Яңалыклар 2018

28.12.2018
Бүген Вахитов балалар бакчасында Яңа ел иртәсе бәйрәме булып үтте. Бәйрәмгә ата-аналар һәм дәү әниләр кунакка килделәр. Балаларны һәм килгән кунакларны бәйрәмчә бизәлгән чыршы каршы алды. Сабыйлар чыршыга багышлап җырлар башкардылар, әйлән-бәйлән уйнадылар. Шуннан нәниләр янына Кыш Бабай килеп керде. Балаларның шатлыгы чиксез иде. Алар Кыш Бабаларына шигырьләр сөйләделәр, җырлар һәм биюләр башкардылар. Кыш Бабайда сынатмады – ул төрле кызык сүзләр әйтеп, бүләк өләшеп йөрде. Аннан Кыш Бабай, тыпырдап, бик шәп бии башлады. Биемәскә һәм уйнамаска бу бәйрәмдә мөмкин түгел иде! Кыш Бабай балаларга бик күп бүләкләр алып килгән. Бәйрәм бик күнелле үтте, ата-аналар сабыйларга һәм балалар бакчасының хезмәткәрләренә бу бәйрәм өчен үзләренең чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.

11.12.2018
Гражданнарны кабул итү
11 декабрь көнне Вахитов авыл җирлеге башкарма комитеты белгече Кәримов Фәрит гражданнарны кабул итте. Кабул итүдә җир кишәрлекләрен "Алгоритм" СНТ кушу, яр буе урамы буенча Ташевка авылында юл төзү турындагы мәсьәләләр каралды.

05.12.2018
Без бергә.
Инвалидлар көненә багышланган декада кысаларында Бакча-Сарай авыл клубы мөдире Асия Файзулова 2018нче елның 4 декабрендә Бакча-Сарай авылында яшәүче Шаммухаметова Сәгдәтбану Баһаветдин кызы һәм Файзуллина Сания Шәяхмәт кызын  (икесе дә 2нче группа инвалидлар) өйләренә барып,күрешеп, хәлләрен белеште. Алып килгән күчтәнәчләре белән чәй эчкәндә,  әбиләр шатлыклары белән уртаклаштылар,сәламәтлекләренә дә зарланып алдылар,яшлекләрен дә искә төшерделәр.Туганнары, якыннары әбиләргә карата булган игътибар,җылы сүзләре өчен авылдашлары Асия Лотфулла кызына рәхмәтләрен җиткерделәр.

28.11.2018
Бүген Вахитов балалар бакчасына авыл фельдшеры Байрамова Р.Г кунакка килде. Ул сабыйларга  Манту пробасы ясады. Бу чара туберкулёз авыруына каршы чара буларак тора. Шулай үк фельдшер гриппка каршы профилактик әнгәмә уздырды һәм гриппка каршы прививка ясарга өндәде.

14.11.2018
Театр – ул бер мөгъҗиза, ә балалар дөньясы ул тулысынча уеннан һәм мөгъҗизадан тора. Шуларны истә тотып без Вахит балалар бакчасында  сабыйларны төрле уеннарда катнаштырабыз. Менә бүген алар театр почмагында “Мәче йорты” әкиятен сәхнәләштерделәр. Нәниләр үзләрен чын артист итеп хис ителләр. Балаларның шатлыгы чиксез иде!

12.11.2018
2018нче 10 нчы ноябрендә Бакча – Сарай авылында җыелыш булды. Көн тәртибендә 2 сорау каралды:
1. Референдум- 2018;
2.Төрлесеннән.
Җыелышны Вахит авыл җирлеге хезмәткәре Ф.Р.Кәримов алып барды.Ул 2017-18нче еллардагы узарасалымга җыелган акчаның Бакча –Сарай авылынан Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл салуга һәм чүп җыю контейнерлары куярга мәйданчыклар ясауга тотылуы турында әйтте.2018нче елның 18нче ноябрендә сәг.7:00 дән 20:00 гә кадәр  Вахит авыл җирлегендә Бакча- Сарай авылында чишмә тирәсен тәртипкә салу һәм шул максатка һәрбер кешедән 300 сум үзарасалым  түләү турында референдум буласын исләренә төшерде һәм актив катнашып уңай чишелеш табуларына өндәде.
Икенче сорау буенча авыл халкы урамда яктырткычлар булмавын,салым буенча квитанцияләр килмәвен әйттеләр.Шулай ук су белән тәэмин иткән өчен түләү буенча авыл халкының бурычы барлыгы да әйтелде.

12.11.2018
2018нче елның 10нчы ноябрендә КФХ Насибулова Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты. Сатып алучылар арсында югары кулланыла торган сөт азыклары (корт,кайнатылган һәм кайнатлмаган сөт,катык, каймак,эремчек,атлан май),каз ите тәкъдим ителде.Сату уңышлы булды.

08.11.2018
Якут укучылары Матюшино мәктәбендә кунакта.
Көзге каникул көннәрендә 31 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Матюшино урта мәктәбендә ерак Якутиянең  Верхневилюй урта мәктәбе  тарих укытучысы Ильин Егор җитәкчелегендә бер төркем укучылар кунакта булып китте.
Ике мәктәп арасындагы узара килешү нигезендә укучылар тормыш куркынычсызлыгы нигезләре фәне буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының региональ этабына хәзерләнү максаты белән кайтканнар.
Матюшино мәктәбе базасында кунакларга теоретик һәм практик дәресләр, ә Кама Тамагының Затон мәктәбендә кыяга менү күнекмәләре ныгытылды.
Кунаклар өчен Казан шәһәренә, Свияжск утравына, мәктәпнең туган якны өйрәнү музеена, Сугышчан Дан залына, технопаркка, Идел елгасы буена экскурсияләр оештырылды. Шулай ук якутлылар белән дустанә очрашубулып узды. Һәр ике як үзләренең мәктәпләре, традицияләре, туган яклары турында сөйләде.
Онытылмас хатирәләр һәм рәхмәт сүзләре белән якутлылар үзләренең туган якларына кайтып киттеләр. Без аларга укуларында уңышлар, тормышларында бәхет теләп калабыз.

фоторепортаж

08.11.2018
2018нче елның 7 нче ноябрендә Татарстан Республикасы буенча Кама Тамагы муниципальара  Россия ФКУ УИИ УФСИН филиалы җитәкчесе С.Б.Егоров, участок полициясе хезмәткәре В.Е.Дергунов һәм Вахитов авыл җирлеге Башкарма комитеты  хезмәткәре Ф.Р.Кәримов катнашуында очрашу булды. Җәмгыяттән аермыйча гына хөкемгә тартылучы тәртип бозучылар арасында профилактика эшләре буенча проблемалы сораулар каралды.

07.11.2018
Онытырга хакыбыз юк.
2018 нче елның 3 ноябрендә Бакча- Сарай авылы тарихында онытылмаслык вакыйга булды – Бакча – Сарай авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм шул еллардагы тыл хезмәткәрләре хөрмәтенә  үзсалым хакына төзелгән стелла ачылды. Бу чарада авыл халкы,кайткан кунаклар, Матюшино урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылар коллективы катнашты. Шулай ук Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары С.В.Осянин, “Бердәм Россия” җирле бүлек җитәкчесе Ф.Р.Янтыкова,Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Г.Ф.Камалетдинова,мәдәният бүлеге җитәкчесе М.Ю.Назарова чакырулы иде.Митингта Бөек Ватан сугышында катнашкан Садык улы Каюм Җәләлетдиновның улы Шәүкәт Җәләлетдинов чыгыш ясады.Стелланы ачу хокукы Ш.К.Җәләлетдиновка һәм мәктәп директоры И.А.Шәрәфеевка бирелде.Митингтан соң клубта бәйрәмгә багышланган “Саф” үзэшчән коллективы әзерләгән концерт тәкъдим ителде.Моңлы тавшлары, йөрәккә үтеп керерлек эчтәлекле шигырь юллары һәм җырлары белән Фания Сафина,Сәрия Ефимова,Айгөл Нуриева,Асия Файзулова,баянчы Фәнис Зиганшин тамашачыга күңелле ял оештырдылар.
Бу чара бердәмлек көненә, төрле яшьтәге категориягә туры китереп оештырылды.

06.11.2018
Кызыклы һәм мавыктыргыч кичә.
Бакча- Сарай авылы клубында клуб мөдире асия Файзулова тарафыннан 2018 нче елның 6 нчы ноябрендә балалар өчен “Көзге каникуллар” дип исемләнгән ял итү кичәсе оештырылды.Башта 6 ноябрь - Татарстан Республикасының Конституциясе көне икәне,тарихы турында мәгълүмат бирелде, балалар кызыксынган сорауларына җаваплар алдылар.Алдан әзерлек эше уздыру сәбәпле балалар туган як турында шигыр-ләр сөйләделәр,Байгазин Эмил- Бакча – Сарай авылы тарихын сөйләде һәм әтисе белән бергәләп туган якның матур табигате төшерелгән фоторәсемнәр күрсәтте.Соңыннан бергәләшеп күңелле,кызклы уеннарда катнаштылар.Кичә кызыклы һәм мавыктыргыч булды.Катнашучыларга баллы тәм-томнар таратылды.

24.10.2018
Безнең  җиңүләр алда әле.
2018нче елның 20 нче октябрендә Югары Ослан район үзәгендә урнашкан “Чемпион” спорт комплексында районның VШ нче Спартакиадасы волейбол ярышлары белән старт алды.Бу ярышларда 6 команда очрашты, шулар арасында Вахитов авыл җирлеге командасы да бар иде.Команда уенчыларына: Халиков И.И.,Салимуллин А.И.,Яруллин А.Р., Хайруллин И.К.,Галимова Р.Р.,Салимуллин И.И. уенда катнатнашулары, тырышып уйнаулары өчен рәхмәтебезне җиткерәбез.Барысына да нык сәламәтлек, күбрәк спорт белән шөгельләнүләрен һәм алдагы ярышларда җиңүләргә ирешүләрен телибез.

24.10.2018
Без булдырабыз.
Вахитов авыл җирлегендә урнашкан Бакча–Сарай авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә салына торган һәйкәл янында шәхси эшмәкәр Мөхетдинов Р.җитәкчелегендәге бригада төзекләндерү эшләрен дәвам итә.Бөек ватан сугышында катнашучылар , тыл хезмәткәрләре исемлеге язылган такталар беркетелде,тимер баганалар утыртылды, чылбырлар беркетелде һәм буялды.

22.10.2018
Бүген  Вахитов балалар бакчасында  көзгә багышланган чара үтте. Бәйрәмгә балаларның ата-аналары кунакка   чакырылды.  Балалар җырлар җырладылар, көз турында шигырьләр сөйләделәр, бик теләп төрле уен һәм конкурсларда катнаштылар. Кызлар күңелле "Кулчатыр”" биюен биеп күрсәттеләр, ахырдан балаларга татлы күчтәнәчләр өләштеләр. Бу бәйрәмнән һәркем күтәренке күңел һәм позитив эмоцияләр алды. Барысы да канәгать калды.

17.10.2018
Эшләр алга бара.
Бакча-Сарай авылында  Бөек Ватан сугышында катнашучыларга салына торган һәйкәл янын төзекләндерү эшләре алга бара.2018 нче елның 16 нчы октябрендә Рафис Мөхетдинов җитәкчелегендә машиналар белән вак таш, җир китерелде,су юлына труба салынды.Авыл халкы да читтә калмый,һәрберсе көченнән килгәнчә булышырга тырыша.

15.10.2018
Әйләнә – тирәне төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Вахитов авыл җирлегендә әйләнә – тирәне төзекләндерү дәвам итә.2018 нче елның 11 нче октябре көнне Бакча – Сарай авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә салына торган һәйкәл янына Бакча – Сарай авыл клубы, Матюшино авыл китапханәсе хезмәткәрләре,Матюшино урта гомумбелем бирү мәктәбе коллективы, авыл яшьләре,урта һәм өлкән буын кешеләре миләш һәм карагай агачлары үсентеләре утырттылар.Аеруча Арслановлар гайләсенә,Яруллова Тәнзилә апага, Загирова Диләфрүз апага,Абдуллин Рифкаткә, Фәйзрахманов Алмазга көчләреннән килгәнчә ярдәм итүләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез.Шулай ук Матюшино карьеры җитәкчесе  Владимир улы Сергей Кисляковка кара туфрак китерү һәм җирнең ташлы катламын йомшартырга техника белән ярдәм итүе өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез.Шушы тәрбияви чарада катнашучы һәрбер кешегә нык сәламәтлек,шәхси һәм гайлә бәхете,зур уңышлар телибез.

12.10.2018
Бөтенроссия съездында катнашучы
8,9 октябрьда Мәскәү шәһәрендә инновацион проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыручы  оешмаларның методик челтәрләрендә катнашучыларның Бөтенроссия съезды уздырылды.инновацион проектларны тормышка ашыручы оешмаларның бөтенроссия съезды булып узды.
Съезд эшендә Россия Мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү сыйфатын бәяләү өлкәсендә дәүләт сәясәте Департаменты директоры урынбасары, мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы фәнни һәм белем бирү мәйданчыклары, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге мәгариф идарәсе органнары вәкилләре, 2016, 2017 һәм 2018 елларда инновацион проектлар конкурсында җиңүче белем бирү оешмалары хезмәткәрләре катнашты.Съезда Россия мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре, 2016-2018 елларда инновацион проектлар бәйгесендә җиңүче  мәктәпләр һ.б. катнашты. Съезд эше 2016-2018 елларда инновацион проектларны конкурс нигезендә сайлап алуда җиңүче мәктәпләргә, аларның инновацион эшләнмәләрен мәгариф процессына тарату һәм гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән иде.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт программаларын һәм грантларын тормышка ашыру бүлеге башлыгы Т. Г. Алексеева җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе составында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы чакыруы буенча Матюшино урта мәктәбе һәм Казан шәһәренең 78нче мәктәбе җитәкчеләре катнашты.
Матюшино урта мәктәбе директоры Илдус Шәрәфиев съезд эшенең икенче көнендә грантны гамәлгә ашыру турында хисап доклады белән чыгыш ясады.
Съезд катнашучыларга яңа эшлекле профессиональ элемтәләр урнаштырырга, тәҗрибә алмашырга һәм гомуми белем бирүнең инновацион проектларын үстерүдә һәм гамәлгә ашыруда үз компетентлыгын арттырырга мөмкинлек бирде.         

11.10.2018
“Агач утырт” акциясе дщвам итә.
2018 нче елның 9 нчы октябре көнне Вахитов авыл җирлеге  һәм шушы җирлектә урнашкан бюджет оешмалары хезмткәрләре “Агач утырт” акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында зәңгәр чыршы һәм туя агачлары үсентеләре утырттылар.

08.10.2018
“Алтын көзгә сәяхәт” экскурсия.
Җәй китте һәм безнең тугаң якка алтын көз килде.  Балалар көз килгәнгә бик шат, алар бик теләп урамга чыгалар. Бүген алар тәрбияче апалары белән, көз-тылсымчының табигатьне үзенчә матурлавына сокланып,экскурсиягә барып кайттылар һәм “Алтын көз” темасына күзәтү уздырдылар. Бу күзәтүнең максаты – балаларның тәбигать күренешләре турындагы белемнәрен ныгыту,күзаллауларын киңәйтү, җәй  һәм көз ел фасылларын аермаларын күрә белү. Сабыйлар кыкзыксыну белән агачтагы төрле төстәге яфракларны  карадылар. Аппликация, композицияләр төзергә коелган яфраклар, күркәләр, орлыклар җыйдылар. Мондый күзәтүләр балаларның күзаллауларын киңәйтә, сөйләм телен устерә.

05.10.2018
Өлкәннәр көне.
2018 нче елның 1 нче октябрендә көнне Вахитов авыл җирлегендә Вахитов Башкарма комитеты хезмәткәрләре,бюджет оешмалары,депутатлар тарафыннан өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чаралары оештырылды: чарага килә алмаучы өлкән яшьтәгеләргә азык-төлек җыелмасы таратылды,клубларда концертлар куелды һәм бәйрәм чәе эчүләр булды.Бу очрашуларда Фәрит Кәримов һәм Марат Идиятуллин котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар.Шушы чараны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен барлык хезмәткәрләргә,шәхси эшмәкәрләргә рәхмәтебезне белдерәбез.

03.10.2018
Чын күңелдән.
2018 нче елның 1нче октябрендә Бакча – Сарай авыл клубы мөдире Асия Файзулова Матюшино урта гомумбелем бирү мәктәбендә өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасында катнашты.Балалар белән бергәләп Бакча – Сарай авылының өлкән яшьтәге кешеләренә котлау- чакыру открыткалары ясап тараттылар, күңелле концерт программасы белән чыгыш ясадылар.Котлау сүзе белән Вахитов авыл җирлеге вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ф.Р.Кәримов та чыгыш ясады.Чарадан соң барлык килгән кунаклар тәм- томнар белән чәй эчтеләр.Бәйрәм уңаеннан уздырылган чараны оештыручыларга : Матюшино урта гомумбелем бирү мәктәбе, Бакча – Сарай авыл клубы,Вахитов авыл җирлеге коллективларына рәхмәтләрен җиткерделәр.

01.10.2018
Өлкәннәр көне
1нче октябрь көнне Вахитов авыл җирлеге башкарма комитеты, бюджет учреждения хезмәткәрләре һәм депутатлар Вахитов авыл җирлегендә “Өлкәннәр көне” бәйрәме уздырдылар: азык-төлек җыелмалары бүләк ителде, бәйрәм чәй табыннары оештырылды. Вахит авыл җирлегенең башлыгы Идиятуллин Марат бәйрәм белән котлап, барысына да ныклы сәламәтлек, озын гомер, иминлек, бәхет һәм аяз күк йөзе теләде. Оештыруда һәм бәйрәмдә ярдәм иткән өчен шәхси эшмәкәрләргә, хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

09.08.2018
Җәй  - елның иң матур чакларның берсе. Вахитов балалар бакчасының сабыйлары рәхәтләнеп саф һавада йөриләр. Бу чара сабыйларның сәләмәтлеген ныгыта, тәбигатъ белән танышырга ярдәм итә. Нәниләр комлыкта уйнарга бик яраталар, чабышалар һәм төрле атынгычларда уйныйлар.

17.07.2018
Гражданнарны кабул итү
17 нче июль көнне Югары ослан муниципаль районының урынбасары Осянин Сергей Виктор улы, Югары Ослан муниципаль районы куратор, Татарстан Президенты аппаратындан Сунгатуллин Ильфат Равил улы белән берлектә Вахитов авыл җирлегенең гражданнарын кабул итте. Шуннан соң, территорияне Вахитов авыл җирлегенең карадылар.

14.07.2018
Ремонт авыл мәдәният йорты
14 нче июль көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең авыл мәдәният йорты бинасында подрядчы оешма хезмәткәрләре ремонт тәмамланды.

 

 

06.07.2018
Ремонт авыл мәдәният йорты
06 нче июль көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең авыл мәдәният йорты бинасында подрядчы оешма хезмәткәрләре ремонт дәвам итә.

03.07.2018
Үзара салым эшләр
03 нчы июль көнне Вахитов авыл җирлегендә Ватан, авылларында үзара салым эшләр башланды.

03.07.2018
Чабу эшләре дәвамлана
03 нчы июль көнне Вахитов авыл җирлегендә чабу эшләре үткәрелде. Чүп үләннәре Вахитов, Ташевка, Ватан, Бакча-Сарай авылларының  керү һәм үзәк юллары, зират һәм социаль әһәмиятле объектлар кырыенда чаптырылды.

02.07.2018
Чабу эшләре дәвамлана
02 нчы июль көнне Вахитов авыл җирлегендә чабу эшләре үткәрелде. Чүп үләннәре Ташевка, Ватан, Бакча-Сарай авылларының  керү һәм үзәк юллары, зират һәм социаль әһәмиятле объектлар кырыенда чаптырылды.

26.06.2018
Ремонт авыл мәдәният йорты
26 нче июнь көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең авыл мәдәният йорты бинасында подрядчы оешма хезмәткәрләре ремонт дәвам итә.

25.06.2018
«Минем кече Ватаным» фотопроектында катнашучылар
Матюшино урта мәктәбенең 2-11 сыйныф  укучылары «Минем кече Ватаным» Республика фотопроектында актив катнаштылар. Бәйгене Татарстан Республикасында  Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Региональ бүлекчәсе  «Рус географик җәмгыяте» һәм Татарстан региональ бүлегенең Бөтенроссия политик партиясе «Единая Россия» тарафдарлары оештырды. Балалар Фотопроектка төрле номинациядә катнашып, иң яхшы фоторәсемнәр җибәрделәр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча безнең укучылар сертификатлар белән бүләкләнделәр.Ә Токарева Лиянең “Туган пристанем” исемле эше җиңүче дип табылды. Аларны котлыйбыз һәм  барлык бәйгеләрдә дә уңышлар телибез.

22.06.2018
«Идел – Россиянең бөек мирасы» регионара экологик акциясе
22 нче майда «Идел – Россиянең бөек мирасы» дигән регионара экологик акция үтте. Чараны оештыручылар - Ульяновск өлкәсенең Мәгариф һәм Фән министрлыгы, балалар һәм яшьләр иҗат сарае. Чараның максаты: сулыкларның экологик торышы мәсьәләсенә халык игътибарын җәлеп итү.
Әлеге акциядә Матюшино урта мәктәбенең 8-11нче сыйныф укучылары актив катнаштылар: чишмәләрне, Идел елгасы буен чүптән чистарту буенча экологик десант үткәрделәр. Акциядә катнашучылар чүп-чарны якынча 0,5 га җирдән җыйдылар. Нигездә, бу ял итүчеләр ташлап калдырган пластик шешәләр һәм пакетлар. Яшь экологлар үз үрнәкләре белән өлкәннәргә табигатьне сакларга кирәк икәнлеге турында җиткерергә тели.

15.06.2018
Ремонт авыл мәдәният йорты
15 нче июнь көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең авыл мәдәният йорты бинасында подрядчы оешма хезмәткәрләре ремонт дәвам итә.

13.06.2018
Ремонт авыл мәдәният йорты
13 нче июнь көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең авыл мәдәният йорты бинасында подрядчы оешма хезмәткәрләре ремонт дәвам итә.

11.06.2018
Ремонт авыл мәдәният йорты
11 нче июнь көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең авыл мәдәният йорты бинасында подрядчы оешма хезмәткәрләре ремонт дәвам итә.

08. 06.2018
Вахитов авыл җирлегендә юл төзекләндерү эшләре
08 нчы июнь көнне Вахитов авыл җирлегендә юл астына труба куйдылар  Вахитов авылына.

08.06.2018
Ремонт авыл мәдәният йорты
08 нче июнь көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең авыл мәдәният йорты бинасында подрядчы оешма хезмәткәрләре ремонт дәвам итә.

07. 06.2018
Вахитов авыл җирлегендә юл төзекләндерү эшләре
07 нчы июнь көнне Вахитов авыл җирлегендә “Татаагрохимсервис” бүлекчәсенең юл хезмәткәрләре Бакча-Сарай авылына килә торган юлда төзекләндерү эшләрен үткәрделәр.

07.06.2018
Ремонт авыл мәдәният йорты
07 нче июнь көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең авыл мәдәният йорты бинасында подрядчы оешма хезмәткәрләре ремонт дәвам итә.

06.06.2018
Ремонт авыл мәдәният йорты
06 нче июнь көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең авыл мәдәният йорты бинасында подрядчы оешма хезмәткәрләре ремонт дәвам итә.

05.06.2018
Ремонт авыл мәдәният йорты
05 нче июнь көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең авыл мәдәният йорты бинасында подрядчы оешма хезмәткәрләре ремонт дәвам итә.

04.06.2018
Урнаштыру билгесе
04 июнь көнне Вахит авыл җирлегендә Ташевка, Ватан, Бакча-Сарай авылларында үткәрелде урнаштыру билгеләре су Коенырга тыела.

01.06.2018
Ремонт авыл мәдәният йорты
01 нче июнь көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең авыл мәдәният йорты бинасында подрядчы оешма хезмәткәрләре ремонт башладылар.

31.05.2018
Территорияләрне төзекләндерү һәм чистарту
31 май хезмәткәрләре Вахит авыл җирлеге Башкарма комитетының һәм бюджет учреждениеләренең җыештырдылар, юл буенча чүп-чар 10 капчык җыелган.

31.05.2018
Вахитов авылҗирлеге авылларындагы чүплекләрне бетерү 31 май көнне Вахит авылларында чүплекләрне җыештырдылар.

29.05.2018
Төзекләндерү һәм санитар-экологик чистарту икеайлыгы
29 май көнне Вахитов авыл җирлеге Башкарма комитеты һәм бюджет учреждения хезмәткәрләре төзекләндерү һәм санитар-экологик чистарту икеайлыгы кысаларында администрация тирәли үләннәрне чабып чыктылар.

25.05.2018
Соңгы звонок.
25 май көнне Вахит мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары өчен соңгы
кыңгырау яңгырады. Аларны бәйрәмгә килгән кунаклар : Мингазова Алфия Корбангалиевна, Татарстан республикасы Югары Ослан районының Идарә комитеты эшләре җитәкчесе;  Габбасова Р.В., Вахит авыл советы җирле үзидарәсе секретаре котладылар.  Мингазова Алфия Корбангалиевна чыгарылыш укчылары һәм уку алдынгыларына грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.  Шундый ук котлау сүзләре белән чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәп директоры Усманова Г.И. котлады. Ул уку алдынгыларына, конкурсларда актив катнашкан укучыларга дипломнар, грамоталар өләште. 9 нчы сыйныф укучыларын беренче укытучылары, сыйныф җитәкчесе, ата-аналар тәбрикләде; аларга дәүләт имтиханнарын уңышлы тәмамлауларын теләделәр.
Бүләкләү өлешеннән соң 9 нчы сыйнф укучылары музыкаль композиция
күрсәттеләр. Аларга бүтән сыйныф укучылары да ярдәм итте. Соңыннан
аларга соңгы кыңгырау чыңлады. Быел 9 нчы сыйныфны бер укучы
тәмамлый . Алда аны  имтиханнар көтә.

25.05.2018
Вахит балалар бакчасында уен майданчыгын тәртипкә китерү әшләре башланды. Балалар бакчасы эшчеләренә ярдәмгә балта остасы – Усманов Наиль килде. Ул агачтан төрле сыннар кисеп, аларны уен майданчыгында урнаштырды. Хәзер сабыйларны көндә Смешариклар каршы алалар һәм өзатып калалар. Сабыйларның шатлыклары чиксез!


25.05.2018
Соңгы звонок.
25 май көнне Вахит мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары өчен соңгы
кыңгырау яңгырады. Аларны бәйрәмгә килгән кунаклар : Мингазова Алфия Корбангалиевна, Татарстан республикасы Югары Ослан районының Идарә комитеты эшләре җитәкчесе;  Габбасова Р.В., Вахит авыл советы җирле үзидарәсе секретаре котладылар.  Мингазова Алфия Корбангалиевна чыгарылыш укчылары һәм уку алдынгыларына грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.  Шундый ук котлау сүзләре белән чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәп директоры Усманова Г.И. котлады. Ул уку алдынгыларына, конкурсларда актив катнашкан укучыларга дипломнар, грамоталар өләште. 9 нчы сыйныф укучыларын беренче укытучылары, сыйныф җитәкчесе, ата-аналар тәбрикләде; аларга дәүләт имтиханнарын уңышлы тәмамлауларын теләделәр.
Бүләкләү өлешеннән соң 9 нчы сыйнф укучылары музыкаль композиция
күрсәттеләр. Аларга бүтән сыйныф укучылары да ярдәм итте. Соңыннан
аларга соңгы кыңгырау чыңлады. Быел 9 нчы сыйныфны бер укучы
тәмамлый . Алда аны  имтиханнар көтә.

18.05.2018
Су алу насос алыштыру һәм автоматиканы көйләү
16-17 нче май көнне Вахитов авыл җирлегендәге Ташевка авылында  су алу насос алыштырылды һәм автоматика көйләнде.


18.05.2018
Вахитов авыл җирлегендә юл төзү эшләр
17 нче май көнне Вахит авыл җирлегендә Бакча Сарай авылында юллар төзү эшләр бара: юл төзекләндерү буенча эшләр бара.


11.05.2018
Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү
9 май көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы бәйрәме үткәрелде. Вахит авыл җирлегенең башлыгы Идиятуллин Марат митингны башлады, бәйрәмдә катнашучылар Зиатдинов М.Ф., Усманова Г.И., авылдашлар чыгыш ясап һәйкәлгә чәчәкләр бәйләмнәре куйдылар. Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган бәйрәм концертыннан соң Вахит авылы мәдәният йортында чәй эчү уздырылды.
 

10.05.2018
Матюшинода 9 май
Матюшино урта мәктәбенең укучылар һәм укытучылар коллективы, Бакча-Сарай һәм Матюшино авылларында яшәүчеләр “Үлемсез полк” акциясендә актив катнаштылар. Матюшино авылында урнашкан 1941-45 елларда Бөек Ватан сугышында һаләк булган сугышчылар хәйкәле янында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы митингта мәктәп укучылыры тарафыннан әдәби-музыкаль композиция бик матур булып чыкты. Митингта Октябрь җирлеге җитәкчесе, район башкарма комитеты вәкиле һәм мәктәп директоры Илдус Шарафеев чыгыш ясады. Митинг ахырында һәйкәлгә сугыш кырларында үлеп калган якташларыбыз истәлегенә чәчәкләр куелды.

10.05.2018
Вахитов авыл җирлегендә юл төзү эшләр
10 нче май көнне Вахит авыл җирлегендә Бакча Сарай авылында юллар төзү эшләр бара: юл төзекләндерү буенча эшләр бара.

08.05.2018
Юлларны төзекләндерү
8 нче май көннәрендә Вахитов авыл җирлеге Башкарма комитеты авыл җирлегенең М.Вахитов, Ташевка, Ватан авылларында урам юлларын грейдерлаттырды.

08.05.2018
Ветераннарга  котлау
8 нче май Вахит авыл җирлегенең башлыгы Идиятуллин Марат ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен килүче бәйрәм белән котлады, Җиңү Көне белән, открыткалар һәм бүләкләр өләште.

07.05.2018   
«Ветераннарга  котлау»
Атна буе  Матюшино урта мәктәбендә «Ветераннарга  котлау» акциясенә әзерлек барды. Укучылар технология укытучысы белән берлектә бәйрәм открыткалары әзерләделәр, аларга матур теләкләр яздылар.
Акция кысаларында 7 май көнне мәктәп укучылары Садеева Л. А. белән барлык ветераннарга да, ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф теләп, открыткалар өләштеләр.

05.05.2018
Территорияләрне төзекләндерү һәм чистарту
19 апрель хезмәткәрләре Вахит авыл җирлеге Башкарма комитетының һәм бюджет учреждениеләренең җыештырдылар, юл буенча чүп-чар 10 капчык җыелган.

05.05.2018
Гражданнарны кабул итү
24 нче апрель көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Идиятуллин Марат авыл җирлегенең авылларыннан килгән яшәүчеләрне белешмәлекләр белән танышу, үзара салым, салымнар буенча бурычларны түләү,  субсидия һәм шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү чаралары сораулары буенча кабул итте.

05.05.2018
Вахитов авыл җирлегендә Совет депутатларның чираттан тыш киңәйтелгән утырышы
24 нче апрель көнне Вахитов авыл җирлегендә Совет депутатларның чираттан тыш киңәйтелгән унберенче утырышы узды. Утырышта Югары ослан муниципаль районының башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Тимиряев Виктор Сергеевич улы,  мәктәплер директорлар. Утырышта нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, эш 1 кварталында 2018 г.

05.05.2018
Территорияләрне төзекләндерү һәм чистарту
04 май хезмәткәрләре Вахит авыл җирлеге Башкарма комитетының һәм бюджет учреждениеләренең җыештырдылар, юл буенча чүп-чар 12 капчык җыелган.

05.05.2018
Территорияләрне төзекләндерү һәм чистарту
04 май хезмәткәрләре Вахит авыл җирлеге Башкарма комитетының һәм бюджет учреждениеләренең юл буенча баганалар буядлар.

05.05.2018
Бакча-Сарай авылында су белән тәэмин итү системасында төзекләндерү эшләре
04 нчы май көнне Бакча-Сарай авылының су башнясы ремонтлау буенча эшләр үткәрелгән.

05.05.2018
“Урман утырту көне” акциясе
05 нче май көнне Вахитов авылҗирлеге Башкарма комитеты хезмәткәрләре, клуб мөдире һәм Матюшин урта мәктәп укучылары катнашында “Урман утырту көне” акциясе кысаларында һәйкәл янында нарат үсентеләре утырттылар.

03.05.2018
Л.Н.Толстой исемендәге конференция
28 март көнне Казан шәһәренең МБГББУ “Гимназия №7”дә укучыларның Л.Н.Толстой исемендәге Республика ФГК узды. Бу чара язучының 190-еллыгына багышланган иде. Республика конференциясендә катнашучыларның эшләре 12 секциягә бүленеп каралды. Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Гаделшина Зәринә конференциядә “Әдәбиятның бөек иҗатчысы” шигырьләр җыентыгы белән катнашты һәм 3 дәрәҗәдәге Дипломга лаек булды. Зәринәне һәм аның укытучысы Саматова Д.В. җиңү белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.

03.05.2018
Чираттагы җиңү белән котлыйбыз!
Матюшино урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Гадельшина Яна быел да Уфа шәһәрендә Бөтенроссия күләмендә 23-28 апрельдә үткәрелгән тормыш куркынычсызлыгы һәм иминлеге олимпиадасының йомгаклау өлешендә призёр исеменә лаек булды. Бу җиңү ансат кына бирелмәде, күп тырышырга, хәзерләнергә туры килде. Гаделшин Илгизәр Әнвәр улы Янаны гына түгел, Татарстан командасын да хәзерләде һәм  ТР М һәм Ф министрлыгы  тарафыннан 9 укучыдан торган группаның җитәкчесе итеп билгеләнде.
Матюшино мәктәбе коллективы һәм мәктәп директоры Илдус Шәрәфиев Янаны һәм Илгизәр Әнвәр улын  зур уңышлары белән тәбрик итә.
 

03.05.2018
Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе "Илһам"
Бәйге ел саен Мәгариф һәм Фән Министрлыгы, Татарстан Республикасы Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Татарстан Республикасы язучылар Берлеге белән берлектә сәләтле балалар һәм яшьләрне ачыклау һәм үстерү, яшь талантларның мөмкинлекләрен тормышка ашыру, балаларда туган телгә, үз халкының мәдәниятенә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү максатларында үткәрелә,
722 кеше арасыннан турыдан – туры турга экспертлар 300 кешене сайлап алды. Чакырылганнар арасында Матюшино урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Нурмөхәммәдова Фатыйма да бар иде. Ул бәйгегә үзе язган "Җәйге ял” дигән шигырен җибәрде.
Без Фатыйманы һәм аның җитәкчесе Гүзәлбаева Лилия Назыйм кызын җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
  

11.04.2018
Территорияләрне төзекләндерү һәм чистарту
11 апрель хезмәткәрләре Вахит авыл җирлеге Башкарма комитетының һәм бюджет учреждениеләренең җыештырдылар, юл буенча чүп-чар 15 капчык җыелган.


10.04.2018
Гражданнарны кабул итү
10 нче апрель көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Идиятуллин Марат авыл җирлегенең авылларыннан килгән яшәүчеләрне белешмәлекләр белән танышу, үзара салым, салымнар буенча бурычларны түләү,  субсидия һәм шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү чаралары сораулары буенча кабул итте.

10.04.2018
Безнең педагоглар Мәскәүдә Федерация Советында
5 апрель көнне Мәскәү шәһәрендә Россия Федерациясе Федераль җыелышы Федерация Советының фән, мәгариф һәм культура буенча комитетының парламент тыңлаулары уздырылды. Монда  авыл мәктәпләренең үсеше һәм киләчәге турында сүз барды. Бу бәйгегә  Матюшино урта мәктәбе директоры Илдус Шәрәфеев дә чакырылды. Ул  “Россия авыл мәктәпләре системасында агромәктәп” дигән темага чыгыш ясады. Аның чыгышы видеоролик һәм презентация белән алып барылды. Матюшино мәктәбенең агротехнологик профилле мәктәп буларак эш тәҗрибәсе Совет рәисе Драгунская Зинаида Фёдоровна тарафыннан югары бәяленде. Бу  бәйгедә Югары Ослан муниципаль районының мәгариф бүлеге башлыгы Людмила Абрамова да катнашты. Людмила Владимир кызы һәм Илдус Әнвәр улы   авыл мәктәпләренең киләчәге ,   яңа проектлар турында   бай һәм файдалы информация алып кайттылар.
Чара ахырында парламент тыңлауларында катнашкан укытучыларга, мәктәп директорларына Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының истәлекле бүләкләре тапшырылды.

04.04.2018
Гражданнарны кабул итү
04 нче апрель көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Идиятуллин Марат авыл җирлегенең авылларыннан килгән яшәүчеләрне белешмәлекләр белән танышу, үзара салым, салымнар буенча бурычларны түләү,  субсидия һәм шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү чаралары сораулары буенча кабул итте.

04.04.2018
Юлларны кардан чистарту
04 нче апрель көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең М.Вахитов, Ташевка, Ватан, Бакча-Сарай авылларында урам һәм аылларга керү юллары чираттагы тапкыр махсус техника белән чистартылды.

02.04.2018
Юлларны кардан чистарту
02 нче апрель көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең М.Вахитов, Ташевка, Ватан, Бакча-Сарай авылларында урам һәм аылларга керү юллары чираттагы тапкыр махсус техника белән чистартылды.

28.03.2018
Вахитов балалар бакчасының хезмәткәрләре язны каршылыйлар. Алар балалар бакчасының бинасынның түбәсеннән кар һәм боз сөнгеләрен төшерәләр. Су басуы янамасын өчен алар бинаның фундаментының периметры буенча карны казыйлар һәм яндагы территорияны чистарталар.

27.03.2018
Гражданнарны кабул итү
27 нче март көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Идиятуллин Марат авыл җирлегенең авылларыннан килгән яшәүчеләрне белешмәлекләр белән танышу, үзара салым, салымнар буенча бурычларны түләү,  субсидия һәм шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү чаралары сораулары буенча кабул итте.


24.03.2018
Л.Н.Толстойга 190 яшь
21 нче март көнне Л. Н.Толстойның тууына 190 ел тулуга багышланган укучыларның фәнни-гамәли конференциясе үтте. Конференциядә катнашучылар түбәндәге юнәлешләр буенча үз эшләрен тәкъдим иттеләр: тикшеренү һәм Л. Н.Толстойның тормышы һәм иҗатына багышланган авторлык эшләре. Матюшино урта мәктәбе укучысы Гаделшина Зәринә конференциядә «Авторлык эшләре» юнәлеше буенча катнашты һәм 1 нче урынны яулады. Ул үзенең «Ясная Поляна», «Кисәтү», «Баллар», «Бөек Толстойга»  шигырьләрен тәкъдим итте. Без Зәринәне җиңүе белән котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар теләп калабыз.

24.03.2018
«Безнең Татарстан» форумы
19нчы мартта «Штаб» креатив индустрияләр Резиденциясендә «Безнең Татарстан» VIII Республика яшьләр форумының «Эшмәкәрлек территориясе» мәйданчыгының турыдан- туры этабы узды. Бирегә проектларын экспертлар сайлап алган катнашучылар чакырылды. Экспертлар арасында Татарстан республикасы Президентының эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Ногуманов, Т.Д., ТР Президенты каршындагы эшмәкәрлек Советы координаторы Сөнгатуллин А.Р. , һ. б. катнашты.
Форумда Матюшино урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Назымовна Гүзәлбаева һәм аның улы Гүзәлбаев Айрат та катнаштылар. Алар жюрига үзләренең Бакча – Сарай авылын төзекләндерү һәм авыл туризмын үстерү турындагы проектларын тәкъдим иттеләр. Әлеге проект тормышка ашыр дип ышанып калабыз. Форумда катнашучыларга җиңүләр һәм уңышлар телибез.

24.03.2018
Бездә сайлаулар узды
2018 нче елның 18 нче мартында Вахитов АҖ РФ президентын сайлаулар узды.М.Н.Вахитов исемендәге һәм Бакча – Сарай авылларында 2 сайлау участогы эшләде.Беренче булып тавыш бирүчегә һәм яше җитеп беренче тапкыр сайлауларда катнашучыга бүләкләр тапшырылды.Шулай ук 2 авылда да сайлау участоклары янындагы мәйданчыкларда халык өчен массакүләм чаралар булды: “Нәүрүз” һәм “ Яз җитә”. Бәйрәмдә катнашучылар  оештырлган уеннарда бик теләп катнаштылар һәм бик матур итеп моңлы җырлар , искиткеч биюләр башкардылар.Һава торышы шартлары уңайсыз булуга карамастан, бәйрәм бик күңелле узды.Бу чарада катнашучылар,кунаклар,балалар бәйрәмне оештыручыларга чын күңелләреннән рәхмәтләрен җиткерделәр.

23.03.2018
Нәүрүз бәйрәме
Язгы көн белән төн тигезләшкән вакытта Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбендә  табигатьнең  уянуына, кояш календаре буенча Яңа ел  җиткәндә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.
Татар теле укытучылары Нәүрүз бәйрәмен әзерләү һәм үткәрү турында сөйләделәр. Укучылар бу бәйрәм турында  яңалыклар белделәр, шигырьләр сөйләделәр, татарча җырлар җырладылар, биеделәр. Бәйрәмгә кунакка Нәүрүзбикә,  Кыш бабай килделәр.  Кызыклы ярышлардан соң Кыш бабай үз урынын Язбикәгә бирде. Балалар  уеннарда, ярышларда  актив катнашып, Нәүрүзбикәдән күчтәнәчләр алдылар.

23.03.2018
Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше өчен
“Хәбәр ит, кайда үлем саталар” исемле акциясе
23 март көнне Матюшино урта мәктәбендә “Хәбәр ит, кайда үлем саталар” исемле акция булып узды. Аның максаты- наркотикларның законсыз әйләнешенә каршылык күрсәтү. Акция  барышында “Максимум” балалар  отряды  ышаныч телефоннары белән  информацион  листовкалар  таратты:  Татарстан Республикасы буенча  Эчке  эшләр министрлыгы, республика наркологик диспансеры,  гражданнардан  информация алу өчен  интернет сайт адреслары. Шулай ук ата-аналардан бу проблема буенча сорауларга  җавап алынды.


23.03.2018
«Мин татарча сөйләшәм» акциясе
22 март көнне Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Бакча-Сарай авылында  "Мин татарча сөйләшәм" акциясен оештырдылар. Эмблемаларны әзерләп, алар төрле оешмаларда булдылар: ААҖ филиалы «Татагрохимсервис»-«Матюшинский карьер», авыл китапханәсе, кибетләр. Укучылар эшчеләр һәм бистәдә яшәүчеләр белән очраштылар, алар белән татар телендә әңгәмә үткәрделәр, һәм  акция эмблемаларын тараттылар. Укучылар Матюшино карьерының таулар буенча остасын Максимов Руслан Рөстәм улын зур кызыксыну белән тыңладылар, ул татар телендә оешманың эше турында сөйләде.
Акциянең иң кызыклы мизгеле кибеттә булды, анда сатучы Җәләлетдинова Дания Мөхәммәтдин кызы диалог ахырында балаларга татлы призлар тапшырды.
«Мин татарча сөйләшәм» акциясе балаларда якты тәэсирләр калдырды.


22.03.2018
Мәрҗәни- татар дөньясының мөхтәрәм заты
2018 нче ел Татарстанда Мәрҗәни елы дип игълан ителде. Шиһабетдин Мәрҗани  –  мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор, күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм. Шул уңайдан 22 март көнне район үзәгендә шул шәхескә багышланган фәнни-гамәли конференция узды. Үткәрелгән викторина нәтиҗәләре буенча Вахит мәктәбенең башлангыч сыйныф укучысы Гимадетдинов Илфат I урынны яулады. Конференциядән соң бөтен балаларга, килгән кунакларга чәй өстәле әзерләнгән иде.

 

21.03.2018
Юлларны кардан чистарту
21 нче март көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең М.Вахитов, Ташевка, Ватан, Бакча-Сарай авылларында урам һәм аылларга керү юллары күп кар яуганнан соң чираттагы тапкыр махсус техника белән чистартылды.

21.03.2018
Куркынычсызлык һәм террорчылыктан саклау торышы
20 март көнне Матюшино урта мәктәбендә профилактикалау отряды әгъзалары Гаделшина Яна һәм Гайфуллина Айсылу антитеррор буенча «Сак бул!» чарасын уздырдылар. Гадельшина Яна укучыларга террорчы үлемгә дучар кешене, аның үз-үзен тотышыннан, тышкы кыяфәтеннән ничек итеп тануын аңлатты. Шулай ук укучыларга шартлату җыйланмалары турында сөйләделәр, аларның төрләрен күрсәттеләр штат сугыш кирәк-яраклары граната РГД-5, Ф-1. Чара ахырында гомуми Спасайкин тесты уздырылды, аның нәтиҗәләре буенча чын коткаручылар ачыкланды.

18.03.2018
Юлларны кардан чистарту
18 нче март көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең М.Вахитов, Ташевка, Ватан, Бакча-Сарай авылларында урам һәм аылларга керү юллары күп кар яуганнан соң чираттагы тапкыр махсус техника белән чистартылды.

16.03.2018
Юлларны кардан чистарту
16 нче март көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең М.Вахитов, Ташевка, Ватан, Бакча-Сарай авылларында урам һәм аылларга керү юллары күп кар яуганнан соң чираттагы тапкыр махсус техника белән чистартылды.

15.03.2018
Республика бәйгеләренең җиңүчеләре
Юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре профилактикасы, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатларында, ДБУ ӨББ «Республика мәктәптән тыш эш үзәге» Казан шәһәренең Совет районы МБУӨББ «Танкодром балалар иҗат үзәге» белән берлектә 2018 елның 15 гыйнварыннан 28 февральгә кадәр «Куркынычсызлыксыз юл» Республика иҗат эшләре бәйгесе уздырылды. Бәйге нәтиҗәләре буенча Матюшино урта мәктәбе укучылары җиңүче булдылар. Фәтхуллин Ранис, 6 сыйныф укучысы (укытучы Токарев А. В) “Йөрү уены” номинациясендә  3 нче урынны яулады. Закиров Фердинанд, 7 нче сыйныф укучысы (укытучы Закирова Р.Ш.) “Шигарь” номинациясендә 1 урынны һәм «Шигырьләр» номинациясендә 2 нче урынны алды. Конкурста катнашучыларны һәм аларның мөгаллимнәрен җиңүләре белән котлыйбыз.
Токарева Вилада, Матюшино урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы, Россия үзәк банкы һәм Татарстан Республикасы буенча милли банк бүлеге оештырган «Халыкның  финанс грамоталылыгы» иҗат бәйгесендә катнашты. Вилада «Финанс грамоталылыгы темасы буенча иң яхшы иншалар һәм вакыйгалар» номинациясендә 3 нче урынны яулады. Аны җиңү белән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез.
Саматова Д.В.
Закирова Р.Ш.

12.03.2018
2018 нче елның 7 нче мартында Бакча – Сарай авылы клубында  8 нче март Халыкара хатын – кызлар көненә багышланган“Язгы могҗизалар” дип аталган конөерт программасы булды.Сәхнәдән татар һәм рус телләрендә  әниләргә багышланган матур биюләр, шигырьләр, моңлы җырлар, күңелле мәзәкләр яңгырады.Тамашачылар һәрбер чыгыш ясаучыны көчле алкышлар белән каршыладлар, аеруча баянда үзе уйнап үзе җырлар башкарган Салих Сабитовны сәхнәдән дә төшерәселәре килмәде.Клуб каршысында оештырылган үзэшчәннәр чыгышы авылдашлар күңеленә хуш килде.

12.03.2018
Минем сөеклеләремә.
2018 нче елның 1 нче мартыннан 7 нче мартына кадәр Бакча- Сарай авылы клубында  8 март Халыкара хатын – кызлар көненә карата“Минем сөеклеләремә” дип аталган рәсем күргәзмәсе оештырылды. Барлыгы 7 рәсем тәкъдим ителде.Клуб мөдире Асия Файзулова күргәзмәдә  катнашкан балаларга рәхмәтләрен белдерде һәм барлык катнашучыларга актив булганнары өчен татлы ризыклар тапшырды.Балалар бик канәгать калдылар.

12.03.2018
Өлкәннәрнең хәлен белик.
2018 нче елның 1 нче мартында Бакча – Сарай авылы клубы мөдире Асия Файзулова һәм социаль хезмәткәр Юлия Романова “Өлкәннәрнең хәлен белик” дигән чакыру астында ярдәмгә мохтаҗ булган өлкән яшьтәге Найлә апа Сибгатуллина һәм шулай ук өлкән яшьтәге ,инвалид Гөлсинә апа Сибгатованың түбәдән төшкән карын көрәп, кибеттән ашау- эчү кирәк яракларын, чишмәдән су алып кайттылар.Авылдашларының шулай киилеп, хәлләрен белеп,ярдәм итүләреннән өлкәннәр бик канәгать калдылар.

06.03.2018
Хезмәт коллективы җыелышы
2018 нче елның 6 нчы мартында Вахитов авыл җирлеге башлыгы М.К.Идиятуллин һәм ААҖ “Татагрохимсервис” – Матюшино карьеры җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы А.З. Сагиев хезмәт коллективы белән РФ президентын сайлаулар алдыннан җыелыш уздырдылар.Җыелышта 20 кеше булды.

06.03.2018
Юлларны кардан чистарту
06 нче март көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең М.Вахитов, Ташевка, Ватан, Бакча-Сарай авылларында урам һәм аылларга керү юллары күп кар яуганнан соң чираттагы тапкыр махсус техника белән чистартылды.

05.03.2018
Юлларны кардан чистарту
05 нче март көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең М.Вахитов, Ташевка, Ватан, Бакча-Сарай авылларында урам һәм аылларга керү юллары күп кар яуганнан соң чираттагы тапкыр махсус техника белән чистартылды.


05.03.2018
Юлларны кардан чистарту
05 нче март көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең М. Вахитов авылында урам һәм аылга керү юллары күп кар яуганнан соң чираттагы тапкыр махсус техника белән чистартылды.

01.03.2018
«Әдәбиятта Толстой булганда»
2017нче елның 21нче сентябрендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов указы буенча, Бөек язучыга 190 яшь тулу уңаеннан, 2018 ел - Лев Толстой Елы дип игълан ителде.
Л.Н.Толстойның тууына 190 ел тулуга багышлап оештырылган  чаралар кысаларында, районыбызда «Әдәбиятта Толстой булганда» дигән әдәби конкурс-квест үткәрелде. Чара «Куралово гомуми белем бирү мәктәбендә” булды. Анда Югары Ослан муниципаль районының унҗиде мәктәп командасы катнашты. Матюшино урта мәктәбе командасы 2 нче урынны яулады. Гаделшина Зәринә, Анисимов Никита, Фәтхуллин Ранис квестның барлык этапларында да лаеклы чыгыш ясадылар: команданы тәкъдим иттеләр, «Балачак» шигыреннән өзекне яттан укыдылар, язучының  биографиясен, «Хаҗи-Морат» повестеның эчтәлеген яхшы белүләрен күрсәттеләр. Мондый конкурслар укучыларны бөек рус язучысының әдәби мирасына җәлеп итергә булыша.
Мәктәп командасын һәм укытучы Дания Саматованы җиңүләре белән котлыйбыз, яңа иҗади уңышлар телибез!


27.02.2018
Гражданнарны кабул итү
27нче февраль көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Идиятуллин Марат авыл җирлегенең авылларыннан килгән яшәүчеләрне белешмәлекләр белән танышу, эштән баш тарту турында сәламәтлеге чикле кешедән гариза кабул ителде.


27.02.2018
Электр энергиясе белән тәэмин итүне  вакытлыча туктатып тору
27 нче февраль РЭС хезмәткәрләре тарафыннан электртапшыру үткәргече буенча планлаштырган эшләр вакытында М.Н.Вахитов исемендәге авылда электр энергиясен тәэмин итү вакытлыча  туктатылып торды.

27.02.2018
Киләчәктә Ватанны саклаучылар.
2018 нче елның 23 нче февралендә Бакча -Сарай авылы клубы мөдире Асия Файзулова Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара оештырды.Бәйгедә катнашучылар куп булмаса да, очрашу бик кызыклы һәм файдалы узды.Бильярд буенча оештырылган турнирда Илья Трофимов беренчелекне яулады һәм супер бүләк машинага (уенчык) лаек булды.Барлык катнашучыларга бәйрәм турында истәлеккә сувенирлар бирелде һәм бергәләп тәм-томнар белән чәй өстәле артында матур әңгәмә булды.Егетләр бәйрәм кичәсе оештырганга рәхмәтләрен җиткерделәр.


27.02.2018
Туган тел – халык күңеле.
Нинди ямьле көн бүген!
Йөгереп урамга чыктым.
Туган тел бәйрәменә
Сезнең янга ашыктым.
Монда бүген зур бәйрәм,
Бәйрәмнең дә ниндие?!
Барыбыз да көтеп алган
Безнең Туган тел көне!
Татар теле – минем туган телем,
Сөйләшүе рәхәт ул телдә,
Шул тел белән көйлим,
Шул тел белән сөйлим
Милләттәшем булган һәркемгә.
2018 нче елның 21 нче февралендә Бакча – Сарай авылы клубы мөдире Асия Файзулова һәм Матюшино урта гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлары укытучысы Лилия Гүзәлбаева “Туган тел – халык күңеле”дип исемләнгән информацион сәгать үткәрделәр.Бу бәйрәм 2000нче елның 21 февраленнән башлап билгеләп үтелә.Бу бик мөһим һәм кирәкле бәйрәм.Балык сусыз яши алмаган кебек, кеше дә үз теле,мәдәнияты,гореф- гадәтеннән башка яши алмый.Татарстаныбызда рус һәм татар телләрендә сөйлшүчеләр генә түгел,ә чуаш,мордва телләрендә сөйләшүче милләт кешеләре яшәве турында кыскача мәгълүмат бирделәр һәм балалар игътибарына санап киткән милләтләрнең мәдәнияты,гореф- гадәте чагылдырылган “Туган тел – халык күңеле” дигән презентация тәкъдим иттеләр.


27.02.2018
Беренче коймак – төерсез.
“Уңайлы мөхит формалаштыру” проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстанда “Ял итэргэ чык” мәдәни – массакүләм чаралар уздырыла.Шул уңайдан 2018 нче елның 18 нче мартында Бакча – Сарай авылында “Сау бул, Май чабу” бәйрәме оештырылды. “Мондый массакүләм чара бездә беренче тапкыр булды.Һава шартлары салкын булуга карамастан,бәйрәмгә халык күп җыелды. Төрле-төрле җиләк кайнатмаларын сөртеп, тәмле майлы коймаклардан авыз итеп,чыжылдап торган  самовырдан кайнар чәй эчеп,кызыклы уеннарда,бәйгеләрдә катнашу, кыш карачкысын яндыру барлык килгән авыл халкы һәм килгән кунаклар күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйм.Кунаклар арасында Дәүләт Совет депутаты, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов та бар иде.Ул үзчиратында  барлык кешеләр исеменнән шундый матур, күңелле бәйрәм оештыручларга рәхмәтләрен җиткерде. Балаларны Александр Поляков “тимер атына” утыртып урам әйләндергәч,һәрберсенең куанычы әйтеп бетергесез иде.Минемчә, беренче коймак – төерсез булды” – дип хәбәр итте бәйрәмне оештыручы Бакча – Сарай авылы клубы мөдире Асия Файзулова.

 

26.02.2018
Халыкара туган тел көне
Кеше үзенең телен, мәдәниятен сакласа,  ул үз халкының чын вәкиле булып санала.
21нче февраль көнне Матюшино урта мәктәбендә “ Халыкара туган тел” көне бик кызыклы һәм эчтәлекле узды. Мәктәптә көне буе рус һәм татар халык көйләре һәм җырлары яңгырады. «Безнең казанышыбыз»  күргәзмәсендә укучылар татар һәм рус әдипләренең китаплары белән таныштылар. Укытучылар Гүзәлбаева Л. Н. һәм Арсланова А. И. 1-4нче сыйныф укучылары өчен мәкальләр һәм әйтемнәр буенча «Уйна да, эшне дә бел» дигән рәсем конкурсы үткәрделәр.      
Тел белгечләре Саматова Д. В., Закирова Р. Ш., Заһирова Р. В. укучылар белән үзеңнең туган телеңне өйрәнүнең мөһимлеге һәм үз халкыңның мәдәни кыйммәтләренә мәхәббәт һәм  сакчыл караш тәрбияләү турында «Тел – ул гүзәл һәм тылсымлы бер дөнья!”темасына  әңгәмә үткәрделәр.
«Минем туган телем» дигән чараны алып баручылар Л. Идиятуллина һәм В. Ишутов Халыкара туган тел көнен игълан итү тарихы турында сөйләделәр.
Бәйрәм көнендә 1-7нче сыйныф укучылары тәнәфесләрдә рус һәм татар халык әкиятләрен укыдылар. Ә өлкән класслар халык әкиятләрен курчаклар ярдәмендә уйнап күрсәттеләр.
Бәйрәм көне “Туган телләрне яхшы белүче” конкурсы белән тәмамланды. «Әкиятләр» һәм «Табышмаклар» командалары табышмаклар  чишүдә, фразеологизмнарны аңлатып бирүдә, тизәйткечләр әйтүдә ярышты. Чараларда катнашучылар үзеңнең туган телеңне яхшы белү  ни дәрәҗәдә мөһим икәнлегенә тагын бер кат инандылар.


24.02.2018
Батырлык дәресе
22 февральдә Матюшино урта мәктәбенең укучылары өчен «Батырлык дәресе» үтте. Укучыларга  дәрес тәртибендә «Офицерлар» нәфис фильмы күрсәтелде.
Укучылар каршында мәктәп директоры Шәрәфеев И.Ә. һәм тарих укытучысы Токарев А. В. чыгыш ясадылар. Дәрес барышында Андрей Викторович укучыларга безнең илнең Кораллы Көчләр тарихы һәм «Ватанны саклаучылар көне» бәйрәме турында сөйләде. Шулай ук үзенең Чечен сугышында күргәннәре һәм кичергәннәре турында сөйләп китте. Аннары кинофильмы карау булды, ә аннан соң укучылар күргән вакыйгалары турында фикер алыштылар.


24.02.2018
«Форпост» отрядларының слёты
21 февраль көнне Матюшино урта мәктәбенең “Яшь җилләр” «Форпост» отряды, “Ватанны саклаучылар көненә” багышланган, җәмәгать тәртибен саклау буенча, район хәрби-спорт «Форпост» отрядлары слетында катнашты. Көрәш районның алты мәктәп командалары арасында барды. Барлык катнашучыларга да хәрби, спорт һәм медицина өлкәләренә караган әзерлекләрен күрсәтергә кирәк иде. Шулай ук һәр команда үзенең  «Форпост» отрядының визит карточкасы белән чыгыш ясады. Фортпостчылар анда үзләренең хокук саклау эшчәнлеген чагылдырдылар.
Безнең команда кызлардан гына торды. Аларга кызлар өчен дә, егетләр өчен дә чыгыш ясарга туры килде. Шуңа да карамастан, безнең кызлар югалып калмадылар, хәтта яшүсмерләр ярышларында да призлы урыннар алдылар. Гадельшина Яна пресс күнегүләрендә (егетләр арасында) 3 нче урынны һәм мылтыктан ату ( егетләр арасында) – 1нче урынны яулады. Арсланова Фәридә мылтыктан ату буенча кызлар арасында 1нче  урынны яулады.
Призлы урынга чыгу өчен, безнең командага бераз гына балл җитмәде. Әмма шуны әйтәсе килә: безнең кызлар бик көчле, кыю һәм максатчан. Моны аңлау, җиңүдән артыграк. Афәрин, булдырдылар!


21.02.2018
Халык җыены
21нче февраль көнне Вахит авыл мәктәбендә халык җыены узды.  Җыен эшендә Югары Ослан районының башлыгы, район Советы, Башкарма комитеты, оешмаларының һәм учреждениеләренең җитәкчеләре катнаштылар. Көн тәртибе авыл җирлеге башлыгы Идиятуллин Марат "Вахит авыл җирлеге Башкарма комитетының 2017 елның эшчәнлеге һәм 2018 елга планнар турында" хисап докладыннан һәм участковый полиция хезмәткәре Дергунов Н.Е. чыгышыннан торды. Ахырдан Югары Ослан башлыгы М.Г. Зиатдинов нәтиҗә ясап халыкка үзенең теләкләрен җиткерде. Аннары М.Г. Зиатдинов һәм М.К. Идиятуллин Гатина Гәрәй кызы Мәриямгэ рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырдылар.
Халык җыены барышында яшәүчеләрдән кергән сорауларга Югары Ослан районының башлыгы,  авыл җирлеге башлыгы һәм район җитәкчеләре җаваплар бирделәр.


21.02.2018
«Васильев укулары»
зона фәнни-гамәли конференциясе
20 февральдә Матюшино урта мәктәбе укучылары «Васильев укулары» исемле II ачык зональ фәнни-гамәли конференциядә  катнаштылар. Конференция галим Васильевларны мәңгеләштерүгә багышланган чара кысаларында узды. 10 сыйныф укучылары үз эшләрен өч тематик юнәлештә тәкъдим иттеләр: Гайфуллина Айсылу – туган якны өйрәнү, Арсланова Фәридә һәм Павлова Светлана - табигый - фәнни дисциплиналар, Гадельшина Яна – филология. Кызларның эшләре конференция максатларына һәм бурычларына туры килә иде, алар чыгыш темаларын аңлаешлы итеп ачарга тырыштылар, иллюстратив материалны нәтиҗәле һәм дөрес файдаландылар. Конференциядә актив катнашканнары һәм яхшы чыгышлары өчен Гайфуллина Айсылу, Павлова Светлана һәм Арсланова Фәридә катнашучылар сертификатын алдылар, ә Гадельшина Яна  2 урын өчен мактау грамотасы белән бүләкләнде.  
Безнең унынчы сыйныф укучыларын яхшы нәтиҗәләре белән котлыйбыз.


21.02.2018
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне
21 февраль көнне Вахит мәктәбендә “Туган телем-иркә гөлем” дип аталган тел бәйрәме узды. Бу чарада бөтен мәктәп катнашты. Башлангыч  һәм 6-8 нче сыйныфларда  шигырь уку бәйгесе узды. 6-9 нчы сыйныфлар өчен Фаттахова Г.Х. җитәкчелегендә татар теле һәм әдәбияты кабинетында  «Туган телләр була бер генә  -  туган телнең  кадерен бел генә»  дип аталган әдәби –музыкаль композиция үткәрелде, соңыннан   «Иң таталы тел-туган тел”  дип аталган шигырь конкурсы булды .  8-9 нчы сыйныфларга татар теле турында  викторина һәм сыйныф сәгатьләре үткәрелде.  


20.02.2018
Сарайдан ут чыкты
20 нче февральдә ур., ис. М. Вахитов урамында, Үзәк ур., 15 Вахитов авыл җирлегенде, сарайдан ут чыкты . Килгән МЧС һәм ДПО машиналары белән авылда яшәүчеләр, янгынны туктаттылар.


20.02.2018
Гражданнарны кабул итү
20нче февраль көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Идиятуллин Марат авыл җирлегенең авылларыннан килгән яшәүчеләрне белешмәлекләр белән танышу, үзара салым, салымнар буенча бурычларны түләү,  субсидия һәм шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү чаралары сораулары буенча кабул итте.


19.02.2018
«Мин һәм Кызыл Китап” иҗади бәйгесе  
Балаларга экологик белем бирүне популярлаштыру һәм Татарстан Республикасының табигый мирасына карата сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, Татарстан Республикасының биологик ресурслары буенча Дәүләт комитеты балалар арасында «Мин һәм Кызыл китап» дигән кул эшләнмәләре иҗади конкурс үткәрә. Матюшино урта мәктәбенең 2,4 нче сыйныф укучылары бу бәйгедә бик кызыксынып катнаштылар. Алар Кызыл китаптан хайваннар һәм үсемлекләр рәсемнәрен эзләп, кул эшләнмәләре ясадылар. Бу конкурста катнашып, балалар табигать турында бик күп яңа фактлар ачтылар.
Мондый чаралар укучыларның тере табигать турындагы белемнәрен киңәйтергә, табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итә. Табигать белән аралашу балаларда эмоциональ кайтаваз тудыра.

19.02.2018
Җиңеп кайттылар
Матюшино урта мәктәбе укучылары Казан шәһәрендә 16-18 февральдә үткәрелгән тормыш куркынычсызлыгы нигезләре фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабыннан җиңеп кайттылар. 8 сыйныф укучысы Гәделшина Зәринә 47 укучы арасында җиңүче булып танылды. 10 сыйныф укучысы Гәделшина Яна призёр исеменә лаек булды,ә Арсланова Фәридә исә теоретик этапны уңышлы үтте. Кызларны һәм аларның укытучылары Илгизәр Гәделшинны  котлыйбыз , аларга киләсе йомгаклау этабында да уңышлы чыгыш ясауларын телибез!

17.02.2018
Юлларны кардан чистарту
17 нче февраль көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең М.Вахитов авылында урам һәм аылга керү юллары күп кар яуганнан соң чираттагы тапкыр махсус техника белән чистартылды.

17.02.2018            
Безнең хәтер һәм авырту Әфганстан
Әфган сугышы бетте һәм тарихка кереп калды. Беркемгә әйтелмәгән, игълан ителмәгән бу сугыш Бөек Ватан сугышына караганда ике тапкыр озынрак булды.
15 февраль  көнне Матюшино урта мәктәбендә  интернациональ –сугышчыларны искә алу максатыннан “Безнең хәтер һәм авырту булган Әфганстан” исемле әдәби-музыкаль  кичә уздырылды. Бу 9-11 нче сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән чара һәм видеопрезентация залда барлык кешене үз эченә алды, укучылар һәм өлкәннәр алып баручыларны сулыш та алмыйча тыңладылар.
Укучылар һәм педагог-оештыручы Садеева Л.Ә. бу дәресне һәр кешегә аңлаешлы,  үзәккә үтә торган  итеп оештырганнар. “Кара лаләләр” җыры, сугыш барышы күренешләре, М.Ножкинның ”Без озак ял итмәдек” җыры,  күрсәтелгән  видеокадрлар күзләргә яшь китерде.
15 нче февраль, Җиңү көне кебек, сугышчы-интернационалистлар өчен күп югалтулар китерде. Безнең күп якташларыбыз Әфганстан юлларын үттеләр, ә аларның 3-се үз тормышларын да  бирделәр. Бу  Мәйданнан Анатолий Владимиров, Рус Мәмәтхуҗасыннан Анатолий Казаков, Печищедан  Валерий Токанин.
Сугыш барышында кулларына корал тотып азатлык яулаган Ватандашларыбыз да бар. Болар Яңа Болгардан  Зиннатуллин Камил, Ибятов Марат, Матюшино авылыннан Абрамов Александр.  Вакыт  яраларны төзәтә дип әйтсәләр дә, солдатлар турындагы истәлекләр һаман да йөрәкне тырнап тора.


10.02.2018
Юлларны кардан чистарту
10 нче февраль көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең М.Вахитов, Бакча-Сарай авылларында урам һәм аылларга керү юллары күп кар яуганнан соң чираттагы тапкыр махсус техника белән чистартылды.


08.02.2018
Юлларны кардан чистарту
08 нче февраль көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең М.Вахитов, Ташевка, Ватан, Бакча-Сарай авылларында урам һәм аылларга керү юллары күп кар яуганнан соң чираттагы тапкыр махсус техника белән чистартылды.


08.02.2018
«Булачак беренче сыйныф укучысы мәктәбе»
Матюшино урта мәктәбендә  «Булачак беренче сыйныф укучысы мәктәбе» эшли башлады. Дәресләр 12 нче  гыйнвардан  атнага 2 тапкыр үткәрелә һәм алар мәктәпкәчә яшьтәге баланың мәктәптә укуга  психологик әзерлеген формалаштыруга юнәлдерелгән.
Балалар белән сөйләм теле үстерү,  математика һәм әйләнә-тирә дөнья дәресләре үткәрелә. Балалар дәресләргә бик теләп йөриләр.


07.02.2018
Юлларны кардан чистарту
07 нче февраль көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең М.Вахитов, Ташевка, Ватан, Бакча-Сарай авылларында урам һәм аылларга керү юллары күп кар яуганнан соң чираттагы тапкыр махсус техника белән чистартылды.


06.02.2018
Юлларны кардан чистарту
06 нче февраль көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең М.Вахитов, Ташевка, Ватан, Бакча-Сарай авылларында урам һәм аылларга керү юллары күп кар яуганнан соң чираттагы тапкыр махсус техника белән чистартылды.


02.02.2018
Һәйкәлнең территориясен чистарту
1 февральдә, гражданлык-патриотик айлыгы кысаларында Матюшино урта мәктәбенең 3-11 сыйныф укучылары Матюшино авылында урнашкан Бөек Ватан сугышы 1941-1945 елларында Ватанны саклаучылар һәм сугыш кырларында һәлак булган  батырлар һәйкәленең территориясен кардан чистарттылар.
Балалар бик тату һәм тиз эшләде. Геройларны бер минутлык  тынлык белән искә  алдылар.  Шушы изге эшләре белән алар үз геройларына зур ихтирам белдерделәр.
Чын күңелдән актив катнашучыларга  рәхмәт белдерәбез.


30.01.2018
“Түгәрәк өстәл артында” чираттагы киңәшмәләр
30 январь көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Идиятуллин Марат киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә әзерлек мәсьәләләре РФ Президентын сайлау буенча.


30.01.2018
Гражданнарны кабул итү
30 нче январь көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Идиятуллин Марат авыл җирлегенең авылларыннан килгән яшәүчеләрне белешмәлекләр белән танышу, үзара салым, салымнар буенча бурычларны түләү,  субсидия һәм шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү чаралары сораулары буенча кабул итте.


26.01.2018
Юлларны кардан чистарту
26 нче январь көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең М.Вахитов, Ташевка, Ватан, Бакча-Сарай авылларында урам һәм аылларга керү юллары күп кар яуганнан соң чираттагы тапкыр махсус техника белән чистартылды.


25.01.2018
Вахитов балалар бакчасының тәрбиячесе Гумерова Рушания Рәшит кызы “Тәрбияче – 2018” бәйгесендә катнашты. Бу бәйге Югары Ослан районы “Салават купере” бакчасында үткәрелде. Бәйгедә төрле балалар бакчасыннан унбиш тәрбияче катнашты. Алар төрле сынуллар үттеләр. Беренче сынүда ачык шөгыль курсәттеләр, икенче сынаү – үзең белән таныштыру презентациясен күрсәттеләр.Безнең тәрбияче бар сынаүларны да үңышлы үтте.

24.01.2018
Юлларны кардан чистарту
24 нче январь көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең М.Вахитов, Ташевка, Ватан, Бакча-Сарай авылларында урам һәм аылларга керү юллары күп кар яуганнан соң чираттагы тапкыр махсус техника белән чистартылды.


23.01.2018
Гражданнарны кабул итү
23 нче январь көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Идиятуллин Марат авыл җирлегенең авылларыннан килгән яшәүчеләрне белешмәлекләр белән танышу, үзара салым, салымнар буенча бурычларны түләү,  субсидия һәм шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү чаралары сораулары буенча кабул итте.


20.01.2018
Экологик акция «Кошларны кыш көне ашатыйк!»
Кыш фасылы – канатлы дусларыбыз-кошлар өчен бик авыр айлар. Бигрәк тә кыш ае салкын һәм карлы булса, аларга  азык табуы кыенлаша. Вахит мәктәбе укучылары ел саен мәктәптә үткәрелгән “Кошларны кыш көне ашатыйк!” дип аталган экологик акциядә теләп катнаша. Класс сәгатьләрендә кошлар турында дәресләр, КВН һәм викториналар үтә. Кошларга 2-7 сыйныф укучылары  җимлекләр ясыйлар, аларга азык салып торалар. Бу акция үзебезнең канатлы дусларыбыз - кошларны саклау, аларны ярату, аларга кыш айларында булышу максаты белән үткәрелә.

19.01.2018
Юл йөрү кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә
18 гыйнвар көнне Матюшино урта мәктәбендә Югары Ослан районының ЮХИДИ бүлеге инспекторы Аксенова Надежда һәм  Яшел Үзәннең ДБУ “Юл хәрәкәте иминлеге» бүлеге башлыгы Зөлфия Шакирова белән очрашу узды. Алар укучылар белән юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә уздырдылар. Әңгәмәнең максаты- балаларның юл-транспорт травматизмы профилактикасы. Инспектор Надежда Аксенова укучыларга машиналар йөри торган җирдә үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен сөйләде.
Очрашу дәвамында балалар ЮХИДИ инспекторын зур игътибар белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Зөлфия Вазыйх кызы, мәктәп укытучыларына нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде һәм юл хәрәкәте иминлеге территориаль Идарәсеннән бүләкләр бирде, бу - юл тамгалары белән уеннар, шулай ук киемнән яктылыкны кире кайтаручы элементлар.
Очрашу ахырында кунаклар һәм педагоглар балаларга юлда игътибарлы булырга киңәш бирделәр.

18.01.2018
Юлларны кардан чистарту
18 нче январь көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең М.Вахитов, Ташевка, Ватан, Бакча-Сарай авылларында урам һәм аылларга керү юллары күп кар яуганнан соң чираттагы тапкыр махсус техника белән чистартылды.


16.01.2018
Гражданнарны кабул итү
16 нче январь көнне Вахитов авыл җирлегенең башлыгы Идиятуллин Марат авыл җирлегенең авылларыннан килгән яшәүчеләрне белешмәлекләр белән танышу, үзара салым, салымнар буенча бурычларны түләү,  субсидия һәм шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү чаралары сораулары буенча кабул итте.


16.01.2018
Урам утларын төзәтү
16 нче январь көнне Вахитов авыл җирлегендә Ватан авылларындагы урам утларын төзәтү үткәрделәр.


09.01.2018
Ташевка авылында су белән тәэмин итү системасында төзекләндерү эшләре
9 нчы январь көнне Ташевка авылының су алу җайланмасы вакытлыча сүндерелеп торды һәм ремонт эшләре үткәрелде.


03.01.2018
Дежур тору һәм карап чыгу
3нче гыйнварь көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең башлыгы  Идиятуллин Марат дежур торып юлларны, социаль-әһәмиятле объектларны карап чыкты һәм кешеләр белән әңгәмәләр үткәрде. Һәлакате теркәлгән һәм искәрмәләр булмаган иде.


02.01.2018
Дежур тору һәм карап чыгу
2нче гыйнварь көннәрендә Вахитов авыл җирлегенең башлыгы  Идиятуллин Марат дежур торып юлларны, социаль-әһәмиятле объектларны карап чыкты һәм кешеләр белән әңгәмәләр үткәрде. Һәлакате теркәлгән һәм искәрмәләр булмаган иде.


Соңгы яңарту: 2018 елның 28 декабре, 13:33

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International