Яңалыклар 2017

22.12.2017
Гыйнвар ае- боз мәйданчыклары ясау өчен кулай ай. Саф һавада шугалакта булу –олылар өчен дә, кечкенәләр өчен дә бик рәхәт. Спорт мәктәбе эшчеләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Александр Федотов хоккей коробкасын катыру белән шөгыльләнделәр. Шугалак хоккей уйнау өчен генә түгел, балаларның һәм олыларның ял итү урыны да булачак ди Александр Федотов.
Салкыннар булып торганда шугалакка бөтен кешегә дә килергә мөмкин.


21.12.2017
Бәйрәм кәефен бизәлгән урамнар, йортлар да күтәрә. Барыбыз өчен дә көтелгән Яңа ел бәйрәме килеп җитә. Бәйрәм һәрвакыт матурлык, әкияти хисләр белән үрелеп бара. Хәтта җитди кешеләр дә Кыш бабайның тылсымлы дөньясына чумалар. Ул чыннан да әкиятчә булсын өчен авылыбызны бизибез: яктырткыч гирляндалар, зур фигуралар, бәйрәм плакатлары һәм Яңа ел котлавы язылган баннерлар эләбез.
Менә бүген, 21 декабрь көнне Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре “Яңа ел белән!” дигән бәйрәм баннерын урнаштырдылар.

20.12.2017
Тиздән яңа ел төне җитәчәк. Аның төп атрибуты – яңа ел чыршысы. Күп кенә Осланлылар өйләрендә чын чыршы агачын куярга яраталар. Бәйрәм алдыннан, бүген 20 декабрь көнне, үзәк мәйданда чыршы базары булып  үтте. Биредә искиткеч матур чыршылар сатып алырга мөмкин иде.
Яңа ел чыршыларын Приволжский лесхозы китерде.


20.12.2017
Бүген, 20 декабрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре яңа ел чыршысын бизәүне дәвам итәләр.
2018 елны лаеклы каршылау максатыннан, шулай ук бәйрәм кәефе булдыру өчен авыл җирлекләре арасында оешмаларны , предприятиеләне, шәхси йортларны бизәү традициясе конкурсы быел да дәвам итә.
Оешма , предриятие җитәкчеләре, Югары Ослан авыл җирлеге халкы, бу чарага актив катнашуыгызны сорыйбыз!

 

19.12.2017
Бүген, 19 декабрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге административ бинасында   Вячеслав Раков җитәкчелегендә    Рифхат Халиков, Римма Троицкая, Ямбулат  авыл җирлеге депутаты  Марина Анохина катнашында чираттагы гражданнарны кабул итү утырышы булды. Халык җир участогын куллану, эшкә урнашу мәсьәләсе, Автодорожная урамындагы МДК га капиталь ремонт ясау кебек сорауларны күтәрде. Бөтен куелган сорауларга да җаваплар бирелде.

16.12.2017
Кичә, 15 декабрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге административ бинасында район Башлыгы   Марат Зиатдинов рәислегендә чираттагы утыз өченче утырыш булды. Утырышта Югары Ослан авыл җирлегенең 2018 елга бюджеты һәм шулай ук , 2019 – 2020 елларга план бюджеты каралды.

16.12.2017
Бүген 15 декабрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре яңа ел чыршысын куя башладылар.Ял Паркында куелган чыршының биеклеге 11 метр. 23  декабрь көнне яңа ел чыршысын ачу тантанасы булачак. Боз шәһәрчегендә тау, боздан төрле фигуралар,шугалак, хоккей корбкасының эшләве планлаштырыла.

16.12.2017
Югары Ослан авыл җирлегендә, халык, үзәк мәйданга чыршыны бизәр өчен куярга тәгъдим итү, традициягә кереп китте. Быел Полевая урамында яшәүче Якимовлар гаиләсе чыршы бүләк итте. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

 

15.12.2017
Көтеп алынган яңа ел каникулларын кешеләр күңелле һәм файдалы итеп үткәрәселәре килә. Иң яхшы кышкы ялны үткәрү- шугалакта, хоккей коробкасында.
Хоккей коробкасы- күп  функцияле мәйданчык. Җәй көне ул  футбол, волейбол, баскетбол яратучылар өчен булса, ә кыш көне анда хоккей турнирлары үтә. Кешеләрнең иминлеге өчен анда яктырткычлар куярга кирәк.
Бүген, 15 декабрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре электриклар белән берлектә, хоккей коробкасына электр уты үткәрделәр.

14.12.2017
Югары Ослан районында атна башында күп кенә кар яуды. Менә бүген, 14 декабрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре подрядчы оешма белән берлектә урамнарны һәм машина юлларын кардан чистарталар.Төп көчне үзәк урамнарны, тротуарларны чистартуга юнәлтелде. Йөри торган юлларга бозлавыкка каршы кулланыла торган материал сибәләр.Карны чистартуда күп төрле техника эшли.

12.12.2017
Бүген, 12 декабрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге  административ бинасында чираттагы гражданнарны кабул итү утырышы булды. Утырыш Вячеслав Раков җитәкчелегендә Рифхат Халиков, Шеланга авыл җирлеге депутаты Алексей Цветков, Виктор Кондаков һәм  Миннегуль Шайдуллиналар катнашында үтте. Халык җир участокларын теркәү, авылны төзекләндерү һәм ТБО ны чыгару тарифлары турындагы сорауларны күтәрделәр. Бөтен кызыксынган сорауларга да җаваплар бирелде.

08.12.2017
Бүген, 8 декабрь  көнне, ИП Мухутдинов подрядчы оешмасы Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре белән берлектә машина юлларын, җәүлеләр йөри торган тротуарларны, урамнарны һәм паркларны кардан чистарттылар.
Хәрәкәт күп булган урамнарны, авариялар булмасын өчен,  беренче чиратта чистарталар.Аннан соң гына калган урамнар һәм автостоянкалар чистартыла.

 

07.12.2017
Бүген, 5 декабрь, көнне, Югары Ослан административ бинасында Вячеслав Раков җитәкчелегендә, Дмитрий Котков, Любовь Камашева белән берлектә чираттагы гражданнарны кабул итү утырышы булды.Халык торак мәсьәләсе, юллар, урамнарны яктырту кебек сораулар белән мөрәҗәгать итте.

07.12.2017
Бүген, 6 декабрь көнне, ИП Мухутдинов подрядчы оешмасы Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре белән берлектә машина юлларын, җәяүлеләр йөри торган тротуарларны, урамнарны кардан чистарттылар. Эш дәвам итә.

 

05.12.2017
3 декабрь көнне бик күп кар яуды. Бүген, 4  декабрь көнне, ИП Мухутдинов подрядчы оешмасы Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре белән берлектә машина юлларын чистартуга керештеләр. Бригада һава торышы үзгәрүенә карап бик тиз эшне оештырды.
Быел  Югары Ослан авыл җирлегендә кардан чистарту өчен 4 техника һәм 4 эшче беркетелгән. Беренче чиратта, алар төп урамны чистарталар. Иртәнге якта юлларга тозлы –комлы катнашма сибәләр. Эш хәзер дә дәвам итә.

01.12.2017
Бүген, 30 ноябрь көнне,   юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау кысаларында, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре  Приволжская, Советская урамнарында юл билгеләре кую белән шөгыльләнделәр.

28.11.2017
Бүген, 27 ноябрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре эре чүпләрне җыю белән шөгылләнделәр.
Халык эре чүпләрне җиргә салып китәргә гадәтләнде. Бу файдасыз эшкә тотылган акчаны төзекләндерүгә тотарга мөмкин булыр иде.Мәсәлән, балаларга уйнар өчен мәйданчыклар, парк һәм скверларны төзекләндерү, скамейкалар кую, тротуарларны ремонтлаү һ.б.

 

24.11.2017
Бүген, 23 ноябрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре көнкүреш чүп-чарларын җыю белән шөгыльләнделәр.
Хөрмәле Югары Осланлылар!
Сезне тирә –юньдәге табигатьне сакларга чакырабыз

23.11.2017
Чистартылу корылмаларының искерүе аркасында Идел елгасы ел саен пычрана.Менә бүген , 22 ноябрь көнне,   республика программасы кысаларында Югары Осланның яңа биологик чистарту корылмасын ачу тантанасы булды. Бу чарада Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкиле , район Башлыгы, оешма һәм предприятие җитәкчеләре катнашты. Үзенең чыгышында Татарстанның экология һәм табигать ресурослары министры Фәрид Абдулганиев , бу корылма Идел елгасын чистарту өчен зур эш башкарачак диде.

23.11.2017
Бүген, 21 ноябрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре Автодорожная, Татарстан, Раскольникова  һәм Дальняя урамнарының авария була торган участокларында комлы катнашма сиптеләр.

22.11.2017
Бүген, 21 ноябрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге административ бинасында Вячеслав Раков җитәкчелегендә һәм Гөлгенә Дәүләтшина катнашында чираттагы гражданнарны кабул итү утырышы булды. Халык Заовражная урамындагы Җиңү аллеясында өмә кирәклеген, Печищинский тракт, Пионерская урамнарын яктырту һәм Югары Ослан урамнарында кыргый хайваннар , төлкеләр йөрүен әйтеп үттеләр. Бөтен кызыксынган сорауларга җаваплар бирелде.

 

20.11.2017    
Кичә, 19 ноябрь көнне, Югары Ослан муниципаль районының 17 авыл җирлегендә халыктан үзсалым җыю буенча референдум булып үтте. Авыл халкы зират территориясен төзекләндерү өчен өстәмә акча җыярга үзенең ризалыгын белдерде. Җирле референдум кирәкле тавыш җыеп, үтте.
Авыл халкына рәхмәтебезне белдерәбез! 

19.11.2017
Бүген, 17 ноябрь көнне, районда беренче кар төште. ИП Мухутдиновның подрядчы оешмасы эшчеләре мондый һава торышына әзер иделәр. Машина юлларында инде кар чистартучы техника эшли. Кардан чистарту эшләре һәм җәяүлеләр юлына комлы-тозлы катнашма сибү эшләре белән шөгыльләнәләр.

14.11.2017
Бүген, 14 ноябрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге  административ бинасында Вячеслав Раков җитәкчелегендә, Рифхат Халиков, Вахитово авыл җирлеге депутаты Рустам Сафиуллин һәм  Илья Румянов катнашында халыкны кабул итү утырышы булды. Халык берөзлексез су бирү, Чехов урамының сату – алу офисы каршында ял итү өчен лавкалар булдыру, Студенецтагы законсыз кулланылышта булган җирләр һәм Березовая урамында җәяүлеләр өчен юл булдыру кебек мәсьәләләрне күтәрде. Бөтен кызыксынган сорауларга да җаваплар бирелде.
 

11.11.2017
10 ноябрь көнне, Дальняя, Медгородок и Крайняя села урамнарында 9 нчы округ депутаты Марат Зиатдинов катнашында 19 ноябрьдә булачак  референдум хакында халык җыены булды. Бу чарада шулай ук оешма һәм предприятие җитәкчеләре дә катнашты. Халык кызыксынган сорауларына җаваплар алды.

09.11.2017
Югары Ослан авыл  җирлеге инициативасы белән ,8 ноябрь көнне, Печищинский тракт, Коновалов,  Зиннуров, Тихий переулок урамнарында депутат һәм Марат Зиатдинов катнашында 19 ноябрьдә булачак  референдум хакында халык җыены булып үтте. Җыенда оешма җитәкчеләре дә катнашты.

фоторепортаж

08.11.2017
Чүпләрне тиешсез урыннарга түгү, җирне генә пычратып калмый, эчә торган суларны да пычрата. Мондый чүп өемнәре төрле инфекцияләр чыгуга сәбәпче.Бу җитди экологик проблема.
Бүген, 8 ноябрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре ТБО полигоны янындагы тиешсез урынга түгелгән чүпләрне чыгару белән шөгыльләнделәр.


08.11.2017
Бүген, 8 ноябрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре Медгородок урамындагы су трубаларын ремонтлаганнан соң юлларны күмү һәм тигезләү белән шөгыльләнделәр.

 

07.11.2017
Бүген, 7 ноябрь  көнне, Югары Ослан авыл җирлеге административ бинасында Вячеслав Раков җитәкчелегендә чираттагы халыкны кабул итү утырышы булды.  Утырышта катнаштылыр Рифхат Халиков, Нусрат Муфталиев һәм Людмила Кузнецова. Халык торак мәсьәләсе, инвалидның йортына юл,авылның яр буе тирәсендә кибет булмау , больницадагы хезмәткәрләрнең авыруларга мөгальләмәсе һ.б. турындагы сораулары белән мөрәҗәгать иттеләр.

07.11.2017
Бүген, 7 ноябрь көнне, халык соравы буенча, Югары Ослан авыл җирлеге төзегән комиссия  Студенец авылының Центральная урамында уртак кулланышта булырга тиешле җирләрне кайбер кешеләрнең үзләштерүен тикшерде. Кисәтү ясалды.

04.11.2017
Бүген, 4 ноябрь  көнне, Югары ослан районы Башлыгы Марат Зиатдинов, Дмитрий Котков, Римма Троицкая Федина Анастасия Николаевнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Анастасия Николаевна тумышы белән Чистай шәһәреннән. Сугыш вакытында педучилищедә укыган. Аннан соң в Алексеевский районына балалар бакчасына тәрбияче итеп эшкә җибәрелә. Хезмәте өчен  орден һәм  медальләр белән бүләкләнгән.
1968 елда ире белән Югары Осланга килә. Бүгенге көндә     Анастасия Николаевнаның 1 улы, 1оныгы һәм 1 оныкчыгы бар. Тантаналы чарада аңа истәлекле бүләк һәм Россия Президенты Владимира Путинанан открытка тапшырылды. Юбилярга матур теләкләр җиткерелде.

02.11.2017
Бүген, 2 ноябрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре кышка әзерләнү кысаларында, Чехов урамындагы  эре чүпләрне түктеләр.
 

01.11.2017
Бүген, 1 ноябрь көнне, Югары Ослан причалын реконструкцияләү кысаларында, подрядчы оешма асфальт белән капланган юлларны демонтажлау эшенә кереште.
Пристань һәм капитаннар мәйданчыгы – бу проектның башы,  Идел елгасының 1 км сузылган өлешен ала.Киләчәктә биредә пляж, уен зонасы булачак. Иң беренче эш итеп бу территорияне тәртипкә китерергә, брусчатка җәяргә, скамейкалар куярга кирәк булачак.


31.10.2017
Бүген, 31 октябрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге административ бинасында чираттагы гражданнарны кабул  итү утырышы булды. Утырыш Марат Зиатдинов җитәкчелегендә һәм Ильфат Сунгатуллин, Дмитрий Котков, Рифхат Халиков, Татьяна Наумовалар катнашында үтте. Халык су үткәрү, газлаштыру, ЖКХның тарифлары югары булу, юлларны ремонтлау һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Бөтен сорауларга да җаваплар бирелде.
 

фотоерпортаж

27.10.2017
Бүген,27 октябрь көнне, Югары Ослан административ комиссиясе  Степана Разина урамын тикшерде. Төзелеш материалларын тиешле  булмаган урынга түккәннәре өчен 15 кисәтү хаты тапшырылды һәм пртокол төзелде.

27.10.2017
Юары Ослан авыл җирлеге инициативасы белән,26 октябрь көнне, 19 ноябрь 2017 елда үтәчәк референдум хакында Заовражная урамы халкы җыены булып үтте.Бу чарада оешма җитәкчеләре һәм депутатлар катнашты.

26.10.2017
Бүген, 26 октябрь көнне, халык соравы буенча, подряд оешмасы эшчеләре һәм Югары Ослан авыл җирлеге Киров урамына вак таш җәйделәр. 2 техника эшләде.

24.10.2017
Бүген, 24 октябрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге  административ бинасында Вячеслав Раков җитәкчелегендә, Рифхат Халиков, Сергей Осянин, Татьяна Наумова катнашында халыкны кабул итү утырышы булды. Адлер Фарукшиннан  Югары Ослан музеенда композитор Сара Садыковага багышланган чара үткәрү турында тәгъдим кертелде. Халык урамнарны чистару, Чехов урамы, 44 йорттагы канализация челтәрен алыштыру,ТБО ны чыгару , юлларны яктырту кебек мәсьәләләрне күтәрде.Күтәрелгән бөтен сорауларга да җаваплар бирелде

24.10.2017
23 октябрь көнне Югары Ослан авыл җирлеге инициативасы белән Татарстан, Гагарина, Нагорная, Пугачева урамнарында 19 ноябрь көнне үтәчәк референдум хакында халык җыены булды. Бу чарада оешма җитәкчеләре һәм депутатлар катнашты.
 

20.10.2017
Бүген, 20 октябрь көнне,Югары Ослан авыл җирлеге территориясендә 19 ноябрь 2017елда булачак җирле  референдум хакында халык җыены булып үтте.
Үзләренең депутатлары һәм район җитәкчеләре белән очрашырга  Киров поселыгы, Восточная, Степана Разина, Набережная  һәм Киров урамында яшәүчеләр җыелды. Халыкның фикере тыңланды, үзара салымның күләме белән барысы да риза. Шулай ук анда башка мәсьәләләр дә күтәрелде.

19.10.2017
19 октябрь көнне, Чехова, Парковая, Мирная,Трудовая, Первомайская, Школьная урамнарында 19 ноябрьдә булачак референдум хакында халык җыены булды. Бу чарада оешма җитәкчеләре һәм  депутатлар катнашты.

17.10.2017
Бүген,17 октябрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре көзге кышкы сезонга әзерләнү кысаларында , « Сады» микрорайоны контейнер мәйданчыгы территориясендә булган эре чүпләрне чыгару белән шөгыльләнделәр. Барлыгы 30 куб.м. чүп чыгарылды.

14.10.2017
Бүген, 14 октябрь көнне, кышка –көзгә әзерләнү рамкаларында, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре  Западный микрорайон, Олимпийская, Заовражная урамнарындагы контейнер мәйданчыгында яткан эре чүпләрне чыгару белән шөгльләнделәр. Барлыгы 30 куб.м. чүп чыгарылды.

14.10.2017
Бүген, 14 октябрь көнне ,халык соравы буенча, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре Молодежная урамында машина юлына вак таш җәйделәр. Бер техника эшләде.  

 

13.10.2017
Бүген,13 октябрь көнне,Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре, Восточная урамында  машина йөри торган юлларны төзәттеләр, вак таш җәйделәр. Ике техника эшләде.

13.10.2017
Югары Ослан авыл җирлеге инициативасы белән, , 12 октябрь  көнне, Советская, Приволжская, Профсоюзная, Пушкина, Ленина, Пролетарская   урамнарында 19 ноябрь көнне үткәреләчәк ренфедум   хакында халык җыены булып үтте.  Җыенда оешма җитәкчеләре һәм шул округның депутатлары катнашты.

12.10.2017
Бүген,12 октябрь көнне, халык соравы буенча, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре җирле бюджет хисабына  Гагарин урамына вак таш җәйделәр. Бер техника эшләде.

12.10.2017
Югары Ослан авыл җирлеге инициативасы белән 10 октябрь көнне Строителей, Дружбы, Пионерская, Полевая урамнарында 19 ноябрьдә булачак референдум хакында халык җыены булып үтте.Җыенда оешма җитәкчеләре һәм шул округның депутатлары катнашты.
Үзарасалым-физик затлардан бер тапкыр җыелып алына торган акча.
Халык җыеннары график тәртибендә барлык урамнарда да үткәреләчәк

12.10.2017
Сәлам” мөгаллимнәре киңәшмәсе
Бүген 11-нче октябрьдә гимназиядә “Сәлам” дәреслеге белән эшләүче укытучылар өчен чираттагы район семинары үткәрелде.Беренчесе сентябрь аенда Иннополиста  булган иде. Семинарга һәр мәктәптән барлыгы 16 укытучы килде. Гимназия укытучысы Нурия Аксанова Абдурахимова үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, хезмәттәшләренә файдалы киңәшләрен бирде, дәрес өчен үзе эшләгән таратма материалларны күрсәтте. Укытучылар эш буенча  кыенлыкларны да уртага салып сөйләштеләр. Киләсе семинар ноябрь аенда Шеланга мәктәбендә булачак. Укытучыларга бер- берсе белән киңәшеп, ярдәмләшеп эшләр өчен ватсапта үз төркемнәрен булдыру кирәк. Семинар бик эчтәлекле һәм эшлекле  булды.

10.10.2017
Бүген, 10 октябрь көнне,гадәттәгечә, Югары Ослан авыл җирлегенең административ бинасында Вячеслав Раков җитәкчелегендә гражданнарны кабул итү утырышы булды. Утырышта Рифхат Халиков, Майдан авыл җирлегеннән Роберт Авхадиев, «Волжская новь» гәҗитенең корреспонденты Минлегуль Шайдуллина катнаштылар. Халык чүп контейнерларының җитмәве, ТБО ны вакытында алып китмәү, җир участоклары бирү, урамнарны яктырту, юллардагы ремонт һ.б. мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Барлык сорауларга да җаваплар бирелде.

09.10.2017
Бүген, 9 октябрь көнне Югары Ослан авыл җирлегендә  юллардагы чокырларны ремонтлау белән шөгыльләнделәр. Бер техника эшләде.

07.10.2017
Бүген, 7 октябрь көне, Югары Ослан авыл җирлеге электриклары янган лампаларны алыштырдылар, шулай ук халыктан кабул ителгән заказларны да,ягъни, янган яктырткычларны алмаштырдылар.

06.10.2017
Бүген, 6 октябрь көнне,көзге-кышкы периодка әзерләнү кысаларында, подрятчы оешма  Полевая урамы, Киров поселыгы , Чехов урамының «Магнит»  һәм «Торгово-офисный центр»тирәсендәге юл полотнасын тигезләү эшләре белән шөгыльләнә.

06.10.2017
6 октябрь көнне Югары Ослан районының мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасының җитәкчесе Борисова И.В укытучыдар көненә багышланган шахмат турниры оештырды. Турнирда ветеран укытучылар, инвалид балалар һәм Югары Ослан урта мәктәбе балалары катнашты. Призлы урыннар өчен көрәш бик көчле иде. Беренче урынга - Картапов  А.И., икенче урынга - Панферов Владислав, ә өченче урынга Румянов И.Н. һәм  Бугорков Савелий лаек булды.

05.10.2017
Бүген, 5 октябрь көнне,Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре район  үзәгендәге чүп контейнерлары янында өелгән эре чүпләрне чыгаруны дәвам итәләр. 2 техника эшли. Барысы 300 куб.м. чүп чыгарылды.
Хөрмәтле авылдашлар! Чүп контейнерларына үсемлек калдыкларын салмавыгызны үтенәбез. Тагын беркат искә төшерәбез, сабаклардан компост ясарга ә яна торган чүпләрне яндыруыгызны сорыйбыз.

фоторепортаж

05.10.2017
Бүген, 5 октябрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге электриклары урамнардагы электр приборларына ревизия ясадылар. Югары Осланда һәм Киров поселогында электр челтәрләрен кышка әзерләү эшләре бара.

04.10.2017
Бүген, 4 октябрь  көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре Югары Ослан территориясеннән эре чүпләрне чыгару белән шөгыльләнделәр.
Иске гадәт буенча кешеләр бәрәңге, помидор сапларын , киселгән агачларны контейнер янына өяләр.Бакчада ягып, пожарниклардан штраф алырга куркалар. Монда бары бер генә юл: чери торган чүпләрдән компост ясау,ә яна торган чүпләрне мунчада , буржуйкада яндыру.Халыктан бары тик көнкүреш калдыкларын чыгару өчен генә акча җыела. Әйдәгез, районыбызның чисталыгы өчен көрәшик! Чүпләүчеләрне күргәндә замечание ясарга оялмыйк.


 

03.10.2017        
Бүген, 3 октябрь көнне, гадәттәгечгә  Вячеслав Раков җитәкчелегендә гражданнарны кабул итү утырышы булды. Утырышта Рифхат Халиков, Илья Румянов катнаштылар. Халык Нагорный урамындагы юл, район үзәгендә чүп контейнерларының җитешмәве, ТБО ны чыгару, урамнарны яктырту кебек мәсьәләләрне күтәреп чыкты. Бөтен кызыксынган сорауларга җаваплар бирелде.

02.10.2017
Бүген, 28 сентябрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре Чехов урамындагы зират территориясендә булган иске, корган агачларны кисү һәм чыгару белән шөгыльләнделәр.

02.10.2017
2-5-нче сентябрьдә Татарстан Республикасында «Осенняя неделя добра»акциясе башланды.гимназистлар һәм аларның ата-аналары бик актив катнашалар.Изге эшләр кәефне күтәрә һәм коллективны оештыра. Иң зур мәрхәмәтле эш  Ракова Ангелинага ярдәм кулы сузу булды.Һәрвакыт ойләрдә бәхет ,сәламәт балалар һәм  теләкләр кабул булсын.

29.09.2017
Бүген, 28 сентябрь, Югары Ослан авыл җирлеге хезмәткәрләре картларны Халыкара өлкәннәр көне белән котлый башладылар. Җирле бюджеттан бүленгән акчага ашамлыклар наборы бүләк ителде. Шулай ук бу эштә эшмәкәрләр дә читтә калмады. Бу чарада катнашкан барлык кешеләргә дә рәхмәтебезне белдерәбез.

26.09.2017
Бүген,26 сентябрь көнне, гадәттәгечгә, Югары Ослан авыл җирлеге бинасында чираттагы гражданнарны кабул итү утырышы булды. Анда  Дмитрий Котков, Рифхат Халиков, Рафик Ахметшин һәм Рөстәм Гайнетдиновлар катнашты. Халык Горький урамындагы законсыз төзелешкә, чүп контейнерларының җитешмәвенә , урамнарның тиешенчә яктыртылмавына зарланды. Бөтен сорауларга да җаваплар бирелде.

26.09.2017
Бүген, 26 сентябрь көнне,Югары Ослан авыл җирлегенең чираттагы утыз беренче утырышы булды. Көн тәртибендә бер мәсьәлә каралды:
- Югары Ослан авыл җирлеге территориясендә үзарасалым түләү буенча референдумны билгеләү һәм халыктан җыелган акчаны тиешенчә файдалану. 

23.09.2017
Сөмбеләне кем белә?
Бүген гимназиядә Сөмбелә бәйрәме гөрләде! Бүлмәне көзге чәчәкләр, алтын башаклар мул уңышлы яшелчә-җимешләр белән бизәдек. Балалар барысы бергә Сөмбеләне  чакыра һәм тулы кәрҗиннәр белән  Сөмбеләләрне (4 класс кызлары Яна һәм Кристина) кул чабып каршы алалар. Сөмбелә бәйрәме турында эчтәлекле презентация җырлар, шигырьләр белән чиратлаша. Мәрьям Мөхетдинова “Яшелчәләр”, 4класс “ Көз турында”, 3 класс укучылары “Көз,көз, әйт әл.е“ җырларын башкардылар. Әмир, Айнур, Адель  көз турында шигырь- табышмаклар сөйләде. Аннары “Яфрак җыю”, “Бәрәңгеле чиләк” уеннарында укучылар бик теләп актив катнашты, кызганыч, вакыт кына  тиз уза .Бәйрәмне татар теле укытучылары берләшмәсе әзерләде. Ахырдан бер-берсен бәйрәм белән котлап, шәп кәеф белән фотога төштек.

20.09.2017
Кичә, 19 сентябрь көнне, юлларны, урамнарны төзәтү программасы кысаларында, подрядчы оешмасы эшчеләре Боевая урамында яңа асфальт салдылар.

19.09.2017
Бүген, 19 сентябрь көнне, Югары Ослан авыл җирлегендә чираттагы гражданнарны кабул итү утырышы булды. Анда Дмитрий Котков, Рифхат Халиков, Любовь Камашева һәм Вячеслав Горшковлар катнашты.халык урамга «лежачий полицейск» салу, Автодорожная урамына яктырткыч фонарьлар кую, юлларга  щебень җәю кебек сорауларны күтәреп чыкты. Барлык сорауларга да җаваплар бирелде.

18.09.2017
Кичә, 17 сентябрь көнне, Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиятдинов, Вячеслав Раков, Римма Троицкая һәм туганнары Бөек Ватан сугышы тыл хезмәткәре Мыльникова Вера Александровнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.Вера Александровна тумышы белән Печищедән. Сугыш алдыннан аның гаиләсе Минзәлә районына күчеп китә. Вера Александровна анда элеваторда эшли. Ул 1957 елда ире белән яңадан туган ягына кайта, тегермәндә эшли.

фоторепортаж

18.09.2017
Кичә, 17 сентябрь көнне, комиссия капиталь ремонт булган объектларны карап чыкты. Марат Зиатдинов, Ленар Хакимзянов, Вячеслав Раков Яшьләр клубындагы ремонтны карадылар.Очрашу вакытында подрядчы оешма җитәкчеләре белән алдагы планнар һәм үтәлү сроклары турында әңгәмә алып барылды.

фоторепортаж

18.09.2017
Хезмәт десанты
Бүген кечкенәләр төркемендә җыештыру буенча "хезмәт десанты" узды. Арыганлык булуына да карамастан, балалар, барысы да канәгать!

15.09.2017
Бүген, 15 сентябрь көнне, Югары Ослан авыл җирлеге электриклары җәяүлеләр йөри торган тротуарга куелган яктырткычларны алыштырдылар.Вандаллар тарафыннан ватылган фонарьлар Югары Ослан авыл җирлегенә кыйммәткә төшә.Күп урында видеонаблюдение камералары куелган, җинаятьчеләрне җитди җәза көтә.


 15.09.2017
Бүген, 15 сентябрь көнне, Боевая, Автодорожная, Садовая, Краснофлотская, Чехова, Раскольникова, Строителей, Тихий переулок, Печищинский тракт урамнарында ООО «Волгадорстрой» оешмасы эшчеләре асфальт сала башлыйлар.
 

15.09.2017
Бүген, 15 сентябрь көнне , Югары Ослан авылы җирлеге эшчеләре подрядчы оешма белән берлектә «Березка» балалар бакчасының коймасын сүтә башладылар. Анда яңа койма булачак.

15.09.2017
Бүген, 13 сентябьдә, үзәк мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе булды. Авыл халкына кибеттәгегә караганда 15-20%ка очсызрак ашамлыклар сатып алырга мөмкин булды.Сатып алучыларга киң ассортиментта товарлар тәгъдим ителде.

13.09.2017
Бүген, 13 сентябрь көне, Югары Ослан авыл җирлеге эшчеләре кышкы сезонга әзерлек эшләренә керештеләр. Җылыту системасын ремонтлыйлар.

12.09.2017  
Бүген, 12 сентябрь көнне, Югары Ослан авыл җирлегендә Вячеслав Раков, Рифхат Халиков һәм Римма Троицкая катнашында һәр атнаның сишәмбе көнендәгечә гражданнарны кабул итү утырышы булды. Халык төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте. «Сады-3», «Сады-1» микрорайонында су проблемасы, торак мәсьәләсе, Владимир Ульянов җитәкләгән малайлар хорына шөгыльләнү өчен урын, җир участокларын рәсмиләштерү һәм башкалар. Бөтен куелган сорауларга җаваплар бирелде.

11.09.2017
Кичә, 10 сентябрь  көнне,Югары Ослан районы Башлыгы Марат Зиатдинов  Югары Ослан авыл җирлеге территориясендәге капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты.Болар: Медгородок урамындагы Күпфункциональ үзәк, музыка мәктәбе, «Березка» балалар бакчасы. Подрядчы оешмага тәгъдимнәр һәм кисәтүләр ясалды.

08.09.2017
Бүген, 8 сентябрь көнне,  күчмә комиссия- Югары Ослан авыл җирлеге, Татэнергосбыт,  эш башкаручы подряд оешмасы Печищинский трактта төзелгән хоккей мәйданчыгын кабул иттеләр.  Хоккей мәйданчыгы җылытылган булачак. Комиссия тикшерү вакытында  кимчелекләр дә күрде һәм кисәтү ясады.
 
08.09.2017
Югары Осланда автовокзал төзелеше башланды. Бүгенге көндә фундамент сла башладылар.

24.07.2017
Бүген 24 нче июльдә  Югары Ослан авыл җирлеге  башкарма комитеты хезмәткәрләре авыл җирлеген төзекләндерү Кагыйдәләренә нигезләнеп,  җәяүлеләр  һәм машина юл буендагы  чирәмне чабу эшен дәвам иттеләр . Бу эштә МТЗ-82 тракторы кулланылды.

30.05.2017
30 нчы майда  Ю.Ослан авыл җирлеге  башкарма комитеты  башлыгы урынбасары В.Раков , район башлыгы М.Зиатдинов, Иҗтимагый совет  рәисе Р.Халиков, Тат.Бурнаш авыл җирлеге депутаты С.Бочков, Бөтендөнья татар конгрессы ның район бүлекчәсе җитәкчесе Г.Дәүләтшина катнашында  чираттагы гражданнарны кабул итү  көне үткәрелде.
Дружба, Полевая урамындагы балалар мәйданчыгын төзекләндерү, район урамнарын яктырту һәм  вак таш белән түшәү  һ.б. шундый борчулы сорауларга канәгатьләнерлек җаваплар алынды.

29.05.2017
29 нчы майда Югары Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре  Чехов урамы буенча  үзәк автомобиль юлы территорясе юл буйларындаүскән үләнне чапты.
Шулай ук”Троица “ бәйрәменә әзерлек кысаларында Югары Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре   
Зират каравылчысы В.Кувшинов җитәкчелегендә иске зиратта чистарту һәм тәртипкә китерү  эшләре башкарылды.
 

  
26.05.2017
26 нчы майда  Ю.Ослан  РГУП БТИ подряд оешмасы  хезмәткәрләре   авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Д.Котков  белән берлектә Киров бистәсе янындагы суүткәргечнең техник документларын әзерлзү өчен геодезик эшләр үткәрде.

26.05.2017
26 нчы майда Югары Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре   МТЗ-82 трактры ярдәмендә үзәк автомобиль юл территориясен себерү эшләрен башкарды.
 
25.05.2017
25 нче майда Югары Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре   чүп-чар контейнерларын ремонтлады һәм яңага алыштырды.Гражданнарның  гозере буенча  аларның урыннарын алыштыру мәсьәләсе дә каралачак.Моныә өчен җаваплы оешмаларның  һәм якын  тирәдә яшәүчеләрнең ризалыгы да исәпкә  алынырга тиеш.

23.05.2017
23 нче майда Ю.Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты  башлыгы урынбасары В.Раков Иҗтимагый совет  рәисе Р.Халиков, район ветераннар советы рәисе Р.Троицкая белән берлектә гражданнарны кабул итте.Гадәттәгечә, авыл халкын тормыш –көнкүреш, төзекләндерү, яктырту  проблемалары борчый. Сорауларга җавап бирелде, гамәлләре унышлы булсын.
Шулай ук, бу көнне Ю.Ослан авыл җирлеге хезмәткәрләре  Чехов урамы юл буйларын  чистартты.

18.05.2017
18 нче майда  Ю.Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты  хезмәткәрләре подряд оешмасы бедән берлектә Садовая һәм Раскольников урамындагы  законсыз чүплекне юкка чыгару   буенча эшләде.               
Хөрмәтле Ю.Ослан авылы халкы һәм кунаклары!Тирә – юньне пычратмагыз, чүпләмәгез, тиешсез урынга  чүп  ташламагыз!

12.05.2017
12 нче майда Югары Осслан авыл җирлеге территориясендә төзекләндерү һәм санитар- экологик чистарту ике айлыгы кысаларында Ю.Ослан авыл җирлеге хезмәткәрләре    40 кубометр  авыр үлчәмдәге чүп-чарларны җыеп, 2 техника ярдәмендә  чыгарды.  
Шулай ук  Ю.Ослан авыл  җирлеге территориясендә юл  куркынычсызлыгы хәрәкәте   максатында  Медгородок урамында, “Чемпион” каршындагы машина юлын,  Краснофлотская һәм Садовая урамы киселешендәге тыкрыкны    вак таш белән түшәде  .Бу эштә 2 техника катнашты.

04.05.2017
3 нче майда Югары Ослан авыл  җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Д.Котков №3 сайлау округы депутаты Н.Бурдин белән берлектә Профсоюз урамында яшәүчеләр белән  урынга барып  эшлекле очрашу үткәрде.Юлларны төзекләндерү, контейнерлар өчен мәйданчык  булдыру,   урамны яктырту  турындагы  сораулар каралды.  Төрле тәкъдимнәр тыңланды, депутатка да үз гозерләрен җиткерделәр.


 
04.05.2017
4 нче майда  Бөек  Җиңү көнен каршылау уңаеннан Югары Ослан авыл җирлеге хезмәткәрләре башка оешма  вәкилләре белән  Чехов урамында бордюр ташларын агарттылар.
Барысына да зур  рәхмәт белдерәбез!    

 

02.05.2017
2 нче майда Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы урынбасары В.Раков эш урынында  Иҗтимагый совет рәисе Р.Халиков , мәгариф хезмәткәрләре профсоюз   оешмасы рәисе И.Румянов һәм Мәмәтхуҗа авыл җирлеге депутаты А.Саттарова белән берлектә    чираттагы гражданнарны кабул итү көнен үткәрде
Гадәттәгечә, сораулар тормыш- көнкүреш шартларын яхшырту,  төзекләндерү,  урамнарны кичке якта  яктылык  белән тәэмин итү турында иде.Юарлык сорауларга да канәгатьләнерлек җаваплар бирелде.

29.04.2017
29 нчы апрельдә шимбә көнне  Рәсәйдә Экология елы һәм Бөтенрәсәй экологик өмә уңаеннан    Киров  бистәсе авыл мәдәният йорты һәм китапханә   хезмәткәрләре  үз территорияләрен чистартырга чыкты. Барлыгы 30 кубометр чүп-чар чыгарылды, бу эштә 2 техника кулланылды.
Шулай ук, Югары  Ослан авыл җирлеге  территориясе башланган урынга куелган  стеланы яңартып буядылар.

28.04.2017
Мин татарча сөйләшәм.
26 апрель көнны Югары Ослан мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Татарстан күләмендә үткәрелгән “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең  йомгаклау бәйрәмендә катнаштылар. Быелгысы елда аларга җиңү елмайды. 1 айдан артык эшләнгән эшләренең нәтиҗәсе-җиңү китерде, 1 урынга ия булдылар. Аларны   сәхнәгә чакырып сертификат тапшырдылар. Бауман урамында куелган биеклеге 3м, авырлыгы 400 кг лы “Ә” хәрефе янында фотога төшү хокукына ия булдылар.  Югары Ослан мәктәбе укучылары һәм укытучылары сезне җиңүегез белән котлыйбыз!   

27.04.2017  
26 нчы апрельдә  районның үзәк ярминкә мәйданына   Яшел Үзән районының Югары Ослан  районындагы “Роспотреб надзор”ы," Югары Ослан РГВО”, район гәҗите редакциясе , авыл җирлеге  депутатлары корпусының эшче төркеме    сәүдә рәтләрен тикшерү өчен чыкты.  Сату – алу территориясе хуҗасына рәтләрне схематик рәвештә урнаштыру, килү- китү вакытын билгеләү һәм  Сан.ПиН кагыйдәләренә туры китереп  территорияне әзерләү буенча киңәшләрен бирделәр.

27.04.2017
27 нче апрельдә  ООО”Оливия” подряд оешмасы  бәйрәм чараларына әзерлек уңаеннан “Каһарманнар Парк”ында, “Тыл хезмәтчәннәре сквер”ында һәм  юл буендагы клумбаларга да чәчәкләр утыртты.
 

18.04.2017   
18 нче  апрельдә Ю.Ослан авыл җирлеге  башкарма комитеты  урынбасары В Раков җитәкчелегендә чираттагы гражданнарны кабул итү  үткәрелде. Р.Халиков,  “Рус җәмгыяте” рәисе А.Алексеев  тормыш –көнкүреш хәлләрен яхшырту, эшкә урнашу, район гәҗитендә пристань  тирәсендә башкарылган эшнең барышы яктыртылуы   һ.б. сорауларга тулы һәм аңлаешлы  җавап бирделәр

18.04.2017  
18 нче апрельдә  төзекләндерү һәм санитар – чистарту ике айлыгы   кысаларында  “Кояшкай” балалар бакчасы коллективы өмәгә чыкты.Алар”Сады” микрорайонында  каен полосасы   һәм Березовая  урамы  юл буйларын чистартты.
Аларга бу эшләре өчен зур рәхмәт белдерелде.

13.04.2017
13 нче апрельдә  Ю.Ослан авыл җирлеге территориясендә    администрация бинасы каршында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы  максатында “Тукалыш тыела “  тамгасы урнаштырылды.

13.04.2017
12 нче апрельдә  санитар – экологик чистарту һәм төзекләндерү ике айлыгы кысаларында Ю.Ослан муниципаль районы администрациясе,Финанс- бюджет Палатасы , Татэнергосбыт  коллективлары өмәгә чыкты. Чехов урамы  буйлап  машина юл буйларын чистарттылар. Бу оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренә теләктәшлек өчен зур  Рәхмәт белдерелде.
 

11.04.2017
11нче апрельдә  төзекләндерү һәм санитар –чистарту ике айлыгы кысаларында Яшүсмер-яшьләр клубы  хезмәткәрләре һәм Ю.Ослан урта мәктәбе укытучылар коллектив беренчеләрдән булып өмәгә чыктылар.Алар үз территорияләрен һәм Чехов урамы  юл буйларын чистартты.
Аларга бу эшләре өчен зур рәхмәт белдерелде.

фоторепортаж

10.04.2017    
10нчы апрельдәЮ.Ослан авыл җирлеге башлыгы урынбасары В.Раков җитәкчелегендәге комиссия ”Халык контроле”нә килгән мөрәҗәгать буенча Профсоюз урамында законсыз рәвештә төзелә торган объектка  килде. Фактның  дөреслеккә туры килүе  расланды. Тиз арада төзелешне туктатырга  карар чыгарылды.

10.04.2017
Кул эшләнмәләре күргәзмәсенә әзерлек.
Экологик айлык кысаларында “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “Яшә, Җирем” исемле   кул эшләнмәләре күргәзмәсе булачак. Кул эшләнмәләрен ташланырга тиешле материалдан әзерләргә кирәк булачак. Болар пластик савыт – саба, полиэтилен пакетлар, кәгазь һәм башка ташландык әйберләр. Алар җир астында озак вакытлар буе эшкәртелмичә торалар. Шул рәвешле тирә – юнне пычраталар. Күргәзмәгә әзерлек эшләре хәзердән үк башланды.

10.04.2017
Бүген 10 нчы апрельдә Ю.Ослан авыл җирлеге хезмәткәрләре санитар чистрату икеайлыгы кысаларында Березовая(Каенлык)  урамына якын  машина юл буен чүп-чардан арындырды.

08.04.2017
"Уйнагыз,гармуннар" исемле конкурста катнашу
2017 нче елның 7 нче апрелендә Югары Ослан мәктәбе укучылары Закиров Зиннур һәм Мухарлямов Руслан, үзләренең җитәкчеләре Закирова Г.Р. белән берлектә  "Уйнагыз, гармуннар" конкурсында катнаштылар. Бу конкурс Яшел Үзән шәһәрендә үтте. Конкурста бөтен республикадан 40ка якын бала катнашты. Безнең укучылар үз номинацияләрендә 1 нче урынны яуладылаар. Без аларны җиңүләре белән котлыйбыз!

                   

05.04.2017
Мин татарча сөйләшәм
"Мин татарча сөйләшәм" акциясен үткәрү кысаларында гимназиянең татар теле укытучылары үзләренең укучылары белән сәүдә нокталарында,халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларда булдылар. Бу чара халыкны татарча аралашуга җәлеп итү максатыннан уздырыла. Балалар татар телендә сораулар бирделәр,үзләре турында сөйләделәр,буклетлар тараттылар.

05.04.2017
Язучылар белән очрашу.
Бүген, 4 апрель көнне, Югары Ослан мәктәбе укучылары Фарукшина Г.А.белән  Югары Ослан үзәк китапханәсендә оештырылган язучылар белән очрашуда катнаштылар. Укучылар алдында рус шагыйрәсе Ольга Журавлёва ,чуваш язучысы Евгений Турхан һәм татар драматургы Юныс Сафиуллин чыгыш ясады. Укучылар аларның шигырьләрен һәм чыгышларын бик кызыксынып тыңладылар.
Соңыннан “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында  укучылар аларга татарча сораулар бирделәр. Ике арада җылы әңгәмә барды.

04.04.2017
4 нче  апрельдә Ю.Ослан авыл җирлеге  башкарма комитеты  урынбасары В Раков җитәкчелегендә чираттагы гражданнарны кабул итү  үткәрелде. Р.Халиков, В.Кондаков,  Коргуза авыл җирлеге  депутаты И.Габбасов тормыш –көнкүреш хәлләрен яхшырту,авылны төзекләндерү турындагы сорауларга  җавап бирделәр.
   

01.04.2017
Мәчеткә экскурсия.
Бүген МБОУ “Югары Ослан урта гомумбелем мәктәбенең” 5 класс укучылары мәчеткә бардылар. Бу очрашу Россия халкының дини сәнгате нигезләре турында дәрестән тыш күнегүләр кысаларында үткәрелде. Балаларга мәчет бинасын күрсәтеп таныштырдылар, дин нигезләре һәм һәр кешенең рухи максатлары турында сөйләделәр.Соңыннан балалар яхшы теләкләр ишеттелэр, истәлеккә фоторәсемгә төштеләр.

31.03.2017
31 нче мартта  Ю.Ослан авыл җирлеге территориясендә төзекләндерү һәм  юл хәрәкәте иминлеге ике  айлыгы кысаларында Ю.Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты  хезмәткәрләре   Чехов һәм Совет урамы киселешендә  иске универмаг каршында “Җәяүле  күчеше” юл тамгасы урнаштырдылар.  

31.03.2017
31 нче мартта  Ю.Ослан муниципаль  районы   утырышлар залында  район башлыгы М.Г. Зиатдинов җитәкчелегендә Ю.Ослан авыл җирлегенең    23 нче  утырышы  булды.Көн тәртибендәге мәсьәлә- ” Ю.Ослан авыл җирлеге   башкарма комитеты  җитәкчесен билгеләү”.Бәйге шартлары буенча   2 кандидатура  тәкъдим ителгән иде:Д.Котков һәм В.Гридин.. Бәйге комиссиясе рәисе С.Осянин, №2 округ  депутаты В.Раков, №8 округ  депутаты Н.Муфталиев һәм кандидатларның чыгышлары тыңланды.Бертавыштан  Котков  Дмитрий сайланды. Ул үз чиратында  ышаныч һәм теләктәшлек белдерүләре өчен рәхмәт белдерде.Ахырдан район башлыгы М.Г.Зиатдинов котлау сүзе белән чыкты һә яңа җитәкчегә эшендә уңышлар теләде.

29.03.2017
29 нчы мартта   район үзәге ярминкә мәйданына Т.Белова( вакытлыча район башкара комитеты  башлыгы вазыйфаларын башкаручы),С.Христанова( Ю.Ослан муниципаль  районы администрация комиссиясе җаваплы сәркәтибы),О.Сельская( Ю.Ослан муниципаль  районы  территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе) катнашында күчмә комиссия килде. Алар  Татарстан һәм  Россия законнарына нигезләнеп, эшмәкәрләргә һәм сатучыларга Ю.Ослан авыл җирлеге территориясендә    сату- алу урыннарының  урнашу тәртибен   ,  сатарга рөхсәт ителгән  товарлар исемлеге , турында аңлатма бирделәр.

28.03.2017
28 нче мартта Югары Ослан авыл жирлеге башкарма комитеты бинасында район башлыгы М.Г.Зиятдинов  В.Раков (Ю.Ослан авыл  җирлеге башлыгы урынбасары), Р.Халиков (Иҗтимагый  оешма ), район китапханәсе директоры Н.Карасева,Канаш авыл җирлеге  депутаты Ф.Загидуллин   катнашында чираттагы гражданнарны кабул итү  үткәрде.Көн тәртибенә куелган сораулар:
-район күләмендә  үлем-җитем  ,күмү хезмәтләрен оештыру һәм яхшырту мәсьәләләре);
-тормыш- көнкүреш мәсьәләләре
-Клянчино авылында  чиркәүне  яңадан торгызу
 Кызыксындырган һәр  сорау үз чишелешен тапты.

25.03.2017
Волейбол ярышы.
Бүген Югары Ослан мәктәбендә волейбол буенча укучылар,укытучылар һәм әти-әниләр арасында гадәттәге очрашу булды. Беренче урынны -9 нчы сыйныф укучылары, икенче урынны - 10 сыйныф укычылары яулаганнар.  Өченче призлы урынны ата-аналар алдылар.

23.03.2017
23 нче мартта  Югары Ослан авыл җирлеге  һәм төрле  оешмаларның хезмәткәрләре төзекләндерү һәм чистарту  айлыгы кысаларында  өмәгә чыкты.  ҮРХ (ЦРБ) территориясе, Дальняя урамы  чүп-чардан арындырылды.Соңыннан  ТР Экология министрлыгы вәкиле  катнашында эшкә нәтиҗә ясалды.
Барысына да рәхмәт белдерелде. Авыл халкын  үз йорт тир әләрен чисталыккта тотарга чакырабыз.
Шулай ук 23 нче мартта, Югары Ослан авыл җирлеге  хезмәткәрләре чүп-чар контейнерларын ремонтлау,  зур күләмле  төзелеш  калдыкларын чыгаруда катнашты.

фоторепортаж

21.03.2017
21 нче мартта Югары Ослан авыл жирлеге башкарма комитеты бинасында В.Раков (Ю.Ослан авыл  җирлеге башлыгы урынбасары), Р.Халиков (Иҗтимагый  оешма ), Л.Камашева ( “Форпост” җитәкчесе), Н.Долганов( №7 округ депутаты) катнашында чираттагы гражданнарны кабул итү  үткәрелде.Көн тәртибенә куелган сораулар:
-почта һәм банкның  эш режимына үзгәрешләр кертү( авыл халкы мәнфәгатьләрен искә алып, төшке ялсыз эшләү);
-тормыш- көнкүреш мәсьәләләре
-авылны төзекләндерү һ.б. мәсьәләләре.
 Һәр  сорау үз чишелешен тапты.
Хөрмәтле Югары Осланлылар!
Айның һәр өченче сишәмбесендә Югары Ослан авыл жирлеге башкарма комитеты бинасындаТР буенча  миграция хезмәте  җитәкчесе Марсель Давлетшин  кабул итә.

20.03.2017
20нче мартта  Югары Ослан авыл жирлеге башкарма комитеты  башлыгы урынбасары  В.Раков   төзелеш оешмасы вәкилләре белән Чехов урамын,”Каһарманнар паркы”н, “Тыл хезмәткәрләре  сквер”ын  яшелләндерү  буенча  эшлекле  киңәшмә үткәрде.

20.03.2017
Язгы киңәшмә.
Буген Югары Ослан урта мәктәбендә “Интернет технологияләрнең балалар тәрбиясенә һәм укуына уңай һәм тискәре йогынтысы, суицид гамәлләргә каршы профилактика чарарары” темасына педагогик киңәшмә уздырылды. Мәктәп директоры Борисова И.В. көн тәртибен игълан итте. Беренче булып чыгыш ясаучы тәрбия эшләре буенча директор урынбасары  Анохин С.Н. яшүсмерләргә интернетның уңай һәм тискәре йогынтысы , интернетта уткәрелгән вакыт турында сорау алу нәтиҗәләре белән таныштырды. Мәктәп психологы Корнильева О.Б. суицид гамәлләр турында сөйләде.Педсоведның икенче өлешендә Анохин С.Н.  « Визит карточкасы» «Көзге» «Шәм» исемле психологик тренинг үткәрде. Директор  урынбасары Козина Е.Н. катнашучыларны өченче чиректәөлгереш нәтиҗәләре һәм белем сыйфаты белән таныштырды. Мәктәп директоры Борисова И.В. хезмәттәшләренә « ЕГО чишәм» сайтында эшләү тәртибен күрсәтте.

19.03.2017
Бөтенроссия спартакиадасы
Бөтенроссия спартакиадасы кыссаларында Иннополиста йөзү бүенча ярышлар үткәрелде. Бу спорт мероприятиясендә 5 мәктәп катнашты.
Гимназиябез командасы 2 урын яулады.7нче сыйныф укучысы Хамидуллин Д. 3 нче урында.Без гимназистлар белән горурланабыз!

17.03.2017
Һава температурасының тотрыксыз булуы,  язның иртә килүе   әйләнә- тирә мохитка нык тәэсир итә, шуңа күрә   16 нчы мартта Югары Ослан авыл җирлеге    башкарма комитеты хезмәткәрләре район үзәге урамнарын чистарту һәм тәртипкә   китерү эшләрен  көчәйттеләр.Җәяүлеләр  юлларына, күпер- басмаларга  тозлы ком катнашмасы  сибәләр.

10.03.2017
10 нчы марта Югары Ослан территориясендә чүп-чар контейнерларын санитар нормалары буенча тәртипкә китерү эшләре башланды.Степан Разин , Восток, Колхоз урамнарында  капкачлы контейнерлар куелды.

03.03.2017
3нче марта «ИП Халиков»  ярминкә мәйданында (һәр чәршәмбедә сату-алу урыны)   Югары Ослан  авыл җирлеге район башкарма комитеты урынбасары  В.Раков җитәкчелегендәР.Халиков, Л.Хөсәенов катнашында 2017 нче ел санитария   таләпләре буенча  территорияне тәртипкә китерү  буенча  җыелыш булды

02.03.2017
2 нче мартта Югары  Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты  хезмәткәрләре  авыл урамнарын, җәяүлеләр юлларын кардан чистартып, тозлы ком катнашмасы сиптеләр.
“ИП Мухутдинов” подряд оешмасы  юллардан карны чыгарып йөрү  урыннарын киңәйтте.

  

28.02.2017
Батырлык дәресе
2017 нче елның 28 нче февралендә Югары Ослан мәктәбендә 10-11 нче сыйныф укучылары өчен батырлык дәресе булып үтте.Алар белән очрашуга "Единая Россия" партиясеннән РФ Дәүләт думасы депутаты Ирек Хайдарович Зиннуров килгән иде. Ул балаларга үзенең эше турында сөйләп үтте. Ирек Хайдарович шулай ук  үзенең спорт карьерасы  һәм олимпия җиңүләре турында сөйләде.

21.02.2017
21 нче  февральдә  Югары Ослан авыл җирлеге  башкарма комитеты бинасында  В.Раков, Р.Халиков,  Гали хәзрәт Зиганшин, №5 сайлау округы  депутаты   К.Корчагин  катнашында  чираттагы  гражданнар кабул итү көне булды.
Утырышта каралган мәсьәләләр : Степан Разин  урамында электрүткәргечләрнең  торышы(һава шартлары тәэсирендә), Автодорожная урамы  №2 нче күпкатлы фатирны приватизацияләү. Бу йортта яшәүчеләрнең гозере- АО РПО «Таткоммунэнерго»,РПУ «Энергосбыт» ОАО «Татэнерго», ООО «Экоавтотрейд» җитәкчеләре белән “түгәрәк өстәл “ очрашуын оештыру һәм аларны борчыган сорауларга җавап алу.
 

16.02.2017
16 нчы февральдә Югары Ослан авыл җирлеге  башкарма комитеты хезмәткәрләре авыл урамнарын,җәяүлеләр юлларын кардан чистартты. Шулай ук “Каһарманнар паркы”, “Тыл хезмәчәннәре” скверыннан кар чыгарылды . Бу эштә 2 техникааа катнашты.

14.02.2017
14 нче февральдә  Югары Ослан авыл җирлеге  башкарма комитеты бинасында  В.Раков, Р.Халиков,  С.Плеханов ,  ИбраҺим Исмагилов катнашында  чираттагы  гражданнар кабул итү көне булды.   Сораулар Киров поселогы янындагы күлне чистарту,Пионерская урамында чүплек өчен контейнерлар кую, хуҗасыз этләрне ату һ.б.   турында иде. Һәрберсенә җавап алынды.
Шулай ук 14.02 Р.Халиков җитәкчелегендә  чираттагы Җәмәгатьчелек киңәшмәсе булды һәм анда   В.Раков, Р.Халиков,  С.Плеханов ,  ИбраҺим Исмагилов,Л.Кузнецова, В.Валеева, район газетасы  журналисты Е.Агеева . Авыл  халкын борчыган сораулар-  ТБО чыгару  тарифлары , электр энергиясе буенча  ОДН га өстәмә бәя.

10.02.2017
“Фиксики” татар телендә
Сабыйларның яраткан мультфильмнарның берсе – “Фиксики” мультфильмы Тукай телендә сөйләшә башлады! Бу яңалык аеруча яшь әниләрне сөендерде. Министрлык сайтында инде бүген үк «Фиксиләр» дип аталучы ана телебездәге 60 серия табарга мөмкин.

07.02.2017
7 нче февральдә  Югары Ослан авыл җирлеге  башкарма комитеты бинасында  В.Раков, Р.Халиков, Р. Ахметшин һәм Н.Бурдин катнашында  чираттагы  гражданнар кабул итү көне булды.   
Авыл халкын борчыган сораулар:
-1931 нче елдан башлап авыл җирлеге җитәкчеләре эшчәнлеге  стенды төзү турында тәкъдимнәр кертү;
-ТБО чыгаруның тарифлары, бигрәк тә 2017 нче елга тарифның “үтә күренмәле” булмавы;
Вакытында  Боевая урамын кардан чистарткан өчен   рәхмәт белдерү, шулай ук Ю.Ослан урамнарын чистартуның тәртибен булдыру;
милеккә җир биләмәләре    алу һәм аларны хосусыйлаштыру турында;
Киләсе сишәмбедә сорауларга җавап бирү һәм ачыклык кертү  өчен  ООО «Экоавтотрейд» җитәкчесе А.Цветков, район газетасы «Волжская Новь»  корреспондеты  киләчәк.

07.02.2017
Парламент дәресе.
Парламент дәресе кысаларында 5-9 нчы сыйныф укучыларыннан торган инициатив группа,үзләренең җитәкчеләре,тарих укытучысы Хуртина С.В. белән берлектә, Югары Ослан муниципаль район башлыгы Зиатдинов М.Г. белән түгәрәк өстәлдә катнаштылар. Зиатдинов М.Г. укучыларга районның үсеш перспективасы турында сөйләде.Укучылар докладны игътибар белән тыңладылар. Соңыннан үзләренең тәкъдимнәрен дә керттеләр.Укучылар Марат Галимзяновичка үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр.

03.02.2017
“Светофор” курчак  театры
Безгә Казаннан курчак театры кунакка килде. Балаларга “Светофор” исемле тамаша күрсәтелде. Таныш әкият геройларын  күргәч, балалар бик шатландылар.

30.01.2017
Физика атналыгы.
30 гыйнвардан алып Югары Ослан урта мәктәбендә математика һәм физика атнасы башлана. Бүген 6"А" тырышлыгы белән физиклар портрет күргәзмәсе эшләп җибәрде. Шулай ук бүген дивар гәҗитләре бәйгесе игълан ителде. Атна дәвамында математика һәм физика буенча КВН уеннары планлаштырыла. Укучыларның бу чараларда актив катнашуына ышанып калабыз.

25.01.2017
25 нче гыйнварда   Югары Ослан  авыл җирлеге хезмәткәрләре  ИП ”Мухутдинов “ белән  берлектә район үзәге урамнарын  кардан  чистартты ,барлыгы 3техника кулланылды.
Шулай ук  “Каһарманнар Паркы”н,  “Тыл хезмәтчәннәре скверы”н   һәм җәяүлеләр юлын , баскычларны  да  кардан чистарттылар

19.01.2017
19нчы гыйнварда сугыш һәм тыл ветераны А.О.Варлахинаны  район башлыгы  М.Зиятдинов, Т.Васильева, А.Иванов, туганнары якыннары 90 яшльлек юбилее белән котладылар.Анна  ханым  Рязань өлкәсе  Липовка   авылында туган.исемендәге совхозда  К.Цеткин исемендәге совхоздакырчылык звено башлыгы булып эшли.   “Хезмәт ветераны” мактаулы исеме һәм “Социалистик  ярышта җиңүче” мактау грамотасы белән  бүләкләнә.Бүгенге  көндә  бербәнбер кызы һәм аның гаиләсе  белән   яши.Юбилее уңаеннан аңа В.В.Путиннан котлау открыткасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, матур теләкләр җиткерелде.

фоторепортаж

17.01.2017
17нче гыйнварда,гадәттәгечә һәр сишәмбедә,Югары Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында В.Раков, Р.Халиков, М.Шәйдуллина һәм №4 округ депутаты Г. Дунаева   гражданнарны кабул итте.Авыл халкы төрле гозерләрен җиткерде: урамнарны кардан чистарту,кичке якта яктырту, торак йортлар төзү, оешмалар белән үзара мөнәсәбәт булдыру һ.б. Һәр сорау  төрле   дәрәҗәдә  канәгатьләндерелде.
Югары Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре  район үзәгендә  баскычларны һәм җәяүлеләр  юлын кышкы чор өчен тәртипкә китерделәр.

17.01.2017
Югары Ослан районының «Салават күпере» балалар бакчасына йөрүче урта төркем балалары төрле зурлыктагы матрёшканы  –кәгазъ битеннән кисеп,   билгеле бер тәртип белән эш дәфтәрләренә беркеттеләр, тәртип саннарын өйрәнделәр.  Матрёшка- русс халык уенчыгы, чит илләрдән Россиягә килүче кунаклар, беренчеләрдән булып - матрёшканы алып китәләр. Занятие балалар күңеленә хуш килде!

17.01.2017
Бүген Югары Ослан районының «Салават күпере» балалар бакчасында « Кыш көне-кошлар ашатыгыз»- дип исемләнгән музыка занятиясе үткәрелде. Музыка җитәкчесе Ландыш Хафизова кышкылыкка кала торган кошлар турында сөйләде,  кошлар турында җырлар җырлатты. Балалар музыкаль табышмакларны чиштеләр, дидактик уеннарда катнаштылар. Занятия барышында балалар табигатне сакларга вәгъдә  иттеләр.

17.01.2017
Югары Ослан районының  «Салават күпере» балалар бакчасына йөрүче урта төркем балалары «Шалкан» әкиятен искә төшереп , ул әкиятне сәхнәләштерделәр. Театр күрсәтү, төрле ролләргә бүленеп  уйнау, бала  күңеленә хуш килә. Бала оялмый  башлый, дуслары- актһрлары белән рәхәтләнеп, күңел биреп  әкият дөньясына «чума»!

17.01.2017
Югары Ослан районының «Салават күпере» балалар бакчасына йөрүче  урта төркем балалары кыш көне рәхәтләнеп урамда йөрергә яраталар,  биек тауларга менеп  шуалар, кар белән атышалар, берберсен куып йөриләр. Кыш көне саф-һавада уйнау- сәләмәтлек өчен бик файдалы!
 

17.01.2017
Югары Ослан районының «Салават күпере» балалар бакчасына йөрүче беренче төркем балалары виртуаль- экскурциягә юл тоттылар. Балалар кышкы урман буенча сәяхәт иттеләр, урманда очраган җәнлекләр белән танышып, аларның яраткан ризыклары турында белештеләр. Балаларга виртуаль- экскурция бик ошады!

Соңгы яңарту: 2017 елның 28 декабре, 13:26

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International