29.12.2018
Әдәби иҗат фестивале.
27нче декабрьдә “Курал урта мәктәбе” МБББУсе базасында Л.Н.Толстойның 190еллыгына багышланган “Яраткан герой янәшәдә” дигән әдәби иҗат фестивале узды. Анда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсенең 7нче сыйныф укучысы Абгарян Наира һәм 10нчы сыйныф укучысы Бурукина Дарья катнаштылар.

29.12.2019
Мәктәптә яңа ел бәйрәме.
28нче декабрьдә кич белән 6-11нче сыйныфлар өчен яңа ел бәйрәме узды. 10-11нче сыйныф укучылары “Әсирлектәге Кыш бабай” дигән бәйрәм кичәсе әзерләгәннәр. Бәйрәм залында чын могҗиза мөхите хөкем сөрде.Һәркем күтәренке кәеф белән бәйрәм итте. 6-9нчы сыйныф укучылары үзләренең җыр-биюле чыгышлары белән һәркемнең күңелен ачтылар. Барчагызны да Яңа еллар белән!

29.12.2018
Яңа ел әкияте.
28 нче декабрдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Яңа ел әкияте” дигән яңа ел иртәсе узды. Балалар әкият геройлары белән очрашудан зур эмоциональ көч алдылар.Барлык балаларны да кыш бабай бүләкләде.
Яңа ел белән!
.jpg)
27.12.2018
Мәктәп яны лагере ачылу.
25нче декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә мәктәп яны лагере ачылды. Кышкы каникуллар-вакытны кызыклы һәм күңелле үткәрү,ял вакыты. Башлангыч сыйныф укучыларының лагерьдәге һәр көне планлаштырылган.Тәрбиячеләр лагерьдә укучылар ял итеп кенә түгел,ә иҗади яктан үсәрләр һәм күп яңалыклар алырлар дип өметләнәләр.
.jpg)
27.12.2018
Безнең җиңүчеләребез!
26нчы декабрьдә өстәмә белем бирү үзәгендә “Без халыклар дуслыгы өчен” дигән муниципаль конкурсның һәм коррупциягә каршы республика конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Конкурста катнашучыларны һәм аларның җитәкчеләрен чын күңелебездән котлыйбыз!

26.12.2018
“Яңа ел күргәзмәсе”
“Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУсендә яңа ел бәйрәменә әзерләнү дәвам итә. Яңа елга кул эшләреннән бизәлгән күргәзмә тулыланып тора, чөнки алар белән сыйныф бүлмәләрен дә бизәргә мөмкин булачак. Укучылар һәм ата –аналар тылсымлы матурлык иҗат итүдә олы көч куйдылар.

26.12.2018
Республика чыршы бәйрәме.
25нче декабрьдә Казанның “Татнефть-Арена күңел ачу үзәгендә республика чыршы бәйрәме узды. Анда бөтен Татарстаннан уку алдынгылары ,төрле олимпиадаларда җиңүчеләр чакырылган иде. Чыршы бәйрәменә Югары Ослан делегациясе белән бергә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсе укучысы Бурукина Дарья барды.

26.12.2018
«1000000 яхшы эш» дигән акция.
25нче декадрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” яшь армиячеләре Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл янын чистарттылар. Бу үрнәкләре белән алар «1000000 яхшы эш» дигән кышкы акцияне башлап җибәрделәр.
.jpg)

22.12.2018
Ел укытучысы-2019
19нчы декабрьдә “Курал урта мәктәбе” МБББУсе базасында Ел укытучысы-2019 Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды. Анда укытучылар ачык дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда һәм мастер-классларда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсенең география укытучысы Анна Кукуль бу чарадагы конкурсларда үзен дәрәҗәле күрсәтте.
20.12.2018

Парламент дәресе-2018
20нче декабрьдә Дәүләт Советында Парламент дәресе-2018 кысаларында үткәрелгән конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Тантанага 47җиңүче чакырылган иде. Чакырылучылар арасында “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсенең 6нчы сыйныф укучысы Нуреев Даниил үзенең җитәкчесе Татьяна Нуреева белән бар иделәр. Видеороликлар номинациясендә Даниил икенче дәрәҗәдәге диплом һәм китап кибетенә бүләк сертификаты белән бүләкләнде.
Лауреатларны Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм парламент депутатлары котлады.

20.12.2018
Кар шәһәр.
Күпчелек балалар өчен кыш-тылсымлы, әкияти вакыт. Без бу әкиятләрне чынбарлыкка әйләндерергә тырышып “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсе укучылары Александр Слушкин һәм Рәмзия Латипова җитәкчелегендә мәктәп территориясендә кар шәһәр төзедек. Анда хәзер бала-чагалар да, олылар да рәхәтләнеп ял итә ала.
.jpg)
18.12.2018
Безгә бәйрәм килә!
“Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУсендә яңа ел бәйрәменә әзерләнү башланды. Мәктәптә иртә җырлар һәм шигырьләр өйрәнүдән башлана. Һәрбер сыйныф үз кабинетын аеруча кызыклы итеп бизәде, шулай ук мәктәптә тәрәзәләр дә бизәлде. Икече катта бәйрәм күргәзмәсе һәр конне кул эшләре белән тулып тора. Мәктәп ишегалдында укучылар укытучылар белән бергә кардан шәһәрчек ясыйлар. Безнең мәктәп бәйрәмне яхшы, бәйрәмчә кәеф белән каршы алыр дип ышанабыз!

14.12.2018
Гомуми ата-аналар җыелышы.
11нче декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә “Гаилә тәрбиясе һәм яшьүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү” дигән темага гомуми ата-аналар җыелышы булды. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде:
1. 2018-2019нчы уку елының беренче яры еллыгына йомгаклар ясау.
2. Яшьүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү.
3. Яңа ел бәйрәменә әзерләнү.
Беренче мәсьәлә буенча уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Бочкова М.Н.,икенче мәсьәлә буенча тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Бурукина Е.В. чыгыш ясадылар. Өченче мәсьәләгә кагылышлы сорауларны мәктәп директоры Бочков С.М. ачыклады. Җыелышның икенче өлеше сыйныфларда дәвам итте.
.jpg)
13.12.2018
Кеше хокуклары көне.
10нчы декабрьдә халыкара берләшмә Кеше хокуклары көнен билгеләп үтә. Бу көнне “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә Кеше хокуклары көненә багышланган бердәм сыйныф сәгатьләре узды. Быел бу сыйныф сәгатьләре Россия Федерациясе конституциясенең 25еллыгына һәм Кеше хокуклары декларациясенең 70еллыгына багышланды.
.jpg)
08.12.2018
Ватан геройлары көне.
2007 нче елда Ватан геройлары көнен яңадан билгеләп үтә башладылар. “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә беренче тапкыр бу көн 2007нче елның 9нчы декабрендә тантаналы рәвештә билгеләп үтелде. Тантананы 11нче сыйныф укучылары белән Дадыкина И.Н. әзерләде. Чара Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы елларда күрсәткән батырлыклары өчен Россия герое исеменә лаек булган хатын-кызларга багышланган иде. Чара барышында яңгыраган җырлар, шигырьләр беркемне дә битараф калдырмады.
.jpg)
07.12.2018
Коррупциягә – Юк!
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган декада кысаларында 7нче декабрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсе китапханәсендә “ Коррупциягә –Юк!” дигән китаплар күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә укучылар Россиядәге коррупциянең тарихы белән таныштылар,темага кагылышлы төрле сорауларга җаваплар бирделәр.

06.12.2018
“Сизелерлек бул!” акциясе.
3-10нчы декабрьдә тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементлары булмаган җәяүлеләр катнашында булган юл-транспорт халәкәтен профилактикалау максаты белән белем бирү учреждениеләрендә “Сизелерлек бул!” акциясе үткәрелә. 5нче декабрьдә физкультура укытучысы Хәлиуллин А.Ә. “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУ укучылары тарафыннан яктылык кайтаручы элементларны кию мониторингын үткәрде һәм “Татар Борнашы балалар бакчасы” МБМББУ балалары белән әңгәмә үткәрде һәм ЯКЭ бүләк итте.

30.11.2018
Дус-тату сыйныфның серләре.
28нче ноябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсенең 5нче сыйныф укучылары үзләренең сыйныф җитәкчеләре Тимохина Наталья җитәкчелегендә “Дус-тату сыйныфның серләре” дигән Республика ата-аналар киңәшмәсе конкурсында катнаштылар . Безнең команда “Безнең күңелле һәм тату сыйныфыбыз”дигән визит карточкасы , “Сәламәт булу-шәп!”дигән проект әзерләде. Конкурстан балалар һәм әти-әниләр күтәренке күңел һәм киләчәктәге җиңүләргә өметләнеп кайттылар.
.jpg)
30.11.2018
Чыганакларга сәяхәт-2018.
29нчы ноябрьдә “Казан Ривьерасы “ күңел ачу үзәгендә “Чыганакларга сәяхәт” дигән конкурсның җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләү тантанасына Татарстанның яшь талантлары җыелды. Алар арасында “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсенең 10нчы сыйныф укучылары Бурукина Дарья һәм Бурукина Анна да бар иде. “Дворяннар көзе “ дигән проект беренче урынны яулады.Анна белән Дарьяны җиңүләре белә котлыйбыз!

28.11.2018
Сулыклардагы куркынычсызлык.
Сулыклардагы куркынычсыызлык айлыгы кысаларында “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә рәсемнәр һәм видеороликлар конкурсы узды. Конкурсның йомгаклары мәктәп линейкасында әйтелде.

26.11.2018
Рәсәйнең бөек кешеләре. Петр беренче.
26нчы ноябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсенең 4нче сыйныф укучылары өчен “ Рәсәйнең бөек кешеләре. Петр беренче” дигән тарихи-патриотик чара уздырылды. Укучылар бөек падшаның бала чагы, Петр беренченең рус мәгарифенә,мәдәниятенә керткән өлеше турында белделәр.Укучыла аерым кызыксыну белән Санкт –Петербург шәһәренең төзелү тарихы турында тыңладылар.

24.11.2018
Әниләргә багышлап!
23нче ноябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә Халыкара әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Бәйрәмдә әниләргә багышлап җырлар,шигырьләр яңгырады. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый. Әни һәркем өчен дә иң кадерле кеше. Бу көндә ,безгә үзләренең җылыларын,яратуларын бирүче әниләребезгә зур рәхмәтләребезне белдерәсебез килә.

23.11.2018
Үз кулларыбыз белән.
Хезмәт дәресләрендә 7нче сыйныф укучылары хезмәт укытучысы А.М.Слушкин җитәкчелегендә бүлмә гөлләре өчен бик матур киштәләр ясадылар. Барлык киштәләрне дә укучылар мәктәпкә бүләк иттеләр.

22.11.2018
“КЭС-БАСКЕТ” баскетбол лигасы Мәктәп Чемпионаты.
21нче ноябрьдә Югары Ослан районының “Чемпион” спорт комплексы базасында 2018-2019нчы еллар сезонының гомуми белем бирү оешмалары командаларының Татарстан Республикасындагы “КЭС-БАСКЕТ” баскетбол лигасы Мәктәп Чемпионаты булып узды. Чемпионатта кызларның 10 командасы катнашты. “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУ командасы шулай ук актив катнашты, мәктәбебезнең укучы кызлары лаеклы уен күрсәтте.

20.01.2018
Тормыш өчен –канатлар.
17нче ноябрьдә Балтач районының “Смаиль урта мәктәбе”ндә 9-11нче сыйныфлар өчен “Тормыш өчен –канатлар” дигән 3нче Республика фәнни-практик конференциясе узды. Конференцияне А.Н.Тполев исемендәге Казан милли фәнни тикшеренү университеты оештырды. Безнең районны “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсенең 11нче сыйныф укучысы М.Слушкин чагылдырды. Аның проекты жюри тарафыннан югары бәяләнеп беренче урынны яулады.
19.11.2018
“Комсомолчыларны мин ничек күрәм” дигән конкурсның йомгаклары.
Комсомалның 100еллыгына багышланган чаралар кысаларында “Комсомолчыларны мин ничек күрәм” дигән рәсемнәр конкурсы оештырылды. “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсеннең 8нче сыйныф укучысы Ани Манвелян беренче дәрҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Без Анины җиңүе белән котлыйбыз.

19.11.2018
Өйрәтү семинары.
16 ноябрьдә “Яшьләр мәдәният йортында” яшүсмерләрнең хокук бозулары буенча семинар булды. Бу семинар сыйныф җитәкчеләре өчен үткәрелде. Катнашучылар арасында яшүсмерләрнең хокук бозулары өчен җаваплы, районның бөтен хезмәт күрсәтү вәкилләре бар иде. Шулай ук Югары Ослан районында хокук бозуларын кисәтү буенча ведомство комиссиясе рәисе Осянин С. В. бар иде. Семинарда “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУсе сыйныф җитәкчеләре дә катнашты.
.jpg)
16.11.2018
Йомгаклау иншасына әзерләнү.
5нче декабрьдә барлык унберенче сыйныф укучылары йомгаклау иншасы язачаклар. 15нче ноябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсенең 11нче сыйныф укучылары,Югары Ослан районы мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары белән бер үк вакытта, йомгаклау иншасын язып карадылар. Бу әзерләнү эшләре укучыларыбызга киләчәктәге сынауны яхшы нәтиҗәләр белән узарга ярдәм итәр дип ышанабыз.

16.11.2018
Укучыларны тест уздыру
15нче ноябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә 10нчы сыйныф укучылары рус теленнән тест уздылар. Тест Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы буенча үткәрелде. 16нчы ноябрьдә тестны математика фәне буенча узачаклар.

15.11.2018
Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы
12нче ноябрьдә Югары Ослан районында 24мәктәп фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы старт алды. “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсенең 7-11нче сыйныф укучылары олимпиадаларда актив катнашалар.

15.11.2018
“Юнармия” хәрәкәтенә кабул итү.
14нче ноябрьдә Югары Ослан районы Яшьләр һәм яшьүсмерләр клубы базасында укучы балаларны Юнармия рәтләренә кабул итү үткәрелде. “Хәрби хезмәткә” алынучылар арасында шулай ук “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУ укучылары да бар иде. Кызлар һәм малайлар Юнармеецлар Антын кабул иттеләр, лаеклы юнармеецлар булырга, Намус Кодексы кануннарын үтәргә вәгъдә бирделәр.
.jpg)
12.11.2018
Сулыкларда куркынычсызлык айлыгы.
12нче ноябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә көз һәм яз айларында сулыкларда була торган бәла-казаларны кисәтү буенча чаралар үткәрелде. Чара барышында укучыларга сулыклардагы күңелсезлекләрне булдырмый калу өчен нинди кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәклеге турында аңлату эшләре уздырылды. Алган белемнәрен ныгыту өчен укучыларга искәрмәләр таратылды.
Төрле гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта “112” номерына шалтыратыгыз.
09.11.2018
Гриппны кисәтү.
9нчы ноябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә гриппны кисәтү буенча сыйныф сәгатьләре булды. Зур сыйныфларда бу темага әңгәмәне ФАПбүлеге фельдшеры Молькова В.А. уздырды.

08.11.2018
Татарстан Республикасы Конституциясе көне.
7нче ноябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсенең 5-11нче сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган тематик әңгәмәдә катнаштылар. Конституция 1992нче елның 6нчы ноябрендә Республика Югары Советының XIIнче сессиясендә кабул ителде. Шул сәбәпле 6нчы ноябрь Татарстан Республикасында бәйрәм көн буларак санала.

08.11.2018
Халыклар бердәмлеге көне
7нче ноябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар тарих укытучысы Ирина Николаевна Дадыкина җитәкчелегендә бу көннең дәүләтебез тарихындагы мәгънәсе турында әңгәмәләштеләр һәм халыкларның бердәм булып яшәве илебезнең чәчәк атуында зур роль уйнаганлыгын аңладылар.

01.11.2018
Волейбол ярышларында катнашу.
31нче октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе”МБББУсенең укытучылары волейбол буенча ярышларда катнаштылар. Нәтиҗәдә безнең команда җиңү яулады.
.jpg)
01.11.2018
БДИга әзерләнү.
Көзге каникулларда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә 9-11нче сыйныф укучыларын БДИга әзерләү буенча эш алып барыла.Укучылар күпме яхшырак әзерләнсәләр,шуның кадәр имтихан нәтиҗәләре яхшырак булачак.
.jpg)
01.11.2018
Каникулларда куркынычсызлык.
30нчы октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсенә инспектор Колезнева А.Р. баллалар белән кисәтү әңгәмәсе уздырды. Мәктәпкүләм линейкада каникулларда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләшү булды.

01.11.2018
Эко-квестта катнашу.
«Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсенең ЮНЭК командасы “Яшел эстафета” Онлайн эко-квест” республика конкурсында катнашты. Гранд-отельдә катнашучыларны котлау тантанасы булды. ЮНЭКчыларга актив катнашканнары өчен грамоталар тапшырдылар.
.jpg)
30.10.2018
Сәяси репрессия корбаннары көне
29нчы октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә Сәяси репрессия корбаннары көненә багышланган чаралар узды. Зур сыйныф укучылары презентация һәм әңгәмә аша миллионлаган Россия халкының сәяси репрессия корбаннары булганлыгы турында белделәр. Чаралар “Форпост”отряды әгъзалары тарафыннан әзерләнде.

30.10.2018
Ура! Каникуллар!
30 октябрьдә “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУсендә барлык сыйныфларда да беренче чирек нәтиҗәләре буенча сыйныф сәгатьләре узды. Рәхәтләнеп ял итегез! Һәркемгә дә күтәренке кәефләр телибез!

29.10.2018
Чыганакларга сәяхәт.
26нчы октябрьдә “Курал урта мәктәбе” МБББУсендә “Чыганакларга сәяхәт” исемле республика конкурсының муниципаль этабы узды. Мәктәбебезнең укчылары Дарья һәм Анна Бурукиналар анда “Дворяннар көзе” дигән иҗади эш белән катнаштылар. Без аларга уңышлар телибез.
.jpg)
26.10.2018
Росссия кооперация университеты әгъзалары белән очрашу
25нче октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә 9-11нче сыйныф укучылары Росссия кооперация университеты әгъзалары белән очраштылар. Кафедра доценты Асадуллин Э.З. укучыларны әзерләнү, югары һәм урта һөнәри белгечлекләрнең юнәлешләре белән таныштырды. Очрашу азагында укучыларга мәгълүмати буклетлар тапшырылды.

26.10.2018
Башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары.
25нче октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары узды. Ачык дәресләрне караганнан соң семинарда катнашучылар алтын көзгә багышланган дәрестән тыш чара карарга чакырылдылар. Семинар түгәрәк өстәл артындагы сөйләшү белән тәмамланды.

23.10.2018
ВЛКСМның 100еллыгына багышлап.
22нче октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә ВЛКСМның 100еллыгына багышланган “Комсомол мәктәбебез тормышында” дигән бердәм сыйныф сәгатьләре узды.
Авыл китапханәсе җитәкчесе Муравьёва Любовь Павловна укучыларга яшь комсомол еллары турында сөйләде. Тарих һәм җәмгыят белеме укытучысы Дадыкина Ирина Николаевна укучыларны мәктәптәге туган як музеена сәяхәткә алып барды һәм пионер,комсомолга кагылышлы газеталар, тәртипләр,киемнәр турында сөйләде. Укучыларны бу тема бик кызыксындырды һәм алар бүгенге көндә дә шундый оешмаларның кирәклеген аңлап нәтиҗә ясадылар.

22.10.2018
«Комсомол-буыннар язмышында”.Комсомолның 100еллыгына багышлап.
Мәктәбебезнең китапханәсендә Комсомол оешмасының 100еллыгына багышланган китаплар күргәзмәсе оештырылды. Анда комсомол оешмасын оештыруда беренчеләрдән булып катнашучылар турында мәгълүматлар күрсәтелде. Шулай ук язучыларның комсомол оешмалары эшләгән елларда язылган әсәрләре урын алып тора.

19.10.2018
Юбилей белән!
18нче октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБбБУсе укучылары һәм укытучыларыуку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Марина Николаевна Бочкованы 50яшьлек юбилее белән котладылар. Эшләү еллары дәверендә Марина Николаевна урта сыйныфларга берничә сыйныф чыгарды, яшь укытучыларга остаз булды. Без, хезмәттәшләрегез,укучыларыгыз ,әти-әниләр Сезне Марина Николаевна чын күңелебездән бу матур дата белән котлыйбыз,сәламәтлек,иҗади уңышлар һәм гаилә бәхете телибез!

19.10.2018
Чисталык-сәламәтлек сакчысы!
Көз ахырына якынлашып килә,агачларда яфраклар бөтенләй калмады диярлек,шуңа күрә мәктәп территориясен чистартыр вакыт та килеп җитте. 17нче октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсе укучылары коелган яфракларны җыярга чыктылар. Зур сыйныф укучылары яфракларны өемнәргә җыйдылар,ә башлангычлар өемнәрне мәктәп йортыннан читкә ташыдылар. Бу эш дус,тату,күңелле һәм бик нәтиҗәле узды.

19.10.2018
“Парламент, җәмгыят һәм мин” дигән темага парламент дәресе.
18нче октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә “Парламент, җәмгыять һәм мин” дигән темага парламент дәресе узды. 8-11нче сыйныфлар өчен дәресне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ирина Дадыкина әзерләде. Эш барышында Татартан Республикасы Дәүләт Советының һәм 5нче чакырылыш депутатларының эшчәнлекләре турында сөйләшү булды. Зур сыйныф укучылары Ирина Николаевна җитәкчелегендә “Законнарны үзебез язабыз” дигән проект өстендә эшне башлап җибәрделәр. 5нче сайлау җирлеге депутаты Степан Абгарян бу сөйләшүдә актив катнашты.
.jpg)
12.10.2018
“Бөтенмәктәп җыелышы”
12 октябрьдә “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУсендә бөтенмәктәп җыелышы үтте. Уку эшләре урынбасары Марина Николаевна Бочкова ата-аналарны үткән уку елы нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул ата-аналарның игътибарын балаларны тәрбияләүдә гаилә икәнен ассызыклап үтте. Елена Вениаминовна ата-аналарга интернет челтәренең куркыныч яклары турында сөйләде. Шулай ук юл кагыйдәләрен үтәү турында, балаларга яктырткыч жайланмалар булдырырга кирәклеген әйтте. Бөтенмәктәп җыелышыннан соң барлык ата-аналар сыйныф җитәкчеләре белән жыелышны дәвам иттеләр.

12.10.2018
Татарстан Республикасының Дәүләт Советында гадәти очрашу.
11нче октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ирина Николаевна Дадыкина Татарстан Республикасының Дәүләт Советында узган киңәшмәдә катнашты. Бу юлы киңәшмә 15-20 нче октябрьдә республиканың барлык мәктәпләрендә узачак парламент дәресенә багышланган иде. Киңәшмә алдыннан педагоглар парламент үзәгендә экскурсиядә булдылар.
.jpg)
12.10.2018
Интернет-тестта катнашу.
8нче һәм 10нчы октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсенең 9нчы сыйныф укуылары Татарстан Республикасының барлык уку-укыту оешмаларында үткәрелә торган математика һәм рус теле буенча интернет-тестта катнаштылар. Бу тест ярдәмендә укучыларның рус теле һәм математикадан булган белем дәрәҗәләре тикшерелде, укучыларга авыррак тоелган темалар ачыкланды.

10.10.2018
Мини-футбол буенча ярышлар.
10нчы октябрьдә “Югары Ослан урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУ базасында гомуми белем бирү оешмаларының егетләр командалары арасында мини-футбол буенча район ярышлары үтте. Барлыгы 14 команда катнашты. “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУ командасы әлеге ярышларда актив катнашты.

10.10.2018
9нчы октябрьдә район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган концерт һәм ел саен уздырыла торган икенче иң яхшы педагогик хезмәткәрләрне котлау тантанасы узды. “Иң яхшы укытучы -2018” номинациясендә физика һәм технология укытучысы Александр Слушкин җиңүче булды. Без сезнең белән горурланабыз!Алдагы һөнәри эшчәнлегегездә сезгә уңышлар телибез!

09.10.2018
Сәламәт тормышны яклап!
8нче октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә “Әфюнсез тормыш” дигән айлык кысаларында башлангыч сыйныфларда “Без сәламәт тормыш яклы!” исемле ,ә зур сыйныфларда “Без тормышны сайлыйбыз!” исемле сыйныф сәгатьләре узды.

06.10.2018
Укытучы көне.
5нче октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Бу көн үзидарә көне буларак оештырылды. Бәйрәмгә алдан ук әзерлек эшләре башланды. Зур сыйныф укучылары анкеталар әзерләделәр,видеоролик төшерделәр,матур бәйрәм концерты әзерләделәр. Бу көн чын бәйрәмчә килеп чыкты.
.jpg)
06.10.2018
Россиянең символлары.
4нче октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә Россия һәм Татарстан Республикасы символларына багышланган бердәм сыйныф сәгатьләре узды. Чара барышында укучылар бу дәүләтләрнең символикалары барлыккка килү тарихы белән тагын бер кат таныштылар.
Чарага йомгак ясап, укучылар һәр кеше үз дәүләтенең символларын белергә тиеш дигән бердәм фикергә килделәр.

03.10.2018
БДИга әзерләнү.
2нче октябрьдә Казанда рус теле буенча БДИга әзерләүнең актуаль сораулары буенча вебинар узды. Анда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Н.В.Тимохина катнашты. Имтиханга әзерләнүдәге барлык үзгәрешләр белән И.П.Цыбулько таныштырды. БДИга әзерләнү дә башланды. Укучыларыбызга уңышлар телибез!

02.10.2018
“Чиста һәйкәл” акциясе.
2нче октябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең “Без бергә көчле!” отряды Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәлнең тирә-янын чүптән арындырдылар. Бу акция мәктәбебезнең традициясенә әйләнде. Без һәрвакыт сугыш батырларына дан җырлаячакбыз.
.jpg)
01.10.2018
Өлкәннәр көненә багышланган күргәзмә.
1нче октябрьдә без Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәмгә багышлап “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә 1-7нче сыйныф укучыларының иң яхшы рәсемнәре генә алынды. Рәсемнәре ярдәмендә укучылар үзләренең кадерле әби-бабаларына ярату һәм хөрмәтләрен күрсәттеләр. Күп рәсемнәргә котлаулар һәм яхшы теләкләр язылган.
.jpg)
29.09.2018
Профсоюз дәресе.
Профсоюз атналыгы кысаларында 28 сентябрьдә “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУсендә профсоюз дәресе үтте. Аны мәктәп профсоюз оешмасының өлгесе Арефьева Юлия Василий кызы үткәрде. Ул укычыларны профсоюз оешмасының эше белән таныштырды һәм бу ошманың нигә кирәклеген сөйләде.

28.09.2018
Бәйрәм алдыннан.
1 октябрь бөтендөньяда Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн безгә үзебезнең әти-әниләребезне, туганнарыбызны искә алу өчен, күршеләргә һәм ярдәм сорарга оялганнарга ярдәм кулы сузу өчен бирелгән. “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУсендә дә бу көнгә әзерләнү бара. Балалар 1 октябрь көнне өлкәннәрне сөендерү өчен рәсемнәр ясыйлар, гәҗит чыгаралар һәм бәйрәм номерлары әзерлиләр.

27.09.2018
Бөтенроссия олимпиадасы старт алды
26нчы сентябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп этабы старт алды. Анда 5-11нче сыйныф укучылары катнаша ала. Математика һәм рус теле буенча олимпиадада барлык укучылар да үзләренең көчләрен сынап карарга мөмкин. Мәктәп этабында җиңү –һәрбер укучы өчен алдагы киләчәккә өтәргеч булып тора.

22.09.2018
Җиңел атлетика кроссы.
21 сентябрьдә Иннополис шәһәрендә гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында Спартакиаданың беренче этабы – җиңел атлетика кроссы булып узды. Спартакиада комплекслы чара булып тора һәм укучыларны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә этәрү, аларның физик әзерелек дәрәҗәләрен күтәрү максаты белән үткәрелә. “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУ укучылары шулай ук актив катнаштылар.

21.09.2018
Мәктәп китапханэсе эшчеләре конкурсы.
21 сентябрьдә “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУ сендә Мәктәп китапханэсе эшчеләре конкурсының муниципаль этабы: “Иң эйбәт мәктәп китапханәсе” үтте. Конкурста катнашучылар үзләренең проектларын, китапханәләр презентацияләрен күрсәттеләр, эш тәҗрибәсе һәм методик эшләнмәләр белән уртаклаштылар.

20.09.2018
Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеген тапшыру.
19нчы сентябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеген тапшыруга багышланган бердәм сыйныф сәгате узды. Балалар читтән торып туган ягыбыз буенча сәяхәт иттеләр. Китапханәче Любовь Муравьёва укучыларга көндәлекне тутыру кагыйдәләрен аңлатты. Чараның азагында укучыларга Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге тапшырылды.

18.09.2018
Татарстан Республикасы Дәүләт Архивының 100-еллыгы.
17нче сентябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Архивының 100-еллыгына багышланган бердәм сыйныф сәгатьләре узды. 5-11нче сыйныф укучылары өчен бу чара түгәрәк өстәл формасында үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучыларына авыл китапханәсе җитәкчесе Муравьёва Любовь бу оешма турында бик кызыклы әңгәмә оештырды.
.jpg)
17.09.2018
Урман эшчеләре көне.
14 сентябрь – урман эшчеләре көне. Бу сәбәпле МББУ “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең башлангыч сыйныф укучылары урманга экскурсиягә чыктылар. Алар үзләренең әти-әниләре белән урмандагы табигатьнең алмашуын күзәттеләр, көзге урманның матурлыгын бәяләделәр. Сыйныф җитәкчеләре табигатьне саклау турында әңгәмә үткәрде.

17.09.2018
Табигатькә булышыйк!
15нче сентябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә экологиягә багышланган айлык кысаларында башлангыч сыйныф укучылары белән “Табигатькә булышыйк!” дигән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында укучылар табигать турындагы белемнәрен тирәнәйттеләр,рәсемнәр һәм плакатлар күргәзмәсе оештырдылар. Чараның азагында мәктәп территориясендә агач һәм куак үсентеләре утыртылды.

14.09.2018
Республика иншалар конкурсының йомгаклары.
13нче сентябрьдә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгында Республика иншалар конкурсының йомгаклары буенча җиңүчеләрне котлау булды. Анда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсеннән 10 нчы сыйныф укучысы Бурукина Дарья катнашты һәм мактаулы өченче урынны яулады (җитәкчесе-Слушкина Е.В.). Без аларны уңышлары белән тәбрик итәбез!
.jpg)
14.09.2018
Без куркынычсыз юллар яклы!
13нче сентябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең беренче сыйныф укучылары өчен юлда йөрү куркынычсызлыгы буенча чара уздырылды. Укучылар мавыктыргыч формада фликерлар турында ,аларның киемнәрдәге урыннары турында мәгълүмат алдылар. Чараның азагында укучылар фликерларны үзләренең портфельләренә беркеттеләр.

12.09.2018
Балалар оешмасы президенты сайлаулары.
11нче сентябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә И.А.Заикин исемендәге балалар оешмасы президенты сайлаулары узды. Анда 10нчы сыйныф укучысы Бурукина Дарья җиңде.Без аңа уңышлар телибез!

11.09.2018
“Толстой һәм Толстойлар Казанда” дигән әдәби сәгать.
9нчы сентябрьдә Л.Н.Толстойның тууына 190ел була. Шул уңайдан 10нчы сентябрьдә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Слушкина Е.В. һәм авыл китапханәсе җитәкчесе Муравьёва Л.П. тарафыннан әзерләнгән әдәби сәгать оештырылды.
.jpg)
10.09.2018
Иң элек иминлек.
10 сентябрьдә “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү” МББУсендә “Иң элек иминлек” дип исемләнгән сыйныф сәгатьләре үтте. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга мәктәптә үзеңне тоту кагыйдәләрен кабат искәртеп үттеләр, янгын булган очракта һәм башка куркыныч хәлләр вакытында нишләргә икәнен сөйләделәр. Сыйныф сәгатьләрен йомгаклап укучыларны эвакуацияләү буенча өйрәтү эшләре булды.

10.09.2018
Күккә беренче адым.
8нче сентябрьдә Каинки авылындагы яңа кордодромда “Күккә беренче адым” дигән авиамодельләр конкурсы узды. Анда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсен үзенең җитәкчесе Слушкин А.М. белән “Авиатор” түгәрәге әгъзасы Слушкин Михаил чагылдырды һәм өченче урынны яулады. Михаилны һәм аның җитәкчесен чын күңелебездән котлыйбыз.

07.09.2018
Worldskillsдан булган остаз белән очрашу.
“Мин талантлы!” дигән акция кысаларында “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә зур сыйныф укучылары өчен мәктәбебезне тәммлаган укучы, Worldskillsдан булган остаз Максим Тарасов белән очрашу булды. Максим укучыларга WorldSkills халыкара хәрәкәт турында сөйләде. WorldSkills чемпионатлары төрле иләрдә ике елга бер тапкыр уздырыла һәм анда квалификацияле яшь эшчеләр, студентлар,белгечләр,төрле өлкәләрдәге осталар катнашалар.

08.09.2018
Тынычлык турында рәсемнәр конкурсы.
7нче сентябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә “Экстремизмга-Юк!” дигән айлык кысаларында тынычлык турында асфальтка ясалган рәсемнәр конкурсы үткәрелде. Конкурста барлык укучылар да актив катнаштылар.

06.09.2018
ГТО нормативлары белән танышу.
5 сентябрьдә “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУсында укучыларны ГТО нормативлары белән таныштылару дәресе үтте. Укучылар бу юнәлешнең тарихы һәм нормалары белән таныштылар.

04.09.2018
“Экстремизмга-Юк!” дигән бердәм сыйныф сәгате.
3нче сентябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә укучыларда милләтара түземлелек тәрбияләүгә юнәлтелгән” Экстремизмга-Юк!” дигән бердәм сыйныф сәгатьләре узды.Сыйныф җитәкчеләре укучыларга “тынычлык күгәрчене” төсмерендәге карточкалар тараттылар.Анда укучылар үзләренең тынычлык турындагы фикерләрен яздылар.


04.09.2018
“Сыйныф җыелышы”дигән Бөтенроссия акциясе.
1нче сентябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә И.А.Заикин исемендәге “Бердәмлек” балалар оешмасы тарафыннан
“Сыйныф җыелышы”дигән Бөтенроссия акциясе узды. Чара барышында укучылар әти-әниләрне балалар оешмасының тармаклары белән таныштырдылар, үзләре катнашкан чаралар турында сөйләделәр.Чараның азагында бергәләшеп эшләү турында карар кабул ителде.
.jpg)
03.09.2018
Белем бәйрәме!
Белем көне элек-электән яңа һәм яхшы эшләргә башлангыч булып торды. Бу бәйрәм һәрберебез өчен кадерле бәйрәм булып санала. 1нче сентябрьдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсе укытучыларны, укучыларны һәм аларның әти-әниләрен колач җәеп каршылады. Бәйрәм гадәт буенча беренче сыйныф укучыларын каршылаудан башланды. Бәйрәмдә катнашучылар алдында мәктәп директоры һәм килгән кунаклар чыгыш ясадылар. Һәркемне яңа уку елы белән тәбриклибез,уңышлар телибез!
25.05.2018
Соңгы кыңгырау-2018
24нче майда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме узды.Быел бу бәйрәм Мәктәп Оскары-2018”не тапшыру формасында үткәрелде. Чыгарылыш сыйныф укучылары да, укытучылар да төрле номинацияләрдә җиңүчеләр булдылар. Унберенче сыйныф укучылары барлык мәктәп персоналларына үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр. Алар беренче сыйныф укучыларына теләкләрен юлладылар һәм вальс биеделәр.

21.05.2018
Хәрәкәт- тормыш.
19нчы майда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсенең укучылар командасы “Хәрәкәт- тормыш” дигән район фитнес-фестивалендә катнаштылар. Команда “Биюле аэробика” дигән номинациядә чыгыш ясадылар.

21.05.2018
Киләчәк уңыш яздан башлана.
Көтелгән яз үзе белән авыл кешеләре өчен эш-мәшәкатьләр алып киледе. Язгы мәшәкатьләрдән “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУ се укытучылары һәм укучылары да читтә калмады. Без барыбыз да бергәләшеп суган, кишер, чөгендер утыртырга чыктык. Бу эшнең мөһимлеге турында беркемгә дә аңлатып тору кирәкми иде. Киләчәк уңыш язгы эшләрнең ничек башкарылуыннан тора.
.jpg)
18.05.2018
“Без “Юк” дип әйтәбез акциясе.
18нчы майда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә СПИДтан үлүчеләрне искә алу көненә багышланган бердәм сыйныф сәгатьләре булды. Шул уңайдан 7-11нче сыйныфларда тематик видеороликлар күрсәтелде. Бу сыйныф сәгатьләренең максаты булып ВИЧ-инфекцияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен популярләштерү тора иде.
1-6нчы сыйныфларның җитәкчеләре укучыларга ата-аналар өчен СПИДны кисәтү буенча искәрмәләр тараттылар.
.jpg)
18.05.2018
Яшеллекне уйлап.
16нчы майда “Моркваш урта мәктәбе” МББУсендә укучыларның экологик фестиваленең муниципаль этабы узды. Анда мәктәп укучылары “Иң яхшы мәктәп территориясе дизайны” дигән проект эшләре якладылар.Чараның төп максаты- укуыларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик үзаң булдыру. “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе “Яшел сакчылар” командасы белән чыгыш ясадылар.
.jpg)
17.05.2018
«Нобель өметләре – КНИТУ 2018”
15нче майда А.Н. Туполев исемендәге Казан милли техник тикшеренү институтында «Нобель өметләре – КНИТУ 2018” дигән ФГК нең йомгаклау этабы булды. Анда “Татар Борнашы урта мәктәбе”МБББУсеннән Титова Екатерина белән Дарья Бурукина (җитәкчеләре тарих укытучысы Ирина Дадыкина һәм математика укчтучысы Нуреева Татьяна) катнаштылар. Безнең укучыларыбыз “География һәм туризм” секциясендә катнашып сертификатлар алдылар.
.jpg)
16.05.2018
Мәктәп яны территориясен яхшырту.
15нче майда “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУның 6-11 сыйныф укучылары кызыклы һәм җаваплы эш белән шөгыльләнделәр – мәктәп яны участогын яхшырттылар, территорияне декорладылар, клумбаларда чәчәкләр утырттылар.
.jpg)
16.05.2018
«Бабаемның җиңүе-минем җиңүем» дигән конкурсның йомгаклары.
8нче майда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә «Бабаемның җиңүе-минем җиңүем» дигән конкурсның йомгаклары ясалды. Мәктәп укучылары анда актив катнштылар: әзрләделәр,ясадылар, чыгардылар, яздылар,иҗат иттеләр. Иң яхшы эшләр мәктәп күргәзмәсен бизәде.
.jpg)
15.05.2018
Мәктәп дендрарие.
14нче майда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә мәктәп дендрариена яшь үсентеләр утыртуның соңгы этабы тәмамланды. 10нчы сыйныф укучылары биология укытучысы Елена Бурукина җитәкчелегендә 600үсенте утырттылар. Барлыгы имән, карагай, каен, шомырт, юкә, өянкедән торган 2100үсенте утыртылды.
.jpg)
11.05.2018
Җиңү көне!
9нчы майда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсенең укучылары, укытучылары һәм эшчеләре Бөек җиңүнең 73 еллыгына багышланган митингта катнаштылар. Гадәттәгечә, иртәнге сәгать унда авыл халкы бәйрәм атрибутларын тотып авылның үзәк мәйданына җыелды. Тантаналы “Үлемсез полк” йөреше башланды. Һәркем үзенең сугышта катнашкан якын туганының портретын тотып аларны искә алды. Котлау сүзләре белән Борнаш авыл хуҗалыгы башлыгы Бурукин Сергей Валерьевич, район үзәгеннән килгән кунак Алеева Ирина Павловна чыгыш ясадылар. Алар һәркемгә дә сәламәт һәм мул тормыш теләделәр, үсеп килүче буынны Ватанны сакларга һәрвакыт әзер булырга өндәделәр. Якташларының батырлыгына багышланган әдәби-поэтик композиция белән мәктәп укучылары чыгыш ясады. Митинг геройларны бер минутлык тынлык белән искә алып тәмамланды.

08.05.2018
Ватанымның асыл уллары
7нче майда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Бөек җиңү көненә багышланган “Искә алу вахтасы” кысаларында “Ватанымның асыл уллары” дигән дәресләр уздырылды. Дәрес барышында укучылар сугышта һәлак булган якташларыбызны искә алдылар.
.jpg)
08.05.2018
Урман утырту көне.
4нче майда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Урман утырту көне булды. Иртәдән үк 7,8 һәм 10нчы сыйныф укучылары мәктәп эшчеләре, биология укытучсы Елена Бурукина һәм авыл мәдәният йорты директоры Лидия Аббязова белән бергәләп үсентеләр казырга юнәлделәр.Уртак көчләр белән 80 үсенте әзерләнде. Шуннан соң казылган имән һәм юкә үсентеләрен мәктәп дендрариена утыртып кайттылар.
.jpg)
30.04.2018
Искә алу вахтасы.
30нчы апрельдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсенең мәктәпкүләм линейкасы вакытында “Искә алу вахтасы” акциясен ачу тантанасы булды.Бу акция кысаларында Җиңү көненә багышланган төрле чаралар планлаштырылган.

28.04.2018
Л.Н.Толстой исемендәге ФГК.
28нче апрельдә Яңа Савин районының 7нче номерлы гимназиясендә Л.Н.Толстой исемендәге ФГК узды. Бу конференция ел саен уздырыла, ләкин быел ул ,2018нче ел Татарстанда Толстой елы дип аталганлыктан, аеруча атмосферада узды .Анда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсен 7нче сыйныф укучысы Манвелян Ани чагылдырды һәм 2нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Без укучыбызны һәм аның җитәкчесе Н.В.Тимохинаны чын күңелебездән котлыйбыз.
.jpg)
27.04.2018
Тукайның тылсымлы сүзе.
26нчы апрельдә “Татарстанның музейлы язы-2018” һәм “Мин татарча сөйләшәм”акциясе кысаларында татарның бөек шагыйренә багышланган “ Тукайның тылсымлы сүзе” дигән шигырь уку конкурсы узды. “Татар Борнашы урта мәктәбе”МБББУсе укучылары Абгарян К., Абгарян Н.,Козин М., Кукуль С. һәм Блинкова Э. бу кичәдә актив катнаштылар. Бу көндә Г.Тукайның шигырьләре рус, татар һәм инглиз телләрендә яңгырадылар.
.jpg)
26.04.2018
«Бердәм парламент дәресе ».
25 апрельдә «Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУсендә тарих укытучысы Ирина Николай кызы Дадыкина бердәм парламент дәресе үткәрде. Дәрестә укучылар видеолекция тыңладылар, онлайн викторина үттеләр. Чарадан соң балалар котлау телеграммасы яздылар.
.jpg)
26.04.2018
Парламент дәресе-2017
24нче апрельдә Дәүләт Советында “Парламент дәресе-2017” кысаларында үткәрелгән республика конкурсының нәтиҗәләре буенча тантаналы котлау тантанасы узды. Парламент җитәкчесе конкурста актив катнашучыларны бүләкләде. Татарстан Республикасының Дәүләт Советы җитәкчесе тарафыннан “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ирина Дадыкина рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
.jpg)
26.04.2018
Иннополистагы семинар.
25нче апрельдә Иннополис мәктәбендә район семинары узды. Анда рус һәм инглиз теле укытучылары чакырылган иде. Семинарда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Н.В.Тимохина катнашты. Укытучылар анда ачык дәресләр,сыйныфтан тыш чаралар, мастер-класслар карадылар,тәҗрибә уртаклаштылар.
.jpg)
25.04.2018
Бөтенроссия “Георгий тасмасы” акциясе.
23нче апрельдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә “Җиңү адымнары” проекты кысаларында Бөтенроссия “Георгий тасмасы” акциясе үткәрелде.”Бердәмлек” балалар оешмасы волонтерлары бу тасманың тарихына кагылышлы сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә шул тасманы бүләк иттеләр. Дөрес җавап бирмәүчеләргә тасманың тарихы язылган кәгазьләр тапшырылды.
.jpg)
24.04.2018
Рус көчсынашы.
23нче апрельдә «Татар Борнашы урта мәктәбе» МБББУсендә «Рус көчсынашы» акциясе узды. Чара ярыш формасында узды. Анда малайлар арасында көч сынау буенча төрле ярышлар үткәрелде.
.jpg)
24.04.2018
“Сыерчыклар килде” дигән акция.
«Экояз» исемле республика акциясе кысаларында «Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “Сыерчыклар килде” дигән акция оештырырды. “Экос” экологик түгәрәкнең әгъзалары мәктәп укучыларын сыерчык оялары ясау акциясендә катнашырга чакырдылар. 23нче апрельдә укучылар үзләренең эшләрен күрсәттеләр. Мәктәп эшчеләре сыерчык ояларын агачларга элделәр.
.jpg)
24.04.2018
Экологик уен.
23нче апрельдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Планетабызның экологик сукмаклары буйлап” дигән уен оештырылды. Укучылар белән “Экос” экологик түгәрәкнең әгъзалары эшләде. Командалар өчен 8 тукталыш булдырылды. Һәрбер тукталышта балаларны мәктәпнең экологлары төрле биремнәр белән көтеп тордылар. Уенның азагында командаларны бүләкләү булды. Беренче урынны 4нче сыйныф, икенче урынны 1нче һәм 3нче сыйныф,өченче урынны 2нче сыйныф яулады.
.jpg)
19.04.2018
«Ватанга хезмәт итәм»
18 апрельдә “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУсеннән тарих укытучысы белән математика укытучысы IXнчы тарихи-мәдәни мәгълүмати укучылар проектында «Ватанга хезмәт итәм»
ачык республика конкурсында катнаштылар. Ул Татарстан Республикасы Казан шәһәренең «Лицей №78 «Фарватер»ндә булды. Безнең укытучылар конкурста “Үзеңнең туган ягыңны өйрән”предметара проектын якладылар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Без аларны чын йөрәктән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
.jpg)
13.04.2018
Интерактив-белем бирү программасы.
12нче апрельдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 6нчы сыйныф укучысы Кукуль Артём, география укытучысы Анна Кукуль җитәкчелегендә, “Табигатькә карата сакчыл: эколоның бер көне” дигән интерактив-белем бирү программасында катнашты. Чара Зөя утрау-шәһәрендә узды. Анда катнашканы өчен Артём беренче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.

11.04.2018
«Тау ягы ».
10 апрельдә «Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары Бурукина Анна, Медведев Егор һәм Титова Екатерина, үзләренең җитәкчеләре белән Яшел Үзән шәһәрендә 4нче төбәкара “Тау ягы: тарих, мәдәният һәм рухый мирас” конференциясендә катнаштылар.Укучылар дипломнар белән,ә укытучылар рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
.jpg)
11.04.2018
Куркынычсыз тәгәрмәч – 2018.
10-апрель көнне “Югары Ослан урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУ базасында хәрәкәт яшь инспекторларының республика конкурсы “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2018” муниципаль этапы булып узды. “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУ укучылары бу конкурста шулай ук актив катнаштылар һәм призлы урыннар яуладылар – “Беренче ярдәм күрсәтү нигезләрен белү” станциясендә 3-урын, “Влосипедны фигуралы йөртү” станциясендә 2-урын, “Юл хәрәкәте кагыйдәләре белгечләре” станциясендә 1-урын. Нәтиҗәдә мәктәбебезнең укучылары командасы 3-урын яулады! Укучыларыбызга алда да уңышлар телибез!
.jpg)
05.04.2018
3нче апрельдә Казан Федераль Университетына караган мәгариф һәм психология институтындагы Идел буе регионара белем күтәрү һәм мәгариф хезмәткәрләренә һөнәри белем бирү үзәгендә башлангыч сыйныф укытучылары өчен оештырылган өйрәтү семинары узды. Анда укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары һәм “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең башлангыч сыйныф укытучысы Бочкова Марина Николаевна үзенең чыгышы белән катнашып сертификат белән бүләкләнде. Аның бу чыгышы конференциянең җыентыгында басылып чыгачак.
.jpg)
05.04.2018
«Тере классика» исемле республика конкурсы.
4нче апрельдә А.С.Пушкин исемендәге 9нчы номерлы лицейда «Тере классика» исемле VIIнче бөтенроссия конкурсының региональ этабы узды. Анда “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсенең 10нчы сыйныф укучысы Абгарян Каринэ катнашты. Ул катнашучы дипломы һәм электрон китаплар кибетенең бүләк сетрификаты белән бүләкләнде. Без укучыбызны һәм аның җитәкчесе Н.В.Тимохинаны чын күңелебездән тәбрик итәбез.
.jpg)
31.03.2018
Бөтенроссия онлайн-дәрес.
30нчы мартта “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе волонтерлары педагог-оештыручы Татьяна Нуреева белән бергә “Үз иреклелек-мифлар һәм чын барлык”дигән Бөтенроссия онлайн-дәресендә катнаштылар. Вебинар барышында укучылар 2014нче елгы Сочидагы XXIIнче кышкы Олимпия уеннарында катнашканнар белән таныштылар һәм аралаштылар.
.jpg)
31.03.2018
Мәктәп һәм югары уку йортының үзара хезмәттәшлеге.
30нчы мартта “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең математика укытучысы Татьяна Нуреева Казанның 90нчы номерлы гимназиясендә узган “Мәктәп мәгарифендәге алдынгы юнәлешләрне үстерүдә мәктәп һәм югары уку йортының үзара хезмәттәшлегенең роле” дигән темалы республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Ул анда үз фәне буенча чыгыш ясап катнашучы дипломы белән бүләкләнде.
.jpg)
30.03.2018
Россия мәктәп укучылары хәрәкәте.
28нче мартта “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББусенең 11нче сыйныф укучысы Титова Екатерина “ Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” язгы мәктәбендә катнашып “Территорияне төзекләндерү” дигән номинациядә беренче урынны алды. Афәрин!
.jpg)
30.03.2018
Мәктәп каникуллары көннәрендә.
Мәктәп каникуллары көннәрендә укучыларның йомгаклау аттестациясенә әзерләнүләр дәвам итә. Математика, рус теле, җәмгыять белеме, биология, география укытучылары язгы каникуллар вакытындагы графикка нигезләнеп әзерләнү эшләре алып баралар.
.jpg)
30.03.2018
Мавыктыргыч фикерләр илендә.
“Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсенең 1нче сыйныф укучылары “Умырзаялар” исемле гадәти булмаган экологик проект әзерләделәр. Бу проект “Яз килә! Язга юл!” дигән Бөтенроссия иҗади конкурсында катнашачак. Проектның җитәкчеләре Бочкова М.Н. һәм Лещева Г.А.
.jpg)
30.03.2018
«Без бергә» дигән балалар халык иҗаты республика фестиваленең муниципаль этабы.
29нчы мартта Курал авылының “Сулица” АМЙда «Без бергә» дигән балалар халык иҗаты республика фестиваленең муниципаль этабы узды. Муниципаль этапка концерт программасы, сувенир эшләнмәләр күргәзмәсе, фотоэкспозиция әзерләргә кирәк иде.Бу чарада “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсеннән “Ивушки” балалар коллективы-җитәкчеләре Бочкова М.Н., “Назели”-җитәкчесе Бурукина Е.В.,Блинкова Элина башкаруында ”Рус халык киеме”дефилесе-җитәкчесе Блинкова Оксана катнаштылар. Мәктәп укучыларының эшләреннән торган күргәзмә оештырылган иде.
.jpg)
30.03.2018
Квалификация күтәрү курслары.
Квалификация күтәрү курслары –педагогның һөнәри үсеш ысулларының берсе. Бүгенге көннәрдә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының курслары бара . Анда Слушкина Е.В. үзенең квалификациясен күтәрә. Бу курслар дәүләтнеке булмаган өстәмә һөнәри мәгариф учреждениясе тарафыннан оештырылды.
.jpg)
30.03.2018
Бөтенроссия яхшылык дәресе
29нчы мартта “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе волонтерлары һәм педагог- оештыручы Татьяна Нуреева «Дөреслек\ялган» дигән интерактив онлайн-уенда катнаштылар. Чара “ Бөтенроссия яхшылык дәресе” кысаларында уздырылды.
.jpg)
30.03.2018
ДЙАга әзерләнәбез.
29нчы һәм 30нчы мартта “Югары Ослан урта мәктәбе” МББУсе һәм “Югары Ослан гимназиясе” МББУсе базаларында 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары өчен прфильле сменалар оештырылды. “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең чыгарылыш сыйныф укучылары математика һәм рус теле буенча үзләренең белемнәрен сынап карадылар. Профильле смена эшендә безнең мәктәпнең укытучылары А.П.Тимохин, Т.В.Нуреева, Н.В.Тимохина катнаштылар.
.jpg)
23.03.2018
«Чирек ахыры».
2018 елның 23 мартында «Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ сендә мәктәпкүләм линейкада, балаларга язгы каникуллар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Дәресләр беткәч сыйныф сәгатьләрендә укучыларга юл кагыйдәләре турында әйтеп үттеләр һәм чирек билгеләрен дә игълан иттеләр. Барыгызга да күтәренке кәеф һәм яхшы яллар телибез!
.jpg)
22.03.2018
ЮЙК буенча уен.
22нче мартта “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә юлда йөрү кагыйдәләре буенча уен үткәрелде. Озайтылган көн төркеме җитәкчесе Гөлгенә Лещева интерактив ысуллар ярдәмендә беренче сыйныф балаларына юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында кабаттан искәртте. Чара юлда йөрү куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында узды. Бу эш язгы каникуллар алдыннан аеруча актуаль.
.jpg)
22.03.2018
“Беренче сыйныф укучысына юл аша чыгарга ярдәм ит” исемле акция.
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе волонтерлары “Беренче сыйныф укучысына юл аша чыгарга ярдәм ит” исемле акция оештырдылар. Алар башлангыч сыйныф укучылары белән бергәлектә юл аша дөрес чыгуның гамәли күнекмәләрен кабатладылар.
.jpg)
22.03.2018
“ЮЙК.Ата-аналар һәм балалар” дигән акция.
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе волонтерлары “ЮЙК.Ата-аналар һәм балалар” дигән акция оештырдылар. Алар әти-әниләргә юлда йөрү кагыйдәләрен үтәү турында искәртмәләр тараттылар.
.jpg)
22.03.2018
Л.Н.Толстой исемендәге ФГК.
21нче мартта “Югары Ослан урта мәктәбе” МББУсендә Л.Н.Толстойның тууына 190ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция узды. “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсен 5нче сыйныф укучысы Гущина Карина (җитәкчесе Е.В.Слушкина) һәм 7нче сыйныф укучысы Манвелян Ани (җитәкчесе Н.В.Тимохина) чагылдырдылар. Безнең укучы кызларыбыз анда үзләренең эшләрен дәрәҗәле якладылар.
.jpg)
21.03.2018
Сәламәт елмаю бәйрәме.
20нче мартта Югары Осланның район мәдәният йортында “Сәламәт елмаю бәйрәме” булды.”Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 2нче сыйныф укучылары бу бәйрәмдә булдылар.Фойеда балаларны әкияти табиб һәм аның ярдәмчесе – Тешләр Феясы каршы алды. Абгарян Миружан һәм Блинкова Элина мастер-класста катнаштылар. Анда алар үзләре теләгән теш пастасын әзерләделәр. Шуннан соң балаларга “Теш щеткасы иленә сәяхәт” исемле спектакль тәкъдим ителде. Чара бик кызыыклы һәм файдалы узды.
.jpg)
19.03.2018
Яхшы эшләргә йомгак ясап.
19нчы мартта “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсендә мәктәпкүләм линейкада язгы яхшы эшләр атнасына йомгаклар ясалды. Волонтерлар-активистлар, 10нчы сыйныф укучылары мәктәп җитәкчелеге тарафыннан яхшы эшләр эстафетасында актив катнашканнары өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
.jpg)
19.03.2018
“Куркынычсыз юл” исемле иҗади эшләр конкурсы.
2018нче елның 15нче февралендә Югары Осланның Мәктәп укучыларының иҗат йортында “Куркынычсыз юл” исемле иҗади эшләр конкурсы үткәрелде. Анда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 5нче сыйныф укучылары Козин Матвей, Куртымова Варвара (җитәкчеләре Лещева Г.А.),Гущина Карина (җитәкчесе Латипова Р.А,) катнаштылар һәм Козин Матвей “Өстәл уены” номинациясендә 1нче урынны алды. Җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнделәр.
.jpg)
19.03.2018
Мәктәп ярминкәсе.
18нче мартта “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укучылары авыл халкы өчен ярминкә оештырдылар. Сатуга тәм-томнар, кул эшләнмәләре, тозланган әйберләр куелган иде. 1-11нче сыйныф укучылары үзләренең әти-әниләре белән бик зур тырышлык куйганнар. Сату-алу гөрләде, төрле кызыклы конкурслар уздырылды. Сатудан килгән керемне һәр сыйныф үзенчә тота ала.
.jpg)
19.03.2018
Мин президентны сайлыйм.
18нче мартта елның иң мөһим вакыйгасы – Россия Федерациясе президенты сайлаулары узды. «Татар Борнашы урта мәктәбе» МББУсе укучылары да бу вакыйгадан читтә калмадылар һәм ярминкәдә актив катнашып үзләренең гражданлык позицияләрен чагылдырдылар. Ярминкә үткәрү язгы яхшы эшләр атналыгының йомгаклау чарасы булды. Ярминкә беткәннән соң волонтерлар АМЙның директоры Лидия Аббязова белән бергәлектә мәдәни-күңел ачу чарасы үткәрделәр.
(1).jpg)
19.03.2018
Тере классика.
16нчы мартта”Татар Борнашы урта мәктәбе” 10нчы сыйныф укучысыАбгарян Каринэ һәм 5нче сыйныф укучысы Козин Матвей “Югары Ослан гимназиясе” МББУсе базасында узган “Тере классика»исемле конкурсның муниципаль этабында катнаштылар. Аларның җитәкчеләре Слушкина Е.В. һәм Тимохина Н.А..Безнең сәнгатьле укучыларыбыз бу конкурста дәрәҗәле катнашып призлы урыннар яулап кайттылар.
.jpg)
17.03.2018
Ветераннар янәшәдә яши.
Яхшы эшләр эстафетасын” Ветераннар янәшәдә яши”исемле көн дәвам итте. 17нче мартта “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе волонтерлары ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә ярдәм күрсәттеләр: кар чистарттылар, су алып килделәр, кибеттән ризыклар китерделәр.
(1).jpg)
17.03.2018
Күңелле стартлар.
16нчы мартта “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә язгы яхшы эшләр атналыгы кысаларында чираттагы чара уздырылды. Яхшы эшләр эстафетасын мәктәп укучыларының игътибарын сәламәт яшәү рәвешенә юнәлткән “Спортчыл Татарстан” исемле чара дәвам итте. Мәктәпнең волонтерлары тарафыннан Авылның үзәк мәйданындагы шугалакта “Күңелле стартлар” оештырылды.
.jpg)
16.03.2018
Яхшы эшләр көне.
15нче мартта “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә язгы яхшы эшләр атналыгы кысаларында Яхшы эшләр көне үткәрелде. Бу көнне волонтерлар “Һәйкәлгә юл” дигән акция уздырдылар. Әлеге акция мәктәбебездә күркәм традициягә әйләнде. Сугыш беткәннән соң күпме генә вакыт узуга карамастан, без барыбер анда катнашып һәлак булган батырларыбызны искә алабыз.

15.03.2018
Халыкара елгалар көне.
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә язгы яхшы эшләр атнасы дәвам итә. 14нче мартта башлангыч сыйныф укучылары өчен “Халыкара елгалар көне”дигән экологик дәрес үткәрелде. Башлангыч сыйныф укытучысы Марина Бочкова Татарстан елгалары буенча викторина уздырды. Мәктәп волонтерлары тарафыннан укучыларның игътибарын Татар Борнашы авылындагы экологик проблемаларга юнәлткән акция үткәрелде.1-2нче сыйныф укучылары белән волонтерлар болытларны, карны,эреп баручы бозны күзәттеләр һәм соңыннан аларга “Суны саклагыз!” дигән кәгазләр тараттылар.
(1).jpg)
15.03.2018
Зарница-2018
13нче мартта “Матюш урта мәктәбе” МББУсе базасында Сталинград сугышының 75еллыгына багышланган “Зарница”район хәрби-патриотик уены узды. “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсен 8-11нче сыйныф укучыларыннан торган җыелма командасы чагылдырды (җитәкчеләре-ТИН укытучысы С.М.Бочков). Балалар берничә конкурс этапларын уңышлы узып мактаулы 2нче урынны яуладылар. Зур горурлык белән мәктәбебезнең яшьармиячеләрен атап китәбез: Замалеев Тимур, Тюлькин Илья, Заикин Дмитрий, Куртымова Алеся, Слушкин Михаил,Титова Екатерина һәм Медведев Егор. Афәрин!
.jpg)
15.03.2018
“Йолдызлык” конкурсы.
13нче мартта район мәдәният йортында “Йолдызлык” республика конкурсының финал этабы узды. Бишенче сыйныф укучысы Ильичева Арина (җитәкчесе Бочкова М.Н.) бу этапны уңышлы узып “Йолдызлык» республика конкурсының зона этабына үтте. Без аңа алга таба да уңышлар телибез!
.jpg)
13.03.2018
Эшләгән эш әйткән сүз.
13нче мартта “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә яхшы эшләр атнасы кысаларында чираттагы чаралар үткәрелде. Чираттагы чара буларак Л.Н.Толстойның иҗатын өйрәнүгә багышланган “Эшләгән эш әйткән сүз”дигән көн узды. Укучыларда китап укуга карата кызыксынуны уяту максатыннан 2нче сыйныф укучылары өчен аларның җитәкчеләре Елена Тюлькина тарафыннан “Толстой балаларга” дигән сәнгатьле уку конкурсы оештырылды, ә китапханәче Юлия Арефьева башлангыч сыйныф укучылары өчен “Толстой дөньясы” исемле вертуаль экскурсия әзерләде. Волонтерлар ”#минемяратканкитабым” исемле фотоконкурс оештырдылар.
(1).jpg)
12.03.2018
Батырлык дәресләре.
12нче мартта “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Эшче-крестьяннардан торган Кызыл Армиянең барлыкка килүенә 100ел тулуга багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде.. Аларны 1-11нче сыйныф укучылары өчен сыйныф җитәкчеләре әзерләеләр. Бу чара Сталинград сугышының 75 еллыгы кысаларында узды.
.jpg)
12.03.2018
Зур гаилә уеннары
10нчы мартта Югары Осланның “Чемпион” ССҮендә Зур гаилә уеннары үткәрелде. “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсен Гущиннар гаиләсе: әниләре- Алеся Николаевна,әтиләре- Александр Викторович һәм аларның кызлары Карина белән Ангелина чагылдырдылар.
.jpg)
12.03.2018
Яхшы эшләр эстафетасы.
12нче мартта “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә язгы яхшы эшләр атнасын ачу булды. Яхшы эшләргә педагог – оештыручы Татьяна Нуреева җитәкчелегендәге волонтерлар тарафыннан старт бирелде. Беренче көннең максатлары булып укучыларда мәрһәмәтлелек, толерантлылык һәм милләтара, динара каршылыкларны кисәтү тора иде. Башлангыч мәктәптә милләтара дуслык көне узды. Бу көн “Дуслык“ флешмобы белән тәмамланды.
.jpg)
12.03.2018
Чаңгы ярышлары.
9 марта “Макыл урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУ базысында Югары Ослан муниципаль районы мәктәпләре укучылары арасында чаңгы ярышлары үткәрелде. “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУ укучылары бу ярышта шулай ук актив катнаштылар.
.jpg)
09.03.2018
Халыкара хатын-кызлар көне.
8нче март-беренче язгы бәйрәм. Урамда әле салкын,ә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә бәйрәм тантанасы узды. Балалар үзләренең әбиләен, әниләрен бәйрәм белән котлап шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Концертта “Без бергә” диән конкурска әзерләнгән номерлар да күрсәтелде.
.jpg)
06.03.2018
«Бәйрәм концерты».
6 мартта район мәдәният йортында булачак бәйрәм концертына укытучыларны чакырдылар. Чын йөрәктән барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз!
.jpg)
02.03.2018
“Әгәр мин президент булсам” исемле Бөтенроссия конкурсы.
9нчы гыйнварда “Әгәр мин президент булсам” исемле Бөтенроссия конкурсының читтән торып катнашу этабы башланып китте. Анда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 5нче сыйныф укучысы Нуреев Даниил катнашты. Ул әзерләгән видеоролик жюри тарафыннан югары бәяләнде һәм икенче этапка узды. Икенче этап 23-25нче мартта Санкт-Петербург шәһәрендә узачак
.jpg)
01.03.2018
Әдәби конкурс-квест.
2018нче ел Л.Н.Толстой елы дип игълан ителде.Шул уңайдан район күләмендә төрле чаралар планлаштырылды. Анда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсеннән дә укучылар актив катнаштылар. 27нче февральдә “Курал урта мәктәбе” МББУсе базасында “Әдәбиятта Толстой булганда” дигән әдәби конкурс-квест үткәрелде. “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең “Кырмыска туганнар”исемле командасы квесттагы барлык биремнәрне дә уңышлы үтәп “Мин кабаттан Толстойны ачам” дигән номинациядә җиңүче грамотасы белән бүләкләнде.
.jpg)
28.02.2018
Күңелле стартлар.
27нче февральдә хәрби-патриотик айлык кысаларында “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең башлангыч сыйныф укучылары өчен күңелле стартлар оештырылды. Балалар төрле сынауларда актив ярыштылар һәм нәтиҗәдә дуслык җиңде.
.jpg)
27.02.2018
«Брэйн-ринг» интеллектуаль уенының муниципаль туры.
«Татар Борнашы урта мәктәбе» МББУсенең укучылар командасы «Брэйн-ринг» интеллектуаль уенының муниципаль турында мактаулы икенче урынны яуладылар. Без аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
.jpg)
22.02.2018
«Форпост» мәктәп отрядлары слеты.
21нче февральдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең “Яшь буын” исемле “Форпост” отряды Югары Ослан мәдәният йортында узган “Ватанны саклаучылар” көненә багышланган чарада катнаштылар. Безнең мәктәп отряды барлык номинацияләрдә дә актив катнашты һәм шуның өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ату ярышында Илья Тюлькин өченче урынны, сикерү буенча ярышта Карина Абгарян икенче урынны яуладылар.
.jpg)
21.02.2018
Васильев укулары – 2018.
20нче февральдә «Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә” Васильев укулары – 2018”узды. Бу укуларда Чүпрәле, Яшел үзәннән килгән укучылар катншты.”Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсен 4нче сыйныф укучысы Тимохин Никита, 6нчы сыйныф укучысы Кукуль Артем, 8нче сыйныф укучысы Лавонина Юлия һәм 9нчы сыйныф укучысы Бурукина Дарья чагылдырдылар. Без укучыларыбызны чын күңелебездән котлыйбыз һәм җитәкчеләренә рәхмәтләребезне белдерәбез!
.jpg)
20.02.2018
2018нче ел - Волонтерлар елы.
19нчы февральдә «Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Батырлык дәресләре узды. Бу чара гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында үткәрелде. Чара ярдәмендә укучыларга бер-береңә, тирә-юньдәгеләргә карата миһербанлы караш тәрбияләү максат буларак тора иде.
.jpg)
19.02.2018
Беренче урын.
13нче февральдән 16нчы февральгә кадәр Казанда технология буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы узды. 10нчы сыйныф укучысы Михаил Слушкин үзенең җитәкчесе белән җиңүче булып кайтты. Сынаулар бик җитди иде: беренче этап-теоретик, икенче этап- электротехника буенча биремнәрне үтәү, өченче этап- иҗади эшне яклау. Барлык биремнәрне дә Михаил искиткеч үти һәм җиңүче дипломы белән бүләкләнә. Без анарга киләчәктә дә уңышлар телибез!
.jpg)
19.02.2018
Профсоюз оешмасының отчет-сайлау җыелышы.
19нчы февральдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Профсоюз оешмасының отчет-сайлау җыелышы булды. Анда профсоюз оешмасы җитәкчесе профсоюз комиссиясе эшчәнлегенә бәя бирде, алга таба планнар турында сөйләшү булды. Профсоюзның эшчәнлеге канәгатьләндерерлек дип кабул ителде.
.jpg)
17.02.2018
Пулялар белән тишелгән юллар.
Муса Җәлил Татарстанда гына түгел,ә күп кенә башка илләрдә дә танылган шагыйрь. Ел саен февраль аенда аның туган көне билгеләп үтелә. 16нчы февральдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә бу датага багышланган чара узды. Укучылар Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган чыгыш әзерләделәр.
(1).jpg)
17.02.2018
Хорлар ярышы.
16нчы февральдә Иннополис шәһәренең актлар залында “Хорлар ярышы”дигән патриотик җырлар конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурста “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе хоры да катнашты. Балалар бик үтемле итеп “Иркен минем илем” исемле җырны башкардылар.
.jpg)
16.02.2018
Онытмас өчен искә алырга кирәк!
15нче февральдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Әфган җиреннән Совет гаскәрләрен чыгаруга 29ел тулуга багышланган митинг булды. Бу сугыш 9ел, 1ай һәм 10 көн дәвам итә. Анда Югары Ослан районыннан да 12 сугышчы катнаша. Шулар арасында безнең авылда яшәүчеләр Софронов Иван Иванович, Винокуров Сергей Вениаминович, Солдатов Владимир Алексеевич, Якушев Олег Анатольевичлар да бар. Әфган җирендә көн саен 4 кешенең гомере өзелә. Үле хәбәре илебезнең барлык төбәкләренә дә килеп тора. Бу хәбәрләр безнең районыбызны да читләтеп үтми. Үз бурычларын гадел һәм ахырынача үтәүче бу солдатларны онытырга һич ярамый. Без аларга дан җырлыйбыз һәм баш иябез. Митинг бер минутлык тынлык белән тәмамланды.
.jpg)
14.02.2018
“Чиста һәйкәл” акциясе.
13нче феральдә укуыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе волонтерлары авылдагы һәйкәл тирәсен кардан арындырдылар. Бу акция даими рәвештә үткәрелә һәм укучылар анда бик теләп катнашалар.
.jpg)
13.02.2018
Искиткеч вожатый
12нче февральдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең 10нчы сыйныф укучысы Куртымова Алеся “ Искиткеч вожатый-2018” дигән республика отряд вожатыйлары конкурсының муниципаль этабында катнашты. Конкурс Югары Ослан мәктәбе базасында өч турда узды:
1.Үз-үзеңне презентацияләү;
2.Сыйныфтан тыш чараның өзеген күрсәтү;
3.Үз эш тәҗрибәңнән чыгып педагогик ситуацияне чишү.
Алеся барлык сынауларны да үтәде һәм “Иң заманча һәм модалы отряд вожатые” дигән номинациядә җиңүче булды.
.jpg)
10.02.2018
“Сталинград балачагы” дигән конкурс.
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “Сталинград балачагы” дигән рәсемнәр конкурсы оештырылды. Конкурс балаларга гражданлык- патриотик тәрбия бирү максатыннан чыгып әзерләнде. Совет халкының сугыш вакытларында күрсәткән батырлыкларына балаларның игътибарларын тагын бер кат юнәлтү бик мөһим. Аларның батырлыклары үсеп килүче буынның йөрәгендә һәрвакыт саклансын.
.jpg)
05.02.2018
“Сиңа тиңләшәм, синең белән горурланам”
2нче февральдә «Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укучылары авыл китапханәсендә узган “Көчле рухлы кешеләр” исемле акциядә катнаштылар. Акция кысаларында “Сиңа тиңләшәм, синең белән горурланам” дигән батырлык дәресләре узды. Акциядә катнашучылар кырым партизаннарының тормышы белән таныштылар. Алар өчен үзләрендә горурлык хисләре тойдылар.
.jpg)
02.02.2018
Сталинград сугышының 75 еллыгына багышлана...
2нче февральдә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Сталинград сугышының 75 еллыгына багышланган митинг булды. Нәкъ менә 2нче февраль Бөек Ватан сугышында хәл иткеч рольне уйнаган көн дип исәпләнә. Быел илебез бу сугышта җиңүебезнең түгәрәк датасын билгеләп үтә. Шуның турында мәктәпкүләм чарада 10нчы сыйныф укучылары һәм тарих укытучысы Ирина Дадыкина сүз алып бардылар.
.jpg)
02.02.2018
Кеше тәрбияләү.
Математика һәм информатика укытучысы, 8нче сыйныфның җитәкчесе Тимохин Александр Петрович “Кеше тәрбияләү” исемле Республика конкурсының муниципаль этабында “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсен чагылдырды. Конкурсның беренче этабы Макыл мәктәбендә узды. Ул төрле биремнәрдән тора иде. Тимохин А.П. гражданлык-патриотик юнәлештәге чара үткәрде.
.jpg)
31.01.2018
Бүләкләнәләр...
30нчы гыйнварда мәктәпкүләм линейкада 9нчы сыйныф укучысы Бурукина Дарьяны һәм 11нче сыйныф укучысы Титова Екатеринаны бүләкләү булды. Алар Дадыкина И.Н. һәм Нуреева Т.В.җитәкчелегендә “ Серле Зөя утрау-шәһәре” исемле тарихи-математик квест эшләделәр. Бу эш “Чыганакларга сәяхәт” исемле республика конкурсында 2нче урынны яулады. Кызларга Югары Ослан районы башлыгы М.Г.Зиатдинов бүләген “Мәгариф бүлеге” МКУсе җитәкчесе Л.В.Абрамова тапшырды.
30.01.2018
Айлыкны ачу.
29нчы гыйнварда “Татар Борнашы урта мәктәбе”МББУсендә Сталинград сугышының 75еллыгына багышланган укучыларга гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгын ачу тантанасы булды. Бу айлык кысаларында иң беренче чара булып Ленинград камалышы өзелүнең 75еллыгына багышланган бердәм сыйныф сәгате узды. Чараны тарих укытучысы Ирина Дадыкина әзерләде.
30.01.2018
«Шүрәле».
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә һәр дүшәмбе “Шүрәле” балалар оешмасында укучылар зур кызыксыну белән эшләүләрен дәвам итәләр. Монда алар татарча сөйләшергә өйрәнүдән башка, чигү, сәйлән белән үрү эшләрен дә үзләштерәләр,әкиятләр куялар, шигырьләр өйрәнәләр һәм җырлыйлар.

27.01.2018
Авиамодельләр түгәрәге.
Менә ничәнче ел инде “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә авиамодельләр түгәрәге эшләп килә. Анда башлангыч сыйныф укучылары да, зуррак сыйныф укучылары да йөриләр. Түгәрәктә балалар очкычлар модельләре , планерлар ясыйлар. Түгәрәкнең җитәкчесе Слушкин А.М. бу эшкә бөтен күңелен бирә һәм балаларда да шундый тырышлык тәрбияләргә тырыша.

26.01.2018
Информатика түгәрәге.
Атнаның һәр пәнҗешәмбесендә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә информатика укытучысы Тимохин А.П. җитәкчелегендә информатика түгәрәкге уза. Анда укучылар информатика буенча төрле мавыктыргыч биремнәр үтиләр, мини-проектлаар әзерлиләр.

25.01.2018
Математика түгәрәге.
Һәр атнаның сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә математика укытучысы Татьяна Нуреева җитәкчелегендә математика түгәрәге уза. Анда укучылар төрле мавыктыргыч математик мәсьәләләр чишәләр, мини-проектлар әзерлиләр, файнвордлар, кроссворд һәм ребуслар чишүдә ярышалар. Түгәрәк кысаларында “Серле Зөя утравы” дигән тарихи-математик квест эшләнде.

24.01.2018
“Солдатка хат” дигән акция.
Туган якны өйрәнү түгәрәгенең акивистлары 2018нче елның гыйнвар һәм февраль айларында гражданлык-патриотик айлык кысаларында үткәрелечәк “Солдатка хат” дигән мәктәп акциясенең инициаторлары булдылар. Беренче хатны 5нче сыйныф укучысы Нуреев Данил язды.Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган бабасының бабасы Мольков Алексей Петровичка багышланган иде.
22.01.2018
Рәхмәт белдерү.
18нче гыйнварда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең кисәтү отряды командиры Слушкин Михаилга Югары Осланда яшьләр форумында рәхмәт хаты тапшырылды. Михаил ул хатны Югары Ослан районында хокук саклау хәрәкәте үсешенә керткән эше өчен спорт һәм яшьләр эшләре буенча министрлыктан алды.
19.01.2018
Республика конкурсының мниципаль этабы.
19нчы гыйнвардан Югары Ослан районында «Ел укытучысы» дигән һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы башланып ките. Анда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсен химия һәм биология укытучысы Е.В.Бурукина һәм математика укытучысы Т.В Нуреева чагылдырачаклар.

18.01.2018
Яшьләр форумы.
18нче гыйнварда Югары Осланның Яшьләр һәм яшьүсмерләр клубында “Яшьләр арасында экстремизм һәм терроризмны кисәтү “ дигән темага яшьләр форумы узды. Анда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсеннән 10нчы сыйныф укучылары катнаштылар. Чараның максатлары булып яшьләр арасында толерантлылык карашлары тәрбияләү тора иде.
18.01.2018
9-11нче сыйныфларда ата-аналар җыелышы.
18нче гыйнварда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә 9-11нче сыйныф укучыларын аттестацияләү буенча ата-аналар җыелышы булды. Анда әти-әниләрне укучылар алдына куелган бурычлар белән таныштырдылар, узган елдагы хаталарга игътибар иттеләр. Имтиханнарга әзерләнү өчен кирәкле булган методик әдәбиятны булдыру, мәгълүмати интернет ресурслар турында сөйләшү булды.
.jpg)
18.01.2018
Чаңгы сезоны ачылды!
Кыш – ул тимераякта, чана һәм чаңгыда шуарга мөмкин булган вакыт. Менә “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә дә чаңгы сезоны башланды. Хәзер балалар рәхәтләнеп һәм бик күңелле итеп чаңгыда шуалар.

18.01.2018
2018нче ел – Татарстанда Лев Толстой елы.
2018нче ел Татарстанда Бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстой елы дип аталды. Чөнки киләсе елга язучының 190еллыгы билгеләп үтеләчәк.Моннан тыш, әдипнең тормышы Казан белән тыгыз бәйләнгән. “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең рус теле һәм әдәбияты бүлмәсендә бу датага багышлап стенд ясалды. Укукчыларыбыз бу ел кысаларында үткәреләчәк чараларда актив катнашырлар дип өметләнәбез.

12.01.2018
«Ана теле».
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә “Ана теле” татар теленә өйрәтү онлайн-мәктәбе уза. Укучылар зур кызыксыну белән татар теле укытучысы белән бергә эшләүләрен дәвам итәләр.

12.01.2018
IV регионара күңел ачу һәм мәгариф MathCat-2017 математика флешмобы оештыру комитеты тарафыннан “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББсенең математика укытучысы Нуреева Т.В һәм А.П.Тимохин диплом белән бүләкләнделәр. Мәктәп директоры Бочков С.М. акцияне оештырганы өчен рәхмәт хаты алды.

11.01.2018
Чиста һәйкәл.
10нчы гыйнварда “Татар борнашы урта мәктәбе” МББУсендә чираттагы “Чиста һәйкәл” акциясе узды. 10нчы һәм 11нче сыйныф укучылары һәйкәлгә кадәр юлны һәм һәйкәл тирәсен кардан арындырдылар. Бу акцияне балалар кар яуган саен үткәрергә тырышалар.
(1).jpg)
11.01.2018
Грипп һәм ОРВИны кисәтү.
10нчы гыйнварда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсендә Грипп һәм ОРВИны кисәтү буенча сыйныф сәгатьләре узды. Анда фельдшер Молькова Валентина чакырылды. Ул укучыларга грипп һәм ОРВИ вакытында үз-үзеңне саклау чаралары турында сөйләде.
.jpg)
Соңгы яңарту: 2019 елның 9 гыйнвары, 11:42