Яңалыклар 2018

17.05.2018
Канаш авылының Яшел урамында янган урам утларын алыштыру эшләре башкарылды. Алар “Авылда урам яктырту” программасы буенча куелган иде. Әлеге эшне ООО “Татэнерго” оешмасы башкарды.


07.05.2018
Федераль юл кырыйларында чираттагы чүп-чарны җыю эшләре башкарылды. Барлыгы 50 капчык чүп җыелды, ә анда күпчелеге пластик шешәләр.

07.05.2018
Авыл җирлеге тирәсенең әйләнә-тирәне җыештыруның икеайлык кысаларында авыл җирлеге, авыл клубы һәм китапханәсе хезмәткәрләре беркетелгән тирәләрне һәм үзәк мәйданны иске яфраклардан, чүп үләннәреннән чистарттылар.

07.05.2018
Авыл җирлеге тирәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл бар. Ел саен Җиңү бәйрәме алдыннан аны төзекләндерү эшләре башкарыла, әйләнә-тирәсе чистартыла.

16.04.2018
Канаш авыл җирлегендә үзсалым буенча кертелгән программа икенче ел эшли. Быел җыелган акчаларны, былтыргы кебек үк, авыл халкы юлларны төзекләндерү эшләренә тотарга хәл иттеләр. Бүгенге көнгә үзсалымның лпнлаштырылган суммадан  93% җыелган.

 

13.04.2018
Әйләнә-тирәне төзекләндерү буенча икеайлык  кысаларында Канаш авыл җирлеге хезмәткәрләре федераль юл кырыйларын чүптән арындырдылар

06.04.2018
Хөрмәтле яшәүчеләр!
2018нче елның 1нче апреленнәнТатарстан Республикасы  Югары  Ослан муниципаль районы Канаш авыл җирлегендә тирә - якны төзекләндерү һәм санитар-экологик чисталык булдыру буенча икеайлык башланды.
Канаш авыл җирлеге тирәсендә яшәүчеләргә үзләренең тирә-якларында санитар чистарту эшләрен башкарырга тәкъдим итәбез.

 

27.02.2018
2018нче елның 26нчы февралендә Канаш авыл җирлегендә гражданнар җыены булды. Җыен барышында авыл җирлеге Башлыгы Вальков Николай 2017 нче елда  башкарылган эшләр  һәм 2018 нче елда авыл җирлегенең үсеш планнары турында халык алдында чыгыш ясады. Полиция бүлемтеге вәкиле Василий Федоров үзе башкарган эшләре турын сөйләп узды.  Җыен эшендә Югары Ослан районы Башлыгы Марат Зиатдинов  һәм район оешмалары җитәкчеләре  катнашты.

15.02.2018
2018нче елның 14нче февралендә Степанова Валентина Канаш авыл җирлегендә хәрби исәптә торучылар карточкаларын хәрби комиссариат белән  чагыштырды.

 

26.01.2018
Хөрмәтле авыл халкы!
2018нче елның 26нче февралендә 15.00сәгатьтә авыл клубында Канаш авыл җирлеге җыены була. Анда Югары Ослан районы Башлыгы Зиатдинов М.Г. һәм төрле оешма җитәкчеләре катнашачак. Көн тәртибендә: Канаш авыл җирлеге Башлыгының 2017нче елда башкарылган эшләргә нәтиҗәсе һәм 2018нче елга үсеш планы. Актив катнашуыгызны телибез!

 

23.01.2018
21нче гыйнвар көнне Канаш авылына эзләнү отрядлары килде: Казан шәһәренең 6нчы номерлы гимназиясеннән һәм Югары Осланнның Р.С.Троицкая җитәкчелегендәге эзләнү отрядлары. “Җиңү маршы” исемле чара Ленинград блокадасының 75 еллыгына багышланган.  Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга куелган һәйкәл янында аларны канаш балалары һәм Олы Мәми урта мәктәбе укытучылары каршы алды. Соңыннан кунаклары этнографик музейга чакырдылар. Анда музейн оештыручы Набаткина С.П. эчләлекле экскурсия уздырды.

 

18.01.2018
"Волжская новь" район гәзитенең 2018 нче елның беренче яртыеллыгына язылу буенча уздырылган бәйге нәтиҗәләре буенча авыл җирлегенең иң өлкән кешесе Налимова Ольга Михайловна җиңүчеләр исемлегендә. Аңа фужерлар бүләк иттеләр. Өлкән яшьтә булуга карамастан, Ольга Михайловна гәзитнең даими укучысы һәм язылучысы. Котлыйбыз!
 

16.01.2018
2018нче елны Канаш авыл җирлеге бәйрәм алды ыгы-зыгысы, вакыйгасыз карша алды. Үзәк мәданда чыршы бизәлгән, авыл халкы, үз мөмкинлекләреннән чыгып, өй яннарын бизәгәннәр иде, урамнарда кардан сыннар ясаганнар. Юллар үз вакытында кардан чистартыла.

Соңгы яңарту: 2019 елның 30 гыйнвары, 08:12

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International