Яңалыклар 2018

22.11.2018
Югары Ослан муниципаль районы Башлыгының Урынбасары  тәлабе буенча  2018 нче елның 12нче нояберендә Введенка Бистәсе җирлегендәге  Зөя елгасы  яры буйлап " Елга өстенә  чыгу тыела " кисәтү  аншлаглары куелды.   Шулай да ,  исәтүгә карамыйча , үзләренең гомерләрен куркыныч астына салып,  боз өстенә керүчеләрне административ җаваплылык көтә. Халыктан саклану чараларын онытмауларын  сорала.

19.11.2018
2018нче елның 18нче ноябрендә Введенка Бистәсе җирлегендә һәм Савино авылындагы  зират өсләрен тоту өчен халыктан  өчәр йөз сум самообложения акчалары  кертелү хакында  җирле референдум үткәрелде.Катнашучы һәм  тавыш бирүче халык саны 252 кеше булып , бу авыл халкының төгәл  62 % ын тәшкил итә .Бу  әһәмиятле  шөгельдә 210 кеше , яки халыкның  83%  " Риза " дип тавыш бирде. Шулай итеп , референдум уңышлы уздырылды дип танылды.

29.10.2018
Введенка Бистәсендә җир киштәрлеге хуҗалары законсыз посадкалар киселү хакында булган   мөрәҗәгате буенча Югарыослан служба участковых уполномоченных  полиции специалисты  килде.Ул авыл  җирлегенең Башлыгы Д.В.Морзов белән очрашты., очрклы ситуация турында белешмә алды.Законны бозу күренеше юклыгы ачыкланды.

29.10.2018
2018 нче елның  25 нче октяберендә Введенка Бистәсе администрация бинасында Введенка Бистәсе  авыл җирлеге Советының 60 нчы утырышы узды. Утырышта Югарыослан муниципаль районы Башлыгының  урынбасары Осянин Сергей Викторович катнашты.
Утырышта 4 сорау каралды:
-      Введенка Бистәсе авыл җирлеге Башкарма комитетының 2018 нче елда 9 айлык эш нәтиҗәсе һәм 2018 нче елның 4 нче кварталына  бурычлар;
-     Введенка  Бистәсе авыл җирлеге Советының " 2018 нче елның бюджетын раслау турында " үзгәрешләр кертү ;
-      Введенка Бистәсе авыл җирлеге  муниципаль службасы Положениясенә  үзгәртүләр кертү ;
-       Төрлесеннән.  " Төрлесеннән "- монда авыл халкының Введенка Бистәсендә   яңа барлыкка килгән урамнарда  юлларны рәтләргә кирәклеге хакында мөрәҗәгате тыңланды.

29.10.2018
Введенка Бистәсе авылы китапханәсендә 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен сәяси.репрессия корбаннарын искә алу көнен билгеләп "Кан белән язылган тарих" истәлекле    дәресе үткәрелде. 1991нче елда Рәсәй Федерация  Югары Советы 30 нчы октябрь көнен Сәяси репрессия корбаннарын искә алу" көне дип  билгеләде .    Бу көн-тарихыбызның аеруча кайгылы датасы. Китапханә мөдире укучыларга узган йөзеллыкның 30-40нчы елларда булган политик репрессияләр турында сөйләде, шулай ук бу куркыныч истәлекләр белән танышу,бу хәлләр турында уйлану өчен А.Солженицин, В. Шаламов . Султанбекова Б.Ф. Яхина Г.китапларын тәкъдим итте. Укучылар бу тема турында аеруча актив  катнаштылар, үзләренең фикерләрен әйтеп үттеләр.

04.09.2018
Тынычлык дәресе
Яңа 2018-2019 уку елының беренче көнендә Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе  укучыларның беренче дәресе - Тынычлык дәресе булды. 5-9 нчы сыйныф укучылары белән бергә бу дәресне 7нче сыйныф җитәкчесе һәм  татар теле укытучысы Фәридә Зарипова оештырды. 1  сентябрь – Белем көне генә түгел, Тынычлык бәйрәме дә. Сугыш каршында һәрвакыт иң гаепсезе, иң яклаусызлары – балалар.Укучылар 2004нче елның 1 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган терракта һәлак булучылар турында, Бөек Ватан сугышы елларында халкыбыз азатлыгы өчен көрәшүче батырлар турында сөйләштеләр. Тынычлык, бәхет төшенчәләренең мәгънәләрен ачыкладылар, тынычлык символы – ак кәгазь күгәрченгә үзләренең теләкләрен яздылар. Дәрес ахрында «Пусть всегда будет солнце!» дигән җыр җырладылар.
Һәрвакыт булсын кояш!
Һәрвакыт булсын Әни!
Һәрвакыт булсын һава!
Һәрвакыт булыйм мин!

04.09.2018
Яңа уку елы белән!
Яңа 2018-2019 уку елын Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар  тантаналы линейка белән башлап җибәрде. Белем көне хөрмәтенә бәйрәмне мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Валентина Тяганова оештырды. Бәйрәмдә укучыларның ата-аналары, район кунаклары һәм Введенка Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Морозов катнаашты. Быел беренче сыйныфка дүрт укучы укырга керде, аларга тантанада матур бүләкләр тапшырылды  һәм  изге теләкләр юлланды. Хәерле сәгатьтә!

28.08.2018
Бакча киштәрлеге хуҗалары мөрәҗәгать итүе буенча,  рөхсәтсез оештырырган  чүп-чарлар свалкасы хакында Введенка Бистәсе Башкарма комитеты членнары экологлар белән бергә күрсәтелгән урыннарны тикшерделәр.СНТ "Виктория "һәм СНТ "Сулица" киштәрлеге хуҗалары сөйләве буенча, бу күңелсез эшне  билгесез затлар башкарган икәнлеге ачыкланды. СНТ "Сулица "председателе булышлыгы белән  үп-чарның бер өлеше чистартылды һәм ул калган чүп-чарны да җыештырып бетерергә ышандырды.


28.08.2018
2018 нче елның 25нче августында Введенка Бистәсендә " Авыл көне "бәйгесе оештырылды.Бу күңелле бәйгене авыл халкы да ,кайтучы кунаклар да бик ярата.Казаннан да ,районнан да чакырылган артислар үзләренең чыгышлары белән авыл халкын бик сөендерделәр.Шуңа күрә, быелгы бәйге бигерәк шатлыклы узды.Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев чыгышы авыл халкы өчен күңелле сюрприз булды.Авыл җиренең Башлыгы Морозов Д. В .гадәттәгечә,  юбилярларны ,яңа тормыш корып җибәрүчеләрне, яңа туган нарасыйлар белән аларның әти-әниләрен ,авыл эшчеләрен котлады, аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды.Шулай ук, авыл старосталары,гел ярдәм йөзеннән төрле авыл эшләренә булышучылар да мактау хатларына лаек булдылар.Бәйге күңелле дискотека һәм искиткеч феерверклар белән тәмамланды.

фоторепортаж

28.08.2018
Введенка Бистәсендә яшәүче халык  "Чиста яр " оешмасында катнашты. .Елга буйлары  чүп-чардан  яхшылап  чистартылды. 5 капчык төрле чүп чар җыештырылды.
   

 

25.07.2018
Бүгенге көндә Иннополис-Введенка Бистәсе су үткәрү төзелешенең 1нче этабы башкарыла.Авыр өзлегүләр килеп чыгуны искәртү йөзеннән су үткәргеч узарга тиеш җирләр хакында киңәшергә Ростелеком , газ хезмәткәрләре һәм электросвязь специалистлары чакыртылды.

25.05.2018
Введенка Бистәсендә артислар өчен уңайлы.сәхнә җайлау эшләре бара.Тиздән " День села " бәйрәме. .Бу бәйрәм ачык һавада , иркендә уңайлы узсын өчен ,тамашачыларга һәм артисларга комфортлы сәхнә куярга булдылар. Өсте ябылган бу сәхнә шулай ук тамашачыларга кино , видиороликлар карарга да мөмкинлек бирәчәк.

25.07.2018
Авыл тирәсен тәртиптә тоту йөзеннән вакыт-вакыт артык үсеп киткән үсемлекләрне чабу эшләре бара. Бу эшләр трактор , я газонокосилкалар ярдәмендә башкарыла.

04.07.2018
1нче июль-безнең илебездә сугыш ветераннарының сугыш хәтирәләрен искә алу көне.Бу көн- Чечнә,Әфганистан.Приднестровия,Прибалтика,Абхазия,Нагорный Карабах,Баку,Фәргәнә,Таҗикстан сугышчыларының уртак бәйрәме .Югары Ослан ветераннары традиция буенча Введенка Бистәсенә интернационалист солдат һәйкәле янына җыелдылар.Бу көнне алар бергәләп сугыш хәтирәләрен искә алалар , бер-берсе белән аралашалар.

04.07.2018
Введенка Бистәсендә бөтен авыл кешеләре куллана торган "Серебрянка " чишмәсенең суы бик аз гына ага башлады. Спонсорлар һәм авыл кешеләре ярдәме белән чишмәне чистарту һәм төзәтү эшләре алып барыла.

28.05.2018
Православие бәйрәме " Троица" алдыннан Введенка Бистәсе авыл җирлегендә зират өсләрен җыештыру максаты белән субботник оештырылды .Бу изге эштә җирле яшәүчеләр һәм Введенка Бистәсенең төрле оешма эшчеләре катнашты.

27.06.2018
2018 нче елның 26 нчы июнендә Югары Ослан муниципаль районы Башлыгының Урынбасары Осянин Сергей Викторович катнашында приемга җирле халык кабул ителде.. Кабул итү нәтиҗәсендә җирле халык тарафыннан түбәндәге сораулар игълан ителде: чүп-чарны авыл җирлегеннән алып китү тәртибе һәм графигы , шулай ук аны утилизировать итү ; Иннополис шәһәреннән су белән центрально тәкъмин итү эшләрен яңарту һәм су үткәгечнең кайсы вакытларга җитештереләчәге турында булды. Приемда шулай ук Югары Ослан ГАУЗ ЦРБ Баш табибе Смирнов Алексей Олегович Введенка Бистәсе ФАПын ремонтлау хакында катнашты.

25.06.2018
2018нче елның 25нче июнендә Введенка Бистәсе авыл җирлегендә Югары Ослан районы муниципаль Башкарма комитетының урынбасары Тимиряев Виктор Сергеевич җитәкчелегендә исполком эшмәкәрләре булды.Алар Детский Санаторий поселогы территориясендә земельный контроль үткәрделәр .Объезд вакытында нарушенияләр булмавы ачыкланды.

14.05.2018
2018нче елның 9нчы маенда Введенка Бистәсе Мәдәният бинасында Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты оештырылды. Введенка Бистәсе мәктәбе укучылыры һәм укытучылары кунаклар өчен ,шулай ук авыл халкы өчен матур чыгыш ясадылар.

14.05.2018
Введенка Бистәсендә Бөек Ватан сугышының 73нче еллыгы уңаеннан Җиңү көне бәйрәме көненә " Тыл хезмәткәрләренә рәхмәтле оныклардан" исемле хәтер тактасы урнаштырылды . шулай ук Үзәк урамда аншлагларда фронтовикларның фоторәсемнәре ,аларның башкарган мактаулы хезмәтләре турында белешмәләр бирелде.

14.05.2018
Введенка Бистәсе укучылары авыл Башлыгы Морозов Дмитрий Владимровичка агачны яндырып рәсемнәр төшерү җайланмасы бүләк иткән өчен зур рәхмәтләрен белдерде.Соңгы вакытта укучылар буш вакытларын бик кызыклы шөгель белән үткәрәләр.

14.05.2018
Авыл җирлеге эшчеләре 27 нче майда булачак Троица бәйрәменә зират тирәләрен тәртипкә салалар: иске үлләнәрдән чистарталар, чүп-чарны җыештыралар.

14.05.2018
Авыл җирлегенең Баш җитәкчесе Морозов Дмитрий Владимирович тыл хезмәткәрләрен һәммәсен дә Бөек Ватан сугышының 73 нче еллыгы уңаеннан Җиңү көне көне белән котлады.Ветераннарга исәнлек -саулык .озын гөмер теләде .Җиңү бәйрәменә килә алмаган кешеләрне өйләренә барып котлады һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

10.05.2018
Миллионлап кешене ут ялкынына чорнап алган котычкыч сугыш бик күп кайгылар калдырды .Бөек Ватан сугышында катнашкан, җиңү яулаган кешеләрне беркем дә онытырга тиеш түгел. Кайгылы югалтулар, һәм бөек җиңү шатлыгы бүгенге көндәге кебек мәңге яшәргә тиеш. Бәйрәмгә мәктәп бинасыннан парк скверенә кадәр авыл буйлап " Мәңгелек полк" узды, аннан соң тантаналы Митинг башланды. Тантаналы чарага Югары Осланна, Иннополис шәһәреннән, тирә-як авыллардан бик күп кунаклар катнашты. Авыл җиренең Баш җитәкчесе Морозов Д.В. һәммәсен бөек бәйрәм белән котлады.еллар тыныч булуын теләде , оныкларыбызның да
сугышта җиңеп кайткан солдатларыбызны онытырга хакы юклыгын әйтеп узды. Соңыннан Югары Ослан хастаханәсенең баш табибы Смирнов А.О бәйрәм белән.котлап узды.
Рәсәй Федерация оборона Министрлыгының Центральный научно-исследовский институты 27нче филиалы башлыгы полковник Рыхлов В.О. котлады. Бу көнне шулай ук " Авыл хезмәткәрләренә Һәм сугыш еллары балаларына рәхмәтле оныклардан "исемле һәйкәл куелды. Һәйкәл авыл меценаты һәм рәхмәтле авыл кешеләре хакына куелды.Соңыннан авыл мәдәнияты бинасында концерт оештырылды. Ветераннарга һәммәсенә төрле ризыклардан торган наборлар бүләк иттеләр.

10.05.2018
9нчы май бәйрәме алдыннан Введенка Бистәсе укучылары укытучылар белән бергәләп Бөек Ватан сугышы ветераннарына куелган һәйкәл янына чәчәкләр утырттылар.

08.05.2018
Введенка Бистәсендә яшәүчеләр ,шулай ук укучы балалар" Агач утырту көне " дип аталган акциядә катнаштылар. Авылның мәдәният йорты бинасы янында, спорт мәйданында 40 төп чыршы агачы утыртылды.

08.05.2018
2018нче елның 7нче маенда авыл җирлеге серкәтибе Алсуфьева Е.Ю.беренче хәрби исәпкә алу, броняга алу , запастагы вазыйфаи затларын Татарстан Республикасының җирле үзидәрә органнарына җыю хакында җыелышта катнашты.Бу җаваплы әмәл Кайбыч муниципаль районының администрация бинасында үткәрелде.

03.05.2018
Введенка Бистәсендә 1941-1945 нче елларда узган Боек Ватан сугышында һәлак булучыларга куелган һәйкәл янында вертолет урнаштырылган .Кызганычка каршы кайбер намуссыз ,әлегә билгесез кешеләр вертолетның тәрәзәсен ватканнар .Авыл җирлегенең Баш җитәкчесе Морозов Д.В.үз куллары белән җитексезлекне төзәтте,тәрәзәләргә яңа пыялалар җитештерде.

03.05.2018
Һәр көнне урамнар чүп-чардан чистартыла. Территорияләне рәтләү,тәртипкә китерү хакында йөкләнгән икеайлык рамкасы нигезендә эшчеләр үзәк юлларны , поселоклар арасындагы юлларны чүп-чардан арындыралар,чистарталар.

03.05.2018
Бөек Ватан Сугышында Җиңү бәйрәменең 73нче еллыгына әзерләнүләр бара :памятник янын чүп-чардан чистарту . агач төпләрен йомшарту ,кирәк урыннарны матурлап буяу эшләре башкарыла.

03.05.2018
Введенка Бистәсе авыл җирлегендә территорияне яңарту-чистарту эшләре бер өзлексез алып барыла- юл буе тезелеп урнаштырылган баганалар матурлап агартылды.

03.05.2018
2018нче елның 25нче апрелендә Татарстан Республикасы Югары Ослан районы Башлыгы Зиатдинов Марат Гәлимҗан улы катнашында Введенка Бистәсе авыл җирлеге Советының чираттагы утырышы узды. Депутатларга 2018нче елның 1нче кварталында бюджетнең үтәлү отчетын бирү бурычы йөкләнгән иде.Керем өлкәсе буенча еллык бюджет 2017нче елның 1нче апреленә 939.9мең сум,ягъни 6,9% булып , еллык расход 3812,2мең сум,ягъни 20,6% ка чыгуы ачыкланды.. Керем налоглары проценты бик түбән булуы , халык белән налоглар җыю хакында аңлатулар алып барырга кирәклеге мөһим булуы күрсәтелде.

16.04.2018
Введенка Бистәсендә су белән тәъмин итү эшендә булган аварияне төзәтү эшенә 8 сәгать вакыт кирәк булды. Су бирү авылның берничә урамында өзелгән иде.Эшчеләр проблеманы табып төзәттеләр.Шулай ук аларга сварка эшләре дә кулланырга туры килде, чөнки водонапорный манарада пробоина барлыкка килүе ачыкланды.

16.04.2018
Халыкның үз җир киштәрләгенә җитешү авырлыгына күп тапкырлар зарлану мөрәҗәгатен канәгатьләндерү йөзеннән Иннополис шәһәреннән Детский Санаторий поселогына аннан Петропавловская Слобода поселогына кадәр булган юллар чистартылды.

11.04.2018
Введенка Бистәсе авыл җирлегенең Башлыгы Морозов Д.В.авыл тирәләрендәге юлларның төзеклеген, проблемный участокларын тикшерү йөзеннән объезд ясап чыкты.Объезд нәтиҗәсендә юлларның күп өлеше язгы ташу вакытлары өчен узып булмаслык хәлдә ,аларны грунтовать итәргә ,таш җәяргә кирәклеген һәм бу эшләрне бюджет исәбенә халыктан кергән бюджет акчалары исәбенә җиңеп булачагын ачыклады.

11.04.2018
Елга буйларында "Боз өстенә керергә ярамый " дигән кисәту билгеләре урнаштырылган.Халык боз калынлыгы кимү,боз астына китү куркынычлыгы турында турында кисәтелгән.

11.04.2018
2018нче елның 6 нчы апрелендә Введенка Бистәсенең Башкарма комитетында Татарстан президенты " Об инвентаризации земель"поручениясенең үтәләшен күздә тоту буенча тикшерүләр узды.Тикшерүләр составына Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Беренче Заместителе Тимиряев В.С. , районның. БТИ җитәкчесе Назмутдинова Р.Г.катнашты.

11.04.2018
Авылның Мәдәният Йортында түшәмнән су агу очрагы килеп чыкты.Бу очракны бетерүгә түшәмне күбекләндерү ысулы кулланылды.

06.04.2018
Көнсаен чүп-чар җыештыру өчен беркетелгән мәйданчыкларны чистарту , контейнерларны бушату эшләре алып барыла.

06.04.2018
Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының Введенка Бистәсенә беркетелгән авыл җирлегендә территорияне чүп-чардан чистарту эшләре икеайлык рамкасында алып барыла :бу эшләр һәммәсе дә авыл җирлегенең санитар-экологик күрсәткечен күтәрү бурычына багышланган.

06.04.2018
Введенка Бистәсендә бөек рус халкының " Пасха " бәйрәменә әзерлек эшләре бара : һәйкәл территориясе , шулай ук чиркәү матурлап җыештырылды .

23.03.2018
Введенка Бистәсе китапханәсендә авыл җиренең фельдшеры Игнатьева С.В." Сак булыгыз -туберкулез " исемле очрашу уздырды.Очрашу " Бөтендөньяда туберкулез белән көрәшү" көненә багышланган иде. Очрашуда катнашучылар "үпкә туберкулезы" авыруы турында файдалы белешмәләр тыңладылар, авырудан ничек саклану , авыру белән ничек көрәшү ысулларын өйрәнделәр. " Нәрсә соң ул туберкулез " .һәм "Прививкаларның әһәмияте "темасына басым бирелде. Шулай ук туберкулез-бик куркыныч , йогышлы авыру ,аны туберкулез таякчыклары китереп чыгаруын һәм ул йогышлы таякчыкларның организмда бик тиз үрчиләр икәнлеген аңладылар. Китапханәче дә катнашучыларны сәламәтлекне сакларга ,ваемсыз булмаска өндәде.

23.03.2018
Авыл җирлеге Башы Морозов Д.В.республика күләмендә уздылылган "Әйдәсайлауларга" масштап фотоконкурсында катнашты.Бирелгән акция Россия президентынсайлау көнне үтте, шуҗа күрә берләштерүче хэштег " әйдәсайлауларга диелгән.

23.03.2018
Территорияләрне кардан чистарту эшләре дәвам итә.Кыен эшкәртмәле урыннарны куллар белән генә чистарырга туры килә. Көрт өемәрен эшчеләр көче белән чистарту оештырылган.

22.03.2018
Введенка Бистәсе авыл җирлегендә яшәүче кешеләр 2018 нче елда үткәреләсе диспансеризациядә катнаштылар. 21 яшеннән олы булган төрле кешеләр өчен: пенсионерлар һәм студентлар, эшләүче , шулай ук эшләми торганнар өчен дә үткәрелде. Нинди табипләр , анализлар каралуын РФ. Министерство Здравохранениясе карамагында .Диспансеризация үтүе бөтен кеше өчен тиешле эш булмаса да, табиплар аны үтәргә киңәш итәләр.

22.03.2018
2018нче елның 20нче мартында авыл җирлеге Башлыгы Морозов Д.В.тарафыннан 5 кеше кабул ителде.Прием барышында гражданнарга җир киштәрлекләрен урнаштыру эшләрен килешү хакында , адреслар булдыру тәртибенең Постановлениесен алу кирәклеге турында белешмәләр, консультатив киңәшләр бирелде.

22.03.2018
2018нче елның 18нче мартында Введенка Бистәсе авыл җирлеге гражданнары Россия Федерациясенең Президентын сайлауда катнашты. Сайлауда 88.17% кеше тавыш бирде. Күпчелек тавыш (332кеше) хәзерге көндә ил Башлыгы Путин Владимир Владимировичка бирелде. Тавышлар саны буенча икенче урынга Грудинин П.Н һәм өченче урынга Жириновский В.В .лаеклы булды.

22.03.2018
Һава торышының гел үзгәреп торуы , туктаусыз явым-төшем күбәю аркасында Введенка Бистәсендә юлларны чистарту ,тәртипкә китерү эшләре вакытында алып барыла.Техника иртәдән кичкә кадәр эштән туктамый. Авыл җирлеге халкыннан заездларны, өйләргә керү юлларын да кар көртләреннән чистартуны сорап бик күп кенә үтенечләр куела. Трактор авыл җирлегендә бер генә булу сәбәпле, үтенечләр чират тәртибендә канәгатьләндерелә .

22.02.2018
2018 нче елның 21нче февралендә Введенка Бистәсенең Башкарма комитетында 2018 нче елда Сайлауларны оештыру , уздыру хакында киңәшмә үткәрелде.Киңәшмәдә Участок сайлау комиссия членнары , авыл җирлегенең Башы ,Башкарма комитетының серкәтибе , мәктәп һәм клуб хезмәткәрләре катнашты .Бирелгән территориядә теркәлмәгән гражданнарга сайлауда катнашырга гариза бирү сроклары тәртибе турында карар кабул ителде.

22.02.2018
2018 нче елның 20нче февралендә Введенка Бистәсе җирлегенең Башы Морозов Д. В.җирле халыкны кабул итте.Сораулар белән Введенка Бистәсенең Лесная урамы 7нче йортта яшәүчеләр көтелгән план сроклары буенча аварийный яшәү шартларын кыскарту хакында кызыксынды. Шулай ук йортларны газ белән тәэмин итү ,адреслар беркетү ,участокларның границаларын билгеләү , дөресләп беркетү хакында сораулар ачыкланды. Сораулар белән барысы 6 кеше кабул ителде.

12.02.2018
2018нче елның 30 нчы гыйнварында Введенка Бистәсе Башкарма комитетына төрле сораулар белән авыл җирлеге Башына халык мөрәҗәгать итте. Күп сораулар арасында җир киштәлегенең границаларын раслау , объектларга адреслар беркетү, шулай ук чүп-чарны чыгару өчен түләүләрне гаилә санын раслап домовой книгадан алынган белешмәләр аркылы булдыру турында булган сорауларга авыл җирлегенең Башы тарафыннан ачык һәм эчтәлекле концультацияләр, аңлатмалар бирелде.

21.01.2018
Һәр елны кыш җитү белән Введенка Бистәсе спорт мәйданында яхшы каток җитештерелә .Балалар рәхәтләнеп тимераякта йөриләр , төрле спорт уеннарында катнашалар. Катокны атна саен авыл җирлеге эшчеләре кардан чистарта , тәртиптә тота.

19.01.2018
19 нчы гыйнвар көнне Введенка Бистәсендә Макарьевский монастырь каршысында Зөя елгасында зур православный бәйрәм " Крещение Господне "уздырылды .Елга өстендә коеныр өчен уңайлы купель , халыкка киенергә һәм чишенергә җылы урын,кайнар чәй , кайнар ,тәмле ботка тәкъдим ителде . Елга буенда көне буе Башкарма комитет вәкилләре , фельдшер ,МЧС кизү торды.Авыл җирлегенең Башы Морозов Д.В.бәйрәмдә катнашучылар очраклы рәвештә бәла-хазага дучар булмасыннар өчен аеруча кайгартучанлык күрсәтте.Һәрбер мероприятияне үзе башлап алып барды.

14.01.2018
Введенка Бистәсенең Башы Морозов Д. М..Введенка авылында , Савино авылында яшәүче күп балалы гаиләләрне Яңа ел белән котлады.,шулай ук Район Башлыгы тарафыннан әйтелгән җылы сүзләрне тапшырды ,нарасыйларны искиткеч тәмле бүләкләр белән сөендерде.

Соңгы яңарту: 2018 елның 18 декабре, 14:46

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International