Яналыклар 2017

29.12.2017
Раштуа бәйрәмнәре алдыннан Печище мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары “Раштуа коткылары” дигән проект өстендә эшне тәмамладылар. Аның максаты , укучыларга ул коткыларның мәгънәсен  аңлату иде. Укучыларга  Корнева Н.Г.ярдәм итте. Башта укучылар кәгазьдән хайваннар рәсемнәрен кистеләр, аннан композиция төзеделәр. Аларга бу проектта катнашу күңелле булды.

29.12.2017
Печище мәктәбе каршында һәм Мәдәният йорты янында кардан скульптуралар барлыкка килде.Аларны укучылар технология дәресләрендә ясадылар.Эшне Хамзин Р.А. тәмамлады.Ул һәрбер кар кисәгендә төрле персонажларны күрде. Хәзер мәктәп каршында фил һәмел  символ бизәге- эт сүрәте урын алды. Барлык кешеләр дә бу фигуралар янында фотога төшә алалар.

29.12.2017
Икенче чирекнең соңгы көнендә татар теленнән олимпиада үтте. Печище мәктәбен 8 нче сыйныф укучысы Алексеева Алена яклады. Алена уңышлы биремнәрне үтәр дип ышанып калабыз.

29.12.2017
25 нче декабрьддә Печище авыл җирлегендә Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды. Бу чара Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды. Анда Печище мәктәбенең укучылары һәм укытучылары да актив катнашты.Кар кызы булып- Алексеева Алена, ә Убыр булып- Гиниятулова Гүзәл чыгыш ясады. Кызлар балалар өчен төрле конкурслар оештырдылар. Балалар Кыш бабайга үзләренең шигырьләрен сөйләделәр, баллы призлар алдылар. Бәйрәм бик күңелле узды.

29.12.2017
Менә  инде икенче чирек тә ахырына якынлашты. Шимбә көнне Печище  мәктәбендә мәктәпкүләм линейка узды. Беренчедән, мәктәп директоры Хафизов А.Ф. укучыларны чирек тәмамлануы белән котлады. Аннары Куприянова А.Н. яңа ел бәйрәмнәренең ничек узачагын сөйләде. Укытучылар каникул вакытында ничек эшләүләрен әйттеләр. Линейка ахырында Хафизов А.Ф. Мактау грамоталарын тапшырды. Соңыннан укучылар сыйныф сәгатьләренә таралдылар, бәйрәмнәргә инстуктаж үткәрелде, сыйныф бүлмәләрен җыештырдылар.

27.12.2017
27 нче декабрьдә Мәдәният йортында өлкән сыйныф укучылары өчен театраль  тамаша узды. Бу юлы алар “12 ай” дигән әкият күрсәттеләр. Бу әкияттә персонажлар күп булганлыктан, барлык укучылар да катнашты диярлек. Бер чыршы бәйрәмен дә Кыш бабай һәм Кар кызыннан башка күз алдына китереп булмый. Алар безнең бәйрәмгә дә килделәр. Чыршы тирәли әйләнгәннән соң, лотерея уйнатылды һәм дискотека булды.

27.12.2017
27 нче декабрьдә Печище мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен чыршы бәйрәме узды.Махсус балалар һәм әти- әниләр өчен тамаша оештырылды. Алып баручы Алексеева Алена балалар янына  бу елның символы булган  Әтәчне чакырды.Балалар төрле әкият персонажлары булып киенеп, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Аларның чыгышлары җырлар, биюләр белән чиратлашып алып барылды. Балалар Кыш бабайга шигырьләрен сөйләп, баллы призлар алдылар. Аларга бәйрәм бик ошады һәм бу бик озакка аларның күңелләрендә калыр дип ышанып калабыз.

20.12.2017
Тиздән Яңа ел җитәчәк. Печищи мәктәбендә дә бәйрәмгә әзерләнү бара. Мәктәпкә кергәндә үк, төрле плакатларны, рәсемнәрне күрергә мөмкин. Һәр укучы үзенең фантазиясен эшкә җиңеп, төрле уенчыклар белән сыйныфларын бизиләр. Технология дәресләрендә  кәгазьләрдән кар бөртекләре кистеләр, хәтта малайлар да читтә калмады. Хәзер һәрберсендә бәйрәмчә кәеф.

20.12.2017
18 нче декабрьдә, дүшәмбе көнне, Печище мәктәбенә ГИБДД инспекторы Аксенова Н.М.килде.Аның килүенең  максаты, балаларга каникуллар алдыннан  тагын бер кат, үзләрен төрле урыннарда ничек тотарга кирәклекләре турында искә төшерде. Ул куркынычсызлык ременьнәрен дә кулланырга кирәклеген, алар кешенең тормышын саклап калачагын әйтеп үтте. Өлкән сыйныфлар өчен, 71 нче законны искә төшерде. Әгәр дә балалар бу киңәшләрне тотсалар, бернинди дә начар әйберләр булмас дип ышанып калабыз.

19.12.2017
16 нчы декабрьдә,  шимбә көнне, математикадан сынап карау имтиханнары узды. Ул Югары Ослан гимназиясендә булды. Үзләренең белемнәрен Печище укучылары да сынап карады. Аларны металлрамкалар аркылы тикшереп, аудиторияләргә утырттылар.Эшләр 10 көн эчендә тикшерелеп, нәтиҗәләре билгеле булачак. Безнең укучыларның да нәтиҗәләре яхшы булыр дип ышанып калабыз.

19.12.2017
Бүген Печище авыл җирлегенең Башкарма комитеты хезмәткәрләре  тарафыннан мәгълүмат  җыю пункты һәм бу эшләрне ачу штабы буенча эш башланды.

15.12.2017
Бүген Печище авыл җирлегенең  Башкарма комитетында Печище авыл җирлегенең урынбасары Таһир Нуруллин тарафыннан чираттагы 27 нче утырылышы  үткәрелде, анда  авыл җирлегенең 2018- 2020 нче елга  бюджеты каралды.
 

15.12.2017
Тиздән Печище авыл җирлегендә яңа ел чыршысы ачылу тантанасы булачак. Һәм укучылар арасында иң яхшы яңа ел уенчыгы дигән конкурс игълан ителде. Алар бик тырышып уенчыклар әзерләделәр. Кемдер үзе ясаган, кемнеңдер әти- әнисе булышкан. Нинди генә уенчыклар юк анда! Барлык уенчыклар да бик матур, төсле килеп чыкты. Алар үзләренең фантазияләрен һәм талантларын  эшкә җиккәннәр. Бу уенчыклар теләсә нинди чыршының бизәге була ала.

15.12.2017
Беренче яртыеллык та якынлашып килә. Район мәктәпләрен дә 11 нче декабрьдән контроль эшләр башланды.Печище мәктәбендә дә төрле фәннәрдән йомгаклау эшләренең графигы төзелде. 8 нче сыйныфлар тарихтан, 6 нчы сыйныфлар математика һәм рус теленнән контроль эшләр яздылар. Алда башка фәннәрдән дә эшләр булачак. Уңышлар телибез!

14.12.2017
Якынлашып килүче Яңа ел алдыннан Печище мәктәбендә гәҗитләр конкурсы игълан ителде. Анда барлык сыйныф та катнашты. Күбесе үзләренең гәҗитләрендә Яңа ел символы булган- Этне сурәтләгәннәр. Гәҗитләрдән тыш, укучылар рәсем дәресләрендә Яңа елга караган рәсемнәр ясадылар. Алар белән “Кыш- кышкай” дигән стенд бизәлде. Гәҗитләр һәм рәсемнәр безнең мәктәбебезне бизәп торалар. Жюрига җиңүчеләрне билгеләү авыр булачак.


14.12.2017
13 нче декабрьдә Макыл мәктәбендә “Һөнәрләр ярминкәсе” дигән чара үткәрелде. Бу чарада Печище мәктәбе укучылары да катнашты.Балалар алдында КАИ студентлары һәм аграр университетттан чыгыш ясадылар. Алар үзләренең һөнәрләре турында сөйләделәр, мастер класслар күрсәттеләр. Безнең укучылар кызыксынып аларны тыңладылар, чөнки аларга да тиздән һөнәрләр сайлау бурычы тора.


13.12.2017
Чыгарылыш имтиханнарына әзерләнү укуның беренче көннәреннән үк алып барыла. Мәктәпләрдә сынап карау имтиханнары һәм консультацияләр алып барыла. Ә менә сишәмбе көнне рус теленнән сынап карау имтиханы үткәрелде. Анда Печище мәктәбеннән 9 нчы сыйныф укучылары гына түгел, хәтта 8 нче сыйныфлар да үзләренең белемнәрен сынап карадылар. Укучылардан уңай нәтиҗәләр генә көтеп калабыз.

13.12.2017
12 нче декабрьдә илдә Конститутция көне билгеләп үтелә. Бу көнне Печище мәктәбендә дә аңа багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Аны тарих укытучысы Корнева Н.Г. үткәрде. Сыйныф сәгате барышында укучылар нәрсә ул Конститутция, ул кайчан кабул ителгәнлеген искә төшерделәр.Дәрес ахырында “Син Конститутцияне беләсеңме?” дигән темага викторина үткәрелде.

11.12.2017
Леонтий Яковлев һәм Любовь Волкова хәрби учетка кую буенча авыл җирлегенең башлыклары һәм сәркатипләре белән чираттагы киңәшмәдә катнаштылар. Киңәшмә ике бүлектән торды. Беренчесе кышкы вакытта су буйларындагы куркынычсызлыкка багышланган иде. Икенчесе хәрби хезмәткә контракт буенча чакыру буенча . Бу тема буенча Югаоы Ослан хәрби комиссариатның хезмәткәрләре чыгыш ясады.

 

11.12.2017
Бүген Югары Осланның актлар залында оешма җитәкчеләре  белән  Югары Ослан башлыгы Зиатдинов М. белән чираттагы киңәшмәне  уздырды. Бу киңәшмәдә Леонтий Яковлев та катнашты. Киңәшмәдә:
1.тәртип саклау буенча  ДНД нәтиҗәләре, оператив мәгълүмат;
2.язылу компаниясе һәм аның эше;
3.биналарны, оешмаларны яңа елга бизәү, яңа ел чаралары вакытында кизү тору турында  сөйләшенде.

11.12.2017
8 нче декабрьдә Печище авыл җирлегенең  Мәдәният йорты каршында, авыл җирлеге хезмәткәрләре тарафыннан, якынлашып килүче бәйрәмнең символы булган- Яңа ел чыршысын куйдылар. Бу урман гүзәлен бизәргә Печище балалар бакчасы һәм мәктәп укучылары булышты.

11.12.2017
Дүшәмбе көнне, 11 нче декабрьдә, Печище мәктәбендә чираттагы линейка узды. Анда гадәттәгечә, узган атнага нәтиҗә ясалды.Кизү торган 4 нче сыйныф укучылары үзләренең кисәтүләре белән таныштырдылар, уздырылган чаралар турында сөйләделәр. Өлгереш турында Облизина Валерия отчет бирде. Куприянова А.Н. беренче яртыеллыкка контроль эшләр башлануын әйтте. Мәктәпнең оештыручысы Синичкина А.Д. яңа ел конкурслары белән таныштырды. Ул “Иң яхшы Яңа ел уенчыгы” дигән конкурсы узуын, һәм җиңүчеләр призлар белән бүләкләнүен әйтте. Линейка ахырында мәктәп директоры Хафизов А.Ф. Яшьармиячеләргә таныклыклар бирде.

11.12.2017
11 нче декабрьдә, дүшәмбе көнне. Директор каршында чираттагы киңәшмә узды. Традиция буенча, Хафизов А.ф. үткән атнага нәтиҗә ясады, килгән хатлар белән таныштырды. Куприянова А.Н. уку эшчәнлеге белән таныштырды, бу атнада үткәреләчәк эшләрнең графигын әйтте. Киңәшмә ахырында Синичкина А.Д. сыйныф җитәкчеләренә конкурсларда актив катнашырга чакырды.

11.12.2017
Үткән шимбәдә авылның Мәдәният йорты үзенең 50 еллыгын билгеләп үтте. Печище мәктәбенең укытучылары һәм укучылары бәйрәмдә  актив катнаштылар. Мәктәп укытучыларының чыгышы мәктәп директоры Хафизов А.Ф. котлавыннан башланып китте. Шигъри формада Куприянова А.Н. һәм Антонова Т.В.котлады. Истәлекле бүләктән тыш, музыкаль номерлар да булды. Җыр укытучысы  Р.Яхин вальсын башкарды. Кызлар «Ромашка кыры» дигән бию башкардылар. Соңыннан укытучылар һәм укучылар бергәләп “Без сезгә бәхет телибез!” дигән җырны башкардылар.

09.12.2017
9 нчы декабрьдә Югары Осланда Ватан Геройлары көненә багышланган митинг булды, анда Печище мәктәбенең укучылары да катнашты. Митинг вакытында районыбызның өч Героена мемориаль такта ачылды. Алар арасында Афганистанда батырларча һәлак булган Токанин Валерий да бар иде. Печище авылында аңа  ике мемориаль такта  куелган: берсе- мәктәп бинасында, берсе- Токаниннар йортына. Без аның батырлыгы белән горурланабыз, хәзер Югары Осланда да аның тактасы бар.  Беркем дә онылмый, бернәрсә дә онытылмый!

09.12.2017
Ватан Геройлары көне ел саен 9 нчы декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көнгә багышланган митинглар һәрбер җирдә үткәрелә. Безнең Печище мәктәбе дә читтә калмады. Мәктәп укучылары да, укытучылары да Бөек Ватан сугышында үлүчеләрнең һәйкәле янына җыелдылар. Куприянова А.Н. бу бәйрәмнең тарихы белән таныштырып китте. Барысын да бәйрәм белән мәктәп директоры Хафизов А.Ф. котлады. Безнең бурычыбыз- бу көннәр турында онытмыйча, истә тоту. Митинг ахырында Геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

06.12.2017
Печище мәктәбенең 2-3 нче сыйныфларында “Боз бик әйбәт, ләкин куркыныч” дигән сыйныф сәгате узды. Аны балалар өчен сыйныф җитәкчеләре Ахметова А.П. үткәрде. Бу тема безнең өчен бик актуаль, чөнки без Идел елгасы буенда яшибез.  Анастасия Павловна бозның куркыныч булуын кисәтеп үтте. Укучылар үзләен бозда ничек тотарга кирәкләре турында презентация карадылар, рәсемнәр ясадылар. Иң яхшы рәсемнәр мәктәп этабы конкурсында катнашачак.

06.12.2017
Печище мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары туган тел дәресендә чын- чынлап уенчыклар кибетендә булдылар. Бүгенге дәреснең темасы “Уенчыклар”иде. Алар өйләреннән үзләренең яраткан уенчыкларын алып килгәннәр. Укытучылары Зиннатуллина Г.Г. уенчыкларның татарча атамалары белән таныштырды. Уен барышында алар алган белемнәрен ныгыттылар. Алар татарча атап кына калмадылар, үзләре дә сораулар бирделәр. Дәрес бик кызыклы үтте, кечкенәләргә бик ошады.

06.12.2017
5 нче декабрьдә Печище китапханәсендә Ватан геройлары көнен билгеләп үткән вакытта, Печище укучылары өчен “Рус җиренең геройлары” дигән патриотик сәгать үтте. Бу Ватан геройлары көне  ел саен 9 нчы декабрьдә уза. Аны укучылар өчен Юлия Нургалиева һәм Галина Васиьевна үткәрде. Алар бу көннең тарихы белән дә таныштырып киттеләр.
Чарада катнашучылар бу көнгә багышланган видеопрезентация карадылар. Чара ахырында викторина үткәрелде, ул эчтәлекле һәм эмоциональ килеп чыкты.


      

04.12.2017
3 нче декабрьдә “Баскет- холл” баскетбол сараенда “Уникс”һәм “Химки” командалары арасында баскетбол чемпионаты узды. Бу уенга  Печище мәктәбенең укытучылары һәм укучылары бардылар. Укучылар һәм өлкәннәр дә бу уеннан уңай эмоцияләр алып кайттылар. “Уникс” җиңү яулады. Күбесенә бу уен ошады, шуңа күрә яраткан командаларын карарга тагын киләчәкләр.

02.12.2017
Ел саен 1 нче декабрьдә СПИД белән көрәшү көне билгеләп үтелә. Печище мәктәбендә дә “Без тормыш өчен”дигән акция үтте. Аны яшьармиячеләр үткәрде. Алар балаларга бу авыру турында сөйләделәр, аның 20 нче һәм 21 нче гасырның чумасы икәнен аңлаттылар. Һәм 1 нче декабрь миллионланган кешеләрне искә алу көне дә. Яшьармиячеләр СПИД белән көрәш символы- кызыл лента турында да сөйләделәр. Соңыннан кызыл ленталарны башлангыч сыйныф укучыларына тараттылар.

30.11.2017
Көзнең соңгы көнендә, 4 нче сыйныф укучылары үзләренең сыйныф җитәкчеләре Синичкина А.Д. белән дәресләрдән соң урамга йөрергә чыктылар. Ул “Саубул, көз! Сәлам, кыш” дигән девиз астында узды. Алар саф һавада төрле уеннар уйнадылар. Укытучы укучыларның игътибарын табигатьтәге үзгәрешләргә юнәтте. Балалар бу йөрүдән зур канәгатьлелек алдылар.

30.11.2017
28 нче ноябрьдә Печище мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары  белемнәрен тикшерү буенча комплекслы эш эшләделәр. Эш төрле фәннәрдән, төрле биремнәрдән торды. Бу сынау офф-лайн режимда узды. Аларның эшләренең нәтиҗәләрен, тикшерү күрсәтер дип ышанып калабыз.

30.11.2017
Печище мәктәбендә ОГЭ әзерләнү максатыннан 9 нчы сыйныфларда ай саен сынап карау имтиханнары уздырыла. 28 нче ноябрьдә алар математикадан белемнәрен тикшерделәр. Имтихан офф- лайн режимда узды. Киләсе  ата- аналар җыелышында  укучыларның эшләре белән дә танышырга мөмкин булачак.

30.11.2017
29 нчы ноябрьдә Печище мәктәбенең 5-9 нчы сыйныфларында “Географик диктант” уздырылды. Балалар 3 блоктан торган, 10 сорауга җавап бирделәр. Башта катнашучыларны географик терминнар, аннары- карта белән эшли белүләре тикшерелде. Укучылар күпчелек биремнәрне эшләделәр. Иң яхшы нәтиҗәне 5 нче сыйныф укучылары күрсәтте.

27.11.2017
Печище мәктәбенең 8 нче сыйныфында Әниләр көненә багышланган сыйныфтан тыш чара узды.Балалар әниләре, әбиләре өчен бәйрәм өстәле һәм концерт программасы әзерләделәр. Кызлар татарча җырлар җырладылар, малайлар шигырьләр сөйләделәр. Моннан тыш, кызлар төрле конкурслар, викториналар үткәрделәр. Чара 90 нчы еллар дискотекасы белән тәмамланды. Әниләр һәм әбиләр балалар оештырган бәйрәмнән канәгатьләнү хисләре алдылар. “Чара бик кызыклы булды. Без дөрестән дә бөтенесеннән дә ял иттек. Кич буе балаларыбызның мөстәкыйльлегенә карап сокланып утырдык. Бик зур рәхмәт аларга”,- диде әниләрнең берсе Алла Олеговна.

25.11.2017
24 нче ноябрьдә “Чемпион”базасында  мәктәпләр арасында “КЭС- БАСКЕТ”баскетбол лигасы узды. Аның максаты яшьләрне спортка тарту, иң яхшы спортсменнарны билгеләү. Печище мәктәбеннән дә кызлар командасы катнашты. Кызлар үткән елда күрсәткән нәтиҗәләргә ирешә алмадылар. Ләкин кызларның кәефләре төшмәде, чөнки алда әле аларны яңа җиңүләр көтә.

25.11.2017
Печище мәктәбендә җомга көнне мәктәпкүләм ата- аналар җыелышы булып узды. Аны Куприянова А.Н. ачып җибәрле. Ул 1 нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырды, кайбер укучыларның өлгерешләре түбәнәюен әйтте. Аның сәбәбе шунда ки, укучылар өй эшләрен вакытында эшләмиләр һәм сәбәпсез дәресләр калдыралар. Аннан соң Анастасия Николаевна “Гос.услуги.рф”порталы белән таныштырды. Интернет челтәрдәге куркынычсызлык турында Баймяшкин Н.С. сөйләде. Соңыннан Куприянова А.Н. туган телләр укытуы турында хәбәр итте. Җыелыш әниләрне бәйрәм белән котлау белән тәмамланды.

25.11.2017
Чәршәмбе көнне РМЙ да бию буенча  шөгыль узды. Аны  барлык теләүчеләр өчен “ТНТ каналында биюләр”проектының хореографы үткәрде. Анда Печще мәктәбеннән Ахметзянова К.,Гиниятулова Г., Васильева В. булды. Кызларга бу шөгыль ошады, алар киләчәктә дә бию белән шөгыльләнергә телиләр. Беренче шөгыль  киләсе шимбәдә булачак, ул атнага бер тапкыр булачак.   Кызларга киләчәктә уңышлар телибез.   

25.11.2017
Пәнҗешәмбе көнне, 23 нче ноябрьдә,районда математикадан  муниципаль этап узды. Печище мәктәбеннән 5 нче сыйныф укучысы Куприянова Елизавета катнашты. Якын арада эшләр тикшерелер, һәм уңай нәтиҗәләр көтеп калабыз.

22.11.2017
21 нче ноябрьдә, сишәмбе көнне, Югары Ослан гимназиясе базасында ата- аналар комитетының зона этабы булып узды. Анда 5 команда катнашты. “Бал кортлары” дип аталган Печище командасы бик уңышлы чыгыш ясады. Конкурс нәтиҗәләре буенча ул 2 нче урынга чыкты. Афәрин!

21.11.2017
Традиция буенча дүшәмбе көнне  Печище мәктәбендә мәктәпкүләм линейка узды. Кизү торган 7 нче сыйныф укучылары үзләренең кисәтүләре белән таныштырдылар. Өлгереш турында отчет та бер дә шатландырмады, һаман шул ук фамилияләр.” Икеле”ләр кимеми, киресенчә, арта гына бара. Тәрбия эшләре планы белән Синичкина А.Д. таныштырды. Линейка позитив нотада тәмамланды: “Хитори” конкурсында катнашкан 5 нче сыйныф укучыларына 1 нче дәрәҗәдәге Дипломнар тапшырылды. Котлыйбыз!

21.11.2017
20 нче ноябрьдә Печище мәктәбенең 2 һәм 3 нче сыйныфларында “Әни, әнием”дигән темага сыйныф сәгате узды. Аны балалар өчен сыйныф җитәкчеләре Ахметова А.П.үткәрде. Укучылар алдан ук әниләренең портретларын ясадылар, шигырьләр, җырлар өйрәнделәр. Сыйныф сәгате барыәында балалар үзләренең әниләре турында бик теләп сөйләделәр, нинди бәйрәмнәр үткәрелүләре , буш вакытны ничек уздырулары турында да сөйләмичә булдыра алмадылар. Үзләренең сөйләмнәрен җырлар белән аралаштырып алып бардылар. Балалар өчен иң кадерле кеше- ул аларның әниләре. Бу хисләрне югалтмыйча гомер буе сакларлар дип ышанып калабыз.

20.11.2017
19 нчы ноябрьдә Югары Ослан районында гражданнарга үз үзләренә салым салу буенча референдум булып узды.  Печище мәктәбенең укытучылар коллективы һәм техник хезмәткәрләр дә үзләренең сайлау участокларына килеп тавыш бирделәр. Һәр кеше дә үз авылын матур итеп күрәсе килә.

18.11.2017
Печище мәктәбе укучылары бик теләп төрле интернет конкурсларда, проектларда катнашалар. 15 көне МетаМәктәптә “Хитори” башваткычы конкурсы булды. Анда 5 нче сыйныф укучылары катнашты. Бер сәгать эчендә балалар онлайн режимда 7 башваткычны чиштеләр, һәм 1 нче дәрәҗәдәге Дипломнарга ия булдылар. Без аларны котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез.

18.11.2017
Печище мәктәбенең 4 нче сыйныфында “Толерантлылык дәресе”узды, аны сыйныф җитәкчесе Синичкина А.Д. үткәрде. Аның максаты- укучыларның бер- берсенә карата түзем, игътибарлы булу хисләре тәрбияләү. Төрле ситуацияләрне  һәр яктан тикшереп, толерантлылык чәчәген булдырдылар. Чара ахырында 4 нче сыйныф иң тату сыйныф дигән нәтиҗәгә килделәр.

18.11.2017
16 нчы ноябрьдә Печище мәктәбенә Тихонова Татьяна Николаевна килде.Аның килүенең максаты, 2-3 нче сыйныф укытучысы Ахметова Анастасия Павловнага метод ярдәм күрсәтү иде. Остаз яшь укытучының – математика һәм әдәби уку дәресләрендә булып, аңа үзенең киңәшләрен бирде.

18.11.2017
Печище мәктәбенең 8, 9 нчы сыйныф укучылары баскетбол белән беренче ел гына шөгыльләнмиләр .Алар “Чемпион”дагы  бер генә дә тренировканы да калдырмыйлар,  безнең районыбызны төрле республика турнирларында  күрсәтәләр. Үткән атнада кызлар Еврокубок матчына барды, һәм көчле баскетболистларның уенын күзәтте. Яшь спортсменнар бу уеннан уңай эмоцияләр алдылар.

18.11.2017
Экология елы кысаларында Печище  мәктәбендә  “Киләчәкнең шәһәре- ул нинди?”дигән экодәрес узды. Аны 8,9 нчы сыйныф укучылары өчен Горянская  С.В. үткәрде. Алар төрле сорауларга җавап бирделәр, һәм кечкенә мини- проект эшен эшләделәр.  Нинди шәһәрләрдә яшисе килүләрен әйттеләр. Бу чара максатына иреште дип уйлыйбыз.

16.11.2017
14 нче ноябрьдә республиканың барлык мәктәпләрендә дә чит телдән тестлар үткәрелде. Үзләренең белемнәрен инглиз теленнән 4,6,8 нче сыйныф укучылары тикшерделәр. Тестлар онлайн режимда узды. 45 минут эчендә алар 20 сорауга җавап бирделәр. Укучылар бу сынауны үтеп, уңай нәтиҗәләр күрсәтерләр дип ышанып калабыз.

16.11.2017
Әниләр көне якынайганга, Печище мәктәбендә әзерлек бара. 4 нче сыйныфта дәрестән соң эшчәнлектә Синичкина А.Д. әзерлек эшләре алып барды. Анда укучылар әниләре өчен чәчәкләр бәйләме ясадылар. Алар эшләренә үзләренең күңел җылылыгын салдылар. Укучылар әниләренә котлау сүзләре дә язачаклар. Әлбәттә, алар бүләкләрен бәйрәм концертында тапшырачаклар.

15.11.2017
Дүшәмбе көнне, 13 нче ноябрьдә, Печиәще мәктәбендә директор каршында чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмә барышында мәктәп директоры Хафизов А.Ф. традицион сорауларны күтәрде, Белем бирү бүлегеннән килгән хатлар белән таныштырды, һәм барлык конкурсларда да актив катнашырга чакырды. Директор чыгышын  Куприянова А.Н. дәвам итте.


15.11.2017
13 нче ноябрьдә  Печище мәктәбендә мәктәпкүләм линейка уздырылды. Ул гадәттәгенчә, кизү торган сыйныф отчетыннан башланды. 8 нче сыйныф укучылары үзләренең кисәтүләрен башлангыч сыйныф укучыларына ясадылар. Өлгереш турында Гиниятулова Гүзәл сөйләде. Гүзәлнең отчеты укытучылар белән дәвам иттерелде. Соңыннан мәктәп директоры Хафизов А.Ф. Куприянова Лизага Җиңүче Дипломы, ә Сазонова настя белән Закиров Аделгә- катнашучылар сертификаты бирелде.

14.11.2017
14 нче ноябрьдә, балаларга Хокукый ярдәм күрсәтү кысаларында, Печище Мәдәният йортында 7-8 нче сыйныф укучылары өчен “Минем карашым” дигән хокукый уен үткәрелде. Аның максаты  мөстәкыйль рәвештә  төрле ситуацияләрдән  чыгу, гражданлык хисләре тәрбияләү. Укучылар ике командага бүленеп , бик теләп уенда катнаштылар. Чара барышында, алар үзләренең хокуклары турында искә төшерделәр.
Соңыннан законнарны белергә кирәклеге турында нәтиҗә ясадылар.

11.11.2017
Печище мәктәбенең укучылары өчен Мәдәният йорты мөдире Полякова Г.В. начар гадәтләрнең зыяны турында әңгәмә оештырды. Аның максаты- үз сәламәтлегеңә җаваплы караш тәрбияләү. Укучылар бик теләп әңгәмәгә катнаштылар. Алар аракының һәм наркотикларның зыяны турында фикер йөрттеләр, тәмәке тарту һәм токсикоманиянең дә бик куркыныч икәнлегенә инандылар. Балалар чынбарлык тормыштан да мисаллар китерделәр. Әңгәмә ахырында нәтиҗә ясалды : “Сәламәтлек- бәя биреп бетергесез бүләк, аны саклап тотарга кирәк. Бервакытта да начар гадәтләрнең колы булып калмаска кирәк!”- дигән.


11.11.2017
Печище мәктәбендә җомга көнне рус теленнән сынап карау имтиханы үткәрелде. Аның максаты укучыларның белемнәрен генә тикшереп калмый, аларның чынбарлык имтиханга әзерлеген дә тикшерү иде. Биремнәрне эшләгәнче, укучылар башта бланкларны тутырдылар. Аннан соң гына төп биремнәрне эшләүгә керештеләр. Укучылар үзләрен сынатмаслар дип ышанып калабыз.

09.11.2017
7 ноябрьдә Районның Мәдәният йортында Яшь гражданнар Форумы булды. Форум балалар инициативасын хуплауга юнәлтелгән. Аның эшендә Печище мәктәбеннән Гиниятулова Г.,Сәләхова Э., Тарасова В. катнашты. Балалар 3 төркемгә бүленеп, проект төзү эшен алып бардылар. Киләчәктә дә безнең укучыларыбыз бу Форумда катнашып, районның тормышын яхшы якка үзгәртүгә үз өлешләрен кертерләр дип ышанып калабыз.

09.11.2017
Печище мәктәбенең 1-9 нчы сыйныфлары өчен шахмат түгәрәге эшләп килә. Аны Куприянова А.Н. алып бара. Барлык балаларны да группаларга бүлделәр. Чәршәмбе көнне Анастасия Николаевна башлангыч сыйныфлар өчен үткәрде. Кайбер балалар бу уенда әле беренче адымнарын гына ясыйлар. Алар  барысын  да булдырырлар дип ышанып калабыз.

08.11.2017
Печище мәктәбенең 8 нче сыйныф кызлары “Костер” лагереннән кайттылар, анда көзге каникулларда чираттагы смена булды. Бу лагерь кызларга ошый, шуңа күрә рәхәтләнеп анда 4 көн булдылар. Бу кыска вакыт өчендә төрле чаралар үткәрелгән, иң ошаганы Никола Тесланың шоу булган. Ял итүчеләр янына КВН ком андасы да килгән. КАИ да укучы кызлар КВН турында сөйләделәр, балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.Кызлар хәрби- спорт уенында катнашып, Васильева Вероника Грамота белән бүләкләнде. “Костер”да үткән 4 көн балаларның күңелендә уелып калды, монда яңадан килү теләге белән өйләренә кайтып киттеләр.

31.10.2017
28 нче октябрьдә Печище  мәктәбендә 1 нче чирекнең нәтиҗәләренә багышланган линейка узды. Аны мәктәп директоры Хафизов А.Ф. үткәрде. Ул укучыларны чирек тәмамлануы белән котлады, һәм каникулда вакытта мәктәпнең эш планы белән таныштырды. Һәр көн укытучылар үз фәннәре буенча консультацияләр үткәрәчәкләр, спорт түгәрәкләре эшләячәк. Линейка ахырында директор күңелле каникуллар теләде, һәм юл кагыйдәләрен үтәүләрен сорады.

31.10.2017
Менә инде чирек ахыры да якынлашты. Печище мәктәбенең укучылары да каникулларга китәр алдыннан, үзләре сыйныфларында  җыештырдылар. Чисталыкны өлкән сыйныфлар гына түгел, хәтта башлангыч сыйныф укучылары да сакларга тырыша. Алар парталарны, урындыкларны гына юып калмады, гөлләргә су сибеп, идәннәрне дә юдылар. Хәзер инде сыйныфларда чиста, тәртип.

31.10.2017
30 нчы октябрьдә, дүшәмбе көнне, Печище мәктәбендә укытучылар киңәшмәсе узды. Анда 1 чирекнең нәтиҗәләре турында сөйләшенде. 1 нче сорау буенча мәктәпнең завучы Куприянова А.Н. чыгыш ясады. Ул белем дәрәҗәсенең 41% кына икәнлеген әйтеп узды, ул үткән елга караганда түбәнрәк. Аның сәбәбе укучыларның вакытында өй эшләрен эшләмәүләре икәне ачыкланды. Аннан соң тәрбия эшләре буенча Синичкина А.Д. чыгыш ясады. Ул 1 чиректә эшләнгән эшләргә отчет бирде. Информатика укытучысы Баймяшкин Н.С. Иннополис шәһәрендә узган семинар турында сөйләде. Киңәшмә ахырында 2 чиреккә максатлар куелды.

30.10.2017
Укуның соңгы көнендә Печищи мәктәбендә сыйныф сәгатьләре  булып узды. Мөһим сорау булып, көзге каникул вакытларында укучыларның су буйларында, өйдә, урамда үзләрен  ничек тотарга кирәклеге турында инструктаж үткәрелде. Сыйныф җитәкчеләре шулай ук 71 нче закон турында искә төшерделәр һәм караңгы вакытта ялтырап тора торган элементларның булуы шарт икәнлеген аңлаттылар. Сыйныф сәгатьләре ахырында барлык укучылар да имзаларын куйдылар.

28.10.2017
Ачык ишекләр көне
27 октябрь көнне Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч һөнәр әзерләү  үзәгенең ачык ишекләр көне узды. Бу чарага Югары Ослан районының мәктәп директорлары  һәм  9-10 нчы сыйныф укучылары, шулай ук аларның әти-әниләре чакырылган иде. Югары Ослан муниципаль районының  Башкарма комитеты җитәкчесе  Хәкимҗанов Ленар Саетҗан улы барысын да районның 2020 елга кадәр бурычлары белән таныштырды. Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Илдус Әнвәр улы Шәрәфиев үзәкнең башкарылган эшләре турында чыгыш ясады, һөнәр әзерләү үзәгенең 2017-2018 нче уку елына матди-техник база, һөнәрләр исемлеге, мөгаллимнәр һәм эш графигы белән таныштырды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гобәйдуллин Рәшит Галимҗан улы катнашучыларны “Уңыш – 2017”дә үзәкнең актив катнашуы турында сөйләде һәм яшь комбайнчы Евгений Тюркинга намуслы хезмәте өчен рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырды. Шулай ук ул акчалата премия белән, бөртекле культураларны урып-җыюда актив катнашканы өчен, Илдус Әнвәр улы Шәрәфиевны бүләкләде.

25.10.2017
Печище  авыл  җирлегенең  Башкарма  комитетының  бинасында  чираттагы  утырыш  узды. Совет эшендә Югары  Ослан  районының  Башкарма   комитетның  җитәкчесе  Линар Хакимҗанов катнашты. Көн үзәгендә төрле сораулар  булды:
1. Печище  авыл  җирлегенең  9 айга тотылган бюджетына отчёт,
2. “2018- 2019 елга Печище авыл җирленең бюджетына үзгәртүләр кертү”,
3. Чүп яндыру, учаклар яндыру өчен махсус урыннар булдыру,
4. Штат җәдвәлгә үзгәртүләр кертү,
5.  Печище авыл  җирлеге проектының норматив документларына үзгәртүләр кертү турында.
Көн үзәгендәге барлык сораулар да каралды һәм  хәл ителде.

25.10.2017
Сишәмбе көнне Печище мәктәбендә Парламент дәресе узды. Аны 5-9 нчы сыйныфлар өчен Печище авыл җирлеге Башлыгы Яковлев Л.В. үткәрде. Ул үзенең дәресен шартлы рәвештә 2 гә бүлде.Башта ул Рәсәй Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Конститутциясе турында сөйләде. Аннан укучыларны төркемнәргә бүлеп, гражданнарның хокуклары һәм вазыйфалары турында сөйләштеләр. Аларга мәктәп “Депутатлары” да кушылды. “Депутатлар” Яковлев Л.В. га үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Аларны авылдагы юлларның бозыклыгы, урамнарның начар яктыртылуы, мәктәпнең ишегалды булмавы, автобуслар йөрмәве борчыды. Бу сорауларга җавапны Леонтий Владимирович якын араларда бирермен дип җавап бирде.

25.10.2017
Дәүләт имтиханнарына әзерләнү кысаларында Печище мәктәбенең  9 нчы сыйныфында математикадан икенче сынап карау имтиханын яздылар. Эш 26 биремнән торды, 6 сы гына югары дәрәҗәдәге биремнәр иде.Сынап карау имтиханының максаты укучыларның белемнәрен тикшереп карау гына түгел, ә бланкларны да дөрес итеп тутыра белүгә ирешү.

24.10.2017
Чираттагы тапкыр авыл җирлеге Исполкомы хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарга кабаттан бардылар.

24.10.2017
Бүген Леонтий Яковлев Печище мәктәбенең 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен парламент дәрес үткәрде. Дәрес дустанә аралашу формасында узды.

24.10.2017
Дүшәмбе көнне Печище мәктәбендә чираттагы  мәктәпкүләм  линейка  узды. Узган атнада кизү торган 2-3 сыйныф укучыларының отчеты, кисәтүләре тыңланылды. Аларның кисәтүләренә сыйныф җитәкчеләре дә кушылды. Мәктәп директоры Хафизов А.Ф. чирекнең  ахыры җитүен, контроль эшләр башлануын хәбәр итте. Тәрбия эшләре буенча оештыручы Синичкина А.Д. бу атнага эш планы белән таныштырды.

24.10.2017
Традиция буенча дүшәмбе көнне Печищи мәктәбендә мәктәп директоры Хафизов А.Ф.чираттагы киңәшмәне үткәрде. Киңәшмәдә барлык укытучылар да катнашты.  Үткән атнаның  нәтиҗәләре  әйтелде, электрон журналларның  тутырылышы, сайттагы яңалыкларның яңартылып барылуы турында хәбәр ителде. Хәзерге вакытта мөһим сораулар булып гәҗитләргә язылу һәм салым түләү торды. Уку- укыту эшләре  буенча урынбасары  Куприянова А.Н.чыгыш ясады. Соңыннан укытучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

24.10.2017
Дүшәмбе көнне Печище  мәктәбендә сыйныф сәгатьләре үтте. Алар үзләренең сыйныф җитәкчеләре ярдәмендә Парламент дәрескә әзерләнделәр, ул сишәмбе көнне узачак. Билгеле булганча, мәктәпнең кунагы булып, Печище авыл җирлегенең депутаты булачак. Шуңа күрә балалар үзләренең сорауларын бирәчәкләр. Һәрбер сыйныф үзеннән “депутат” сайлап алды, алар иң мөһим сорауларны бергә чишәчәкләр.

23.10.2017
23 нче октябрьдә Печище мәктәбендә 5-9 нчы сыйныфлар өчен  Министрлык тарафыннан оештырылган он-лайн тестны үттеләр. Тестның темасы- “ Белем бирү мохитында психологик куркынычсызлык мониторингы”. Укучылар сорауларга җавапны аноним рәвештә бирделәр. Соңыннан нәтиҗәләр ясалачак.

21.10.2017
Печище мәктәбенә җомга көнне авылның фельдшер- акушер пуктының фельдшеры Галимҗанова Н.Д. килде. Аның килүенең максаты- укучыларның авырлыгын һәм буен үлчәү иде. Бу мәгълүмат балаларның физик үсешен чагыштыру өчен кирәк. Моннан тыш укучылар үзләренең физик сәламәтлеге ягыннан группаларга бүленәчәкләр. Шуңа күрә фельдшерга физкультура укытучысы Хәмзин Р.А. булышты.

21.10.2017
Бүген Печище Мәдәният йортында салым салу турында халык җыелышы булды. Халык алдында Леонтий Яковлев һәм авыл җирлеге башлыгының ярдәмчесе Таһир Нуруллин чыгыш ясады. Алар үткән елга нәтиҗә ясадылар, һәм быелгы референдумны 19 нчы ноябрьгә билгеләделәр. Референдумда чыгарылган карар һичшиксез үтәлергә тиеш.
Печище авыл җирлегенең Башкарма комитеты булачак референдумда актив катнашырга чакыра.

21.10.2017
Өйрән.ру-  бу ватан онлайн- платформасы, анда Рәсәйнең төрле регионнарыннан укучылар мәктәп фәннәрен интерактив формада өйрәнәләр. Печище мәктәбе укучылары да моңа күптәннән кушылдылар. Алар рәхәтләнеп карточкалар буенча эшлиләр, олимпиадаларда катнашалар. Атна башында 5 нче сыйныф укучылары математикадан олимпиадада катнаштылар. Җомга көнне 4 нче сыйныф укучылары рус теленнән олимпиадада үзләренең көчләрен сынадылар.Олимпиадалар тәмамлангач, укучыларны бүләкләү булачак.


19.10.2017
Чәршәмбе көнне Печище мәктәбендә 3 нче сыйныфлар өчен лонгитюд тикшерү, ә беренче сыйныфларда кереш старт диагностика үткәрелде. 3 нче сыйныфлар белән “Белем бирү учреждениясеннән” Макарова А.Ю. эшләде. Балаларның  рус телен, математиканы  һәм сүз байлыгын тикшерделәр. 1 нче сыйныфның 10 укучысы өчен старт диагностиканы Югары Ослан гимназиясенең укытучысы Анохина А.А.үткәрде. Барлык балалар да бирелгән биремнәрне дә дөрес үтәгән дип ышанабыз.


18.10.2017
Бүген Печище авыл җирлегенең Башкарма комитетының бинасында Леонтий Яковлев Печище авыл җирлегенең депутатлары белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә 19 нчы ноябрьдә үткәрелә торган референдумы турында иде.

17.10.2017
Печище мәктәбенең укучылары дүшәмбе көнне чираттагы линейкага җыелыштылар. Башта кизү торган сыйныф үзенең кисәтүләрен укып чыкты. Тәртип бозучыларның күбесе башлангыч сыйныф укучылары иде. Гүзәл Гиниятулова өлгереш турында сөйләп,”2”леләр белән шаккатырды. Линейка ахырында Корнева Н.Г. “Китапларга икенче гомер бүләк ит” дигән акциянең башлануын хәбәр итте. Балалар анда да актив катнашырлар дип ышанып калабыз.

17.10.2017
Печище мәктәбендә 1 нче сентябрьдән  яшь белгеч  Ахметова Анастасия Павловна эшли башлады. Ул ике сыныфта беррәттән дәресләр алып бара. Ул үзенең остазы итеп. Иннополис мәктәбенең рус теле укытучысы- Тихонова Татьяна Николаевнаны сайлады. Дүшәмбе көнне аның остазы математика дәресләрендә булды. Аннан соң үзенең киңәшләрен бирде.Бу очрашу әле бердәмбер генә булмаячак. Ел дәвамында  үзара дәресләргә йөрү дәвам итәчәк.

17.10.2017
«Яшь укытучылар  ассоциациясе» районда беренче ел гына эшләми инде. Үткән шимбәдә Иннополисның мәктәбендә 35 яшьтән дә олы булмаганнар өчен беренче семинар узды. Печище мәктәбеннән дә анда 4 укытучы катнашты. Семинар эше төркемнәрдә алып барылды. Төркемнәр белән танышканнан соң. Алар белән математика, информатика һәм география укытучылары эшләделәр. Соңыннан бу уку елына эш планы расланды, яшь укытучыларга сертификатлар бирелде.

16.10.2017
Бүген Югары Ослан муниципаль районының  актлар залында Югары Ослан муниципаль районының Башлыгы Зиатдинов М.Г. тарафыннан оешмалар һәм предприятияләр өчен чираттагы киңәшмә узды, анда Леонтий Яковлев та катнашты. Киңәшмәнең көн үзәгендә:
1. “ Этил спиртының һәм спирт булган продукциянең билгеле бер урында гына сатылышы” турындагы Федераль Законның үтәлеше турында,
2. җәмәгать урыннарында тәртип,
3. җылылык бирү сезонының башлануы һәм торак- коммуналь хезмәтләр өчен түләү,
4. Югары Ослан районы буенча эвакуация үткәрүне оештыру,
5. язылу компаниясе барышы,
6. Югары Ослан районындагы производствалардагы травматизмның  халәте,
7.өлкәннәр декадасының нәтиҗәләре турында булды.

16.10.201
Районның Мәдәният йортында хәрби хезмәткә чакыручыларга багышланган чара узды. Печище авыл җирлеге дә бу чарада актив катнашты.Район башлыгы җитәкчелегендә чакырылу комиссиясенең утырышы узды.
Аннан балаларны спорт ярышлары көтә иде. Спорт ярышларыннан соң тантаналы бүлеге булды. Алар өчен бәйрәм концерты оештырылды.

16.10.2017
16 нчы октябрьдә Печище мәктәбенең 7-8 нче сыйныф укучылары өчен анкета үткәрелде. Укучылар өчен аны сыйныф җитәкчеләре Зиннатуллина Г.Г.һәм Фокеева Е.С. әзерләде. Укучылар ике анкетага “Син яхшы психологмы?”, “Нигә син укыйсың?” җавап бирделәр. Аннан соң балларны санагач, нәтиҗә чыгардылар.

14.10.2017
Хәрби хезмәткә чакырылучыларга  Любовь Петровна чираттагы тапкыр барып килде. Бу баруында ул хәрби хезмәткә алынучыларга медицина комиссиясен үтәргә чакыру кәгазе тапшырды, шулай ук комиссия үтмәгәннәргә  административ җәзага тартылачагын аңлатты.

13.10.2017
Чаткы урамы яшәүчеләре суалу колонкалары мәйданчыгы янында щебеньләү турында үтенеч белән мөрәҗәгать иттеләр. Печище авыл җирлегенең Башкарма комитеты бу сорауны чишергә ярдәм иткән Ипи Җитештерү Комбинатының өлкән инженеры Фахрутдинов Дамир Айнетдиновичка үзләренең зур рәхмәтләрен белдерәләр.

12.10.2017
12 нче октябрьдә районның Мәдәния йортында скрипкачылар ансамбленең концерты булды. Анда районның укучылары һәм укытучылары чакырылган иде. Бу концертка Печище мәктәбе укучылары да барды. Музыкантлар классик әсәрләр генә башкарып калмадылар, заманча көйләр дә уйнадылар. Барысы да уңай эмоцияләр алып өйләренә киттеләр.

12.10.2017
Мәктәпләрдә “Көзге баллар”якынлаша. Печище мәктәбендә ул октябрь ахырында булачак. Ә әзерлек инде хәзер үк башланды. Бигрәк тә аңа башлангыч сыйныф укучылары әзерләнә. Алар төрле җырлар, биюләр өйрәнеп кенә калмыйлар, рәсемнәр дә ясыйлар. 1-нче сыйныф укучылары үзләренең беренче кул эшләрен эшләделәр. Балалар үзләрнең бәйрәмгә килгән әниләрен, әбиләрен шатландырмакчы булалар.

12.10.2017
Печище авыл җирлегендә сишәмбе көнне Идел елгасын чистарту буенча өмә булды. Аның максаты- яр буйларын чүп- чардан чистарту, авыл халкының экологик мәдәниятын күтәрү. Өмәдә барлык оешмалар да катнашты. Бу акциягә Печище мәктәбенең укучылары һәм укытучылары да катнашты. Өмәгә чыккан кешеләр тарафыннан бик күп чүп-чар җыелды. Җыелган чүпләрне чүплеккә чыгарачаклар. Мондый акцияләр Җир шарын чистартырга ярдәм итәрләр дип ышанып калабыз.

12.10.2017
Һәр чәршәмбе көнне районга метод хезмәт күрсәтү төркеме чыга. Ул “Белем бирү оешмасының” методистларыннан тора. 11 нче октябрь дә алар Печище мәктәбенә дә килделәр.Саттарова Н.Г. рус теле һәм инглиз телләре дәресендә, Ахметова Ф.Ф. математика дәресләрендә булдылар.  Үткәрелгән дәресләрдән соң үзбәя бирелде. Укытучылар методик ярдәм дә алдылар.

12.10.2017
Печище мәктәбенең 1-нче сыйныф укучылары үзләренең сыйныф җитәкчеләре Антонова Т.В. белән көзге паркка экскурсиягә чыктылар. Балалар табигатьтәге үзгәрешләрне күзәттеләр, туган якның матурлыгы белән хозурландылар. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Моннан тыш, мәктәпкә дип төрле төстәге яфракларны җыйдылар. Балалар бу йөреп кайтудан канәгать калдылар.

10.10.2017
9-нчы октябрь, дүшәмбе көнне, Печище мәктәбендә чираттагы мәктәпкүләм линейка узды. Анда үткән атнага нәтиҗәләр ясалды. Ул кизү торган 4 нче сыйныф укучыларының отчетыннан башланып китте. Алар үзләренең кисәтүләрен ясадылар. Өлгереш турында Гиниятулова Гүзәл сөйләде. Соңыннан Куприянова А.Н. укучыларны төрле ситуацияләрдә үзләрен сак булырга  өндәде, шикле предметларны күрсәләр, өлкәннәргә әйтергә кушты.

10.10.2017
Укытучылар көнендә рай он мәктәпләре арасында чәчкә бәйләмнәреннән  торган “Чәчәкләр муенсасы” дигән конкурс узды. Дүшәмбе көнне аның нәтиҗәләре билгеле булды. Безнең Печище мәктәбе 3 нче урынга чыкты, һәм Грамота белән бүләкләнде. Без укытучыларыбызның уңышлары өчен бик шатланабыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!

10.10.2017
Традиция буенча Печище мәктәбендә һәр дүшәмбе директор каршында киңәшмә уза, аны мәктәп директоры Хафизов А.Ф. үткәрде. Анда үткән атнага нәтиҗә ясалды: электрон журналларның тутырылышы, яңалыклар лентасының яңартылып баруы турында. Бу моментта иң мөһиме гәҗитләргә язылу һәм Ана теле буенча курслар үтү. Соңыннан укытучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

09.10.2017
«Укытучылар көне” бәйрәме кысаларында чәчәк бәйләме һәм чәчәк композициясе “Чәчкәләрдән муенса” дигән конкурс үткәрелде. Печище мәктәбе укытучылары да анда актив катнашты. Алар ике эш тәкъдим иттеләр “Аккош тугрылыгы” һәм “Көзге блюз” дигән. Бу иҗади эшнең нәтиҗәләрен генә көтергә калды.

09.10.2017
5-нче октябрьдә Халыкара укытучылар көне билгеләп үтелә. Бу көнне районның Мәдәният йортында укытучылар көненә багышланган концерт булды. Безнең Печище мәктәбе укытучылары да анда булдылар. Номерлар төрледән булды. Классик җырлар да, татар җырлары да, биюләр дә күрсәтелде Сәхнәдән укытучылар өчен матур сүзләр яңгырады.

09.10.2017
6-нчы октябрьдә Печище мәктәбендә үзидарә көне булды. Бу көнне укучылар укытучыларны алыштырдылар. Иртәдән укучылар укытучыларны ишек төбендә үк каршы алдылар. Аннан 8-9 нчы сыйныф укучылары дәресләр үткәрделәр. Васильева Вероника – математика, Алексеева Алена - рус телен, Гиниятулова Гүзәл һәм Абдуллина Сөмбел – татар теле дәресләрен үткәрделәр. Укыту процессын  директор Демидов Егор күзәтте. Кайберләренә укытучы булу бик ошады, бәлкем, киләчәктә алар укытучы һөнәрен сайларлар дип ышанып калабыз.

09.10.2017
6-нчы октябрьдә Печище Мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган концерт булды. Укытучыларны алып баручылар белән беррәттән мәктәп директоры Хафизов А.Ф һәм авыл советы рәисе Яковлев Л.В.да котлады. Бәйрәм концертында барлык укучылар да катнашты.Башлангыч сыйныф укучыларының биюләре барлык укытучыларның да күңеленә хуш килде. Югары сыйныф укучылары берничә бию тәкъдим иттеләр. Әлбәттә,җырларсыз да булмады. 7-нчы сыйныф егетләре Найденов Кирилл белән Мөхәммәтчин Самат укытучыларны таң калдырдылар. Бер генә чара да Вероника белән Гүзәлнең җырларыннан башка у змый. Бу бәйрәмдә дә алар үзләрен күрсәттеләр. Залда утырган укытучылар бик канәгатъләнү хисе белән утырдылар. Концерт бик матур булды!

06.10.2017
Чәршәмбе көнне Иннополиста “Алтын көз” дигән җиңел атлетика буенча кросс узды. Бу ярышлар физкультура- сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру максатыннан оештырылды. Безнең Печище мәктәбеннән дә 6 укучы катнашты. Катнашучылар арасыннан- Сазонова Настя 3 урынга чыкты. Калган укучылар да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр, һәм беренче бишлеккә керделәр. Печище командасы төп мәктәпләр арасында беренче урынга чыкты. Афәрин!

05.10.2017
Ел саен 4 нче октябрьдә Рәсәйдә Гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелә. Шуңа күрә бу көнне Печище мәктәбендә аңа  багышланган ачык дәрес узды, аны 5-9 нчы сыйныфлар өчен ОБЖ  укытучысы Хафизов А.Ф. үткәрде. Алмаз Фәргатович бу оешманың оешу тарихын сөйләде. Укучыларга ведомстваның тормышы турында видеофильм күрсәтте. Укытучы балаларның игътибарын С.К.Шойгу шәхесенә юнәлтте, аның министр буларак, МЧС ка керткән өлеше турында сөйләде. Дәресне йомгаклап викторина уздырылды. Җиңү өчен ике команда “МЧС” һәм “ФСБ” ярышты. Нәтиҗәләр буенча “МЧС” командасы җиңүче дип танылды.

05.10.2017
4-нче сентябрьдә 6 нчы сыйныф укучылары ялгыз гына яшәүче пенсионерка Осянина Валентина Николаевнага бардылар. Валентина Николаевна өчен хәзер бөтен эш тә авыр. Ул балалар килгәч бик шатланды. Алар ишегалдында җыештырдылар. Аннары өйдә тузан сөрттеләр, идән юдылар. Бу күңелле визит түгәрәк өстәл артында чәй эчү белән тәмамланды.

05.10.2017
3-нче октябрьдә, сишәмбе көнне, Печище мәктәбенең кызлар командасы, макылда узган баскетбол буенча ярышларда катнаштылар. Кызлардан гына торган команда әле күптән түгел генә оешты. Чөнки элеккеге команда  мәктәпне тәмамлап чыгып киткәч, яңа команда җыярга кирәк иде. Бу турнирны кызлар да, тренер да район ярышларына әзерләнү кебек кенә кабул иттеләр. Кызлар турнирда 3 урын алдылар. Без аларга киләчәктә уңышлар телибез.

05.10.2017
Игелеклелек атнасы тәмамланды. Печище мәктәбенең укучылары бу атналык кысаларында, мәктәптәге генә түгел, район чараларында да катнаштылар. Һәм сишәмбе көнне безнең мәктәпкә социаль яклау бүлегеннән дә килделәр. Алар үзләрен яхшы яктан гына күрсәткән балаларны бүләкләделәр.Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр белән 9-нчы сыйныф  котладылар. Кызлар “Чиста яр” акциясендә актив катнаштылар. Котлыйбыз!

05.10.2017
Салкыннар җитү белән грипп белән чирләүчеләр артканнан-арта бара.Шуңа күрә көз көне барлык кешеләр дә бу авырулардан прививка ясатырга тырышалар. Сентябрь башында у к ата-аналар җыелышында медпуктның фельдшеры Галимзянова Н.Д. тиздән булачак вакцинация турында кисәтте. Ата-аналардан рөхсәт алганнан соң, мәктәп укучыларына прививкалар ясады.Укытучылар да читтә калмады.Прививкалар ясатып,өлкәннәр дә,балалар да үзләренең якыннарын авырудан саклап калырлар дип уйлыйбыз.

03.10.2017
Игелеклелек атналыгы кысаларында дүшәмбе көнне, 2 нче октябрьдә, Печище мәктәбенең 6-8 нче сыйныф укучылары үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән авыл буенча киттеләр, аларның максаты – пенсионерларны Өлкәннәр көне белән котлау иде. Балалар каршыларына очраган һәрбер кешене котладылар. Кайберләрен алар махсус котладылар. Элеккеге укытучы Локотунина Татьяна Валентиновнаны үткән  Өлкәннәр көне, якынлашып килүче Укытучылар көне белән дә котладылар. Өлкән кешеләр укучыларның игътибарлыгына бик шатландылар, рәхмәтләрен әйттеләр.

03.10.2017
Дүшәмбе көнне Печище мәктәбендә директор янында  чираттагы  киңәшмә узды. Анда үткән атнага нәтиҗә ясалды. Хафизоа А.Ф.ярминкәдә катнашкан өчен  Антонова Т.В. га үзенең рәхмәтләрен белдерде. Аннан соң эш моментларына тукталып китте: электрон журналларның тутырылышына, яңалыклар лентасына һәм МКУ дан килгән хатларга. Синичкина А.Д. тәрбия эшләренә анализ ясады.

02.10.2017
1 нче октябрь көнне Халыкара Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу көнне Печище Мәдәният йортында  бу бәйрәмгә багышланган чара узды. Беренчеләрдән булып, Шамсутдинов А.С. һәм Яковлев Л.Н. котлады. Алар өлкән буынга сәламәтлек, гаиләләренә тынычлык теләделәр. Аннан соң алар хөрмәтенә концерт куелды. Әлбәттә, Печище мәктәбенең укучылары актив катнаштылар.Кечкенәләр үзләренең биюләрен күрсәттеләр, өлкән сыйныф укучылары шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Аларны “Калинушка” ансамбле дә  күтәреп алды. Өлкән кешеләр бу чарадан бик канәгать калдылар.

02.10.2017
Үткән шимбә көнне Печищи мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды, анда бары тик 9 нчы сыйныф укучылары һәм ата-аналары иде.Җыелышта сүз, булачак имтиханнар турында иде.Укытучылар ата-аналарга имтиханнарга үзерләнү ничек барганлыгын һәм консультацияәрнең кайчан булачакларын хәбәр иттеләр. Ата-аналар балаларын контрольдә тотачакбыз дип, сүз бирделәр.Җыелышка йомгакны сыйныф җитәкчесе- Куприянова А.Н.ясады.

30.09.2017
30 нчы сентябрьдә Печище мәктәбе Казанда үткәрелгән авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.Укучылар, укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре тарафыннан сату өчен яшелчәләр, җимешләр, тозлы әйберләр, салатлар һәм бал алып киленде. Аны башлангыч сыйныф укытучысы Антонова Т.В. сатты. Ул инде беренче ел гына бармый. Аның тәҗрибәсе булганлыктан, күп әйберләрне сатуга иреште. Кергән керем мәктәп өчен тотылачак.

30.09.2017
Игелеклелек атналыгы кысаларында Печище Мәдәният йортында ярминкә оештырылды. Печище мәктәбенең укучылары һәм укытучылары ярминкәнең актив катнашучылары булдылар. Укучыларга сатучылар ролен үтәү бик ошады. Алар пешкән ризыклар, кышка тозланган әйберләр һәм яшелчәләр һәм башка үз куллары белән эшләнгән әйберләр дә саттылар. Сату бик кызу барып, тиз тәмамланды. Ә клуб мөдире Полякова Г.В. белән клуб мөдире Нургалиева Ю.Ю. кунакларны чәй белән сыйладылар. Барысы да бик канәгать калдылар.

29.09.2017
Куркынычсызлык айлыгы кысаларында 29 нчы сентябрьдә Печищи мәктәбендә уку эвакуациясе узды, анда укучыларның, укытучыларның һәм мәктәп персоналының үз-үзләрен тотышларына йогынты ясалды. Шомлы кыңгырау тавышыннан соң,  мәктәптә булган барлык кешеләр дә бинаны тавышсыз гына калдырып, билгеләнгән урынга чыктылар.Безнең мәктәптә гадәттән тыш хәлләр булмас, бу бары тик уку гына булып калыр дип, ышанып калабыз.

29.09.2017
29 сентябрьдә ЮЙК атналыгы кысаларында Печище мәктәбенең кунагы  ГАИ хезмәткәре Аксенова Н.М. булды. Ул тагын бер кат юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде,светофорның бары яшел утына гына юл аркылы чыгарга кирәкләген, караңгы вакытта ут кайтарткыч элементлар булырга тиешлеген кисәтте. Надежда Михайловна балаларны машинада ничек куркынычлылык кагыйдәләрен саклап, исән имин алып барып җиткерү турында сөйләде. Әңгәмә ахырында ул укучыларга яктырткыч әйберләр таратты.

29.09.2017
Рәсәйнең барлык мәктәпләрендә дә 5 нче сыйныф укучыларын тикшерү башланды. Ул пәнҗешәмбе көнне, математикадан башланып китте. Үзләренең белемнәрен Печище мәктәбе укучылары да тикшерде. 45 минут эчендә кызлар төрле авырлыктагы 20 биремне үтәделәр. Укучылар барлык биремнәрне дә үтәп, яхшы нәтиҗәләргә ирешерләр дип уйлыйбыз. Алда әле аларны рус теленнән дә эшләр көтә. Аларга уңышлар телибез.

29.09.2017
28-нче сентябрьдә Печище мәктәбендә 9 нчы сыйныфта математикадан сынап карау имтиханнары узды. Бирелгән вакыт эчендә укучылар алгебрадан һәм геометриядән төрле биремнәр башкардылар.Бәлкем, сынап карау имтиханнарын системага салып эшләгән вакытта гына, аларның үз-үзләренә ышаныч артып, имтиханнарда үзләрен тыныч тотарлар дип ышанып калабыз.

29.09.2017
Игелеклелек атналыгы кысаларында Печище мәктәбе укучылары китапханә мөдире Нургалиева Ю.Ю. һәм социаль хезмәткәр Романова Л. Җитәкчелегендә Идел елгасы ярын чистартырга бардылар. Билгеле булганча, безнең авылда ял итүчеләр бик күп. Кызганычка каршы, алар үзләре артыннан бик күп чүп- чар калдыралар, тирә якны пычраталар. Өмәгә чыгучыларның максаты, бу чүп-чарны җыю иде. Укучылар да, өлкәннәр дә бик тырышып эшләделәр. Мондый эшләрне системага салып эшләсәк кенә, авылыбызның киләчәге матур булыр дип ышанып клабыз.

27.09.2017
Печище мәктәбендә  ЮЙК  атнасы дәвам итә. Аның кысаларында рәсемнәр һәм плакатлар конкурсы игълан ителде. Мәктәп редколлегиясе составына кергән укучылар үзләре үрнәк күрсәтеп, бу темага рәсемнәр ясадылар. Башлангыч сыйныф укучылары да рәсем дәресләрендә үзләренең рәсемнәрен ясыйлар. Конкурс тәмамлангач, җиңүчеләр игълан ителәчәк.

26.09.2017
Рәсәйдә төрле фәннәрдән мәктәп этабында олимпиадалар старт алды. Дүшәмбе көнне. 25 нче сентябрьдә,  мәктәп укучылары тарихтан олимпиадада катнашты. Безнең Печище укучылары да тарихи вакыйгалар буенча  үзләренең белемнәрен тикшерделәр. Укучыларны алда башка предметлардан да олимпиадалар көтә. Алар күрсәткән нәтиҗәләр, район турында да катнашырга мөмкинлек бирерләр дип ышанып калабыз.

26.09.2017
Шимбә көнне Печище мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары үзләренең укытучылары белән мәктәп яны кишәрлегенә чыктылар. Аларның максаты хәлләреннән килгәнчә кишәрлекне тәртипкә салу иде. Яхшы һава торышы торганлыктан, алар бакчаны кышка әзерләделәр. Бу эш югары сыйныф укучылары белән дә дәвам ителәчәк әле.

26.09.2017
Узган атнада Казан шәһәрендә республиканың олимпиада үзәгендә ТСН һәм әйләнә- тирәне саклау буенча олимпиада булды. Анда Печище мәктәбеннән 5 нче сыйныф укучысы Куприянова Лиза да катнашты. Ул бер сәгать эчендә телдән дә, язмача да җавап бирде. Аның нәтиҗәләре якын арада билгеле булачак.

26.09.2017
Дүшәмбе көнне Печище мәктәбендә мәктәпкүләм линейка узды. Традиция буенча, узган атнага нәтиҗә ясалды. Кизү торган сыйныф үзләренең кисәтүләрен әйттеләр. Куприянова А.Н.өлгерешкә басым ясады. Кыска гына вакыт эчендә алынган “икеле”ләрне төзәтергә кушты. Тәрбия эше белән Синичкина А.Д. таныштырды. Ул мәктәптә “Игелеклелек атналыгы” башланып китүен хәбәр итте,һәм укучыларны анда актив катнашырга өндәде.

26.09.2017
Традиция буенча Печище мәктәбендә чираттагы укытучылар киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә барлык укытучылар да катнашты. Анда узган атнага нәтиҗә ясалды. Директор укытучыларны килгән хатлар белән таныштырды. Моннан тыш Казанда узачак авыл хуҗалыгы ярминкәсе турында да мөһим сорау күтәрелде. Уку буенча Куприянова А.Н. чыгыш ясады. Соңыннан укытучылар үзләрен борчыган сорауларын бирделәр.

26.09.2017
Билгеле булганча, 21 нче сентябрьдә мөселманнар Яңа ел бәйрәмен билгеләп үтә. Печище мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары ОРКСР дәресендә мөселман булган укытучыларны бәйрәм белән котлады. Корнева Н.Г. җитәкчелегендә алар төрле открыткалар ясап, укытучыларга бүләкләр бирделәр. Укучылар бүләк тапшырганда, үзләренең матур теләкләрен дә әйттеләр. Мөселман- укытучыларның  балалар игътибарыннан күңелләре булды.

25.09.2017
Дүшәмбе көнне Печище мәктәбендә мәктәпкүләм линейка узды. Традиция буенча, узган атнага нәтиҗә ясалды. Кизү торган сыйныф үзләренең кисәтүләрен әйттеләр. Куприянова А.Н.өлгерешкә басым ясады. Кыска гына вакыт эчендә алынган “икеле”ләрне төзәтергә кушты. Тәрбия эше белән Синичкина А.Д. таныштырды. Ул мәктәптә “Игелеклелек атналыгы” башланып китүен хәбәр итте,һәм укучыларны анда актив катнашырга өндәде.

25.09.2017
Узган атнада Казан шәһәрендә республиканың олимпиада үзәгендә ТСН һәм әйләнә- тирәне саклау буенча олимпиада булды. Анда Печище мәктәбеннән 5 нче сыйныф укучысы Куприянова Лиза да катнашты. Ул бер сәгать эчендә телдән дә, язмача да җавап бирде. Аның нәтиҗәләре якын арада билгеле булачак.

25.09.2017
Шимбә көнне Печище мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары үзләренең укытучылары белән мәктәп яны кишәрлегенә чыктылар. Аларның максаты хәлләреннән килгәнчә кишәрлекне тәртипкә салу иде. Яхшы һава торышы торганлыктан, алар бакчаны кышка әзерләделәр. Бу эш югары сыйныф укучылары белән дә дәвам ителәчәк әле.

25.09.2017
Печище мәктәбенең укучылары һәм укытучылары туган  авыллары буенча күркәм мессия белән үттеләр. Алар төрле сугышларда катнашкан кешеләрнең өйләренә бардылар.Ә хәзер бу өйләрне укучыларның үз куллары белән ясалган йолдызчыклар бизи.Беренчеләрдән булып, Бочкарев П. яшәгән йорттан башладылар. Аннары Петров Н.И.,Бочкарев В.А. һ.б.өйләренә дә йолдызчыклар урнаштырдылар. Ә Әфган сугышы герое Токанин йортына 1 нче сыйныф укучысы Куприянов Вадим беркетте. Балалар урамнар буенча колонналап үттеләр, мондый чараларның кирәкләген үсеп килүче буын күрергә тиеш. Бу балаларда патриотик хисләр тәрбияли.

25.09.2017
21 нче сентябрьдә Печище мәктәбе дә “Тынычлык күгәрчене” дигән Халыкара акциягә кушылды. Аңа әзерлек алданрак башланды. Укучылар технология дәресләрендә кәгазьдән күгәрченнәр кисеп, канатларына үзләренең Бөек Ватан сугышында үлгән бабайларының исемнәрен яздылар. Барлык балалар да сугыштан кайтмаган әбиләренең, бабайларының да исемнәрен горурланып искә алдылар. ”Тынычлык күгәрчене” акциясе иң мөһим чараларның берсе дип уйлыйбыз.

25.09.2017
Печище мәктәбенең 4 нче сыйныфында “ Рәсәй- Ватаным минем” темасына сыйныф сәгате узды. Аның максаты- үзләренең Ватаннары өчен горурлану хисләре тәрбияләү, төрле милләт кешеләрен хөрмәт итү. Балалар Рәсәй турында белемнәрен искә төшерделәр: аның символикасын, төп тарихи вакыйгалар, танылган шәхесләр турында.Сыйныф җитәкчесе Синичкина А.Д. игътибарны илләр арасындагы гына түгел, үзебезнең илебездәге тынычлыкка да юнәлтте. Соңыннан “Син үзеңнең Ватаныңны беләсеңме?” дигән викторина уздырылды. Балалар Ватан өчен горурлану хисләрен гомер буена сакларлар дип ышанып калабыз.

05.09.2017
13 ел элек Бесланда коточкыч фаҗига булды. 1 нче сентябрьдә 2004 нче елда Бесланның 1 нче мәктәбен террористлар камап алдылар. Бу теракт вакытында 334 кеше һаләк булды, алар арасында 1 яшьтән 17 яшькә 186 бала иде. “Терроризм- җәмгыять куркынычлыгы”дигән чараны 7-8 нче сыйныф укучыларына Мәдәният йорты мөдире Полякова Г.В. үткәрде. Ул терроризмның максатларын һәм төрләрен сөйләде. Укучылар Полякова Г.В. тыңлап кына калмадылар, әңгәмәгә дә кушылдылар. Чара ахырында укучылар теракт турында видеофильм карадылар, андагы коточкыч кадрларны күреп, җир йөзендә иң мөһиме - бу тынычлык икәненә инандылар.

24.08.2017
Бүген Буа электр челтәрләре Югары Ослан  филиалы хезмәткәрләре Киров урамы  буенча узган электр линиясенең  агач баганаларын алыштыру буенча эш башланды.

24.08.2017
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе үткәрү кысаларында, Печище авыл җирлеге башлыгы Александр Шәмсетдинов, Печище авыл җирлеге территориясендә яшәүче күп балалы гаиләләрдәге  балаларга портфельләр белән канцелярия товарлары тапшырды.

23.08.2017
Печище авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре региональ трассаның беркетелгән участогындагы юл кырларын  җыештырырга чыктылар. 4 куб метр төрле чүп-чар җыелды. 

21.08.2017
Бүген Печище КХП “КапиталГрупп” оешмасы  ярдәме белән Печище авылы футбол кырын өлешчә планлаштыру үткәрелде. Башкарма комитет Печище КХП оешмасы баш инженеры Фахрутдинов Дамирга зур рәхмәтен белдерә.

21.08.2017
Бүген Башлыгы Печищинского авыл җирлеге башлыгы Александр Шәмсетдинов тәкъдиме белән авыл җирлеге Башкарма комитеты  һәм МУП "Печище" хезмәткәрләре "Татарстанның Чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе уздырды. Печище авылының Яңа урамы буенча  урман полосасы  төрле чүп-чардан чистартылды.

21.08.2017
Бүген районның актлар залында район башлыгы урынбасары С.Осянин авыл җирлекләре башлыклары белән үткәргән  утырышта  Печище авыл җирлеге башлыгы Александр Шәмсетдинов һәм Башкарма комитеты секретаре  Любовь Волкова катнашты.
Утырышта: С.Козина – район территориясендә алкоголь эчемлекләрнең әйләнеше турында; Е.Колесова – авыл җирлекләренең доход өлеше үтәлеше, налоглар буенча бурычлар; А.Савичев – яңалыклар һәм аларның тәрҗемәсе; Н.Пичугина – документларны һәм протоколларны үтәү дисциплинасы турында чыгыш ясадылар.

21.08.2017
Бүген районның актлар залында барлык предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән район башлыгы урынбасары С.Осянин җитәкчелегендә үткән “Эшлекле дүшәмбе”  киңәшмәсендә Печище авыл җирлеге башлыгы Александр Шәмсетдинов катнашты.
Утырышта Д.Арефьев – ДНД эше; Г.Камадетдинова – “Мәктәпкә барырга булыш!”, Сәйдәш бәйрәменә хәзерлек; Т.Бурдина – 1 нче яртыеллыкта торак программасының үтәлеше; А.Халикова – мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге турында үз юнәлешләре буенча чыгыш ясадылар.

 

14.07.2017
Һәм кабат Красная поляна урамы буенча урнашкан үзәк су линиясендә авария, "Печище" МУП хезмәткәрләре кыска вакыт эчендә су агуны туктаттылар һәм ремонтлау эшенә  керештеләр.

14.07.2017
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру эшләре дәвам итә, менә бездә Печище авылында юлда,халыкта  "лежачий полицейский" буларак  билгеле,  ясалма  калкулык барлыкка килде.  Әлеге ясалма  калкулык  Киров - Красная поляна  урамнары   чатында("Чайка" кибете каршында) урнаштырылды.

12.07.2017
Бүген Печище  авыл җирлеге территориясендә   эш визиты белән      Кама Тамагы муниципальара филиалы   өлкән инспекторы Сергей Егоров булды. Инспектор һәм авыл җирлеге Башлыгы Александр Шәмсетдинов   шәхси очрашулар барышында, территориядә  хокук бозулар һәм җинаятьләрне профилактикалау буенча фикер алыштылар, шулай ук шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр   мәсьәләсен  карадылар.

11.07. 2017
Бүген Югары Ослан муниципаль районы Печище авыл җирлегендә   Сәид Набиевич һәм Лидия Андреевна  Сибгатуллиннар  гаиләсенең Алтын туйларын  хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды. Алар менә инде 50 ел бергә, кулга-кул тотынып тормыш буенча бергә атлыйлар.
ЗАГС бүлегенең җитәкчесе Н. Кадыйрова   һәм  Печище авыл җирлеге башлыгы А.  Шәмсетдинов    юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләп, истәлекле бүләкләр  тапшырдылар.

10.07.2017
Печище авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләренең көче белән   су  керергә  ярамаган  урыннарда  коенуны  тыю   билгеләрен   яңарту буенча эш  алып барылды.

10.07.2017
"Гремячка" чишмәсе территориясендә төзекләндерү буенча эшләр дәвам итә. Бүгенге көндә часовня белән купель  фундаментын   һәм  сукмакны  бетонлаштыру  эшләре тәмамланган.

08.07.2017
Печище авылында үзәк юлларны  төзекләндерү дәвам итә. Яңгырлардан  соң, асфальт җәю эшенә   кабат керештеләр. Әлеге юл участогы ( чишмәгә  борылыш) һәрвакыт проблемалы иде, чөнки түбәнлектә урнашкан, анда яңгыр  суы  җыела.

08.07.2017
Бүген, 2017 елның 8 июлендә, Печище  авылы  җирлегендә "Чиста яр буе" республика   табигатьне   саклау   акциясе үткәрелде.
Акциянең максаты -  Идел елгасы  яр  буен чүп-чардан чистарту , су саклау зоналары  территорияләрен  тәртипкә  китерү , халыкның    культура дәрәҗәсен арттыру.

07.07 2017
"Гремячка" чишмәсен  төзекләндерү буенча эшләр узган елда күп кенә ял итәргә килүчеләрне  ваемсыз калдырмады.
Бүген актив  кешеләрнең инициативасы буенча чишмә янындагы купель һәм часовняны  төзү буенча эш башланган. Бүгенге көндә эшчеләр   фундамент   ясау  өчен  әзерлек  эшләренә керештеләр .

07. 07.2017
Бүген Печище  авыл җирлеге Башкарма комитеты бинасында Югары Ослан муниципаль районы Печище авыл җирлеге Советының чираттагы утырышы узды. Барлык сораулар  көн тәртибендә каралды, җаваплы   җитәкчеләргә йөкләмәләр бирелде.

07.07.2017
Башкарма комитеты бинасында Печище  авыл җирлеге башлыгы рәислегендә "Илья  көне" бәйрәмен   уздыру мәсьәләсе буенча эшлекле  киңәшмә узды. Киңәшмәдә Печище авыл җирлеге советы депутатлары, предприятие җитәкчеләре, мәдәният хезмәткәрләре  катнашты.

29.06.2017
Подрядчы оешма, һава шартларының яхшыруыннан файдаланып, Кызыл Яр урамында   юлны  ремонтлауга кереште .

29.06.2017
Подрядчы оешма спорт мәйданын резина белән каплау буенча эшләрне тәмамлады. Бүгенге көндә эшчеләр    тренажерларны  куюга  керештеләр .

26.06.2017
Бүген  Печище авыл җирлеге башлыгы Александр Шәмсетдинов Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Марат  Зиатдинов  җитәкчелегендәге  оешма-предприятие җитәкчеләре   белән үткән  чираттагы киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәдә түбәндәге сораулар каралды:
1.” Этил спирты һәм спиртлы продукция җитештерүне дәүләти җайга салу һәм  законсыз  рәвештә сатуны тыю "  турындагы Федераль Законны үтәү барышы турында.
2. ДНД ның  җәмәгать тәртибен саклау буенча эш нәтиҗәләре турында.
3. Торак-коммуналь хезмәтләр  өчен Дәүләт Порталы аша түләү турында, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең  2017 елның II яртыеллыгына газета-журналларга  язылуы  турында.

26.06.2017
Печище авыл җирлеге башлыгы Александр Шәмсетдинов Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы М. Зиатдинов рәислегендә  авыл җирлекләре башлыклары белән үткәргән киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәдә  Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы  Сакин. С, - Ямбулат  авыл җирлеге башлыгы Әхмәтҗанов М., Канаш авыл җирлеге башлыгы Вальков. Н;. Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы ярдәмчесе Минһаҗев З,   Мәдәният бүлеге  җитәкчесе  Назарова М .  чыгыш ясадылар

26.06.2017
"Печище" МУП  хезмәткәрләре Красная поляна урамына обход ясадылар, тикшерү нәтиҗәсендә үзәк су үткәргеч челтәрендә  авария булуы  ачыкланды. Җирле халыкның  игътибарлылыгы  ярдәмендә   кыска вакыт эчендә су агу туктатылды, хезмәткәрләр ремонт эшләренә керештеләр.

24.06.2017
Универсаль спорт мәйданчыгында  эшләр дәвам итә. Подряд оешмасы    мәйданчыкка  резина җәю  һәм спорт тренажерларын урнаштыру   эшен башлады. Шулай ук    Печище авыл җирлеге Башкарма комитеты  көче белән фонарьларны  электр  линиясенә  тоташтыру эшләре башланды.

22.06.2017
"Хәтер Көне"  кысаларында Печище авыл җирлеге башлыгы   сугышчы – әфганчылар һәм башка локаль конфликтларда катнашучыларның  район җәмгыяте рәисе Сергей Плеханов белән бергә гвардия сержанты, Кызыл Йолдыз  ордены кавалеры Токанин Валерий Андреевичны  искә алдылар!

21.06. 2017
21 июньдә традицион  авыл  җирлекләрен   тикшерү  комиссиясе  эшен  башлады.  Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы   җитәкчелегендәге    комиссия түбәндәге критерийлар буенча башкарылган эшләргә  йомгаклар  буенча  бәя  бирәчәк: төзекләндерү ( парклар, скверлар, һәйкәлләр тирәсендәге   территорияләрнең тотылышы), үзара салым кысаларында эш нәтиҗәләре, су белән тәэмин итү һәм  башкалар .

19.06.2017
Печище авыл җирлеге  территориясендә универсаль спорт мәйданчыгы төзелеше  бара. Хәзерге вакытта булачак мәйданчыкның  периметры буенча  койма куелган. Тренажерлар, волейбол стойкалары  һәм баскетбол боҗралары  инде  кайтартылган .

16.06.2017
Печище авыл җирлеге Участок  сайлау  комиссиясе рәисе, рәис урынбасары  һәм секретаре  Татарстан Республикасы Үзәк сайлау  комиссиясе  үткәргән    семинарда   катнаштылар . Семинар барышында   сайлаулар турындагы законнардагы   үзгәрешләргә  аеруча  басым  ясалды.

16.06.2017
Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә   Максимовлар  гаиләсен  алтын туйлары  белән  котлау  тантанасы булып узды. ЗАГС бүлеге начальнигы Наталья Кадырова һәм  Печище  авыл җирлеге башлыгы Александр Шәмсетдинов  юбилярларга  иң изге теләкләр -сәламәтлек, кәеф күтәренкелеге, озын гомер , мәхәббәт теләделәр  һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

13.06.2017
 Печище авыл җирлеге башлыгы Александр Шәмсетдинов чираттагы "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәcендә катнашты. Киңәшмәдә  түбәндәге  сораулар  каралды:
1.  Урамда һәм җәмәгать урыннарында балигъ булмаган  балалар  арасында җинаятьчелекнең  профилактикасы  турында, ДНД җәмәгать тәртибен саклау буенча эш нәтиҗәләре турында.
2. "Управдом"  компаниясенең 2017 елның 5 аенда  эш нәтиҗәләре турында, кышка әзерлек , халык белән эшләү турында,
3. Язгы  кыр эшләре нәтиҗәләре.
4. Газета-ңурналларга язылу турында.
5. "Сабантуй"  бәйрәменә  әзерлек барышы турында.  

13.06.2017
Бүген Югары Ослан муниципаль районы Советының  актлар залында   Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы М. Зиатдиновның  авыл җирлекләре башлыклары белән  киңәшмәсе  узды. Анда  Печище авыл җирлеге башлыгы Александр Шәмсетдинов катнашты. Киңәшмә барышында түбәндәге сораулар каралды:
1. Муниципаль  образованиеләр  өчен  членлык  взнослар турында,
2. 16.06.2017 елда   УИК әгъзалары өчен семинар оештыру турында,
3. 22 июньдә  авыл җирлекләрендә митинглар үткәрү турында.
Җаваплы кешеләргә  йөкләмәләр бирелде.

13.06.2017
Печище авыл җирлеге башлыгы Александр Шәмсетдинов һәм хәрби исәп алып бару  өчен  җаваплы Любовь Волкова  хәрби хезмәткә чакырылучы, медицина-чакыру комиссиясен   үтүдән   баш  тартучы призывникның  өендә булдылар. Призывникка  повестка  тапшырдылар 

29.05.2017
Печище авыл җирлеге башлыгы Шәмсетдинов А. С. авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән  киңәшмәдә катнашты.
Бүген чүплекләрне бетерү мәсьәләсе кискен тора, район территориясендә  аларның саны ,   авыл  җирлекләре Башкарма комитетлары язгы - көзге чорда  эш  алып  баруга  карамастан, кимеми. Авыл җирлекләре башлыклары белән Югары Ослан районы Башлыгы урынбасары Сергей Осянин чүплекләрне бетерү  һәм юлларның  тотылышы  турында сөйләште.

29.05.2017
Юл хәрәкәте иминлеге.
Печище  авыл җирлеге  Башкарма комитеты  "сак булыгыз, балалар" һәм "40  тизлекне чикләү "  өстәмә юл билгеләре урнаштырды. Әлеге юл билгеләре Киров урамы буенча  Печище  мәктәбе янында  урнаштырылды.

24.05.2017
Печище  авыл җирлеге башлыгы Александр Шәмсетдинов Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе  Ленар Хәкимҗанов рәислегендә барган Югары Ослан муниципаль районының  чираттагы административ комиссия утырышында  катнашты. Утырышта  административ  хокук  бозулар  буенча,  төзекләндерү кагыйдәләрен   бозган  Яр буе Морквашы, Макыл, Печище авыл  җирлекләре эшләре каралды.  Нәтиҗәдә хокук  бозучылар штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

24.05.2017
Универсаль спорт мәйданчыгы төзелеше бер  секундка да  тукталып  тормый. Мәйдан периметры буенча бордюр урнаштырылган  гына иде   һәм  ком китерелү  белән , эшчеләр  комны җәяргә   һәм  тыгызларга  керештеләр, шулай ук   киләчәктә  бетон  җәю өчен арматура урнаштыру башланды.

23.05.2017
Печище мәктәбендә  чираттагы  мәктәпкүләм линейка узды. Анда 5 нче сыйныф укучыларының кисәтүләре әйтелде. Кисәтүләр аз булган, чөнки күпчелек балалар спорт залда уйнаганнар. Сәләхова Элвира “2” леләрнең генә кимемәвен генә әйтте. Күпләре систематик рәвештә өй эшләрен эшләмиләр. Хафизов А.Ф.укучыларга төрле конкурсларда катнашкан өчен Дипломнар һәм Сертификатлар тапшырды. Укучыларга киләчәктә уңышлар теләде.

23.05.2017
Печище мәктәбендә чираттагы директор каршында киңәшмә узды. Аңа АК БАРС тан белгеч чакырылган иде, ул укытучыларны яңа хезмәт күрсәтү белән таныштырды. Хәзер республиканың төрле табипларыннан  телефон аша гына консультация алырга мөмкин. Моның өчен махсус карточкаларны рәсмиләштерергә генә кирәк. Аннары мәктәп директоры Хафизов А.Ф. үткән атнаның нәтиҗәләре белән таныштырды. Куприянова А.Н. укытучыларны завучлар кинәшмәсе белән таныштырды.

23.05.2017
Бүген Югары Ослан муниципаль районы Печище  авыл җирлеге Башкарма комитеты секретаре Любовь Волкова  Татарстан  Республикасы  мобилизациягә  әзерлек  планы  буенча үткәрелгән  беркөнлек методик сборда катнашты. Әлеге сбор  Буа муниципаль районы территориясендә узды. Әлеге чара кысаларында, авыл җирлекләре арасында тәҗрибә алышу гамәлгә ашырылды.

 

23.05.2017
Эре техника ярдәмендә Печище авылында  Калинин урамы  буенча  пристанга  алып баручы юллар   тигезләнелде.

22.05.2017
21 май көнне Лаеш муниципаль районы Никольское авылында  "Каравон" рус фольклоры фестивале узды.  Быел   фестиваль  Татарстан Республикасыннан  гына түгел, ә Россия Федерациясенең төрле  почмакларыннан барлыгы 25 000 тамашачы җыйды. Фестивальдә безнең яраткан халык ансамбле "Калинушка" да катнашты һәм фестивальнең төп сәхнәсендә чыгыш ясады .  Аларның иҗатына  рәхмәт   йөзеннән,  рус  фольклорына  сакчыл мөнәсәбәте  өчен , Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин   исеменнән  “Калинушка”  ансамбле  диплом белән  бүләкләнде. Ә вокаль ансамбль җитәкчесе Лев Яковлев нәтиҗәле эше өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан бүләк сертификаты  алды.

22.05.2017
22 нче майда Октябрский мәктәбендә “ Ел укучысы” дигән район конкурсы узды. Анда Печище мәктәбеннән 9 нчы сыйныф укучысы Борисова Зарина катнашты. “Ел укучысы” исемен яулар өчен 13 мәктәп ярышты.Алар экологик мастер- класслар күрсәттеләр. Зарина  ташланыла торган материалдан карандаш савытын ясау ысулын аңлатты. Аның үз – үзенә ышанычы финалга чыгарга ярдәм итте. “Яраткан шөгыле” конкурсында ул шахмат уйнарга өйрәтте. Жюри нәтиҗәләре буенча Зарина 3 урынга чыкты һәм ул
“Ялкын” лагерена бушлай Сертификат белән бүләкләнде. Без Заринаны җиңүе белән котлыйбыз!

21.05.2017
Печище авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре  көче белән Киров урамы буенча Печище  икмәк продуктлары комбинатына  (КХП) кадәр  юл буен җыю үткәрелде. Эш барышында   чүплек бетерелде  һәм  коры ботаклар һәм агачлар  җыештырылды.

20.05.2017
19 нчы майда Пионер оешмасының  95 еллыгы билгеләнеп үтелә. Бу көнне Советлар Союзында төрле слетлар, концертлар, пионер учаклары үткәрелгән. Кызганычка каршы, Пионер оешмасы юкка чыгып, бәйрәм ителми башлады. Печище укытучылары , Мәдәният йорты мөдире һәм китапханәчесе  белән берлектә, балалар өчен төрле конкурслар, уеннар оештырдылар. Сыйныф җитәкчеләре сыйныф сәгатьләрендә Пионер оешмасының тарихы һәм эшчәнлеге турында сөйләделәр. Ә Полякова Г.В. һәм Нургалиева Ю.Ю. балалар белән саф һавада бу көнгә багышланган чара уздырдылар. Ә чара “Взвейтесь кострами» җыры белән тәмамланды.

 

20.05.2017
20 майда Югары Осланда « Хәрәкәт ул- тормыш” дигән фитнес – фестиваль узды, аны “Яшьләр һәм яшьүсмерләр” клубы үткәрде. Анда Печище мәктәбеннән 11 кыз һәм малай катнашты. Алар катлаулы программа тәкъдим иттеләр: пирамида һәм гимнастика буенча трюклар ясадылар. Быел жюри барысына да Сертификатлар гына тапшырды. Безнең команда үзләренең чыгышларыннан канәгать калдылар. Афәрин!

20.05.2017
Печище авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре Печище авылындагы  үзәк юллар буен  коры агачтан , ботак һәм  чүп-чардан  чистарттылар.  Беррәттән Кызыл Яр һәм Грузин урамын  тоташтыручы  тыкрык  та чистартылды.   Спец. техника    биргән  җитәкчеләргә   олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

20.05.2017
Печище авылында универсаль спорт мәйданчыгы төзү буенча эшләр тулы куәткә бара. Бүгенге көндә подрядчы оешма спорт объекты территориясен планлаштыру буенча эшләрне тәмамлаган  һәм  периметр буенча бордюр   кую  һәм   мәйданчыкның  беренче катламын каплау  өчен  ком   ташу буенча эшләр башланган.

18.05.2017
Экологик икеайлык кысаларында,  җирлек Башкарма комитеты, Печище Мәдәният  йорты һәм китапханә  хезмәткәрләре Заречье һәм Калинин урамын  чистарттылар.

17.05.2017
Печище мәктәбендә чираттагы линейка узды, анда барлык укучылар да, укытучылар да катнашты. Башта үткән атнаның нәтиҗәләре ясалды. Өлгереш турында Сәләхова Элвира сөйләде, аны укытучылар да дәвам итте. Аннары Куприянова А.Н. районда старт алган “Тукта ВИЧ СПИД” дигән Бөтендөнья акциясенең 21 нче майда булачагын әйтеп үтте. Безнең мәктәп тә бу акциягә кушылды. Анастасия Николаевна мәктәптә үтәчәк чаралар белән таныштырды һәм аларда актив катнашырга чакырды.

17.05.2017
16 нчы майда «Чемпион» спорт комплексында 7-9 сыйныф кызлары арасында баскетбол буенча район ярышлары узды. Анда Печище мәктәбеннән дә команда катнашты. Кызлар инде бик күп җиңүләр яулаганнар иде инде. Бу юлы да кызлардан  үзләренең чираттагы титулларын көттек. Шулай килеп чыкты да инде. Сайлап алу турнирында безнең команда Татар Борнашы, Карахуҗа һәм  Югары Ослан гимназиясе белән уйнады. Дөрес сайланган тактика уңышлы чыгыш ясарга ярдәм итте. Ә финалда Карахуҗа кызлары белән уйнауны карау бик тамаша булды. Кызларыбыз көндәшләрен 8:2 саны белән җиңделәр. Без үзебезнең чемпионкаларыбызны котлыйбыз! Афәрин!

17.05.2017
Печище мәктәбендә көн иртәнге зарядкадан башлана. Ләкин 17 нче майда зарядка Бөтендөнья СПИДтан  үлүчеләр  истәлегенә багышланган иде. Зарядканы укучылар гына түгел, хәтта укытучылар да ясады. Аны физкультура укытучысы Хәмзин Р.Ә. уздырды. Рәдис Әдһәмович дәресләрдән тыш, “Чемпион” спорт комплексында ушу да алып бара. Ул һөнәри спортсмен буларак, сулыш алу гимнастикасын үткәрде. Андый гимнастиканы Кытайда иртән ясыйлар.Чараның максатына ирештек дип ышанабыз, спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану беренче урында булырга тиеш дигән фикердә калабыз.

17.05.2017
Экологик икеайлык кысаларында  Югары Ослан муниципаль районы Печище авыл җирлеге территориясендә   кыргый куаклардан  чистарту һәм чүп-чар җыю буенча чаралар уза.
Бүген МДБОУ "Печище  балалар  бакчасы" хезмәткәрләре   Печище үзәк юллары   буенча электр линиясе баганаларын  агарттылар.

15.05.2017
15 нче майда Печище мәктәбендә – Халыкара гаилә көненә багышланган мәктәпкүләм чара узды. Бу чараның максаты: якын кешеләргә, туганнарга карата хөрмәт тәрбияләү. Башта укучылар бу бәйрәмгә карата презентация карадылар, аннан соң конкурс программасы булды. Чара барышында укучылар гаилә турында мәкальләр, табышмаклар чиштеләр. Алып баручылар туганнарның ничек аталуларын тикшерделәр. Балалар аларның атамаларын бик дөрес атадылар. Соңыннан алар үзләренең гаиләләре турында бик кызыксынып сөйләделәр. Һәрбер баланың үз гаиләсе турында җылылык белән сөйләү, аларның гаиләсендә мәхәббәт һәм бер – берсен аңлау барлыгы сизелеп торды.

15.05.2017
Үткән шимбәдә Печище авыл җирлеге территориясендә “Чиста яр” дигән Дөньякүләм акция узды. Акциянең максаты- яр буйларын, сулыкларны чистарту, тәртипкә китерү иде. Бу экологик өмәдә авыл советы, клуб, китапханә һәм, әлбәттә, мәктәп тә катнашты. Печище мәктәбе укучылары мәктәп директоры Хафизов А.Ф. җитәкчелегендә бу акциядә актив катнашучылардан булдылар. Кыска вакыт эчендә чүп таулары хасил булды. Акциянең мөһимлеге шунда ки, җәй айлары җитү белән авыл халкы да, килгән кунаклар да, Идел елгасы ярына ял итәргә ашыга. Бу эштән барысы да канәгатьлелек алды.

15.05.2017
Печище  авыл җирлеге башлыгы Александр Шәмсетдинов Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Зиатдинов М.  оешма-предприятие җитәкчеләре белән үткәргән чираттагы  киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәнең көн тәртибе :
1. Этил спирты һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм сатуны  дәүләти җайга салу турында Федераль Законны  үтәү барышы турында
2. Бәлигъ булмаганнар арасында урамда һәм җәмәгать урыннарында җинаятьчелекнең  профилактикасы  турында,
3. ДНД ның җәмәгать тәртибен саклау буенча эш нәтиҗәләре турында;
4. Экология икеайлыгы барышы турында.
Җаваплы кешеләргә  йөкләмәләр  бирелде.

15.05.2017
Печище  авыл җирлеге башлыгы Александр Шәмсетдинов һәм Печище  авыл җирлеге Башкарма комитеты секретаре Любовь Волкова Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы М. Зиатдинов авыл җирлекләре башлыклары белән үткәргән  киңәшмәдә катнаштылар.
Киңәшмәнең  көн тәртибе:
1. Документларның дәүләт теркәвенә алуны  Росреестр интернет порталында   электрон чаралар  ярдәмендә теркәү  турында ;
2. Зиратларны рәсмиләштерү турында (авыл җирлекләре киселешендә), соңгы 5 елда  төзелгән объектларны,  җирләрне рәсмиләштерү  турында;
3. Үзара салым акчаларын  түләтү буенча судка мөрәҗәгатьләр  турында,  ;
4. Инвалидларны эшкә урнаштыру турында;
6. Авыл җирлеге Башкарма комитеты сайтына  яңалыклар бирү турында , яңалыкларны  татар теленә  тәрҗемә итү  турында.;
7.Язгы чакырылыш барышы.
Җаваплы кешеләргә   йөкләмәләр  бирелде.

11.05.2017
Печище мәктәбенең укытучылары чираттагы киңәшмәдә  үткән атнага нәтиҗә ясадылар, аны мәктәп директоры Хафизов А.Ф. үткәрде. Ул Җиңү бәйрәменә үткәрелгән чарада катнашкан укытучыларга үзенең рәхмәтләрен белдерде. Аннан соң мәктәп тормышының эшләренә күчте, килгән хатлар белән таныштырды. Моннан тыш, уздырылачак контроль эшләрнең графигы төзелде. Киңәшмә укытучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар алу белән тәмамланды.

11.05.2017
Печище мәктәбендә чираттагы мәктәпкүләм линейка узды, анда үткән атнага нәтиҗә ясалды. Укучылар үзләренең кисәтүләрен әйттеләр, өлгереш турында отчет белән таныштылар. Мәктәп завучы Куприянова А.Н. Республикадан килгән контроль эшләрнең якын арада старт алачагы турында әйтте. Барлык укучыларга да уңышлар теләде.

10.05.2017
9 нчы майда Печище Мәдәният йортында Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм концерты узды. Бәйрәм концертын Куприянова А.Н. алып барды. Анда Печище укучылары үзләренең  номерларын күрсәттеләр.Кемдер сугыш турында җыр җырлады, кемнәрдер биюләрен күрсәттеләр.Моннан тыш, 7-9 нчы сыйныф кызлары, ансамбль булып оешып, заманча җырлар гына түгел, халык җырларын да җырладылар.Халык уен коралларында да уйнап, кызлар үзләренең талантларын күрсәттеләр. Аларның дәртле җырларына, “Калинушка”төркеме дә кушылды. Бу көнне барлык халык уңай эмоцияләр алды.

фоторепортаж

09.05.2017
9 нчы майда Печище авылында, Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинг булып узды. Анда рәсми затлар, авыл халкы, Печище мәктәбенең  укучылары  һәм укытучылары катнашты. Кызганычка каршы,  авылда бер генә дә ветеран калмаган.Ләкин алар исән булмасалар да, аларның портретларын оныклары, туганнары күтәреп килгәннәр. Митингны 9 нчы сыйныф укучылары Борисова Зарина һәм Мысик Виктория алып барды. Мәктәп укучылары бик актив катнашты. Шигырьләр, җырлар, биюләр белән чиратлашып барылды. Авыл халкын килгән кунаклар да тәбрикләде. Сугышта үлгәннәрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Чара ахырында һәйкәл янына чәчәкләр һәм веноклар куйдылар.

06.05.2017
Югары Осланда Ял итү паркында “Волжская новь» редакциясе тарафыннан  Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган  җиңел  атлетикадан  7 нче эстафета оештырылды. Бу кросста районның 8 командасы катнашты. Алар арасында Печище мәктәбеннән дә команда бар иде. Безнең команда 4 кешедән торды.  Команданың башлыгы Мухаметчин Самат эстафетаны башлады, ә Облизина Лера тәмамлады. Кызганычка каршы, безнең команда җиңүчеләр арасында була алмады. Балаларның кәефе бик төшмәде, чөнки алар Хәтер кроссында катнаштылар. Команда Диплом белән һәм кечкенә призлар белән бүләкләнде.

06.05.2017
6 майда Югары Осланда Дөньякүләм “Үлемсез полк” акциясе узды. Анда барлык теләгән кеше дә катнашты. Бу йөрештә районның  төрле оешмаларыннан вәкилләр катнашты, ләкин күбрәге район укучылары һәм укытучылары иде. Районның төп урамыннан безнең Печище мәктәбе укучылары һәм укытучылары да үтте. Алар үзләренең бабаларының портретларын  горурлык белән күтәреп бардылар. Чөнки алар безнең тыныч күк йөзебез булсын өчен, үзләренең гомерләрен дә кызганмаганнар. Алар безнең арада мәңге яшәячәкләр!

06.05.2017
6 нчы майда митингтан соң, администрация мәйданында Үлемсез полкка багышланган, “Гаилә реликвиясе” дигән акция узды. Аның кысаларында мәктәп укучылары  үзләренең гаиләләрендә сугыш чорыннан бирле  сакланган төрле предметлар турында сөйләделәр. Бу орденнар, фотографияләр, мактау хатлары һ.б. Безнең Печище мәктәбеннән 7 нче сыйныф укучысы Васильева Вероника үзенең әбисенең шкатулкасы турында сөйләде, ул анда бабасыннан килгән хатларны саклаган. Бу хатларның саны бары тик- 4 кенә,чөнки Александр Зиновьевич 1,5 гына сугыша, аннан соң хәбәрсез югалган. Бу хатлар Верониканың әбисе өчен бик кадерле булган, шуңа күрә алар хәзер Верониканың гаиләсендә сакланалар да инде.

06.05.2017
6 майда раонның алты мәктәбе “Яшьармия» Бөтенрәсәй хәрби- патриотик җәмәгатьчелеге хәрәкәтенең әгъзалары булдылар. Тантаналы церемония митингта узды. Яңа яшьармиячеләр булып Печище мәктәбеннән: Алексеева А.,Абдуллина С., Облизина В., Гиниятулова Г., Соколова Д.,Мухаметчин С., Уваров Я. Һәм Борисов Д. сафларга керделәр. Безнең укучыларыбыз үзебезнең илебез сагында үзләрен күрсәтерләр дип ышанып калабыз.

04.05.2017
Печище мәктәбендә мәктәпкүләм линейка узды. Анда 8 нче сыйныфлар тарафыннан үткән атнага нәтиҗә ясалды, һәм кизү тору 7 нче сыйныфка тапшырылды. Өлгереш турында Сәләхова Элвира сөйләде, бу атнада “2” леләр белән башлангыч сыйныфлар аерылып торды. Өлгереш турында мәктәпнең завучы Куприянова А.Н. дәвам итте, тиздән булачак контроль эшләр турында әйтте. Линейка позитив нотада тәмамланды, волейболда җиңгән кызларга баллы приз бүләк ителде. “Василий укуларында” уңышлы чыгыш ясаган кызларны да уңышлары белән котладылар.

04.05.2017
Печище мәктәбендә чираттагы киңәшмә булып узды. Анда үткән атнага нәтиҗәләр ясалды. Иң мөһим сорау булып, укучыларның өлгереше торды. Моннан тыш, бу атнада узачак “Үлемсез полк”акциясендә катнашу турында сүз алып барылды, шулай ук “Гаилә реликвиясе”конкурсына да әзерлек турында сөйләшенде.

29.04.2017
Печище  мәктәбенең,  8 кыздан торган командасы, волейбол ярышларында катнашты. Безнең команда үзен иң көчле команда итеп күрсәткәнлектән, алардан бары җиңү генә көттек. Шулай булып чыкты да. Кызлар өч уен уйнадылар. Кызларның көндәшләре Ослан гимназиясе, Макыл һәм Матюшино кызлары иде. Өч уенда да кызлар җиңеп, полуфиналга чыктылар. Полуфиналда кызларыбыз Югары Ослан мәктәбе белән уйнап, җиңү яулады. Печище командасы кызлары ярышларда җиңүче булды. Без аларны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

29.04.2017
Экология елы кысаларында Макыл мәктәбендә “ Экологик белем бирүдә инновацион технологияләр” дигән темага Республика  фәнни- гамәли конференция узды. Бу чараның җитдилеген анда катнашкан Министерствадан килгән кунаклар исбатладылар. Конференция эшендә Печище мәктәбеннән 7 нче сыйныф укучылары  Абдуллина Сөмбел (җит. Зиннатуллина Г.Г.) һәм Гиниятулова Гүзәл ( җит. Фокеева Е.С.) катнашты. Сөмбел авылның экологик проблемалары турында, ә Гүзәл славян халкының йолалары белән таныштырды. Эшләрнең нәтиҗәләре буенча Гиниятулова Гүзәл 2 дәрәҗәдәге Диплом белән, ә Сөмбел сертификат белән бүләкләнделәр. Моннан тыш, Зиннатуллина Г.Г. жюри составына кереп, Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Без укучыларның уңышлары өчен шатланабыз һәм алда да уңышлар телибез!

  

28.07.2017
Печище мәктәбендә телләр атналыгы кысаларында “Могҗизалар кыры” уены уздырылды, аны 5 – 9 нчы сыйныфлар өчен Куприянова А.Н. үткәрде. Барлык сораулар да рус теле һәм әдәбиятына багышланган иде. Уенда 9 укучы катнашты, алар арасыннан җиңүчеләр сайлап алынып, финалга чыктылар. Алар арасында җиңүче булып Борисова Зарина танылды. Котлыйбыз!

27.04.2017
Г.Тукай туган көнендә Югары Осланның туган як музеенда “ Музей язы – 2017” дигән шигырьләр конкурсы булып узды. Анда районның барлык мәктәпләреннән дә , Печище мәктәбеннән дә укучылар катнашты. 3 нче сыйныф укучылары “ Бала белән күбәләк”, “ Кызыклы шәкерт”, ә 7 нче сыйныф кызлары “Фатыйма белән Сандугач” шигырен сөйләделәр. Әлегә нәтиҗәләр билгеле түгел. Конкурс көнне укучыларны бәйгегә әзерләгән Зиннатуллина Г.Г. Рәхмәт хаты һәм истәлеккә китап белән бүләкләнде.

27.04.2017
Печище мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары үзләренең укытучылары Антонова Т.В. һәм Куприянова А.Н. белән табигатькә  экскурсиягә  чыктылар. Аларның максаты табигатьтә барган үзгәрешләрне күзәтү иде. Паркта, укучылар Идел күренешен күзәттеләр, елганың бозлардан арынуы белән кызыксындылар. Аларның алган белемнәре дәресләрдә кирәк булыр дип ышанып калабыз. Экскурсия бик кызыклы үтте.

27.04.2017
«Куян табибта кунакта».
27 нче апрельдә Печище мәктәбендә “Куян табибта кунакта” дигән класстан тыш чара уздырылды. Антонова Т.В. белән Куприянова А.Н. кеше тормышында тешләрнең роле һәм әһәмияте дигән кызыклы әңгәмә оештырдылар, тешләрне ничек чистартырга кирәклеге турында сөйләштеләр.Укучылар күргәзмә материал белән эшләделәр, сорауларга җаваплар бирделәр. Чара ахырында “Куян табиб” дигән мультфильм карадылар. Укучылар бүләксез дә калмадылар, аларга теш пастасы белән теш щеткасын да бүләк иттеләр. Укучылар да, укытучылар да бу чарадан канәгать калдылар.

26.04.2017
Печище мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары, Г.Тукай туган көненә багышланган рәсемнәр конкурсына әзерләнәләр. Конкурс аның туган көненә карата оештырылган иде. 5 нче сыйныфлар Тукай әсәрләреннән өзекләр буенча, иллюстрацияләр карап, үзләренең фантазияләрен кушып, эшләрне башкарырга тиешләр. Аларның рәсемнәре рәсемнәр күргәзмәсен тулыландырырлар һәм бизәрләр дип уйлыйбыз. Уңышлар телибез!

26.04.2017
26 нчы апрельдә  бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел булды. Бу көнне Печище мәктәбендә мәктәпкүләм линейка узды, аны Антонова Т.В. үткәрде. Аның шигырьләре төрле телләргә тәрҗемә ителгәнен әйтте. Ул укучыларның игътибарын Г.Тукайга багышланган китаплар күргәзмәсенә һәм фотографияләргә җәлеп итте. Күргәзмәләрне татар теле укытучысы Зиннәтуллина Г.Г. оештырган иде. Тукай туган көне билгеләп үтү алай гына тәмамланмаячак әле, алда укучыларны төрле чаралар көтә.

25.04.2017
Билгеле булганча, 2017 ел Экология елы булып игълан ителде. Бу акция кысаларында Бөтендөнья экологик диктант  язарга тәкъдим ясалды. Бу акциягә Печище мәктәбе дә кушылды. Диктантны Корнева Н.Г. үткәрде. Анда 5- 9 нчы сыйныф укучылары катнашты.Биремнәрне үтәгәндә укучыларның экология буенча белемнәре генә түгел, хәтта логик фикерләү белән эрудиция дә кирәк иде. Укучыларга экологик диктантта катнашканнары өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

25.04.2017
Печище мәктәбе “ Беренчеләр мәктәбе” дигән эш дәвам ителә. Дәресләрне  һәр шимбә саен башлангыч сыйныф укытучысы Антонова Т.В. үткәрә. Хәзерге вакытта аңа 8 укучы йөри. Кечкенәләр өй эшләрен дә үзләре башкарып  киләләр.Алар үзләренең фикерләрен әйтергә өйрәнәләр. Әзерлек курсын узучы кечкенәләр беренче сыйныфка әзер булырлар дип ышанып калабыз.


25.04.2017
Үткән ял көннәрендә Апаста бокс буенча ярышлар булып узды. Анда Печище мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Демидов Егор да катнашты. Ул әле бары 1 ай гына бокс белән шөгыльләнә, ләкин уңышка ирешү өчен ул аңа комаучау итмәгән. Ул уен нәтиҗәләре буенча 2 урынга чыкты. Без аның уңышлары өчен шатланабыз, һәм спортта яңа үрләргә менүен телибез!

24.04.2017
24 нче апрельдә Печище мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары  үзләренең беренче имтиханнарын тапшырдылар – татар теленнән Бердәм Дәүләт Тестлары.Балаларның тырышып әзерләгәннәре, юкка китмәгәндер дип уйлыйбыз. Алган белемнәре беренче сынауны үтәргә ярдәм иткәндер дип ышанып калабыз. Булачак  имтиханнарда уңышлар телибез!

22.04.2017
«Ватанның горурлыгы”дигән Бөтендөнья дистанцион презентацияләр конкурсы узды. Печище мәктәбеннән үзләренең  эшләрен ике иҗади төркем җибәрде: Зиннатуллина Г.Г., Мухаметчин Самат һәм Фокеева Е.С., Васильева В..Аларның эшләре “Калинушка”фольклор ансамбленә һәм беркызтуган Голубиналарга багышланган иде. Ике презентация  дә бик эчтәлекле, фотографияләргә бай иде. Бу эшләр сыйныф сәгатьләрендә кулланылды. Икесе дә конкурсның Дипломантлары булды. Котлыйбыз!


21.04.2017
21 апрельдә “Баскет – хол”спорт комплекста татар теленнән халыкара олимпиадасының ябылу тантанасы булып узды. Анда һәрбер районнан делегатлар чакырылган иде. Югары Ослан районыннан Печище мәктәбеннән татар теле укытучысы  Зиннатуллина Г.Г. катнашты.Ул бу театральләштерелгән чарадан бик канәгать калган.

21.04.2017
21 нче апрельдә Печище мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Л.Н.Толстой исемендәге 15 нче Республика фәнни – гамәли конференциясендә катнашты. Ул үзенең ныклы, ышанычлы чыгышы белән, Республикага үтте. Вероника 10 сайлап алынган эшләр арасында “ Л.Н.Толстойның тормыш юлы һәм иҗаты” турында сөйләде. Ул “ Толстой һәм математика” дигән теманы ачты. Толстойның тормышында математиканың зур роль уйнавын исбат итте. Вероника катнашучылар шаһәдәтнамәсе белән бүләкләнде. Без аны уңышлы чыгыш ясавы белән тәбриклибез һәм алга таба да фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнүен телибез.

20.04.2017
«Игелеклелек атнасы» дәвам итә. 19 нчы апрельдә Печище  мәктәбе укучылары Соколова Д., Симачева А., Демидов Е., һәм Рогов И. Югары Осландагы картлар һәм инвалидлар йортына бардылар. Бу визитны “ Өмет утравы” хезмәткәрләре оештырды. Өлкәннәр өчен кулдан ясалган бүләкләр дә тапшырылды.  Алар бу игътибарлылыкка дулкынландылар, балалар һәм өлкәннәргә рәхмәтләрен әйттеләр. Һәм ешрак  үзләренә кунакка килүләрен сорадылар.

20.04.2017
Печище мәктәбенең 5 нче сыйныфында географиядән практик дәрес узды. Аның темасы “Язның 20 билгесе”.Дәрес табигать кочагында узды, укучылар язның билгеләрен табып, укытучыга күрсәтергә тиеш иделәр. Беренчеләрдән булып, Рогов И., икенче Закиров А. тапты. Укытучылары  Корнева Н.Г. алардан канәгать калды.

20.04.2017
17 нче апрельдән Татарстанда “ Язның игелеклелек атнасы – игелеклелек эстафетасы” акциясе старт алды. Бу атналык Печище мәктәбендә дә уза. Атна буенча  мәктәптә төрле чаралар үткәреләчәк. Барлык укучылар да актив катнашырлар дип ышанып калабыз.

19.04.2017
Запастагы гражданнарны хәрби исәпкә алу өчен  җаваплы, Любовь Волкова эш визиты белән Югары Ослан муниципаль районы хәрби комиссариатында булды. Визитның максаты -  запастагы гражданнарны барлау һәм теркәү карточкаларын  тикшерү иде.

19.04.2017
Печище  авыл җирлеге башлыгы Александр Шәмсетдинов хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышында катнашты. Утырыш хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе Марат Зиатдинов җитәкчелегендә узды.

19.04.2017
9 нчы сыйныфларның Бердәм Дәүләт тестларын тапшырырга санаулы гына көннәр калып бара. 18 нче апрельдә имтиханнарга әзерләнүнең соңгы репетициясе булып узды. Анда Печище мәктәбенең укучылары да үз белемнәрен тикшереп карадылар. Тест биремнәре, ситуатив күнегүләрдән тыш, аудирование биреме дә бар иде. Сынап карау имтиханы язылган, хәзер нәтиҗәләрен генә көтәргә калды.

19.04.2017
Республиканың барлык сыйныфларында да Дөньякүләм тикшерү эшләре старт алды. Алар рус теленнән сынау белән башланып китте. Үзләренең белемнәрен Печище мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары да тикшерде. Эшне барлык укучылар да язды. Алар биремнәрне бөтен кагыйдәләрне дә искә төшереп, үтәгәннәр дип ышанып калабыз. Ә алда әле математикадан тикшерү эшләре. Аларга уңышлар телибез!

18.04.2017
18 нче апрельдә игелеклелек атналыгы кысаларында Печище Мәдәният йортының мөдире  Галина Полякова, китапханә мөдире Юлия Нургалиева, социаль яклау хезмәткәре Любовь Романова һәм Печище мәктәбенең укучылары Корнева  Надежда Георгиевна җитәкчелегендә паркка бардылар. Оештыручылар “Рәсәйнең экологик проблемалары һәм аны чишү юллары” дигән темага ачык дәрес үткәрделәр. Укучылар хәзерге заманның экологик проблемалары турында сөйләделәр. Дәрестән соң паркта өмә оештырдылар.


17.04.2017
Печище авыл җирлеге  Башкарма комитеты секретаре Любовь Волкова видеоконференция режимында запастагы гражданнарны хәрби исәпкә алу һәм броньлауны оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмәдә   катнашты.

17.04.2017
Дүшәмбе көнне Печище мәктәбендә чираттагы линейка булып узды. Ул кизү торган сыйныфның кисәтүләреннән башланды. Сәләхова Элвира өлгереш турында сөйләде. Куприянова А.Н. уку елының ахырына якынлашуын әйтте, иртәгәдән 5 нче сыйныфлар өчен тикшерү эшләре башланачагы турында кисәтте. Укучылар рус теленнән һәм математикадан үзләренең белемнәрен тикшерәчәкләр. Антонова Т.В. “Оныклар Җиңүне ясыйлар” конкурсының ахырга якынлашуын әйтте. Линейка ахырында мәктәп директоры Хафизов А.Ф.  укучыларга Дипломнар тапшырды, алар “Глобализация- хәзерге заман чынбарлыгы”дигән фәнни – гамәли конференциядә уңышлы чыгыш ясадылар, шулай ук Васильева В. һәм Мухаметчин С. – “Ватанның горурлыгы” дигән презентацияләр конкурсында актив катнашканнары өчен

17.04.2017
15 нче апрельдә Казанның 6 нчы гимназиясендә “Глобализация- хәзерге заманның чынбарлыгы” дигән фәнни – гамәли конференция узды.Анда Печище мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары Абдуллина Сөмбел һәм Гиниятулова Гүзәл катнашты. “Татар филологиясе” секциясендә Сөмбел Югары Ослан районында иң беренчеләрдән булып татар теле дәресләрен алып барган, шигырьләр язучы  Дилә Шакирҗановна турында сөйләде. Шуңа күрә аның эше “Укытучы – шагыйрә” дип аталды. Ә Гүзәл “ Кая туган, шунда ярап куйган” дигән эшен тәкъдим иткән. Ул анда Печище авылының  почетлы колхозчысы Фокеева Анфиса Якимовна турында сөйләде. Эшләре өчен кызлар Дипломнар белән бүләкләнделәр. Абдуллина Сөмбел ( җитәкчесе Зиннатуллина Г.Г.)  3 дәрәҗәдәге Диплом белән, ә Гиниятулова Гүзәл ( җитәкчесе Фокеева Е.С.) – лауреат Дипломы  белән бүләкләнделәр.Афәрин!

11.04.2017
4 чирек дәвам итә, гадәттәгенчә дүшәмбе көнне, мәктәпкүләм линейка узды. Анда үткән атнаның нәтиҗәләре әйтелде, кизү торган сыйныфның кисәтүләре тыңланды. Сәләхова Элвира өлгереш нәтиҗәләре белән таныштырды. Кызганычка каршы, атна эчендә “2” леләр саны арткан гына. Бу укучыларның өй эшләрен вакытында эшләмәүләре белән бәйле. Антонова Т.В. мәктәптә, районда  булачак чаралар белән таныштырды. Ул җомга көнне Мщдщният йортында  үтәчәк  концертка чакырды.

11.04.2017
Печище мәктәбендә директор каршында  чираттагы киңәшмә узды. Анда үткән атнаның нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Киңәшмә иң күңелле моменттан башланып китте, Хафизов А.Ф. “Елның сыйныф җитәкчесе” дигән конкурста 2 урын алган Куприянова А.Н. котлады. Аннан соң МКУ бүлегеннән килгән хатлар белән таныштырды. Зур игътибарны  гәҗитләргә язылуга юнәлтте. Киңәшмә укытучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирү белән тәмамланды.

08.04.2017
Язучы В.Г. Распутинның 80 яшьлек туган көнен билгеләп үтү кысаларында, Печище мәктәбендә Бөтенрәсәй дәресе узды. Ул  Рәсәй драматургы, публицист, җәмгыять эшлеклесе В.Г.Распутинның әдәбият мирасына багышланган иде. Бу дәресне 6-9 нчы сыйныфлар өчен Баймяшкин Н.С. үткәрде. Укучылар аның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, чөнки аның әсәрләре мәктәп программасына кертелгән. Моннан тыш, “Француз теле дәресләре” дигән фильм карадылар. Николай Сергеевич җитәкчелегендә төрле биремнәр эшләделәр. Дәрес бик эчтәлекле һәм кызыклы үтте.

08.04.2017
Язучы В.Г. Распутинның 80 яшьлек туган көнен билгеләп үтү кысаларында, Печище мәктәбендә Бөтенрәсәй дәресе узды. Ул  Рәсәй драматургы, публицист, җәмгыять эшлеклесе В.Г.Распутинның әдәбият мирасына багышланган иде. Бу дәресне 6-9 нчы сыйныфлар өчен Баймяшкин Н.С. үткәрде. Укучылар аның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, чөнки аның әсәрләре мәктәп программасына кертелгән. Моннан тыш, “Француз теле дәресләре” дигән фильм карадылар. Николай Сергеевич җитәкчелегендә төрле биремнәр эшләделәр. Дәрес бик эчтәлекле һәм кызыклы үтте.

 

07.04.2017
Билгеле булганча, 2017 нче ел экология елы дип игълан ителде. Бу рамка кысаларында “Яшә, җир!”дигән темага укучылар һәм укытучылар арасында экологик КВН узды. Печище  мәктәбеннән дә “Эко- бис” командасы катнашты.Ярышлар 6 конкурстан торды. Беренче конкурста “Визитка”да “Эко- бис” үзе турында сөйләде, ул күңелле һәм музыкаль булды. “Разминка” КВН да иң мөһиме, ул командаларның никадәр шаян һәм шаярта белүләренә корылган. “Эко- бис” командасы да югалып калмады. Капитаннар конкурсында Хафизов А.Ф. экологик проблемаларны күтәрде. Музыкаль конкурста да- җир һәм аны саклау темасы күтәрелде. “Эко- бис”җиңмәсә дә, юмор аша экологик проблемаларны да чишәргә була икәнлеген күрсәтте.

 

06.04.2017
Печище мәктәбенең укучылары һәм укытучылары, шулай ук Мәдәният йорты мөдире Полякова Г.В. Янки Купала музееның кунаклары булдылар. Алар күргәзмәнең соңгы көненә туры килделәр. Музей директоры Абызова Р.Ю. Милли музейның экспонатлары белән таныштырды. Ул 19 гасырның хатын- кызларының аксессуарлары турында сөйләде. Кызлар бик кызыксынып, Римма Юрьевнаны тыңладылар. Балалар моннан тыш, 30- 40 нчы елларда 8 нче мартка багышланган открыткаларны да күрә алдылар. Соңыннан Римма Юрьевна веер ясау буенча мастер класс та күрсәтте. Аңа балалар да кушылды. Укучыларга бу очрашу бик ошады, алар Римма Юрьевнага үзләренең рәхмәтләрен әйттеләр.

 

04.04.2017
Узган шимбәдә Введено- Бистәсе мәктәбендә ата- аналар комитеты конкурсының финалы булып узды. Соңыннан иң күңелле момент- җиңүселәрне бүләкләү булды. Анда Печище мәктәбенең 9 нчы сыйныфның сыйныф җитәкчесе Куприянова А.Н. да чакырылган иде. Ул “Сыйныф җитәкчесе” номинациясенә 2 урынны алды. Анастасия Николаевнага Диплом һәм акчалата премия бирелде. Без аның бу конкурста җиңүенә бик шат һәм аңа киләчәктә иҗади уңышлар телибез!

04.04.2017
Дүшәмбе көнне, Печище мәктәбендә мәктәпкүләм линейка узды. Мәктәп директоры Хафизов А.ф. инглиз теле укытучысы Ситникова А.И. туган көне белән котлады. Аның котлавына укучылар һәм укытучылар да кушылды. 5 нче сыйныф укучылары үзләренең кисәтүләре белән таныштырдылар. Сәләхова Э. Өлгереш турында әйтеп узды. Линейка укытучыларның белдерүләре белән тәмамланды.

04.04.2017
Печище мәктәбендә директор каршында киңәшмә узды. Башта гадәти сораулар күтәрелде. Аннан соң мәктәп директоры Хафизов А.Ф. МКУ “Белем бирү” бүлегенең хатлары белән таныштырды, гәҗитләргә язылу һәм коммуналь түләүләрне Гос.услуги порталы аша түләргә кирәклеген әйтеп китте. Киңәшмә “Яшә, Җир” исемле КВНга әзерләнү турында дәвам итте, ул тиздән Югары Ослан мәдәният йортында булачак.

01.04.2017
Җомга көнне Үзәк балалар китапханәсендә   “Җанлы классика” шигырьләр уку конкурсы узды. Анда Гиниятулова Гүзәл, Васильева Вероника  һәм Алексеева Алена катнашты. Алар үзләренең яраткан әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Вероник Астрид Линдгренның – “Рони – талаучы кызы”, Гүзәл Фред Андруның -  “Лисс Улисс”нан өзекне укыды. Ул шулкадәр рольгә кереп киткән, әйтерсең, актерлар курсын бетергән диярсең. Ә Алена Виктор Гюгоның  “Кире кагылганнар” романыннан өзек укыды. Барлык кызлар да үзләрен чын артистлар шикелле күрсәттеләр. Афәрин!

01.04.2017
Хәзерге вакытта районда “Мин монда үстем – һәм бу як миңа кадерле” дигән республика конкурсының муниципаль этабы бара, ул Экология елына багышланган. Печище мәктәбеннән дә укучылар катнаша. Район турына Антонов Я., Рогов И., һәм Тарасов В. эшләре җибәрелде. Укучылар үзләренең эшләрендә туган якларын сурәтләделәр. Аларның эшләрен районда күрерләр дип ышанып калабыз.

01.04.2017
Пәнҗешәмбе көнне Матюшино мәктәбендә татар теле укытучыларының семинары булып узды. Аның эшендә Зиннатуллина Г.Г. катнашты. Семинар кысаларында “Татар телен яхше белүчеләр” конкурсы да үткәрелде. Ярышлар берничә номинациядән торды. Печище мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Васильева Вероника 2 номинациядә катнашты: “Татар җыры” һәм “Татар монологы”. Ул татар халык җырын башкарды. Моннан тыш, татар телендә үзе турында сөйләде. Аңа 2 номинациядә дә 2 урын бирелде, Дипломнар белән бүләкләнде. Афәрин!

31.03.2017
Күптән түгел генә Печище мәктәбенең кызлары баскетбол ярышларында беренче урын алдылар. Шуңа күрә  республика ярышларында Югары Ослан районын якларга Болгар шәһәренә юл тоттылар. Бу кызларның беренче тапкыр мондый ярышларга чыгулары иде. Турнирда алар 2 уен уйнадылар, кызганычка каршы икесендә дә оттырдылар. Җиңелүләренә дә карамастан, кызлар күңелләрен төшермәделәр, Болгар шәһәрендә йөреп. уңай эмоцияләр генә алдылар.

31.03.2017
Укуның беренче көнендә үк мәктәптә линейка узды. Ул мәктәп директоры Хафизов А.Ф.ның сәламләве белән башланып китте. Ул укучыларны  яңа килгән укучылар белән таныштырды. 3 нче сыйныфка- 2 укучы, 8 нче сыйныфка- 1 укучы килде. Директор Хафизов А.Ф. ның сүзләрен Куприянова А.Н. һәм Антонова Т.В. дәвам иттеләр. Соңыннан мәктәп данын яклаган укучыларны котлады. Алар йөзү буенча һәм баскетбол буенча ярышларда катнашып, Дипломга лаек булдылар. Афәрин!

31.03.2017
Хөрмәтле Печище авыл җирлегендә яшәүчеләр! Печище авыл җирлеге Башкарма комитеты карары  белән 2017 елның  01 нче  апереленнән  31 нче  майга    кадәр Печище авыл җирлеге территориясендә торак пунктларны санитар-экологик чистарту һәм төзекләндерү буенча Икеайлык игълан ителде.
Җирле халыкка    үтенечебез  шул:  административ җәза булмасын өчен, үзегезнең    йорт яны территориягезне  мөмкин  кадәр  кыска выкытта  тиешле тәртипкә  китерсәгез иде.

 

31.03.2017
Бүген, 31 мартта Печище авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә  спиртлы продукцияне ясау, куллануны   ачыклау һәм булдырмый калу  буенча рейд ясадылар.

 

31.03.2017
Печище авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре авылны төзекләндерү буенча эш башлады. Печище авыл халкы үтенече буенча  Кызыл Яр һәм Грузин урамнары арасындагы тыкрыкта куак һәм вак агачларны  кисү  эшләре башланды.

31.03.2017
Бердәм дәүләт Тестларын язарга вакыт инде бик аз калып бара. Шуңа күрә имтиханнарга әзерләнү икеләтә көч белән алып барыла. Печище мәктәбенең укучылары өчен каникуллар вакытында да консультацияләр үткәрелде.Укытучы Зиннатуллина Г.Г. ярдәмендә укучылар  ситуатив күнеүләрне, грамматик биремнәрне кабатладылар. Гүзәл Габделхәевна укучылар белемнәрен тестлар ярдәмендә тикшерде. Укучыларга бу биремнәр имтиханнарны уңышлы тапшырырга ярдәм итәр дип ышанып калабыз.


30.03.2017
Дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләр эшчәнлеген контрольдә тотуның  нәтиҗәлелеген күтәрү кысаларында, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты кабинетында Ленар Хәкимҗанов муниципаль унитар предприятиеләрнең 2016 елгы   эш нәтиҗәләре буенча отчет  бирү буенча киңәшмә уздырды. Әлеге киңәшмәдә  Печище авыл җирлеге башлыгы Шәмсетдинов Александр һәм "Печище" муниципаль унитар предприятиесе директоры Каляканова Екатерина катнашты.

30.03.2017
Электр линияләрен реконструкцияләү дәвам итә. Бүгенге көндә инде барлык хуҗалыклар яңа линиягә  тоташтырылган, ә  Декабристлар, Красная поляна, Беренче Май урамнары буйлап иске линия һәм иске агач баганаларны  алыштыру  буенча эш башланган.

29.03.2017
Печище авыл җирлеге Башкарма комитеты секретаре  Волкова Любовь суд приставларының район бүлегендә булды . Анда үзара  салым  түләмәгән өчен  суд боерыкларын  вакытында  үтәү   мәсьәләләре   каралды.  

27.03.2017
Печище авыл җирлеге башлыгы Шәмсетдинов Александр Сергеевич Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Зиатдинов Марат Галимзянович рәислегендә  авыл җирлекләре башлыклары белән үткәргән   киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәдә   Югары Ослан муниципаль районы башлыгы   киңәшчесе  З. Минһаҗев,  район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары В. Тимиряев, авыл  җирлекләре  башлыклары   С. Сакин, Никитушкин В.  чыгыш ясадылар.

25.03.2017
Печище  мәктәбендә “Белем сыйфатын күтәрү: проблемаларны чишү юлллары” дигән темага педагогик киңәшмә узды. Анда бик күп сораулар күтәрелде. Куприянова А.Н. 3 чирекнең нәтиҗәләре белән таныштырды, укучыларның вакытында эшләнмәгән өй эшләре, һәм ата- аналар ягыннан контроль булмавы,  белем дәрәҗәсенең түбәнләнүенә китерә дигән нәтиҗә чыгарды. Укытучылар ике группага бүленеп, сингапур методикасы буенча, нәрсә ул белем сыйфаты дигән  сорауга җаваплар эзләделәр. Антонова Т.В. тәнкыйди фикерләү технологиясе һәм аның алымнары  белән таныштырды. Педагогик киңәшмә ахырында  кызыксындырган сорауларга җаваплар тыңланды.

25.03.2017
Татарстан республикасында Милли белем бирүне үстерүгә зур игътибар бирелә. Каникуллар вакытында Казанда Бөтендөнья  ана теле укытучыларының  конкурсы узды. Ул 2 этаптан торды. Конкурска якын тирә  регионнардан да методик дәрес эшкәртмәләре  җибәрелде. Аннан соң финалга чыккан укытучылар Казанга җыелдылар. 56 укытучы арасында  Печище  мәктәбенең  татар теле укытучысы Зиннатуллина Г.г. да бар иде. Финалистлар группаларда эшләделәр. Гүзәл Габделхәевна,  җырлар өйрәткәндә  тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану алымнары турында мастер класс күрсәтте. Икенче конкурста, нәкъ артистка  сыман , үзенең милли костюмын яклады. Ул ни өчен бу күлмәкне кигәнен, бизәнү әйберләре турында сөйләде. Үзенең бизәнү әйберләрен җыр аша да җиткерде. Үзенең чыгышы өчен Гүзәл Габделхәевна Финалист дипломы һәм Милли курчак атрибуты белән бүләкләнде.

25.03.2017
«Өмет утравының” хезмәткәрләре Печище укучыларын Янки Купала музеена алып бардылар.Музей директоры Абызова Р.Ю. музейдагы күргәзмәнең  яңа экспонатлары  белән таныштырды. Ул 19 нчы гасырның хатын- кызлар һәм ир- атлар аксессуарлары турында сөйләде.Аеруча кызлар кызыксынды, хәтта маскаларны киеп карарга да рөхсәт ителде. Истәлеккә фотога да төштеләр. Саубуллашканда. Укучылар үзләренең рәхмәтләрен әйттеләр.

25.03.2017
Каникулларда Печище мәктәбенең укучылары яшьүсмерләр клубына бардылар. Оештыручылар балалар өчен төрле конкурслар оештырганнар. Алар өчен теннис һәм шахмат уеннары оештырылды. Барысына да “Күңелле старт” ошады. Алар уенда үзләренең көчлелекләрен. Тизлекләрен күрсәттеләр. Аннан соң иҗат белән шөгыльләнделәр. Алар “Һава торышын” ясадылар, чөнки 23 ендә метеорологлар көне уздырылды. Балаларга бу бик ошады, алар бу чарадан бик кагәгать калдылар.

25.03.2017
Печище  мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Мухаметчин Самат Түбән Камада оештырылган ГТО Фестиваленнән кайтты. Ул районны яклады. Түбән Камада да ул югалып калмады. Аның нәтиҗәләре бик югары. Физик яктан әзерлеге һәм ату буенча- ГТО ның алтын значогына тиң, ә йөзү һәм җиңел атлетикада- көмешкә. Без Саматны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез.

25.03.2017
Укучыларның каникуллары булуга карамастан, чыгарылыш сыйныф укучыларының вакытлары юк. Имтиханнарга әзерләнү бара. 22-23 мартта укучылар өчен, математикадан һәм рус теленнән профиль сменаларда укыту оештырылды. Безнең  Печище мәктәбе укучылары да бик теләп йөрделәр. Алар төрле биремнәр үтәделәр. Укытучыларның аңлатуларын тыңладылар. Моннан тыш укучылар өчен мәктәптә дә әзерлек эшләре бара.

20.03.2017
20 нче мартта Югары Ослан гимназиясендә 20003- 20004 елда туган укучылар арасында  баскетбол ярышларының муниципаль этабы узды. Анда Печище  мәктәбенең укучылары да катнашты.Кызлар командасы һәм малайлар командасы. Малайлар 3 уен уйнап, бары берсендә генә җиңделәр. Кызлар киресенчә, бик яхшы уйнап, финалга чыктылар. Финалда  безнең кызлар Татар Борнашының  көчле командасы белән көчләрен сынашты. Уен дөрес куелганлыктан, безнең кызлар 6:2 белән финалга чыкты. Афәрин! Хәзер алар районыбызны зона ярышларында яклаячаклар.

20.03.2017
Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан, борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжский турында рәсемнәр һәм фотоэшләр буенча конкурсның мәктәп этабы тәмамланды. Печище мәктәбе укучылары актив катнашты. 4 рәсем һәм 5 фотоэш муниципаль турга җибәрелде. Барысына да уңышлар телибез!

20.03.2017
Шимбә көнне Иннополиста укучылар арасында  йөзү ярышы булды. Анда Печище мәктәбеннән дә 8 укучы катнашты. 4 кыз һәм 4 малай.катнаш эстафетада балалар 3 нче урын алдылар. Һәрбер этапта укучылар беренче өчлектә булдылар. Йомгаклау  протоколында алар 3 нче юлда тордылар. Кызганычка каршы, аерым гына йөзгәндә урын ала алмадылар. Команда барыбер 3 урынга чыгып, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Афәрин! Ике “Бронза” – бик яхшы нәтиҗә! Котлыйбыз!

20.03.2017
Чирекнең иң соңгы көнендә Печище  мәктәбенең директоры Хафизов А.Ф. мәктәпкүләм линейка уздырды. Ул укучыларны чирекне уңышлы тәмамлаулары белән котлады, каникулларны яхшы үткәрүләрен теләде. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өндәде. Укучыларны каникул вакытында үткәрелә торган чаралар белән таныштырды. Линейкадан соң укучылар сыйныф сәгатьләренә таралыштылар. Су буйларында үзләрен сак тотарга кирәклеге турында инстуктаж үткәрелде. Соңыннан сыйныфта генераль җыештырулар узды.     

20.03.2017
В субботу в подростково-молодежном клубе проходила районная спартакиада трудовых коллективов. В соревнованиях по шахматам и шашкам честь МКУ «Отдел образования» защищала учитель Печищинской школы Куприянова А. Н.. В личном первенстве в обеих дисциплинах ей удалось показать блестящие результаты. В соревнованиях по шахматам она стала чемпионкой, по шашкам – вицечемпионкой. Своим удачным выступлением она внесла весомый вклад в победу в общекомандном зачете  как в шахматах, так и в шашках. Куприянова А. Н. была награждена Дипломами. Молодец!   

 

18.03.2017
Яшел Үзән районы Бишнә авылында “Туган ягым, мәңге күңелемдә, аннан да матуррак җир юктыр!” дигән темага 4 нче иҗади- эзләнү конкурсының 4 нче региональ туры узды. Бу конкурста Печищи мәктәбенең ике укучысы Портнов Иван һәм Рогов Игорь катнашты. Малайларга эшләрне язарга Антонова Т.В. һәм Корнева Н.Г. булышты. Портнов Иван “Агачлар- табигатьнең тере һәйкәлләре”, Рогов Игорь “Югары Ослан районының атамаларында мәҗүсилек” дигән темалар буенча эшләрен тәкъдим иттеләр. Укучылар уңышлы чыгыш ясап, 3 нче урын алып кайттылар һәм Диплом, сертификатлар белән бүләкләнделәр. Малайларны һәм аларның җитәкчеләрен җиңүләре белән котлыйбыз!

18.03.2017
16 мартта математикадан «Кенгуру- 2017» дигән Халыкара конкурс узды. Печище мәктәбе укучылары да актив катнашты. Математикан биремнәрне 5 укучы эшләде. Балалар бирелгән бер вакыт аралыгында 30 га якын мәсьәлә чиштеләр. Күпме балл җыйганлыкларын- эшләр тикшерелгәннән соң билгеле булачак. Нәтиҗә уку елы ахырында булачак.

18.03.2017
Республикада «Мин татарча сөйләшәм” акциясе старт алды. Печище мәктәбенең укучылары да монда катнашырга теләкләрен белдерделәр. Пәнҗешәмбе көнне башлангыч сыйныф укучылары үзләрнең татар теле укытучылары Зиннәтуллина Г.Г. бу акция кысаларында, авыл китапханәсенә бардылар. Китапханәдә бу көнне бары татарча гына сөйләштеләр. Балалар Юлия Юрьевнага  татарча гына мөрәҗәгать  иттеләр, ул татарча җавап кайтарырга тырышты. Аларга укытучылары да булышып җибәрде. Укучылар татарча китаплар алдылар. Бу чараның максаты: балалар татар теле дәресләрендә генә түгел, башка урыннарда да сөйләмнәрен кулланырга өйрәтү иде. “Мин татарча сөйләшәм” акциясе дәвам итә. Укучыларны бик күп чаралар көтә.

18.03.2017
Галимҗан Баруди- татар халкының бөек  аң- белем таратучысы һәм язучы. 2017 нче елда аңа 160 ел була. Шуңа күрә бу ел Татарстанда Галимҗан Баруди елы дип игълан ителде.Бу вакыйгага багышланган чара Югары Ослан мәчетендә узды. Печищи мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары үзләренең укытучылары Зиннәтуллина Г.Г. белән мәчеттә булдылар. Килгән кунаклар алдында Үзәк китапханәнең китапханәчесе Тазиева Л. чыгыш ясады, ул укучыларны Г.Барудиның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Аның китапларыннан күргәзмә оештырылган иде. Шуннан соң укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр. Викторина 20 сораудан тора иде. Закиров Адел 17 балл җыйды, ләкин җиңүчеләр арасына керергә берничә балл җитеп бетмәде. Башка балалар да  калышырга теләмәде. Малайларга истәлеккә- кәләпүшләр, кызларга- яулыклар бирелде.Соңыннан барлык балаларны да өстәл артына утыртып сыйладылар. Барысы да имам- хатыйб Гали хәзрәткә үзләренең рәхмәтләрен әйттеләр.

16.03.2017
Печище  авыл җирлегендә запастагы  гражданнарны хәрби исәпкә алып бару өчен җаваплы  Любовь Волкова  әлеге гражданнар  белән   контракт буенча хәрби  хезмәтне  пропагандалау  максатыннан  әңгәмә үткәрде.

16.03.2017
Печище авыл җирлеге башлыгы Башкарма комитеты секретаре Любовь Волкова    видеоконференция режимында Татарстан  Республикасы Министрлар кабинеты  Теркәү(ЗАГС)  идарәсе   үткәргән  эшлекле киңәшмәдә катнашты.


   

15.03.2017
Печище авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре   Казан-Ульяновск федераль трассасының  беркетелгән участогына  чүп  җыярга  чыктылар. Җылы  көннәр җитү белән, юл буенда кар   эри башлады  ,   кыш дәвамында  ташланган  барлык чүпләр  килеп чыкты.Кызганычка каршы, чүп азаймый , Башкарма комитет хезмәткәрләре 5 капчыктан  артык чүп-чар  җыйдылар!

15.03.2017
Чәршәмбе көнне, 15 мартта 1 нче Май урамындагы  үзәк суүткәргечтә  авария   булды . МУП "Печище" хезмәткәрләре кыска вакыт эчендә   аварияне бетерүгә  ирештеләр .

14.03.2017
Дүшәмбе көнне, 13 нче мартта. Печищи мәктәбендә мәктәпкүләм линейка узды. Бу чирекнең соңгы линейкасы иде, анда үткән атнага нәтиҗә ясалды. 7 нче сыйныф укучылары үзләренең кисәтүләрен ясадылар. Сәләхова Элвира өлгереш турында әйтеп узды. Чираттагы тапкыр шул ук фамилияләр аталды. Мәктәп директоры Хафизов А.Ф. 2 нче сыйныф укучыларына җиңүче дипломнарын тапшырды, алар математикадан  “Үз-үзеңә ышан” дигән дистанцион олимпиадада катнаштылар. Ә укытучылары Антонова Т.В. Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

14.03.2017
Печищи мәктәбендә директор каршында чираттагы киңәшмә узды. Мәктәп директоры Хафизов А.Ф. җитәкчеләр киңәшмәсенең материаллары белән таныштырып китте, аннан МКУ “Белем бирү “оешмасының боерыклары белән таныштырды һәм алда нинди конкурслар булачагын әйтте. Бу укучылар , укытучылар һәм әти-әниләр өчен дә.Ата-аналар комитетының конкурсы Печищи  мәктәбендә узачак. Аннан соң каникул вакытында  9 нчы сыйныф укучыларының имтиханнарга әзерләнү графигы турында сөйләшенде. Ахырдан укытучылар үзләрен борчыган сорауларын бирделәр.

14.03.2017
Менә инде иң озын дип саналган 3 чирек тә, ахырына якынлаша. Печищи мәктәбендә барлык фәннәрдән дә йомгаклау контроль эшләре дәвам итә. Аларны үткәрү графигы директор каршындагы киңәшмәдә төзелде. Күпчелек эшләр эшләнгән инде, хәзер нәтиҗәләрен генә көтәргә калды.

14.03.2017
Бүген Печище авыл җирлеге   башлыгы Шамсетдинов Александр Сергеевич шәхси сораулар буенча  гражданнарны кабул итү  үткәрде.
Төрле мәсьәләләр буенча 4 кеше кабул ителде. Барлык мөрәҗәгатьләр  теркәлде һәм каралды, кайберләренә әңгәмә вакытында аңлатмалар бирелде, икенчеләре контрольгә алынды һәм карар кабул итү өчен тиешле хезмәтләргә тапшырылды.

13.03.2017
Бүген район Советының актлар залында район башлыгы Марат Зиатдинов Авыл җирлеге башлыклары белән үткәргән  киңәшмәдә   Печище авыл җирлеге   Башкарма комитеты секретаре Волкова Любовь Дмитриевна катнашты .
Киңәшмә   эшендә район башлыгы ярдәмчесе З.Мингазов, район башлыгы урынбасары С.Осянин, финанс-бюджет Палатасы рәисе Е.Колесова, Бердәм Россия партиясе бүлеге җитәкчесе Ф.Янтыкова, информатизация бүлеге башлыгы А.Савичев үз мәсьәләләре буенча чыгыш ясадылар.
Халыктан үзара салым җыю мәсьәләсен тагын күтәреп чыктылар.
Суга, газга, электр энергиясе өчен түләмәүчеләргә дә игътибарны юнәлттеләр.

11.03.2017
8 нче март бәйрәме  алдыннан Печищи мәктәбенең 5 нче сыйныфында бәйрәм кичәсе узды.Аны укучы кызлар өчен әти-әниләр һәм сыйныф җитәкчесе Корнева Н.Г. оештырды.
Балалар өчен конкурслар, әзерләнгән өстәл, дискотека оештырылды. 5 нче сыйныф малайлары  үзләрен чын каваларлар итеп тоттылар. Алар кызларны да, әниләрен дә, сыйныф җитәкчеләрен дә котладылар. Конкурслар концерт номерлары белән чиратлаштырып алып барылды. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды. Бәйрәм барысына да ошады.

10.03.2017
Бүген  Печище  авыл җирлеге  башлыгы   Александр Шәмсетдинов,  авыл җирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре   ПСЧ-112 каравыл  начальнигы  Дмитрий Хуртин белән  ялгыз һәм  пенсия яшендәге ялгыз  яшәүче  гражданнарның йортларына  обход   үткәрделәр. Обходның    максаты    янгын  чыгу  куркынычсызлыгы  кагыйдәләрен үтәуне тикшерү  һәм проблемалы мәсьәләләрне ачыклау булды.

10.03.2017
Печище авыл җирлеге башлыгы Александр Шәмсетдинов 85  яшьлек  юбилее   белән  Печище  авылында  яшәүче  Володина  Анастасияне  котлады.  Аңа  истәлекле бүләк тапшырылды һәм  иң изге теләкләр-сәламәтлек, иминлек, озын гомер телибез.

09.03.2017
Сишәмбе көнне, 7 нче мартта, Печищи мәктәбендә директор каршында чираттагы киңәшмә узды.Башта Хафизов А.Ф. коллективның ир-атлары исеменнән хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Аннан соң мәктәпнең узган атнадагы булган эшләренә нәтиҗә ясады.Административ контроль эшләрнең үткәрелү вакыты билгеләнде.Соңыннан 8 нче сыйныф укучыларын өлгерешләре турында сөйләшергә чакырылды.

09.03.2017
Печищи Мәдәният Йортында 8 нче март бәйрәменә багышланган концерт булып узды. Анда Печищи мәктәбенең укучылары актив катнашты.Үз көчләре белән әзерләнгән номерлар, барлык кешеләрне дә шатландырды. Гиниятулова Г., Борисова З., һәм Алексеева А. ике бию күрсәттеләр. “Ромашка басуы” биюе дә барысын да шаккатырды. 5 нче сыйныфлар “Маша белән аю”биюен бирделәр. Васильева Вероника татарча да, русча да җырлады, ә Гиниятулова Г. үзенең җыры белән кешеләрнең күңелләрен күтәрде.Соңыннан “Калинушка” төркеме чыкты. Концерт бик яхшы килеп чыкты.

09.03.2017
Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан ПМК да очрашу оештырылды, анда педагог ветераннар һәм төрле конкурсларда актив катнашучы укытучылар чакырылган иде. Чакырылган кунаклар арасында бөтен гомерен Печищи мәктәбенә багышлаган Ведякина Т.А., хәзерге вакытта эшләүче Зиннатуллина Г.Г. һәм Куприянова А.Н.да бар иде . Бәйрәмдә бик күп котлаулар булды, аларны район башлыгы Зиатдинов М.Г. һәм МКУ мөдире Абрамова Л.В. котлады. Барысы да истәлеккә чәчәк тапшырдылар. Бәйрәм чәй эчү белән тәмамланды.

09.03.2017
Дүшәмбе көнне, 6 нчы мартта, Печищи мәктәбендә мәктәпкүләм линейка узды. 8 нче сыйныф укучылары үзләренең кисәтүләрен әйттеләр. Өлгереш турында Куприянова А.Н. сөйләде. Тиздән контроль эшләрнең башлануын әйтеп узды. Кемнәрнең бәхәсле билгеләре, шулар үзләренең билгеләрен төзәтә алачаклары турында әйтте. Аны мәктәп директоры Хафизов А.Ф. һәм укытучылары дәвам итте. Соңыннан Антонова Т.В. рәсемнәр конкурсы турында таныштырды, аларны актив катнашырга чакырды.

08.03.2017
8 нче мартта районның Мәдәният йортында бәйрәмгә багышланган концерт булып узды. Аны “Драйв” бию группасы ачып җибәрде. “Драйв”ның – 3 кызы Печищи мәктәбенең укучылары. Кызлар “Йолдызлык”та катнашып танылдылар. Алар “Ромашка басуы” дигән бию күрсәттеләр. Кызлар үзләрен сәхнәдә күбәләкләр кебек  хис иттеләр. Зал алардан күзләрен дә ала алмыйча торды. Соңыннан аларны көчле алкышларга күмделәр.

07.03.2017
Яз җитү белән табигатьтә төрле үзгәрешләр башлана, аларның кайберләре кеше тормышы өчен куркынычлылык тудырырга мөмкин, аеруча балалар өчен. Без Идел елгасы буена урнашкан булганлыктан, балаларга язгы ташу вакытында ничек үзләрен тотарга кирәклекләре турында әңгәмәләр оештырабыз, инструктажлар үткәрәбез. Бу уңайдан Печищи мәктәбендә сыйныф сәгатьләре үткәрелде, презентацияләр, видеороликлар каралды. Соңыннан  инструктажларга  куллар  куелды. Без, балалар үзләрен бу ситуацияләргә куймаслар дип ышанып калабыз.

 

07.03.2017
Печищи мәктәбендә  булачак беренче сыйныфлар белән эш дәвам ителә.Антонова Т.В. үткәрә торган дәресләргә 7 бала йөри. Барлык балалар да укуга җаваплы карыйлар, өй эшләрен үтәп киләләр.Алар шимбә көнен түземсезлек белән көтәләр. Инде ручкаларын да дөрес тотарга өйрәнделәр. Балалар яңа уку елына әзерлекле килерләр дип ышанып калабыз. Әлбәттә, безнең мәктәпнең ишекләре һәркемгә ачык, без яңа укучылар көтәбез!

06.03.2017
Электр линиясен   алмаштыру   буенча эшләр дәвам итә,  Декабристлар урамында  иске агач баганаларның  зур өлеше   яңаларга   алмаштырылган инде.
Хөрмәтле Декабристлар , Красная Поляна, Беренче Май , Кызыл Яр урамнарында  яшәүчеләр,  13 мартта  8:00 дән 17:00  гә кадәр   электр энергиясен   бируне  туктатып тору     планлаштырыла. Игътибарлырак булыгыз !.

04.03.2017
4 мартта Печище авылында Декабристлар урамындагы үзәк суүткәргечкә  зыян килде. Үзара салым  җыю кысаларында җыелган акчаларга  алынган  задвижкалар   ярдәмендә   МУП "Печище"   хезмәткәрләре   су белән тәэмин итү  буенча  ремонт эшләрен, авылның башка урамнардагы  су   белән  тәэмин итүне  өзмичә  генә, тиз арада  үткәрделәр.

03.03.2017
3 нче мартта Октябрь  мәктәбендә “Яшь  укытучылар ассоциясе»нең семинары булып узды. Аның эшендә Печищи мәктәбеннән  Куприянова А.Н. да катнашты.  Ул бу оешма барлыкка килгәннән бирле эшли, һәм үзенең активлыгы белән аерылып тора.  Группада эшләгәндә, үз командасының проектын яклады һәм кыйммәтле бүләк, сертификат белән бүләкләнде. Без  үзебезнең укытучыбыз  белән  горурланабыз!

03.03.2017
Кем генә Астрид Линдгренның  Пеппи озын оек, түбәдә яшәүче Карлсонны белми икән?
Астрид Линдгрен ике илдә бик популяр диләр: Рәсәйдә һәм туган иле Швециядә. 2 нче мартта Печищи китапханәсендә укучылар өчен сыйныфтан тыш уку дәресе булды,”Швециядән тылсымчы” дигән сәяхәткә киттеләр. Дәрес язучының тормыш юлы белән таныштырудан башланды. Бу гаҗәеп  хатын дөньяга бик күп матур китаплар бүләк иткән. Белемнәрне “Карлсон” мультфильмы белән ныгыттылар. Дәрес сизелмичә дә үтеп китте.

03.03.2017
Печище  авыл җирлеге Башлыгы Шәмсетдинов А. С., авыл җирлеге Башкарма комитеты секретаре Волкова  Л. Д., китапханә мөдире  Нургалиева Ю. Ю составындагы делегация                      " Татарстан Республикасы  " газетасына 100 ел тулуга багышланган концертына  бардылар.

03.03.2017
Туган теллә р айлыгы  кысаларында Печищи мәктәбенең укучылары Мәдәният йорт ының кунаклары булдылар, аларны анда кунакка Мәдәният йортының мөдире  Полякова Г.А. һәм китапханә мөдире Нургалиева Ю.Ю.чакырды. Башлангыч сыйныф укучылары  үзләренең  татар теле укытучысы белән  музейда булдылар. “Рус өе” дигән почмакта, укучылар элек кулланылган көнкүреш әйберләре белән таныштылар. Алар предметлар  белән генә танышып калмадылар, русча- татарча атамаларын да әйтергә өйрәнделәр. Аннан соң төрле халык уеннарын  уйнадылар, уйнаганнан соң түгәк өстәл артында баллы ризыклар белән чәй эчтеләр. Балалар оештыручыларга үзләренең рәхмәтләрен әйттеләр.

03.03.2017
3 мартта Печищи мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды. Программа бик кызыклы оештырылган иде. Беренчедән, ата-аналарны 2 чирекнең нәтиҗәләре белән таныштырып кына калмады, 3 чиректә нинди билгеләр көтелгәне турында әйтеп китте.Укучыларның үткән материалны өйләрендә ныгытмаулары турында сөйләде. 5 нче сыйныфның сыйныф җитәкчесе Корнева Н.Г. балаларның интернет челтәрләрдә төрле куркыныч уеннар уйнаулары белән таныштырды һәм әти-әниләргә балаларның нәрсә белән шөгыльләнүләрен тикшереп торырга киңәш бирде. Тәрбия эшләре буенча урынбасар Антонова Т.В. мәктәпнең тәрбия эшен презентация ярдәмендә күрсәтте. Балалар белән ата-аналар арасында булган конфликтлар турында Куприянова А.Н. сөйләде, һәм алардан чыгу юллларын күрсәтте.Мәктәп директоры Хафизов А.Ф. җыелышка нәтиҗә ясады, аны укытучылар да дәвам итте. Җыелыш ахырында әни һәм әбиләрне котлап, бәйрәм концерты булды.

02.03.2017
Чәршәмбе көнне, 1 нче мартта, Печищи мәктәбенең укучылары Янки Купала музеена бардылар, анда музей директоры Абызова Р.Ю. китапханә дәресе әзерләгән иде. “Янки Купаланың тормыш юлы һәм иҗаты”- бу дәреснең темасы иде.Римма Юрьевна бөек белорус шагыйренең бала чагы һәм поэзиягә беренче адымнары турында сөйләде. Балалар бик кызыксынып тыңладылар, төрле фотографияләрне карадылар. Соңыннан укучылар аның шигырьләрен оригиналда укыдылар. Мондый дәресләр башка халыкларның да мәдәниятын хөрмәт итә белергә өйрәтәләр. Барлык укучылар да, укытучылар да Римма Юрьевнага үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.

02.03.2017
2 нче мартта Югары Ослан китапханәсендә Л.Н. Толстой исемендәге фәнни-гамәли конференциянең район этабы булып узды.Анда районнан 20 ләп укучы катнашты, алар арасында Печищи мәктәбеннән Васильева В., Гиниятулова Г.,Алексеева А., Борисова З. бар иде. Кызлар бөек  шагыйрьнең талантын  төрле яклап ачтылар, аларга аларның җитәкчеләре- Корнева Н.Г. һәм Фокеева Е.С. булышты. Гиниятулова Гүзәл Куприянова А.Н. җитәкчелегендә “Астрид Линдгрен иҗатында әкияти образлар”дигән эш белән чыгыш ясады. Барлык кызлар да- афәрин!

02.03.2017
2 нче мартта Югары Ослан гимназиясендә 9 нчы сыйныфлар өчен бердәм дәүләт тестларын биреп карау оештырылды. Бу сынауны үтәргә Печищи укучылары барды. Алар бүленеп биргән вакыт аралыгында, сорауларга җаваплар бирделәр, бланкларны тутырдылар. Мондый сынаулар мәктәпләрдә үткәрелеп торсалар да, балалар яңа ситуациядә калдылар һәм үзләрендә зур җаваплылык тойдылар. Без укучыларыбызга ышанып калабыз.

01.03.2017
1марта «Йолдызлык- 2017» дигән яшь талантларның район туры булды.Район Мәдәният йортының сәхнәсендә Печищи мәктәбе укучылары да пәйда булды. Быел Гиниятулова Г, Алексеева А., Борисова З. “Драйв” дигән группага тупланып, биюләрен күрсәттеләр. Кызлар жюри  хөкеменә 2 бию күрсәттеләр. “Ромашкалар аланы” биюендә кызлар матур туй күлмәкләрендә чыгыш ясадылар. Икенче биюләрендә аларны танып та булмады, икенче сүрәткә кергәннәр иде. Группа чыгышларын  ясады, хәзер нәтиҗәләрен генә беләсе калды.

01.03.2017
1 нче мартта Макыл мәктәбендә район чаңгы ярышларының беренчелеге узды. Печищи мәктәбенең укучылары да анда катнашты. Безнең мәктәптән 6 спортсмен катнашты. Алякова Э. Һәм Закиров А. кечкенәләр төркемендә,Облизина В., Соколова Д., һәм Борисов Д. урта төркемдә, Сенкевич Д.- зурлар төркемендә йөгерделәр. Данил 4 нче урынга, Диана 7 урынга, Валерия -9 нчы урынга чыктылар. Афәрин!

28.02.2017
27 нче февральдә Печищи мәктәбендә мәктәпкүләм линейка узды. Линейкада узган атнага нәтиҗә ясалды. Башта булачак чаралар белән таныштырды. Линейка поитив нотада тәмамланды : “Зарница” уенында җиңүче командага Хафизов А.Ф. баллы призлар таратты.

28.02.2017
МУП "Печище"    хезмәткәрләренә Декабристлар урамында  яшәүчеләрдән    заявка  килде. Электр линиясен алыштыру  буенча  үткәрелә торган эш   нәтиҗәсендә әлеге урамда  су линиясенең торбасына  зыян килгән    иде.  МУП "Печище" хезмәткәрләре   Опора + подрядчы оешмасы  белән берлектә   кыска вакыт эчендә әлеге аварияне    төзәттеләр.

20.02.2017
20 нче февральдә Печищи мәктәбендә мәктәпкүләм линейка узды. 2 нче сыйныф укучылары үзләренең кисәтүләрен әйтеп уздылар. Ә Сәләхова Эльвира уку өлгереше белән таныштырды. Аны Куприянова А.Н. дәвам итте .Безне алда бик күп конкурслар, чаралар көтә. Антонова Т.В. эш планы белән таныштырып китте. Аннан соң математика укытучысы Фокеева Е.С. математика атналыгының нәтиҗәләре белән таныштырды, ә директор Хафизов А.Ф.грамоталар һәм баллы призлар тапшырды.

27.02.2017
Хөрмәтле Печище авыл халкы! Электр челтәре объектларында ремонт һәм профилактик эшләре үткәрү кысаларындая.  2017 елның 27-нче февраленнән 24 мартына  кадәр   Декабристлар, Красная поляна, Беренче май , Кызыл Яр урамнары буйлап электр линияләрен алмаштыру   эшләре үткәреләчәк.

27.02.2017
Печище авыл җирлеге башлыгы Шәмсетдинов Александр  район  авыл җирлекләре Башлыклары белән Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы     Зиатдинов Марат Галимзянович  рәислегендә үткәрелгән  киңәшмәдә катнашты.

24.02.2017
Печищедә   юлларны  чистарту  эшләре дәвам итә .
Юлларда    тирән  колеялар  барлыкка килгән , шуңа бәйле рәвештә юлларны  чистарту  өчен "Амкадор" тибындагы зур техника кулланырга карар кабул ителде . Печище  авыл җирлеге  Башкарма комитеты    техника  биреп  торган     җитәкчеләргә рәхмәтен  белдерә.


22.02.2017
Тотрыклы җылы һава   торышы   нәтиҗәсендә  Печище  авыл җирлеге юлларында боз  һәм колея барлыкка килгән.  Авыл җирлеге Башкарма комитеты, авыл халкы  һәм техника биргән  оешма  ярдәмендә  төп юллар кыска вакыт  эчендә  юеш  кар һәм боздан чистартылды.

20.02.2017
«Пифагор теоремасы»н  өйрәнгәндә 8 нче сыйныф укучыларына шундый бирем бирелде: математикадан теореманы исбат итүнең төрле юлларын табарга. Алар интернеттан, китаплардан бик күп эзләнүләр таптылар. Аннан соң проектлар эшләделәр. Математика атналыгында бу эшнең нәтиҗәләре билгеле булды. Иң яхшы проект эше булып Саляхова Эльвираның эше танылды.


18.02.2017
18 нче февральдә Актанышта Татарстан Республикасының белем бирү хезмәткәрләре арасында кышкы Спартакиада булып узды. Анда Югары Ослан районыннан да укытучылар командасы катнашты, һәм безнең мәктәптән дә Антонова Т.В. катнашты. Ул чаңгы ярышында катнашты һәм югары нәтиҗәләргә иреште. Катнашкан 25 команда арасында Югары Ослан районы 9 нчы урынга чыкты. Бу яхшы нәтиҗә. Котлыйбыз аларны!

18.02.2017
Математика атналыгы кысаларында Печищи мәктәбендә 7-9 нчы сыйныфлар өчен “Математик кафе” дигән уен үткәрелде. Анда ике команда катнашты- “Шпаргалка” һәм “Уңышлар формуласы”.Чараның максаты математика фәненә кызыксындыру уяту. Бу көнне төрле ризыклар татып карадылар, аларның бөтенесенең дә математик исемнәре иде. Уен барышында алар теоритик сорауларга җавап бирделәр, саннар кергән җырларны да искә төшерделәр, анаграммаларны һәм шифровкаларны чиштеләр. Үзләре шигырь дә яздылар.Ике команда да ничек кенә тырышмасыннар, “Уңышлар формуласы” командасы җиңде. Барлык балалар да- афәрин!

17.02.2017
17 нче февральдә Печищи мәктәбендә 8-9 нчы сыйныфлар арасында “Математик турнир” булып узды. Чараның максаты- предметка карата кызыксыну уяту,аралашырга өйрәтү, аналитик фикерләргә өйрәтү. Командалар 5 конкурста ярышты. Ярыш вакытында укучылар үзләренең теоритик  белемнәрен тикшерделәр. Командаларның көчләре тигез иде, өстәмә сорау җиңүчене билгеләде. Җавапны 9 нчы сыйныф укучылары уңышлырак бирде. Алар бу уенда җиңделәр. Котлыйбыз!

17.02.2017
17 нче февраль, җомга көнне Казан мәктәбенең 175 нче мәктәбендә татар теле укытучылары арасында “Ел укытучысы”ның зона этабы узды. Югары Ослан районыннан конкурста  Печищи  мәктәбеннән татар теле укытучысы Зиннәтуллина Г.Г. катнашты. Конкурс кысаларында ул 8 нче сыйныфта “Үткән заман сыйфат фигыль» темасына дәрес күрсәтте. Дәрестә пассив укучылар булмаган. Укытучы төрле алымнар һәм методлар белән дәресне үткәрде. Моннан тыш Гүзәл Габделхәевна мастер- класска “Бүләкләр”темасын күрсәтте. Алар бик теләп мастер класста катнаштылар.Соңыннан Печищи укучылары куллары белән ясалган бүләкләрне тапшырдылар.Конкурсның нәтиҗәләре билгеле түгел, ә хәзергә Гүзәл Габделхәевнага сертификат тапшырылды.

 

16.02.2017
Печище  авыл җирлегендә   зур  техника көче белән   Грузин, Красная Поляна һәм Киров, Декабристлар, Яңа   урамнары буйлап үзәк юлларны  киңәйттеләр.   Хәзер  бу юллардан автомобильләр  каршылыксыз  үтеп йөри ала . Башкарма  комитет   техника  биргән  җитәкчеләргә рәхмәт белдерә.

15.02.2017
15 нче февральдә Рәсәйдә Әфганистаннан совет гаскәрләрен чыгаруга  28 ел булды. Бу уңайдан Печищи мәктәбендә линейка узды. Аны Антонова Т.В. әзерләде һәм үткәрде. Ул укучыларга  9 ел дәвам иткән куркыныч сугышның күпме хәсрәт алып килүен сөйләде. Укучылар бик күп мәгълүмат алдылар: ни өчен башка илгә безнең гаскәрләрнең кертелүен, алар ничек балаларны коткаруларын, безнең ил белән килешүләр төзелгәне, кайбер солдатларның туган илгә исән-сау кайтулары, “ кара тюльпаннар» турында да. Презентация ярдәмендә реаль кадрларны күрә алдылар.Линейка бер минутлык тынлык белән тәмамланды.

15.02.2017
15 нче февральдә “Чемпион” спорт комплексында ГТО фестиваленең 1 нче этабы узды. Печищи мщктщбеннщн 6 укучы катнашты: Гимадиева А., Алякова Э., Закиров А.,Мухаменчин С., Облизина В.,Тюленев Ю. ГТО нормаларын бик тырышып үтәделәр, нәтиҗәләре начар түгел.Без укучыларның яхшы нәтиҗәләренә шатланабыз.

15.02.2017
Печищи мәктәбендә һәр сишәмбе директор каршында киңәшмә булды.Киңәшмәдә атнага нәтиҗә ясалды. Хафизов А.Ф. электрон журналларныж вакытында тутырылуы турында, мәктәпнең яңалыклар лентасы турында әйтеп үтте. “Ел сыйныф җитәкчесе” дигән конкурста катнашкан өчен, Куприянова А.Н. үзенең рәхмәтен белдерде, МКУ дан килгән хатлар белән таныштырды. Антонова Т.В. килгән конкурслар белән таныштырды, актив катнашырга чакырды.

15.02.2017
Печищи мәктәбенең 9 нчы сыйныфында математикадан сынап карау имтиханы узды. Укучылар өч сәгать буенча өч блокның да биремнәрен чиштеләр. Болай системалы эшләү балаларны психик яктан имтиханнарга әзерләр дип уйлыйбыз. Аларның куркулары бетәр һәм үзләренә ышаныч артыр.Имтиханнарга әзерләгәндә бланкларның да дөрес тутырылышына игътибар итәргә кирәк. Консультацияләр һәм сынап карау имтиханнары укучыларга файдага барыр дип уйлыйбыз.

15.02.2017
Печище  авыл җирлеге башлыгы Шәмсетдинов А. С   район Советының закон, хокук тәртибе һәм регламенты турында даими комиссиясе утырышында   катнашты.
Көн тәртибендә торган сорау:” Иннополис шәһәренең үз чикләрендә коррупциягә каршы көрәш буенча карарларны күчерү”.
Йомгак ясаганда бу карар турында район Советы депутаталарына җиткерәчәкләрен белдерделәр.

14.02.2017
14 нче февральдә сишәмбе көнне Печищи мәктәбендә математика атналыгы кысаларында математик КВН узды. Анда ике команда катнашты- Математик дуслар” һәм “Цифрлар алгоритмы» 5 һәм 6 нчы сыйныфлар өчен. Уен барышында төрле конкурсларда көчләрен сынаштылар:  “Разминка”, “Өчпочмакны чиш”,  “Музыкаль», «Игътибарлылыкны тикшер»һ.б. Конкурслар нәтиҗәсе буенча “Математик дуслар” командасы җиңде. КВН ахырында уенчылар баллы призлар белән бүләкләнде.

14.02.2017
14 нче февральдә Печищи мәктәбендә Изге Вәли көнендә “Крестики-нолики” уены оештырылды.Анда ике команда катнашты- кызлар командасы һәм малайлар командасы. Хачлар- кызлар, ә нольләр –малайлар. Ике команда уенчылары да табышмакларга җавап эзләделәр, антоним-җырлар җырладылар, гашыйк парлар бер-берсен  беләләрме, аларның әдәби әсәрләрдә генә түгел, тормышта да барлыгын исбап иттеләр.”Пантомима” конкурсы барысына да ошады.Малайларга да, кызларга да, сораулар бирелде, тик алар рольләрен алышып җавап бирделәр. Уен нәтиҗәсендә Хачлар командасы җиңде. Уеннан соң бәйрәм дискотекасы булды һәм кичнең Патшасы , Патшабикәсе сайланды. Алар Тюленев Юра һәм Васильева Вероника. Котлыйбыз!

14.02.2017
Бер елдан инде артып та киткәч кенә, “Аллаһ дөньясының матурлыгы” дигән Дини Чиркәү игълан иткән конкурсның нәтиҗәләре килде. Анда безнең дә мәктәп катнашкан иде. Конкурска үзләренең рәсемнәрен Найденов К.,Тарасов В., Закиров А., Мысик В.,Шевченко Л.,Симачева А..Саляхова Э., Васильева В.,Облизина В.,Уваров Я.җибәргәннәр иде.Алар сертификат белән бүләкләделәр, ә укытучылары- Корнева Н.,Антонова Т.В. Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

   

14.02.2017
Дүшәмбе көнне  Печищи мәктәбендә чираттагы линейка булып узды.Анда  үткән атнаның нәтиҗәләре чыгарылды.Кизү торган укучылар үзләренең кисәтүләрен әйттеләр, ә аннан соң укучыларның өлгереше турында сүз алып барылды. “Икеле”алучылар белән аеруча сөйләшү булды.”Рәсәйнең чаңгы шуучылары” кроссында җиңүчеләргә Хәмзин Р.А.грамоталар тапшырды. “Плюс” олимпиадасында җиңүчеләренә “Учу.ру” платформасыннан  дипломнар һәм сертификатлар тапшырдылар. Барлык укучыларны да җиңүләре белән котлыйбыз!

14.02.2017
13 нче февральдә Югары Ослан гимназиясендә “Сыйныф җитәкчесе елы” конкурсының муниципаль этабы Югары Ослан гимназиясендә үтте. Бу этапта районның 7 сыйныф җитәкчесе катнашты, алар арасында Куприянова А.Н. да бар иде. Ул 4 нче ел инде 9 нчы сыйныфны җитәкләп бара. Конкурс кысаларында Анастасия Николаевна 9 нчы сыйныфлар өчен “Ничек бәхетле булырга?” дигән темага сыйныф сәгате үткәрде. Дисскусия вакытында укучылар”бәхет агачын” төзеделәр. Ә хәзер инде нәтиҗәләрен генә көтәсе калды.

14.02.2017
13 нче февральдә Печищи мәктәбендә математика атналыгы башланып китте. Аның турында математика укытучысы Фокеева Е.С. хәбәр итте.Ул бу атнада булачак чаралар белән таныштырды. Атна буенча 5-9 нчы сыйныфлар өчен уеннар һәм викториналар, иҗади конкурслар булачак. Иң яхшы математика дәфтәре дигән конкурс та булачак. Атналык гәҗит чыгару белән тәмамланачак. Атналыкта балалар актив катнашыр дип ышанып калабыз.

13.02.2017
Печище  авыл җирлеге башлыгы Шәмсетдинов А. С. Югары Ослан муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары белән Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы урынбасары Осянин. С.В. рәислегендә киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәдә Югары Ослан районы хәрби комиссары Р. Шакиров,Югары Ослан  районы башлыгы урынбасары  С.В. Осянин– чыгыш ясадылар.

11.02.2017
11 нче февральдә  Рәсәйнең барлык почмакларында да чаңгы шуу ярышы булып узды. Аңа Печищи үзидарәсе халкы да катнашты. Димәк, стартка укытучылар да, укучылар да чыкты. Ярыш кысаларында 4 йөгереш булды. Җиңүчеләр булып Гиниятулова Гүзәл, борисов Денис, Антонова Т.В. һәм Хафизов А.Ф. билгеләнде. Җиңүчеләр- барысы да безнең мәктәпнеке. Быел стартка хәтта булачак беренче сыйныф укучысы Куприянов Вадим да чыкты. Аның әле беренче ярышы гына. Бүген җиңелүчеләр юк, чөнки барысы дакүңелле кәеф белән өйләренә таралдылар.

11.02.2017
11 февраля. Рәсәйнең тыюлык системасының 100 еллык юбилеена багышланган “Бөтенрәсәй тыюлык дәресе” старт алды. Аңа печищи  мәктәбе дә кушылды. Бу акция  кысаларында 10 февральдә 1-8 нче сыйныфлар өчен Антонова Т.В. экологик дәрес үткәрде.Ул “тыюлык  утраулары”, милли парклар турында һәм саклана торган табигый территорияләр турында сөйләде. Балалар тыңлап кына калмадылар, презентацияләр, видеофильмнар карадылар.Соңыннан укучылар белән табигатьне саклау темасына сөйләшү  уздырылды.

10.02.2017
Пәнҗешәмбе көнне Печищи мәктәбендә “Таныш булыйк- Химия” дигән уен үткәрелде. Аны Назарова Ю.Ю. әзерләде һәм үткәрде. Анда “Яшен” һәм “Кислота” дигән ике команда катнашты.Укучылар паровозга утырып химик илләргә киттеләр. Сәяхәт вакытында алар төрле кроссвордлар, ребуслар  чиштеләр. 8 нче сыйныф укучыларының да бирешәселәре килмәде. Уен ахырында барыбер “Кислота” командасы җиңде. Иң яхшы уенчылар булып Симачева Ангелина, Соколова Диана, Мысик Виктория һәм Борисова Зарина саналды. Конкурслар  арасында Юлия Юрьевна химик тәҗрибәләр үткәрде. Уен бик кызыклы үтте.

10.02.2017
Гыйнвар ахырында белем бирү платформасында “Өйрәнәм.ру”.5-7 нче сыйныфлар өчен математикадан олимпиада узды. Печищи мәктәбенең укучылары анда актив катнашты.Аның нәтиҗәләре буенча Алякова Эмма һәм Алякова Ева Җиңүче Дипломнары белән бүләкләнделәр, Закиров Адел- Мактау грамотасы. Шулай ук 7 нче сыйныф укучысы Васильева Вероника Грамота алды.Ике Мактау хаты белән Фокеева Е.С. да бүләкләнде. Хәзерге вакытта да эш дәвам ителә, укучылар төрле темаларга биремнәр үтиләр.

10.02.2017
9 нчы февральдә Печищи мәктәбендә “Татарстан- 2030: республикабызның киләчәгенә минем керткән өлешем”дигән  парламент дәресе булды. Бу чарага Авыл җирлегенең башлыгы  Шамсутдинов А.С. та килгән иде. Ул үзенең чыгышында Печищи авылының 2030 нчы елга кадәр үсеше турында сөйләде. Тарих укытучысы Корнева Н.Г.
Югары Ослан районының перспектив үсешен бәян итте.Чыгышлардан соң укучылар үзләрен борчыган сорауларны бирделәр, үз авылларын киләчәктә ничек итеп күз алдына китерүләрен әйттеләр. Иң мөһим проблеманы 9 нчы сыйныф укучысы Мысик Виктория күтәрде. Аны хәзерге вакытта җимерелеп бара торган балалар лагере борчый. Ул бу лагерьнең кабаттан эшли башлавын тели. 2030 нчы елларга безнең авы үзгәрер дип ышанып калабыз.

фоторепортаж

06.02.2017
Шимбә көнне, 4 нче февральдә, Буада волейбол буенча зона ярышлары булып узды..Анда  белем бирү оешмаларының җитәкчеләреннән  генә торган команда катнашты. Турнирда җиде команда ярышты.Диоганаль позициядә Печищи мәктәбенең директоры Хафизов А.Ф. уйнады. Алмаз Фаргатович үзен тактлы тотты һәм   мөһиме “акыллы” волейбол уенын күрсәтте.  Турнир нәтиҗәләре буенча безнең район 3 нче урын алды. Бу җиңүгә үзенең өлешен керткән директорыбызны да чын күңелдән  котлыйбыз     һәм уңышлар телибез!

04.02.017
3 нче февральдә, җомга көнне Печищи мәктәбендә татар теленнән сынап карау имтиханнары үтте. Тиздән укучыларның имтиханнары башлана бит. Беренче чиратта, БДТ татар теленнән апрель аенда булачак. Имтиханнарга әзерләнү уку елы башыннан ук башланды. Бүген дә, 2 сәгать  рәттән, махсус бланкларга җаваплар теркәлде. Имтиханнарның үткәрелүнең максаты, укучыларның белемнәрен тикшерү һәм хаталарны табып, өстендә эшләү. Барлык укучылар да, бары тик үзләренә генә ышанырга кирәклегенә  инандылар.

04.02.2017
Тиздән Печищи мәктәбендә “Без бергә” халык балалар иҗаты конкурсының мәктәп этабы үтәчәк. Кайбер укучылар бик тырышып әзерләнәләр. Кемдер җырлар әзерли, кемдер бию. 7 нче сыйныф укучылары Васильева Вероника һәм Гиниятулова Гүзәл  бу конкурска махсус татар телендә җырлар әзерлиләр. Аларга аларның сыйныф җитәкчесе һәм татар теле укытучысы Зиннәтуллина Г.Г. ярдәм итә. Кызлар көн саен  җырларны кабатлыйлар һәм муниципаль турга узарлар дип ышанабыз. Аларга уңышлар телибез!

04.02.2017
Гыйнвар башында «Ватаным Татарстан» гәҗите “Туган йөзләр- истәлекле вакыйгалар” дигән истәлекле сурәтләр конкурсы игълан ителгән иде. Анда Печищи мәктәбенең математика укытучысы Фокеева Е.С. катнашты. Ул конкурска 1915 нче елда ясалган фотосурәтне җибәрде. Бу фотосурәтнең дулкынландыргыч вакыйгаларның тарихын язганнан соң, ул гыйнвар аеның җиңүчесе булды һәм приз алды- Ривьера  аквапаркына бару. Без укытучыбызның чираттагы “Ватаным Татарстан” гәҗите конкурсында җиңүенә шатланабыз, ул безгә дә Республика тарафыннан үткәрелгән конкурсларда катнашырга киңәш бирә.

02.02.2017
1 нче февральдән Печищи мәктәбендә гражданлык- патриотик тәрбия айлыгы старт алды. Бу көнне мәктәптә мәктәпкүләм линейка уздырылды. Анда Куприянова А.Н. балаларны бу айлыкның планы белән таныштырды. Барлык сыйныф укучылары өчен дә төрле чаралар уздырылды, ләкин аларны – патриотик тәрбия берләштерә. Анастасия Николаевна барлык укучыларны да актив катнашырга чакырды.

01.02.2017
1 нче февраль көнне Октябрьский мәктәбендә татар теле укытучыларының семинары булып узды. Семинар эшендә районның барлык укытучылары да катнашты, шулай ук Печищи мәктәбенең татар теле укытучысы Зиннәтуллина Г.Г. бар иде.Ул коллегалары алдында  “Укытучы елы”нда күрсәткән “Теләк фигыль»темасына дәресен күрсәтте. Таныш булмаган укучылар белән эшләгәндә, Гүзәл Габделхәевна укучыларны гына түгел, хәтта укытучыларны да кызыксындыра алды.Бу дәрескә укытучылар югары бәя бирделәр, укытучының педагогик осталыгын билгеләделәр. Моннан тыш, Зиннәтуллина Г.Г.презентация ярдәмендә бу уку елында эшләнгән эшләре турында сөйләде. Без, безнең мәктәптә шундый иҗади эшләүче укытучы белән горурланабыз.

31.01.2017
Печищи мәктәбендә булачак беренче сыйныфларны әзерләү дәвам итә. Шөгыльләр атнага бер тапкыр Антонова Т.В. тарафыннан үткәрелә. Кечкенәләр бер яктан мәктәпкә ияләшәләр, икенче яктан укытучыга. Алар яңа белемнәр генә алып калмыйлар, үзләрен мәктәптә тотарга да өйрәнәләр. Әлбәттә, балалар башка балалар белән дә аралашалар.Мәктәп укучылары кебек махсус дәфтәрләрдә өй эшләрен дә үтиләр.Шимбә саен үткәрелгән шөгыль, балаларны игътибарлылыкка һәм җаваплылыкка өйрәтә, ул аларга киләчәктә бик кирәк булачак.

28.01.2017
26 нчы гыйнварда «Чемпион» спорт комплексында укытучылар олимпиадасы булып узды. Ярышларда мәктәп укытучылары  катнашты, алар арасында Печищи укытучыларыннан да команда бар иде. Өстәл теннисы турнирында Куприянова А.Н. һәм Хәмзин Р.Ә. ярышты.Антонова Т.В. от жимание буенча, Хафизов А.Ф. күтәрелү буенча үзләренең көчләрен сынадылар. Барлык  укытучылар да канат тарту конкурсында катнаштылар. Һәр команда үзенең көчен һәм җитезлеген күрсәтте. Кызганычка каршы, без 4 нче урынга гына чыктык.Куприянова А.Н. өстәл теннисы буенча 3 урын алды. Печищи мәктәбенең укытучылары спартакиадада уңышлы чыгыш ясады.

27.01.2017
26 нчы гыйнварда Печищи мәктәбе укучылары Янки Купала музеена бардылар. Музей директоры Абызова Р.М. бик кызыклы программа әзерләгән иде.Ул балаларга 30-80 нче елларда чыккан яңа ел уенчыклары һәм открыткалары турында сөйләде.Аларның барлыкка килүенең тарихын да сөйләп күрсәтте. Һәр тарихи чорга туры килгән уенчыкларны күрергә мөмкин иде. Балалар бик кызыксынып фигураларны карадылар.Римма Юрьевна әкиятләр һәм мәкальләрне белүләрен викторина ярдәмендә тикшерде. Соңыннан барысы өчен дә фәрештәләр ясау буенча мастер-класс күрсәтте.Барлык балалар да бу эшне тырышып башкардылар, үзләре дә хәзер  өйләрендә башкаларны өйрәтә алалар. Укучыларга да, укытучыларга да музейда бик ошады, алар Римма Юрьевнага рәхмәтләрен әйттеләр.

фоторепортаж

27.01.2017
Җомга көнне, 27 нче гыйнварда Югары Ослан мәктәбендә, районның барлык укытучылары өчен янгын сүндерү- техник минимумы буенча укулар оештырылды. Укуларны безнең Печи щи мәктәбенең вәкилләре дә үтте: Хафизов А.Ф., Куприянова А.Н., Зиннатуллина Г.Г., Антонова Т.В., һәм Корнева Н.А. Алар башта янгын чыгу очрагында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында лекция тыңладылар, аннан соң видеофильм карадылар. Алдагы сыйныф сәгатьләрендә сыйныф җитәкчеләре янгын чыгу очраклары турында әңгәмә оештырачаклар. Безнең белемнәребезне практикада кулланырга кирәк булмас дип ышанып калабыз.

25.01.2017
Сишәмбе көнне , 24 нче гыйнварда Югары Ослан гимназиясендә “Укытучы елы” конкурсының район этабы булды. Конкурсантлар арасында Печищи мәктәбенең татар теле укытучысы Зиннәтуллина Г.Г. бар иде.Жюри хөкеменә ул дәрес фрагменты һәм мастер- класс күрсәтте. Дәрес 7 нче сыйныфта “Теләк фигыл ь» темасы иде. Дәрестә һәрбер бала да эшләде. Дәрес җирле материалга  бәйле иде. Балалар презентация ярдәмендә авылның  истәлекле урыннары белән таныштылар. Аннан соң укучылар үзләренең яшьтәшләреннән Печищига чакыру алдылар. Шунда ук дәрестән соң балалар бер-берсенә шалтыратышып, чакыруны кабул иттеләр. Ә укытучылар өчен “Бүләкләр” темасына мастер-класс күрсәтте. Эшкә барлык укытучылар да, жюри әгъзалары катнашты. Соңыннан ул бүләккә- игелеклелек агачын бүләк итте. Гүзәл Габделхәевна нәрсә планлаштырган булса, шуны  эшләде. Ул безнең мәктәпне лаеклы яклады.

25.01.2017
Йомгаклау аттестациясенә әзерләү максатыннан, Печищи мәктәбендә математикадан сынап карау имтиханы үткәрелде. Имтихан администрация  тарафыннан әзерләнгән иде, нәкъ чын имтихандагы кебек үткәрелде. Эш офф-лайн режимда узды. Эш 26 биремнән торды.Балалар тагын бер кат бланклар тутыруны искә төшерделәр.

25.01.2017
Күптән түгел генә беренче сыйныф укучылары китапханәдә кунакта булдылар, аларны Нургалеева Ю.Ю. җылы каршы алды. Бу очрашу балаларга бик ошады, шуңа күрә 24 нче гыйнварда тагын очрашу оештырылды. Бу юлы Юлия Юрьевна балаларга үзеңне китапханәдә ничек тотарга  кирәклеге турында әңгәмә оештырды, китапларны саклап кына тотарга кирәк дип, киңәшләрен бирде. Китапханәнең эш сәгате белән таныштырды.Әңгәмә вакытында балалар  мультфильм карадылар. Балалар актив китап укучылар булырлар дип ышанып калабыз.

25.01.2017  
Печищи мәктәбенең 7 нче сыйныфында физикадан гадәти булмаган дәрес узды. Укучылар “Ышкылу көче өстендә суд” оештырдылар. Барысы да нәкъ судтагы шикелле булды. Прокурор ролен Алексеева Алёна башкарды, ә адвокат ролен- Васильева Вероника үтәде, ә калганнары шаһитлар иде. Алена ышкылу көчен гаепләде, аның тискәре якларын ачты. Ә адвокат Вероника гаепләнүчене яклады, төрле дәлилләр китерде. Судья - физика укытучысы Хафизов А.Ф. иде.Ул ике якны да игътибар белән тыңлаганнан соң, үзенең вердиктын чыгарды- ышкылу көчен  акларга!  Балаларга дәрес бик кызыклы булды, алар теманы аңладылар.

25.01.2017
Печищи мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары  “Укытучы елы”на баручы Зиннәтуллина Г.Г. бик теләп булыштылар. Татар теле укытучысы “Бүләкләр” темасына мастер-класс күрсәтергә җыенганын белгәч, балалар үзләренең ярдәмен тәкъдим иттеләр. Алар тарафыннан “Игелеклелек агачы”иҗат ителде. Агач кул җылылыгы белән бик матур һәм төсле килеп чыкты. Гүзәл Габделхәевна биргән бүләкләр барысына да ошар дип ышанып калабыз.

25.01.2017
Печищи мәктәбендә һәр сишәмбе директор каршында киңәшмә уза. Мәктәп директоры Хафизов А.Ф. үткән атнаның нәтиҗәләре белән таныштырды.Ул электрон журналларның тутырылышы һәм яңалыклар лентасына тукталып китте, Белем бирү үзәгеннән килгән хатлар белән дә таныштырды. Куприянова А.Н.уку эшләре сораулары белән чыгыш ясады. Антонова Т.В. алда торган конкурслар турында сөйләде һәм аларда актив катнашырга чакырды.

21.01.2017
21 нче гыйнварда Печищи мәктәбендә чыгарылыш укучылары өчен  чираттагы ата-аналар җыелышы булып узды.Традиция буенча җыелышта укытучылар, ата- аналардан тыш, укучылар да катнашты.Җыелышның төп мәсьәләсе- алда торган имтиханнар. Укытучылар – имтиханнарга әзерләнүнең ничек барганлыгын, үзләренең борчылулары турында сөйләделәр. Мәктәпнең завучы Куприянова А.Н. рус теленнән булып узган сынап карау имтиханнарының нәтиҗәләре белән таныштырды. Соңыннан ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

19.01.2017
19 нчы гыйнварда Печищи авылында халык җыены булып узды. Җыен эшендә барлык оешмаларның да җитәкчеләре һәм  МКУ  “Белем бирү бүлегенең” мөдире Абрамова Л.В. да катнашты. Халык җыенында Печищи  мәктәбенең барлык укытучылары да катнашты. Җыен башында  Печищ авыл җирлегенең рәисе  Шамсутдинов А.С.. аннары Мәдәният мөдире Полякова Г.В., участоктан Планточев  В. чыгыш ясады. Җ ыенны Югары Ослан районының башлыгы Зиятдинов М.Г. йомгаклады.

18.01.2017
СИШӘМБЕ көнне, 17 нче гыйнварда Печищи мәктәбендә директор янында чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмәдә мәктәпнең уку- укыту эшләре буенча урынбасары Куприянова А.Н. чыгыш ясады, ул күптән түгел узган киңәшмә материаллары белән таныштырды. Таблицалар  ярдәмендә  укытучыларның имтихан нәтиҗәләре белән таныштырды, һәм 9 нчы сыйныфның рус теленнән тапшырган имтиханның нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Моннан тыш, Куприянова А.Н. үзенең киңәшләрен бирде, алда торган эш планы билгеләнде. Мәктәп директоры Хафизов А.Ф. традицион  сораулардан тыш, якынаеп килгән чараларга игътибарны юнәлтте: укытучылар Спартакиадасы, “Ел укытучысы” һәм авылдагы халык җыены. Соңыннан туган сорауларга җаваплар бирелде.

17.01.2017
Дүшәмбе көнне, 16 нчы гыйнварда Печищи мәктәбендә мәктәпкүләм линейка булып узды, анда беренче уку атнасының нәтиҗәләре нә йомгак ясалды. Традиция  буенча ул кизү торган сыйныфның отчетыннан башланды. Сәләхова Элвира укучыларның өлгереше турында сөйләде. Аны укытучылар да дәвам итте. Оештыручы Антонова Т.В. алда торган конкурслар белән таныштырды. Ә мәктәп директоры Хафизов А.Ф. үткән конкурсларга нәтиҗә ясап, грамоталар тапшырды.

17.01.2017
Уку елының кызу вакытына да карамастан, инде яңа уку елы турында уйланырга вакыт җитте. Шуңа күрә Печищи мәктәбендә беренче сыйныф укучыларын әзерләү башланды. Башлангыч сыйныф укытучысы Антонова Т.В. кереш диагностика үткәрде., аларның мәктәпкә әзерлеге буенча белем дәрәҗәләрен тикшерде. Беренче сыйныф укучылары белән һәр шимбә көн шөгыльләнәчәкләр.

13.01.2017
Печищи мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары әдәби уку дәресендә “Ч” хәрефе белән таныштылар. Һәм А.Гайдарның  “Чук һәм Гек” хикәясе белән таныштылар. Бу хикәя балаларны бик кызыксындырды, һәм пәнҗешәмбе көнне алар авыл китапханәсенә юл тоттылар. Китапханәче Нургалиева Ю.Ю. аларга бу хикәя буенча куелган фильмны да күрсәтте., ул 1953 нче елда төшерелгән булган. Юлия Юрьевна балаларны Гайдарның башка әсәрләре белән дә таныштырды. Теләгән кеше өйләренә дә китаплар алдылар. Үткәрелгән чара балаларга бик ошады, һәм алар киләчәктә дә китапханәгә йөрерләр дип уйлыйбыз.

Соңгы яңарту: 2018 елның 9 гыйнвары, 10:52

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International