Яңалыклар 2018


29.12.2018
Яңа ел бәйрәме
28 нче декабрь көнне Олы Мәми урта мәктәбендә Яңа ел бәйрәме узды. Ул мәктәп директоры Сычева О.Г. котлавы белән башланып китте. Ольга Геннадьевна бәйрәмгә җыелучыларны бәйрәм белән котлады, кабинетларны Яңа елга бизәү бәйгесенә нәтиҗә ясады, IT- чемпион республика бәйгесенең “Иң тату сыйныф” номинациясендә җиңгән Марова Н.В. һәм Сычева В.Вга грамоталар тапшырды.
Укучылар янына бәйрәмгә өч шаян дуңгыз баласы, бүре, Убырлы карчык килделәр. Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә балалар җырлар җырладылар, биеделәр, шаян бәйгедә катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр.
Бәйрәм ахырында барысы да татлы бүләкләр алдылар.

12.12.2018
Кеше хокукы көне
Олы Мәми урта мәктәбендә илебез яшьләренең хокукый мәдәниятын формалаштыруга юнәлтеогән чаралар уздырылды.
РФ Конституциясенең 25-еллыгына һәм кеше хокукының Бердәм декларациясенең  70-еллыгына багышланган бердәм дәрес 5-8нче сыйныф укучылары өчен уздырылды.  Укучыларга дәүләтебезнең төп Кануны турында сөйләнде. 10нчы сыйныф укучылары  РФнең Конституциясе турындагы белемнәрен сынау өчен викторинада катнаштылар. 9-11нче сыйныф укучылары “РФнең Конституция көне” дип аталган интерактив уенда катнаштылар.   Шулай ук укучылар Кеше хокукы көненә багышланган видеоөндәмә белән таныштылар.

07.12.2018
Ата-аналар җыелышы
5нче декабрь көнне Олы Мәми урта мәктәбендә гомуммәктәп ата-аналар җыелышы узды. Өлкән сыйныф укучылары ата-аналар өчен волонерлык турында чыгыш өештырганнар, презентация күрсәттеләр.
Җыелышта шулай ук полиция вәкиле Фёдоров В.П. катнашты. Ул яшүсмерләр арасында хокук бозу профилактикасы турында сөйләде.
Физик культура укытучысы Сальцинов И.А. “Укучыларның сәламәт яшәү рәвешендә фикультура һәм спортның роле” дигән презентация белән чыгыш ясады. Ата-аналарга балалары белән берлектә спорт белән шөгыльләнергә чакырды.
Шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханнарга әзерлекләретурында да сүз алып барылды.

28.11.2018
Физкультура атналыгы нәтиҗәләре
19ны ноябрьдан 24нче ноябрьга кадәрОлы Мәми урта мәтәбендә физкультур атналыгы узды. Программа күптөрле иде.
Дүшәмбе, 19нчы ноябрь көнне гомуммәктәп линейкасында физик культура укытучысы  Иван Сальцинов атналыкта узачак чаралар белән таныштырды. Сыйныф сәгатьләре, спорт темасына постерлар яклау, бадминтон ярышы, башлангыч мәктәптә күңелле стартлар. Атналыкның иң мөһим чарасы – “Гаилә белән ГТО” фестивале.
Әлеге чара гаиләләрне тантаналы рәвештә төзүдән башланды. тәрбия эшләре буенча директор урынбасары  Татьяна Фёдорова барысын да сәламлады һәм уңышлар теләде. Ярышлар бик күп төрле иде. Спорт залы шау-гөр килеп торды, балалар һәм ата-аналар бер-берсен җиңүгә әйдә тордылар. 1нче урынны Баймяшкиннар һәм Сальциновлар гаиләсе, 2нче урынны Фёдоровлар һәм Фоминнар гаиләсе, 3нче урынны Богаткиннар, Егоровлар һәм Сусовлар гаиләләре яулады.Фестивальдә катнашучылар күтәренке кәеф белән таралыштылар. Чара барысына да ошады.

28.11.2018
Әниләр көне.
Олы Мәми урта мәктәбендә Әниләр көненә багышланган чара узды. Балалар әниләреннән алдын сораулыклар уздырганнар иде. Әлеге сораулыклар буенча әниләр балалары бергә ял итү турында хыялланулары ачыкланды. Аналар балалары белән берлектә ике командага бүленделәр” “Тату гаилә” һәм “Шаян гаилә”. Әниләр өчен кызыклы ярышлар әзерләнгән иде. Анда барысы да актив катнаштылар. Укучылар шигырьләр һәм җырлар әзерләгәннәр. "Китаплар дөньясында” түгәрәгенә йөрүче балалар “Әниләрне саклагыз!” дигән әкият күрсәттеләр. Әниләр катнашында “Тормышка шатлана бел!” әкияте бик кызык килеп чыкты. Ярыш азагында нәтиҗәләр ясалды. Ике команда да тигез баллар җыйды. Бәйрәм ахырында әниләр мәктәп ашханәсенә чәй табынына чакырылдылар.

21.11.2018
Салым белемлелеге.
Олы Мәми урта мәктәбендә Салым белемлелеге атналыгы кысаларында чаралар уздырыла. 20нче ноябрь көнне 8-11нче сыйныф укучылары өчен “ Белемле салым түләүчеләр клубы” темасына дәрес узды.  
Дәрес барышында укучылар салым тарихы турында кызыклы фактлар белән таныштылар. Башка илләрдәге  хәзерге салымнар, салым төрләре  турында мәгълүмт алдылар. Чараның нәтиҗәсе булып салым түләүнең кирәклеге булды.
Чара ахырында укучылар салымга карашларын төсле стикерлар белән билгеләделәр. Күпчелеге яшел стикер иде. Ул салымны һәрвакыт түләргә кирәк  дигәнне аңлата.
Салым белемлелеген үстерү чаралары дәвам итәчәк.

25.10.2018
Ата-аналар җыелышы
24нче октябрь көнне Олы Мәми урта мәктәбендә 9-11нче сыйныф укучылары белән берлектә ата-аналар җыелышы узды.
Укытучылар имтиханнарга әзерләнү барышы белән таныштырдылар, иң кыен, авыр сорауларга игътибар иттеләр.
Мәктәп администрациясе катнашучыларга имтихан тапшырудагы үзгәрешләр, консультация графигы белән таныштырдылар, киңүшләр бирделәр.
Җыелыш азагында ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

17.10.2018
Алтын көз.
Көз – күчелек кешеләрнең иң яраткан вакыты, чөнки иң матур ел фасылы. Олы Мәми урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Алтын көз” дип аталган бәйрәм ел сан уздырыла. Бәйрәм алдыннан залны матур яфраклар, чәчәкләр белән бизәделәр.  Бик кызыклы сценарий әзерләнгән иде. Анда барлык укучылар да катнашты.  Бәйрәм үз эченә төрле бәйгеләр дә алган. Анда көз турында мәкальләр, әйтемнәр яңгырады. Катнашучылар, күзләрен бәйләгән килеш, уңыш җыю бәйгесендә катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.

17.10.2018
Мәктәптә Көзге бал
Ел саен Олы Мәми урта мәктәбендә Көзге бал уздырыла. Матур итеп бизәлгән залда “Әх, нинди бу көз!” дип аталган бәйрәм үтте. Балалар көзге яфраклардан, чәчәкләрдән бәйләмнәр,  яшелчәләрдән һәм җимешләрдән матур сыннар ясап, коридорда урнаштырганнар. Бәйрәм үз эченә уеннар, җырлар, биюләр, матур шигырьләр алган иде. Бәйгедә 7-11нче сыйныф укучылары катнашты. Җиңүче итеп 8нче сыйныф укучылары билгеләнде. Бәйрәм җыр-биюләр белән сизелмичә дә үтеп китте.

10.10.2018
Сәламәт яшәү рәвеше.
Олы Мәми урта мәктәбененең башлангыч сыйныф укучылары белән  сәламәт яшәү рәвеше турында чара уздырылды. Дөрес туклану һәм сәламәтлеккә дөрес караш булдыру – чараның максаты иде. Озак һәм сәламәт яшәү серләре, кирәкле һәм зарарлы матдәләре булган азык-төлек турында сөйләштеләр. Балалар әңгәмәдә бик теләп катнаштылар, уеннар уйнадылар, мәкаль һәм әйтемнәрнең мәгънәләрен ачтылар. Чара азагында бер-берсенә озын гомер, сәламәтлек теләделәр.

08.10.2018
Дәүләт символикасы
6нчы октябрь көнне Олы Мәми урта мәктәбендә “Россия Федерациясенең дәүләт символлары” темасына дәрес узды. Укучыларда дәүләт символларының тарихын , безнең илдә конституцион стройның нигезләрен  күзаллау дәреснең максаты иде.
Каралган видеороликлар Россия дәүләтенең флагы үзгәрешләрен, икебашлы бөркетне гербка кем һәм ни өчен куйганлыгын аңлатты. Төрле тарихи вакытларда нинди җырларның гимн булуы турында белделәр.
Чара ахырында “Үз уен” уздырылды. 8нче сыйныф укучылары җиңүче итеп билгеләнде.

05.10.2018
“Туган як серләре”
Олы Мәми урта мәктәбендә сентябрь аеннан “Туган як серләре” түгәрәге эшли. Ул тиризм һәм туган якны өйрәнүне үз эченә ала. Чираттагы дәрестә балалар җитәкчеләре Ксения Алексеевна белән көзге урманга экскурсиягә бардылар. Нада баруның максаты: үсемлекләр җыю. Шулай ук әлеге бару – ниндидер яңалык, яхшы тәэсир алу, ял итү өчен мөмкинлек. Укучылар табигатьтә үзләрен тоту кагыйдәләрен киңәйттеләр.

03.10.2018
Өлкәннәр көне
1нче октябрь көнне Олы Мәми урта мәктәбе укучылары авыл клубында авлдышары өчен концерт белән чыгыш ясадылар. Балалар төрле номерлар әзерләгәннәр: матур җырлар, шаян чыгышлар, әби-бабайларга багышланган матур шигырьләр.
Өлкәннәр балаларга чын күңелдән рәхмәт әйттеләр, кул чабулар озак вакыт тынмады.

28.09.2018
ГТО көне.
28нче сентябрь көнне Олы Мәми урта мәктәбендә ГТО көненә багышлынган массакүләм чабышлар узды. Кагыйдә буенча өч чабыш иде. Беренчесе 2000м 4нче баскыч спортсменнар  өчен. Икенчесе 5нче баскыч спорсменнар өчен, 10-11нче сыйныфта укучы кызлар старт алды. Өченчесе,  бишенче баскыч, 10-11нче сыйныф егетләре өчен. Иң күләмле чабыш 4нче баскыч спортсменнары өсен 2000м булды. Балалар ГТО күләмен алтынга башкардылар. Җиңүчеләрне котлау ярыш тәмамлангач уздырылды.

24.09.2018
24нче сентябрь көнне Олы Мәми урта мәктәбендә гомуммәктәп линейкасында физик культура укытучысы Иван Сальциновмәктәпнең спортта катнашуына нәтиҗә ясады. Иннополис шәһәрендә җиңел атлетека буенча  узган “Көзге кросс” турында әйтеп үтте.  Анда 5нче сыйныф укучысы Элина Федорова 3нче урын, ә география һәм инглиз теле укытучысы Ксения Недоваркова, укытучылар спартакиадасында, 1нче урын алды.
  Шулай ук укучылар ГТО чаралары планы белән таныштылар. Атнаның һәр җомга көнендә ГТО көннәре узачак. 28 нче сентябрь көнне 2 һәм 3 км йөгерүярышлары узачак. Ярышларды уңышлар телибез!

 

24.09.2018
Көзге кросс.
21нче сентябрь көнне Олы Мәми мәктәбе укучылары һәм укытучылары җиңел атлетика буенча  район ярышларында катнаштылар. Ул Иннополис шәһәрендә узды. барлык катнашучылар да яхшы чыгыш ясадылар. Бигрәк тә 5нче сыйныф укучысы Элина Фёдорова (3нче урын) һәм география укытучысы Ксения Недоваркова (1нче урын) үз нәтиҗәләре белән куандырдылар. Җиңүләре белән котлыйбыз!

 

 

14.09.2018
Көзгә кунакка.
14нче сенябрь көнне Олы Мәми урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Сычева В.В. “Көзгә кунакка” дигән темага экскурсия оештырды. Укучылар табигатьнең үзгәрешләрен күзәттеләр: яфраклар карадылар һәм җыйдылар, агач һәм куак җимешләрен җыйдылар. Җыелган әйберләр технология дәресләрендә кирәк булачак. Табигатькә карата сак караш, анда үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә алып бардылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.

12.09.2018
Уңыш җыю.
Көз – уңыш җыю вакыты. Мәктәп бакчасында үскән яшелчәләр мәктәп ашханәсендә балалар ашату өчен кулланыла.
Сентябрь ае җылы кояшлы көннәре белән шатландыра. Олы Мәми мәктәбе укучылары мәктәп бакчасына уңыш җыярга чыктылар.
11нче сентябрь көнне кишер һәм чөгендер уңышы җыелды, ә кәбестәне җыярга иртәрәк әле. Әлеге яшелчәләр уку елы бурышында укучыларга кайнар ашлар әзерләү өчен җитәрлек.

10.09.2018
План буенча эвакуация.
10нчы сентябрь көнне Олы Мәми урта мәктәбендә, куркынычсызлык ае кысаларында,  план буенча укучылар, мәктәп хезмәткәрләре белән эвакуация уздырылды. Сәгать 10 да бинадан чыгу өчен сигнал - оч озын кыңгырау яңгырады. Барлык укытучылар оешкан төстә укучыларны эвакуацияләү планы буенча урамга алып чыктылар. Укучыларны мәктәп ишегалдында җыйдылар. Әлеге укуны педагог-оештыручы Сергей Федоров уздырды.

08.09.2018
Толерантлылык дәресе
7нче сентябрь көнне Олы Мәми урта мәктәбенең бшлангыч сыйныфларында толерантлылык дәресләре узды. Балаларда кешелеклелек, ягымлылык һәм кайгыртучанлык, эйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлылык тәрбияләү дәреснең максатлары иде.  Дәрес барышында, уеннарда, әңгәмәләрдә һәм мультфильм караганда укучыларга  сыйныфташларын яхшырак белү мөмкинлекләре бирелде, үзләренең һәм бер-берсенең эшләгән эшләрен дөрес бәяләргә өйрәнделәр.

06.09.2018
Терроризмга – юк!
5нче сентябрьдә “Экстремизмга – юк!” ункөнлеге кысаларында Олы Мәми урта мәктәбенең 2-6нчы сыйныф укучылары авыл китапханәчесе Скарлухина Г.Я. әзерләгән чарада катнаштылар. Галина Яковлевна терроризмга ачыклык кертте, куркыныч очракларда узләрен тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар сорауларга актив рәвештә җавап бирделәр, экстрималь очракларда ничек үзләрен тоту кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр.

25.07.2018
2018 нче елның 25нче июль ндә Олы Мәми авыл җирлеге Башкарма комитеты, Олы Мәми авылы мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре федераль юл буйларын чүптән чистарттылар.

05.07.2018
2018 нче елның 4нче июль ндә Олы Мәми авыл җирлеге Башкарма комитеты, Олы Мәми авылы мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре федераль юл буйларын чүптән чистарттылар.

30.05.2018
2018нче елның 26нчы маенда Олы Мәми авыл җирлеге Башлыгы Галина Фомина җитәкчелеге белән зират тирәсен чистарту эшләре оештырылды. Анда авыл җирлегенең Башкарма комитеты,  мәдәният, мәктәп  хезмәткәрләре, шулай ук авыл халкы катнашты.
Чүп чистарту өчен техниканы АФ “Нармонкана” 4нче номерлы филиалы” бирде. Бу көнне әйләнә-тирәне чүптән, үләннән, иске яфраклардан, киселгән агачлардан һәм куаклардан чистарттылар.
Авыл җирлеге  Башлыгы Галина Фомина әлеге чарада катнашучыларга рәхмәтен белдерде.

30.05.2018
2018нче елның 24нче маенда Олы Мәми авыл җирлеге Башлыгы Галина Фомина соңгы кыңгырау тантанасында катнашты. Ул укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны уку елы тәмамлану белән котлады, чыгарылыш сыйныф укучыларына истәлекле бүләкләр тапшырды.

25.05.2018
Славян язуы көне
25нче май көнне башлангыч сыйныф укучылары Славян язуы һәм мәдәнияты көненә багышланган чара узырдылар.
Балалар яңа мәгълүмат кына алып калмадылар, үзләре дә шул темага  чыгышлар әзерләгәннәр: шигырьләр укыдылар, презентация карадылар, Кирилл һәм Мефодийга багышланган Гимн тыңладылар.
Чара азагында укучылар “Сүзне ата” уенында катнаштылар. Уен барышында иске славян сүзләренә рус сүзләрен таптылар.

25.04.2018
“Тәмәке тарту – сәламәтлеккә зыян”
Олы Мәми урта мәктәбендә 8нче сыйныф җитәкчесе Светлана Набаткина 5-11нче сыйныф укучылары өчен “Тәмәке тарту – сәламәтлеккә зыян” дигән темага сыйныф сәгате уздырды.
Тәмәкенең сәламәтлеккә зыяны турында борынгы заманнардан ук беләләр. Тәмәке тартучыларны көчле ютәл борчый, тәмәке тарткан бүлмәдә сулау авыр, тәмәкенең акыл сәлатенә йогынтысы турында барыбыз да беләбез.
Чара барышында рак, бронхит, үпкә авырулры, зарарлы матдәләр, никотин турында сораулар каралды.
Сыйныф сәгате кызыклы һәм гыйбрәтле үтте.


25.04.2018
“Георгий тасмасы” акциясе
2018нче елның 23нче апреленнән  9нчы майга кадәр Россия тирәсендә һәм чит илләрдә “Георгий тасмасы 2018” акциясе уза. Ул бөек Җиңүнең 73еллыгына багышланган.
Олы Мәми урта мәктәбендә әлеге акция старт алды. Мәктәп укучылары авыл урамнарына чыгып, тасманы авыл халкына өләштеләр. Укучылар Георгий тасмасының тарихын һәм аны ничек тагу турында сөйләделәр. Авыл халкы тасманы яшь буын кулларыннан бик теләп кабул итте.


20.04.2018
Бөтенроссия тикшерү эшләре.
4-6нчы сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре башланды. Олы Мәми урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Юнусов Айнур рус теленнән һәм математикадан сынау эшен башкарды. Әле ул тарихтан һәм биологиядән биремнәр эшләргә тиеш. 6нчы сыйныф укучылары математикадан БТЭ эшләделәр. 4нче сыйныф укучылары да әлеге биремнәрне яхшы гына башкарып чыктылар. БТЭ конроль эшләр формасында уздырыла, барлык Россия мәктәпләре өчен бер вариант кулланыла. БТЭнең төп максаты – мәктәптә белем бирүнең сыйфатлылыгын тикшерү.

17.04.2018
Финанс белемлелек атнасы.
Олы Мәми урта мәктәбендә финанс белемлелек атнасы кысаларында төрле чаралар уздырыла. Әлеге атналыкның максаты: укучыларда финанс белемлелекне арттыру, финанска кагылышлы мәсьәләләрдә дөрес чишелеш таба белү.
16нчы апрель көнне 2-7нче сыйныф укучылары өчен “Белемле сатып алучы” дигән темага дәрес узды. балалар мультфильм геройлары белән танышып, аларның хаталарын анализладылар, белемле сатып алучы кагыйдәләрен төзеделәр. Кызлар командасы җавапларын матур һәм ачык итеп ясадылар, ә малайлар командасы җавапларында практик киңәшләр күбрәк иде.
Атналык кысаларында уздырыла торган чаралар дәвам итә.


05.04.2018
Укытучылар киңәшмәсе.
3нче апрель көнне Олы Мәми урта мәктәбендә “Сыйныф җитәкчесенең иҗаты: шаблоннардан һәм стереотиплардан  баш тарту” дигән темага укытучылар киңәшмәсе узды. Төп доклад белән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Недоваркова Т.С. укытучылар алдында чыгыш ясады. Теоритик өлештән соң практик өлешенә күчелде. Анда сыйныф җитәкчеләре үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. “Сыйныф җитәкчесе минем тормышымда” дигән анкеталарга нәтиҗә ясалды. Әлеге анкета сораулары буенча 3-11нче сыйныф укучылары катнашты.
Укыту эшләре буенча директор урынбасары Федорова Т.А. 3нче чирекнең өлгереше буенча нәтиҗә ясады.


29.03.2018
Волейбол буенча район ярышы.
Язгы каникул Югары Ослан  авылының ФСК “Чемпион”да район буенча волейбол ярышы узды. Анда азкомплектлы мәктәпләрдән малайлар һәм кызлар катнашты.
Олы Мәми урта мәктәбе җыелма командасы әлеге ярышта 3 нче урын алды. Командада 11нче сыйныф укучысы Шәмсетдинов Булат, 10нчы сыйныф укучысы Колдин Михаил, 9нчы сыйныф укучысы Иванов Иван, 8нче сыйныф укучысы Косарев Данила, 7нче сыйныф укучысы Федоров Виталий, һәм 6нчы сыйныф укучысы Федоров Дмитрий катнашты. Афәрин, егетләр!


02.03.2018
Айлык нәтиҗәләре.
Олы Мәми урта мәктәбендә гражданлык-тәрбия айлыгын тәмамлап, тантаналы чара узды. Һәр сыйныф патриотик җыр башкарды, соңыннан айлык нәтиҗәре буенча котлаулар һәм бүләкләр тапшырылды.
Айлык тәмамланды, ләкин гражданлык-тәрбия мәктәп эшендә  иң мөһим юнәлеш булып кала.

24.02.2018
Спорт фестивале
22нче февраль көнне Олы Мәми урта мәктәбендә районның “Спорт фестивале “ чарасы кысаларында 1-5нче сыйныф укучылары арасында ярышлар узды. Ярышлар “Яшен” һәм “Ук” командалары арасында булды.  Командалар туп, тәгәрмәч, гимнастик таяклар белән эстафеталарда катнаштылар. Ярышлар киеренке көрәштә барды, ләкин “Яшен” командасы өстенлек алды. Бәйрәмнән балалар кәнагать калдылар.


20.02.2018
“Татарстанны белүче” интеллектуаль уен
Олы Мәми урта мәктәбендә 5-11нче сыйныф укучылары өчен “Татарстанны белүче” интеллектуаль уены узды. әлеге уен Туган телләр көненә багышланган иде. Укучылар ике командага бүленделәр: кызлар “Уңышлылар” һәм малайлар “Тапкырлар”. Уен башында командалар чиратлашып викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Сораулар Татарстан Республикасы халкының  гореф-гадәтләре,  әхлак,  йолалары темасына караган.  Кызлар командасы төгәл җавап биреп, уенның блок сорауларын беренче булып ачу хокукына ия булдылар. Уен барышында әле бер команда, әле икенче команда алга чыкты. Нәтиҗәдә кызларның “Уңышлылар” командасы җиңүче булды. Алар Татарстан тарихын яхшы белүләрен дәлилләделәр.


10.02.2018
Сынап карау имтиханнары.
Олы Мәми урта мәктәбендә 5 нче февральдән 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары өчен сынап карау имтиханнары уздырыла. Булачак чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең чыгарылыш имтиханнарына әзерлекләрен белә алалар. 6нчы февраль көнне укучылар үзләренең көчләрен җәмгыять белеменнән, ә 9нчы февраль көнне биологиядән сынадылар. Шулай ук рус теленнән һәм тарихтан тестлаштырылган биремнәр башкардылар.
Әлеге чаралар ахырыннан укучылар белән әңгәмә планлаштырылган. Шулай ук, имтиханнарны оештыру тәртибе турында, укучыларның сорауларына җаваплар биреләчәк.


08.02.2018
“Хорлар бәйгесенә” әзерлек
Олы Мәми урта мәктәбендә “Хорлар бәйгесенә” әзерлек эшләре бара. Әлеге чара гражданлык-патриотик айлык кысаларында уздырыла, Сталинград сугышының 75-еллыгына багышлана. Укучылар, укытучылар һәм ата-аналар сугыш темасына багышланган җырны сәхнәләштерәләр.


31.01.2018
Айлык кысаларында узучы чаралар
Олы Мәми урта мәктәбендә гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларныда чаралар уздырыла. Чаралар алдан төзелгән планга нигезләнеп үткәрелә. Сыйныф җитәкчеләре әлеге темага багышланган беренче сыйныф сәгатләре уздырдылар. Тарих укытучысы “Сталинград сугышы” дигән темага интелектуаль уен үткәрде. Өлкән сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлләрне, даими рәвештә, кардан чистарталар. Башлангыч сыйныф укучылары авыл китапханәсенә бардылар. Анда “Ленинград блокадасы балалары” дигән батырлык дәресе узды. Шулай ук башлангыч сыйныф укучылары “Ватан сагында” темасына рәсем бәйгесенә әзерләнәләр.


29.01.2018
Гражданлык-патриотик айлыкны ачу тантанасы
29нчы гыйнварның иртәсе Олы Мәми урта мәктәбендә, гадәттәгечә, гомуммәктәп линейкасыннан башланды. Анда узган атнага нәтиҗәләр ясалды, дежур сыйныф үзләренең күзәтмәләре турында сөйләде, киләсе атнага чаралар планы игълан ителде.
Бүгенге линейкада укытучы Александр Гатилов 29нчы гыйнвардан 28нче февральгә кадәр узачак гражданлык-патриотик айлыкның планы белән таныштырды.
Барысының да актив катнашуын теләп калабыз.
Айлыкка нәтиҗәләр 28нче февраль көнне гомумлинейкада игълан ителәчәк.


21.01.2018
География атналыгы.
15нче гыйнвардан 20нче гыйнварга кадәр Олы Мәми урта мәктәбендә география атналыгы узды.  Укытучы Александр Гатилов укучылар өчен төрле чаралар уздырды. “Дөнья тирәли” дигән викторина биремнәрен үтәделәр. Әлеге бәйгедә 9-11нче сыйныф укучылар көч сынашты. 9нчы сыйныф укучылары иң тапкырлары булып чыкты. 7нче сыйныф укучылары географик КВНда җиңделәр. Башлангыч сыйныф укучылары “Туган ил буйлап сәяхәт”  темасына рәсемнәр ясадылар. Атналык нәтиҗәләре һәм  җиңүчеләрне котлау гомуммәктәп линейкасында булачак.

12.01.2018
Онлайн-олимпиадада катнашу.
Олы Мәми урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары онлайн-олимпиадаларда актив катнашалар. Ул Учи.ру белем бирү платформасы нигезендә уздырыла. Кышкы каникуллардан соң балалар математикадан уздырылган олимпиадада катншау өчен  Мактау күгазьләре алдылар. Олимпиада 2017нче елның декаберь азагында уздырылган иде.

11.01.2018
“Кар десанты” акциясе.      
Олы Мәми урта мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләрне кардан чистарту акциясендә катнашалар. 2017нче елның 11нче декабрендә Олы Мәми һәм Канаш авылларында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләрне крдан чистарту буенча “Кар десанты” акциясе игълан ителде.
7-8нче сыйныф укучылары тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Недоваркова Т.С. һәм өстәмә белем бирү укытучысы Егорова М.А. җитәкчелегендә һәйкәлләрне кардан чистарту эшләрен оештырдылар.
Акциядә катнашкан укучыларга мактау сүзләрен җиткерәс килә: Афәрин, балалар!

Соңгы яңарту: 2019 елның 9 гыйнвары, 11:33

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International