17.12.2019
Югары Ослан муниципаль районының Канаш авыл җирлеге территориясендә җирләү урыннарын карап тоту кагыйдәләренең 3 нче пункты нигезендә Түбән Күл авылының җәмәгать зираты тирәсендә корыган каен агачлары киселде.
17.12.2019
Канаш авыл җирлеге Советы депутатлары 2019нчы елның 17нче декабрендә Канаш авыл җирлегенең 2020нче елга һәм 2021-2022нче елларның планлы чорына бюджетын кабул иттеләр.
17.12.2019
Канаш авыл җирлеге территориясендә чуашлар яшәгән һәм юкка гына Канаш авыл клубы базасында Югары Ослан муниципаль районы территориясендә чуваш мәдәниятен үстерү мәсьәләсе буенча иҗтимәый-мәдәни сораулар буенча Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлия Камалетдинова рәислеге астында түгәрәк өстәл узган. Түгәрәк өстәл эшендә Канаш авыл җирлеге башлыгы Николай Вальков районның Чуваш автономиясе рәисе Анатолий Иванов, МКУ "Мәдәният бүлеге" башлыгы Гөлфия Абдуллина, авыл китапханәчеләре һәм клуб мөдирләре катнашты. Түгәрәк өстәл утырышында чуаш халкының гореф-гадәтләрен торгызу буенча чаралар планы эшләнде.
02.12.2019
Канаш авыл җирлегендә яшәүчеләр!
2019нчы елның 13нче декабрендә Канаш авыл клубы бинасында сәгать 10да Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Канаш авыл җирлегенең 2020нче елга һәм 2021, 2022нче елларның планлы чорына бюджеты проекты буенча ачык тыңлаулар узачак.
Канаш авыл җирлеге башкарма комитетына карата гражданнар үзләренең язмача тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен тапшырырга хокуклы.
29.11.2019
2019 нчы елның 29 нчы ноябрендә Киңәшмә утырышында депутатлар беренче укылышта Канаш авыл җирлегенең 2020 нче елга һәм 2021-2022 нче елларның планлы чорына бюджеты проектын кабул иттеләр һәм бюджет проекты буенча ачык тыңлаулар билгеләделәр
29.11.2019
2019 нчы елның 27 нче ноябрендә Түбән Күл авылында 2020 нче елда үзара салым кертү һәм җыелган акчаларны Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Канаш авыл җирлегенең Түбән Күл авылындагы чишмәләрне төзекләндерүгә юнәлдерү буенча гражданнар җыены булып узды.
Җыен һәр урамда узды һәм халык бертавыштан әлеге инициатива өчен тавыш бирде.
27.11.2019
Бүген Канаш авыл җирлеге Советы депутаты-Заһидуллин Ф.А., Канаш авылы халкы Васильев Анатолий һәм Федорова Галина депутатка Яшел һәм Тыныч урамнарындагы юлларга вак таш салуда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иттеләр. Гражданнарны кабул итү «Бердәм Россия " партиясенең 18 еллыгына багышланган Гражданнарны кабул итү атналыгы кысаларында узды.

20.11.2019
Милек салымнары (милеккә салым һәм җир салымы) авыл җирлеге бюджеты кеременең иң мөһим статьясы булып тора. Соңгы мәгълүматларга караганда, 2018 ел өчен түләүләр җыюның нәтиҗәлелеге: мөлкәткә салым-74%, җир салымы-61% тәшкил итә.
Авыл җирлегендә яшәүчеләрнең исләренә төшерәбез, салым түләүнең соңгы көне 2019 елның 2 декабре. Түләүләрне почта элемтәсе бүлегендә, Саклык банкы һәм АК Барс банкы бүлекчәләрендә һәм дәүләт хезмәтләре Порталы аша башкарырга мөмкин.
15.11.2019
Канаш авыл җирлеге башкарма комитеты Канаш авыл җирлеге Советына Советның якындагы утырышында карау өчен 2020 нче елга һәм 2021-2022 нче елларның планлы чорына бюджет проектын кертте.
15.11.2019
Хөрмәтле Йолдыз авылы халкы!
2019 елның 26 ноябрендә 10.00 сәгатьтә 2020 нче елда Йолдыз авылында
үзара салым кертү мәсьәләсе буенча халык җыены билгеләнде
Фикер алышуга чыгарыла торган сорау: «Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Канаш авыл җирлегенең Йолдыз авылында юлларга вак таш салу"»
Актив катнашырга чакырабыз.
Канаш авыл җирлеге башкарма комитеты
15.11.2019
Хөрмәтле Түбән Күл авылы халкы!
2019 елның 27 ноябрендә 2020 елда Түбән авылында үзара салым кертү мәсьәләсе буенча гражданнар җыены билгеләнде . Җыен этаплап, ягъни урамнар буенча үткәреләчәк
1 этап: Түбән Күл авылы Мәктәп урамы буенча 10 нчы йорт янында 10.00 сәгатьтә;
2 этап: Яшьләр урамы буенча 12-нче номерлы йорт янында, Түбән Күл авылы, 11.00-дә;
3 этап: Түбән Күл авылы, Боевая ур., 22 йорт янында 13.00 сәгатьтә
Фикер алышуга чыгарыла торган сорау: «Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Канаш авыл җирлегенең Түбән Күл авылында чишмәләрне төзекләндерү".»
Актив катнашырга чакырабыз.
Канаш авыл җирлеге башкарма комитеты
07.11.2019
2019нчы елның 6нчы ноябрендә Канаш авылыда 2020 нче елда узсалым кертә мәсьәләсе буенча җыен узды. Җыелган үзсалым акчалары Канаш авылындагы чишмәләрне төзекләндерәгә тотылачак. Җыенга 74 сайлау хокукы булган халыкның 54е килде. Халык бардәм булып тавыш бирде.
09.10.2019
2019нчы елның 3нче октябрь көнне авыл клубында “Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Канаш авыл җирлеге Уставына үзгәрешләр кертү һәм тулыландыру” проекты буенча тыңлаулар узды. Анда Канаш һәм Түбән Күл авылы халкы һәм төрле оешма җитәкчеләре катнашты.
09.10.2019
Табигатьне саклау акциясе кысаларында узган “Урман утырту көне”ндә авыл клубы һәм китапханәсе , башкарма комитеты хезмәткәрләре Канаш авыл җирлеге тиәсендә нарат үсентеләре утырттылар.
09.10.2019
Канаш авыл җирлегенең бюджет оешмалары хезмәткәрләре юл кырыйларын чистарту эшләренә кабат тапкыр чыктылар. Төрле чүп-чар 10 капчык җыелды.
12.08.2019
2019нчы елның үзсалым кысаларында планлаштырылган чаралар тәмамланды. Канаш авылының Үзәк урамында, Түбән Күл авылының Боевой урамында юллар вак таш белән капланды, авылдан нинди һава торышы булуга карамастан, чыгу юллары такыр. Йолдыз авылы бакчачылары да актив катнаштылар, иң кыен дип саналган Урман урамы юлы да вак таш белән капланды.
09.08.2019
Канаш авыл җирлеге өченче ел инде үзсалым буенча республика программасында катнашып, авыл җирлеге тирәсендә юлларны төзекләндерү мәсьәләсен план буенча чишүне дәвам итә.
Өч ел дәвамында авыл халкыннан 227 650 сум акча җыелды, ә республика бюджетыннан 910 600 сум алынды. Әлеге суммага Түбән Күл авылының Боевой урамына, Канаш авылының Үзәк урамына, Йолдыз авылы урамына таш җәелде.
Авыл халкының күмәк эшне күреп, күңелләре була.
30.05.2019
Канаш авыл җирлеген төзекләндерүнең икеайлык нәтиҗәләре чыгарылды. Ике ай дәвамында авыл җирлеге тирәсендә өмәләр уздырылды. Чәчәкләр утыртылды, юл кырыйларындагы баганал акшарланды, 74 ылыслы агач утыртылды. Икеайлык угуга карамастан, элеге эш даими рәвештә алып барылачак. Чүп-чар җыйган арада үләннәр дә үсеп өлгергән. Авыл халкы йорт янындагы үләннәрне чабалар, ә җәмәгать урыннары тирәсен чабу эше белән Башкарма комитеты хезмәткәрләре шөгыльләнә.
28.05.2019
Үзсалым чыгымы.
Республика программасында катнашып, Канаш авыл җирлеге өченче ел инде план буенча авыл эчендәге юлларны төзекләндерү эшләрен алып бара. Быел 63600 сум ака җыелды, республика бюджетыннан да субсидия алынды. Тендер игълан итү буенча кирәкле документлар әзер.
27.05.2019
Канаш авыл клубында балалар өчен уен программасы оештырылды. Уенны алып баручы Ольга Баймяшкина балаларгы кызыклы уеннар тәкъдим итте. Анда эстафета, интелектуаль бәйге дә бар иде. Уен музыкаль табышмаклар белән тәмамланды.
.jpg)
.jpg)
25.05.2019
Күпбалалы Крылова Вәсилә гаиләсенә Татарстан мөселман хатын-кызлар берләшмәсе әгъзасы Гарифуллина Хәния хәйрия миссиясе белән килде. Ул аларны изге Рамадан белән котлады, сәламәтлек һәм иминлек теләде. Шулай ук барлык балаларга да яңа киемнәр тапшырды.
.jpg)
.jpg)
17.05.2019
Канаш авыл клубында шахмат ярышлары узды. Әлеге ярыш Гаилә көненә багышланган иде. Анда авыл яшьләре, яшүсмерләр һәм балалар катнашты. Беренче урынны Даниил Трофимов, икенче һәм өченче урыннарны Алексей Смирнов һәм Володя Набаткин яуладылар. Барлык катнашучыларга татлы бүләкләр таратылды. Җиңүчеләргә мактау кәгазе тапшырылды.
.jpg)
.jpg)
17.05.2019
Май төнендә Канаш авыл җирлеге тирәсендә көчле җилле яңгыр узды. Канаш авылының Тыныч урамында кычле җилдән газ торбасына агач ауган. Авыл җирлеге Башлыгы һәм Гаврилов Григорий агачны кисәләр һәм чистарталар. Газ торбасы өзеклек куркынычы уза.
.jpg)
.jpg)
17.05.2019
2019нчы елның 13 нче маеннан 15нче маена кадәр Канаш авыл җирлеге сәркатибе Степанова Валентина һөнәрчелек күтәрә курсларында булды. Әлеге курслар Казан (Идел буе) федераль университетында узды.

06.05.2019
1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәме якынлашып килә. Ветераннар саны елдан ел кими. Канаш авыл җирлегендә сугыш ветераннары калмады инде, тыл хезмәткәрләре дә өчәү генә калды. Авыл җирлеге Башлыгы аларның һәркайсына бәйрәм открыткалары тапшырда һәм якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады.
26.04.2019
Канаш авыл җирлеге тирәсендәге барлык оешмалар да “Урман утырту көне” тарицион табигатьне саклау акциясен актив рәвештә яклап чыктылар. Парк зонасында һәм Канаш авылына алып керүче юл буена нарат үсентеләрен утырттылар.
.jpg)
.jpg)
23.04.2019
Авыл җирлеге башлыгы Николай Вальков Югары Ослан районы делегациясе составында Казан шәһәре Дәүләт Советы Татарстан Республикасында үткән «Экология» милли проектын тормышка ашыру буенча җәмәгать тыңлаулары үткәрүдә катнашты.

23.04.2019
Канаш авыл җирлеге депутатлары Советның чираттагы утырышында 2019 елның 1 кварталына бюджет үтәлеше турында фикер алыштылар. Шулай ук авыл җирлеге территориясендә чүп җыюны оештыру һәм янгынга каршы махсус режим билгеләү мәсьәләләре каралды. Совет утырышында Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-икътисадый үсеш буенча урынбасары Наталья Манапова катнашты.
17.04.2019
2019 елның 15 апрелендә авыл клубы бинасында «Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының Канаш авыл җирлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» гы карары проекты буенча ачык тыңлаулар узды. Халык тыңлауларын үткәрү барышында проектка кагылышлы тәкъдимнәр, искәрмәләр һәм төзәтмәләр кертелмәде. Ачык тыңлаулар нәтиҗәләре буенча Канаш авыл җирлеге Советы утырышында «Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Канаш авыл җирлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проектын карау һәм раслау өчен чыгарырга тәкъдим ителде.
17.04.2019
Төзекләндерү икеайлыгы кысаларында Канаш авыл җирлеге хезмәткәрләре федераль трассаның юл буе полосаларын чүп-чардан арындырдылар,50 капчык чүп җыйдылар.
.jpg)
06.04.2019
Канаш авыл клубында 4 апрель көнне балалар өчен “Язгы калейдоскоп” исемле уен программасы узды. Уйнаучылар өчен күңелле бәйгеләр һәм эстафета, табышмаклар тәкъдим ителде.
Чара бик кңелле узды, балалар чын күңелдән уйнадылар.


05.04.2019
Шәхси хуҗалыкларда сыер, кәҗә асраучыларга субсидияләр 2019 нчы елда ветеринар хезмәтләре өчен берләштерелеп бирелә. Канаш авыл җирлеге шәхси хуҗалыклары кирәкле документларны, субсидияләр алу өчен, Башкарма комитетына тапшыралар.
.jpg)
03.04.2019
2019нчы елның 1 нче апреленә Канаш авыл җирлеге халкы 2019нчы ел өчен узсалымны түләп бетерделәр.
03.04.2019
Канаш авыл җирлегенең Башкарма комитеты сәркатибе Степанова Валентина уку семинарында катнашты. Әлеге чара электрон документлар белән эшләүгә юнәлтелгән иде.
29.03.2019
Канаш авыл җирлеге башлыгы Вальков Николай ДБУ КЦОН “Өмет утраучыгы” белгечләре белән берлектә авыл җирлеге тирәсендә ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне һәм күпбалалы гаиләләрне барлап чыктылар. Әлеге чараның максаты: торак шартларын карау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж уздыру.
.jpg)
.jpg)
22.03.2019
2019 нчы елның язгы ташуга әзерлек кысаларында авыл җирлеге тирәсендә түбәндәге эшләр башкарыла:
Түбән Күл авылы тирәсендә су ага торган торбалар кардан чистартылды, Боевой урамының юл кырыйлары чистартылды
- Канаш авылының кар сулары агыр өчен җайланылган торбалар кардан чистартылды һәм ташу сулары агар өчен ермаклар казылды .
.jpg)
.jpg)
19.03.2019
Бүген Канаш авыл җирлегендә Югары Ослан районы буенча ЭПУ”Яшел Үзәнгаз” белгечләре эшләде. Алар газ җибәрү буенча килешүләр мәсьәләсе карадыларһәм газ кулланучыларының газ җиһазларының техник халәтен тикшерделәр
.jpg)
18.03.2019
Канаш авыл клубы җитәкчесе Ольга Баймяшкина “Яшьләрнең хокукый мәдәнияты” программасы кысаларында “Яшь буын саный...” дигән темага әңгәмә уздырды. Оештыручы “Яшь гвардия” исемле яшьләр оешмасы турында сөйләде.

15.03.2019
2019 нчы елның 15 нче мартында Югары Ослан муниципаль районының хәрби комиссариаты комиссиясе Канаш авыл җирлегендә хәрби исәпкә алып баруны тикшерү эшләре белән килде.
.jpg)
04.03.2019
Канаш авыл җирлегендә өченче ел инде гражданнардан үзсалым кертү программасы эшли. Алдагы еллардагы кебек үк, җыелган акчаны авыл халкы юлларны төзекләндерүгә юнәлтергә хәл итте. Республикадан субсидия алыр өчен, үзсалымны 2019нчы елның 31нче мартына кадәр түләргә кирәк.
Канаш авыл җирлеге гражданнарының үзара салым акчаларын җыю буенча белешмәлек (күчереп алырга)
01.03.2019
Канаш авыл җирлеге тирәсендә ОПС “Түбән Күл” элемтә бүлеге эшли. Февраль аенда җитәкче алышыну сәбәпле, эш графигы да үзгәрде. Хәзер сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә безгә ПС “Печищи” җитәкчесе Черкасова Юлиана Валерьевна килә, ә әлеге урынга кандидат Кәримова Илгизә Илдар кызы стажировка уза.
.jpg)
01.03.2019
27-28нче февраль көннәрендә Канаш авыл клубы җитәкчесе Ольга Баймяшкина Югары Ослан районы делегациясе белән клуб хезмәткәрләренең Кайбыч районында узган зона семинарында катнашты. Анда уенчыклар ясау буенча мастер-класслар узды, яшьләрнең һәм балаларның ялларын уздыру буенча төрле чаралар белән таныштылар. Шулай ук халык фольклор коллективларның эшләре белән таныштылар. семинарда катнашучылар атаклы халык артисты Галия Кайбицская музеенда булдылар, экспонатлар карадылар, аның иҗаты һәм тормышы белән таныштылар.


27.02.2019
Канаш авыл клубында бәйрәм көнендә халык күп иде. Җитәкче Ольга Баймяшкинакатнашучыларны бәйрәм белән котлады. Соңыннан Ватынны саклаучылар көненә багышланган бәйгедә катнашырга чакырды. Җанатарлар һәм тамашачылар өчен дә төрле биремнәр әзерләнгән иде. Чара азагында кызлар егетләргә бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.
.jpg)
.jpg)
27.02.2019
Канаш авыл клыбында авыл китапхане белән берлектә Халыкара туган көн бәйрәменә багышланган чара узды. Ольга Баймяшкина һәм Валькова Альбина әлеге датаның тарихы турында сөйләделәр. Катнашучылар татар, рус, чуваш телләрендә шигырьләр сөйләделәр. Чара китапханәдә дәвам итте. Анда алар викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Бәйрәм ахырында балалар баллы күчтәнәчләр белән чәй эчтеләр.
.jpg)
21.02.2019
Бөек Рус мәсәл язучы И,А.Крыловка 250 яшь тулу уңаеннан Канаш авыл китапханәсендә «Рус мәсәлче бабае»-дип исемләнгән әдәби уен уздырылды. Китапханә мөдире ВальковаА.Н. балаларны И.А.Крыловның иҗаты һәм балалык чоры белән таныштырып узды. Әдәби чарага «Бөек мәсәлче»-дип исемләнгән китапкүргәзмәсе ясалды, анда язучының иҗаты буенча мәсәлләр һәм әкиятләр тәкъдим ителде.
.jpg)
20.02.2019
Кыш көннәрендә юлларны кардан чистарту - Канаш авыл җирлегенең иң мөһим мәсьәләсе. Узган бураннар автомобиль йөртүчеләргә кыенлыклар тудырды. Шуңа да карамастан, авыл җирлегендә юллар вакытында чистардылдылар, авылның барлык урамнарына да машина белән кереп була.
.jpg)
Соңгы яңарту: 2020 елның 13 гыйнвары, 13:50