коточкыч вакыйгалар белән бәйле. Укучылар бертавыштан җирдәге тынычлыкны сакларга кирәклеге турындагы фикерләрен белдерделәр һәм һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

31.05.2017
Сау бул, уку елы! Исәнме , җәй!
Менә 2016-2017нче уку елы да ахырына якынлашты. 31нче майда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә җәйге каникуллар алдыннан сыйныф сәгатьләре узды.Анда укучылар еллык билгеләре белән таныштылар, тагын бер тапкыр куркынычсызлык техникасы турында инструктаж тыңладылар.

31.05.2017
Экскурсияле велойөгереш.
29нчы майда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә 5-7нче сыйныфлар катнашында экскурсияле велойөгереш узды. Бу чара ел саен уздырыла һәм туган якны өйрәнүгә багышлана. Балалар борынгы Юматово авылына сәяхәт иттеләр. Сәяхәт барышында укучылар Есипов-Геркеннар гаиләләре турында мәгълүмат алдылар, җирле зиаратка барып Бөек Ватан сугышы  герое И.А.Заикинны искә алдылар.

31.05.2017
Татарстан мәгариф уку йортларында 100 яшел почмак.
“Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсе Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан үткәрелгән “ Татарстан мәгариф уку йортларында 100 яшел почмак” дигән акциядә катнашты һәи җиңүче булды. Мәктәп коллективы җиңүче дипломы белән бүләкләнде, һәм шулай ук мәктәпкә токымлы җимеш агач һәм куаклары бүлеп бирелде. Бүген зур сыйныф укучылары үсентеләрне мәктәп йортына утырттылар. Тирә-юньдәгеләрне алар үзләренең матурлыклары белән бик күп еллар куандырсыннар!

29.05.2017
Сау бул, башлангыч мәктәп!
27нче май көнне 4 нче сыйныф укучылары башлангыч мәктәп белән саубуллаштылар. Дүрт ел элек алар беренче тапкыр беренче сыйныфка килгән иделәр. Монда алар укырга ,язарга, дуслашырга, мәктәп кагыйдәләре буенча яшәргә өйрәнделәр. Бүген аларның беренче укытучылары М.Н.Бочковага һәм А.Н.Гущинага күңелсез дә ,шул ук вакытта шатлыклы да иде. Бүген – сезнең чыгарылыш бәйрәмегез! Хәерле юллар сезгә безнең кадерле укучыларыбыз!


29.05.2017
Авимодельләр спорты буенча ярышлар.  
26нчы майда авимодельләр спорты буенча ярышлар узды. Алар Чувашия Республикасында үттеләр. F2B модельләренең күрсәтмә чыгышларында 9нчы сыйныф укучысы “Авиатор”түгәрәгенең әгъзасы Слушкин Михаил катнашты. Ә аның җитәкчесе А.М.Слушкин жюри әгъзасы буларак чакырылды. Мондый чараларда катнашу – фикердәшләр белән аралашу гына түгел, ә үзеңнең мөмкинлекләреңне бәяләү өчен дә бик кулай шарт.

24.05.2017                                                 
Әлифба бәйрәме.
23нче майда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Славян язуы көне кысаларында “Әлифба бәйрәме” узды. Бәйрәмне Анна Кукуль, Л.Б.Аббязова һәм Л.П.Муравьева оештырдылар.
Оештыручылар уен формасында балаларга славян язуы тарихы турында сөйләделәр. Чарада шигырьләр, җырлар яңгырады. Беренче сыйныф укучылары сертификатлар белән бүләкләнделәр һәм чара дәртләндергеч флэш-моб белән тәмамланды.

23.05.2017
Ел укучысы – 2017.
22нче майда “Октябрь урта мәктәбе” МББУсе базасында “Ел укучысы – 2017” дигән район конкурсы узды. “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсен 10нчы сыйныф укучысы Екатерина Титова чагылдырды. Катя бу конкурста дәрәҗәле чыгыш ясады һәм шуның өчен конкурс финалисты мактау грамотасы белән бүләкләнде.

23.05.2017
Куркынычсызлык көне.
22нче майда “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсендә Балаларны яклау көне кысаларында “Тормыш куркынычсызлыгы хакына юл йөрү куркынычсызлыгы” дигән сыйныф сәгатьләре узды. Башлангыч сыйныфларда эстафеталар уздырылды,ә 5 – 11нче сыйныфларда тема буенча ачык дәресләр үтте.

17.05.2017
«Бергәләп ышанабыз» исемле Бөтенроссия телекүпере.
17нче майда “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУ сендә «Бергәләп ышанабыз» исемле Бөтенроссия телекүпере булды. Анда 20укучы һәм 6 ата-ана катнашты. Бу чара балаларга психологик ярдәм күрсәтү мөмкинлеге барлыгы турында мәгълүмат бирүгә юнәлтелгән иде.

17.05.2017
Куркынычсызлык айлыгын ачу.
17нче майда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенд куркынычсызлык айлыгы кысаларында сыйныф сәгатьләре узды. Югары Ослан районында терроризм һәм экстремизмны кисәтү буенча программа эшли. Бу программа нигезендә мәктәпләрдә 15нче майдан 30нчы майга кадәр терроризм акты һәм балаларның хокукка каршы тәртипләре турында ялган хәбәрләрне кисәтү буенча чаралар уздырыла. Сыйныф җитәкчеләре 1-11нче сыйныфлар өчен бу темага кагылышлы әңгәмәләр, рольле уеннар, викториналар үткәрделәр. Бу чараларның максаты булып балаларда төрле тормыш ситуацияләрендә үз-үзеңне уңай тоту күнекмәләрен тәрбияләү тора иде.

 

15.05.2017
Сезон ачылу.
15нче майда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә язгы җир эшләре сезоны ачылды. Урта һәм югары сыйныф укучылары көрәк , торма алып мәктәп яны җиренә эшкә чыктылар. Һава торышы әйбәт булыр һәм язгы утырту-чәчү эшләрен вакытында тәмамларбыз дип өметләнәбез!

15.05.2017                                
15нче май- Гаилә көне.
Гаилә – җәмгыятьне төзүче иң төп өлеш. Гаиләдән башка яшәеш тә, дәүләт тә юк. Шуңа күрә үзенең үсеше өчен кайгырган илләр 15нче май – Гаилә көнен читләп үтмиләр. Чөнки кешелек үсеше өчен , иң беренче чиратта , гаиләләр нык булырга тиеш.
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә бу көнне Гаилә көненә багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Бу сыйныф сәгатьләренең максаты булып укучыларга гаиләнең мәгънәсен аңлату, гаиләгә карата сакчыл караш тәрбияләү тора иде.

11.05.2017                                            
Бәйрәм десанты.
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә инде ничә ел буе эшләүче “Авиатор “ түгәрәге әгъзалары Слушкин М., Кукуль А., Тимохин Н. Һәм Нуреев Д. Каинки авылында яшәүчеләр алдында Бөек җиңү көненә багышлап чыгыш ясадылар. Балалар сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, атаклы “Катюша”, Т-34 танкы, ПО-2 самолеты модельләрен күрсәттеләр.
  

09.05.2017
Бөек җиңү көне.
9нчы май көнне Татар Борнашы авылының үзәк мәйданындагы һәйкәл янында Бөек җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинг булды.Анда “Татар борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 1-11нче сыйныфлары актив катнаштылар. Дәһшәтле сугышның авыр хәтирәләре тарих битләренә язылып аның аерылгысыз бер өлеше булып кала. Бәхетсезлеккә каршы, Борнаш авылы җирлегендә бүгенгесе көнгә бер сугыш ветераны да исән түгел. Гадәттәгечә, бәйрәм тантанасы үлемсез полк төзелешеннән башланып китте. Бу иртәдә сугыш елларына багышланган җырлар, шигырьләр, котлаулар яңгырады. Сугыш каһарманнарын бер минутлык тынлык белән искә алу булды.Без кардәшләребезнең батырлыклары белән горурланабыз һәм аларны беркайчан да онытмабыз.

08.05.2017
Язгы һәйкәл акциясе.
«Татар Борнашы урта мәктәбе» МББУсе укучылары өчен Искә алу вахтасы дәвам итә. 5нче май көнне мәктәпнең волонтерлары һәйкәл янында шимбә өмәсе үткәрделәр. Алар авылның үзәк мәйданын чүптән арындырдылар һәм шулай итеп аны Бөек җиңүнең 72 еллыгына багышланган митингка әзерләделәр.

08.05.2017                      
Сугыш һәм тынычлык балалар күзлегеннән.
“Татар Борнашы урта мәктәбе “ МББУсендә  “Сугыш һәм тынычлык балалар күзлегеннән” дигән күргәзмә ачылды. Анда 7дән 15 яшькә кадәр балалар катнашты. Бөек Ватан сугышы безнең көннәрдән бик ерак. Бары тик китаплардан, фильмнар һәм истәлекләрдән генә Бөек җиңү турында белеп була.

06.05.2017
“Үлемсез полк “ акциясе.
6нчы майда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укучылары “Үлемсез полк” район  акциясендә катнаштылар. 27 кешедән торган төркем Бөек җиңүнең 72 еллыгына багышланган митингка район үзәге буйлап үзләренең туганнарының фоторәсемнәрен тотып барып атладылар. Митингтан соң проект яклау булды. Анда безнең мәктәпне үзенең әнисе белән Даниил Нуреев чагылдырды.

04.05.2017
Балаларга сугыш турында укыйбыз.
4нче майда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең башлангыч сыйныф укучылары “Балаларга сугыш турында укыйбыз” дигән Халыкара акциядә катнаштылар. Китапханәче Любовь Муравьева балаларга дәһшәтле сугыш турында сөйләде, төрле әсәрләрдән өзекләр укыды.Чараның азагында укучылар сугыш батырларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

02.05.2017
Фәнни-гамәли конференция.
2нче майда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә галим Васильевларга багышланган фәнни-гамәли конференция узды. Чараның максаты булып туган якның тарихи хәзинәләренә карата сакчыл караш тәрбияләү тора иде. Тикшеренү эшләре дүрт секциядә узды. Мәктәбебез конференция эшендә актив катнашты һәм призлы урыннарны яулады. Без аларга алдагы көннәрендә дә уңышлар телибез!

28.04.2017
Балаларның җәйге чордагы куркынычсызлыгына багышланган «Тормыш иминлеге нигезләре” буенча дәрес.
28нче апрельдә  балаларның җәйге чордагы куркынычсызлыгына багышланган “Тормыш иминлеге нигезләре” буенча дәрес үткәрелде.
Җәй – ял итү өчен бик яхшы чор. Бу чорны үзең һәм сәламәтлегең өчен файдалы уздырырга теләсәң, иң беренче чиратта йөзәргә өйрәнергә, суда үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен белергә кирәк.
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укучыллары җәйге чорда үз – үзеңне суда тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр, төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын карадылар.

28.04.2017
«Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсы.
28 апрельдә “Югары Ослан урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУнда яшь хәрәкәт  инспекторларының “Куркынычсыз тәгәрмәч” республика конкурсының муниципаль этабы булып үтте. “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУ командасы физик культура укытучысы Хәлиуллин А.Ә. җитәкчелегендә “Велосипедны фигуралы йөртү” станциясендә  8 команда арасында 2-урын яулады.

27.04.2017
Радиацияле бәла – казаларда һәлак булучыларны искә алу көне.
Ел саен 26нчы апрельдә Радиацияле бәла – казаларда һәлак булучыларны искә алу көне билгеләп үтелә. Ул 1986нчы елда Чернобль АЭСсендә булган техноген бәла – казага багышлана. Бу көнне “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә шул темага багышланган сыйныф сәгатьләре узды.


26.04.2017                                      
Рус теле һәм әдәбияты укытучылары  семинары.
26нчы апрельдә Иннополистагы лицейда рус теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары булды. Анда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсеннән рус теле һәм әдәбияты укытучырары Е.В.Слушкина һәм Н.В.Тимохина катнаштылар. Программада докладлар, ачык дәресләр, мастер-класслар һ.б. бар иде. Семинарның эшчәнлеге кунаклар өчен дә, оештыручылар өчен дә уңышлы булды.
  

 
26.04.2017
26 нчы апрельдә “Татар Борнашы балалар бакчасы” МБМБУсендә “Фәрит Яруллин-композитор, фронтовик” исемле презентацияне карау булды. Бу чара Бөек татар язучысы Габдулла Тукайның тууына 131ел тулуга багышланган иде. Фәрит Яруллин “Шүрәле” балетының авторы.
“Шүрәле” – татар музыкасының горурлыгы. Бу балет безнең илебездә генә түгел, ә күп кенә чит илләрдә дә дан  казанган әсәр. Әңгәмә барышында балалар Габдулла Тукайның “Шүрәле”сендәге усал шүрәле, батыр Былтыр һәм Сөембикә исемле кош белән таныштылар. Балаларга балеттагы көй бик ошады. Иң ахырда балалар бу әсәргә төрле рәсемнәр ясадылар.

22.04.2017
«Яшә Җир» күргәзмәсе.
20нче апрельдә “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУнда, укучыларны экологик тәрбияләү айлыгы кысасында, 1-10 сыйныф укучылары тарафыннан ташлана торган материалдан ясалган вак-төяк әйберләр күргәзмәсе “Яшә Җир” оештырылды. Үзләренең эшләре белән укучылар ташларга кызганыч булмаган әйберләр уңган кулларда интерьер бизәге яисә бүләк булырлык оригинал предметка әверелергә мөмкин икәнлеген күрсәттеләр.

22.04.2017
Спортчыл Татарстан.
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “Яхшылык атнасы” кысаларындагы акцияләр дәвам итә. 21нче апрельдә “Бердәмлек” балалар оешмасының презеденты үзенең активистлары белән “Спортчыл Татарстан” дигән чираттагы акцияне уздырды. Алар тарафыннан 1-6нчы сыйныф укучылары өчен физик – сәламәтләндерү чарасы үткәрелде.

21.04.2017
“Табигать белән гармониядә” исемле рәсемнәр күргәзмәсе.
Экологик тәрбия бирү айлыгы кысаларында 1 – 7нче сыйныф укучылары өчен “Табигать белән гармониядә” исемле рәсемнәр күргәзмәсе игълан ителгән иде.Ике атна дәвамында балалар иҗат иттеләр һәм, ниһаять, көтелгән көн килеп тә җитте. Күргәзмәдә укучыларның искиткеч матур, төрле-төрле кызыклы эшләре урын алды.

20.04.2017
Россиядә милли донор көне.
20нче апрельдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең “Бердәмлек” балалар оешмасы 5-11нче сыйныф укучылары өчен Россиядә милли донор көненә багышланган “Тормышны саклап” дигән чара үткәрделәр. Чараның максаты – яшьләр арасында ирекле донорлыкны пропагандалау. 

20.04.2017
«Экологик чисталык» дигән акция.
19нчы апрельдә мәктәп укучылары һәм укытучылары коллективы бергәләшеп мәктәп яны территориясен җыештырдылар. «Экологик чисталык» дигән акциядә 1-11нче сыйныф укучылары катнаштылар. Өлкән сыйныф укучылары һәм укытучылар былтыргы яфрактарны тырмалап җыйдылар, ә кечкенә сыйныф укучылары чүпне капчыкларга тутырып ташып тордылар. Әлбәттә, бу эш күп вакытны алды, әмма нәтиҗә күз явын алырлык булды.
Хәзер мәктәбебезнең тирәсендә чисталык хөкем сөрә. Ләкин иң мөһиме – шул чисталыкны саклый белү.

20.04.2017
Үз теләкләре белән мәгълүмат үзәгендә .
19нчы апрельдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә  “Үз теләкләре белән мәгълүмат үзәгендә “дигән акция үтте. “Бердәмлек “ балалар оешмасы әгъзалары һәм SMS – балалар авыл китапханәсендә булдылар, китапханәгә йөрүчеләргә электрон хезмәт күрсәтүнең җайлылыгын аңлаткан искәрмәләр тараттылар.

18.04.2017                                      
Тарихи Ватаныбызны саклыйк.
18нче апрельдә «Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә «Тарихи Ватаныбызны саклыйк» дигән исем астында “Язгы яхшылык атнасы” акциясенең икенче көне үтте. Бу көнне Халыкара һәйкәлләр һәм танылган урыннар көне билгеләп үтелә. “Бердәмлек” балалар оешмасы әгъзалары бу көнне Татар Борнашы авылы үзәгендә урнашкан һәйкәл янында эшләделәр.

18.04.2017                                       
Яхшы эшләр эстафетасы.
17нче апрельдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “Язгы яхшы эшләр атнасы – яхшы эшләр эстафетасы # ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” акциясенә старт бирелде. Атналык  “Ветераннар янәшәдә яши” дигән акция белән ачылды .Балалар авылның өлкән кешеләренә җыештыру эшләрендә булышып йөределәр.

17.04.2017
Инглиз телендә спектакль.
17нче апрельдә "Татар Борнашы урта мәктәбе" МББУсе укучылары Курал урта мәктәбентә "Теремкәй"исемле әкиятне инглизчә  күрсәттеләр. Спектакль бик күңелле килеп чыкты.Белем бирү максатына да ирешелде,чөнки балалар инглизчә сөйләм алымнарын еш кулландылар.

17.04.2017
Финанс белдеклелеге көннәре.
17нче апрельдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Финанс белдеклелеге атнасы тәмамланды. Атна дәвамында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы тарафыннан 5-7нче һәм 8-9нчы сыйныфларда “Гаилә бюджеты һәм сакчыл куллану” дигән темага дәресләр үткәрелде. 10-11нче сыйныфларда “Чималларны киләчәгең өчен тот” дигән темага дәресләр узды. Бу чаралар Россия Минфины инициативасы буенча үткәрелде. Проектның төп максаты – халыкта финанс белдеклелеген үстерү.

17.04.2017
Парклар маршы.
17нче апрельдә “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсендә экологик тәрбия бирү айлыгы кысаларында  “Парклар маршы” иселе сыйныф сәгатьләре узды. 1-11нче сыйныфларның җитәкчеләре тарафыннан Россия һәм Татарстан тыюлыклары турында презентацияләр , мавыктыргыч уеннар әзерләнгән иде.Укучылар зур кызыксыну белән Идел-Кама тыюлыгы буенча вертуаль экскурсиядә булдылар һәм сорауларга җаваплар бирделәр.

15.04.2017                                               
Беренчеләр вакыты.
15нче апрельдә “Татар Борнашы утра мәктәбе” МББУсендә Совет космонавты Алексей Леоновка багышланган “Беренчеләр вакыты” исемле кинофильмны карау булды. 5-11нче сыйныфлар өчен кинофильмны карауны физика укытучысы Александр Слушкин оештырды.
 

14.04.2017                                     
Коллектив шартнамәсе кабул ителде.
13нче апрельдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә профсоюз җыелышы булды. Көн тәртибенә беренчел профсоюз оешмасы җитәкчесенең отчеты, профсоюз оешмасы җитәкчесен,профсоюз комитетын сайлау, коллектив шартнамәсен кабул итү куелган иде. Коллектив тарафыннан  коллектив шартнамәсенең һәрбер пункты тикшерелде, булган сорауларга җаваплар бирелде. Коллектив шартнамәсе бер тавыштан кабул ителде.

12.04.2017
Тау ягы.
12нче апрельдә Яшел үзән шәһәренең 16нчы мәктәбендә “Тау ягы: тарих, мәдәният һәм рухи мирас” исемле укучыларның IIIнче төбәкара конференциясе узды. Анда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе актив катнашты. Титова Екатерина,10нчы сыйныф укучысы, “Тау ягы авылларының атамалары” дигән секциядә катнашып 1нче урынны яулады. “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” дип аталган секциядә 8нче сыйныф укучысы Бурукина Дарья катнашты һәм 3нче урынны алды. Шул ук секциядә ике сеңел Анна һәм Дарья Бурукиналар катнашып мактаулы 1нче урынны яуладылар. Укучыларның җитәкчеләренә (Ирина Дадыкина, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, һәм Рәмзия Латипова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы ) оештыручылар тарафыннан рәхмәт хатлары тапшырылды.

12.04.2017
Физикадан сынап карау имтиханы.
12нче апрельдә «Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 11нче сыйныф укучылары өчен физикадан сынап карау имтиханы булды. Быел барлык өч чыгарылыш укучысы да бу фәнне сайладылар һәм алар үзләренең әзерлек дәрәҗәләрен беләчәкләр.

12.04.2017
Математика укытучылары семинары.
12нче апрельдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУ се укытучылары Тимохин А.П. һәм Нуреева Т.В. район математика укытучылары семинарында катнаштылар. Алар 6нчы сыйныфта ачык дәрес карадылар.Тимохин А.П. һәм Нуреева Т.В. БиС технологиясе буенча чыгышлар ясадылар.

  

11.04.2017
Концлагерь тоткыннарын искә алу көненә багышлана…
11нче апрельдә бөтен дөньяда фашист концлагерьларында һәлак булучыларны искә алалар. Бу көндә  “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендәге сыйныф сәгатьләре шул вәһшәтле датага, Халыкара нацист лагерьларыннан тоткыннарны коткару көненә багышланган иде. Сыйныф сәгатен тарих укытучысы И.Н.Дадыкина әзерләде. Алып баручылар фашистларның төп ” үлем фабрикалары” турында сөйләделәр. Тыңлаучыларның һәрберсе бу вәһшәтле хәлләрне котлары очып тыңладылар. Сыйныф сәгате бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

07.04.2017
“Суны саклаучылар” исемле IIIнче Россиякүләм экологик дәресне үткәрү.
7нче апрельдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә 7 – 11нче сыйныф укучылары өчен “Суны саклаучылар” исемле IIIнче Россиякүләм экологик дәрес уздырылды. Дәрес уен формасында бик кызык итеп узды. Ул укучыларда табигатькә, әйләнә – тирәгә карата экологик караш тәрбияләргә ярдәм итә.

06.04.2017                                  
Әзер бул! Юк дип әйт!
Республикакүләм наркотикларга каршы акция кысаларында 7нче апрельдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “Әзер бул! Юк дип әйт!” дигән акция үткәрелде. Акцияне “Мөстәкыйль балалар” проектында катнашучылар оештырдылар һәм үткәрделәр. Акциянең максаты: үсеп килүче буында психоактив матдәләргә каршы тискәре караш тәрбияләү. Девиз: “Тормышың үз кулыңда! Дөрес юлны сайла!”
    

06.04.2017
Корней бабайда кунакта.
4нче апрельдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 1нче сыйныф укучылары өчен Корней Чуковскийның 135еллыгына багышланган “Корней бабайда кунакта” дигән чара уздырылды. Викторина “Әкиятне искә төшер”, “Белдеклеләр конкурсы”, “Югалган әйберләр кәрзине” һ.б. бүлекләрдән тора иде. Викторина бик кызыклы узды, балалар Чуковский турында барлык белгәннәрен күрсәттеләр. Беренче команда җиңү яулады. Афәрин, балалар!

06.04.2017                                        
Без КВН ны башлыйбыз.
4нче апрельдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең “Эко – Бум” исемле укучылар һәм укытучылар командасы “Яшә Җир!” дигән КВН фестиваль – конкурсының сайлап алу турында катнаштылар. Сайлап алу туры дүрт биремнән тора иде:
1нче бирем – “Чиста планета”исемле визит карточкасы
2нче бирем – көч сынашу
3нче бирем – ЭКОклип
4нче бирем – капитаннар конкурсы
Көрәштә безнең команда 4нче урынны яулады.

05.04.2017
“Мәктәп дендрарие” исемле проект
5нче апрельдә КНИТУ КХТИ да “Татарстан – киләчәк территориясе” исемле IV нче Республика конкурсында катнашуччыларны бүләкләү булды.
Бу конкурска “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе 8нче сыйныф укучылары Бурукина Анна һәм Бурукина Дарья, 10нчы сыйныф укучысы Титова Екатерина тарафыннан әзерләнгән “Мәктәп дендрарие” исемле проектны тәкъдим итте. Үзләренең эшләре өчен укучы кызлар 2нче дәрәҗәдәге диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр, ә җитәкчеләренә рәхмәт хаты тапшырылды.

02.04.2017
Тере классика.
31нче мартта районның үзәк китапханәсе базасында “Тере классика” дигән бөтенроссия конкурсының икенче этабы узды. Анда мәктәп этабында җиңүчеләр чакырылган иде. “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсен Бурукина Анна (8нче сыйныф) һәм Манвелян Кишик (9нчы сыйныф) чагылдырдылар. Үзләренең чыгышлары өчен алар Пауло Коэльо һәм Сергей Куцко әсәрләрен әзрләгән иделәр.

01.04.2017                                  
Хезмәтләр өчен бүләкләр.
1нче апрельдә “Кеше тәрбиячесе” исемле Бөтенроссия тәрбия эшен оештыручылар конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Дипломнар белән “Татар борнашы урта мәктәбе” МББУсе укытучылары педагог-оештыручы Анна Кукуль, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Елена Бурукина, 9нчы сыйныф җитәкчесе Татьяна Нуреевалар бүләкләнделәр, шулай ук мактау хаты белән “Тату сыйныф серләре” исемле ата-аналар комитеты конкурсының муниципаль этабында актив катнашканнары өчен 5нче сыйныфның ата-аналар комитеты бүләкләнде.
Барлык катнашучыларны да котлыйбыз, аларга яңадан-яңа уңышлар телибез!
  

01.04.2017
“Без бергә” конкурсының зона этабы.
1нче апрельдә Казан шәһәренең 20нче гимназиясендә  “Без бергә” конкурсының зона этабы узды.
Конкурста төрле музыкаль жанрлар белән чыгышлар булды. “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укучылары Бочкова Марина җитәкчелегендәге “Ивушка” халык балалар ансамбле, Анна Кукуль һәм Софья Абгарян җитәкчелегендәге”Назили” бию ансамбле, Оксана Блинкова җитәкчелегендәге татар милли киемен тәкъдим итү буенча чыгышлар ясадылар. Балалар үз районнарын яклап дәрәҗәле чыгышлар күрсәттеләр.

 

31.03.2017
Свияжск утырау – шәһәренә сәяхәт.
31нче мартта “Татар  Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укытучылары Татьяна Нуреева, Наталья Тимохина, Анна Кукуль 29нчы Бөтенроссия информатика буенча олимпиадасында катнашучылар белән бергә Свияжск утырау – шәһәренә сәяхәт иттеләр. Һава торышының көйсез булуына карамастан, ике сәгатьлек экскурсия күз ачып йомганчы үтеп китте.

31.03.2017
“ Татар телен иң яхшы “ бәйгесе.
30нчы мартта “Матюшин  урта мәктәбе” МББУсендә Нәүрүз бәйрәме һәм шуның белән беррәттән “Татар телен иң яхшы белүче” бәйгесе узды. Бәйгедә “Нәфис сүз”, “Татарча җыр яки татарча бию”, “Татар телендә монолог” номинацияләре бар иде. Бәйгедә безнең мәктәптән 7нче сыйныф укучысы Жумобоева Майя һәм беренче сыйныф укучысы Блинкова Элина катнаштылар. “Татарча бию” номинациясендә Жумобоева Майя икенче урынны һәм шул ук номинациядә Блинкова Элина беренче урынны яулады. Без укучыларыбызны котлыйбыз, алга таба аларга уңышлар телибез!

29.03.2017                                            
Дүртенче чирек башы.
29нчы мартта “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә линейка узды. Анда дүртенче чиреккә куелган бурычлар турында сөйләшенде.
Һәркемгә дә күтәренке кәеф, укуда һәм иҗади эшчәнлектә уңышлар телибез!

27.03.2017                                   
Фәнни-методик конференциядә катнашу.
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укытучылары 2нче мартта “Татарстан Республикасы Буа шәһәренең сәләтле балалар өчен булган лицей – интернат мәктәбе” МББУсе базасында узган “Заманча мәгарифтә инновацияләр һәм традицияләр” дигән Iнче республика фәнни-методик конференциясендә катнаштылар. Башлангыч сыйныфлар укытучысы, уку – укыту эшләре буенча директор урынбасары Бочкова М.Н., тарих укытучысы Дадыкина И.Н., география укытучысы һәм педагог – оештыручы Кукуль А.А. чыгышлар әзерләделәр. Аларның хезмәтләре дипломнар белән бүләкләнде. Без укытучыларыбызны котлыйбыз һәм алар белән горурланабыз!

27.03.2017
“Тату сыйныф серләре”
25нче мартта “Югары Ослан урта мәктәбе” МББУсе базасында “Тату сыйныф серләре” исемле әти – әниләр комитеты республика конкурсының муниципаль этабы узды. “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсен 5нче сыйныфның әти – әниләр комитеты чагылдырды. Конкурс чараларында әти – әниләр генә түгел, балалар, шулай ук аларның сыйныф җитәкчеләре И.Н.Дадыкина да катнашты. Алар “Визит карточкасы”, “Күргәзмә”.  “Тату сыйныф серләре”, “Проект яклау” кебек биремнәрне үтәделәр. Безнең мәктәп командасы дүртенче урынны яулады. Әти – әниләргә иҗади һәм актив булганнары өчен рәхмәтләребезне белдерәбез!

21.03.2017
Педагогик киңәшмә.
20нче мартта “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “Дәресләрдә Б һәм С технологиясен куллану” дигән темага педагогик киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә мәгариф бүлеге җитәкчесе Л.В.Абрамова һәм аның урынбасары Ф.И.Мусина катнашты. Көн тәртибенә 3нче чиреккә йомгаклар ясау, БДИ һәм ТДИга әзерләү буенча укытучыларның чыгышлары, БһәмС технологиясен дәресләрдә куллану, шул технологиягә нигезләнгән биология дәресе һәм рефлексия куелган иде.

21.03.2017
Конкурска әзерләнү.
21нче мартта “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 5нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре сыйныф җитәкчеләре Дадыкина Ирина Николаевна җитәкчелегендә “Тату сыйныф серләре” исемле әти-әниләр комитеты конкурсы өчен визит карточкасы әзерләү репетициясенә җыелдылар. Шулай ук әти-әниләр фотоальбом, сыйныфның проектын һәм портфолиосын әзерләделәр.

17.03.2017
Һөнәри тест узу
17нче мартта “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 8-11нче сыйныфларында “Киләчәк һөнәрне сайлау” дигән темага  һөнәри тест узу булды. Тестны “БИНК” клубы әгъзасы Ирина Халяпина оештырды һәм үткәрде.

16.03.2017
Биоинформатика һәм синергетика.
16нчы мартта “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең математика укытучылары Татьяна Нуреева һәм Александр Тимохин Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү институтында узган «Биоинформатика һәм синергетика” буенча булган киңәшмәдә катнаштылар. Педагоглар бу технологияне республика мәктәпләренә тарату һәм эшкә җигү стратегиясе турында киңәшләштеләр.

15.03.2017
«Без бергә” исемле балалар халык авыз иҗаты фестиваль – конкурсы.
15нче мартта Курал мәктәбе базасында «Без бергә” исемле балалар халык авыз иҗаты фестиваль – конкурсының район туры узды. Бу чарада “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе актив катнашты. Бочкова М.Н. җитәкчелегендәге  4нче сыйныф укучылары 1нче урынны яуладылар. Афәрин!

15.03.2017                                        
Бөтенроссия дәресе.
15нче мартта язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе,”авыл прозасын” чагылдыручы В.Г.Распутинга 80 яшь булыр иде. Шул дата белән бәйле рәвештә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Бөтенроссия дәресе кысаларында 9-11нче сыйныфлар өчен чара үткәрелде. Чарада Валентин Григорьевич әсәрләреннән өзекләр укылды, язучының әсәрләрендә чагылган проблемалар турында сөйләшү булды.

11.03.2017
“Үз халкын данга күмгән татарлар” исемле ФГК.
10 нчы мартта “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укучылары Яшел үзән муниципаль районының “3нче номерлы гимназия” МББУсе базасында узган “Үз халкын данга күмгән татарлар” исемле регионара фәнни-гамәли кноференциядә катнаштылар. Конференция программасында  гимназиянең яшь шигырь укучыларының, иҗади коллективларының чыгышлар, “Танылган татарлар” исемле музейга экскурсия һәм, әлбәттә, секцияләр эше бар иде. 8нче сыйныф укучысы Бурукина Дарья үзенең җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Латипова Р.А. белән “Танылган татарлар” исемле секциядә катнашты һәм II нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. 10нчы сыйныф укчысы Титова Екатерина рус теле һәм әдәбияты укытучысы Тимохина Н.В. җитәкчелегендә иҗади эш (эссе) әзерләде һәм сертификат белән бүләкләнде. Без үзебезнең укучыларыбызны һәм укытучыларыбызны котлыйбыз, аларга киләчәктә уңышлар телибез!

04.03.2017
Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре.
Ирина Дадыкина тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинарында катнашты. Бу чараны оештыручылар тарафыннан балалар һәм әти-әниләр белән эшләүнең төрле формалары күрсәтелде: дәрес һәм сыйныф сәгатьләре  фрагментлары, мастер-класслар, тренинглар, рольле уеннар, спорт чаралары, ата-аналар комитеты утырышы. Барлык бу чараларның төп темасы булып балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләр, гаилә кыйммәтләрен арттыру һәм саклау тора.

02.03.2017                           
Биоинформатика һәм синергетика.
2нче марта «Татар Борнашы урта мәктәбе» МББУсе укытучылары Александр Темохин, Ирина Дадыкина, Татьяна Нуреева, Марина Бочкова «БиС технологиясе буенча дәрес проектлау» дигән республика семинарында катнаштылар.Укытучылар математика, химия, география, тарих, рус теле һәм сыйныфтан тыш уку дәресләрен карадылар. Шуннан соң бу технология турында сөйләшүдә катнаштылар.

02.03.2017
Л.Н.Толстой исемендәге ФГКнең муниципаль этабы.
2нче мартта районның үзәк китапханәсе базасында Л.Н.Толстой исемендәге ФГКнең муниципаль этабы узды. “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсен 8нче сыйныф укучысы Бурукина Дарья (фәнни җитәкчесе – Слушкина Е.В.) һәм 10нчы сыйныф укучысы Титова Екатерина (фәнни җитәкчесе – Тимохина Н.В.) чагылдырдылар. Чыгыш ясау өчен алар В.К.Кюхельбакер һәм А.С.Пушкин иҗатларына һәм тормышларына багышланган фәнни эшләр әзерләгән иделәр. Кызлар үзләре генә чыгыш ясап калмадылар, ә башкаларның чыгышлары белән дә зур кызыксыну белән таныштылар.

27.02.2017
Зарница.
27нче февральдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “Зарница” хәрби-патриотик уены узды. Уен станцияләр буенча сәяхәт формасында үткәрелде. 4 команда “Үткен укчы”, “Патриотик”, “Ял вакытында”, “Саперлар”,”Хәрби исемнәр” дигән станцияләр буенча сәяхәт иттеләр. Шуннан соң спорт эстафеталарында ярыштылар. Нәтиҗәләр чыгарганнан соң һәр команда  граматалар белән бүләкләнде.

27.02.2017                      
Технологиядән Республика олимпиадасы.
20нче февральдән 23нче февральгә кадәр технология буенча Бөтенроссия олимпиадасының Республика этабы узды. Олимпиадада “Техника һәм техник иҗат” номинациясендә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 9нчы сыйныф укучысы Слушкин Михаил катнашты. Ул теоретик, практик һәм иҗади проектны яклау этапларын уңышлы үтте. Нәтиҗәдә Слушкин Михаил мактаулы икенче урынны яулады.

26.02.2017
Кышны озату бәйрәме.
26нчы февральдә Татар Борнашыы авылының үзәк мәйданында Кышны озату бәйрәме оештырылды. “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе бәйрәмне оештыруда һәм ярминкә үткәрүдә актив катнашты. Балалар җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар. Барлык кунаклар да коймаклар белән сыйландылар. Бәйрәм саламнан ясалган курчакны яндыру белән тәмамланды. Хуш киләсең яз!

22.02.2017
Тату сыйныф серләре.
20нче февральдә «Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә                                     “Тату сыйныф серләре”дигән ата-аналар Республика конкурсының мәктәп этабы булып узды. Конкурска сыйныфның портфолиосы, фотоальбомы, визит карточкасы, интернет-ресурсы тәкъдим ителгән иде. Йомгаклар ясаганнан соң беренче урынны 5нче сыйныфның ата-аналар комитеты яулады. Алар зона этабында катнашачаклар.

 

22.02.2017                                   
«Яхшылык эшлә» акциясе.
22нче февральдә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 10нчы сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның һәйкәле тирәсен кардан арындырдылар. Авылның үзәк мәйданындагы бу һәйкәлнең тирәсе даими рәвештә чистартылып тора , ә чираттагы акция гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында үткәрелде.

22.02.2017                            
“Тере классика” исемле  конкурсның мәктәп этабы
22нче февральдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә                                            “Тере классика”  исемле  конкурсның мәктәп этабы узды. Балалар рус яки чит ил авторларының прозаик әсәрләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләргә тиешләр иделәр. Бу конкурста 8нче сыйныф укучысы Бурукина Анна һәм 9нчы сыйныф укучысы Манвелян Кишмиш җиңү яуладылар. Алар дипломнар белән бүләкләнделәр. Тиздән аларны конкурсның район этабында катнашу көтә.
  

21.02.2017
Дуслык дәресе.
Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йорты “Дуслык дәресләре” проектын гамәлгә ашыра. Шул уңайдан “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 7нче сыйныфында “ Татарстан республикасында динара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү” дигән темага сыйныф сәгате узды. Бу әңгәмә республикабызда яшәүче халыклар турында иде. Балаларга “Син үз гаиләң һәм нәселең тарихы турында беләсеңме?”, “Сезгә үзегезне халкыгызның бер өлеше итеп тою мөһимме?” һәм башка күптөрле темаларга әңгәмә үткәрү тәкъдим ителде. Бу сөйләшүләр балаларда патриотизм һәм толерантлылык тәрбияләүгә ярдәм итәр дип өметләнәбез.

21.02.2017
Халыкара туган тел көне.
21нче февральдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Халыкара туган тел көненә багышланган тантаналы линейка булды. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Латипова Р.А. әзерләде. Линейкада төрле телләрдә шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре, тарихы һәм ,әлбәттә, үз теле бар. Һәр халык үз телен һәм янәшәсендә яшәүче халыкларның телен хөрмәт итәргә тиешлеге ассызыклап үтелде.Бары тик шул вакытта гына дөньяда тынычлык булачак.

                              

20.02.2017
Бәйрәмгә әзерләнү.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә бәйрәмалды атмосферасы хөкем сөрә. Башлангыч сыйныф укучылары үзләренең җитәкчеләре белән әтиләренә,бабаларына төрле кул эшләнмәләре әзерлиләр, ә зур сыйныф кызлары 23нче февральгә багышланган газета чыгаралар.

17.02.2017                                                         
Семинарда катнашу
15нче февральдә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Бочкова М.Н. һәм математика укытучысы Нуреева Т.В. « Яңа технология буенча дәрес проектлау» дигән республика семинарында катнаштылар. Семинар Яшел үзән районында узды. Аны Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү институты әзерләде.


17.02.2017
Муса Җәлил иҗатына сәяхәт.  
17нче февральдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә татар халкының бөек шшагыйре Муса Җәлиллнең туган көненә багышланган    “   Муса Җәлил иҗатына сәяхәт” дигән чара үткәрелде. Укучылар зур кызыксыну белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Я.Ганиеваның чыгышын тыңладылар. Ул М.Җәлил сүзләренә язылган “Сагыну” җырын башкарды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, Латипова Р.А. оештырган китаплар күргәзмәсен карадылар.
 

16.02.2017
Дәреслекләрне тикшерү буенча рейд.
16нчы февральдә “Бердәмлек” балалар оешмасы әгъзалары тарафыннан укучыларның дәреслекләрен тикшерү уздырылды. Рейд 1 – 11нче сыйныфларда үтте. Дәреслекләрнең тышлыклары, чисталыгы тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, укучылар дәреслекләрне санитар-гигиена таләпләренә туры китереп тоталар, тышланган һәм чиста йөртәләр. Ләкин уку елы башыннан дәреслекләргә саксыз караучы укучылар да бар. Бу укучылар белән дәреслекләргә, мәктәп кирәк-яракларына сакчыл караш тәрбияләү максатыннан әңгәмә үткәрелде. Киләчәктә бу төгәлсезлекләр юкка чыгар дип өметләнәбез.

16.02.2017                                       
Юл әлифбасы дөньясында.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә уен технологияләренә зур урын бирелә. Бу балалар белән төрле эш төрләре оештырырга, Юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксынуны арттыруга юнәлтелгән. Күп кенә уеннарның кыйммәте аларны кулдан әзерләп һәм төрләндереп тора алудан гыйбарәт. Шундый уеннарның берсе булып автомабиль юлы макетын, юл билгеләре белән карточкалар , юл ситуацияләре белән перфокарталар әзерләү тора. Мондый уен материаллары белән балалар  ел әйләнәсендә уйныйлар һәм юл әлифбасы дөньясын өйрәнәләр.
Бүген 16нчы февральдә “Татар Борнашы балалар бакчасы”  МБМБУсенең зур балалар төркеме  гади булмаган биремнәрне үтәделәр. Алар  “ Җәяүлегә юллар киселешен узарга булыш”,  “Тәртип бозучыларны эзләп тап”,  “Кем юл билгеләрен тизрәк җыя”,  “ Кем күбрәк юл билгеләрен белә”  дип аталалар. Мондый уеннар балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен ныгытырга, пространствода ориентлашырга,  монологик сөйләмне һәм логик фикерләүне үстерергә ярдәм итә.

15.02.2017                          
Онытмас өчен искә алырга кирәк!
15нче февральдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Әфган җиреннән Совет гаскәрләрен чыгаруга 28ел тулуга багышланган митинг булды. Бу сугыш 9ел, 1ай һәм 10 көн дәвам итә. Анда Югары Ослан районыннан да 12 сугышчы катнаша. Шулар арасында безнең авылда яшәүчеләр Софронов Иван Иванович, Винокуров Сергей Вениаминович, Солдатов Владимир Алексеевич, Якушев Олег Анатольевичлар да бар. Әфган җирендә көн саен 4 кешенең гомере өзелә. Үле хәбәре илебезнең барлык төбәкләренә дә килеп тора. Бу хәбәрләр безнең районыбызны да читләтеп үтми. Үз бурычларын гадел һәм ахырынача үтәүче бу солдатларны онытырга һич ярамый. Без аларга дан җырлыйбыз һәм баш иябез. Митинг бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

14.02.2017
Чын кеше тәрбияләү.
13нче февральдә Югары Ослан гимназиясе базасында “Чын кеше тәрбияләү” дигән сыйныф җитәкчеләре Республика конкурсының муниципаль этабы узды. Бу чарада “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 9нчы сыйныф җитәкчесе Татьяна Нуреева катнашты. Ул жюри хөкеменә “Уңышка юл” исемле ачык шөгыль һәм “Шәхеснең үсеше” исемле тәрбия программасы тәкъдим итте.

14.02.2017
Хәрби һөнәрләр.
14нче февральдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “Бар шундый һөнәр – Туган илне саклау” исемле мәктәпкүләм хәрби – патриотик профориентацион чара үткәрелде. 2 – 11нче сыйныф укучылары хәрби һөнәрләр буенча иҗади яклаулар әзерләделәр һәм һөнәрләре Туган илне саклауга багышланган кешеләр турында сөйләделәр.

10.02.2017
Парламент дәресе – 2016.
2016нчы елның 30нчы декабреннән 2017нче елның 15нче мартына кадәр Татарстан Республикасы мәктәпләрендә Парламент дәресләре уза. 9нчы февральдә бу дәрес “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укучылары өчен узды. Дәреснең темасы – “Татарстан 30: Республиканың киләчәгенә керткән өлешем”. Дәресне әзерләүче һәм үткәрүче тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы И.Н.Дадыкина иде. Хөрмәтле кунак буларак Борнаш авылы хуҗалыгы депутаты С.И.Андреева чакырылган иде. “Татарстан хәзинәсе” исемле видеофильм барлык катнашучыларны Татарстанның киләчәге турында эмоциональ сөйләшүгә китерде. Шуннан соң укытучы күптөрле кызыксындыру чараларын кулланып укучыларга Татарстан Республикасының сәяси-икътисади үсеше Стратегиясенең төп идеяләре турында сөйләде. 8-10 нчы сыйныф укучылары  үзләренең тикшеренү эшләре белән чыгышлар ясадылар. Чараның азагында Татарстанга һәм анда яшәүче һәркемгә бәхет һәм шатлык теләкләре яңгырады.

10.02.2017
10нчы февральдә «Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 2-3нче сыйныфларында А.С.Пушкинга багышланган китапханә дәресе узды. Чарада шагыйрьнең тормышы, гаиләсе, тәрбиячесе турында сүз барды. Санкт-Петербургтагы музей-фатирын, шәхес белән бәйле истәлекле урыннарны  сурәтләгән фотосурәтләрне карау булды.
Язучының кайбер әсәрләреннән өзекләр укылды. Иң ахырда Пушкин әсәрләре буенча викторина узды.

10.02.017   
Электр җиһазлары илендә.                            
Балалар бик кызыксынучан булалар. Шуңа күрә алар, дөньяны өйрәнергә теләп, һәрвакыт күп эшләрен  олыларга охшатып эшлиләр. Әлбәттә, бу бик яхшы , ләкин һәрбер өйдә дә  куркынычсыз булмаган җиһазлар күп һәм шуларның иң куркынычлары булып электр үткәргечләре, электр җиһазлары торалар. Шуңа күрә балаларны кечкенәдән үк бу җиһазлар белән дөрес эш итәргә өйрәтү аларны күп кенә бәла-казалардан саклап кала ала.
10 нчы февральдә “Татар Борнашы балалар бакчасы” МБМБУсендә тәрбияләнүче балалар Зирәк Ябалак белән “электр җиһазлары” иленә сәяхәт иттеләр. Тәрбияче Козловская Ольга балаларга өйләребезгә электр тогының кайдан килүе турында, аның белән дөрес эш итү, электр җиһазларын дөрес куллану турында сөйләде. Әңгәмә вакытында Зирәк Ябалак балаларга төрле ситуацияләр тәкъдим итте, ә балалар аларны чишү юлларын эзләделәр. Балаларга электр җиһазлары турында табышмаклар чишү бик ошады. Балалар якында урнашкан электр җайланмаларыннан нинди куркыныч янаганлыгы , трнсфарматорлар янында уйнауның куркынычлыгы, өзелгән электр үткәргече булган очракта үз-үзеңне тоту һәм, гомумән,электр җиһазлары белән дөрес эш итү турында белделәр.              
  

13.02.2017
Рус теле һәм әдәбияты укытучылары семинары турында.
10 нчы февральдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Тимохина Н.В. Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институтында “ФДБС шартларында заманча дәресне проектлау һәм анализлау”дигән тема астында узган семинарда катнашты. Укытучылар лекторлар җитәкчелегендә бик күп төрле мөһим мәсьәләләрне карадылар. Бу семинарда катнашу педагогның профессиональ үсешендә тагын бер баскыч булып тора.
  

09.02.2017                                     
“Искиткеч вожатый-2017”
8нче февральдә Югары Ослан мәктәбендә “Искиткеч вожатый-2017” исемле Республика конкурсының муниципаль этабы узды. “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсен 8нче сыйныф укучысы Бурукина Анна чагылдырды. Аны бу конкурска педагог-оештыручы Анна Кукуль әзерләде. Кутнашканнары өчен аларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез! Анна барлык иҗади  бәйгеләрдә дә үзенең креативлыгын һәм коммуникабельлелеген күрсәткәндер дип без ышанабыз!

06.02.2017
Йомгаклар ясау.
6нчы февральдә мәктәпкүләм линейкада “Без бергә” исемле фестивальнең йомгаклары ясалды. Барлык номинацияләрдә дә иң яхшы чыгыш ясаучыларны грамоталар белән бүләкләделәр.
 

04.02.2017
Өйрәтүче семинар.
4нче февральдә “Югары Ослан гимназиясе” МББУсе базасында рус теленнән БДИына өйрәтү буенча семинар булды. Семинарны әйдәп баручы методист Гафиатуллина Г.Ф. әзерләде. Семинарда 11нче сыйныф укучылары, шулай ук рус теле укытучылары Тимохина Н.В. һәм Слушкина Е.В. катнаштылар.

03.02.2017                            
3нче февральдә «Татар Борнашы балалар бакчасы” МБМБУсе тәрбиячесе Ләйсән Миңнуллина “Могҗизалар дөньясы  лабораториясендә ком белән эксперементлар ясау буенча мавыктыргыч шөгыль үткәрде.Балалар комның төрле төрләре белән таныштылар:кинетик, космик, күп төсле. Һәрбер төрнең үзенчәлекләре турында белделәр, коры һәм дымлы комның үзенчәлекләрен белделәр: тәҗрибәләр үткәрделәр.Балалар комнан төрле әйберләр, тылсымлы юл рәсемнәре ясадылар, комлыкларда үсүче һәм яшәүче үсемлек һәм хайваннар турында белделәр. Шөгыль бик кызык һәм күңелле узды.

03.02.2017
Мәктәп музее җитәкчеләренең семинар-практикумы.
3нче февральдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе музееның җитәкчесе Ирина Дадыкина мәктәп музее җитәкчеләренең район семинар-практикумында катнашты. Бу чарада Ирина Дадыкина бик үзенчәлекле доклад белән чыгыш ясады.

03.02.2017
Балалар халык иҗаты конкурсы.
3нче февраль «Татар Борнашы урта мәктәбе» МББУсендә “Без бергә” дип исемләнгән  балалар халык иҗаты республика конкурсының мәктәп этабы узды. Һәр сыйныф үзенең номерын әзерләде. Конкурс программасы күптөрле һәм кызыклы килеп чыкты. Жюри хөкеменә җырлар ,биюләр, шигырьләр,татар халык милли киеме дефилесе тәкъдим ителде. Бәйрәм бик матур килеп чыкты. Конкурсның йомгаклары мәктәп линейкасы вакытында игълан ителәчәк.

02.02.2017
«Яшь проффессионаллар» исемле регион чемпионаты.
1 нче февральдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 7,8 һәм 10нчы сыйныф укучылары Слушкина Елена Владимировна җитәкчелегендә, профориентацион эшне камилләштерү һәм эшче һөнәрләрнең бәясен үстерү максатыннан, Татарстан Республикасының «Яшь проффессионаллар» исемле регион чемпионатында катнаштылар.Чемпионат Казан шәһәренең “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә узды.

31.01.2017
“Ана телен” тәмамлыйбыз.
Салкыннар булуга карамастан  “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 9нчы сыйныфында укучы кайбер укучылар мәктәпкә килделәр, чөнки “Ана теле” татар теленә өйрәтү онлайн-мәктәбе ахырына якынлаша. Шуңа күрә өйләрендә интернетка чыгу мөмкинлекләре булмаган укучылар бу өйрәнүне мәктәптә узалар.

28.01.2017                                         
ТР Дәүләт Советына бару.
27нче гыйнварда ТР Дәүләт Советында республика Стратегиясе-2030ны өйрәнү һәм пропагандалауга багышланган Парламент дәресе -2017не үткәрү буенча Ачык ишекләр көне булды.  Бу чарага тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары чакырылган иде . Алар арасында “Татар Борнашы урта мәктәбе” укытучысы Ирина Дадыкина да бар .  Катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Римма Ратникова парламент дәресләренең традицион рәвештә үткәрелүен әйтте. Парламен дәресләре мәктәп укучыларына депутатлар белән очрашырга, Республика парламентының законнар эшкәртү эше белән танышырга мөмкинлек бирә.
Семинарда доклад белән ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул Республика Стратегиясе-2030ның төп бүлекләре турында сөйләде. Укытучыларны парламент дәресләре вакытында программаның максаты итеп халыкның яшәү шартларын яхшырту алынганлыгына мөрәҗәгать итәргә өндәде.
Бу турыда ТР Дәүләт Советы председателе Фәрит  Мөхәммәтшин үз чыгышында ассызыклап узды.
Шуннан соң ТР Мәгариф һәм фән Министры Премьер-министры Энгель Фаттахов чыгыш ясады. Ул катнашучыларга Республика мәгариф системасының төп юнәлешләре турында сөйләде.

28.01.2017
Актив катнашкан өчен дипломнар.
27нче гыйнварда Югары Осланда “ Йөрәгемне балаларга бирәм” исемле Республика конкурсының муниципаль этабында катнашучыларны тантаналы рәвештә котлау булды. “Татар Борнашы утра мәктәбе” МББУсен “Экос” экологик берләшмә җитәкчесе Елена Бурукина һәм туризм  секциясе җитәкчесе Айнур Халиуллин чагылдырдылар. Алар актив катнашканнары өчен дипломнар белән бүләкләнделәр.

27.01.2017                                                  
Спартакиада.
26нчы гыйнварда «Татар Борнашыурта мәктәбе” МББУсе коллективы Югары Осланның “Чемпион” спорт комплексында уздырылган мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасында катнаштылар.Призлы урыннар өчен көрәш кискен булуга карамастан, коллектив канат тартышу буенча 2нче урынны алып кайтты.
Бу Спартакиаданы педагоглар кечкенә олимпиада буларак кабул итәләр һәм анда катнашуны мактаулы һәм җаваплы дип саныйлар.

24.01.2017
Ел укытучысы-2017.
24нче гыйнварда «Татар Борнашы урта мәктәбе» МББУсенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Латипова Рәмзия Арифҗан кызы  Ел укытучысы-2017 конкурсының муниципаль этабында катнашты. Анда ул татар теле дәресе һәм мастер-класс күрсәтте.

24.01.2017
Җәмәгать җыелышында катнашу.
24нче гыйнварда Татар Борнашы авылы мәдәният йортында Борнаш авыл хуҗалыгында яшәүчеләр авыл хуҗалыгы башлыгының отчетын тыңларга җыелдылар. Быел җәмәгать җыелышында “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең укытучылары гына түгел укучылары да катнаштылар. Җыелыш алдыннан укучылар җыелган халыкка концерт күрсәттеләр һәм  барча кешенең күңелен күтәрделәр.

23.01.2017
11нче сыйныфта консультацияләр.
11нче сыйныф чыгарылыш укучылары даими рәвештә тапшырылачак фәннәр буенча консультацияләргә йөриләр. Консультацияләр вакытында алар үзләренең белемнәрен арттыралар. Шулай ныклап әзерләнгәндә генә имтиханнарны уңышлы тапшырып була.

23.01.2017
11нче сыйныфта консультацияләр.
11нче сыйныф чыгарылыш укучылары даими рәвештә тапшырылачак фәннәр буенча консультацияләргә йөриләр. Консультацияләр вакытында алар үзләренең белемнәрен арттыралар. Шулай ныклап әзерләнгәндә генә имтиханнарны уңышлы тапшырып була.

21.01.2017
Кочаклашу көне.
Күптән түгел генә без тагын бер күңелле көнне билгеләп үтә башладык. Ул-кочаклашу көне. Бу могҗизалы көндә хәтта бер-берсен белмәгән кешеләр дә кочаклаша алалар. Кочаклашу көнендә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “Әйдәгез кочаклашабыз” дигән акция узды. Бу акцияне Мөстәкыйль балалар оештырды.

20.01.2017
Укытучылар волейбол уйныйлар...
20нче гыйнварда мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасы башланды. Югары Ослан гимназиясендә волейбол буенча ярышлар булды. “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе командасында мәктәп директоры С.М.Бочков, физкультура укытучысы А.А.Халиуллин, математика укытучысы А.П.Тимохин, география укытучысы А.А.Кукуль, математика укытучысы Т.В.Нуреева һәм инглиз теле укытучысы К.А.Сальманова уйнадылар.Укытучыларыбыз мактаулы 3нче урынны яуладылар. Без аларга үзебезнең рәхмәтләребезне белдерәбез!

19.01.2017
«Минем инициативам»
19нчы гыйнварда Югары Ослан гимназиясе базасында «Минем инициативам» исемле Республика конкурсының муниципаль этабы булып узды. Анда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсеннән 10нчы сыйныф укучысы Титова Екатерина катнашты. Жюри хөкеменә “Төзекләндерү” дигән  номинациядә “Татар Борнашы авылының үзәк мәйданын төзекләндерү” дигән проект тәкъдим ителде. Ектерина үз проектын бик дәрәҗәле яклады. Бары тик нәтиҗәләрне генә көтәсе калды.
                                          

19.01.2017
Кышкы һава сулау...
Кышкы һава сулау балалар өчен күңел ачу гына түгел, ә искиткеч сәламәтләндерү чарасыы да. Саф һавада йөрегәндә балаларга дәрт һәм күңел күтәренкелеге өстәлә.
Менә шулай иттереп үк “Татар Борнашы балалар бакчасы” МБМБУсе балалары да саф һавада йөрегән вакытта таудан шуалар, кар белән уйныйлар, үткенлектә ярышалар һәм кардан төрле  төзелмәләр ясап уйныйлар.
Аслу бит алмалары, янып торган күзләр һәм күтәренке күңел-кышын саф һавада йөрү нәтиҗәсе!

18.01.2017
«Сихерле урманда».
18нче гыйнварда «Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә 1нче сыйныф укучылары өчен инглиз язучысы Алан Милнның 135 еллыгына багышланган «Сихерле урманда» дигән сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Укучылар танылган йомшак уенчык Винни-Пух һәм аның дуслары белән таныштылар, төрле исемдәге викториналарда катнаштылар. Чараның азагында балалар җыр башкардылар.

18.01.2017
«Аладдин» исемле шоу.
 15нче гыйнварда «Татар Борнашы урта мәктәбе» МББУсе укучылары Тюлькин Илья һәм Лавонина Ольга күп балалы гаиләләрдән булган балалар өчен оештырылган яңа ел тамашасында булдылар. Тамаша Казан шәһәренең Татнефть-Арена сараенда узды.

18.01.2017
Чаңгы сезоны.
17 гыйнвар көнне “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУнда 9-11 сыйныф укучыларының физкультура дәресе саф һавада мәктәп ишегалды территориясендә үтте. Дәрес башында укучылар чаңгыда йөрү төрләрен искә төшерделәр. Аннан соң дәрес барышында чаңгыда тауга төшеп менделәр, чаңгы трассасында классик һәм конек тибында шудылар. Саф һавада үткәрелгән күнегүләр һәрвакыттагыча укучыларның күңелен күтәрде һәм көне буена дәртлелек өстәде.

17.01.2017
Проект өчен бүләк.
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 10нчы сыйныф укучылары Екатерина Титова һәм Егор Медведев VI нче республикакүләм туристик маршрутлар һәм экскурсияләр конкурсының муниципаль этабында катнашканнары өчен икенче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр. Ә алар тарафыннан эшләнгән Татар Борнашы авылы буенча маршрут үзенең туристларын көтә.

13.01.2017
Татарстанда Музейлы яз.
«Татар Борнашы урта  мәктәбе» МББУсендә яңа уку атнасы күңелле вакыйгалардан башланды: Ирина Дадыкина җитәкчелегендәге мәктәм музее “Татарстанда Музейлы яз-2016» дигән республика конкурсында катнашканы өчен Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы музейлары ассоцияциясе  тарафыннан диплом белән бүләкләнде.

12.01.2017                                              
Педагогик киңәшмә.
10нчы гыйнварда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “ФДУСлары кысаларында тәрбия принципларын тормышка ашыру” дигән темага педагогик киңәшмә узды. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде:
1. 1нче яртыеллыктагы тәрбия эшенә анализ ясау.
2. 3нче чиреккә куелган бурычлар.
Беренче сорау буенча тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Бурукина Е.В. чыгыш ясады. Икенче сорау буенча уку эшләре буенча директор урынбасары Бочкова М.Н. чыгыш ясады. Шулай ук ФДУСлары кысаларында тәрбия принципларын тормышка ашыру мәсьәләләре дә каралды.

10.01.2017
Диплом алучы укучылар  
Татар Борнашы урта мәктәбенең укучылары Абгарян Наира5нче сыйныф, Абгарян Карина 9нчы сыйныф, Манвелян Ани,Манвелян Кишмиш “этнография”номинаөиясендә катнашып 2 урын яулап алдылар.

Соңгы яңарту: 2018 елның 9 гыйнвары, 11:30

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International