28.12.2021
Введенка Бистәсендә боз мәйданчыгын катыру өчен әзерлек эшләре алып барыла.


23.12.2021
Күп балаларын ялгыз үстерүче Фаляхова Розага һәм Хадиева Оксанага Югарыослан муниципаль районының җитәкчеләре тарафыннан яңа ел бүләкләре тапшырылды.

22.12.2021
Авыл җирлеге территориясендә трактор эшли, ул кар салган җирләрне чистарту эшләрен башкара.

22.12.2021
Җир киштәрлекләре хакында чыгарылган боерыкның үтәлүен тикшерү өчен комиссия килде. Тикшерү нәтиҗәсендә җир киштәрлеге тигез булмаганлыгы,скос.булуы, чокыр якын булуы , шуңа күрә, йорт салыр өчен тигезләргә грунт китерелүе ачыкланды.Эшләр шәхси җир киштәрлеге территорияләре чикләрендә алып барыла.

22.12.2021
Введенка Бистәсендә үзәк мәйданга яңа ел чыршысы алып кайтып утыртылды.Хәзерге вакытта аны матурлап бизәү эшләре бара.Балалар һәм авыл халкы эшлекле рәвештә Яңа елны каршыларга әзерләнәләр.

22.12.2021
" Умный город " проекты рамкасында Введенка Бистәсендә Үзәк урамда Авыл Мәдәният йорты каршында урам видиокамерлары беркетелде.

22.12.2021
Савино авылында яшәүченең мунчасы янып китте.Авыл җирлеге хезмәткәрләре һәм актив гражданнар ярдәмендә янгын нәтиҗәләре бетерелде.

21.12.2021
2021нче елның 21нче декаберендә авыл җирлегенең Баш җитәкчесе Морозов Д.В.гражданнарны кабул итте. Халык җир киштәрлегенең размерлары хакында килешүләр, су белән тэкъмин итү өчен договорлар төзү ,җир киштәрлеге бирелү турындагы карарга адреслар бирелү хакында сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

20.12.2021
2021нче елның 16-8нче декаберендә Казан шәһәрендә 2021нче елда Татарстан Республикасының муниципаль хезмәткәрләре арасында узган Спартакиадасы рамкасында йөзү,җиңел атлетика,бадминтон,шахмат финальный уеннары уздырылды.Введенка Бистәсенең Баш җитәкчесе Морозов Д.В.йөзү, Введенка Бистәсе Башкарма комитеты Серкәтибе Алсуфьева Е.Ю.шахмат уеннары буенча соревнованияләрдә район буенча чыгыш ясадылар.

15.12.2021
Авыл җире территорияләрендә территорияләрне кардан чистатту эшләре алып барыла.
.jpg)
07.12.2021
2021нче елның җиденче декаберендә гражданнар кабул ителде.Халык җир киштәрлекләрен сатып алу, аларны рәсмиләштерү ,чүп-чарны җыештыру өчен ,су белән тәкъмин итү өчен җыелган сораулар белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук. тирә күршеләр белән килеп чыккан бәхәсле очраклар турында сораулар ачыкландырылды.Сорауларга урынында тиешле җаваплар бирелде.

07.12.2021
4нче декабрьдә Русская Православная Церковь Введение во храм Пресвятой Богородицы бәйрәмен билгеләп үтте.Введенка авылында ,авылга шушы зур бәйрәм хөрмәтенә бирелгәнлектән ,бу вакыйга бик киң билгеләп үткәрелде. Җирле чиркәүгә служба алып барырга митрополит Казанский и Татарстанский- митрополит Кирилл кайтты һәм җирле мәхәллә белән очрашты.

01.12.2021
Введека Бистәсендә хоккей коробкасы урнаштыру өчен җир киштәрлеген әзерләү эшләре төгәлләнде.Авыл халкының актив катнашуы һәм спонсорлар көче белән хоккей корбкасы булдырылды һәм участок әзерләндерелде, шулай ук бетон белән катырылды.Авыл җиренең Баш җитәкчесе Морозов Дмитрий бирелгән проектта катнашучы һәм хәленнән килгәнчә булышучы ларга бик зур рәхмәтен белдерә!




01.12.2021
Һава шартлары начарлану һәм көчле җил аркасында Введенка Бистәсендә яшәүченең өй түбәсеннән калай битләре очып төшкән иде.Эшчеләр тиз рәвештә мәсьәләне чишеп, өй түбәсен яхшылап беркетеп куйдылар.

30.11.2021
Авыл җирлегенең Баш җитәкчесе Морозов Дмитрий Владимирович авылның почетлы кешесе Малафеева Алевтина Александровнаны юбилее белән котлады. III нче дәрәҗә хезмәт Даны Ордены белән бүләкләнгән данлыклы хезмәткәргә 80 яшь тулды. Авыл җирлегенең Баш җитәкчесе аңа район иминлеге өчен тырышып хезмәт итүе өчен рәхмәтен белдерде , озын гомерләр теләде һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.

30.11.2021
Авыл җиренең Баш җитәкчесе Морозов В. Д. узара салым җыю мәсьәләләре буенча гражданнар җыены уздыру хакында Восточная Звезда поселогында яшәүчеләр белән очрашу уздырды.

30.11.2021
2021нче елның 30нчы ноябрендә Введенка Бистәсендә гражданнарны кабул итү уздырылды. Халык җир киштәрлеген ызанлау, адреслар алу,су белән тәэъмин итү хакында киңәшләр алу һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать итте.

25.11.2021
Халыкның күп санлы мөрәҗәгате аркасында, Введенка Бистәсе авыл җирлеге территориясендә урам яктырткычларының эшләмәүче фонарьларын алыштыру эшләре башкарылды.


22.11.2021
Яр буендагы территорияләрдә " Боз өстенә чыгу тыела " дигән кисәтү табличкалары куелган.

22.11.2021
Введенка Бистәсенә чүп-чарларны җыю өчен яңа контейнерлар кайтарылды.Хәзерге вакытта аларны җыештыру эшләре башкарыла.
03.11.2021
ФБУЗ гигиена центры специалислары һәм Татарстан Республикасы эпидемиологлары судан анализлар алу очен Введенка Бистәсендә һәм Медведково авылында булдылар.

03.11.2021
Введенка Бистәсендә яңа булачак ФАП территориясен тәртипкә китерү эшләре башланды - бүгенге көнгә 5 нарат утыртылды.

03.11.2021
Авыл җирлеге хезмәткәрләре Елизаветино авылында территорияләрне чүп-чардан чистарту эшләрен башкардылар.

03.11.2021
2021нче едда табигатьне саклау мероприятияләре Программасы рамкасында Введенка Бистәсе авыл җирлеге территориясендә Введенка Бистәсенең Центральная урамында һәм Савино авылының Дороңная урамыда ике контейнер мәйданчыклары урнаштыру эшләре башланды.

22.10.2021
22нче октябрь көнне Петропавловская Слобода поселогында яшәүче Петрова Екатерина Петроовнага 90яшь тулды.Аны котларга Югары Ослан муниципаль районының Баш җитәкчесе Зиатдинов Марат Галимҗанович, Введенка Бистәсе авыл җирлегенең Баш җитәкчесе Морозов Дмитрий Владимирович, Югары Ослан муниципаль районының социаль яклау отделы начальнигы Алеева Ирина Павловна , ветераннар Советы председателе Троицкая Римма Сергеевна , авыл җирлеге депутаты Заикин Сергей Валерьвич котларга килделәр. Россия Федерациясе Президенты В,В.Путинн котлау сүзләрен М.Г.Зиатдинов укыды, юбиляргә озын гомер,исәнлек-саулык,иң изге теләкләр теләде, шулай ук, кыйммәтле бүләк тапшырды.Калган җитәкчеләр дә юбиляргә яхшы теләкләр теләделәр.Һәрбересе Екатерина Петровнага истәлекле бүләкләр тапшырдылар , озак еллар буе башкарган намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр.Менә шундый тырыш кешеләр катнашында туган районыбыз төзелгән һәм алга бара.


22.10.2021
Медведково авылында Газ хезмәткәрләре трубаларны буяган вакытта комачаулаган куакларны кискән һәм шулай калдырылган куаклар җыеп алынды һәм урнаштырылды.

21.10.2021
Авыл җирлеге хезмәткәрләре зур күләмле чүпләрдән контейнер мәйданын чистатып тәртипкә китерделәр, бу иске зданиене сүткәннән килеп чыккан зур күләмле мусор иде.
21.10.2021
Елга буендагы юлларны чистарту эшләре башкарылды. Бирелгән чүп-чарларны күбесенчә балыкчылар калдыралар , ул күп кенә булып җыела.

21.10.2021
2021нче елның 21нче октябрендә Югары Ослан муниципаль районының Введнка Бистәсе авыл җирлеге Советының 14нче утырышы узды.Утырышта депутатлар Югары Ослан муниципаль районы Введенка Бистәсе авыл җирлеге бюджетының 2021нче елның 3нче кварталына үтәлеше отчетын карап чыктылар.Шулай ук авыл халкын су белән тэкъмин итү эшләренең барышы, юлларны кыш килүгә эзерләү, тәртиптә тоту, чистарту хакында договорлар төзү, 2021нче елга узара салым нәтиҗәләре һәм 2022нче елга узара салым җыю планнары турында авыл җиренең Баш җитәксесе турында чыгышын тыңладылар.

19.10.2021
Введенка Бистәсе авыл җирлегендә граңданнар кабул итү узды.Кабул итүне Введенка Бистәсе Баш җитәкчесе Морозов Дмитрий Владимирович һәм Югары Ослан муниципаль районы Баш җитәкчесе Урынбасары Осянин Сергей Викторович бергәләп алып бардылар. Халык түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать итте:Восточная Звезда поселогында җирдәге полицейскийны төзәкдәндерү, гамәлдәге суүткәргечкә тоташтыру, Введенка Бистәсендәге памятник территориясен законлаштыру хакында.Күрсәтелгән сораулар каралды, кайберләренә җавап бирелде, калган мәсъәләләр эшкә алынды.

04.10.2021
1нче октябрь -Халыкара өлкәннәр көне. Рәсәйдә бу бәйрәмнең тагын бер исеме бар - Изгелек һәм хөрмәт итү көне. Изгелекле традицияләрне саклау йөзеннән Введенка Бистәсе авыл җирлегенең Баш җитәкчесе Морозов Д.В.депутатлар корпусы йөзеннән Синюхин С.П,һәм Заикин С.В. белән берглектә авыл җирлеге территориясендә яшәүче барлык пенсионерларда булып, һәммәсенә ашау- эчү өчен җыештырылган наборлар җыетыгы тапшырыл чыктылар.Алар пенсионерларны бәйрәм белән котлап, сәламәтлек теләп, якыннарының аларга мәрхәмәтле булуын теләп чыктылар.Өлкәннәрне бәйрәм белән котлау традициясен саклап , авыл җирлеге җитәкчесе яшүсмер поколениегә өлкәннәрне онытмаска , пенсионерларны хөрмәт итә белергә өндәде.Барлыгы 101 ризык наборлары таратылды.

30.09.2021
Введенка Бистәсендә ФАП ны төзү эшләре төгәлләнә.Бүгенге көнгә ,газ, су кертелгән,подъездный юллар бар,бина төзәкләндерелгән .Эчке отделка эшләре алып барыла.

28.09.2021
Введенка Бистәсе авыл җирлегенең Баш җитәкчесе Морозов Д.В. гражданнарны кабул итте. Кабул итү вакытында халык түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать итте ;ничек җир киштәрлеген милеккә рәсмиләштерергә, межевание үткәрергә, күчемсез милек обьектларына адреслар бирү юлларын табарга.

13.09.2021
2021нче елның 11нче сетябрендә авыл советының Башкарма комитеты, Авыл мәдәният йорты, фельдшер,Введенка Бистәсе мәктәбен укучылары һәм укытучылары Бөтенроссия " Яшел Россия " акциясе һәм Бөтенроссия " Россия суы " акциясе " Уникаль суларны саклау объектлары " федераль проекты, "Экология"националь проектлары рамкасында узган яр буе территорияләрен чистартуда хакында узган акцияләргә катнаштылар.


13.09.2021
2021нче елның 10нчы сетябрендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фәррахов Айрат Зәкиевич гражданнарны кабул итте.

09.09.2021
Введека Бистәсе авылында Зиновьевская урамы буйлап ватылган яктырткычларны алыштыру эшләре башкарылды.

09.09.2021
Введенка авыл җирлегендә мөһим һәм офис чаралары : Россия дәүләт флагы Көне , Татарстан республикасы Көне дәүләт символикасын урнаштыру белән бергә алып барыла. Торак пунктларда урнашкан юллар буйлап флагштокларда һәрвакыт Россия һәм Татарстан Республикасы флаглары урнаштырыла.

09.09.2021
"Самообложение граждан" программасын тормышка ашыру кысаларында җыелган акчага "Восточная Звезда" поселогында яшәүчеләр балалар мәйданчыгы оештырдырар.Хәзер балаларга уйнарга һәм спорт белән шөгелләнергә мөмкинлек ачылды.

09.09.2021
1 нче сентябрь -Россиядә " Белем көне " .Бу көнне Введенка Бистәсе мәктәбенә балаларны уку елы башлану белән котларга авыл җиренең Баш җитәкчесе Морозов Дмитрий Владимирович, Югары Ослан муниципаль районының баш архитекторы Мингазов Зәкиулла Зиятдинович килделәр. Алар укытучылырны һәм укучыларны яңа уку елы белән котладылар , уңышлар теләделәр.Беренче класс укучыларына бүләкләр тапшырылды.Олы поколение кешеләре җылы котлау сүзләре, яхшы теләкләр теләделәр.


02.09.2021
"Көзге изгелек атнасы" акциясе рамкасында Введенка Бистәсе китапханәсендә кызыклы дикуссия уздырылды.Диалог барышында китапханәче мәктәптә укучы балалар өчен бик күп файдалы киңәшләр бирде. Мероприятиядә 9 кеше катнашты.
.jpg)
02.09.2021
3нче сентябрьдә Введенка Бистәсе китапханәсендә мәктәптә укучы балалар өчен "Терроризм-зло человечества " исемле истәлек сәгате уздырды.Китапханәче Суханова Е.А.балаларга " терроризм ", " теракт "сүзләренең төшенчәләрен аңлатып китте, шундый куркыныч очракта үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлатты.
Мероприятиядә 8 кеше катнашты.
.jpg)
01.09.2021
Введенка Бистәсе авыл җирлегендә җирне үләннәрдән чабу, чистарту эшләре дәвам ителә.

01.09.2021
Введенка Бистәсе авыл җирлеге пунктларындагы юлларга 3.4 билгеләре куелды ; " Йөк авырлыгы 9.5 тоннадан артса, " авыр йөк ташучы автомашиналарга йөрү тыела. "

01.09.2021
Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурсларын саклау Министрлыгы очучылык хезмәте ярдәмендә Введенка Бистәсе авылында табылган законсыз рәвештә урнаштырылган чүп-чарлар урнаштыру урыны юкка чыгарылды.

26.08.2021
Введенка Бистәсе авыл җирлегендә авыл хуҗалыгы исәбен алу эшләре төгәлләнеп килә.Бу Бөтенроссия буенча хисаплау авыл хуҗалыгын үстеругә һәм стимуллаштыруга ярдәм күрсәтү мөмкинлеген бирәчәк.Введенка Бистәсе авыл җирлегендә хисап алып баручылар Фаляхова Роза белән Седова Фая шәхси хуҗалыкларда сораштыру үткәрәләр.

26.08.2021
" Сәламәтлек саклауны үстерү "программасы буенча Введенка Бистәсе авылында Фельдшер-Акушерлык пунктын монтажлау эшләре башланды.

26.08.2021
3 Республиканың" Үзара салым "программасы буенча.Введенка Бистәсе авыл җирлегенең Елизаветино авылында торак пунктларга уздырылган юлларга вак таш җәю эшләренең бер өлеше башкарылды.


20.08.2021
Дәүләт флагы көне йөзеннән Введенка Бистәсе китапханәсендә балалар өчен" Без Россия флагы белән горурланабыз " исемле патриотик информация сәгате уздырылды.Китапханәче балаларны алар әле белмәгән,бик күп кызыклы һәм файдалы яңалыклар белән таныштырды.. Мероприятиядә 6 кеше катнашты.

20.08.2021
Савино авылына борылу юлы участогын ел саен су баса.Быел бу участокка вак таш җәйделәр, элегерәк ул юл участогы грейдировать ителгән иде
.jpg)
19.08.2021
Введенка Бистәсе авылында , хоккей коробкасы урнаштыру максатыннан,,мәктәп янындагы мәйданны тигезләү эшләре алып барыла.
.jpg)
19.08.2021
Авыл җирлеге территориясендә үләннәрне чабу эшләре алып барыла.
.jpg)
19.08.2021
2021нче елның 5нче августында Югары Ослан муниципаль районының Баш җитәкчесе Зиатдинов Марат Галимҗанович катнашында авыл җирлеге Советының 12нче утырышы булды. Утырышта "2021нче елның икенче кварталына Югары Ослан муниципаль районы Введенка Бистәсе авыл җирлеге бюджеты үтәлүе каралды.

17.08.2021
Балаларны юл хәләкәтләреннән саклау йөзеннән Введенка Бистәсе китапханәчесе балалар бакчасындагы балаларга юлда йөрү кагыйдәләренең әлифбасы белән таныштыра , юлда йөрү темасына аңлатулар алып бара. Соңгы очрашуда 9 кеше катнашты.

13.08.2021
Введенка Бистәсе китапханәсендә китапханәче Суханова Е.А.балалар белән "Загадки живой природы" исемле экологик сәгать уздырды: табигатьне саклау, чисталык саклау кагыйдәләренә, ут күздән саклау кагыйдәләренә өйрәтте. Балалар экологик викторинада бик теләп катнаштылар, күп кенә сорауларга җавап бирә алдылар, конкурста катнаштылар. Мероприятиядә 4 кеше катнашты.
.jpg)
13.07.2021
Введенка Бистәсе авыл җирлеге территориясендә трассаны һәм юлларны чүп-чардан чистарту эшләре өзлексез алып барыла.

08.07.2021
Авыл җирлеге территорияләрендәге үләннәрне чабу эшләре дәвам ителә.

07.07.2021
Агачларны кисүдән калган чүп-чарны авыл җирлеге хезмәткәрләре чистартып чыгардылар.Территорияне тәртипкә китерү,чистарту эшләре алып барыла.

28.06.2021
Восточная звезда поселогының контейнерлар мәйданчыгы территориясенә плитәләр кайтарылды.Мәйданчык рәтләндерелде һәм тәртипкә китерелде.Яшәүче халык соравы буенча чүп-чарны чыгару графигы үзгәртелде, 2021нче елның 28нче июненнән чүп-чар элек атнага 2 тапкыр чыгарылса, хәзер атнага 3 тапкыр чыгарылачак.

02.06.2021
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне! Бу матур ,күңелле бәйрәм көнне авыл Мәдәният йорты эшчеләре безнең балаларны күңелле бәйрәм итәргә чакырдылар.Балалар рәсемнәр ясадылар, төрле конкусларда катнаштылар, уйныдылар, шигырьләр сөйләделәр, матур итеп биеделәр, төрле викториналарда катнаштылар- болар барысы да балалар тормышын бик бизәде.Бәйрәм һәммәсенә бик ошады, балаларның күбесе баллы призларга ия булдылар, аеруча актив катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр дә тапшырылды. Балаларыбызны тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз,тыныч күк йөзе,матур,бәхетле тормыш телибез !



01.06.2021
01.06.2021нче елның беренче июнендә авыл җирлегенең Баш җитәкчесе Морозов Д.В.гражданнар кабул итте.Иң мөһим мәсъәләләрнең берсе- су үткәрү өчен тех.условияләр бирелү ,җир киштәрлекләре чикләрен килештерү өчен бәяләмәләр бирү, адреслар бирү турында карарлар кабул итү иде.Җир киштәрлекләрен милеккә рәсмиләштерү мәсъәләләре буенча , территорияләрне төзәкләндерү буенча консультацияләр бирелде. 8 кеше кабул ителде.

31.05.2021
29нчы майда Югары Ослан районында " Уйна ,гармун " исемле халык җыры фестивале узды. Бу чарада Введенка Бистәсеннән Гайнуллин Рөстәм Агдамович катнашты.Ул тамашачылар хөкеменә искиткеч татар моңнарын , көйләрен тәкъдим итте , алар алкышларга күмелде.

28.05.2021
Авыл җирлеге территориясендә үлән чабу эшләре башкарыла.

25.05.2021
2021нче елның 5нче маенда авыл җиренең Баш җитәкчесе Морозов Д.В.авылда яшәүчеләрне кабул итте. Барлыгы 11кеше шәхси кабул итеде. Иң мөһим сорау--җир киштәрлекләрен милекчелеккә рәсмиләштерәү хакында иде.Шулай ук участокларга коммуникация салу һәм урнаштыру эшләре буенча консультацияләр бирелде. Медведково авылында яшәүчеләр ташланган территорияләрне тәртипкә кертү йөзеннән бу эшне төзекләндерү буенча комиссия булдыру теләген күтәреп чыктылар.Күчемсез милек обьектларына адрес бирү хакында 2 постановление бирелде.

18.05.2021
2021нче елның 18нче маенда авыл җирлегенең Баш җитәкчесе Морозов Д.В.гражданнарны кабул итте. Халык җир киштәрлеген рәсмиләштерү, су белән файдалану ,адреслар бирү хакында сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
.jpg)
18.05.2021
Введенка Бистәсе территориясенең Набережная урамы буйлап , чүп- чарны аерып җыю өчен контейнерлар урнаштырылды.

09.05.2021
9нчы Май халкыбызның һәм илебезнең көчен , бердәмлелеген гәүдәләндерү билгесе ул.Бу көнне без төрле буындагы Россия сакчыларын рәхмәт йөзеннән искә алабыз , шулай ук үз гомерләрен Туган илне саклауга багышлаган кешеләрне хөрмәтлибез. Без дөньяны милләтчелектән коткарган ата -бабаларыбыз белән чиксез горурланабыз , һәм аларның батырлыкларын истәлек итеп кадерләп саклыйбыз. Бу көнне Введенка Бистәсе авыл җирлегендә 1941-1945 нче елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга куелган мемориал янында торжественный митинг уздырылды. Олы буынны -ветераннарны , тыл хезмәткәрләрен , сугыш выкыты балаларын хөрмәтләп авыл җиренең Баш җитәкчесе Морозов Дмитрий Владимирович чыгыш ясады. Район җитәкчелегенән Колесова Елена Евгеньевна -Югары Ослан муниципаль районы Финансовый -бюджетный Палата Председателе чыгыш ясады.Ул халыкны Җиңү Бәйрәме белән котлады , һәммә кешегә исәнлек -саулык һәм күк йөзенең һәрвакыт тыныч булуын теләде.Укучы балалар үзләренең концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Соңыннан бөтен килгән халык истәлекле көн уңаеннан матур чәчәкләр куйды , күк йөзенә шарлар җибәрделәр.
.jpg)



06.05.2021
Авыл җирлеге хезмәткәрләре балалар шәһәрчеген буяу эшрәрен башкаралар.

06.05.2021
Петропавловка Бистәсендә язгы сулар юлны юып китте. Юлның кайбер өлешләрендә тирән чокырлар барлыкка килде.Бу проблеманы хәл итү өчен махсус техника җәлеп ителде. Бүгенге көндә юл гадәти хәлгә китерелде.Узу һәм йөрү мөмкинлеге ачылды.
06.05.2021
1нче май һәм 9нчы май бәйрәмнәре хөрмәтенә Введенка Бистәсендә Татарстан Республикасы һәм Россия флаглары урнаштырылды.

06.05.2021
Территорияне төзәкләндерү буенча икеайлык кысаларында Введенка Бистәсе авыл җирлегендә баганаларны агарту эшләре башкарылды.


20.04.2021
2021нче елның 20нче апрелендә авыл җиренең Баш җитәкчесе Морозов Д.В.халыкны кабул итте.Авыл кешеләре җир хакында ( бәхәсләшү , җир киштәрлеген бүлү) булган сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.Шулай ук, евроконтейнерларны урнаштыру һәм үзәк су системасына тоташтыру хакында сораулар булды. Барлык сорауларга аңлатмалар бирелде.

20.04.2021
2021нче елның 16нчы апрелендә Введенка Бистәсе авыл җирлегендә Совет утырышы уздырылды. Совет эшчәнлегендә Югары Ослан районының Баш җитәкчесе Зиятдинов М.Г. катнашты.Түбәндәге 4 сорау каралды ; ! Югары Ослан муниципаль районы Введенка Бистәсе авыл җирлегенең бюджет төзелеше һәм бюджет процессы ндагы кушымтага үзгәрешләр кертү турында. . 2.Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Введенка Бистәсе авыл җирлегендә муниципаль хезмәт күрсәтү эшендәге кушымтага узгәрешләр кертү турында. 3. .Югары Ослан муниципаль районы Введенка Бистәсе авыл җирлегенең 2021нче елның 1нче кварталына бирелгән бюджет үтәлеше турындагы хисапны раслау хакында. 4.Югары Ослан муниципаль районы Введенка Бистәсе авыл җирлеге бюджет үтәлеше турындагы хисапны раслау хакында.Барлык мәсъәләләр буенча да фикер алышу үткәрелде, алар барышында уңайлы карарлар кабул ителде.

14.04.2021
2021нче елның 13нче апрелендә Введенка Бистәсе авыл җирлеге Башкарма комитетында Баш җитәкче Морозов Д.В.халыкны кабул итте. Халык төзелеш эшләре хакында , электр , газ,су челтәрләренә тоташтыру хакындабулган сорауларга консультация алу өчен мөрәҗәгать итте.Шулай ук , авылда халыкка нинди хезмәт төрләре кирәклеген , сәүдә эшчәнлеге буенча халыкка нинди тәлапләр кәнәгатьләндерергә тиешлеге турындагы сораулар белән эшмәкәрләр белән әңгәмә уткәрде.

12.04.2021
2021 нче елның 9нчы апрелендә Введенка Бистәсе авыл җирленең Башкарма комитетында Югары Ослан муниципаль районы җирле иҗтимагый ветераннар ( песионерлар) оешмасының күчмә утырышы уздырылды. Утырышта - җитәкче Тройцкая Римма Сергеевна,авыл җирлегенең Баш җитәкчесе Морозов Д.В., иҗтимагый оешма членнары катнашты. Көн тәртибендә бер генә максат булып- Введенка Бистәсе авыл җирлеге ветераннар Советына рәис сайлау бурычы иде.Морозов Дмитрий Владимирович Синюхин Сергей Петрович кандидатурасын тәкъдим итте.Бирелгән кандидатураны хупладылар һәм сайладылар.Синюхин Сергей Петрович Югары Ослан муниципаль районы Введенка Бистәсе авыл җирлегенең җирле иҗтимагый ветераннар ( пенсионерлар ) советының рәисе итеп сайланды.

12.04.2021
Набережная урамында кайсыбер йортларга язгы сулар бик якын килде, йортларга якын киштәрлекләрне су басты.Техниканы җәлеп итеп суны борып җибәрү шартлары кулланылды.

12.04.2021
Введенка Бистәсенең Набереңная урамында юл юылды.Транспорт һәм халык елга буендагы юл белән Детский санаторийгә йөри алмас булды. Шуңа күрә техника җәлеп ителде . Юлдан йөрүе кыен булган юл киштәрләгенә йөрү өчен плитәлар җәелде.

07.04.2021
21нче апрельдә безнең илдә Җирле үзидарә көне билгеләп уздырылачак. Шул уңайдан китапханә мөдире Суханова Е.А." Җирле үзидарә турында мәгълүмат" исемле китап күргәзмәсе оештырды.һәм безнең китапханә китап укучыларына Җирле үзидарәнең әһәмияте белән таныштырып узды. Күргәзмә белән безнең авыл җире администрациясе хезмәткәрләре , укытучылар, шулай ук, безнең китапханәдә китап укучылар кызыксынып уздылар.Китап күргәзмәсе 22нче апрельгә кадәр эшләячәк.
.jpg)
05.04.2021
2021нче елның 2нче апрелендә Введенка Бистәсе китапханәсендә "Дуслык "клубы членнары карамагында кечкенә укучылар өчен " Кошчыклар дөньясында" исемле танышу сәгате уздырылды. Бу очрашу вакытында балалар кошларга ничек ярдәм итү өчен бик күп серләр белделәр .Очрашуда 5 кеше катнашты.
.jpg)
05.04.2021
2021нче елның 5нче апрелендә Введенка Бистәсе китапханзсендә " Гаилә белән китапханәгә "исемле акция уздырылды. Бүген китапханәгә Вәлиевлар , Игнатьевлар самьясе килгде. Китапханәче алар өчен китаплар әзерләп куйган иде.Соңыннан кечкенә укучылар үзләренә китаплар сайладылар.Гайлә белән китапханәгә йөрү балалар өчен бик яхшы үрнәк.
.jpg)
19.03.2021
Петропавловская Слобода авылындагы контейнер мәйданчыгы территорисен кардан чистарту эшләре башкарылды.

19.03.2021
2021нче елның 19нчы мартында авыл җирлегенең Баш җитәкчесе Морозов Д.В.Югары Ослан районы Башкарма комитеты Җитәкчесе ярдәмчесе Мунасипов Р.Г.белән бергә Детский санаторий поселыгында булдылар. Набережный урамы 5нче йорт, 3нче квартирада яшәүчеләр рөхсәтсез йорт түбәсен узгәртеп ясаучы күршеләренә карата мөрәҗәгать иткәннәр иде.Бу көнне үк күрсәтелгән адреска Татарстан Республикасы Госстройнадзор белгечләре дә килде.Алар тарафыннан алынган карар нигезендә , кирәкле чаралар күрелергә тиеш.

19.03.2021
2021нче елның 16нчы мартында Введенка Бистәсенең Баш җитәкчесе Морозов Д.В.агымдагы сораулар буенча халыкны кабул итте. Төп мәсъәләләр ; җир киштәрлекләре ,су белән куллану , чүп-чар чыгару , шулай ук, территорияләрне кардан чистарту иде.

19.03.2021
Елизаветино авылына карлар яву туктагач ук трактор килде. Ул транспорт йөрү өчен кар өемнәреннән юлларны чистартты.

19.03.2021
2021нче елның 3нче мартында Елизаветино авылына автолавка килде һәм авылда яшәүче Калинников Ю.Г.өчен азык-төлек китерде.
.jpg)
19.03.2021
Введенка Бистәсенең Центральная урамында гарантия хезмәт күрсәтүендә булган яктырткычларны алыштыру өчен белгечләр килде.
.jpg)
17.03.2021
2021нче елның 17нче мартында Введенка Бистәсе китапханәсендә 4-5нче сыйныф укучылары өчен " Без киләчәгебезне коррупциядән башка күз алдына китерәбез "исемле дәрес сәгате уздырылды.Китапханәче Суханова Е.А.укучыларга корупция нәрсә икәнлеген , аның белән ничек көрәшергә мәмкинлеген аңлатты.Укучылар дәрес барышында тема буенча төрле сораулар бирделәр , рәсемнәр ясадылар. Дәрестә 5 кеше катнашты.


10.03.2021
2021нче елның 9 нчы мартында Введенка Бистәсе авыл җирлеге Башкарма комитетында Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе Шакиров Ильнур Ирекович гражданнарны кабул итте.Барысы 5 граждан кабул ителде. Яшәүчеләр -җир киштәрлеге бүлеп бирелү һәм торак төзелеше нормаларын саклау хакындагы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.


04.03.2021
Елизаветино авылында яшәүче Калинников Ю.Г.мөрәҗәгате буенча 2021нче елның өченче мартында авылга Югары Ослан районыннан автолавка килде , мөрәҗәгать итүчегә азык-тцлек китерде.

04.03.2021
Язгы чакырылыш комиссиясе старт алды.Чакырылу яшенә җиткән егетләргә мед. осмотр узу өчен повесткалар бирелә.

04.03.2021
Авыл җирлеге эшчеләре тарафыннан " Серебрянка" чишмәсе мәйданнары кардан чистартылды.

24.02.2021
"Детский санаторий" поселогында койма урнаштырылуы билгеле булды ТРсы.МВД эчке эшләр министрлыгы Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору Идарәсе хезмәткрләре авыл җирлегенең Баш җитәксесе Морозов Д.В.белән милекченең милеген билгеләү һәм аның үтәлешүе законлылыгын ачыклау өчен җир киштәрлегендә булдылар.

24.02.2021
Введенка Бистәсе авыл җирлегенең барча торак пунктларында кар чистарту эшләре вакытында алып барыла.Бик нык дәрәҗәдә төшкән явым-төшем очракларда икенче наем трактор җәлеп ителә.


24.02.2021
2021нче елның 15 нче февралендә Введенка Бистәсе авыл җирлегендә интернацонал һәм локаль конфликтлар сугышы көрәшчеләренә куелган һәйкәл янында афган ветераннарының традицион очрашуы булды.Ел саен бу көн совет гаскәрләрен Афганстаннан чыгару еллыгы дип искә алына.Ветераннар һәлак булган иптәшләрен искә алдылар һәм чәчәкләр куйдылар.Яшь буынга матур теләкләр белән чыгыш ясадылар һәм барысына да илдә тынычлык теләделәр.

24.02.2021
Детский санаторий поселогында детский санаторий , Набережная урамы 5 нче йортта яшәүче Зәйнуллина Н. мөрәҗәгате буенча 3 квартирлы йортның түбәсен узгәртеп ясарга күршесенең башка миллекчеләрнең ризалыгын алмыйча үзгәртү фактын тикшерү өчен 2021нче елның 12 нче февралендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты төзелеш начальнигы Москвина А.А.,ТКХ, элемтә, энергетик катнашында комиссия утырышы үткәрелде.

29.01.2021
Авыл җирлеге ишегалларын җыештыручылары Введенка Бистәсе балалар бакчасы мәйданчыгын кардан чистарту эшләрен башкардылар.

26.01.2021
2021нче елның 26нчы гыйнварында Введенка Бистәсе авыл җирлегенең Баш җитәкчесе граңданнар кабул итте.Кабул итү нәтиҗәсендә түбәндәге сораулар ачыкланды ;
1.Күп балалы гаиләгә бирелгән җир киштәрлеген рәсмиләштерү тәртибе турында;
2.Центральная урамында урнашкан йортларга газ үткәрү мөмкинлеге турында;
3. Су белән тәэмин итү хезмәте күрсәтү хисабына төзәтмәләр кертү турында.

26.01.2021
2021нче елның 25нче гыйнварында Введека Бистәсе китапханәсендә " Терроризм не имеет границы" исемле гражданлык сәгате уздырылды.Китапханә мөдире Суханова Е.А.2-3нче сыйныф укучыларына ничек терроризм проблемаларыннан саклана белергә, ничек террорлык трактның корбаны булудан сакланырга, куркыныч очракларда ничек үзен тота белергә өйрәтте , безнең планетабызның тынычлык символы ак күгәрчен икәнлеген әйтеп узды.Соңыннын балалар төрле конкурсларда катнаштылар., китаплардан сугыш һәм террорга каршы өзекләр укыдылар. 4 кеше катнашты.
.jpg)
26.01.2021
1944нчк елның 27нче гыйнварында Ленинград фашистлар блокадасыннан азат ителде.Шул уңайдан Введенка Бистәсе китапханәсендә " Ленинград и ленинградцы " исемле искә алу сәгате уздырылды.Балалар бик күп авырлыклар , ачлык, каты салкыннар , бомбежкалар,артобстреллар кичергән халыкның туган шәһәре өчен нинди батырларча көрәшүе турында тыңладылар.Китапханәче балаларга авылыбызның Бөек Ватан сугышы ветераны Морозов Григорий Михайловичның үзенең полуторкасында фашистлар блокадысындагы Ленинградка продуктлар ташуы турында сөйләде.Балалар исләре китеп гади кешеләрнең Җиңү өчен геройларча тырышулары турында тыңладылар.

22.01.2021
2021нче елның 21нче гыйнварында авыл җирлеге Баш җитәкчесе Морозов Д.В." Югарыослан муниципаль районы Введенка Бистәсе авыл җирлегендә 2020нче елның социаль -икътисадый нәтиҗәләре һәм 2021нче елга алынган бурычлар " хакында авыл халкы алдында хисап отчеты белән чыкты. Аннан соң Урманда янгын куркынычсызлыгы турында участок урманчысы Пензина В.В.чыгыш ясады.Җыелышта Югарыослан муниципаль районының Баш җитәкчесе Зиатдинов М.Г. ,Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гильмутдинов И.И., Югарыослан муниципаль районы прокуроры Егоров В.И.катнашты.Алар авыл җирлегендә 2020нче елда зур эш күләме башкарылуын ,шулай да күп кенә сораулар буенча кайбер җитешсезлекләр булуын ,күп кенә алга куелган мәсъәләләрне чишәсе , аеруча , халыкны су белән тәэмин итү күп вакыт тәлап итүен билгеләп уздылар.Керем өлешенең үтәлешен билгеләделәр.Җирле бюджетнең төп керемнәре физик затлар керемнәре-119%ка, физик затларның милек салымы-134% ка ,оешмалардан һәм физик затлардан җир салымы-150% ка үтәлүен билгеләп үттеләр.Җыелышта шулай ук гражданнардан кергән үзара салымны ничек кулланганлыгын халыкка җиткерелде. 2021нче елда башкарыласы бурычлар куелды.Халык тарафыннан бирелгән сораулар тыңланды , кайбер сорауларга төгәл итеп җавап бирелде , кайбер сораулар башкарасы мәсъәләләр тәртибенә кертелде.


22.01.2021
Югары Ослан районына быел 90 яшь. Шул уңайдан Введенка Бистәсе китапханәсендә " Я эту землю Родиной зову " исемле китап күргәзмәсе оештырылган.Дүрт бүлектән торган бу күргәзмәдә районыбызның элекке һәм хәзерге вакыттагы күренешләре, талантлы һәм эш сөючән кешеләре, Боек Ватан сугышында һәлак булган кешеләр, район язучыларының әсәләре җыентыклары урнаштырылган.Күргәзмә -даими эшли торган .Материаллар ел буена яңартылып торачак.

15.01.2021
15нче гыйнварда Введенка Бистәсе китапханәсендә рус язучысы , публицист, критик Михаил Евграфович Салтыков-Щедрин (1826-1889) тууга 195 ел тулуга багышлап китап күргәзмәсе ачылды.Күргәзмәдә аның гаиләсе,туган җире, бик күп әсәрләре күрсәтелде. Хөрмәтле укучылар, күргәзмәгә рәхим итегез !

14.01.2021
14нче гыйнварда Введенка Бистәсе китапханәсендә " Әкиятләр илендә " исемле әкиятләр сәгате уздырылды.Балалар үзләре яраткан әкиятләрне исләренә төшерделәр,сөйләделәр ,кызыклы әкият әкият геройлары белән рәхәтләнеп ял иттеләр.Китапханәче Суханова Е.А.балаларга төрле матур, кызыклы китаплар , балалар өчен чыга торган журналлар тәкъдим итте, кечкенә викторина үткәрде. Соңыннан балалар укыган әкиятләре, китаплары турында бер-берсе белән аралаштылар ,өйләрендә уку очен китаплар сайладылар. Чыннан да шулай бит , әкиятләр тыңлап , укып без барыбыз да яхшылык һәрвакыт усаллыкны җиңә торган сихерле , хикмәтле дөньяга эләгәбез. Әкиятләрне күберәк укып яхшылыкка, изгелеккә өйрәник !

12.01.2021
Һәр кыш яхшы гына кар яуган көннәр була.Метеослужба хезиәткәрләре алдан ук кисәтел куюга карамастан, бу күренеш барыбер көтелмәгән хәл.Авыл җирлеге хезмәткәрләре вакытында һәм яхшы сыйфатлы итеп кар көрәү ,кардан чистарту эшләрен башкаралар, аларга аеруча рәхмәт белдерелә.Авыл җирлегендә 7 торак пункт булып, 1генә трактор булуга карамастан, юллар вакытында чистартылып тора.Кайбер бик каты карлар яуган көннәрдә генә , авыл җитәкчелеге ялланган техника ярдәменә мөхтаҗ була.Юлларны карлардан чистарту эшләре һәрвакыт даими контрольдә тотыла.

11.01.2021
Ел саен 11нче гыйнвар көнне Рәсәйдә дәүләт һәм бөтен дөнья дәрәҗәсендә бик мөһим бәйрәм-милли парклар һәм заповедниклар Көне бәйрәм ителә.Бәйрәмнең максаты булып табигатьне саклау тора.11нче гыйнвар көнне Введенка Бистәсе китапханә мөдире Суханова Е.А.яшь укучылар өчен " В заповедных лесах " исемле экологик дәрес уздырды.Укучылар дәрес барышында туган җиребездә нинди заповедниклар булуын, аларның исемнәрен белделәр.Дәүләтебезнең заповедниклар хакында нинди кайгырту, саклау очраклары куллануы турында тыңладылар. Үткәрелгән чара соңында бирелгән темага әдәби китаплар сайладылар.

Соңгы яңарту: 2021 елның 28 декабре, 16:30