14.12.2018
Яңа елга әзерлек.
Ямбулат балалар бакчасында Яңа елга әзерлек эшләре башланды. Уен бүлмәсе һәм коридорларны мишура, йолдызлар, кулдан ясалган кар бөртекләре белән бизәделәр. Балалар тәрбияче җитәкчелегендә уенчыклар ясарга, биюләр, уеннар, яңа ел җырлары өйрәнәләр.

13.12.2018
Ямбулат һәм Крестниково авыллары арасындагы күпер янында ясалган шугалакны кардан чистарту эшләре алып барыла.
.jpg)
12.12.2018
Ямбулат авыл җирлеге территориясендә Яңа ел бәйрәменә актив әзерлек бара. Барлык оешмалар да үз биналарына бәйрәмчә рух өстәүдә актив катнаштылар. Кичке якта урам чыршылары бик матур җемелдиләр. Хуш киләсең Яңа ел!
.jpg)
12.12.2018
Җиңел атлетика буенча авыл җирлекләре башлыклары арасында Спартакиада.
2018 елның 6 декабреннән 8 декабренә кадәр Казан шәһәрендә, Татарстан Республикасының муниципаль хезмәткәрләре арасында җиңел атлетика буенча Спартакиада узды. Ярышларда Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов та катнашты. Гомумкоманда зачетында үз төркемендә команда дүртенче урынны алды. Афәрин!
.jpg)
11.12.2018
Ямбулат һәм Крестниково авыллары арасындагы күпер янында шугалак ясау дәвам итә.
.jpg)
11.12.2018
Юлда йөрсәң бул өлгер, юл йөрү кагыйдәсен бел!
Ямбулат балалар бакчасында юл йөрү почмагы булдырылды. Биредә төрле уеннар, китаплар, махсус транспортларның төрле төрләре урнаштырылды. Тәрбияче Наталья Коновалова ата-аналар белән берлектә почмакны искиткеч итеп оешырды. Балалар юлда һәм транспортта йөргәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.

10.12.2018
10 декабрь көнне Ямбулат авыл җирлеге сәркатибе Елена Коновалова авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинова алып барды.
.jpg)
10.12.2018
Архив хәбәрләре
10 декабрь көнне Е. Ю. Коновалова Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегендә, авыл җирлеге башкарма комитетының оештыру архивын алып бару буенча семинар-укуда катнашты.
Көн кадагында документларны дөрес рәсмиләштерү һәм архив эшләрен формалаштыру каралды.
.jpg)
08.12.2018
Ата-аналар җыелышы.
5 декабрь көнне Ямбулат балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп базасында гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта балаларны тәрбияләү һәм укыту темасы каралды. Шул уңайдан ата-аналар белән берлектә яңа ел бәйрәменә әзерлек һәм аны үткәрү планы төзелде.
.jpg)
05.12.2018
Ямбулат һәм Крестниково авыллары арасындагы күпер янында шугалак ясау дәвам итә. Бүгенге көндә өченче катны салдылар.
.jpg)
04.12.2018
Кече яшьтәге мәктәп укучыларының укучылар белән эшләү формасы буларак фәнни – гамәли конференциясе.
Башлангыч сыйныф укучылары «Карахуҗа урта мәктәбе» нең, «Ямбулат башлангыч мәктәбе», «Килди башлангыч мәктәбе» филиалларының сыйныф укучылары һәм укытучылары алдында чыгыш ясадылар. Проект өстендә эшләгәндә, балалар үзләренең күзаллауларын киңәйтергә, әдәбият белән эшләргә, проектны матур итеп рәсмиләштерергә, докладның гамәли өлешен күрсәтергә, үзара көндәшлек итәргә өйрәнәләр.
Башлангыч мәктәп укытучылары шулай ук конференциянең икенче өлешендә үз нотыклары белән чыгыш ясадылар, «Укытуның актив формаларын куллану - федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру кысаларында кече укучының танып белү компетентлыгын үстерү нигезе» темасы буенча тәҗрибә уртаклаштылар.
.jpg)
04.12.2018
“СПИДка каршы көрәш көне”
1 декабрь- “Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне!”
Ямбулат башлангыч мәктәбендә дә әлеге көнгә багышланган чара үткәрелде. Ирина Синичкина барлык укучылар белән әңгәмә үткәрде. Ул балаларга бу бәйрәм түгел, дип аңлатты. Бу көн барлык кешеләрнең игътибарын СПИД проблемасына, кеше тормышының кыйммәтләренә җәлеп итү өчен билгеләп үтелә. Бу куркыныч авырудан үлүчеләр турында искә төшерергә, киләчәк турында уйланырга кирәк. СПИДка каршы көрәш көне беренче тапкыр 1988 елда билгеләп үтелә. Ә аның символы булып кызыл тасма санала.
Чараны Ямбулат авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре дәвам итте. Алар “ВИЧ һәм аның хыялы” әкияте ярдәмендә бөтен кешелекнең куркыныч авырулары турында сөйләделәр, балаларга гигиена кагыйдәләрен искә төшерделәр, «дөрес-дөрес түгел» дигән уен үткәрделәр. Чара ахырында барлык балалар да кызыл тасмалар алып акциягә кушылдылар.
.jpg)
04.12.2018
“Әниләр көне”
Ямбулат башлангыч мәктәбе укучылары балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән бергә иң кадерле һәм яраткан кунакларны, әниләрен каршы алдылар. Әниләр өчен бу көнне җырлар яңгырады, балалар аларны шигырьләрдә данладылар, биюләр белән күңел ачтылар. Кунаклар өчен төрле конкурслар әзерләнгән иде. Һәр әни бәйрәмдә катнашучыларны үзләренең өй мәшәкатьләре белән гаҗәпләндерде: үз уллары һәм кызлары өчен кул астындагы материаллардан костюмнар әзерләделәр. Безнең әниләр фантазиягә бигрәк бай. Афәрин әниләр!
Бәйрәм гадәттәгечә чәй табыны артында дәвам итте.
.jpg)
03.12.2018
Ямбулат һәм Крестниково авыллары арасындагы күпер янында шугалак ясау дәвам итә.
.jpg)
.jpg)
30.11.2018
2018 елның 28 ноябрендә Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов Кайбыч районында "Авылда халыкның эшлекле активлыгын һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләрен арттыру чаралары" темасы астында узган зона семинар-киңәшмәсендә катнашты.
Мондый семинарлар ел саен ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә уздырыла.
Семинар башланганчы чарада катнашучылар төрле актуаль мәсьәләләр буенча түгәрәк өстәлләрдә катнаштылар һәм авыл җирлекләре тарафыннан оештырылган күргәзмәләрне карадылар.
Кече формаларның торышы, халыкка дәүләт ярдәме чаралары турында төп нотык белән Татарстан Республикасы премьер - министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Министр үз чыгышында кече формаларны үстерү мәсьәләләренә җентекләп тукталды. Семинар ахырында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм министр Марат Әхмәтов шәхси ярдәмче хуҗалыкларның, гаилә фермаларының иң яхшы хуҗаларын һәм авыл җирлекләре башлыкларын бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында безнең район вәкилләре дә бар. Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык номинациясендә Соболевский авылыннан шәхси хуҗалык башлыгы Анатолий Самойлов җиңүче дип табылды. Терлекләрнең баш санын арттыруны тәэмин иткәне өчен Шылаңгы авыл җирлеге башлыгы Валерий Майоров бүләкләнде.
.jpg)
.jpg)
27.11.2018 Шугалак ясау
27 ноябрь көнне Ямбулат һәм Крестниково авыллары арасындагы күпер янында шугалак салу эшләре башланды. Эш этаплап алып барыла, башта кар көртләре ясадылар, тартмасы эчендә юеш карны тигезләделәр һәм бозның беренче катламын салдылар.
.jpg)
27.11.2018
Ямбулат авыл җирлеге секретаре Е.Ю. Коновалова Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Ямбулат авыл җирлеге Советы һәм Башкарма комитетының 2006-2013 еллардагы кәгазьләрне даими саклау өчен Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегенә тапшыру эшен алып бара.
.jpg)
26.11.2018
Авыл җирлекләре башлыклары киңәшмәдә...
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М. Н. Әхмәтҗанов Югары Ослан муниципаль районы Советының актлар залында, район башлыгы М. Г. Зиатдинов рәислегендә узган авыл җирлекләре башлыклары киңәшмәсендә катнашты.
26.11.2018 Авыл хуҗалыгы җитештерү алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы
Авыл хуҗалыгы елы ахырына якынлаша. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре соңгы техник культураларны җыюны төгәлләделәр. Фермаларда терлекләрне кышлату чоры башланды. Уңышлы кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык бар.
Традиция буенча, ел саен ноябрь ахырында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бергәләп йомгак ясау өчен җыела. Быел да Куралово авылында кунакханә комплексының банкет залында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү предприятиеләренең иң яхшы хезмәткәрләрен хөрмәтләү булды.
Чараны ачып, муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов район басуларында һәм фермаларында иртәдән кичкә кадәр эшләгән эшләре өчен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен җылы сәламләде һәм олы рәхмәтен белдерде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән авыл хезмәтчәннәрен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Олег Земсков котлады. Авыл хуҗалыгы производствосын үстерүгә керткән өлеше өчен министр урынбасары Николай Андрианов, Гөлүсә Кәлимуллина, Сергей Мочалова, Гөлчәчәк Әхмәтҗанованы, Гөлчәчәк Илалованы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләде. Алсу Миңнуллина Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән авыл хезмәтчәннәрен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Олег Земсков котлады. Авыл хуҗалыгы эшчәнлеген үстерүгә керткән өлеше өчен министр урынбасары Николай Андрианов, Гөлүсә Кәлимуллина, Сергей Мочалова, Гөлчәчәк Әхмәтҗанованы, Гөлчәчәк Илалованы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләде. Алсу Миңнуллинага Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Шулай ук Олег Владимир улы, «Иң яхшы комбайнчы» республика конкурсында җиңүчеләр сафына кергән Иван Матвеевка, Александр Лавонинга, Ильяс Халиковка сертификатлар һәм акчалата бүләкләр тапшырды.
Михаил Леонтьев, Айдар Умутбаев, Александр Кудрявцев, Марина Демидовага муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов юбилярларны: Надия Закирова, Владимир Пруцков, Ирина Калмыкова һәм Сәвия Гәрәеваны күркәм бәйрәмнәре белән котлады.
Кыр эшләре йомгаклары һәм терлекчелектә эшнең башлангыч нәтиҗәләре буенча барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә иң яхшы хезмәткәрләр билгеләнде. Чарада инвестиция компанияләре җитәкчеләре катнашты. Барлык алдынгыларга да лаеклы акчалата премияләр бирелде. Чара дәвамында авыл хезмәтчәннәренә үзләренең концерт номерларын районның иҗат коллективлары, Куралово авылының «Каенкай», «Карахуҗа кызлары» һәм «Патрики егетләре» үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.
.jpg)
26.12.2018
“Эшлекле дүшәмбе”
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов предприятие, оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәне Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинова алып барды.
.jpg)
26.11.2018
2018 елның 26 ноябрендә Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов өченче чакырылыш район Советының утыз сигезенче утырышында катнашты. Утырыш Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә узды.
.jpg)
19.11.2018
2018 елның 18 ноябрендә Ямбулат авыл җирлегендә Ямбулат авылы зираты территориясендә инвентарьлар кую өчен бина төзү максаты белән 300 сум күләмендә үзара салым җыю мәсьәләсе буенча җирле референдум узды. Халыкның 93,33% ты уңай тавыш бирде. Референдум узган дип танылды.
.jpg)
16.11.2018
«Су буйларында сак булыйк!»
.jpg)
15.11.2018
Ямбулат авыл җирлеге территориясендә яшьләр инициативасы белән чишмәне төзекләндерү планлаштырыла. Бүгенге көндә беседка ясалган.
.jpg)
14.11.2018
ҖЧҖ “Заря агрофирмасы”ның МТП территориясендә тулы куәт белән ягулык салу станциясен төзекләндерү эшләре бара.
.jpg)
13.11.2018
“Эшлекле дхшәмбе”
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М. Н. Әхмәтҗанов , оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән берлектә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов җитәкчелегендә узган “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашты.
.jpg)
13.11.2018
“Чуерташ өслегендә язу”
Сәнгать-эстетик эшчәнлек – мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен иң кызыклы чараларның берсе. Иҗат хыялларын үстерә, сүз, фикер эшчәнлеген активлаштыру алымнарының берсе-таш буенча рәсем ясау. Ямбулат балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр нәкъ менә шундый техника белән таныштылар. Балалар бик кызыксынып чуер таш өслекләрен буяу белән капладылар.
Аларның эшләре күңелле һәм матур килеп чыкты.

13.11.2018
Авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә.
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М. Н. Әхмәтҗанов Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары С. В. Осянин җитәкчелегендә узган авыл җирлекләре башлыклары киңәшмәсендә катнашты.
.jpg)
12.11.2018
10 ноябрь көнне Ямбулат һәм Крестниково авыллары арасындагы буш территорияне спорт һәм боз мәйданчыгы кую өчен чистарттылар. Киләчәктә балалар саф һавада барлык уңайлыклары булган спорт мәйданчыкларында ял итә алачак.
.jpg)
.jpg)
10.11.2018
Быелга соңгы өмә!
Шимбә көнне Ямбулат мәктәбендә быелга соңгы өмә үткәрелде. Укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр мәктәп яны территориясен чүп-чардан чистарттылар. Эш бик күңелле узды. Тирә –юнь кыш җитү өчен әзер. Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗановка һәм Ямбулат балалар бакчасы каравылчысы Петр Коноваловка чүп-чар җыю һәм чыгаруда ярдәм күрсәткәннәре өчен балалар һәм педагоглар олы рәхмәтләрен белдерделәр.

31.10.2018
Ямбулат авыл җирлеге территориясенең Үзәк урамындагы 21 йорт янында иске агач киселде. Бу эш ААҖ «Сетевая компания» филиалы "Буа электр челтәрләре" бригадалары белән берлектә эшләнде.
.jpg)
.jpg)
30.10.2018
Ямбулат авыл җирлеге территориясендә күчмә сәүдә оештырылды. Халык көн-күреш кирәк яраклары, өс, аяк киемнәре белән тәэмин ителде.
.jpg)
30.10.2018 Хезмәт законнары мәсьәләләре буенча Семинар киңәшмә
Бүген Ямбулат авыл җирлеге секретаре Елена Коновалова “2018-2019 елларда хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнардагы үзгәрешләр һәм аларны куллану тәртибе” темасына зона семинарында катнашты.
.jpg)
.jpg)
29.10.2018
27 октябрь көнне Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты Казан шәһәрендә узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар. Шәһәр халкын балан, алма, сарымсак, кабак белән тәэмин иттеләр.
.jpg)
29.10.2018
27 октябрьдә ҖЧҖ “Заря агрофирмасы” предприятиесе Казан шәһәренең авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты. Сатуга кәбестә, кишер, бәрәңге, чөгендер, алма алып бардылар.
.jpg)
24.10.2018
Ямбулат авылы мәдәният йортында Ямбулат авыл җирлеге Советының чираттагы кырык сигезенче утырышы булып узды, анда Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары В. С. Тимиряев катнашты.
Көн тәртибе:
1.2018 елның 9 аенда бюджет үтәлеше турында хисап
2. Төрле.

23.10.2018
22 октябрьдә Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов һәм район Советы депутаты Марина Анохина өченче чакырылыш район Советының утыз җиденче утырышында катнаштылар. Утырыш Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә узды.
.jpg)
23.10.2018
22 октябрь көнне “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлегенең Югары Ослан җирле бүлегенең XXVI конференциясе булып узды. Конференциядә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев, ТР Дәүләт Советы депутатлары Хәлил Гыйниятов һәм Александр Черемнов, Ямбулат авыл җирлеге делегациясе катнашты.

23.10.2018
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан муниципаль районы Советының актлар залында авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде.
.jpg)
22.10.2018
18 октябрь конне бер төркем төзүчеләр бригадасы Крестниково авылының үзәк урамын һәм Ямбулат авылын тоташтырган Сөлчә елгасы аша җәяүлеләр күпере ремонтын төгәлләделәр.
.jpg)
22.10.2018
2018 елның 19 октябрендә «Чиста яр буе» акциясе кысаларында Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, җәяүлеләр күпере аша агучы Сөлчә елгасы ярларын чүп-чардан һәм суүсемнәрдән чистарттылар.
.jpg)
.jpg)
15.10.2018
Төзүчеләр бригадасы Крестниково авылының үзәк урамын һәм Ямбулат авылының Коновалов урамын тоташтыручы Сулица елгасы аша җәяүлеләр күпере ремонтын дәвам итә. Бүгенге көндә күпернең ян-якларына куелган тоткычларын буяу эшенә керештеләр.
.jpg)
15.10.2018
13 октябрь көнне Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты Казан шәһәренең авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты. Сатуга балан, алма, сарымсак, кабак алып барды. Шәһәр халкы авылдан алып килгән яшелчә, җиләк-җимешләрне тиз арада алып бетерде.
.jpg)
15.10.2018
13 октябрьдә ҖЧҖ “Заря агрофирмасы” предприятиесе Казан шәһәренең авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты. Сатуга кәбестә, кишер, бәрәңге, чөгендер, алма алып бардылар.
.jpg)
13.10.2018
Төзүчеләр бригадасы Крестниково авылының үзәк урамын һәм Ямбулат авылының Коновалов урамын тоташтырган Сөлчә елгасы аша җәяүлеләр күпере ремонтын дәвам итә. Бүгенге көндә күпернең ян-якларына тоткычлар кую төгәлләнде.
.jpg)
.jpg)
12.10.2018
Кабул итү комиссиясе Крестниково авылында...
2018 елның 11 октябрендә Ямбулат авыл җирлеге территориясендә эшчәнлек алып баручы, ҖЧҖ «Заря агрофирмасы» предприятиесе хезмәткәрләре өчен Киселевка урамында төзелгән, арендага тапшырылучы ун йортыны кабул итү комиссиясе тикшерде.
11.10.2018
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты һәм мәдәният хезмәткәрләре Казан-Ульяновск федераль трассасын чүп-чардан чистарттылар.
.jpg)
11.10.2018
Төзүчеләр бригадасы Крестниково авылының үзәк урамын һәм Ямбулат авылының Коновалов урамын тоташтырган Сөлчә елгасы аша җәяүлеләр күперен ремонтлау эшен дәвам итә.
.jpg)
10.10.2018
9 октябрь көнне ҖЧҖ “Заря агрофирмасы” Авыл хуҗалыгы алдынгылары сыер савучы Л.Кәримова Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов катнашында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.
Чара Казанда КСКК “ Корстон” мәйданчыгында узды. Анда республиканың авыл хуҗалыгы тармагының иң яхшы белгечләре – игенчеләр, терлекчеләр, механизаторлар, фермерлар, алдынгы районнар җитәкчеләре, тармак ветераннары җыелды.
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары һ. б. катнашты.
Тантаналы чара концерт белән тәмамланды. Авыл хезмәтчәннәре өчен Совет һәм Россия эстрада җырчысы Лев Лещенко чыгыш ясады.
.jpg)
.jpg)
28.09.2018
Казан (Идел буе) федераль университеты базасында 2018 елның 24-27 сентябрендә «Авыл җирлекләре башлыклары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре " программасы буенча Татарстан Республикасы дәүләт муниципаль хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курслары оештырылды. Әлеге курсларга Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитетыннан Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Әхмәтҗанов Марсель Наил улы җибәрелде.
.jpg)
26.09.2018
24-28 сентябрь көннәрендә Ямбулат авыл җирлеге территориясендә Мәйдан авылы электригы һәм Казан электриклар бригадасы план буенча ремонт эшләрен башкардылар.
.jpg)
25.09.2018
Ямбулат авылы территориясендә, ҖЧҖ «Исток» төзүчеләр бригадасы гражданнарның үзара салым программасы кысаларында җыелган акчага чишмә тирәсенә төзекләндерүгә керешкәннәр иде. Бүгенге көндә койма тоту эше дәвам итә.
.jpg)
25.09.2018
ҖЧҖ “Заря агрофирмасы” бакчасы территориясендә алма уңышын җыю дәвам итә. Алма җыюда җирле халык, өлкәннәр һәм мәктәп укучылары, шулай ук чит төбәкләрдән килгән эшче-куллар катнаша.
.jpg)
25.09.2018
21 сентябрь көнне Ямбулат авылына Мәскәүдән «Звезда " телеканалы журналистлары килде. Максатлары – якташыбыз Советлар Союзы Герое С. В. Коновалов турында фильм төшерү. Моңа кадәр журналистлар Дәрвишләр бистәсендә кызы Ирина Семеновна янында һәм ЭВМ заводында да булдылар. Семен Василий улы лаеклы ялга чыгар алдыннан ЭВМ заводында эшләгән.
.jpg)
24.09.2018
Крестниково авылы территориясендә, ҖЧҖ «Исток» төзүчеләр бригадасы гражданнарның үзара салым программасы кысаларында җыелган акчага чишмә тирәсенә койма тоту эше дәвам итә.
.jpg)
24.09.2018
22 сентябрь көнне ҖЧҖ «Заря агрофирмасы» Казан шәһәрендә узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты. Шәһәр халкы үзебездә үстерелгән алмаларны бик яратып, теләп ала.
.jpg)
21.09.2018
Бүген Крестниково авылы территориясендә, ҖЧҖ «Исток» төзүчеләр бригадасы гражданнарның үзара салым программасы кысаларында җыелган акчага чишмә тирәсен төзекләндерүгә керештеләр. Бүгенге көндә төзелеш материаллары кайтарылды.
21.09.2018
Бүген ҖЧҖ “Заря агрофирмасы”на «Татарстан» журналы редакциясе журналистлары килде. Алар алма бакчасы территориясе белән таныштылар. Алманың мулдан булуына соклануларын белдерделәр.
.jpg)
20.09.2018
20 нче сентябрь көнне Ямбулат авылы территориясендә, ҖЧҖ «Исток» төзүчеләр бригадасы ярдәмендә төзекләндерелә башлаган чишмәнең баганалары утыртылып бетте.
.jpg)
19.09.2018
Бүген Ямбулат авылы территориясендә, ҖЧҖ «Исток» төзүчеләр бригадасы гражданнарның үзара салым программасы кысаларында җыелган акчага чишмә тирәсен төзекләндерүгә керештеләр. Бүгенге көндә баганалар утырту өчен казыклар кагылды.
.jpg)
17.09.2018
ҖЧҖ «Заря агрофирмасы» территориясендә Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары кара миләш җыю эшендә катнаштылар.
.jpg)
.jpg)
17.09.2018
15 сентябрь көнне Киселевка урамы буенча, 3 урынга янгыннар булган вакытта су алу мөмкинлеген белгертеп, янгын краны дигән табличкалар куелды.
.jpg)
15.09.2018
Ямбулат авыл җирлеге территориясенә кергән Киселевка урамындагы 10 шәхси торак йортны төзү һәм төзекләндерү эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә урамнар исеме язылган табличкалар куелды һәм йортларны нумерацияләнде.
.jpg)
10.09.2018
Казан шәһәренең 3 нче номерлы салым хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә киңәшмә.
Бүген Ямбулат авыл җирлеге сәркатибе Елена Коновалова авыл җирлекләренең салым хезмәте һәм башкарма комитетларының үзара хезмәттәшлегенең иң проблемалы мәсьәләләре турында фикер алышуда катнашты.
Казан шәһәренең 3 нче номерлы салым хезмәте вәкилләре Югары Ослан районында булдылар һәм ФИАС программасында эшләүче җаваплы затлар белән очраштылар. Бу махсус программа, барлык адреслы хуҗалыкларны базага кертү белән бәйле булуы ассызыкланды. Аны тутырганда сәркатибләр кайбер кыенлыклар белән очрашулары турында фикер алыштылар. Нинди генә кыенлыклар булса да салымны вакытында җыю кирәклеге искәртелде.
.jpg)
10.09.2018
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов предприятие, оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә катнашты, киңәшмәне Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинова алып барды.
Киңәшмә бүләкләү белән башланды. Аннары киңәшмә гадәти режимда узды:
Югары Ослан муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Виктор Постников 9 сентябрьдә узган Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау нәтиҗәләре турында чыгыш ясады.
Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, элемтә һәм энергетика буенча урынбасары Монасипов Рәшит киңәшмәдә катнашучыларны ягулык сезонына әзерлек барышы белән таныштырды.
Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль - мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Камалетдинова Гөлия җитәкчеләргә һәм аларның хезмәт коллективларына 15 сентябрьдә Югары Ослан авылы мәдәният һәм ял паркында узачак «Милләтләр кроссы» ярышларында катнашырга чакырды.
Җаваплы җитәкчеләргә йөкләмәләр бирелде.
.jpg)
10.09.2018
10 сентябрь көнне Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г.Зиатдинов җитәкчелегендә үткәрелгән авыл җирлекләре башлыклары киңәшмәсендә катнашты.
Киңәшмәнең көн тәртибендә түбәндәге җитәкчеләр башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, хисап тоттылылр:
Смирнов Алексей – “Югары Ослан РҮХ” ДАССОның баш табибы ташламалы дарулар белән тәэмин итү турында;
Матвеева Лариса – Югары Ослан муниципаль районының гражданлык яклау идарәсе җитәкчесе
Пичугина Надежда - Югары Ослан муниципаль районы Советының юридик бүлеге башлыгы;
Федотов Александр – Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы;
Введенка Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Морозов суүткәргеч төзүнең барышы, грантны кайсы элкәләрдә куллану, авыл җирлеге территориясендә террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү буенча эшләрнең барышы турында сөйләде
Гаязов Илнур-яр буе Морквашы авыл җирлеге башлыгы гранттан файдалану, авыл җирлеге территориясендә терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау буенча эш барышы турында чыгыш ясады.
Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.
.jpg)
04.09.2018
ҖЧҖ «Заря агрофирмасы» механизаторлары уракны төгәлләү алдында торалар. Бүгенге көнгә 250 га бодайны җыеп, амбарларга салу каүздә тотыла.
.jpg)
03.09.2018
ҖЧҖ «Заря агрофирмасы» хуҗалыгында уңыш җыю кызу темпларда бара. Өлгергән җимешләрне вакытында җыеп саклауга кую өчен тирә- яктан эшче куллар җәлеп ителә. Җиләк –җимешләр махсус җиһазландырылган складларга саклауга куела.
.jpg)
01.09.2018
ҖЧҖ «Заря агрофирмасы» Казан шәһәренең агросәнәгать паркы территориясендә узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты. Алар шәһәр халкына атнага өч көн режимында төрле сорт алмалар, грушалар, сливалар тәкъдим иттеләр.
.jpg)
31.08.2018
Ямбулат авыл җирлеге территориясендә, Киселевка урамы буенча 10шәхси торак йорт сафка бастырылды. Бүгенге көндә йорт тирәләрен койма белән әйләндереп алу эшләре төгәлләнү алдында тора.
.jpg)
29.08.2018
Бүген Ямбулат башлангыч мәктәбе укытучылары һәм Ямбулат балалар бакчасы тәрбиячеләре «Югары Ослан муниципаль районында, балаларны укыту һәм тәрбияләү сыйфатының төп факторы буларак белем бирүнең эчтәлеген яңарту», дигән тема астында узган район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнаштылар
Киңәшмә кысаларында белем бирү сыйфатын арттыруга, индивидуальләштерүгә, интеграциягә, вариативлыкка юнәлтелгән иң яхшы педагогик күргәзмәләр оештырылды.
Август киңәшмәсенең программасы бай һәм төрле иде. Киңәшмәдә балаларга белем һәм тәрбия бирүдә алган уңышлар белән генә түгел, ә актуаль проблемалар һәм аларны чишү юллары турында да фикер алыштылар.
Пленар утырыш вакытында Югары Ослан муниципаль районының иң яхшы педагогларын хөрмәтләү, «Чәчәк ата торган бакча-2018» мәгариф оешмалары территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү смотр - конкурсында җиңүчеләрне һәм Югары Ослан муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү системасында«Топ-менеджер» мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләрен бүләкләү булды.
.jpg)
.jpg)
28.08.2018
27 август көнне Ямбулатавыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов, предприятие җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмә Югары Ослан районы башлыгы М.Г. Зиатдинов җитәкчелегендә узды.
28.08.2018
2018 нче елның 27 августында Югары Ослан районы Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М.Н.Әхмәтҗанов һәм район советы депутаты М.В. Анохина Югары Ослан районы советының өченче чакырылыштагы 36нчы утырышында катнаштылар. Утырыш Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә узды.
.jpg)
27.08.2018
24 август көнне Куралово балалар бакчасында " Мәктәпкәчәбалалар учреждениясендә инновацион эшчәнлекнең заманча торышы, проблемалары һәм перспективалары" темасы астында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды.
Югары категоряле хезмәткәрләр үзләренең инновацион технологияләрне кулланып эшләу алымнары белән уртаклаштылар, педагоглар төрле мастер-классларда катнаштылар. Секциядә катнашучылармәгарифсистемасында беренчеһәмиңҗаваплы звено- ул мәктәпкәчәбелембирүдип билгеләп үтте.
Август киңәшмәсенең кульминацион мизгеле - бүләкләү тантанасы. Балаларны укытуда һәм тәрбияләүдәюгары һөнәри осталыклары, иҗади эзләнүдә ирешелгән нәтиҗәләре өчен иң яхшы педагогларны быел дамактау грамоталары белән бүләкләделәр.
.jpg)
.jpg)
24.08.2018
24 августта ҖЧҖ «Заря агрофирмасы» Казан шәһәрендә узган авыл-хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.
.jpg)
24.08.2018
Ямбулат авыл җирлеге территориясендә, Киселевка урамы буенча10шәхси торак йорт сафка бастырылды. Бүгенге көндә йорт тирәләрен койма белән әйләндереп алу эшләре башкарыла.
.jpg)
23.08.2018
23 август көнне Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре Казан – Ульян федераль трассасын чүп- чардан арындырдылар.
.jpg)
23.08.2018
Макыл гомуми белем бирү мәктәбендә республика күләм “Мәктәпкә җыенырга булыш “ акциясе узды
Бүген Макыл авылында урнашкан Макыл гомуми белелем бирү мәктәбе бинасында 1 сыйныфка баручы укучыларга, уку кирәк-яраклары белән тулыландырылган сумкалар тапшырылды. Әлеге күркәм чара республика күләм “Мәктәпкә җыенырга булыш “ акциясе кысаларында узды. Әлеге бәйрәмне карарга халык бик күп җыелган иде. Чара мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган күңелле концерт-программасы белән үрелеп барды. Укучылар сөенеп 1 сентябрьне каршы алырга әзер булулары белән уртаклаштылар. Сабыйларга белем үрләрен уңышлы яуларга насыйб булсын!
.jpg)
22.08.2018
Яңа уку елына әзерлек.
Мәктәпләрнең, балалар бакчаларының яңа уку елын каршыларга әзер булуларын тикшерү максатыннан, Югароы Ослан муниципаль районында комиссия булдырылды. Ямбулат авыл җирлегенә кергән башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы әлеге комиссия членнары тарафыннан тикшерү узды. Барлыгы 29 учреждениягә күзәтү үткәрелде, һәм иң –иңнәре ачыкланды. Шулар арасында безнең Ямбулат балалар бакчасы 3 урынга лаек булды. Әфәрин! Алга таба тагында югары үрләр яуларга насыйб булсын. Сабыйлар туып, бакчалар гөрләп торсын! Урын алган учрежденияләр 28 августта конференциядә мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр алачак.
.jpg)
.jpg)
20.08.2018
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Е. Коновалова 2002 һәм аннан да олырак егетләрне барлды. Әлеге чорга туры килгән ир-егетләр хәрби бурычларын үтәү өчен 2019 елга хәрби чакырылыш исемлегенә куелды.
20.08.2018
16 август көнне Югары Ослан районы баш ветеринария табиблары, кабаттан эре мөгезле терлекләрдән кан алу эшен башкардылар. Мал-туарлар исән-сау булса, авыл яшәячәк!
.jpg)
18.08.2018
ҖЧҖ “Заря агрофирмасының” МТП территориясендә подрядчы оешма хезмәткәрләре асфальт җәю эшен төгәлләделәр. Тигез юлларда,
имин йөрик!
.jpg)
.jpg)
15.08.2018
14 август конне Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитетында гражданнарны шәхси сораулар буенча кбул итү оештырылды. Югары Ослан районы Башлыгы урынбасары С.В. Осянин халыкны борчыган сораулар белән уртаклашты. Халык белән очрашу тәмамланганнан соң, Ямбулат авыл җирлеге территориясендә төзелгән яңа йортлар белән танышып узды.
.jpg)
14.08.2018
14 августа 2018
“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе
13 август көнне Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов
предприятие җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәне Югары Ослан районы башлыгы М.Г. Зиатдинов алып барды.
.jpg)
09.08.2018
Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе көне
9 август көнне прафсаюз хезмәткәрләре делегациясе, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе көне уңаеннан оештырылган чарада катнаштылар. Әлеге чара бик әзерлекле төстә Югары Ослан муниципаль районында узды.
.jpg)
09.08.2018
Югары Ослан муниципаль районы участок сайлау комиссияләре әгъзаларына бүләкләр тапшыру тантанасы.
Бүген Югары Ослан муниципаль районы мәдәният йорты сәхнәсендә участок сайлау комиссияләре әгъзаларына бүләкләр тапшыру тантанасы булды. 2018 елның 18 мартында булып узган Россия Федерациясе Президенты сайлауларын унышлы уздырганнары өчен, сайлау комиссиясе рәисләре, урынбасарлары һәм сәркатипләре Россия Федерациясе Үзәк комиссия исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Барлыгы 111 рәхмәт хаты тапшырылды. Кләсе сайлауларны да исән-сау, унышлы гына уздырырга язсын.
.jpg)
08.08.2018
Тантаналы рәвештә "Жемчужина" исемендәге йөзү бассейнын ачу.
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М.Н. Әхмәтҗанов Югары Ослан авылында сафка бастырылган "Жемчужина" исемендәге йөзү бассейнын ачу тантанасында катнашты.
.jpg)
01.08.2018
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты, китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре кабаттан социаль әһәмияткә ия объектлар территориясендәге үләннәрне чаптырдылар.
.jpg)
31.07.2018
31 июль көнне Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре Ямбулат аывлында урнашкан зират тирәсен каклавыч үләннәрдән чистартты.
.jpg)
31.07.2018
Бүген юл эшчеләр бригадасы Ямбулат авыл җирлеге территориясендәге юлларда барлыкка килгән чокырларны ямадылар.
.jpg)
30.07.2018
Район хуҗалыкларында комиссия тикшерүе
27 июль көнне урып –җыюга әзерлекләрен тикшерү максатыннан район хуҗалыкларында комиссия каравы булып узды.
Тикшерү барышында төп юнәлеш ашлык җыю комбайннарының һәм ындыр табагының икмәк кабул итүгә әзерлегенә юнәлдерелде. ҖЧҖ “Заря агрофирмасы” ашлык җыю комбайннарының, транспорт йөртү өчен механизаторларның җитәрлек булуын, урып –җыю компаниясенә югары дәрәҗәдә әзерлекле икәнлекләрен күрсәттеләр.
Барлык техникаларда техник- күзәтүе узган, механизаторлар махсус кием белән тәэмин ителгән һәм түләү расценкалары белән таныштырылган булуы ассызыкланды.
Урак-2018 дә катнашучы хезмәткәрләргә уңышлар телибез!
30.07.2018
“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе
30 июль көнне Ямбулатавыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов һәм башкарма комитет сәркатибе Е.Ю. Коновалова, предприятие җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнаштылар. Киңәшмәне Югары Ослан районы башлыгы М.Г. Зиатдинов алып барды.
.jpg)
27.07.2018
27 июль конне төзүчеләр бригадасы, ҖЧҖ «Агрофирма Заря» бакчасы территориясендә урнашкан сулык янында төзелеп килүче ял базасына юл төзү эшенә керештеләр.
.jpg)
27.07.2018
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты, китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән җәяүлелүр йөрү өчен төзелгән күпер яннары каклавыч үләннәрдән чистартылды.
.jpg)
26.07.2018
26 июльдә Ямбулат авыл җирлеге территориясендә су объектларының су саклау зоналарын чистарту буенча" Чиста яр буе" акциясе узды. Әлеге эшне Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты һәм мәдәният хезмәткәрләре башкарды.
.jpg)
.jpg)
26.07.2018
ҖЧҖ «Агрофирма Заря» бакчасы территориясендәге сулык буенда ял итү базасы төзүгә керештеләр.
.jpg)
25.07.2018
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты, китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре кабаттан һәйкәл яннарындагы һәм мәдәният йорты территориясендәге үләннәрне чаптылар.
.jpg)
.jpg)
25.07.2018
25 июль көнне Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре Казан – Ульян федераль трассасын чүп- чардан арындырдылар.
.jpg)
11.07.2018
Бүген Киселевка урамында МТЗ – 82 тракторы ярдэмендэ юл кырыйлары чаптырылды.
.jpg)
10.07.2018
10 июль көнне Ямбулат авыл җирлегенә керүче Карестниково авылы территориясендә үләннәр чаптырылды.
.jpg)
09.07.2018
Бүген Ямбулат авыл җирлегенә керүче Кызылъяр авылы территориясендә үләннәр чаптырылды.
.jpg)
08.07.2018
7 июль көнне Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре Казан – Ульян федераль трассасын чүп- чардан арындырдылар.
.jpg)
.jpg)
08.07.2018
2018 нче елның 5 июлендә Югары Ослан районы Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М.Н.Әхмәтҗанов һәм район советы депутаты М.В. Анохина Югары Ослан районы советының өченче чакырылыштагы 35нче утырышында катнаштылар. Утырыш Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә узды.
.jpg)
28.06.2018
Бүген Крестниково авылының эремөгезле хайваннар фермасы янында барлыкка килгән чүплек бетерелде.
.jpg)
.jpg)
27.06.2018
Ямбулат авыл җирлегендә яшәүче халык шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен печән әзерли башлады.
.jpg)
21.06.2018
Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре Казан – Ульян федераль трассасын чүп- чардан арындырдылар.
.jpg)
20.06.2018
Торак пунктларны төзекләндерү.
19 июнь конне район башлыгы Марат Зиатдинов һәм район башлыгы урынбасары Сергей Осянин катнашында авыл җирлекләренэ күзәтү уздырылды. Комессия Канаш, Олы мәми, Мәйдан, Ямбулат, Карахуҗа һәм Килди авыл җирлекләренең яшәеше, торышы белән танышты.
Әлеге тикшерү һәр ел саен җәй башында үткәрелә. Югарыда күрсәтелгән авыл җирлекләре башлыкларының еллык эшчәнлегенә бәя бирелә. Торак пунктларның елдан-ел төзекләндерелүе, яңарышлар булып торуы, авылның киләчәге өметле икәнлеген күрсәтә.
.jpg)
19.06.2018
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М.Н. Әхмәтҗанов һәм башкарма комитет сәркатибе Е.Ю. Коновалова “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнаштылар.
.jpg)
18.06.2018
16 июнь көнне Ямбулат авыл җирлеге делегациясе Югары Ослан авылында узучы милли бәйрәмебез Сабантуйда катнашты. Бәйрәм бик эчтәлекле, күңелле итеп оштырылган иде. Шулайда Сабантуйда иң күркәм, иң дулкынландыргыч минутлар булып, көнне-төнгә ялгап, ялны белми эшләуче авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен тәбрикләудер. Быелда мәйдан түренә чакырып авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләделәр. Иң яхшы кыр хезмәткәрләре , терлекчеләр, механизаторлар, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре мактау грамоталары, дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.
Авыл халкын Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов, мөхтәрәм кунаклар – ТР премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Николай Титовлар котлады. Роман Шәйхетдинов Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау телеграммасын халыкка җиткерде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
14.06.2018
Бүген Ямбулат авыл җирлеге бинасының тирә ягында үскән үләннәрне чабу эшләре алып барылды.
.jpg)
10.06.2018
10 июнь көнне Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты, китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре үзләре эшләгән биналар территориясендә һәм һәйкәл янда үскән чүп үләннәрен чаптылар. Әйләнә-тирәлек ямьләнеп, матурланып китте. Бердәмлектә-көч!
.jpg)
.jpg)
09.06.2018
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре зират тирәсендәге үләннәрне чаптылар.
05.06.2018
Крестниково һәм Ямбулат авылларында хуҗалык сыерлары көтүлекләргә чыкты. Иреккә чыккан маллар майның витаминлы
.jpg)
04.06.2018
Хуҗалык сыерларын көтүлекләргә чыгару максатыннан Ямбулат һәм Крестниково авылларында Сулица елгасы аша чыгу өчен буалар төзекләндерелде.
.jpg)
04.06.2018
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М.Н. Әхмәтҗанов һәм башкарма комитет сәркатибе Е.Ю. Коновалова “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнаштылар.
.jpg)
04.06.2018
3 июнь көнне Ямбулат авыл җирлеге территориясенә керүче Крестниково авылында язгы ташу чорында җимерелгән күпер төзекләндерелде.
.jpg)
04.06.2018
2 июнь конне Ямбулат авылы аша агучы Сулица елгасына корыч торбалар салыныды. Елга аркылы чыгу өчен буа яңартылды.
.jpg)
03.06.2018
30 май көнне Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре Казан – Ульян федераль трассасын чүп- чардан арындырдылар.
.jpg)
16.05.2018
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре Казан – Ульян федераль трассасын чүп- чардан арындырдылар.
.jpg)
.jpg)
15.05.2018
15 май көнне ҖЧҖ «Заря агрофирма» сының МТЗ 1221 тракторы ярдәмендә Коновалов урамындагы юллар тигезләнде.
.jpg)
10.05.2018
5 май көнне Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты, китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре авыл халкы белән берлектә зират тирәләрендә өмә оештырды. Әйләнә тирәлектәртипкә китерелде, чүп-чардан арындырылды.
.jpg)
.jpg)
10.05.2018
07 май конне Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәдә эшләнгән эшләргэ нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар куелды.
Шул уңайдан Югары Ослан муниципаль районының җирле үзидарә органнарында тырыш һәм намуслы хезмәте өчен, Әхмәтҗанов Марсель Наил улы район башлыгы М.Г. Зиатдиновның рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
.jpg)
07.05.2018
04.05.2018
Чисталык икеайлыгы кысаларында Ямбулат авыл җирлеге территориясенә кергән авылларда өмәләр горләп бара. Санитар –экологик чисталыкны булдыруда, Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты һәм мәдәният хезмәткәрләре , шулай ук укытучылар белән берлектә “Ямбулат башлангыч мәктәбе” укучылары авылыбыз уртасында урнашкан һәйкәл тирәсен җыештыруда үз өлешләрен керттеләр. Мондый өмәләрдә катнашу укчыларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә зур этәргеч бирә.
.jpg)
07.05.2018
04.05.2018
4 май көнне “Татарстанның чиста урманнары” акциясенә Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты һәм мәдәният хезмәткәрләре дә кушылды. Алар урман территориясен корыган агачлардан һәм чүп- чардан чистартты. Әлеге акция урманның санитар –экологик хәлен яхшырту максатыннан уздырыла. “Чисталык – сәламәтлек нигезе”- дип юкка гына әйтмиләр. Урманнарыбыз чиста, һаваларыбыз саф булсын!
.jpg)
07.05.2018
04.05.2018
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре Казан – Ульян федераль трассасын чүп- чардан арындырдылар.
.jpg)
07.05.2018
03.05.2018
Ямбулат авыл җирлеге территориясендә, авылны төзекләндерү буенча зур эш алып барыла. Шул уңайдан 3нче май конне Ямбулат һәм Крестниково авылларында электр баганалары һәм агачлар агартылды. Әлеге эштә Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты һәм мәдәният хезмәткәрләре үз активлыкларын күрсәтте.
.jpg)
.jpg)
07.05.2018
30.04.2018
30 апрель көнне районның малтабиблары шәхси хуҗалыкларда асралучы малларга “себер язвасы”на каршы прививка ясадылар.
.jpg)
19.04.2018
19 апрель көнне ҖЧҖ «Заря агрофирма» сының МТЗ 1221 тракторы ярдәмендә Мәктәп урамындагы юллар тигезләнде.
.jpg)
19.04.2018
18 апрель конне Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Коновалова Елена хәрби комиссариатка 100 ел тулуга багышланган чарада катнашты. Әлеге чара Югары Ослан авылында урнашкан “Яшүсмерләр-яшьләр” клубында узды. Е.Ю. Конавалова үзенең функциональ бурычларын нмуслы үтәгәне, хэрби хезмәтне үстерүгә керткән өлеше һәм патриотик традицияләрне саклауга куйган хезмәте өчен Татарстан Республикасы Югары Ослан хәрби камиссары Р. Фәсхетдинов тарафыннан рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
.jpg)
18.04.2018
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре Казан – Ульян федераль трассасын чүп- чардан арындырдылар.
.jpg)
.jpg)
12.04.2018
11 апрель көнне Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты урыннарга барып җир мәйданнары турындагы рәсми эш кагазьләрен тикшерде, дөрес кулланылмаган җирләр турында мәгълумат җыйды. Барлык җирләр дә налог әйләнешенә кертелергә тиешлеге искәртелде.
.jpg)
11.04.2018
Яз җитү үзен сиздерә. Көне буе кар яву сәбәпле, юлдагы карлар “ботка” хасил итте, техникаларның батып калу очраклары ешайды. Бүген Крестниково авылына беренче ярдәм күрсәтергә килүче ашыгыч ярдәм машинасы, МТЗ-1221 тракторы ярдәмендә кирәкле урынга кадәр озатылды.
.jpg)
09.04.2018
9 апрельдә Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Коновалова Елена “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашты.
.jpg)
31.03.2018
31 мартта Ямбулат авыл җирлеге хезмәткәрләре көче белән, Сулица елгасы аша салынган җәяүлеләр күпере кардан һәм боздан чистартылды.
.jpg)
31.03.2018
“Сугыш инде күптән бетте”
Ямбулат балалар бакчасына йөрче нәниләр мәктәп китапханәсенең еш кунаклары. Бүген алар китапханче И.Н. Синичкина тарафыннан оештырылган “Сугыш инде күптән бетте” дигән тема астында уздырылган әңгәмәдә катнаштылар. Ирина Никалай кызы балаларга сугыш елларында узган авыр вакытлар турында тәфсилләп аңлатты. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашы Советлар Саюзы герое С.В. Коноваловның батырлыгы турында сөйләде. Очрашу вакытында китаплар күргәзмәсе оештырылган иде. Балалар китаплар белән таныштылар, сугыш чорын тасвирлаган рәсемнәрне карадылар. Китапханәгә булган сәяхәт нәниләргә бик охшады.
.jpg)
29.03.2018
Профсоюз активларының зона семинар-киңәшмәсе .
29 мартта Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Е.Ю. Коновалова Югары Ослан муниципаль районында «Яшүсмерләр-яшьләр клубы» базасында уздырылган зона семинар –киңәшмәсендә катнашты.
.jpg)
.jpg)
26.03.2018
“Эшлекле дүшәмбе”
26 мартта Югары ослан районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин җитәкчелегендә “Эшлекле дүшәмбе” киәшмәсе үткәрелде. Киңәшмәдә Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов һәм төрле оешма, предприятия вәкилләре катнашты.
.jpg)
.jpg)
26.03.2018
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М.Н.Әхмәтҗанов Югары Ослан районы советының өченче чакырылышының 32 нче утырышында катнашты. Утырышны Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин уалып барды.
.jpg)
.jpg)
19.03.2018
18 мартта Ямбулат авыл җирлегендә Россия Федерациясе Президентын сайлаулары узды. Сайлауларда халык актив катнашты.
.jpg)
.jpg)
19.03.2018г
Ямбулат авыл җирлеге территориясендә күчмә сәүдә оештырылды. Халыкка кирәкле булган өс һәм аяк киемнәре, көнкүреш кирәк – яраклары тәкъдим ителде.
17.03.2018
Көчле кар явулардан соң, Ямбулат авыл җирлеге территориясендә урамнар һәм торак пунктларга керү юлары тулысынча кардан чистартылды.
.jpg)
13.03.2018
Тиздән язгы ташу чоры якынлаша. Бу вакытта һәркем үзенең яшәеше турында кайгырта һәм әлеге авыр чорны уздырып җибәрергә әзерләнә.
Моны һәркем белергә тиеш
Су басуга ничек әзерләнергә
Әгәр дә сез яшәгән төбәк су басулардан еш җәфа чигә икән, суның мөмкин булган җәелү чикләрен, шулай ук сез¬нең йортыгыздан ерак булмаган су астында калмый торган калку урыннарны һәм аларга иң якын бару юлларын өйрә¬негез һәм исегездә калдырыгыз.
Көймәләр, саллар, аларны төзү өчен кирәкле материал¬ларның кайда саклануын исегездә тотыгыз.
Эвакуация вакытында алып чыга торган документлар, мөл¬кәт һәм медикаментларның исемлеген алдан төзеп куегыз, кирәкле җылы әйберләрне, азык-төлек һәм медикаментлар запасын махсус чемодан яки рюкзакларга тутырып кую яхшырак булыр.Су басу вакытында ничек эш итәргә
Су басу куркынычы һәм эвакуация турында хәбәр булуга, үзең белән документларны (иминлек буенча белгеч А. В. Гостюшин аларны су үтми торган пакетка төрергә тәкъдим итә), кыйммәтле әйберләр, кирәк-ярак предметлар һәм ике көнгә җитәрлек бозылмый торган азык һәм су запасы алып, хәтәр зонадан тиз генә чыгарга һәм билгеләнгән хәвефсез җиргә яки шул тирәдәге калку урынга юл тотарга (җәяүләп яисә транспорт белән) кирәк. Соңгы эвакуация пунктында теркәлергә кирәк.
Өйдән чыгып китәр алдыннан электрны өзегез, газ кранын ябыгыз, мичләрдәге учакны сүндерегез. Йорт тирәсендә су агызып китәрлек батмый торган нәрсәләрне беркетеп яисә сарай яки келәт кебек урыннарга куегыз.
Әгәр дә мөмкинлек булса, кыйммәтле йорт әйберләрен өске катка яки чормага күтәреп калдыру урынлы.
Ишек һәм тәрәзәләрне ябыгыз, вакыт булган очракта, кирәк дип тапсагыз, беренче катның ишек-тәрәзәләрен томалап, кадаклап калдырыгыз.
Әгәр дә эвакуацияләү оештырылмаган булса (көтмәгәндә су басу очрагында), ярдәм килгәнне яки суның кимүен йортның өске катларында, өй түбәләрендә, үсеп торган агач ботакларында урнашып көтәргә кирәк һ. б.
Мондый очракта кулланырга мөмкин булган әйберләрне алдан әзерләп кую файдалы. Көймә һәм саллардан тыш, тотынып йөзәргә мөмкин булган мичкә, бүрәнә, автомобиль камераларыннан файдаланырга мөмкин. Кул астында сез¬не суда күтәреп торырлык башка нәрсәләр булмаганда, пластик шешәләр һәм туплар да ярдәм итә.
Даими һәлакәт сигналы бирегез: көндез, колгага беркетеп, күзгә яхшы ташланырлык тукыма кисәге элеп куегыз яисә болгагыз, ә караңгы вакытта ут яндырып яки әледән-әле кычкырып тавыш бирегез. Коткаручылар килеп җиткәч, ты¬ныч кына, каушамыйча, коткаручылар кушканча көймәгә күчеп утырыгыз. Хәрәкәт иткәндә, урыныгыздан тормагыз, көймә кырыена утырмагыз, коткаручылар таләбен катгый үтәгез.
Су басу урыныннан мөстәкыйль рәвештә котылгысыз оч¬ракта гына чыгарга киңәш ителә: мәсәлән, бәлагә юлыгу¬чыларның берәрсенә медицина ярдәме таләп ителсә. Калкулыкны бөтенләй су басып киткәндә һәм котылуга өмет калмаганда, ахыр чиктә генә, кул астындагы чара-ларны кулланып, суга сикерергә мөмкин.
Су баскан зонадан мөстәкыйль рәвештә чыгып җиткәнче, һәлакәт сигналы бирүдән туктамагыз.
Су киткәннән соң ничек эш итәргә
Су киткәннән соң, өйгә (бинага) керергә кирәк булганда сак булыгыз: нәрсәнең дә булса ишелүе, нинди дә булса предметның өстегезгә төшүе мөмкин.
Җыелган газларны куып чыгару өчен, бинаны яхшылап җил¬ләтергә, электр-, газ үткәргечләрнең, су һәм канализация торбаларының төзеклеген тикшергәнне көтәргә кирәк.
Биналарны киптерү өчен, барлык ишек һәм тәрәзәләрне ачып куегыз, идән һәм стеналардагы пычракларны чистар¬тыгыз, идән астыннан суны түгегез.
Су тигән азык-төлекне кулланмагыз. Чистартылмаган ки¬леш коелардагы судан файдаланмагыз.
13.03.2018г
12 март конне Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов, шулай ук төрле оешма –предприятие җитәкчеләре, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г.Зиатдинов җитәкчелегендә оешкан киңәшмәдә катнашты. Бик күп ошема җитәкчеләренең чыгышлары тыңланылды. Җаваплы затларга йөкләмәләр бирелде.
.jpg)
12.03.2018
Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең, чаңгы ярышлары спартакиадасы
10 март көнне, Зәй шәһәренең “Ялта- Зәй” спорт үзәге базасында, Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең, чаңгы ярышлары спартакиадасы булып узды. Ярышларда Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М.Н.Әхмәтҗанов та катнашы. Гомумкоманда зачетында, үз төркемендә Югары Ослан командасы сигезенче урынны яулады. Әфәрин!!!
.jpg)
.jpg)
12.03.2018.
“Язгы шәфкатьлелек атналыгы” уңаеннан, Ямбулат авылы мәдәният йортында Карахуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм төрле коллективлар эчтәлекле бәйрәм концертын тәкъдим иттеләр.
Концерт башланыр алдыннан, Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул халыкны Россия Федерациясе Президентын сайлауда актив катнашырга чакырды.
Концертта «Карахуҗа кызлары» халык вокаль ансамбле белән бергә баянчы-аккомпаниатор Владимир Алексеев башкаруында лирик җырлар яңгырады. Автор – башкаручы, Анатолий Бакунин үзе язган такмаклары белән тамашачыларны таң калдырды. Халык Карахуҗа үзешчәннәре чыгышын бик яратты, үзләренең җылы алкышларына күмде. Алар рәхәтләнеп ял итеп, уңай кичерешләр алып өйләргә таралды.
08.03.2018
« Хатын-кыз яз сыман»
Яз белән бергә дөньяларны нурга күмеп, ямьләндереп 8 март- халыкара хатын-кызлар көне дә килеп җитте. Әлеге күркәм бәйрәм уңаеннан Ямбулат авылы мәдәният йортында,“ « Хатын-кыз яз сыман»” дип исемләнгән тамаша уздырылды. Беренче булып авыл җирлеге башлыгы Марсель Наил улы бәйрәмгә җыелган барлык хатын- кызларны бәйрәм белән тәбрикләде, изге, эчкерсез- саф теләкләрен җиткерде. Бәйрәм бик эчтәлекле, матур итеп оештырылган иде. Тамаша барышында гүзәл хатын-кызлар ике командага бүленеп төрле өлкәләрдә үзләренең көчләрен сынадылар. Бәйрәмдәге хатын-кызлар күңелле ял иттеләр, күтәренке кәеф белән өйләргә таралыштылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
03.03.2018
2 март көнне Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Е.Ю. Коновалова, ана кәҗәләргә һәм мөгезле эре терлекләргә субсидияләр түләү буенча, шәхси хуҗалыкларлардан гаризалар кабул итте.
02.03.2018
Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Е.Ю. Коновалова 1 март көнне Апас районында узган сайлау алды компаниясенен киңәшмәсендә катнашты.

.jpg)
01.03.2018
Үзарасалым
Хөрмәтле авылдашлар!
2017 елның 19 ноябрендә узган референдум нәтиҗәләренә нигезләнеп, Ямбулат авыл җирлегендә яшәүче һәр кешедән 300 сум күләмендәге үзара салым акчаларын, 2018 елның 1 апреленә кадәр “АК БАРС” Банк счетына күчерегә. Җыелган акчаны Ямбулат авлы җирлеге территорияләренә кергән авылларда урнашкан чишмәләрне, санитар нормаларга туры китереп төзекләндерү өчен тотарга.
28.02.2018
Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М.Н. Әхмәтҗанов, Крестниково авылында яшәүче, хезмәткә яраклы булган инвалидлар белән, эшкә урнаштыру буенча әңгәмә үткәрде.
21.02.2018
Ямбулат авыл җирлегенә кергән авылларда күчмә сәүдә оешты. Анда халык өчен кирәк булган көн-күреш товарлары, кием-салым тәкъдим ителде.

21.02.2018
Ямбулат авыл җирлеге территориясенә кергән юлларны, торак пунктларны кардан чистарту тулы көченә бара.

20.02.2018
Ямбулат авыл җирлеге территориясендә, Киселевка урамы буенча 10 шәхси торак йорт сафка бастырылды. Бүгенге көндә эшләр төгәлләнү адында тора.

19.02.2018
Югары Ослан муниципаль районы Советының отчет утырышы
2018 елның 19 февралендә Югары Ослан районы Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М.Н.Әхмәтҗанов, Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Е.Ю. Коновалова һәм район советы депутаты М.В. Анохина Югары Ослан районы советының 31нче утырышында катнаштылар. Шулай ук бу утырышта Татарстан Республикасының премьер- министр урынбасары - инфоматикалаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнашты. Утырышта районның 2017 елгы социаль- экономик үсешенә йомгак ясалды.
Бу утырышка инвесторлар, районның төрле оешма җитәкчеләре, профсаюз, җәмәгатьчелек һәм дини оешмалар, массакүләм мәгълумат чарасы вәкилләре дә чакырылган иде.
Район башлыгы Марат Зиатдинов үзенең чыгышында районның 2017 елгы социаль-экономик үсешенә йомгак ясады һәм 2018 елга куелган бурычлар белән таныштырды. Ул дәүләт программаларының районда уңышлы үтәлешен билгеләп үтте. Социаль-экономик үсеш, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт, туризм күрсәткечләренә тукталды. Авыл хуҗалыгында белгечләр җитешмәү проблемасын, җир участокларын рәсмиләштерү белән бәйле кыенлыкларны ассызыклап узды.
Утырышта район советы депутаты, Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М.Н. Әхмәтҗанов, ҖЧҖ «Дивный берег» генераль директоры Галия Родионова һәм КФХ «Сафин» вәкиле Ильдар Каюмов чыгыш ясады.
Республиканың социаль –экономик үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Р.Шәйхетдинов осланлыларга рәхмәтен белдерде. Аның сүзләренчә, соңгы елларда районның рейтинг күрсәткечләре күпкә яхшырган. Министр утырышның йомгаклау өлешендә алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре һәм рәхмәт хатлары тапшырды.
.jpg)
.jpg)
16.02.2018
16 февральдә ҖЧҖ“Заря агрофирмасы” һәм ҖЧҖ “Р-Агро” 2017 елгы эшчәнлекләренә йомгак ясап, отчет җыелышы үткәрделәр. Отчет җыелышында Югары Ослан муниципаль район башлыгы Зиатдинов Марат Галимҗан улы, “Р- Агро” генераль директоры Р.Ш. Зиатдинов һәм “Заря агрофирмасы” генераль директоры Я. И. Галимҗанов катнашты. Генераль директорлар һәр яклап үзләренең эшчәнлекләрен күрсәттеләр һәм нәтиҗә ясадылар. Алдынгы эшчеләргә рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.



12.02.2018
12 февральдә Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов, авыл җирлекләре башлыкларының җыелышында катнашты. Җыелышны Югары Ослан районы башлыгы М.Г. Зиатдинов алып барды.
Җыелышта чыгыш ясадылар:
1.Сәгъдиев М. –ДБУ ”Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” директоры инвалидларны эшкә урнаштыру буеча чыгыш.
2.Шакиров Р.– хәрби камиссар. Югары Ослан районында хәрби хезмәткә чакырылыш буенча 2017 елга нәтиҗәләр ясау һәм 2018 елгы чакырылышка бурычлар.
3.Савичев А. – системлы идарә администраторы. Район сайтында яңалыкларны татарча урнаштыру.

12.02.2018
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов, предприятие җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәне Югары Ослан районы башлыгы М.Г. Зиатдинов алып барды. Киңәшмәдә төрле өлкә вәкилләренең чыгышлары тыңланылды.

07.02.2018
Ямбулат авыл җирлеге территориясен кардан чистарту дәвам итә. Бүгенгесе көндә Казыльяр авылы юллары кардан чистартылды.


06.02.2018
Ямбулат авыл җирлешгендә халык җыены
2018 елның 6 февралендә Ямбулат авылы мәдәният йортында17. 00. сәгатьтә Ямбулат авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүче халык өчен, халык җыены үтте. Халык җыенында Югары Ослан районы башлыгы Марат Галимҗан улы Зиатдинов һәм төрле тармак вәкилләре катнашты.
Көн тәртибендә төрле сораулар каралды:
1. Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М.Н. Әхмәтҗанов 2017 елгы эшләренә нәтиҗә ясап, 2018 елга куелган бурычлар белән таныштырды
2. Участок инспекторы - В.П Федоров 2017 елда башкарган эшләре буенча хисап тотты.
Җыелыш барышында йомгаклау өчен сүз Югары Ослан районы башлыгы М.Г. Зиатдиновка бирелде. Ул халыкны кызыксындырган сорауларга төгәл җавапларын бирде. Киләчәктә дә бердәм булып яшәргә өндәде.



05.02.2018
Көчле кар явулардан соң Ямбулат авыл җирлегендә , авыл эчендәге юллар һәм торак йортларга керү урыннары тулы көченә кардан чистартыла. Бүгенгесе көндә Ямбулат һәм Крестниково авылларына караган юллар кардан арындырылды.

05.02.2018
Ямбулат авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүче яшүсмерләр һәр яуган кардан соң, шугалакны ялт итеп кардан чистарталар. Шугалак территориясе махсус утлар белән яктыртылу сәбәпле, теләгән кеше кичке якта да шугалакта шуа ала.

24.01.2018
23 һәм 24 гыйнварда булган көчле бураннардан соң Ямбулат авыл җирлегенә караган урамнар тулысынча кардан чистартылды.

23.01.2018
Кулдан язу көне.
Бу көнгә нигезләнеп Ямбулат башлангыч мәктәбендә “Почерек һәм холык” темасы астында сыйныф сәгатьләре узды. Т. Анохина укучыларга дөньяда “Графалогия” дигән фән барлыгы хакында аңлатты. Иң пөхтә язучыны ачыклау максатыннан конкурс уздырылды. Җиңүче булып 4 нче сыйныф укучысы Анохина Настя танылды.

22.01.2018
Бүген, ягъни 22гыйнвар көнне Ямбулат авыл җирлеге хезмәткәрләре, яшүсмерләр белән берлектә шугалакны кардан арындырдылар.

.jpg)
22.01.2018
2018 елның 20 гыйнварында Ямбулат авыл җирлегендә хәрби исәпкә алып бару өчен җаваплы Канавалова Елена, Анохин Максимга һәм Афанасиев Ильяга, Югары Ослан үзәк шифаханәсендә медицина күзәтүе үтер өчен чакыру кәгазьләре тапшырды.
18.01.2018
15 гыйнварда Ямбулат фельдшер- акушерлык пунктында электр счетчикларын пломбалау эше башкарылды.
.jpg)
17.01.2018
Бүген Ямбулат башлангыч мәктәбе һәм Ямбулат балалар бакчасы җитәкчеләренең мөрәҗәгате буенча, җирлектә оешкан махсус комиссия балигъ булмаган балалар яшәүче авыр хәлдәге гаиләләрдә булдылар. Аларның торак -көнкүрешен, яшәү шартларын тикшереп актлар төзеделәр. Ата-аналар белән әңгәмәләр үткәрделәр.
16.01.2018
Ямбулат авыл җирлегенең Киселев урамында 10 шәхси торак йорт сафка бастырыла. Бүгенге көндә шуның 7 төзелеп бетү алдында тора

16.01.2018
2018 елын 15 гыйнвар көнендә Ямбулат авыл җирлегенә кергән авыллар өчендә юллар кардан чистартылды.


15.01.2018
15 гыйнварда Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М.Н.Әхмәтҗанов һәм сәркатиб Е.Ю. Канавалова “Күчемсез милекне инвентаризацияләү” темасы буенча үткән киңәшмәдә катнаштылар. Киңәшмәдә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре буенча министр урынбасары Рөстәм Мерзакреев, Татарстан Республикасы БТИ дтректоры Лена Хамзина да катнашты. Киңәшмәне район башлыгы М.Г.Зиатдинов алып барды.

15.01.2018
15 гыйнварда Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов. “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәне Югары ослан районы башлыгы М,Г.Зиатдинов алып барды.


15.01.2018
Ямбулат авыл җирлеге территориясендә торак йортлар төзү эше дәвам итә. Бүгенге көндә шәхси торак йотларга газ җибәрү өчен газ шкафы куелды

03.01.2018
Убырлы карчык һәм дию пәрие хикмәтләре.
Һәр елны декабрь азагында, актлар залында балалар бакчасына йорүче нәниләр һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашында Яңа ел иртәсе уздырыла. Яңа ел -ул һәр баланынң сагынып, көтеп алган бәйрәме. Матур итеп бизәлгән зал, ә зал уртасында купшы итеп киенгән урман гүзәле, чыршы утыра. Чыршы тирәсендә аллы- гөлле күлмәкләр, маскарад кастюмнары кигән балалар чыр-чу килә. Эх, нинди күркәм мизгелләр.
Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М.Н. Әхмәтҗанов һәм Ямбулат башлангыч мәктәбе директоры А.Н.Гаврилина балаларны, укучыларны, килгән кунакларны якынлашып килүче 2018 ел- сары эт елы белән котладылар, ихлас теләкләрен ирештерделәр. Аннан соң балалар әкияти- тамашаларын сәхнәләштереп, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Балалар рәхәтләнеп, күңелле итеп ял иттеләр. Һәр бала яңа ел бүләгенә лаек булды.
Балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп коллективы, авыл җирлеге башлыгы Марсель Наил улына, шулай ук спонсорлык иткәннәре өчен Р.Ш.Зиатдиновка, И.Я. Галимҗановка һәм музыкаль бизәлешне оештырганы өчен
И.Н.Синичкинага чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.
.jpg)

02.01.2018
Яңа ел бәйрәме алдыннан, күп балалы Хуртиновлар гайләсе Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Әхмәтҗанов М.Н. кулыннан яңа ел бүләкләре алдылар. Бүләкләр Югары Ослан администрациясе һәм спонсорлар тарафыннан әзерләнде. Хуртиновлар гайләсе администрациягә олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Соңгы яңарту: 2018 елның 29 декабре, 09:39