01.12.2025
Ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 4 мең кешегә ана капиталының калган өлешеннән 10 мең сумга кадәр акча түләгән
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге әлеге 10 мең сум түләүне дәвам итә. 2025 елда бу сумма 18 миллион сумнан артык тәшкил иткән.
Сертификат хуҗаларына Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирү яки Социаль фондның төбәк клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итү дә җитә. Гариза 12 эш көнендә карала, акчалар шуннан соңгы 5 көн дәвамында күчерелә.
Гариза биргәндә , счетның реквизитларын тутыруга аеруча игътибар итәргә кирәк. Счёт сертификат хуҗасыныкы булырга тиеш, бу очракта ир яисә туганының счётын күрсәтергә ярамый. Моннан тыш, исәп-хисап счеты да күрсәтелергә тиеш .
"2025 елда беренче балага ана капиталы күләме 690 266 сум тәшкил итә. Гаиләдә икенче бала туган очракта (яисә ана капиталына хокук элегрәк барлыкка килмәгән булса), сумма 912 162 сумга кадәр арта. Бу акчаларны торак шартларын яхшыртуга, баланың белем алуы өчен түләүгә, ананың тупланма пенсиясен формалаштыруга яисә өч яшькә кадәрге балага айлык түләүгә тотарга мөмкин”, - дип өстәде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала - (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай)

25.11.2025
Татарстанда яшәүчеләрнең ана капиталы акчаларын пенсиянең тупланма өлешен формалаштыруга юнәлдерү мөмкинлеге бар
Татарстан Республикасында ана капиталы акчасын тупланма пенсия формалаштыруга юнәлтергә теләүче гражданнардан гаризалар кабул итү дәвам итә.
"Бу кыска вакытлы проблемаларны хәл итү ысулы гына түгел - бу стратегик планлаштыру акты. Ана капиталы хатын-кызлар өчен агымдагы гаилә ихтыяҗларын ябу чарасы гына түгел, ул шәхси финанс бәйсезлегенең какшамас фундаментын төзергә мөмкинлек бирә торган трамплинга әйләнә. Аналарның күпчелеге аңлы рәвештә бу юлны сайлый,капитал акчасын куллануда үз суверенитетын озак вакытлы инвестицияләүне һәм лаеклы киләчәкне күрә», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Гаризаны Дәүләт хезмәте порталы яки СФР сайтындагы шәхси кабинет аша, яисә Россия Социаль фондының төбәк клиент хезмәтенә яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин.
Ана капиталын пенсия тупланмаларын формалаштыру өчен кулланган гражданнар акча алу формаларының берсен сайлый алалар:
- тупланма пенсия (барлык пенсия тупланмаларын һәм аларны инвестицияләүдән керемне үз эченә алган вакыты чикләнмәгән түләү);
- сроклап бирелүче пенсия түләве (10 елдан да ким булмаган срокка, ана капиталы акчаларыннан, инвестицияләүдән, өстәмә кертемнәрдән һәм дәүләт ярдәме кеременнән чыгып);
- туплау суммасы зур булмаган очракта, бер тапкыр түләнә торган түләү.
Тупланма пенсия билгеләү өчен кимендә 15 ел иминият стажы һәм 30дан да ким булмаган индивидуаль пенсия коэффициенты (ИПК) булу зарур. Шулай ук тупланма пенсия күләме Россия буенча пенсионерның яшәү минимумының 10%ыннан артып китәргә тиеш. Бу шартлар үтәлмәгән очракта пенсионерга пенсия тупланмалары акчаларын бер тапкыр түләү билгеләнә.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
24.11.2025
1 декабрьдән Татарстан Республикасында яшәүчеләр иминият пенсияләре күләмен яңадан исәпләү өчен гариза бирә ала
2026 елның 1 гыйнварыннан пенсия билгеләү һәм түләү буенча законнар җыелмасына кертелгән үзгәрешләр биш һәм аннан да күбрәк баланы яшь ярымга җиткәнче карау чорын ата-аналарның берсенең иминият стажына кертеп исәпкә алырга мөмкинлек бирә, балаларның бишенчесе һәм аннан соңракларына һәрберсе өчен 8,1 балл өстәлә.
Шуңа бәйле рәвештә 2025 елның 1 декабреннән Социаль фондның Татарстан Республикасы буенча клиент хезмәтләре гаризалар кабул итә башлый:
- иминият пенсиясен алучы хатын-кызлардан пенсия күләмен кабат исәпләүгә;
- иминият пенсиясен билгеләгәндә 5 һәм аннан да күбрәк бала исәпкә алынмаган хатын-кызлардан пенсия билгеләү өчен.
"Күпчелек аналарга пенсия билгеләгәндә балалар карау чорлары элек тулы күләмдә исәпкә алынмаган, бу пенсия күләменә йогынты ясаган. Республикада яшәүче якынча 14 меңнән артык хатын-кызның пенсияләре яңадан исәпләнергә яки яңадан билгеләнергә тиеш. Хәзер без күп балалы аналарны Фондның клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле гариза бирергә чакырабыз», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Гаризаны Дәүләт хезмәте порталындагы шәхси кабинетта, күпфункцияле үзәкләр аша яки яшәү урыны буенча социаль фондның клиентлар хезмәтләренә мөрәҗәгать итеп бирергә мөмкин. Мөрәҗәгать иткәндә паспортны һәм балаларның тууын һәм яшен раслаучы документлар - туу турында таныклык яисә паспортларын күрсәтергә кирәк.
Гариза 2025 елның декабрендә бирелгән очракта, пенсия күләме 2026 елның 1 гыйнварыннан исәпләнәчәк.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегендә, СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар - 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
17.11.2025
Татарстан Республикасында 11 меңнән артык бала ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр ала
Әлеге ярдәм чарасы 2018 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә ана капиталы акчаларыннан өч яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр алуга 49 280 гариза кабул ителгән. Программа эшли башланган вакыттан бүгенгәчә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге балалы гаиләләргә 3 миллиард сумнан артык акча күчергән. 2025 елда 11 286 баланың әти-әниләре әлеге төр ярдәмне алган инде. Ел башыннан бу максатларга 793 миллион сумнан артык акча юнәлтелде.
“Айлык түләү ата-аналарның яшәү минимумы бер кешегә 30 146 сумнан кимрәк булган гаиләләргә билгеләнә. Түләү күләме аена 14 621 сум тәшкил итә, бу гариза бирү датасына регионда балага билгеләнгән яшәү минимумына туры килә. Бу хәзерге вакытта бик кирәкле түләү, ул ата-аналарга агымдагы чыгымнарны түләргә һәм гаилә бюджетының бала карау чыгымнарын капларга ярдәм итә”, - дип өстәде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Айлык түләү билгеләүне сорап язылган гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук фондның клиент хезмәтендә яки күпфункөияле үзәктә тапшырырга мөмкин. Балаларның һәркайсына аерым гариза бирелә. Барлык кирәкле мәгълүматны фонд белгечләре мөстәкыйль ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында ала.
Гариза бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча бирелгән очракта гаилә акчаны бала туган айдан соңгы бөтен чорга ала. Күрсәтелгән срок тәмамланганнан соң мөрәҗәгать иткәндә, түләү гариза биргән айдан башкарыла. Түләү 12 айга билгеләнә, гаризаны кабат түләү билгеләнгән чорның соңгы аенда тапшырырга кирәк.
Акча алдагы ай өчен агымдагы айның 5 нче көнендә күчерелә. Бу дата ял яки бәйрәм көненә туры килгән очракта, түләү аның алдындагы соңгы эш көнендә башкарыла.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

05.11.2025
Татарстан Республикасында яшәүче 30 меңгә якын кеше 2025 ел башыннан пенсия билгеләүне сорап электрон гариза биргән
Ел башыннан Татарстанда яшәүче 28.497 кеше пенсия билгеләү өчен документларны алдан әзерләү хезмәтеннән файдаланды һәм пенсия билгеләүгә гариза бирде. Болай эшләү түләүләрне төгәл, вакытында һәм барлык расланган пенсия хокукларын исәпкә алып билгеләргә ярдәм итә.
Россия Социаль фонды белгечләре эш стажы һәм хезмәт хакы турындагы документларны, хезмәт кенәгәләрен һәм белешмәләрне тутыруның дөреслеген алдан ук тикшерәләр, шулай ук җитмәгән мәгълүматларны соратырга ярдәм итәләр. Бу исә булачак пенсия күләменә йогынты ясаучы стажны һәм бөтен мәгълүматны әле пенсия билгеләгәнче үк исәпкә алырга мөмкинлек бирә.
Республика халкы пенсия билгеләү турында гаризаны үзе өчен уңайлы булган ысул белән - шәхсән социаль фондның клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, күпфункцияле үзәк аша яки "Дәүләт хезмәтләре" порталы ярдәмендә тапшыра ала.
"Татарстандагы 120 клиент хезмәте һәм күпфункцияле үзәктә Социаль фондның барлык хезмәтләре турында мәгълүмат алырга мөмкин. Әмма күпчелек электрон вариантка өстенлек бирә - барлык гаризаларның 76% ы “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша тапшырылган. Мондый ысул уңайлы, вакытны янга калдыра һәм артык визитлардан башка гына пенсия яки башка түләүләрне рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Гариза гадәттә биш эш көнендә карала, белешмәләрне төгәлләштерү таләп ителгән очракта, срок озайтылырга мөмкин. Барлык документлар да алдан әзерләнгәндә, түләүләр тоткарлыксыз һәм еш кына регламенттан тизрәк тә билгеләнә.
Пенсия билгеләнгәннән соң, гражданинга хәбәрнамә җибәрелә. Әгәр гариза онлайн форматта бирелгән булса, түләү билгеләү турында хәбәрне "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы шәхси кабинетта күреп булачак.
Пенсия билгеләүгә документлар әзерләү өчен үзең белән паспорт, хезмәт кенәгәсе, хәрби билет, белем алу турында диплом, никахлашу һәм балалар туу турында таныклыклар булу җитә.
Социаль ярдәм, түләү һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге: ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар - 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
05.11.2025
Татарстан Республикасында 6 меңнән артык ата-ана балигъ булмаган балаларны һәм студентларны тәрбияләү өчен пенсиягә өстәмә акча ала
Иждивениедә балигъ булмаган яшьтәге яки мәгариф оешмаларында көндезге формада белем алучы балалары булган пенсионерлар иминият пенсиясенә теркәлгән арттырылган түләү алуга хокуклы. Татарстан Республикасында мондый өстәмә түләүне инде 6 543 кеше ала.
Әлеге төр түләү уку фактына бәйсез рәвештә бала унсигез яшькә җиткәнче бирелә. Бала укуын уку йортының көндезге бүлегендә дәвам иткән очракта өстәмә түләү егерме өч яшькә кадәр саклана. Студент читтән торып, дистанцион яки кичке формада укуга күчкән очракта түләү туктатыла.
2025 елда өстәмә күләме бер балага- 2 969,23 сум, ике бала өчен -5 938,47 сум, өч бала булган очракта -8 907,70 сум тәшкил итә. Арттырылган түләү пенсионерның эшләү фактына бәйсез рәвештә билгеләнә. Аерма шунда: эшләүче пенсионерлар өчен индексация исәпкә алынмый.
Унсигез яшьтән өлкәнрәк студентлар өчен өстәмә түләүне рәсмиләштергәндә, уку йортыннан, уку башлану һәм тәмамлану датасын күрсәтеп, укуның көндезге формада үтүе турында белешмә, шулай ук баланың иждивениедә булуын раслаучы документларны бирергә кирәк. Бу торак, продуктлар, кием-салым өчен түләү турындагы квитанцияләр яки чеклар, яки укыган өчен түләү турында килешү булырга мөмкин. Әгәр студент рәсми рәвештә эшли һәм керем ала икән, ул иждивенец булып саналмый. Бу очракта пенсионерның өстәмә түләү алу хокукы юкка чыга.
«Пенсияләрне яңадан исәпләү пенсионер барлык кирәкле документларны тапшырып, гариза белән мөрәҗәгать иткән айдан соң килгән айның беренче числосыннан гамәлгә ашырыла. Бала 2024 елның 1 гыйнварыннан соң туган очракта, өстәмә түләү пенсионер мөрәҗәгатеннән башка проактив режимда башкарыла”, - дип мәсьәләгә ачыклык кертте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Арттырылган түләү билгеләү турындагы гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең клиент хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәктә (КФҮ) тапшырырга мөмкин.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге күрсәтелгән социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар - 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
27.10.2025
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге производствода зыян күрүчеләргә 13 җайлаштырылган автомобиль тапшырды
20 октябрьдә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге производствода зыян күргән гражданнарга автомат тапшыру тартмасы булган 13 LADA Vesta автомобилен тапшырды. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында транспорт белән тәэмин итүгә күрсәтмәләре булган барлык кешеләр автомобильләр белән тулысынча тәэмин ителгән. Тапшыру производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү кысаларында узды.
Транспорт белән тәэмин итү зыян күрүчеләрне медицина, һөнәри һәм социаль тернәкләндерү максатларында уздырыла. Автомобильне алу өчен, медик-социаль экспертиза учреждениеләре (МСЭ) тарафыннан рәсмиләштерелә торган зыян күрүчене (ПРП) реабилитацияләү программасы нигез булып тора. Документта медицина күрсәткечләре һәм транспорт чарасы белән идарә итүгә каршы тору, шулай ук автомобильнең кирәкле модификациясе төре күрсәтелә.
Автомобиль җиде елга бер тапкыр бирелә. Эксплуатацияләү чорында Социаль фонд елына 3 525,88 сум күләмендә ягулык-майлау материалларына чыгымнарны компенсацияли - (квартал саен түләү башкарыла), шулай ук җиде елга бер тапкыр автомобильне капиталь ремонтлау бәясенең 30 %ын.
Яңа хуҗаларга автомобиль тапшырганда - «Безнең «дүртлеләр», «бишлекләр» һәм «җиделеләр» тапшырган вакытлар да булды. Күпләр хәтерлидер, беренче бүләк ителгән автомобильләр "Ока" маркалы машиналар булган. Ул вакытта алар шулкадәр кирәк булган, аларны сатып алырга теләүчеләр шунда ук булган - машиналарны тапшырганнар гына, ә янәшәдә сатып алырга әзер кешеләр тора иде. Бу әлеге автомобильләрнең кешеләр өчен никадәр кыйммәтле һәм кадерле булуы турында сөйли», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Автомобиль белән тәэмин итүгә күрсәткечләре булган зыян күрүчеләргә гариза белән Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенә мөрәҗәгать итәргә, йә транспортны мөстәкыйль сатып алырга һәм компенсацияләү өчен чыгымнарны раслый торган документларны тапшырырга кирәк.
Россия Социаль фондыны Татарстан Республикасы буенча бүлегенең социаль ярдәм, түләү һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда табарга була: ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала - 8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

20.10.2025
ОСАГО полисы компенсациясен агымдагы елда Татарстан Республикасының 638 кешесе алды
Быел Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 638 инвалидка ОСАГО буенча компенсация күчергән. Түләү күләме иминият полисы бәясенең яртысын тәшкил итә.
Компенсация автомобиль куллануга медицина күрсәткечләре булганда бирелә. Бу хакта нәтиҗә инвалидлык белән кешене реабилитацияләү яки абилитацияләүнең индивидуаль программасында теркәлә.
Түләүне алу хокукы транспорт белән инвалид граждан үзе һәм полиска кертелгән башка икедән артык машина йөртүче идарә иткән очракта гына саклана. Аларның берсе законлы вәкил булырга мөмкин.
«Әгәр ОСАГО килешүен рәсмиләштергәндә СНИЛС күрсәтелгән булса, акчалар булган мәгълүматлар нигезендә автомат рәвештә күчерелә. Бу мәгълүмат булмаган очракларда инвалид кеше яки аның вәкиле социаль фонд клиент хезмәте яки дәүләт хезмәтләре Порталы аша гариза бирергә хокуклы», - дип билгеләде Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Компенсация сорап полисның бөтен гамәлдә булу вакыты дәвамында мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Түләүне билгеләү турындагы карарны Фонд белгечләре биш эш көне эчендә кабул итә, шуннан соң акча алучыга яки аның вәкиленә шул ук срокта килә.
Социаль ярдәм чаралары, Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре һәм түләүләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

20.10.2025
25 октябрь-Татарстан Республикасы буенча СФР бүлегенең барлык клиент хезмәтләрендә гражданнарны кабул итүнең өстәмә көне
25 октябрьдә, Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы буенча бүлегенең клиент хезмәтләрендә гражданнарны кабул итүнең өстәмә көне булачак. Мондый көннәр айның һәр соңгы шимбәсендә даими рәвештә оештырыла.
"Безнең бурыч - хезмәтләрне мөмкин кадәр кулай итү. Өстәмә кабул итү көннәре гражданнарга үз мәсьәләләрен ашыкмыйча хәл итәргә һәм уңайлы вакытта консультация алырга ярдәм итә. Бу көнне республика халкы барлык күрсәтелү хезмәтләре белән мөрәҗәгать итә алачак: пенсияне рәсмиләштерү яки яңадан исәпләү, социаль түләүләргә һәм пособиеләргә гариза бирү, ана (гаилә) капиталын рәсмиләштерү һәм башкалар», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Яшел Үзән һәм Түбән Кама кебек эре шәһәрләрдә гражданнарны кабул итү 9:00 дән 15:00 гә кадәр алып барылачак, башка клиент хезмәтләрендә — 9:00 дән 12:00 гә кадәр. Мөрәҗәгать иткәндә гражданнарга үзләре белән паспорт һәм тиешле хезмәтләр алу хокукын раслый торган документлар йөртү тәкъдим ителә. Өстәмә кабул итү көннәре эш көннәрендә клиент хезмәтенә йөри алмаучылар өчен аеруча уңайлы. Клиент хезмәтләренең адреслары һәм эш графигы турындагы актуаль мәгълүмат Россия Социаль фондының рәсми сайтында бастырылган.
Социаль ярдәм чаралары, Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре һәм түләүләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

13.10.2025
Татарстанда 2025 ел башыннан ана капиталы чаралары ярдәмендә 15 меңнән артык гаилә торак шартларын яхшырткан
Ел башыннан Татарстанда яшәүче 19167 гаилә ана капиталы хисабына торак шартларын яхшырткан. 15507 гаилә акчаны торак кредитлары (заемнар) өчен түләгән, ә 3660 гаилә торак сатып алуга һәм төзүгә (заем акчаларыннан файдаланмыйча) кулланган.
Торак сатып алу - Татарстанда ана капиталы чараларыннан файдалануның иң популяр юнәлешләренең берсе. Гаиләләр кооперативка керә яки кредит ала алалар. Шулай ук йортны кредит акчаларын файдаланмыйча ана капиталы акчаларын кулланып төзү мөмкинлеге дә каралган.
Торак шартларын яхшыртуга акчаны балага өч яшь тулгач тотарга мөмкин. Кредит буенча беренче кертемне түләү яисә төп бурычны каплау искәрмә булып тора. Мондый очракта ана капиталы акчаларын бала тугач яки уллыкка алынгач ук кертергә мөмкин.
"2025 елда ана капиталы акчасын торак кредитлары буенча төп бурычны каплауга һәм процентлар түләүгә тоту өстенлекле юнәлеш статусын саклап калды. Татарстанда әлеге максатчан чыгымнарның күләме 6,6 млрд сум тәшкил итте», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге ана капиталы акчаларыннан бары акча күчерү юлы белән генә файдаланырга мөмкин булуын искәртә. Бу акчаларны акчалата кулга алуның теләсә нинди схемалары законсыз булып тора.
Түләүләр, социаль ярдәм һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фонды сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.)
13.10.2025
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге ел башыннан бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие түләүгә 544 миллион сумнан артык акча җибәрде
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге агымдагы елда әлеге максатчан түләүләрне финанслауга 544 миллион сумнан артык акча юнәлткән.
Ел башыннан бирле Татарстанда 2029898ннән артык гаилә бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие алды. Ярдәмнең бу бер тапкыр кулланыла торган чарасы Социаль фонд бүлеге тарафыннан ата-аналарның берсенә бирелә.
«Пособие фиксацияләнгән күләмдә бирелә, ул ел саен 1 февральдән индексацияләнә. 2025 елда ул 26 941,71 сум тәшкил итә. Ата-ана район коэффициентлары кулланыла торган территорияләрдә эшләгән очракта , пособие аларны исәпкә алып түләнәчәк ", - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Эшләүче ата-аналарга пособие Россия Социаль фонды тарафыннан ЗАГС бердәм дәүләт реестрыннан яисә эш бирүчедән алынган белешмәләр нигезендә автомат рәвештә билгеләнә. Пособие баланың тууын дәүләт теркәвенә алу турында мәгълүмат алган көннән соң 10 эш көне эчендә түләнә. Акчалар банк яки почта аша күчерелә.
Эшләмәүче ата-аналарга пособие гражданнарга хезмәт күрсәтү өчен җаваплы булган барлык оешмалар дәүләт мәгълүмат системаларына һәм Россиянең Социаль фондына кирәкле белешмәләр юллаган очракта гына ата-ананың гаризасы буенча рәсмиләштерелә. Гаризаны бала туганнан соң 6 айдан да соңга калмыйча Дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрергә яисә Россия Социаль фонды бүлеге яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин.
Гражданнарның әлеге категориясе өчен пособие билгеләү турындагы карар гаризаны теркәгән һәм Социаль фондка оешмалардан мәгълүматлар һәм гариза бирүченең
документлары кергән көннән алып 10 эш көне эчендә чыгарыла. Акчалар түләү билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә түләнә
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү төрләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны аша бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала - (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
06.10.2025
2025 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге республика халкына вакытлыча хезмәткә сәләтсезлек буенча пособиеләргә 12 млрд сумнан артык акча түләгән
Вакытлыча хезмәткә сәләтсезлек буенча пособие электрон кәгазе нигезендә рәсми рәвештә эшкә урнашкан гражданнарга билгеләнә. Хезмәткәрнең үз авыруының беренче өч көнен эш бирүче, аннан соңгы өч көнен- Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге түли. 2025 елның гыйнварыннан түләнгән пособиеләрнең гомуми суммасы 12 миллиард сумнан артык тәшкил итте.
Вакытлыча хезмәткә сәләтсезлек буенча пособие хезмәткәрнең алдагы ике елга исәпләнгән уртача хезмәт хакыннан исәпләнә.
"Татарстанда түләүләр системасы автомат рәвештә һәм халык өчен уңайлы эшли. Көн саен уртача 5 262 түләү үткәрелә. Әгәр хезмәткәрнең кереме Россия Федерациясендә 2025 елда 22 440 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан түбән булса, пособие нәкъ менә шушы суммадан чыгып исәпләнә. Мондый алым кешеләргә тиз арада акча алырга һәм дәүләт ярдәмен тоярга мөмкинлек бирә", - диде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Пособие эш бирүчедән белешмәләр алганнан соң 10 эш көне эчендә күчерелә. Дәүләт хезмәтләре порталында расланган исәп-хисап язмасы булган гражданнар электрон хастаханәләрне ачу һәм ябу, акча керү турында тулы мәгълүмат алалар.
Социаль ярдәм чаралары, Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре һәм түләүләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

06.10.2025
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 2025 ел башыннан 242 млн сумлык бала табу сертификатлары биргән
2025 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 22 меңнән артык хатын-кызга бала тудыру сертификатлары буенча түләп, финанс ярдәме күрсәткән. Бу максатларга республиканың медицина учреждениеләренә 242 миллион сумнан артык акча җибәрелде, бу йөклелек, бала табу чорында сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне һәм беренче елда балаларны профилактик күзәтүне тәэмин итте.
Электрон бала тудыру сертификаты хатын-кызлар консультациясенә, бала тудыру йортына яки балалар поликлиникасына беренче визит вакытында автомат рәвештә
формалаштырыла. Аны рәсмиләштерү өчен булачак әнигә паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисы һәм СНИЛС бирергә кирәк. Медицина оешмасы сертификатны исәпкә куелганнан соң бер эш көне эчендә төзи, ә бөтен мәгълүмат дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта ачык була.
"2025 елда бала табу сертификатының гомуми бәясе 12 мең сум тәшкил итә. Акча барлык этаплар арасында бүленә: 3 мең сум — йөклелек вакытында амбулатор күзәтүгә, 1 мең сум-хокукый, психологик һәм медик — социаль ярдәмгә, 6 мең сум — бала тапканда һәм бала тапканнан соң медицина ярдәменә, тагын 2 мең сум-беренче елда баланы профилактик тикшерүгә җибәрелә. Шул ук вакытта шуны аңлау мөһим: күрсәтелгән түләүләр хатын-кызның үзенә түгел, ә тиешле хезмәтләр күрсәткән медицина оешмасына күчерелә.
Әгәр хатын-кыз түләүле клиникада күзәтелә икән, сертификат төзелә, ләкин ул түләнми», — дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм чаралары, Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре һәм түләүләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

25.08.2025
Алиментлар һәм дәүләт ярдәме: 2025 елда балалар пособиеләрен исәпләүнең актуаль кагыйдәләре
17 яшькә кадәрге балаларга, шулай ук социаль ярдәмгә мохтаҗ йөкле хатыннарга айлык пособиене исәпләгәндә, гаиләгә ала торган алимент түләүләре исәпкә алына. Әлеге кагыйдәләр “аерылган” статуслы ата-аналар өчен актуаль. Суд карары яисә боерык буенча алына торган алимент, тиешле документ бирелгән очракта, мөрәҗәгать итүче тарафыннан гаризада күрсәтелгән күләмдә исәпләнә.
Алимент түләтү турында башкару производствосы булган очракта, алиментлар Федераль суд приставлары хезмәте тарафыннан билгеләнгән күләмдә исәпкә алына.
Нотариаль расланган килешү нигезендә түләнә торган алимент документта күрсәтелгән күләмдә исәпләнә. Айлык алимент түләү күләме хезмәткә түләүнең билгеләнгән минималь күләменнән түбәнрәк булган очраклар искәрмә булып тора:
¼ МРОТ (5 610 сум) бер балага;
1/3 МРОТ (7 480 сум) ике балага;
½ МРОТ (11 220 сум) өч һәм аннан да күбрәк балага.
Әгәр алимент суд аша яисә нотариаль килешү нигезендә, ягъни алимент алучы белән түләүче арасында ирекле тәртиптә рәсмиләштерелмәгән булса, аның күләме мөрәҗәгать итүченең пособиегә язылган гаризасында күрсәтелә, әмма айлык алимент түләве күләме хезмәткә түләүнең билгеләнгән минималь күләменнән кимрәк булмаска тиеш. Мөрәҗәгать итүче балага карата бердәнбер ата-ана булган очракта, аңа алимент билгеләүне сорап язган гаризада әлеге фактны күрсәтергә кирәк.
«Алиментны исәпкә алуны төгәлләштерү пособиеләрне исәпләү процессын ачыграк һәм үтә күренмәле итәргә мөмкинлек бирә. Гаиләләр түләүләрне билгеләгәндә нәрсәләр исәпкә алыначагын алдан ук бәяли алалар», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Сорауларыгыз калган очракта сез һәрвакыт 8 800 100 0001 телефон номеры буенча (тәүлек әйләнәсе - 24/7, шалтырату бушлай). бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз .
Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
25.08.2025
1 сентябрьдән икътисадый эшчәнлек төрләренең гомумроссия классификаторын (ОКВЭДны )һөнәри куркынычлык классларына кертү тәртибе үзгәрәчәк
Иминиятләштерүчеләр мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан иминият кертемнәре түли. Кертемнәр күләме, иминият тарифына карап, Россия Социаль фондының территориаль органы тарафыннан билгеләнә.
Тариф оешма эшчәнлегенең төп төре нигезендә билгеләнә торган һөнәри куркынычлык классына бәйле.
Хәзерге вакытта оешмалар Социаль фондка ел саен төп эшчәнлек төрен раслау өчен документлар җибәрергә тиеш. Раслаганнан соң, Россия Социаль фонды иминият кертемнәренең һөнәри куркынычлык дәрәҗәсенә туры килә торган индивидуаль тарифын билгели,
1 сентябрьдән яңа кагыйдәләр гамәлгә керә:
- хәзер оешмаларга ел саен Россия Социаль фондында эшчәнлекнең төп төрен расларга кирәкми (юридик затның аерымланган бүлекчәләреннән тыш);
- Россия Социаль фонды тарифны агымдагы елның 15 апреленә торышы буенча төп эшчәнлек төре турында ЕГРЮЛдан яисә ЕГРИПтан алынган мәгълүматлар нигезендә билгеләячәк;
- Эшчәнлекнең төп төре үзгәргән очракта, Россия Социаль фонды ел башыннан гамәлдә булган иминият тарифы күләме турында иминиятләштерүчегә 1 майдан да соңга калмыйча хәбәр итә.
«Бу үзгәрешләр компанияләргә вакытны экономияләргә ярдәм итәчәк, ә Социаль фондка, һөнәри куркынычлыкның реаль дәрәҗәсен исәпкә алып, тиз арада тарифлар
билгеләргә мөмкинлек бирәчәк», - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Сорауларыгыз калган очракта сез һәрвакыт 8 800 100 0001 телефон номеры буенча (тәүлек әйләнәсе - 24/7, шалтырату бушлай) бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз .
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм.рәсми аккаунтларда табарга була.

18.08.2025
Ата-аналарга яңа туган сабыйга СНИЛС алу өчен Россия Социаль фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми – фондның Татарстан бүлеге аны автомат рәвештә билгели
2025 елда Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге яңа туган балалар өчен шәхси счетның иминият номерларын (СНИЛС) проактив режимда рәсмиләштерә башлады. Бу исә ата-аналарга балаларына СНИЛС алу өчен гариза бирергә кирәкми дигәнне аңлата.
Россиядә яңа туган балалар өчен СНИЛСны проактив режимда рәсмиләштерү системасы эшли. Социаль фонд системасына ЗАГСтан бала тууы турында мәгълүмат кергәннән соң, СНИЛС турындагы хәбәрнамә бала әнисенең Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына автомат рәвештә җибәрелә.
“Әнинең Дәүләт хезмәтләрендә расланган хисап язмасы булмаган яки СНИЛС уллыкка алынган балага рәсмиләштерелгән очракта, паспорт һәм баланың туу турында таныклыгы белән Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. СНИЛС мөрәҗәгать иткән көнне үк биреләчәк. Дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинеттагы мәгълүматлар ЗАГСтагы мәгълүматлар белән туры килергә тиеш, югыйсә СНИЛС турында хәбәрнамә алып булмаска мөмкин”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
СНИЛС бала өчен кирәкле төп документ булып тора. Ул мәҗбүри медицина иминияте полисы (ОМС) алу, поликлиникага язылу, балалар бакчасына урнаштыру һәм төрле
социаль түләүләрне, шул исәптән ана капиталын рәсмиләштерү өчен кирәк. Хезмәтләрдән файдалану өчен кәгазь СНИЛС таләп ителми, электрон хәбәрнамә яки аның бастырып алыган күчермәсе дә җитә.
Татарстан Республикасында яшәүчеләр, 8 800 100 0001 телефоны аша бердәм контакт-үзәккә шалтыратып (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне - 08:30 дан 16:15 сәгатькә кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай), СНИЛСны рәсмиләштерү һәм башка хезмәтләр белән бәйле сораулар буенча консультация ала алалар .
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге күрсәтә торган хезмәтләр турында бөтен мәгълүматны СФР сайтында һәм ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда табарга була.

18.08.2025
Татарстан Социаль фонды бүлеге балалары булган 106 меңгә якын гаиләгә бердәм пособие билгеләде
2025нче елда төбәктә балалары булган 160 000 гаилә бала туу һәм тәрбияләүгә бәйле түләнә торган бердәм пособие алган. Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге бу максатларга якынча 15 млрд сум акча күчергән.
Татарстанда балалы гаиләләр өчен бердәм пособие ата-аналарның (опекага алучыларның/ попечительләрнең) берсенә бирелә һәм аерым шартларны исәпкә алып билгеләнә. Гаиләдә бер кешегә айлык керем регионда җан башына яшәү минимумыннан артмаган, шулай ук хисап чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының кереме хезмәткә түләүнең 4 минималь размерыннан ким булмаган гаиләләр түләү алу хокукына ия. Шул ук вакытта гаилә милке билгеләнгән критерийларга туры килергә, мөрәҗәгать итүче һәм пособие билгеләнә торган балалар Россия Федерациясендә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнары булырга тиеш.
Пособие күләме гаилә кеременә бәйле һәм Татарстанда балага билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итә ала. 2025нче елда ул 14 621 сумга тигез. Шул рәвешле, түләү суммасы аена 7 310,5 сумнан 14 621 сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Бердәм пособие бер елга билгеләнә һәм гариза буенча озайтыла.
"Социаль фонд пособиеләр билгеләү турындагы гаризаларны максималь оператив карауга омтыла. Карар барлык кирәкле мәгълүматлар һәм документлар кергән вакыттан
алып 10 эш көне эчендә кабул ителә ", - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Әгәр сездә әлеге һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сораулар калса, сез һәрвакыт - 8 800 100 0001 телефон номеры буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне - 08:30 дан 16:15 кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай).
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны СФР сайтында, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.

11.08.2025
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге төбәк халкын уяу булырга һәм мошенниклар хәйләләренә эләкмәскә өнди!
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге халыкка билгесез кешеләрнең үзләрен фонд хезмәткәрләре дип таныштырып шалтырату очраклары артуы турында хәбәр итә. Мондый шалтыратып сөйләшүләр барышында җинаятьчеләр ялган юл белән гражданнарның шәхси мәгълүматларын алырга тырыша.
Әгәр сезгә Социаль фонд хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып, пенсия яисә башка социаль түләүләрне кабат исәпләү яки ачыклау сылтавы белән шәхси мәгълүматлар сорасалар - бу мәгълүматларны бирмәгез! Билгесез затларга шәхси мәгълүмат хәбәр итүдән сакланыгыз.
"Миңа үзен Социаль фонд хезмәткәре дип таныштырган Александр янәсе дарулар өчен яңа компенсация түләве барлыгы турында хәбәр итте, паспорт мәгълүматларын һәм банк картасы номерын атарга сорады. Мин телефоннан сөйләшүне туктаттым һәм Социаль фондның Татарстандагы контакт-үзәгенә шалтыраттым. Фонд хезмәткәре миңа Александрның мошенник булуын, паспорт һәм банк картасы мәгълүматларын эйтергә ярамаганлыгын хәбәр итте ", - дип сөйләде Казаннан пенсионер Роза Сатдыйкова.
Билгесез һәм шикле телефон номерларыннан шалтыратуларга җавап бирмәгез. Таныш булмаган кешеләргә дәүләт хезмәтләре пароле, паспорт мәгълүматлары, банк картасы номеры һәм банк картасының ПИН-коды кебек шәхси мәгълүматларны хәбәр итмәгез.
Алдан ук кисәтеп куябыз: сезне соңыннан телефон аша СМС-код җибәреп раслау юлы белән кабул итүгә яздыру тәкъдиме - ул мошенниклар схемасы. Социаль фондның клиент хезмәтенә кабул итүгә язылу өчен бары тик фонд сайтындагы рәсми "Алдан язылу" электрон сервисыннан файдаланырга кирәк, анда сез үзегез өчен уңайлы визит вакытын сайлый аласыз.
«Без республика халкын яңа ярдәм чаралары һәм түләүләр турында мәгълүматны Социаль фондның рәсми сайты, клиент хезмәте һәм фонд бүлегенең социаль челтәрләрдәге аккаунтлары кебек тикшерелгән чыганаклардан гына алырга чакырабыз», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Еш кына кырыгалдарлар пенсияләр күчерелә торган банк карталары яки счетларның куллану сроклары чыкканлыгы турында хәбәр итә һәм акчаларны алар тәкъдим иткән яңа счётка күчерүне таләп итә. Шуны истә тотарга кирәк, пенсия акчасын күчерү яисә китерү ысулын бары тик пенсионер үзе Россия Социаль фондының төбәк бүлегенә шәхси гариза биреп кенә сайлый ала!.
Социаль ярдәм чаралары, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге түләүләре һәм хезмәләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм: ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм социаль челтәрләрендә һәм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне - 08:30 дан 16:15 сәгатькә кадәр; шалтырату түләүсез).

26.07.2025
Татарстанда 7 меңнән артык баланың әти-әнисе ай саен ана капиталы хисабыннан акча ала
Татарстанда 3 яшькә кадәрге 7 752 баланың ата-аналары ана капиталы акчасыннан айлык түләүләр ала. Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге гаиләләргә 400 миллион сумнан артык акча күчерде.
Айлык түләү җан башына керем яшәү минимумының ике тапкыр күләменнән түбәнрәк булган гаиләләргә билгеләнә. Татарстанда бу - ата-аналарның хезмәт мәшгульлегенә яисә мөлкәтенә карата өстәмә таләпләрдән башка аена 30 146 сум. Айлык түләү күләме гариза бирелгән вакытка яшәү төбәгендә балага бер яшәү минимумына тигез. 2025 елда республикада яшәүчеләр өчен бу - 12 741 сум тәшкил итә.
"2025 елның июненнән балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларына кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер республика халкы ана капиталы чараларыннан тизрәк файдалана ала, гаризаны карау срогы ике тапкыр кыскартылды һәм документларны кабул иткәннән соң 5 эш көнен генә алып тора, - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Әгәр айлык түләү алу турында гариза балага алты ай булганчы бирелгән булса, айлык түләү бала туган айдан гамәлгә ашырыла. Башка очракларда ул гариза белән мөрәҗәгать иткән айдан билгеләнә.
Ана капиталы чаралары хисабыннан айлык түләү билгеләүне сорап язылган гаризаны Дәүләт хезмәтләре сайтындагы шәхси кабинет аша, күпфункцияле үзәкләрдә дә һәм Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә шәхсән мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин. Һәр балага аерым гариза бирелә. Гариза тапшырганда документлар бирергә кирәкми, фонд белгечләре барлык кирәкле мәгълүматларны ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында мөстәкыйль рәвештә соратып алачак.
Ярдәм чаралары 12 айга билгеләнә. Айлык түләүне озайтуны сорап язылган гаризаны пособие билгеләнгән чорның соңгы аенда кабат бирергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 3 яшькә кадәрге балаларга ана капиталы акчаларыннан айлык түләү алдагы ай өчен башкарыла һәм Татарстан Республикасында һәр айның 5 нче числосында түләнә. Түләү көне ял яки бәйрәм көненә туры килсә, акча алдагы көндә күчерелә.
8-800-1-00000-1 номеры буенча Россия Социаль фондының контакт-үзәгенә шалтыратып, ана капиталы чаралары белән эш итү турында өстәмә консультация алырга мөмкин.
09.07.2025
2025 ел башыннан Татарстанның 800 дән артык күп балалы әнисе пенсиягә вакытыннан алда чыкты
2025 елның беренче яртыеллыгында Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе 847 күп балалы әнигә пенсияне гомуми билгеләнгән яшеннән иртәрәк билгеләде, шуларның 63 е- биш һәм аннан да күбрәк, 113 хатын-кыз - дүрт, 671 әни өченче баласын тапкан.
Өч бала тапкан хатын-кыз пенсиягә өч елга иртәрәк- 57 яшьтә чыга ала. Әгәр балалар дүртәү икән, пенсиягә чыгу хокукы дүрт елга алданрак - 56 яшьтә туа. Биш һәм аннан күбрәк бала тапкан әни пенсиягә 50 яшьтә чыга ала.
Татарстанның күп балалы әниләре пенсиянең вакытыннан алда билгеләнүенә билгеле бер шартларны үтәгәндә генә исәп тота ала. Аларга кимендә 15 ел хезмәт стажы һәм 30 индивидуаль пенсия коэффициенты тупларга кирәк. Шул ук вакытта күп балалы ана баланы 8 яшькә кадәр тәрбияләргә тиеш. Әлеге кагыйдә уллыкка алынган балаларны тәрбияләүче хатын-кызларга да кагыла.
Балаларны яшь ярымга кадәр карау вакытлары (әмма гомумән алганда 6 елдан артык түгел) иминият стажына кертелә. Шулай итеп, беренче баланы карау чорында елына -1,8, икенче баланы караган өчен - 3,6, ә өченче һәм дүртенче балаларны карау вакытына - 5,4 пенсия коэффициенты исәпләнә. Бала карау ялында булган еллар иминият стажына бары тик ялга китәр алдыннан яки декрет ялыннан соң ук иминият кертемнәре түләнгән эш чорлары булган очракта гына кертелә.
"Пенсия билгеләү турында гаризаны пенсиягә чыгу яшенә җиткәнче бер ай алдан күпфункцияле үзәккә яки клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп тапшырырга, шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталында электрон вариантта бирергә мөмкин. Әниләр шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта, стажны һәм пенсия коэффициентлары санын тикшерү өчен, шәхси счет өземтәсенә заказ да бирә алалар ", - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Пенсия билгеләү мәсьәләләренә кагылышлы сорауларга 8-800-100-00-01 телефоны буенча Бердәм контакт-үзәккә шалтыратып (шалтырату бушлай) өстәмә консультация алырга мөмкин.
26.06.2025
Татарстанның 3 меңнән артык кешесе пенсия тупланмалары акчаларыннан түләүләр алды
2025 елда 1970 елда туган хатын-кызлар һәм 1965 елгы ир-атлар пенсия тупланмаларыннан түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать итә алалар. Акчаны бер тапкыр түләнә торган түләү, ашыгыч пенсия түләве яки тупланма пенсия рәвешендә алырга мөмкин.
Ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонд бүлеге 3458 кешегә түләү билгеләде.
Түбәндәге категориягә караган гражданнарның пенсия тупланмалары акчалары формалаша:
- 2002-2013 елларда эш бирүчеләр алар өчен тупланма пенсиягә түләүләр күчергән 1967 елда туган һәм аннан яшьрәк гражданнар;
- 2002-2004 елларда эш бирүчеләр алар өчен тупланма пенсиягә иминият кертемнәрен күчергән 1953-1966 елларда туган ир-атлар һәм 1957-1966 елгы хатын-кызлар;
-пенсияне уртактан финанслау Программасында катнашучылар;
- ана капиталы акчаларын үзләренең тупланма пенсияләренә юллаган ата-аналар.
"Пенсия тупланмалары акчаларын гражданнар бер тапкыр түләнә торган түләү, ашыгыч пенсия түләве яки тупланма пенсия рәвешендә алырга мөмкин. Түләү ысулы пенсия тупланмалары суммасыннан чыгып билгеләнә”, - дип аңлатты Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Пенсия тупланмаларының күләмен һәм алар формалаша торган фонд турында мәгълүматны дәүләт хезмәтләре порталында шәхси счет өземтәсенә заказ биреп, региональ Социаль фонд яисә күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтендә белергә мөмкин.
Моны белү мөһим! Тупланмалар дәүләтнеке булмаган пенсия фондында булган очракта түләү билгеләү турындагы гаризаны шул фондка бирергә кирәк.
Акча Россия Социаль фондында формалаша икән, гариза турыдан-туры Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлегенә тапшырыла.
Пенсия тупланмаларын түләү мәсьәләләре буенча өстәмә консультацияне 8-800-100-00-01 телефоны буенча Бердәм контакт-үзәккә шалтыратып (шалтырату бушлай) алырга мөмкин.
18.06.2025
2025 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге төбәктә яшәүче 5 меңнән артык кешене шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар белән тәэмин итте
2025 ел башыннан 5280 кеше Татарстан буенча Россия Социаль фонды бүлегеннән шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар алды. Мондый ярдәм алу хокукына түбәндәге категориягә караган гражданнар ия:
- инвалидлыгы булган кешеләр;
- Бөек Ватан сугышында катнашучылар;
- сугышчан хәрәкәтләр ветераннары;
-“Блокададагы Ленинградта яшәүче”, “Камалган Севастопольдә яшәүче”, “Камалган Сталинградта яшәүче” билгеләре белән бүләкләнгән гражданнар;
- һәлак булган (вафат булган) сугыш инвалидларының гаилә әгъзалары;
-Чернобыль АЭСындагы һәлакәт аркасында, шулай ук Семипалатинск полигонындагы атом-төш сынаулары нәтиҗәсендә радиация йогынтысына дучар булган һәм аларга тиңләштерелгән гражданнар;
-махсус хәрби операциядә катнашучылар;
"Социаль хезмәтләр җыелмасын санатор-курорт дәвалау өлешендә саклап калган ташламалы категориягә ия гражданнар медицина күрсәткечләре буенча юллама белән тәэмин ителә. Бу очракта гражданга юллама белән бер үк вакытта дәвалану урынына бушлай бару һәм кайту өчен махсус талоннар яки исемле юллама бирелә. Моннан тыш, I төркем инвалидларны һәм инвалид балаларны озатып йөрүче гражданнар да дәвалау урынына бару-кайту өчен бушлай билетлар белән тәэмин ителә», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Юллама алу өчен медицина оешмасыннан 070/у белешмәсе алырга һәм Дәүләт хезмәтләре порталында яисә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә яки якында урнашкан күпфункцияле үзәккә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаны шулай ук почта аша да җибәрергә мөмкин.
Сораулар булган очракта, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08:00 - 17:00 сәгатьләрдә , җомга көнне - 08:00 дән 15:45 кә кадәр ( шалтырату бушлай) -8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз.
Шулай ук актуаль яңалыклар белән Сез безнең социаль челтәрләрдә — ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram да таныша аласыз.
11.06.2025
Социаль фондның Татарстан Республикасы бүлеге көндезге уку бүлегендә укучы студентлар эшкә урнашкан очракта да аларга пенсия түләүне дәвам итә
Җәйге чорда вакытлыча эшкә урнашу 23 яше тулмаган көндезге бүлектә укучы студентлар өчен туендыручысын югалту буенча иминият яки социаль пенсия алу өчен каршылык булып тормый.
Туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучы мәктәп тәмамлаучыларга 18 яшь тулгач, аларга пенсия түләү автомат рәвештә 31 августка кадәр озайтыла. Югары уку йортына яки көллияткә укытуның көндезге формасына кергән очракта, түләүләрне озайту өчен, аларга клиент хезмәтенә уку учреждениесеннән тиешле документларны тапшырырга кирәк булачак.
Пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү (ФСД) алучы студентларга эшкә урнашу чорында өстәмә түләү түләнмәячәк. Шул ук вакытта законнарда искәрмәләр дә каралган: көндезге бүлектә белем алучы инвалид балаларга, балачактан инвалидларга, укулары тәмамланганчы, 23 яшькә җиткәнгә кадәр пенсиягә федераль өстәмә түләү туктатылмый.
Шулай ук вакытлыча эшкә мәшгульлек хезмәте юлламасы буенча урнаштыру чорларында, мәшгульлек хезмәте юлламасы буенча җәмәгать эшләрендә катнашу чорларында һәм каникул вакытында хезмәт шартнамәләре буенча студентлар отрядларында гамәлгә ашырыла торган эшчәнлек өчен түләүләр алу чорында иминият яки социаль пенсия алучыларга өстәмә түләү дәвам итә.
Көндезге уку бүлегендә укучылар эшкә урнашкан очракта, аларга Татарстан Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә белешмә бирергә кирәк. Белем бирүнең читтән торып уку формасына күчкән яки укуны туктаткан очракта да мәгълүматларның үзгәрүе турында хәбәр итү зарур
.Сораулар булган очракта сез , 8-800-100-00-01 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтыратып , консультация ала аласыз.

03.06.2025
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 1870 йөкле хатын-кызга бердәм пособие түли
Йөклелекнең иртә срогында медицина оешмасында исәпкә баскан булачак әниләр Россия социаль фондының төбәк бүлегенә бердәм пособие билгеләүне сорап мөрәҗәгать итә ала. 2025 ел башыннан әлеге ярдәм чарасы 1870 йөкле хатын-кызга күрсәтелгән. Бу максатка фонд тарафыннан 20 миллион сумнан артык акча юнәлтелгән.
Исегезгә төшерәбез, бердәм пособие булачак әнигә аның гаризасы буенча түбәндәге шартларда билгеләнә:
- хатын-кыз йөклелекнең иртә срогында - 12 атнага кадәр медицина оешмасында исәпкә баскан;
- гаиләдә бер кешегә айлык керем җан башына уртача яшәү минимумыннан артмый, Татарстан Республикасында ул 15 073 сум тәшкил итә;
- гаиләнең керемнәре һәм мөлкәте билгеләнгән критерийларга туры килә
"Пособие билгеләүне сорап йөклелек 12 атна булгач мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әгәр гариза буенча уңай карар кабул ителсә, түләү исәпкә кую аеннан (әмма йөклелекнең 6 атнасыннан да иртәрәк түгел) билгеләнә. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында бирү уңайлырак, шулай ук күпфункцияле үзәк яисә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Өстәмә рәвештә документлар җыю кирәк түгел, барлык мәгълүматларны фонд электрон хезмәттәшлек
кысаларында тиешле ведомстволардан мөстәкыйль рәвештә соратып алачак ", - дип ачыклык кертте Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Игътибар! Пособие алу өчен йөкле хатын-кыз 10-14, 18-22 һәм 30-32 атналарда даими рәвештә табибка күренергә тиеш. Табибка йөрү турында белешмәләрне медицина оешмасы мөстәкыйль рәвештә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә тапшырачак, шуңа күрә булачак әнигә табибка визитларны расларга кирәкми. Түләү суммасы гаилә кеременә бәйле һәм республикада хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итә.
Йөкле хатынның айлык пособиесе медицина оешмасында исәпкә куелу датасына яисә бала табу датасына бәйсез рәвештә тулы ай өчен түләнә.
Сораулар булган очракта, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08:00 - 17:00 сәгатьләрдә, җомга көнне - 08:00 дән 15:45 кә кадәр (шалтырату бушлай) -8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз.

30.04.2025
Ел башыннан 300 меңнән артык татарстанлы Россия Социаль фонды төбәк бүлеге хезмәтләреннән электрон форматта файдаланды
2025 ел башыннан республикада яшәүче 325 мең кеше Россия социаль фонды бүлеге хезмәтләрен электрон форматта алды. Дәүләт хезмәтләре порталында фонд эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен диярлек колачлаган йөздән артык сервис эшли. Бу - пенсияләр, вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләре, социаль түләүләр, балалы гаиләләргә пособиеләр һәм башкалар.
«Гражданнар безнең хезмәтләрдән ничек файдаланачакларын үзләре сайлый: электрон вариантка өстенлек бирә яисә клиент хезмәтенә яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә. Социаль фондның төбәк бүлегендә 50дән артык клиент хезмәте һәм операторлары көн саен гражданнарның йөзләгән сорауларына җавап бирә торган контакт-үзәк эшли, - дип билгеләде Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Татарстанлылар арасында социаль фондның электрон рәвештә күрсәтелә торган иң кирәкле хезмәтләре түбәндәгеләр:
- пенсияләрне билгеләү һәм түләү;
- бердәм пособие билгеләү;
- ана капиталы чаралары белән эш итү.
Болардан тыш, Дәүләт хезмәтләрендә булачак пенсионерларга үзләренең электрон хезмәт кенәгәләре һәм шәхси счет мәгълүматларын тикшерергә, пенсия тупланмаларын түләүгә гариза бирергә яки пенсия алды статусын раслаучы белешмә рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә торган сервислар тәкъдим ителгән.
Ә инвалидлыгы булган гражданнар һәм аларның вәкилләре реабилитацияләүнең техник чараларын алуга гариза бирә яки махсус урыннарда машина кую өчен автомобильләрен терки алалар
Сораулар булган очракта, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08:00 - 17:00 сәгатьләрдә , җомга көнне - 08:00 дән 15:45 кә кадәр ( шалтырату бушлай) -8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз.
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны Россия Социаль фонды сайтында, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрдә рәсми аккаунтларда табарга була.
24.04.2025
2025 елдан башлап Социаль фондның Татарстан бүлеге республикада яшәүче 126 меңнән артык кешенең пенсияләренә автомат рәвештә өстәмә түләүләр билгели.
Россия Социаль фонды бүлеге тарафыннан 126 026 мең татарстанлының иминият пенсияләре гаризасыз өстәмә билгеләү исәбенә арттырылган. Алар арасында 80 яшькә җиткән 117 меңнән артык пенсионер һәм 1нче төркем инвалидлыгы булган 9 меңнән артык граждан бар.
Ел башында үткәрелгән индексацияне исәпкә алып, иминият пенсияләре өчен өстәмә 1314 сум тәшкил итә, ә дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр өчен – 1377 сум. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2025 елдан башлап бу өстәмә күләм пенсия тәртибендә индексацияләнәчәк.
"Карау өчен түләү элек Iнче төркем инвалид яки 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерны караган эшләмәүче эшкә сәләтле гражданинның гаризасы буенча билгеләнә иде. 2025 елның 1 гыйнварыннан өстәмә түләү социаль Фондның төбәк бүлеге тарафыннан автоматик режимда, гариза бирмичә генә гамәлгә ашырыла. Тәрбияче турында мәгълүмат бирү хәзер таләп ителми", - дип аңлатты Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Шул ук вакытта, карауны дәвам итүче хезмәткә сәләтле гражданнарга бу карау чорлары шулай ук иминият стажы һәм ИПК күләме рәвешендә дә исәпкә алынырга
мөмкин. Моның өчен Социаль фондның Татарстан бүлегенең клиент хезмәтенә карау чорын билгеләү турында гариза бирергә кирәк. Әгәр караучы һәм тәрбиягә мохтаҗ кеше аерым яшәсәләр, соңгыларыннан яисә аларның законлы вәкилләреннән язма раслама таләп ителә. Ә мондый раслауны алу мөмкин булмаган очракта, гражданның гаилә әгъзалары раслый ала.
Сораулар булган очракта, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:00 - 17:00 сәгатьләрдә , җомга көнне - 08:00 дән 15:45 кә кадәр ( шалтырату бушлай) - 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз.
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны Россия Социаль фонды сайтында, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрдә рәсми аккаунтларда табарга була.
.jpg)
23.04.2025
Социаль фондның Татарстан бүлеге 2025 ел башыннан инвалид балаларны карау буенча 22 меңнән артык өстәмә ял көнен түләде
Социаль фондның Татарстан бүлеге 2025 елда инвалид балаларның ата-аналарына 22 503 өстәмә ял көне түләде. Әлеге максатларны тәэмин итүгә 134 миллион сум акча җибәрелгән инде.
Ата-аналарга, опекуннарга һәм попечительләргә айга дүрт көн ял бирелә, алар инвалид балаларны карауга багышлый алалар. Көннәрне рәттән алырга яки ай дәвамында төрле даталар буенча аерырга мөмкин, әмма файдаланылмаган ташламалы көннәрне киләсе айга күчереп булмый.
"Өстәмә ял көннәрен соңыннан 24 көнгә кадәр дәвамлы бер тапкыр бирелә торган отпуск итеп рәсмиләштерү һәм аны инвалид баланы карауга багышлау өчен тупларга мөмкин. Моның өчен эш бирүче белән ял көннәрен килештерергә һәм кадрлар бүлегенә тиешле гариза бирергә кирәк", — дип ачыклык кертте Социаль фондның Татарстан бүлеге буенча идарәчесе Эдуард Вафин.
Сораулар булган очракта, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:00 - 17:00 сәгатьләрдә , җомга көнне - 08:00 дән 15:45 кә кадәр ( шалтырату бушлай) - 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз.
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны Россия Социаль фонды сайтында, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрдә рәсми аккаунтларда табарга була.
16.04.2025
Социаль фондның Татарстан бүлеге 5 ел эчендә ана капиталына 120 меңнән артык сертификатны проактив режимда бирде
2020 елдан башлап Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлеге ана капиталына сертификатларны, фондка шәхсән мөрәҗәгать итмичә. ягъни проактив вариантта формалаштыра. .Бүгенге көндә Татарстанда 120 459 электрон сертификат проактив форматта рәсмиләштерелгән. Ана капиталына сертификат беренче тапкыр проактив форматта 2020 елның апрелендә рәсмиләштерелде. Беренче электрон сертификатка Лениногорск шәһәреннән яшь гаилә ия булды. Лилия һәм Ленар Багаувлар аны 2020 елның мартында беренче балалары - Амелия тугач алган.
"Бу бик уңайлы сервис. Бала тугач, без бөтенләй яңа чынбарлыкка эләктек, һәм, әлбәттә инде, ана капиталына сертификат рәсмиләштерү турында уйламадык та. 10 көннән сертификат минем шәхси кабинетыма электрон рәвештә кергәч, гаҗәпләнүебезнең чиге булмады , - ди Лилия Багаува.
Ана капиталына сертификат балага туу турында таныклык алганнан соң рәсмиләштерелә. Ана капиталына хокук бирүче бала туу турындагы белешмәләр Россия Социаль фондына гражданлык хәле актларын теркәү дәүләт реестрыннан автомат режимда керә, белгечләр тарафыннан эшкәртелә һәм ата-ананың Социаль фонд сайтындагы яки дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә. Кагыйдә буларак, аны әни ала. Иң мөһиме, аның бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) расланган хисап язмасы булырга тиеш.
"Әгәр туу турында таныклык инде кулыгызда булып, дәүләт хезмәтләрендә сертификат килмәгән икән - берничә көн көтегез, мәгълүматларны эшкәртү өчен бераз вакыт кирәк. Тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен сертификатны рәсмиләштерүнең элеккеге тәртибе саклана, чөнки уллыкка алу турындагы белешмәләрне бары тик тәрбиягә алган ата-аналар үзләре генә бирә ала. Моның өчен Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлегенең теләсә кайсы клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк», - дип аңлатты Татарстан Соөиалҗ фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Кирәк булганда, сертификатның цифрлы версиясен бастырып алырга яки компьютерда сакларга мөмкин. Сертификатның гамәлдә булу срогы чикләнмәгән.
Ана капиталы суммасы сертификатта аны рәсмиләштерү датасына күрсәтелә, капитал күләме (яки аның калган суммасы) ел саен 1 февральдән индексацияләнә. Документны алыштыру таләп ителми: арту автомат рәвештә башкарыла, ә капиталның яңа суммасы (яки аның калган өлеше) турында мәгълүматны дәүләт хезмәтләре порталында алырга мөмкин. Чыгарылма онлайн формалаштырыла һәм ата-ананың шәхси кабинетына җибәрелә.

09.04.2025
Республикада 1,3 меңнән артык булачак әни Социаль фондның Татарстан бүлегеннән бердәм пособие ала
Бүгенге көндә Татарстанда 1 380 йөкле хатын-кыз Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегеннән бердәм пособие ала. 2025 ел башыннан бу максатларга җибәрелгән түләүләрнең гомуми суммасы инде 17 миллион сумнан артып киткән.
Татарстанда йөкле хатын-кызлар өчен бердәм пособие йөклелекнең иртә срогында -12 атнага кадәр медицина оешмасында исәпкә баскан булачак әниләргә кайбер шартларны исәпкә алып билгеләнә. Җан башына уртача айлык кереме 2025 елда Татарстанда 15 073 сум күләмендә кабул ителгән яшәү минимумыннан артык булмаган булачак әниләр түләү алуга хокуклы. Бәяләгәндә, гаиләнең барлык әгъзаларының гариза биргән айга кадәрге соңгы 12 айдагы керемнәре, хезмәт хаклары, пенсияләре, стипендияләре һәм башка кертемнәре дә исәпкә алына.
Пособие күләме гаиләнең финанс хәленә бәйле һәм ул Татарстанда хезмәткә сәләтле халык өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итә ала. 2025 елда ул 16 430 сумга тигез. Шулай итеп, түләү суммасы аена 8 215 сумнан 16 430 сумга кадәр үзгәрә.. Болай эшләү гаиләләрнең финанс хәленә карап адреслы ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. Пособие булачак әнине медицина учреждениесендә исәпкә куйган айдан башлап, бала туганчы түләнә.
«Пособие алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирергә, Татарстан Социаль фонды бүлегенең яисә күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Процедура максималь гадиләштерелгән: мәгълүматлар ведомствоара хезмәттәшлек аша автомат рәвештә соратып алына, бу исә булачак әниләрне документлар тапшыру зарурлыгыннан коткара, - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Сораулар булган очракта, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:00 - 17:00 сәгатьләрдә , җомга көнне - 08:00 дән 15:45 кә кадәр ( шалтырату бушлай) - 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз.
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны Россия Социаль фонды сайтында, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрдә рәсми аккаунтларда табарга була.
06.04.2025
Татарстанда 10 меңнән артык үзмәшгуль кеше үзенең булачак пенсиясен формалаштыруга ирекле взнослар күчерә
Үзмәшгуль гражданнар һөнәри керемгә генә салым түли. Әмма алар, иминият кертемнәрен Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә түләп барып, пенсияләрен мөстәкыйль рәвештә формалаштыра алалар. Хәзерге вакытта 10 370 үзмәшгуль граждан мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча хокук мөнәсәбәтләренә кергән һәм иминият кертемнәрен түли.
Взнослар түләүче сыйфатында теркәлү өчен гаризаны Татарстан Социаль фонд бүлегенә түбәндәге ысуллар буенча җибәрергә кирәк:
- дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша;
- «Минем салым» мобиль кушымтасы аша;
- почта аша;
- Социаль фондның төбәк бүлеге клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп.
2025 елда «Профессиональ керемгә салым» махсус режимын кулланучы үзмәшгульләр өчен иминият кертемнәренең минималь күләме 59 241,60 сум тәшкил итә. Бу сумма бер ел иминият стажы һәм 0,975 индивидуаль пенсия коэффициентына (ИПК) эквивалент. Түләнгән сумма теркәлгән күләмнән кимрәк булган очракта иминият стажына түләнгән иминият кертемнәренә пропорциональ рәвештә билгеләнә торган чор гына кертелә. Ирекле кертемнең максималь күләме 473 932,80 сум тәшкил итә, бу 7,799 индивидуаль пенсия коэффициентына туры килә. Түләүне бөтен сумма белән берьюлы яки өлешләп ай саен күчерергә мөмкин. Моны агымдагы календарь елның 31 декабренә кадәр эшләргә кирәк.
"Ирекле кертемнәр хисабына тупланган пенсия коэффициентлары һәм стажы шәхси счётка киләсе елның 1 мартына кадәр теркәлә. Взнослар автомат рәвештә исәпкә алына, шуңа күрә Социаль фонд бүлегенә түләүләрне раслаучы документлар тапшырырга
кирәкми ", - дип ачыклык кертте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Сораулар булган очракта, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08:00 - 17:00 сәгатьләрдә , җомга көнне - 08:00 дән 15:45 кә кадәр ( шалтырату бушлай) -8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз.
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны Россия Социаль фонды сайтында, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрдә рәсми аккаунтларда табарга була.
03.04.2025
2025 елда Татарстанның 1,5 меңнән артык гаиләсе репетиторлар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр хезмәтләре өчен ана капиталы акчалары белән түләгән
Татарстанның 1,5 меңнән артык гаиләсе ана капиталы акчасын белем бирү хезмәтләре өчен түләүгә кулланган. Татарстанның Социаль фонды бүлеге әлеге максатларга 2025 ел башыннан 99 млн сумнан артык акча күчерде.
Ана капиталы - Россиядә балалары булган гаиләләргә ярдәм итүнең гамәлдәге чарасы. 2025 елда беренче бала туганда ата-аналар - 690 266, 95 сум, икенче бала өчен - 912 162, 09 сум акча ала. Әгәр беренче балага сертификат рәсмиләштерелгән булса, икенче бала тугач, өстәмә рәвештә 221 895,14 сум акча каралган.
Гаилә ана капиталы чараларын кулланып баланы теләсә нинди мәгариф оешмаларында - балалар бакчасыннан алып университетка кадәр укытуны, чит тел өйрәнү һәм автомобиль йөртү курслары, иҗат һәм спорт белән шөгыльләнү дәресләре өчен түли ала. Төп шарт- оешманың белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булырга тиеш.
Ана капиталы акчаларын өстәмә яки төп белем алуга юнәлдергән очракта, ана капиталына хокук биргән балага 3 яшь тулу факты мөһим шарт булып тора. Әгәр ана капиталы акчалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә, шул исәптән шәхси эшкуарда баланы карауга һәм тәрбияләүгә җибәрелсә, яисә мәктәпкәчә белем бирү белән
бәйле түгәрәкләр һәм башка белем бирү хезмәтләре өчен түләүгә тотылса, акчаны ана капиталына хокук биргән баланың яшенә бәйсез рәвештә файдаланырга мөмкин.
Дәүләт ярдәме акчаларын гаилә үз балаларына да, уллыкка алынган балаларны укытуга да юнәлтә ала. Иң мөһиме, бала 25 яшьтән өлкәнрәк булмавы, ә Россия территориясендәге уку йортының лицензиягә ия булуы зарур.
"Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле 50 меңнән артык татарстанлы ана капиталы акчасын балаларны укытуга юнәлтте. Ана капиталы акчаларын тотуга гариза бирү өчен гаиләгә дәүләт хезмәтләре порталы,күпфункцияле үзәк яисә Татарстан Социаль фонды бүлегенең клиент хезмәте аша гариза бирү дә җитә. Хезмәткәрләр гаризаны 5 эш көне эчендә караячак, сирәк очракларда, гаилә тарафыннан өстәмә белешмәләр бирү кирәк булганда, 10 көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Акчалар турыдан-туры мәгариф оешмаларына күчерелә», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

17.03.2025
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге 5 меңнән артык булачак әнигә йөклелек һәм бала табу буенча пособие түләгән
2025 ел башыннан Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлеге булачак 5015 әнигә йөклелек һәм бала табу буенча иминият пособиесе түләде.
Әлеге төр түләү йөкле яисә өч айга кадәр яшьтәге баланы уллыкка алган эшләүче хатын-кызларга бирелә. Ярдәм күләме төрле факторларга: хезмәт хакының зурлыгына, бала табуның катлаулылыгына, йөклелекнең бер яки күп яралгылы булуына бәйле.
Пособие бала туганчы 70 көн һәм туганнан соң 70 көн өчен түләнә. Өч ай тулмаган баланы уллыкка алган очракта пособие уллыкка алынган көннән алып баланың туган көненнән 70 календарь көн узганчыга кадәр түләнә. Күп яралгылы йөклелек яки баланы авыр тапкан очракта ял вакыты арттырыла. Игезәк балалар тапкан хатын-кыз 194 көн өчен пособие алачак: бу очракта бала туганчы-84 көн, бала туганнан соң-110 көн өчен пособие түләнә. Берьюлы ике һәм аннан күбрәк баланы уллыкка алган очракта, түләү срогы 110 көнгә кадәр арттырыла.
2025 елда пособиенең максималь күләме 140 көн (70 +70) өчен 794 355,80 сум, 194 көн өчен (84 +110) - 1 100 750,18 сум тәшкил итәргә мөмкин.
Пособие күләме йөклелек һәм бала табу буенча ял башланганчыга кадәр ике календарь ел өчен исәпләнгән уртача хезмәт хакына бәйле. Әгәр бу ике елда хатын-кыз йөклелек һәм бала табу ялында яки бала карау ялында булса, календарь елларны аның гаризасы буенча алыштырырга мөмкин. Әлбәттә, үзгәреш пособие күләменең артуына китергән очракта гына гариза кабул ителә.
Социаль фондның Татарстан бүлеге ял чорына тиешле барлык пособиене берьюлы күчерә. Түләү эш бирүче тарафыннан белешмәләр һәм пособие билгеләү һәм түләү өчен кирәкле документлар бирелгән көннән соң 10 эш көне эчендә башкарыла. Акча булачак әнинең счётына күчерелә яисә почта аша җибәрелә.
Сораулар булган очракта, сез дүшәмбе - пәнҗешәмбе көннәрендә 08.00-17.00 сәгатьләрдә, җомга көнне 08:00 дән 15.45кә кадәр 8-800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз (шалтырату бушлай). Өстәмә мәгълүмат Социаль фондның рәсми социаль челтәрләрендә дә урнаштырылган:
- ВКонтакте
- Одноклассниках
- Telegram
.jpg)
10.03.2025
2025 ел башыннан Татарстан халкы электрон сертификатлар ярдәмендә 2,5 меңнән артык реабилитация чарасы сатып алган
2025 ел башыннан электрон сертификатлар ярдәмендә Татарстан халкы 2 595 техник тернәкләндерү чарасы сатып алган. Бу максатларга Социаль фондның Татарстан бүлеге 62 миллион сумнан артык акча юнәлткән.
«Электрон сертификат – ул гражданнарга тернәкләндерү һәм абилитация программасында (ИПРА) тәкъдим ителгән реабилитацияләү яки протез-ортопедия әйберләрен сатып алырга мөмкинлек бирә торган түләү инструменты. Сертификат банк картасы тәртибендә эшли: товар өчен гади сәүдә нокталарында да, онлайн-кибетләрдә тиз арада бернинди тоткарлыксыз түләп була», - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Бүген сертификатлар ярдәмендә, заказга эшләнгән индивидуаль эшләнмәләрне дә кертеп, 300 дән артык төрле тернәкләндерү чарасы сатып алырга мөмкин.
Сертификатны инвалидлыгы булган кешеләр, произвдствода зыян күргән яки һөнәри авыру алган гражданнар рәсмиләштерә ала. Сертификатта аның гамәлдә булу вакыты, сертификат ярдәмендә сатып алырга мөмкин булган тернәкләндерү эшләнмәләренең төрләре һәм саны турында мәгълүмат бар, шулай ук тернәкләндерү чарасының кеше өстәмә акча сарыф итмичә гына түләргә тиешле максималь бәясе күрсәтелгән.
Электрон сертификатның тагын бер уңайлылыгы: гражданнар аны рәсмиләштерүгә гаризаны өйдән чыкмыйча гына дәүләт хезмәтләре порталы аша бирә алалар. Россия Социаль фонды сайты каталогында мөстәкыйль рәвештә кирәкле техник тернәкләндерү чарасын сайларга, аның бәясен белергә, электрон сертификатларны түләүгә кабул итүче кибетләрнең җитештерүчесен һәм адресларын ачыкларга мөмкин.
Дәүләт хезмәтләре порталыннан тыш электрон сертификатны рәсмиләштерүгә гаризаны Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлекләренең һәм күпфункцияле үзәкләрнең клиент хезмәтләрендә бирергә мөмкин. Иң мөһиме: сертификат алу өчен гражданнарның «Мир» түләү системасының банк картасы булырга тиеш. Гариза биш эш көне эчендә карала, ә кабул ителгән карар турындагы хәбәрнамә мөрәҗәгать итүчегә өч эш көне эчендә җибәрелә.
Консультация алу өчен гражданнар 8-800-1-00000-1 телефоны буенча (бушлай, дүш.-пәнҗ.: 08:00-17:00, җомга.: 08:00-15:45) Бердәм контакт -үзәккә мөрәҗәгать итә ала.
Өстәмә мәгълүмат Социаль фондның рәсми социаль челтәрләрендә дә урнаштырылган:
- ВКонтакте
- Одноклассники
-Telegram

05.03.2025
«Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге аналарга балаларын шатландыру өчен күбрәк вакыт һәм мөмкинлекләр бирү өчен барысын да эшли», — Эдуард Вафин
5 мартта Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин «ТатарИнформ» Мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә балалы гаиләләргә ярдәм итү чаралары турында доклад белән чыгыш ясады.
Җитәкче балалы гаиләләргә ярдәм итүнең иң зур чарасы — 2007 елдан Россиядә эшләп килүче әни (гаилә) капиталы программасы икәнен билгеләп үтте. Башта ул икенче бала туганда бирелсә, 2020 елдан башлап беренче балалар өчен дә таратылды.
Быел әни капиталы күләме 9,5% ка индексацияләнде. Хәзер беренче бала өчен ата-аналар 690 266,95 сум ала. Беренче балага әни капиталы алганнан соң, икенче бала туганда өстәмә түләү 221 895,14 сумга кадәр арттырылды. Татарстанда программа башланганнан бирле якынча 432 мең гаилә сертификатлар алды.
Әни капиталы белән торак шартларын яхшырту (Татарстанда 323 мең гаилә шулай эшләде), балаларны укыту (50 меңгә якын гаилә файдаланды), 3 яшькә кадәрге балага ай саен түләү, ата-ананың тупланма пенсиясе, инвалид балалар өчен товарлар һәм хезмәтләр сатып алу, калган сумманың бер тапкыр түләнеше (10 мең сумнан артмый) кебек мөмкинлекләр бар.
Эдуард Вафин Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге әни капиталын бер тапкыр гына рәсмиләштерүен искә төшерде. Әгәр гаилә беренче яки икенче балага сертификат алмаган булса, ата-аналар аны өченче һәм аннан соңгы балаларга рәсмиләштерергә хокуклы. Программа кагыйдәләре акчаны бер юнәлешкә яки берничә юнәлешкә бүлеп куллану мөмкинлеген бирә.
Эдуард Вафин бердәм пособиены рәсмиләштерү кагыйдәләре турында да сөйләде. Бүген Татарстанда бу ярдәмне 190 мең баланың ата-аналары ала. Бердәм пособие гаиләнең уртача кереме региональ яшәү минимумыннан түбән булганнарга билгеләнә. Татарстанда 2025 елда пособие күләме балага 14 621 сумга кадәр, ә йөкле хатыннарга 16 430 сумга кадәр тәшкил итә.

04.03.2025
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге төбәк халкын сак булырга һәм мошенниклар хәйләләренә эләкмәскә өнди!
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хәбәр иткәнчә, төбәктә яшәүчеләргә фонд хезмәткәрләре исеменнән шалтырату һәм ялган юл белән шәхси мәгълүматлар әйттерү очраклары ешайган.
Әгәр сезгә шалтыратып, үзләрен Социаль фонд хезмәткәрләре дип таныштырсалар, пенсия яки башка социаль түләүләрне ачыклау яки яңадан исәпләү өчен шәхси мәгълүматларыгызны әйтергә сорасалар, моны эшләмәгез! Билгесез кешеләргә үзегез турында бернинди мәгълүмат хәбәр итмәгез.
"Миңа да Социаль фонд хезмәткәрләре булып шалтыраттылар һәм, пенсияне арттыру турында гариза бирү өчен, дәүләт хезмәтләре сайтына күчәргә куштылар, паспорт, банк картасы номерын һәм шәхси кабинеттан парольне атарга сорадылар. Ярый әле шунда ук Татарстан Социаль фонд бүлегенең контакт-үзәгенә шалтыраттым. Оператор минем шалтыратучылар сорауларына җавап бирмичә дөрес эшләгәнемне хәбәр итте”, - дип сөйләде Казаннан пенсионер Нурия Сөнгатова.
Таныш булмаган яки шикле номерлардан шалтыратуларга җавап бирмәгез һәм таныш булмаган кешеләргә дәүләт хезмәтләре сайтындагы шәхси кабинетка керү өчен парольне, паспорт, банк картасы номерын һәм аның ПИН-кодын хәбәр итмәгез.
Телефоннан шалтырату буенча гражданинны шәхси кабул итүгә яздырырга, ә аннары язылуны СМС буенча килгән код белән расларга тәкъдим итсәләр, бу, һичшиксез җинаятьчеләр. Социаль фонд сайтында гражданнар өчен "Кабул итүгә алдан язылу" электрон сервисы бар, анда һәркем клиент хезмәтенә килү өчен уңайлы көн һәм вакытны сайлый ала.
"Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге хезмәткәрләре телефон аша шәхси мәгълүмат сорамыйлар, сылтамалар һәм СМС-хәбәрләр җибәрмиләр. Социаль фондның барлык хезмәтләреннән фондның төбәк бүлеге клиент хезмәтләрендә, күпфункцияле үзәкләрдә яки дәүләт хезмәтләре порталында файдаланырга мөмкин”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Еш кына алдакчылар искергән карта яки пенсия акчасы керә торган банк счеты номеры турында хәбәр итәләр һәм акчаларны үзләре үк хәбәр итә торган банк счётына күчерергә мәҗбүр итәләр. Бу очракта шуны истән чыгармаска кирәк: пенсияне китерү ысулын, Социаль фондның төбәк бүлегенә шәхси гариза биреп бары тик пенсионер үзе генә сайлый . Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар мөрәҗәгать итә ала:
- Бердәм контакт-үзәк аша: ☎ 8-800-1-00000-1 (бушлай, дүш.-пәнҗ.: 08:00-17:00, җомга.: 08:00-15:45);
- Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең рәсми социаль челтәрләрдә:
- ВКонтакте
- Одноклассники
- Telegram.

21.02.2025
Ана капиталы чараларын торак сатып алуга файдаланганда торакның нинди халәттә икәнлеген бәяләү мәҗбүри
Быелдан башлап сертификат хуҗалары ана капиталы акчасын йорт (йорт яки блокланган төзелеш йорты өлешләре) сатып алуга алыначак торакның яшәү өчен яраклы дип танылуы һәм торак бинага куела торган таләпләргә туры килүе турында бәяләмә булган очракта гына файдалана алалар. Мондый документны составында торак инспекциясе, Роспотребнадзор һәм башка ведомстволар вәкилләре кергән ведомствоара комиссияләр бирә. Аларның бурычлары - бинаның тиешле таләпләргә һәм нормаларга туры килүен бәяләү. Төзелеш корылмаларының техник торышы, гадәттән тыш хәл килеп туган очракта эвакуация мөмкинлекләре һәм башка характеристикалары бәяләнә.
Ана капиталын кулланып сатып алына торган күчемсез мөлкәт буенча уңай бәяләмәне район администрациясендә алырга мөмкин. Шуннан соң сертификат хуҗасы комиссиянең рәсмиләштерелгән бәяләмәсе белән социаль фондка мөрәҗәгать итә һәм сертификат акчасын файдалану турында гариза бирә. Мондый тәртип яшәү өчен яраклы булмаган торакка дәүләт ярдәмен куллануны тыярга мөмкинлек бирәчәк.
“Без ана капиталын файдалану процессын гаиләләр өчен мөмкин кадәр үтә күренмәле һәм куркынычсыз итәргә омтылабыз. Торак бәясенә яңа таләпләр дәүләт акчаларын сыйфатсыз яки яшәү өчен яраксыз торакка сарыф итү фактларыннан качарга ярдәм итәчәк. Бу - гаиләләр һәм балалар мәнфәгатьләрен яклау юнәлешендә мөһим адым”, - дип билгеләде Татарстан Республикасы социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
«Без йорт сатып алу өчен ана капиталын кулланырга карар кылгач, мин әлеге процесс катлаулы булыр дип борчылдым. Ләкин барысы да шактый гадирәк булып чыкты. Торакның торышы турындагы бәяләмәне без тиз алдык, ә гаризаның электрон вариантта бирү минимум вакытны алды. Мәгълүматларның автомат рәвештә тулуы бик уңайлы - бу артык мәшәкатьләрдән арындыра,” - дип сөйләде Казаннан өч бала әнисе Алинә Галимова.
Торак мәсьәләләрен хәл итү ана капиталыннан файдалануның иң ихтыяҗлы юнәлеше булып кала, шуңа күрә аны уңайлырак һәм куркынычсызрак итү юнәлешендә әледән-әле яңалыклар кертелә. Узган елдан, мәсәлән, "Дәүләт хезмәте" аша йорт яки фатир сатып алуга гариза бирү гадиләштерелде. Ата-аналарга күчемсез милек турындагы мәгълүматларны кулдан кертергә кирәкми, чөнки порталда социаль фонд сервисы хәзер бөтен кирәкле мәгълүмат автомат рәвештә тартыла торган Росреестр сервислары белән интеграцияләнгән. Торак объектлар турында мәгълүматны автоматлаштырган режимда тутыру гаризада хаталарны булдырмаска ярдәм итә һәм мөрәҗәгатьне формаль сәбәпләр буенча кире кагу очрагына юл куймый.
Гаиләләргә уңайлы булсын өчен Россия Социаль фондның Татарстан бүлеге шулай ук банклар белән хезмәттәшлек итә, хәзер банкларда кредит рәсмиләштерү белән бер үк вакытта ана капиталыннан файдалану турында гариза да бирергә мөмкин. Фонд мәгълүмати хезмәттәшлек кысаларында кредит оешмасыннан барлык мәгълүматны ала, болай эшләү ата-аналарны документлар тапшыыру мәшәкатьләреннән азат итә.
Консультация алу өчен гражданнар 8-800-1-00000-1 телефоны буенча (бушлай, дүш.-пәнҗ.: 08:00-17:00, җомга.: 08:00-15:45) Бердәм контакт -үзәккә мөрәҗәгать итә ала.
Өстәмә мәгълүмат Социаль фондның рәсми социаль челтәрләрендә дә урнаштырылган:
- ВКонтакте
- Одноклассники
-Telegram

19.02.2025
Махсус хәрби операциядә катнашучылар Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалана ала
Быелдан башлап махсус хәрби операциядә катнашып демобилизацияләнүчеләр фонд буйсынуындагы тернәкләндерү үзәкләрендә медицина тернәкләндерүе һәм шифаханә-курорт дәвалануы буенча хезмәтләрдән файдалана алалар. Татарстан Социаль фонды бүлеге дәвалануның бөтен процессы дәвамында махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәркайсына тиешле хезмәт күрсәтүне тәэмин итәчәк. Тернәкләндерүнең дәвамлылыгы -25, шифаханә-курорт дәвалануы 21 көнгә кадәр тәшкил итә. Шифаханә-курорт дәвалануын елына бер тапкыр узарга мөмкин.
Тернәкләндерү үзәкләренә җибәргәндә, ветеранның сәламәтлеге торышы турында медик-социаль экспертиза мәгълүматлары исәпкә алына. Моңа кадәр ул тикшерү узмаган һәм инвалидлыгы булмаган очракта, тернәкләндерү үзәгендә диагностика үткәрәчәкләр һәм дәвалау курсын билгеләячәкләр. Хәрби операциядә катнашып, Россия Герое исеменә лаек булучылар яки беренче төркем инвалидлык алучылар тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалануга чираттан тыш юллама алырга хокуклы.
Тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалануга гаризаны Социаль фонд бүлегенең барлык клиент хезмәтләрендә һәм күпфункцияле үзәкләрдә бирергә мөмкин. Белгечләр гариза буенча карарны 2 эш көне дәвамында кабул итә.
Тернәкләндерү һәм шифаханә-курорт дәвалау хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру максатында махсус хәрби операция ветераннары өчен тернәкләндерү үзәгенә бару һәм кире кайтуга киткән юл чыгымнарын компенсацияләү күздә тотыла. Моннан тыш, I төркем инвалидлыгы булган яисә тернәкләндерү өчен медицина документларында озата баруга мохтаҗлык билгеләнгән очракта, хәрби операциядә катнашкан ветеран үзе белән озата баручы да алып бара ала. Озата баручының юл һәм яшәү чыгымнары шулай ук Социаль фонд бүлеге тарафыннан түләнә. Юл чыгымнарын каплау өчен ветеранга гариза бирергә һәм аңа бару-кайту чыгымнарын раслаучы документларны теркәргә кирәк. Бу- транспортның теләсә нинди төре, шул исәптән поезд, самолет, су транспорты, автобус яки шәхси автомобиль булырга мөмкин.
"Без махсус хәрби операциядән демобилизацияләнгән ветераннар өчен тернәкләндерү процессын максималь дәрәҗәдә уңайлы итеп эшләргә омтылабыз. Аларның һәркайсы игътибарга һәм ярдәмгә лаек, һәм безнең бурыч – аларның сәламәтлекләрен ныгыту өчен тиешле шартлар тудыру, - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
13.02.2025
Татарстанда 4000 гаилә ана капиталының калган акчаларын бер тапкыр түләнә торган түләү рәвешендә алды
2024 елдан башлап Татарстан Республикасының 4 меңнән артык гаиләсе ана капиталы акчасының калган өлешен бер тапкыр түләү рәвешендә алу хокукыннан файдаланды. Түләүләр калган сумма 10 мең сумнан кимрәк булган гаиләләргә бирелә.
Ана капиталы акчаларын төрле максатларда (мәсәлән, торак шартларын яхшырту яки балалар укыткан өчен түләү) файдаланганнан соң, счетта 10 мең сумнан да азрак акча калган очракта, гаилә аны акчалата алырга мөмкин. Ярдәмнең мондый чарасы ана капиталы акчаларын мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланырга мөмкинлек бирә.
"Әлеге программа ярдәмендә без калган акчаны балаларыбызның хыялларын тормышка ашыру өчен куллана алдык. Улыма телескоп, ә кызыма яшь химик җыелмасы сатып алдык”, - дип сөйләде Казаннан ике бала әнисе Анна Иванова.
Мондый мөмкинлек элек ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшырту, балалар укыткан өчен түләү, ананың тупланма пенсиясен формалаштыру яки законда каралган башка максатларда кулланган барлык гаиләләргә бирелә.
Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша бирелгән гариза буенча уңай карар чыгарылганнан соң, акча 5 эш көне дәвамында күчерелә.
"Без гаиләләрнең ана капиталыннан файдалануның мөмкин булган барлык ресурсларын тормыш шартларын яхшырту максатында куллана алуларына шат. Бу- гаиләләрнең финанс тотрыклылыгын тәэмин итү һәм республиканың демографик үсешенә ярдәм итү юнәлешендә мөһим адым”, - диде, Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар мөрәҗәгать итә ала:
- Бердәм контакт-үзәк аша: ☎ 8-800-1-00000-1 (бушлай, дүш.-пәнҗ.: 08:00-17:00, җомга.: 08:00-15:45);
- Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең рәсми социаль челтәрләрдә:
- ВКонтакте
- Одноклассники
- Telegram

10.02.2025
Инвалид һәм өлкән яшьтәге гражданнарны карау: 2025 елда нинди үзгәрешләр кертелде
Быелдан башлап I төркем инвалидларны (балачактан I төркем инвалидлардан тыш) яки 80 яшьтән өлкәнрәкләрне караган хезмәткә яраклы гражданнарга ай саен түләнә торган түләүләр бирелмәячәк. Әлеге төр түләү автомат рәвештә I төркем инвалидлар һәм 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең пенсияләренә өстәмә рәвешендә билгеләнгән.
Шул ук вакытта аларны караган чор, элеккеге кебек үк, хезмәткә сәләтле гражданнарның иминият стажында исәпкә алына. Тулы бер ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты исәпләнә (ИПК).
«Түләүләрнең яңа механизмы татарстанлылар өчен әлеге хезмәттән файдалану процессын гадиләштерде. Хәзер түләү автомат режимда гариза кабул итмичә генә билгеләнә. Өстәвенә, түләү ел саен пенсия белән бергә индексацияләнәчәк», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге тарафыннан 2024 елда әлеге категориягә керүчеләрне караган гражданнарның шәхси счетларында карау чорлары автомат рәвештә исәпкә алынды. Моның өчен Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлегенә мөрәҗәгать итү таләп ителми. Тәрбия 2025 елның 1 гыйнварыннан башланган очракта, хезмәткә сәләтле гражданга әлеге чорны шәхси исәп-хисап счетында исәпкә алу өчен гариза бирергә кирәк.
Әгәр караучы һәм тәрбиягә мохтаҗ кеше аерым яшәсәләр, соңгыларыннан яисә аларның законлы вәкилләреннән язма раслама таләп ителә. Документта карау чыннан да башкарылганы расланырга һәм хезмәт күрсәтү чоры күрсәтелгән булырга тиеш. Әлеге фактның дөреслеген шулай ук гаилә әгъзалары да раслый алачак. Бәхәсле очракларда Социаль фонд бүлеге хезмәт күрсәтү шартларын ачыклау өчен, тикшерү акты уздырырга мөмкин.
"Мин 85 яшьлек әнине карыйм. Элек караучыны алмаштырган очракта һәрвакыт гариза бирергә туры килә иде. Үзгәрешләр нәтиҗәсендә әлеге процесс күпкә җиңеләйде. Әнине пенсиягә өстәмә кушылу сөендерсә, мин стажым артканга куанам, - дип өстәде, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең хезмәтләреннән файдаланучы Марина Семенова.
Актуаль яңалыклар белән сез безнең ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрдә таныша аласыз. Шулай ук дүшәмбе-пәнҗешәмбе коннәрендә 08.00-17.00 сәгатьләрдә, җомга көнне иртәнге 8 дән 15.45кә кадәр Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация ала аласыз:8-800-1-00000-1.
06.02.2025
2024 елда Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 550 меңнән артык авыру сәбәпле электрон вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазе буенча пособие түләде
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 2024 елда төбәк халкына 550 меңнән артык электрон хезмәткә яраксызлык кәгазе буенча пособие түләгән.Вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиеләр түләүгә барлыгы 15 миллиард сум акча җибәрелгән.
Медицина оешмалары тарафыннан хезмәткә сәләтсезлек кәгазьләре электрон документ рәвешендә генә бирелә. Медицина оешмасы вакытлыча эшкә сәләтсезлек кәгазен япканнан һәм Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә эш бирүчедән кирәкле белешмәләр кергәннән соң, пособие 10 көн эчендә билгеләнә. Хезмәткә яраксызлык кәгазе ябылу яисә озайтылу һәм аның буенча түләү турында тулы мәгълүмат гражданнарың Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына керә.
«Без республикада яшәүче һәр кешенең авыр тормыш хәле килеп туган очракта кирәкле ярдәм ала алуына омтылабыз. 2025 елда без түләүләр системасын тагын да уңайлырак һәм һәркем файдалана алырлык итеп яхшыртуны дәвам итәчәкбез», - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
2025 елда индексация һәм законнардагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә пособиеләр күләме арттырылды һәм көненә 5 673,97 сумга кадәр түләнәчәк. Исегезгә төшерәбез, вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиеләрне исәпләү өчен алдагы 2 елдагы уртача хезмәт хакы алына. Пособие күләме иминият стажына һәм хезмәт хакы күләменә бәйле. Хезмәт стажы 8 елдан артык булганда пособие уртача хезмәт хакының - 100%, 5 елдан 8 елга кадәр - 80%, стаж 5 елдан кимрәк булган очракта - 60% күләмендә түләнә. 2025 елда 8 ел хезмәт стажы булган кешегә пособиенең максималь күләме айга 172 488, 69 сум тәшкил итәргә мөмкин.
Гражданнарның электрон хезмәткә яраксызлык кәгазенә кагылышлы сораулары туган очракта Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация алырга була: 8-800-1-00000-1 (дүш.-пәнҗ. 08.00 дән 17.00 гә кадәр, җомга 08.00 сәгатьтән 15.45 кә кадәр). Актуаль яңалыклар белән - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрдә дә танышырга мөмкин.

04.02.2025
Татарстанда ел башыннан 15 меңнән артык гаилә ана капиталы ярдәмендә торак шартларын яхшыртты
Республикада ел башыннан 15 900 гаилә ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга юнәлдергән. 2,4 меңнән гаилә ана капиталы акчасына торак сатып алган, ә 13,5 меңнән гаилә банклардагы кредитларын түләгән. Бу максатлар өчен Татарстан Республикасы СФР Бүлеге 10,3 млрд. сум күчерде.
"Ипотека буенча төп бурычны каплаган яки беренчел взнос түләгән очракта, сертификат акчаларын ана капиталына хокук барлыкка китергән бала тугач ук сарыф итәргә мөмкин. Ана капиталы акчасын торак шартларын кредит акчаларын файдаланмыйча гына яхшыртуга файдалану өчен ана капиталына хокук биргән балага 3 яшь тулган булырга тиеш», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга файдалану турында гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында, ә кредит акчаларын җәлеп иткән очракта - кредит рәсмиләштерелә торган банкта ук бирергә мөмкин. Димәк, гаиләләргә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге үзара хезмәттәшлек турында килешү төзегән банкка мөрәҗәгать итү җитә. Банклар исемлеге белән Россия Социаль фонды сайтындагы төбәк битендә танышырга мөмкин.
Актуаль яңалыклар белән сез безнең ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрдә дә таныша аласыз.
Шулай ук Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең Бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация ала алырга мөмкин: 8-800-1-00000-1 (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08.00 - 17.00 сәгатьләрдә, җомга конне 08.00 сәгатьтән 15.45 кә кадәр).
.jpg)
30.01.2025
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге коллегиясе: 2024 елда фонд эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар
Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге Идел буе федераль округында иң эреләрнең берсе , ул 1 миллион 114 мең пенсионерга, 331 мең ташламалардан файдаланучы гражданнарга һәм 240 меңнән артык балага - социаль түләүләр алучыларга хезмәт күрсәтә.
Ана капиталы
2024 елның 1 февраленнән ана капиталы күләме, 7,4% ка индексацияләнеп, беренче балага 630 мең сум һәм икенчесенә 833 мең сум тәшкил итте. 2025 елда капитал суммасының 9,5%ка артуы көтелә, бу исә гаиләләргә беренче бала өчен 690 мең сум һәм икенчесенә 912 мең сум акча алырга мөмкинлек бирәчәк.
2024 елдан башлап бала туган яки уллыкка алган вакытка Россия гражданлыгы булган ата-аналар гына ана капиталы алырга хокуклы. Шулай ук узган елдан капитал акчасын әниләр белән бергә әтиләр дә булачак пенсияләрен формалаштыруга юнәлтә ала.
2024 елның көзендә Социаль фонд ана капиталы акчаларының калган өлешеннән бер тапкыр бирелә торган түләүләрне түли башлады. 4 меңнән артык гаилә гомуми суммасы 15,6 миллион сум тәшкил иткән мондый түләүләрне алган инде.
Йөкле хатын-кызларга һәм яшь ата-аналарга ярдәм
Йөклелекнең 30 атнасыннан хатын-кызлар йөклелек һәм бала табу буенча иминият пособиесе алырга хокуклы. 2024 елда 4,3 миллиард сумнан артык мондый түләүләр 23,8 меңнән артык анага түләнгән. Пособие күләме хатын-
кызның эш хакына һәм бала табу авырлыгына бәйле рәвештә 88,5 меңнән алып 783 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Эшләмәүче әниләр өчен түләү яшәү минимумының 100% күләмендә каралган. Шулай ук 2024 елдан гаиләләр 17 яшькә кадәрге балаларга бердәм пособие алырга мөмкин, аның күләме гаилә керемнәренә бәйле һәм яшәү минимумының 50%ыннан 100%ка кадәр тәшкил итә.
Пенсия ярдәме һәм өлкән буын турында кайгырту
2025 елның 1 гыйнварыннан эшләүче һәм эшләмәүче гражданнарның иминият пенсияләре 7,3% ка индексацияләнде. 2025 елда картлык буенча пенсиянең уртача күләме 24 262 сум тәшкил итә. Моннан тыш, өстәмә рәвештә пенсияләрне 2,2% ка индексацияләү көтелә. Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым игътибар бирелә, алар 2025 елда 80 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак , ә тыл хезмәтчәннәре һәм Ленинград камалышында яшәүчеләргә – 55әр мең сум акча түләнә.
Инвалидларны реабилитацияләүнең техник чаралары һәм аларга ярдәм итү
2024 елда Россия Социаль фонды инвалидлар өчен реабилитацияләүнең техник чараларына 2 миллиард сумнан артык акча юнәлтте. Узган елдан башлап элеге максатларга электрон сертификатлар проактив режимда бирелә, бу исә мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен ярдәм алу процессын гадиләштерә.
Цифрлаштыру һәм клиентлар мәнфәгатен кайгырту
Социаль фондның Татарстан бүлеге цифрлы сервисларны актив үстерә. 2024 елда гражданнар мөрәҗәгатьләренең 95,2% электрон рәвештә Дәүләт хезмәтләре порталы яки социаль фонд сайты аша эшкәртелде.
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, гаиләләрнең, пенсионерларның һәм халыкның ташламалы категорияләренең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән хезмәтләрнең һәм түләүләрнең киң спектрын күрсәтеп, республика халкы өчен ышанычлы партнер булып калуын дәвам итә. 2025 елда фонд дәүләт социаль хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру һәм гражданнарның барлык категорияләренә ярдәм итү буенча эшне дәвам итәчәк.
14.01.2025
Татарстанда миллионнан артык пенсионерның иминият пенсияләре 7,3%ка индексацияләнде
Пенсияләрне 7,3% ка индексацияләү нәтиҗәсендә иминият пенсиясенең уртача күләме 1 617 сумга артты һәм уртача 23 777 сум тәшкил итте. Картлык буенча хезмәт пенсиясе белән бергә инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту сәбәпле иминият пенсияләре дә артты.
Соңгы индексациянең үзенчәлеге аның эшләүче пенсионерларга да кагылуында. Пенсияләр моңа кадәр үткәрелгән барлык индексацияләрне исәпкә алып билгеләнгән суммага арттырылды, индексация 200 меңнән артык эшләүче пенсионерга кагылды. Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү аларга түләнә торган пенсиягә түгел, ә аның билгеләнгән күләменә карата кулланылган, анда инде хезмәт эшчәнлеге чорында үткәрелгән барлык индексацияләр дә исәпкә алынган.
"Әлеге вариант пенсионерлар индексация нәтиҗәсендә шактый өстәмә акча ала алсын өчен кулланылды. Бу исә индексация эшләүче пенсионер хәзер ала торган суммага түгел, ә ул эштән туктаган очракта алачак пенсия суммасына ясалган дигән сүз. Эштән туктаганнан соң, аның пенсиясе ул пенсия яшенә җиткәннән соң үткәрелгән барлык индексацияләрне исәпкә алып кабат исәпләнәчәк,», - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Мисал. Эшләүче пенсионер 2021 елдан бирле 17 425 мең күләмендә пенсия ала. Аның шәхси счетында пенсиянең күләме ул пенсиягә чыкканнан соң үткәрелгән индексацияләрне исәпкә алып, 22 809 сум күләмендә билгеләнгән. Гыйнвар индексациясе әлеге югары пенсия күләменә карата 7,3% ка ясалган. Нәтиҗәдә, пенсионер ала торган 17 425 сум пенсиягә 1 665 сум өстәлгән. Ә пенсионер эштән туктагач, аның индексация нәтиҗәсендә арттырылган пенсиясенә төшереп калдырылган индексацияләр суммасы да өстәләчәк һәм пенсиясе 24 474 сум тәшкил итәчәк.
Бер үк вакытта индивидуаль пенсия коэффициенты бәясе һәм иминият пенсиясенә беркетелгән түләү күләме дә 7,3 %ка арттырылды. Бер индивидуаль пенсия коэффициентының бәясе 133,05 сумнан 142,76 сумга кадәр, иминият пенсиясенә теркәлгән түләү күләме 8 134,88 сумнан 8 728,73 сумга кадәр арттырылды.
Сорауларыгыз булса, сез Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1 (дүш.-пәнҗ. 08.00 дән 17.00 гә кадәр, җомга 08.00 сәгатьтән 15.45 кә кадәр).
Актуаль яңалыклар белән сез шулай ук - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә дә таныша аласыз.
Соңгы яңарту: 2025 елның 8 декабре, 14:10