Яңалыклар 2024

13.11.2024
2023 елның 12 ноябрендә Куралово авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары С.В. Осянин халыкны кабул итте. очрашуга 7 кеше язылды. 

07.11.2024
Ел башыннан Татарстан буенча СФР бүлеге регионның 470 230 кешесенә вакытлыча эшкә сәләтсезлек буенча пособиеләр түләде.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге ел башыннан алып 470 230 кешегә хезмәткә яраксызлык кәгазьләре буенча миллионнан артык түләү башкарган. Бу максатларга барлыгы 11 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән. 
2022 елдан хезмәткә яраксызлык кәгазе күбесенчә электрон рәвештә рәсмиләштерелә. Компанияләр хезмәткәрләрнең хастаханә кәгазьләре турында мәгълүматны цифрлы форматта ала, бу кәгазь эшенең күләмен һәм белешмәләрне тутырганда хата җибәрү ихтималын киметә. 
Авыруның беренче өч көнен оешма үз акчасыннан, калган  көннәрен - Социаль Фондның Татарстан буенча бүлеге түли. Медицина оешмасы больничныйны ябканнан соң, СФР бүлегенә эш бирүчедән кирәкле белешмәләр килү белән, пособие 10 көн эчендә билгеләнә. Эшчеләр хезмәткә яраксызлык кәгазьләре буенча билгеләнгән түләүләрне гаризасыз һәм нинди дә булса документлар бирмичә генә  банк счеты яисә почта бүлеге аша алалар. 
"Хастаханә кәгазе турындагы мәгълүматлар дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта бар. Татарстанлылар аның ачылуын, озайтылуын, ябылуын, пособиеләр күләме турында һәм башка мәгълүматларны күзәтә", - дип искәртте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. 
Пособие күләме алдагы ике елдагы уртача хезмәт хакына һәм иминият хезмәт стажына  бәйле. Стаж биш елдан да кимрәк булганда уртача хезмәт хакының 60%ы түләнә (көненә 2423,83сумнан да артык түгел), биш елдан сигез елга кадәр стаж булганда-80% (көненә 3231,78 сум). Стаж сигез елдан артып китсә, пособие уртача хезмәт хакының 100%ы күләмендә түләнә (көненә 4039,73 сумнан артык түгел).
Сорауларыгыз булса,  дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08.15тән 17.30га кадәр, җомга көнне 08.15-16.15 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча шалтыратып,  Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгеннән консультация ала аласыз
Актуаль яңалыклар белән сез безнең ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә  таныша аласыз.  

 

30.10.2024
Татарстан Республикасында 2024 елның ноябрь аенда балалы гаиләләргә пособиеләр түләү графигы
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, ноябрьдә балалар өчен түләүләрне күчерүнең кайбер даталары ял көннәренә туры килә, шуңа бәйле рәвештә акча күчерү графигына төзәтмәләр кертелгән. Шулай:
2 НОЯБРЬДӘ әти-әниләргә киләчәк түләүләр :
- туган көненнән алып 17 яшенә кадәрге балалар өчен һәм йөкле хатыннарга бердәм пособие;
- 2023 елның 1 гыйнварына кадәр беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә 3 яшенә кадәрге түләү;
- 1,5 яшенә кадәр бала караучы эшләмәүче ата-аналар өчен пособие.
5 НОЯБРЬДӘ —
- ана капиталы акчаларыннан балага 3 яшь тулганчы ай саен  түләнә торган  түләү.
8 НОЯБРЬДӘ — 
- 1,5 яшькә кадәр бала караучы эшләүче ата-аналарга  пособие
Бик мөһим! Түләүләр " МИР " картасына көн дәвамында күчереләчәк. Әгәр акча иртән килмәгән икән, көн ахырына кадәр көтәргә кирәк.
Почта элемтәсе бүлекчәләре аша пособиеләр һәм пенсияләр алучы гражданнарга түләүләр элек расланган график нигезендә китереләчәк. Аны үзеңнең почта бүлекчәңдә ачыкларга мөмкин.
Сорауларыгыз булса,  дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08.00тән 17.00га кадәр, җомга көнне 08.00-15.45 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча шалтыратып,  Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгеннән консультация ала аласыз
Актуаль яңалыклар белән сез безнең ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә  таныша аласыз.  

24.10.2024
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге өлкән буын вәкилләре өчен тагын ике аралашу үзәге ачты
17 октябрьдән Ютазы һәм Алексеевск районнарында өлкән буын вәкилләре өчен аралашу үзәкләре эшли башлады, аларның миссиясе - өлкән яшьтәге кешеләрнең ялын мөмкин кадәр сыйфатлы һәм файдалырак итү.
Үзәкләрне Ютазы районы клиент хезмәте җитәкчесе Илмира Абдуллина һәм Алексеевск районы клиент хезмәте җитәкчесе Наталья Уфимцева, муниципаль районнар җитәкчеләре, Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәләре активистлары, шулай ук иҗтимагый партнер-оешмалар һәм иҗат берләшмәләре вәкилләре ачты.
Ике ачылыш та районнар өчен әһәмиятле вакыйга булып узды. Үзәккә беренчеләрдән булып килүчеләр өчен Ютазы районында  Мәдәният йортының иҗат коллективлары: балалар хоры, музыкантлар һәм инструменталистлар чыгыш ясады, ә Алексеевскиның өлкән буын аралашу үзәгендә кунакларны “Кояшкай” хореография студиясенең яшь биючеләре каршы алды. Чара азагында өйдә пешерелгән ризыклар белән бергәләп чәй эчү оештырылды.
“Үзәк өлкән  яшьтәге гражданнар өчен очрашу, эчкерсез аралашу  урынына әйләнәчәк, анда гражданнар  үз мәнфәгатьләре белән уртаклашачак һәм рухи яктан якын кешеләр табачак", - дип,  фикерләре белән уртаклашты Илмира Салаватовна.
Бүгенге көндә республикада өлкән буын вәкилләре өчен сигез аралашу үзәге эшли инде. Азнакай, Яр Чаллы, Буа, Баулы, Арча, Балык Бистәсе, Ютазы һәм Алексеевск районнарының  клиент хезмәтләрендә Татарстан пенсионерларының ялын оештыру өчен максималь уңайлы шартлар тудырылган: ял итү зоналары эшли, мини-китапханәләр ачылган, килүчеләр өчен  интернетка чыгу мөмкинлеге булган компьютерлар урнаштырылган, массакүләм чаралар үткәрү өчен җиһазландырылган бүлмәләр бар
Аралашу үзәкләрендә кунаклар өчен даими рәвештә сәламәт яшәү рәвеше һәм актив озын гомер буенча лекцияләр укыла, компьютер һәм финанс грамоталылыгы дәресләре, психологик тренинглар үткәрелә, шахмат турнирлары, рәсем һәм әвәләү дәресләре, милли кухня ризыкларын әзерләү буенча мастер-класслар уздырыла.
«Без киләчәктә аралашу үзәкләре челтәрен киңәйтү өстендә эшәячәкбез, чөнки безнең пенсионерларыбыз бик активлар. Монда алар яңа дуслар табалар,  уңайлы шартларда яңа шөгыльләр һәм күнекмәләр алалар, ә иң мөһиме,  кайгырту һәм игътибар тоялар. Проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле безнең үзәкләрдә 500дән артык чара узды, аларда 1000нән артык пенсионер катнашты», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе, Эдуард Вафин.
Өлкәннәр өчен үзәкләр дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә  8-00 дән 17-00 гә кадәр , җомга көннәрендә 8-00 дән 15-45 кә кадәр эшли.
Актуаль яңалыклар белән  безнең - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрдә да танышырга мөмкин. Сорауларыгыз булса,  дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08.00тән 17.00га кадәр, җомга көнне 08.00-15.45 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча шалтыратып,  Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгеннән консультация ала аласыз.

 

22.10.2024
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге кисәтә: алдакчылардан сакланыгыз!
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге клиентлар хезмәтенә һәм контакт-үзәгенә гражданнардан мошенниклар шалтыратулары турында мөрәҗәгатьләр еш керә: алар  кәрәзле телефоннарга шалтырата, үзләрен фонд хезмәткәрләре дип таныштырып,   "яңа кагыйдәләр" буенча кешегә пенсия өчен стаж җитми, дип әйтәләр, шуннан соң, әгәр аны расламасаң, түләүләрне туктатып тору белән куркыталар. Мошенниклар пенсионерны Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә кабул итүгә язып куярга тәкъдим итәләр, ә аннары язманы СМС коды буенча раслауны сорыйлар.
Әгәр сезгә шундый эчтәлектәге шалтырату була икән, белеп торыгыз - сез мошенниклар белән сөйләшәсез. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге мондый очракларда аралашуны мөмкин кадәр тизрәк туктатырга киңәш итә. Уяу булыгыз! Беркайчан да телефон аша паспорт мәгълүматларыгызны, банк картасы номерын, ПИН-, СМС-код яки шәхси кабинет паролен әйтмәгез. Бу хакта өлкән яшьтәге якыннарыгызның һәм танышларыгызның исләренә төшереп торыгыз! 
"Безнең бүлек хезмәткәрләре үз хезмәтләрен йорттан йортка тәкъдим итеп йөрмиләр. Барлык хезмәтләр дә фонд бүлекләренең клиентлар хезмәтендә һәм дәүләт хезмәтләре порталында бушлай күрсәтелә», - дип искәртте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. 
Актуаль яңалыклар белән сез безнең ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә   таныша аласыз. Сорауларыгыз булса,  дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08.15тән 17.30га кадәр, җомга көнне 08.15-16.15 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча шалтыратып,  Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгеннән консультация ала аласыз.

 

18.10.2024 
Чит илдә яшәүче Татарстан пенсионерлары дәүләт хезмәтләре порталы аша пенсия түләүне озайта ала
Гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә чит илдә яшәүче Россия пенсионерлары пенсия алуны дәвам итү өчен елга бер тапкыр шәхесләрен расларга тиеш. Шәхесне раслау Россия консуллыгы яисә илчелеге аша, шулай ук  Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенә исән икәнлекләрен раслаучы документ җибәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.
Хәзер моның өчен чит илдә яшәүче пенсионерларга Россия илчелегенә барырга яки Татарстан Социаль фонды бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Шәхесне дистанцион форматта,  биометрия буенча Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон гариза язып расларга мөмкин. Әлеге ике гамәлне дә смартфон ярдәмендә өйдән чыкмыйча гына башкарырга мөмкин. Бердәнбер шарт - Дәүләт хезмәтләрендә расланган хисап язмасы булу. Биометрик шәхси мәгълүматларны  теркәү һәм көчәйтелгән квалификацияләнмәгән имза алу  тәртибе турында тәфсилле инструкцияләр порталда урнаштырылган.
“Бары тик Россия Федерациясе территориясендә  яшәүче гражданнарга гына билгеләнә торган социаль пенсияләрдән тыш, Фонд бүлеге билгеләгән барлык төр пенсияләр пенсионерның кайсы илдә яшәвенә  бәйсез рәвештә түләнә”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Сорауларыгыз булса, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08.15тән 17.30га кадәр, җомга көнне 08.15-16.15 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча шалтыратып,  Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгеннән консультация ала аласыз.
Актуаль яңалыклар белән сез безнең - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә дә таныша аласыз.

08.10.2024
2024 ел башыннан Татарстанның 20 меңнән артык гаиләсе бала тугач бер тапкыр бирелә торган түләү алды
Ел башыннан 20 442 мең гаилә бала тугач бирелә торган пособие - бер тапкыр күрсәтелә торган ярдәм чарасы алды, аны Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге ата-аналарның берсенә бирә. Әлеге төр түләүне финанслауга барлыгы 502 млн. сумнан артык акча юнәлдерелгән.
Эшләүче ата-ана пособие алу өчен үзенең эш бирүчесенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Быел пособие  күләме 7,4% ка индексацияләнде һәм 24 604,30 мең сум тәшкил итә. Әгәр гаилә район коэффициенты кулланыла торган территориядә яшәсә, элеге коэффициентка арттыруны исәпкә алып, пособие югарырак күләмдә билгеләнә.
Түләүне рәсмиләштерү өчен эшләмәүче ата-анага Татарстан Республикасы буенча Социаль фондның клиент хезмәтенә яисә шундый хезмәт күрсәтә торган күпфункцияле үзәккә гариза бирергә кирәк. Гариза шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша да кабул ителә. Эшләүче гражданнарга түләү билгеләүне сорап  эш бирүчесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
«Түләү  гаиләләрнең керем дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә һәр балага бирелә. Акчаны шулай ук баланың опекуннары, уллыкка яисә тәрбиягә алган ата-аналары да алырга мөмкин», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Сорауларыгыз булса, сез,  дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 08.15 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр, җомга конне 08.15-16.15 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1  телефоны буенча Татарстан Республикасы Россия Социаль фонды бүлегенең бердәм контакт-үзәгенә шалтыратып,  консультация ала аласыз.
Актуаль яңалыклар белән сез  безнең - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә да таныша аласыз.

 

04.10.2024
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 3000 нән артык татарстанлыга ана капиталыннан калган акчаларны  җибәрде
Татарстанда 3 020 гаилә ана капиталының калган өлешеннән бер тапкыр бирелә  торган түләү алды.
Бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен дәүләт хезмәтләре порталында, Социаль  фонд бүлегенең яки күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы клиент хезмәтендә гариза бирергә кирәк. 
Гариза 10 эш көне дәвамында каралачак, ә акчалар күчерү 5 эш көненнән дә артык булмаган вакыт аралыгында гаризада күрсәтелгән банк счетына күчерелә. Түләү күләме мөрәҗәгать итүченең сертификатында калган, эмма 10 мең сумнан артмаган сумманы тәшкил итәчәк.
"Гаризаны карауга билгеләнгән срок 10 эш көне булуга карамастан, мөрәҗәгать иткән ата-аналарның күбесенең гаризалары буенча уңай карар кабул ителгән,  акчалар күчерелгән. Хәзерге вакытта Татарстан Социаль фонды бүлеге 3 меңнән артык гаиләгә түләүне билгеләде, татарстанлылар үз акчаларын ала инде», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль  фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, түләнергә тиешле сумманың  күләме сертификат хуҗасының түләү сорап мөрәҗәгать иткән көнгә сертификатта калган 
факттагы сумма буенча билгеләнә. Ул 10 мең сумнан артмаган очракта гына күчереләчәк. Мәсәлән, сертификатта 8 мең сум акча калган булса, ул  тулысынча күчерелеп бетерелә. Әгәр дә калган сумма 10 мең сумнан артык булса, ул акча күчерелми.
Ана капиталының файдаланылмаган өлеше  баланың яшенә һәм гаиләнең матди хәленә бәйсез рәвештә түләнә. Сертификат хуҗалары  калган акчаларның төгәл суммасын дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетларында, шулай ук Социаль фонд яки якындагы күпфункцияле үзәкләрнең клиент хезмәтләрендә белә ала.
Әлеге  мәсьәләгә кагылышлы сорауларыгыз булса, сез,  дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә  08.15-17.30, җомга көнне 08.15-16.15 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 номеры буенча Россия Социаль фондының Татарстан

03.10.2024
3 меңнән артык татарстанлы тернәкләндерүнең техник чараларын электрон сертификаттан файдаланып  сатып алган
2024 ел башыннан Татарстанда инвалидлыгы булган 3 070 граждан электрон сертификатлар ярдәмендә 200 меңнән артык берәмлек реабилитацияләү һәм протез-ортопедик эшләнмәләрнең техник чарасын алды. Бу максатларны тәэмин итү өчен Социаль фондның Татарстан бүлеге 274,5 миллион сумнан артык акча җибәрде.
Электрон сертификат - ул гражданнарга тернәкләндерү һәм абилитация программасында (ИПРА) тәкъдим ителгән реабилитацияләү яки протез-ортопедия әйберләрен тиз  сатып алырга мөмкинлек бирә торган корал.
"Татарстанлылар күпчелек очракта электрон сертификат ярдәмендә ортопедик аяк киеме, ишетү аппаратлары, абсорбацияләүче киемнәр, подгузниклар, тростьлар, протез-ортопедия әйберләре һәм кресло-коляскалар сатып алалар. Бүгенге көндә сертификат ярдәмендә, заказга эшләнгән индивидуаль эшләнмәләрне дә кертеп, 270 төр тирәсе тернәкләндерү чарасы сатып алырга мөмкин. Россия Социаль фонды махсус әйберләрне сайлау һәм сатып алу процессын җиңеләйтү өчен тернәкләндерүнең техник чараларының электрон каталогын (Каталог ТСР) эшләде. Электрон сертификат буенча тернәкләндерү чараларын 8 көн эчендә алырга мөмкин, ә контракт буенча сатып алу 3 айга кадәр сузылырга мөмкин», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Инвалидлыгы булган кешеләр, производствода бәхетсезлек очракларыннан зыян күргән яки һөнәри авырулар алган гражданнар сертификат алуга хокуклы. Сертификатны Дәүләт хезмәтләре порталында, күпфункцияле үзәк яки Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтләрендә рәсмиләштерергә мөмкин.
Әлеге  мәсьәләгә кагылышлы сорауларыгыз булса, сез,  дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә  08.15-17.30, җомга көнне 08.15-16.15 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 номеры буенча Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы бүлегенең бердәм контакт-үзәгенә  шалтыратып , консультация ала аласыз.
Актуаль  яңалыклар белән сез шулай ук безнең ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә дә таныша аласыз.

 

05.09.2024
Куралово авыл җирлегендә откан грантка Куралово авылының мәктәп һәм Зур, Совет урамнарындагы суүткәргечләрне алыштыруга керештеләр.

05.09.2024 
28 августтан «үзара салым» программасы кысаларында Куралово авыл җирлегендә юл чокырларын ремонтлауга керештеләр.    

02.08.2024
Татарстанда производствода зыян күргән 25 кеше Россия  Социаль фондының төбәк бүлегеннән яңа Lada Granta автомобильләре алды.
2024 елның 2 августында Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин элек производствода зыян күргән 25 кешегә автомобиль ачкычлары тапшырды.
Татарстан Социаль фонд бүлеге тарафыннан автомобильләр сатып алу һәм бирү - хезмәт эшчәнлеге чорында бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән яисә һөнәри авырулар алган гражданнарны медицина, һөнәри һәм социаль реабилитацияләүнең бер төре ул.
Транспорт чарасын алуның төп шарты - гражданинның тиешле медицина күрсәткечләре булу, шулай ук медик-социаль экспертиза бюросы тәкъдимнәрендә һәм зыян күрүчене (ПРП) реабилитацияләү программасында билгеле бер модификациядәге машина йөртергә ярамаган күрсәтмәләре булмау.
«Автомобильләр аны алучыларның сәламәтлеге һәм физик мөмкинлекләре үзенчәлекләрен исәпкә алып махсус җайлаштырылган һәм җиһазландырылган. Мондый дәүләт ярдәме белән зыян күрүчеләрнең күбесе актив яшәү рәвеше алып бара, күпләр һөнәри эшчәнлеккә кире кайта», -дип сөйләде Социаль фондның Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Автомобиль җиде елга бер тапкыр бирелә һәм машина алучының милке итеп рәсмиләштерелә.  Социаль фондның Татарстан бүлеге квартал саен агымдагы ремонт һәм ягулык-майлау материаллары чыгымнарын кайтара, шулай ук транспорттан файдалану чорында бер тапкыр үткәрергә мөмкин булган капиталь ремонт ясау чыгымнарын компенсацияли. Дәүләт контрактлары буенча автомобильләр бирү - производствода зыян күрүчеләрне  социаль һәм һөнәри өлкәдә максималь тулы реинтеграцияләүгә юнәлдерелгән.
Әгәр сорауларыгыз булса, сез һәрвакыт 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз (шалтырату бушлай).

16.07.2024
Ел башыннан Татарстанда 2 мең чамасы гаилә кредит учреждениеләрендә ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга куллану турында гариза бирде
2024 ел башыннан Татарстанда 1898 гаилә , ана капиталы хисабына торак төзү яки сатып алу өчен заем бирүләрен сорап ,  турыдан-туры банкларга мөрәҗәгать иткән.
Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга  бала тууга (уллыкка алуга) бәйле  дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына хокук барлыкка килгән балага өч яшь тулгач кына файдаланырга мөмкин. Торак кредиты яисә заем буенча беренче кертемне түләү, шулай ук ана капиталы акчаларын торак кредитларын һәм заемнарын каплауга җибәрү искәрмә булып тора. Мондый  очракта ана капиталыннан бала тууга (уллыкка алуга) бәйле  дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына хокукы барлыкка килгән бала туганнан соң ук файдаланырга мөмкин.Исегезгә төшерәбез, ана капиталы акчаларын файдалану турында гариза баланың тууына (уллыкка алынуына) бәйле рәвештә дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына хокук барлыкка килгән көннән соң теләсә кайсы вакытта бирелергә мөмкин.
«Ана капиталы акчасын файдалану буенча республикада иң популяр юнәлешләрнең берсе - элеккечә торак шартларын яхшырту, әлеге мөмкинлектән программа тормышка ашырыла  башлаганнан бирле 300 меңнән артык татарстанлы файдаланды. Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга файдалану турында гаризаны кредит учреждениесендә үк бирү бик уңайлы. Бу очракта гаиләнең клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итү өчен кирәк булган вакытны туганнарына һәм якыннарына багышлау мөмкинлеге бар. Шул ук вакытта теләгән  очракта күпфункцияле үзәк офисларында яисә фондның клиент хезмәтләрендә гариза бирү мөмкинлеге дә саклана,” - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Ана капиталы программасы Россиядә 2007 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә. Элек дәүләтнең әлеге ярдәменә ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр дәгъва итә ала иде. 2020 елдан мондый хокук бер балалы гаиләләргә дә бирелде. 
Гаилә әлегә кадәр  сертификат алмаган булса,  2024 елда икенче балага ана капиталы  833 024,74 сум тәшкил итә. Ягъни беренче балага- 630 380,78,  икенче яки аннан соңгы балаларга 202 643, 96 сум.
Әлеге һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы  сорауларыгыз булса, сез,  8 800 100 0001 (шалтырату бушлай) телефон номеры буенча Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бердәм контакт-үзәгенә шалтыратып, социаль һәм пенсия белән тәэмин ителеш буенча консультация ала аласыз. Шул ук телефон буенча социаль фонд бүлегенең барлык клиент хезмәтләренә кабул итүгә язылырга мөмкин.

10.07.2024
Техник реабилитация чараларын  сатып алырга мөмкинлек бирә торган электрон сертификат турында нәрсә белергә кирәк 
Электрон сертификат – инвалидлыгы булган кешеләргә реабилитацияләүнең техник чараларын (ТСР) өйдән чыкмыйча гына сатып алырга мөмкинлек бирә торган түләү инструменты ул. Сертификаттан файдаланып, протез, коляска, ишетү аппараты һәм башка техник чаралар сатып алырга мөмкин.
 Бу- социаль тәэминатның бердәм дәүләт мәгълүмат системасы ЕГИССОда мәгълүмат  теркәлә торган реестр язмасы. Сертификат Россиянең теләсә кайсы банкы "МИР" түләү системасының банк картасына бәйле.
Сертификатны куллану срогы чикләнгән: ул  бер ел, ә көн саен кирәкле куллану чаралары (подгузниклар, биләүләр, кало-мочеприемникларның махсус чаралары) өчен 3 ай тәшкил итә.
"Электрон сертификатны гамәлгә кертүнең төп идеясе - тернәкләндерү чараларына максатчан акча, фактта аларны сатып алуга аванс бирү. Моңа кадәр Социаль фонд инвалидлыгы булган кешеләргә чыгымнарны техник чара сатып алганнан соң гына компенсацияләде. Мондый мөмкинлектән  гражданнар хәзер дә файдалана алалар,ә  электрон сертификат техник чаралар өчен тиз арада түләүне гарантияли», - дип билгеләп үтте брифингта Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге идарәчесе урынбасары Айсылу Пилина.
Сертификаттан  реабилитация һәм абилитацияләүнең (ИПРА) индивидуаль программасы яки производствода бәхетсезлек очрагы һәм һөнәри авыру нәтиҗәсендә зыян күрүчене реабилитацияләү программасы булган инвалидлар файдалана ала. Программа медик-социаль экспертиза федераль дәүләт учреждениесе тарафыннан эшләнә.
Сертификат алу өчен дәүләт хезмәтләре порталында яки күпфункцияле үзәк аша гариза бирү зарур. Гариза биргәндә,  шәхесне таныклый торган документ һәм "Мир" картасы бәйләнгән банк счеты реквизитларын күрсәтергә кирәк.
Медик-социаль экспертиза нәтиҗәләре буенча инвалидлык төркеме бирелгән очракта техник реабилитация чараларын инвалидны реабилитацияләү программасы буенча билгелиләр. ИПРАда медицина процедуралары, кирәкле техник реабилитацияләү чаралары һәм башка детальләр буенча барлык табиб киңәшләре язылган. ИПРАны медик-социаль экспертиза бюросы бирә.
Электрон сертификат гариза биргәннән соң биш эш көне дәвамында рәсмиләштелә, аның турында мәгълүмат "Дәүләт хезмәтләре" шәхси кабинетына урнаштырыла.
«Электрон сертификат инвалидның теләге буенча рәсмиләштерелә. Шуны да аңлау зарур : сертификат Социаль фонд бүлегендә теркәлгәннән соң, сертификатны активлаштыру датасыннан башлап куллану чорына техник чаралар белән тәэмин ителгән, дигән тамга куелачак», - дип ачыклык кертте Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге идарәчесе урынбасары Айсылу Пилина Татар-информ брифингында.
Электрон сертификат номиналы аны сатып алу вакытына  товарның иң кыйммәт бәясе белән билгеләнә. Бу  бәяне Социаль фонд бүлеге конкрет төбәктә шундый ук товарларга соңгы башкарылган дәүләт контракты нәтиҗәләре буенча билгели.
Гражданин кибеттә үз акчаларын өстәп сертификат номиналыннан  кыйммәтрәк бәягә товар сатып ала ала, ләкин  аңа  өстәп тотылган акча компенсацияләнми.
Әйтик, ИПРА программасы буенча  инвалидны трость белән тәэмин итү каралган. Сертификат хуҗасы аны сату ноктасында сертификат номиналыннан кыйммәтрәк бәягә тапкан. Соңгы дәүләт контракты буенча эшләнмәнең бәясе 700 сум, ә сату ноктасында ул 850 сум тора. Бу очракта гражданин мөстәкыйль рәвештә 150 сумлык аерманы өстәп түләргә тиеш була. 
Кулланучы өчен сатып алу процессы банк картасы белән түләүгә охшаган һәм сайланган товар өчен шунда ук түләргә мөмкинлек бирә. Сатучыга акча турыдан-туры банк-эквайер аша килә», - дип билгеләп үтте Социаль фонд бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Айсылу Пилина.
Электрон сертификат буенча алырга мөмкин товарлар исемлеге
Бу трость, култык таяклары һәм терәкләр; кресло-коляскалар; абсорбацияләүче  әйберләр һәм подгузниклар; ишетү аппаратлары, ортопедик аяк киеме һәм тагын 190 төрдәге реабилитация чаралары булырга мөмкин. Исемлек вакыт-вакыт яңартыла һәм яңа позицияләр белән тулыландырыла. Эшләнмәләрнең бәясе дә яңа башкарылган дәүләт контрактларын исәпкә алып үзгәртелә.
Электрон сертификатка ия булучы инвалид Социаль фонд формалаштырган Каталогтан техник реабилитация чарасын мөстәкыйль рәвештә сайлый ала. Каталогта техник чараның  фотосурәтләре, төгәл тасвирлавы һәм сату нокталарының исемлеге бар. Каталог сәүдә нокталарын кушылу хисабына тулылана. Шул ук Каталогта электрон сертификат номиналын да тикшерергә мөмкин. Каталог белән Россия Социаль фондының рәсми сайтының Инвалидлыгы булган кешеләр һәм Тернәкләндерүнең техник чаралары вкладкаларында  танышырга мөмкин, монда Реабилитацияләүнең техник чаралары Каталогы һәм электрон сертификатлар кабул итә торган кибетләр урнаштырылган.
“Фондның дәүләт электрон хезмәтләреннән файдаланучы алдынгы карашлы татарстанлыларның  елдан-ел арта  баруы сөендерә. Инвалидлыгы булган кешеләр билгеләп үткәнчә, реабилитациянең техник чараларын сатып алу өчен заманча инструмент буларак, сертификат чыннан да уңайлы. Бүгенге көндә электрон сертификаттан 4,5 мең граждан файдаланды», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының республика буенча бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Айсылу Пилина Татар-информ брифингында.
Реабилитацияләү чараларын мөстәкыйль сатып алыр алган очракта  электрон сертификатның  өстенлеге шунда - гаризаны өйдән чыкмыйча, дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга һәм интернет-кибеттә файдаланырга мөмкин.
Моннан тыш, сертификатны рәсмиләштерү турында карар 5 эш көне дәвамында кабул ителә, шуннан соң МИР картасында акчаларны резервлау өчен бары берничә көн кирәк булачак. Сертификат ярдәмендә инвалидлыгы булган кешеләр үзләренә яраклы һәм  үзләренә ошаган тернәкләндерү чарасын сайлый алалар(иң мөһиме, ул ИПРА яки ПРП программасы тарафыннан тәкъдим ителгән булсын).
Сораулар туган очракта, Бердәм Контакт-үзәкнең эш графигы 8-800-1- 00000-1 телефоны буенча клиент хезмәтләре белгечләренә яки Социаль фондның социаль челтәрләрдәге(ВК, ОК, ТГ)  рәсми битләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

09.07.2024
2024 ел башыннан Социаль фондның Татарстан бүлекчәсе  контакт–үзәге хезмәткәрләре 600 меңнән артык кешегә консультация бирде
Социаль фондның Татарстан бүлекчәсе контакт-үзәгенә 2024 ел башыннан 637 мең 910 мөрәҗәгать килгән.
Шалтыратуларның 30,5%ы балаларга бердәм пособие түләү, ана капиталыннан түләүләр, ана һәм балалык буенча башка пособиеләр белән бәйле мәсьәләләргә кагылган.
28,3% шалтыратулар пенсия тәэмин итүенә һәм пенсия тупланмалары мәсьәләләренә кагылышлы.
Шалтыратучыларның 18,7 проценты социаль иминият, шул исәптән вакытлыча эшкә сәләтсезлек кәгазьләре, техник реабилитация чаралары белән тәэмин итү, шифаханә-курорт дәвалануы буенча шәхси консультацияләр алган. 
Сорауларның 22,5%ы Социаль фонд, Роструд, Хезмәт министрлыгы, медик-социаль экспертиза эшчәнлеге мәсьәләләренә кагылышлы .
Уртача алганда бер операторга көненә 200дән артык шалтырату туры килә. Шалтыратуларның максималь саны балалы гаиләләргә пособиеләр түләүнең бердәм көнендә- һәр айның 3 числосында теркәлә. Бу көнне бер хезмәткәр уртача 250 шалтыратуга җавап бирә. Беренче яртыеллыкта Татарстан буенча бердәм пособие мәсьәләләре буенча бердәм контакт-үзәк операторлары тарафыннан 167 335 мөрәҗәгать эшкәртелде.
"Бу гражданнарга социаль  мәсьәләләр буенча консультация бирү өчен эксклюзив сервис. Без эш алгоритмын безнең хезмәттән файдаланучыларга уңайлырак булсын өчен җайлаштырдык. Бердәм контакт үзәгенең өч дәрәҗәле оештыру структурасы бар. Беренче дәрәҗәдә консультацияне автомат тавыш ярдәмчесе алып бара. Икенче дәрәҗәдә 1 нче линия операторлары гомуми мәсьәләләр буенча шалтыратучының яшәү урынына бәйсез рәвештә,  ягъни экстерриториаль консультацияләр бирәчәк. Соңгы дәрәҗәдә 2 линия операторлары,  «код» сүзен әйттереп, шәхси характердагы мәгълүмат бирә, – дип аңлатты Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. 
Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлекчәсенең Бердәм контакт-үзәгенә 8 800 100 0001номеры буенча шалтыратып (шалтырату бушлай), социаль һәм пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкин. Шул ук телефон номеры буенча Татарстан Республикасы буенча Социаль фондның барлык клиент хезмәтләренә кабул итүгә язылырга мөмкин.

25.06.2024
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге пенсионерларны «Рәхмәт интернетка!- 2024» конкурсында катнашырга чакыра
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге пенсионерлардан «Рәхмәт интернетка! -2024» 10нчы Бөтенроссия конкурсына эшләр кабул ителү  хакында хәбәр итә. Конкурс «Ростелеком» компаниясе һәм Россия Социаль фонды тарафыннан өлкән буын гражданнарның компьютер һәм интернет-грамоталыгын үстерү буенча милли мәнфәгатьләрне гамәлгә ашыруның координация үзәге ярдәмендә оештырыла. Конкурста катнашучыларның төп бурычы - компьютер күнекмәләренә өйрәнү һәм конкурс эшендә ирешкән уңышлары турында сөйләү.
Конкурс номинацияләре: 
- «Минем интернет-казанышларым»; 
- «Минем иҗтимагый интернет-инициатива»;
-  «Мин - интернет-йолдыз»; 
-  "Гаилә интернет-тарихы"; 
-  «Минем авторлык эшләнмәләрем»- укытучылар өчен махсус номинация.
Конкурста катнашуга компьютерда эшләү күнекмәләре булган өлкән яшьтәге гражданнар чакырыла. Конкурс эшләре 4 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк, ә конкурска йомгаклар 2024 елның декабрендә ясалачак. Конкурста катнашу өчен «Интернет әлифбасы» (azbukainterneta.ru) сайтындагы «Конкурс» бүлегенең  «Катнашуга заявка» пунктында конкурс эшен - конкурс номинацияләре  темасының берсе буенча язылган  эссе һәм  2 фотосурәт белән заявка бирергә кирәк. 
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан- елдан-ел конкурска иң күп заявкалар җибәрүче регион булып тора. Россиянең 79 төбәгеннән ел саен җибәрелә торган 5 меңнән артык конкурс заявкасының 2022 елда-769ын, 2023 елда- 875ен Татарстаннан җибәрелгән.
 «Татарстанның иң актив төбәк буларак танылуы - бу, беренче чиратта, өлкән һәм җитлеккән кешеләрнең тулы һәм актив яшәргә, яңалыкка өйрәнергә, заман белән бергә атларга теләүләрен раслау», - дип билгеләп үтте Татарстан  Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. 
10 нчы Бөтенроссия бәйгесе йомгаклары буенча конкурста катнашучы иң актив төбәкләрнең рейтингы яңадан төзеләчәк. Җиңүчеләрне Конкурс комиссиясе билгеләячәк. Барлык эшләр "Интернет әлифбасы" сайтының "Конкурс эшләре" бүлегендә бастырылачак.

21.06.2024
Курал авылында су агызу каналларын чистарту һәм тирәнәйтү буенча планлаштырылган эшләр башланды.

21.06.2024
Куралово авылында булачак парк өчен «хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга»участок грейдировали.

21.06.2024
Православие бәйрәме алдыннан Куралово һәм Русское Бурнашево авылларындагы зиратлардан чүп-чар чыгарыла.

14.06.2024
2024 елның 13 июненнән Кураловка авыл җирлегендә «Волжанка» МУП ремонт бригадасы Совет урамында суның агып китүен бетерә.

10.06.2024
Курал авыл җирлегендә республика программасы буенча подряд оешмасы тарафыннан 10 яктырткычны алыштыру һәм 250 метр СИП җәю эшләре башланды.

 

10.06.2024
2024 елның 7 июнендә Курал авыл җирлеге хезмәткәрләре федераль трасса буенча чүп җыюга чыктылар.

07.05.2024
Татарстанда яшәүче 2,9 мең кеше реабилитацияләүнең техник чараларын электрон сертификатлардан файдаланып сатып алды
Татарстанда ел башыннан инвалидлыгы булган 2 985 граждан тернәкләндерүнең техник чараларын (ТСР) һәм протез-ортопедия эшләнмәләрен электрон сертификатлар ярдәмендә сатып алганнар. Бу максатларны тәэмин итүгә Социаль фонд бүлеге  233 миллион сумнан артык акча җибәрде.
Исегезгә төшерәбез, электрон сертификат - гражданнарга реабилитация һәм абилитация программасында (ИПРА) тәкъдим ителгән кирәкле техник чараларны оператив сатып алырга мөмкинлек бирә торган корал ул. Әлеге исемлеккә кресло-коляскалар, протезлар, ортезлар, абсорбацияләүче киемнәр һәм башкалар  керә.
Бүгенге көндә сертификат буенча  индивидуаль әзерләүне таләп итә торган эшләнмәләрне дә кертеп техник чараларның 300 дән артык төрен сатып алырга мөмкин. Россия  Социаль фонды махсуслаштырылган әйберләрне сайлау һәм сатып алу өчен электрон каталог (https://ktsr.sfr.gov.ru/) булдырды. Электрон сертификат ярдәмендә кыска вакыт эчендә (барлыгы 8 көн) кирәкле техник чараны сатып алып була, ә дәүләт контракты буенча тәэмин итү 3 айга кадәр вакыт таләп итергә мөмкин.
" Инвалидлыгы булган, производствода бәхетсезлек очракларыннан зыян күргән яки һөнәри авыру алган гражданнар сертификат алуга хокуклы. Сертификатны Дәүләт хезмәтләре порталы аша, Социаль фондның клиент хезмәтләрендә яисә күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итеп алырга була. Мәҗбүри шарт - теләсә кайсы банкның “МИР” түләү системасы  картасы булу, - дип ачыклык кертте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Моннан тыш, ул 2024 елда махсус хәрби операциядән  демобилизацияләнгәннәр өчен Социаль фонд электрон сертификатларны проактив  рәвештә чыгарачак, дип өстәде. Димәк, аларга сертификатларны рәсмиләштерүгә гариза бирергә кирәкми –демобилизацияләнүчегә инвалидлык билгеләү һәм ИПРА буенча реабилитацияләүнең техник чаралары белән тәэмин итү турында мәгълүмат алганнан соң,  фонд барысын да мөстәкыйлҗь эшләячәк.
Сораулар һәм белешмәләр өчен ,  8 800 100 00 01 телефоны аша шалтыратып,  Татарстан Социаль  фондының элемтә үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз (шалтырату бушлай).

04.03.2024
Татарстанның 46 меңнән артык пенсионеры авыл хуҗалыгында эшләгән өчен югары күләмдә пенсия ала
Татарстан Республикасында эшләмәүче 45 624 пенсионер авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә акча ала. Моның өчен авыл кешесе картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучы булырга, шулай ук авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш стажы тупларга һәм эшләмәскә тиеш.
Картлык  буенча иминият  пенсиясенә  «авыл» өстәмәсе  2033,72 сум,  ягъни   быел   8 134,88 сумга җиткән  теркәлгән  түләүнең  25%ын  тәшкил итә,  ә инвалидлык буенча III төркем иминият пенсиясенә өстәмә 1016,86 сум күләмендә билгеләнә.
 Әгәр  пенсионер 80 яшькә җитсә яки I төркем инвалид булса, теркәлгән түләү күләме икеләтә арта һәм 16269,76 сум тәшкил итә. Әмма өстәмәләр законда билгеләнгән теркәлгән түләүдән исәпләнә һәм шулай ук 2033, 72 сум тәшкил итә. 
Өстәмә түләү хезмәт стажын шәһәрдә эшләп туплаган, аннары авылга яшәргә күченгән кешеләргә кагылмый. Әгәр дә кеше гомер буе авыл җирлегендә хезмәт иткән, ә аннары инде шәһәргә киткән икән, кире авыл җирлегенә күченеп яшәгән очракта ташлама алу хокукы саклана.
«Өстәмә тиешле вазыйфаларда тиешле стажны туплаган эшләмәүче авыл пенсионерларына иминият пенсиясен билгеләгәндә үк кушыла. Пенсия билгеләгәннән соң эшләүне дәвам итүче авыл пенсионерлары игътибарына:  авыл стажы өчен  өстәмә түләү  эштән туктаган пенсионер  гариза белән мөрәҗәгать иткәннән соң гына  билгеләнә», - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
«Авыл» стажына Россия территориясендәге авыл хуҗалыгы оешмаларында, шулай ук, 1992 елның 1 гыйнварына кадәр  элеккеге СССРның союздаш республикалары территориясендә үсемлекчелек, терлекчелек тармакларындагы яисә балык үрчетү өлкәсендәге һөнәр һәм вазифаларда эшләгән  чорлар кертелә.
Һөнәрләр  белән РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 29 ноябрендәге 1440 номерлы карары белән расланган исемлектә танышырга мөмкин. Бу исемлектә 500дән артык һөнәр бар: агрономнар, механизаторлар, колхоз әгъзалары һ.б. Гади хезмәткәрләрдән тыш, исемлеккә совхоз директорлары, колхоз рәисләре, мөдирләр һәм мастерлар да кертелгән.
Өстәмә мәгълүматны Социаль фонд Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны  буенча алырга була (шалтырату бушлай).

 

29.02.2024
Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге 2023 елда инвалидлык буенча 10,5 меңнән артык пенсия билгеләде
Узган елда Татарстан Социаль фонды моңа кадәр пенсионер булмаган гражданнарга инвалидлык буенча 10 534 иминият һәм социаль пенсия билгеләде. Барлык түләүләр гариза кабул итмичә, проактив режимда, инвалидлар Федераль реестрыннан килә торган мәгълүматлар нигезендә  рәсмиләштерелде.
Социаль фонд проактив режимда пенсия билгеләү турындагы карарны медик-социаль экспертиза бюросы мәгълүматлары буенча кабул итә. Инвалидлык билгеләнү турында мәгълүмат медик-социаль экспертиза органнары тарафыннан инвалидлар реестрына җибәрелә, шуннан соң Социаль фонд 5 эш көне дәвамында пенсия рәсмиләштерә. Гражданга шул ук вакытта дәүләт хезмәтләре порталы яки почта аша  түләү билгеләнү  турында хәбәр җибәрелә.
Социаль фонд моңа кадәр билгеләгән түләүләр нинди ысул белән китерелгән булса, пенсия дә шул ысул белән киләчәк. Фонд линиясе буенча бернинди түләүләр билгеләнмәгән булса, инвалидлык бирелгән кешегә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша,  Социаль фондның клиент хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп,  пенсия алу ысулын сайларга кирәк. Моны гражданин үзе яки аның законлы вәкиле эшли ала.
"Пенсия билгеләүдән тыш, Социаль фонд проактив форматта инвалидлыгы булган гражданнарга билгеләнгән түләүләрне кабат исәпли һәм аларга социаль пособиеләр билгели.  Айлык акчалата түләүләр һәм социаль хезмәтләр җыелмасы- шундыйлардан. Соңгысы үз эченә дарулар һәм медицина эшләнмәләрен, шифаханәләргә юлламаны, шулай ук шәһәр яны электричкаларында бушлай йөрүне ала», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, инвалидлык буенча пенсия инвалидлык алганчы пенсионер булмаган кешеләргә билгеләнә.  Пенсия алучы гражданинга инвалидлык бирелгән очракта элек билгеләнгән пенсиягә  автомат рәвештә айлык акчалата түләү өстәлә. Бөек Ватан сугышында катнашучылар, "Блокададагы Ленинградта яшәүчегә" билгесе белән бүләкләнүчеләр һәм хәрби җәрәхәт нәтиҗәсендә инвалидка әверелгән гражданнар өчен федераль законнарда бер үк вакытта ике пенсия – инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе һәм картлык буенча иминият пенсиясе алу хокукы беркетелгән.
Өстәмә мәгълүматны Социаль фондның 8 800 1-00000-1 бердәм контакт-үзәге телефоны номеры буенча алырга була. (шалтырату бушлай).

27.02.2024
Татарстанның 30 меңнән артык медицина хезмәткәре 2023 елда махсус социаль түләү алды
2023 елда Татарстанда  30 116 медицина хезмәткәре махсус социаль түләү алды. Социаль фондның Татарстан бүлеге аларга 2,2 миллиард сумнан артык суммага 304 мең түләү билгеләде һәм күчерде.
«Махсус социаль түләү сәламәтлек саклауның беренче звеносы, район үзәк, район һәм участок хастаханәләре медикларына, шулай ук ашыгыч ярдәм станцияләре һәм бүлекчәләре хезмәткәрләренә бирелә. Белгечнең  категориясенә һәм оешма төренә карап,  түләү күләме 4,5 меңнән 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы  буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Түләү Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды акчаларыннан Социаль фондка бюджетара трансфертлар сыйфатында   тапшырыла торган акчалардан финанслана. Акчалар медицина оешмалары мәгълүматлары нигезендә бирелә. Һәр ай йомгаклары буенча алар ярдәм алу хокукына ия хезмәткәрләрнең электрон реестрын формалаштыралар һәм бу мәгълүматны Социаль фонд бүлегенә тапшыралар. Социаль фонд түләүне  мәгълүмат кабул ителгәннән соң 7 эш көне дәвамында күчерә. Акчалар Социаль фондка шулай ук медицина оешмасы җибәргән счетларга күчерелә. Медицина хезмәткәрләренең үзләренә Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә, гариза яки белешмәләр тапшырырга кирәкми.

 

20.02.2024
2023 елда Татарстанда яшәүче 32 мең инвалид техник тернәкләндерү чараларын электрон сертификаттан файдаланып сатып алды
2023 елда Татарстанда инвалидлыгы булган 32 мең гражданга электрон сертификатлар ярдәмендә 237 мең берәмлек  техник тернәкләндерү чаралары һәм протез-ортопедик эшләнмәләр бирелде. Әлеге максатка  Социаль фондның  төбәк бүлеге 140 миллион сум акча җибәрде.
Электрон сертификат гражданнарга тернәкләндерү һәм реабилитация программасында (ИПРА) тәкъдим ителгән реабилитацияләү яки протез-ортопедия әйберләрен тиз арада сатып алырга мөмкинлек бирә.
"Татарстанлылар электрон сертификат ярдәмендә күпчелек очракта абсорбацияләүче киемнәр, подгузник, трость, ортопедик аяк киеме, ишетү аппаратлары, протез-ортопедия әйберләре һәм кресло-коляскалар сатып алалар. Узган елның июнендә электрон сертификатның мөмкинлекләре киңәйтелде, ә техник тернәкләндерү чаралары исемлегенә югары һәм түбән очлыклар протезлары да кертелде. Бүген сертификат ярдәмендә заказ буенча эшләнгән индивидуаль эшләнмәләрне дә кертеп 270 төр тернәкләндерү чарасы сатып алырга мөмкин. Россия Социаль фонды махсус әйберләрне сайлау һәм сатып алу өчен техник тернәкләндерү чараларының электрон Каталогын эшләде. Электрон сертификат буенча аларны 8 көн эчендә алырга мөмкин,ә контракт буенча сатып алу 3 айга кадәр сузылырга мөмкин», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Инвалидлыгы булган кешеләр, производствода бәхетсезлек очракларыннан зыян күргән яки һөнәри авырулар алган гражданнар сертификат алуга хокуклы. Сертификатны Дәүләт хезмәтләре порталы, күпфункцияле үзәк аша яки Социаль фондның клиент хезмәтләрендә рәсмиләштерергә мөмкин. Мәҗбүри шарт - "МИР" түләү системасының банк картасы булу. 
Сорауларыгыз булган очракта сез, 8 800 10 000 01 телефоны аша шалтыратып, Татарстан Республикасы буенча Социаль фондның бердәм контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз (шалтырату бушлай).

14.02.2024
2023 елда Татарстанда яшәүче 2,5 мең кешегә пенсия тупланмалары акчалары бирелде
Узган ел Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге вафат булган 2,5 мең мекешенең хокук  варисларына гомуми суммасы 122,8 млн тәшкил иткән пенсия тупламалары акчасын  күчерде. 
Исегезгә төшерәбез, 1967 елда туган һәм аннан яшьрәк гражданнарда пенсия тупланмалары формалаша; алар пенсия тупланмалары 2002-2004 елларда формалашкан 1953-1966 елгы ир-атларда һәм 1957-1966 елгы хатын-кызларда; шулай ук ана капиталын пенсиянең тупланма өлешен  формалаштыруга юллаган гражданнарда, пенсия тупланмалары акчаларын уртак финанслау буенча дәүләт программасында катнашкан кешеләрдә яки шәхси эшмәкәрләрдә дә булырга мөмкин.
Пенсия тупланмаларын алу хокукы кеше үзе исән вакытта пенсия тупланмалары акчаларыннан файдалана алачак затны билгеләп тапшырган гаризада күрсәтелгән  кешеләргә бирелә. Мондый гариза булмаган очракта  хокук  варислары  булып закон буенча туганнар санала. Беренче чиратта - балалар, ир яки хатын, ата-аналар; икенчесендә - абый-энеләр,апа-сеңелләр, бабайлар, әбиләр һәм оныклар. 
"Пенсия тупланмалары акчаларын алу өчен иминләштерелгән затның үлеменнән соң 6 ай эчендә, пенсия тупланмалары акчалары кайда формалашуга карап, дәүләт хезмәтләре порталында (https://www.gosuslugi.ru/), Социаль фондның  теләсә кайсы территориаль органында яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондында гариза белән  мөрәҗәгать итәргә кирәк,- дип билгеләп үтте Татарстанның Социаль фонд башлыгы Эдуард Вафин.
Игътибар!  Мәрхүмнең вафатыннан соң ярты елдан артык вакыт узган булса, мөрәҗәгать итү вакыты бары тик суд тәртибендә генә яңадан кайтарылырга мөмкин.
Гаризага түбәндәге документларны теркәргә кирәк:
- хокук варисы шәхесен раслый торган документ (паспорт);
-вафат булучы белән туганлык мөнәсәбәтләрен раслый торган документ (туу турында таныклык, никахлашу турында таныклык, ЗАГС органнары белешмәсе һ.б.);
 - үлем турында таныклык (булган очракта); 
 - хокук варисына акча күчерү өчен реквизитлар. 
Өстәмә мәгълүматны Социаль фондның 8 800 1-00000-1 бердәм контакт-үзәге телефоны номеры буенча алырга мөмкин. 

08.02.2024
2023 елда Татарстанда яшәүче 1493 кеше Россия Социаль фондының тернәкләндерү үзәкләрендә шифаханә-курорт дәвалануы узды
2023 елда производствода зыян күргән 1493 Татарстанлы  Россия Социаль фондының тернәкләндерү  үзәкләрендә шифаханә-курорт дәвалануы узган. Алар «Ключи» (Томск шәһәре), «Омский» (Омск шәһәре), «Тараскуль» (Төмән шәһәре), Россия Федерациясе социаль иминиятләштерү фондының  «Вятские Увалы» (Киров өлкәсе), «Тинаки»  (Әстерхан шәһәре) ,  «Волга»  (Балаково шәһәре, Саратов өлкәсе),  «Волгоград»  (Волгоград шәһәре),  «Вольгинский» реабилитация үзәкләре бюджет учреждениеләре, «Голубая речка» (Мәскәү өлкәсе) һәм «Кристалл» (Мәскәү шәһәре) реабилитация һәм укыту үзәкләрендә булдылар.
Исегезгә төшерәбез, күп профильле үзәкләрдә дәвалау Россия Социаль фонды акчалары хисабына үткәрелә. Рәсми рәвештә эшкә урнашкан, производствода имгәнү алган  хезмәткәрләр түләүсез югары технологияле тернәкләндерү уза. Төп шарт - мондый чаралар зыян күрүченең реабилитацияләү программасында  күрсәтелгән булырга тиеш.
"Һәр кунак белән төрле профильле югары квалификацияле табиблар эшли, дәвалау инновацион җиһазлар кулланып,  шифаханә-курорт ярдәме стандартлары нигезендә уздырыла. Шунысын да билгеләп үтәм, рәсми рәвештә эшкә урнашкан, эш бирүче аның өчен Социаль фондка производствода җәрәхәтләнү очрагына иминият кертемнәре түли торган хезмәткәрләр социаль гарантияләрнең тулы спектрына: иминият түләүләреннән алып медицина ярдәме, дарулар, протез-ортопедик әйберләр белән тәэмин ителү, тәрбия, өстәмә ял алу ,  реабилитация урынына бару һәм кире кайту чыгымнарын компенсацияләүне дә кертеп,  шифаханә-курорт дәвалануына кадәр хокуклы ", - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль фонд юлламалары буенча Фондның тернәкләндерү үзәкләрендә ел саен дәвалау узарга мөмкин. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша, күпфункцияле үзәкләрдә яисә шәхсән Татарстан Республикасы буенча Социаль фондның клиент хезмәтендә гариза бирергә кирәк.

06.02.2024
129 меңнән артык инвалид һәм 80 яшьлек Татарстан гражданнары хезмәт хакы буенча түләүне рәсмиләштергән
Ярдәмгә һәм тәрбиягә мохтаҗ якыннарын һәм туганнарын караган һәм тәрбияләгән хезмәткә яраклы  эшләмәүче татарстанлылар ай саен Социаль фонд аша компенсация алалар. Пособие инвалидлыгы булган гражданнарны, шул исәптән 80 яшькә җиткән пенсионерларны, инвалид балаларны һәм, әгәр медицина күрсәткечләре буенча аларга чит кеше каравы таләп ителгән очракта, хезмәткә яраксыз кешеләрне караган өчен  бирелә. 
Татарстанның Социаль фонды хәзерге вакытта чит кеше тәрбясендә торучы 129 805 кешегә компенсация түли. Аны кем алуына карап, түләү күләме аена 1,2 мең яки 10 мең сум тәшкил итә. Инвалид балаларның, шул исәптән балачактан беренче төркем инвалидларның ата-аналарына һәм опекуннарына 10 мең сум күләмендә пособие бирелә.
Татарстан Социаль фонды  түләүне клиент хезмәтләрендә, күпфункцияле үзәкләрдә һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштерә. Кайбер очракларда моның өчен табибның  инвалидны карау зарурлыгын раслаучы бәяләмәсе, караучының гаризасы һәм каралучының элеге кешенең тәрбияләвенә язма ризалыгы кирәк. Социаль фонд башка мәгълүматларны, ведомствоара хезмәттәшлек системасын кулланып, мөстәкыйль тикшерә.  Тәрбияләүченең эшләмәве,  пенсия, эшсезлек буенча пособие яки көч ведомствосы буенча шундый ук компенсация рәвешендә керемнәр ала алмый дигән мәгълүматлар-шундыйлардан. 
"Инвалидлыгы булган эшкә яраксыз гражданнарны карау вакыты  эшләүче гражданнарның стажына кертелә һәм суммасы булачак пенсия күләменә  бәйле пенсия коэффициентларын арттырачак. Тулы ел дәвамында  хезмәткә яраксыз кешене карау  1,8 коэффициент өсти һәм бер ел стаж  бирә», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фондының бүлек идарәчесе Эдуард Вафин.

31.01.2024
Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең йомгаклау коллегиясе 
Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең барлык эшчәнлек юнәлешләре буенча эш нәтиҗәләре белән 2023 елда Социаль фонд бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин ведомствоның коллегия утырышында таныштырды. Социаль фондның республика бүлеге Идел буе федераль округында Социаль фондның иң эре бүлекләренең берсе булып тора, ул 1 млн. 106 меңнән артык пенсионерга , 321 мең социаль түләүләр алучыларга , 217 меңнән артык иминият хезмәткәренә хезмәт күрсәтә. 2023 елда чыгымнарның гомуми күләме 338 млрд. сумнан артык тәшкил итә.
Пенсия белән тәэмин ителеш 
Узган елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 4,8% ка, ә 2024 елның 1 гыйнварыннан - 7,5% ка индексацияләнгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үткәрелгән индексацияләрне исәпкә алып, картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 2 834 сумга арткан.
 2023 елның 1 февраленнән айлык акчалата түләүләр 11,9% ка, 1 апрельдән социаль пенсияләр - 3,3% ка индексацияләнде. 
2023 елда 34 меңнән артык пенсия билгеләнгән, шул ук вакытта инвалидлык буенча пенсияләр  МСЭ бюросыннан инвалидлар реестрына керүче мәгълүматлар буенча гражданнардан гариза кабул итмичә генә  рәсмиләштерелгән.
 2023 ел ахырына Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугышта катнашучыларның пенсиясенең уртача күләме - 38 237,9 сум (хәрби имгәнү нәтиҗәсендә инвалидлар), 49 717,6 сум (Бөек Ватан сугышында катнашучылар),  хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннарының пенссия күләме 34761,60  сум тәшкил итте.
Производствода  бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан иминиятләштерү
 2023 елда ташламалы категорияле 1,3 мең кешегә 87,0 млн. сумлык шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар бирелгән.
 Производствода бәхетсезлек очрагына юлыккан яки һөнәри авыру нәтиҗәсендә сәламәтлеге зарарланган 1,5 мең хезмәткәр чыгымнарының гомуми суммасы 93,1 млн. сум тәшкил иткән тернәкләндерү үзәгенә юлламалар белән тәэмин ителгән,
Производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан зыян күргән 6,3 мең кешенең өстәмә медицина, социаль һәм һөнәри чыгымнарына Россия Социаль фонды 325,1 млн.сум өстәмә  түләү җибәрде.
1 меңнән артык зыян күрүче дәүләт контрактлары кысаларында 54,7 млн. сумлык реабилитацияләүнең техник чаралары (ТСР) һәм протез-ортопедик эшләнмәләр (ПОИ) белән тәэмин ителде, ә 40 зыян күрүчегә кирәкле модификация автомобильләре ачкычлары тапшырылды.
2023 елда Социаль фонд бүлеге Татарстанның ике предприятиесе «КАМАЗ» һәм А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводында зарарлы производствода һөнәри авыруларны профилактикалау һәм хезмәткәрләренең сәламәтлеген мониторинглау буенча сынау проектында катнашты.
 Һөнәри авыруларның иртә билгеләре ачыкланган хезмәткәрләргә Социаль фонд бүлегенең реабилитацияләү үзәкләрендә профилактик дәвалау үтү мөмкинлеге бирелде. Проект нәтиҗәсе буенча дәваланучы күпчелек хезмәткәрләрдә сәламәтлекнең яхшыруы күзәтелде.
СВО катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары
 2023 елда Россия Социаль  бүлеге «Ватан сакчылары»   махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү Дәүләт фонды белән ике яклы хезмәттәшлек  турында килешү төзеде. СВО да катнашучыларны тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү беренче чиратта гамәлгә ашырыла һәм аерым контрольдә тора. Алар биргән 
гаризалар буенча тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итүгә 46,2 млн. сум акча җибәрелгән.
 Сугышчан хәрәкәтләр ветераны таныклыгы нигезендә 3 613 ветеранга, 1 Россия Героена һәм 1 һәлак булган Россия Герое гаиләсенең 2 әгъзасына айлык акчалата түләү билгеләнде. 209 мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрләрнең йөкле хатыннарына бер тапкыр бирелә торган пособие билгеләнгән. 1 098 хәрби хезмәткәрнең һәр баласына 15 548,07 сум күләмендә  айлык пособие билгеләнде.
Бердәм пособие
 2023 елның 1 гыйнварыннан 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә, шулай ук иртә срокта исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга социаль ярдәм чараларының бербөтен системасы эшли - бердәм пособие билгеләнә. Татарстанда 209 275 бала элеге пособиене ала. Пособиеләр түләүгә 18,9 млрд. сумнан артык акча җибәрелде.
Балалы гаиләләргә бердәм пособие күләме регионда балалар өчен яшәү минимумының зурлыгына бәйле, ул 1 февральдән артачак һәм яшәү минимумының 50% - 6 370,50 сум; 75% - 9 555,75 сум; 100% - 12 741 сум тәшкил итәчәк. Йөкле хатын-кызлар өчен бердәм пособие күләме түбәндәгечә:  50% - 7 158,50 сум; 75% - 10 737,75 сум; 100% - 14 317 сум.
Ана (гаилә) капиталы
Ана капиталы - балалар туганда социаль ярдәм чараларының акчалата чагылышында иң зурысы. Соңгы өч ел дәвамында сертификат проактив тәртиптә рәсмиләштерелә. 2007 елдан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд органнары тарафыннан 408,6 мең дәүләт сертификаты бирелде (2023 елда - 23,3 мең сертификат). 2020 елдан башлап сертификатлар,  яңа туган сабыйның СНИЛСы кебек үк,  проактив вариантта рәсмиләштерелә һәм ике документ та дәүләт хезмәтләре порталында әниләрнең шәхси кабинетына җибәрелә.
Программа гамәлгә кергәннән алып бүгенгәчә ана капиталы күләме 3 тапкырга арттырылды, 1 февральдә ана капиталы яңадан 7,4% ка индексация көтә. Беренче балага аның күләме- 630,4 мең сум, икенче балага 833 мең сум тәшкил итәчәк.
 Вакытлыча хезмәткә яраксызлык һәм ана булу белән бәйле пособие
 2023 елда Татарстан Республикасында иминләштерелгән гражданнарның вакытлыча хезмәткә сәләтсезлегенең 988,1 мең очрагы теркәлгән. Пособие  билгеләү процессы проактив режимда бара, ягъни гражданин үзе (әгәр бу социаль иминләштерүгә кертемнәрне мөстәкыйль рәвештә түли торган гражданин булмаса, мәсәлән, шәхси эшмәкәр) фондка документлар китерми. Ул мөрәҗәгать иткән медицина оешмасы Социаль фондка  хезмәткә сәләтсезлекнең электрон кәгазе (ЭЛН) ачылу турында хәбәр итәчәк, фонд бу хакта эш бирүчегә җиткерә, эш бирүче Социаль фондка пособиене исәпләү өчен белешмәләр тапшырачак, ә гражданинның дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына ЭЛН ны ачу, озайту, ябу һәм түләү турында хәбәр җибәреләчәк.
2023 елда 1 136,5 мең эшкә яраксызлык кәгазе буенча пособие түләнгән. Вакытлыча хезмәткә яраксызлык һәм ана булу сәбәпле чыгымнар 21 млрд. сумнан артык тәшкил иткән.
 2024 елның 1 гыйнварыннан хастаханә кәгазе буенча көнлек түләүнең максималь суммасы 4 039 сум тәшкил иткән. Узган елдан ул бер ярым тапкырга арттырылган.
 Декрет ялында булучы 24,5 меңнән артык әни яшь ярымга кадәрге  бала карау буенча пособиеләр алды. Түләнгән акчаның гомуми күләме 3,8 млрд. сум тәшкил итте.
 Медицина хезмәткәрләренә социаль түләүләр
Сәламәтлек саклауның беренчел звеносы, үзәк район, район һәм участок хастаханәләре хезмәткәрләре, шулай ук ашыгыч ярдәм станцияләрендә һәм бүлекләрендә эшләүче 30 меңнән артык хезмәткәргә 304,3 меңнән артык махсус социаль түләүләр күчерелгән. Түләү күләме, медицина хезмәткәренең категориясенә һәм медицина оешмасының төренә карап, 4,5 мең сумнан 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итте. Түләүләрнең гомуми суммасы 2 205,1 млн. сум .
Дәүләт хезмәтләре күрсәтү
 2023 елның 1 гыйнварыннан Социаль фондның территориаль органнары 213 торле хезмәт күрсәтә, аларның 43-е цифрлы форматта күрсәтелә. 2023 елда Социаль фондның 
электрон хезмәтләреннән файдалану активлыгы 92,3% тәшкил итте (1 010,5 мең мөрәҗәгать электрон рәвештә). Шуның белән бергә, гражданнар элеккечә үк фондның клиентлар белән эшләү хезмәтенә яки күпфункцияле үзәкләргә шәхсән мөрәҗәгать итә ала.
2023 елда дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы (ЕПГУ )дагы шәхси кабинетларга төрле тормыш хәлләре буенча 199 меңнән артык мөрәҗәгать җибәрелгән: «бала туу» (59,7 мең.), «инвалидлык билгеләү» (19,5 мең.), «пенсия яшенә җитү» (8,3 мең), «йөклелек» (8,9 мең.), «баланың билгеле бер яшькә җитүе » (103,3 мең).
 Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша фонд булачак пенсионерларга (45 һәм 40 яшькә җиткән ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында) һәр 3 ел саен булачак пенсия күләмен исәпләү һәм пенсия тупланмалары ,  стажлар һәм коэффициентлар турында хәбәр итә. Инвалидлыгы булган кешеләргә индивидуаль программалар, тернәкләндерү программалары һәм табиб комиссияләре турында мәгълүмат бирәләр. Социаль фонд гражданнарга заказ буенча  белешмәләр, шулай ук пособиеләр билгеләү һәм түләүләр турында мәгълүматлар бирә. Социаль фондның электрон сервислары мөмкинлекләреннән файдаланып, бирелгән гаризаларның статусын контрольдә тотарга мөмкин.
Шәхси мәгълүматларны күрсәтеп һәм "кодлы сүз" кулланып,  үзәкнең "кайнар линия" телефоны буенча өстәмә мәгълүматлар алырга мөмкин. 2023 елда гына да Татарстанда бердәм үзәк операторлары тарафыннан гражданнарның 1,5 млн. мөрәҗәгате эшкәртелгән. 2022 ел белән чагыштырганда,  эшкәртелгән мөрәҗәгатьләр саны 154% ка арткан, ә клиентларның хезмәт күрсәтү сыйфаты белән канәгатьләнү дәрәҗәсе 97% ка җиткән.
2024 елда мөһим үзгәрешләр 
-Туендыручысын югалту сәбәпле иминият һәм социаль пенсия, шулай ук ата-аналарының икесе дә билгеле булмаган балаларга социаль пенсия проактив тәртиптә билгеләнәчәк. Пенсия Россия халкы турында белешмәләр федераль регистрыннан туендыручының үлеме турында мәгълүмат кергән көннән алып 5 эш көне эчендә билгеләнә
 -2024 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 7,5% ка индексацияләнгән. Индксация нәтиҗәсендә расланган түләү күләме 8 134,88 сум,  пенсия коэффициенты - 133,05 сум тәшкил итте. 
-Пособиеләрнең яңа максималь суммалары билгеләнде. Тулы календарь ай өчен вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиенең максималь суммасы: 
 - иминият стажы 8 ел һәм аннан да күбрәк булганда (уртача хезмәт хакының 100 %ы) - 122 807,79 сум;
 - иминият стажы 5 елдан 8 елга кадәр булганда (уртача хезмәт хакының 80 %ы) - 98 246,23 сум;
 - иминият стажы 5 елга кадәр булганда (уртача хезмәт хакының 60 %ы) - аена 73 684,67 сум.
 -Эшләүче хатын-кызлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь суммасы - 565 562,20 сум, ул йөклелек буенча озак вакытлы ял (194 көнгә кадәр) һәм катлаулы бала табу очрагында бирелә. Бала карау буенча айлык максималь пособие - 49 123,12 сум.
-Инвалид балаларны һәм инвалидларны тәрбияләүче затларга ун мең сум күләмендә ай саен түләнә торган пособие эшләмәүчеләргә генә түгел, ә тулы булмаган эш вакыты шартларында, шул исәптән дистанцион форматта яисә өйдән торып эшләүче ата-аналарга яисә опекуннарга да биреләчәк.
 -Балаларын ялгыз тәрбияләүче һәм ана капиталын алуга хокукы булган ялгыз аталар (яки уллыкка алучылар)  ана капиталын булачак пенсияләрен формалаштыруга юнәлдерерә алалар.  
 -Бала 1,5 яшькә җиткәнчегә кадәр бала карау буенча ай саен түләнә торган пособие пособиегә хокуклы  затлар  тулы булмаган эш вакыты шартларында, өйдән торып яки дистанцион форматта һәм башка эш бирүчедә эшләгән очракта сакланачак.
- Ана капиталына хокук хәзер  Россия гражданы булып туган баланың   Россия гражданлыгы булган ата-аналарына гына бирелә.
-Ана капиталы ачасын  торак шартларын яхшырту максатларында блокланган төзелеш йортын реконструкцияләүгә дә файдаланырга мөмкин. Элек мондый мөмкинлек каралмаган иде, чөнки йортны төзекләндерү юлы белән торак шартларын яхшырту йортта яшәүче башка хуҗаларга да кагыла дип саналды. 

 

24.01.2024
Татарстан Социаль фонды 2023 елда финанс 
грамоталылыгын  күтәрү буенча 1000 нән артык чара үткәрде
Татарстан Социаль Фонды бүлеге ел саен финанс белемен күтәрү кампаниясен гамәлгә ашыра. Фонд бүлекчәләре белгечләре бөтен республика буенча дәресләр үткәрә, анда гади һәм аңлаешлы телдә пенсия хокукларын формалаштыру һәм пенсия исәпләүнең тәртибе, дәүләт хезмәтләрен электрон вариантта алу мөмкинлекләре, пенсия формалаштырганда ак хезмәт хакы роле һәм фонд тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә һәм түләүләргә кагылышлы башка темалар турындагы сорауларга җавап бирәләр.
Дәресләр барышында фонд хезмәткәрләре аңлату материалларын, аерым алганда, интерактив интернет-ресурсларны, шулай ук фондның "Киләчәк пенсия турында бар да. Уку һәм тормыш өчен" мәгълүмат-белем бирү буклетын кулланалар.
«Узган елда безнең фонд республикада меңнән артык шундый белем бирү чарасы үткәрде. Анда 20 меңнән артык яшь кеше катнашты»- дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Татарстан Социаль фонды шулай ук даими рәвештә клиент хезмәтләрендә һәм партнерлык оешмаларында социаль ярдәм чараларының киң спектры турында җентекләп сөйли торган листовкалар һәм лифлетлар урнаштыра. Әлеге җыйнак белешмәлекләр һәм памяткаларда пенсия төрләре һәм тиешле ташламалар , төрле түләүләрне рәсмиләштерү һәм хәтта алдакчылар хәйләсенә ничек эләкмәскә кирәклеге турында мәгълүматны җиңел табып була.
Россия хөкүмәте гражданнарның финанс грамоталылыгын күтәрүне бик мөһим бурыч дип саный һәм әлеге юнәлешкә аерым игътибар бирә.

22.01.2024
Миллионнарча татарстанлылар гыйнвардан Россия Социаль фонды түләүләрен арттырылган күләмдә ала
Гыйнварда Татарстанның Социаль фонды Россия Президенты Владимир Путин ноябрь ахырында башка тиешле законнар белән бергә раслаган Россия Социаль фонды бюджеты нигезендә бирелә торган күпчелек түләүләрне индексацияләде. Бөтен ил буенча пенсионерлар, инвалидлар һәм балалы гаиләләр  түләүләрне арттырылган күләмдә алды.
Иң элек, гыйнвардан эшләмәүче татарстанлыларның иминият пенсияләре артты. Президент кул куйган федераль закон нигезендә,  планлаштырылган 4,6% урынына арту 7,5% тәшкил иткән. Индексация шул исәптән картлык буенча пенсия алучы 900 меңнән артык  пенсионерга да кагылды.
Гамәлдәге пенсионерларга түләүләр белән бер үк вакытта гыйнварда эшләүче татарстанлыларга яңа билгеләнгән пенсия түләүләре индексацияләнде. Бу пенсия коэффициенты һәм теркәлгән түләүләр бәясенең 7,5%ына артуы аша була, шулардан иминият пенсиясе төзелә. Коэффициент бәясе 123,77 сумнан 133,05 сумга кадәр арткан. Пенсиягә теркәлгән түләү күләме 7 567,33 сумнан 8 134,88 сумга кадәр арттырылган.
Президент тарафыннан расланган федераль бюджет турындагы закон нигезендә, гыйнварда шулай ук күп кенә пособиеләр күләменә йогынты ясаучы яшәү минимумы артты. Мәсәлән, Татарстан Социаль фонды хәзер  200 меңнән артык баланың әти-әнисенә һәм 2 меңнән артык йөкле хатын-кызларга түли  торган бердәм пособие. Гамәлдәге кагыйдәләр буенча пособие суммасы һәр регионда балага яки хезмәткә яраклы өлкәнгә билгеләнгән яшәү минимумыннан чыгып исәпләнә. Татарстанда балага яшәү минимумы- 12741 сум,хезмәткә яраклы өлкән кешегә- 14317сум тәшкил итә.
Агымдагы елда Татарстанда балаларга бердәм пособие 6 меңнән 12,7 мең сумга кадәр (50 %, 75 %, баланың яшәү минимумының 100 % ын) күләмдә билгеләнә.
Бердәм пособиедән тыш, шулай ук балаларга күләме яшәү минимумы буенча билгеләнә торган башка түләүләр дә арттырылды. Мәсәлән, 3 яшькә кадәрге беренче балага айлык пособие яки 3 яшькә кадәрге балаларга ана капиталы хисабыннан айлык түләү. Әлеге түләүләр буенча дәүләт ярдәмен бүген 20 меңнән артык баланың  ата-анасы ала.

17.01.2024
Татарстан Социаль фонды яңа елда бердәм пособиене озайтуга гаризалар алуны дәвам итә
Гамәлдәге кагыйдәләр буенча  бердәм  пособие 12 айга  билгеләнә,әлеге срок узганннан соң, түләүләр туктатыла. Пособиене түләүне тагын бер елга озайту өчен Социаль фондка яңадан гариза бирергә кирәк. Моны алдарак - түләү срогы төгәлләнергә  бер ай кала да эшләргә мөмкин.  2023 елның гыйнварында рәсмиләштерелгән пособиене беренче булып алучылар өчен мондый срок 2023 елның декабрендә җитте. Пособие түләргә дигән карар февральдә, мартта һәм соңрак чыккан кешеләргә гариза белән түләү тәмамланганчы бер айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк.  Пособиене вакытында озайтырга өлгермәгән очракта,  ата-аналар гаризаны соңрак та бирә алалар . Мөрәҗәгатьне  хуплаган очракта пособие гариза биргән айдан түләнә башлый.
Беренче билгеләгәндәге  кебек үк, пособиене озайтканда,  гаиләнең социаль ярдәмгә мохтаҗлыгын билгеләү өчен , Социаль фонд керемнәрне һәм мөлкәтне тикшерәчәк. Күпчелек  өчен мондый тикшерү сизелми узачак, чөнки фонд кирәкле белешмәләрне мөстәкыйль рәвештә ачыклаячак. Социаль фонд пособиегә бирелгән гаризаны 10 эш көне дәвамында карый. Уңышлы озайтылган очракта, ата-аналар түләүне моңа кадәр пособие килгән  гадәти срокларда алачак.  Банктагы счётларга акча алдагы ай өчен агымдагы айның 3 нче көнендә керәчәк, почта аша алучылар пособиене - 1 еннән 25енә кадәр алачак. 
Бердәм пособиене рәсмиләштерүгә гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, күпфункцияле үзәкләрдә яки Социаль фондның теләсә кайсы клиент хезмәтендә бирергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, бердәм пособие Россиядә 2023 елдан кертелде. Ул  балаларга һәм йөкле хатын-кызларга моңа кадәр гамәлдә булган берничә түләүне алыштырды. Керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр түләү алуга хокуклы. Акчаны чыннан да ярдәмгә мохтаҗ кешеләр алсын өчен, пособие рәсмиләштерү вакытында гаиләнең керемнәрен һәм мөлкәтен бәяләү тәртибе кулланыла.
 Пособиенең күләме дә гаиләнең керемнәренә бәйле. Ул,  пособиенең нинди нигездә  билгеләнүенә карап,  балага яки хезмәткә сәләтле өлкән кешегә төбәк яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% ын тәшкил итә.

15.01.2024
Быелдан башлап яшь ярымга кадәрге бала карау буенча пособие ата-ана эшкә чыккан очракта да түләнәчәкяисә
2024 елдан яшь  ярымга кадәрге  баланы карау буенча түләүләр хезмәт хакы белән бергә - хәтта ата-ана декретта вакытта тулы эш көненә чыккан очракта да исәпләнә. Мондый пособие 2024 елда аена уртача 17,8 мең сум тәшкил итә.
Үзгәрешләр  бала тапканчы рәсми эш урыннары булып,  баласына яшь ярым булганчы   эшкә чыккан ата-аналарга кагыла. Сүз иминиятләштерелгән аналар, ягъни вакытлыча хезмәткә яраксызлык чорында яки хатын-кыз бала тапкан очракта эш бирүчеләр алар өчен иминият кертемнәрен түләгән затлар турында бара.
"Бу елдан башлап баласына  яшь ярым булганчы ук эшкә чыгарга карар кылган әниләр берьюлы пособие дә,  хезмәт хакы да алачак . Моның өчен тулы булмаган эш көне режимында яки читтән торып эшләү мәҗбүри түгел. Тулы мәшгульлек булган очракта да пособие  гадәти күләмдә түләнәчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр яшь ярымга кадәрге баланы карау буенча пособие алу өчен декрет ялындагы ата-ана эшкә йөрмәскә һәм хезмәт хакы алмаска, бары бала карау белән генэ  шөгыльләнергә тиеш иде. Тулы эш көне режимында эшкә чыккан аналарга . айлык пособие түләү туктатылып килде.

Соңгы яңарту: 2025 елның 9 гыйнвары, 08:17

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International