28.12.2019
Узып баручы 2019 елның соңгы көннәрендә Ямбулат авыл җирлеге территориясендә шатлыклы вакыйга булды. 28 декабрь көнне 11 сәгатьтә шугалак ачылды. Шугалак янында әти-әниләр, балалар һәм кунаклар җыелды. Бу салкын кыш көнендә тимераякта шуучылар бозга чыкты – кемдер беренче кыю адымнар ясады, ә кемдер инде бик ышанычлы шуды. Боз шугалагын ачу-авыл халкы өчен әһәмиятле, көтеп алынган вакыйга. Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Ямбулатлыларга җылы сүзләр һәм иминлек теләп мөрәҗәгать итте. Шугалакны ачканнан соң фигуралы шуу конкурсы оештырылды. Анда балалар һәм олылар да бик теләп катнашты. Шугалакка кунакка кыш бабай үзенең кар чәчәген дә алып килгән иде. Әлеге тантана зур бер бәйрәм булды. Халык шугалакны ясаудагы хезмәтләре өчен җирле үзидарә башлыгы Марсель Наил улына олы рәхмәтләрен җиткерде. Еллар имин килсен, һәркем исән- сау булсын. Шугалак балаларның шат авазыннан тынып тормасын.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
27.12.2019
«Тылсымлы Тәхет эзләп»
26 декабрь көнне Ямбулат балалар бакчасында Ямбулат башлангыч мәктәбе белән берлектә «Тылсымлы Тәхет эзләп» дип исемләнгән Яңа ел иртәсе үткәрелде. Йортчы урмандагы гаделсезлекне җиңеп, Кыш бабайның тылсымлы тәхетен саклап калырга тырышты. Төп ярдәмчеләр, әлбәттә, балалар иде.
Бәйрәм бик күңелле булды. Балалар җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр һәм әйлән-бәйлән әйләнделәр. Бәйрәм ахырында балаларга тырышлыклары, осталыклары өчен кыш бабай Яңа ел бүләкләре тапшырды.
.jpg)
26.12.2019
Крестниково һәм Ямбулат авылы арасындагы җәяүлеләр күпере янында шугалак салу дәвам итә. Бүгенге көндә өченче катлам боз салынды.
.jpg)
25.12.2019
Чыршы чыршы без сине,
Сагынып көттек ел буе.
Син тагын да матур булып,
Бизәлгәнсең бу юлы.
Яңа Елның иң зур бизәге-чыршы. Яңа ел чыршысы-ул балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә шатлыклы бәйрәм рухы өстәп торучы. Шул уңайдан мәдәният йорты янындагы территориядә якынлашып килүче бәйрәмне искәртеп яңа ел чыршысын бизәделәр. Чыршының аллы- гөлле утлары авылга ямь биреп тора. Киләсе ел уңыш, сөенечләр генә алып килсен! Бәйрәм мөбәрәк булсын!!!
.jpg)
.jpg)
24.12.2019
Ямбулат һәм Крестниково авыллары арасындагы күпер янында шугалак ясау дәвам итә.
.jpg)
.jpg)
23.12.2019
«Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә –Дан!»
20 декабрьдә ҖЧҖ «Заря агрофирма»сы эшчеләре авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә багышланган бәйрәм чарасында катнаштылар. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре узган елга йомгак ясау, башкарылган эшләргә бәя бирү, киләчәккә планнар билгеләү өчен җыелдылар. Кыр батырлары, терлекчелектәге алдынгы хезмәтчәннәр азсызлап үтелде. Чарада инвестицион компанияләр җитәкчеләре катнашты, алар, үз чиратында, үз алдынгыларына акчалата премияләр тапшырды. Бәйрәм барышында авыл хезмәтчәннәренә районның иҗат коллективлары үзләренең моңлы җырларын, күркәм биюләрен бүләк иттеләр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
23.12.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М. Н.Әхмәтҗанов “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашты.
.jpg)
20.12.2019
Янә безгә бүген килде
Чыршы һәм кыш бәйрәме
Бу яңа ел бәйрәме
Түземсезлек белән көттек без!
Бүген МБМББУ “Ямбулат балалар бакчасы” нда тәрбияләнүчеләрне котларга авыл китапханәсе белән берлектә мәдәният йорты хезмәткәрләре килде.
.jpg)
19.12.2019
ТР Муниципаль берәмлекләр Советының XIV съезды
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Наил улы Әхмәтҗанов һәм Югары Ослан муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары делегациясе «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе съездында катнаштылар. Делегацияне район башлыгы Марат Галимҗан улы Зиатдинов җитәкләде.
.jpg)
19.12.2019
Ямбулат авыл җирлеге территориясендә Яңа ел бәйрәменә актив әзерлек бара. Барлык оешмалар да үз биналарына яңа ел төсмере кертүдә актив катнашалар. Бүгенге көндә ҖЧҖ «Агрофирма Заря» хезмәткәрләре тарафыннан эш урыннары бизәлгән. Бүлмәләрнең бәйрәмчә бизәлеше эшләргә көч биреп тора.
.jpg)
17.12.2019
Бүген Крестниково һәм Ямбулат авыллары арасындагы җәяүлеләр күпере янында шугалак салуга керештеләр
.jpg)
16.12.2019
13 декабрь көнне Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов өченче чакырылыш район Советының чираттагы илле икенче утырышында катнашты. Утырыш Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә узды.
.jpg)
15.12.2019
Инвалидлар декадасы кысаларында Югары Ослан муниципаль районының “Өмет утравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, Югары Ослан районының инвалидлар җәмгыяте рәисе Вазыйх Гыйлфан улы Зиатдинов белән берлектә Ямбулат авылы җирлегендә яшәүче Афонин Павел Иван улына күчтәнәч итеп азык-төлек җыелмасы тапшырдылар.
.jpg)
10.12.2019
“Яңа ел могҗизасы” дип исемләнгән чыршы уенчыгын ясауга старт бирелде.
“Яңа ел могҗизасы” -дигән муниципаль конкурс игълан ителде. Ямбулат һәм Карахуҗа мәктәбе укучылары чыршы уенчыклары ясау белән мәшгуль булдылар. Алар арасында шарлар, кар бөртекләре, чыршылар сәгатьләр дә бар иде. Балалар бар тырышлыкларын куеп, күңел җылыларын өреп эшләнгән һәр уенчык бәйгедә үз урынына лаек булсын дигән теләктә калабыз.
.jpg)
10.12.2019
Ямбулат авыл җирлеге территориясендә Яңа елны каршы алуга тулы әзерлек бара. Һәр оешма үз бинасына бәйрәм рухы кертү, бизәү эше белән мәшгуль. Яңа ел бары тик уңышлар гына алып килсен!
10.12.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М. Н.Әхмәтҗанов “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашты.
.jpg)
09.12.2019
Ямбулат авыл җирлеге территориясендә Крестниково – Ямбулат авылы арасындагы җәяүлеләр күпере янында шугалак ясау өчен хоккей мәйданчыгы әзерләү дәвам итә.
.jpg)
09.12.2019
«Казанда танкист-герой Семен Васильевич Коноваловка мемориаль такта ачтылар»
9 декабрьдә Казанда Ватан Геройлары көнен бәйрәм итүгә багышланган Советлар Союзы Герое Семен Василий улы Коноваловка мемориаль такта ачу тантанасы булды.
Истәлекле билге Кирпичников урамындагы 15-нче номерлы йорт фасадына куелды. Биредә танкист гаиләсе белән 1961-1989 елларда яшәгән. Семен Василий улы Коновалов Югары Ослан районында туган, 1942 елда Воронеж-Ворошилов операциясен үткәргән вакытта, КВ–1 танк экипажы белән командалык иткән вакытта, 16 машина һәм дошманның үзйөрешле-артиллерия җайланмасын юк иткән. 1943 елның 31 мартында СССР Югары Советы Президиумы Указы белән аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сугыштан соң Казанда ЭВМ заводында эшли, герой Арча зиратында җирләнә. Тантана мемориаль тактага чәчәкләр кую белән тәмамланды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
06.12.2019
Ямбулат авыл җирлеге территориясендә 2020 елгы язгы ташу вакытында су агызуга каршы яр буе линиясен ныгыту буенча эш алып барылды.
.jpg)
.jpg)
06.12.2019
Бүген «Ямбулат башлангыч мәктәбе» территориясендә 2020 елда Татарстан Республикасы торак пунктларында универсаль спорт мәйданчыклары һәм аз чыгымлы спорт корылмалары программасы буенча спорт мәйданчыгы төзелешенә бирелгән җир кишәрлеген үлчәделәр.
.jpg)
05.12.2019
Бүген Крестниково – Ямбулат авылы арасында җәяүлеләр күпере янында боз һәм спорт мәйданчыгы өчен территория чистартылды. Шугалак катырылгач, биредә балалар рәхәтләнеп саф һавада күңелле итеп ял итәчәкләр.
.jpg)
.jpg)
02.12.2019
“Муниципаллар Спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика буенча ярышлар узды”.
28 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасының җиңел атлетика буенча ярышлары узды. Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Наил улы Әхмәтҗанов та катнашты.
.jpg)
02.12.2019
30 ноябрьдә ҖЧҖ « Заря агрофирма » предприятиесе Казан шәһәренең Яңа Савин районы территориясендә узган Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты. Сатуга бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, кәбестә, алма, кара миләш, шулай ук бөртекле культуралар – арыш, бодай, арпа алып барлды. Халык экологик чиста азык- телек белән тәэмин ителде.
.jpg)
29.11.2019
28 ноябрь көнне Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов һәм район Советы депутаты Марина Анохина өченче чакырылыш район Советының чираттагы илле өченче утырышында катнаштылар. Утырыш Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә узды.
.jpg)
29.11.2019
Конкурста катнашу.
Ямбулатово балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Мордочка, дүрт аяк һәм койрык» муниципаль балалар иҗат конкурсында катнаштылар. Укадерова Алисә һәм Әхмәтҗанова Сөембикә иҗатлары өчен беренче һәм өченче урын өчен дипломнар тапшырылды.
Безнең кечкенә җиңүчеләрне котлыйбыз һәм аларга яңа уңышлар телибез.

26.11.2019
Гер спорты буенча легендар спортчы Таһир Биккениевның 75 яшьлегенә багышланган ачык республика турнирында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар:
1 урын – Азат Хабаров,
2 урын – Андрей Каримов,
3 урын – Алексей Самарников
Егетләрне чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз! Әфәрин!!!
.jpg)
26.11.2019
26 ноябрь көнне Ямбулат авыл җирлегендә муниципаль район Советы депутаты, Ямбулат авыл җирлеге депутаты М. В. Анохина гражданнарны кабул итте.
Ветераннар оешмасы рәисе Л.И. Лидонова якташыбыз – Советлар Союзы Герое С. В. Коноваловка музей булдыру мәсьәләсе буенча депутат корпусы булышлыгы сорап мөрәҗәгать итте. Аны 2020 елның 15 февралендә ачу планлаштырыла.
.jpg)
25.11.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М. Н.Әхмәтҗанов “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашты.
.jpg)
22.11.2019
Әни, әнием, әнкәем...
Әни, әнием, әнкәем... шундый исем белән Ямбулат балалар бакчасында иң якын кешеләргә – әниләргә һәм әбиләргә - «Әниләр көне» нә багышланган чара узды.
.jpg)
21.11.2019
«Гыйбәдәтханәне ачу һәм яктырту» тантанасы...
Ямбулат авылында, Михайловлар көне уңаеннан, истәлекле вакыйга булды. Үзара салым программасы буенча халык акчасына төзелгән, «Күк яклаучысы Архангел Михаилның » гыйбәдәтханәсен ачу һәм яктырту тантанасы булды. Әлеге эшне башлап җибәрүдә Карахуҗа гыйбәдәтханәсеннән Петр атакай үзенең акыллы киңәшләре белән ярдәм итте.
Тантанада Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Осянин катнашты.
Мин Сезнең белән сөенәм, хөрмәтле ямбулатлылар, - ди Сергей Виктор улы. Авыл сезнең күз алдында яши һәм үзгәрә. Әгәр элек төзекләндерү мәсьәләләре белән шөгыльләнсәгез, бүген рухи кыйммәтләр вакыты җитте. Авыл җирлеге башлыгыгыз Марсель Наил улы тырыш, һәр эшне җиренә җиткереп эшләүче җитәкче. Алга таба да Ямбулат авыл җирлегенең уңай үзгәрешләр кичерүен, ямьләнүен , теләп калам диде җитәкче.
-Безнең җирлектә яшәү шартларының яхшыруын телибез, – ди Марсель Әхмәтҗанов. Моның өчен авыл халкының теләге һәм активлыгы кирәк, ә мөмкинлекләр начар түгел. Тагын бер яхшы эшне тормышка ашыра алуыбызга шатмын. Халыкка ярдәмнәре өчен олы рәхмәтемне белдерәм, барлык гаиләләргә нык сәламәтлек һәм иминлек телим!
20.11.2019
Гражданнарның үзара салым программасы кысаларында Ямбулат авыл җирлеге зираты территориясендә гыйбәдәтханә түбәсенә алтын тәре салынган гөмбәз куелды.
.jpg)
.jpg)
19.11.2019
Гражданнарның үзара салым программасы кысаларында Ямбулат авыл җирлеге зираты территориясендә төзелүче гыйбәдәтханәгә элмә тактасы урнаштырылды.
.jpg)
19.11.2019
19 ноябрь көнне Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов " Күк саклаучысы Архангель Михаил» гыйбәдәтханәсе өчен элмә тактасы алып кайтты. Элмә тактаны ясаганы өчен Ямбулат авыл җирлегендә яшәүчеләр Иванов Николай Яким улына зур рәхмәтләрен белдерделәр.
.jpg)
19.11.2019
Бүген Мәктәп урамы буенча баганалардагы урам уты лампалары алмаштырылды.
.jpg)
19.11.2019
Ямбулат авыл җирлеге территориясендә күчмә сәүдә оештырылды. Халык көн-күреш кирәк -яраклары, өс, аяк киемнәре белән тәэмин ителде.
.jpg)
18.11.2019
Гражданнарның үзара салым программасы кысаларында Ямбулат авыл җирлеге зираты территориясендә гыбәдәтханә төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә бинаны рәсмиләштерү эшләре алып барыла.
.jpg)
18.11.2019
Ямбулат авыл җирлеге территориясендә кышкы чорда туңмаслык итеп су башнясы җылытылды.
.jpg)
18.11.2019
Бүген Крестниково авылының Мәктәп урамы буенча -80 метр озынлыкта СИБ кабель суздык.
18.11.2019
18-22 октябрь көннәрендә ААҖ«Буа электр челтәре компания»сенең электорчылар бригадасы Ямбулат авыл җирлеге территориясендә ремонт эшләре алып бардылар.
.jpg)
18.11.2019
“Мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның яшәү шартлары белән танышу”.
Ямбулат мәктәбе укытучылары Т. Анохина, И. Синичкина һәм балалар бакчасы тәрбиячесе Н. Коновалова составындагы махсус комиссия укучыларның һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең өйләрендә булып торак-көнкүреш шартларын тикшерделәр. Һәр йортта булып чыкканнан соң балаларның яшәү өчен бөтен шартлар да яхшы, дәресләргә әзерлек өчен кирәкле барлык әсбапларның булуын ачыкладылар.
Һәрйортта узган тикшерү өчен актлар төзелде.
.jpg)
17.11.2019
16 ноябрь көнне Крестниково авылының Мәктәп урамы буенча баганаларга урам утлары куелды.
.jpg)
13.11.2019
Юхиди инспекторы белән очрашу.
12 ноябрь көнне “Ямбулат башлангыч мәктәбе” укучылары РФ Эчке эшләр министрлыгының Югары Ослан муниципальара бүлегенең ЮХИДИ инспекторы Надежда Аксенова белән очраштылар. Надежда Михайловна балалар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә һәм викторина үткәрде. Барлык укучыларга да яктылыкны кире кайтаручы элементлар тапшырылды.
.jpg)
12.11.2019
«Бел һәм сакла!»
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда куркынычсызлыкка өйрәтү проблемасы бүгенге көндә дә актуаль.
Бүген «Ямбулат балалар бакчасында» тәрбияләнүчеләр янына РФ Эчке эшләр министрлыгының Югары Ослан муниципальара ЮХИДИ инспекторы, полиция лейтенанты Надежда Аксенова килде. Балалар юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен күрсәттеләр. Алар юл билгеләрен, төрле хәлләр килеп чыкканда ярдәмгә килә торган махсус транспорт төрләрен атадылар, юллардагы куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләштеләр,
Надежда Михайловна балаларга үзе алып килгән махсус бүләкләрен тапшырды.
.jpg)
12.11.2019
Ямбулат авыл җирлеге территориясендә электрчылар бригадасы ААҖ «Сетевая компания» нең Буа электр челтәрләре объектларында ремонт эшләрен дәвам итә.
.jpg)
11.11.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов һәм башкарма кометит сәркатибе Елена Коновалова Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы М.Г. Зиатдинов катнашында узган чираттагы «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә катнаштылар.
.jpg)
11.11.2019
ҖЧҖ “Заря агрофирмасы” предприятиесе Казан шәһәренең Яңа Савин районы территориясендә узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты. Сатуга бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, кәбестә, алма, кара җимешле миләш, шулай ук бөртекле культуралар – арыш, бодай, арпа алып бардылар.
.jpg)
11.11.2019
Бала яшәгән шартларны тикшерү, яшьүсмерләрнең хокукларын яклау алымнарының берсе булып тора.
«Ямбулат балалар бакчасы» комиссиясе, тәрбияче Наталья Коновалова, мөдире Наталья Цветкова, укытучы Татьяна Анохина составындагы, гаилә белән алдан килешенеп, үз тәрбияләнүчеләренең торак-көнкүреш шартларын тикшерделәр.
.jpg)
11.11.2019
Гражданнарның үзара салым программасы кысаларында Ямбулат авыл җирлеге зираты территориясендә гыйбәдәтханә төзелеше дәвам итә, бүгенге көндә территорияне төзекләндерү эшенә керештеләр.
.jpg)
30.10.2019
“Башлангыч сыйныф укытучылары өчен методик семинар”
“Карахуҗа урта мәктәбе” филиалы - "Ямбулат башлангыч сыйныф" укытучысы «Башлангыч мәктәптә туган (рус) телен һәм әдәби укуны укыту» дигән темага үткәрелгән методик семинарда катнашты. Семинарга «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы белән берлектә «Русский слово» нәшрияты доценты, ИМЦ методисты Алевтина Федорова чакырылган иде.
Укытучылар алдында туган телне өйрәнүне һәм этномәдәни юнәлештәге курсларны гамәлгә ашыруны норматив тәэмин итү, башлангыч гомуми белем бирү дәрәҗәсендә «Туган тел һәм әдәби уку» фән өлкәсен тормышка ашыру үзенчәлекләре кебек сораулар ачылды.
.jpg)
29.10.2019
«Муниципаль хезмәткәрләр белән укулар»
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов һәм сәркатиб Елена Коновалова коррупциягә каршы законнарны белү буенча укуда катнаштылар. Укуларны муниципаль хезмәткәрләр һәм Татарстан Республикасы Президенты Идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча оештыру бүлеге баш киңәшчесе Александр Маратканов алып барды.
Уку барышында керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүмат тутырганда югарыда күрсәтелгән затлар тарафыннан рөхсәт ителгән типик хаталар каралды.
.jpg)
29.10.2019
Гражданнарның үзара салым программасы кысаларында Ямбулат авыл җирлеге зираты территориясендә гыйбәдәтханә төзелеше дәвам итә, бүгенге көндә территорияне төзекләндерү эшенә керештеләр.
.jpg)
29.10.2019
28 октябрь көнне Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов һәм район Советы депутаты Марина Анохина өченче чакырылыш район Советының чираттагы илленче утырышында катнаштылар. Утырыш Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә узды.
.jpg)
29.10.2019
28 октябрь көнне Ямбулат авыл җирлегендә өченче чакырылыш Ямбулат авыл җирлеге Советының алтмыш беренче утырышы булып узды. Совет утырышында Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-икътисади үсеш буенча урынбасары Наталья Юрьевна катнашты.
.jpg)
28.10.2019
«Старт диагностикасы»
21 октябрь көнне Ямбулат балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балаларны диагностикалау максатыннан А.В. Насыйров, Л. В. Мөхәммәтҗанова, М. Я. Васильева составындагы психологик-педагогик хезмәт булып китте.
Балаларның үсеш диагностикасын белү иң беренче чиратта педагог өчен кирәк, нәкъ менә шушы белемне бәяләү системасы ярдәмендә ул балаларны мәктәптә укытуга әзерләү буенча эшен планлаштыра.
.jpg)
28.10.2019
26 октябрь көнне Ямбулат авыл җирлеге башлыгы һәм депутаты авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар. Бу чара Казан шәһәренең Яңа Савин районында узды.
.jpg)
28.10.2019
ҖЧҖ “Заря агрофирмасы” предприятиесе Казан шәһәренең Яңа Савин районы территориясендә узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты. Сатуга бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, кәбестә, алма, кара җимешле миләш, шулай ук бөртекле культуралар – арыш, бодай, арпа алып бардылар.
.jpg)
25.10.2019
Ямбулат авыл җирлеге территориясендә электрчылар бригадасы ААҖ «Сетевая компания» нең Буа электр челтәрләре объектларында ремонт эшләрен дәвам итә.
.jpg)
24.10.2019
Гражданнарның үзара салым программасы кысаларында Ямбулат авыл җирлеге зираты территориясендә гыйбәдәтханә төзелеше дәвам итә, бүгенге көндә территорияне төзекләндерү эшләре бара.
.jpg)
23.10.2019
«Түгәрәк өстәл»
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М.Н. Әхмәтҗанов район дин әһелләренең православие мәдәниятен үстерү, дини ихтыяҗларны канәгатьләндерүгә кагылышлы мәсьәләләрне өйрәнү буенча түгәрәк өстәл утырышында катнашты.
Утырышта район Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев, районның православие дине вәкилләре катнашты. Түгәрәк өстәл барышында җирле православие мәхәлләләренең эшчәнлеге, аларның благочиние эше кысаларында үзара хезмәттәшлеге, шулай ук Ямбулат авылында часовня төзү мәсьәләләре каралды. Әлеге чара Татарстан Республикасы Православие җәмәгатьчелеге форумына әзерлек кысаларында үткәрелде.
.jpg)
21.10.2019
19 октябрь көнне Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты. Сатуга балан, алма, сарымсак, кабак алып бардылар.
.jpg)
18.10.2019
ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаровның Югары Ослан районына эш сәфәре
17 октябрьдә ҖЧҖ «Агрофирма Заря» Авыл хуҗалыгы предприятиесе делегациясе Югары Ослан районы агрофирмалары җитәкчеләре һәм белгечләре белән эшлекле киңәшмәдә катнашты, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов катнашты.
.jpg)
.jpg)
17.10.2019
«Үзара салымга җәмәгать контроле»
Югары Ослан районы башлыгы каршындагы Иҗтимагый советның планлы эше кысаларында Совет рәисе урынбасары Николай Скарлухин агымдагы елда үзара салым программасы буенча төзелгән Ямбулат авыл җирлегендәге гыйбәдәтханәне карады. Авыл халкы инициативасы һәм җирлек башлыгы Марсель Әхмәтҗановның оператив эше нәтиҗәсендә гыйбәдәтханә оптималь срокларда һәм сыйфатлы итеп төзелгән. Якын арада гыйбәдәтханәне ачу һәм изгеләндерү планлаштырыла.
.jpg)
17.10.2019
16 октябрьдә Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре федераль трассаны чүп-чардан арындырдылар.
.jpg)
16.10.2019
Ямбулат авылы мәдәният йорты һәм Ямбулат авылы китапханәсе бинасы бүгеннән газ белән җылытыла.
.jpg)
16.10.2019
«Көзге өмә»
Хезмәт эшчәнлеге шәхес үсешенең мөһим чарасы булып тора. Инде мәктәпкәчә яшьтә үк хезмәт тәрбиясе эшчәнлеге алып барыла.
Хезмәт баланы кызыксындыра, үз мөмкинлекләрен тоярга, ирешелгән эшләренә нәтиҗә ясый башларга мөмкинлек бирә.
Бүген балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр бакча хезмәткәрләре белән берлектә бакча тирәсен җыештырдылар. Нәниләрнең сөенеп, тырышып хезмәт итүләрен күреп, чын булшчылар үсә диеп сөенергә була.
.jpg)
15.10.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М. Н.Әхмәтҗанов “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашты.
.jpg)
15.10.2019
14 октябрь көнне Киселев Александр Степан улын һәм Галина Федор кызын бриллиант туйлары белән котлау тантанасы узды. Алар иңне –иңгә куеп, аңлашып 60 ел парлы гомер иткәннәр. Уртак тормыш юбилеее уңаеннан Кисилевларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Н. А.Кадыйрова юбилярларга нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде. Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М. Н.Әхмәтҗанов юбилярларга җылы теләкләрен җиткерде.
.jpg)
14.10.2019
12 октябрьдә Ямбулат авыл җирлеге башлыгы һәм депутаты Казан шәһәренең Яңа Савин районында узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.
.jpg)
14.10.2019
“Көзен җыештырсак, язын уңай булыр”
12 октябрь көнне Ямбулат башлангыч мәктәбендә традицион көзге өмә үткәрелде. Өмәдә барлык мәктәп хезмәткәрләре һәм укучылар катнашты. Алар чүп-чар җыеп, коелган яфракларны себерделәр, клумбаларда тәртип урнаштырдылар. Мәктәп яны территориясе ямьләнеп китте,бөтен җирдә чистарды.
.jpg)
04.10.2019
Газ тоташтыру
3 октябрь көнне ҖЧҖ «Заря агрофирмасы» һәм Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы газ белән җылытуга тоташтырылды.
.jpg)
02.10.2019
Гражданнарның үзара салым программасы кысаларында Ямбулат авыл җирлеге зираты территориясендә гыйбәдәтханә төзелеше дәвам итә, бүгенге көндә керү ишеге өстендә козырек куелды.
.jpg)
01.10.2019
Гражданнарның үзара салым программасы кысаларында Ямбулат авыл җирлеге зираты территориясендә гыйбәдәтханә төзелеше дәвам итә, бүгенге көндә керү ишеге өстендә козырек урнаштыру эшенә керештеләр.
.jpg)
30.09.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов чираттагы «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга йөкләмәләр бирелде.
.jpg)
30.09.2019
30 сентябрь көнне Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов һәм район Советы депутаты Марина Анохина өченче чакырылыш район Советының чираттагы кырык тугызынчы утырышында катнаштылар. Утырыш Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә узды.
.jpg)
28.09.2019
25-27 сентябрь көннәрендә Буа электр челтәренең электриклар бригадасы Крестниково авылында “акыллы” счетчиклар урнаштырдылар.
.jpg)
25.09.2019
23-25 сентябрь көннәрендә Буа электр челтәренең электриклар бригадасы Ямбулат авыл җирлеге территориясендә “акыллы” счетчиклар урнаштырдылар.
.jpg)
10.09.2019
Грипптан ничек сакланырга?
Бүген, 10 сентябрь көнне Ямбулат балалар бакчасында фельдшер Афонина Наталья белән очрашу булды.
Ул балалар белән салкын тию авырулары турында әңгәмә үткәрде, грипп вирусыннан ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләде.
Авыруларны профилактикалау буенча төп чараларның берсе - шәхси гигиена, шуңа күрә кулларны ешрак юарга, бигрәк тә ашар алдыннан, саф һавада күбрәк йөрергә һәм һава торышы буенча киенергә кирәк.
Фельдшер ата-аналар өчен куркыныч вирустан ничек сакланырга дигән белешмәлекләр калдырды.Кайбер балаларга гриппка каршы прививка ясалды. Балаларда гриппны кисәтү-бик мөһим һәм мәҗбүри чара, аның ярдәмендә без аларның сәламәтлеген куркыныч вирустан саклый алачакбыз
.jpg)
09.09.2019
Газ казаннарын алмаштыру программасы кысаларында Ямбулат мәктәбендә тышкы котельный урнаштырыла.
Җәйге чорда, авылга котельный модуле кайтарылган һәм урнаштырылган, хәзерге вакытта газ җибәреп җылылык белән тәэмин итү челтәрен төзү буенча эш алып барыла.
.jpg)
.jpg)
08.09.2019
Гражданнарның үзара салым программасы кысаларында Ямбулат авыл җирлеге зираты территориясендә гыбәдәтханә төзелеше дәвам итә, бүгенге көндә территорияне төзекләндерү эшләре бара.
.jpg)
08.09.2019
Бүген ягъни 8 нче сентябрь көнне Ямбулат авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар узды.
.jpg)
.jpg)
07.09.2019
5 сентябрь көнне Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М. Н. Әхмәтҗанов районның 2019-2020 еллардагы җылыту сезонына, мәдәният объектларын һәм авыл җирлекләре биналарын әзерләү белән бәйле булган авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе В.С. Тимиряев җитәкчелегендз узды.

06.09.2018
Ямбулат авыл җирлеге территориясенә кергән Ямбулат һәм Крестниково авылларыннан чүп-чар тиешле тәртиптә җыелды.
.jpg)
05.09.2019
Ямбулат авыл җирлеге зираты территориясендә төзелеп килүче гыйбәдәтханә түбә астына кертелде.
04.09.2019
Гражданнарның үзара салым программасы кысаларында Ямбулат авыл җирлеге зираты территориясендә гыйбәдәтханә төзелеше дәвам итә, бүгенге көндә түбә ябуга керештеләр.
.jpg)
03.09.2019
Гражданнарның үзара салым программасы кысаларында җыелган акчага Ямбулат авыл җирлеге зираты территориясендә гыйбәдәтханә төзү дәвам итә. Бүгенге көндә түбә ябу эшенә керештеләр.
.jpg)
03.09.2019
Ямбулат авыл җирлеге территориясендә азык-төлек һәм көндәлек товарлар белән күчмә сәүдә оештырылды. Халык кием-салым, аяк киеме, көн-күреш кирәк- яраклары белән тәэмин ителде.
.jpg)
03.09.2019
Гражданнарның үзара салым программасы кысаларында Ямбулат авыл җирлеге зираты территориясендә гыйбәдәтханә төзелеше дәвам итә.
.jpg)
03.09.2019
Ямбулат башлангыч мәктәбе һәм Ямбулат балалар бакчасы территориясендә төзүчеләр бригадасы газ җиһазларын урнаштыруны дәвам итә.
.jpg)
02.09.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов һәм башкарма кометит сәркатибе Елена Коновалова Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы М.Г. Зиатдинов катнашында узган чираттагы «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә катнаштылар.
.jpg)
02.09.2019
Бүген Ямбулат башлангыч мәктәбендә Белем көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Мәктәп коллективын, укучыларны һәм аларның ата – аналарын уку елы башлану белән мәктәп директоры Александр Гаврилин, Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов, Югары Ослан муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Гобәйдуллин һәм Югары Ослан муниципаль районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Вилен Касыймов котлады. Чакырылучылар барлык балаларга яхшы кәеф, нык сәламәтлек һәм укуларында уңышлар теләделәр. Бәйрәм ахырында Югары Ослан муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Гобәйдуллин беренче сыйныфка баручы ике балага ике истәлекле бүләк тапшырды. Аннан соң озак көтелгән беренче кыңгырау яңгырады һәм балалар үз классфлары буенча парламент дәресенә киттеләр.
.jpg)
.jpg)
01.09.2019
1 сентябрь көнне Ямбулат мәдәният йортында яңа уку елы башлануга багышланган бәйрәм чарасы булып узды.
Бу көнне мәдәният йортына укучылар һәм әти-әниләр чакырылды. Җәй дәвамында актив ярдәм иткән укучыларны белем көне белән котларга, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырырга ҖЧҖ «Заряагрофирмасы» генераль директоры Р.Ш. Зиатдинов килгән иде.
Шулай ук ата-аналарны һәм укучыларны, Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе В. В.Гаврилин, Карахуҗа урта мәктәбе директоры А. Н. Гаврилин һәм Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М. Н. Әхмәтҗанов белем көне белән котладылар.
Бәйрәм искиткеч күңелле узды. Укучыларга хәерле, уңышлы уку еллары насыйб булсын!
.jpg)
.jpg)
30.08.2019
Ямбулат авыл җирлеге территориясенә кергән Ямбулат һәм Крестниково авылларында капчыкларга тутыру ысулы белән чүп-чар җыелды.
.jpg)
28.08.2019
Бүген Ямбулат авылында торак йорт ка ут капты. Ямбулат авыл җирлеге ДПК җитәкчесе М.Н.Әхмәтҗанов, МТЗ – 1221 тракторында (тагылма мичкә – 8м3)ДПК тракторчысы Н.И.Николаев һәм Югары Ослан янгын гарнизонының янгын бригадалары янгынны тиз арада йөгәрләделәр. Милекнең бер өлеше яраксыз хәлгә килде, кешеләр зыян күрмәде.
.jpg)
.jpg)
28.08.2019
27 августта район ветеринария шифаханәсе хезмәткәрләре шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы сыерлардан кан алдылар.
28.08.2019
26 август көнне балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп хезмәткәрләре мәктәп яны участогында урып-җыюга бердәм чыктылар. Быел бәрәңге, кишер, чөгендернең уңышы шәп булды.
1 сентябрьдән балаларны иркен, уңайлы сыйныф һәм төркемнәр генә түгел, витминлы тәмле төшке аш көтә, чөнки җыелган уңыш ел буена җитәр диеп өметләнәбез.
.jpg)
28.08.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты, Ямбулат авыл китапханәсе, Ямбулат мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, Казан – Ульяновск федераль трассасын чүп-чардан арындырдылар.
.jpg)
28.08.2019
27 август көнне Т.В. Анохина 1272 участок сайлау комиссиясе әгъзалары белән эшлекле киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә сайлау участогында кизү тору графигы яңгырады, тавыш бирү өчен биналарны әзерләү һәм аларны кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикерләр алышынды, шулай ук сайлаучыны теркәлү урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризалар бирү буенча эшне оештыру каралды.
27.08.2019
Гражданнарның үзара салым программасы кысаларында Ямбулат авыл җирлеге зираты территориясендә төзелеп килүче гыйбадәтханәнең эчке ягын эшләргә керештеләр.
.jpg)
27.08.2019
Ямбулат башлангыч мәктәбе территориясендә төзүчеләр бригадасы газ җиһазларын урнаштыруны дәвам итә.
.jpg)
26.08.2019
Гражданнарның үзара салым программасы кысаларында Ямбулат авыл җирлеге зираты территориясендә гыйбадәтханә төзелеше дәвам итә, бүгенге көндә стеналар оелеп бетте, төзелеш калдыклары җыештырылды.
.jpg)
26.08.2019
Авыл җирлегендә яшәүчеләргә 2018 ел өчен салым уведомлениеләре килә башлады.
Исегезгә төшерәбез, салым түләүчеләргә – физик затларның шәхси кабинетыннан файдаланучыларга салым белдерүләре электрон рәвештә җибәрелә, калганнарына почта аша заказлы хат җибәрелә. 2019 елның 1 июненнән хәбәр итү формасы үзгәрде. Аерым түләү документы (ПД формасы буенча квитанция) җибәрелми. Хәбәрнамә рәвешендә бюджет системасына салымнарны күчерү өчен реквизитлар, шулай ук уникаль идентификатор, штрих-код һәм QR-код, шул исәптән банк терминаллары һәм мобиль җайланмалар аша да күрсәтелә.
Хәбәрнамәләрдә күрсәтелгән салымнарны түбәндәге ысулларның берсе белән түләргә мөмкин:
- банк бүлеге, шул исәптән банк терминаллары аша;
- онлайн-банк аша;
- Россия Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинет аша;
- федераль почта элемтәсен оештыру аша.
Салымнарны 2019 елның 2 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк!
26.08.2019
23 август көнне Ямбулат авыл җирлеге һәм мәдәният хезмәткәрләре ҖЧҖ "Заря агрофирмасына " кура җиләге җыюда ярдәм күрсәттеләр.
.jpg)
23.08.2019
Район башлыгы урынбасары С.В. Осянин ҖЧҖ «Агрофирма Заря» хезмәт коллективы җыелышында катнашты.
Урып-җыю эшләренең барышы, торак пунктларның инфраструктурасын төзекләндерү һәм үстерү мәсьәләләре каралды. 2020 куелган планнар арасында республика программасы буенча спорт мәйданчыгы төзү күздә тотыла. Предприятие хезмәткәрләренең шәхси сораулары буенча мөрәҗәгатьләре каралды.
.jpg)
23.08.2019
Ямбулат авыл җирлеге территориясендә Ямбулат һәм Крестниково авылларында һәр хуҗалык чүп-чарны капчыкларга тутырып КАМАЗ машинасына тапшырды.
.jpg)
22.08.2019
Ямбулат авыл җирлеге зираты территориясендә гражданнарның үзара салымы программасы кысаларында гыйбадәтханә төзү дәвам итә, бүгенге көндә стеналар өю эше төгәлләнде.
.jpg)
21.08.2019
Бүген 2019 елның 8 сентябренә билгеләнгән алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек кысаларында, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары И. Н. Гыйләҗиев МББУ «Ямбулат башлангыч мәктәбе» бинасында урнашкан 1272 нче сайлау участогында сайлаучылар гаризаларын кабул итү буенча автоматлаштырылган эш урыны тикшерелде.
2019 елның 28 августыннан 4 сентябренә кадәр тавыш бирү көнендә теркәлү урыны буенча сайлау участокларына килеп җитү мөмкинлеге булмаган гражданнар тавыш бирү көнендә сайлау участогында тавыш бирү мөмкинлеге бирү турында участок сайлау комиссиясенә гариза тапшыра алалар.
20.08.2019
«Суган үсте зур булды, бөтен амбарлар тулды»
Балалар бакчасы коллективы үз участогында суганнан мул уңыш үстерде.
Суган салкын тию авырулары вакытында бик яхшы чара, чөнки фитонцидлар, флавоноидлар һәм гликозидларның күп булуы аркасында бактерицид, аңа каршы һәм ялкынсынуга каршы тәэсир итә. Суган ашказаны-эчәк тракты өчен бик файдалы, чөнки ул үт куу тәэсиренә ия, аппетитны көчәйтә, патоген микрофлораны кыса.
Мондый уңыш белән бернинди салкын тию дә куркыныч түгел.
.jpg)
20.08.2019
“Гөлбакча – безнең бакча”
Балалар бакчасы территориясендә күп төрле чәчәкләр утыртылды. Яз башыннан алып, беренче салкыннарга кадәр бу чәчәкләрнең ничек үсүен һәм чәчәк атуын бакчага йөрүче балалар бик кызыксынып күзәтәләр. Һәр чәчәкнең орлыгын өлгергәч җыеп, киптереп икенче ел утырту өчен әзерләп куялар.
.jpg)
20.08.2019
Ямбулат авыл җирлеге зираты территориясендә гыйбәдатханә төзү эше дәвам итә.
.jpg)
20.08.2019
Каты коммуналь калдыклар буенча хезмәт күрсәткән өчен, яңадан исәп-хисапны ничек рәсмиләштерергә
- Яңадан исәпләү хокукы нинди очракларда туа?
ККК белән мөрәҗәгать итү буенча коммуналь хезмәт өчен түләү күләмен яңадан исәпләү торак урынында кулланучы биш календарь көннән артык булмаганда мөмкин (китү һәм килү көннәре кертелми). Кулланучы яңадан исәпләү өчен гаризаны вакытлыча булмаган вакытка кадәр яки вакытлыча булмаган чор тәмамланганнан соң 30 көннән дә соңга калмыйча тапшыра ала.
- Яңадан исәпләү өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?
Әгәр сез торак йорт хуҗасы яки ККК буенча төбәк операторы белән турыдан-туры шартнамәгә күчү турында карар кабул иткән күпфатирлы йорттагы бина милекчесе (яллаучы) булсагыз:
гариза һәм тиешле документлар белән ҖЧҖ «ПЖКХ ИК» (420087 Казан, Гвардия ур., 54 йорт, 1 к.) мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Әгәр сез күпфатирлы йортта торак урынның милекчесе (яллаучы), анда хезмәт күрсәтүче-идарәче оешма:
гариза һәм тиешле документлар белән үз идарәче оешмаларыгызга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
- Яңадан исәпләү өчен нинди документлар тапшырырга кирәк? Түләү күләмен яңадан исәпләү турында гариза (форма кушымта итеп бирелә)
Булмаган чорны раслаучы документлар:
командировка таныклыгының күчермәсе яки хезмәт командировкасына җибәрү турында карар, юл йөрү билетларының күчермәләрен кушып хезмәт командировкасы турында белешмә;
дәвалау яисә санаторий-курорт учреждениесендә булу турында белешмә;
кулланучы исеменә рәсмиләштерелгән юл йөрү билетлары яки аларның расланган күчермәләре.
счетлар яшәү өчен кунакханәдә, тулай торак яки башка урында вакытлычабулу яки аларның заверенные күчермәләре;
Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән очракларда гражданны вакытлыча тору урыны буенча вакытлыча теркәүне гамәлгә ашыручы орган документы яисә аның расланган күчермәсе;
гражданның уку йорты, балалар йорты, мәктәп-интернат, махсус укыту-тәрбия һәм тәүлек буе яши торган башка балалар учреждениесе урнашкан урын буенча вакытлыча тору вакытын раслаучы белешмә;
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 06.05.11 ел, №354 Карары белән расланган милекчеләргә коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең 93 пунктында каралган торак урынында кулланучының вакытлыча булмавы фактын һәм дәвамлылыгын раслый торган башка документлар.
19.08.2019
Ямбулат авыл җирлеге зираты территориясендә гражданнарның үзара салымы программасы кысаларында гыйбәдатханә төзү дәвам итә, бүгенге көндә стеналар өю эше башкарыла.
.jpg)
19.08.2019
Ямбулат авыл җирлеге сәркатибе Е.Ю. Коновалова авыл җирлеге территориясендә урнашкан барлык җир кишәрлекләренең адресларын дөрес итеп кертү һәм тикшерү буенча эш алып бара. Хәзерге вакытта барлык җир кишәрлекләренең адреслары, шул исәптән: бакчалар, хуҗалык корылмалары, фатирлар, йортлар өчен дә эшнең 70% ы башкарылган. Ямбулат, Казыльяр, Крестниково торак пунктларындагы җир кишәрлекләренең адреслы мәгълүматлары тулысынча эшкәртелде һәм ФИАСГА (федераль мәгълүмати адрес системасы) кертелде.

19.08.2019
ҖЧҖ "Заря агрофирмасы " бакчаларында алма һәм кара миләш җыю дәвам итә.
.jpg)
19.08.2019
Ямбулат авыл җирлеге сәркатибе Е.Ю. Коновалова Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдиновның оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән үткәрелгән «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә катнашты.
.jpg)
16.08.2019
Ямбулат авыл җирлеге зираты территориясендә гражданнарның үзарасалым программасы буенча җыелган акчага гыйбадәтханә төзү эшләре башланып китте. Бүгенге кондә төзүчеләр бригадасы тырышып, бар кочләрен куеп стена өяләр.
.jpg)
16.08.2019
ҖЧҖ "Заря агрофирмасы " бакчаларында җиләк-җимеш уңышын җыю дәвам итә.
.jpg)
15.08.2019
ҖЧҖ "Заря агрофирмасы" хуҗалыгында җиләк-җимеш уңышын җыю бара. Быел алма һәм җиләк җыюда муниципаль хакимият органнары, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре катнаша.
.jpg)
.jpg)
12.08.2019
Ямбулат авыл җирлеге территориясендә һәр атнаның җомга көнендә хуҗалыктан җыелган чүп-чарны КАМАЗ машинасы алып китә.
.jpg)
12.08.2019
12 август көнне ТР ДКУ «Татарстан Республикасы Янгын сагы» ның Апас отряды, Рус Макылы авылын саклау буенча аерым пост хезмәткәрләре Крестниково һәм Ямбулат авылларында ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарның йортларында, янгынны кисәтүче җиһазлар урнаштырдылар. Эш барышында янгын белдергечләре турында җентекләп сөйләделәр һәм аларның гамәлдә булу принцибын ачык күрсәттеләр.
.jpg)
07.08.2019
Бүген балалар бакчасында белем бирү оешмаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерү комиссиясе булып узды. Алар коллектив башкарган эшләрнең сыйфатын бәяләделәр. Балаларны җәйге ялдан соң чиста, уңайлы, якты балалар бакчасы көтә. Рәхим итегез!
.jpg)
.jpg)
06.08.2019
Ямбулат авыл җирлеге зираты территориясендә гражданнарның үзара салым программасы кысаларында гыйбадәтханә төзү дәвам итә, бүгенге көндә төзелеш материаллары кайтартылды.
.jpg)
05.08.2019
Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М.Н. Әхмәтҗанов Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдиновның оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән үткәрелгән «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә катнашты
.jpg)
31.07.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлеге территориясенә кергән Крестниково авылында төзүчеләр бригадасы чишмә тирәли койма тоту эшен дәвам итте. Әлеге эш гражданнарның үзара салым программасы кысаларында башкарыла.

31.07.2019
26 июльдә дуңгызларда африка чумасы авыруын кисәтү максатларында Югары Ослан ветеринарлары вирус дуңгызлар өчен генә куркыныч булуын җиткерделәр һәм ашыгыч профилактик чаралар үткәрделәр. Шуңа да карамастан, кеше вирусны күчерүче булырга мөмкин. Киемдә һәм аяк киемендә ул – 100 көнгә кадәр, туңдырылган иттә – 300 көнгә кадәр, такталарда, сарайларда, идәндә 180 көнгә кадәр саклана. Шуңа күрә учакны бетергәндә карантин зонадагы барлык дуңгызларның баш санын юк итү кебек катгый чаралар күрелә.
Дуңгызларда африка чумасын кертү куркынычы янау сәбәпле, Республика ветеринария хезмәте КФХ һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗалары өчен белешмәлек әзерләде:
1. Кыргый кабан дуңгызлары (урман, елга буйлары, болыннар, чокырлар) яшәгән урыннарда чабылган үләнне тукландыруга юл куймаска.
2. Кыргый кабаннар яши торган урман массивлары аша агып килүче сулыклардан, хайваннарны эчерү өчен су кулланмаска.
3. Дуңгызларны ябык биналарда яки ышанычлы киртәләнгән, изоляцияләнгән урыннарда тотарга, дуңгызларны ирекле йөртмәскә, аларның башка хайваннар (Мәчеләр, Этләр, мөгезле эре терлек, МРС) белән элемтәсенә юл куймаска.
4. Дуңгызларны карау өчен терлекчелек йортларына чит затларны кертмәскә, аерым кием-салым һәм инвентарь кулланырга.
5. Азык калдыкларын пешереп бирергә.
6. Дуңгызларның үлү һәм авыру очракларын яшермәскә! Кичекмәстән ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
7. Дуңгыз балаларын ветеринария белешмәләре (таныклыклары) булмаган килеш сатып алмаска. Ветеринария хезмәте рөхсәтеннән башка дуңгыз һәм дуңгыз ите алмаска.
8. Кичекмәстән ветеринария хезмәтендә дуңгызлар санын теркәргә.

26.07.2019
25 июньдә район башлыгы М.Г. Зиатдинов һәм район башлыгы урынбасары С. В. Осянин Ямбулат, Мәйдан, Карахуҗа һәм Килди авыл җирлекләрендә күзәтү уздырдылар.Тикшерү барышында җирлек территориясен төзекләндерү мәсьәләләре каралды, шулай ук 2020 елга эш планы буенча фикерләр алышынды.
.jpg)
.jpg)
25.07.2019
Бүген районда бөртеклеләрне җыюга беренчеләрдән булып ҖЧҖ "Заря агрофирмасы" механизаторлары кереште. Урып-җыюны 3 көн элек теземнәргә чабылган көзге бодай басуында башладылар. Бу басуга бөртекле сабан культуралары чәчелгән иде, шуңа күрә аерым ысул белән урып-җыю турында карар кабул ителде. Җылы һава торышы саклану сәбәпле ашлыкның дымлылыгы югары түгел. Беренче гектардан 23 центнерга якын уңыш чыга. Басудан ашлык беренчел эшкәртү өчен ындыр табагына озатыла. ҖЧҖ "Заря агрофирмасы" хуҗалыгының ындыр табагы ашлыкны кабул итүгә тулы әзерлектә.
Агрофирманың бөртекле культураларның гомуми мәйданы 1200 гектар тәшкил итә. 4 ашлык җыю комбайны бар. 1 комбайнга уртача йөкләнеш 300 гектар булыр диләр. Һава торышы уңай булса, техника сынатмаса, урып-җыюны 25 августка тәмамлау планлаштырыла. Хәерле сәгатьтә!
24.07.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлеге территориясендә ҖЧҖ «Заря агрофирма» сында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе урып-җыю кампаниясенә комбайннарны карады.
.jpg)
.jpg)
24.07.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлеге территориясендә ҖЧҖ «Заря агрофирма» сында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе урып-җыю кампаниясенә комбайннарны карады.
.jpg)
.jpg)
24.07.2019
24 июль көнне Ямбулат авыл җирлегендә Югары Ослан муниципаль районының Ямбулат авыл җирлеге Советының илле тугызынчы утырышы булып узды. Совет утырышында Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе В.С. Сергеев катнашты.
Көн тәртибе:
1. Ямбулат авыл җирлегенең 2019 нчы елның 2 нче кварталында бюджет үтәлеше.
2. Үзара салым акчаларыннан файдалану турында хисап.
3. Төрлеләр.
.jpg)
23.07.2019
Ямбулат авыл җирлеге умарталыкларында бал аертуга керештеләр
.jpg)
23.07.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре җәяүлеләр күперенең тирә-ягын чистарттылар.
.jpg)
22.07.2019
Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М.М. Зиатдинов оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән үткәрелгән «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә катнашты.
.jpg)
26.06.2019
Юл төзүчеләр бригадасы Крестниково авылының Киселевка урамы буенча юлга вак таш җәюне төгәлләделәр.
.jpg)
.jpg)
24.06.2019
Ямбулат авыл җирлеге территориясендә рөхсәтсез чүплек бетерелде.
.jpg)
24.06.2019
Ямбулат башлангыч мәктәбе янында оешкан “Салават күпере” лагеренда шашка уйнау буенча ярыш оештырылды.

23.06.2019
Крестниково авылында Киселевка урамы буенча юл төзүчеләр бригадасы торак пунктның Үзәк урамы белән тоташтырылачак юлга вак таш түшәүне дәвам итәләр.
.jpg)
23.06.2019
Крестниково авылында Үзәк урамы буенча таш юл түшәлә. Шул уңайдан авыл җирлеге башлыгы Марсель Наил улы җитәкчелегендә су агу урыннарын төзекләндерү эшләре башкарыла.
.jpg)
.jpg)
23.06.2019
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе.
20 июнь көнне "Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында мөһим чара узды. Бу чарага Карахуҗа, Олы Мәми һәм Ямбулат мәктәбенең булачак беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре чакырылган иде. Әлеге чараның иганәчесе булып "Югары Ослан" агрофирмасы директоры И. П. Лазарев чыгыш ясады.
Чарада Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары һәм "Бердәм Россия" партиясенең Югары Ослан җирле бүлекчәсе сәркатибе урынбасары С.В. Осянин, Югары Ослан муниципаль районының социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Г.Ф. Камалетдинова, "Югары Ослан" Агрофирмасы вәкиле Людмила Тарасова катнашты.
Булачак беренче сыйныф укучылары өчен чын бәйрәм атмосферасы оштырылган иде. Алар да җыелган халык алдында югалып калмыйча, үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. С.В.Осянин район башлыгының котлау сүзләрен, һәм үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. Тантаналы рәвештә булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп букчалары тапшырды.
Булачак укчыларның әти-әниләре тантананы оештыручыларга, бүләкләр тапшырган агрофирма җитәкчеләрен олы рәхәтләрен белдерделәр.
Дөньялар тыныч, балалар исән-сау булсын!
.jpg)
.jpg)
.jpg)
19.06.2019
18 июнь көнне Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М. Н. Әхмәтҗанов гражданнарны шәхси кабул итү үткәрде. Җир кишәрлеген милек итеп рәсмиләштерү буенча сорауларга җавап бирде.
.jpg)
19.06.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре Ямбулат авылы китапханәсе, Ямбулат авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Казан-Ульян федераль трассасын чүп-чардан арындырдылар.
.jpg)
19.06.2019
17 июнь көнне Ямбулат авыл җирлеге территориясендә Югары Ослан муниципаль районының дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда техникага техник күзәтү үткәрде.
.jpg)
19.06.2019
Бүген Ямбулат авылының Коновалов урамы буенча ҖЧҖ “Заря агрофирмасы”на караган МТЗ – 82 тракторы белән юл кырыенда үскән үләннәрне чаптырдылар.
.jpg)
18.06.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы М. Г. Зиатдинов катнашында узган чираттагы «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә катнашты.
.jpg)
18.06.2019
Крестниково авылында юл төзүчеләр бригадасы Киселевка урамын торак пунктның Үзәк урамы белән тоташтырылачак юлга вак таш түшщүне дәвам итә.
.jpg)
.jpg)
13.06.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы һәйкәле янында һәм аның янәшәсендәге территориядә үскән кабаттан чабып чыктылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
11.06.2019
Ямбулат авыл җирлеге территориясендә көндәлек ихтыяҗ һәм туклану товарлары белән сәүдә итү оештырылды. Халык кием-салым, аяк киемнәре, көнкүреш товарлары сатып алды.
.jpg)
10.06.2019
8 июнь 2019 ел. Ямбулат авыл җирлеге делегациясе Югары Ослан авылында узган Сабантуй-2019 милли бәйрәмендә катнашты. Анда авыл хуҗалыгы алдынгыларын – иң яхшы игенчеләрне, терлекчеләрне, механизаторларны, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.
Бәйрәм чарасы үзешчән артистлар катнашында театральләштерелгән тамаша белән ачылды. Анда халкыбызның яшәеше, тормышның матурлыгы чагылдырылды. Бәйрәмнең тантаналы өлешен районның агросәнәгать комплексы алдынгыларын, сәнәгать һәм төзелеш предприятиеләренең, җирле үзидарә органнарының һәм социаль өлкәнең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы дәвам итте. Алдынгы хезмәткәрләргә мактау грамоталары, Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
10.06.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре административ бина тирәләрен чүп-чардан арындырдылар.
.jpg)
07.06.2019
6 июнь көнне Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов 8 июнь көнне 15:00 сәгатьтә узачак татар милли бәйрәме «Сабантуй» үткәрүгә әзерлек эшендә катнашты. Югары Ослан авыл җирлеге территориясендә.
07.06.2019
ҖЧҖ “Заря агрофирмасы” кырларын кабул итү узды.
Традиция буенча быел да Сабантуй алдыннан махсус комиссия ҖЧҖ «Заря агрофирмасы» кырларының торышын тикшерде. 7 июнь иртәсендә комиссия басуларга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән чыгып, чәчү технологиясенең үтәлешен, чәчүлекләрне карау, кыскасы, игенчелек культурасын бәяләде. Комиссия эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча район Сабан туенда хөрмәтләнүче хуҗалык алдынгылары билгеләнде.
.jpg)
30.05.2019
29 май көнне предприятие ҖЧҖ “Заря агрофирмасы” предприятиесе Югары Ослан районының үзәк мәйданында узган ярминкәдә катнашты.
30.05.2019
Ямбулат мәдәният йорты территориясендә үләннәрне чаптыру эше дәвам итә.
.jpg)
30.05.2019
Бүген һәр хуҗалык үзләренең йорт, бакча тирәләрендә үскән үләннәрне чаптырдылар.
.jpg)
27.05.2019
26 майда Мәйдан авылында урнашкан сайлау участогында Ямбулат авыл җирлеге халкы делегациясе “Бердәм Россия” партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда катнашу өчен кандидатлар сайлап алу буенча алдан тавыш бирүдә катнашты.
.jpg)
26.05.2019
25 май көнне Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М. Н. Әхмәтҗанов Карахуҗа урта мәктәбендә узган “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә багышланган чарада катнашты. Ямбулат авыл җирлегеннән бу мәктәптә 1 1 нче сыйныфны Айгөл Әхмәтҗанова тәмамлый. Марсель Наил улы, укучыларга чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшыруларын һәм үзләре сайлаган юнәлештә укырга керүләрен, уңышлар теләде. Ак юл сезгә, балакайлар!
.jpg)
23.05.2019
Юл төзүчеләр бригадасы Крестниково авылының Киселевка урамындагы юлны төзекләндерүне дәвам итә.
.jpg)
23.05.2019
21 май көнне Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Е. Ю. Коновалова Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарында беренчел хәрби исәпкә алу һәм запастагы гражданнарны броньлау алып баручы вазыйфаи затларның методик җыенында катнашты.
.jpg)
23.05.2019
Бүген Крестниково авылында Сөлчә елгасы аша буа буылды.
.jpg)
23.05.2019
Ямбулат мәдәният йортының техник хезмәткәре Гущин Николай авыл мәдәният йорты, авыл китапханәсе һәм Бөек Ватан сугышы һәйкәле тирәсендәге үләннәрне чаптырды.
.jpg)
22.05.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлеге, китапханә һәм клуб хезмәткәрләре зиратны чүп-чардан чистарттылар.
.jpg)
22.05.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре Ямбулат авылы китапханәсе, Ямбулат авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Казан-Ульяновск федераль трассасын чүп-чардан арындырдылар.
.jpg)
21.05.2019
Бүген Ямбулат авылында Сөлчә елгасы аша корыч торбалар салынып буа буылды. Елга аша булган юл язгы ташу белән юылды, шулай ук су ярыннан янгын сүндерү өчен су алу урыннары әзерләделәр.
.jpg)
21.05.2019
2019 елның 21 маенда Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов һәм район Советы депутаты Марина Анохина өченче чакырылыш район Советының кырык алтынчы утырышында катнаштылар. Утырыш Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә узды.
20.05.2019
Ямбулат авыл җирлегендә шәхси хуҗалык сыерларын көтүлеккә чыгару өчен, Ямбулат һәм Крестниково авылларының Сөлчә елгасы аша чыгу юллары ремонтланды.
.jpg)
.jpg)
20.05.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М. Н. Әхмәтҗанов Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов җитәкчелегендә районы Советының актлар залында узган киңәшмәдә катнашты.
.jpg)
19.05.2019
«Экстремизмга – юк!»
Балаларны яклау максатында балигъ булмаганнарны деструктив, шул исәптән экстремистик һәм террорчылык эшчәнлегенә, законсыз массакүләм акцияләргә җәлеп итүдән, яшүсмерләр мохитенә мәгълүмат керүгә каршы тору буенча аңлату эшләре алып барыла. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан «Экстремизмга – юк!» дигән кичә үткәрелде.
.jpg)
19.05.2019
"Гаилә традицияләре – Россиянең киләчәге".
19 май көнне Ямбулат авылы китапханәсендә «Без Россия гражданнары» акциясе кысаларында "Гаилә традицияләре - Россиянең киләчәге»исемле конкурс – уен программасы узды. Мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче бәйрәм тарихы турында сөйләде, бәйрәм программасын ачып җибәрде, аннары конкурс – уен программасы башланды. Уен -тамашада өч гаилә Щипковлар, Кашаповлар, Коноваловлар гаиләсе катнашты. Калган кунаклар катнашучыларны алкышлап, көч биреп тордылар. Гаиләләр төрле сынауларны уңышлы уздылар. Бәйрәмдә дуслык җиңде. Галә- җәмгыятьнең киләчәге! Дөньялар тыныч, балалар исән –сау булсыннар.
.jpg)
17.05.2019
10 майдан Ямбулат авыл җирлеге торак пунктлары территориясеннән чүпләрне җыю эше башланып китте. Әлеге эш төбәк операторы тарафыннан атнаның һәр җомгасында капчыкка җыю ысулы белән башкарыла.
.jpg)
17.05.2019
Бүген юл төзүчеләр бригадасы Крестниково авылының Киселевка урамында юлларны ремонтлау өчен вак таш китерделәр.
.jpg)
16.05.2019
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә музей педагогикасы
Соңгы унъеллык - педагогик процессны интенсив яңарту, мәктәпкәчә белем бирүнең иң асылын үзгәртү еллары. Бала максималь рәвештә үз-үзен тормышка ашыра алырлык шартлар тудыру, ягъни җәмгыять, тарих, кешелек мәдәнияте белән үз мөнәсәбәтләре урнаштыру - тәрбия процессының төп бурычларыннан берсе.
Бүген Ямбулат балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары өчен «Балалар һәм өлкәннәрнең уртак эшчәнлеген оештыру формасы буларак музей педагогикасы" темасына семинар - практикум узды. Өлкәннәр өчен Музей - ул чын-чынлап кыйммәтле мәдәни мирас, ә сабый өчен ул, барыннан да элек, әлегә билгесез әйберләр саклана торган урын. Бу дөньяны балага аңлаешлы һәм кызыклы итү, һәм безнең бурыч бар.
Семинар кысаларында музей дәресләре, мастер-класслар һәм проектларны тәкъдир итү үткәрелде. Музей мөдире Римма Юрьевна әлеге чараның актуальлеген билгеләп үтте.
Педагоглар киләчәктә бу юнәлештә эш алып барырга, экспозицияләр тематикасын киңәйтергә, ата – аналарны экспонатлар җыюга гына түгел, ә балалар белән уртак чараларда катнашырга җәлеп итәргә, мөстәкыйль эзләнү – тикшеренү эшчәнлегенә, экспериментлаштыруга да игътибар бирергә планлаштырулары турында уртаклаштылар.
Семинар-практикум кунаклар тарафыннан югары бәя һәм уңай бәяләмә алды.






16.05.2019
«Безнең хәтердә алар Һәрчак исән»
Әлегә кадәр Бөек Ватан сугышы тарихында укылмый калган битләре бар. Суслонгер уку лагерында сугыш вакытында берничә мең ир-атның һәлак булуын бик азлар гына белә. Алар Ватанны сакларга ашкындылар, шулай да фронтка эләкмәделәр. Алар арасында Ямбулат һәм Кызыл Яр авылларыннан киткән ир - егетләр Рамеев Билал Зәйнетдин улы, Туймуков Иван Александр улы да бар иде.
Бөек сынаулар елында башларын салган һәркемгә якты истәлек.



15.05.2019
«Балкыш» ветераннар фестивале
15 май көнне Ямбулат мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче район мәдәният йортында булдылар, анда «Балкыш» - ветераннар фестивале лауреатлары чыгыш ясады. Мәдәният йортында кунакларны Югары Ослан халкының иҗади эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Ямбулат авылы халкы да үз эшләрен тәкъдим итте. Барлык коллективлар да үзләрен төрле яклап иҗдилыкларын күрсәттеләр.
16.05.2019 «Безнең хәтердә алар Һәрчак исән»
Әлегә кадәр Бөек Ватан сугышы тарихында укылмый калган битләре бар. Суслонгер уку лагерында сугыш вакытында берничә мең ир-атның һәлак булуын бик азлар гына белә. Алар Ватанны сакларга ашкындылар, шулай да фронтка эләкмәделәр. Алар арасында Ямбулат һәм Кызыл Яр авылларыннан киткән ир - егетләр Рамеев Билал Зәйнетдин улы, Туймуков Иван Александр улы да бар иде.
Бөек сынаулар елында башларын салган һәркемгә якты истәлек.



14.05.2019
13 май көнне Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Наил улы Чүпрәле муниципаль районында узган җирлек башлыклары өчен зона семинар-киңәшмәсендә катнашты.
.jpg)
14.05.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлегенең административ бинасында Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зыятдинов гражданнарны кабул итте. Аларның мөрәҗәгатьләрен тыңлады. Советлар Союзы Герое Коновалов Семен Василий улының тууына 100 ел тулу уңаеннан музей ачарга дигән тәкъдим кертелде.
.jpg)
12.05.2019
“Җиңү көне балалар күзлегеннән”
9 Май- Бөек Җиңү бәйрәме. Бу көнне гаиләләрдә Ватанны дошманнардан саклаучыларны искә алалар, ветераннарны хөрмәтлиләр, Мәңгелек утка чәчәкләр салалар.
Ямбулат мәдәният йортында Җиңү көне уңаеннан «Тылсымлы палитра» түгәрәгенә йөрүче балалар “Җиңү көне балалар күзлегеннән” темасына рәсемнәр ясадылар. Балалар үзләренең рәсемнәрендә бөек бәйрәм – Җиңү көнен үз күзләре белән чагылдырдылар.
11.05.2019
«Мин хәтерлим! Мин горурланам!»
Ватаныбыздагы иң куркыныч, каты һәм канкойгыч сугыштан соң, җиңү таңын каршылаганга җитмешдүрт ел үтте. Ул утыз миллионга якын кешенең гомерен алып киткән, ә кайбер мәгълүматлар буенча - кырыкка якын кеше.
9 май көнне Ямбулат авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митинг булып узды.
Митингны авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов ачып җибәрде, котлау сүзләре белән Югары Ослан муниципаль районы мәгариф җитәкчесе Вилен Касимов чыгыш ясады.
Ямбулат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре һәм Ямбулат башлангыч мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән әдәби-музыкаль композицияләр яңгырады. Митингта катнашучылар һәлак булганнарны 1 минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлгә веноклар, чәчәкләр салдылар.
.jpg)
.jpg)
08.05.2019
“Георгий тасмасы”
8 май көнне Ямбулат авыл җирлегендә “Георгий тасмасы” акциясе старт алды. Китапханә һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре әлеге акциягә кушылды. Алар Георгий тасмалары һәм авыл халкына, оешма һәм учреждение хезмәткәрләренә котлаулар тапшырдылар. Акциянең максаты-без варислары булган бабаларыбызның җиңүе өчен хәтер һәм горурлыкны сакларга омтылу.
.jpg)
08.05.2019
Административ бина янындагы клумбаларга чәчәкләр утыртылды.
.jpg)
.jpg)
08.05.2019
8 май көнне Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М. Н. Әхмәтҗанов һәм ҖЧҖ "Заря агрофирмасы» генераль директоры К. Н. Арсенов, Ямбулат авыл җирлеге ветераннар оешмасы рәисе Л. И. Лидонова тыл хезмәтчәннәре - В. П. Петрова һәм Коновалованы шулай ук хезмәт ветераннарын – В. И. Анохинаны һәм Л. Н. Кулаеваларны якынлашып килүче бәйрәм, Җиңү көне белән котладылар. Аларга үзләренең җылы теләкләрен ирештерделәр. Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов исеменнән котлау открыткалары һәм ҖЧҖ «Заря агрофирмасы» ннан азык-төлек җыелмасы белән пакетлар тапшырдылар.
.jpg)
.jpg)
07.05.2019
7 май көнне Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре Ямбулат авылы китапханәсе, Ямбулат авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Казан – Ульяновск федераль трассасын чүп-чардан чистарттылар.
.jpg)
06.05.2019
2 май көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры М. Г. Әхмәтов Югары Ослан районы кырлары өстеннән очып узды, аннары Егидерево авылында инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. ҖЧҖ "Заря агрофирмасы» делегациясе дә бу очрашуда катнашты.
.jpg)
06.05.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М. Н. Әхмәтҗанов Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары С. В. Осянина җитәкчелегендә авыл җирлеге башлыклары белән киңәшмә үткәрде, утырыш Югары Ослан муниципаль район Советының актлар залында үтте.
.jpg)
06.05.2019 “Эшлекле дүшәмбе”
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга йөкләмәләр бирелде.
.jpg)
25.04.2019
25 апрель көнне район ветеринария хезмәткәрләре шәхси хуҗалыклардагы хайваннарга себер язвасына каршы прививка ясадылар.
25.04.2019
Ямбулат авыл җирлеге территориясендә авылны төзекләндерү буенча актив эш алып барыла. Башкарма комитет һәм мәдәният хезмәткәрләре юл буендагы баганаларны һәм чыршы төпләрен агарттылар.
.jpg)
.jpg)
25.04.2019
Ямбулат авыл җирлегендә Җиңү көненә әзерлек башланды. 25 апрельдә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне төзекләндерү эшенә керештеләр.
.jpg)
25.04.2019
Бүген юл хезмәте эшчеләре стандартка туры килмәгән иске юл билгеләрен җыештырдылар. Алынганнары урынына яңа юл билгеләре урнаштырылачак.
.jpg)
24.04.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен җыештырдылар.
.jpg)
23.04.2019
Ямбулат авыл җирлеге территориясендә көндәлек ихтыяҗ һәм туклану товарлары белән сәүдә итү оештырылды. Барлык халык та кием-салым, аяк киемнәре, хуҗалык кирәк- яраклары сатып алдылар.
.jpg)
23.04.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлеге территориясен төзекләндерү һәм санитар-экологик чистарту икеайлыгы кысаларында, Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты һәм ҖЧҖ " Заря агрофирмасы» хезмәткәрләре өмәгә чыктылар.
Һәркем үз бинасы янындагы территорияне чистарту буенча эшләр башкарды.
.jpg)
23.04.2019
Крестниково авылында Мәктәп урамы буенча юлларны тигезләү эшләре башкарылды.
.jpg)
22.04.2019
“Эшлекле дүшәмбе”
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М. Н.Әхмәтҗанов Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов җитәкчелегендә район Советының актлар залында узган оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә катнашты.
.jpg)
22.04.2019
Бүген район ветеринария шифаханәсе хезмәткәрләре шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы сыерлардан кан алдылар.
.jpg)
22.04.2019
Авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М. Н. Әхмәтҗанов һәм башкарма комитеты сәркатибе Е. Ю. Коновалова Югары Ослан муниципаль районы Советының актлар залында район башлыгы М. Г. Зиатдинов рәислегендә узган авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән киңәшмәдә катнаштылар.
.jpg)
22.04.2019
2019 елның 22 апрелендә Ямбулат авыл җирлеге Советының чираттагы илле алтынчы утырышы булып узды, анда Югары Ослан муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Колесова Елена Евгеньевна катнашты.
Көн тәртибе:
1. 2019 елның 1 кварталы өчен бюджет үтәлеше турында хисап
2. Әзерлек һәм үткәрү 9 Май.
3. Төрле.
.jpg)
18.04.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М. Н. Әхмәтҗанов язгы-җәйге чорда янгын куркынычсызлыгы әзерлеге буенча ел саен үткәрелә торган чарада катнашты. Тикшерүләр төгәлләнгәннән соң Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы, Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы Виктор Тимиряев җитәкчелегендә Югары Ослан районы Советының актлар залына юнәлделәр. Анда Югары Ослан муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясенең «Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы территориясендә урнашкан торак пунктларның, җитештерү объектларының, балалар сәламәтләндерү лагерьларының, урман фондының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча 2019 елгы язгы-җәйге янгын куркынычы чорында чаралар турында " дигән тема астында утырыш булды.
Утырышның төп темалары: районның алда торган янгын куркынычы сезонына әзерлеге, кешеләр күпләп була торган объектларда янгын куркынычсызлыгы торышы, район территориясендә ирекле янгын сүндерү хезмәте ихтыяҗлары өчен тапшырылган техниканы тоту, район территориясендә урнашкан торак пунктларны табигый янгыннардан саклауны тәэмин итә торган янгынга каршы чаралар комплексын үтәү.
.jpg)
17.04.2019
17 апрель көнне Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Мәйдан авыл җирлегендә узган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәдә Ямбулат, мәйдан, Олы Мәме һәм Канаш авыл җирлекләре территориясеннән төбәк операторы вәкиле катнашында каты коммуналь калдыклар (ТКО) чыгару буенча хезмәт күрсәтү мәсьәләсе каралды.
.jpg)
12.04.2019
11 нче апрельдә Ямбулат авыл җирлегенең 1272 нче сайлау комиссиясе әгъзалары Карахуҗа урта мәктәбе базасында узган уку семинарында катнаштылар.
.jpg)
12.04.2019
"Заря агрофирмасы" предприятиесендә җиләк - җимеш агачларын язгы кисү буенча эшләр тәмамланып килә. Быел бу эшне 45 гектар мәйданда башкару планлаштырылган иде. Бүгенге көндә эш соңгы гектарларда бара. Алмагач бакчалары мәйданы 150 гектарга якын мәйданны били. Эш күләмен үтәү өчен предприятие ел саен Чувашия Республикасыннан вакытлыча ялланган хезмәткәрләрне җәлеп итә.
Агымдагы елда предприятие бакчаларга су сибү өчен сугару системаларын төзүне планлаштыра. Бу эшләрнең бер өлеше бюджет хисабына субсидияләр рәвешендә финансланачак.
12.04.2019
"Заря агрофирмасы" предприятиесендә җиләк - җимеш агачларын язгы кисү буенча эшләр тәмамланып килә. Быел бу эшне 45 гектар мәйданда башкару планлаштырылган иде. Бүгенге көндә эш соңгы гектарларда бара. Алмагач бакчалары мәйданы 150 гектарга якын мәйданны били. Эш күләмен үтәү өчен предприятие ел саен Чувашия Республикасыннан вакытлыча ялланган хезмәткәрләрне җәлеп итә.
Агымдагы елда предприятие бакчаларга су сибү өчен сугару системаларын төзүне планлаштыра. Бу эшләрнең бер өлеше бюджет хисабына субсидияләр рәвешендә финансланачак.
12.04.2019
"Заря агрофирмасы" предприятиесендә җиләк - җимеш агачларын язгы кисү буенча эшләр тәмамланып килә. Быел бу эшне 45 гектар мәйданда башкару планлаштырылган иде. Бүгенге көндә эш соңгы гектарларда бара. Алмагач бакчалары мәйданы 150 гектарга якын мәйданны били. Эш күләмен үтәү өчен предприятие ел саен Чувашия Республикасыннан вакытлыча ялланган хезмәткәрләрне җәлеп итә.
Агымдагы елда предприятие бакчаларга су сибү өчен сугару системаларын төзүне планлаштыра. Бу эшләрнең бер өлеше бюджет хисабына субсидияләр рәвешендә финансланачак.
.jpg)
12.04.2019
ҖЧҖ “Заря агрофирмасы” территоиясендә авыл хуҗалыгы предприятиесенең 2019 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек комиссиясе тарафыннан кабул итү булды. Хуҗалыкта тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары тулысынча әзерләнгән, техника механизаторлар тарафыннан комплектланган, чәчү өчен орлык әзерләү эше алып барыла. Минераль ашламаларның бер өлеше складларга кайтарылган. Язгы кыр эшләрендә катнашучы механизаторларга һәм башка хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләү буенча бәяләр эшләнде.
.jpg)
12.04.2019
11 нче апрель көнне Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Е. Ю. Коновалова электрон хуҗалык кенәгәсен алып бару буенча видеоконфернция режимында белем алды.
Китап реестрларында мәгълүматны актуальләштерү сораулары каралды.
.jpg)
11.04.2019
Ямбулат авыл җирлеге сәркатибе Е.Ю. Конавалова савым сыерларын һәм кәҗәләрне тоту чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр алу өчен шәхси ярдәмче хуҗалыклардан документлар җыйды.
.jpg)
11.04.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты, Ямбулат мәдәният йорты, Ямбулат авылы китапханәсе һәм Ямбулат башлангыч мәктәбе хезмәткәрләре федераль трассаны чүп-чардан арындырдылар.
.jpg)
09.04.2019
8 апрель көнне Ямбулат авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Югары Ослан дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре шәхси ярдәмче хуҗалыкларда эре мөгезле терлекләргә вакцинация уздырдылар.
.jpg)
08.04.2019
“Эшлекле дүшәмбе”
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга йөкләмәләр бирелде.
.jpg)
08.04.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М. Н. Әхмәтҗанов Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов җитәкчелегендә узган авыл җирлекләре башлыклары киңәшмәсендә катнашты.
Киңәшмәдә чыгыш ясадылар:
1.ДКУ директоры Сәгъдиев М. – «Югары Ослан районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» инвалидларны җәмәгать эшләренә эшкә урнаштыру турында;
Югары Ослан муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе, Никитина Л.- депутатлар, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук аларның гаилә әгъзалары тарафыннан 2018 елда керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү хакында;
МКУның системалы администраторы А. Савичев – район сайтына яңалыклар бирү, яңалыклар тасмасын татар теленә күчерү турында.
Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.
.jpg)
04.04.2019
Ямбулат авыл җирлегенең 1272 нче сайлау комиссиясе әгъзалары Карахуҗа урта белем бирү мәктәбендә узган семинар- укуларда катнаштылар.
03.04.2019
Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М.Н. Әхмәтҗанов Ямбулат һәм Крестниково авылларында, бүгенге көндә халыкка хезмәт күрсүтүче чишмәләрнең торышы белән танышты.
03.04.2019
ҖЧҖ "Заря агрофирмасы» предприятиесендә техниканы язгы чәчүгә әзерләү эше дәвам итә.
.jpg)
02.04.2019
1 апрель көнне Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов һәм башкарма комитет сәркатибе Елена Коновалова электрон документлар әйләнеше белән эшләү буенча укыту семинарында катнаштылар.
.jpg)
02.04.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре Казан-Ульян федераль трассасын чүп-чардан чистарттылар.
.jpg)
27.03.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗановлар “Өмет утравы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе белгечләренең мобиль бригадасы авыл җирлеге территориясендә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар янына бардылар.
Уртак эш нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге гражданнарга социаль-психологик, социаль-хокукый, социаль-педагогик, социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтелде. Уртак эш нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге гражданнарга социаль-психологик, социаль-хокукый, социаль-педагогик, социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтелде.
.jpg)
26.03.2019
25 март көнне Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов “Бердәм Россия” партиясенең сәяси советы эшендә катнашты.
.jpg)
25.03.2019
Ямбулат авыл җирлегендә депутатлар һәм аларның гаилә әгъзалары тарафыннан керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр тутырыла.
25.03.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга йөкләмәләр бирелде.
.jpg)
22.03.2019
18 март көнне Ямбулат авыл җирлегендә беренчел хәрби исәпкә алуны алып бару өчен җаваплы Е. Ю. Коновалова, армия сафларына чакырылучы егетләргә медицина тикшеренүе үтү өчен повестка тапшырды.
22.03.2019
Моны һәркем белергә тиеш
Су басуга ничек әзерләнергә
Әгәрдә сез яшәгән төбәк су басулардан еш җәфа чигә икән, суның мөмкин булган җәелү чикләрен, шулай ук сез¬нең йортыгыздан ерак булмаган су астында калмый торган калку урыннарны һәм аларга иң якын бару юлларын өйрәнегез һәм исегездә калдырыгыз.
Көймәләр, саллар, аларны төзү өченкирәкле материаларның кайда саклануын исегездә тотыгыз.
Эвакуация вакытында алып чыга торган документлар, мөлкәт һәм медикаментларның исемлеген алдан төзеп куегыз, кирәкле җылы әйберләрне, азык-төлек һәм медикаментлар запасын махсус чемодан яки рюкзакларга тутырып кую яхшырак булыр.
Су басу вакытында ничек эшитәргә
Су басу куркынычы һәм эвакуация турында хәбәр булуга, үзең белән документларны (иминлек буенча белгеч А. В. Гостюшиналарны су үтми торган пакетка төрергә тәкъдим итә), кыйммәтле әйберләр, кирәк-ярак предметлар һәм ике көнгә җитәрлек бозылмый торган азык һәм су запасы алып, хәтәр зонадан тиз генә чыгарга һәм билгеләнгән хәвефсез җиргә яки шул тирәдәге калку урынга юл тотарга (җәяүләп яисә транспорт белән) кирәк. Соңгы эвакуация пунктында теркәлергә кирәк.
Өйдән чыгып китәр алдыннан электрны өзегез, газ кранын ябыгыз, мичләрдәге учакны сүндерегез. Йорт тирәсендә су агызып китәрлек батмый торган нәрсәләрне беркетеп яисә сарай яки келәт кебек урыннарга куегыз.
Әгәрдә мөмкинле кбулса, кыйммәтле йорт әйберләрен өске катка яки чормага күтәреп калдыру урынлы.
Ишек һәм тәрәзәләрне ябыгыз, вакыт булган очракта, кирәк дип тапсагыз, беренче катның ишек-тәрәзәләрен томалап, кадаклап калдырыгыз.
Әгәрдә эвакуацияләү оештырылмаган булса (көтмәгәндә су басу очрагында), ярдәм килгәнне яки суның кимүен йортның өске катларында, өй түбәләрендә, үсеп торган агачботакларында урнашып көтәргә кирәк һ. б.
Мондый очракта кулланырга мөмкин булганәйберләрне алдан әзерләп кую файдалы. Көймә һәм саллардантыш, тотынып йөзәргә мөмкин булган мичкә, бүрәнә, автомобиль камераларыннан файдаланырга мөмкин. Кул астында сез-не суда күтәреп торырлык башка нәрсәләр булмаганда, пластик шешәләр һәм туплар да ярдәм итә.
Даими һәлакәт сигналы бирегез: көндез, колгага беркетеп, күзгә яхшы ташланырлык тукыма кисәге элеп куегыз яисә болгагыз, ә караңгы вакытта ут яндырып яки әледән-әле кычкырып тавыш бирегез. Коткаручылар килеп җиткәч, ты¬нычкына, каушамыйча, коткаручылар кушканча көймәгә күчеп утырыгыз. Хәрәкәт иткәндә, урыныгыздан тормагыз, көймә кырыена утырмагыз, коткаручылар таләбен катгый үтәгез.
Су басу урыныннан мөстәкыйль рәвештә котылгысыз оч¬ракта гына чыгарга киңәш ителә: мәсәлән, бәлагә юлыгу¬чыларның берәрсенә медицина ярдәме таләп ителсә. Калкулыкны бөтенләй су басып киткәндә һәм котылуга өмет калмаганда, ахыр чиктә генә, кул астындагы чара¬ларны кулланып, суга сикерергә мөмкин.
Су баскан зонадан мөстәкыйль рәвештә чыгып җиткәнче, һәлакәт сигналы бирүдән туктамагыз.
Су киткәннән соң ничек эш итәргә:
Су киткәннән соң, өйгә (бинага) керергә кирәк булганда сак булыгыз: нәрсәнең дә булса ишелүе, ниндидә булса предметның өстегезгә төшүе мөмкин.
Җыелган газларны куыпчыгару өчен, бинаны яхшылап җил¬ләтергә, электр, газ үткәргечләрнең, су һәм канализация торбаларының төзеклеген тикшергәнне көтәргә кирәк.
Биналарны киптерү өчен, барлык ишек һәм тәрәзәләрне ачып куегыз, идән һәм стеналардагы пычракларны чистар¬тыгыз, идән астыннан суны түгегез.
Су тигән азык-төлекне кулланмагыз. Чистартылмаган килеш коелардагы судан файдаланмагыз.
18.03.2019
Муниципаллар спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды
16 март көнне Зәй шәһәренең "Ялта-Зәй" үзәгендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасының чаңгы ярышлары узды. Ярышларда Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов та катнашты. Гомумкоманда зачетында үз төркемендә команда сигезенче урынны алды. Афәрин!
.jpg)
.jpg)
13.03.2019
2019 елның 12 мартында Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов һәм район Советы депутаты Марина Анохина өченче чакырылыш район Советының чираттан тыш кырык өченче утырышында катнаштылар. Утырыш Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә узды.
.jpg)
11.03.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М. Н. Әхмәтҗанов Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары С. В. Осянин җитәкчелегендә үткәрелгән авыл җирлеге башлыклары белән киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмә Югары Ослан муниципаль район Советының актлар залында үтте.
.jpg)
11.03.2019
Ямбулат авыл җирлеге секретаре Е. Ю. Коновалова хәрби исәп алып бару өчен җаваплы кеше буларак киңәшмәдә катнашты.
.jpg)
06.03.2019
Бүген Марсель Әхмәтҗанов тагылмалы су бочкасының торышын һәм эшкә әзерлеген тикшерде. Бочка гадәттән тыш хәл очрагына әзер дип табылды.
.jpg)
05.03.2019
“Шартлы зат” операциясе кысаларында Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе ФКУ УИИ Кама Тамагы муниципальара филиалы башлыгы Сергей Егоров һәм Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов очрашты. Очрашу барышында авыл җирлеге территориясендә хөкем ителгән тоткыннар белән профилактика мәсьәләләре каралды.
.jpg)
03.03.2019
Кар явып үткәннән соң Ямбулат авыл җирлегенә кергән юллар кардан чистартылды.
.jpg)
02.03.2019
Мәдәният йорты хезмәткәрләренең республика зона семинары
27 һәм 28 февраль көннәрендә Ямбулат авылы мәдәният йорты мөдире Наталья Гущина «Татарстан халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы: республика мәдәни-ял итү учреждениеләрендә аланы саклау һәм актуальләштерү мәсьәләләре» темасы астында узган 2 көнлек республика зона семинарында катнашты. Семинар Кайбыч районы мәдәният йортында узды. Чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге оештырды. Семинарда Татарстан Республикасының Югары Ослан, Кайбыч, Апас, Буа, Кама Тамагы, Тәтеш, Яшел Үзән районнарында эшләүче мәдәният-ял итү учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты.
.jpg)
28.02.2019
Көчле кар явулардан соң, Ямбулат авыл җирлеге территориясенә кергән юавылларны һәм шәхси йортларга керү юлларын кардан чистарту эшләре тулы көченә бара. Бүгенге көндә Кзылъяр авылында 5,5 км озынлыкта юл чистартылды.
.jpg)
.jpg)
27.02.2019
Бүген ҖЧҖ “Заря агрофирмасы” делегациясе агымдагы елда Югары Ослан муниципаль районы территориясендә язгы кыр эшләренә әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре буенча баланс комиссиясендә катнаштылар. Анда район башлыгы Марат Зиатдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек башлыгы Дмитрий Яшин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы үзәге вәкилләре Роберт Ганибаев һәм "Татарский" САС Агрохимхезмәтенең агрохимхезмәт вәкилләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, фермер хуҗалыклары башлыклары һәм инвестиция компанияләре вәкилләре катнашты.
.jpg)
26.02.2019
Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М. Н.Әхмәтҗанов шулай ук оешма һәм предприятие җитәкчеләре Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов җитәкчелегндә узган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә Югары Ослан муниципаль районы Советының актлар залында узды.
.jpg)
26.02.2019
25 февраль көнне китапханәче Л. И. Леонова Югары Ослан авылы үзәк китапханәсендә "Театрның тылсымлы дөньясы - китапханәдә эстетик тәрбия" дигән тема астында узган китапханәчеләр семинарында катнашты.
.jpg)
25.02.2019
2019 елның 21 февралендә Югары Ослан районының Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М. Н. Әхмәтҗанов, район Советы депутаты М. В. Анохина һәм Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Е. Ю. Коновалова Югары Ослан муниципаль районы Советының 42 нче утырышында катнаштылар. Анда 2018 елда районның социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук инвесторлар, район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре, иҗтимагый, профсоюз һәм дини берләшмәләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
.jpg)
19.02.2018
Көчле кар явулардан соң Ямбулат авыл җирлегендә юллар кардан арындырылды.
.jpg)
19.02.2019
Цифрлы телетапшыруларны карау өчен приставканы тоташтыру һәм урнаштыру буенча волонтерларны өйрәтү
Бүген Ямбулат авылҗирлеге башлыгы М. Н. Әхмәтҗанов волонтер вазыйфасын башкаручы буларак цифрлы телевидение карау өчен приставканы тоташтыру һәм урнаштыру буенча укуларда катнашты. Татарстан Республикасында агымдагы елның 3 июнендә аналог эфир телетапшыруы тоташтырылачак. Уку барышындат волонтерлар алдында теоретик өлеш белән РТРС ТРПЦ филиалы вәкилләре чыгыш ясады, шулай ук алар приставкаларны практикада ничек тоташтырылуын күрсәттеләр һәм кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирделәр.
Цифрлы телевиденияне көйләү буенча 18 кеше белем алды.
.jpg)
14.02.2019
Ямбулат авыл җирлеге территориясенә кергән Ямбулат һәм Крестниково авыллары эчендәге юллар кардан чистарттылды.
.jpg)
11.02.2019
«Эшлекле дүшәмбе”
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М. Н.Әхмәтҗанов шулай ук оешма һәм предприятие җитәкчеләре Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов җитәкчелегндә узган “Эшлекле дүшәмбе”киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмә Югары Ослан муниципаль районы Советының актлар залында узды.
.jpg)
04.02.2019
2 февраль көнне Ямбулат авылы мәдәният йортында халык җыены булып узды, анда авыл җирлеге башлыгы Марсель Наил улы Әхмәтҗанов 2018 ел эшенә йомгак ясап 2019 елга халык алдында бурычлар билгеләде.
Чарада Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Галимҗан улы Зиатдинов, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы прокуроры Василий Иван улы Егоров катнашты. Җыен эшендә шулай ук районның оешма җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм ҖЧҖ «Р-Агро», ҖЧҖ «Заря агрофирмасы» җитәкчеләре катнашты.
Үз чыгышында Марсель Наил улы Әхмәтҗанов территорияне төзекләндерү, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгаруны оештыру мәсьәләләрен җентекләп карады. Слайдларда гражданнарның үзара салым акчасына башкарылган эш нәтиҗәләре әйтелде һәм күрсәтелде.
Участок полиция вәкиле Федоров Василий Петр улы 2018 елгы хисап белән чыгыш ясады.
Чара барышында муниципаль район башлыгы Марат Галимҗан улы Зыятдинов чыгыш ясады, ул авыл хезмәтчәннәренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Аерым уңышларга ирешүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырды.
Котлау һәм бүләкләүгә ҖЧҖ “Заря агрофирмасы” җитәкчелеге дә кушылды. Иң яхшы механизаторлар, машина йөртүчеләр һәм терлекчеләр кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
29.01.2019
2018 елгы уңышлар һәм казанышлар " Семинар-киңәшмә"
28 гыйнвар көнне район үзәк китапханәсендә “2018 елгы уңышлар һәм казанышлар”темасына семинар-киңәшмә узды. Әлеге чара Югары Ослан үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оешуга 40 ел тулуга багышланган иде.
.jpg)
28.01.2019
Югары Ослан муниципаль районы профсоюз активы конференциясе
28 гыйнвар көнне Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М.Н. Әхмәтҗанов Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы муниципаль учреждениеләре һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренең башлангыч профсоюз оешмалары конференциясендә катнашты.
Конференция эшендә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, җирле үзидарә органнары һәм учреждениеләр җитәкчеләре, профсоюз активистлары катнашты.

28.01.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы Әхмәтҗанов М. Н. “Бердәм Россия” партиясе Югары Ослан җирле бүлегенең XXVII конференциясендә катнашты.
.jpg)
22.01.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Е. Ю. Коновалова ФМАС мәгълүматын кертү буенча киңәшмәдә катнашты.
22.01.2019
Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсенең Дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Котлы-Бөкәш авылында урнашкан, көндәлек продукциясен һәм шулай ук хайван продукциясе сатучы шәхси эшмәкәр Р. Х. Гариповның кибетенә карата план буенча күчмә тикшерү үткәрелде.
.jpg)
19.01.2019
17-18 гыйнвар көннәрендә Ямбулат авыл җирлеге территориясенә кергән юлларны кардан чистарту эшләре башкарылды.
.jpg)
14.01.2019
Бүген Ямбулат авыл җирлеге башлыгы М. Н. Әхмәтҗанов һәм башкарма комитет сәркатибе Е. Ю. Коновалова Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов җитәкчелегндә район Советының актлар залында узган оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә катнаштылар.
.jpg)
Соңгы яңарту: 2020 елның 13 гыйнвары, 15:23