Яңалыклар 2018

02.03.2018
Безнең мәктәптә телләр айлыгы кысаларында шигырьләр конкурсы узды. Анда укытучылар да, укучылар да катнашты. Алар татар, рус, алман телләрендә укыдылар. Иң актив булып 2-3 нче сыйныфлар чыгыш ясады. 1 нче сыйныф укучысы Куприянов Вадим да үзенең яраткан шигырен укыды. Өлкән сыйныф укучылары үзләрен борчыган темага сайлаганнар иде. Закиров Адел М.Җәлилнең 12  яшендә язган шигырен сөйләде. 8-9 нчы сыйныф кызларының шигырьләре мәгънәлелекләре белән аерылып торалар. Тиздән нәтиҗәләре билгеле булачак.

 

02.03.2018
27 нче февральдә безнең мәктәптә икътисади – белемлелек онлайн- дәресен карадылар. Укучылар бик күп мәгълүмат алып, үзләренең белем дәрәҗәләрен күтәрделәр.Бу белемнәр аларның үзләренең шәхси  икътисадын, иминлекләрен тәэмин итәргә булышыр дип ышанып калабыз. Мондый дәресләр тиздән 1-5 нче сыйныфлар өчен дә үткәреләчәк.

27.02.2018
Дүшәмбе көнне безнең мәктәптә чираттагы линейка узды. Аны кизү торган сыйныф үзенең отчетыннан башлап җибәрде. Анда  тәртип белән беррәттән, өлгереш тә тикшерелде. Куприянова А.Н. бу атнада узачак чаралар белән таныштырды, чараларда актив катнашырга чакырды. Ул булачак "Без бергә” конкурсына һәм 8 март бәйрәмнәренә багышланган концертка игътибарны юнәлтте. Аннан соң чаңгы ярышларында җиңгән укучыларны котлау булды. МетаМәктәп интернет- конкурсында катнашкан укучыларга да Дипломнар тапшырылды.

26.02.2018
Мәктәптә туган телләр атналыгы тәмамланып килә. Балалар конкурска гәҗитләр әзерләделәр. Алар бик эчтәлекле килеп чыкты. Кайбер гәҗитләрдә ребуслар, табышмаклар, шарадалар урын алды. Башкалвры татар теленә дә багышланган иде. Ә 5 нче сыйныфның гәҗите барысыннан да аерылып тора.Башлангыч сыйныф укучылары үзләренең рәсемнәре белән фойены бизәделәр.

25.02.2018
24 нче февральдә безнең мәктәптә хәрби- патриотик “Зарница»  уены узды. Анда 2 команда катнашты. “Форсаж”командасының капитаны Мухаметчин Самат, ә “Спецназ» командасының  Борисов Денис булды. Ярыш спортзалда башланып китте, алар девизларын әтеп, команданың җырын җырладылар. Аннан соң командалар төрле этаплар буенча китте. Аларның нәтиҗәләре язылып, баллары саналды. Командалар ГТО нормаларын да үтәделәр. “Спецназ» командасы беренчеләрдән флагны тапты, һәм җиңү яулады. Уен дусларча кул бирешү белән тәмамланды.

24.02.2018
Безнең мәктәптә  башлагыч сыйныфлар арасында “Күңелле старт” узды. Спортзалда 2 команда ярышты. Капитаннар итеп, өлкән сыйныф укучылары сайланды. Оештыручылар бик күп конкурслар уздырдылар. Конкурслар нәтиҗәсе буенча, 2 команда да бертөсле баллар җыйдылар.


22.02.2018
19 нчы февральдә Октябрьский мәктәбендә Сталинград сугышына багышлаган “Брейн- ринг” марафонының зона ара этабы булды. Безнең мәктәптән дә “Уран” командасы катнашты. Кызганычка каршы, җиңү яулый алмадылар. Кызларга бу уен бик ошады, чөнки яңа кешеләр белән дә таныштылар, күп мәгълүматлар алдылар.

22.02.2018
22 февральдә Печище мәктәбендә 5-6 сыйныфлар арасында чаңгы ярышлары узды. Ярышларда 14 мәктәп катнашты. Безнең мәктәптән Куприянова Лиза, Алякова Эмма һәм Закиров Адел чыгыш ясады. Кызларга призерлар рәтенә керә алмады. Ә Закиров Адел бик уңышы чыгыш ясады,2 урынга чыкты. Без Аделне чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез!

20.02.2018
16 нчы февральдә Иннополиста “Хорлар сугышы” исемендәге патриотик конкурс узды. Кызганычка каршы, безнең мәктәп катнаша алмады. Конкурска “Элеккеге вакытларның геройларына” дигән җыр әзерләнгән иде. Ләкин укучылар авыл җирлегендәге Мәдәният йортында чыгыш ясадылар һәм аларның чыгышлары тасмага язылды.


20.02.2018
Печище мәктәбендә гражданлык – патриотик тәрбия айлыгы кысаларында “Игелеклелек бүләк итәм” дигән акция узды. Анда 4 нче сыйныф укучылары катнашты. Алар үзләренең  сыйныф җитәкчесе кул астында төсле кәгазьләрдән бүләкләр ясадылар. Аннары үзләренең теләкләрен теләп укытучыларга тапшырдылар. Укытучыларга аларның матур, җылы сүзләрен ишетү рәхәт булды.


20.02.2018
Печище авыл җирлегендә Май чабу бәйрәме узды. Май чабу- халыкның иң борынгы бәйрәме. Бу кышны озатып, язны каршылау бәйрәме. Быел ул 18 нче февральгә туры килде.Иртәдән үк Мәдәният йорты каршында күңелле музыка яңгырады. Бәйрәмне Анна Елисейчева һәм “Калинушка” төркеме алып барды. Күңелле музыка астында төрле уеннар уйналды, ярышлар уздырылды. Бәйрәм вакытында кунаклар да, балалар да тәмле, кайнар коймаклар белән сыйландылар.Бәйрәмнең кульминацион ноктасы булып, карачкыны яндыру иде. Май чабу- язны кашылау символы. Бәйрәм бик күңелле үтте.


16.02.2018
15 нче февральдә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең  туган көненә 112 ел булды. Печище мәктәбендә аңа багышланган шигъри минутлар узды. Ул әлбәттә, туган тел дәресләрендә үткәрелде. Кайбер балалар яттан, кайсыберләре сәнгатьле укыды. Муса Җәлил шигырьләре көне буе яңгырады.Укучылар Герой- шагыйрьнең шигырьләрен яраталар һәм аның турында беләләр.

15.02.2018
14 нче февральдә макыл мәктәбендә  “Үзеңнең тамырларыңы онытмый яшәү” дигән темага  эзләнү- тикшеренү эшләренең муниципаль этабы узды. Анда безнең мәктәптән дә укучылар катнашты. “Беренче адымнар” номинациясендә 4 нче сыйныф укучысы Әхмәтҗанова Камилә (җитәкчесе Синичкина А.Д.) “Минем нәсел шәҗәрәм”дигән эшендә үзенең туганнары турында сөйләп, шәҗәрә агачын ясады. 8 нче сыйныф укучысы Васильева Вероника (җитәкчесе Фокеева Е.С.) “Нәселләр җебе” секциясендә Нагайцевларның династиясе белән таныштырды. Ә аның сыйныфташы Абдуллина Сөмбел ( җитәкчесе Зиннатуллина Г.Г.)  “Якташлар” номинаөиясендә “Укытучы- шагыйрә”дигән эш тәкъдим итте, ул татар теле укытучысы шигырьләр язарга яратучы Сабирова Д.Ш. сөйләде. Балалар бик тырышып эшләделәр, хәзер нәтиҗәләрен генә көтәргә калды.

15.02.2018
Муса Җәлил туган көне алдыннан Печище мәктәбендә китаплар күргәзмәсе оештырылды. Монда аның шигырь җыентыклары гына түгел, аның турында язылган китаплар да бар. Балалар кызыксынып, тәнәфес вакытларында китапларын карыйлар, шигырьләрен укыйлар. Кайбер укучылар үзләренең кызыксындырган сорауларын укытучылары Зиннатуллина Г.Г. бирә алдылар. Ул аның тормышыннан кызык фактлар сөйләде.

15.02.2018
14 нче февральдә Печище авыл җирлегендә авыл халкы җыены булды. Аның эшендә район башлыгы Зиатдинов М.Г. та катнашты. Укытучылар бу җыенда барысы да катнашты. Докладтан соң, авылдагы тормышны яхшырту турындагы  сорауларга җаваплар алдылар.

15.02.2018
14 нче февральдә гашыйклар көнендә,безнең мәктәптә “Сәлам, Денис!” дигән түгәрәк өстәл булды. Алып баручыга кунакка 5-9 нчы сыйныф укучылары килде. Чарада сүз әкият геройларының мәхәббәт хисләре, анда туган проблемаларны чишү иде. 5 нче сыйныф укучылары “Суык бабай”әкиятеннән Марфуша, 6 нчы сыйныфлар Грей белән Ассоль “Ал паруслар”, 7 нче сыйныфлар “Бай кызы- крестьян кызы”, 8 нче сыйныфлар Айвенго, 9 нчы сыйныфлар Анна Каренинаның проблемаларын чишәргә булыштылар. Дөрестән дә, бу чара нәкъ Андрей Малахов тапшыруына охшаган иде. Балалар бәхәсләштеләр, үзләренең фикерләрен әйттеләр. Чара балаларны тормыш турында  уйланырга мәҗъбүр итте.

14.02.2018
Печищемәктәбе укучылары бик теләп технология дәресләренә йөриләр. Бу дәресләр олы тормышка әзерләүче дәресләр. 5 нче сыйныф укучылары дәресләрдә ашарга пешерергә өйрәнәләр.Сишәмбе көнне алар гамбургерлар ясарга өйрәнделәр. Бик тәмле килеп чыкты. Хәзер 5 нче сыйныф укучылары өйләрендә дә  үзләренең туганнарын шатландыра алачак.

14.02.2018
Ватанны саклаучылар көне якынлашып килә. Башлангыч сыйныф укучылары моңа инде әзерләнә башладылар. 2-3 нче сыйныф укучылары үзләренең әтиләре өчен открыткалар ясадылар. Открыткалар бик матур килеп чыкты. Анда алар үзләренең теләкләрен яздылар. Әтиләргә мондый бүләкләрне алу рәхәт булыр дип ышанабыз.


14.02.2018
13 нче февральдә имтиханнарга әзерләнү кысаларында математикадан сынап карау имтиханнары узды.Биремнәрне 8 укучының 7 се башкарды.Эшләрне тикшергәннән соң, нәтиҗәләр ясалачак. Имтихан вакытында язылып барылды. Теләсәләр, ата- аналар да аларның эшләре белән таныша алалар.

13.02.2018
Печище мәктәбендә туган телләр айлыгы дәвам итә. Аның кысаларында китапханәче Корнева Н.Г. “Әдәби почмак” дигән китаплар күргәзмәсе оештырды. Аңа 4 нче сыйныф укучылары булышты. Китап күргәзмәсе фойеда урнашкан. Тәнәфес вакытында балалар китапларны укый алалар. Китаплар алыштырылып торачак.


13.02.2018
12 нче февральдә Печище мәктәбендә мәктәпкүләм линейка узды. Ул гадәттәгечә кизү торган сыйныф отчетыннан башланып китте. 4 нче сыйныф укучылары бер генә дә кисәтүне читтә калдырмадылар. Моннан тыш алар Май табу бәйрәменең башланып китүе белән котладылар. Аннары Облизина Валерия өлгереш турында сөйләде. Линейка ахырында тел белгечләре барган конкурсларга  кайчан йомгак ясаласын әйттеләр.


13.02.2018
Печище мәктәбенең 2-3 нче сыйныфларында ана теле дәресе үтте, аны укучылар өчен татар теле укытучысы Зиннатуллина Г.Г. уздырды. Дәрестә сүз витаминнар турында барды. Укучылар җиләк- җимешләрнең татарча атамалары белән танышып кына калмадылар, аларның үзенчәлекләрен дә әйтергә өйрәнделәр. Гүзәл Габделхәевна җиләк- җимешләрнең туган илләрен, аларның нинди витаминнарга бай икәнен әйтте. Балалар рәсемнәр буенча җөмләләр төзеделәр. Соңыннан кроссворд чиштеләр. Дәрес бик кызыклы үтте.


13.02.2018
Дүшәмбе көнне Печище мәктәбендә укытучылар  узган атнага нәтиҗә ясадылар Мәктәп директоры Хафизов А.Ф. традицион сораулардан башлады. Аннары ул килгән хатлар белән таныштырды, булачак конкурсларга әзерлекне сорады.Зур игътибарны салым салуга юнәлтте, һәм тиз арада ябуны үтенде. Соңыннан кизү укытучыга киңәшләрен бирде.

12.02.2018
Соңгы вакытта бик күп кар яуды. Печище мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларга куелган һәйкәл янын чистарттылар. Алар киң  итеп юл ачтылар, һәйкәл янын себерделәр. Бу чара гражданлык- патриотик тәрбия айлыгы кысаларында узды. Һәрбер бала һәйкәлләрне тәртиптә, чисталыкта тотарга кирәклеген аңлый.

12.02.2018
Печище мәктәбенең укучылары һәм укытучылары “Рәсәйдә чаңгы ярышы” дигән акциягә кушылып чаңгы ярышына чыктылар. Аның кысаларында берничә йөгереш булды. Беренчеләрдән булып башлангыч сыйныфлар, соңыннан- өлкәннәр узышты. Беренчеләрдән булып Әхмәтҗанова Камилә, Закиров Адел, Гиниятулова Гүзәл һәм Борисов Денис килделәр. Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф һәм уңай эмоциялщр генә алдылар.

12.02.2018
Инде чыгарылыш имтиханнары да якынлашып килә.Барлык мәктәпләрдә дә имтиханнарга әзерләнү бара. Көн саен төрле предметлардан консультацияләр уздырыла. Җөмга көнне рус теленнән телдән әңгәмәгә әзерлек башланды. Аны Куприянова А.Н. әзерләде. Балалар текстны сәнгатьле укыдылар, сөйләп карадылар, сорауларга җавап бирделәр.


12.02.2018
9 нчы февральдә, җомга көнне, Печище мәктәбендә ата- аналар җыелышы булып узды. Анда 2 чиреккә нәтиҗә ясалды Куприянова А.Н. өлгерешнең нәтиҗәсенә калдырылган дәресләр комачаулый дип әйтте. Икенче проблема- өй эшләрен эшләмәү. Бүгенге көндә мәктәп буенча өлгереш 42%. Оештыручы Синичкина А.Д. Интернет куркынычсызлыгы турында сөйләде. Куприянова А.Н. “Гаилә һәм мәктәп- бала тәрбияләүдә партнерлар” дигән темага доклад укыды. Җыелышка йомгакны мәктәп директоры Хафизов А.Ф. ясады. Соңыннан ата- аналар үзләренең сыйныф җыелышына таралыштылар.

08.02.2018
7 февральдә Печище китапханәсендә Телләр айлыгы кысаларында “Гасырлар фонында” дигән чара уздырды. Китапханәгә башлангыч сыйныф укучылары чакырылды. Чара барышында Лев Николаевич Толстой тормышыннан бик күп төрле фактлар белделәр. Юлия Юрьевна сөйләвеннән укучылар планетабызда бик күп телләр барлыгын белделәр, т уган тел- ул халыкларның характеры, аның хәтере, тарихы. Лев Николаевич әйтүенчә:”....  туган тел һәрвакыт та якын булып кала”. Соңыннан уен- викторина уздырылды. Балалар викторина сорауларына рәхәтләнеп җавап бирделәр.


08.02.2018
7 февральдә Шеланга мәктәбендә “Елның сыйныф җитәкчесе”дигән конкурс узды. Анда Печище мәктәбенең 6 нчы сыйныф укытучысы Корнева Н.Г. да катнашты. Конкурс кысаларында ул 6 нчы сыйныфлар белән “Табигать өчен 100 игелекле эш” дигән сыйныф сәгатен үткәрде. Укучылар кошлар өчен җимлекләр әзерләделәр, каштан утырттылар һәм кәгазьдән пакет ясадылар. Соңыннан Надежда Георгиевна белән җыр җырладылар. Хәзер нәтиҗәләрен генә көтәсе калды.


02.02.2018
Печище  мәктәбендә  гражданлык- патриотик  тәрбия  кысаларында  башлангыч  сыйныф укучылары  арасында  шахмат  турниры  булып  узды. Бәйгедә  шахмат  түгәрәгенә  йөргән  укучылар  катнашты.  Хөкем итүче 5 нче  сыйныф  укучысы  Куприянова  Лиза иде. Финалда  Куприянов  Вадим (1 кл.) һәм  Антонов Ярослав (4 кл.) очрашты. Уңышлы гына  1  нче сыйныф укучысы җиңеп  чыкты. Вадимны  турнирда  җиңүе  белән  котлыйбыз!

02.02.2018
2 нче февральдә Печище мәктәбендә  Сталинград сугышы тәмамлануына 75 еллыгына багышланган мәктәпкүләм линейка узды. Укучылар яңа  хәрби хәрәкәтләр турында яңалыклар белделәр. Куприянова А.Н.  күп мәгълүмат бирде. Бу линейка балалар өчен бик файдалы булды .Линейка ахырында герой-җиңүчеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

01.02.2018
1 нче февральдә Печище мәктәбендә Туган телләр айлыгына  багышланган мәктәпкүләм линейка узды. Укучылар алдында рус теле укытучысы Куприянова А.Н. һәм татар теле укытучысы  Зиннәтуллина чыгыш ясады. Алар айлыкта нинди чаралар узачагы белән таныштырып киттеләр. Укучылар өчен рәсемнәр һәм гәҗитләр конкурсы үтәчәк. Моннан тыш бик күп чаралар уздырылачак. Укучылар чараларда актив катнашырлар дип уйлыйбыз. Ай уртасында концерт  булачак.

01.02.2018
Печище мәктәбендә директор каршында киңәшмә узды. Мәктәп директоры Хафизов А.Ф. электрон журналларның тутырылышы, хәбәрләр блогының эше турында хәбәр итте. Шуннан соң килгән хатлар белән таныштырды. Укытучыларга  салымнарның вакытында түләнергә кирәклеген искәртте. Моннан тыш күптән түгел генә булган вакыйгаларга тукталып китте, мәктәпкә кергәндә, куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмауларын сорады.


01.02.2018
31 нче гыйнварда Яшел Үзән шәһәрендә Ризаэддин Фәхреддингә багышланган 15 нче Республика укулары узды. Анда 140 тан артык татар теле укытучылары катнашты. Алар арсында безнең Печище мәктәбеннән Зиннәтуллина Г.Г. бар иде. Жюри тарафына ул “Иген орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез”дигән эшен тәкъдим итте. Үзенең чыгышында Зиннәтуллина Г.Г. Р.Фәхреддин хезмәтләрен дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда ничек куллануы турында сөйләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча аңа 3 нче дәрәҗәдәге Диплом тапшырылды. Гүзәл Габделхәевнаны уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә яңа үрләр яулавын телибез!


01.02.2018
Тиздән Сарманда “ Аяз Гыйләҗев әсәрләре- рәсемдә “ дигән конкурс узачак. Әлегә конкурсантлар үзләренең эшләрен кәгазьгә төшерү белән мавыгалар. Печище мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Уваров Януарның эше инде әзер. Ул аны “Җомга көн кич белән” әсәрен укыганнан соң, тәэсирләнеп ясаган. Рәсем почта аша җибәреләчәк. Януарга һәм аның рәсеменә җиңү телибез.


01.02.2018
Печище  мәктәбендә мәктәпкүләм линейка узды. Башта 6 нчы кизү торган сыйныфның отчеты, кисәтүләре тыңланылды. Аннан соң өлгереш турында укытучылар дәвам иттеләр. Линейка ахырында Куприянова А.Н. гражданлылык- патриотик тәрбия айлыгы башлануын хәбәр итте. Ул укучыларны булачак чаралар белән таныштырды. Балалар барлык чараларда да актив катнашырлар дип ышанып калабыз.


27.01.2018
Печище мәктәбенең башлангыч сыйныфында тирә-якны өйрәнү һәм татар теле буенча интеграль дәрестән тыш  чара  узды . Аны балалар өчен Антонова Т.В. һәм Зиннатуллина Г.Г. үткәрде. Сүз бездә кышлаучы кошлар турында булды. Укучылар аларның исемнәрен русча белсәләр дә, татарча атамаларын искә төшергәндә кыенсындылар. Аларга ярдәмгә татар теле укытучысы Зиннатуллина Г.Г. килде. Антонова Т.В. кошлар турында бик кызыклы фактлар сөйләде. Балалар әңгәмәдә бик теләп катнаштылар. Укытучы кошларга нәрсә ашатырга кирәклеге турында сөйләде. Шуннан соң укучыларга җимлекләр ясап килергә кушылды. Икенче көнне җимлекләр әзер иде инде. Аларны мәктәп янына элеп куйдылар. Хәзер инде кошлар тук булырлар дип ышанып калабыз.


27.01.2018
Җомга көнне 4-6 нчы сыйныф укучылары өчен Мәдәният йортында экраннарга яңа гына чыккан  “Соңгы батыр” дигән фильм  карадылар.Аны карауны   Полякова Г.В. оештырды. Балалар бу фильм  турында ишеткән булсалар да, аны караганнары юк иде әле. Ләкин бу проблема бик тиз чишелде. Киноны караганнан соң,аның турында әңгәмә оештырдылар. Барлык балаларга да фильм бик ошады, алар Галина Васильевнага үзләренең рәхмәтләрен әйттеләр. Ул балаларны киносеансларга ешрак чакырасын әйтте.

25.01.2018
Печище мәктәбендә ОГЭ га әзерләнү кысаларында сынап карау имтиханнары уздырылып тора. Сишәмбе көнне математикадан чираттагы имтихан булды. Эшне сигез кешедән алтысы язды. Бирелгән вакыт эчендә укучылар 2 блок буенча чиштеләр. Имтихан офф-лайн режимда узды.


25.01.2018
Тиздән районда “Сыйныф җитәкчесе” дигән конкурс узачак. Әлегә сыйныф җитәкчеләре бу конкурска әзерләнәләр. Печище мәктәбеннән 6 нчы сыйныфның сыйныф җитәкчесе Корнева Н.Г. да катнашачак. Хәзерге вакытта алар чираттагы проект эшен тәмамлыйлар. Бу конкурска видеоролик әзерләнелә, ул конкурска әзер булачак. Без конкурсантыбызга уңышлар телибез!


25.01.2018
Печище  мәктәбендә чәршәмбе көнне рус теленнән ачык дәрес булды. Аны 5 нче сыйныфлар өчен  Куприянова А.Н.  әзерләде һәм күрсәтте. Балалар “Морфемалар вариантлары” дигән тема өстендә эшләделәр. Алар авазларның чиратлашуы һәм морфемик анализ ясарга өйрәнделәр. Анастасия Николаевна дәрестә төрле алымнар кулланды, дәреснең һәр этабында укытучы укучыларга үзбәя ясатты. Дәрес тәмамлангач, Куприянова А.Н. дәресенә үзанализ ясады. Дәрес ФГОСТ тәлапләренә туры килеп үткәрелде дигән фикергә киленде.


25.01.2018
24 нче гыйнварда Печище мәктәбенә  авыр атлетика буенча Рәсәйнең күп тапкыр дөнья чемпионы булган безнең укучыбыз Голубина Алеся килде. Аның хөрмәтенә мәктәптә линейка узды. Алеся үзенең укытучылары һәм укучылар алдында спорт киеменнән  һәм бик күп медальләре белән килеп басты. Ул үзенең ничек спортка килүе , нинди юллар үтүе турында бик кызыклы итеп сөйләде. Алеся чыгарылыш сыйныф укучыларына да имтиханнарга җитди әзерләнергә өндәде һәм уңышлар теләде. Бәлкем, бу очрашудан соң укучыларның да авыр атлетика белән кызыксынулары артыр дип уйлыйбыз. Очрашу фотосессия белән тәмамланды.


24.01.2018
Дүшәмбе көнне Печище мәктәбенә Казан кооператив техникумыннан кунаклар килде. Аларның килүләренең максаты үзләренең уку оешмасын рекламалау иде. Алар 9 нчы сыйныф укучылары белән очраштылар, чөнки алар алдында  һөнәр сайлау тора. Укытучылар техникум турында, анда укытыла торган һөнәрләр турында сөйләделәр. Кооператив техникум биргән белемнәр хәзерге вакытта да бик кирәкле һөнәрләрдән санала. Очрашу ахырында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.


24.01.2018
Печище мәктәбендә дүшәмбе көнен атнага нәтиҗә ясау көне дип тә әйтеп була. Башта иртәнге  киңәшмәдә укытучылар нәтиҗә ясаса, мәктәпкүләм линейкада укучылар ясый. Традиция буенча мәктәп директоры хафизов А.Ф. килгән хатлар белән таныштырды, тиздән “Сыйныф җитәкчесе” конкурсының булуын хәбәр итте. Киңәшмәдән соң, сыйныф сәгатьләре, аннан линейка узды. Башта кизү торган сыйныфның отчеты булды. Өлгереш буенча Облизина Валерия сөйләде. Кызганычка каршы, алган икелеләрне төзәтү түгел, ә яңаларын алырга да өлгерәләр. Линейкадан соң дәресләр башланды.

20.01.2018
18 нче гыйнварда Югары Осланның яшьүсмерләр клубында   яшьләр форумы- 2018 узды. Форум районда яшьләрнең  башлап йөрүләрен  хуплауга юнәлтелгән иде. Сүз анда терроризм һәм экстремизм турында барды. Форум эшендә Печище мәктәбеннән 8 нче сыйныф кызлары катнашты. Форум катнашучыларын Осянин С.В. һәм  чиркәү белән мәчеттән килгән вәкилләр котлады. Соңыннан һәр мәктәп “Без терроризмга һәм экстремизмга каршы”дигән плакат ясап, аны яклады.

20.01.2018
19 нчы гыйнварда христианнарның бөек бәйрәме- Хач кылу булды. Бу бәйрәмне авыл халкы өчен Мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды. Ул концерт программасы  белән башланып китте, төрле уеннар уйналынды. “Калинушка” коллективы үзенең матур җырларын халыкка җиткерде. Бу бәйрәмдә безнең мәктәп балалары да катнашты. Бу салкын көндә, балалар рәхәтләнеп самовардан кайнар чәй эчеп, тәмле ризыклар белән сыйландылар. Бәйрәм вакытында халык алдында Константин Корчагин чыгыш ясады, аның ярдәмендә су коенучылар өчен җайланма төзелгән. Халыкның бәйрәмчә ял итүе Атакай Владимирның суны изгеләндерү йоласыннан соң да дәвам ителде. Соңыннан барлык теләүчеләр дә изге суны ала алдылар, билгеле булганча бу су озак вакытлар бозылмыйча торачак.

19.01.2018
Җомга көнне Югары Ослан мәктәбендә “Укытучы елы” конкурсының район этабы булды. Алар арасында Печище мәктәбенең рус теле укытучысы Куприянова А.Н. да бар иде. Жюрига ул 5 нче сыйныф укучылары белән «Качучы сузыклар” темасына дәрес фрагментын күрсәтте.Анастасия Николаевна дәрестә уңай шартлар тудыра алды, ул үзе патшабикә ролен башкарды. Моннан тыш укытучы “Рәсемнәр буенча экскурсия” дигән темага мастер класс күрсәтте. Бу эштә 4 рәммасның эше кулланылды. Слайдлар, презентацияләр ярдәмендә Куприянова А.Н. рәссамнар һәм пейзажлар турында сөйләде. Ул мәктәбебезне чын- чынлап яклап чыкты.

18.01.2018
Печище мәктәбендә һәр дүшәмбе көнне директорр каршында киңәшмә уза. Ул 15 нче гыйнварда үтте. Анда директор Хафизов А.Ф. мәктәпнең узган атнадагы эшенә нәтиҗә ясады. Моннан тыш килгән хатлар белән дә таныштырды. Ул игътибарны булачак” Ел укытучысы” бәйгесенә юнәлтте. Куприянова А.Н. укыту эшенә бәйле сораулар белән таныштырды. Соңыннан укытучылар  үзләрен борчыган сорауларын бирделәр.

18.01.2018
Сишәмбе көнне Печище мәктәбе укучылары  һәм укытучылары Казан шәһәрендә “УНИКС” һәм “Реджо- Эмилия» арасындагы  баскетбол матчын карадылар. Уен ахыргы минутына  кадәр  бик мавыктыргыч һәм кызыклы булды. Кызганычка каршы, безнең команда җиңү  яулый алмады. Әлбәттә, безгә  билетлар алып биргән “Белем бирү бүлегенә” үзебезнең рәхмәтләребезне җиткереп калабыз.

17.01.2018
15 нче гыйнварда, дүшәмбе көнне Печище мәктәбендә мәктәпкүләм линейка узды, анда 3 чирекнең беренче атнасына нәтиҗәләр ясалды. Линейка кизү торган сыйныфның отчетыннан башланып китте. Өлгереш турында Куприянова А.Н. сөйләде, укучыларны алда торган конкурслар белән таныштырды.

15.01.2018
Үткән шимбәдә Печище мәктәбенең 9 нчы сыйныфында чираттагы ата- аналар җыелышы узды. Анда традиция буенча ата- аналар белән беррәттән, 9 нчы сыйныф укучылары да катнашты.Җыелышта булачак имтиханнар турында сүз барды. Укытучылар сынап карау имтиханнарының нәтиҗәләре  һәм  консультацияләрнең графигы белән таныштырдылар. Ата-аналар үзләренең балалары артыннан күзәтәчәкләрен әйттеләр. Җыелышның нәтиҗәсен сыйныф җитәкчеләре Куприянова А.Н. ясады.

11.01.2018
Чәршәмбе көнне, 10 нчы гыйнварда Печище мәктәбендә укытучылар киңәшмәсе булды. Анда уку- укыту һәм тәрбия эшләренә нәтиҗә ясалды. Беренче сорау буенча, Куприянова А.Н. чыгыш ясады, ул өлгереш буенча тулы анализ бирде. Укучыларның өлгерешенә куркыныч янаган ул- аларның сәбәпсез  дәрес калдырулары. Аннан соң тәрбия эшләренә нәтиҗә бирелде. Киңәшмә ахырында 3 чиреккә максатлар һәм бурычлар куелды. Укытучылар киңәшмәсенә йомгакны мәктәп директоры Хафизов А.Ф. ясады.

Соңгы яңарту: 2018 елның 24 декабре, 13:25

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International